Логотип Казан Утлары
Шигърият

Поэзия

Очыш Мәскәүдә. Югары Комсомол мәктәбе ишегалдында, тавыш барьерын үткән беренче ссЛмолет — Г Мосолов сынаган Миг-17 истребителе тора Сүнгән яшен минем алда. Фюзеляжын сарган тузан. Үзе тузган, хуҗасы— карт. Бар да узган? Әйе, узган. Нәрсә шуннан?! Бөек мизгел булган, булган!.. Бер көнне ул тагын килер. Канатына кулын салыр. Тагын — очыш, тагын — давыл! Сызып-сызып янар йөрәк — Җанда бар да кабатланыр! Хәтер — бензин, хәтер — дары! Еллар гына аеры бары: Сөрән салып, кылыч айкап Революциягә очкан Илнең кызыл җайдаклары! Атың үлсә — йөгән кала. Җанның утлы тулпарлары — Истәлекләр исән кала. Нинди бәхет—күңелеңдә Ат чабышлы җыр булуы, Хыял барьерларын үтеп Киләчәккә ыргылуы! Аерылмамын Мең-мең чишмә тибә булыр җанда. Ә мин белмим аның йөзен дә. Мин — елга. Тик кая агасымны Әйтә алмыйм әле үзем дә. Суны тапкан балыклардай Буразнага сикерәсез. Күкрәк эзләгән бәби күк Җир дымына үреләсез. Сез беләсез, Барысын да сез беләсез! Башак шавы, кояш назы — Сездә бар да тамгаланган Тонык хәтер килә сезгә Сезнең ерак бабалардан Беләсездер кем чәчкәнен Җиргә тәүге орлыкларны Без—аларның оныклары! Зәңгәр күкле бу йолдызга Бүләк итеп бирелгәнбез. Гөлнең ике сабагы күк Бер язмышта үрелгән без! Безнең уртак бәхет булып Яңгыр килгән, кояш көлгән. Килсә кайгы сезнең илгә Безнең йөзләр кара көйгән! Еракларга барырбыз без. Үтеп бергә хыял чиген Хыялымда Галәм тулып Уйный серкә, шаулый иген!. Мәңге бергә! Сизәсезме: Җиңеләя бара юллар? ...Нәни йөрәкләр типкәнен Тоя кебек минем куллар Белмим әле нинди буласымны Чикләп алса кайгы, боегу... Күңел иркенәйгән чаклар булыр. Тирәнәю булыр, саегу. Борылмалар булыр. Ләкин беләм, Борылмасым беләм яманга. Дулкынланмый, әйе, яши алмам, Диңгез булып шауламасам да! Тагын шуны беләм! Ахыргача! Тартсалар да кырык ягымнан, Елга җирдән аерылмаган кебек, Аерылмамын туган халкымнан! Кеме генә юк бу яшәешнең! Бүгенгене кара, үткәнне. Королевлар, Бахлар белән бергә Мин дә кирәк булдым микәнни? Чакырган бит—үги түгелмендер, Урыным бар бугай дөньяда. Цезарьларга карап көлгән кояш Миңа да бит әнә елмая! Тормыш җыры. Күптән башланган ул Өзелмәскә тиеш, тынмаска. Дирижеры була алмам, ләкин Тырышырмын көйне бозмаска. «Бәлкем син дә эзсез югалмассың — Чагылышың яшәү күгендә Шәфәкъ булып бераз янар, бәлки». — Дип пышылдый хыял күңелгә. Орлыклар Күпме «бүген» күчкән «кичэзгә— Күк томанга көннәр тө ренә. Ачыла da тоңан. үткән нәр Тарих булып кабат терелә. Җир өсләтеп барасың син — Гомеркәең ничә атлам? Үткән генә, сүнгән генә — Аста тормыш катлам-катлам! Аста «сөям», «сагынам»нар Җир шуңа да җылы бит ул! Болын булып көлсә дә Җир, Чишмә булып елый бит ул! Искәндәр Александр Македонский Ян Гус. Жанна д Арк инквизиция корбаинари ’ Әбү Гали Әбугалнсннз Без күрәбез сезне Күреп торам «Бүген» тавында Киләчәккә илткән эзләрне... Аермачык булып алдымда Изрәп ята «Үткән» үзәне. Каушый күзләр: ниләр генә юк! Ут белән боз бергә йөрәктә. Кайный тормыш янда гына ук! Бераз ары! Ерак-еракта! Морза кызы бизи калфагын. Лашманчылар урман кисәләр. Хәрабәдә ята Карфаген. Дарданеллны кичә Искәндәр '... Упкын кебек урта гасырлар: Йоклый илләр, төнне кочаклап. Дөрли бары бөркет җанлылар— Жанна, Ян Гус 2 янган учаклар! Аерылган күпме гасырга Гадиләрдән ялгыз галиләр: Ачышларны кемгә ачарга?! — Уй-газапта Әбү.Галиләр3 Йотылып карый, карый Бруно, Тоткан килеш ялкын пәрдәсен. Кемнән алсын соңгы җылыны, Соң карашын кемгә төбәсен?! Ярдәм генә кыла алмыйбыз: Киләчәктә— биек үрдә без. Нык булыгыз, газизләребез, Без күрәбез сезне, күрәбез!