Бер риваять
Борынгыда)! бу хикәят — бер риваять: Дөнья инде яратылгач, бер көн, Тәңре үзенең сараена барлык затларны чакырды, һәм күрсәтеп үзенең иң зур иҗат җимешен — Адәмне! — аңа баш ияргә әмер кылды. Хөрмәт белән һәркем килеп Адәмгә баш иде. Тик урынында калды берәү — иелмәде. Бу тыңлаусыз—Иблис иде! Чиксез ачуланды Алла! (Шулай булмый, ул бит бөек иҗатчы ла! Әле зәгыйфь шигыребезне бер-бер ишәк танымаса, шундый үпкәлибез ләса!) — Ни өчен син әмеремә буйсынмыйсың? — дигәч, Иблис нәрсә ди соң? — Мин, ди, уттан яратылган, Газазил мин, бер гали зат. ә ул, Адәм — тик балчыктан.— Аңа килеп баш иялмам, теләсә нишләт,— диде Иблис, баш имәде. Бу бунты өчен куылды ул ахыр күктән. һәм шул көннән бүгенгәчә Иблис, имеш, хак дошманы. Ул котырта Адәм затын. Ни кушканы? — Бул горур син, бул тыңлаусыз! Күр, менә мин — һичкемгә дә баш имәдем.. Бу риваять — бер хикәят, Тик, хакыйкать: күңелендә бик күпләрнең яши бу хис. Шагыйрьдә дә горурлык — ул иң зур көч ич! Буйсынмыйча яшәү уе — бар иманы... Мәңге үзе булып калды — баш имәде! һәм ул әйтә килә сезгә — үзен аңламаган кешеләргә: — Уттан яратылган ахры җаныбыз! Уттан — җырыбыз. Күтәрәлми безнең рухыбыз сезне тыңлап, сезнең салкын акыл белән килешүне. Белегез шуны: ул Аллага каршы хәтта баш күтәрде! Рухта — Иблисме ул, я бүтәнме, һаман ярсу, горур, һаман исән әле. Баш ияргә — юк исәбе!