Логотип Казан Утлары
Публицистика

БИШЕК ТИРБӘЛЕРГӘ ТИЕШ

Безнең әдәби тәнкыйть чын мәгънәсендә сыйфат үзгәреше кичерә күзгә күренеп ныгый, үсә бара. Моның белән без барыбыз да хаклы рәвештә горурланабыз. Ләкин балалар әдәбияты тәнкыйте үсмичә, әдәби тәнкыйть беркайчан да камил була алмый. Күптән түгел КПСС Үзәк Комитетының әдәби тәнкыйть турындагы мәгълүм карарына ун ел тулуны билгеләп үттек. Бу — безнең әдәбиятта олы вакыйга. Ул балалар әдәбияты тәнкыйтенә дә уңай яктан тәэсир итәргә тиеш иде, югыйсә. Ләкин, кызганычка каршы диикме, әллә ни үзгәреш күренмәде Бердәнбер юаныч — Равил Кукушкннның «Шигъри бишек» китабы Тәнкыйтьченең елеге хезмәте татар балалар поэзиясе тарихын чагылдыручы җитди хезмәт Тик, ни сәбәптәндер, китапка аның кечкенә бер елс- ше— Баек Октябрьга кадәрге балалар поэзиясенә кагылган ике бүлеге генә кертеп- тан Шуңа да карамастан, «Шигъри бишек» балалар әдәбияты белән кызыксынучылап ечен кыйммәтле хезмәт булып тора Бу тәнкыйтьче балалар әдәбиятына кет төреп, үзенең бу елкәгә кирәк икәнен аңлап килде кебек, Гыйльми әзерлекле, әдәбиятка тирән мәхәббәте булган, шигърият не нечкә тоючы шундый тәнкыйтьче бала лар әдәбиятына күптән кирәк иде Чонки бу әлнонең ишеген җитди шакучылар ишетелмәде һәм күренмәде диярлек Языласы хезмәтләр, эзләнү- тикшеренүләр, китаплар, диссертацияләр үз авторларын көтә бирд * Беренче кыю адымны Р Кукушкин ясады, соңгы берничә ел эчендә ул татар бала лар әдәбиятын әйренугә җиң сызганып то тынды Вакытлы матбугатта ютың I Тукай А Алиш Ь Рәхмәт, Ш Галие» иҗатларына багышланган күлемле һәм җитди макала лере день» күрде Балалар әдәбиятына яның адиплеренә теләктәшлек белән, мх ■еббат һем жәрмет белән эшләнгән ул »э Шигъри бишек! Бу исем — безгә калса, тирән мәгънәле сурәт тудыручы, символик образлы төшенчә Татар еендә бишек, гадәттә, түр башында тирбәлә. Өй эчендәге- ләрнең бөтен игътибары шул бишектә — якты өмет-жыяллар да. гасырлардан килгән җыр-моң да, елмаюлар да. күз яшьләре дә Бишекле өннең зче нурлы, бишекле ейдә җыр-моң өзелми Бишекле оинең киләчәге бар! Ә бишек янында — Ан-т* Шул* моңнарның, җырларның чыганагы бетмәс - төкәнмәс чишмәсе ана күңеленд*. Китапның авторы азганча, «бала, туу белән. халык рухының шигъри авазлары кочагында тирбәлә башлый» Китапның беренче битләреннән үк шушы шигъри күренеш күңелгә килә һәм үзең ечен ачыш ясыйсың, шигърият әнкәйләрнең «үкрәк сетеннен. күкрән моңыннан башлана икан (Ә без аның башлангычын еш кына бөтенләй башка җирдән ззяибеэ һәм тәбе алмын интетәбез ) Бу инде, югыйсә, мең- телен хакыйкать Беркемгә мәгълүм нәрсә Блрыбыэ да әнкәйләрнең күкрәк сөтен имеп, бишек җырын тыңлап үскәнбез Ләкин ул җырлар безнең күңелләргә, әнз сете кебек, шул кадәр сеңгән. алар инде күңелләрнең нечкәлегенә моңсулыгына. шатлыкларга, акты хисләргә әверелеп беткәннәр Шуңадырмы, бишек җырлары турында онытыл тә барабыз, аның Б Шуңа күрә, башка бүлекләр белән чагыштырганда. бу бүлекне язу авторга күпмедер дәрәҗәдә җиңелрәк булгандыр дип уйлыйм. Аның бу бүлектә Н Исәнбәткә еш мөрәҗәгать итүе үзе үк шул хакта сөйли. Әйтергә кирәк, шигъри фольклорга багышланган бүлек балаларга да. фольклорның үзенә дә олы мәхәббәт белән язылган. Бүлекләрнең исемнәре үк тикшеренүнең киң колачлы, тирән эчтәлекле булуын. бу өлкәнең бөтен якларын да колачларга омтылыш турында сөйли: «Бишек янында». «Табигать белән сөйләшү», «Бар иде. ди. юк иде, ди», «Халык хикмәтләре», «Шигъри уеннар»... Автор балалар фольклорында еш очрый торган жанрларга (такмаклар, такмазалар, санамышлар, табышмаклар...) киң туктала, аларга җентекле анализ ясый, серләрен ачыкларга омтыла, баланың хисен, акылын, белемен, дөньяны күзаллавын формалаш тырудагы әйтеп бетергесез ролен күрсәтеп бирә. Тәнкыйтьче укучыларны яңадан бер тапкыр балачакларына алып кайта. Бөтенләйгә түгел, әлбәттә. Кунакка гына. Таныш такмаклар-такмазалар. Китап белән танышканда, ирексездән, үзебез үскәндә ишеткән, җанга сеңеп калган такмаклар кабат искә төшә. Әйтик, багу такмаклары. Безне дә бит такмак әйтеп уятканнар, җыр җырлап йоклатканнар, уйнатканнар, хәтта эшләргә өйрәткәннәр. Безне дә бит һәр даим шул шигырьләр-такмазалар юаткан, дәртләндергән. Автор үзе әйткәнчә, «җыр- такмазалар баланы хәрәкәт иттерү рәвэ- шенә нигезләнеп иҗат ителгәннәр. Җыр- шигырь белән хәрәкәт, эш, уен һәрвакыт кнәшә йөргән Алар иң зур тәрбия чарасы булганнар», баланы шат, сәламәт итеп үстерүгә турыдан-туры ярдәм иткәннәр Р. Кукушкин «Бишек янында» бүлекчәсендә менә шушы такмазаларга, бишек җырларына күзәтү ясаса, бала белән олылар мөнәсәбәтенә тукталса. «Табигать белән сөйләшүадә инде баланың аякка басканнан соң, җир буйлап атлап киткәч баш ланган дөньясын тасвирлаган такмакларны барлап чыга. Биредә балалар такмакларны үзләре такмаклый. Такмакчы балалар — бар булмышлары белән табигать кочагында Ә бит алар, бигрәк тә авыл балалары, чын мәгънәсендә, мәҗүсиләр. Табигать алар өчен барысы да: дөнья белән танышу да. бөтен җан ияләре белән дуслашу да. күренешләрнең серләренә төшенергә тырышу да Баксаң, боларның һәммәсе дә балалар фольклорында бар икән Такмазалар әйткәндә бала шатлана, дулкынлана. кайгыра, уйлана, уйный, табигать буенча беренче белемнәрне ала. Баланың бөтен матур сыйфатлары шушы такмазаларга сыеп бетә сыман. Автор әлеге такмаза ларның үзенчәлекләрен ачыклый, бала фантазиясенең байлыгын күрсәтеп бирә «Бар иде, ди, юк иде. ди» исемле бүлекчә исә такмазаларның аерым бер төренә — әкият алымнары кулланып иҗат ителгәннәренә багышланган, һәм, әйтергә кирәк, биредә шулай ук кызыклы күзәтүләр ясалган. Бу жанр балалар фольклорында ифрат күп кулланыла, чөнки аның мөмкинлекләре чикләнмәгән: күңелең булганчы, теләсәң күпме ялганла! Ләкин бала уйлап чыгарганнары аның үзе өчен ялган р,а булып тоелмый. Менә шушы фольклор алымы хәзер балалар поэзиясендә киң кулланылыш тапты. Рус балалар поэзиясендә ул, билгеле. 20—30 нчы елларда ук бар иде. Мәсәлән, Чуковский һәм Маршак иҗатларында. Соңгы елларда бу алым безнең балалар поэзиясенә дә үтеп керә башлады. Ул бигрәк тә Рөстәм Мингалим шигырьләрендә ачык сизелә. Әгәр дә автор такмазаларның бүгенге поэзиягә тәэсире турында да әйтеп китсә, шулай ук рус фольклоры (небылицы-перевертыши, прибаутки, считалки, дразнилки..) белән чагыштырып караса, хезмәтнең бәясе бермә-бер артыр иде. Югыйсә, без андый алымнарны балалар поэзиясенә кемдер алып килгән яңалык дип кабул итәргә яратабыз. Карасаң, ул «яңалык» дигәнебез балалар фольклорында гасырлар буе яшәп килә торган күренеш булып чыга. Китапта мәкаль-табышмакларга да күп урын бирелгән. Биредә аларның ясалу формалары тикшерелә, шигъри әсәрләр булулары исбат ителә. Баланың тапкырлыгын үстерүдә мәкальтабышмакларның роле. чыннан да, әйтеп бетергесез. Чуалт- мышлар исә халкыбызның җорлыгын да, тапкырлыгын да, көр күңеллелеген дә ачык чагылдыра. Җитди әйберләрне дт уенкөлке белән аңлата алу сәләте турында сөйлиләр алар. Санамышлар, үртәвеч- ләр, ияртмешләр дә баланың рухи дөньясын баетуда, эстетик культурасын үстерүгә булышалар. Нишлисең, элекке заманнарда аларга шагыйрь, композитор абыйлары махсус җырлар, сценарийлар, уеннар язып бирмәгәннәр шул. Шуңа күрә дә бу уеннар театр вазифаларын да үтәгәннәр, халык педагогикасының аерылгысыз бер өлешен тәшкил иткәннәр. Китапта такмак ларның универсаль тербия чарасы булуларына басым ясала. Китап белән танышканда шундый бер фикергә киләсең: бүгенге балалар поэзиясе алдында торган бурычларның барысы да электән үк аларның фольклорын әйдәп барган икән. Туган җиргә, туган телгә мәхәббәт тә, тапкырлык та, фикер йәгереклеге дә, бетмәс-текәнмөс хыялфантаэия дә... Балалар аеыз иҗаты белән балалар шигъриятендәге уртак якларга тукталып, автор үзе дә мондый нәтиҗәгә килә: «Тормыш кырыслыгына туры карау, явызлык, гаделсезлеккә каршы протест, килечеккә ышаныч, тирән оптимизм һәм вхлак сафлыгы — фольклорның дә, балалар әдәбиятының да аерылмас үзлекләре Алар аның югары идея, мораль сыйфатын барлыкка китерә» Китаптан күргәнчә, автор балалар фольклоры әсәрләрен тирентен тоя. аларның мвгънәләрен җентекләп аңлатыл бире ала. һем. үзе дә сизместән, уйлануларында аның самимилеге калкып чыга Ә бу исе балалар әдәбияты тәнкыйтьчесе очен иң кирек сыйфатларның берсе Балалар әдибенә кирәк сыйфатлар аның тәнкыйтьчәсенә дә шул ук дәрәҗәдә кирек Бу сыйфат китапта адым саен сизелеп бара, бер генә мисал китереп үтик. «Табышмакны ишетү белән бала уй-эиһене, фантазиясе артыннан ерак сәяхәткә чыгып китә: Диңгезе бар — суы юк. Каласы бар — халкы юк, Урманы бар — агачы юк. Чынлап та, кызыклы сәяхәт бит Кемнең еле әнә шундый сусыз диңгез, агачсыз урманнарга барып йергәне барП Сизгерлегең җитмәсә, шунда адашып калуың да бик мемкин Инде әлеге шигъри лабиринттан чыгып, яңадан үзеңә таныш, реаль доньяга кайтасың икән, син икеләтә-ечлете бәхетле Табышмакның җавабын табуың белән генә түгел, аның шигъри телен аңлый алуың белен дә. илтешләрең арасында нхтирам-хермәт казануың белән до » Шулай итеп, сиздермичә генә, мәҗбүр итмичә генә, үзенең балаларча тасаирлау сәләте белен, мавыктыргыч сейлеү алымы белен автор безне фольклордагы балалар деньясына алып кереп ките, безне җитәкләп диярлек такмак-такмазалар аланына, твбышмак-мәкаль урманына, чуалтмыш-үртевеч-санамыш чытырманлыгына, ияртмешүчвклеәеч урамына алып ките Әйтерсең. ул безне. аттракционда йерткен шикелле, балалар фольклоры бакчасында йөртә Р Кукушкинның әнә шундый кызыксындыру, җәлеп итә алу сәләте бар. Китапта ул балалар фольклоры әсәрләрен классификацияләп кенә калмый, аны өйрәнүнең. кыскача гына булса да. тарихына да кагылып китә, тарихи күзәтүләр ясый. Аны ейрәнүгә күп көч куйган К Насыйри. Г. Толымбай. Г. Рәхим, Г. Баширов кебек галимнәрнең иҗатын олылап искә ала. Н. Исәнбәт иҗатына аерым туктала. «Шигъри бишекхнең икенче бүлеге Бөек Октябрь революциясенә чаклы татар балалар поэзиясе турында. Бу бүлек те кызыксынып укыла. Башта ук балалар поэзиясенә караган кызыклы мәгълүматларга юлыгасың Баксаң, бүгенге буын укучылары бөтенләй белмәгән шагыйрьләр де яшәгәннәр. иҗат иткәннәр, балалар поэзиясенә үзләреннән шактый елеш керткәннәр икән. Г Рахманколый, С. Рәмиее. М. Укмв- сый, С Сүнчәлей, 3. Ярмеки. X. Селимое. И Башмаков, С. Габделмәннан. Болар — татар балалар поэзиясен башлап җибәрүчеләр Әлеге авторлар хакындагы белешмәләр. әлбәттә, энциклопедик характерда гына. Аларның иҗатына зуррак урын бирелгәндә де яхшы булыр иде Күрәсең, материал азрак булгандыр Әмма шул чаялысы да ул чор балалар әдәбиятын күзалларга. һичшиксез, ярдем ите. Автор югарыда саналган шагыйрьләрнең кайбер әсәрләренә де туктала, аларның үзенчәлекләренә кагыла, ачышлар ясый. Мәсәлән. табигать шигырьләрендә ул «олылар — балалар» дигән чикнең бетенлей диярләр булмавын әйтеп уза. Дердменд шигъриятенең балалар поэзиясе ечен мәҗбүри булган сурәтлелеккә бай булуына басым ясый. Чыннан да. Дердменд шигырьләрен укыганнан соң аның шигъриятенең югары поэзия булуын, андагы суретлелек- нең балалар поэзиясендә еле булса сирәк «кунак» булуын күрербез Беек шагыйребез Габдулла Тукай турында фәнни хезмәтләр күп язылса да. аның балалар ечен язылган әсәрләре турында махсус язылган күлемле тикшеренүләр күзгә чалынганы юк иде әле Р Кукушкин шагыйрь иҗатының шул өлкәсенә, аеруча шигъри әсәрләренә, иркенләп туктала Балалар шагыйре Габдулла Тукай Беек шагыйрьгә мондый билгелеме бераз гына ябышмый дә кебек Шулай булуга дә карамастан. Тукай — балаларның беек шагыйре Бүгенге балалар шигъриятенә, гомумән. балалар әдәбиятына нигез салучы Ул гомере буе балалыгыннан аерыла ал маган: авыр бала чагы аның күңеленә җуелмаслык булып сеңеп калган. Без моны «Исемдә калганнаридан да бнк ачык күрәбез. «1912 елның апрелендә «Свет» номерларында яшәгәндә бер иптәшенә: «Каһәр суккыры, бу номердагы күселәр мине йөдәтеп бетерделәр. «чн-чи» киләләр. Алардан куркып, төн буе йоклый алмыйм. Күсе тавышларын басар өчен, песи булып кычкырып утырам»,— зарлануында да шагыйрь күңелендәге сабыйлыкны күрми мөмкин түгел». Автор китергән бу истәлектә сабыйларча беркатлылык та, фаҗига да. шаянлык та — барысы да бергә төйнәлгән. «Даһи сабый» дип атый автор Тукайны Р. Кукушкин юлдан-юлга, биттән- биткә акрын гына, сабыр гына, ышандырырлык дәлилләр аша Тукайның бөек балалар шагыйре булуын ачу юнәлешендә эзләнә. Тукайның чынбарлыкны эчкерсезлек белән үзләштерүе олыларга атап язганда да ачык чагылуын күрсәтә Чыннан да, автор әйткәнчә, сабыйлык рухы Тукай әсәрләренең тематикасына да килеп керә һәм бик күл балалар шигырьләре балалар өчен дә, олылар өчен дә уртак хәзинә була. Балалар шигъриятенең иң зур кыйммәте дә шунда, минемчә. Балалар' шигырьләре шундый көчкә ия булмаса, Тукай иҗаты халык арасында ул кадәр киң таралмас та иде, мөгаен Тукайның балалар шигъриятендәге бөеклеге, әлбәттә. үзеннән-үзе генә яшәми. Аның исеме телгә алынуга ук үзенә педагоглык, мәгърифәтчелек, җәмәгать эшчән- леген һәм тәрҗемәчелекне бергә туплаган гигант күз алдына килеп баса Бу җәһәттән, аның Сүнчәләйгә язган хатыннан китерелгән өзек гыйбрәтле: «Минем мәктәп китапларына керешкәнемне «җәл» дисең Алай түгел. Мин мәктәпләребезне хәл теле илә миннән ярдәм көткәнен күрдем Мин моңа салкын кан белән карый алмадым. Мәктәп китаплары язарга башладым Мин язган китапларымда (әлбәттә, хрестоматия) русларның Пушкине. Лермонтовы, Аксаковы. Майковы, Плещеевы вә башка да бик күбе булып являться итәм. » Китап битләрендә Тукайның «Ана мәктүпләре» кебек педагогик язмаларын чыгаруын, балалар өчен дәреслек-хрестоматияләр төзүен, татарча балалар журналы чыгарырга хыялланып йөрүләре турында укыганнан соң, шагыйрьнең балалар поэзиясенә килү юлларын ачык тосмерли башлыйсың Авторча әйтсәк, «болар барысы да әнә шул бер эшнең, гомум бер омтылышның төрле чагылышлары». Р Кукушкин Тукайның тәрҗемә эшчән- легенә аеруча киң туктала, һәм юкка гына түгел, билгеле. Шагыйрьнең балалар өчен язган шигырьләренең байтак өлеше рус һәм дөнья поэзиясе үрнәкләренә таянып язылган. Ләкин ул шигырьләр инде күптән Тукайның үз шигырьләренә әйләнеп беткәннәр. Я, кайсыбыз «Бала белән күбәләк», «Мужик йокысы», «Җәйге таң хәтирәсе» кебек шигырьләрне тәрҗемә әсәрләре дип кабул итә? Әлеге тәрҗемәләрдә шагыйрьнең зур эрудициясе дә. нечкә зәвыгы да, таланты да бергә тупланган Китап Тукай белән тәмамлана. Дөрес, Октябрьга чаклы балалар поэзиясен киңрәк итеп тасвирларга да булыр иде. Әйтик, шул чорда башка халыкларның балалар әдәбиятында күзәтелгән яңа күренешләр белән чагыштырып карау, шул чор вакытлы матбугатында күренгән шигырьләргә күз салу, шул вакытта чыгып килгән балалар журналы «Аң»га күзәтү, әгәр дә булса, шәһәр җире балалары фольклорын да искә аһу китапның даирәсен киңәйтер иде. Ул кадәресе, бәлки китапның дәвамында булыр? Чөнки ул әле кинәт өзелә, үзеннән-үзе аның дәвамы сорала. Йомгаклап шуны әйтәсе килә. Р. Кукуш- кинның «Шигъри бишек» китабы, гомумән, укучылар өчен дә. балалар әдәбияты белән кызыксынучылар өчен дә, укытучыларга да кыйммәтле хәзинә, күп мәгълүмат бирүче чыганак булачак. Аны укып чыкканнан соң шундый практик нәтиҗәгә дә киләсең: балалар өчен искиткеч бай фольклорыбыз бар. Нәшриятта төсле рәсемнәр белән’ кечкенә генә фольклор китаплары сериясе чыгарып булыр иде. Әйтик, такмаза, санамыш, чуалтмыш китаплары Югыйсә. Нәкый ага Исәнбәт китапларын. табышмак һәм әйтемңәр җыентыкларын исәпләмәгәндә, андый китапларның бүтән чыкканы юк шикелле. Алар- ны башлангыч класс дәреслекләрендә дә киңрәк файдаланырга булыр иде Элегрәк аларның кирәкләре дә булмагандыр, бәлки. Көндәлек тормышта киң кулланылганлыктан, аларга мохтаҗлык ул кадәр сизелмәгәндер. Ә хәзер алар бик кирәк. Кыскасы, безнең шигъри бишегебез бар. Ул — исән! Гасырлардан килгән балалар шигъриятен, гомумән, балалар әдәбиятын югалтмас өчен, «елатмас» өчен, шигъри бишекне тирбәтергә кирәк. Шигъри бишек тирбәлергә тиеш