ЯЗЛАР ТАГЫН КИЛЕР.
Һәр язны — күңелләрдә генә түгел, табигатьтә дә шигъри рух аеруча күтәренке булган чорда — китап киштәләренә күләме белән алай зур булмаган яңа шигырь җыентыклары өстәле килә. Татарстан китап нәшрияты моны үз эшендә матур бер гадәт итте дияргә мөмкин. Чынлап та. матур гадәт — елгалар ташып аккан, республика кырларында уҗым яшәреп килгән, бөреләр көнгә тартылган бер мәлдә шигырь сөючеләргә яшь шагыйрьләрнең беренче китаплары ' тәкъдим ителә. Менә шуңа күрә дә «Яшь шагыйрьнең беренче китабы» сериясендә чыккан һәр җыентык әдәбиятыбыз барышында үзенчәлекле бер сәхифә буларак искә алынуга лаек. 1981 ел бу җәһәттән аеруча нәтиҗәле булды — берьюлы өч яшь шагыйрьнең беренче китаплары укучылар хөкеменә тәкъдим ителде. Нурия Измайлова, Ямаш Игәнәй һәм Роберт Рәкыйповлар быел шигъри бәйгегә чыкты. Шигъри бәйге дигәннән, менә инде ун-унбиш еллар чамасы шул бәйгедә көч сынашучы шагыйрьләрнең борчу һәм шатлыкларын, иҗаттагы табыш һәм мавыгуларын тоемлый, сизә киләбез. Җитмешенче еллар таңында ук шигъри толпарларын тыя алмаган япь-яшь Зөлфәт һәм М. Әгъләмов атылып чыкканнар иде мәйданга беренче булып. Бу чыгу чын мәгънәсендә җитди вакыйга сыман кабул ителде. Шигырь ялкынында дөрләп янды, тормышчан һәм яңа моңга тулып гөрләп акты һәр икесенең иҗат инешләре. Әмма бу күпкә бармады, мул сулы елгага килеп кушылган ярсу инештәй кинәт алар тынып, сабырланып калдылар. Шагыйрь әйтмешли, «белмим, күпкә, әллә бик озакка...» һәрхәлдә, җитмешенче елларның икенче яртысы һәм сиксәненче еллар башында бу ике шагыйрьнең иҗат пассивлыгы күзгә ташланып торды. Зөлфәтнең төрле жанрларда эзләнүен, балалар өчен әсәрләр язуда эшләп килүен һәм поэма тәмамларга җыенуын да искә алсак, бәлки, аңа мөнәсәбәттә пассив сүзен куллану бик үк дөрес тә булмас. Ә менә М. Әгъләмов дигән шагыйрьнең барлыгын инде күпләр онытып киле булса кирәк. Кызганыч, әмма факт. Гыйбрәтле факт. Әдәбиятта иҗади йөзеңне эзләү бер генә минутка да тукталмаска тиешлеген күрсәтеп тора ул. Бу хакта— иҗатындагы сүлпәнлекнең сәбәпләре хакында шагыйрьнең, мөгаен, үзенә дә җитди рәвештә уйланырга һәм нәтиҗә ясарга вакыттыр инде... Күп булса ике-өч ел вакыт үткәндер, яңа шагыйрьләр укучыга беренче шигъри җыентыкларын тәкъдим итте: Разил Вәлиев, Роберт Миңнуллин, Фәннур Сафин. Алар да Зөлфәт һәм М. Әгъләмовның яшьтәшләре, әмма инде иҗат алымнары һәм юнәлешләре белән кабатланмыйлар, үзенчәлеклеләр. Вакыт үтә торды һем ул бер уңайга әлеге өч яшь шагыйрьне дө аз сынамады. Гаҗәп хәл, беренче әсәрләре кызыклы гына булса да, алай исне китермәгән авторлар шушы еллар эчендә эзләнүдән туктамаганнар, колач җитмәслек иҗат газаплары кичергәннәр, һәм бүгенге әдәби процесста үзләренә генә хас урыннарын тапканнар. Р Вәлиев прозада, балалар әдә Һ биятында һәм лирикада күзгә күренерлек нәтиҗәләргә иреште Ул җырлар язуда да актив һем уңышлы эшләп килгән шагыйрь, киң катлам укучы белей генә түгел, тамашачы белей де рухи уртаклык һәм аңлашу тапкай бәхетле яшьләрнең берсе. Беренче китабында ук коел куйган лирик шагыйрь булган Р. Миңмуллинга. бер карасаң, алай эзләнәсе дә түгел сыман иде югыйсә. Ә шулай да беренче уңышлары белен канәгатьләнеп калмады шагыйрь, лирикадагы ихласлыгын һәм табигыйлеген ♦ дәвам иткән тәкъдирдә, балалар шигъриятенә йеэ белән борылды Нәтиҗәдә, үзенең коеп куйган лирик булудан да бигрәк, балалар ечеи шигырьләр остасы икәнлеген ис- ш бат итте. Тагы шунысы куанычлы, Роберт һәм Разил үз яшьтәшләре арасында иҗти- х магый активлыклары белән дә аерылып торалар. Иҗаттагы әзлексез үсеш, нәтиҗәле- _ лек белән моның турыдан-туры бәйләнештә икәнлеге бәхәссез булса кирәк Ф. Сафиииы да тынычланып, үз-үзениән канәгать булып, үсеш-хәрәкәггән тукта- < лып калган шагыйрь диеп әйтмәс идем. Тормышта гына түгел, иҗатында да сабыр һем тыйнак булып калган Фәннур күңелләрне яулап алырга сәләтле җылы шигырьләр < язуында дәвам итә. Әмма вакыт-вакыт, үз-үэенә хыянәт иткәндәй, эч пошканнан языл- g ган әсәрләрен дә тәкъдим иткәлм укучыга. Мондый шигырьләрнең табигате хакында аңа да утырып бер уйланырга иде. һәр яңа яз яңа шагыйрьләрнең беренче китапларын алып килә дигәнне исбат- ® лаган сыман, М. Галиев, 3. Мансуров һәм Э. Мостафиннарның да китаплары дәньяга х чыга торды (алар шулай ук югарыда иске алынган шагыйрьләрнең яшьтәшләре). Ч Э. Мостафин иҗатын, миңа калса, зуррак кыэьҗсыну белән каршы алганнар иде. Берсүзсез, сәләтле автор Әмма оның шигъри ялкыны М Әгъләмовка караганда да тиз- у рок сүрелә башлады кебек. Ә сәбәбе шул ук — шәхес буларак пассивлык, үз-үэеңде ™ бикләнеп калу, булган сәләтне үстерү һем баету турында кайгыртмау. ф М. Галиев белән 3. Мансуров иҗат алымнары һем шигъри фикерләүләре белән X традицион шагыйрьләр түгел. Шул яктан алариың эзләнүләре, билгеле дәрәҗәдә, н Р. Файзуллин һәм Р. Харис иҗатларына тартым. Әмма бу — сукырларча иярү һәм ка- * батлану түгел. Әйтик, М. Галиевны нигездә рациональлеккә йеэ тоткан автор дисәк s тә, вакыт-вакыт теголлек һәм кырыслык аның шигырьләренең тышкы формасында, а- тел-стилендә генә сакланып кала, ә алариың хисси башлангычы һем чыганагы шигырь калыбының кырыс законнарына сыеша алмый ескә бәреп чыга. М. Галиәәка әлеге ихласлык һәр очракта да җитенкерәми, хәтта ул аннан, башкалардан аерылып торуны максаты санал, аңлы рәвештә читләшми де түгел микән әле. Ә инде 3. Мансуровна килгәндә тагы остоп шуны әйтәсе киле: ул, башлаган юлыннан тайпылмыйча — фикри һем мәгънәви тирәнлекне омтылуын дәвам ите. Киреләнү дип әйтерлек дәрәҗәдә үҗәтләнеп дәвам итә, хәтта вакыт-вакыт нәни генә уйларын да тирен фәлсәфә кабыгына терергә газаплана — кыскасы, арттырып та җиборгели. Булсын, дистәлеген яшьтәшләрең арасында, бай традицияле шигърияттә үэ-үэоңно табу җиңел эш түгел. Бүтәннәргә охшатмыйча язарга омтылыш, иҗат индивидуальлегеңне табарга, ачыкларга омтылу, һем шул тапканыңны саклап калу яшь шагыйрь эчен аеруча кирәкле сыйфат. Күпләр эчен дефицит булган сыйфат! Чираттагы язлар укучыга Б. Селәймаиое, Н. Әхмәдиев, Р Ниэамиев һәм X. Әю- повларны китерде. (Шулай ук Зелфет һәм М. Әгъләмовтан башланган шагыйрьләрнең яшьтешләре). Ә уйлап карасаң, инде бер дистә еллар чамасы вакыт узып киткен. Күңелдәге уй конкрет сораулар куя: шул ук бер буын—киле ява. килә ява. ияләнде бер болыт диген сыман — һаман да әдәбиятыбызны яшь шагыйрьләр белен тәэмин итеп тора түгелме соң? Дәрес, сугыштан соң ук, кетоп алынган бәхетле елларда туган бехетле буын ул! Алай икән, инде яңа сорау туа — бор үк алларда университетта укыган, бергә лекция тыңлаган бу яшьтәшләр нигә соң герлесе торле елларда киләләр — шагыйрьләргә булган таләп кими бару, илекнең елдан-ел эрелене баруы турында сойләми микән бу күренеш?.. Болей да үсеп килгән икеләнүләргә тагы шунысы естеле: ун ел элек егормо-егормо биш яшьлек шагыйрьләр мәйданга килгән икән, алар яшендеголор бүген юкмы икәнни соң? Әллә боз алариың яшьлек ялкынына утыэкырыкләрдагыләрның тәҗрибәсен каршы куя башладыкмы?! Бу вүреиош җентекләп ойрәнү һем нәтиҗәләр ясауны таләп итә торган факт булса кирәк Инде югарыда иске алган шагыйрьләргә килсәк, иң элек бу сорау-шобһәлорноң тууына алар гына сәбәпче түгеллекне искертеп узу кирәктер Чонки һоркайсыиың иҗат- та әйтергә теләгән уз сузе бар. Б. Сөләйманов шигырьләрендә без нефтьчеләре белән данлы Төмән якларының бай рухы, киң һәм көр күңеле белән очрашсак, Н. Әх- мәдиев Татарстанның үз нефтьчеләре арасында торып, шулерның бай тормышын җырга-моңга салырга омтылып яши. Р. Низамиев шигырьләрендә бүгенге авылның көр күңелле романтик егетләре киң матур дөньяга сөрән сала. Буразналар, иген кырларыннан зәңгәр күккә, йолдызларга кадәр араны бер талпынуда кочып алырга теләгәндәй, ышаныч һәм оптимизм белән килә Рашат шигъриятебезгә. Белмим, аның яшьлек багажы, яшьлек ашкынулары күпкә барырмы, ә поэзиягә һәм тормышка булган мәхәббәте чиксез күренә... Инде X. Әюповка килгәндә, аңарда бүген, бар нәрсәдән дә бигрәк, салмак һәм җылы лирик башлангычның өстенлек итүен танымый мөмкин түгел. Әмма бу салмак һәм тыныч лирика дигәннең уртакуллыкка авышуыннан да сак булырга кирәктер. Чөнки шагыйрь өчен уртакуллык һәм бертөрлелектән дә куркынычрак нәрсәнең булуы мөмкин түгел. Ниһаять, югарыда инде искәртелгәнчә, 1981 ел язы тагы өч шагыйрь — шул ук буын вәкиле Н. Измайлованы һәм беразга өлкәнрәк тә булган Я. Игәнәй белән Р. Рә- кыйповны алып килде. Р. Рәкыйпов тормышның күп кенә өлкәләрен үз тәҗрибәсендә өйрәнеп, ерак диңгез һәм океаннарда булып, акчарлаклар тавышы һәм тау-тау дулкыннар шавын шигырь кысаларына сыйдыра алган шагыйрь. Инде моңарчы бер әйтелгәнчә, сабыр һәм тыныч холыклы автор... һәм шундук күңелгә уй килде: без бик еш кына сабыр һәм тыныч холыклы дибез дә, моны зур мәртәбәгә санап, «билгеле бит инде болай да» дигәндәй, җиңел генә уңай нәтиҗә ясап куябыз. Сүз дә юк, сабырлык һәм тыйнаклык һәр кешене бизәгәне кебек үк, шагыйрь өчен д& уңай сыйфатларның берсе булып тора. Әмма еш кына әлеге сабырлык һәм тыйнаклык төп критерийларның берсе итеп тә кабул ителгәли. һәм кагыйдә буларак, урта куллык, үз сүзең, үз позицияңнең җитәрлек һәм ныклы булмавы шушы матур сыйфатлар артына елыша, яшеренеп шуышып бара. Миңа калса, бу — тәнкыйть һәм остазларның вакыт-вакыт итагатьле генә, шома һәм ыспай гына язгалап килүчеләрне тиешле буразнага кертеп, юнәлтеп җибәрмәүләре бәласе. Сер түгел ич, әлегәчә, «безнеңчә язучылар» һәм «безнеңчә язмау- чыларпны янәшә куеп караганда, кагыйдә буларак, беренчеләренә өстенлек бирелә килә. Нәтиҗәдә, кемгәдер иярүче, әмма үз-узен таба алмаган, хәтта эзләп тә карамаган тыйнак, сабыр һәм үз-үзеннән канәгать шигырь чыгаручылар ишәйгәинән-ишәя бара. Ә бит иҗат һәм шигърият үз-үзеңне эзләү һәм табудан, заман хакындагы ихлас кичерешләрне кемгә дә булса ияреп түгел, бары тик үэеңчә генә әйтергә, укучыга түкми-чәчми җиткерергә омтылудан башлана. Ә үз-үзеңне табу һәм күңел түрендәге кичерешләрнең челтерәп аккан чишме суыдай уз юлын табып ага башлавына ирешү җиңел түгел, моңарга бары тик иҗади газаплар һәм үз-үзеңнө шәхес буларак раслау аша гына ирешергә мөмкин. Шуңа күрә дә беренче җыентыкларын чыгаручы авторга ярдәм кулы сузу гына аз, аңарга таләпләр куя белергә дә кирәк. Кичәге көн критерийларыннан чыгып кына да түгел, ә киләчәкне күздә тотып. Без исә, кагыйдә буларак, әле моны һәр очракта да искә алып җиткермибез. Беренче китаплары зур канәгатьлек һәм мактауларга юлыккан яшьләрнең тора-бара әдәби процесстан тыныч кына төшеп кала барулары шуның нәтиҗәсе түгелмени?! 1981 ел башларында Хәсән ага Туфан әйткән сүзләр хәтергә уелып калган. •...Шигъриятебезгә Нурия Измайлова һәм Ямаш Игәнәй кебек яшьләр килүенә куанам. Шигырьне нечкә тоемлаучы, өметле шагыйрьләр... Аларны югалтмаска кирәк», һәм менә бүген, Н. Измайлованың «Яратам», Я. Игәнәйнең «Сәфәр чыгам» исемле китаплары хакында беренчеләрдән булып тәнкыйть сүзе әйтергә җыенганда X. Туфанның тирән бер дулкынлану һәм киләчәккә олы ышаныч белән әйтелгән һәр сүзе символик бер мәгънәгә ия булып колак төбендә яңгырап тора. «...Аларны югалтмаска кирәк». — Бу сүзләргә аның чыгышында аеруча тирән бер мәгънә салынган иде. Ә бит югалткалаган, мактап яисә кадерсезләп бозган чакларыбыз булмады түгел... Ямаш Игәнәй Чаллы якларында, Кама автомобиль гигантын тезүче һәм яңа ак кала салучылар арасында, шул гүзәл шәһәрдә яшәүче һәм шул заводларда эшләүче замандашлар арасында торып иҗат итә. һәм, табигый ки, аның шигырьләрендә дә Чаллы ритмы. Чаллы рухы киң чагылыш таба. Менә шушы якка таба Барам мии, барасы бар: Әнә шул офык ташыннан Бер кала саласы бар! Менә шушы якка таба Барам мин. барасы бар: Яшен чаткысын яшьлеккә Өлгегә аласы бар! Дорес, КамАЗ һәм Чаллы сүзләренең ил күләмендә эүр яңгырашка ия булуын X тоемлап, шулар белән кирәкле-кирәксезгә серәй салып, актуальлеккә омтылучы ша- i- гыйрь түгел Я Игенәй. Югарыда искә алынганча, «тыйнак һәм сабыр холыклы» аян тор. Ләкин шул ук вакытта ул шигырьләрендә якташларының олы максатлылыгын. шул максатларга ирешү юлында ныклы характерга ия булуларын түкми-чәчми җитме- рергә омтыла. Хезмәт темасы дип, юллар чатына чыгып яисә завод түбәләренә «*► к иеп уйлану, чаң кагу түгел бу Боларның барысын күреп һәм үз җилкәсендә татып ♦ караган шәхеснең бераз читкә китеп, табигатьнең тыныч бер почмагында бер ялгызы я калып хисләре белән уртаклашуы сыман Фәлсәфи лирикабызның матур традициялеш рен үзенчә баетып, дәвам итәргә омтыла Я. Игәнәй. Ләкин, фәлсәфә дигәннән, мои- да да нинди дә булса катлаулы, абстракт категорияләр, башваткыч проблемалар куэ- п гатып газапланмый, ә авыл кешесе, тормыш фәлсәфәсен теоретик әдәбияттан бигрәк, аның үзеннән ейрәнгән игенче агай кебегрәи турыдан яра. һәм, аерым очракларда. А ил агалары әйткәндәй гыйбрәтле, тирән мәгънәле юллар тудыра. Әйтик: Ф Җирне гол итем, дигәннәр әйләнә голгә. Җирне кол итем, дигәннәр әйләнә колгә... X Каядыр, кемнәндер ишеткән дә кебек, таныш та кебек тоелган шушы юлларда ® бүгенге чынбарлыкның тәрле яссылыкларына чыгарып фикер йертерлок. уйланырлык һем уйландырырлык мәгънә бар. Актуаль һәм сугышчан уй-максат салынган аның асылына. Авыл һәм шәһәрдә яшәүчеләр өчен, иген игүчеләр, урман үстерүчеләр, күп катлы заманча зур яңа йортлар салучылар очен котырынып коралланучы, континентларга һәм планетабызга үлем белән янаучылар очен дә бер дәрәҗәде гыйбрәтле булырлык шигъри юллар... һем шунда ук яшь шагыйрьнең фикри олгергонлоге белән мавыгып киткәндә, тукта, ә бу юллар аның очен очраклы гына түгелме соң дип. китапның яңа сәхифәләрен ачарга ашыгасың Кояш бит үзе дә гел мичтән Алынган ипигә охшаган... Табынның мәңгелек кояшы — Ипидер, мин шуңа ышанам. Бусы да каядыр, кемнәндер ишеткән. таныш сүзләр түгелме соң! «Икмәк табынның кояшы» дигән сүзләрне яшьли они һәм әбилерден ишетел үстек түгелме соң! Кунак очен ипн-тоз, якты йоэ булса — әйдә кояш чыгар, дип әйткәнне до ишеткән бар... Шагыйрь шул рәвешле безгә үз һәм таныш та булган җирлектә нигезли үз фәлсәфәсен һем моның-ышанычлы, кагыйдә буларак, озын гомерлеккә илтә торган җирлек булуын да танырга кирәк Халык тормышына, аның рухына, тел һәм күңел байлыкларына тартылу одәбият очен элек-электән характерлы күренеш. Шуңа күрә дә халык телендә булып та каядыр, кемдер тарафыннан әлегәчә теркәлмәгән фразеологик берәмлекләр, образ һәм сынландыруларга иҗатының түь- роннон урын биргән шагыйрьнең бу юнәлештәге тәҗрибәләрен хупларга кирәктер Иҗатында шушы юнәлешне кыйбла ител алу бер үк вакытта шагыйрьнең үэ-үэен табу. үз-уэен ачуына да уңай йогынты ясый. Замандашларының күңел кыллары тибрәнеше. холык иҗатына игътибарлы булган аеторның лирик кичерешләре бер дә уз мии-мине тирәсендә копшәк һәм буш фәлсәфә куертуга кайтып калмас Инде. Игәнәйнең мәгънәви җегәр һәм фәлсәфи гомумиләштерүгә йоэ тотуын хуп лау белән бергә, шул юнәлештәге кайбер мавыгу һәм каршылыкларына да күрсәтеп узу файдалы булыр. Әйтик, бер строфа: Гомеребезнең орбитасында. Күктәге ике >ңисем шикелле. Галәм киңлеген урап йөрибез — Без бу дөньяның ике бөрчеге... Буш юллар дип әйтеп булмый боларны, шул ук вакытта ялкыны кабынган, сүзләрнең хисләр һәм фикер белән бергә органик үрелүенә ирешелгән шигъри табыш дип тә әйтүе кыен. Гади генә фикер һәм хисне күктәге җисемнәргә, башка орбиталарга күчереп тасвирлауга, маташтыруга караганда, үз сүзләрең белән гади генә, ихлас кына әйтеп бирүгә ни җиткән бит, югыйсә. Шигъри башваткыч һәм ребуслар кору Я. Игәнәй шөгыле түгел, ул эш белән мавыгучылар болай да җитәрлек. Халыкчан һәм гади генә фикер йөртүгә ни җитә!. Сүз уңае чыккан икән, тагы бер нәрсә хакында соңга калмый искәртү урынлы булыр кебек, һәм бу хактагы сүзне уңышлы гына бер мисалдан башлап җибәрергә мөмкин. Тармаклары күккә баткан иңеп. Җирне йомарлаган тамырлары. Атлант кебек титан имәннәрнең Иңнәрендә тора бу Җир шары. ...Көчлеләрнең иңендә — Җир шары. Көчсезләр бит аны таптый бары... Белмим, кемгә ничек, миңа калса, шушы шигыре өчен генә дә Игәнәйне шагьгйро итеп танырга мөмкин булыр иде. Масштаблы, өлгергән һәм җитди фәлсәфәле шигырь Уйландыра һәм гыйбрәт алырга чакыра. Күз алдына килеп баскан образ да табигый һәм шагыйранә. Шулай икән, «башка ни кирәк тагы?« дияргә дә мөмкин. Бу шигырьгә инде поэзиябездә ишетелгән, очраштырган образлар нигез итеп алынган, кызганычка каршы. Шигырь Я. Игәнәйкене, ә аһәңе Р. Харис әсәрләреннән килә. Биредә сүз авторның вакыт-вакыт шигъриятебез өчен таныш мотивларга ияреп, иҗаттагы мөстәкыйльлегенә хыянәт итеп кую очраклары хакында бара, һәм моңарга мисаллар «Сәфәр чыгам» җыентыгында сирәк булса да очрый тора: «Күңел күгемдә болытлар...» Дәрдмәндне хәтерләтеп торса, «Ай күктә ялгыз гына...» — X. Туфан, «Кояш монологы» һәм «Чакматаш монологы» — Р. Фәйзуллин, «Кимерә яшь тай, кимерә...» Г. Рәхим шигырьләренә ияреп язылгандай тәэоир калдыралар. Шагыйрьнең әлеге кимчелекләре хакында турыдан ярып әйтү урынсыз булмас, чөнки аның мөстәкыйль шигъри фикерләүгә, күңелләрне җилкендерерлек кичерешләрне шигырь юлларына салырга сәләтле булуына тирән ышаныч бар. Бигрәк тә аерым күренешләрне, халәтне тасвирлауда, этюдлар тудыруда Я. Игәнәй. туры мәгънәсендә, сүзләр белән оста рәссамдай эш итә. Зәңгәр күктә бер самолет Сызып үтте көмеш эзләр. — Ярга басып шул эзләргә Ак сөлгеләр элә чибәр... Сокландыргыч матур һәм киң манзара пәйда була күз алдында, әле яңа чайкап эленгән сөлгеләрдәй чиста һәм саф картина. Шунда ук яшь чибәрнең күңеле пакьлеге һәм самолеттан сызылып калган юллар белән билгесез ераклыкка, серле ераклыкка китеп югалган хыял һәм өмет күзалланып өлгерә, һәрхәлдә—бай образ, һәм мондый табышлар беренче китап авторында сэнаулы гына түгелләр. Шигырьдән- шигырьгә яңа романтик сурәтләр тудырып, тормышны тагы да җанлырак һәм .тагы да гүзәлрәк итеп тоемларга, күрергә ярдәм иткән шагыйрьнең иҗат уңышларына сокланмый һәм куанмый мөмкин түгел. (examax NWXHM exdeH — inmneex tfcaou exaA e —etfwamax wMtftc иаэхд H9d«MwedNh HnHxdoM wexAi :U»VIHW< снах exdaxwe UMtf —'«det А мах — exdesH" luabAx te *хесихим 'му lawxoi iweiNN — laixAi |axxAi — laMMdtumnaax tftaou «иик uadajax uexuog wnuAq edeg etfxmxex ixAuAg «и анәхаиеэ Aue adahAx «Hiadeuuot ndnxMm eisoi зеин и weq икьеь-и«иА1 inxmixuixiwo-ueisx 'иА нах -Heuadag at/наиаМАх u»Hedwi4jem xMiuewod иинтх VHixdeumeVHewec ’охичнеУ сАэ ei -xadhO Ag ewwg енеиие ехс1чэх|ЯС1Чх xAVwAm — ewaVweuxMg uadax енәсА-сА xdHRjom Aedos ixi/Hixdx JWOJ awuaxAi ouaxtr maxi exdixue и1чиьеиох i«H«4HaV naiag douxdxixjem "Ho> awMwevxMh 'nwuRwiMPdei HinxeWx Уичне Ag Q |еиәх acA xxi ixdeg woq 'acA uA iVdeue — ewixxA nadi4xHm ₽н1чх мзиех HaHedM>4xem иеиад xauxedHi иехиАд sex еи)чх ajdauci4x-Hi4iax ‘вшчы xedni чмех etfdeWe deuxedxwins Ag nexdox utxuAg idem наха dauxdHtxjem 'наха ииссоц ednixxem зеихи waq caadoxxc mini weueVoj uA ’xauc eV нем -Hixdog /Моз ехн uauafe аииаНАх иеиад ixdeuxn тзиех adeundixjxm еаоииемси H doixe$ әихиитеце exAdae eVAmedwo иеиад чхехиез аххам ходах xawd -чхит — Ад *Н1Чзи1ЧмА махи сА 'utxxedg Личз» -хмииеце чхмех HIXHOW eV еххедезеием exdeuxma deuuwVe нехиад euAg иехиеиех enind _i -еихеХми сд xedMx exdaxwe xedgexuA audeuaeg ’andeutAs 'exdauag ewvx иихец auax -иид aVH зетiag иатәиих eV Аеииөз eVninxei dauxauaxwMx evdeue 'зетиАд sadeV OIMV $ uaxAx xednx indeumeg еАэ -хитах exdnVx eV сад edAx еЧАт ио, аиехиахати Hawdeu x -degex MIXVHP exaug aV« de си нехтЛд иеин|чх1яихет 'и1чиат1Я еиахэииехтади exdeu Е -exedeV HVHHH euue ixxex weq «adese чхехнеэ ишь eV adeundixjum xinudeg» ‘«иеихаи !3 -1иХ<» '«чио eV eVeMedeV Ag Voneagadeunmti нехиих ехиеУиет иәехөн *uA 'еэиЛд Aed -ад иеххмчх им я A exmaeed auxeucc nindeumeg с Аз nmAfp еиахие wened eV en<43i4deg ф tiandeunma indeuog ихиох 'eVnindeumeg сАэ и/ aVx хәдәх иехиох uaedaxox eV adeucAs «ndninxem» weq *1иеи₽|» хәдәх avx deHHejdegwM ueumeg eV esdew wewixs mtxda dag edAx еиәсА екнәАд Aexxew xedxian awdeu^dMiajem чти 'ениммие ехиеэи eV и1ЧяетиАд dAc xA йене иеии|чхи weuAx Н(чинеУиет — deuxeadAeu "deundninxem auxanadAx — mdeudoi -ее Hi4Hdeuy Ad*g гчтед еАэ eVMRdAx ndMinxam елчнАхЛ — ид UVM edeg uadax exxeVex maxadAx dag eVnixsexMixedu Ade ич ь наэм^аз ««чдехих abwadag UaH4dHi4xem ят#» SH r W •« X’ 01 Н. Измайлова шигырьләрендә әледөн-әле. әнә шул рәвешле, кичерешләргә чумган, ашкынган, сагышланган, вакыты белән шул хисләреннән чыгу юлын узе дә ачык кына тоемлый алмаган образ белән очрашырга туры килә, һәм ул образ кичерешләрнең табигыйлеге, үзебезгә дә якынлыгы .белән күңелне тарта. Күз алдына үзенә һич битараф калдырмаслык җанлы картина килеп баса һәм ул берөзлексез уйландыра. борчый. Бу дөньяда кем генә аерылмаган да, кем генә сагышланмаган, кем генә эзләмәгән икән. Шулай булган, шулай булачак та — тормышның үз кагыйдәләре, үз законнары шул. Йөрәк сызлап алган чаклар кемдә генә булмый икән... Шагыйрә, бер карашка, интим хисләре белән генә уртаклаша сыман, ә шул хисләр башка күңелләрдә. йөрәкләрдә аваздашлык таба, ишен эзли... Йөрәктән чыккан гына йөрәкләргә барып җитә дигәннәре, шул буладыр күр&мсең?! «Дөнья нигә киң икән?!» шигырендә, чынлап уйлый торсаң, нинди дә булса конкрет проблема куелмый, һәм аны хәл итү. чишү юллары, рецепты да күрсәтелми. «Авылда соңгы кич», «Адашкан» кебек күп кенә башка әсәрләрдә дә шулай ук. Ә кеше һәм аның күңеленең аерым бер мизгелдәге халәте рухиясе каршылыклары чагыла. Драматик ситуацияне хәтерләткән мизгел. Мондый чакта кеше һәм аның хисләре алдаша алмый, дөресрәге, аның бу хакта уйланырга вакыты да булмый. Нәтиҗәдә, чын мәгънәсендәге ихласлык, самимилек һәм эчкерсезлек белән аерылып торган шигъри хисләр туа. Сиңа да, миңа да, аңарга да чит булмаган үз хисләр... Шулай кайта-кайта шагыйрә иҗатының бары бер үзенчәлеге хакында сөйләшүнең ихтыяҗы зур идеме? Әйе! Чөнки Н. Измайлова әлеге үзенчәлектән башлана һәм аңардан башка гына, белмим, аны күз алдына китерү мөмкинме икән? Хәер, бу — аерым үзенчәлек кенә түгел, шагыйрьнең иҗат йөзен дә билгеләүче төп сыйфат булса кирәк. Шагыйрәнең уңышлы дип саналган кайсы гына шигыренә тукталма, ул иң элек әлеге эчкерсезлеге белән җәлеп итәр. Ә инде шуңарга хыянәт иттеме, шундук аның әсәрләренә ясалмалылык һәм буталчык хис, фикерләрнең килеп керүен кет тә тор. Мисал өчен, «Тормыш» һәм «Ах, аңлый алсам...» дип исемләнгән шигырьләрне искә алырга мөмкин. Бәхеткә каршы, шагыйрәнең беренче җыентыгында болары са- наулы гына, юк диярлек. Бай традицияле поэзиябезгә шул рәвешле яңа, үзенчәлекле авторлар килә тора һәм аның киләчәгенә дә ышаныч һәм өмет белән карарга нигез бирәләр. Бер үк вакытта бу процессның үзенә генә 'хас каршылыклары, уйлануны сорый торган четрек- ле яклары да бар икән. Гаҗәп түгел, яңарыш һәм үсеш проблемаларсыз гына булмас. Үткәндәге тәҗрибәләр киләчәккә гыйбрәт бирә. Язлар бит әле дәвам итә, язлар тагын килер...