ТҮБӘН КАМАНЫҢ БӘХЕТЛЕ ЯЗМЫШЫ
Марсель Зарипов китабының исеме тормышта да рас килде. Түбән Кама чыннан да бүген үзенең бәхетле көннәрен кичерә. Партия шәһәр комитетының эш тәҗрибәсе КПСС Үзәк Комитетында тикшерелде, шәһәрнең партия һәм хуҗалык оешмалары эше югары бәя алды. Уңай тәҗрибәне гомумиләштергән, шәһәрнең һәм нефть химиясе производствоның үсеш перспективаларын билгеләгән махсус карар кабул ителде. «Түбән Каманың бәхетле язмышы'» дигән китапның Үзәк Комитет карары белән бер үк вакытта дөнья күрүен гади очраклылык дип санарга да була, чөнки китап булып чыкканчы кулъязма бер еллык юл үткән. Аңа кадәр, материал туплауга һәм китап язуга тагын дүрт еллап вакыт сарыф ителгән. Шулай да язучының бу теманы үз итүен очраклы хәл дип әйтеп булмый. Ул гражданлык өлгергәнлеге, сугышчанлык һәм оперативлык нәтиҗәсе. Тарихи яктан кыска гына вакыт эчендә— егерме елда — Татарстанның төньяккөнчыгышында тиңдәшсез нефть химиясе комплексы калкып чыкты. Автор бик хаклы рәвештә язганча, Түбән Кама Ватаныбыз экономикасы өчен Днепрогэс, Магнитка, Кузнецклар кебек булды. Хәзер, зур төзелешләр чорында миллионлаган һәм миллиардлаган сум капитал салу белән кемне дә булса шаккатыру кыен, әлбәттә. Түбән Кама комплексы заманыбызның ифрат зур төзелешләре арасында да йомылып калмады, алар арасында күренекле урын биләп Эш киң колачта гына да түгел. Түбән Кама тезелеше тәҗрибә мәктәбенә, хезмәтне оештыруның алдынгы алымнарын өйрәнү мәйданына әверелде КПСС Үзәк Комитеты карарында әйтелгәнчә, биредә: «...җитештерүне интенсивлаштыру, резервтагы җиһазлардан аеруча тулы файдалану, хезмәтне һәм идарә итүне оештыруны камилләштерү буенча зур эш алып барыла, ә бу исә бишьеллык чорында нефть химиясе продукциясенең кайбер төрләрен эшләп чыгаруны. 1,5—3 тапкыр арттырырга мөмкинлек бирде Бу максатларга капитал салулар шундый ук куәттәге яңа объектлар төзүгә таләп ителгәннән биш тапкыр кимрәк тотылды»,— диелә. Игътибар итегез — биш тапкыр кимрәк! Чыгымнар миллионлап кына түгел, мил- лиардлап исәпләнгәндә, бу саннар аеруча көчле яңгырый һәм гомумдәүләт әһәмияте ала. М. Зарипов китабында түбәнкамалы- ларның мондый нәтиҗәләргә ничек итеп ирешү серләре ачыла. Автор әлеге мәсьәләгә экономист, социолог һәм язучы буларак якын килә. Алгы планда һәрвакыт кеше, аның эшләре, мәшәкатьләре, борчулары, уй-теләкләре тора Әмма кешеләрнең холкын, язмышларын төшенергә тырышкан автор һәрчак берәр проблемага «юлыга». Бу җәһәттән кызыклы бер мисал: М. Зарипов танылган ташчылар бригадиры Хә- мөтхәсән Хәлиуллин турында сөйли. Бригадирның даны да, бүләкләре дә җитәрлек Ул — Ленин һәм Хезмәт Кызыл байрагы орденнары кавалеры, бригадирлар Советы председателе, төзелеш парткомы һәм профсоюзның җирле комитеты члены. Мактау язулары һәм рәхмәт кәгазьләренең исәбе-хисабы юк. Ләкин җитәкчеләр аны иске карашларга ябышып ятучы дип саныйлар. бригада подряды ысулына каршы чыгуда гаеплиләр Автор да, аңа ияреп укучылар да: «Ничек инде алай була? дип гаҗәпкә калалар. Төзелешнең хөрмәтле кешесе, бригадасы барлык күрсәткечләр буенча беренче урынны тота һөм... мә сиңа — консерватор!» Шулай итеп язучы документаль хикәясенең икенче өлешенә керешә. Хәлиуллин- ның һич тә бригада подрядына дошман түгеллеге, ә бәлки бу ысулны җан-фәрман яклап йөрүчеләрнең берсе булуы ачыклана. Бригадир алдынгы ысулның авторы Злобин янына ике мәртәбә барып кайта, бөтенесен сораштыра һем Түбән Камада беренчеләрдән булып бригада подрядына күче. Әмма аның дәртләнеп йөрүләре фор- мальбюрократлык мөнәсәбәткә килеп тер- теле. Кәгазьдә бригаданы подрядка күчерелер, ә эшкә килгәндә бөтенесе искече кала. Тезү материаллары китерү графигы даими рәвештә бозылып тора. Бригаданың күпмә материал тотуын. күпмәсен янга калдыруын, нихетлесен, бәлкем, артыграк та тотуын санаган кеше юк Бригада белән исәп-хисап вакытында ясалмый һәм чынлыкта сарыф ителгән вакыт та. эш көче дә исәпкә алынмый кала. «Боз подрядтан түгел, ә подрядлы уйнаудан баш тартабыз».— ди бригадир Ул купшы отчетларда үз исеме яңгырауга, шуларга карап министрлык рапортларында фәлән хәтле бригада прогрессив подряд ысулына күчерелде дип шапырынуларга каршы икән. Хәлиуллин җитәкчеләр белән кискен бәхәскә керә. Бу конфликт Тельманның «Премия» әсәрендәге конфликтны хәтерләтә. Ниһаять, Хәлиуллин, тырыша торгач, үз дигәненә ирешә: бригада подрядына мөнәсәбәт акрынлап үзгәрә башБу мисал М. Зарипов китабының бер матур үзенчәлеген — аның проблемалы- лыгын күрергә ярдәм итә. Язучы гади сурәтләү белән генә чикләнми: ул уйлана, чагыштыра, сиздерми генә укучыны да үзе белән бергә уйланырга мәҗбүр итә. М. Зариповның бу китабында ясалма пафос бөтенләй юк. Ул бөтенләе белән киләчәккә, иртәгәге көнгә юиәлтелгән Нәкъ менә шуңа күрә язучы җитешсезлекләр һәм хәл ителмәгән проблемалар хакында кыю яза. аларны бетерү һәм хәл итү юллары турында фикер йөртә М. Зарипов китабының бу үзенчәлекләре Үзәк Комитет карары яктылыгында күзгә бигрәк тә ачык бәрелеп тора. «Кадрларның күчеп йөрүе һәм эш вакытын югалту очраклары күп. Бишьеллык дәвамында шәһәрдә табыш алу Һәм капитал салуларны үзләштерү планы үтәлмәде Кайбер җитештерү куәтләре билгеләнгән сроклардан соңарып файдалануга тапшырылды»— диелә карарда Түбән Кама нефть химиясе комплексының мөмкинлекләре гаять зур. Бер кулда зур көч: средстволар, техника, кешеләр тупланган. Ләкин кайда да булса җитештерү объектларын тезүдә тоткарлык яки өзеклек тудымы, шунда ук кешеләрне һәм техниканы торак тезелешеннән алып шунда җибәрәләр Автор сүзләре белән әйткәндә, производство тишек- тошыклары шәһәр исәбенә ямала Нәтиҗәдә торак тезелеше планы яртылаш кына үтәлә. «Шәһәр исәбенә янга калдыру — кешеләр исәбенә янга калдыру бупа дигән ачы сабакны инде никадәр тезелеш кабатлады.— дип яза М. Зарипов.— Соңгы исәптә бу экономик яктан да. политик һәм социаль яктан да һәм. бигрәк тә, әхлакый яктан бернинди отыш бирми» Карарның шәһәрне үстерү перспективалары турындагы пункты язучының Түбән Кама киләчәге турындагы уйланулары белән аваздаш Заманында Түбән Кама шәһәренең проекты СССР халык хуҗалыгы казанышлары күргәзмәсендә Алтын медаль алган иде Журналистлар Түбән Каманың иртәгә буласы матурлыгына бик күп мәд хия җырладылар, һәм менә егерме ел үтте. Бресттан алып Камчаткага кадәр. Урта Азия чүлләреннән Архангельскигача, һәр шәһәрдә диярлек, Черемушкилар калкып чыкты. Инде ачыкланды: Түбән Каманың иң үзенчәлекле билгесе... шәһәрнең үз йезе булмау икән! Юк, М. Зарипов шәһәрнең үткәнен сызып ташламый Ул Түбән Каманың башка яшь шәһәрләрдән бер дә ким булмавын, көнкүреш һәм коммуналь шартлары ягыннан һич кенә дә калышмавын таный. Шулай да шәһәрнең матуррак, кызыйлырак, күңелдә уелып калырлыграк булуы кирәк иде. ди Түбән Кама борынгы Чулман буенда, Болгар дәүләтенең Биләр. Болгар кебек тарихи шәһәрләре күршесендә урнашкан. «Шәһәрне бизәгәндә борынгы татар архитектурасының кайбер элементларын ник файдаланмаска?»— дип уйлана автор. Милли колорит ялыктыргыч бертөрлелектән коткарыр иде. Шәһәрнең архитектур потенциалы кешенең «монда бөтенләйгә калыргамы, әллә бәхетне бүтән урында сынал караргамы» дигән уйлануларына ачыклык кертә торган нәрсә икәнен дә онытмыйк. Бу көннәрдә Түбән Кама республикабызның гына түгел, бөтен илебезнең игътибар үзәгендә тора. Бу исә яңа күтәрелеш өчен таяныч булыр дип уйларга нигез бар