БИК КИРӘКЛЕ ЭШ
Газет-журналларда балалар әдәбияты мәсьәләләренә багышланган мәкаләләр, рецензияләр ба- сылгалап тора Хәтта ике кандидатлы» диссертациясе дә язылды Әмма алар вакытлы гына күренеш булдылар. эш ар*- сыида бәбинең бишеге яиыниан бик ттэ узып китүне генә хәтерләттеләр Ә ба»а- лар әдәбияты, бигрәк тә нәниләр поэзиясе, бишеге янында утырып багучысын күптән һем һәр даим кеттеРЙИИЛ Кужушкин «Шма ьр» n«iur«* Татарстан яктан иашриаты >*•>■ Яшь белгеч Рааил Кукушкинның «Шигъри бишек» китабын укып чыккач, башка иң беренче булып шундый уй килде: татар балалар поэзиясенең «шигъри бишеге» янында утырырга тиешле игелекле кеше менә шушы түгелме? «Шигъри бишек» татар әдәбияты белемендә балалар поэзиясе тарихына багышланган беренче зур фенни хезмәт Ул Беек Октябрьга кадәрге балалар поэзиясенең үсеш баскычларын билгели, нәниләр әдәбияты олкәсендәге эшләрнең җанлы картинасын бәян итә Иң башта автор укучының игътибарын балалар шигъриятенең ни гез ташы булган фольклор жанры поэтика сына, аның эстетик һәм тәрбияви әһәмиятенә юнәлтә Ул балалар фольклорына аңлатма бирү белән генә чикләнмичә, нәниләрнең рухи тормышы белән алар телендәге халык иҗаты әсәрләренең эчтәлеге ерасындагы бәйләнешләрне ачарга тырыша Р Кукушкин баланың эстетик һем психологик эволюциясен ул кулланган фольклор әсәрләре белән янәшә куеп, чагыштырып карый һәм кызыклы законча лык күрә бәлаләр фольклорының һә,> жанры билгеле бер яшьтәге һәм рухи интеллектуаль үсеш баскычындагы балага теб^лгән була Халыкның репертуарында теләсә кайсы яшьтәге, эстетик һәм иите- лектуаль үсешнең теләсә кайсы дәрәҗәсендә торган балага да хуш килерлек әсәр бәр Кыскасы, баланың физик һем рухи яктан үсеш юлында фольклор жанр лары билгеле бер эзлеклелек белен тезе леп бәрә һем алар балага балигъ булганчы юлдаш икән Бу «теземдәге» ес әрләр нең поэтикасына күз салганда баланың эстетик зәвыгы үсешенең эволюциясен д» чамаларга була икән Тикшеренүче иәкь шул юл белен китә Ул балалар фольклоры жанрларын бала репертуарына керү тәртибендә тезеп чыга да әсәрләрнең эч тәлегенә күз сала һәм кызыклы бер эә коичалык күрә баланың день яны эстете» үзләштерүе билгеле бер эзлеклелек белән тара икән. Мәсәлән, ул баштагы чорда юшкортлар. җәнлек-җанварлар. табигать иренешләренә күбрәк игътибарын юнәлтә. ү<ә төшкәч аны кешеләрнең хәрәкәт-шө- гыяьләре кызыктыра, соңрак — ул кешенең эчке дөньясына «керергә» тырыша. Башларның дөньяны эстетик үзләштерү объектлары табигать дөньясыннан кешенең үзенә күчү чоры аларның такмазалар куллана башлау вакытына туры килә дип күрсәтә гвтор һәм фикерен конкрет мисаллар белән дәлилли. Аннары китапта балалар фольклорын җыю тарихы кыскача ачыклана, балэлар поэзиясе үсешендә классик әдәбиятның әһәмияте күрсәтелә Профессиональ балалар поэзиясенең тууы XIX гасыр ахырында мәгърифәтчелек хәрәкәтенең көчәеп китүе белән бәйләнгән. Мәгърифәтчеләр, укыту-тәрбия эшен яңача үзгәртеп кору белән бергә, балалар өчен дөньяви, реалистик язма әдәбият булдыруны да бурыч итеп куялар Шул чорда К. Насыйри, Т Яхин, Г Ләизханов кебек укымышлылар балалар өчен хрес томатияләр, уку китаплары бастыра баш лыйлар. * 1905 елгы буржуаз-демократик революциядән соң татар телендә газета-журнал бастыра башлау да балалар әдәбиятын үстерүгә зур ярдәм итә. Көндәлек матбугатта һәм аерым җыентыклар рәвешендә Г Рахманколый, С. Рәмиев. М. Укмаси, Н Думави, С. Сүнчәләй, 3. Ярмәки, LU- Бабич. М. Гафури, Г. Салимов. 3. Бәшири һ. б. шигырьләре басыла башлады. Автор балалар әдәбиятының нигез ташларын салучы бу шагыйрьләрнең иҗатына кыскача күзәтү ясый. Татар балалар поэзиясе тарихында да Г. Тукай иң дәрәҗәле урынны били. Аның (Тукайның) «балалар әдәбиятына үз булып килеп керүе һич тә очраклы хәл түгел...,— ди автор бу турыда. — Моны барыннан да элек, ...күңеле белән сабый җанлы булып калуы, художестволы фикерләвенең дә нәкъ менә шул сабыйлык рухына буйсындырылган булуы итеп аңларга кирәктер...» Әмма тикшеренүче Г Тукайның балалар поэзиясендәге уңышларын субъектив сәбәпләргә генә кайтарып калдырмыйча, аның төп объектив сәбәбен шагыйрьнең үз халкының патриоты булуында күрә. Шагыйрь әдәбият мәйданына 1905 елгы революция китергән сүз иреге, азатлык идеяләре белән рухланып килеп керә. «Әйдә, халыкка хезмәткә, хезмәт эчендә йөзмәч- кә» дип дулкынланган шагыйрь, балалар әдәбиятының бик фәкыйрь хәлендә икәнлеген күрә һәм, үз халкының патриоты буларак, бу җитешсезлеккә күз йомып кала алмый, җиң сызганып эшкә чума — балалар өчен шигырьләр, хикәяләр яза, әдәбият буенча уку китаплары төзеп бастыра, «Шигъри бишекптә сөекле шагыйрьнең балалар шагыйре һәм педагог буларак эшчәнлеге шактый тулы ачылган. Г. Тукай шигырьләренең поэтикасы турында хезмәтләр байтак язылган Шулай да Р Кукушкин бу мәсьәләгә тагын бер кагылып узуны кирәк тапкан. Шунысы куанычлы, бу очракта ул әсәрләрнең эчтәлеген сөйләү, тематик анализ ясау кебек традицион алымнардан читләшеп, шагыйрьнең иҗат психологиясенә үтеп керергә тырыша, баланың рухы җиңел кабул итә алырдай үтемле детальләрнең, шигъри табышларның шагыйрь күңелендә яралу механизмын күрсәтергә омтыла, шагыйрьнең эстетик критерийларын танып белү юнәлешендә эзләнә. Г. Тукай әсәрләре поэтикасы турында кызыклы гына күзәтүләре дә бар. «Шигъри бишек» китабы — әйбәт башлангыч. Киләчәктә бу хезмәт дәвам итте- релсен иде. Ише янына куш булып балалар прозасы тарихына багышланган хезмәт язучы да өстәлсә. «Татар балалар әдәбияты тарихы» булып куюы бар. Кыскасы, шуны булдыру юнәлешендә беренче адым ясалды. Хәзер ярты юлда туктап калмаска гына кирәк. Шуңа ышанганга күрә, кайбер теләкләрне дә әйтү кирәктер дип уйлыйм. Хезмәт балалар фольклоры әсәрләренең специфик үзенчәлекләре; поэтикасы турында төпле фикерләр әйтә. Әмма ул аның бөтен жанрларына да игътибар итми әле Эндәшләр, алдавычлар, тел көрмәкләндер- гечләр һ. б. жанрлар читтә калганнар. Кайбер урыннарда жанрларның атамаларын конкрет әйтмәү, яки башка жанрлар белән бутау кебек җитешсезлекләр күзгә чалынып киткәли. Балалар поэзиясе тарихына багышланган беренче зур хезмәт булуына карамастан, моңа кадәр бу юнәлештә татар әдәбият белемендә кыл да кыймылдатылмаган дип әйтергә ярамый. Аерым алганда. (?ик күп кенә язучыларның. Н. Юзеев. Г. Халит И. Нуруллин, X. Курбатов. Ф Ибраһимова кебек әдәбиятчы һәм телчеләрнең хезмәтләрендә балалар әдәбиятына кагылышлы мәсьәләләр байтак күтәрелгән. 1938 елда «Совет әдәбияты» журналында Г Тукайның балалар өчен язган әсәрләрен тик шерүгә багышланган ф Габдрахманов мәкаләсе дә бар. Фәнни хезмәт язганда үзе- - ңә кадәр эшләнгән эшләрне, бигрәк тә рең нигезләнгән хезмәтләрне билгеләп узу зарурлыгын онытырга ярамас Болар алдагы кәйдә җиңел төзәлә торган кимчелекләр, әлбәттә Иң кыйммәтлесе шул балалар әдәбия ты тарихын тудыру юлымда мөһим бу адымны балаларны ярата, аларның күңелен яхшы аңлый ала торган, матур телле, ачык фикерле әдәбиятчы башлап җибәрде Нәниләрнең «шигъри бишеге» яныма сәләтле эдэбиятч'ы. тәнкыйтьче килде