Логотип Казан Утлары
Шигърият

Хәзерге Дон-Жуанның яңа кыйссасы

Күрештек тә ошатыштык, Анда кемнең ни эше? Миңа бары утыз еч яшь, Унбиш яшькә ул кече. Аулак бүлмә, өстәлендә Тулы бәллүр чәркәсе. Кызый үзе эшләми дә, Шәп урында әткәсе. Ашаганы татлы ризык, Кигәннәре импортный, Шундый гүзәл яр янында Кем хатынын онытмый? Кочкан чакта эштә-нидә Ватылмаган гәүдәсен, Әйтергә соң «хатын бар», дип, Ничек телең әйләнсен. Аңа әйбәт, миңа җәннәт, Юкка башны йөдәтмим, Хатын, бала барын-югын Ул сорамый, мин әйтмим Ул яратты — мин аныкы, Мин сөйдем — ул минеке, Нигә безгә никах-мазар? Безнең сөю ирекле Оҗмах кичтек, шәраб эчтек, Миләр, каннар кайнады. Үбешү дә, кочышу да, Башкасы да калмады. Шуннан димсең? Алты айдан Нәтиҗәнең кәттәсе: Алиментка судка биргән Урындагы әткәсе. Башларыңа бу хәл килгәч, Тулы йөзең сулыгыр... Әле өйдә хатын белгәч, Бала белгәч ни булыр?!