Логотип Казан Утлары
Тарихи роман

СЫЗГЫРА ТОРГАН УКЛАР

Беренче китап

Сүз башы

Яшәү өчен җирдә борын-борынгыдан көрәш барган. Ачлык белән дә. табигать китергән бәлаказалар, көтелмәгән афәтләр белән дә көрәшергә туры килгән кешегә Ләкин төрле ыру-кабиләләр, илләрнең бер-берсенә каршы сугышуы, бер-берсен юк итеп, җиңүче булып калу өчен көрәш алып баруы тарих хәтерендә, мәңге җуелмас җөй сыман, аеруча нык сакланып калган Каң коюлы рәхимсез яуларда ниләр генә уйлап чыгармаганнар Әйтик, бер кабиләдә үтерелгән дошман башын җыю белән мавыкканнар Икенче бер кабиләдә һәр көнне яуда әсир төшкән яшь. таза сугышчының канлы йөрәген кояшка корбан итеп бирә торган булганнар • Комсыз патшалар, ханнар, корольләр боерыгына буйсынып илләр белән илләр, халыклар белән халыклар бәрелешкән Кешеләр чебен урынына кырылган, авыллар, шәһәрләр җир белән тигезләнгән. Дөрес, сугышлар күп төрле булган Берәүләр, әйтик, коллыктан котылу өчен көрәшсәләр. икенче берәүләр ярсып илбасарларга каршы ташланганнар Ни генә булмасын, беркайчан да җирдә оҗмах булмаган Бер-берсенә карата дошманлык тойгысына караганда шулай да янәшә тыныч яшәргә омтылыш кешедә һәрвакыт көчлерәк булган Ачлыктан, туфаннан, яулардан исән калган Кеше менә безнең көннәргә кадәр килеп җиткән. Ул Кеше — син һәм мин Җирдә бүген кемнәр исән, кем сулый, уйлый ала. кем сөя. сөелә белә — барысы да без — кешеләр Ачлыктан, туфаннан һәм Чыңгыз хан. Аксак Тимер яуларыннан, Освенцим һәм Дахау мичләреннән исән калган безнең токым бәхетле дә. бәхетсез дә Бәхетле шуның өчен, — чөнки без бар Без яшибез Бәхетсез шуның өчен. — чөнки безнең белән бергә дөньяда әле һаман үлем куркынычы, сугыш куркынычы яши. Юкка-барга бер-берсенә яу чапкан борынгы кабилә кешеләре белән чагыштырганда. бүгенге кеше аңлырак та. белемлерәк тә Бүгенге кешенең академияләре, институтлары. галимнәре, инженерлары бар. Ләкин шул ук вакытта галимнәр, инженерлар уйлап тапкан үтерү, җимерү кораллары да бар Хәзерге *уклар>. ясалма *ми» куелган бүгенге чташлар» белән авылларны-шәһәрләрне генә түгел, бөтен ил-дәүләтләрне Җир белән тигезләргә була Бүгенге көндә аерым илләр мәнфәгате генә түгел, бөтен кешелек язмышы кыл өстендә тора Бер кешенең мәгънәсез боерыгына буйсынып кнопкага басу белән дә бөтен җир шарының көле күккә очарга мөмкин! Шулай булгач, өстән таш яумый дип, бездә сугыш инде күптән бетте дип. тынычланырга әле иртәрәк 1945 нең май аеннан бирле кырык еллап вакыт узса да. фронт һаман дәвам итә Фронт бары чигерелгән, фронт бары күчерелгән генә Ут сызыгы кайчагында Анголадан үтә. кайчагында Вьетнамнан үтә Ләкин, каян гына үтмәсен, ул һәрвакыт безнең күңелләргә килеп тоташа Шулай булгач, җирдә иминлек өчен, тынычлык өчен көрәш ул — синең белән минем өчен, безнең бүгенгебез һәм киләчәгебез өчен көрәш дигән сүз Менә шундый алга киткән, менә шундый куркыныч заманда тарих нигә кирәк тә. тарихи романнар нигә кирәк9 Тарих ул—искелек, тарих ул — артталык Аңлы, белемле кайберә\ ләрнең шулайрак та фикер йөртүләре ихтимал Чыннан да шулаймы соң бу? Юк. алай түгбл! Тарих — искелек, тарих — артталык Ләкин тарих — ул гыйбрәт, акыл һәм тәҗрибә' Ашыга торган, ашкына торган хәтәр заманда боларның барысы да кеше өчен иң кирәкле сыйфатлар Шулай булгач, җирдә иминлекне, тынычлыкны яклап, кара кичләр белән көрәшү ул безнең бүгенгебез һәм киләчәгебез өчен генә т» - гел. безнең үткәнебез өчен дә көрәш дигән сүз һәрбер аңлы, намуслы кеше алдында бүген: дөньялар имин булырмы, мең еллар буена тупланган цивилизацияне, сәнгать җәүһәрләрен, кешелек акылын саклап калып булырмр дигән котылгысыз сорау торганда, мин җавап эзләп, киңәш-гыйбрәт эзләп, тарихка борылып карыйм Мең мәртәбә үлеп, мең мәртәбә терелгән, мең мәртәбә * таркалып, мең мәртәбә яңадан кушылган һәм бернинди Җил-давылга, бернинди кар- буранга карамыйча, бернинди янау куркытуларга, ачлык, туфанга карамыйча, һәрбер л җан иясе кебек һаман яктыга, һаман кояшки ) рләгән тырыш чыдам халыкның та- с; рихы миндә һәрвакыт ышаныч, ныклык һәм горурлык тойгысы тудыра Нрексезиән * Тукайның fхалык зур ул. көчле ул» дигән сүзләрен искә төшерәсең Шушы ук сүзләрне үз халкыңа карита гына түгел. гомумән барлык халыкларга карата кулланасы < килә әйе. халык зур ул. көчле ул Гасырлар буена үлемне җиңеп, бүгенгәчә дәвамын £ саклап килгән халык һәм халыклар моннан соң да вәхшилекне үзара дошманлыкны о һәм мәгънәсез сугышларны җиңә алыр дип әйтәсе килә Кеше һәм аның акылына булган ышаныч шуңарга ныклы нигез бирә Төрки халыкларның борынгы тарихын чагылдырган һәм ына тигез ара Карачы — каганның ндарә итүдә ярдәмчесе Эчке ишектән чыккач, каган бераз җир караңгы аралыктан барды. Тышкы ишек сакчысы — шулай ук кортка кеше — каган ишеккә килеп җитәр-җитмәс борын, ике кат киез япманы күтәреп куйды. Тышкы ишектән чыгу белән, Туман каганның җылы битенә коры салкын килеп бәрелде. Шул ук мәлдә ул, күнегелгән бер гадәт белән башын калкытып, күк читенә күз ташлап алды. Корткалар җиргә ак киез җәйделәр. Бөек каган ялан аяклары белән йомшак, салкын киезгә басып, берничә адым алга атлады, җиргә тезләнде. — Кояш әтекәем, кояш энекәем! — диде ул, югары үрләп килгән изге яктылыкка эндәшеп. — Илемә-көнемә, малыма-туарыма тереклек •биргән, җирдәге киекләрне, судагы балыкларны яраткан олуг Тәңрем! Бүген дә, иртәгә дә — мәңге мине изгелегеңнән ташлама! Ул, шулай дип әйтү белән, тун чабуларын тотыштырып, аягына басты. — Аман булсын туар көн! — дип кычкырдылар текмә артындагы кораллы ирләр. • — Аман булсын! —диде каган. Шулай итеп, изге Сөн илендә изге көн туды. Биек текмә — койманың Көнчыгыш капкасы янында байраклар күтәрелде, капка ачылды. Беренче булып капкадан уң кул карачы1 Бүзбала керде. Башка көннәрдә ул алай капка ачылу белән үк кереп җитми иде, каган үз йомышларын үтәп, урын-җир җыештырылганчы, өйдәге кыз-кыркын таранганчы, киенгәнче беравык көтеп тора иде. Бүген ул әнә иртәләгән. Бер-бер ашыгыч эш килеп чыкты микәнни? Туман каган җылы өйгә кереп китәргә дигән уеннан кире кайтып, ишек төбендә тоткарланып калды һәм уң кул карачы Бүзбаланы көтеп тора башлады. Бүзбала килде, бик кыенлык белән бөгелә торган авыр, симез билен бөгеп, бөек каганны туган көн белән котлады, аннары, артык сүзозай- тып тормыйча, сөенечле хәбәр китергән тәгин углан турында әйтте. Каганның салкын йөзендә җылыну билгесе күренеп китте. Бүген төнлә күлне боз тоту ихтималы турында ул да исеннән чыгарган иде. Күңелле хәбәр бу! Әнә нинди изге көнгә туры килгән! Беренче боз көне кайбер елларда иске ай азагына туры килә, шунлыктан кышы да игелекле булмый. Кайбер елларда иске ай белән яңа ай алышынган төндә катырып җибәрә—алай булганда да ел бик уңай килми. Быел менә ичмасам изге дисәң дә ярый. Иртәгә яңа айның өченче көне, аның инде ныгыган, яшь, көчле чагы. Беренче ау өчен моннан да кулай көннең булуы да мөмкин түгел. — Хәбәр китерүче керсен,— диде каган Бүзбалага. Аз сүзле Бүзбала, аны-моны әйтеп тормыйча, кире борылды. Борын* борыннан килгән йола шундый иде. каганның йоклый торган чагы бул- маса, ашыгыч я сөенечле хәбәр китергән кеше, кем булуына да карамастан. аның янына керә ала иде. Күп тә үтмәде, уң кул карачы Бүзбала тәгин углан белән каравыл агасы Туңгак алыпны ияртеп, биек ак өйгә килеп керде. Түбәдәге төнлек киезб‘әле ачылмаган иде, учакта шулай ук ялкынланып ут та янмый Шунлыктан иркен өй эчендә иртәнге җылымса караңгылык саклана иде. Өстен-башын алыштырырга өлгермәгән каган, кымыз салынган алтын кәсә тотып, керүчеләргә каршы атлады. Туңгак алып, ил башын котлап бил бөкте. Яшь углан ашыгып шулай ук идәнгә егылды, тезләнде һәм ярым шәрә ир кешенең аякларына кулын тидерде. Аның кулы кайнар иде. Каган, нидер сизенеп, күзләрен ныграк ачты, яшь угланга иелебрәк карады. — Углым! Албуга! Син түгелме соң? диде ул гаҗәпләнеп. — Мин бу, эти! - диде Албуга куанып. Ата кеше углына торырга булышты, яратып аны күкрәгенә кочты. Шуннан соң ул үз кулы белән углына кымыз бирде дә бүлдермичә аның эчкәнен көтеп торды. — Үзең күрдеңме, берәрсе әйттеме? — диде ул > — Үзем күрдем, әти! — диде тәгин углан сөенеп. Йөзбашы Күчәр а мине урдага җибәрде Капкадан керергә сонга калдым да, егетләрем < белән күл буенда кундым. Синнән мактау сүзләре ишетәсем килде. * әти. s — Бүләк аласың да килдеме? — диде күңеле йомшаган каган £ — Килде, әти! — диде Албуга — Ни телисең — сора,—диде ата кеше. Борылып ул түргә, өйнең уртасына таба атлады Башкалар да аның ь артыннан иярделәр Шул чакны тыштагы төнлек киезен кемдер ачып 2 куйды. Югарыдагы түгәрәк ачыклыктан өй эченә иртәнге яктылык бөр- з келде. Каган туктады, борылып углына карады һәм аның куанычлы и йөзендәге үзгәрешне күреп, аптырабрак калды Шат күңелле яшь уг- ♦ лаи, киек күргән аучы кебек, тынып, сагаеп калган иде. Бу вакытта ул. х әйтерсең, үзенең кемлеген дә, кайдалыгын да оныткан иде Аның уттай * янган тынгысыз күз карашы өй эчендәге ниндидер нәрсәгә — гадәттәй ь тыш кызык, серле нәрсәгә юнәлгән иде. £ Ата кеше ирексездәп углы караган якка борылды. Аның өлкән бичәдән туган өлкән углы ятак янында урын-җир җыештырып булашкап < кол кыз Табылдыкка карап тора иде. Өйгә чит ирләр керүен күрми * калган Табылдык исә өстен-башын алыштырып өлгермәгән иде. Иртән- “ ге ярым-караңгыда ярым-йокылы килеш ул кырык яшьлек каганга тү- > гел, унсигез яшьлек угланга да аеруча сылу, күркәм булып күренде. III Тәгин углан әллә үзенең кайдалыгын исенә төшерде, әллә янындагы ирләрнең күз карашларын сизенде — куркытылган болан кебек тиз генә карашын читкә борды. Шундук ул яңадан атасы алдына тезләнде, бөтенләй үзгәргән, юашланып калган көчсез бер тавыш белән, тыны бетеп — Әти! — диде. Аның бу ялварулы «әти!» сүзенең ниндидер үтенеч, өмет белдергәнен ата кеше бик яхшы сизенеп алды Аның йөзе үзгәреп китте. «Юк. булмаячак! Атаңның авызыннан тартып алырга иртәрәк әле сиңа!» лнп уйлады ул кинәт кенә өлкән углына карата көнләшү һәм дошманлык хисе тоеп. Төньяк таулар-урманнар артында яшәүче кыпчаклардан яу белән алып кайткан Табылдыкны ул барлык кызларыннан кырпакларыннан артыграк ярата иде. Ул аны дөньядагы барлык хатын-кыздан артыграк ярата иде Ул үзенең ятагы янына килде, күтәрелгән чыбылдык итәген төшерде Кол кыз чыбылдык артында күренмәс булгач, ул янә углына борылып карады — Нәрсә.. углым? — диде ул, тынычланырга тырышып Яшь углан, корышкан телен әйләндерә алмыйча, шактый озак тынып торды — Синең белән ауга барасым кнлә, әти,— диде ул төшенке генә. — Барырсың,— диде ата кеше III Туман1 каган иң оста, иң дәртле аучылардан санала ндс. Ау дигәндә ул ашавын-эчүен дә. йокысында оныта ала Шулай да ул бүген алай III Тумам тарихи шәхес Смн дәүләтенен баш xciuece хамы патшасы Бирышы «■маларда кеме сакланып калган беремме кагам Тутай елы бмлтеле түгел >ЛГШ елы безнен эрага кадәр 209 ел ашавын-эчүен онытып торырга булмады. Туңгак алыпны ул аучыларны юлга әзерләргә дип чыгарып җибәрде, ашчыларга иртәнге ашны тизрәк өлгертергә кушты Барысын да чыгарып җибәреп, өйдә ул үзенең углы белән генә калды Киенгән арада Албуганың әнисе, туганнары турында, мал-туар турында сорашты. Тәгин углы белән ул ягымлы, йомшак булырга тырышты Шулай да, үз гомерендә беренче тапкыр, ахрысы, анын янында читләшү сыман бер сәер тойгы кичерде Табылдык инде икенче якка чыгып киткән иде. Ләкин ата кеше, әлерәк кенә булган нәрсәне яңадан күз алдына китереп, тагын бер мәртәбә ятак ягына карап алды Иртәнге йомышларын йомышлап, киемнәрем алыштыргач ул кымыз эчеп куйды, дөрләп янган учак янына килде, углына да кымыз бирде, аны да учак янына чакырды. «Күкеле булсын —бүләк итеп бирергә кирәк сөенчегә»,— дип уйлады ул бераздан йомшый башлап. Ләкин мондый йомшаклыкка үзе үк каршы төште: «Иртәрәк әле»,— диде үз-үзенә. Аннан соң бүген изге ау көне. Ау эшенә хатынкыз кысылмаска тиеш. Алар шулай учак янында вакыт уздырдылар. Яшь углан, туңган кеше сыман, кулларын җылытыштырды, ата кеше учактагы утыннарны әвеш-түеш китерде. Ике арада уңайсызлык барлыкка килгәнен икесе дә сизеп утырдылар. — Син, углым, кайсы якка басарга уйлыйсың? — диде ата кеше, сүз югында сүз булсын дигәңдәй. — Көньякка, әти! — Басарсың. — Алайса мин китим, әти? — диде Албуга, урыныннан кузгалып. — Китмә, минем белән ашарсың,—диде каган, ләкин, нидер уйлап, болай гына әйтеп куйды; — Китәсең килсә, кит,—диде.—Аучы кеше аучылар янында булыр инде ул. Яшь углан аның ни өчен шулай тиз арада кире уйлавын бик дөрес сизенде — әтисе бит иртән үзенең якын кырнаклары белән генә ашый! Кызарынып, аяккулларының авырлыгын тоеп ул ишеккә юнәлде. Әйе, әтисе белән аның арасына нидер, кемдер үтеп керде. Моның кем яисә нәрсә икәнлеген аңлау өчен иң яхшысы үзең генә калырга кирәк иде. Ишектән чыгып китәр алдыннан ул шулай да түзмәде, артына — учак ягына түгел — биек, калын чыбылдык ягына борылып карады Анда беркем юк иде. Кол кызның чыбылдык ярыгыннан карап калуын ул, билгеле, күрә алмады. Аучылар тышкы боҗра читендә, киң яланда җыелырга тиешләр иде. Атасы өеннән чыккач та тәпин углан туры шунда — аучылар җыелышырга тиешле урынга ашыкты. Ул килеп җиткәндә инде төрле яктан атлы, кораллы ирләр туплана башлаганнар иде. Иң элек шонкарчылар җыелып бетте. Барлыгы алар утыз кеше иде. Шонкарчылар яшел белән тышланган озын тун, башларына — кара төлке тотылган, ак белән тышланган очлы бүрек кигәннәр иде. Иңбашларына аларның тырнаклары, томшыклары бәйле бөркетләр утыртылган иде. Шоңкарчылардан соң туктаусыз алга ыргылган йөнтәс баракларын1 көчкә тыеп, үзләренә билгеләнгән урынга этчеләр җыелды. Алар да барлыгы утыз кеше иде, барысының да өс-баш киемнәре бер төсле: кызгылт-сары белән тышланган озын тун, киң кара билбау, башларында кызыл төлке тотылган, сары белән тышланган колакчынлы бүрек иде. Шонкарчылар яланның — көнчыгышына, этчеләр көнбатыш ягына тезелделәр Сөңгечеләр көньякка җыелды. Аларга кушылыр алдыннан Барак — ау этләренен көчле бер токымы Албуга ашады, киемнәрен алыштырды, кулына сөңге алды. Сөңгечеләр йоны тышка каратып тегелгән кыска тун кигәннәр. Алар барысы да диярлек кыскарак буйлылар, киң күкрәкле, нык беләкле кырыс ирләр Болар яхшы аучылар гына түгел, болар яхшы сугышчылар да иде. Сөңгечеләр янында тәгин угланны Туңгак алып үзе каршылады. — Каганның боерыгы шундый — ул сезнең белән барачак, — диде ф Туңгак алып, аңлатырга кирәк табып. о. Сөңгечеләр тәгин угланга калку буйлы, таза, ләкин бик яшь уг- ц лайга беренче кат күргән кебек гаҗәпләнеп карадылар. Аларныңусал, > сынаулы, хәтта мыскыллы күз карашын тоеп, Албуга кызарынгандай х итте, сөңгесен кысыбрак тотты. 5 — Кабан дуңгызы эчен айкасын диде микәнни каган? о — Марал таптап китсен диде микән әллә? — диештеләр ачулы ир- < ләр, ризасызлык белән. £ — Карга күтәреп китсен дигәндер! — диде кемдер усал итеп. Монысы инде яшь угланның яңагына китереп суккандай булды g — Юк! — диде ул кычкырып.— Мин барыбер сезнең белән барам! Бу бераз гына балаларчарак килеп чыкты Тавышы да бик көчсез * булып, чәрелдәвек булып яңгырады Шулай да сөңгече ирләр тынып х калдылар—тәгин углан белән сүз көрәштерүнең әле беркайчан да из- н гегә юралганы юк иде. £ — Барсын әйдә, барсын., үзе теләгәч,—диделәр икенче яктагы « ирләр, аны яклаган булып. х — Тезелегез! — диде Туңгак алып сөңгечеләргә. Сөңгечеләр, һәркем үз урынын белеп, бер сафка тезелде — Кая телисең, шундө бас! — диде Туңгак алып тәгин угланга. а Албуга «карга күтәреп китсен» дигән ирне күрмәсә дә, аның кем- > леген чамалап калган иде. Ул әлеге ир турысына борылды һәм күрәIV ләтә бер үртәү, киреләнү белән — Мин аның урынына басам! —диде. Барысы да төртеп күрсәтелгән ир ягына борылып карадылар һәм барысы да диярлек «ах!» итеп җибәрде. Хәтта Туңгак алыпның да йөзе нә аптырау билгесе чыкты. Тәгин углан төртеп күрсәткән ир атаклы сөңгече, атаклы сугышчы Салчак алып иде. Тезмәдә аның урыны уңнан санаганда уникенче — шуңа күрә дә ул сөңгечеләр арасында иң бәхет- лесе иде. Салчак алып агарынып юитте, нидер әйтмәкче булды, нидер эшлә- мәкче булды. Ләкин берни әйтә дә, эшли дә алмады. Мыек чылгыен селкеткәләп, авызын кыйшайтып, уйлангандай итеп торды да. кинәт кенә юашланып, килешеп — Ярар, — диде. — Мин сиңа ачуланмыйм.. син дә миңа ачуланма, тәгин углан. Шундук ул тезмәдән алга чыкты, читкә китеп барды Сөңгечеләр каршысына - төн ягына укчылар тезелде Ул арада аучылар янына каган үзе килеп җитте Аучылар, каганны котлап, барысы да бер авыздан — Алас! Алас!1 — дип кычкырдылар — Аман булсын изге көн! - диде аларга каган. Каган аучыларга якынрак килде, тезмәдәге ирләрне, аларның коралларын, киемнәрен, этләрне, бөркетләрне берәм-берәм күздән кичерде Сөңгечеләр янында ул озаграк тукталды Салчак алыпның ятим бала кебек бер читтә торуын ул күрмн калмады, билгеле. Уникенче урын да үз углын күреп ул гаҗәпләнгәндәй итте Шул ук мәлдә аның күңе IV Ллас борынгы геркнләрл.> исәнлек теләүне белдергән »нд.ни сүз pen утырырга ашыкмады ж Болан егылган җирдән берничә адым читтәнрәк, агачлар арасын нан көтмәгәндә аю атылып чыкты Аның килеп чыгуын кешеләрдән элек атлар сизеп алдылар. Сизеп алдылар да, куркышып як-якка тартылып куйдылар Ау агасы, ау башланганлыгын белдереп, быргы уйнарга боерды. Быргычы быргысын кычкыртып өлгергәнче Туман каган атын урманга таба борды, кулына сөңгесен алды һәм быргы тавышы яңгырап киткәндә генә, арт аякларына басып, үкереп килгән ерткычка саллы сөңгесен тондырды Аю гөрселдәп җиргә ауды Ау агасы янындагы быргычының тавышын як-яктагы башка бҮмр гычылар күтәреп алдылар һәм тиз арада урман таулар арасында, агачтан агачка, таштан ташка бирелеп, дәртле авазлар яңгырады Шулай итеп ау башланды VII Өч яктан да кысыла барган куркыныч боҗра эченнән бер генә ерткыч та. бер генә киек тә үтеп чыга алмады Алар барысы да, котлары алынып, шаушу'ишетелмәгән якка каган алачыгы торган үзәнгә ашыктылар Берәр киек, ерткыч, тезмәне өзеп, ачык җиргә чабып чык са, аны куып кире боҗрага керттеләр Инде шулай да берәр усалрагы, башсызрагы ераграк чабып китә ала икән, аны барыбер кулдан ычкын дырмадылар - я ук атып, я бөркет җибәреп алдылар Бары тик тәңре углы бүрене генә беркем дә тоткарламады Бүре ул сөннәрнен изге абалары ерак туганнары, ата бабалары санала иде. Киекне шулай уй теләсә кайда да атмадылар Аларны ничек тә ояларыннан, качкан җирләреннән куалап ачыграк яланнарга алып чы iapra тырыштылар Алдан ук билгеләнгән яланнарда, тигезрәк җир ләрдә сакта аучылар торды. Сөңгечеләр эре ерткычларны гына үтерделәр, ваграк җәнлекләрне, кошларны укчылар атты. Аучыларның эзләренә басып диярлек килгән күп санлы эшчеләр, сугымчылар үтерелгән, яраланган киекләрне, кош-кортларны шундук тунарга, йолкырга- тотындылар — итен иткә, тиресен тирегә аердылар. Икенче берәүләр—ташучылар, җилкәләренә күтәреп, билгеләнгән урыннарга итләр ташыдылар, тире, эчәк-бавыр ташыдылар. Шул ук вакытта башка каралар суына, туңа башлаган итне, тирене, эчәк-бавырны каган алачыгы янындагы үзәнгә китерә тордылар. Сөңгечеләр, укчылар артыннан килгән теркәүчеләр үтерелгән, туналган, ботарланган киекләрне, ерткычларны санап, исәпкә алып бардылар — бер генә табыш та теркәүчеләр күзенә чалынмый калмады, бер генә тире дә, мөгез дә, эчәк-бавыр да юкка чыкмады. Каган алачыгы янындагы тигез җирдә туналган итләрдән, тиреләрдән таулар өелде. Баш өстендә, кара болыт булып, кан исе сизгән каргалар очып йөрде, Тирәякка, карга-козгын каркылдаулары белән бергә, ерткычларның җан ачысы белән чинаган, кычкырган, үкергән тавышлары яңгырап торды. Туман каган, дәрте кузгалып, шактый күп киек үтерде. Аның мондый комсызлыгына эче поша башлаган ау агасы аңа алачыкка кереп утырырга боерды Туман каган карышып тормады. Җылы алачык түрендә кымыз эчә-эчә ул ау күренешен күтәрелгән ишек аша гына күзәтеп утырды. Ау кызганнан-кыза барды. Киекләр, ерткычлар ачык алан ягына күпләп килә башладылар. Тауның көнчыгыш ягында сакта торган аучылар. аларның барысын да атып бетерә алмыйча, әкренләп кире чигенергә мәҗбүр булдылар. Ерткычлар, киекләр, үкереп, чинап, агачлар арасында ары-бире чаптылар. Аюлар, аучылардан качып, агач башларына үрмәләделәр. Тау тәкәләре, ботак-сатакка эләгеп калдылар. Елгыр төлкеләр, аяк асларында качып калмакчы булып, җиргә, үлән арасына постылар. Үзеннән көчсезрәк, куркаграк ерткычлар арасында. калып та. беркемне дә бугазлый алмаган карт юлбарыс, җир- не-күкне тетрәндереп, бар көченә үкереп җибәрде. Юлбарыс тавышы ишетелү белән, көчсез киекләр, ерткычлар гына түгел, куркусыз ирләр дә калтырап төште. Ярсып ашкынган йөрәкләр кысылырга мәҗбүр булды, ычкынырга әзер керешләр тукталып калды. Батыр ирләр бер-берсенә карашып алдылар, пышылдап кына дога сүзләре әйттеләр. Боҗрада юлбарыс барлыгын белдереп, шундук ау агасына хәбәр бирелде. Өч-туманы ел буена күзәтеп торган махсус аучылар-сакчылар күптән инде урманда. Кылыч-кыя янындагы чытырманлыкта юлбарыс барлыгы турында хәбәр иткәннәр иде. Шуңа күрә, боҗрада юлбарыс булса. аучылар аны атмаска, бары тик каган ягына куалап китерергә генә тиешләр иде. Ауда беренче киекне каган гына үтерә алган кебек, ерткычлар патшасы юлбарысны да бары ул гына үтерә ала иДе. Ау агасы быргы кычкыртып барабан кагарга боерды. Шул ук вакытта ул каган янына кеше җибәрде. Ләкин каган үзе дә бөтенесен ишетеп тора иде. Ул алачыкта» атылып чыкты. Аңа шундук атын китереп тоттырдылар, коралларын бирделәр Аның янына дүрт таза сөңгече басты. Сөңгечеләрнең бишенчесе, исәпкә керми торганы, тәгин углан Албуга иде. VIII Каган алачыгы торган үзәннән бер ук чамасы ераклыкта, уң якта, урман бетеп, ачык җир башланган төштә зур гына сазлык бар иде Кылыч-кыя төбеннән агып килә торган Аркача суы, шул урынга жит- кәч, әйтерсең, кайсы якка агып китәргә белмичә, шулай жнр өстенә таралып, җәелеп ята иде. Ул бары әлеге сазлыкны үтеп киткәч кенә шаулап аккан чын елгага әйләнә. Сазлык өсте куе камыш урмачы белән капланган. Камышлыкта һәр төрле кошлар, киекләр мыжгып тора иде. ♦ Куркытып ояларыннан, аулак урыннарыннан чыгарылган ерткыч- а. ларның кайберләре, сыену урыны эзләп, әлеге камышлыкка ташландылар. Ау агасы божра эчендәге юлбарысны да шул якка куарга боерды * Каган да туп-туры камышлык ягына ашыкты. = Урман янында гына ачыклык калдырып, аучылар сазлыкны төрле £ яктан әйләндереп алдылар. Каган килеп җитү белән, сазлык янындагы о божра сакчылары көчәйтелде. Иң алга сөңгечеләр басты, алардан чит- < кә укчылар урнашты, укчылардан да арырак шонкарчылар ■ куелды. | Каган үзенең ирләре белән жилгә каршы—сазлыкның көнчыгыш ягы- т на урнашты Ау белән, яу белән күзе чыккан Туман каганның әле бер- 3 кайчан да атып тидерми калганы юк иде. Аның әле кулы нык, күзләре . үткер. Шулай да, юлбарыс белән очрашканда шаярырга, саксыз кыланырга ярамаганлыгын аңлап, ау агасы аның янына тагын өч-дүрт таза * ирне куйды Тәгин угланның куркыныч урында булуы гына аның н бераз эЧен пошырды, ләкин ул ана берни әйтмәде — яшь угланның “ күңелен кырасы килмәде. ө Урман эчендәге шау-шу көчәйгәннән-көчәя барып, камышлыкка та- х ба юнәлде Әле сулда, әле уңда ярсып этләр өрде. Куркытучылар шак < та шок китереп төрле тавышлар чыгардылар, кемнәрдер ачы итеп бар = көчләренә чинап җибәрде. Менә бер заман сазлык эченә күпләп киекләр керә башлады. Коры х камыш сабакларын сындырып алар куерак, куркынычсызрак урыннарга омтылдылар Шул ук вакытта сазлык уртасыннан пырылдап, канатларын сызгыртып үрдәкләр күтәрелеп чыкты Күп тә үтмәде, бөтен камышлык куып кертелгән киекләр белән мыж килеп тора башлады. Сазга, камышка күнекмәгән, бер-берсен якында күреп котлары алынган боланнар, тау тәкәләр ничек тә моннан таярга тырыштылар һәм, саз кырыена килеп җитү белән, туп-туры аучыларга килеп төртелделәр. Шул чакны аучылар тезмәсе өстеннән көчле жил исеп киткәндәй булды: барысы да, дөньяларын онытып, урман белән сазлык кушылган якка борылып карадылар. Ул яктагы күзәтчеләр, быргы кычкыртып, юлбарысның камышлыкка килеп керүен белдерделәр. Чыннан да. урманга якынрак торган аучылар аның көчле, сиртмәле аякларында җи- ңел-жиңел сикереп, ала-кола буе белән сузылып, сазлык ягына ыргылуын күреп тордылар. Ерткычлар патшасы алдында тез чүгеп бөтен тирә-як кинәт тынып калгандай булды Боҗра эчендәге киекләр, бар кайгыларын, куркуларын онытып, барысы берьюлы шып булдылар Камышлыкка юлбарыс кереп күп тә үтмәде, урманнан җәяүле аучылар төркеме килеп чыкты. Куе урман аша, тирән чокырлар, кыялар аша үткән, киек аулап арыган, хәлдән тайган, яраланган, канга баткан аучылар, боерык булганны да көтеп тормастан, сазлык буендагы ирләр янына килеп кушылдылар Ләкин урманда әле башка аучылар да калган иде. . Анда-монда тоткарланып калган аучылар җыелган арада, ау агасы, атын кызу юырттырып, бөтен сазлыкны әйләнеп чыкты, кемнең кайда, ничек торуын барлады, кайберәүләрне бер урыннан икенче урынга күчереп куйды. Ау агасы яңадан сазлыкның көнчыгыш ягына каган янына килеп җиткәч, тезмә буенча яна боерык бирелде Менә бер заман аргы якта югарыга аксыл-зәңгәр төтен күтәрелде — аучылар коры 17 камышка ут төрттеләр. Төтен баганалары шулай ук сазлыкның уң ягында да, сул ягында да калкып чыкты. Озакламый бөтен камышлыкны ут-ялкын чорнап алды. Кызу искән җил белән төтен сазлыкның көнчыгыш ягына — каган көтеп торган якка үрләде. Шашынып, юка бозны шатыр-шотыр ватып ерткычлар төтен алдыннан чаптылар. Атларның, кешеләрнең борыннарына, күзләренә ачы төтен керде, әледән-әле күз алларын төтен каплады. Ләкин беркем дә артка чигенмәде, беркемнең дә кулы кылтырамады. Сазлык янындагы ярты чакрым чамасы озынлыкта коры җир өсте атылган, кадалган, чабылган киекләр белән тулды. Юлбарыс, уттан, төтеннән качып, ике мәртәбә сөңгечеләр каршысы- на килеп чыкты. Икесендә дә аны кире куып җибәрделәр. Өченчесендә ул туп-туры Туман каган янына килеп чыкты. Килеп чыкты да, үзенең язмышы кем кулында икәнлеген аңлаган сыман, ат өстендә кыя таудай утырган алып иргә карап, бар көченә ырылдап җибәрде һәм, ни булса да булыр дигәндәй, ярсып алга ташланды. Ул шундый зур иде, шундый куркыныч иде — каган атланган Кура-мал куркып кинәт читкә сикермәкче булды. Ләкин каган аны вакытында тыеп калды Тезген тоткан сул кулы белән атын тыеп, уң кулы белән ул сөңгесен юлбарысның күкрәгенә турылап тондырды. Сөңге сабының ерткыч күкрәгенә яртылаш диярлек батуын ул үз күзләре белән күрде. Шул ук мәлдә, ул сул кулын бушайткандай итте. Шуны гына көткән Кура-мал читкә ыргылды. Каты яраланган ерткыч ярсып яңадан аякларына басты, яңадан алга ыргылмакчы булды, ләкин күкрәгенә кадалган сөңге сабы, туң җиргә төртелеп, бары аның ярасын гына тирәнәйтте. Ерткычның төтен тулган канлы күзләреннән чишмә булып яшь акты. Авыртуга түзә алмыйча ул үкереп җибәрде. Боларның барысы да күз ачып йомган арада булды. Сихерләнгән сыман ирләр юлбарыска караш торганда камышлыкны ярып, бик зур кабан дуңгызы килеп чыкты. Килеп чыкты да, сөңге сыман очлы тешләре белән каршыдагы атның корсагына китереп төртте. Кура-мал ша шынып чинап җибәрде һәм алгы аякларын күтәреп, каядыр сикермәкче булды. Юлбарыс аркасында уяулыгын югалткан Туман каган мәтәлеп җиргә барып төште. Шул ук мәлдә төтен эченнән ярсып икенче кабан дуңгызы килеп чыкты. Ирләр аны күреп алдылар, кычкырып җибәрделәр. Ләкин беркемнең дә каганга ярдәмгә килергә җае юк — Туман каган җиргә ауган аты белән кабан дуңгызы арасында калган иде. Моңарчы бер читтәрәк торган Албуга шул чакны, сөңге сабын ике куллап тоткан килеш, төтен арасыннан килеп чыккан икенче кабан дуңгызы өстенә сикерде. Каушаса, туры чамалый алмаса, аның да әтисе янына я булмаса кабан дуңгызы алдына барып төшүе ихтимал иде. Ләкин ул дөрес һәм төгәл чамалады—сөңге тимере, кабан дуңгызының таштай корсагы аша чыгып, таштай каты җиргә төртелде. Яшь аучы егылган ат аша, әтисе аша, тигез җиргә барып төште. Якындагы ирләр барысын да күреп тордылар. Колак төбендә генә мактап кычкырган, гаҗәпләнү белдергән тавышлар ишетелеп китте. Ирләрнең берсе ат корсагын тишкән кабан дуңгызына сөңге ыргытты. Берничә ир, атларыннан төшеп, каганга ярдәмгә ташландылар. Төрле яктан күтәреп алып, аны аягына бастырдылар да, тиз-тиз генә читкә, куркынычсызрак урынга алып киттеләр. Ул арада әтисе янына агарынган, коты алынган Албуга килеп җитте. — Углым!—диде ата кеше, яшь егетне күкрәгенә кочып. — Мин күрдем. Беркайчан да онытмам, батыр углым! IX Кояш таулар аша үтеп дала ягына чыккач, ау тәмам булды Камышлык янды, көлгә әйләнде Ут шулай ук урман буендагы аерым куакларны да өтеп алды. Шулай да аны ары җибәрмәделәр Өч-тума- дагы барлык киек-җанварлар кырып салынды. Урман-таулар арасы ф бушап, тып-тын булып калды Ләкин озакламый анда яна киекләр, ерткычлар киләчәк. Алар анда үзләренә оя корачаклар, аулак урыннар 2 табып үрчи башлаячаклар. Бит алар монда әле генә кан елгасы акка- £ нын белмиләр һәм алар аны беркайчан белә алмаячаклар, чөнки х моннан бер генә киек тә, бер генә тычкан, йомран да үтеп чыга алма £ ды. Шулай булгач, мондагы үтереш турында аларга кем җиткерсен?! о Каган алачыгы торган үзәндәге табыш таулары үскәннән үсте. Ка- * ралар камышлыктан кәкиV ташып хәлдән тайдылар Иң яхшы итләрне, тйреләрне теркәүчеләр каганга калдырдылар. Кемнең нәрсә, күпме үтерүенә карап, аучыларга шулай ук яхшы ит a тән, тиредән өлеш чыгарылды. Ау агасына да итнең, тиренең яхшыра- “ гы бирелде. Теркәүчеләр, сугымчылар, тунаучылар — ауда катнашкан ♦ барлык кешеләр үзләренә тигән өлешне алдылар. Эчәк-бавырны, кон- * рык ише калдык-постыкны коллар бүлеште. Аларга шулай ук нык ер- * тылган, бозылган я булмаса кечерәк, затсызрак тиреләрне дә бирде- £ ләр. Монда шулай ук тирә-яктан чин ярлылары да килеп җиттеләр. е Аларга аягы сынган, корсагын кабан дуңгызы тишкән үле атларны s бирделәр. Сөн колларыннан да фәкыйрьрәк киенгән бу ярлылар ат < үләксәләрен шундук ботарлап ташладылар, бүлешеп алдылар. Ау төкәнү белән, үзән уртасында Туман каганның йөз егерме кеше * сыешлы киез өе торгызылды Батыр аучыларны каган бүген сыйларга, > кунак итәргә тиеш иде. Бөек каган, урдадагы сыман, киез өйнең түре- = иә урнашты. Аның уң ягына тәгин углан, сул ягына ау агасы Туңгак алып утырды. Башка аучылар, ярым түгәрәк булып, каршыга һәм ике якка урнаштылар. Ачыккан, алҗыган ирләр түземсезлек белән аш-су башлануын көттеләр Пешкән ит китерер алдыннан Туман каган иң зур батырлык күрсәткән ирләргә үз кулы белән буза бирергә тиеш иде Быелгы ауның беренче батыры кем булыр икән? Ирләр, пешкән иттән бигрәк, шул турыда карар көттеләр Беренче сүзне йола буенча, каган түгел, ау агасы әйтте. Ул, бил геле, иң элек каганны мактады. Бер атуда юлбарысны егып салган өчен аны барлык ирләр арасында иң батыры, иң булдыклысы дип атады. Үзен мактаганга каганның күңеле булды. Шулай да ул үзенең аттан егылып төшүен дә, чак-чак кына кабан дуңгызының очлы тешләренә эләкми калуын да оныта алмады. Бу хакта эндәшми калуны ул яхшысынмады. Ау агасыннан соң каган үзе сөйләде. — Ирләр күреп торды: беренче киекне мин аттым, юлбарысны мин үтердем, — диде ул.—Шулай да ау агасы бер нәрсәне әйтми калдыр ды. Кабан дуңгызыннан мине кем коткарды? — Тәгин углан! — диделәр ирләр барысы бер авыздан диярлек — Әйе, минем өлкән углым! — диде ата кеше сизелеп торган бер горурлык белән. — Әйе, Албуга! — диде Туңгак алып та. — Мин әле ул турыда да әйтмәкче идем — Менә шул-шул! — диде каган. — Быелгы ауның беренче батыры минем углым Албуга булыр! Беренче бузаны мин аңа бнрәм! Ирләр, яшь алыпны мактап, шау-гөр килеп алдылар Албуга, кыза рынып. шатлыктан ерылган авызын көчкә тыеп, атасы кулыннан ал V Кәки — ИТ тын кәсә алды. Алды да, елмаеп, горурланып, өй эчендәге ирләргә күз йөртеп чыкты Аның әле беркайчан да атасы алдында, алып ирләр алдында бу кадәр данга ирешкәне, бу кадәр макталганы юк иде, беркайчан үзен шундый бәхетле итеп тойганы юк иде. Буза тулы алтын кәсәгә ул бер күз төшереп алды да, каушап, тирән итеп тын алды. — Әти... бөек каган! Ирләр! Сезнең исәнлеккә эчәм, — диде Албуга. Бирелгән бузаны ул тамчысын да калдырмый эчеп бетерде. Эчеп бетерде дә, инде тагын нишләргә, дигәндәй, тып-тыи калып, ирләргә, әтисенә карап тора башлады. Ашчы тиз генә аның алдына кайнар ит китереп куйды. Төрле яктан өзек-өзек сүзләр ишетелде. ■ — Егылмады! — Буыны нык!—диештеләр ирләр. — Булдырды! — диде ата кеше дә. Ул аңа яңадан урынына утырырга булышты, ашчы китергән табакны аның алдына җайлабрак куйды. Бәхетле яшь алыпны мактап әйтелгән сүзләр әле уңда, әле сулда ишетелгәләп торды. Ләкин бу инде чынында аны мактау да түгел иде, бу бары ата кеше алдында бер ялагайлану да, аннары бер башланган сүзне дәвам иттерү сыманрак кына иде. Андый мактау сүзләре инде яшь алыпның үзенә дә ишетелми башлады. Аның аяк-куллары хәлсезләнеп калды, башы авырайган- нан-авырая барды, күз аллары томаланып, өй эчейдәге кешеләр әлҗе- мөлҗе килә башладылар. «Егылмаска, егылмаска!» диде ул үз-үзенә күңеленнән. X Ачыккан, алҗыган ирләр туйганчы ит ашадылар, буза, кымыз эчтеләр. Иң батыр аучыларны каган үзе сыйлады, йөз егерме аучының барысына да бүләкләр бирелде Ашап туйгач күңел ачу башланды. Ирләр шаулашып һавага чыкты. Уртада зур түгәрәк калдырып, түгәрәк эченә учак яктылар. Учак яктысында яшь ирләр көч сынаштылар, көрәш уеннары башлап җибәрделәр. Уеннарның, көрәшләрнең барысы да диярлек ау күренешләрен кабатлады. Көрәштән, уеннан соң биюләр башланып китте. Казаннарда туктаусыз итләр пеште, бурдаклардан1 туктаусыз эчемлекләр акты. Уен-көлке, күңел ачу төн урталарына чаклы сузылды. Төн уртасы авышкач аучылар, көндезгедән дә ныграк арЫп-алжып, татлы йокыга талдылар. • Икенче көнне, таң атып кояш җир астыннан чыккач та, аучылар тәгәрәшеп йоклап яткан үзәнгә Кара-тау ягыннан килүче арба күренде. Дөяләр җигелгән арбаны ян-яктан, арттан, алдан унлап-унбишләп сакчылар урап алганнар иде. Дөягә атланган малай да, атка атланган ирләр дә, кыяфәтләренә караганда, җунгошеннар булырга тиеш иде. Өч-туманың көнчыгышка таба сузылган сөзәк итәге өстенә — калкулык сыртына килеп менгәч тә, атлар да, дөяләр дә туктап калдылар. Калкулыкның төньяк итәге сирәк урман белән капланган. Сирәк урман артында, киң үзән уртасында ап-ак булып ялгыз өй калкып утыра иде. Өйне күрү белән, атка атланган ирләр үзара сөйләшеп алдылар, арба эчендәге кемгәдер нәрсәдер әйттеләр. Өсте ябулы арбаның алгы ягындагы кечкенә тәрәзәдән киң битен күрсәтеп, ниндидер ир кеше алга, үзәнгә карады. Сакчы ирләргә ул нидер җавап кайтарды Ирләр тагын үзара сөйләшеп-киңәшеп алдылар. . ■ Бурдак — сөт. су, кымыз ише сыеклык өчен кулланылган тире савыт (капчык). Бераз көтеп торгач, арбадагы кеше кузгалырга боерды. Кузгалып киткәнче ирләрнең берсе арба тәгәрмәчләренә арттан юан гына агач кыстырды — тауга түбән төшкәндә дөяләр чабып китеп, арбаны аударулары бар иде. Юлчылар калкулыктан, сирәк агачлар арасыннан тыелып кына, ашыкмыйча гына төштеләр дә тигез җирдә туктап калдылар. Шул ф чакны ал арның, күз алдында искитмәле күренеш ачылды: җир өстендә, л сүнгән учак тирәсендә, баш аяк килеп, төрлесе төрлечә бөгәрләнеп < я булмаса аяк-кулларын сузып җибәргән килеш, аучы ирләр йоклап * ята иде. Шундый ук аунап-йоклап яткан ирләр арырак та күренә— х әйтерсең, әле генә монда бик каты сугыш булган да, җиңүчеләрме, жн- < иелүчеләрме — үлекләрен җыеп алырга да өлгермичә, каядыр китеп £ барганнар. Якын-тирәдә бер генә сак та, бер генә уяу кеше дә күренн ми иде. Арба эчендәге кеше, тәрәзәдәге пәрдәне күтәрә төшеп, тирә-якны f күзәтеп барды. Ж.нрдә яткан кешеләргә бик үк якын килеп җитмичә з туктарга кушты. Арба туктагач ул арткы киезне күтәреп җиргә төште. и Урта буйлы, бик таза һәм бик ямьсез бер кеше иде ул. Зур башлы. ♦ киң маңгайлы һәм тумыштан ук кыешрак авызлы бу ир уртасы кайсы- * дыр ягы белән түбет кешесен »дә, җунгошенне дә, шулай ук сөн кеше- < сен дә хәтерләтә иде. Ләкин ул чынында түбет кенә түгел, җунгошен н генә дә, сөн генә дә дә түгел иде бугай Күз карашы аның нурсыз. £ котсыз һәм комсыз иде. Авызының кыеклыгы, иреннәренең калынлыгы аның шөкәтсезлеген тагын да көчәйтә сыман. Аннары аның йодрыкла- “ ры бик зур иде. Менә шул зур, авыр йодрыклары һәм күрер күзгә х ямьсез кыяфәте булмаса, ул алай башкалардан бик үк аерылып та = тормас иде, ахрысы Арбадан читкәрәк китеп, йодрыкка йомарланган куллары белән s биленә таянган килеш ул озак кына каранып торды Ялгыз ак өйдән арырак ул уңда-сулда тагып ашык-пошык корылган кечерәк алачыклар, киез өйләр күреп алды. Тагын да арырак исә, җир өстендә кара тал булып яткан сазлык күренде. Елга буенда еракта бик күп атлар утлап йөри, шунда ук кешеләр дә бар иде. Димәк, барысы да йоклап бетмәгәннәр. — Менә шундый инде алар — хулар... — диде ул үз янындагы ирләр белән сөйләшкән сыман итеп. — Туярларын белмичә ашыйлар эчә ләр дә, хайван кебек йокыга авалар. Шуннан башка аларны берни кызыксындырмый. Сөңге ал да берәм-берәм када да чык! — Алар уянмыйча анда бару килешмәс, — диде сакчы ирләрнең берсе Алар чин телендә сөйләштеләр — Агачлар арасында көтеп торырга туры килер,— диде ямьсез Ар Дөягә атланган малайга ул борылырга кушты Үзе, арбага утырып тормастан. җәяү генә китмәкче булды. Атларыннан төшкән ирләрнең берсе тәгәрмәчләргә кыстырылган күсәкне тартып алды һәм зур. тупас тәгәрмәчле арба, тешкә тия торган ачы тавышлар чыгарып, борыла башлады. Бу көтелмәгән шыгырдау тавышы иртәнге тынлыкка чумган тирә-якны сискәндереп җибәрде. Якында гына зур таш артында йоклан яткан кораллы ир кинәт ба шын калкытты Кызыл саплы, тимер башаклы сөңгесен ул ике куллап кочаклап тоткан иде Ул, ахрысы, төнлә торгак булган. Сөңгесен кулыннан ычкындырмыйча шундук аягына басты һәм якында гына кораллы ирләрне, җитмәсә чин кыяфәтендәге ирләрне күреп бар көченә кычкырып җибәрде Йокылы-уяулы кнЛеш аның бик нык коты алынган иде бугай Кыч кыракычкыра ул артына чигенде дә. борылып йөгерергә үк тотынды Бөтен үзән берьюлы диярлек башын калкытты. Аннан-моннан арба ягына уклар очты. Атлы, кораллы ирләр тизрәк агачлар арасына кереп яшеренергә тырыштылар. Зур йодрыклы ямьсез ир куркып җиргә егылды. Анын янына кораллы сөн ирләре йөгереп килде. Бил каешыннан тотып аны җирдән торгыздылар, аягына бастырдылар Исәптәй ич бу! — диде сөннәрнең берсе шаккатып. — Исәптән, исәнме? — диде икенчесе көләргә чамалап. — Исән, исән! — диде Исәнтәйне бил каешыннан тотып торган ир. Исәнтәйнең бөтен тәне дер-дер калтырана иде. Кораллы ирләр алдында ул шулай да елмаймакчы булды Ләкин елмаю барып чыкмады — ачылган эре тешләре, бер-берсенә тиеп шак-шок килде дә. кыек авыздан «ы-ы ыгы!..» дигән мәгънәсез авазлар гына ишетелде. XI Кичтән күпме генә эчмәсен, төннең кайсы вакытында гына йокларга ятмасын. Туман каган иртән барыбер кояш белән бергә тора һәм. борынборыннан килгән ата-баба йоласын бозмыйча, яңа көнне котларга чыга иде. Ләкин бу бары урдада чакта гына — тыныч, көндәлек тормышта гына шулай. Урдадан читтә төн кунарга туры килгәндә ул еш кына үзенең күп төрле йолаларга бәйле икәнлеген онытып җибәр- гәли иде Башкалар кебек ул да бии, җырлый, кайчагында хәтта куркыныч уеннарда, ярышларда да катнаша иде. Кичәгенәк ул алай бернинди уенда, җырда-биюдә катнашмады — көндез бик арыткан иде. Үзенең үлемнән котылу сөенеченнәнме, юлбарыс атып алу куанычыннанмы, үз алдына йомылып, басылып ул берөзлексез буза эчте Шул ук вакытта ул үзенең тәгин углы турында да уйланды Элеккегә караганда ныграк ярату белән, якынлык тойгысы белән уйланды. «Урдага кайту белән Табылдыкны бүләк итеп би- рәм!» - диде ул үз-үзенә, билгеле бер карарга килеп Аның өчен шуннан да зур бүләк юк та, булмас та. Үзеңне үлемнән саклап калган уг- лыңа бер кыз жәл булмас. Куансын, күңеле булсын. Инде яше дә җиткән — озакламый болай да өйләнергә тиеш. Ут/лра-утыра аның — ата кешенең хәзер үк батыр углы өчен берәр төрле изгелек эшлисе килә башлады Ничек итеп күңелен күрим икән дип уйлаигалап утырганда ул кинәт Албуганың йоклап киткәнен күреп алды. Каган аны тышка саф һавага алып чыгарга, алай да уян- маса. урынга илтеп салырга кушты. Тәгин угланны ирләр күтәреп тышка алып чыктылар, уятып карадылар — ауда шундый зур батырлык күрсәткән яшь алып берни белми йоклавында булды. Аны яңадан өйгә кертеп урынга яткырдылар. Каган үзе дә озакламый йоклап китте. Кояш чыккан вакытта да ул йоклап калды Шулай да төнге торгак соңлап булса да аны кереп уятты, җитәкләп диярлек тышка алып чыкты. Каган, иртәнге кояшны котлагач, яңадан урынына барып ятты. Ләкин бер торгач инде яңадан йокыга китә алмады. Шул чакны өйгә Туңгак алып килеп керде. — Исәптәй килгән, — диде ул. — Ни калган ана монда? — диде каган. . — Сине күрмәкче була. — Күрәсем килми! Туңгак алып тавыш-тынсыз гына ишеккә юнәлде, ләкин ул чыгып җитәргә дә өлгермәде, аны шундук кире чакырып алдылар. — Кем килгән дисең?—диде каган. — Исәнтәй... Банхуа... — диде Туңгак алып. — Ник аны яхшылап аңлатмыйсың? Бар. чакыр! Өстенә сөннәрнеке кебек озын итәкле тун кигән, биленә киң каеш буган, сул колагына зур алтын алка таккан Исәнтай-Банхуа, каган өенә килеп керү белән, идәнгә егылды. Туман каган ярым шәрә килеш үзенең биек ятагында утырып тора иде. — Тор, — диде ул керүчегә. Исәнтәй тормады, бары башын гына калкытты һәм каганга, иленә- . көненә исәнлек-саулык теләде. _ — Сөйлә,—диде каган боерып. < Исәнтәй гадәтенчә елмаеп, читләтеп, уратып үзенең урдага баруы, 5 юлда менә көтмәгәндә каганның үзенә юлыгуы турында сөйләргә * кереште. < — Кыскарак тот! — диде каган түземсезләнеп. £ Исәнтәй сүзен кыскартмады, бары тик ныграк елмайды да башын *- гына югарырак калкытты. Каганга ул үзенең ниндидер сүз әйтергә £ җыенуы турында сөйли башлады. — Бузаң бармы? — диде каган, артык тыңлап торырга тәкате 2 калмыйча. ° Исәнтәй, ясалма елмаюын сүндереп, кинәт тынып калды. ♦ — Арбада бар түгел,—диде ул бик нык кайгырып. — Өйдә бар х — Кызларың бармы? < — Бар. Күп бар! — диде Исәнтәй куанып. — Кирәгең ни? Л — Кызны, бузаны монда китеримме, бөек каган? — диде Исәнтәй е чамадан тыш ягымлы ёлмаеп. — Китермә. Үзем барып алырмын, — диде Туман каган Аның инде күптән шушы Исәнтәйнең оясын үз күзләре белән күрә- s се килә иде. £ х XII Исәнтәй-Баихуаның атасы Чжао ягында туган. Чжао ягында үскән ярым сөн, ярым түбет кешесе иде. Чыгышы белән дала кешесе булса да, ул инде күптән үз халкыннан аерылган, аның телен, йолаларын онытып бетергән. Үзе шулай жнңел генә жунгошенгә әйләнә алганга, элекке тамырдашлары, тугандашлары сөннәрнс дә ул жнңел генә жунгошенгә әйләнергә тиешләр дип, сөннәр тулысымча Чжао йортына буйсынырга тиешләр дип исәпли иде Шунлыктан ул, урман-кырлардагы киекләр кебек, бер урыннан икенче урынга күченеп йөргән сөн-нәрне бөтен җанытәне белән яратмый иде Ул яшь чакта Чжао йорты бай иде, көчле иде. Чжао ваны1 әледән- әле сөннәргә каршы яу чаба, аларның җирләрен басып ала, күпләп- күпләп малтуарын, кешеләрен кулга төшерә иде Ул чакларда Исән тәй-Банхуаның әтисе Банлу Чжао гаскәрендә мең башы булып хезмәт итә һәм ин турылыклы сугышчылардан санала иде. Шулай бер кышны, сөннәр белән сугышта бик кыен хәлдә калгач, бөтенләй көтмәгәндә аңа, башын саклап, сөннәр ягына чыгарга туры килде. Дөресрәге, сөннәр аны камап алдылар һәм корал ташлап кул күтәрергә мәҗбүр иттеләр Банлу белән бергә биш йөзгә якын Чжао ире, коралларын ташлап, сөннәргә бирелде. Банлуның җиңелүе аркасында ул сугышта Чжао ваны да җиңелде. Туманның атасы - сөннәр- нең ул чактагы каганы Банлуның бу «изгелеген> буш итмәде Ягымлы, булдыклы, батыр Банлуны ул үзенә якынайтты, аңа үзенең түбет кыр нагыннан туган ямьсез генә бер кызын бирде Кызның бирнәсе итеп, бер көтү мал-туар белән бергә, әсир чжаолардан йөзләп ир бирде ' Нан дәүлат башлыгы, патша Шул ук вакытта ана илнең төньягында, Тула суының түбән агымында көтүлекләр билгеләде, үзенчә кала корып, җәен-кышын, язын-көзен дигәндәй, балчык өйдә яшәргә рөхсәт итте. Бер көзне, моннан егерме еллар элек, сөннәр көнчыгыштагы урман кешеләренә каршы яу чапканда. Банлу да үзенең ярты меңлек алае белән каган чирүенә кушылды. Урман кыргыйларына каршы яуда аның ирләре батырларча сугыштылар. Сөннәр җиңде, һәм Банлу-ның бу яхшылыгын карт каган буш итмәде. Банлу үзен көньякка, таулар арасына күчерүне сорады Мондагы салкын далага күнегә алмыйм, таулар миңа якынрак диде, картлык көнемдә туган җиремә — Чжаога якынрак җирдә яшисем килә, диде. Туманный атасы карт каган монысына да риза булды. Ул аны Сөн җиренең көньягына — Таштугай үзәненә күчерде һәм шунда аңа балчыктан, агачтан өйләр салып. Чжао йолаларын саклап яшәргә ирек бирде. Таштугай үзәнендә Банлу бик шәп яшәде. Елына өч-дүрт тапкыр ул урдага барып кайтты, каганга бүләкләр илтте, яу чабарга сөннәргә кирәк булса, бер мең кораллы ирне атка атландырып, каган катына озатты. Еш кына каган аны үзе дә чакыртып ала һәм таулар артындагы Күк асты иленә катнашы булган берәр катлаулы, четрекле эш килеп чыкса, иң элек аның сүзенә колак сала торган иде. Карт каган үлеп, аның өендәге алтын тәхеткә өлкән углы Туман менеп утыргач. Таштугай үзәне өстендә кояшлы көннәргә караганда болытлы көннәр күбрәк була башлады. Үзенчә кала корып, мал-туар асрап, меңләгән якташларын — җунгошен качакларын коллап, баеп яткан Банлуны Туман каган бик үк яратып җиткермәде. Алтын тәхеткә утыруының беренче көненнән үк ул аңа кырын күз белән карады. Берәр сылтау табып ул аның таш-балчык өйләрен, коймаларын туз- дыртырга, байлыгын тартып алырга диебрәк уйлаштыра башлады. Ләкин карт Банлу көтмәгәндә үлеп китте. Бар нәрсәгә баш булып аның улы Банхуа-Исәнтәй калды. Исәнтәй эшне атасыннан остарак башкарды. Иң элек ул яшь каган белән дуслашу, татулашу ягын карады. Моның өчен ул булдыра алганын да. булдыра алмаганын да эшләде. Урдага ул өч-дүрт айга бер түгел, бер айга өч-дүрт тапкыр, кирәк икән — биш-алты тапкыр барды. Һәм барган саен каганга, аның бичәләренә, яраткан кол кыз- ларына-кырнакларына бүләкләр алып барды. Бүләкнең дә әле андый-мондыен гына түгел, теге яктан. Йән, Вәй, Чжао якларыннан чыкканын, затлырагын табарга тырыша иде. Каган да. башкалар да беркайчан бүләктән баш тартмадылар. Урда белән Таштугай үзәне арасындагы салкынлык, шулай итеп, кул белән сыпырып алгандай юкка чыкты куйды. Каган белән ике арадагы мөнәсәбәтне җайлагач. Исәнтәй үз биләмәсендәге эшләрне җайга салырга тотынды Барыннан да элек ул атасының элекке якташларын ныклап торып үз кулына алды. Монда кыргыйлар арасында сезне мин якламасам, башка беркем якламаячак, диде. Таштугайдан китсәгез, сөннәр сезне икенче көнне үк тотып ашаячаклар. үзләре ашамаса, этләренә биреп ашатачаклар, диде. Күптән инде Сөн илендә яшәгән, сөн телен, сөн гадәтләрен-йолаларын яхшы белгән элекке җунгошеннәрнең мондый куркытуларга әллә ни исләре китмәде китүен, шулай да әлерәк кенә Чин ягыннан качып чыккан һәм Сөн илендә ү*С’нә сыену урыны тапкан ярлы-ябагай аның кармагына җиңел генә эләгә торды. Күп тә үтмәде. Банлу углы Банхуа-Исәнтәй Сөн илендәге Чин качакларының үзенә күрә бер яклаучысына һәм шул ук вакытта алар канын эчүчегә әверелде. Аның барлык эшен «якташлары» эшләде: аның өчен алар көтү көттеләр, җир тырнап иген иктеләр, күлдән, елгадан балык тоттылар. Хатын-кызлар җәен-кышын аның өчен йон эр ләп, тула бастылар, тукыдылар, тире-яры иләп кием тектеләр. Ирләрнең күбесе балта эше белән шөгыльләнде — төрле йорт кирәк-ярагы, эш, сугыш коралы җитештерделәр, утын ташыдылар. Артык шауламыйча, кирәкле кешеләре белән генә киңәшеп-серләшеп Банхуа таулар арасында тимер, бакыр ташлар эзләтте Җае чыгу белән ул үзенең ирләре, хатын-кызтары җиткергән затлы әйберләрне каганга бүләк итеп тә. сатып та җибәргәләде. Урдага бар- * ган саен каганның бичәләре, чибәр кызлары аңа үзләренең вак-төяк үтенечләрен белдерделәр: шундый-шундый нәрсә таба алмассыңмы. 5 диделәр, икенче килгәндә фәлән нәрсә алып кил әле, диделәр. Хатын- * кыз йомышын ул аеруча теләп башкарды. < Дала аксөякләренә кирәк булган барлык нәрсәне ул җиңел генә fc таба алмый иде, билгеле. Кайбер нәрсәләрне аның ышанычлы кеше- 2 ләрс, чик аша чыгып, теге яктан алып кайттылар. Каган үзе дә, аның якыннары да шома, елгыр Исәнтәйнең мондый з эшләрен бик яхшы белеп тордылар. Ләкин Исәнтәйгә аркылы төшәргә, g аңа аяк чалырга дигән уй беркемнең дә башына килеп карамады. Ки- о ресенчә, аның мондый изгелекләрен хуп күрделәр. Ни өчен дигәндә, ф бар нәрсәгә өлгер, булдыклы Исәнтәй хатын кызның гына түгел, ир- * ләрнең дә күңелен күрә белде. Ирләрнең, аеруча Туман каганның кү- < пелен күрү өчен тун. бүрек, итек, к эрал ише нәрсәләрдән тыш тагын £ ике генә нәрсә кирәк иде. Кадерле икенең берсе дөгедән кайнатыл- п ган утлы буза булса, икенчесе — утлы бузадан да утлырак яшь кызө лар иде. Дөге бузасын Исәнтәйгә ярлы чнннәр кайнатты Шул ук буй х җиткән яшь. чибәр кызларны да Исәнтәй үзенә буйсынган, көн-төн * үзенә бил бөккән ярлы-ябагайдан сайлап, җыеп алды Бөтен Күк асты х илендә атаклы Чжао гүзәлләрен аңа кайчагында теге яктан да алып °- чыктылар ефәк кебек, алтын савыт саба. дару, җимеш кебек итеп, х Бик кирәк булса, билгеле. XIII Олуг кунакны тиешенчә каршылау өчен Исәнтәй тиз арада Таштугай үзәненә кайтып китте. Өч-тума ягыннан Таштугай үзәненә чаклы күп булса бер көнлек юл иде Атларны, дөяләрне кызулатыбрак барганда. юлны тагын да кыскартырга була иде Туман каган. Исәнтәйнең үкчәсенә басып бармас өчен, беразга монда тоткарланырга кирәк тапты. Үзе белән кунакка ул бары аучыларны гына алырга булды Башка барлык ирләргә, караларга кайтып китәргә боерылды Исәнтәйнең биек таулар арасындагы таш балчык агач каласына • каган икенче- көнне кояш баер алдыннан гына барып җитте Исәнтәй аны үз каласыннан ике-өч чакрым читтә, Таштугай үзәне киңәеп, ачык далага килеп кушыла торган бер яланда каршылады Өстенә ул кыз гылт-җирән ефәк белән тышланган яхшы, яңа тун кигән иде Түбәсе сары ефәк белән капланган ике тәгәрмәчле арбасы янында аның егер меләп атлы-кораллы ире тора иде Кунаклар килеп җитәргә бер йөз адым калгач ул. арбасыннан төшеп, җәяүләп, ашыгып, каганга таба атлады Елмаеп, кырыкка бөгелеп иң элек каганның өзәнгедәге каюлы итек башын үпте, аннары атның тезгененнән тотып алды Сөнчә киенгән, сөнчә коралланган егермеләп ирнең барысы да. атларыннан төшеп, җәяүләп шулай ук кунак лар каршысына килделәр, ирләр атланган атларның алтын көмеш тәңкәләр, аеллар белән бизәлгән тезгеннәреннән тотып алдылар. Исәнтәй арбасы торган җирдә әле тагын кемнәрдер бар иде. ах рысы. Туман каган да. башкалар да кичке эңгер-меңгердә аларның кемнәр икәнлеген тнз генә аера алмады Арба янына килеп җиткәч ба рысы да аңлашылды Болар җиргә чүгәләбрәк утырган кызлар төрке ме булып чыкты. Яшь кызлар аллы-гөлле ефәк киемнәр кигәннәр, төзәнгәннәр, бизәнгәннәр. Аларның барысы да кулларына кымыз тулы кәсәләр тоткан иде. Кунак ирләр якынлашу белән кызлар барысы да бердәм булып аякларына бастылар һәм беравыздан диярлек күңелле җыр башлап җибәрделәр. Җырчы кызларның берсе — буйлырагы, сылурагы җыр- лыйҗырлый алга чыкты. Кымызны иң элек Исәптәй үзе эчте, аннары каганга бирде. Каганның юлдашларын башка кызлар белән башка ирләр сыйлады. Исәнтәй, мондый очрашуга чиксез куанганлыгын белдереп, каган алдында, уң кул тучи бәк1 тәгин углан белән каравыл агасы Туңгак алып алдында бишкә бөгелде, бер алларына, биш артларына чыкты, туктаусыз елмайды һәм каушавыннан әле абынып китте, әле тунының итәгенә басты. Каушамаслык та түгел шул — кунак булып аңа каган үзе килә! Карт Банлу элекке каган белән нинди дус-әшнә булган югыйсә, шулай да беркайчан да каган аңа кунак булып килмәгән. Менә аңа, күктән тәңре үзе төшкән кебек, аның таулар арасында кысылып калган ярлы куышына кунак булып беренче тапкыр бөек каган килә! Кымыз белән сыйлангач җәяүле ирләр яңадан атларына атландылар. Исәнтәйгә иярләнгән яхшы ат китерделәр. Алар бераз тигезлектән бардылар да. тар гына елга ярына килеп җиттеләр Юл яр буйлап китте, аннары, калкулыкка туры килеп, кинәт үргә менә башлады һәм шуннан соң әле түбән төшеп, әле югары күтәрелеп. я булмаса берәр калкулык итәге буенча янтаеп, каядыр көньякка— чүмәләчүмәлә калкулыклар арасына таба үрмәләде. Тар юлны бер яктан шаулапшарлап аккан елга, икенче яктан — таулар кысрыклаган иде. Тауларның төньяк итәкләре, тау араларындагы чокыр-чакырлар монда да куе урман белән капланган иде. Агачлар арасыннан зур-зур шәрә ташлар чыгып тора. Тау итәкләрендә, тар гына тигезлекләрдә, юл буйларында каяндыр өстән, кыя башларыннан кителеп төшкән өй тәү- мәлеге ташлар тәгәрәшеп ята. Таулар, урманнар белән кысрыкланган тар. караңгы җирләр, ниһаять. артта калды. Шарлап аккан су тавышы да ишетелмәс булды. Үзән киңәйде, ачылды, яктырып китте. Елганың уң ягындагы таулар кинәт кенә бик еракка чигенде, анда — елга аръягындагы таулар, куе үлән үскән киң болыннар, ак болыттай булып утлап йөргән сарык көтүләре һәм киез өйләр күренде. Исәнтәннең каласы елганың сул ягына, биек таулар, кыялар белән елга арасында кысылып калган утрау сыман бер шәрә калкулык өсте- нә салынган иде. Калкулыкны таш-балчык койма әйләндереп алган. Койма эчендә агач, таш өйләр, сырлы чирәп түбәләр. Тау астында, торак турысында елга аша салынган агач күпер. Елганың ике ягында да берберсепә сыенып, бергәрәк укмашып утырган балчык катыш камыш алачыклар, ярлы киез өйләр Болар барысы да ерактан ук бик сәер булып, матур да. шул ук вакытта чит һәм ят булып күренде. ' Тучи — төрки суз «Акыл иясе, олуг» дигән мәгънәгә туры килә. Сөннәрдә ун кул тучи бәк һәм сул кул тучи бәк булган. Каганның өлкән улы уң кул тучи бәк итеп билгеләнә торган булган. Уң кул, сул кул — уң як һәм сул як Борынгы төркиләрдә җир өсте һәм гомумән дәүләт территориясе дүрт якка бүлеп каралган Шундый бүленеш тәртибе административ һәм хәрби бүленешкә дә күчерелгән Алгы якның кайда булуына карап, уң кулның һәм сул кулның да яклары төрлечәрәк булган Борынгы заманда, барлык төркиләрдә көнчыгыш як изге саналган Өйләрнең ишекләре көнчыгышка караган. Уң кул. VH ЯК бәкләр, гаскәрләр һ б дәрәжәлерәк, көчлерәк саналган — Кая салырга белгән торакны! — диде Тунгак алып каганга ярым пышылдап. — Әйе, теге яктагы кебек... Чиндәге кебек, диде каган да карангы чырай белән. — Беркаян да якын килерлек түгел! — диде Тунгак алып — Нидер уйлап, чамалап эшләгән бу моны ' ♦ — Туздырырга кирәк бу таш ояны! а. — Карап карарбыз,—диде каган. Хужа буларак, Исәнтәй бераз гына алдан барды. Каган белән Тун- > гак алыпның сүзләрен ул аермачык ишетмәде, шулай да, бик тырышып г тыңлаганлыктан, кайбер сүзләрен чалып алды. Аларның нәрсә турында пышылдауларын ул бик яхшы сизенде Аның йөзе кара янып чыкты. ° Ләкин андагы үзгәрешне беркем күрмәде дә, сизмәде дә. з XIV Таш, балчык коймалар белән әйләндереп алынган калкулык астында, юлның ике ягында да олы кунакларны төркем-төркем ярлылар — * ирләр, хатын-кызлар, бала-чагалар каршылады. Чуар киемле шундый >- ук ярлылар тәбәнәк алачыклар арасыннан чыга тордылар, юл буенда £ гы төркемнәргә кушыла тордылар. Кулларын болгап, елмаеп алар кот- & лау сүзләре кычкырдылар. Атлылар, шау-шулы халык төркеме арасыннан үтеп, үр менә башла * ды. Ерактан бик үк биек булып тоелмаган койма, янына баргач, шак- * тый калку булып чыкты Аннары ул балчыктан, таштан гына да өелмә- Z гән— юан-юан карагай бүрәнәләр белән аралаштырып үстерелгән нде. * Төньяктагы капканың тигез итеп юнылган, шомартылган юан баганалары яшелгә буялган, капка башына түбә ясалган, түбә өстендә кораллы сакчы өчен кечкенә куыш бар. Калын карагай такталарыннан җыелган капканың күгәннәре бакырдан иде Исәнтәй белән бөек каган якынайгач та авыр капкалар шыгырдап ачылып китте. Беренче капка артында, биш-алты адым ераклыкта, икенче капка күренде. Тау башындагы тораңны әйләндереп алган кой ма икс катлы иде. Алар ишегалдына керделәр. Ике кат койма эчендәге кысан жирдә балчык өйләр, каралтылар калкып утыра Иң уртага, бердәнбер буш урында йөз кеше сыешлы киез өй корылган иде — Монда синең борылыр жирен дә юк икән. - диде каган Исәнтәйгә — Бөек каган өчен урын табылыр! — диде Исәнтәй. — Капкаларны ачык калдырырга, барлык жнргә үз кешеләребезне куярга туры килер,— диде Тунгак алып, караңгы чырай белән як-ягы- на каранып. — Шулай эшләрбез! — диде Исәнтәй, бик тиз килешеп - Мин үзем иең караларны, кораллы ирләрне яланга чыгарам, торакны сезгә тапшырам. Сез барыгыз да — минем кунак! Янындагы кешеләргә ул тиз арада кирәкле боерыкларны бирде Койма эчендәге кораллы ирләр, кирәкмәгән каралар чыгып беттеләр Тунгак алып капкаларны, койма өстендәге каравыл өйләрен, барлык аулак җирләрне үзе карап-тикшереп чыкты, һәр жнргә үзенең ирләрен куйды Койманың тышкы ягына да аның сакчылары басты Туман каган ишегалды уртасындагы киез өйгә юнәлде Кунаклар килүгә өй эчендә бөтен нәрсә җайлап-әзерләп куелган нде Идәнгә яңа киезләр җәелгән, уртага учак ягылган, өй әйләнә бай бизәкле ефәкләр эленгән иде Шулай да өй эчендә дала кешесе өчен ятрак тоелган ниндидер ачы төче исләр дә сиэелгәләде. Күрәсең, шундый ят исләрне бетерү өчен өйдә әрем яндырып хуш исле майлар бөркелгән нде Хуҗа каганны түргә, алтынланган биек урынга утыртты. Аның уң ягына тәгин углан утырды. Башка ирләр каган белән тәгин углан тирәсенә, ак киезгә утырыштылар. Табын янында Туңгак алып юк иде— каганның иминлеген саклап ул сакчылар белән тышта, каравылда калды Аш-су килгәнче кунакларны ялыктырмас өчен, алар янына хужа шундук үзенең кызларын кертте, һәр ир янына бер кыз утырды. Кызларның күбесе таныш булып чыкты — баягынак далада алар сөн ирләрен җырлап кымыз белән сыйлаганнар иде. Сый монда да кымыздан башланды. Кызлар елмаеп кымыз агыздылар һәм шул арада җыр башлап җибәрделәр. Ачыккан ирләргә озакламый ит килә башлады. Итне дә кызлар китерде. Кунакларга алар ит бүлеп бирделәр, тегесен-монсын алырга булыштылар. Иттән соң буза килде. Батыр ирләр туйганчы күңел ачтылар Албуганың әле беркайчан да каган әтисе белән, аЛып ирләр белән менә шулай кунакта, эчке туенда утырганы юк иде. Мондый туйларда каган белән бер табактан ашый торган һәм каган үлгәч, аның белән бергә күмелә торган иң якын ирләр генә катнаша ала иде. Бик сирәк булса да, мондый мәҗлесләргә каган шулай ук үзенең иң яраткан угылларын да ала иде. Менә әтисе аны беренче тапкыр шундый эчке мәҗлесенә алды Мондый бәхет теләсә кемгә тәтеми. Албуганың башка ир туганнары мондый нәрсәне төшләрендә дә күрә алмыйлар. Монда ул үзен ничек тотарга да белмәде. Башка туйлардагы кебек, тын гына, тыйнак кына утырса, ирләр алдында ул үзен җебегән, булдыксыз итеп күрсәтер сыман тоелды. Инде алар кебек — бер ашаганда бер сарык ашап бетерә торган, бер эчкәндә бер чапчак буза эчеп бетерә торган ирләр кебек — алдына килгән бар нәрсәне авызына бушата торса, шулай ук тиз арада җебеп төшәр сыман тоелды. Атасы каган алдында, алып ирләр алдында аның чын ир дә булып күренәсе килә иде. шулай ук ул теге кичтәге кебек исереп егылудан да курыкты. Бүген аңа һич тә егылырга ярамый Бүген монда бик күңелле булырга тиеш иде! Аның янына тәбәнәк буйлы, уймактай кечкенә авызлы яшь бер кызны утырттылар. Албуга уңайсызланып кып-кызыл булды. Кызның йөзенә туры карамас өчен күзләрен түбән иде. Кыз исә, киресенчә, вак кына тешләрен күрсәтеп, әледән-әле елмайган булды, калтыранган нәфис куллары белән эчемлек тулы кәсә сузып, яшь егетне эчәргә кыстаган булды. Тәгин угланга ул никтер беренче караштан ук ошамады. Кыз аның үзеннән дә яшьрәк иде бугай. Ул аңа нишләптер бик кызганыч тоелды. Өлкән углындоң оялуын, кыюсызлануын ата кеше бик тиз күреп алды. Бу аңа ошады да, ошамады да. «Яратмады»,— дип уйлады ул углы турында Шул ук вакытта урдада калган Табылдык исенә төште. «Аны уйлый микәнни?» — диде үз-үзенә. Үзенең углы өчен ул нинди дә булса яхшылык эшләргә тиештер ич! Табылдыкны бирсә дә була. Була, ник булмасын! Туктале. монда Исәнтәйнең берәр гүзәлрәк кызы юк микән? Нигә аңа үзенекен өзеп бирергә? Табылдыкка торырлык берәр кызы юк микәнни бу юлбасар Исәнтәйнең? Кызмача каган үзенең сул ягына утырган Исәнтәйгә борылды да пышылдыйм дип уйлап: — Минем углыма кыз кирәк, Исәнтәй,— дип кычкырды. Исәнтәйнең туктаусыз балкыган йөзе сүрелеп калды. — Мин санадым — җитә,—диде ул. — Күрмисеңмени — күңелсезләнеп утыра,— диде каган, тәгин углан ягына ымлап. — Аңа син иң яхшысын китер, иң гүзәлен. Илдә югын! Минем углымның күңеле шат булырга тиеш! Аңладым.— диде Исәнтәй бик нык уйланып. — Акласак, китер. Мин ана бүген барлык ирләр «аһ> итәрлек кыз бүләк итеп бирергә тиешмен. — Бар бер кыз,—диде Исәнтәй, теләр-теләмәс кенә.—Мин аны, бөек каган, синек үзеңә бирергә дип уйлаган идем Урдага алып барып. Сика әйтәсе сүзем дә бар — Сүзеңне урдага баргач әйтерсең. Кызыңны китер! — диде каган ♦ тынларга теләмичә & Исәнтәй китеп барды Өйдән чыккач та ул каядыр каралты-куралар $ ягына юнәлде Монда аның ат абзарлары, утын сарайлары урнашкан * Шунда ук абзарлар, утын сарайлары арасында зур гына яшерен өе дә х бар иде. Өйнең ишек төбендә, тышкы якта аның үз кешесе сакта тора 2 иде. о Яшерен әйтә житәрәк хужа кеше адымын әкренәйтә төште. Үзенең < ишек сакчылары, койма, капка торгаклары, эшчеләре янына ул шулай g качып-посып, сиздермичә генә барырга һәм аларны берәр ярамаган £ эштә тотарга ярата Инде чыннан да тота-нитә калса, гаеплене үтергән- J че тукмый иде Әле дә ул ишек янына песи кебек кенә атлап килде дә шомарып * беткән баганага сөялеп торган кораллы сакчының якасыннан эләкте- * pen алды Берни сизмәгә»сакчы сискәнеп китте, бүре авызына эләккән ь бәрән сыман, кызганыч бер өн белән шыңшыгандай итте дә шып бул- £ ды. Хужа сакчы ирнең битен үзенә таба борды һәм: е — Йокламыйсыңмы? — дип кычкырды s — Юк, юк, йокламыйм! — диде сакчы, аклана башлап. Исәнтәй бәйләнеп тормады — эше кызу иде - Килүче-китүче булмадымы? — диде ул усал пышылдап а. — Юк Керүче булмадымы? — Юк. — Кара аны, күзеңне ачып тор! — диде хужа янап Ул әкрен генә ачып ишектән керде һәм шундук кире борылды Сак чы, сукмакчы була ахрысы дип уйлап, тиз генә кулын бите турысына күтәрде — Әйдәле минем белән,— диде хужа тыныч кына Ишектән кергәч алар тар, караңгы аралыктан бардылар Ялгыш монда берәр чит кеше килеп керсә, бер-ике адым атлау белән, бәрелеп я маңгаен тишәр, я күзен чыгарыр иде. Үз өендә Исәнтәйгә бернинди ут та, юл күрсәтүче дә кирәкмәде Башта ул турыга барды, аннан соң сулга борылды, уңга борылды һәм суган сарымсак. кыздырылган ит-май исе аңкыган, ишеге ныклап ябылмаган аш пешерү бүлмәсе яныннан үтеп китте. Ярым ачык ишек турысыннан узганда ул тар ярыктан эчкә күз ташламый булдыра алмады Олы яшьләрдәге ир кеше, бил тиңен ген чишенеп ташлап, хатыныннан аркасын кашытып тора иде Исәнтәй, гадәтенчә, аларның сүзләренә дә колак салды Аш пешерә торган бүлмәне узып өч-дүрт адым атлагач та. каршы якта алар икенче бер ишек алдында туктап калдылар. Ишектән тар гы на тасмадай булып яктылык төшә иде Исәнтәй. тынын кысып, шактый озак тыңлап торды. Эчтә бернинди тавыш-тын ишетелмәде. Үзе белән килгән кораллы сакчыны хужа ишектән читкәрәк бастырды да. пышыл дап кына — Чакыргач та атылып кер! — диде. Шуннан соң ул әкрен генә ишек шакыды Эчтән жавап бирүче булмады Исәнтәй тагын шакыды, ныграк итеп шакыды Бераздан кемдер ишек янына килде, үртәлеп, тотлыгып — Кем бар анда? Ни кирәк? — дип сорады — Бу — мин. Ач әле, син кирәк,— диде хужа ягымлы итеп. Эчтәге ир кеше үзалдына мыгырданып алды, көттереп булса да ишекне яртылаш ачты. Исәнтәй ялт кына бүлмә эченә күз төшереп алды һәм ярым шәрә яшь хатынның ашыгып юрган астына кереп барганын күреп калды. Җир идәндәге түгәрәк табында ашалып-эчелеп бетмәгән ашамлыклар, эчемлекләр, вак-төяк савыт-саба тора иде. Ишек ачкан яшь ир кеше дә ярым шәрә иде. Кара чәчле, озынча битле, калку гәүдәле бу кеше, алыптай таза булмаса да, киң күкрәкле, тыгыз тәнле иде. Шуның өстәвенә анда яшь көч, дәрт, омтылыш һәм шулай ук ачу-ярсу ташып торганлыгы сизелә. Төн уртасында ишек ачтыручының хуҗа кеше булуына да карамастан, ул аны үз бүлмәсенә кертергә ашыкмады — бер кулы белән ишек яңагына, икенче кулы белән ишек бавына тотынган килеш ул тынгысыз, усал күз карашын Бан- хуанын ямьсез, җирәнгеч йөзенә текәде. — Җиде төн уртасында ир белән хатын яткан өй ишеген ачтырып керү бернинди йолага да, әдәпкә дә сыймый,—диде ул ярсуын тыярга тырышып. — Үз өемдә үз бүлмәмә керергә ярыйдыр ич? — диде Банхуа йомшак, ягымлы, үтергеч бер өстенлек белән. Яшь ир кеше мондый сүзгә каршы ни әйтергә дә белми аптырабрак калды. Шул ук мәлдә Банхуа аның ишек яңагындагы шәрә кулын читкә этәрде, эчкә керде. Яшь ир кеше, биек,ятакта юрганга төренеп яткан хатынын яман күздән сакларга тырышкан сыман, арты белән чигенеп, түргә узды, һәм керүчедән күзен алмыйча, көтә башлады. Ачык ишеккә арты белән баскан килеш, авыр кулларын артына яшереп, Банхуа да беравык көтеп, уйланганда^ итеп торды. — Басып керүем өчен ачуланма,— диде ул килешүчән бер ягымлылык белән.— Ашыгыч эш чыкты. Каганның. , синең сеңелеңне күрәсе килә. Ярым шәрә ир кеше кинәт билен турайтты, күкрәген киерде, аптырап. ярсып һәм нидер эшләмәкче булып, хуҗага таба тартылып куйды. — Хәзерүкме?! — диде ул гырылдап.— Каян белгән ул? Син әйткәнсең аны! Ялт кына иелеп ул түшәк астыннан, яшь хатынның башы турысыннан хәнҗәр тартып чыгарды. — Син әйткәнсең, син!—дип кычкырды ул, хуҗага ташланып. Юрган кырыеннан утлы күзләрен елтыратып яткан яшь хатын кинәт чырылдап җибәрде, куркып каядыр почмакка шуышты. Шул чакта аның өстендәге юрганы ачылып китте. Исәнтәйнең бер як күзе алдында үткер хәнҗәр очы ялтырады, икенче күзе алдында, акылын-зиһенен томалап, тере балыктай ап-ак булып, оятсыз шәрә гүзәллек чагылып калды. Бөтен нәрсә кинәт күз алдында чайкалып китте. Шулай да ул җебеп төшмәде — хәнҗәрле кулны тиз генә тотып алды, кысып алды, каерып алды да, чыгырыннан чыккан яшь ирне җиңел генә итеп идәнгә чүктерде. Андагы көч, андагы җитезлек мондый яшь ирләрнең берсенә . түгел, укысына җитәрлек иде. — Син кунак... Минем өемдә, минем ашымны ашап, миңа каршы корал күтәрәсеңмени?! — диде ул үтергеч бер нәфрәт белән. Кунак аның андый сүзләрен генә аңларлык хәлдә түгел иде Аның күзләре акайган, бөтен тәнен тыелгысыз ярсу һәм өметсезлек калтырата. Банхуа хәнҗәрле кулны ычкындыру белән, ул яңадан хуҗага таш- ланмакчы булды. Хуҗа сакчыга эндәште. Сакчы бер-ике сикерүдә кунак каршысына килеп тә басты, идәндә яткан хәнҗәрне аягы белән читкә шуыштырды һәм яшь ирнең шәрә тәненә үз хәнҗәрен якын китерде. Яшь ир, каршылык күрсәтеп азаплануның мәгьнәсезлеген аңлап, лып итеп идәнгә утырды һәм авызын кыйшайтып, йөзен чытып, тавышсыз гына еларга тотынды. Почмакка поскан ярым шәрә кызга хуҗа киенергә кушты. XV Олы кунаклары янына кызны Исәнтәй юындырып, өр-яңадан киендереп китерде. Алар ишектән килеп кергәндә туйның кызган чагы иде. Ирләр, кызлар, аягүрә басып, күмәк уеннар, биюләр башлап җибәргәннәр Шуңа күрә Исәптәй белән ят кызның килеп керүен күрүче дә бул- ф мады. Хуҗа, шаулашкан, биегән ирләргә, кызларга орынмаска тыры- ь шып, читтән генә түр янына — каган ягына үтте. Шакгый кызмача ка- * ган нәрсәгәдер күңеле булып, тыела алмый көлеп тора иде. > Исәнтәй, үзенең килүен белдереп, кыюсыз гына тамак кырды Каган х борылды, ләкин хуҗа кешегә ни кирәген тиз генә төшенә алмады — * Исәнтәйне нинди йомыш белән чыгарып җибәрүен ул инде оныткан о иде, ахрысы. к — Мин сиңа илдә юк кыз китердем, бөек каган,— диде Исәнтәй, тү- 5 бәйчелек белән баш иеп. £ — «Илдә юк» кыз юк ул, Исәнтәй! — диде каган никтер тагын кө- з ләргә тотынып,— Илдә юк булса, миндә бар — урдага кил, мин сиңа күрсәтермен Син ялганчы, Исәнтәй! Шуның өчен, беләсеңме, мин сине * нишләтермен? Мин сине үзең салган агач күпердән шаулап аккан суга * ыргытачакмын! Син — икейөзле, угры, Исәнтәй! * — Син миңа боердың, бөек каган,—диде Исәнтәй, агарынып £ — Мин синең балчык ояңны туздырачакмын, сатлык Исәнтәй! — дип е кычкырды каган Исәптәй йгына борылып та карамыйча Исерек каганның холыксызлыгы турында Исәнтәй ишетеп белә иде. < — Тәгин угланга син күркәм кыз китерергә боердың, бөек каган,— * диде ул тагын да барлык батырлыгын җыеп — Кая соң ул синең күркәм кызың, ялганчы Исәнтәй? — диде каган, * якягына каранып. — Менә ул! — диде Исәнтәй, кызны каганның каршысына ук китереп. ' Каган кызга өстән генә, читтән генә бер күз карашы ташлап алды Кызны ул чыннан да беренче мәртәбә күрә иде һәм ул чыннан да сылу иде буган. Бөтен өй эченә кычкырып ул яшьләр арасыннан үзенең оял- чан углын чакыртып алды. Уен-көлке туктады һәм барысы да түр ягына борылдылар — Каган сөйли — мине тыңлагыз! — дип кычкырды Туман каган — Ирләремалыпларым. Улларым-егетләрем! Сез минем якыннарым, сез минем сакчыларым. Сездән башка мин уксыз җәя кебек, башаксыз сөңге кебек. Мин булмасам, сез булмас идегез, сез булмагасыз. мин булмас идем. Минем тәгин углым Албуга булмаса, мин инде тәңре ка тына очкан булыр идем Сезнең күбегез күреп торды — үзенең кыюлы гы, куркусызлыгы аркасында ул мине үлемнән коткарды Шулай бул гач, ул сезне дә үлемнән коткарды. Албуга минем иң турылыклы углым Шуның өчен мин аңа «илдә юк» күркәм кыз бүләк итеп бнрәм! — Яшә, Туман каган! — Яшә, Албуга! — диделӘр ирләр шаулашып, алкышлап — Каяле, тагын бер күрсәт әле «илдә юк» кызыңны! — диде каган, Исәнтәйгә эндәшеп Исәнтәй ымлап кызга якынрак килергә кушты Кыз яктыгарак чык гы, башын югарырак күтәрде һәм эчке бер өстенлек белән, үзенең тел тидергесез гүзәллегеннән горурлану, масаю һәм чак-чак кына мыскыл белән, шулай да ягымлы Иүренергә тырышып, башта каганга, аннары бүтән ирләргә тылсымлы күз карашы йөртеп чыкты Каган кинәт тынсыз калды. Пөзендәге, бөтен кыяфәтендәге исерек- ‘ лек галәмәте, батырлык, кыюлык, бөеклек һәм шуның ише ялган нәрсәләр юкка чыкты «Күз күрмәгән», ләкин күзе күргән гүзәллек алдында, чын тормыш һәм табигать алдында ул бик кечкенә бөҗәк булып кал гандай тоелды. Тик торганда аны кинәт очкылык тота башлады. Өй эче әкренләп тына барды, кызмача шау-шу, гамьсез күңеллелек күз алдында юк булды. Каган, сакланып кына диярлек, углының кулыннан алды, икенче кулы белән шулай ук сакланып кына кызның кулыннан тотты да яшьләрне берберсенә якын китерде һәм карлыгып калган калтыравык бер тавыш белән: — Менә, углым, миннән бүләк сиңа,— диде. Шуннан соң ул Исән- тәйгә борылды һәм, әле генә үзе кычкырган тотнаксыз сүзләре өчен уңайсызланган кебек, әйтеп куйды.—Син, Исәнтәй, кайгырма — балчык ояңа берни булмас,— диде. Исәнтәй елмайды, шундук бил бөкте һәм каганның тун чабуын үпте. Болай булгач, исән калдың, Банхуа! — Бүләгеңне алдым, әти,— диде Албуга куанып. — Алмыйча! Мондый бүләктән баш тартып кара! — диде каган, никтер үкенгән сыман һәм бер дә юктан кычкырып көләргә тотынды. — Бай бул, әти. Тәңре сиңа күп яшь бирсен, байлык бирсен,—диде углы, гүзәл чин кызыннан күзен ала алмыйча. — Әйдәгез әле, эчик бер шушы куанычтан,— дип кычкырды каган өй эчендәгеләргә. Ирләр эчтеләр, кызлар чыр-чу килгән булды. Ләкин күңел ачу элеккечә җанланып китә алмады, һәркем үзенең янында гына, янәшәсендә генә утырган бәхетле яшьләр турында уйлады. Үзләренең дә шундый гүзәл, шундый бай кызлары булмаудан көнләшеп, кызыгып, күп ирләрнең эче пошты. Исәнтәй кызлары исә — үзләренең дә әлеге ят кыз сыман була алмаулары өчен әрнеп, сыкранып тешләрен кыстылар. Барлык ирләр, барлык кызлар арасында бары бер генә кеше—яшь һәм тәҗрибәсез углан гына беркемнән көнләшмәде дә, бер нәрсәгә сыкранмады да. Бу вакытта бар дөньяда иң бәхетле, иң өлешле кеше иде ул. Бер кызарды, бер агарды углан, елмайды, кашларын җыерды һәм, берни эндәшмичә, бары үзенең бүләгенә генә карап алды. Бу кыз ана нишләптер бик таныш тоелды. Ул инде аны кайдадыр күргән иде бугай. Икенче баб 1 Бу якка алар берәмләп тә, икешәрләп-өчәрләп тә чыктылар. Адым саен аларны үлем сагалап торды. Ачлыктан соңгы чиккә җитеп алар агач төпләрендә, юл буйларында ятып калдылар Кайберләре аларның тирән су чыкканда батып үлделәр, кайберләре озын тарлавыкларда, тау-таш араларында адашып калды. Егылып күзләре йомылдымы, шундук аларны ач бүреләр ботарлап ташлады, ерткыч кошлар чукып бетерде. Чик аша чыгу аларга аеруча кыенга туры килде. Йөрү тыелган төштә күренү белән, бернинди кызганусыз аларга ук аттылар, таш аттылар я булмаса көтмәгәндә китереп сөңге белән тондырдылар. Ләкин алар бернигә карамыйча, караңгы төннәрдә, ко^1 яуган яңгырларда, качып-посып, шуышып төн ягына — көй ягындагыга караганда кояш җылырак, ягымлырак балкыган шикелле тоелган серле якка омтылдылар. Көч җитмәслек авыр эшләрдән, кансыз хуҗалардан качып киткән коллар, юлбасарлар, качак сугышчылар — ирләр, яшьләр, хатынкызлар— куркыныч таулардан да куркынычлырак чик сакчыларын үтеп, тигез җиргә — әрем, кылган ише каты үләннәрдән башка берни үсмәгән, балчык өйләре, калалары, сугарулы дөге кырлары булмаган ачык, иркен дала ягына аяк басу белән, шомлану катыш сөенеп, ин артларына әйләнеп карадылар һәм. күз яшьләрен түгеп, Олуг Күккә рәхмәтләр белдерделәр. Җил-кояш кискән тупас йөзле, тупас телдә сөйләшүче сөннәр качакларга ачтан үлмәслек кенә ашарга бирделәр Шуннан соң аларны тентеделәр, белгән бар нәрсәләрен сөйләттеләр дә ары озаттылар. Туган илләре Җунгода күргәннәрен алар елый-елый сөйләделәр, үлгән, үте- . релгән, югалган атааналарын, балаларын уйлап, андагы тәртипләргә, андагы түрәләргә ләгънәтләр яудырдылар. < Арада, билгеле, бүтәннәргә охшамаган качаклар да булды. Сораш- 5 канга алар теләмичә генә жавап бирделәр һәм дала хуҗаларына күрә- * ләтә ят итеп, хәтта дошман итеп кабадылар. Андыйларны сөннәр шун- < дук кулга алдылар һәм ныгытып тикшерү өчен янә ары озаттылар | Бу якка чыгу белән, качаклар ничек тә үз ватандашлары тирәсенә ь елышырга тырыштылар Кайберләре, киресенчә, ялгызлыкка омтылды- £ лар —берәр су буенда куыш корып, балык тотып, шуның белән жан ас- £ рарга тырышты. Кайберләре, далага таралып, сөннәргә ялчылыкка 5 керде. Шулай да күпчелек утрак авылларда, калаларда горып калды и Таштугай үзәнендәге Банхуа катавы 1 качакларны үзенә тартып торган ♦ шундый калаларның б.ерсе иде. Теге яктан чыккан теләсә нинди качак х барыннан да элек Банхуаны белеште Чик буендагы сөн ирләре моңа < инде күнегеп беткәннәр иде. £ Барые елының жиденче ае, егерме сигезенче көнендә, таң алдыннан, л Тарлавыкка якын җирдә яшәүче сөн ирләре башкаларга бик үк охшае маган берничә качакны тотып алдылар Алар барлыгы дүрт кеше иде— 1 өчесе ир, берсе хатын-кыз. х Киемнәренә, коралларына, үз-үзләрен тотышларына караганда, ирs ләр теге якның чик сакчылары булырга тиешләр иде. Хатын-кызның £ яшьме, картмы, матурмы, ямьсезме икәнлеген белерлек түгел. Ни өчен х дигәндә, ул авырлы иде һәм озын тун итәген алгы яктан ямьсез итеп күтәртеп аның таудай корсагы калкып тора. Шуның өстенә аның бите- башы иске чүпрәк белән чорналып беткән, чүпрәк аша кызыл кан саркып чыккан иде. Чин хатынының мондый кыяфәтен күргәч, беркемнең дә күңелендә аның кемлеге, ниндилеге белән кызыксыну теләге тумады Чыннан да. авырлы чин хатыны белән сөн ирләре бөтенләй кызыксынмадылар. Шулай да сөннәрнең берсе болай гына — Бите нишләде? — дип куйды. — Бу минем хатыным Төнлә урман аша үткәндә битенә ботак төртелде Канын көчкә туктаттык,— диде тылмач аша качакларның берсе - яшьрәге, чандыррагы. Үзләренең бу якка чыгуларын алар бик җиңел аңлаттылар Яуда үләсебез килмәде, үзебезнең башлыкларны үтердек тә качтык, диделәр Аларның сүзенә беркем шикләнү белдермәде. Качакларга барлык коралларын салып калдырырга кушылды Алар, бернинди каршылыксыз, бар булган нәрсәләрен — укларынжәяләрен, пычак, хәнжәрләрен шундук чыгарып салдылар. Сөн ирләре аларны баштан аяк капшап чыкты Берсенең куенындагы чакма ташын, икенчесенең кадак сыман очлы тимерен, энәсен һәм шуның ише вак-төяк нәрсәләрен алдылар Авырлы хатын, еш-еш мышнап, бер читтәрәк басып торды. Аны тентеп карарга беркемнең дә башына килмәде Тентегәннән соң ирләрдән сорау алдылар. Чин качаклары әлләнн яңалык әйтмәде — алар әйткәнне бу якта инде беләләр иде. Качакларның барысы өчен дә авырлы хатынның ире — яшь, чандыр нр сөйләде Сорау алу беткәч ул бик түбәнчелек белән үзенең үтенечен белдерде Катау — ныгытылган торак, кала 33 — Хатынымның хәле начар. Банхуага кадәр озатып куярга кыла- выз 1 бирмәссезме? —диде. Сорау алучы сөн ире — өлкән яшьләрдәге, хәйләкәр кысык күзле йөзбашы Күчәр «Банхуа» исеме чыгу белән тынып калды. «Корсаклы» хатынның БанхуаИсәптәй өчен китертелә торган кыз булырга тиешлеген ул инде болайда чамалап алган иде. Качакларның туры Банхуага барырга җыенуларын белгәч, ул моңа бөтенләй шикләнмәде. Исәптәй белән яшерен килешү нигезендә, аңа бара торган мондый «авырлы» хатыннарны ул бөтенләй тикшерми иде Моның өчен Исәптәй аны буш итми. Хәйләкәр йөзбашы Күчәр сөн ирләре алдында Банхуа-Исәнтәйне сүгеп, мыгырданып алды. Шуннан соң ул авырлы хатынга озак кына карап торды. — Вакыты җиткәнмени? — диде ул үзен Чәнси дип атаган яшь иргә. — Вакыты җиткән,— диде Чәнси тылмач аша. — Ярар, китсеннәр,— диде йөзбашы Күчәр. Шуннан соң ул өй эчендәге яшь кенә бер иргә — бай киемле, ачык йөзле, алыптай таза угланга күтәрелеп карады. — Олуг тучи бәк! — диде ул аңа.— Мин сине кылавыз итеп җибә- рәм. Егетләрең белән бергәләп бу качакларны Таштугай үзәненә, Исән- тәйгә кадәр озатып куярсың. Шуннан урдага кайтып Туңгак алыпка әйтерсең. Шикле күренәләр болар, үзе яхшылап тикшерер, сорау алыр. — Хатын өчен арба җигәрбез! — диде тучи бәк тәгин углан, боерык ны үтәргә әзер икәнлеген белдереп.— Ирләре атта йөри белә микән? Йөзбашы Күчәр тылмач аша аның соравын кабатлады. Чин ирләре атта йөри беләләр иде. Шулай итеп, йөзбашы Күчәр качакларны Туман каганның өлкән углы Албуга карамагында Туштугай үзәненә озатты. Үзенә эш таба алмый интеккән, кая да булса яуга, сугышка омтылган һәм нинди дә булса батырлык эшләү турында хыялланган яшь тәгин угланны чик буена, йөзбашы Күчәр өстеннән күзәтеп торырсың дип, Туңгак алып җибәргән иде. Әледән-әле үзенең эчен пошырып, иреген кысып торган тыңгысыз тучи бәк тәгин углан йөзбашы Күчәр өчен монда, билгеле, артык кеше иде. Шуңа күрә ул аннан беразга булса да котылып торырга тырышты. ■ II Хатыннары, балалары, мал-туарлары белән таулар арасында яшәүче чик буе сөннәренең ялгыз өе Тарлавык авызында, киң генә бер ачык урында утыра иде. Ләкин бу әле дала түгел. Далага чыгу өчен шактый үр менәргә кирәк иде. Ташлы юлдан алар бераз вакыт җәяүләп бардылар. Тигезрәк, ачыграк җиргә менеп җиткәндә көн яктыра төште. Еракта, каралҗым та^ шәүләләре артыннан кысылып кына кояш чыгып килгәне күренде. Юлчылар тигезлеккә килеп менгәч, туктап артларына борылдылар Түбән дә, аяк астында гына исәпсез-хисапсыз таулар, кыялар диңгезе күреп, ирексездән алар аһылдап куйдылар. Шундый куркыныч, дәһшәтле һәм мәһабәт иде бу артта калган ташлы таулар! Бу таулар аша бормаланып тар гына ташлы сукмак үтте. Язгы ташу һәм җәйге яңгыр вакытларында ул сукмактан — кыялар арасында кысылып калган тар аралыктан шарлап, дөбердәп сулар ага. Тарлавык буенча түбән таба тагын бер көн чамасы барсаң, аста, таулар артынКылавыз — юл күрсәтүче. • да — батынкы, җылы үзәндә Җунго башлана. Киресенчә, таулар арасыннан үргә үрләсән, кояш чыгып килгән каралҗым таулардан да, кыялардан да өстәрәк, биектәрәк киң тигезлек — Бөек дала җәйрәп ята. Анда — Сөн иле. Анда салкын, анда бары бозлы җилләр генә исә. Астан югарыга таба үрмәләүче качаклар да, өстән түбәнгә төшүче сөннәр дә әлеге Тарлавыкны берничек тә читләтеп үтә алмыйлар. Чөн- ф ки бу тирәдә ике ил арасында башка юл юк. Тарлавык — ике якны ки- ь лештерә дә, сугыштыра да торган бердәнбер юл. Үлем һәм тереклек < юлы. * Менә ул, ниһаять, артта, аста калды. Авырлы хатын өскә менеп җиткәч тә җиргә егылды. Аны инде болай u да чин ирләре ике яклап җитәкләп-күтәреп диярлек алып менделәр, о Авыр юлга чыгар алдыннан качакларны өйгә алып кереп, ашарларына, < эчәрләренә бирделәр. Авырлы хатынны атлар җигелгән ике тәгәрмәчле £ арбага утырттылар. Ирләр атка атланды. Иң алдан сөн ирләре китте, & алар артыннан — Чәнси, Чәнси артыннан җигүле арба кузгалды Арба g артыннан ике чин ире барды. Юл иркен булса да, бер-бер артлы тезелеп бардылар. Бераздан тигезлек яңадан үр белән алышынды. Тик шулай да бу инде артта калган Тарлавык түгел иде — монда юл да сөзәг- * рәк, тау итәкләре дә яссырак, ягымлырак иде. Ачык, шәрә калкулык- н ның икенче ягына чыккач, имән, каен, карагай катыш урман башлан- £ ды. Бер калкулык аша чыгып, тигезлектән бераз җир бардылар да, е яңадан икенче калкулык итәгенә менделәр, һәм таулар-калкулыклар- х дан бер менеп, бер төшеп, тирән чокырлар, киң үзәннәр аша алар көне < буе шулай бардылар да бардылар Качаклар үзара берни сөйләшмәде, шулай ук сөн ирләре белән дә °- гәпләшүче булмады, чөнки сөннәрнең телен чмннәр белми иде. Алар i шулай эндәшмичә, сөйләшмичә, ярым йокылы килеш дигәндәй шактый озак бардылар. Бер ачыклыкта, тауга-үргә чабып барган ниндидер киекләрне күреп, яшьләр кинәт җанланып киттеләр Албуга белән берничә егет һай-һулап киекләр артыннан ташландылар Шактый озак куып барганнан соң алар кыр кәҗәсе атып алдылар Тәгнн углан белән өч-дүрт егет киекләр артыннан куып киткән арада башкалар, туктап тормыйча, юлларын дәвам иттеләр Аучылар үзләренең юлдашларын арттан куып җиттеләр Авырлы хатын утырып бар ган арба белән тигезләшкәч, Албуга арбага төртеп күрсәтте дә — Хатының исәнме? — диде Чәнсигә. Чин качагы, билгеле, берни аңламады, шуңа күрә ул җавап та кай тармады, «белмим» дигән сыман бары баш кына какты Арбадагы хатын, якында гына ят тавыш ишетеп, ахрысы, сискәнеп китте һәм тыелып кына кычкырып җибәрде. Албуга Чәнсигә эндәшкәндә ул арбада йокымсырап бара иде бугай. Аның ирексездән ычкынган куркулы та эышы тәгин угланга бик яшь булып, матур булып ишетелде Бу аңа бик сәер тоелды. Ләкин ул моңа бөтенләй диярлек игътибар итмәде — атын юырттырып, ары китеп барды. Бары тик соңыннан гына ул, үзе дә сизмәстән, әледән-әле яшь матур тавышны исенә төшерде һәм шундый тавышлы хатынның шундый ямьсез булуы ана гаҗәп тоелды. Төштән соң таулар артта калды. Алда, як-якта иксез-чиксез тигезлек башланды. Менә тигезлек тә бетте Сөннәр, үзләре генә белгән ниндидер комлы калкулыклар янына җиткәч, килгән юлдан уңга — көнчыгышка таба борылдылар һәм качаклар алдында тагын күкселләнеп биек таулар күтәрелде Көн кичкә авыша барганда алар әлеге күксел таулар-калкулыклар арасына килеп керделәр. Юл ташлы, урманлы үзән уртасыннан барды Сөн ирләре туктап калдылар. Чиннәргә дә туктарга кушылды Сөннәр. җиргә төшеп, атларын утларга җибәрделәр Качаклар да атларыннан төштеләр һәм кылавызларның күзләренә карап, нәрсә әйтерләр икән болар, дигән сыман көтеп тора башладылар Алай башы тәгин углан, качакларга үз артыннан иярергә кушып, җәяүләп, якындагы сөзәк калкулыкка менеп китте. Ирләр авырлы хатынны ике яктан култыклап, аның артыннан иярделәр. Кораллы егетләр аста торып калды. Тау башына менеп җиткәч, тәгин углан калкулыкның икенче ягына карады да каядыр еракка төртеп күрсәтте. Алар басып торган калкулык өстендә бернинди агач та, куак та юк, шунлыктан, кайсы якка борылып карасаң да, бөтен тирә-як монда уч төбендәгедәй ап-ачык булып күренә иде. Качаклар ул күрсәткән якка җентекләп карый башладылар. Аста, еракта, куе урманнар, калкулыклар артында, киң үзән буендагы тау башында алар дүрткел койма һәм койма эчендә чирәп түбәле таныш сыман өйләр күреп алдылар. Бу нәкъ Җунгодагы кебек иде. Чин ирләренә шундук җан кереп китте, бер-берсен бүлдереп алар шундук ни турындадыр сөйләшергә дә керештеләр — Банхуа! — диде Албуга елмаеп, коймалы тау ягына күрсәтеп. — Банхуа! Банхуа! — диделәр чин ирләре, аңлаганлыкларын белдереп. Шуннан соң тәгин углан җир өстендәге каты үләннәрне төптән тигезләде дә, шунда яткан бер кечкенә ташны куптарып, икенче урынга алып куйды. Ташны ул «Банхуа» дип атады. Тагын икенче бер таш алып, ул аны «Банхуа» дигән таштан читкәрәк куйды. Икенче ташны ул «Без» диде. Моны чиннәр дә аңласын өчен, бармагын башта үзенә, аннары♦чиннәрнең күкрәгенә төртеп чыкты. «Банхуа»дан да, «Без»дән дә бик читкә ул өченче таш, өченче таш янына дүртенче таш куйды. Аста утлап йөргән атларны күрсәткәч, атта чабып барган сыман итеп ул «Без» ташыннан ерактагы өченче, дүртенче таш янына таба китте. Ерактагы ташлар янына ул юри әйләнгеч ясап барды һәм шулай бик ерактан «Банхуа» ташы янына килеп җитте. Килеп җиткәч, арып, хәлдән таеп җиргә егылды. Аның һәрбер хәрәкәтен игътибар белән күзәтеп торган Чәнси дә, башкалар да елмаеп куйдылар. Ләкин алар аның ни әйтергә теләвен аңлап елмайдылармы, аның кыланышыннан гына елмайдылармы — тәгин углан белә алмады. Шунлыктан, ул, ныграк аңлашылсын өчен, «Без» ташыннан «Банхуа» ташына таба җәяүләп «йөреп» китте һәм аягүрә басып, кулы белән яңадан ерактагы дүрткел койма ягына төртеп күрсәтте. Моның белән ул: Банхуа торагына шушыннан җәяүләп турыга гына барыгыз, моннан юл кыскарак, димәкче булды. Качаклар, чыннан да төшенгәнлекләрен белдереп, баш кактылар һәм сөн иренең хәрәкәтләрен кабатлап, Банхуа торагы ягына төртеп-төртеп күрсәттеләр. Шулай итеп, алар тулысыңча аңлаштылар. Тәгин углан сикереп урыныннан торды, саубуллашып түбән төшеп китте. Китеп барышлый ул тагын бер мәртәбә авырлы хатынга карап алды. Хатын, аңа арты белән торган килеш, битендәге чүпрәген сүтеп азаплана иде. Куе, каты үләннәрне шыштырдатып яныннан гына китеп барган егеткә ул көтмәгәндә борылып карады һәм тагын да ничектер куркып, җиңелчә генә кычкырып җибәрде. Албуга да кычкырып җибәрә язды. Баягы ямьсез хатын урынына тере күз карашлы яшь чибәр кыз күреп ул шаккатты. «Әллә күземә күренә инде?» дип уйлады ул шомланып һәм абына-сөртенә тизрәк атлады, егетләре янына ашыкты. Төшеп җиткәч ул, арбага сөялеп, беравык тын алып торды Нишләптер аның буыннары калтырый, йөрәге ашкынып тибә иде. — Ни булды? — Синең төсең качкан! — диделәр егетләр. — Берни булмады;—диде ул.— Ашыйсы килә, арытты. Шуңадыр Алар килгән юллары белән кире киттеләр, аулак, тыныч бер үзәндә учак яктылар да, баягынак көндез атып алган кыр кәҗәсен пешерергә әзерләнә башладылар. Төнне алар шул үзәндә үткәрделәр. Икенче көнне тәгин углан үзенең юлдашлары белән әнисенең урдасына юнәлде III Үзләрен озатып килгән яшь сөн ирләре күздән югалгач та качаклар, х эчке бер куаныч белән, өмет һәм ышаныч белән, яңадан, җентекләп £ «Банхуа» ягын күзәтергә тотындылар. Дүрт качакның башлыгы Чәнси иде. Теге якта ук килешенгәнчә, ир- < ләрнең икесе дә берсүзсез аңа буйсынырга тиешләр Буйсынырга тиеш- д ле ирләрнең берсе — урта яшьтәгесе, ни әйтсәң шуны тыңлый торган, т басынкы һәм күндәм кеше. Икенчесе аннан яшьрәк тә, калкурак та һәм, 5 күндәм ирнең капма-каршысы буларак, шактый кире һәм үзсүзле иде. . Ирләр, тулы иректә калгач, өчесе дә бер тирәгәрәк утырыштылао х да, үзара киңәшә башладылар. Көн инде караңгыланып килә Караңгы < төшкәнче алар «Банхуа»га барып җитә алырлармы, әллә таныш булма- £ ган урман-таулар арасында адашып йөрерләрме? «Банхуа> моннан ка- rs раганда әллә ни ерак та түгел кебек, ләкин шулай гына тоелмый микән в ул? Аннан соң, «Банхуа»га исәнимин барып җиткән очракта да, төн х уртасында капкадан кем кертер икән аларны! Урта яшьләрдәге басын- * кы кыяфәтле ир төнне шунда гына уздырырга киңәш итте. Арыган ки- х леш урманда адашып йөргәнче, ачык җирдә төн уздыру яхшырак бу- £ лыр, диде ул. Яшьрәк ир дә аны яклады Әйе шул, шушында гына ку- х ныйк, диде. Алар шулай сөйләшкәндә-киңәшкәндә Чәнси, ни турындадыр уйланып, газапланып утырды. Алҗыган тынгысыз күзләрен кыскалап ул ирләрнең әле берсенә, әле икенчесенә карап алды, аннары, кинәт исенә төшеп, читтәрәк, ирләргә катышмыйча гына утырган авырлы хатын ягына караштырды. Соңгы сүзне, билгеле, ул әйтергә тиеш иде. — Ярар, шушында кунарбыз,— диде ул килешеп. Төн куну өчен иң элек җайлы урын табып, җылы куыш әмәлләргә һәм корысары җыештырырга кирәк иде. Аннан соң тамак ялгап алганда да начар булмас. — Ашап алырга кирәк,— диде озын буйлы яшь ир Башкалар риза булдылар. Сөн ире калдырган итләрне, эремчекләр не бүлешеп ашап бетерделәр, аннан соң тире капчык авызыннан түгә- түгә әйрән эчтеләр. Авырлы хатын да ирләр белән бергә ашады Аңа беркем сүз кушмады Өч ир янында үзенең четрекле хәлен аңлап, күрә сең, ул үзе дә бернигә катышмаска, берни эндәшмәскә тырышты Ничек уздырырлар алар мондый төнне? йоклый алырлармы, әллә берберсеннән куркып, бер-берсен сагалап, я булмаса суыкка чыдый ал мыйча, төне буе аяк өсте чыгарлармы? һәркемнең күңеленә шундыйрак уйлар килде һәм караңгылык куера барган саен, мондый сорау котыл гысыз булып тоела башлады. Ашап туйгач, урта яшьләрдәге күндәм ир беренче булып аягына басты — Танышыйк әле — ниләр бар икән монда? — дип сөйләнде ул үзалдына һәм түбәнгә, калкулыкның урманлы ягына төшеп китте Бераздан Чәнси дә аягына басты — Тизрәк кыймылдарга кирәк,— диде ул янындагы озын буйлы яшь иргә эндәшкән сыман итеп,— Үлән Йолкырга, корыган ботак-сатак җы ярга кирәк Озын буйлы, таза яшь ир бер әйтү белән генә урыныннан сикереп тормады. Кузгалып китүдән аны нидер тотып, тоткарлап тора иде сыман. Зур кулларын тез өстенә кунган килеш ул хәрәкәтсез калып, «Бан- хуа» ягына карап тик утырды. Ул, ахрысы, урман буена төшеп җиткән теге ирнең күздән югалуын көтә иде. Ул шулай җиргә береккәндәй кузгала алмый утырганда коры үлән җыеп булашкан Чәнси авырлы хатын янына килде. Күз иярмәс җитез бер хәрәкәт белән ул хатынның кабарынкы бил турысыннан, тун чабуы астыннан кыска хәнҗәр тартып чыгарды. Шул ук мәлдә, коточкыч бер омтылыш белән, ул барыс кебек ыргылып, әлеге яшь ир өстенә ташланды. Озын буйлы ир, үз артында шикле кыштырдау ишетеп, артына борылып карамакчы булды, ләкин карый алмады — киң аркасын авырттырып, бар нәрсәне оныттырып очлы тимер килеп кадалды. Озын буйлы яшь таза ир, ыһ та итә алмады — кискән агач кебек шундук җиргә ауды. Барысын да үз күзләре белән күреп торган хатын, куркып, кычкырып җибәрде һәм шулай ук һушы китеп җиргә ауды. Яшь таза ир белән эшен бетергәч. Чәнси ашыгып урман ягына төшеп китте. Урманда сынган коры ботак тавышлары буенча ул теге ирнең кайдалыгын бик тиз чамалап алды. Коры-сары күтәреп, ашыкмыйча гына агачлар арасыннан чыгып килгән ирне дә ул сиздермичә артыннан килеп кадады. Шуннан соң ул кабаланып өскә, калкулык сыртына ашыкты, һушы китеп егылган хатын ул менгәндә инде исенә килгән иде. Ырылдауга охшаш бер өн чыгарып, куанып, тилереп ул хатынны аягына бастырды, билен юан күрсәтү өчен мендәр кыстырып тегелгән тунын салдырды да, шашынып аны кочагына алды. — Ник?! Ник?!—диде яшь сылу кыз күз яшьләрен тыя алмыйча. — Без икәү! Бар дөньяда без икәү генә! —диде Чәнеи. . IV Туман каган Исәнтәйдә бер генә көн кунак булды да, урдага кайтып китте. Икенче көнне аның артыннан ук Исәнтәй кузгалды. Чин качагы Чәнсине ул тагын урдага алып китте. Чәнсинең, имеш, каганга гына әйтәсе ниндидер бик кирәкле сүзе бар иде. Теге кичне калкулык башында яшь сылу кыз белән икәүдән-нкәү генә калгач Чәнси, бөтенесен онытып, бөтенесенә кул селтәп, яңа тормыш башлап җибәрергә дә уйлаган иде. Яна тормыш дигәне аның әлеге кызга өйләнеп, берәр җирдә үзенә куыш корып, беркемгә буйсынмыйча яшәп яту булыр иде. Башка качаклар ничектер яшиләр, җайлашалар— ул да шулай җайлашыр, күнегер иде. Баштарак аңа шулай тоелды да. Янында яшь, сылу хатыны булгач, аңа инде дөньяда башка берни дә кирәкмәс кебек иде. Икенче көнне таң алдыннан туңып уянгач ул башкачарак уй йөртә башлады Күк җибәргән салкыннан сөекле хатын янында гына җылынып булмый. Җылыну өчен, җаныңны асрау өчен бу дөньяда сөекле хатын кочагыннан тыш тагын өй дә, учак та кирәк иде. Шуның өстәвенә аларның бер кабымлык ризыклары калмаган иде. Тегендә Банхуаны бик мактап телгә алдылар, аның белән киңәшмичә бер адым ясама — юкса шундук абынырсың, диделәр, һәм ул үзенең абынмаска тиешлеген, еракта калган карт әнисен, туганнарын уйлап, башын иеп, кызын җитәкләп Банхуаның капка төбенә килде. Килүен килде, тик менә шулай да бик каты ялгышты бугай... Банхуа аңа беренче караштан ук ошамады. Аның өендә, үз-үзен тотышында, телендә — бөтен нәрсәдә кыргыйлык, далалык, кансызлык сизелә иде. Банхуанын аңа — шундый кыенлыклар күреп килгән ерак ватандашына бөтенләй исе китмәде. Бары тик юлдаш кызының гүзәллеген күргәч кенә аның котсыз кыяфәтендә җирәнгеч бер җанлану билгесе чагылып китте. Беренче караштан ук Банхуа Чәнсигә астыртын, > хәйләкәр һәм куркыныч кеше булып тоелды. а Урдага барганда ул юл буена, үзенең язмышы турында, Банхуа һәм * гүзәл кыз турында уйланып барды. * Атсыз күл буена алар кичтән килеп җиттеләр. Өй корып төнне шун- s да күл буенда уздырдылар. Иртән тан атып ашагач-эчкәч урдага таба £ юнәлделәр. о Каган урдасының биек ак өе, аның тирәсендә боҗра-боҗра булып < урнашкан кечерәк өйләр ерактан ук серле һәм ягымлы булып күренде. | Күл буенда, шулай ук урдага таба юл өстендә бернинди көтүчесез ут- ■лап йөргән атлар, дөяләр очрады Урдага якыная барган саен. каяДыр з ашыгучы я булмаса туктап, үзара гәпләшеп торучы, җил кискән кара- " кучкыл йөзле кешеләр күренеп калды. * Урдага алар йола саклап, Көнчыгыш капка ягыннан килделәр. Тыш- * кы боҗрага бер ук ераклыгы калгач, аларны атлы сакчылар туктатты. * БанхуаИсәнтәй үзенең ят кунагы белән арбада утырып килә иде. Сак- н чы аларга арбадан төшәргә боерды. Ат өстеннән генә иелеп ул арба ө эченә күз салды, шуннан соң аларның кем янына ни йомыш белән ба- х руларын сорады Исәнтәй үзенең туп-туры каган янына баруын әйтте. < Исәнтәйне яхшы белгәнлектән, аларны тиз арада үткәреп җибәрделәр, * Ләкин дөяләр җигелгән арба артыннан килүче кораллы ирләргә ары ? бармаска кушылды Мондагы тәртип буенча, үзенең кораллы ирләрен >» Исәнтәй Атсыз күл буенда ук калдырып килергә тиеш иде Исәнтәй ж аларны юри ияртеп килде. Кораллы сөн ире ачулана башлагач, ул ягымлы елмаеп: — Оныткан. Кичер,— диде Куеныннан чыгарып ул сөн иренә чигелгән чакма таш янчыгы чыгарып бирде. Ачулы сөн ире бүләкне зур, тупас учына алып йомды да тынып калды «Тагын бер дус арттык,— дип уйлады Исәнтәй үзалдына — Күрдеңме? Менә шундый инде алар. . — диде ул үзенең юлдашына Капкага җитәрәк аларны тагын туктаттылар Монысында инде аларны озата килүче сөн ире дә атыннан төште Өчәүләп алар якындагы ялгыз өйгә юнәлделәр Өйнең түбә өстендәге япмасы ачылган, шунлыктан өй эче якты гына иде Ишектән кергәч тә сулда, учак каршысында зур ак киез җәелгән, җир идәннең калган өлешендә тапталып, шомарып беткән үгез тиресе ята иде. Киезнең якягында кораллы ике сөн ире утырып тора, уртада гы калку урын буш иде. Өйгә килеп керү белән Исәнтәй исәнлек-саулык алышты, шуннан соң учак янынарак кыю гына узды, янып торган учакка куеныннан алып берничә бөртек дөге ташлады Ут-анага йолык VI бирде Чәнсине дә үз янына чакырып ул киезнең түргә каршы ягына чүгәләгәндәй итте Аларны озата килгән сөн ире ишек төбендә туктап калды Ирләр, берни сөйләшмичә, беравык тын гына утырып тордылар Шул чакны ишек ачылып китте һәм өйгә ашыгып, җилләнеп бай киемле, таза, тыгыз тәнле сөн ире килеп керде Мондагы барлык ирләрдән озынрак буйлы, эрерәк сөякле бу сөн ире бераз гына шадра битле иде Аның сул колагында, барлык сөн ирләренеке кебек, зур алтын алка ялт-йолт килә. Бу - Туңгак алып иде Озын аяклары белән бер ике VI йолык — корбан генә атлап ул туп-туры түргә узды да, ак киез өстендәге йомшак урынга утырды. Ул утыргач башкалар аягүрә бастылар. — Коралларын алдыгызмы? — диде Туңгак алып өйдәге сөн ирләренә эндәшеп. — Юк.— диделәр киез янындагы ирләр бер-берсенә карашып. — Алыгыз.— диде Туңгак алып. Исәнтәй белән Чәнсигә булган барлык коралларын, очлы нәрсәләрен чыгарып идәнгә куярга кушылды. Исәнтәй дә, Чәнси дә үзләрендә булган нәрсәләрен киез өстенә тезеп куйдылар. Сөн ирләре, ышанып җитмичә, иң ахырда аларны берәм-берәм капшап, тентеп чыктылар. Шуннан соң каравыл агасы Туңгак алып ярым йокылы тыныч бер тавыш белән Чәнсигә тезләнергә, баш орырга боерды. Моның өчен аңа ак киез янындагы үгез тиресенә басарга кушылды. Ул шунда басты, тезләнде дә Туңгак алып алдына баш орды. Бу баш ору ант бирү белән бер иде — үгез тиресенә баскан килеш баш орган кеше ялган сөйләсә, аңа тәңренең каргышы төшәчәк, аның җиде буыны корыячак идеVIIИсәнтәй барысын да аңлатып барды. Туңгак алып качакка сөйләргә кушты. Чәнси чәрелдек нечкә тавыш белән сөйләргә кереште. Ул үзенең кем булуын, бу якка ничек, ни өчен чыгуын гына әйтте. Кыска гына итеп шул турыда белдергәч, тылмач аша: — Каганга сөйлисе сүзләрне дә әйтергәме? — диде. — Юк,— диде Туңгак алып. Карар күзгә таудай булып, кырыс, усал булып күренсә дә Туңгак алып качакка бөтенләй каты орынмады. Ул аның белән бик тыныч, ягымлы сөйләште. Чәнсинең баштагы куркуы, шомлануы — барысы да тиз арада юкка чыкты. Беренче танышлыктан соң Туңгак алып Исәнтәйгә күтәрелеп карады да ымлап аңа сорау алырга кушты. Мондый чакта нинди сораулар бирелгәнен белгәнгә күрә, Исәнтәй, Туңгак алыпның әйткәнен дә көт- мәстән. качактан сорау ала башлады. — Син, качак, Чәнси, Сөн иленә үзең теләп чыктыңмы? — Үзем теләп чыктым. — Чин качагы Чәнси, Сөн илендә үзең теләп каласыңмы? — Үз теләгем белән калам. — Мәңгегәме? — Мәңгегә. — Каганны изге дип. Тәңрене алла дип таныйсыңмы? — Таныйм.— диде Чәнси. маңгаендагы салкын тирләрен сөртеп. V Сорау алу беткәч аңа аягына басарга кушылды. Баскач сөн ирләренең берсе аны үз артыннан ияртеп китте. Ишектән кергәч тә уң яктарак өйне икегә бүлеп киез пәрдә эленеп тора иде. Чәнсине иярткән сөн ире, пәрдәне ике якка аерып, шунда кереп китте. Исәнтәй дә алар артыннан атлады. Бу кысан, тар бүлмәдә шактый караңгы иде. Алдан барган сөн ире, качакның уен сизенгән сыман, өйнең тышкы яктагы икенче ишеген ачып җибәрде һәм киезне өскә кайтарып куйды. Караңгы бүлмә яктырып китте. Шул ук мәлдә бүлмә эченә бөркелеп коры суык тулды. — Чишен,— диде качакка сөн ире чин телендә. Чәнси аптырап калды. Ләкин сөн иренең чин телендә әйткән сүзен VII Үгез тиресенә басу — борынгы төркиләрдә үгез изге саналган, шунлыктан анын мөгезе дә. тиресе дә изге исәпләнелгән һәм. ышану буенча, сихри көчкә ия булган. нән бигрәк, аның шушы салкында чишенергә кушуы гаҗәпкә калдырды ды. Тегендә, туган җирендә, әле җылы, кояшлы, чәчәкл. көз иде Мон- i да да көз. Кояшлы, бозлы көз. Бүген иртән күлдәге бозны күреп ул u шулай иртә суытуына шаккаткан иде Тегендә, аның туган җирендә Р әле яланөс йөриләрдер! < «Нишләтмәкче булалар икән соң болар мине?» дип уйлады ул. чит- | ят, салкын тышка күз ташлап. Шулай да аңа уйланып, җылы көннәрне & искә төшереп күп юанырга туры килмәде. Аның артык әкрен кылануын g күреп, сөн ире ашыктыра башлады Чәнси өс киемнәрен салып аяк ас тына куйды да, «Менә булды да!» дигән сыман елмайгандай игеп, янындагы ирләргә күтәрелеп карады Никтер ана бөтен куркыту, чир- VIII IX кәнчек алдыру шуның белән бетәр һәм хәзер менә ана киенергә кушар тыйнаграк булырга тырышып, ак киезгә ябырылдылар Киез өстенэ а һәркем үз урынын белеп кенә, җайлап кына утырды Уң кул карачы < Бүзбала Исәнтәйгә дә киезгә утырырга кушты Чингә кагылышлы * сөйләшүләрдә аның да сүзенә колак салгалыйлар иде Сөйләшү-киңәшү башланганчы каган ашарга китерергә кушты. 5 Киез өстендәге ирләр алдына ашчылар табак-табак кайнар ит ките- Sj реп куйды. Ачыккан ирләр, беркемгә карамыйча, шундук ашарга керештеләр. Иттән соң кымыз килде Ашаганда-эчкәндә, йола саклап, S беркем берни сөйләшмәде. Тамак туйдырып, күңелләр күтәрелеп кит- 2 кәч, барысы да җиңелчә генә шаулашып, гөрләшеп алдылар һәм чин з качагы алып килгән хәбәрләр турында сүз башлап җибәрделәр. ° «Кара йөз» сөйләгән сүзләрнең бик күбесе мондагылар өчен бил- * геле иде. Ләкин шул ук вакытта аның сүзләре арасында таныш бутх маган яңалыклар да бар иде. һәркем иң элек менә шул яңалык ту- н рында баш ватты. Дөресме, түгелме? Чин качагы ялган сөйләми ми- £ кән? Ялган сөйләсә, ник сөйли? Дөрес сөйләсә, каганга нинди киңәш е бирергә? Ак киездә иркенләп утырган ирләр, теш арасына кысылган итлә- < рен казыштырып, майлы мыек очларын сыпыргалап, шактый озак 2 шаулаштылар Үзенең ирләре-туганнары, киңәшчеләре үзара шулай а. фикер алышканда каган, беркемгә, бернигә катышмыйча, чит кеше * сыман тыңлап кына утырды Чабыш алдыннан атларның аягын яздырып алган кебек, олы сөйләшү алдыннан ул да шулай кешеләргә үзара шаулашып алырга ирек куя иде Шулай да ул бүген тезгенне бушайтыбрак җибәргән сыман тоелды Кызып үзара бәхәсләшергә тотынган ирләр ничектер моны абайла- мыйчарак калдылар. Абайлап алдылар да, тыела төштеләр Башта ярым пышылдауга, аннан соң пышылдауга күчтеләр һәм, тәхет ягына текәлеп, барысы да тынып калды Каганның йөзе бүген аларга бик сәер күренде Ул инде чин качагын да. аның сөйләгән сүзләрен дә, хәтта өй эчендәге ирләрне дә бөтенләй исеннән чыгарып ташлаган иде бугай. Аны, әйтерсең, монда беркем дә, берни дә кызыксындырмый иде—күңеле белән ул кайдадыр икенче җирдә утыра кебек Аның шулай онытылып утыруы исә туган-тумачалар, киңәшчеләре өчен бик үк куанычлы нәрсә түгел Мондый чакта аның нәрсә уйлавын берничек тә чамалап булмый Нәрсә уйлавын чамалап булмагач, ана киңәш бирүе дә бик хәтәр, куркыныч нәрсә иде Уң кул карачы Бүзбала беренче булып тамак кырды, каганга күтәрелеп карады да: • — Тыңлар булсагыз, бөек каган.дип сүз башлады. Каган мәрттән кире кайтты, күрмәс күзләре белән Бүзбалага бер күтәрелеп карады һәм. бернинди кызыксынусыз, тыныч кына — Сөйләсеннәр,— диде. Беренче булып Баргынтай баба сөйләде. Каганның холкын ул башкаларга караганда яхшырак белә һәм ана кайчан нинди киңәш бирергә кирәклеген дә башкаларга караганда дөресрәк чамалый иде Баргынтай бабаның киңәше шуңа кайтып калды Чин ягыннан чыккан теләсә нинди качак сүзенә колак салу, шуңа таянып Чингә каршы олы күсәк күтәрү акылсызлык булачак, диде ул. Чин ваны Инчжән усал, холыксыз, шулай да ул көчле, нык куллы, диде Башкалар да, Быргынтай баба ягына авышып, шундыйрак фикер не куәтләделәр: «кара йөз»нең сүзләренә колак салмаска, чиннәр белән бозылышмаска, диделәр. Каган ирләрне һаман бүлдермичә тыңлап утырды һәм бернинди күз карашы белән дә, бернинди ымлау-ишарәләү белән дә яклау да, каршы фикер дә сиздермәде Озакка сузылган мондый билгесезлек кайберәүләрнен эченә әле боз булып, әле утлы ялкын булып йөгерде. Каган, ниһаять, җанлану әсәре күрсәтте. Киңәшчеләр барысы да инде сөйләп бетергәч ул кинәт, яртылаш борылып, ак киезнең сул ягында, кырыенда гына утырган Исәнтәйгә карады да, туп-туры атап: — Син, Исәнтәй, ни диярсең? — диде. Исәнтәй сискәнеп китте. Ул монда бик кечкенә кеше иде, һәм беркайчан да каганның менә монда, биек өйдә — туган-тумачалар, өлкән киңәшчеләр, карачылар янында туп-туры аңа атап эндәшкәне юк иде. Ул ихлас бер сөенеч белән елмаеп алды Аның ясалма елмаюын күреп күнеккән кешеләр шулай да аның бу ихласлыгына ышанып җитә алмадылар. Исәптәй, тәхет алдында берике тапкыр баш иде дә, мүкәләп каганга таба бераз якынайды. — Син, бөек каган, миннән киңәш сора, мин әйтә,— диде ул, бик нык каушап һәм шуңа күрә сөн сүзләре тәртибен буташтырып — Бер качак сүзгә ышанып, Чин иленә яу чаба кирәк имәс. Сөн — батыр, кыю, куркусыз Шулай да сөннәр Чжао ире Лимуны оныта имәс. Лиму сөннәрне күп үтер, сөннәрне күп куды Арьякны тартып алды. Синен кыюлыгың, батырлыгың белән сөннәр Арьякны Чжаодан кире тартып алды, бөек каган! Шуның өчен сине сөннәр мең ел макта Тәңре сиңа күктән байлык, көч бирә Чингә каршы яу чаба кирәкми. Нигә яу чаба? Чжаоны коткару өченме? Безгә андый яу кирәк имәс. Безгә башка төрле яу кирәк Сөн бөтен Жунгоны яулап ала кирәк! — Ә?! —диде каган үзе дә сизмәстән. — Ә?! — диделәр башкалар да аңлап җитмәгәндәй. — Төшендереп бир,— диде каган — Мин төшендереп әйтә,— диде Исәнтәй каганның йөзенә туры карап.— Чиннең хәле яман. Күк асты илендә үзара ызгыш-талаш кубарга тора. Син, бөек каган, Чингә басып кер күп көч белән, Чинне тапта, юлбарысны кадаган кебек. Инчжәнгә сөңге када! Исәнтәй шулай диде. Соңгы сүзләрен ул, яуга ташланырга җыенган сугышчыдай, йодрыкларын йомарлап, омтылыш белән, тантана белән әйтте. Ягымлы, тыйнак тылмачтан мондый нәрсә көтмәгән ирләр, кинәт йокыдан уянып киткән кебек, күзләрен ныграк ачып карадылар, колакларын ныграк торгызып тыңладылар. Курку-өркү, шомлану һәм ничек тә башкалар артына посып калырга тырышу сыман тойгылар аяк астына төште, һәркемнең күңеленә бер генә уй: эләксә нык эләгә инде моңа, дигән бер генә уй килде. Кайберәүләр мондый «эләгү» өчен күңелләреннән сөенеп тә куйдылар. Балчык өйдә, балчык койма лар эчендә йомран сыман яшәп ятучы бу ямьсез, шома кешене сөн ирләре шулай да яратып җиткермиләр иде Шул чакны каган урыныннан торды. — Бу турыда кич тагын бер мәртәбә сөйләшербез,— диде ул ак киез өстендәге ирләргә карап.— Кичке ашка миңа килерсез. Ирләр, киңәшнең шуның белән беткәнен аңлап, урыннарыннан тордылар да ишеккә юнәлделәр. Каган, Бүзбалага эндәшеп. Туңгак алып белән Исәнтәйне өйдә калдырырга кушты. Юк, болай булгач, «эләкмәде» Исәнтәйгә! Тәхет янында өч ир кешедән башка беркем дә калмагач. Туман каган авыр итеп бер көрсенде дә, әкрен генә сүз башлады — Бу арада минем тынычлыгым качты,— диде ул —Чин дә, Чжао да, качаклар да — беркем мине кызыксындырмый. Синдә кунак бул- ф ган теге төннән соң минем күземә берни күренми. Исәптәй, колагыма берни ишетелми. Күз алдымда, зиһенемне томалап, теге гүзәл чич 2 кызы тора. Мин анда бер хата ясадым. Ничек төзәтергә шул хатаны— g менә нәрсә борчый мине! = Ул тагын бер көрсенеп куйды һәм беркемгә дә төбәп кенә кара- 5 мыйча, һәркемгә күз йөртеп чыкты. Тәхет ягындагы ирләрнең берсе с дә каган авызыннан мондый сүз ишетербез дип уйламаганнар иде Бу бөтенләй көтелмәгән нәрсә булып чыкты һәм шуңа күрә алар £ барысы да баягыча авыз ачарга да куркып, тын гына утыра бирделәр. £ Каган аларга икенче тапкыр күз йөртеп чыкты. Бузбала түзмәде, 2 тизрәк акланырга кирәк тапты — Мин Исәнтәйдә кунакта булмадым, шуңа күрә мин берни әйтә алмыйм, бөек каган,— диде. * — Мин Исәнтәйдә кунакта булдым, шулай да синең анда хата н ясавыңны хәтерли алмыйм,— диде Туңгак алып. Туман каган өченче тапкыр көрсенеп куйды Үзенең хатасы тув рында сүз башлавы аңа бик авыр иде. күрәсең. z — Мин синең хата белә, бөек каган,— диде Исәптәй телгә килеп. * — Белсәң, әйтел бир ничек төзәтергә шуны?! — диде каган. х — Мин әйтте: кызны сиңа бирергә кирәк, дидем Мин әйтте, сиңа °- сүзем бар, дидем. Син әйтте: кызыңны китер, сүзеңне урдада әйтер- х сең, диде — Әйе, исемдә. Шулайрак булды,— диде каган килешепМенә хәзер әйтәсе сүзеңне дә әйт. киңәшеңне дә әйт Исәнтәйнсң каган белән шундый кыю, иркен сөйләшүе, житмәсә, аларның икесенең генә ниһдидер уртак серләре булуы, гомумән, бу әрсез бәндәнең монда ак киез өстендә иркенләп, жәелеп утыруы Туңгак алыпның чиктән тыш эчен пошырды — Барысы да аңлашылды, бөек каган! — диде ул Исәнтәйгә аркылы төшеп — Син теге тәгин угланга бүләк итеп бирелгән чин кызын әйтәсең бугай. — Шул, шул! —диде каган ашыгып. — Ул көнне синең тәгин углың сиңа сөенечле хәбәр китерде бор! Ауда сине үлемнән коткарды — икс! Син үзең, үз кулын белән кызны аңа бүләк итеп бирдең — менә булды өч! — диде Туңгак алып Кайда монда синең хатаң? Исәнтәйдә булган төнне син бернинди хатә ясамадың, бөек каган. — Белмим, белмим, - диде каган чын күңелдән, аптырап Барысы да исемдә Мин аны үзем бирдем, үз кулым белән Шулай да мин аны оныта алмыйм Ятсам да, торсам да ул минем күз алдымда — Син аны ярата, бөек каган! - диде Исәптәй кабаланып — Әйе, яратам бугай,— диде каган — Ярату хата була алмый! —диде Туңгак алып шактый тупас итеп. Ул моны каганны яклаудан бигрәк, Исәнтәйгә каршы төшү өчен генә әйтте Үз кайгысына чумып утырган каган Туңгак алып белән Исәнтәйнсң үзара әйтешә башлавын бөтенләй сизмәде Исәнтәй исә барысын да сизеп-тосп утырды. Шуңа күрә дә ул каравыл агасы Туңгак алыптан ничек тә алгарак чыгарга тырышып, кыюланып, яңадан һөҗүмгә ташланды. «. «к. у» м з 49 —Туңгак алып дөрес әйтә,— диде ул елмаеп,— Каган ярата — хата имәс. Каган илдәге барлык кызларны яратса да, хата имәс. Тә- гин угланга биргән кызны каган кире алса, шулай ук хата имәс! — Нишләп ул алай? — диде Туңгак алып. —Биргән бүләкне кире алу йоласы юк,— диде Бузбала да, Исән- тәйне усал күз карашы белән өтеп. — Әйтеп бетер, Исәнтәй,— диде каган тылмачны яклап. —Ул кызны чин качагы... «кара йөз» алып килде...—сиңа бүләккә, бөек каган! —Миңа?!—диде каган шаккатып.— Нишләп аны башта ук әйтмәдең? —Син мине тыңламадың, бөек каган,— диде Исәнтәй үз-үзен шактый тыныч тотып. — Әйе, тыңламадым. —Аны сиңа Чжао аксөякләре Ж и бәргән. Ул кыз әлеге кара йөзнең сеңелесе, бөек каган. —Шулай ук мени әле ул?! — диде каган чын күңелдән гаҗәпләнеп. — Аңлашылды! — диде тагын Туңгак алып нидер әйтергә җыенып. Ләкин бу юлы Исәнтәй аңа үзен бүлдерергә ирек бирмәде. —Мин киңәш итәм, бөек каган: бүләк — сиңа, кыз синеке. Кызны кире ал! — диде ул. — Ничек? — диде каган. —Болай булгач, мин болай уйлыйм,— диде Туңгак алып та яуга ташланып.— Үзеңә дигән бүләкне... аңламыйча, ялгыш тәгин угланга биргәнсең икән, аны үзеңә кире ала аласың. Сине ялгыш юлга этәргән өчен, кызның сиңа дип китерелгән булуын белеп тә, башта ук аны сиңа бирдермәгән өчен, тылмач Исәнтәйнең башын чаптырырга кирәк. Мондый сүз ишетеп Исәнтәй кинәт күз алдында бөрешеп калды, кызгану, ярлыкау өмет итеп, шундук каганның аяк астына егылды. —Син моңа ни әйтерсең, Бүзбала? — диде каган, уң кул карачыга борылып. . — Кызны болай гына тартып алсаң, уң кул тучи бәк белән арагыз бозылыр,— диде Бүзбала.— Тәгин углан белән бозылышу ул өлкән бичә белән, атаклы Котлуг бәк белән, Куян ыруы белән бозылышу дигән сүз. Ак өйдән тынычлык китсә, бөтен илдән тынычлык китәр, үзара ызгыш-талаш китәр. Сөннең көче үзара талашта түгел — бердәмлектә. Өч таган таймас, тайса берсе дә калмас, дип белми әйтмәгәннәр Куян, Алан, Сөйбү ул өч таган дигән сүз. Синең туган ыруың, бөек каган, Сөнәнкәләр менә шул таган астында, ышыкта, түрдә утыручылар. Үзеңне җил-яңгырдан. кар-бураннан саклый торган таганны кисеп аударуны берничек тә аклап булмый. Шулай да синен ул чин кызын үзеңә аласың килә икән, моны бик уйлап эшләргә кирәк, өч таган таймаслык итеп... Бер чин кызы аркасында илдән тынычлык, татулык китәргә тиеш түгел. Кызны кире алсаң, бар гаепне Исәнтәйгә аударып, аның башын чаптырырга кирәк булачак. Ул чагында инде беркемнең сине яманларга теле бармаячак. — Кичер, бөек каган! — диде Исәнтәй. Туман каган озак кына уйланып утырды. —Үз кулым белән бирмәгән булсам, мин Исәнтәйнең башын чаптырган да булыр идем,— диде ул Бүзбала белән Туңгак алыпка җавап итеп.— Юк, монда баш чаптырып кына котылып булмый. Бүре дә тук булсын, сарык та исән калсын — менә нәрсә кирәк монда! Кем эшли ала шуны? — Мин!—диде Исәнтәй аны-моны уйлап тормыйча —’Эшлә,— диде каган киң күңеллелек күрсәтеп.— Эшли алсаң, түремдә утырырсың, баш тылмачым булырсың. Эшли алмасаң. — Эшлим! —диде Исәнтәй, дөрләп янган утка ташланган кеше кебек, барлык батырлыгын җыеп.— Син, бөек каган, Табылдыкны тучи бәк тәгин угланга бирә, чин кызын үзеңә ала! Бүләк урынына бүләк. Бүре дә тук, сарык та исән! Каганның йөзе ачылып китте. «Ишеттегезме?» дигән сыман, ул Бүзбала белән Туңгак алыпка карап алды. ♦ — Башың үзеңдә калыр, ахрысы, эттән туган Исәнтәй!—диде ул карачы белән каравыл агасының нәрсә дә булса әйткәнен көтмичә — Уйлап карарга була,— диде Бүзбала килешкәндәй итеп > Туңгак алып берни эндәшмәде. х XI | Кичке аш вакытында Исәнтәй ак киезнең уң ягында, тәхеткә биш - алты кеше кала гына утырды. Мондый яңалыкны туган-тумача, агай- ь эне бик тиз күреп алды Исәнтәйнең шулай кисәк кенә түргә үрләвен з күпчелек бер төрлерәк юрады: алып килгән теге «кара йөз»е, күрәсең, бик кирәкле кешедер, диделәр, озакламый илдә, урдада үзгәреш- ♦ ләр булмагае, диделәр. «Нинди үзгәреш булыр икән сон ул?» дигән * сорауга шундук җавабы да табылды «Чингә каршы каган олы яу * күтәрер — башка тагын ни булсын?!» диделәр. Иртәнге күлемдә ка- £ гаяның биек Ак өйдә өч кеше белән генә калып ни турында сөйләш е кәнен беркем дә белә алмады. z Каган үзе дә иртәнге сөйләшү турында уйланды, ләкин ул бөтен < ләй икенче төрле уй-теләкләр белән уйланды, Исәнтәйнең киңәше анда * ышаныч тойгысы уятты һәм аның борчулы күңеленә берөзлексез жылы Z өстәп торды Шулай да бу әле бәхет түгел иде Шунлыктан әлегә ул * сөенә алмады. Әлегә ул бары ниндидер өмет барлыгын гына шәйләде “ йорт башының уйчанлыгын барысы да күреп, тоеп утырдылар Кичке аш басынкы гына, шау-шусыз гына үтте Туман каган, эчен тырнаган нәрсәләрне томаламакчы булып, бузаны күбрәк эчеп таш лады. Төнне ул бик начар йоклады. Таңга таба каган төш күрде Төш бик куркыныч иде Эсселәп, шыбыр тиргә батып ул кинәт уянып китте. Уянып китте дә, йөрәгенең дөп-дөп тибүен тыңлаган килеш, өй эчендәге сыекланган җылы караңгылыкка текәлеп, кым танмыйча ята бирде. Көн яктысы төшкән ниндидер тау итәгендә, ниндидер тирән су буенда яшь җирән бога белән карт юлбарыс сугышты. Ин элек су буенда, яшел болында утлап йөргән сыер көтүе күренде Яшь җирән бога әлеге көтүнең башлыгы имеш Мөгезләре очлы, муены кыска, аяклары нык. Күзләре уттай яна Үзе шундый зур, таза! Каяндыр шул чакны камышлар арасыннан сак кына атлап, як ягына каранып, юлбарыс килеп чыкты Килеп чыкты да бу. искәр мәстән көтү өстенә ташланды һәм бер бер артлы сыерларны ботар ларга да тотынды! Бер сыерның канын гына суыра да, икенчесенә ташлана Сыерлар тузына, качыша башладылар Бары яшь җирән богз гына, баскан җиреннән әз генә дә кузгалмыйча, урынында торып калды. Авызы-борыны канга буялган карт юлбарыс ырылдап кинәт моңа таба ыргылды Ләкин яшь бога әз генә дә курку сиздермәде башын түбән иеп, күзләрен уттай яндырып, көтеп тора бу моның килеп җиткәнен Юлбарыс шүрләгәндәй нтте, туктап калды һәм якындагы тауларны калтыратып, бар көченә үкереп җибәрде Шулай кара-каршы килделәр дә болар, жирне-күкне дер селкетеп, ямьсез тавышлар белән кычкырып, сугышырга да керешеп киттеләр Бик озак сугыштылар болар Яшь җирән бога көтмәгәндә тегенең корсагына очлы мөгезләрен китереп батырды да. бар көченә ярсып тегене баш өстенә күтәрде дә сырты аша җиргә орды. Шундый иттереп орды — еракта дөбердәп кыялар ишелеп төште, гөрселдәп җиргә мең яшәр карагайлар ауды. Яшь бога куанычыннан үкереп җибәрде. Яралы юлбарыс, канлы эчәкләрен өстерәп, кыялы таулар ягына элдерде. Үзе чаба, үзе артына борылып карый да, яшь җирән богага яный имеш: бер сыерыңны калдырмый бугазлап бетерәм, үзеңне тере килеш кабып йотам, дип әйтә имеш. Моның шулай дигәнен ишетте дә яшь бога, борылып килеп, тегенең артыннан куа китте. Шулай да куып җитә алмады бу. Юлбарыс кыялар арасындагы үз оясына кереп качты Кереп качты да, ояга керә торган юлны бик зур таш белән томалап куйды. Шулай итеп, котылды, исән калды юлбарыс! ..Туман каган, тынын кысып, өй эчендәге җылымса караңгылыкка карап ятты да ятты. Янында гына ефәк тышлы мамык ястыкларга, мендәрләргә күмелеп, берни белми йоклаган Табылдыкның тигез тый алуы ишетелде, кайдадыр тышта, еракта этләр өргәне ишетелде. ...Юлбарыс үз оясына кереп, тар сукмакны таш белән томалап куйгач та, югарыдан, текә кыялар арасыннан, канатлары белән бөтен яктылыкны каплап, каракош очып төште. Очып төште дә бу, очлы тырнаклары белән яралы юлбарысны эләктереп тә алды. Эләктереп алды һәм уктай атылып югары менеп тә китте. Менә шул чагында Туман каган куркып кычкырып җибәрде. Юк. кычкыра да алмады — кычкырмакчы булып бары көчәнде генә. Яшь бога белән карт юлбарысның сугышын ул каяндыр читтән генә карап торган сыман иде. Юлбарысны каракош күтәреп киткәч ул нишләптер көтмәгәндә үзе юлбарыска әйләнде куйды! Шулай итеп каракош аны... Туман каганны күтәреп алып китте! Шулай итеп дөнья кайгылары онытылды. Бу тегенди-мондый гына төш түгел иде, ахрысы Бу ниндидер серле һәм хикмәтле төш булырга тиеш иде. Ләкин нәрсә булыр бу? Яшь бога кем дә, карт юлбарыс кем? Юлбарыс чыннан да Туман каган үзе булса, бу ни дигән сүз бу?! XII Төш юрауга, күрәзәгә һәм һәр төрле ырым-шырымнарга чын күңелдән ышана торган Туман каган бер генә зур эшен дә камнар, күрәзәчеләр белән киңәшмичә эшләми иде. Инде шундый куркыныч, буталчык төш күргән икән, иң элек аны, билгеле, төш юраучыларга, күрәзәчеләргә сөйл’әргә кирәк иде. Баштарак ул шулай дип уйлады да. Ләкин, ныклап торып уйлана торгач, ул бөтенләй капма-каршы фикергә килде. Үзенең карт юлбарыска әйләнүен, юлбарысны каракош күтәреп алып китүен кемгә дә булса сөйләү дөрес булырмы? Бу бит төштә генә түгел, өндә дә үз-үзеңне ниндидер явыз каракошларга тотып бирү белән бер булачак! Синең шундый төш күрүеңне көнчел туганнарың, дошманнарың ишетеп калса, ул чагында алар сине тереләй тотып ашамаслармыни?! Шулай булгач, нишләргә? Бу бик авыр, бик катлаулы сорау иде. Моны хәл итмичә торып, моннан соң яшәргәме, яшәмәскәме? Яшәсәң, ничегрәк итеп яшәргә, дигән сорауны хәл итеп булмаячак кебек иде Төшне беркемгә д? сөйләмичә, мәңге аны күңелеңдә яшереп калырга да булыр иде, билгеле. Ләкин бу инде йөрәк турысына килеп кадалган ук тимерен тартып алмыйча, шул көенчә яшәп ятарга азаплану белән бер булыр иде Төш аркылы ата-баба, изге ияләр исән калганнарга киңәш бирәләр, аларны кисәтәләр, аларга туры юл күрсәтәләр Шулай булгач, теләсәң дә, теләмәсәң дә төшнең серен ачыкларга кирәк булачак. Туман каганның барлык киңәшчеләреннән дә якынрак бер киңәшчесердәше бар иде. Ул да булса, Баргынтай баба иде. Баргынтай баба — аның үлгән атасының ана ягыннан үги ягасы. Сө- нәнкә ыруында ул каганнар тамырының иң карт кешесе, бөтен ыруга ата урынына калган кеше. Торып иртәнге йомышларын йомышлагач, киенгәч, тарангач. Туман каган Баргынтай бабаны алырга кеше жибәрде Баргынтай баба урданың уртанчы божрасында яши иде. Көттермичә ул тиз арада килеп тә житте. Каганның үзенә генә әйтәсе ниндидер сүзе барлыгын ул, билгеле, сизенми калмады. Шулай да иртәнге аш янында ул-бу турында бернинди сүз булмады. Бары тик ашап-эчкәч һәм өч аяклы түгәрәк өстәлне, табак-савытларны ашчылар Ак өйнең икенче ягына алып чыгып киткәч кенә каган Баргынтай бабага үз янына күчебрәк утырырга кушты. Баргынтай бабаның шулай дип әйтүе булды. Туман каган, әле ген» җиңеләеп сулыш алгандагы кебек, янә дә ат пошкырган сыман көрсе иеп куйды Шул ук мәлдә аның ирексездән сул күз кабагы тартышз башлады Бик нык эче пошса, үртәлсә, ачуланса һәм шул вакытта үзенең күңелсез тойгыларын эченә яшерсә, аның шулай сул күз кабагы тартыша башлый Моны Баргынтай баба да. башкалар да беләләр һәм мондый чакта ничек тә аннан читтәрәк булырга тырышалар иде Шулай да Баргынтай баба төш юранын батырларча дәвам итте — Берәм-берәм сыерларны бугазлаган сыман, бер-бер артлы алты йортны аяк астына салып таптаган Чин юлбарысы чәнчелер, нншалла! — диде ул.— Аның үзен кем егар, кем сөзеп эчеп айкар яшь жирән бога сыман? Синме? Күрәсең шулайдыр, углым — Бирсен тәңрем! — диде каган. — Бу әле төш юрау түгел,— диде Баргынтай баба Бу - минем теләк, синең теләк. Дөньяда эшләр синең теләк, минем теләк буенча гына бармый Барлык эшләр изге ата-бабаларның теләге буенча, тән ренең боерыгы буенча бара Без бары тәңренең боерыгын үтәүчеләр генә. Синең төшеңдә аңлашылмаган нәрсәләр бар, изге каган Үз уйларына бирелеп утырган каган шундук башын калкытты Bv •олы да ул шаулатып көрсенүдән үз-үзен тыеп кала алды Күк гөмбәзедәй биек, иркен өйнең ярты ягында Баргынтай баба белән икәүдән-икәү генә калгач, калын чыбылдык артыннан берәрсе тыңлап тормасын дигән сыман, тавышын әкренәйтеп. Туман каган аңа әлеге төшен сөйләде. Ул аңа барысын да түкми-чәчми сөйләде, тик ахырга таба гына аны тагын икеләнү биләп алды Үзенең карт юлбарыска әйләнүен әйтергә аның шулай да кыюлыгы житмәде. Каганның нидер яшереп калуын Баргынтай баба сизеп утырды. Ләкин ул берни сорашмады. Бөтен ыруда иң карт кеше булса да, мон дый икәүдән-икәү сөйләшүләрдә, киңәш-табышта аеруча сак булырга кирәклеген ул инде белә иде Шуңа күрә зур гәүдәле, бай киемле ир уртасы каган алдында тезләнеп, башын иебрәк утырган чандыр карт беренче булып сүз башларга ашыкмады — Ник эндәшмисең, Баргынтай баба? —диде каган тынып утыру озакка сузыла башлагач. — Изге төш бу, углым,- диде Баргынтай баба, башын калкытып. Каган, жиңеләеп, ат сыман пошкырып куйды Тезләре өстендә жансыз булып яткан авыр йодрыклары үзеннән-үзе язылып китте — Беркайчан да синең мондый изге төш күргәнең булмады,— диде күңеле күтәрелеп киткән карт Өндә син үзең карт юлбарыс үтердең Төштә менә тагын карт юлбарыс! Изге бу, изге төш Карт юлбарыс ул — карт, явыз Чин иле... A X ф СЫЗГЫРА ТОРГАН УКЛАР — Карт юлбарысны Чин дип, яшь боганы Сөн дип уйласак, бу дөрес булмаячак.— диде Баргынтай баба, каш астыннан гына каганны күзәтеп — Сөн иле, яшь богадай көчле булса да. ана инде күптән мен яшь тулган. Сөннәр күп халыклардан элегрәк барлыкка килгәннәр Сөннәр — тәңренең иң сөекле балалары. Шуңа күрә дә алар иксез-чиксез көтүлекләрне, тауташларны, урманнарны үз кулларына алганнар Җуиго әнә төрле яктан биек таулар белән, диңгез белән чикләнгән тар, кысан үзәнлектә торып калган. Инде карт юлбарысны бүгенге Чин йорты дип уйласак, монысы бөтенләй хата булачак. Чин әле аягына да баса алмаган сабый бала кебек кенә. — Сүзләрең изге. Баргынтай баба,— диде каган тыңламыйча,— Яхшы сүзләрең өчен миннән сиңа кеш якалы тун. йөгәнле, иярле кашка бирерләр. — Бай бул, изге каган! — Инде турысын әйт: сөйләргәме юраучыларга бу төшне? — диде каган чандыр картның йөзенә туры карап. — Төшең буталчык, углым,— диде Баргынтай баба.— Анаң Корг- кабикәдән башка беркемнең башы җитмәс бу төшне юрарга. XIII Анасы Кортка-бикә янына Туман каган үзе китте Бер үзе. Бай киемнәрен дә кимәде, егетләрен дә алмады. Карт алашасына атланды да, күңелендәге каршылыклы уйларын җиңеп, тешен кысып, башын иеп анасы янына китте. Туман каганның анасы Кортка-бикә урдадан биш-алты чакрым читтә, төн ягында кечерәк бер күл буенда яши иде. Каган урдасы кая гына күченеп китмәсен, кайда гына утырып калмасын, теләсә кайда, теләсә кайчан ул үзенең өлкән углыннан шулай биш-алты. кайчагында сигез-тугыз чакрым чамасы читтә, төньякта булырга тырыша иде. Бары тик су ягы кыенга туры килгәндә генә ул урдага, димәк, суга якынрак җиргә утыра, ләкин беркайчан да каганның биек Ак өен әйләндереп алган боҗралар эченә керми иде. Каганы өеннән кала аның өе якын-тирәдә иң биек, иң зур өйләрдән санала иде. Каган өен. өч кат тыгыз боҗра булып, атлы, кораллы торгаклар әйләндереп алган булса, аның өен дә шулай ук өч кат боҗра булып тыгызланып, кечерәк. ярлырак өйләр әйләндереп алган иде. Тик ул өйләрдә бернинди торгаклар да. кораллы ирләр дә юк. Ул ярлы өйләрдә Корткабикәнең үз кешеләре — йөзләгән, меңләгән ырудашлары, коллары.‘төрле авырулар, ярлылар, аяк-кулсыз карт-корылар яши иде. Карт атка атланган таза ир кешенең туп-туры үзләренә таба ки лүен аксак-туксак ирләр — элекке сугышчылар — ерактан ук күреп алдылар Беравык алар аны танымыйчарак тордылар. Танып алдылар да, барысы берьюлы диярлек куанып кычкырып җибәрделәр. Титаклап бер-икесе шундук өйгә — Кортка-бикә янына йөгерде, калган бер-икс- се — тазарак, төзегрәк күренгәннәре каган каршысына ашыкты Атын үз көенчә генә атлатып килгән Туман каган тышкы боҗрага барып җиткәнче алар аның каршысына килеп тә җиттеләр, атының йөгәненнән тотып та алдылар Шунда берсе, олы кунакка иярдән төшәргә булышып, аның аяк табанына зур учын куйды, икенчесе, биектән сикергән баланы тотып алырга җыенган сыман, аны тотып алырга әзерләнеп торды, өченчесе дәрте сүнгән, юаш, карт алашаның сөякчел маңгаеннан, күкрәгеннән сөештергән булды. Каган җиргә баскач, аксак-туксакларның берсе юл күрсәтеп алдан китте, икенчесе, куанычыннан нишләргә белмичә, алаша белән туктаусыз сөйләнеп алдан титаклады. Ярлы, караңгы өйләр артында каганга сәләмә туннарына төренеп өй буенда утырган ниндидер карчыклар, үзара ыгы-зыгы килеп кузна уйнаган бала-чагалар очрады. Мондагы ярлылык, мондагы күңелсезлек каганның ачуын китерде. Бу аксак-туксак ирләрне, авыру корткаларны, караеп, тишелеп беткән, кырык жирдән ямаулы өйләре-ни- ләре белән аның бөтенесен бер өемгә өеп ут төртеп яндырасы, я бул- . маса тау-ташлар арасындагы берәр упкынга илтеп аударасы килде Анасы белән, билгеле. Тик менә төшне генә юрасын да... < Каганның анасы Кортка-бикә үзе болай бер дә ярлы түгел иде. 5 Аның үзенә беркетелгән унике мең өйле иле, көтүләре, көтүлекләре * бар. Теләсә ул үз өен дә, үзен әйләндереп алган башка өйләрне дә 5 өр-яңа киездән кордыра алган булыр иде һәм теләсә аның тирәсендә g бер генә сәләмә киемле карт-коры да булмас иде. Каганның анасы ° буларак ул биек Ак өйнең һәрвакыт түрендә, табынның мулында 5 утыра алган булыр иде. Ләкин ул әнә теләми Аның менә шундый £ ярлы булып, углы каган тарафыннан кыерсытылган булып күренәсе g килә. Моннан унжиде-унсигез еллар элек ул бер дә андый түгел иде. ♦ Туманный атасы, Кортка-бикәнең ире каган үлгәч, Алан ыруының х Бай Тнмер яклылар Сөнәнкәнекеләргә каршы баш күтәрделәр. Бай- * Тимернекеләр урда аксөякләренең шактыен үз якларына аударып өл- ь гергәннәр иде инде. Урдада бик каты суеш булыры көн кебек ачык £ иде. Менә шунда Кортка-бикә, каршы яктагыларнын кайберләрен үз ягына аударып, кайберәүләренә иркәләп, кайберәүләрен куркытып, * тиз арада дилбегәне үз кулына алып өлгерде һәм өлкән углы Туман- х мы биек Ак өйнең түреңә утыртуга иреште. Бай-Тимер жиңелде Аның = яклы бик күпләрнең башлары аяклары астына тәгәрәп төште Каган булгач, Туман ни теләсәм шуны эшләрмен дип уйлаган иде. 1 Ләкин чынлыкта эшләр бик үк алай булып чыкмады. Әледән-әле аның эшенә, тормышына Кортка-бикә кысыла башлады Ире каган исән чакта аны уч төбендә биеткән усал, үзсүзле, холыксыз хатын үзенең өлкән углын да уч төбендә биетмәкче булды һәм. чыннан да. тәхеткә утыруның беренче елларында каган ничек тә анасы теләгәнчә эшләргә, ул теләгәнчә яшәргә тырышты Шулай да тора-бара аның вак төяк киңәшләре, еш кабатланган холыксызлыклары ачуын китерә башлады Көннәрдән бер көнне алар бозылышып киттеләр. Бик каты бозы лыштылар! Туман каган әйтте алтын тәхеткә мин синең итәгеңә ябы шып яшәү өчен утырмадым, диде Анасы әйтте мин утырттым анда сине, мин! диде Мин булмаган булсам, син инде күптән атаң янында җир куенында яткан булыр идең, диде Атаң исән чакта мин бөтен Сөн илен үз кулымда тоттым, син каган булгач, мина сигез мен өй бирдең дә, коры таякка калдырдың, диде. Дүрт мен өйлек Сөйбүләр аның бирнә буларак артыннан килгән үз байлыгы иде Шушы ызгышудан соң Кортка-бикә шулай да углының эшенә, тормышына кысылмый башлады. Ләкин шул ук вакытта ул урдадан аерылып, чыгып китте. Урдадан аерым яшәсә дә ул углы яныннан бик үк читкә дә китмәде Болай яшәү аның өчен бик тә җайлы иде. Әкренлән ул урданың барлык камнарын, күрәзәчеләрен, имче томчыларын үз тирәсенә туплады һәм алар аша итәк астыннан ут йөртә башлады Озакламый ул үзен Ана кам дип белдерде һәм барлык дин-йола эшен үз кулына алды Шулай итеп, ул барыбер1 җиңелмәде! Хәер, Туман каган беркайчан да аны жиңәргә уйламады да. Нинди генә булмасын, ана — изге, үз анасына каршы кул күтәргән кешене яшен сугачак иде Шулай ук Кортка-бикә дә үз углы на каршы бер кайчан да бернинди яманлык эшләмәде бугай. Итәк астыннан ут йөрткәндә дә ул турыдан-туры каганга зыян ясамаска тырышты. Анасы башкаланып яши башлаганнан бирле Туман каганның менә шулай аның биләмәсенә беренче мәртәбә аяк басуы иде. XIV Кортка-бикәнең тыштан караганда каганныкы кебек биек, иркен өе, янына килгәч, якын тирәдәге ярлы өйләрдән әлләни аерылып тормый иде. Кайчандыр кардай ак булган киезләр караеп, ямалып бег- кән. Өйнең итәкләре тетелгән, теләсә ничек ямап, тарттырып куелган. Өй янындагы казыкларда изге ата-бабаларның — Бүре, Аю, Куян кебек абаларның1 жилдә-яңгырда шомарып, агарып беткән баш сөякләре ыржаеп тора; казыктан казыкка сузылган кыл арканнарда очлы тешләр, усал тырнаклар тирбәлә, йомшак койрыклар җилферди Ишек катындагы иң биек казык башында, канатларын киң жәеп, кара туг- бөркет чайкала. Өйнең үгез тиресе белән тышланган ишеген билсез карт ачты. Беренче ишектән кергәч, эчтә, бусага төбендә каганны икенче бер гарип каршылады. Кулыннан тотып ул аны бусага янындагы агач-ат2 янына алып килде, утыртты. Икенче бер аксак карт, олы кунак килүен әйтергә дип, өйнең түр ягына таба атлады. «Ничек кылана!»—дип уйлады каган анасы турында, яратмыйча. Каган углының үз янына килерен Кортка-бикә бөтенләй көтмәгән иде ахрысы. Әлерәк кенә ниндидер тире кисәкләре, канатлар, койрыклар белән булышкан җиреннән ул бар эшен ташлап, шулай да өстендәге сәләмә киемнәрен алыштырмыйча, илтотмыш бикә сыман, өенең уң ягында, биек ятагында аякларын бөкләп утыра иде. Шунда ук, Кортка-бикәнең аягы астында, сәләмә киемле, корышкан йөзле берничә карчык тынып калган. Башына Корткы-бикә куян тиресе тотылган мескен бүрек, өстенә — җирән йон күлмәк, күлмәк өстеннән тире күр- тәнә3 , аякларына — кыршылып беткән болан итекләр кигән иде. Ябыклыктан ияк очлары, яңак сөякләре күзгә төртелердәй булып торган чандыр карчык үзенең чак-чак кына каушап калган игелексез углына сынап, исе китеп һәм шактый ягымлы итеп карады. Туман каган исә, мышнап, кызарынып, авырлык белән генә анасы алдында билен бөкте, баш киемен салып, башын иде. — Кичер, анам,— диде ул таштай авыр, кытыршы сүзләрен каяндыр төптән тартып чыгарып. Анасының ни өчен үзен кичерергә тиешлеген ул үзе дә аңлап җитмәде, ләкин бу очрашуда, мондый очрашуда ул аңа бары тик шундый гына сүз әйтергә тиеш иде сыман. — Анаңның ничек яшәгәнен күрергә килдеңмени, балам? —диде Кортка-бикә җиңелчә мыскыл белән.— Менә, күр: мине ачлар туендыра, тунсызлар киендерә. Аксак-туксаклар минем көтүләремне көтә, тишектошык өемне җылыта. Мин инде күптән атаң янына киткән булыр идем — изгеләр җибәрми. Миннән алда алар сине көтәләр, углым! Еллар буена җыелып килгән сүзләрен, ачуын-үпкәсен тизрәк әйтеп бетерергә тырышкан сыман, Кортка-бикә ашыгып, кабаланып сөйләде. Аның чатнап торган чәрелдек-яңгыравык тавышы каганга куркыныч һәм шомлы булып ишетелде. Анасының соңгы сүзләре анын йөрәгенә агулы ук булып кадалды. Ул, үзенең тирли башлавын тоеп, авыр кулын битенә якынайтты. 1 Аба — мифик ата-ана, баба. Ыруның-кабиләнен нәсел башы Абалар гадәттә берәр ерткыч кыяфәтендә булганнар. 2 Агач-ат — агач утыргыч. 3 Күртәнә — кыска тун, куртка. — Мин сине чакырып кеше җибәрәм, син килмисен.— диде мышнап. — Куалап җибәргәнеңне оныттыңмыни? — диде Кортка-бикә тын ламыйча. — Мин сине куаламадым, анам Син үзең киттең,— диде каган — Син мине чүплек башына чыгарып ташладың!—дип кычкырды Кортка-бикә кинәт ярсып китеп.— Син мине үлсен дидең. Мин әле ♦ үлмәдем. Мине изгеләр яклый. Кул күтәреп бер дога кылсам, менә о. шунда сине җир йотачак, игелексез! Биек ак өйгә баш булу өчен син $ күпме туганнарыңның, күпме ырудашларыңның канын койдың?! Тә- > мугта сиңа барысы өчен дә җавап бирергә туры киләчәк. = — Анам! — диде каган түземлеген җуя башлап. — Әйе, мин—синең анаң. Изге анаң!—дип йычкырды биек о ятакта аякларын бөкләп утырган Кортка-бикә, нурсыз күзләреннән < усал очкыннар чәчрәтеп.— Нишләп аны әле генә исеңә төшердең? | — Мин сине гел исемдә тотам, изге анам,— диде каган ялганлап.- « Менә синең шундый көнгә төшүеңне ишеттем дә, үз күзләрем белән g күрмәкче булып, яныңа килдем. Мин сиңа, изге анам, туену өчен «ч мең өйлек ил-көн, көтүләр, көтүлекләр бирмәкче булдым Ул моны әле генә уйлап тапты. Күрешми торган арада Кортка-бике * бик нык үзгәргән иде һәм берәр майлы калҗа ташламыйча торып •күрәсең, аның күңелен җиңел генә яулап алып булмаячак иде. «Май- £ лы калҗа» чыннан да үзенекен итте Тиле кортка, углының соңгы ө сүзләрен ишетеп, кисәк кенә тынып, юашланып калды һәм тыела ал- ж мыйча җылап җибәрде. — Атаң исән булса, мин дә монда аксак-туксак белән бер табак- I ган ашап, каткан киез өстендә йокламас идем,— диде ул. борынын Z тарткалап. * — Урдага кайт — янымда гына булырсың, изге анам, —диде ка- “ ган.— Алдыңда алтын табаклар, баш астыңда мамык түшәкләр булыр. — Юк, юк!—диде карчык йокыдан уянган сыман.—Мин инде б\ өемне теләсәм дә ташлап китә алмыйм. Әнә, күрәсеңме, алар миче дүрт күз белән күзәтеп торалар! Мине алар җибәрми Ул очлы тешләрен ыржайткан баш сөякләренә ымлап күрсәтте. Туман каган ирексездән изге абаларга карап алды. Аңа чыннан да өйнең барлык төшеннән - астан, өстән, ян-яклардан кемнәрдер күзәтеп, сагалап торалардыр сыман тоелды Аның тизрәк төп сүзгә күчәсе килде. Углының уйларын сизенгән кебек, Кортка-бикә шундук кымыз китерергә кушты. Кымызны бары үзе генә эчә торган савытка — юка алтын калай белән тышланган, эчке ягы исә көмеш калай белән кап ланган баш сөягенә агызды. Кымызны Кортка-бикә, йола буенча, нн элек Ут анага бирде, аннары үзе авыз итте дә углына тоттырды Каган эчеп бетергәч ул, кулын селтәп, өй эчендәгеләрнең барысына да чыгып китәргә боерды. Шуннан соң, бөтенләй тынычланып, юашланып калган изге бер кыяфәттә: Төшеңне сөйлә, углым,— диде — Төшне?! — диде Туман каган шаккатып. Куркыныч төшеңне сөйлә, балам,— диде Кортка-бикә. — Син. изге анам, каян беләсең аны? — диде каган — Мин барысын да беләм,— диде Кортка-бикә тыныч, серле бер өстенлек белән,—Мнңа изге абалар җиткереп тора Кара аны. бер нәрсәңне дә яшереп калдырма. «Баргынтай баба җиткерде микәнни?» дип уйлады каган, әле булса исенә килә алмыйча Ләкин, алай дисәң, Кортка бикә беләч алар - - дошманнар. Углының икеләнүен Ана-кам шундук чамалап алды — Миңа ышанмагач, ник килдең монда?—диде ул усал гына итеп. «Ул чйннан да изге!» дип уйлады Туман каган исе китеп. XV Төшне каган анасына түкми-чәчми сөйләде. Тыңлап бетерү белән, Кортка-бикә сикереп урыныннан торды, шомарып беткән баганадагы шомарып беткән дөңгерен кулына алды һәм шундук бөтенләй икенче кыяфәткә керде. Күзләрен акайтып, бө тен тәне, өстендәге сәләмәләре белән калтыранып, дөңгердәге шөлдерләрен, тимер, сөяк кисәкләрен шакылдатып-шалтыратып, бар көченә: «Алас! Алас!» дип кычкырыһ җибәрде. Атка атланган килеш як- якка тирбәлеп, чайкалып баргандагы сыман, кызу-кызу атлап ул өй эчен өч мәртәбә әйләнеп чыкты. Шуннан соң, кемнәр беләндер бик каты сугышкан шикелле, кемнәрнедер куакуа, арып-алҗып, хәлдән таеп, яңадан үз урынына килеп ауды. Килеп ауды да, күзләрен йомып, кул-аякларын хәлсез салындырып, беравык мәрткә китеп ятты. Ниһаять, ул башын калкытты* Берни эндәшмичә, беркемне күрмичә шактый тынып утырды. Каяндыр җир астыннанмы, калын киез артыннанмы сөйләшкән сыман, тавышын үзгәртеп, серле һәм шомлы итеп: — Кем син, и адәми зат? — диде. Анасының күз алдында шулай үзгәрә алуы игелексез угланны янә тетрәндереп җибәрде. — Синең өлкәң углың каган бу, изге Ана-кам.— диде ул. дер-дер калтыранып. — Син Кара-тау иясен... изге абаны аткансың,— диде Кортка-бикә бераз көттереп.— Кара-тау иясенә атап корбан бир. — Бирермен, изге анам,—диде Туман каган — Ул төнне ятагыңда үзеңнән башка кем бар иде? — Ы-ы,— диде каган төртелеп.—Яшь кыз. Табылдык атлы. — Аны абаларга бирерсең,— диде Ана-кам боздай салкын, дәртсез бер тавыш белән. — Бирермен...—диде каган әкрен генә һәм шул ук мәлдә сөекле Табылдыгын, аннан да бигрәк, гүзәл чин кызып уйлап, кинәт тирләп чыкты. Болан булгач Куяннар белән чынлар та бозылышырга туры килер микәнни? Әллә соң киңәш сорап караргамы? Ярамас. Ул чин кызы турында авыз ачсаң, аны да үзенә тартып алырга күп сорамас бу. изге анаң! Юк. аны әлегә бирмибез абаларга! Кортка-бикә. углын сынаган сыман, озак кына эндәшми утырды. — Яшь җирән богадан саклан.— диде ул аннары каганның тынычланганын күреп. Яшь җирән бога турында ишетү белән Туман каган икенче мәр тәбә уянып киткәндәй булды. , — Кем ул, кем яшь җирән бога? — Ул синең баш балаң уң кул тучи бәк тәгин углан Албуга бу лыр,— диде Ана-кам ап-ачык итеп — Аны ничек тә үзеңнән ераграк тот. — Ничек аңларга моны, изге анам? — диде каган коты алынып.— Ул минем сөекле углым! Ул мине үлемнән коткарды. — Син кем өчен яшисең, Туман каган? — диде Ана-кам, корыган агач шыгырдаган сыман дәртсез, салкын бер гамьсезлек белән. — Мин ни... синең өчен, изге анам, Илем-көнем өчен, балаларым өчен! , — Ялган сөйлисең! — диде Ана-кам усал итеп.—Син үзең өчен генә яшисең. Сиңа тәңре көч бирде, ил-көн бирде, тәхет бирд*е Көчең киткәнче тәхетеңне кулыңнан ычкындырма Көчең киткәч, тәңре барысын да үзе тартып алыр. — Нишләргә соң, изге анам? — диде каган, яшь җирән боганы күз алдында тотып. > — Барысы да тәңре ирегендә,— диде Ана-кам аның тел төбен а аңлап — Үзең бармак белән дә чиртәсе булма. Чин карасыннан дүрт < курчагын ясат, дүрт якка күмдер. Курчак ясаучыны Кара-тау иясенә * корбан итеп бир. х — Бирермен, изге анам!—диде каган төштәге сыман — Хы-хы!— диде Ана-кам явыз көлемсерәп.— Бүре дә тук булсын, о сарык та исән калсынмы?!. Булмый ул алай! — Син анысын да беләсеңмени?! — диде каган яңадан гаҗәпкә =■ калып. 2 — Беләм, барысын да беләм! — диде серле карчык - Син генә з белмисең минем ниләр белгәнемне. Мин барын да күреп, ишетеп торам. Миңа изгеләр җиткерә! ♦ Туман каган, исерек кебек тынып, басылып утырып торды да, авы х раеп калган аякларын көчкә кузгатып, алпан-тилпән атлап ишеккә * таба юнәлде. Аның тизрәк моннан — изге, куркыныч анасы яныннан •чыгып китәсе килде Ул нәрсә уйларга да белмәде, аның күңелендәге * бөтен нәрсә бергә буталып, баш аяк килде Баргынтай баба белән сөйләшер алдыннан да, монда килер алдыннан да ул үзе ничектер башка- * чарак фикер йөрткән иде. Үзе яралы юлбарыс булган очракта да, * яшь җирән бога, аныңча, өлкән углы Албуга түгел, бөтенләй икенче “ берәү — үзенә баш бирмәскә тырышкан берәр башбаштак булырга > тиеш сыман тоелган иде. Баксаң, әнә ул ничек икән эшләр! Кортка-бикә беркайчан да Куяннарны яратмады Элек-электән уч аларны яманларга җай табып кына торды Ире каган исән чагында ул Куяннарга каршы этлек эшләүдән дә тартынып тормады Куяннан килен булып төшкән Күрекле бикәне дә, аның балаларын да ул бик үк өнәп бетермәде. Аларга карата нишләп шулай дошманлык саклагандыр ул — чынын гына беркем дә белми иде Яшь чагында Котлуг бәк белән аның арасында ниндидер серле, күңелсез нәрсә булган ахрысы, имеш-мимеш шулай сөйли иде. Менә хәзер бөек углы каганның төшен юраганда да ул Куяннарга карата әүвәлге шул дошманлыгын исендә тотмады микән? Анасының Куян ыруыныкыларга карата мөнәсәбәтен яхшы белгән Туман каган шулай дип уйлый ала иде, билгеле. Ләкин алай дип уйларга анын хәзер нишләптер башы җитмәде. Анасы камның изгелеге, серлелеге алдында аның тәмам зиһене томаланды Ул бары шаккатты, аптырап, каушап калды һәм үзен өермәдәй бөтереп алган каршылыклы уйларына, тойгыларына баш була алмыйча, куркыныч язмыш алдында - күзгә күренмәгән, ләкин әледән-әле үзен сиздереп торган яшерен көч ләр алдында ихтыярсыз сыгылып төште. XVI Урдага ул бик төшенке күңел белән кайтты Аның ниндидер кай гысы барлыгын өйдәгеләр барысы да күреп алдылар, тынып калдылар һәм, йорт башының күзенә күренүдән куркып, су сипкәндәй кан дыр юкка чыктылар. — Бүзбала кая? — дип кычкырды каган, түргә узып. — Бүзбала! Бүзбала! — дип пышылдадылар анда монда өйдәге ләр, карачыны эзләп. Бүзбала ниндидер эш белән Атсыз күл аръягына, көтүчеләр янына киткән иде. Аны тиз генә алып кайтырга дип йомышчыны җибәрделәр. Йомышчы Бүзбаланы тиз арада эзләп тапты һәм серле пышылдап. «Атабыз ачулы!» диде. Ъүзбала барысын да аңлап алды. Урдага кайткач ул каган янына үзеннән алда Табылдыкны кертел җибәрде. Каган янында үзенең нинди зур көчкә ия булуын белгән яшь, сылу кырпак, көлеп-елмаеп, тәхет янына кыю гына килде. — Син арыгансың, хуҗам! Сине чишендермәгәннәр дә! — дип сөй ләнДе ул, кайгылы-ачулы ир кешенең өстен-башын чишендермәкче булып. Каган аның сүзләрен, әйтерсең, ишетмәде дә — кыз килеп кергәндә ничек утырган булса, ул килеп үзенә орынгач та шул килеш кымшанмыйча утыруында булды. — Абау, синең төсең качкан!—диде Табылдык куркып. Ул йомшак кайнар кулы белән ир кешенең тез өстендә яткан җансыз кулын сыйпады, шаяртып, кытыклап, аның салынып төшкән мыек чылгыйларына кагыл галап алды. Ләкин яшь, сөекле кырнагы күпме генә тырышмасын, таш кыядай калкып утырган куркыныч ирнең таштай йөзе барыбер ачылмады. Яшь кыз курка калды, хуҗасының тезләренә утырды да, ике куллап аның юан муеныннан кочып, тирәнгә яшеренгән төпсез күзләренә карады. Кирәк чакта утлы очкыннар чәчрәтеп яна торган, кирәк чакта җылы нур таратып елмая торган тере күзләрдә Табылдык тетрәндергеч моң-сагыш һәм кайгы күрде. — Чирләдеңме әллә, хуҗам? — диде яшь кыз. чын-чынлап куркуга төшеп. — Юк,— диде каган авыр гына — Алайса ни булды? — Берни булмады. — Син мине яратмый башладың! — диде Табылдык һәм үпкәләп еларга да керешеп китте. Каганның ниндидер гүзәл чин кызы турында уйлап кайгыруы ту рында ул инде белеп өлгергән иде. Хәзер дә каган, күрәсең, шул кыз өчен бетеренәдер, дип уйлады һәм аның яшь күңелен көнчелек ялкыны өтеп алды Аның каннар яшьләре таш кыяның таш йөрәген урыныннан кузгатты. Авыр кулын көчкә күтәреп, ул сирәк була торган бер ярату белән, иркәләү һәм саклык белән кызны күкрәгенә кысты — Мин сине генә яратам. беләсең ич,— диде ул сүзләрен бик авырлык белән сайлап. • Яшь кызга шуннан артыгы кирәкми дә иде — ул шундук елмаеп куйды, битеннән агып төшкән күз яшьләрен теле белән ялый-ялый йомшак чәчләре, кайнар яңакЛары белән кырыс ирнең киң күкрәгенә сыенды. Бик нык ашыккан булып шул чагында өйгә Бүзбала килеп керде. Ярыктан ул барысын да күзәтеп торган иде. Сөёкле кырпагын иркәләп утырган каганны ул инде тынычланды дип уйлады һәм, түргә үк килеп җитмичә тезләнеп баш иде дә, тамак кырып — Мин монда, бөек кагай,— диде Каган аны күрде, ишетте, шулай да, Бүзбала көткәнчә, Табылдыкны тез өстеннән төшерергә ашыкмады Карачыга бу бик сәер тоелды — каганның әле беркайчан да тезенә гүзәл кызлар утырткан килеш үзенең карачысы белән сөйләшкәне юк иде Яшь кырнак та, ике ир янында үзенең артык икәнлеген аңлап, аягына басмакчы булды. Каган аны ычкындырмады. — Мин монда! —диде Бүзбала кабатлап. — Күрәм,— диде каган тонык кына.— Бире кил, Бүзбала. Бүзбала якынрак килде. — Мин үтереп алып кайткан теге юлбарыс тиресен анам Кортка- бикәгә илтеп бирсеннәр,— диде каган, каядыр читкә карап. — Ник? — диде Бүзбала гаҗәпләнеп. Үзе кадап алган юлбарыс тиресе каганның иң зур куанычы иде — Кара-тау иясе булган ул — Ярар. Илтеп бирерләр ♦ — Аннан сон...—диде каган көчәнеп,— менә... Табылдык кырнакны ь да... Ана-камга... Кортка-бикәгә... — Ahl—диде Табылдык сискәнеп, күзләрен зур ачып йомшак, кайнар билдән кысып тоткан тимер куллар да. таштай = каты муеннан кочып алган яшь куллар да—дүртесе дә берьюлы бу- £ шап калды. Беркем беркемне тотмады, тоткарламады. Яшь кыз, кылыч о белән чабылган дошман башы сыман, балта белән чабылган агач сы- * ман, сынсыз калып идәнгә шуышып төште Каган да, -Бүзбала да, бср-берсенә күзләрен күтәреп карарга кыймыйча, ачуланышкан кешеләр кебек, икесе ике якка төбәлеп тик тор- з дылар Яшь кыз кинәт исенә килде, сикереп урыныннан торды һәм алтын тәхетендә кымшанмыйча утырган ир кешенең алдына килеп кап- * ланды. — Кызган мине, хуҗам’ Ана-кам мине абаларга бирәчәк, ул мине * утлы табада кыздырачак, ул мине тереләй җиргә күмәчәк! — диде ул £ такмаклап, өзгәләнеп.— Бөек хуҗам, коткар мине. Яратмасаң ярат- в ма — мин тамчы да көнләшмим. Гүзәл чин кызының ялчысы булыр- _ мын, көн дә аның аягын юармын — яныңнан гына җибәрмә! < Туман каган Бүзбалага ым какты Бүзбала, шуны гына көтеп тор- * ган кебек, тиз арада урыныннан купты, яшь. сылу кырнакны ике кул- £ лап күтәреп алды да каядыр китеп тә барды — Кызганыгыз, кызганыгыз! Бирмәгез Ана-камга. бирмәгез! — дип кычкырды Табылдык, Бузбаланың каты кулларыннан ычкынмаучы булып. XVII Биек Ак өйдә мәет чыккандагы кебек күңелсез булып калды Бу күңелсезлек кичке аш вакытында да сакланды Башка көннәрдә үзе белән бер табактан ашаган туган тумачаларын, якын ирләрен каган аерым сыйларга кушты. Үзе ул бушап, котсызланып калган өендә ашады Аның янында бары өч кенә кеше бар нде. аларның берсе Бүзбала булса, икенчесе Туңгак алып, өченчесе Исәнтәй. Ашаганда-эчкәндә каган «табын яме» өчен гадәттә берәр яшь кы" кагын алып утыра нде. Соңгы бер ел буена диярлек аның «табын яме» Табылдык булды. Бүген кич ул күренмәде. Аш-суны да элеккечә кызлар түгел, олы яшьтәге хатыннар кертте Бүзбала белән Туңгач алып моның серен белсәләр дә. Исәнтәй әле берни белми иде. Табылдыкның юклыгын ул үзенчә юрады Күрәсең, каган аны. мин әйткәнчә. чин кызына алыштырып җибәргәндер, дип уйлады ул. Тик менә каганның күңелсез булуы гына бик үк аңлашылып җитми иде Шулай дч УЛ түзмәде, беренче булып шул хакта сүз башлады Нишләп бүген гүзәл Табылдык күренми? — дип куйды ул үзалдына сөйләнеп Бүзбала белән Туңгак алып икесе берьюлы диярлек әрсез, әдәпсс< тылмачка күтәрелеп карадылар Туман каган, тамагына сөяк утыргандай, ашавыннан туктап калды, ләкин Исәнтәйгә бернинди шелтә белдермәде Шулай ук ул аңа бернинди җавап та кайтармады Бары тик ашап туйгач кына ул Исәнтәйгә өтеләнгән бер тылмачю үзенең кайгыларын сөйләп бирде. Бүзбала белән Туңгак алып каган ның Исәнтәйгә сөйләгән сүзләрен яратмыйча тын гына тыңлап утырдылар Исәнтәйнең тәхет тирәсенә якынайганнан-якыная баруы алар- ның ачуын китерде. — Менә шулай, син әйткәнчә барып чыкмады. Исәнтәй,— диде каган.— Табылдыктан да колак кактым, чин кызын да ала алмадым. Җитмәсә, менә тагын бу төш... яшь бога... курчак... Берсе өстенә икенчесе өстәлеп кенә тора! Бүзбала белән Туңгак алыпны бөтенләй күрмәгәндәй, каган туры Исәнтәйгә карап сөйләде. Мондый катлауды, четрекле мәсьәләдә аның Исәнтәйдән нинди дә булса төпле, акыллы сүз ишетергә теләве әллә каян күренеп тора иде. Бүген ул, бик сирәк очракларда гына булганча. чамадан тыш басынкы, юаш һәм аталарча ягымлы иде. Сабый бала кебек, ул ни әйтсәң дә каршы килмәс, нәрсә әйтсәң дә берсүзсез ышаныр төсле иде. Исәнтәйгә ул нәкъ шундый булып күренде дә. Үзенең көтмәгәндә югарыга үрли баруын аңлаудан кыюлыгы бермә-бер арткан Исәнтәй бу юлы да беренче булып яуга ташланды. — Мин болай уйлыйм, бөек каган,— диде ул сораганны да көтмәс- тән сүз башлап.— Ана-кам изге абалар белән аралаша. Ул белеп әйтә. Курчак ясый торган ирләр миндә бар. Таштугайда. Тучи бәк тәгин угланның курчагын ясатуны, күрсәтелгән урынга күмүне мии үзем эшлим. Ана-кам белеп әйтә: син үзең аңа бармак белән дә чиртмәссең. Синнән боерык булса, тәңре катына да мин үзем озатырмын, бөек каган! Туңгак алып түзмәде, ярсып башын калкытты һәм оятсыз тылмачка карата чиксез бер нәфрәт белән: — Исәнтәйнең кулы да озын, теле дә озын, ахрысы,— диде.— Синнән боерык булса, бөек каган, мин аның телен дә, кулын да кыскартыр идем! Исәнтәй. йөзенә китереп суккандай, кызарынып китте. Ярдәм сораган сыман, ул каган ягынарак күченеп утырды. — Киңәшеңне әйт, Туңгак алып,— диде каган ызгышучы ике якның берсенә дә катышмыйча, юаш кына. — Турысын әйтимме, сиңа яраклы итеп әйтимме, бөек каган? — диде Туңгак алып тынычлана алмыйча. — Ни уйласаң, шуны әйт. — Мин турысын әйтәм!—диде Туңгак алып.—Ана-камның: үзеңнән читтә тот, дигәнен Исәнтәй сиңа ялгыш аңлатмакчы була, бөек каган. Үзеңнән читтә тотуны Ана-кам тәңре катына озатырга кирәк дип түгел, урдадан читтә тотарга кирәк дип уйлап әйткән. Уң кул тучи бәк тәгин угланны үзеңнән читтә тоту ул — аны урдадан читкә сөрү дигән сүз. Дүрт мөгезнең XI берсе — уң кул тучи бәк тәгин углан ул синең углың гына түгел, ул бөтен Сөн иленең углы, аның киләчәге, аның ышанычы. Бер языгы булмаган килеш, бары күңелсез төш күргәнең өчен генә, ялгыш киңәш бирүчеләр коткысына бирелеп, син аны тәңре катына озата алмыйсың, бөек каган! — Киңәшеңне әйт.— диде каган бүлдереп. XI Дүрт мөгез — сөннәрдә иң атаклы бәкләр шулай «дүрт мөгез» дип аталган «Дүрт мөгез»дән башка тагын «алты мөгез» дә булган «Алты мөгез»ләр «дүрт мө- гез»ләргә караганда түбәнрәк дәрәҗәдә исәпләнгәннәр Терлек мөгезе (башлыча үгез мөгезе) борынгы төркиләрдә изге саналган һәм көч-куәт, хакимлек символы булган Борынгы патшалар, фиргавеннар, каганнар чын үгез мөгезе беркетелгән яисә ясалма мөгезе булган махсус баш киемнәре — бүрекләр, таҗлар кигәннәр. Татар телендә сакланып калган «мөгезле», «мөгезсез» сүзләре шул борынгы заман карашларын чагылдыра — Киңәшем шул: син аны өйләндереп, ил-көн, жир-су биреп, анасы белән бергә ил читенә жибәр. Ул шунда яшәр. Кирәк вакыты җиткәч, кире чакыртып алырсың. — Син аңлатып сөйләдең,— диде каган Туңгак алыпка — Минем үземнең дә аңа., яманлык эшлисем килми Ана-камга каршы килмәс өчен генә булса да мин аны өлкән углымны читләштерергә тиешмен, ф — Мин әйтеп бетермәдем, бөек каган! — диде Исәнтәй Ләкин Бүзбала шундук аңа каршы төште — Син, Исәнтәй, бөек каганга чин кызын кире алып бирергә сүз * биргән идең түгелме соң?—диде ул күрәләтә мыскыл белән — Минем әле баш тартканым юк!—диде Исәнтәй аптырап тор- < мыйча. з — Син баш тарта алмыйсың, Исәнтәй,— диде каган йомшак кына ь итеп. а Аның бу йомшаклыгында бу юлы боеру сизелде. Ул инде үзенең 5 төп кайгысыннан — яман төш тәэсиреннән айныган һәм аны инде баш- з ка төрле кайгылар борчый башлаган иде бугай. Исәнтәй каушап калды. ♦ — Болай булгач... Табылдык булмагач...— диде ул нидер әйтергә * җыенып. * — Сиңа — өч көн вакыт, Исәнтәй,— диде каган таләп итеп. п ө XVIII J X Каган яныннан Исәнтәй каравыл агасыннан калышыбрак чыкты. f Текмәгә чаклы аңа теләсә дә, теләмәсә дә каравыл агасы белән янәшә > атлап барырга туры килер иде. Аның хәзер аны күрәсе дә. ишетәсе 1 дә килмәде. Юл буенча ул уйланып барды. Туңгак алып аңа иң куркы ныч, иң көчле, хәтта каганның үзеннән дә көчлерәк һәм куркынычрак дошман булып тоелды. Шуңа күрә дә аның бөтен ачуы, бөтен нәфрәте каравыл агасына каршы юнәлде. Ул аны ничек тә баш аркылы чөяргә, аяк астына салып таптарга тиеш! Туктале, каганның күңелен генә күрсен әле, Ак өйдәге ак киездә аяк терәп утыра гына башласын әле, күрсәтер әле сиңа Исәнтәй күрмәгәнеңне! Җиңел генә баш чап макчы була! Иң элек кемнең башын чабарлар — анысын әлегә әйтеп булмый Туктале, тукта! Текмә капкасына җиткәнче ул шулай дөнья җимерердәй булып үзалдына тузынып барды. Текмә тышында аны җигүле арбасы, хезмәтче ирләре көтеп тора иде. Ул үзенең түбәсе ябулы арбасына кереп утырды да. уртанчы боҗра ягына кузгалып китте Аның каган бүләк итеп биргән яңа өс шунда — Көнчыгыш капкага таба барганда сул якта иде Арбага кереп утыргач, ул төлке тунының биек якасын күтәреп куйды. Йомшак, җылы йонлы яка аның битен, колакларын иркәләде, шул ук вакытта туң җирдән тирбәлеп, җнңелчә шакылдап тәгәрәгән көпчәкләр тавышы аны тынычландыра төште Ямьсез, күңелсез уйлар әкренләп онытыла барды . Аның мәрхүм атасы да менә шулай якасын күтәреп ике көпчәкле арбага утырдыммы, тынычланып калам дип сөйләр иде. Җунго остала ры эшләгән, җунгоча бизәлгән арбаның тынычландыра торган, юата торган ниндидер сихри көче бар бугай Гомере буена атасы аның үз туган иленә кайту турында, анда кайтып күңелле, бай. иркен тормыш башлап җибәрү турында хыял ланды Үзенең түбет хатыныннан туган бердәнбер углына ул җае чык кан саен тегендә, күксел таулар артында торып калган туган җире турында сөйләде, үзенең бала чакларын, сөекле әтисен, ягымлы әнн- сен исенә төшерде. Яшь Хуа ап-ак чәчәккә күмелеп утырган чия бак чаларып, күлдә яшел таллар арасында суга чумып уйнаган үрдәкләрне. җиңел күлмәк кигән, күбәләктәй җиңел, алсу таңдай гүзәл җунго кызларын төшләрендә күрде. Әтисенең туган җире аның аңына мәңге җәй, мәңге кояш, яшеллек һәм тынычлык хакимлек иткән сихри ил булып сеңеп калды Инде зур үсеп, яшьлек хыяллары челпәрәмә килә башлагач та ул әлеге сихри-гүзәл күренешләргә чын күңелдән табынып яшәде. Ак чәчәккә күмелеп утырган бакчалар артында, кояш яктысын чагылдырган тирән күл уртасында, түгәрәк утрау эчендә еш кына аның күңел күзенә алтын түбәле ак сарайлар күренде. Хәзер инде ул чия куаклары арасындагы күбәләктәй кызлар турында түгеп, әнә шул алтын түбәле ак сарайлар турында хыялланды. Теге яктан качып чыккан каралар, коллар, юлбасарлар аңа Күк асты илендәге коточкыч хәлләр турында сөйләделәр. Ләкин ул коточкыч нәрсәләр: ачлык, үлем, җәбер-золым, туктаусыз яулар-сугышлар — берсе дә аңа ныклап торып тәэсир итмәде. Андый сүзләргә ул чыныңда ышанмады да. ышанырга туры килгән очракта да, аларны үзенчә аңлады. «Анда ничек — мондагыдан җылыракмы, чияләр чәчәк атамы. күл уртасындагы алтын түбәле ван сарайлары исәнме?» — дип сорады ул коточкыч хәбәр сөйләүчеләрдән. «Җылы! Чияләр чәчәк ата. Алтын түбәле сарайлар да бар Күп, бик күп алар. Тик алар барысы да биек коймалар белән әйләндереп алынган»,— дип җавап бирделәр аңа. «Сарайлар исән булгач, Җунго да исән»,— дип уйлады Исәнтәй-Банхуа. үз күңелен үзе тынычландырып. Күксел таулар артындагы җылы, серле илдә аның күңел күзенә алтын сарайлардан, ак чәчәккә күмелеп утырган бакчалардан башка нәрсә күренмәсә дә. шулай да ул андагы барлык яңалыкны, барлык үзгәрешне биш бармагы кебек белеп торды. Күпчелек хәбәрне аңа качаклар алып килде. Ләкин аңа шулай ук качаклар белмәгән, белә алмаган хәбәрләр дә килеп җитте Чжао аксөякләре каганга бүләк итеп җибәрәчәк кыз белән ышанычлы ирнең киләчәген ул моннан өч ай элек белгән иде инде. Әйе, белгән иде. Тик ул гүзәл чин кызы белән әлеге ышанычлы ир килеп төшкәч ниләр буласын гына белә алмаган иде. Тегендәгеләр алдан уйлаганча, каган урдасына Банхуа түгел, Чәиси үтеп керергә тиеш иде. Банхуа аңа кулыннан килгәнчә булышырга гына тиеш. Эшләр әнә бөтенләй киресенчә килеп чыкты. Төптән уйлап караганда, урдага үтеп керүнең, боҗра эчендә киез өйдә яшәүнең аңа бөтенләй кирәге юк иде. Тегендә, таулар арасында, ни әйтсәң дә. тынычрак. Чияләр чәчәк атып утырган бакчаларың, түгәрәк күл уртасында алтын сарайларың булмаса да яхшырак иде анда! Дөрес, каган аның андагы энәсенә дә тимәде. Анда бар нәрсәгә баш булып өлкән углы калды. Аннан соң гүзәл чин кызының «абыйсы»... Чәнси анда. Шулай итеп, «ышанычлы» Чәнси каган өенә түгел, Банхуа өенә үтеп керде. Исәнтәй моңа сөенергә дә, сөенмәскә дә белмәде. Шулай ук Чәнси үзе дә мондый хәлгә әллә ни куаныч белдермәде. Бөтен нәрсәдә гаепне ул бары аннан — Банхуадан күрде һәм, үзенең кайдалы гын, кемлеген онытып, аңа инде янап алырга да өлгерде. Исәнтәй аның янавына көлеп кенә куйды Теләсә ул аны җиңел генә юкка да чыгара алган булыр иде. Ләкин аның артында күзгә күренмәгән көч. байлык барлыгын һәм андагылар — көч. байлык ияләре белән исәпләшергә кирәклеген белгәнгә күрә ул тешен кысып түзәргә булды. Ул мондагыларга да. андагыларга да ярарга тиеш иде. Анда аның яман аты чыкса, иң элек качаклар аннан читләшә башлаячаклар, аннары аңа инде беркем дә бушлай ефәк. дөге, корал һәм гүзәл кызлар озатып тормаячак. Менә шуңа кур» дэ ул чак иде Ләкин бөтен илдә тигезлек, муллык булсын өчен, каган үзе- = нең бичәләренә, кырпакларына тигез күз белән карарга тиеш. Ни өчен * дигәндә, аның аксөяк ырулардан алынган бичәләре аша, кара сөяк- о ләрдән алынган кырпаклары аша бөтен илгә-көпгә изге көч тарала ч иде. Әгәр дә мәгәр ул бер хатынын ныграк яратып, башкаларын читкә £ тибәрсә, бер ыруга яхшылык, изгелек күбрәк төшәчәк, икенче ыру £ андый изгелектән мәхрүм калачак. Ил башы каганның алай эшләргә з хакы юк. Менә шуңа күрә дә Ана-кам Тәңре углы каганның көн саен кем ♦ белән кунуын белеп тора. Каган өендә аның беркем белми-сизми тор- * ган үз шымчылары — яшерен күзләре-колаклары бар иде * Ләкин эш монда борынгы йолада гына да түгел йолага, дин ка- £ нуннарына монда холыксыз карчыкның үз карашлары, үз теләкләре дә е катышкан һәм бергә аралашып, ныклы бер кагыйдәгә әверелгән иде. х Яшь. чибәр кырпакларны ул җаны-тәне белән яратмый Кулыннан < килсә ул барлык яшь. сылу кызларны үзе кебек корыган агачка әй- * ләндерсп бетерер иде Шуңа күрә дә ул каганның иң яраткан кырпак- “ ларын, төрле сәбәп табып, үзенә чүпләп тора килде. Үзенә алгач ул * аларны изге абаларга корбан нтеп бирә. Исәптәй алып килгән эчемлекне авыз нтеп карар алдыннан Ана- кам берничә тамчыны учакта йокымсырап яткан Ут-анага бирде, аннан соң. чак-чак кына чыраен сытып, алтын савытны авызына якын китерде. Исәнтәйгә ул яртылаш тулы савытны бирде. Исәптәй дә бузаны бөтен йоласына туры китереп, башта Ут-ананы сыйлап ашык мыйча гына эчте. Ул эчкән арада Ана-кам, күзләрен ярым йомган хәлдә. аяк-кулларына рәхәт җиңеллек таралганын көтеп утырды Исәптәй дә эчкәч, берни әйтмичә, шулай ук аның кебек күзләрен ярым йомып, үзендә изге җиңеллек барлыкка килүен көтә башлады. Шулай озак кына көтеп утыргач, авыр теленең җиңеләя башлавын тоеп, Исәнтәй — Изге анам, минем сиңа сүзем бар.— диде — Әйт. Исәнтәй,—диде Ана-кам ярым йомык күзләрен ачып карамыйча гына — Син үзеңнең өлкән колынына олы бәтиенең дүрт курчагын ясап, дүрт җиргә күмәргә кушкансың. Моны ничек айларга, изге анам? — Мин аны колыныма әйттем. Ул үзе ничек аңласа, шулай эшләр, Исәнтәй — Минем тагын бер үтенечем бар. изге анам,—диде Исәнтәй, карчыкка табарак елышып — Әйт, Исәнтәй,— диде Ана-кам — Әле генә монда булган карабашыңны мина сатмассыңмы, изге анам? Карчык кинәт башын .калкытты һәм үз каршысында эт кояшыдай балкып, майдай эреп утырган ир кешегә усал, ямьсез итеп карап тора башлады — Снн. Исәнтәй! — диде ул зәһәр ысылдап — Изге абаларга корбан буласы беркемнең дә бу өйдән кире чыкмаганлыгын белмисеңме әллә?1 — Беләм,—диде Исәптәй пышылдап.—Аның урынына мин сиңа икене өчне бирермен. Өстәп тагын бүләкләр китерермен, изге анам! — Күзең төштемени? — диде Ана-кам уйланып утыргандай иткәч Килеп йөрерсең, шунда бүләкләреңне дә алып килерсең. Исәнтәйнең балкыган йөзе сүрелеп калды. — Турысын әйтим микәнни соң? —диде, ул үз-үзе белән киңәшләшкән сыман — Миннән сереңне яшерүнең кирәге юк — Синең колының аны бик яратты,—диде Исәнтәй әкрен генә, сүзләрен чамалап кына — Аннан аерылгач ул кайгыга сабышты Кайгыдан саулыгына, куәтенә көч килсә, яман булмагае. Менә ни өчен борчылам мин, изге анам! — Чин кызын яратмый башлаганмыни минем колыным? — Чин кызы аныкы имәс, изге анам,— диде Исәнтәй кыюсыз гына Ана-кам башын югары күтәрде һәм, Исәнтәйгә салкын, өшеткеч бер караш ташлады да, үтергеч итеп: — Син, Исәнтәй. мине алдамакчы булып утырасың!— диде — Мин барысын да беләм — синең кайда нинди сүз әйткәнеңне дә, менә монда нәрсә уйлаганыңны да! Ак өйгә кердем дә, ак киезгә утырдым да, әллә кем булдым дисеңме?! Минем колыныма киңәшләр бирә башладыңмы? Аңа киңәш бирер алдыннан иң элек син минем белән киңәшергә тиеш идең, Исәнтәй! — Гаеп миндә, изге анам!—диде Исәнтәй ашыгып — Моннан сон синең белән киңәшмичә берни эшләмәм — Синең, Исәнтәй, ак өйнең ак киезендә утырырга бернинди хакың юк,— диде карчык усал итеп,— Ак киездә утырырга хакың булмагач, киңәш бирергә дә хакың юк! Моннан соң синең бер генә киңәшең дә үтәлмәячәк, Исәнтәй! — Кичер, изге анам!— диде тәмам каушап калган Исәнтәй. — Мин барысын да белеп, ишетеп тордым, шуңа күрә аның баласы булмаган яшь кырнагын уз яныма алдырдым да,— диде карчык кызган- нанкыза барып - Төшендеңме инде? Хәзер син шуны миннән кире алып, колынымның күңелен күрмәкче буласыңмы? Юк, сиңа ничек тә Ак өйнең ак киезендә, гүрендә утырып калу кирәк! — Мин аның боерыгын үтәргә тиешмен, изге анам,— диде Исәнтәй, маңгаендагы салкын тирләрен сөртеп. — Син, Исәнтәй, аның боерыкларын түгел, минем боерыкларны үтәсәң генә теләкләреңә ирешерсең. Исәнтәй, ниһаять, аңлап алды: бөтен куркуы, каушавы табан астыннан чыгып каядыр җиргә коелды. Ул үзенең ачышына ышанырга да, ышанмаска да белмәгән сыман, авызын ачып, сокланып, исе китеп корышкан карчыкка карап утырды. Юк, тиле-миле түгел бу карчык, башлы бу, усал бу карчык! — Мин аңладым, изге анам,— диде Исәнтәй.— Моннан соң синең киңәштән башка бер адым да атламам. Изгелегеңнән ташлама мине! — Мин сине ташламам! Беравык алар тагын нидер көткән сыман тып-тын калып утырдылар — Чин кызы гүзәлме, Исәнтәй?— диде кинәт Кортка-бикә. — Гүзәл, искиткеч гүзәл, изге анам! — Син теләгәнчә булыр, Исәнтәй,— диде карчык, ниһаять, килешеп, ярым йомык күзләрен күтәреп карамыйча гына — Изге анам!—диде Исәнтәй ихлас бер омтылыш белән, карчыкның корышкан кулларын учына алып — Мин аны . син сораган кырнакны болай гына бирермен сиңа,— диде Ана-кам бөтенләй йомшап.— Тик кара аны, бәтиемнән тартып алыначак гүзәл чин кызын сорап мина киләсе булма! Мин аны снна да, башка беркемгә дә бирмәячәкмен. Ул минеке булачак, минеке' «Синеке булырмы ул, башканыкымы — анысын әлегә әйтеп булмый Хәзергә мин уйлаганча барып чыкса, миңа шул җиткән»,— дип уйлады Исәнтәй үзалдына. Ләкин шундук куркып карчыкның йөзенә игътибар белән карап алды — сизмәде микән аның нәрсә уйлаганын? Сизсә, ха- ф pan эшләр! ь Өченче баб х Өлкән бичә Күрекле бикәнең авылы урдадан төньяк-көнчыгыш якта. | комлы калкулыклар арасында ялтырап яткан Тозлы күл буена урнаш- £ кан иде. Күлнең исеме генә Тозлы, чынында исә ул тозлы түгел иде. * Моннан бик күп еллар элек Сөи баба күлнең суын беренче булып эчеп караган да, имеш, су аңа әчкелтем тоелган. «Тозлы күл ич бу!» дигән Сөн баба, төкеренеп. Шуннан, имеш, күлне дә Тозлы дип атаганнар. Ни * өчен дигәндә, кояш чыгышы ягына карап барган саен әледән-әле анда ». вак тозлы күлләр очрый. £ Бу якларның күлләрен, чишмәләрен дә, халыкта сөйләнелгән төрле е имешмимешләрне дә Туңгак алып бик яхшы белә. Аның Аркача суы- х ның җир астыннан, кара ташлар арасыннан ургылып чыкканын да, < ташлар арасыннан шаулап, сикереп акканын да күп мәртәбәләр кургә * не бар Кайсы елда кемнең бу якларда нинди киек атып алганлыгын. а кем белән кем ызгышканын яисә татулашканын - ул барысын да, ба * рысын да хәтерли ала. Хәтерләми мөмкин түгел — тормышы аның шу- ~ * шында, шушы җирдә үтә. Аның гына түгел, суның да, талларның-ка мышларның да тормышы аның күз алдында — кеше күзе алдында үтә бара Аркача суы тегендә җир астыннан бәреп чыга да, тоттырмас шук бала кебек, таулар-урманнар арасыннан чабарга тотына Иөгерә-йөгерә ул иксез-чиксез иркенлеккә килеп чыга. Камышлы күл, сазлык аша үтеп киткәч, бер-ике төштә аңа кечерәк инешләр килеп кушыла Шуннан соң ул киңәеп, ншәеп китә, көч җыя һәм, ярларына сыя алмагандай шау лап, һаман каядыр шуышуын белә Кая бара, кан шуыша ул шулай? Кая булсын, билгеле, Тозлы күлгә! Күлгә җнтәрәк ул салмакланып, тыйнакланып кала Тегендә, урта агымында ул яшь ирләрне хәтерләтсә, монда инде олы яшьтәге ирләргә охшап кала, аннары картая бара һәм күлгә кушылып юкка да чыга Нинди кыска гомерле ул шулай да! Күп булса ул өч-дүрт көн яшәп кала Ләкин аның бу өч-дүрт көнлек гомере туктаусыз алышынып, кабат ланып тора, шуңа да ул мәнге хәрәкәттә, мәңге яшь булып тоела Камышлар, таллар менә озаграк гомерле Алар беркая ашыкмый ‘лар, ашыга алмыйлар Алар Җир-ана кендегенә береккәннәр Кеше кемгә ныграк охшаган соң сугамы, талларгамы, камышлар гамы? Кеше дә, Аркача су кебек, туып аягына басу белән, каядыр ом тыла, нидер эшләмәкче була, нидер җнмермәкче була Иң ахырда сине я сугышта сөңге белән кадыйлар, я булмаса сиңа агулы ук тия Үлгәч далада сине я ач бүреләр ашап китә, я тилгәннәр чукый Көз көне саргаеп яфрагын койган таллар, камышлар кебек, күлгә килеп кушылган елгалар-ннешләр кебек, син яңадан Җиргә кайтасың Ләкин барлык кеше дә шулаймы соң? Берәүләр тумыштан ук бнек ак өйләрдә яши, алтын савытлардан ашап, затлы киемнәр кнн Икенче берәүләр тумыштан ук кол булып, кара булып туалар Тумыштан ук биек ак өйләрдә яшәүчеләр башкалар арасында Кылыч-кыя кебек кал кып утыралар, бер ярыннан икенче яры күренмәгән Тозлы күл кебек, Диңгез-күл кебек, бөтен җирне иңләп-биләп яталар. Тумыштан ук кол булып, кара булып туган кешеләр, Кылыч-кыя итәгендә аунап яткан ташлар кебек, күлгә кушылып юкка чыккан инешләр, елгалар кебек, гомергә күренексез һәм кечкенә булып кала бирәләр. Ул үзе — Туңгак алып — нәкъ менә шундый хәлдә түгелмени? Аның барлык көче, барлык күңел дәрте, йокысыз төннәре төпсез күлгә —биек Ак өйдәге аксөякләр бүксәсенә төшеп, мәңге юкка чыга түгелмени? Бик теләсә дә инде ул беркайчан да кыя булып калка алмаячак, бөтен җирне биләп яткан мәгърур күл дә була алмаячак Атын җиңелчә юрттырып ул көне буена барды да бррды Әле тигез җирдән теркелдәде, әле сөзәк калкулык өстенә килеп менде, әле көтмәгәндә киң үзәнгә килеп чыкты Уңда-сулда көтүләр, ялгыз өйләр күрен- гәләп калды. Менә шулай далада, иркендә үзе генә калгач аның күңеленә төрле уйлар килде Еш кына ул үзенең күңелсез, авыр үткән яшьлеген исенә төшерде. Мондый чакта ул үз-үзенә бик кызганыч булып тоелды. Шул чагында аның күңелендә моңарчы кайдадыр яшеренеп яткан горурлык тойгылары баш калкытты. Ул үзенең бөтен Сөн илендә атаклы алып булуын, каганның уң кулы, ышанычлы сакчысы булуын беркайчан да исеннән чыгармады, ләкин шул ук вакытта ул үзенең һаман да барыбер кол булып калуын да оныта алмады * Әйе. кол булмаса, хәтәр юлга менә шулай җиңел генә чыгар идеме сон ул? Юк. күрәсең, чыкмас иде Хәер, бу эшкә турыдан-туры Исән- тәйнең катнашы булмаса. бу хәтәр юлга ул сөенеп чыккан булыр иде Бары каган боерыгын үтим дип уйласа, аның моңа алай ук эче дә пошмас иде, күрәсең. Бу эшнең Исәнтәй киңәше белән. Исәнтәй тырышлыгы белән эшләнгәнлеген белгәнгә күрә генә, өлкән бичә янына аны менә каган үзе түгел, бәлки Исәнтәй куалап җибәрде сыман тоелганга күрә аның ачуы килә түгелме сон? Әйе. шуңа гына бугай. Юл буена ул шулай әле Исәнтәйгә үртәлеп, әле үзенең авыр язмышына ачынып барды. Тик шулай да Ак урда ерагаеп, өлкән бичә көтүлекләренә килеп кергәч, туктаусыз борчыган нәрсәләр үзеннән-үзе онытыла барды. Күз алдына икенче күренешләр — якты, татлы күренешләр килде. Юк. алай ук өлешсезләрдән түгел бугай әле ул бу дөньяда! Аркача су Тозлы күлгә килеп койса да. барыбер бөтенләй үк юкка чыкмый. Аркачаның суы күлне яшәтә. Күп төрле чишмәләр, инешләр килеп ку- шылмаса, комлы калкулыклар арасындагы Тозлы күл дә, башка күлләр дә инде күптән корып юкка чыккан булырлар иде Туңгак алыплар. Салчак алыплар, башка йөзләгән, меңләгән ирләр, каралар булмаса, биек Ак өендә Туман каганнар тынычлап йоклый алмас иде. Изге ка ган Ак өендә тынычлап яши алмаса, Сөн иле дә йөзләгән, меңләгән ирләр, каралар да. исәпсез-хисапсыз мал-туар да бу дөньяда яши алмас иде. Бит Тозлы күл дә суын үзендә генә саклап яшереп тотмый ярларында андоң таллар, камышлар үсә, суын терлек-туар эчә. Тозлы күлләр, елгалар, инешләр җирдәге барлык тереклекне туйдырып-туен- дырып торалар. Тереклекнең башы—суда. Менә ул бер-берсенә нинди нык бәйләнгән бу дөньяда барлык нәрсә! Шулай булгач, синең көч-куә- тең, синең йокысыз төннәрең, синең кайгыларың, Туңгак алып, алтын тәхеттәге аксөякләргә генә түгел, үзеңә дә, үзең ише башка ирләргә дә. караларга да — барлык илсңәкөнеңә дә сарыф ителә түгелме сон? Әгәр син Туман каганның атаклы алыбы икәнсен, шул ук вакытта син бөтен Сөн иленең дә, барлык ил-көннең дә ышанычлы сакчысы буласын түгелме соң? Әйе, шулай. Ул үзе дә күптән инде шушы якка килү турында хыяллана иде бит Йомышын үти алмаган очракта да ул барыбер монда караңгы чырай очратмаячак. Барыбер аны бай, җыйнак өйдә ягымлы йөз белән каршы алачаклар. На, Бахбай, тизрәк җитик бикә урдасына! II ♦ Тозлы күл буена ул кояш баеганда килеп җитте. Күрекле бикәнең 5 авылы күлнең көнбатыш яр буена, ике калкулык арасындагы үзәнлек , уртасына урнашкан иде Туңсак алып авылга көньяктан — күл буенча < бормаланып сузылган арба юлыннан килеп керде. Аның уң ягында өсте £ юка боз белән капланган, өстәл кебек тип-тигез күл ялтырап ятты, сул ь ягында биек калкулык кабарып утырды Күлнең аргы ягында, еракта- < дала белән күл чите тоташкан турыда, зур булып, кыпкызыл булып, з кичке кояш баеп бара иде Кызыл кояшның кызгылт нурлары, шома £ боз өстеннән чагылып, бу яктагы калкулыкка кадәр килеп җиткән Шуни лыктан бөтен тирә-як нурга күмелгән булып күренә һәм бу бераз гына ф серлелек, тантана тәэсире тудыра иде Боз өстендә уйнап йөргән бала- х тар, анда-санда утлап йөргән атлар, дөяләр бу серлелеккә, бу тантана- < га җылылык, якынлык тойгысы өстн сыман иде Авылга якыная барган саен Туңгак алып үзендә җиңелчә бер кау- ® шау, җилкенү тойды Үземә йөкләтелгән бурычны үтәп чыга алырмын микән дип түгел, ничек каршыларлар икән, ничек очрашырбыз икән дип * уйлаганга каушау һәм җилкенү тойды Ул алга, калкулык артындагы х ак өй түбәләре ягына карап барды Аңа монда бар нәрсә таныш, якын * иде. Ул, әйтерсең, монда каган йомышын үтәү өчен килми, киресенчә, >, бикә йомышын үтәп каяндыр кайтып килә иде. Күкне, авылны каплап утырган калкулыклар озакламый артта калды. Алда, бозлы күлнең дәвамы сыман булып, соргылт киң җәймә белән капланган тар үзән сузылды Үзән уртасында, күлдән бер чакрым ераклыкта, бер тирәгә укмашып, унлап-унбишләп киез өй күпереп утыра иде Бергә укмашып утырган шул өйләр арасында, уртада, башкаларга караганда берсе биегрәк тә. нурлырак та булып күренде Күл буеннан читләшеп, үзәнгә таба борылгач та, калкулык буенда Туңгак алыпны өлкән бичәнең атлы торгаклары туктатты Алар барлыгы биш-алты кеше иде һәм аларның барысы да күптәнге танышлар иде Туңгак алыпны алар дусларча елмаеп, үз кеше итеп каршылады лар Шулай ла арадан берсе — унбашы болай гына, йола саклап кына Туңгак алыпның кемлеген, кая, ник баруын белеште. — Өлкән бичә Күрекле бикә янына каган йомышы белән, - диде Туңгак алып. Бикәгә хәбәр итү өчен унбашы шундук яшьрәк бер торгакны авылга җибәрде. Ул ерагайганчы Туңгак алып ирләр белән беравык гәп сатып торды Меңбашы булса да, каганның каравыл агасы булса да, бикә ирләре белән ул масаймыйча, эреләнмичә сөйләште Сөйләшә торгач сер итеп кенә ирләр мондагы кайбер яңалыкларны әйттеләр Яңалыкларның иң зурысы чин кызы иде Чибәр! Яңа туган ай кебек! Сабый бала кебек!—диделәр ирләр кызны мактап. — Тәгин углан күзгә күренеп үзгәрде,— диде унбашы. — Үзгәргәнен каян беләсең — аның хәзер күренгәне юк,—диде шун да икенче берсе — Үзгәрде! — диде унбашы.—Чин кызын алып кайткач та атын да, коралын да онытты — Егетләрен дә онытты. Аларга инде күптән Тарлавыкка китәргә вакыт җиткән — йөриләр теләсә кайда каңгырап,— диде ирләрнең өченче берсе Шулай кыска гына очрашу вакытында Туңгак алып төрле хәбәрләр ишетте Чин кызы, тәгин углан турындагы сүзләрне ул аеруча колак салып тыңлады. Шулай да монда озаклап сүз куертып та торып булмый иде — ул' кузгалып китте. Торгакларның бер-нкесе аны бикә өенә кадәр озата бардылар. Өлкән бичәнең авылы, даладагы барлык бай авыллар кебек, бер- берсенә яны белән терәп куелган дүртәр тәгәрмәчле зур-зур арбалар белән әйләндереп алынган иде. Азык-төлек, кием-салым, тире-яры. су- утын төялгән, өсте ябулы бу арбаларның озын тәртәләре югары күтәрелеп. тышкы якка каратылган. Авылны әйләндереп алган әлеге койманың көнчыгыш капкасы алдында Туңгак алыпны өлкән бичәнең баш багасы Кортага каршылады. Исәнлек-саулык сорашкач алар, капканы үтеп, туп-туры уртадагы биек ак өйгә таба юнәлделәр. Ак өйнең ишеге төбендә, жир өстендә сузылып яткан ак киез өстенә басып, ачык изү белән үзен көтеп торган бикәне күргәч. Туңгак алып бераз гына гажәпкә калды Бу авылга, бу өйгә кем генә булып килмәсен, ул каганның өлкән бичәсе каршы алырдай зур. дәрәжәле кеше түгел иде. Ул бары каганның йомышчысы гына иде һәм аны тик шундый ук дәрәжәдәге кеше генә каршы алырга тиеш иде. Нидер булган бикәгә Ни генә булса да, хәерлегә генә булсын, тәңрем. III Туңгак алып җиңел генә сикереп атыннан төште. Бераз жир ул бикәгә каршы җәяү барды. Өлкән бичәгә биш-алты адым кала тезләнде, баш орды. Шул ук мәлдә Күрекле бикә аягы астыннан аның янына зур ак киез төргәк тәгәрәп килде дә урталыкка сузылып ятты. Киез төргәген ике яктан ике кыз тәгәрәтеп китерде. Алар аны Туңгак алыпның аягы очына ук китереп җәйделәр. Түрдән уз, меңбашы Туңгак алып!—диде бикә елмаеп. Ул уртадан калкурак буйлы, чандыр, чибәр, ягымлы бер хатын иде. Барлык дала хатыннарыныкы кебек аның да битен җил кискән, кояш ашаган, шулай да, үзен-үзе саклаганга, күрәсең, бите аның тупасланмаган, шактый яшь, сылу иде. Туңгак алып киез өстеннән бер-ике адым гына атлады да тагын бикә алдына тез чүкте Бикә аңа үзе каршы килде. Зур гәүдәле алып ир аның кечкенә, кайнар, йомшак кулын үпте. Бикә, егылган бала-чаганы торгызган кебек, кулыннан тотып, елмаеп аны аягына бастырды һәм беренче булып үзе өйгә таба кузгалып китте. Туңгак алып аның артыннан атлады. Ишек янындагы казыкка җиткәч ул икеләнгәндәй итеп туктап калды, сораулы караш белән бикәгә, якындагы кешеләргә карады. Бикәнең һаман ягымлы йөзен күреп ул шундук үзенең коралларын сала башлады. Казыктагы чөйгә ул иң элек, ипләп кенә, җәясен, аннары ук тулы авыр ук савытын элде. Шуннан соң ул бил каешын, аркалык каешын, хәнҗәрен, пычагын, чакма таш янчыгын, сөңгесен, калканын — барлык сугыш коралларын элеп куйды. Авыр, очлы, куркыныч коралларыннан бушанып калгач, җаны-тәне белән, бөтен күңеле белән җиңеләеп ул бикә өенең ябулы ишегенә якынайды. Ул үзенең кораллары белән булашкан арада бикә дә, аның янындагы ирләр дә су сипкәндәй каядыр юк булганнар иде. Бикәгә йомыш белән килгән ир кунакларны, түрә буенча, иң элек аның бикәнең багасы яисә берәр ир туганы каршы ала иде Читтән килгән ир кешегә, кунакка бикә белән сөйләшергә кирәк булса, шулай ук алар янында бикәнең баш багасы яисә берәр нр туганы булырга тиеш Мондый чикләүләр, тыюлар һәм һәр төрле саклык чаралары каган бичәсенең исеменә тап төшермәү өчен, төрле имеш-мнмешләргә юл кү й- мау өчен кирәк иде Ләкин шул ук вакытта түрә белән исәпләшми торган, турыдан-туры ♦ түрәгә каршы килә торган борынгы йолалар да үз көчендә иде әлс Борынгы йола буенча бикә үз иреннән бөтенләй диярлек бәйсез иде Ир £ ләрне ул үз өендә каршы да ала, кунак та итә ала иде Аксөяк кызла * рына. бөек каган бичәләренә үз ирләреннән тыш. болан гына, кирәк = өчен генә тагын икенче ир тотарга да ярый иде Туңгак алыпны Күрекле бикә йола буенча каршылады Аның алдын- с да изүен ачык калдырып ул аңа үзенең күңеле дә ачык икәнлеген бел дерде. Туңгак алып, өйнең тышкы ягындагы казыкта барлык коралла рын калдырып, шулай ук аңа үзенең бу өй хуҗасына карата бернинди яман уе юклыгын сиздерде. Шулай итеп алар бик тиз аңлаштылар Хәер, алар инде күптән аңлашканнар иде. * Моннан күп еллар элек кыпчакларның Тула суы буенда күченеп йөр ' гән ыруларын җиңеп, илен-көнен туздыргач, яшь Туман каган аны * Туңгак алыпны әсир итеп алып кайтты Алып кайтты да, берничә кыз £ кыркый белән, үсмер малай белән бергә аны үзенең бичәсенә ул чак- е та бердәнбер, яшь, гүзәл бичәсенә бүләк итеп бирде Туңгак малай баш- _ тарак бикәнең көтүләрен көтте, соңыннан үсә төшкәч, яшьтәшләре ара < сында үзенең көчлелеге, булдыклылыгы белән аерыла башлагач, яшь * бикә аны үзенә якынайтты. Ул аның ат караучысы да. кораллы торгагы 2 да булды Кол торгак, алып торгак су сөлегедәй сылу егет булып җит - кәч, өлкән бичә аны тагын да ныграк якынайта төште Бу вакытта Ту = ман каганның Күрекле бикәсеннән башка инде өч бичәсе, кырыклап кызы-кырнагы бар иде Шуңа күрә ул үзенең өлкән бичәсенә бик үк мохтаҗ түгел иде Кол егетне бикә, ахрысы, чын күңелдән яратты һәм, йолага таянып, икенче нр сайлап тормады. Үзеннән өлешсезрәк, булдыксызрак булган күп санлы яшьтәшләре кар-буранда, эсседә, яңгырда катып калҗаеп, янып-пешеп көтү көтеп йөргәндә Туңгак кол. шулай итеп, тынычта, рәхәттә яшәде Бнкә янында ул чыннан да бик күңелле яшәде. Шулай да мондый тормыш аны җиләтә башлады. Ул үзен икеләтә коллыкта, кысыклыкта итеп тойды Аның каядыр иркенгә, иреккә чыгасы килде, ниндидер зур зур эшләр эшлисе, каядыр югарыга үрлисе килде Ирекне ул каган коллыгыннан, сөннәрдән котылып, үз туган җиренә, туган ыруына китү дип аңламады. Үз ыруын ул бик аз хәтерләде Хәтердә калганы да аңа ниндидер төштә күргән, кемдер сөйләгән томанлы истәлекләр ген.» булып тоелды Ирекне ул өлкән бичә назыннан котылып, үзе теләгән берәр кол кызга өйләнү һәм үз ояңны кору днп, үзенчә яшәү дип аңлады Аның инде күз атып, якын итеп йөргән кызы да бар иде Ләкин бикәгә аның өйләнү турында сүз башларга кыюлыгы җитмәде Бнкә исә бу хак та башына да китереп карамады Шулай да ул аны үзенә бәйләп тә тота алмады Кол егетнең күркәмлеге, батырлыгы турындагы, өлкән бичәнең аны башка барлык к<>. i.ia рыннан артыграк күрүе турындагы имеш-мнмешләр каганга да килеп иреште Каган, билгеле, көнләшмәде Аның бары андый булдыклы, яшь колны үз янына аласы гына килде Бер кышны, яу чабар алдыннан, ка ган өлкән бичәсе карамагындагы ирләрне дә сугышка алдырды Б\ на кытта Туңгак алып бикәнең торгак агасы булып исәпләнел.з нде Барлык кораллы ирләр аңа буйсына нде Шулай итеп бнкә үзенең сөекле колын йөз кешелек алайга баш итеп, яуга җибәрергә мәҗбүр булды Яуда Туңгак алып үзен тиңсез батыр итеп күрсәтте. Аның батырлыклары турында соңыннан сөн ирләре бик озак сокланып, исләре китеп сөйләделәр Менә шул яудан соң каган Туңгак алыпны үз урдасына алды Алып колы белән аерылышу бик күңелсез булса да, өлкән бичә каган теләгенә каршы килә алмады Ул бары Туман каганның аны —Туңгак алыпны — беркая да читкә җибәрмәвен генә үтенеп сорады. Өлкән бичәсенең үтенечен каган бик яхшы аңлады. Бикә белән Туң гак алыпның бер-берсен яратуына ул әз генә дә аяк чалырга теләмәде Каганны, урданы саклауда, каравыллауда менә шундый Туңгак алып кебек кешедән дә ышанычлырак колның булуы мөмкин түгел иде. Ул аны үзенең каравыл агасы итеп билгеләде. Шулай итеп, үз карамагына тапшырылган кораллы дүрт мең ир белән Туңгак алып көнен-төнен аның иминлеген, тынычлыгын саклый башлады. Күп тә үтмәде, меңбашы Туңгак алыпка каган үзенең бер кырнагын бирде, өй бирде, беркадәр мал-туар бирде. Шул рәвешчә яшь алып үзенең барлык теләкләренә иреште. Кем аркасында? Әлбәттә, бикә аркасында! Ул моны беркайчан да онытмады, оныта алмады Каган биргән кызга өйләнеп, үз оясын корып җибәргәч тә ул барыбер аннан читләшмәде Бикәне ул үзенең яшьлек дусты һәм сөеклесе итеп тә яратты. IV Иркен, бай өйдә, ялкынланып янган учак янәшәсендә алар икәүдән- икәү генә утырдылар Бикә өйгә балаларын да, туган-тумачаларын да — беркемне дә кертмәскә кушты. Болан тиресеннән тегелгән каюлы йом шак итек кигән аякларын бөкләп, йомшак мендәр өстендә утырган бикә кунагын иң элек кымыз белән сыйлады Кымыз эчкәннән соң ак киез уртасындагы тәбәнәк өстәлгә алтын табак белән бер бөтен сарык китереп куйдылар Таралырга гына торган йомшак, кайнар итне бикә беренче булып үзе авыз итте, шуннан соң кунагын сыйларга тотынды Көне буе ат өстендә килгән алып ир бик нык ачыккан иде — күз ачып йомганчы ул сарыкның бер як санын ялт иттереп куйды. Ашаганда беркем берни сорашмады. Аларның очрашмаганына инде бер айдан артык вакыт үткән, шуңа күрә икесенең дә сөйләр сүзләре күп булырга тиеш сыман иде. Кунагы бирелеп ит ашаган арада бикә җайлап әле бер кисәкне, әле икенче кисәкне аның алдынарак этеп куйды Иң ахырда кайнар шулпа китерделәр. Зур агач табакны ике куллап тоткан килеш, Туңгак алып шулпа эчте. Шуннан соң, тирләгән маңгаен сөрткәләп, ул беравык тынып, рәхәтләнеп утырды. Сүзне бикә башлады. — Ау ничегрәк булды соң? Ул инде күптән сүз башларга җыенып утыра иде бугай — бу аның тавышыннан сизелде. — Тәгин углан сөйләмәдемени?—диде Туңгак алып көттеребрәк — Сөйләде Аның сөйләве — аныңча, синеке — синеңчә. — Өйдәме соң әле ул?—диде кунак артык исе китмәгән сыман — Өйдә Аның хәзер үз өе бар Атасы аңа яшь кыз биреп җибәргән — Шулай шул,— дип куйды Туңгак алып гамьсез генә.—Ул кызны бик сылу диләр. Дөресме шул? — Син әле аны күрмәдеңмени? - Якыннан күрмәдем. — Алайса, син Таштугайда булмадыңмыни? — Мин анда капка сакладым. Бикә эндәшмәде. Кулына пычак алын ул яңадан ит кискәләргә тотынды, сөягеннән аерылган бер кисәген кунагы алдына куйды да жинел- чә генә кыстап: «Ашале, аша» диештерде Зур гәүдәле ир кеше алай кыстатып тормады — беркадәр тын алып утырганнан соң ул яңадан эшкә кереште Озакламый алтын табакта тырпаен шәрә кабырга сөякләре генә калды Иттән соң бикә үзенең кунагына янә кымыз салып, ф бирде. х — Яшь. «кияү» ничегрәк соң?— диде Туңгак алып өзелгән сүзне < ялгап. Үзе сагаеп тынып калды. * — Ничек булсын -- яшьләрчә,— диде бикә көлеп — Таштугайдан = кайтканнан бирле күзгә-башка күренгәне юк Өеннән чыкмый Алыш- £ тырган кебек — икенче кешегә әйләнде куйды. о — «Килен» ничегрәк соң?—диде Туңгак алып, шул ук жиңелчә шан ян бер кызыксыну белән. | — Сиңа аның «килене» кирәгрәк, ахрысы?— диде бикә, хәйләкәр ел- u маеп — Ничек булсын — ягымлы, моңсу Телне белми Яннарына телне 2 белә торган бер карчык куйдым Әлегә шуның аша аралашалар Ул ° кызның Таштугайда бертуган абыйсы да бар икән ♦ — Шулаймыни?•- дигән булды Туңгак алып х ( — Кул эшләрен белә,—диде бикә —Тавышы матур, жырлый, бии, * гөсләдә уйный Көне буе жырлап-биеп күңел ачалар — Тәгин угланны йөзбашы Күчәр урдага йомыш белән генә жибәр- ™ гән булган Ул шулай монда чин кызы белән гомер уздырмакчы була микәнни?— диде Туңгак алып. * — Мин дә әйттем улым, дидем, олы жыен якынлаша - уенга. * ярышка катнашырга уйламыйсыңмы? — дидем Шуннан соң яланга чыга = башлады. Ук аталар, атта узышалар Бүген кызын дөягә атландырып > алып чыккан Ул чыккач атыш та булмаган, чабыш та булмаган Егет1 ләре гел теге кыз тирәсендә чуалалар икән Үзара кычкырышып беткәннәр. Егетләрен тыңлата алмый жаны чыккан Төштән соң Сөенечен ул аны Сөенеч дип атады Сөенечен минем янга китереп куйды Көнли, курка Менә шундый бездәге хәлләр' — Башы-күзе әйләнгән икән!— диде Туңгак алып, ризасызлык белән — Кемнең башы-күзе әйләнгәндер әйтеп булмый Кызы да бик юха, сарылырга гына тора — Абыйсының килгәне юк микән?—диде Туңгак алып, ипләп кенә, сүзне янә дә үзе теләгән юнәлешкә борып — Юк, килмәде,— диде бикә — Баштарак үзе янына алдырырга дип караган бугай да, соңыннан тынган Аннан сон ул әйтә икән мине монда каганга бирергә дни алып килделәр, дип әйтә икән — Алайса, ул инде белә? - диде Туңгак алып, урыныннан кузгала төшеп Кем? Нәрсәне? — Чин кызының кире каганга кайтарып бирелергә тиешлеген — Каган сине шуның өчен жибәрдеме? — Шуның өчен Алдан синең белән сөйләшергә, киңәшергә жибәрде — Киңәшергә! Күз буяу өчен аңа минем ризалык кирәк Күптән инде ул мннем белән исәпләшми Минем янга ул яшь кызларыннан ары гач ял итәргә генә килә. Бикә үртәлеп, ашыгып-кабаланып сөйләде Аның тавышында әле- дан-әле күз яшьләре сизелеп калды, тырышса да тыела алмады — күңеленә жыелып килгән барлык үпкәсенә, ихтимал, шулай ук сагыну тойгысына нрек бнреп, борынын тарткалап кинәт сулкылдарга керешеп китте Туңгак алып белән элекке очрашуында да ул шулай искәрмәстән күз яшьләре түгеп алган иде Ул чагында ул үзенең күңеле йомшавын башкачарак аңлаткан иде яшь хатыныңны ныграк яратасың бугай, мине оныттың, дигән иде. элекке колын шелтәләп Бүген ул әнә бетен- ләй икенче төрле сүзләр сөйли. Бүген ул әнә үзенең колына түгел, иренә үпкә белдерә. «Бикә дә картая башлады!» дип уйлады Туңгак алып үзалдына. , Авыр гәүдәсен көчкә кузгатып, ул бикә янынарак күчеп утырды, юатып, иркәләп авыр кулын аның чандыр аркасына куйды. Бикә тынычлана төште, күз төпләрен сөрткәләде дә, үзенең йомшаклыгын акларга тырышкан сыман: — Мин инде ярты картайдым. Ябыктым, ямьсезләндем,— дип куйды. — Бер дә картайган кебек күренмисең әле! Әле генә бетеренеп утырган бикә искәрмәстән елмаеп җибәрде. Туңгак алыпка ул чыннан да элеккечә яшь һәм чибәр булып күренде Ул аның җиңел генә үзенә якынрак китерде, зур, дымлы кулы белән аның битеннән, маңгаеннан сыйпады. — Каган яратмаган өчен миңа зарланырга җыенмыйсыңдыр ич син, бикә? . — Сиңа да зарланмагач, тагын кемгә зарланырга соң?! — Мин — каганның колы... — Иң элек син — минем кблым!—диде бикә яңадан үртәлә башлап. — Мин әле дә синең колың, бикә. — Мин синнән шундый сүз көттем дә! - Ирләрнең үзеңә кол булуларын гына телисең дә инде син, бикә. — Юк, барлык ирләрнең дә түгел — синең генә!—диде Күрекле бикә — Яшьләрнең, үз улымның оялуын-кызаруын, шат йөзен күреп көнләшә башладыммы, яшьлегемне сагындыммы... гел сине уйладым Бу көннәрдә эчем поша — үземне үзем кая куярга белмим. Урдадан еракта, беркемнең кулы җитмәстәй таулар арасында яшәргә иде икәү- дән-икәү генә Күңелгә шундыйрак уйлар килә Син дә сирәкләдең. — Китеп булмый. Эш, хезмәт Шулайдыр,— диде бикә һәм никтер яңадан тынычсызлана башлады — Киңәшергә сиңа мин кирәк түгел, миңа — син кирәк! Син алып килгән хәбәрләрне мин инде күптән белеп торам Туңгак алып кинәт билен турайтты. — Алаймыни?—диде ул сагаеп.—Шулай да, нәрсәләр беләсең? Бикә дә башын югары күтәрде, укалы, чигүлё бүреге астыннан чыккан маңгай чәчләрен төзәткәләп куйды да, беравык көттергәндәй итеп утырды. Бик серле булып чыкты әле ул гүзәл чин кызы,— диде ул.— Алар янындагы теге чин карчыгы колыныма әйткән каган синең кызыңны кире алачак дигән. — Ул карчыкка кем әйткән?!—диде Туңгак алып, гаҗәпләнеп. — Исәнтәй булырга охшый. Аның яныннан ниндидер кеше килгән. — Исәнтәй! Монда да ул миннән өлгеррәк булып чыкты болай булгач,— диде Туңгак алып, йодрыкларын йомарлап. Ник аңа ачуланырга? Ул синең бурычны гына җиңеләйткән,—диде бикә көлемсерәп — Ул җиңеләйткәннән соң нишләптер миңа авыр була башлады,— диде Туңгак алып ачу белән.—Аның яхшылыгы да миңа яманлык булып тоела. Мин аннан бары явызлык кына көтәм V — Миңа шунысы аңлашылмый,— диде бикә, яңадан сүз башлап,— бер кулы белән биргәнне икенче кулы белән тартып алгач, ил-көн алдында, агайэне, туган-тумача алдында ул ни диячәк? Тиздән олы бәйрәм җитә Шундый изге бәйрәм алдыннан шундый әшәкелек эшләсә, аның барлык терәкләре юкка чыгачак бит! Уйлыймы шул турыда ка ган? Котлуг бәк белән. Куяннар белән бозылышу аның көчен дә, абруен да арттырмаячак. Бер гүзәл чин кызы аңа Котлуг бәккә. Куяннарга, Аланнарга торырлык куәт өстәмәячәк. Уйлыймы шул турыда каган? Әле генә шундый ягымлы, юмарт күңелле хатын күз алдында илтот- мыш бикәгә әверелде. Хәзер инде аның белән гамьсез генә, теләр-телә- ф мәс кенә сөйләшеп булмаячак иде. ' а — Каган эшне алай зурга жибәрергә уйламый, бикә,—диде Туңгак £ алып ашыкмыйча гына £ Ул бикәнең яраткан ире булып түгел, каганның илчесе булып сөй- х ләште.u — Эшне зурга жибәрергә теләмәгән өчен дә ул синең янга мине жи- о бәрде Күп нәрсә синнән тора Син каршы килмәсәң, тәгин угланны син килештерсәң, үгетләсәң, каган белән Котлуг бәк арасында да. Куяннар арасында да бернинди дошманлык барлыкка килмәячәк. £ — Булмаячак андый эш!—диде бикә, никтер кызарынып Мин күп 2 түздем Илгә таркаулык килмәсен дип, Сөнәнкәләр Куяннар белән бо- ' зылышмасын дип, каганның читләтүенә дә, санламавына да барысы- ♦ на да түздем Бу юлы мин башымны иеп калмаячакмын Мин — өлкән * бичә! Мин Котлуг бәк кызы! Минем урыным түрдә, каганның ун * ягында! ь — Синең урыныңны әлсгә беркемнең тартып алганы юк, бикә, - ди- £ де Туңгак алып, аның шулай кинәт тузынуын аңлап жнтмнчә — Әйе, әлегә тартып алганнары юк Шулай да түрдә күбрәк кырнак- < лар, икенче, өченче бичәләр утыра — Кырпаклардан көнләшмисеңдер ич син, бикә? диде Туңгак алып * ясалма бер гамьсезлек белән Беләсеңме, мин кемнән куркам?— диде бикә кинәт тавышын үзXIIIгәртеп. Мин каганның Куяннар белән бозылышуыннан да, үзара тавыш-гауга чыгуыннан да курыкмыйм. Мин әлеге чин кызыннан куркам, Туңгак алып! Каган аны үзенә алса, ул чагында ул мине генә түгел, башка бичәләрне дә читкә тибәрә башлаячак. Күңелем сизенә. Мин ул кызны күргәч тә яратмадым Ул күз явын ала торган ялтыравык таш кебек Эчендә — агу, мәкер Ул теләсә нинди ир кешене акылдан яздырачак ,Ул каганның да күзен томалаячак Ул чагында инде аның тирәсенә елышкан төрле килмешәкләр — Исәнтәйләр, «абыйлар», теләсә нинди чин карчыклары аңа үзләре өчен кирәкле сүзләр пышылдый башлаячаклар — Монда мин әллә нинди куркыныч нәрсәләр күрмим,- диде Туңгак алып басынкы гына — Ник алайса Исәитәйдәи шикләнәсең? Исәптәй башка, чин кызы - башка Юк, башка түгел' диде бикә. Алар бер-берсенә бәйләнгән нәр Алар әнә каяндыр гүзәл кызларны китертәләр, каганның Ак өенә үтеп керәләр, астыртын гына үз эшләрен эшли бирәләр Шулай, диде Туңгак алып килешеп, караңгы чырай белән - Шулай булгач, нидер эшләргә кирәк, Туңгак' диде бикә, усал пышылдап, күзләрен уттай яндырып Иң элек шуны белеп тор чин кызын ул кире ала алмаячак' Берәр сылтау табып, мин аны барыбер ат койрыгына тактырачакмын!1 Ул моны нык итеп, үз-үзенә ышанып әйтте Әле булса тыныч, киле шүчән булып күренергә, артык кызмаска тырышып утырган илче үзгәреп китте XIII Борынгы төркиләрдә үлемгә хвкем ителгән кешене аркан белән ат койрыгына 'екканнар дп атны дала буйлап куып киткәннәр — Каган мине монда боерык белән җибәрде. Әгәр мин аның боерыгын үти алмасам, ул минем башымны чаптырачак. Син әле минем үлемемне теләмисендер ич, бикә?— диде ул. Бу билгеле, бикә уйлаган, бикә теләгән сүзләр түгел иде. Бу аны кимсетә торган, аны читләштерә торган, аны үтерә торган сүзләр иде — Синең яшисең килгәнне минем яшисем килмимени, Туңгак кол?! — диде бикә кинәт кызарынып, усал итеп. Туңгак алып кинәт эсселе-суыклы булып китте. «Менә нинди икәнсең син, бикә картая башлагач» дип уйлады ул үзалдына тыныч кына. Ләкин тыштан ул тыныч кала алмады. Кызарыный шундук аягына басты, бикәдән, алтын табаклардан, ак киездән читкәрәк тайпылды. Бугазына килеп уралган ярсуыннан арына алмыйча, ул шактый озак бер сүз әйтә алмый торды. Шуннан соң ул кулларын күкрәк турысында кушырып, мыскыллы-күндәм бер кыяфәттә бикә алдына баш иде. — Минем, бикә, коллыгымнан баш тартканым юк. Баш тартырга теләсәм дә, мин ирекле булмаячакмын,— диде ул — Кол буларак мин бары каган теләген генә белдердем. Син каганны яхшы беләсең: күңеле төшкәнне ул алмый калмаячак. Яхшылык белән бирмәгән, ул көч белән алачак. Менә шунда күренер инде кемнең ил таратканы да, кемнең ил ныгытканы. Хуш, бикә. Ул ишеккә таба атлады. Ашыгудан, кабаланудан ул аяк астындагы нәрсәгәдер сөрлегеп китте. Аяк астындагы ул нәрсә сөлге булып чыкты Ләкин ул аны иелеп, аягыннан алып тормады - шул килеш, уралган сөлгесен өстерәп, ишек катына ук килеп җитте Ул ишек бавы белән булашкан арада аның янына бикә килеп басты. — Ашыкма1—диде ул, боерып. Бер дә юктан ул кычкырып көләргә тотынды. — Ашыкма! Туңгак алып ярсып кинәт артына борылды. — Минем боерыктан башка син моннан беркая китә алмаячаксың, колым! диде бикә, үтергеч бер өстенлек белән. — Нишләтмәкче буласың мине, бикә?— диде ир кеше, авыр гыжылдап, кулларын йомарлап — Чин кызы белән ат коерыгына, ат коерыгына' — диде бикә тотлыгып, тиле сыман никтер көлә-көлә. Туңгак алып бикәнең кулларыннан тотып алды, тыелгысыз бер көч белән аны җиңел генә үзенә таба якынайтты — Кол, мин. кол, бикә! — диде ул, кычкырып.— Үзем үлгәнче мин сине... буып үтерәм, бикә! Бикә агарынып китте һәм үзен буып алган алып иргә сәер итеп бер карады да, кинәт хәлсезләнеп, җансызланып калды. «Үтердем!» дип уй лады алып ир. коты алынып. Кызганулы бер өн чыгарып ул ыңгырашып куйды, авыраеп калган хатынны шашып кочагына алды, битенә, күзләренә дарады. Бикә исән иде. Тәне әвәлгечә җылы, йомшак, затлы, нәфис киемнәреннән хуш исләр бөркелеп тора. Алып ир аны коточкыч куаныч һәм котылу-бушану тойгысы белән, тилереп, яратып үбәргә тотынды — Күреклем! Сөеклем! Ни булды? Бикә җанланды Тирән итеп бер тын алды да, балалар сыман сулкылдап җыларга тотынды. — Китмә! — диде ул, алып ирнең муенына сарылып. — Китмим! Кусаң да китмим! — Кичер. Кызып киттем,— диде бикә, бөтен тәне белән калтыранып .— Мәңге минем якчым-сакчым бул Синнән башка минем бер ыша нычлы кешем дә юк. Туңгак алып, кием-салым, мендәр күтәргән кебек, аны җиңел генә күтәреп кире табын янына алып килде Бикә алтын кәсәгә кымыз агыз ды Эчкәч алар икесе дә тынычланып калдылар. Бикә учакка утын өстәде дә яңадан ак киезгә алып ир янына килеп утырды һәм әле генә булып узган давылдан сон телгә килеп Ярар, аңлаштык... бозылыштык, хәзер инде ачыктан-ачык сөйләш сәк тә була,— диде. Алар шактый озак сөйләштеләр, ләкин шулай да уртак фикергә килә х алмадылар Тышта этләр өрүеннән башка бернинди тавыш-тын ише- 2 телми башлаганда, инде төн уртасы җитеп килгән бер вакытта, эчке о яктагы ишек сакчысы биек ятак янына килде дә, калын чаршау астын- < нан кулын сузып, бикәне йокыдан уятты. g Ишектә кеше бар. Нинди кеше? - Торгак. Төннәрен уяу-сак йокларга күнеккән Туңгак алып алариыи якынла * гына пышылдауларын ишетеп, шундук күзләрен ачты Тиз арада ул * барысын да аңлап алды, бикәдән алдарак аягына басты һәм ишек * янына килде. Бикә дә аның артыннан килеп җитте Бикә авылының тышкы боҗрасын көндез дә, төнлә дә ир торгаклар е каравыллый иде. Арбалар белән әйләндереп алынган кече боҗра эчен- = дә исә бары хатын-кыз сакчылар гына тора. Ишек янына килгән торгак < та хатын кеше иде Аның белән бикә үзе сөйләште — Әрәмә тугаена ниндидер кораллы алай килеп туктады Шунда төн а кунмакчылар,—диде тыштагы хатын-кыз торгак Кемнәр икән? Белмим Мин беләм,— диде шул чакны Туңгак алып, бикәгә пышылдап Каган кораллы алай җибәргән. Тан ату белән алар безне чолгап алачаклар’— диде бикә барысын да төшенеп. — Таң атканда алар безнең капканы килеп кагачаклар, бикә' - диде Туңгак алып. — Каган ашыга! — Каган түгел. Исәнтәй ашыктыра. Ана да минем баш кирәк, бикә! Ярар — нишлибез?— диде бикә, сулуы кабып Миңа синең өеңнән чыгып китәргә туры килә Куркыныч килгәндә алып ирләр иң элек үзләрен генә кайгырталар. - Иң элек сине кайгыртып, бикә. — Мин колыным турында, тәгнн углан турында әйтәм' — Мине оныттыгыз! — диде тыштагы торгак. Онытмадык,—Туңгак алып бикә өчен җавап бирде Андагы ларга әйт: барлык ирләр аякларына бассыннар, яхшылап кораллансын нар Без аларның борын төбендә генә, елганың бу ягында төн уздыра чакбыз Мин хәзер чыгам, мине көтсеннәр Аңлашылды Мин киттем,— диде ишек артындагы торгак Туңгак алып ятак янына килеп киенә башлады Син. алар белән сугышырга җыенасыңмы’— диде бикә, ике кул лап- аның беләгенә тотынып Аның тавышында чиктән тыш каушау борчылу сизелде Кирәк булса... сугышырбыз да! Бөтен эшне харап итәсең! Кирәкми! Җибәрмим' Болай булгач, каган боерыгына буйсынырга туры килә Мин риза!—диде бикә, кабаланып — Мин колынымны кундерер- мен. Ул мине тынлар. Ул — акыллы Туктале. әллә сон син сөйләшеп карыйсыңмы аның белрн? Туңгак алып киенүеннән туктап торгандай итте — Өлгермәм,- диде ул уйланып — Синең сөйләшүең яхшырак булыр Шулай да аңа әйт ир булган ир кеше теләсә нинди чибәр кыз алдында җебеп төшәргә тиеш түгел дип әйтте диген; ир булган ир кеше иң элек аты, коралы турында, яу турында уйлый дип әйтте диген. - Әйтермен!— диде бикә аны тыңламыйча — Бар инде, бар. Шундый сүзләр сөйләгән ир кешене минем күрәсем килми башлый. — Үз җаем белән тагын бер килеп чыгармый,— диде Туңгак алып - Авыл читендә синең өчен аерым өй корылган булыр,— диде бикә, аны ишеккә кадәр озата барып — Кызларның берәрсе сине шунда озатып куяр Озатып куючы синең янда калыр Мин инде йоклый алмам. - Мин дә йоклый алмам,—диде Туңгак алып, аны юаткандай итеп — Бар инде, бар тизрәк! — диде бикә, аны ашыктырып. Ләкин Туңгак алып ишектән чыгып китмәкче булгач, ул яңадан аның беләгеннән тотып алды — Тукта, ярат мине!—диде. Кочаклашып алар беравык тын гына басып тордылар. Тынычлангач. бикә кунагын ишектән үзе чыгарып җибәрде. Туңгак алып казыкта калдырган коралларын яңадан биленә такты, кулына алды һәм бер чит тәрәк үзен көтеп торган бер кыз торгак артыннан капкага юнәлде Башта ул торгак кыз белән авыл читендәге ялгыз өй янына барды Торгак кызны шунда калдырып яңадан авыл янына кайтты. Күл буенда аны өч йөз-дүрт йөз чамасы кораллы ир көтеп тора иде Төннең икенче яртысын ул елга буенда. Әрәмә тугае дигән җирдә үткәрде Алар йокламадылар. Иртән таң атар-атмас борын ул бикәнең кораллы ирләренә тавыш-тынсыз гына елга ярына таба якынлашырга боерды Ләкин тег.е яктагыларның төнге сакчылары аларны күреп алдылар Каган җибәргән ирләр тиз арада аякка басты һәркем үзенә каршы яктагы «дошманның» кемлеген яхшы белгәнгә күрә, теге яктан да, бу яктан да ук атучы булмады Каган ирләре дә, бикә ирләре дә. коралларын әзер тоткан килеш, өстен боз каплаган елга аша бер-бсрсенә карашып тордылар Туңгак алып бикә ирләренең ип алдында басып торды. Ул теге яктагыларның алай башын танымакчы булды. Ләкин анда аңа таныш бер генә атаклы ир дә күренмәде. Кулларын авыз турысына куеп ул бар көченә. — Башыгыз кем? Монда чыксын! — дип кычкырды Бераз көттереп теге яктагы төркем артыннан ала атка атланган берәү алгарак чыкты, яр буенарак килде. Бу Салчак алып иде. Каганның атаклы батырларыннан берсе Салчак турыдан-туры Туңгак алыпка буйсына иде Үзе монда киткәндә Туңгак аны вакытлыча үзе урынына каравыл агасы итеп калдырды Бер-берсен монда. Аркача суы буенда, күреп, алар икесе дә аптырап калдылар Шулай да, Салчак алыпның йөзендә гаҗәпләнүдән бигрәк, каушау, уңайсызлану өстенлек итсә. Туңгак алыпны күбрәк ачу һәм ярсу билән алган иде. — Ни булды, ник килдең, Салчак алып? — Каган җибәрде, олуг меңбашы,—диде Салчак алып, акланмак- чы булып. — Мин урдага кайтмый торып каган минем арттан беркемне җибәрмәскә тиеш иде! — Мин берни белмим, олуг меңбашы,—диде Салчак алып, буйсыну- чан бер төс белән.- Чин кызын бирмәсәләр, миңа бикә авылын камап алырга, кызны көч белән тартып алырга боерылды. — Кем боерды? дип кычкырды Туңгак алып ярсып.-- Исәнтәйме? — Исәптәй боерык бирә алмый, олуг меңбашы,—диде Салчак алып тыныч кына.— Боерыкны каган үзе бирде. Туңгак алып тынып кг ды. Каганга каршы сүз әйтергә аның батыр чылыгы җитмәде. Боерыкны бары каган гына биргәнлеген ул үзе дә бик яхшы белде, ләкин каганның шулай тиз арада үз фикерен, үз боерыкларын үзгәртә алуына аның ышанасы гына килмәде. Билгеле, монда Исәитәйнен таяк тыкканлыгы көн кебек ачык иде. — Кырпакны алып килдеңме?— диде ул. шактый озак тынычлана ф алмый торгач. — Килдем — Аны минем янга чыгар Үзең урдага кайтып кит,— диде Тунгак * алып, боерып.— Барысын да мин үзем җайлармын Миннән алда кай- - гып җитсәң, каганга шулай дип әйтерсең — Шулай дип әйтермен, олуг меңбашы, диде Салчак алып, әллә 5 ни куаныч белдермичә. з VII Салчак алын Табылдыкны елга аша чыгарып куйгач һәм каган ир- * ләре урда ягына таба кузгалгач, Тунгак алып бикә авылына кайтып * китте Авылга кайтканда ул беркем белән берни сөйләшмәде Шулай к ук үз яныннан гына барган Табылдыкка да берни эндәшмәде Ул бары £ аңа бер-ике мәртәбә күтәрелеп кенә карады Каганның сөеклесе, бөтен е урданың күрке булган гүзәл Табылдык элеккегә караганда ябыккан, = суырылып калган иде. Аннары, әллә төн йокламаганга, әллә борчыл- < ганга, курыкканга, йөзеннән кан качкан. Ләкин шул хәлендә дә ул ма- « тур иде! Бәхетсез кырнакны кызганудан алып ирнең йөрәге сыкрап куйды * Үзе белән Табылдык арасында ул күзгә күренмәгән бер туганлык, якын лык җебе барлыгын тойгандай булды «Менә нишләтә язмыш!» дип уйлады ул, тирән бер сагыш һәм әрнү белән Әле кайчан гына барлык хатын-кызлар арасында йолдыз булып балкыган, яшьлеген, матурлыгын аңлаудан сөенеп, кая басканын белми йөргән беренче гүзәл әнә суга төшкән тавык кебек бөрешеп калган. Күрәсең, ул әле шуның өчен дә куанадыр Куанмыйча! Аны әнә Кортка-бнкә тырнагыннан тартып ал дылар ла япь-яшь угланга тәгнн угланга алып баралар Туңгак алып үзалдына көрсенеп куйды Үзе ул кол кызның язмышы өчен көрсенәм дип уйлады Ләкин чынлыкта исә үз язмышын уйлап көрсенде бугай Былтыр яз көне ул, башкалар арасында йолдыз булып балкыган менә шушы кырнакка күзе төшеп, чак чак кына харап булмый калды Ярый әле тойгыларын вакытында тыя алды Аның белән дә бәйләнеп китсә, бу инде Күрекле бикә белән ике арадагы яратышу гына булмас нде. Аларны бик тиз сизеп алырлар иде Сизеп алырлар иде дә, шундук койрыкларына да басарлар иде Үз бичәләренең һәм шулай ук бик үк яратмаган кырнакларынын башка ирләр белән чуалуына ка ган бармак аша караса да, үзе яраткан, бары үзе генә яратырга тиеш булган гүзәлләр янына беркемне дә, хәтта үзенең иң ышанычлы алып ларын да якын җибәрми Табылдыкны Туңгак алып туп-туры бикә өенә алып кайтты Бикә чыннан да төннең яртысын йокысыз уздырган иде. ахрысы болай да юка иреннәре аның тагын да ныграк кысылып, күзләре кечерәеп калган сыман нде Туңгак алыпны яңадан исән-имин күргәч ул елмайды Өлкән бичә өенә Туңгак алып бу юлы коралларын салмыйча керде. шунлыктан ул бикә алдында да үзен икенче төрлерәк тотты Бикә дә аны йомшак мендәрдә, ак киез өстендә утырган килеш каршыламады Анын ике ягына ике ир кеше якын туганнары утырган нде Каган илчесе Туңгак алыпка бикә кымыз бирергә кушты. Кырнаклар китергән кымызны йола кушканча әз-әзләп кенә, кулдан-кулга йөртеп эчтеләр Ул арада бикә өлкән углы Албуганы алырга кеше җибәрде Албуга килде Ишектән керү белән, исәнлек-саулык сорашты, түргә узып, уртадагы ак киезгә басты, аннары тезләнде. — Углым, атаң Туман каганның илчесе килгән, -диде бикә, улының түбән иелгән күз карашын тотарга тырышып. — Күреп торам, әни,—диде Албуга —Ник килгән ул монда каган илчесе Тунгак алып? — Туңгак алып атаң бөек каганның боерыгын алып килгән, балам,—диде бикә, йомшак кына итеп. Яшь углан шундук башын калкытты һәм тынгысыз күзләре белән әле әнисенә, әле Тунгак алыпка каранып алды — Нинди боерык, әни?— диде ул тынын кысып, сагаеп. — Син аны беләсең, углым,— диде бикә, әкрен генә. — Белмим, беләсем дә килми!—диде кинәт углан, йодрыкларын йомарлап Ирләр кымшанмыйча, эндәшмичә, таштай катып утыра бирделәр. Иртәнге өй эчендә дөрләп учак янганы да ишетелерлек тып-тын булып калды — Балам, бөек каган сиңа яхшылык тели,— диде бикә, яшь егетне юатмакчы булып. — Бөек каган мина яхшылык теләсә, үзе биргәңне кире тартып алмасын! — Син аңларга тиеш, улым,— диде ана кеше тагын да йомшаграк, үтемлерәк итеп. - Атаң синнән беркемне тартып алмый Ул сиңа үзенең яраткан кырнагы Табылдыкны бирә. - Табылдыкны?—диде Албуга беркадәр кызыксыну белдереп Ул як-ягына карап алды һәм якында гына башын иеп торган таныш сыман кызны күреп алды. — Ул Табылдык түгел, әни!—диде ул. Үзе турында ачыктан-ачык яратмый әйтелгән сүзләргә хурланып Табылдык кинәт ыңгырашып куйды, кырт кына борылды да, борынын тартып чаршау артына йөгерде — Сөенечемне бирмим, әни—теләсә нишләтсеннәр'—диде яшь углан чиктән тыш кирелек, үзсүзлек белән. Бикә күңелсез генә көлемсерәп куйды, маңгай чәчләрен төзәткәләде >. башта Туңгак алыпка, аннары үз янындагы туганнарына карап. Ирләр чыгып торсыннар,— диде.— Улым, син минем янда кал. VIII Бикә өйдән ирләрне генә түгел, чаршау артындагы хатын-кызларны да чыгарып җибәрде Улы белән икәүдән-икәү генә калгач, ана аңа үз янынарак күчеп утырырга кушты. — Синең белән генә сөйләшәсе сүз бар,— диде ул беравык сүз таба алмагандай утыргач — Барыбер тыңламыйм! — Тынламыйсың?!- диде ана исе китеп. - Инде син кырнакларны гына тыңлый башладыңмыни? — Юк, алай түгел,— диде яшь углан, буталып. — Шулай да тыңлыйсыңмы әниеңнең сүзен? Тыңлыйм,—диде углан, теләмичә. Мин сине, углым. гүзәл чин кызы өчен тапмадым. Мин сине анаңа-. ырудашларыңа, илеңә-көнеңә бәхет, куаныч өчен таптым Шушы көнеңә’ чаклы мин сине жил-яңгыр тидерми карап үстердем. Үстерүен үс- тердем дә, сина әнә хәзер кырпаклардан башка беркем дә кирәкми башлаган! — Алай түгел! Алай түгел, әни!— диде яшь углан.— Мин ул кызны яратам Сине дә яратам Сине —әнием булган өчен Аны — башкача Үзен дә беләсең ич. Ник мине газаплыйсың?! — Беләм,— диде ана кеше тыныч кына.— Синең кызлар яратуыңа ♦ минем бер сүзем юк. Ир булган ир кеше хатын-кызны ярату өчен туа, а. хатын-кыз — ирләр өчен туа. Тәңре безнең шулай яраткан Тәңренең теләгенә беркем каршы килә алмый. * — Шулай булгач, әни?!—диде Албуга яктырып х — Шулай булгач, ир булган ир өчен дөньяда кызлардан башка әле u бүтән нәрсәләр дә бар,—диде бикә —Ир булган ир кызлар кочагында о гына җылынып ятмый — атын, коралын кайгырта, ил-көн язмышын кан- < гырта. з — Аңлатма, әни,—диде углан, сүрелеп Әнисенең үз теләгенә, үз тойгыларына, үз омтылышларына каршы £ килә торган теләсә нинди сүзе, теләсә нинди дәлиле аңа ялган булып, ышандыргысыз булып тоелды Улының холкын биш бармагы кебек бел- * гән ана да моны бик яхшы сизенде Ләкин ул аны барыбер җиңәргә. х күндерергә тиеш иде! Чак-чак кына каушап, дулкынланып бикә углы * янынарак күченеп утырды Кулын аның маңгаена куйды, аның каты. £ кара чәчләрен яратып сыйпалады, кызарынган, дымланган тере күзлә- © ренә карады да ярым пышылДап х — Тыңла, углым - мин сиңа сүз сөйлим, - диде Яшь углан тынып калды * — Син, улым, адәм баласы гүгел. Син — Тәңре углы! —диде ана 2 шомлы һәм дәһшәтле бер тантана белән.— Син минем карында чагында =* мин әле Туман каган бичәсе түгел идем Әле дә исемдә, атам Котлуг бәк х урдасында. Керүлән буенда, җиде төи уртасында яшен яшьнәп күк күкрәде. Кыш көне! Караңгылык юкка чыкты, төн урынына көн булды Югарыдан, ябылып бетми калган төннек ярыгыннан өй эченә сөңгедәй сузылып алтын яктылык төште Якты нур минем битемнән, күкрәгем нән сыйпады, минем каныма-бавырыма үтеп керде. Иртән тан атар ал дыннан. җирән чәчле, җирән сакаллы ир булып, сөңгедәй сузылып, әле ге алтын нур югарыдан чыгып китте. Өч төн буе шулай кабатланды Шул өч төннең берсендә, улым, син яралдың. Бу хакта мин бары үземнең мәрхүм әниемә генә сөйләдем — авыр туфрагы җиңел булсын' «Син изге бала, өлешле бала табарсың, кызым!» диде әни Икенче көнне Ке рүлән буена. Котлуг бәк урдасына Туман углан килде Мине аңа кияү гә бирделәр. Синең кемнән яралуыңны мин ана әйтмәдем. Унсигез ел буена бу серне мин күкрәгемдә йөрттем. Аны хәзер син дә беләсең. Канчан да булса мин аны сиңа барыбер әйткән булыр идем Хәзер инде уйлап кара. улым. Тәңре углы, кырпаклар сихеренә бирелеп, җебёп төшәргә тиешме, әллә барлык адәм баласыннан өстен булып калырга ти ешме? Албуга. ышанырга да. ышанмаска да белмичә, аптырап, таң калып -ишсенә карап тик торды Бераз гына ерагайган һәм кул җитмәслек биеклеккә күтәрелгән, тик шулай да аңлаешлы, кадерле әнисен ул беренче кат күргән кебек булды Әнием! - диде ул телгә килеп — Чынмы бу?! Мин - Тәңре улы! Чын, балам, диде ана бернинди икеләнүгә урын калдырмыйча Алып китсеннәр, әни! Кирәкми миңа чин кызы'- диде углан үз авызы белән, үз ирке белән Тик шулай да аның нурлы йөзе кинәт төссезләнеп калды — Балам! — диде ана ягымлы итеп - Мин сине аңлыйм яраткан кешеңнән аерылуы кыен Шулай да син бирешмә Мин бирешмәм, әни •• ЯЗ Әнисе өеннән чыккач ул үзенең Сөенече янына кайтып тормады Авылдан читтә бүген алар егетләр белән ук атып, сөңге ыргытып, сугыш уеннары уйнарга тиешләр иде. Ул туры шунда юнәлде. IX Барлык Сөн иленең корбан бәйрәме елына өч тапкыр - беренче, бишенче, тугызынчы айларда — һәр өч айның беренче көненнән алып җиденче көненә кадәр уздырыла иде. Бәйрәмнең иң олысы кыш башында — тугызынчы айда, терлек-туар таза, көр чакта була. Олы ил туена төрле яктан, далалардан, чүлләрдән, тау-таш, урман якларыннан якыннан, ерактан бәкләр, ыру башлары, алып ирләр, аксакаллар килә Бөтен илнең корбан курасы уңда. Туман каган кышлавында — Сары су буендагы Изге-тау башына урнашкан иде. Изге-тау башындагы корбан курасы эченә исә моннан мең дә биш йөз ел элек, үзара туктаусыз ызгышкан таркау, ярлы терлекчеләрне берләштереп, көчле ил төзегән Сөн баба күмелгән Шунда ук, җиргә ярым кадалган киле'ш, Сөн бабаның саплы тимер кылычы саклана иде Илнең төрле ягыннан җыелган бәкләр, ыру башлары, ил агалары менә шушы Изге-тауда Сөн бабага, җир-су ияләренә багышлап корбан бирәләр һәм шуның белән Сөн иленә. Сөнәнкә ыруына, ил башы каганга үзләренең тугрылыкларын белдерәләр иде. Шул ук вакытта монда — бөтен илгә кагылышлы зур эшләр тикшерелә, төрле уеннар, ярышлар уздырыла Башка еллардагы кебек, быел да алыстагылар иртәрәк кузгалдылар. Алгы яктан — Алтай. Тула буйларыннан, уртадан — иксез-чиксез далалардан, сул якның Ала-тау, Елан-тау итәкләреннән - бөек Сөн иленең барлык төбәкләреннән өчәр-дүртәр мең. бишәр-алтышар мең кораллы ирләре белән; үгезләргә җигелгән арбалары, арбаларга утыртылган киез өйләре белән; алдан теркелдәүче көтүләре белән бәкләр, агалар, ирләр, алыплар борынгы юллар, сукмаклар буенча уңга — көнчыгышка. Изге-тау ягына хәрәкәтләнделәр Ай буена бөтен Сөн иле, бөтен дала туктаусыз кыймылдап, хәрәкәтләнеп торды Ерактагылар ашыгып Сары су ягына хәрәкәтләнгәндә якынрактагы- лар да тик ятмадылар Чынында алар да башкалар белән бер үк көнне диярлек кузгалдылар, тик а.тар ерактагыларга караганда ашыкмыйча- рак бардылар. Изге-тау Сөнәнкә җирендә булса да. Куян ыруы тау буена беренче булып килеп җитте һәм. килеп җитү белән, биек өйләр сыман берсе артында икенчесе калкып утырган комлы калкулыклардан ике ук чамасы ераклыкта. Сары суның уң ягында урда корды. Котлуг бәк урда корып бер төн узуга, төштән соң. Куяннар кебек үк атаклы аксөяк Аланнар килеп туктадылар. Алан ыруы башы Барые бәк тә үз җирендә Сары суның сул ягында Котлуг бәккә капма-каршы яр өстендә урда корды Өченче көнне Сөйбү ыруы килде. Сөйбү ыруы да Сөн илендә аксөяк санала иде. Сөйбүләр Сары суның сул ягына — Аланнардан бераз алгарак, төн яккарак урнаштылар. Дүртенче көнне Таслар. Абашлар, Сыбуклар килде, һәркем. Сары су буена килеп җитү белән, берәрсенен әйткәнен, күрсәткәнен көтеп тормыйча. борын-борыннан үзенеке, үзләренеке булган изге урыннарына утыра тордылар Яр буйларын куе тал. камыш сарып алган, өстен калын боз каплаган Сары суның ике ягында да тигез, ачык далада берничә көн эчендә йөзләгән, меңләгән өйләр калкып чыкты. Бер тирәгә укмашып, түгәрәкләнеп утырган өйләрне кыршау сыман әйләндереп, тышкы якка күп санлы арбалар тезеп куелды Иске айның соңгы көнендә, яна айның беренче көне башланыр алдыннан Туман каганга буйсынган барлык ырулар диярлек килеп бетте. Бу олы туйга бары сул яктагы Алатлар килмәде дә, каганга калан түли торган түбет бәге, аннары дунху бәге килмәде. йола буенча, Сөнәнкә ыруының башы Туман каган Изге-тау янына иң соңгы булып килергә тиеш иде. Шуңа күрә Сары су буена кемнәр ♦ килүен, кемнәр килмәвен аңа җиткереп кенә тордылар. Яна ай башына о. ярты тәүлек кала ул да үзенең күчмә урдасыннан кузгалырга булды Каган өчен уртада, Сары суның уң ягында, Изге-тауга якынрак бер > җирдә буш урын калдырылган иде. х Дөяләр, атлар җигелгән, өй җиһазлары, азык-төлек, утын-су, бала- u чага, карт-коры төялгән беренче арбалар тышкы боҗра янына килеп о җиттеләр дә, капка аша үтеп, киң аралыктан үзәккә таба агылдылар. < Барлык буйсынган ыру башлары, бәкләр, алыплар, ирләр, хатын-кыз- j лар иң алдан яхшы атта килгән бай киемле каганны каршыларга чык- £ тылар. Әле анда, әле монда быргылар кычкырды, дөңгерләр дөпелдә- J де. Юл буйларында, бер-берсенә кушылмыйча, аерым-аерым төркемнәр булып торган атлы кешеләр өстендә, озын саплы колгаларда төрле төс- * тәге туглар, байраклар балкыды * Каганның меңләгән кораллы ирләре, исәпсез-хисапсыз арбалары ур- н тага таба туктаусыз агылдылар да агылдылар. Койрыкта әле һаман ар- £ балар шыгырдады, атлар кешнәде, үгезләр үкерде Туман каганның бу е тикле атлары, арбалары, дөяләре, үгезләре, билгеле, Сары су буендагы ж буш урынга сыеп бетмәде. Изге-тау янындагы изге урында тик каганның < биек Ак өе дә, бичәләренең, якын туганнарының өйләре генә утыртыл- * ды. Аннары иң кирәкле байлыклары төялгән арбалар да, йөзләгән ко- а. раллы ирләре генә калды Башка барлык ирләр, атлар, дөяләр, мал- £ туар икенче юлдан боҗраның тышкы ягына, буш далага озатылды. Кортка-бикә гадәтенчә боҗра эченә кермәде, тышта калды. Ана-кам буларак, ул болай да урдага керә алмый иде, ни өчен дигәндә, Сөи бабага корбан бирүне тулысынча ир затындагы камнар башкаралар иде Шулай итеп, аркылысы-буе берничә чакрымга сузылган киң боҗраның тышкы ягын ярлырак өйләр, арбалар, исәпсез көтүләр сарып алды Әйтерсең, монда Сары су буена Сөн баба мәңге йокыга талган Изге- тау янәшәсенә бер кешесе, бер малы-туары калмыйча, бөтен Сөн нле җыелган иде. Ләкин шулай да бу бөтен ил түгел. Болар бары бәкләр, ыру башлары белән бергә килгән кораллы ирләрсакчылар да. якын туган-тумачалар гына һәм аларның күпчелеге Туман каганның ту- ran нары — энеләре, абыйлары, абзалары иде Туман каган боҗра эченә кичтән, яна ай башында кереп урнашты Икенче көнне иртән төньяк-көнчыгыш офыкта Сары су буена якынлашып килүче ниндидер атлылар күренде Күзәтчеләр килеп, әлеге атлы- ларның дунху бәге Начин нойон икәнлеген әйттеләр Изге-тау буена каган өй корганнан соң боҗра эченә беркем кертелми иде Соңга калган өчен каган Начин нойонның башын чаптырып, бар байлыгын, илен- KfMicH басып кала ала иде. — Начин нойонны нишләтәбез? диде Туңгак алып каганга — Килсен, туктасын. Урда читенә, диде каган Изге ай башында изге корбан туен аның баш чаптыру белән башлыйсы килмәде. Аның әле Начин нойоннан да зуррак, катлаулырак эшләре бар иде монда — Сөн йоласына өйрәтәсе иде үзен’- дип куйды Туңгак алып, ка ган белән килешмәгән сыман — Алатлар белән түбетләрне өйрәткәндә яхшы булыр иде дә Алар инде икенче мәртәбә соңлыйлар, диде каган Юк, килмиләр, диде Туңгак алып Алар чик буенда Аларнын койрык кыска Көтеп карыйк,— диде каган, бу турыда сүзне озайтасы килмичә. Алатлар белән түбетләрне төшкә чаклы көттеләр. Сары су буена башка килүче булмады. X Сары су буендагы изге урдада Туман каганның барлык бичәләре, тугантумачалары төрле яктан чикләнгән кысан урында бер-берсенә бик якын урнаштылар Ин уртада, үзәктә, гадәттәгечә каганның үз өе калкып утырды. Уңда — көнчыгыш якта, каган өеннән бер илле адым чамасы ераклыкта өлкән бичә Күрекле бикә өе. алда — төньякта икенче бичә Сырга бикә өе. сулда — көнбатышта өченче бичә Тутыя бикә өе. артта — көньякта дүртенче бичә Кәринә бикә өс корылды. Бикә өйләреннән бер йөз адым чамасы читтәрәк. икенче боҗра булып, каганның йөзләгән кырпаклары, кол хатыннарының җыйнак, матур, шулай да караларныкыннан аз гына зуррак булган өйләре тезелеп китте. Кыз- кыркын өйләреннән дә читтәрәк. өченче түгәрәк булып, туган-тумача, карачы, ашчы, бузачы, агычы һәм шуның ише дәрәҗәле багаларнын, хезмәтчеләрнең өйләре куелды. Алар артыннан ук кораллы ирләр алыплар, торгаклар урын алды. Моңарчы айлар буена бер-берсен бик сирәк күргән, я булмаса бөтенләй күрмәгән кешеләр щулай бер төбәккә җыйналгач, үзләрен бераз гына чикләнгән, кысылган итеп тойдылар Бичәләр, йола саклап, бер- берсенә кунакка йөрделәр, исәнлек-саулык сораштылар, бер-берсен олы туй белән котладылар. Төрле анадан туган һәм бер атаныкы исәплә нелгән йөзләрчә балалар чыр-чу килеп бозда, яланда, өй араларында уй нап йөрделәр Бөтен Сары су буе бертуктаусыз шаулап, чыр-чу килеп торды. Олылар. балалар тавышына мал-туар тавышлары, анда-монда ишетелеп киткән быргы тавышлары кушылды. Коры, салкын һавада борыннарга таныш исләр килеп бәрелде һәркайда, һәркемдә бәйрәм шатлыгы, бәйрәм күтәренкелеге сизелде. Яңа ай башына каршы кичтә Туман каган үзенең өлкән бичәсе өенә киченде Күрекле бикә өенең тышкы ягына, ишек янындагы озын колгаДа чабып баручы алтын куян янында каган тугы'—тимер сөн кошы канатын җәеп җибәрде. Бу көннәрдә күңелен борчу, кайгы һәм каршылыклы уйлар биләп алган булса да. Күрекле бикә үзенең изге ирен ягымлы йөз белән каршы лады Алар, ике арада әлерәк кенә берни булмаган кебек, башка вакыт 1ардагыча мал-туар, ил-көн турында сүз алып бардылар. Каган өлкән бичә өенә аяк басып керү белән, бикәнең балалары — Албуганңң бер сңслесе белән ике энесе олуг аталары янына килеп бил бөктеләр, аңа озын гомер, бетмәс байлык, көч-куәт теләделәр. Ата кеше балаларның кайсын тезенә утыртты, кайсының башыннан, аркасыннан сыйпап куй ды, һәркемгә үзе алып килгән бүләкләр, күчтәнәчләр бирде. Барлык аталы-аиалы өйләрдәге кебек, өлкән бичә өендә дә үзара якынлык, җылылык урнашты Шулай да бу барыбер тулы, бөтен куаныч түгел иде моны ата да. ана да, балалар да бик яхшы сизделәр. Беренче булып ата кеше тынычсызлык күрсәтте Өлкән углының менә бу вакытта, атасы каган монда күченеп килгәндә өйдә булмавына ул шундук игътибар итте. - Нишләптер минем олы колыным күренми, - диде ул Албуга турында. Егетләре белән Тарлавыкка китте Олы туй алдыннан китмәсә дә ярар иде. 1 Туг байракның бер тере — Бол ай да өйдә күп юанды Тегендә югалтып яталардыр, китим әле диде Мин дә каршы килмәдем,— диде бикә аңлатып.— Синең урынын кызлар янында түгел, ирләр янында дип Тунгак алып та тукып кына тора. — һы, Туңгак алып. —дип куйды Туман каган, мондый кеше турында беренче кат ишеткән кебек ♦ — Туңгак алыпны ул берсүзсез тыңлый, диде бикә.—Теге чин . кызын бирергә дә ул күндерде. Мин аны җибәрмәгән дә булыр идем. < сизмичәрәк калдым Ни әйтсәңдә, бала бит әле — акылы житеп бетми. †††† ‡‡‡‡ Күңеле дә кырылган чагы. Бер юлга атасы кичерер әле дип тә уйладым - Күрекле бикә ашыкмыйча гына, тәмләп кенә сөйләде. Каган бик үк 2 теләмичә генә тыңлады Ике як өчен дә күңелсез булган нәрсәләрне 5 аның хәзер кузгатып торасы килмәде Шулай да ул, тупаслыгы арка- < сында, чак-чак кына эшне бозып ташламады • | — Теге кызны... Табылдыкны тапшырдылармы соң аңа? — диде ул u җайлы гына, шома гына сөйләнеп утырганда - Китерделәр, диде бикә көттеребрәк Ул аны үзс белән алып “ китмәде. Күрәсең киләме? Чакыртыйммы? * — Юк, юк'— диде каган, кулын селтәп. - Минем өемдә шул кызларыңны бераз онытып торсаң да ярамасмы?— диде бикә күрәләтә үртәлеп £ - Бетте Берсенең дә кирәге юк. - дигән булды каган бик тиз ки- е лешеп. ж — Углыи да кирәкмиме?—диде бикә бер кызудан, усал-мәкерле кө- < лемсерәп Туман каган ялт кына өлкән бичәсенә карап алды — Кем әйтте аны сиңа? — Иртәгә- -күренмеш Син берни әйтмәдең,—диде бикә Кичерәсеңме берлеккә, әллә артыннан кеше җибәримме? Жибәрергә кирәк Ярар, җибәрермен Икенче көнне өлкән бичә Күрекле бикә өендә күренмеш1 башланды Башка вакытларда күренмеш каганның үз өендә була иде Бу юлы ул әнә күренмешне өлкән бичәсе өендә ясарга, аңа үзенең хөрмәтен күр сәтеи, бикәнең көндәшләре, туган тумачалары алдында, бәкләр, бикәләр алдында Котлуг бәк кызының мәртәбәсен арттырырга булды Күренмешкә каганның барлык хатыннары, туганнары, якыннары чакырычды. Түшләренә кыйммәтле ташлар, алтын көмешләр тагып, бүрекләренә кош каурыйлары кадап, бай киемле туган-тумача, ялт-йолт килеп, өй әйләнә аяк өсте басып тордылар Өй уртасында, бөтен идәнне тутырып, дүрткел ак киез балкып ятты Ак киезнең көньяк почмагында, төньякка таба караган килеш, каен агачыннан кырып ясалган һәм алтын белән бизәлгән биек ак тәхеттә каган янында өлкән бичә утырды Күрекле бикә өстенә иң яхшы, затлы киемнәрен кигән, иң яхшы, зат лы бизәнү әйберләрен таккан нде башында ал ефәк белән тышланган, кара кеш тотылган бүрек, өстендә яшел ефәк тышлы җиңел тун Туман каган, бикәгә капма-каршы буларак, бөтенләй диярлек киенмә гән аның таза, итләч тәненең билдән югарыгы өлеше шәп-шәрә иде. Ул бары йонын тышка калдырып ат тиресеннән тегелгән җирән, тупас яргак ’ ыштан кигән иде дә. муенына кыл җеп белән бүре тешләре так кан нде Ә башында бик катлаулы, хикмәтле бүрек Ул бүрекнең ике ягыннан да үгез мөгезләре очлаеп тора, мөгезләр арасына ак бөркет каурыйлары кадалган иде. Шул ук вакытта мөгезләрне, каурыйларны 1 Күренмеш кабул итү маҗлесе ‡‡‡‡ Яргак тире кием бергә тоташтырган һәм башны уратып алган алтын кыршау бер-бер- сенә уралган өч елан сыман итеп эшләнелгән. Еланнарның өч башы, маңгай турысыннан чыгып, як-якка ысылдап торалар иде Кояш һәм ай углы каган бөтен Сөн иленең патшасы гына түгел, ул шулай ук иң беренче дин башлыгы да иде. .Ләкин көндәлек тормышта дин-йола эшләрен анасы Кортка-бикә һәм башка күп санлы камнар, күрәзәчеләр башкарганга, чынында ул андый нәрсәләр белән шөгыльләнми иде. Ул бары изге бәйрәм вакытларында, аеруча тантаналы мәҗлесләрдә генә үзенең кемлеген, нинди көч-куәткә ия булуын күрсәтергә ярата иде. Каганны, өлкән бичәне котлау өчен беренче булып Куян ыруыннан Котлуг бәк керде. Уң аягы белән ак киезгә баскан килеш, тәхет алдында тезләнеп ул үзенең каганга буйсынуын белдерде. Шуннан соң ул йорт башына, аның өлкән бичәсенә бүләкләр тапшырды. Котлуг бәктән соң Алан ыруы бәге. Алан ыруы бәгеннән соң Сөйбү бәге керде. Алар барысы да Туман каганга буйсыну белдерделәр, бүләкләр бирделәр. Бүләкләрнең барысын да ак киез өстенә, каган белән өлкән бичәнең аяк астына куйдылар. Өрсәң очып китәрдәй җиңел, йомшак йонлы чибәр бүрекләр янына каен тузыннан, калын күннән бизәкләп ясалган авыр ук савытлары килеп ятты Аның өстенә дөя йоны тукымасыннан тегелгән тупас дака1 килеп капланды. Күп тә үтмәде, бер чабуы кайтарылып калган дака итәгенә кырыпйомшартып эшләнгән, эче-тышы кара катыш кызылга буялган зур агач табак килеп утырды. Табак янына гына алтын саплы, кынылы кылыч сузылды. Көтмәгәндә шул ук табак эченә, шапылдап, боҗра сыман итеп җыйналган, төйнәлгән кыл- аркан килеп төште. Кыл-аркан хатын-кызлар өчен тегелгән чигүле күлмәк астына яшеренергә дә өлгермәде, барысын да киң күкрәге белән каплап, ялт-йолт килеп, алтынлап бизәлгән тимер калкан килеп ятты Ишек төбендә кунакларны сул кул карачы Тук-Сыртлан каршы алып, карап тикшереп торды Тук-Сыртлан карачы яныннан үткән кунакны уң кул карачы Бүзбала каршы алды. Ул. каганга, бикәгә, өй эчендәге барлык кунакларга ишетелерлек итеп кычкырып, керүченең кемлеген, бүләккә нәрсәләр алып килүен әйтеп торды. Каганга буйсыну белдергән, бүләк китергән һәркемне үзләренең билгеле урыннарына озатып куя тордылар. Котлау, бүләкләр тапшыру шактый озакка сузылды. Элегрәк, башка бәйрәм вакытларында каганның бичәләре, балалалары күренмешкә иң алдан кертеләләр иде. Бүген каган Тук-Сыртлан карачыга икенче төрлерәк эшләргә кушты Ни өчен шулай кирәклеген аңлатып тормады — Тук-Сыртланга да, башкаларга да бу инде аңлашыла иде. Ун кул тучи бәк тәгин угланның изге бәйрәм алдыннан гына Тарлавыкка китеп баруын һәм нилектән китеп баруын урдада инде белмәгән кеше юк Шулай ук кичәгенәк тәгин угланны кире борырга дип ашыгыч тартык2 җибәрелүен дә күп кешеләр күреп калганнар иде. Шулай итеп, барлык бәкләр кереп беткәч. Тук-Сыртлан карачы каган бичәләренең балаларын кертә башлады Каган да. Күрекле бикә дә, ут йотып, тыннарып кысып, әледән-әле ишек ягына карап алдылар. Менә соңгы бичә дә керде, соңгы балалар да керде. Бөтен өй эче дүрт күз белән көткән тәгин углан —уң кул тучи бәк Албуга күренмәде. Каган белән бикә бер-берсенә мәгънәле генә карашып алдылар һәм икесе берьюлы диярлек көрсенеп куйдылар 1 Дака — йоны тышка калдырып тегелгән тун. 2 Тартык — каганга, бигә, бәккә буйсынган кешеләрне ашыгыч рәвештә каган (бн. бәк) янына чакыртып алу өчен махсус җибәрелгән кеше, йомышчы. Дәвамы киләсе санда