Логотип Казан Утлары
Публицистика

УЛ ТОРМЫШКА ГАШЫЙК ИДЕ

Композитор Мансур Моэаффаров иҗаты профессиональ музыкабыз тарихында иң якты сәхифәләрнең берсе булып тора Аның дөньяга кара- ■ шы 1905—1907 еллардагы революцион азатлык хәрәкәте тәэсирендә формалаша башлый Үз чорының күренекле шагыйрәсе Маһруй Мозаффария улы буларак, Мансур кече яшьтән үк татар әдәбияты һәм сәнгатенең күренекле вәкилләре даирәсенә керә Бөек Октябрь революциясе казанышларын исә аңа хәтта кулына винтовка алып якларга туры килә Революция тәмам җиңгәннән соң ул үзенең бетен гомерен иҗади эзләнүләргә. Татарстанның яшь музыкантларын тәрбияләүгә багышлый Мансур Моэаффароа үз иҗатын татар музыка сәнгатенең партиячел һәм халыкчан, интернациональ һем демократик, тормышчан һәм кешелеклелек рухында үсүе нә булышлык итүгә юнәлтте Моның ечен ул рус классик сәнгате үрнәкләрен өйрәнү кирәклеген тиреннән аңлый иде Композитор гаять катлаулы, җитди һәм әһәмиятле темаларны күгәрә Ул татар халкының үткәндәге авыр тормышы турында да («Галиябану». «Зөлхәбирә» опералары), социалистик революция дулкыннары күтәргән вакыйгалар турында да («Мулланур Вахитов истәлегенә» исемле симфоник поэма), бүгенге матур тормыш турында да (күпсанлы җырлар һәм кантаталар) уйлана, нәтиҗәле иҗат итә Аның әсәрләрендә тарихи мәсьәләләр дә. көнкүрешнең гади генә күренешләре до сурәтләнә Музыканың яңгырашы исә куелган бурычка карата үзгәреп тора ифрат тантаналы яки йомшак, җитди яки бик нәзакәтле кырыс яки шаян Әмма, яңгырашы нинди генә булуга карамастан, Моэаффароа иҗат иткән - эсер һәрчак тирән мәгънәле. уйландыручан һәм зур максатлы булып калды М. Моэаффаровның баи мирасы жанрларның күплеге ягыннан да аерылып тора Автор күп кенә жанрларга безнең композиторлар арасында беренче башлап мөрәҗәгать итә Аның симфоник поэмалар елкәсендәгә хезмәтләре аеруча игътибарны тарта Культурабыз тарихында якты йолдыз булып балкучы шагыйрь Габдулла Тукай образына мөрәҗәгать итеп, аны музыкаль образда тасвирлап, композитор зур уңышка иреште Алга куелган максатының ачыклыгы авторга дөрес интонацион образ тудырырга мөмкинлек биргән «Мулланур Вахитов истәлегенә» дип исемләнгән икенче симфоник поэмасында да М Мозаффаров халыкның киң катламнары өчен яхшы таныш булган, дулкынландыргыч тарихи вакыйгаларны гөп материал итеп апа Шушындый 3vp күләмле һәм киң масштаблы әсәрләрендә ул үзен профессионал, яктан оста, милли хисләрне тирәннән аңлаучан талант иясе итеп танытты Бу күркәм сыйфат, ягъни милли яңгыраш белән дөнья музыкасындагы прогрессив алымнарның табигый үрелеше композитор иҗатында әсәрдән әсәргә көчәя килде Мансур Мо- заффароа — татар музыкасында лирик-драматик рухта язылган программ-симфоний поэмаларның беренче үрнәген биргән композитор Ул милли симфонияләрне дә беренче башлап язды Дөрес бу өлкәдә М Мозаффарле әллә ни мавыгып эшләмәде, әмма аның бу юлга беренче >э салуы симфония жанрында А Ключарев А Валиуллин. А Монасыйпов кебек композиторлар а җиң сызганып эшләргә ярдәм итте, маяк ролен уйнады Моэаффаровның скрипка өчен язган әсәрләре дә татар музыкасында яңалым иде Аның бу жанрда биргән үрнәк әсәрләре тыңлаучыны әсир итәрлек моңы тирән әһәңлипеге ятыннан хәйран «алдыра К Мансур Мозаффаровның җырларын, романсларын тыңлап кем генә сокланмаган’! Әле 30 елларда ук ул, А. С. Пушкинның «Җырлама син, иркем, минем алда» исемле шигыренә (Ә. Ерикәй тәрҗемәсе) уңышлы романс язып, Рестәм Яхин иҗатына ышанычлы җирлек әзерләде, дип әйтергә мөмкин Мозаффаров иҗатында җыр белән романс сыйфатларының синтетик берләшүен һәм шуның нәтиҗәсендә уйландыргыч җырлар тууын күзәтергә була. Гражданлык лирикасы бөркелеп торган «Менәргә иде Урал тауларына» (Г. Зәйнашева сүзләре) җырын гына алыйк. Мондагы милли моң яңгырашы Һәм тирән фәлсәфи фикер шулкадәр табигый бәйләнгән ки, музыкадагы бу бердәмлекне бары тик авторның зур талант иясе булуы белән генә аңлата аласың Мансур Мозаффаров опера жанрында эшләгәндә тыңлаучыларга яхшы таныш һәм алар тарафыннан яратып кабул ителә торган халыкчан сюжетларны сайлый, Эчтәлекне ачуда ул иң популяр халык җырларына таяна. Композиторның беренче операсыннан саналган «Галиябану» моңа ачык мисал була ала. «Зөлхәбирә» исемле икенче операсын язганда исә Мозаффаров фольклордан турыдан-туры файдаланмый, халык җырларының аерым бизәкләрен генә «чүпли» һәм оригиналь музыка иҗат итә. Операның сюжеты өчен дә беренче очрактагы кебек халык җыры эчтәлеге түгел, ә күпләргә яхшы таныш булган бәет сайлап алына. Опера белән халык бәетенең музыкаль-п.оэтик бәйләнешен булдыру Мозаффаров иҗатының ифрат кызыклы бер үзенчәлеген тәшкил итә. Гомумән, Мансур Мозаффаровның опера өлкәсендәге эшчәнлеге татар операсының үз сыйфатын, үзенә генә хас якларын тудырырга ярдәм итте. Ә сәнгатебездә көнкүрешне сурәтләүчән лирик операның барлыкка килүе исә турыдан-туры М Мозаффаров исеменә бәйле. Профессиональ осталыкка, идея-эстетик яктан өлгергәнлеккә ирешүдә композиторга туган халкының фольклорын җентекләп өйрәнү нык ярдәм иткән. Аның иҗатына һәрчак халык җырлары тәэсирен тоеп тору, әсәрләренә милли аһәңне иңдерергә омтылу хас. Бу олы иҗатның юл башында ук халык музыкасына гашыйклык аны аңларга, өйрәнергә һәм сакларга омтылыш сизелә М. Мозаффаров тарафыннан эшкәртелгән йөзләрчә җырлар композиторның халык җырларына никадәр сокланганлыгына. аннан күпме өйрәнгәнлегенә дәлил була ала. Халык җырларын эшкәртүгә ул зур әһәмият бирә һәм иҗатның бу төренә дә мөстәкыйль хезмәт итеп карый иде Аның бу өлкәдәге эзләнүләре матур нәтиҗәләр бирде. Татар халык җырларын җыю эшкәртү аның үз стилен халыкчан, демократик, аңлаешлы итте М Мозаффаровның профессиональ музыкабыз үсешендәге ролен төгәлрәк күрсәтү өчен, мөгаен, аның белән бергә иҗат иткән башка композиторлар иҗатын да күздән кичерергә кирәктер. Бу җәһәттән иң алда аның якын дусты һәм хезмәттәше Салих Сәйдәшев тора. Композиторлар Нәҗип Җиһанов, Фәрит Яруллин, За- һит Хәбибуллин. Җәүдәт Фәйзи белән бергә Мансур Мозаффаров Татарстан музыка сәнгатен үстерүдә армый-талмый иҗат итә. Компоэиторларыбызның яңа буыны да М Мозаффаров үрнәгеннән киң файдалана Әсәрләрендәге музыкаль фикернең талгынлыгы, көй үсешендәге табигыйлек. лирик образның гаҗәеп якты булуы күп композиторларны сокландыра Бүген уңышлы иҗат итүче А Монасыйпоө, Р Еникеев лирикасының беренче этәргече Мозаффаров тудырган лирик образлар икәнен чамалау һич тә кыен түгел Әлбәттә яшь авторлар бу башлангычны яңача үстерәләр, яңа төсмерләргә баеталар һәм үз стильләрен барлыкка китерәләр. Җыр жанрында индивидуаль башлангычның көчәеп китүендә дә. һичшиксез, Мансур Мозаффаров иҗатының роле зур. Р Еникеев А Монасыйпов. И Якубов, Р Яхин әсәрләре бу фикерне ышандырырлык дәлилли Халык җырларын сәнгатьчә эшкәртүдә М. Яруллин, Р Белялов игътибарны җәлеп итә Р Белялов, мәсәлән. М Мозаффаров кебек үк. халык көйләреннән иҗади файдаланып күл кенә инструменталь әсәрләр дә язды. Ф. Әхмәтовның һәм А Мона- сыйповның Ф Яруллинга, М. Җәлилгә багышланган симфоник поэмаларын тыңлаганда да, ихтыярсыздан, хәтергә М. Мозаффаровның хезмәтләре килә. Р. Еиикеев- ның X Ямашеа истәлегенә багышлап язган сонатасы исә Мозаффаровның лирих- драматик симфонизмын иска төшерә Ә аның опера жанрындагы эшчәнлеге композиторларыбыз X. Валиуллин, Р Гобәйдуллин, Б. Малеко» иҗатларында дәвам итә Кыскасы, музыкабызда композитор Мансур Моэаффаров башлап җибәргән һәм якты үрнәк итеп калдырган традицияләр тулылана, үсә. ныгый бара. КЛАРА ТАҖИЕ В А. музыка белгече Түбәндә Татарстан әдәбияты һәм сәнгате эшлеклеләреиең композитор Мансур Мозаффарое турындагы истәлекләреннән әзекләр тәкъдим ителә. Мин әтиемне белмим Ата назы, ата тәрбиясе ничек була торгандыр — миңа мәгълүм түгел. Әмма Казаннан еракта гастрольләрдә йөргәндә Мансур ага Мозаф- фаровның вафат булу хәбәрен ишеткәч, күңелдә туган ятимлек хисе, җанны тетрәткеч югалту тойгысы — болар барысы да атаны югалту да шулайрак була торгандыр инде, дигән уйлар тудырды Ни өчен шулай соң? Моның, әлбәттә, сәбәпләре бар Тел ачылганда ук Мансур аганың җырлары белән ачылу, балалык һем үсмер елларда аның җырларын җырлап үсү, музыка училищесына Моэаффаров җырын җырлап керү, консерваториядә инде ул үзе укытучы һәм иптәш, иҗатташ һәм сердәш булу, аннан соңгы елларда да бергәләп киңәшеп эшләү һәм. ниһаять, аның җырларын бар булган гомереңә юлдаш итеп алу — күрәсең, бу шәхеснең күңелгә никадәр якын һәм мокатдәс булуына сәбәпләр аз түгел 1954 елның ахырына таба училищеда кышкы зачетлар, имтиханнар башланды Имтихан комиссиясенең председателе М. Моэаффаров иде. Ул сирәк чәчле, уйчан моңсу йөзле, уртачадан тәбәнәгрәк тулы гәүдәле, салмак хәрәкәтле кеше иде. бераз аксабрак йөри. Бер күрүдә үк кеше турында ниндидер фикер туа бит М Моэаффаров хакында иң беренче туган тәэсир шул булды бу кеше бер вакытта да берәүгә дә яманлык кыла алмый торгандыр Шуннан соң байтак еллар танышлык чорында моның шулай икәненә һәр көн. һәр адымда ышана барырга туры килде М Моэаффаров җырларны искиткеч тиз яза иде Аннан соң иҗат кешесенә гаять кирәкле булган гүзәл сыйфатка ия иде ул: дусларының киңәшенә бик игътибарлы. колак салучан, башкаручының теләген искә алырга һәрвакыт әзер Бу уңайдан Ә Ерикәй сүзләренә «Хәерле иргә» җырының язылуын искә төшереп үтәсе киле Бер көнне Мансур ага консерватория коридорында мине туктатып, яңа җыр язып алып килгәнлеген әйтте Гадәтенчә, кесәсеннән бөгәрләнгән нота кәгазен чыгарып, шунда, коридорда ук әкрен генә җырлап та бирде Бу вакытта инде Мансур ага белен шактый кыю сөйләше башлаган идем. Күземне де йоммыйча фикеремне ейтеп салдым Беренчедән, бу текстка вальс характерындагы кей ишетәсе килә Икенчедән, көйнең беренче фразасы белән дәвамы арасында бәйләнеш юк кебек, ене шул беренче фраза логик рәвештә үссен иде Мансур абый берсүэсеэ кәгазьне кире йомарлап тыкты да «Ярый, иртәге яңадан язып алып килермен»,— дип китеп барды Икенче кенне, чыннан да, җырның яңа вариантын алып килде. Бу юлы инде көйнең кушымтасы вальс характерында иде Тагын утырып киңәштек, тагын тезәт- мөлер кирәк дип таптык, нота кәгазе тагын бөкләнеп кесәгә салынды. Кыскасы җыр тәмам әзер булганчы әнә шулай өр-яңадан язулар, үзгәртүләр күп мертебә кабатланды. Соңгы вариантын тыңлаганда язучы Риза ага Ишморат та бар иде Ул гаҗәпләнеп. кулларын җеел болай диде. «Бәрәкалла, мондый кейлер де язып була мени? Мин инде бөтен көйләре де язылып беткәндер, башка язып булмыйдыр дип уйлаган идем» Әйе. әйбәт көй туды. Темасы ягыннан кирекле. музыкаль яктан бик оригиналь һем матур җыр иҗат ителде ИЛҺАМ ШАКИРОВ. РСФСРның атказанган артисты Мансур Мозаффаровны мин бик кечкенә бала вакытыннан ук белә идем. Мансурның атасы Хуҗәхмәт мулла һәм анасы Маһруй апаны минем әти бик яхшы белгән булса кирәк. Маһруй апа әле шул чорда ук хөр фикерле, алдынгы карашлы кеше булган. Бик ирто хәреф тануым аркасында 5—6 яшьтән үк әтием мине әнә шул апага укытырга илтеп тапшырган. Әле дә хәтеремдә: мәктәп Маһруй апаның уз йортында иде. Дәрестән соң әти килеп алганчы мин мәктәп бүлмәсендә утырып тора идем. Ул вакытта Мансур шул минем яшьтәрәк бик шаян малай иде. Дәресләр беткәнне белсә ул минем янга килеп керә иде. Артык шуклыгы белән кайчак мине рәнҗетә, хәтта елата иде. Бу хәлне ишетеп Маһруй апа керер иде һәм мине үз бүлмәсенә алып чыгып прәннек, конфетлар белән сыйлый иде. Шул вакытлардан алып алар гаиләсен шактый якыннан белеп калдым... Мансурның беренче әсәрләрен — «Җиләк җыйганда», «Яшь егетләр, яшь кызлар» һәм ул эшкәрткән татар халык көйләрен җырларга туры килде. Моэаффаровның әсәрләрен мин һәрвакыт бик яратып башкара идем. Аның иҗатында ниндидер үзенчәлек, яңалык бар. Ул башкалардан аерылып тора торган интонацияләр таба белә Бер сүз белән әйткәндә, мин М. Мозаффаровны музыка сәнгатендә үзенә генә хас иҗади тел, аерым бер яңа аһәң тапкан, шуның белән безнең татар музыка сәнгатен бизәгән композитор дип саныйм.... Мозаффаров татар көйләрен һәм җырларын Мәскәүдә граммофон тәлинкәЛә- ренә язу эшен оештырды. Бик катлаулы һәм зур эш булса да, композитор аны бик матур башкарып чыкты. Ул вакытта бик күп татар көйләре һәм җырчылары пластинка аша бөтен илгә танылып өлгерде. Язма өчен җырчыларны һәм көйләрне сайлаганда һәм язмага хәзерлек вакытында Мозаффаров зур җаваплылык күрсәтте, күп хезмәт куйды. Әлеге язмалар тарихка бер хәзинә булып калдылар. МӘРЬЯМ РАХМАНКУЛОВА, РСФСРның халык артисткасы. Бергәләп иҗат иткән соңгы җырларыбызның берсе «Мин тормышка гашыйк» булды. Мансур абый, чынлап та, тормышка гашыйк кеше иде. Гомеренең соңгы елларында аның сәламәтлеге шактый какшады. Хәл алып, ныгып китү теләге белән ул көн саен диярлек Идел буйлап саф һава сулап кайта. Без ул елларда Иделдән ерак тормый идек, юл уңае туры килгәндә Мансур абый безгә дә керә. Бер көнне шагыйрь Мостафа Ногман белән икәү килеп керделәр Кояшта янган, ничектер күңеле бик күтәренке... Чәй янында күңелле генә сөйләшеп утырдык, шунда Мансур абый, Идел буйларының матурлыгы, тормышның, яшәүнең, гомернең кадерле булуы турында җыр язасы иде, дип куйды. Мин аның бу сүзләрен күңелемә беркетеп, уйланып йөри башладым, һәм, ниһаять, мондый юллар табылды: Озак яшәрмен дип тибә йөрәк. Ашкына күңелем һәр эшкә... «Бу фикер миңа ошый, языл бетер, тиз язып бетер, шушындый язгы матур көннәрдә музыка язасы килә, кулда сүзләре булса, тиз генә эшләр идем»,— диде Мансур абый. Мин берничә көннән сүзләрне язып бетереп Мансур абыйга китердем. Ул шул көнне үк кич белән миңа шалтыратты: «Җырны яздым, ничек булгандыр, иртәгә килеп тыңла»,— диде. ■ Икенче көнне йөгерә-йөгерә Мансур абыйларга киттем. Пианино янында утыра, тирә-ягы ноталар, китаплар белән тулган. Үзе уйнап, әлеге яңа җырны җырлап күрсәтте. Дөресен әйтим, «Мин тормышка гашыйк» дигән бу җырыбыз миңа башта бер до ошамады. Музыкасы ничектер ярлы кебек, моңы юк кебек тоелды. Мансур абыйның зәгыйфь кенә тавышы белән җырлап күрсәтүе дә матур тәэсир калдырмады бугай. Ошамады дип әйтеп булмый, шундый олы, хөрмәтле кеше язган музыкага каршы сүз әйтергә кыймадым. Рәхмәт әйтеп кайтып киттем. Бераз вакыттан соң ул җырны җырчы X. Гыйниятова башкаруында радио аша ишеттем һәм гаҗәпкә калдым; шундый матур, бай музыка, шундый тирән мәгънәле музыка агыла! Миңа оят булып китте Ничек ул музыканы ошатмыйча кайтып киттем икән дип үз-үземне тиргим. Илһам Шакироека бу турыда сәйләгән идем, ул: «Мансур абыйның бер дә тавышы юк шул. җырлый алмый. Шул җырлый алмаган килеш җырлап күрсәтә дә үз әсәрләрен аңлата алмый»,— диде ГӨЛШАТ ЗӘЙНАШЕВА. Мансур абый дигәч, уйлар бик еракка алып китә Ул бик яхшы кеше иде. Шул кадәрле йомшак, киң күңелле, һәркемгә рәхимле кулын сузып, һәркемгә ярдәм итә торган кфие иде ул. Композитор буларак Мансур абый берәүне дә кабатламый мелодик яктан да. гармониясе белән дә Соңгы елларны аның белән бергә бер йортта торырга туры килде. Ял итәргә чыкканда ул: «Нәрсә эшлисең. Заһид, ничегрәк бара эшең?» — дип хәлгә керә, кайгырта иде Мансур абый һәрвакыт үзенең яхшы киңәше белән иҗатыма ярдәм итте ЗАҺИД ХЭБИБУЛЛИН. композитор, ТАССРиың халык артистк! Мансур Мозаффарое музыка сәнгатен изге сихри, бер кеч итеп таный иде. Моны мин үз күзәтүләремнән чыгып әйтем «Галиябану» операсының режиссеры буларак, миңа композиторны шактый якыннан белергә, аның ничек иҗат итүен ейренерге туры килде Операны сәхнәләштерү чорында Мансур Мозаффарое. мәктәп укучыларыныкы- дай беркатлылык белән, театр сәнгатен аның кануннарын аңларга, аның серләренә тешенерге тырышып йерде Театрны аз белүен бездән һич яшерми иде ул «Галиябанунга әзерлек барган кеннөрдә спектакльгә кагылышлы һер нәрсәгә ул бик игътибарлы булды. Репетицияләр вакытында мин аның я сабый балаларча сәенүен, я юк кына уңышсыэлыкка да тирәннән борчылуын, я җитди киңәшләр бирүен ишетеп гаҗәпләнә идем Операда аны. әлбәттә, героиня образы барыннан да ныграк кызыксындырды Саф образ иДе ул. шагыйранә образ, күкләргә ашардай романтик канатлы образ! Миң тоеп тордым; Галиябану образы композиторны гомеренең соңгы кеннәренә кадәр дәртләндереп рухландырып торды Ул үзенең бу операсына кат-кат кайтты, аның берничә вариантын эшләде Мансур Мозаффаров зур күләмле икенче әсәрен дә татар кызының революциягә кадәр кичергән аянычлы язмышына багышлады Беек Ватан сугышы башлангач та, ул Әхмәт Фәйзи либреттосы буенча «Зелхәбирә» операсын язарга тотынды. Либретто турында фикер алышканда, аның әле елгереп җитмәгенлеген. аңа багышлап зур күлемле музыкаль әсәр язарга әле иртәрәк икәнен әйттеләр Шул чагында Мансур Мозаффароаның ни дәрәҗәдә кайгырып йергәнен күрсәгез иде! Бу борчы луны аңларга бик мәмкин ченки композиторны либреттода суретләигән кызның картада огтырылган булуы тирәннән дулкынландырып елгергән иде инде «Зелхе- бире» композиторның «Галиябану» операсын язганда ачыла башлаган фикерләрен йомгаклау эчен дә бик кирәк булгандыр, ихтимал ШИРИЯЗДАН САРЫМСАКОВ. РСФСРның атказанган сәнгать эшлеклесе Соңга калып таныштык, гомеренең ахырында гына, бары ике гене җыр иҗат ител калдык Шул ике җыр ечен де аңа чиксез рәхмет шул ике җыр белен дә үземне бәхетле саныйм Шагыйрьнең гомер буе күңелендә йерткән үзенә бик кадерле хисләре була, алар туып үскен җирең-туфрагың белән бәйле хислер Күңелне алар һәрвакыт җирсетеп тора, бигрәк тә туган якта, бигрәк тә июнь печәннәре җиткән вакытларда ул хисләр җирси, болын чәчәкләре естеннән йөгергән дулкыннар әз генә кагылу белән күңел ташый... Сине туктаусыз газаплаган, интектергән хисләр Аларга шул кырлар кирәк, шул болыннар кирәк. Алар бары тик кешесе туры килмәгәнгә күрә генә җыр-көй булып яңгырамый торалар, кешесен эзлиләр.. Мәңгелек җир, мәңгелек дулкыннар, мәңгелек сагыш. Минем шундый җырларның берсе — «Башка берни дә кирәкми» Ул хисләргә юлны Мансур ага Мозаффаров ачты. Ансат кына тумады ул җыр. Җырның үз сукмаклары, үз борылмалары бар Гади борылмалар түгел, тормышның, тарихның кискен чатын искә төшергән драматик борылмалар Җырдагы хисләрнең зурлыгын шуның белән генә аңлатып буладыр Халык күңеленнән китми торган, төшми торган җырларны халыкның «Кара урман»- нары, тарихы, язмышы, җире-туфрагы тудыра торгандыр, җыр — зур хисләрнең җимеше. Борылмалар.... Туып-үскән шушы җирнең ямен Алыштырмый икән һичнәрсәң. Башка берни дә кирәкми. Үзем чалкан печәннәрне Бер туйганчы иснәсәм... Шул бер юл: «Башка берни дә кирәкми»... Хисләрнең агышын, юк, әйтерсең узып барган гомереңнең агышын кинәт туктата Туктата, уйланырга мәҗбүр итә Җырның бөтен сихерле көче дә шул бер юлда. Мансур абыйның көе дә хисләрнең тәмам төйнәлеп җиткән шул төшендә, кадерле, газаплы, татлы хисләрнең нәкъ шул төшендо кискен борылыш ясый, аннан тагын туган җир болыннары буйлап салмак кына агыла башлый... Икенче җыр — «Кайда да йөрәктә» Кырлай, Тукай. Бу җырны да Мансур ага белән бергә язуыма шатланам Ул бала чакта Тукайны күрү бәхетенә ирешкән, мин Тукайның якташы һәм кулга каләм алган көннән башлап аның турында җыр тудырырга хыялланган кеше. Шулай туры килә бит. Мин Мансур Мозаффаров белән очраштым. Куанып бетә алмыйм. Мансур ага бала чакта, ун-унбер яшьлек вакытта Тукай белән очрашуыча бөтен гомере буена куанып яшәгәндер Очрашкан, һичшиксез, рухланып яшәгән Андый бәхет сирәк эләгә. Мин дә шат, Тукайга лаек икенче бер кешенең туры килүенә шат. Ун-унбер яшьлек Мансур «Болгар»да яшәгән Тукайга газеталар китерә, бөек шагыйрьнең: «Малай, мин бүген фәрештәләр белән сөйләштем».— дигән тылсымлы сүзләре әйтерсең, Мансурның кайчан да булса бер сәнгатькә хезмәт итәсен белеп әйтеләләр Иҗатта, сәнгатьтә изгелек кирәк, җанда, күңел түрендә шул саф. керсез изге хис ятарга тиеш. Ятса күңелдә чымырдап. Оеп изгелек. Табыла үзеннән-узе Кирәк сүз элек— Кем белә, бәлки ул «Туган тел» яки «Тәфтиләү», «Зиләйлүкпнең дөньяга килгән чагы булгандыр? Минем өчен ул гаҗәп кызык очрашу. Тормышта була бит шундый изге минутлар! Туры килә бит шулай. Мансур Мозаффаровның тора торган йорты нәкъ Тукай һәйкәле каршында, аның белән ул сөйләшеп яши, киңәшеп яши Язганнарын башта Тукайдан тыңлата, аның фатихасын ала, аннан — халыкка. Тукай белән башланып, Тукай белән очланган олы гомер, зур иҗат. СИБГАТ ХӘКИМ. РСФСРның М. Горький, ТАССРның Г. Тукай исемендәге Дәүләт премияләре лауреаты