Логотип Казан Утлары
Публицистика

Поэзия

Нурия Измайлова

Өлешемә тигән көмешем Кем икәнен кемнән сорыйсы юк, Маңгайларга язып эленгән. Кайберәүләр никтер маңгай каплап, Башны аска басып йөриләр! Нинди көннән, кайсы туфраклардан Яралганын онытып китәләр, Танымыйча, затлы почмакларда Аналарын күрми китәләр... Ә мин ачып йөрим маңгаемны — Кем икәнне безнең күрсеннәр! Дөньяның иң гүзәл җирләрендә Безнең барлыкны да белсеннәр. Дөньяның иң нурлы җирләрендә Безнең күз нуры да төшәрлек. Дөньяның иң җырлы җирләрендә Җырыбыз бар, җырлап үтәрлек. Шуңа «Кем?» дигәндә «Без!» дип торам һәм акларга торам исемне. Бар кардәшкә уртак исем өчен Мин җаваплы тоям үземне. Аңа сүзләр тисә, җаным көя, Аңа җилләр тисә, өши җаи. Җанымда да — маңгайдагы мөһер, Җаным белән бергә тик чыгар. Туфрак кардәшләрен кан кардәше, Җан кардәше итеп карыйм мин. Дөньяның иң шаулы җирләрендә Үз туганнарымны таныйм мин. Дөньяның иң затлы җирендә дә Туганнардан затлы табылмас — Иман нуры балкый йөзләрендә, Телләрендә сайрый сандугач. Ник танымыйм мин шул сандугачны! Ник яшерим алтын-көмешем! Өлешемә тигән көмешемне Бөтен дөнья белән бүлешим! Өмет Кесә тулы акча бетә, Патша булып патша бетә. Кайгы килсә, бәхет бетә, Бетмәс төсле яшьлек бетә. Кешеләрнең көче бетә, эше бетә, Бар да бетсә — кеше бетә... Кеше һаман дөнья көтә, Дөньяларга башлык итә, Дөньяларны дер селкетә! Бетсә бетә җегәрлеге, Бетсә бетә түзәрлеге, Егыла да торып китә — Нидер аңа ярдәм итә, Нидер аны алга илтә. «Бар да бетте» дигәндә дә Кешеләрдә нидер кала.— Кемдер бөек — әйткән белеп: «Өмет бар, дип,— тере җанда». («Өметсез шайтан» диләр дә, Буладыр ул шайтанда да...) Инде җан да бетә икән, Димәк өмет кала сүнеп? Юк! Сүнгән җан өстендә дә Җемҗем килеп яна өмет. Кешеләр зиратка бара, Мәңгелеккә бара өмет. Кешеләр елашып бара, Өмет бара уйнап-көлеп. Көннәнкөнгә, күздән-күзгә, Бездән — сезгә Күчә-күчә кала өмет. Яз тартамы, нан тартамы, Бер кайтаммы шул илгә? Әй тартылам өй артында Рәнҗеп калган сиреньгә! Төнлә килеп, «Әйдә!» диеп Чәчемнән тарта минем. Ничек шулай тоясың син, Җаның бар мәллә, сирень?! ... Әллә минем җаным калды Тамырларыңда синең? Күкләрдән торып... Мин күкләрдән торып сөйдем сине. Әйтмәс идем сиңа ни генә! Ләкин аңламадың күкләр телен, Сүз тапмадым җирләр телендә. Еллар буйлап син дә килдең миңа: Бәлки, инде китмәс идең дә, Мәхәббәтем азсынды җир телен, Сүз тапмадың күкләр телендә... Мин талпынып тетрәп карап калдым, Урын тапмый киттең күгемнән. ...Телләр бит ул — күңел көзгеләре, Ялгышмаган телләр-күңелләр. Күктән торып сине сөймим инде. Гөлшат Зәйнашева Яшел үзәнләк Туган якның гүзәл бер почмагы — Идел буе. Яшел үзәнлек. Баш очында сайрый тургайлары, Моңы бәгыреңне өзәрлек. Чит җирләргә китсәң, сагындырып Искә төшә шушы үзәннәр. Безнең бәхет монда дип кайтадыр Бәхет эзләп дөнья гизгәннәр. Яшел үзән буйлап икәү бергә Төшик әле Идел буена. Акчарлаклар парлап-парлап оча, Дулкыннарга дулкын сыенэ. Җәйләр җитсә, Идел буйларында Яшел киңлек, яшел гүзәллек. Сабый чакка алып китәр кебек, Бигрәк серле яшел үзәнлек. Мәхәббәт эше Парлашып яши, гөрләшеп яши, Яратып яши бездә һәр кеше. Бармы гашыйклар сезнең илләрдә? Ничек куелган мәхәббәт эше?.. Бармы гашыйклар сезнең илләрдә? Яучылар бармы, туйлар буламы?.. Үтисез икән хезмәт планын, Үтәләме соң туйлар планы?.. Үтисез икән хезмәт планын, Димәк, дусларым, уңышлар әйбәт. Уңыш мул була, яшәсәң җирдә Мәхәббәт белән хезмәтне бәйләп Парлашып яши, гөрләшеп яши, Яратып яши бездә һәр кеше Бармы гашыйклар сезнең илләрдә. Ничек куелган мәхәббәт эше?. Нишләргә?.. Сине сөюем —җүләрлек, Беләм дә бит, нишләргә? Акылга сыймаслык эшләр Сыя кайчак хисләргә! Кышкы кичтә уйлану Җылы өйдә ялгыз гына утырганчы, Бураннарда синең белән йөрсәм иде. Кайгы килсә, ялгызым да күтәрермен, Шатлыгымны синең белән бүлсәм иде. Күкрәгемдә ярсып яна, каны кайнар — Йөрәк түгел, йомарланган бер ут бары. Алда микән, үтте микән бу гомернең Иң бәхетле сәгатьләре, минутлары. Бүген таңда уяндым да бер сискәндем, Тәрәзәмне кемдер килеп какты кебек, һич ышанмыйм аерылуга, көтәм сине, Хыялымның офыклары якты кебек. Җылы өйдә ялгыз гына утырганчы. Бураннарда синең белән йөрсәм иде. Кайгы килсә, ялгызым да күтәрермен, Шатлыгымны синең белән бүлсәм иде. Ике чишмә бергә кушылган Тау астында йөрим җәйге таңда, Ике чишмә бергә кушылган. Бер ялгызым юлга чыгасым бар, Башлап китим мәллә шушыннан? Ике гашыйк җаны кушылгандай, Ике чишмә бергә юл алган. Уйга калып йөрим тау астында, Минем барыр юллар чуалган. Ике чишмә бергә агып бара. Челтер-челтер көмеш тавышы. Чишмәләрдән көчсез булырмыни Газиз башкайлары сау кеше? Сере бардыр бу ике чишмәнең, Юккамыни алар кушылган. Чишмә юлы буйлап үз юлымны Башлап китим әле шушыннан... ЛЛЛЛЛЛЛЛ Мәрзия Фәйзуллина АВЫЛДАН ХАТЛАР Бригадир Бригадирым Галләм фронтка китте, Эш ярыйсы аннан башка да. Бер аяксыз кайткан Фатих абый Аның эшен хәзер башкара. Ул, билгеле инде, аксак булгач, Көннәр буе йөреп алҗый да, Шуңа күрә, мөмкин булган саен. Ат өстенә менеп.хәл җыя. Атлануга, ияр баскычына Ипләп баса сыңар аягын. Аннан җайлап ияр кырыена Бәйләп куя култык таягын... Кирәклеген аның сизгән кебек Янга бик тиз килеп җитә ул. Күңелләрне җылы сүзе белән Куандырып, сыйпап китә ул. Ул өйрәтә безне сыгылмаска, Кырыс, чыдам, сабыр булырга — Сыерларны җигеп җир сөрергә, Урак белән иген урырга... Беркөн күрдем тыңлаганын аның Тургай җырын арыш кырында. Мин гаҗәпкә калдым, әти. хәтта. Язып үтәм шуның турында: Басып тыңлый — сыңар аягында! Бер аягы югын онытып... Әйтерсең лә ялгыз имән тора Тамырларын җиргә ныгытып. Әниемнең тапкырлыгы «Тигр»ларның берсен тончыктырган Безнең солдатларның батыры.. Хәзер трофей булып- безгә кайткач. Суыртып су куа моторы. — Печәнгә төшәсезме? — дип Сорыйсың син хатыңда... Төштек. Бу хат шунда күргән Бер бал корты хакында. Без таңнан печәнгә киттек, Арттан барды колын да. Гаҗәп хәл күрдек, алаша Алып килгәч болынга: Бер бал корты кайтмый калган Биредә, таңны көтеп. Кыңгырау чәчәге эчен Үзенә чатыр итеп. Аны күргәч барыбыз да Куйдык бераз елмаеп. Ул бер чәчәктән бал алгач Очып китте юл алып. Бал корты таңнан бал ташый Шуңа тырыша, беләм: Госпитальдәге солдатлар Чәй эчәр шул бал белән! Әни әйтә: — Улым, бу мотор, — ди, Йөз карасын юа үзенең... Дусларыңа, әти, укып күрсәт Тапкырлыгын әни сүзенең. Оятыннан кояш кызара Таң-таң ата, назлы кочаклашып Тук башаклар салмак тирбәлә. Шул чагында туган хисләремне Шушы хатка язып җибәрәм. Алтын керфек аша кояш карый Эшкә бара торган кызларга. Тагын соңга калып торганмын, дип, Оятыннан үзе кызара. Ике зәңгәр чәчәк кабердә Мин зиратта... Үтим теләгеңне... Бигрәк авыр йөрәкбәгырьгә — Әбкәм кабере.. Ике сагышлы күз — Ике зәңгәр чәчәк кабердә: Әйтерсең лә алар, бу чәчәкләр — Әбиемнең зәңгәр күзләре. Әтиеңә миннән сәлам яз, дип Карап тора кебек үзләре. Әти җаным, кочакладым бүген Син утырткан бөдрә каенны һәм тапшырдым газиз әңкәеңә Сагынуыңны, бетмәс кайгыңны. Күзләремнән тамган тамчылардан Чәчәкләр дә бераз чыланды. Искә төште әбкәм әйтән сүзләр: — Әй табигать, бирче чыдамны! Бал кортлары да калышмый Венера Туктарова Бөреләр • Елга белми ялның нәрсә икәнен, Белми үзенең нинди исем йөрткәнен, Көне-төне ашкына ул диңгезгә һәм елмая, табышмак, дип, мин сезгә. • Җилләр ачып тора, диярсең, Гомер китабының битләрен, Шул китапка куяр идем, кешелек. Синең уйлап тапкан бикләрең. • Чакырыл тормаса Кешене биеклек, Булыр идеме дөньяда бөеклек? • Көлә язмыш — түзәм МИН, Көлә алган чакларымда Язмыш түгел, җиңәм — мин Язгы этюд Кояшны бөреләр Капламый бер-береннән. • Тормыш көймәсендә күптән Чайкалам, йөзәм; «Көймә ничек чыдый?» — дисең. Мин дә бит түзәм Эшкә мәдхия Башкалар сиңа гашыйк, дип, Синсез мин чын кеше түгел Яратыл йердем, Шуны аңладым. Мәхәббәткә лаеклы син, Соңрак белдем, Синсез ял юк, олы бәхет Ә ипидә — тәм. — Ялгышмыйсыңмы соң?—диеп Син — эштән дә кадерлерәк Көлеп карадың. Юк >ңирдә бәйрәм Куркам шуңа: ишеттем бит, Синең суың тирән, имеш. — Тагын ишет: янәшәмдә Ага әнә тездән инеш. Каенга гашыйк ак кар. Апрель дәшә: — Алып китәм, Каеныңа карап кал. Җәй буена бар яшеллек Сусады, янып көйде. Сазлык мескен үз гомерендә Беренче тапкыр көлде. Мин бу чиксез дөньяның тик Җирен күреп китәм. Үзем... йолдызларга карап, хыял йомгагы сүтәм. Берәү Кояштан көләм дип, Якты көндә ут алды. Ут аның йөзенә карап: — Сүндер мине! — дип янды. е Эзләмимен кайгы, шатлык: Алар мине үзе таба; Кояш та бит Җиргә шулай Чәчәк түши, я кар яба. Белфост Анда — төрмә, анда тоткыннар: — ИРЕК! — дип ачтан үлә. Анда һәр көн, күктә түгел, Җирдә бер Йолдыз сүнә. Утларда яныпмы Җир шулай көл булган, Суларда калыпмы Җир шулай ком булган?