ЮЛ КЕШЕСЕ
Кем ничектер, мин үзем кечкеиа чакта әдәби әсәрләрне йотлыгып укысам да. бу китапны кем язган икән дип кызыксынып тормый идем. Укылган әйберләрне авторы буенча түгел, ә асәр исеме, андагы геройлар белән хәтердә калдыра идем. Уибер-унике яшьләр чамасы булдымы иКән. «Кечкенә Джон» дигән бер хикәя укыганымны хәтерлим. Хәтерлим генә дип әйтү аз булыр, мин анда сурәтләнгәннәрне бүгенге кәнгә кадәр ап-ачык күз алдына китерәм...................................... АКШта бер малай яши. Эшсез һәм торыр урынсыз калган шушы малай поездда барганда юлдаш . апасының әйберләрем урлап кача. Ә бу апа аның үз әнисе булып чыга. Малайның фаҗигасе минем күз алдында еллар буе сакланды Ләкин нинди әсәрдән укыганлыгымны хәтерли алмадым Әле. шушы мәкаләне язарга әзерләнгәндә, язучы Мәхмүт Хәсәноаның барлык әсәрләрен яңабаштан укып чыгарга туры килде һәм кулга аның 1952 елда чыккан «Беренче хикәяләр» исемле юка гына җыентыгы килеп керде. Китаптагы иң соңгы әсәр «Кечкенә Джон» дигән хикәя иде. Шулай итеп, мин үзем дә белмәстон, М. Хесәнов хикәясендә сурәтләнгән күренешләрне күңелемдә йәртхәнмен икән. Хикәя капиталистик җәмгыятькә карата минем нәни йөрәгемдә нәфрәт уяткан, андагы шартлар чал чәчле аналарга кул күтәрергә җеръәт итәрдәй яшьләр тәрбияли дигән инану формалаштырган. Америкада яшәүче Джоннарга контраст итеп совет пионерларының игелекле эшләре сурәтләнгән хикәяләр до тупланган бу җыентыкта. Димәк, язучы балалар күңеленә мәхәббәт һәм нәфрәт орлыклары чәчкән, җәмгыятебез ечеи файдалы эш эшләгән Шул рәвешле. М. Хесәнов иҗат эшен аеруча игелекле юнәлештән, сәнгать чаралары белән балаларда кешелекле хисләр тәрбияләүдән башлаган. Инде алтынчы дисөтне ваклаган, баһадирларныкыдай зур гәүдәле, тирә-якка һәрвакыт кызыксынып караучы күзләреннән җылылык бәркегән бу кеше язучы очен иң кирәкле сыйфатларның берсен— сабыйлыгын саклап каеган. Гомумән, шушы сыйфаттан башка әдип була аламы икән? М Хәсәнов балалар белән аралашудан, алар ечеч язудан ялыкмый. Бу өлкә аны даими үэене җәлеп итә тора. Ул гына да түгел, балалар ечеи язганнары аның иң уңышлы әсәрләре көбәк тоела миңа. Язучы иҗатындагы казаныш саналырга тиешле «Җирен кашка» повесте үзе гене дә бу турыда ачык сөйли. Кеше белен табигать арасындагы аерылмас бердәмлек бу әсәрдә никадәр дәрес тотып алынган, үзенә бер нәфислек белән сурәтләп бирелгән! Шейми агайның атларга булган мәнәсебәте аша кешенең олы җанлы, шәфкатьле булуына сокланасың, хайванның да яратуга тугрылык белен җавап бирүен күрел кинәнәсең. Г. Ибраһимовның «Алмачуаряыннан килә торгвн теманың уңышлы дәвам иггерелүене күңел сееиә Берничә ел элек язучы Р. Техфетуллин да есәрне югары бәяләгән иде «Ат язмышы аша халкыбыз тормышының кызыклы һем гыйбрәтле сәхифәләре ачыла әсәрдә, сюжеты мавыктыргыч һәм җыйнак, теле дә йөгереклеге һәм нәфислеге белен куандыра» 1 ' Тәхфатуллин Р Дулкыннар ярга кага «Казан утлары*. 1977. 13 сан. 171 бит К Табигатькә сак мөнәсәбәт дигән иң изге максат куел язылган әсәр әнә шулай укучылар күңеленә барып иреште. Шушы ук тема «Без алтынчы «А»дан» хикәясендә дә үстерелә. Билгеле, бала вакытта үз тирәңдәге кешеләрне аңлап, аерып бетерү шактый кыен. Әгәр иптәшеңнең ямьсез сыйфатлары күзгә күренеп торса, аны тану кыен түгел, әлбәттә. Әмма ул, Илсур Әсәдуллин кебек, отличник булса, эш кыенлаша тешә Илсурның кемлеген ачыклау аның табигатькә булган мөнәсәбәтен белү аша мөмкин икән. Дөрес, автор биредә дидактика хисабына сәнгатьлелекне бераз йомшарта төшкән. Аның каравы икенче әсәр — «Шайтан малае» хикәясе сюжетының тыгызлыгы, киеренкелеге белән нәни укучыларны тирән дулкынландыру көченә ия. Хикәя кечкенә Бикинең батырлыгы, малай күңелендә утлы өермәдәй бара торган хис-кичерешләр ташкыны, аның үзенә тапшырылган эшкә гаять олы җаваплылык белән каравы, көчле ихтыяры турында сөйли. Яшь укучылар күңеленә әсәр әнә шул ягы белән тәэсир итә дә. Автор Бикинең, комиссар Нурмыйларның эше мәңгелек булуын раслау өчен риторик сүзләр түгел, сәнгатьчә детальләр куллана. Бики үлеп яткан өнисе янына барып комиссарның имчәк баласын алып кайта Балага әтисенең, ягъни Нурмый исемен кушалар. Хәер сорашып көн күргән, кешеләр сихерче дип атаган Вәсбикамал карчыкның кешелекле- леге дә таң калдыра. . < М. Хәсәновның урман эшчеләренә багышлап язган әсәрләре дә бар. Әлеге тема язучының беренче повестьларыннан булган «Урман шаулый» (1953) әсәрендә аеруча уңышлы хәл ителгән. Повестьны кызыклы иткән як. әлбәттә, кешенең урманга, табигатькә булган карашын күрсәтү генә түгел. Биредә шактый гыйбрәтле язмышлар һәм персонажлар арасында катлаулы мөнәсәбәтләр дә бар. Төп герой Көлемсәр — урман хуҗалыгының алдынгы эшчесе. Шуның өстене аңа табигать тарафыннан бик матур тавыш та бирелгән. Яшь ягыннан бераз өлкәнрәк булган ире Зариф аңа гаилә бәхете бүләк иткән. Әмма Көлемсәр институттан диплом язу өчен килгән Нияз белән мавыгып китә. Килешле буй-сынлы, матур итеп сөйләшә белүче. төрле манераларга өйрәнгән егеттә ул моңа кадәр татып карамаган мәхәббәт тапкандай була. Нияз да аның белән очрашу юлларын эзли, үз кыланышларына хисап бирмичә, хатынның башын иләсләндерә бирә. Бу сәер мәхәббәт, ничек кинәт кабынса, шулай тиз сүнә дә. (Кинәтлек, гомумән, М. Хөсәнов персонажларына хас нәрсә). Барысы да үз урынына утыра. Нияз китеп бара. Көлемсәр белән Зарифның гаиләсе тагын да ныгый төшә. Бусы — әсәрдәге мәхәббәт «өчпочмагына» корылган коллизия. Ул әллә ни катлаулана алмый. Чөнки «өчпочмак»тагы иң үткен булырга тиешле образ — Зариф — үз хатынының чит егет белән очрашуларына үтә тыныч карый, тавыш-гауга куптармый, көндәше Ниязны шахмат уенында җиңү белән канәгатьләнә. Ягъни анда җанлы кешеләр өчен табигый булган горурлык юк. Шуңа күрә бу линиягә укучылар битараф карый башрый. Геройлар үзләре өзгәләнмәгәч, укучы да пошынмый. Безнеңчә, әсәрдә производство җирлегендә барлыкка килгән конфликт уңышлырак кебек. Урман хуҗалыгына продукция җитештерү планын күләм буенча да, ассортимент буенча да арттырыбрак биргәннәр. Директор Бәдри агай шушы бурычны ничек итеп үтәү турында баш вата. Гамәлдәге производство мәйданнары һәм сред- стволары белән генә яңа планны үтәп булмаячак. Ни эшләргә, яңа резервларны кайдан табарга? Җитмәсә баш инженер Сәйфиев скептиклык күрсәтә, өстәмә планнан баш тарту ягын каера. Ләкин коммунист җитәкчеләр бу тәкъдимне кире кагалар. Үз гаиләсенә янаган куркынычка салкын кан белән караган Зариф исә бу очракта тапкырлык һәм тырышлык күрсәтә. Нәтиҗәдә, җитештерелгән продукцияне эшкәртү өчен естәмә мәйдан табыла һәм коллектив әлеге бурычны үтәүгә туплана. Иҗади хезмәт нәтиҗәсендә Галләм кебек алдынгы кешеләр эшне нык тизләтердәй кыю тәкъдимнәр белән чыгыш ясыйлар. Сәйфиевләр, Хәмитләр никадәр генә аяк чалырга маташмасыннар, гомуми эш көннән-көн җанлана, эзгә төшә бара. Әсәр план үтәлү тантанасы белән төгәлләнә. Күргәнебезчә, яшь язучы әле интим һәм производство конфликтларын оста итеп кисештерә, органик рәвештә үрә алмый, алар бер-берсеннән бәйсез хәлдәрәк үсәләр, һәр ике линиядәге конфликт йомшаклыгы персонажлар характерларын тулы ачу мөмкинлеген бирми. Нәтиҗәдә Зариф кебек шактый җансыз плакат-образ барльжка киле. Әмма шул хәлендә до тәнкыйть эсерга карата җылы гыиа фикерләр әйтте . Язучы илле яшь тулу уңае белән чыккан җыентыгына (1977) әлеге повестьны да кертте. Тәҗрибәле каләме белән аны бераз ипкә китергәндә дә әйбәт булыр иде, әлбәттә. Тик, кызганычка каршы, бу эшләнмәгән. Мәхмүт Хәсәноеиы эшчеләр турында язучы әдип дип атау гадәткә кергән. Бу чыннан да шулай. Язучы үзенең эшчәнлеген Зеленодольскңдагы һөнәр мәктәбе укучысы һәм эшче булып башлап җибәргән. Аның хезмәт кешеләренә карата гомере бур йөрәгендә мәхәббәт саклавы да әнә шуннан килә булса кирәк. Эшчеләр сыйныфы вәкилләре аның күп кенә әсәрләренең теп геройларын тәшкил итә. Әмма ул ара-тирә үзенең теп темасына «хыянәте итеп тә алгалый. Алтмышынчы еллар башында ул ааыл хеэмәтчәннәренә багышланган «Саф җилләр» романын бирде, ә ун елдан соң аның «Хәдичә» дип исемләнгән икенче китабын иҗат итте. Соңгы әсәрендә автор ил тормышын ныгытуга барлык физик һәм рухи кечен биреп эшләүче Мәдинә, Җәмилә. Хәдичә кебекләрнең колоритлы образларын сурәтли. М. Хәсәнов әсәре кырыс тормыш материалын эстетик үзләштерүгә кертелгән әйбәт кенә өлеш булды. Әдәби җәмәгатьчелек тә аны. нигездә, җылы кабул итте. Язучы X. Сарьян, мәсәлән, мондый фикер әйтте: «Мәхмүт Хәсәнов... колхоз тормышын, кәшеләрен, эш шартларын белеп яза. Ә белеп язылган әйбер һәрвакыт ышандыра. Романдагы конфликт колхоз дип аталган катлаулы бер хуҗалыкта кешеләрнең, бердән, эшкә, икенчедән, бер-берсенә булган мөнәсәбәтләре җирлегендә мәйданга килә, һәм автор шул конфликтларны мавыктыргыч ител тасвир итә» ’. Биредә укучыны аеруча дулкынландырганы Мәдинә һәм Хәдичә образлары. Шартлы рәвештә романның беренче кисәген Мәдинә исеме белән, икенчесен «Хәдичә» дип атарга мемкин. Сугыштан соңгы авыр чорда кыенлыклар алдында бер мәлгә югалып калып та, еллар белән бергә сәламәтләнә, тернәкләнә барган бу хатыннарның язмышы укучы игътибарын тотып тора. Мәдинә — сугыш толы. Намуслы хезмәте белән җиңүебез өчен бөтен барлыгы белән тырышкан кеше Ул гади колхозчыдан форма җитәкчесе булып күтәрелгән. Тик киләчәк перспективаны күрмичә, әвош-тәееш кәнә эшләүче, намуслы колхозчыларга яла ягудан да чирканмаучы Борһан кебекләр утырганда Мәдииәдәй тынгысыз җаннарга авыр киле икән. Борһаннар еларга түзел тора алмаслык шартлар тудыралар. Мәдинә, Борһаиның эзәрлекләүләренә түзә алмыйча, авылдан китеп бара. Менә шушында, райүзәктә, язмыш Мәдинәне Хәдичә белен очраштыра. Хәдичә такта яру заводында эшли, ләкин бик кинәндерми, азып-ту- эып йөри Мәдинә дә ул эшли торган заводка урнаша. Алтын җирдә ятмый дигәндәй, ул биредә дә эшнең җаена тиз тешенә, акыллы киңәшләре, уңганлыгы белән алдынгылар сафына чыга, үтә җаваплы эшләрне менә диген ител башкара. Мәдинә горур. Борһан үзе килеп авылга кайтырга димләүгә дә карамастан, аның үгет-нәсихәтен дә, мәхәббәтен дә кабул ите алмый Мәдинә. Райкомның яңа секретаре Рәхимова киңәше буенча гына ул яңадан туган колхозына кайта. Биредә күңелне тырный торган бер як бар Мәдинәнең иң кыен вакытларда колхозны язмыш ирегенә калдырып йерүе, аны хатын-кыз буларак аңларга тырышканда акланса да, коммунист буларак гомуми эшкә җитди карамавын күрсәтә Р Техфе- туллинның «Йолдызым» повестеның герое Гөлзифа, моселәи. алай итә алмый, бөтен авырлыкны үз җилкәсенә ала һәм әдәби характер буларак та кечлерәк шәхес итеп кабул ителә. Мәдинә образын автор уңай герой итеп кәнә тәкъдим итә. Туры юлдан гына баручы, компромиссларны белмәүче, адашкан кешеләргә тайпылышсыз сукмак күрсәтүче буларак бирелә Беренче китапның соңгы битләрендә ул аеруча монументальлек ала. Менә ул печән чабучы колхозчылар янында: «ирләр арасында, гәүдәсен тез тотып, ирләрчә киң итеп, Мәдинә дә селтәнә иде». Мәдинә бары тик эштә генә, җитәкче буларак кына гәүделәнә. Бу хәл авторга героиняны терле яклап сурәтләүгә комачаулый Хәдичә образы, нигездә, шәхси хәл-әхвәлләре аша ачыла Сафлык, гүзәллек ечеч дөньяга туган Хедиче, эгоист табигатьле Велиге тап булып, якты килечегенә тал 1 Иделле Г Язучы һам анык «ктзбы Казан Татарстан «ятап «ашриаты. I9M. 143-144 бит >. • Сарьян X Бүгенге авыл һам анык кешеларе - «Социалистах Татарстан». I97S, 19 октябрь төшерә, хатынга гомер буе күңел газаплары китерә. Үз алдында һичнинди яктылык күрмәгән Хәдичә иң соңгы чиктә поезд астына ташланырга ымсына, әмма Мәдинәнең шул мизгелдә кинәт яңгыраган тавышы аны саклап кала. Автор, шул рәвешле, Хәдичәне укучы күз алдында упкынга төшерә, һәм аның шул баткаклыктан башкаларга үрнәк булыр дәрәҗәдә югары күтәрелүен дә күрсәтә. Безнең карашыбызча, Хәдичәнең әхлакый бозылу процессы психологик яктан да, тормышчан вакыйгалар ягыннан да уңышлы мотивлаштырылган. Ә менә шул хәлдән өскә күтәрелүе, Хәдичәнең күңел каршылыкларыннан азат булуы сәбәпле, сәнгатьчә ныгытылмый кала һәм, әлбәттә, ышандырып җиткерми. Ул гына да түгел, Хәдичә әсәр азагында Социалистик Хезмәт Герое исеменә дә тәкъдим ителә. Бу инде авторның чаманы узып китүе. Беренчедән, әсәрдә Хәдичәнең бу кадәр югары дәрәҗә алырга лаеклы эше юк. Икенчедән, геройны шулкадәр күтәрергә тырышу табигый кабул ителми. Хәдичәнең яңадан дөрес юлга төшүе кешечә репутация казанып, кызын кире үзенә алуыннан башлана. Әнә шул мотивны үстерү, Хәдичәнең кызы белән кавышу күренешен аның барлык тырышлыклары нәтиҗәсе итеп тәкъдим итү әсәрне тагын да җылырак, кешелеклерәк итәр иде. Әмма шул хәлендә дә Хәдичә образы игътибарны шактый җәлеп итә. «Саф җилләр» дилогиясе, берсүзсез, язучының иҗатта алга китеше иде. М. Хәсәнов мөмкин кадәр халыкчан, традицион итеп язарга омтыла. Әсәрләрендә еш кына җор телле геройларны — чын-чыннан халык вәкилләрен кертеп сурәтләве дә әнә шуны раслый. «Саф җилләр» романындагы Шапырай карт шундый образ, һәрвакыт оптимист, үткен акыллы, киеренке шартларны йомшатып җибәрергә сәләтле бу кеше әсәр геройларының гына түгел, укучыларның да яраткан образына әверелә. Биредә бер парадоксаль фикер әйтергә туры килә. Шапырай — М. Хәсәновның үз иҗат җимеше. Әсәрнең киеренкелеген киметмичә, укучының игътибарын тотып торырлык итеп тасвирлау өчен авторның үзенә дә Шапырай карттан үрнәк алганда начар булмас иде. Китапны укыганда күрәбез: карт бер вакытта да үз тыңлаучыларын күздән ычкындырмый, аларның ничек тыңлавына карап сөйли. Мәсәлән, менә болайрак: 'Хикмәтле хәл»нең ничегрәк тәэсир иткәнен чамаларга теләп, кысык күзләрен ялт-йолт йөртеп, каранып алды. Әһә, сүзе үтә, әсәрләнеп тыңлыйлар. Димәк, бераз арттыра төшсә дә ярый, һәм Шапырай карт кулларын тагы да селтәбрәк дәртләнеп сөйләп китте» '. Менә шуның кебек авторга кайчакта үз язганнарына уку*чы күзе белән карау җитенкерәми. Шул сәбәпле бик отышлы гына чыгарга тиешле урыннар да вакыт-вакыт информациягә кайтып кала. Укучы белән эстетик бәйләнеш бетә, логик элемтә генә кала. Инде яңадан «Саф җилләр»гә якынрак килсәк, шуны әйтергә мөмкин: язучы әсәрнең икенче кисәген иҗат итеп бик дөрес эшләгән. Ул бигрәк тә Вәли образын аңлау өчен кирәк. Беренче кисәкнең соңгы битләрен ябып куйгач, укучыда Вәлигә карата нәфрәт уяна, ул явыз кеше буларак истә кала. Әмма ул гомере буе Хәдичәне яратып яшәгән икән ич. Пединститутны бетергәч тә, Хәдичәгә якын булу өчен генә аның районына кайткан. Бер көн килеп хатын үзе ишек шакыр дип өметләнгән, ләкин горур Хәдичә моны эшләмәгән. Кызын урлап алып китүе дә бала артыннан әнисе дә килеп җитмәсме дигән теләк белән эшләнгән. Икенче хатынга өйләнсә дә, Хәдичәсе йөрәк түреннән китмәгән. Шулай итеп, яшьлек хатасы, сөйгән кешесенә ышанмау аңа гомере буена барырлык газап китерә. Гомер көзендә япа-ялгыз кала ул. Әсәрнең икенче кисәге белән танышу укучыга Вәлине әнә шулай тирәнтен, кешеләрчә аңларга ярдәм итә. Җыеп әйткәндә, «Саф җилләр» дилогиясе, андагы геройларның язмышы укучыны уйландыра, дулкынландыра. Бу инде язучы өчен аз түгел. Иң әһәмиятлесе, әсәрдә кайнар йөрәкле, кабатланмас язмышлы, һәм иҗтимагый даирәдә, һәм интим мөнәсәбәтләрдә яхшыга, алга омтылучы образлар бар. М. Хәсәнов иҗаты тематика ягыннан шактый бай. Татарстан китап нәшриятында 1975 елда басылып чыккан «Саумы, кояш» романы безне бөтенләй икенче тормыш — революциягә кадәрге татар хезмәт ияләренең аянычлы хәле, аларның сыйнфый аңы үсү һәм изелүгә каршы көрәштә актив катнашып китүләре белән таныштыра. Татар 1 Хәсәнов М Саф җилләр. 1964. 184 бит эшчеләренең социалистик революциягә килүе табигый тезелгән сюжетта хәл ителә, кызыклы язмышларда гәүдәләнеш таба. Автор бу әсәрен шактый озак — унҗиде ел яза Роман зур иҗади эзләнүләрнең нәтиҗәсе булып дөньяга килә. һәм. әйтергә кирәк, татар совет әдәбиятын тарихи- революцион вакыйгалар, халык язмышы фонында сурәтләнгән колоритлы образлар белән баетуга әйбәт өлеш булып тора ул. . Романдагы вакыйгалар егерменче йөзнең беренче елларыннан алып 1919 елда Казанны ак чехлардан азат итүгә кадәр булган чорны эченә ала. Әсәрнең төп героинясы Гөлбану гади авыл кызыннан революциянең актив солдатына кадәр юл үтә. Аны да башта, гасырлар буена формалашкан кануннар белән, туктатырга телиләр «Соң син бит хатын-кыз! Укымаган, томана бер татар хатыны. Политика, сәяси эшләр белән шөгыльләнү синең эш мени соң!» — дип аны бу юлдан йөз чөертергә омтылалар. Әмма кимсетелүне үз язмышында татыган Гөлбануның карары нык. «Томана татар хатыны да кеше ләбаса!.. Аның да тураясы, башын калкытасы, кояшны күрәсе килә» дигән нәтиҗә ясый ул. Әмма ирек кояшын күрү өчен бик күп сынаулар, авырлыклар аша үтәргә кирәк була шул әле аңа. Авыл байлары эзәрлекләвеннән качып Казанга килергә, үзләре кебек үк ач- лы-туклы яшәүче бер эшче гаиләсенең почмагына сыенырга. Мәрхәмбикә-бай^икәгә унбиш ел бил бөгәргә, бик куп ызгыш-талаш күрергә туры килә. Гөлбану революцион көрәшнең корбаннар таләп итүен дә аңлый Шушы изге көрәш юлында чын революция солдаты булып әверелә. Тик шунысы бар, М. Хесәнов, әсәрен тизрәк төгәлләргә ашыгып, Гөлбануның җаваплы һәм гаять куркынычлы бурычлар башкаруын әйтел кенә *үтө. Башка геройларның язмышын да тиз очлап куярга омтылып, сәнгатьлелеккө зыян кигерә Баштарак бала, соңга таба яшүсмер булган Гөлбану да, нигездә, зурларча күзаллап иҗат ителгән. Гөлбануның балаларча фикерләве, дөньяны шулай кабул итүе сизелми. Бала психологиясен бирүдә әллә ни уңышка ирешә алмэса да. автор зурлар арасындагы, бигрәк тә төрле социаль катлам кешеләре арасындагы мөнәсәбәтләрне җитлеккән каләм белән сурәтли. Дәрәҗә сеючөн, үз дигәнен булдыруда бернәрсәдән дә. хәтта кеше үтерүдән дә кыенсынмаган деспот Мәрхәмбике образы үзе генә дә ни тора! Чын мәгънәсендә диктатор ул. Ире Асылхан да аннан узып берни эшли алмый Хезмәтчеләре естенә кара кискә булып яткан Мәрхәмбике аша язучы бу катлауның черек әхлагын, бозык кануннарын фаш иткән Ул ире өстеннән сөяркә тота, көндәше Зөһрәнең баласын юк иттерә, соңрак аның үзен дә гарилләтеп калдыра, һем, ниһаять, турылыклы хезмәтчесе Хәмитне җибәртеп, ире Асылханны да үтерттерә Ләкин канга ияләшкән ерткыч бернәрсәгә дә мәрхәмәт күрсәтмәгән шикелле, шул ук Хәмит Мәрхәмбикәнең үзен дә аямый, гомер буе туплаган байлыгын алып, аны караңгы төндә суга батыра. Кеше канын эчеп тупланган байлык Хәмитнең үзенең дә гомерен ала. Хөрем мал. шул рәвешле, байлык артыннан куучыларның үзләрен берәм-берәм харап ите, Гөлбануның әтисе булган Сабнрҗанның политик аң үсеше укучыда канәгатьлек уята. Ул да империалистик сугыш эченнән көрәшче булып кайта, «алар (капиталистлар— Ф. Г.) түгел, эшләгән, ил дип кан койган кешеләр хуҗа бу тормышка*, дип әйтерлек югарылыкка күтәрелә. Әсәр турында уйланганда үзеннән-үзе игътибарны җәлеп итә торган тагын бер як бар. Ул социаль-иҗтимагый көрәш аеруча кискенләшкән чорда иҗат интеллигенциясенең урыны, аның политик юнәлеше мәсьәләсе. Бу әсәрдә Сәет образы гыйбрәтле Ул. яшь кешеләргә хас булганча, үзен беек шагыйрь дип саный. Моны раслау эчен зур чыгымнар тота, байлар җәмәгатьчелеге белен аралашырга омтыла. Әмма чын шагыйрь булу эчен кыланчык бай кызларының күңел кичерешләрен, гүзәл табигать күренешләрен генә түгел, ә тормыштагы урыныңны дөрес билгеләү, әсәрләреңдә иҗтимагый карашларыңны ачык белдерү дә кирәклеген ул әле аңламый Әлбәттә ул поэзияне политик көрәш коралы итеп караудан бик ерак тора. Тик шигырьләре хәтта патша чиновниклары тарафыннан да начар бәя алгач. Сәет уйланырга мәҗбүр була. «Әйтерсең лә, Сөәтко авыр гер белән тондырдылар Кинәт миңрәп. аңына киле алмый торды Ансыз да кимсетелгән, аңсыз да мыскыл ителгән шагыйрь йөрәге бу кадересен күтәрә алмас кебек тоелды Төннәрен йокламыйча, күз нурларын түгеп, «йөрәкнең кайнар каны, нервларының сүле» белән язылган иҗади җимешләренә, хез- метене. ниһаять, лаеклы бәяне алды- Күрәбез, М. Хәсәнов егерменче гасыр башы проблемаларын шактый җентекле өйрәнгән һәм әсәрендә уңышлы гына хәл иткән. Мәхмүт Хәсәнов иҗатындагы уңышлы һәм кимчелекле якларга моннан егерме еллар элек Газиз Иделле дә игътибар иткән һәм, безнең карашыбызча, объектив бәя биргән: «Өлгерлек, хәрәкәтчәнлек, иҗади тынгысызлык, тормыш эченә керергә ом- тылучанлык сыйфатлары бар аңарда. Хәзер аның алдындагы төп бурычларның берсе — художество осталыгын күтәрү, әдәби сүз өстендә эшләү булырга тиеш. Чөнки аңа санны сыйфат белән бергә кушу, бергә үстереп алып бару җитми. Ул бик ашыга, кабалана, образларны укучы күңеленә кереп озак сакланырлык җанлы итеп эшләп бирүгә, сүз байлыгын дөрес һәм оста куллануга җитәрлек игътибар итми» '. Язучының иҗади үсешен күрү белен берге, бу фикерләр белән әле бүген дә өлешчә килешергә туры килә. М. Хәсәнов иҗатында кызыл җеп булып сузылган бер тема бар, ул — Татарстан нефтьчеләренең тормышын һәм фидакарь хезмәтен эстетик үзләштерү. Бу тема 1956 елда язылган «Кыюлар юлы» повесте белән башланып китә. Повесть ике кисәктән — «Яңа горизонт» һәм «Сүнмәс утлар» дип исемләнгән өлешләрдән тора. Бербөтен әсәр дип тәкъдим ителеп, аларда бер ук персонажлар хәрәкәт итсәләр дә, бу өлешләрне мөстәкыйль әсәрләр буларак та кабул итәргә мөмкин. Чөнки аларның үзәгенә куелган һәм конфликтлы ситуация китереп чыгарган проблемалар төрле-төрле. Әсәр Татарстан нефтьчеләре тормышын чагылдыруда беренче тәҗрибәләрдән иде. Әле бу вакытта егерме биш кенә яшьтә булган яшь язучының, кыюлык күрсәтеп, шундый җитди темага алынуы үзе үк тәвәккәллек булып тора. Шунысы куанычлы—яшь әдип үзе язарга алынган тормыш материалын, производство процессларын яхшы белә, коллизияне оста тотып ала, тик аларны кеше язмышлары белән үреп бару өчен иҗади тәҗрибәсе генә җитенкерәми. Повестьта сурәтләнгән чор—Татарстан нефтьчеләренең әле яңа аякка басып килгән чагы. Аларның тәҗрибәле белгечләр киңәшенә мохтаҗлыклары зур. Нефть чыгару буенча элек-электән дан казанган бакулылар биредә ярдәм кулы суздылар. «Кыюлар юлы» повестеның беренче кисәгендә Татарстан җирендә үтә тирән катламнарны бораулап, яңа нефть горизонты ачу төп проблема итеп куела. Бурычның кыенлыгы шунда, әле бу урыннарның геологик-техник наряды төзелмәгән, димәк, һәр метр җирне бораулау кө.телмәгән нәтиҗәләргә китерергә мөмкин. Мондый эштә әле безнең нефтьчеләрнең тәҗрибәсе юк. Бакудан Миргали Галиев дигән яшь, энергияле, бораулау эшендә тәҗрибәсе булган мастерны чакырып алалар. Миргали, тиз генә коллектив туплап, бу эшне егетләрчә башкарып чыга, яңа горизонт нефть фонтаны бәрә. Әйтергә кирәк, әсәрдә, бер-ике гадәти генә кытыршылыкларны исәпкә алмаганда, барысы да шома бара. Бригада беренче метрлардан ук алдынгы коллективлар белән ярышта беренчелеккә чыга һәм уңышка юлыга. Әсәр язылган еллар әдәбиятта конфликтсызлык теориясе яшәү белән характерлы иде. М. Хәсәнов та, күрәсең, бу шаукымнан читтә кала алмаган. Бораулау эшенең гаять нечкә серләренә үтеп керә алган язучы, үзәккә конфликт куя алмау сәбәпле, тормышчан персонажлар тудыруда уңышка ирешә алмаган. Миргали, Хаҗи, Минҗан, Галия, Булатов, Шәйхи кебек образлар әле күбрәк схема хәлендә генә калганнар. Мөмкин булган урыннарда да автор персонажларга үз натураларына хас булганча эш итү мөмкинлеге бирми. Ләкин, ни генә дисәң дә, М. Хәсәновның нефтьчеләр темасына язган әсәрләре татар әдәбиятында бу өлкәне эстетик үзләштерүгә кертелгән саллы гына өлеш дип каралырга тиеш. Ул әле бүген дә бу темадан аерылмый. 1980 елда «Казан утлары» журналында басылган «Шөгеровлар» романы шуны күрсәтә. Нефтьчеләр династиясенең берничә буын вәкилләренең калку образларын тудыруга багышланган бу әсәр геройларының уртак фамилияләре белән, ягъни «Шөгеровлар» дип атала. Әйтергә кирәк, М. Хәсәнов кызыклы һәм оригиналь коллизияләр төзүдә, яңа идеяләр күтәрүдә кыенлык кичерми. Бу романы да (дөресрәге, романнан өзекләр) күтәргән проблемалары, аларны чишүдәге яңалыгы белән игътибарны җәлеп итми калмый. Язучы һәм аның китабы Казан. Татарстан китап нәшрияты. 1964. 143 бит. Әсәрдә, Шөгеровлар династиясе, аның төрле буыннарының гыйбрәтле тарихы турында суэ барса да, авторның уз алдына куйган максаты шактый колачлы. Биредә суз гомумән татар халкы, аның уткәне, бүгенгесе, киләчәге турында бара. Ак-Калада тирә-юньгә данлыклы Шөгеровлар нәселе яши. Рахман карт, заманында Бакуда нефть чыгаруда зшләп. Хезмәт Герое дәрәҗәсенә ирешкән, шәһәрнең күренекле урынында аның бюсты куелган. Улы Корбан исә танылган нефтьче мастер. Оныгы Ногман югары техник белем алган, район инженерлык-технология хезмәте башлыгы. Барысы да үз эшләреннән канәгать, тормышлары түгәрәк Ләкин җай гына яшәп яткан нәселнең тормыш ритмын кетмәгәндә үзгәртеп җибәрерлек вакыйга булып ала — аларга АКШтаи миллионер Шандор килеп чыга. Бу хәл укучыны кызыксындырып җибәрә. Кем ул Шандор? Ни өчен Шегеровларга килгән? Шандорның бабасы узган гасырда, Америкадан килеп, бу урыннарда нефть разведкасы оештырып йергән икән Шегеровлар нәселенә нигез салучыларның берсе Мехәммәт. океан арты эшкуарына хезмәткә ялланып, күпмедер вакыт шунда торып та кайткан булган. Ләкин бәхетне читтә түгел, үз илеңнән эзләргә кирәк дигән нәтиҗәгә килеп, туган ягына кайтып егылган. Шандорның бабасы үләр алдыннан язган васыятьнамәсендә Шегеровларның әнә шул ерак бабасына да хәзинәдән элеш чыгарган һәм менә аның бер оныгы Шегеровлариы эзләп тапкан. Иң кызыгы шунда, өлкән Шандор безнең якларда йөргән вакытында татар халкының тормышы, экономик хәле, культурасы, холык-фигыле турында ясаган нәтиҗәләрен дәфтәргә теркәп калдырган. Аннан күренгәнчә, татар халкы бик фәкыйрь яши, алар җиргә иңеп утырган алачыкларда торалар, өйләрендә өреп очырьтрлык та ризык юк, кичкә керсәләр чыра яндыралар, гомумән, мескен, киләчәге булмаган халык. Бу юлларның моннан йөз еллар элек язылганын искә алсаң, аларның нигездә дөреслеккә туры килүе шөбһәсез. Ә инде бүгенге татар халкы үзен хаклы рәвештә тормышның хуҗасы ител сизә. Кайсы Алтын Йолдыз, кайсы халык депутаты значогы таккан, күбесе производство җитәкчесе булган ирләрне очраткач. Америка конгрессмены социалистик чынбарлыкның халыклар язмышында нинди роль уйнавын аңлый. Ләкин ул безнең өчен гадәти генә булган әйберләрне дә «коммунистик пропаганда» булмасын дип, үз кулы белен тотып, үз күзләре белән күрергә тели. Аңа андый мөмкинлекне тудыралар да Нәтиҗәдә Шандор татарларның нинди халык булуы турында мөстәкыйль нәтиҗә ясый. Күрүебезчә, кызыклы ситуация. Татар әдәбиятында әлегәчә сурәтләнмәгән тормыш материалы. Ләкин сәнгать әсәре иҗат иткәндә, Фатих ага Хөсни әйткәндәй, автор ике сорауга тегел җавап тапкан булырга тиеш «Ни әйтергә? Ничек әйтергә?* Әлеге очракта М. Хәсенов бу бурычларның беренчесе турында төпле генә уйланган булса да, икенчесене игътибары җитенкерәмәген диясе киле Язучы ейтерге теләгән фикернең үтемлелеге бары тик сәнгатьчә югарылык белән генә тәэмин ителә Менә ии ечен без һәрвакыт идея-эстетик бөтенлек турында сүз алып барабыз Әсәр үзәгенә тагы производство конфликты да куелган Яшь галим Рәхим Галимов нефть чыгаруны камилләштерү максатында яңа химик реагент уйлап таба, шуны практикада кулланырга тели. Корбан Шегеров һәм күл кенә башка нефтьчеләр яңалыкны хупласалар. РИТС начальнигы Ногман исә моңа теше-тырнагы белән каршы килә. Аңардан экспериментлар уздыру түгел, нефть сорыйлар, янәсе Сүз дә юк. мондый конфликт әсәр нигезенә ята һәм характерларны ачуга хезмәт итә ала. Ул чын мәгънәсендә фәнни-техник революция китерел чыгарган конфликт Тик шунысы бар. автор әлеге техник яңалык серләренә үтеп керми, шул рәвешле, аны укучының да уртак кайгысы итеп әверелдерә алмый. Хәзер әдәбият белемендә конфликтны позицион һем психологик төрләргә бүлеп карау күзәтелә. Персонажларның теге яки бу мәсьәләгә төрлечә якын килүләре позицион конфликтны тешкил итсә, соңгысы үз чиратында кешеләрнең тирән психологик кичерешләрен китерел чыгара Алар берберсенең алшарты булып берләшәлер. еш кына икенчесе беренчөсеннен килеп чыга. М. Хәсенов романы турында сөйләгәндә, без психологик конфликт турында гомумән сүз йерте алмыйбыз, позицион конфликт та әле ачык билгеләнмәгән, ул геройларның аерым репликаларында гына чагыла Нәтиҗәдә Корбанның тепле, фикерле кеше иканлеге, Ногманның исә кушканны гына үтәүче һәм инициативасыз булуы эш-хәрәкәт аша түгел, автор сөйләве аша гына ачыла. Ә бу сәнгатьлелеккә зыян китерә. Әсәрнең кайбер урыннары күңелне тырнап уза. Безнеңчә, чит ил кунагы белән сөйләшү мәҗлесе дипломатларча •нәзакәтле тонда барырга тиеш иде. Рахман карт исә Шандорның бабасы турында «буржуй булса да адәми тойгысы булган икән мәрхүмнең. дип ычкындыра. Эшен яратучы, шуның нәтиҗәсендә югары дәрәҗәләргә ирешкән Корбан ага исә нефтьчеләр хезмәтен «ходай каргаган, эш дип атый. Чит ил кунагы алдында Ногманның хатыны Гөлгел һәм бабасы Рахман белән ызгыш китереп чыгаруына да бернинди зарурлык юк. Ә яңа задвижка кую эпизодында бу операциянең технологиясен инәсеннән җебенә кадәр язып чыгу техник инструкцияне хәтерләтә башлый. Нәтиҗәдә болар барыёы да әсәрнең сәнгатьлелеген киметәләр. ' М, Хәсәнов вакыйгаларга сизгер язучи>1. Ул республикабызда КамА-3 гиганты төзелә башлагач та укучыларга «Кама таңнары» дилогиясен тәкъдим итте Әсәр үзәгенә электрон-хисаплау машиналары белгече, инженер Имам Котдусов куелган. Котду- сов эрудицияле, техник грамоталы инженер гына түгел, бәлки галим-инженер да. Автор аны укучыга әнә шулай дип тәкъдим итә. Коллегалары Даниал Ризванов һәм Николай Соснов турында да шуны ук әйтергә мөмкин. Укучының әсәрдән хәзерге фән- техника революциясе төзелештә килеп чыккан фәнни яңалыклар, төрле фикер каршылыклары турында әңгәмәләр, бәхәсләр көтәргә хакы бар. Котдусов, төзелештә булудан бигрәк, күп вакытын командировкаларда уздыра. КамАЗ проблемаларына үтеп керергә вакыты юк аның. Бәлки, командировкаларга барган урыннарда фәнни-техник яктан бәхәсле мәсьәләләрне хәл итәдер дип тә көтәсең. Юк. Анда да барысы да шома үтә. КамАЗ машинасының соңгы моделе раслану да фикер каршылыкларсыз гына үтмәгәндер, укучы бу турыда да белми кала. Дилогиянең һәр ике кисәгендә дә кызыклы гына производство коллизияләре бар. Мәсәлән, беренче кисәктә сәгатьлек график кертү турында сүз бара. Баш герой Котдусов, аның ярдәмчеләре Даниал белән Николай, генераль директор Леонид Борисович яңалыкны гамәлгә кертү ягында. Әмма объект җитәкчесе Колун консерваторлык күрсәтә, аны куллануны сузып килә. Тик бу конфликт укучыга барып җитми, аның да кайгы-хәсрәтенә әйләнми. Ник дигәндә, автор төп проблеманы куеп торып, кешеләрнең шәхси тормышларында' казына башлый, ә алар исә үзәк коллизия белән бөтенләй бәйләнмәгәннәр. Автор әсәрнең төп тукымасына әллә ни ябышмый торган Ва- гыйэ хатларына зур урын бирә, ә төп проблеманың хәл ителү күренешен бер абзацка сыйдыра. , Дилогиянең «Инженерлар» кисәгендәге конфликт бераз уңышлырак бирелгән. КамАЗда Франциядән алынган компьютер системасы монтажлана. Үткен ситуация туа. Ләкин автор проблеманың чишелешен укучыларга күрсәтеп бара алмый, кискенлек югала. Автор Имам Котдусовны артык күтәреп сурәтли. Аның алдында бернинди дә киртәләр куркыныч түгел, ул аларның һәммәсен җиңел генә хәл итә. Ул гына да түгел, өч-дүрт телдә сөйләшеп, чит ил кешеләрен шаккатыра. Хатын-кызлар белән мөнәсәбәтләрдә тиз уңышка ирешүен дә китереп өстәсәк, бер кеше өчен бик күп түгел микән дип тә уйлап куясың. Язучының әсәрләре арасында «Юллар, юллар...» романы (1966) үзенчәлекле урын алып тора. Романның, «Современник» нәшриятында басылып, бөтен илебез укучыларына тәкъдим ителүе факты үзе үк күңелле күренеш. Әсәр юл төзүчеләргә багышлана. шул хезмәтне башкаручыларның эчке дөньяларын ачып сала, бай рухы белән таныштыра. Тормышта һәркемнең уз юлы. Тигез генә барган юл кайчак сикәлтәләргә китереп чыгара, төрле бормаларга алып керә. Шул кыенлыкларны үткәндә кеше характеры чыклыкка сынау үтә, алда тагын да очраячак каршылыкларны җиңәрлек кыюлыкка ия була. Хәйрүш, Тимер образлары әнә шул яклары белән гыйбрәтле. Бу җәһәттән алганда Хәйрүш образы аеруча тулы эшләнгән. Гомеренең күпчелек вакытын колония белән төрмә арасында йөреп үткәргән бу кеше Миләүшә. Минзакир, Варисларның уңай йогынтысы, киң күңелчелеге ярдәмендә дөрес юлга баса. Кешелә э дә аңа якы- на* төшәләр, бетен күңелләре белен ачыла баралар. Шунысы әһәмиятле, Хөйрүш образын сурәтләгәндә язучы игътибарны аңың психологии халәтен, күңелендә барган каршылыклы уйлар еермәсеи сурәтләүгә юнәлдерә. Нәтиҗәдә үтә күңелсез тормыш юлы үткән, әле бүген дә яхшылык белән җинаять арасында буталучы бу кеше образы симпатия уята башлый. Димәк, язучы укучыны үз артыннан ияртә, тасвирланганнарга ышандыра. «Кыргый кыз» Миләүшә, киң күңелле Минзакир абзый образлары да укучыда җылы тәэсир калдыралар Урман эчендә, кешеләрдән читтәрәк яшәүче бабай белән онык сюжет тукымасына үзләренә бертерле экзотик буяулар белен килеп керәләр. Әмма югарыда китерелгән образлар күңелне никадәр генә биләп алмасыннар, язучының тәп сурәтләү объектлары әле болар түгел. Әсәрдә партия җитәкчелегендә эшләүче ике кеше — Варис Исламое белән Яруллин бар. М. Хәсәиое бөтен йөрәге белән Варисларны яклый, Яруллиинарны хөкем итә. Бу менәсәбәт укучыга да күче, ә әсәрнең исеменә чыгарылган «Юллар, юллар. » сүзе вакыйгалар сурәтләнешендә рефрен булып яңгырап бара Роман күтәренке рухта, оптимистик тәмамлана. Варис, яшьләргә мөрәҗәгать итеп, болай ди: «Сезнең юлларыгыз башлана гына әле. Җир өстен бизәп еракларга, бик еракларга сузылачак сезнең юлларыгыз!* Бу сүзләр язучының үзенең дә изге теләге булып яңгырый. Үз чиратында укучылар да язучыга изге юл телиләр. Әйе, Мәхмүт Хәсеное юл кешесе иҗат юлы кешесе Без дә аңар барыр юлларында тынгысыз иҗат шатлыклары телик! Укучының күңел дәфтәренә Вьетнам мәкальләре һәм әйтемнәре Эшләп тапкан акчасы юк. a караклардан курка Хуш исле чачак күргәч, бетен куагын өзгән Кызган табаның үзеннән май чыгармакчы була Бер әтәч тавышы вчен ике тавык талашкан Күк күкрәтүче вена барабан кагып барма Балта остасы алдында балтам бар дип мактанма Бик ашыккан чагыңда алгамы акрын кич Ашаганда — аска кара, су зчкәндә — өскә бак Берәү бернидән, курыкмый агач башына менә. берәү куак төбендә да дер-дер килеп калтырый Карбызны карга чукыган, a җәзасы — челәнгә Бер муенга ике бау Туры кешегә кәкре буразна һич тә куркыныч түгел Квчле көч белән, көчсез — хәйлә белән Тәҗрибәле ике кул — йвз киңәштән көчлерәк ■ Ук атарга маташа, ә җәя тарта белми Уңсын өчен бер савыт дөге —бер савыт тир түгү кирәк Тыштан — факел, зчтән — ут корты Вак балыклар диңгездә зурлар артыннан йөзә Аз оннан күп пирог пешми Кайтыр юл һәрвакыт кыскарак күренә Бу дөньяда ни булмый: хәтта таш тирли икән Син ашаган җимешне кемнәр үстергәнен бел Су зчкән һәр чагыңда чиа^мәне искә төшер Терелеп җитүе булды, врачларны онытты