Логотип Казан Утлары
Шигърият

МЕҢ АВАЗЛЫ ЗАМАН

 

Серләр эзлим Бер үк кояш яктыртса да шушы җирне — Үләннәрнең яфраклары төрлетөрле. Кара туфрак имеп үскән флмагачның Алмалары нидән кызыл—шунсы серле. Тузан баскан каберташлар көтеп тора Яфракларның сыйлап-сыйлап киткән чагын Хикмәтле аш, хикмәтле җир, хикмәтле таш — Серләр белән тулып лта тирә-ягым! Кешеләрнең йөзләреннән серләр укыйм Берәү моңсу, ә берәү шат атлый юлдан. Агач битле, таш бәгырьле җаннар гына Мәхрүм була сагышлардан, елмаюдан Киң күкрәкле ир-егеткә караганда Ун мәртәбә катлаулырак хатын-кызлар Серләрнең дә иң серлесе, иң нечкәсе — Күз явыңны ала торган матур кызлар! Серләр эзлим, серләр ачам — вакыт җиткәч Сөйләр өчен оныкларга чын дөресен. ...Күзләремнән якты йолдыз яуган чакта Мин үзем дә сердер әле кемдер өчен. Ниңди көчләр сәях җанлы итеп Яраткандыр адәм баласын? Хыялында ул җәяүләп уза Йолдыз белән йолдыз арасын Күктә кояш, җирдә утлар яна. Гүя тормыш — төсле маскарад, Шампан булып ташый ак бәхетләр. Сагыш кына төптә, ас тарак Көпә-көндез ай тәгәри күктә — Тәмам, ахры, чиргә сабышкан. Качыш-качыш уйнагандай итеп Йөгерешә кырда арышлар. Буранлый да, койма өсләреннән Сикерә кыш — ап-ак көнгерә. Чәчәкләрен кысып күкрәгенә Кар астында язлар өлгерә. Таңнар алсу, күкләр бик ямансу, Урманнарны серле моң баса. Кем сокланыр шушы матурлыкка — Җирдә әгәр кеше булмаса! Бер халәт Яшәү хакын даулый һәрбер үлән: Авазлары чыңлый колакта. Чәчәге дә, әрсез әреме дә Тишелгәннәр бер үк туфракта. Таянырга таяк юна бабай, Кәләпүшен кырын «кундырган». Ни могҗиза: орчык хәтле малай Тәпи басып төшә болдырдан! Фидаилар уза киләчәккә — Максатына уза тау ярып. Кара җанлы монафыйклар исә Кабер ташын йөри аударып. Офыкларга сыяр-сыймас булып Ил өстеннән якты көн ага. ...Күктән иңгән яңа бер зат булып Карап тордым әле дөньяга. Эзли вакыт Нәрсә соң ул тарих? Офыклардан Өр-яңа көн төшә ишелеп. «Мин — тарихның үзе»,— дигән кебек Аягүрә баса кешелек. Тыеп булмый вакыт аргамагын — Җилдерә ул дөнья буйлатып, һәйкәлләрнең намен укый-укый, Илләр гамен йөри уятып. Елъязмалар чорны яктырталар — Еллар яна анда, шәм яна, Чөйязуның ташлы тамгаларын Сөртә-сөртә укый замана. Уклар атып, илләр берсен-берсе Үтерергә күпме теләгән... Җирдә һаман кара шәүлә йөри — Ракеталар күкне терәгән! Ә таллыкта, берни булмагандай, Су коена сабый кондызлар. Мәңгелектән бер кыйпылчык булып Карап тора әнә йолдызлар. Егерменче гасыр дөреслеген Эзли вакыт, эзли чаң кагып, һәм ТЫНЫЧЛЫК сүзен өскә чөя Ал байраклар җирдә чайкалып. Куркытылган поши Җиле белән яфракларны чөеп. Дулап чыкты урман эченнән. Нинди язмыш аны эзәрлекли, Качып бара кемнең үченнән? Урманның ул, бәлки, йөрәгедер — Дүрт аяклы, күзле, яралы... Рәшәләрне айкап чаба җанвар, Арышларда—кызыл кан табы. Мәрмәр сыман шомарган ул җилдә Кача-кача бүре күзеннән. Авылгамы барып сыенырга — Сунарчылар килсә эзеңнән? Мәңгелеккә озата бара аны Үлән исе, усак кайрысы. Ул егылса—кара яңгыр булып Түгелер төсле н$ирнең кайгысы! Катлы-катлы урман өсләрендә Зәңгәр төтен тора беленеп. Чатлы мөгез, сорау билгеседәй, Офыкларда калды эленеп. Кабатлану Кылган эше, рухы, каны белән Үз язмышын иҗат итә кеше һәм бөртекләп җыйган хәзинәсен — Җан байлыгын алып китә кеше. Сокландыра иң беренче карлар, Яңгырларның серле пышылдавы. Акыл йөге авырая бара Биегәйгән саен гомер тавы. Вулкансыман бәреп чыга хисләр! Еллар буе дөрләп яна-яна,— Югалтулар, нәфрәт, алданулар Меңнәр йөрәгендә кабатлана. Мәхәббәтнең шашкын минутлары Кабатлана олы шатлык булып. Җыерчыклар баскан йөзләребез Карап тора көләч картлык булып. Гомер җебен ялгап ала сабый! һәм башлана бар да яңабаштан: Юл алырга тора күпме хыял, Алда дөнья — укылмаган дастан... Ташландык кое Үҗәтләнеп, җирне күләгәләп Кычытканнар үсә балчыкта. Тып-тын гына сулып ята кое Күз яшьләре кипкән карчыктай. Юлаучымы туктап чиләк сала,— Шифа иде суы кемгә дә! Төпләренә төшеп ак болытлар Коена иде җәйге челләдә. Суы киткән — каны кипкән инде, Сагыш белән тулган бурасы. Пәрәвездә чебен бәргәләнә,— Шул аваздан тора дөньясы. Куркуданмы — качыш уйнаганда Читләп уза аны нәниләр. «Суы йомшак иде»,— дия-дия Сагынып сөйли булыр әбиләр. Бардыр бит ул безнең йөрәктә дә Онытылган, сулган чишмәләр... Сулар эзләп чапкан аргамагым Авызлыгын әнә тешләгән! Җир белән күк арасында Арыш кыры тирбәлә. Шаулагыз! — дип сабакларга Җил бәрә дә җил бәрә. Җир белән күк арасында Яши тургай яратып. Канатлары ак болытка Тиеп китә кайвакыт. Җир белән күк арасында Нинди серләр, нинди моң! Галәмдәге сөйләшләрне Җиргә ятып тыңлыймын