Логотип Казан Утлары
Публицистика

КЕШЕЛЕК ТАВЫНА КҮТӘРЕЛГӘНДӘ

Язучы һәр баланы үзенеке шикелле яратырга тиеш. Әнә шул тәкъдирдә генә аның әсәрләре балалар арасында да, өлкәннәр арасында да бертигез уңыш казана ала. Чыңгыз Айтматовның «Ак пароходкы, В. Быковның «Бүре өереп, «Круглян күпере». М. Шолоховның ■ Кеше язмышы», Ш. Шамодиның «Нихәл, яшь иптәш» әсәрләре әнә шундыйлар. Чит кеше баласын ярату дигәндә, сүз, әлбәттә, язучының рухи тәҗрибәсе белән тормыш тәҗрибәсе кушылу нәтиҗәсендә туачак әдәби герой турында бара. РСФСР Язучыларының V съездында А. Барто: «Рухи башлангычтан мәхрүм ителгән балалар, үсеп җиткәч, үзләреннән соң килгән балаларны да балачакларыннан мәхрүм итәләр»,— диде. Әгәр язучы кечкенә геройларын үз баласы кебек ярата икән, ул рухи башлангыч турында, ягъни икенче төрле әйткәндә, балаларны кешеләр арасында кеше булып яшәргә өйрәтү турында беркайчан да онытмаска тиеш Без батыр малайлар турында язарга яратабыз, тик еш кына әнә шул күркәм сыйфатны кешелек төшенчәсеннән чыгып Я бәяләмибез Шунлыктан кайбер геройларыбыз батырлыкны робот сыман — уйсыз- нисез генә эшли. Ә мондый батырлык беркемне дә ышандырмый. Батырлар турында сөйләгәндә, аларның эчке дөньяларын, җаннарын укучыга ачыл күрсәтә алсак иде бдз һәм шулай ук кечкенә геройларның да зур җанлы булырга сәләтле икәнлекләрен онытмасак иде. Бу җәһәттән Ләбибә Ихсаиованың яңа повесте «Наил һәм Фаил» гыйбрәтле генә. Кечкенә геройларның эчке дөньяларын, җаннарын шактый тулы ачып бирүгә ирешкән автор. Әсәрдә барысы да ал да гөл дип әйтергә җыенмыйм. Әмма автор балаларны яратып, аларның җанын аңлап язган. Ул балаларны кеше булырга өйрәткәндә үгет бирүдән качарга тырыша Үзе иҗат иткән вакыйгалар эчендә балалар белән бергә кайный Язучы әсәрнең башыннан азагына кадәр балаларның дусты, сердәше, киңәшчесе булып кала Повестьның төп герое — тискәре персонаж. Аны күпләр яратмыйлар, үзенең алла каргаган холкы аркасында байтак кына кыенлыклар күрергә туры килә малайга. Әмма аның күңел тәрәзәсен классташларына да. әти-әнисенә дә күренми торган якты нур балкытып йөри Бөтен бәла дә шунда шул: тирә-юньдәгеләр күрмиләр, дөресрәге, күрергә теләмиләр малайның күңел тәрәзәсендәге яктылыкны. Хәер, малай күңел тәрәзәсен һәркемгә ачарга үзе дә ашыкмый. Чөнки аның алган тәрбиясе, холкы-фигыле шундый. Тик үзенең күңел тәрәзәсендәге яктылыкның зурая барачагына, шул яктылык төшкән җирдә кайчан да булса шифалы үсентеләр шытачагына ышана ул Шул ышаныч — малайның рухи башлангычы Бала кешелек тавына күтәрелгәндә һәр җирдән маҗара эзли. Аңа табигатьнең һер күренеше кызык, һәр үләне, һәр бө- и^әге серле булып тоела, серле күренә. Хыялсыз бала — чәчәксез гөл, канатсыз кош Ләкин җир тормышыннан, реаль чынбарлыктан аерылмаган очракта гына хыял үз бурычын үти ала. гаделлек юлыннан киләчәккә бару ечен балага канат була •ла. Адлер Тимергалинның «Таш алиһә» повесте — маҗаралы әсәр. Ләкин аның хикмәте маҗаралы булуында түгел Язучының зрудициясендә һәм бай фантазиясендә гене дә түгел хикмәт Иң меһимә — А. Тн- мергалин геройларының хыяллары туган җирдән, ата-баба туфрагыннан, көндәлек эшләрдән аерылмый. Гап-гади вакыйгаларны, көндәлек эш-шөгыльләрне хыял канатларында йөздерә ала, гадәти бер мәктәп, гадәти бер авыл, гадәти бер колхоз тормышыннан маҗара ясый ала язучы А. Тимергалин маҗарасы — бүгенге тормыш маҗарасы, романтик рух белән сугарылган реаль маҗара. Без бүгенге көн турында язылган әсәр укысак, заман сулышы белән эретелгән, дип әйтергә яратабыз, А. Тимергалин повесте дә бүгенге көн турында. Анда колхоз тормышы да. табигатьне саклау проблемасы да, пионер дружинасы эше дә, авыл тарихын өйрәнү мәсьәләләре дә күтәрелә. Әмма Тимергалин. нәрсә турында гына язса да, сюжет сызыкларын кеше җаны аша үткәрергә тырыша. Нәтиҗәдә, әсәрдәге вакыйгалар тагын да реальләшә, маҗара дигәнең чынбарлыкка тагын да якынрак киле, ә кайчакта хәтта чынбарлык белән бер бетен булып тоташып та китә. «Күл кеше асылда романтик һәм гомер буе бәләкәй генә булса да бер могҗиза көтеп яши... Тик еллар үтә. могҗизаның зурысы булмый, ә көндәлек бәләкәй могҗизаларны маңгай күзе күрми... Хыял сүнә. бәндәләр көндәлек тормыш мәшәкатьләре астында басылып кала Ә бит могҗизаны көтел ятмыйлар, аны эзләргә кирәк», А. Тимергалин үзенең яңа әсәрендь балаларны шул рәвешчә көндәлек тормыштан могҗиза эзләргә, көндәлек тормыштан могҗиза табарга чакыра Бала күңелендә кешелекле хислер тәрбияләүдә табигатьнең роле искиткеч зур. Табигатькә мәрхәмәтле булырга, аны яратырга. аның байлыкларын күз карасыдай сакларга өйрәтә торган әсәрләр күп языла бездә. Билгеле, һәр ялтыраган алтын булмый. Әмма ике тамчы су кебек бер- берсенә охшатып язылган әсәрләрне укый- укый ялыккан күңел кайчагында алтын да тели. Алтын дигәнем — табигать дулкыннарын кеше күңелендәге кичереш, хис ташкыннары белен кушыл. уйсызны уйлы итәргә, гамьсезме гамьле итәргә сәләтле әсәр. Әлбәттә, балаларга натуралист язмалары да кирәк, аларны да кире кагып булмый. Ләкин Г. Троепольскийның «Акбай караколак» повесте шикелле чын художник кулы белен, чын мәгънәсендә кешелекле итеп иҗат ителгән әсәрләрдән дә баш тартмаслар иде безнең балалар Натуралист язмалары баланың аң-белем дәрәҗәсен арттырса, хайваннар, кошкортлар ту рындагы төшенчәсен киңәйтсә, соңгылары исә аны кеше булырга өйрәтә бит. Әнисә Ибраһимовәның «Аулак урманда» дигән повесте унөч яшьлек Ильясның яраланган поши бозавын тәрбияләп үстерүе һәм ахырда, үз гомерен куркыныч астына куеп, аны браконьерлар кулыннан йолып алуы турында. Максаты изге авторның. Кечкенә герое да бик инсафлы, изге күңелле малай. Тик менә шундый әйбәт малай катнашкан вакыйгаларның бераз өстенрәк тасвирлануы гына эчне пошыра Табигате белән шактый куркак Ильяс, канга батып яткан пошины күргәч, кинәт кенә батырая һәм браконьер кулындагы пычакка карый-карый, үзүзе белән шундый фәлсәфә куертып /ңибәрә: «Тукта, нигә бөтенләй җебеп төште соң әле ул? Бәлкем, бу куркынычтан берәр нич^к котыла алыр? Кайсы урында соң әле алар хәзер? Ә теге чокыр, тирән куркыныч чокыр еракмы? Кайчандыр аннан шаулап, күбекләнеп дәрья аккан. Хәзер аңардан әнә шул куркыныч упкын гына калган. Салтый ку- рыкмыйдыр ул чокырдан. Үскәч, Ильяс та курыкмаячак. Бернәрсәдән дә курыкмаяКулына пычак тоткан башкисәр браконьер өстенә килгәндә, чокырның үткәне һәм хәзергесе турында кем генә шулай иркенләп әңгәмә куертып тора алыр икән? Ә бит әсәрнең бу иң югары ноктасы, сурәт- образларның кылычка-кылыч бәрелгәндәй очкыннар чәчрәтергә тиешле урыны... Кызык инде сәнгать әсәре, аз гына фальшьны да күтәрми. Матур гына укып килгәндә, әнә шундыйрак ясалма эпизодларга килеп сөрлегәсең дә, әсәр турындагы якты уйларың кинәт кенә тоныклана да китә... Ярдәмгә мохтаҗ булган табигать иркәләре һәм аларга кешелекле мөнәсәбәт. Альберт Хәсәновның «Тугрылык» дигән китабына тупланган хикәяләр әнә шул темага багышланганнар. Альбертның хикәяләре җиңел укыла, истә кала. Ләкин художество эшләнеше ягыннан барысы да бертигез түгел. Арада «Ана кадере» кебек укучы күңелен дулкынландырырдайлары да, гап-гади натуралист язмаларыннан узмаганнары да бар. Хәлбуки, табигатьне танып-белү, кош-кортлар тормышын өйрәнү нисбәтеннән караганда, нәниләргә әйбәт бүләк әзерләгән Альберт Хәсәнов. Баланың эстетик зәвыгын камилләштерүдә, аны матурлыкка өйрәтүдә, шигъри күңелле итеп тәрбияләүдә поэзиядән дә көчлерәк корал юктыр, мөгаен Бу сүзләрне сөйләгәндә мин Равил Фәйзуллин- ның «Паласны кем кагар?», Роберт Миң- нуллинның «Җиде абый тай җигә», Мөдәррис Әгъләмовның «Без, без, без идек» җыентыкларын күздә тотам. Өч төрле шагыйрь. өч төрле шигърият. Равил Фәйзуллин шигырь юллары белән аеруча сак эш итә. Фикер кыска, ачык, аңлаешлы булсын! Шигырь бала күңеленә мәгънәсе, эчтәлеге белән генә түгел, музыкаль аһәңе белән дә тәэсир итсен! Балалар өчен яңа китап әзерләгәндә Р. Фәйзуллин үз алдына әнә шундый бурыч куйган һәм бу бурычны, нигездә, уңышлы үтәп чыккан. Р. Фәйзуллин яңа китабы белән үзен балалар поэзиясендә байтак тәҗрибә туплаган шагыйрь итеп танытты. Җитди шаянлык, лирик фәлсәфә— Равилнең күл кенә шигырьләре өчен әнә шул сыйфатлар хас. Менә туган көн турында бер шигырь: Өлгеләр тулы — кояш, Көзгеләр тулы — кояш, Әби күзлегендә кояш. Песи күзендә дә кояш... Җиргә төшкән мең кояш! Күктәгесен дә санасаң, Бүген мең дә бер кояш. Роберт Миңнуллин балаларның характерларын, теге яки бу ситуациядә алар- ның үзләрен ничек тотачакларын алдан ук сизеп, чамалап тора һәм үзе дә бала ролендә бик оста уйный белә. «Җиде абый тай җигә» җыентыгына тупланган барлык шигырьләрдә дә диярлек, югарыда телгә алынган сыйфатлардан тыш, нәкъ менә балалар характерына, балалар сөйләменә генә хас юмор өстенлек итә. Ә кайчагында йомшак юмор гөнаһсыз ирониягә дә әйләнеп киткәли. Мине беләсеңдер инде, Мәрдиев мин, Марат мин. Мактарлык малай булсам да. Мактанырга яратмыйм. Миннән дә шәп укучы юк, Бишле алдым бүген дә. Шуңа мактанып торырга. Мин мактанчык түгеп пә. Р. Миңнуллин шигърияте үзенең музыкальлеге, шигъри аһәңе, ритмикасы ягыннан караганда, бу өлкәдә инде бөтен мактауларның чиген узган икенче бер мөхтә- рәм шагыйребез Шәүкәт Галиев поэзиясе белән янәшә бара Янәшә баруы начар түгелдер. Мин бер генә нәрсәдән куркам тора-бара Шәүкәт Галиев салган эзгә үк килеп төшмәс микән Роберт Миңнуллии? Мөдәррис Әгъләмовның табигать симфониясе хезмәт романтикасы белән бергә кушылып яңгырый. Монда көзге сары яфракларга кадәр балаларга аңлаешлы телдә киләчәк турында, яшь бөреләр турында дәртле җыр җырлый Ул бере, сезие сагынып. Яз җиткәч йөгереп чыгар. Таң калыр мине яңадан Кайтмас, дип уйлаучылар. Монда Ватан азатлыгын яклап яуга кергән яшь солдатның сүзләре омег утына әверелеп дөрли Кетә мине яр астында инеш. Суы кемеш, Илгә кайтыр ечен исән килеш Мин җиңәргә тиеш! «Без, без, без идек» китабына — форма ягыннан да. тематик яктан да төрле шигырьләр тупланган Ләкин мине телгә шул кадәр сак Мөдәрриснең бер строфасы сискәндерде. Иске мәктәп карап калды. Теләп калды яхшылык. Карт чаганнар ботагының Арасыннан яктырып. Соңгы ике юл «әбиенең әбисенең әбие» сыманрак килеп чыккан. Әйе. бер караганда балалар әдәбияты өлкәсендәге уңышларыбыз шактый кебек, әмма эшлисе эшләр дә аз түгел әле Мәсәлән, безнең балалар «Маугли» һәм «Чипполино». «Винни Пух» һәм «Буратино» кебек монументаль әсәрләргә мохтаҗ. Язган әсәрләребездә еш кына ана белән бала арасындагы мөнәсәбәтләр шактый калку гәүдәләнә Ә менә ата белән бала проблемасы һәрвакыт күләгәдәрәк калып килә Хәзер инде сугыштан соң кырык елга якын вакыт узды, шуңа күрә бездә әтисез гаиләләр бар икән, моңа инде сугыш гаепле түгел Дөрес безнең илдә әтисез гаиләләр дә материаль яктан кытлык кичерми. Әтиле балаларга караганда тәмлерәк ашал, матуррак киенеп йөрүчеләр дә бар Әмма бала күп очракта әтисез үсүнең фаҗигасен бары тик балигъ булып, мөстәкыйльлек юлына аяк баскач кына аңлый башлый. Кызганычка каршы, бу хакта язган әсәрләребез юк дәрәҗәсендә аз безнең Иптәш Л. И. Брежнев партиябезнең XXVI съездында ясаган докладында совет кешесенең белемле, культуралы кеше булуын. аның белән җансыз телдә сөйләшергә ярамавын, гомуми фразаларның беркайчан да уңышка китермәячәген басым ясап әйтте Бу фикер турыдан-туры язучыларга, ә бигрәк тә балалар язучыларына кагыла. Шуны без беркайчан да истән чыгармасак иде