ТУГРЫЛЫК
Шагыйрь авылда туа. шәһәрдә үлә...» Кайсыдыр бөек әдңпнен шушы у у хикмәтле сүзләре хәтергә сеңеп калган. Тагар шагыйрьләре дә әдәбиятка авылдан килә. Авыл — безнең сабый чагыбыз. «чишмә башы»быз. Чишмәләр исә зуррак елгага, зуррак дәрьяга юл тота Көннәрнең берендә дөньяның әллә кай төшендәге ерак диңгезгә барып җитә ул. куәтле дулкын булып яңа мохитта яши башлый Әмма табигатьнең тылсымлы көче аны. жи- тәкләп дигәндәй, кабат беренчел ноктасына — балчыклы, чирәмле ярларына кайтара Мәңгелек хәрәкәт, мәңгелек әйләнеш. Кешенең дә туган җиренә булган үлмәс мә- хәбб-ге. рухи бәйләнеше табигатьтәге шушы серле әйләнешкә охшаш түгелме соң?1 Шагыйрь Рәшит Гәрәй «Синдә калам»1 исемле китабының беренче битләрендә үк: Урамнарын сөям, паркларын, Бульварларын сөям каланың. Тик шулай да. авылым, җырларымда Мин синеке булып каламын, — дигән юллар белән әлеге охшашлыкның дөреслегенә ишарә ясый, киләчәктә туган туфрагына мең дә бер тапкыр әйләнеп кайтачагын белдерә Шәһәрне яманлау, анын мәгънәсен кечерәйтү хисабына авылны күкләргә чөеп мактый башласа, без авторның зирәклегенә шикләнеп карар идек. Юк. авыл белән шәһәрне кара-каршы куеп «сө- «ештермн» ул. тормышта һәрнәрсәнең үз матурлыгы, үз моны булуы турында, сагыРешит Гәрәй. Синдә калам Казан. Татарстан китап нәшрияты. 1981 ну-сагышларнын көче һәм тирәнлеге хакында сөйли. «Синдә калам» Шушы гап-гадн сүзгә табигать баласының туган җиренә, туган авылына булган олы мәхәббәте сынган да беткән Җыентыкның исемен билгеләүче ул сүзләрне шагыйрьнең тугрылык анты, шигъри вәгъдәсе рәвешендә кабул итәсең Утыз еллык иҗат Р Гәрәйнең бу китабы әнә шул вакытны колачлый. Шактый зур ара булганлыктан, андагы шигырьләр шагыйрь иҗатындагы биеклекләрне, табыш һәм югалтуларны ачыкларга, кайбер нәтиҗәләр ясарга мөмкинлек бирә. Мәгълүм ки. моннан ун-унбнш ел элек поэзиябезгә яңа бер агым килеп керде. Аның вәкилләре традицион алымнарны үзгәрттеләр. тормышка тирән үтеп кергән фән һәм техника яңалыгын рухи ихтыяҗлар, бүгенге көн яссылыгына куеп тикшерделәр Нәтиҗәдә форма, хис һәм фикер ягыннан үзенчәлекле әсәрләр мәйданга чыкты Омтылышлы, актив позицияле һәм фәлсәфи рухтагы бу шигырьләр шунда ук җәмәгатьчелекнең игътибарын җәлеп итте, кайнар бәхәсләр китереп чыгарды Ни хикмәттер. Р Гәрәйгә әлеге үзгәрешләр җиле ка гылмады Нәрсә бу үз-үзеңә. шигъри сук магыңа тугрылык, яхшы мәгънәсендәге үҗәтлекме, әллә инде чикләнгәнлекме? Икесе дә бардыр, ахры Ни генә булмасын Р Гәрәй «мөгез чыгарып» тормады, үзенчә генә итеп һаман үзенекен — авылны, анын гади кешеләрен җырлый бирде Туган җиреннән беркайчан да бизмн торган тургай Ш шикелле, кырларына һәм болыннарына «ябышып» ятты Җыентык дүрт бүлектән тора «Туып- үскән жнрләрем». «Яшьлегеммәхәббэтем». «Җырлы вагоннар». «Кояш чыгышларында» Дүрт бүлек, дүрт бәйләм Бу —тематик яктан гына бүленеш, асылда алар бер-берсен тулыландырып, бер үк хнсләрнен дәвамы булып киләләр Мина калса. «Туган-үскән жирем» дип аталган беренче бүлек — үзе нен колачы, шигъри нәфислеге, идея-эсте тик кыйммәте белән арада ик унышлысы. ин отышлысы Биредә шагыйрьнең харак теры. рухи яшәеше, мәсләге тулырак, тирәнрәк ачыла Нинди сон ул — шагыйрьнең туып-үскән җире? Бу сорауга жавапны шигырьләрнең үзләреннән, андагы конкрет хисләрдән, конкрет образлардан эзләргә кирәк Әй, сине сон ничек яратмыйсың! Күңелемә яшьлн кергән жир; Әткәм — кияү, әнкәй — килен булган. Үзем гашыйк тотып йөргән жир. Бу юлдарда буыннар бәйләнеше дә. тор мышный мәңгелек хәрәкәте дә аермачык ярылып ята Тумышы белән Минзәлә ягын нан булгдн шагыйрь халыкның «Барам әле Мннзәләгә» днгән жырын «кайтам» диеп үзгәртеп жырлый Чөнки «туган жиргә бармыйлар. ана кайталар гына» икән нч! Менә шундый нәнн генә поэтик ачышлар туган илне яратуның зурлыгын, анын бнк тә кадерле хис булуын аңлатып бирәләр Авыл Аның гади кешеләре Шушы жир лекта шнгьрн хисләр бөреләнә Ул —басу туфрагын, ужымнарны сагыну, игенчене олылау, икмәкнең кадерен раслау Кая гы на бармасын кояш чыгышындамы, кояш баешындамы лирик геройны игенче рухы озаУа кнлә Тауга менсә дә аны барыбер «кырлары, буразналары дәшеп төшерә» Авылны ярату, сагыну турында күп языл ды бездә Аларнын барысын бергә жыеп укысак, бу шагыйрьләр әллә һәммәсе дә бер үк авылдан микән, дип елмаясы булыр иде, мөгаен Дөресен әйтик, яхшылары белән бергә, тема инерциясе белән язылган йомшак шигырьләр дә байтак оле бу «ки шәрлектә» Бәхеткә каршы. Р Гәрәй гади лете, табигыйлеге. ихласлыгы, сабыйларча сафлыгы белән алдыра Хәтта вакыт-вакыт арттырыбрак та җнбәргәлн кайчак табигый дигәнең натурага тартым була башлый Сүзләрнең тәменә, поэзиянең серлелегенә хилафлык кнлә Шагыйрь ни булганы белән генә чикләнеп кала, чынбарлыкның тагын да тирәнрәк катламнарына үтеп керергә омтылмый да шикелле Фантазия каядыр читтә йөри яки йокы «симертә» Андый чакларда шагыйрьне уңышсызлык сагалап тора Иркен сулыш алган чагы Кырларның, болыннарның, яки: Сине уйлап күңелем моңсулана Җәйге кичтә жилләр искәндә, — кебек юлларны укыганда күңел үзеннән- үзе поэтик ачышларны, шнгьрн яналык белән өретелгән хакыйкатьләрне сагына башлый Ә бит бүгенге көн укучысының рухи ихтыяҗы нык үсте, аны очкынсыз сүзләр белән генә шаккатырып булмый Сабыр шигырьләр дигән идек. Иҗатындагы сабырлык, тыйнаклык төсмерләре Рәшит Гәрәйнең үзеннән кнлә. Бу аңлашыла да. чөнки шигырьләр бит жанындагы рухи тәҗрибә, күңел байлыгы, әхлакый хәзинәләр жнрлегендә туа Тормышта күп нәрсәләрдән качып буладыр, әмма үз-үзеннән берничек тә кйча алмыйсын Ак кәгазь каршына утырып күңелендәге уй хисләренә ирек бирүче шагыйрь өчен бу бигрәк тә шулай Мохитына карап, төрле кыяфәткә, төрле рольләргә керүчеләр дә бардыр-ба- рын. ләкин маскалар — вакытлы күренеш, һәрхәлдә, безнең өчен кешенен чын йөзе, табигый халәте кыйммәтлерәк Р Гәрәй башкаларга үз характерын, күңел тнрбә лешләрен ачып бирүдән куркып, тартынып тормый Табигать иртәнгә кадәр Ял итә эреп. Анын серен тынлап тору Килешми кебек. Бүгенге көндә — хисләрен, уйларын, йөз ләрен яшерә белүчеләр арта барган заманда — мондый ихласлыкны хупларга гына кирәктер, минемчә Сабырлык днмәктән. анын тамырларын ерактан эзлисе юк Р Гәрәйләр буынының балачагы дәһшәтле сугыш елларына туры кнлә Ун яшьлек малай әтисенең батырлар ча һәлак булуын ансат кичергәндер дисең мс? Әтиләре урынына сабан сөреп үскән бу малайларның язмышы меңнәр язмышы на охшаш Кирәк чакта көмеш дагалардан Тубал-тубал утлар чыгардык. Булды көннәр... качып ат күзләрдән Ат ялларын сыйпап еладык. «Басу туфрагының бераз тозлы булуы» да аларнын маңгай тире тамганнан икән ләбаса! Сугыш темасы әнә шулай бно график вакыйгалардан саркып чыга Бүгенге кояшлы июньнең чыклары шагыйрьгә сабыйлар һәм аналарның күз яшен хәтерләтә икән моңа сугыш, фәкать сугыш гаепле. Р. Гәрәйнең «Елмаюлы таңнар хакына» дигән шигырендә шушы буынның фаҗигасе һәм шатлыгы аеруча калку күрсә тела: Кайчак, бәлки, боек күренәбездер. Гаепләргә кемнең ни хакы? Уйнап-көлеп кенә яшәр өчен Киләмени җиргә ир заты?! Елмаябыз., безнен елмаюдан Иң караңгы көннәр яктыра. Боексак та бары боегабыз Елмаюлы таңнар хакына! Сугышны тынычлык җиңәргә тчеш! Бу миллионнар теләге. Ләкин дошман бүген дә йокламый яңгырдан соң үскән гөмбә шикелле, җир шарының әле бер. әле икенче почмагында фашизм баш калкыта. Шуңа күрә илебез тынычлыгын саклаучы сонет солдаты әле хәзер дә — маршта, маневрда. хәрбн өйрәнүләрдә. Китаптагы • Җырлы вагоннар» дигән бүлек сугыш һәм тынычлык темасының дәвамы булып тора. Р Гәрәйнең солдаты — шинель кигән шул ук игенче, кырлар хужасы Аның «маршка» дигән сүзе дә «арышка» сүзе белән рифмалаша! Р. Гәрәй иҗатының күп кенә үрнәкләре халык җырларына аваздаш Бу бигрәк тә мәхәббәт шигырьләренә карый «Кайгы кичермәгән кеше шатлык та кичермидер» кебек халыкчан тәгъбирләр «Кыр казлары киткәндә» исемле жырнын халык арасында популярлашып китүе шулай дип әйтер гә нигез бирә. Тагын бер сыйфат күзгә ташлана: автор шигырьләренең исемен текст эченнән «суырып» алган юллар белән билгеләргә ярата Мисал өчен берничәсен күрсәтеп тә китик «Урак очы. штык очы белән». «Басуларны күреп сөендем». «Рәнҗеп ята төсле бабамнар» һ б. Исем кушудагы мондый алым - телисенме, теләмисеңме ярлылыкка, чикләнгәнлеккә китерә, тәэсир көчен киметә Р. Гәрәй иҗатында бертөрлелек (монотон- лык) баг-лыгын да әйтер чак җитте шикелле. Мотивларны үзгәрткәләп алудан курыкмаска кирәктер Оста гармунчы да бит. әнә, бер үк көнне уйнаганда хикмәтле борылышлар ясап ала, төрле төймәләрне төрлечә сайратып карый. Шундый борылышлар. төрле авазларның чиратлашуы безгә тормышның җанлы һәм хәрәкәтчән агымын тулырак аңларга ярдәм итә. Бүгенге көндә авылның социаль йөзен үзгәртү. аның табигатен саклау мәсьәләсе бөтен кискенлеге белән каршыбызга басты Авылны, аның кешеләрен чынчынлап яратучы шагыйрь киләчәктә бу проблемаларны да читләтеп узм-ас дип ышанасы килә. «Рәшит Гәрәйнең ижаты асылда үзенчәлекле. матур иҗат. һәм аның шигъриятебез мәйданында кабатланмас урыны бар» Китапка сүз башы язган шагыйрь Ренат Харисның шушы фикерләренә кушылып тагын шуны әйтәсе килә: җырла, шагыйрь, яна офыкларга омтыл. киләчәктә дә үз кырларыңның тугрылыклы тургае бул!