Логотип Казан Утлары
Публицистика

МИН ТУКАЙГА ЫШАНАМ

Габдулла Тукай үз тормышы турында язган «Исемдә калганнар» әсәрендә болай ди: «Минем анамның анасы булган үз әбием (Камилә әби — X. 3 ) әни кыз чактук үлгән булганга, бабай (Зиннәтулла бабай — X 3.) кайсы мулладандыр тол калган бер хатынны (Латыйфаны—X. 3.) ияреп килгән алты баласы илә алган булган.... Үги әбинең алты күгәрченнәре зчендә мин бер чәүкә булганга, мине җыласам — юатучы, иркәләиәм дисәм — сеюче, ашыйсым-зчәсем милее - - кызганучы бер дә булмаган, мине эткеннәр дә терткәннәр Бу гаиләдә һәммәсе (бер җитеп килә торган Саҗидә исемле кыздан башкасы) минем авыруыма «Ичмасам, чәнчелсә, бер тамак кимер идея.— дип кенә караганнар» Моның естенә тагын шуны да онытмаска кирәк: 1903 елның 30 июнендә апасы Саҗидәгә язган хатында Г Тукай болай ди: «.Бабайлар еендә бәңа мәрхәбәт күзе илен караучы юк иде, мәгәр син бар идең Җәберләренең җәрәхәте җәннәте гаденгә керсәм дә йорәгемнән китмәс» Әйтелгән алты «күгәрчениәр»нең исемнәре билгеле Аларның берсе, Тукайга зур шәфкать белән караганы, шагыйрь фәрештә дип таныганы — Саҗидә апа (Бибисаҗидә). Калганнары. Габдуллага «ичмасам чәнчелсә иде» дип караганнары, җәннәтне керсә де йерәгеннон китмес рәвештә шагыйрьне җәберләгәннәре— Гандәлип (иң олысы), Гелҗәһрә. Кебир (Кәшфелиәбир). Кашфи нур һәм Шәмсеменир Хәзер боларның берсе дә исен түгел инде Тукайның язуларына караганда, (шагыйрьгә ышанмыйча булмый) Латыйфа әбинең ияреп килгән алты баласының («күгәрченнәренең») шагыйрьнең анасы Мәмдүдәгә кан ягыннан туганлы гыгы булмаган Аларның Мәмдүде белән аталары да башка, аналары да башка булганнар Бу турыда Тукай ачыктан-ачык, турыдан-туры, һич бер шик һәм бәхәскә урын калдырмыйча язып калдырган Шулай булуга карамастан, хәзер ул алты бала Мәмдүдәнең кан туганнары, аларның аталары бер аналары гына башка диген риваять күп кене китапларга кертелде (Тукайның фотоальбомнарына, 4 томлы әсәр лорено һәм башка китапларга). Нигә алай? Тукай үзе дерес язмаган. хата ваган- мынн? Ничек инде белмичә, тикшермичә, мәсьәләне ачыкламыйча Тукайның язуларын хаклы түгел дип чыгарырга? Югарыда әйтелгән риваять нинди документлар нинди архив язулары белен дересләнгән? Ул риваятьне дәрескә чыгара торган материалларның булуы бик шикле Тукай үзенең «Исемдә калганиар»ын 1909 елның 29 сентябрендә язган. Ул елларда Тукай яхшы танылган, күпне күргән, күпне белгән шагыйрьләрдән була. Ул Казанга кайтып (1907 елда) кирекле материаллар җыеп, кул кешеләр, шаһитлар белән очрашканнан соң гына үзенең «Исемдә калгаинар»ын язган. Тукай белмичә, тикшермичә, мәсьәләне ачыкламыйча язмас Шагыйрь узенең Шәрифа карчыкта торган кениәрен до белмичә, тикшермичә язмаган .Шагыйрьнең язуларына караганда, ул авылларга барган, куп хатыннар, карчыклар белен очрашкан. сорашкан, мәсьәләне ачыклаган Фәкать шуннан соң гына язган Казанга кайтып Тукайның очрашкан кешеләре арасында бабасы Зиннетулла һем Латыйфа әбинең балалары да була (Саҗидә, Кебир һәм башкалар) Аларның да Тукайга кирекле материаллар биргәненә бер дә шикләнеп булмый Зиннетулла хәзрәт Кебир мулла да ү» вакытында Тукайның «Исемдә калганнар»ын укымыйча калмасаннардыр Әгәр Тукайның язуы дерес булмаса. алар шул елларда ук каршы чыгарлар иде Әмма Тукай хаклы булганга күрә алар шагыйрь исен чагында бу язуларга каршылык күрсәтә алмаганнар Фәкать шагыйрьнең һәм башка шаһитларның вәфатыинан соң гына Латыйфа әбинең «кугерченнәре»иә карата булган риваять (Тукай язуларына каршь Г риваять) килеп чыга Тукай язганны аклау һәм дөресләү өчен архивлардан тиешле материалларны эзләргә кирәк. Бу мәсьәләне әдәбият белгечләре ачыкламый калмас әлбәттә Минемчә, Тукайның үзенә ышанырга кирәк Мин Тукайга ышанам Хәзер хәлләр шул дәрәҗәгә килеп җитте: Тукайны бала чагында йөрәгеннән китмәс рәвештә каһәрләгәннәре, газаплаганнары (Нәбирне һәм башкаларны) күтәреп чыгып, хөрмәтләп, рәсемнәрен җыеп, үзләренең һәм туганнарының шәҗәрәләрен төзеп игълан итәләр. Бу хәл шагыйрьнең истәлеген хурлау, мәсхәрәләү түгелме? Тукай сүзләре белән әйткәндә алар барысы да Тукайга ятлар «бу Миңгали, Бикмулла кем? Бикмө хәммәт, Биктимер—берсен дә белмим әллә кем1»нәр. Нигә кирәк алар белән ша гыйрьнең тәрҗемәи хәлен чүпләргә? Тукайның тормышы хәзер тарих булып калды Тарихның пакъ, керсез, чүпсез булырга тиешлегенә беркем дә каршы булмас Тукайның тәрҗемәи хәлен төрле чүпләүләрдән сакларга кирәк Кайберәүләр Тукайны 1911 елда Нәбир мулла Өчиледә кабул иткәнен искә алалар Әйтегез әле, 1911 елда мәшһүр шагыйрьне, Тукай хәтле Тукайны кем генә кабул итмәс иде? Шагыйрьне Акчурин, Петербург байлары да кабул иткәннәр. Оренбурга да Рәмиев алтыннары белән тартырга тырышканнар Өчилегә Тукай буш кул белән бармаган Шагыйрь юмарт кешеләрдән була Шул көннәрне ул үзенең киез итеген дә авылда күрше малаена бүләк итә Вафа- тыннан соң Тукайның 500—600 сум чамасы акчасы кала. Ул акчаларны да кем алды икән? Бу эштә «күгәрченнәрлнең катнашы булуы мөмкин. Моны да тикшерү урынсыз Зур кешеләрнең тормышында вак-төякләр булмый, диләр. Тукайга карата да әйтергә була: аның тормышының һәр вакыйгасы, детале — безнең өчен кыйммәт мәгънәле һәм изге. Аларны ачыклап бетерергә тырышу кирәк.