Логотип Казан Утлары
Публицистика

КЕШЕ ХАКЫНА

 

I

Ул гомере буена кешеләр белән эшләде. Шулай да бу юлы халык алдына кереп утырырга уңайсызланды. Шул җир уллары, кызлары арасына килеп, авыр йөккә җигелергә шүрләмәгәнсең икән, вакытында алар рәтенә басып, җиң сызганырга батырлыгың җиткән икән, димәк, шушы колхоз халкы бергәләшеп сиңа үзенең җылы сүзен җиткерергә җыенганда гына оялма инде, иптәшкәем.. Югыйсә, дөрес аңламаслар үзеңне... Культура сараеның олы залы шыгрым тулы. Олысы да, урта яшьтәгеләре дә, кечесе дә җыелган. Үзе бусагада күренүгә үк кул чаптылар. Урыннарыннан торып басып, аны сәхнәгә таба озатып калдылар. — Бүген бездә зур тантана, — дип башлады сүзен партия оешмасы секретаре Ильяс Тямаев. Шунда гына кул чабулар бераз тына төште. — Радио аша да әйттермәдек, чакырып та йөрмәдек. Язып эленгән гади бер белдерүгә җыелгансыз, иптәшләр. Сәбәбе — Шәриф Сәгыйрович Хафизовка бүген 60 яшь тула. Кайчандыр мондый дәррәү тантанага сәбәп бирермен дип хыяллану түгел, уена да кертә алмагандыр. Кем белә, бәлки бу вакытта биредәге иң беренче җыелышта катнашуын күз алдына китергәндер... Ә мин кешеләрнең үз. председательләре турында чын йөрәктән әйткән кыска, ләкин берәгәйле сүзләреннән тупланган күренешне күз алдына китерәм. Норлат тирәсендәге иң ярлы, «таушалган» авылларны берләштергән күмәк хуҗалык иде бу. ... 1955 елның июль ае. Клуб димәсәң хәтере калырлык, шактый гына тормыш күрүдән, җилбуранына, эссе-суыгына, яңгыр-карына каршы торып инде янтая башлаган булса да, бу өй җыелышка килгән халыкның барысын да сыйдырган. Күренеп тора, күбесе битараф кына утыра, чакырыл ганга күрә генә килгәннәр. Райком, район башкарма комитеты вәкилләре дә бар. Хәлнең торышына анализ ясалды, җитәкчелекне яхшыртырга кирәге әйтелде. Ил күләмендә ярдәм итү йөзеннән, КПСС Үзәк Комитеты шәһәрләрдән авылларга 30 мең коммунистны җибәрергә булды. — Менә шундый утызмеңчеләрнең берсе — партия өлкә комитеты җибәргән вәкил — Шәриф Сәгыйрович Хафизов, — диде район җитәкчесе.— Сугыш юлын узган иптәш. Аны бүген председатель урынына тәкъдим итәргә исәплибез. Сезнең фикерләрегез нинди? Кайсы тәмәке тартып, кайсы сөйләшеп утырган'халыкка җан керде. — Бик яшь түгелме соң? — Миңа 35 яшь. — Хатының киләме соң? Безнең колхозда хатыннар янына йөрерлек «Победа»лар юк, булмас та. — Минем хатыным өчен кайгырмагыз, иптәшләр, ул монда килер. Аксубай районы кызы ул. Авыл, игенче хезмәтен яшьтән татып үскән кеше. Мине партия Казан белән ике арада йөрергә түгел, сезнең янга ипи үстерергә җибәрде. Бергәләп җигелсәк, булдырырбыз. Сайлаган вакытта каршы килүчеләр булмады. Төпле җитәкчегә сусаганнар... Нык куллы кеше кирәк монда. Кешеләрне бердәм сафка тезеп, адымнарын бер итә алырсыңмы, Хафизов, менә анысы синнән тора. Әзер рецепт юк. Кешеләр төрле, катлаулы. Әнә җыелышта «халык мәхәббәтен» казанырга тырышып: «Читтән килгән — чит инде ул», — дип, төрле чәнечкеле сүзләр алып утыручы Закир үзе бер атна эшкә чыкмый инде. Хафизов аны идарәгә чакыртты. Икәүдән икәү генә сөйләшергә исәпләде. Ул әзмәвердәй таза кеше. Нигәдер өнәмәде ул Хафизовны. Әңгәмә вакытында председатель бу серле йомгакны тиз сүтте. — Соң уйлап кара, Хафизов, син капитан, ә мин — майор. Нишләп мин сиңа буйсынырга тиеш әле? Сугышта алай түгел иде. — Әгәр бер командир булдыра алмаса, аннан түбәнрәкләрне дә күтәреп, мөһимрәк бурычлар үргән очраклар булды түгелме соң? — Нинди хәлдә бит, — ди теге хәйләкәр елмаеп. — Әйдә, шул кан койган юлларны кабат яңартыйк әле. — Безнең аны онытырга хакыбыз юк. — Анысы дөрес, алайса ни диеп син онытасың?— диде Хафизов,— һәрбер солдат җиңү хакына арсландай сугышмадымыни? Сугышты! Инде шул елларда яңартып, көчәйтеп тора алмаганга мондый авыр хәлдә калган колхозларны ныгыту, ипи өчен көрәш бүген үзе бер фронт түгелмени ул?! Гади солдатлар, имгәнеп, чәрдәкләнеп кайткан абзыйлар хәлдән килгәннән дә артыгын куеп, көнне-төнгә ялгап эшлиләр, ә майор погонын салган кичәге командир шушы йөкне кирегә өстери. Нигә?.. Алай гына да түгел, артка тарта алмаса, көпчәккә таяк тыга. — Нишләп алай китереп куясың?! Минем колхозга комачаулыгым юк. — Ничек юк? Менә син үзеңне командир дисең. Шулай бит. Әйтик, кайсыдыр бер авылны азат итәргә кирәк, ди. Арыган солдатларыңны күтәрдең, ди. Дошманның көче синекеннән күбрәк, һәрбер кешең исәптә, һәрберсеннән биш-ун солдатныкы кадәр батырлык көтәсең. Ә шул минутларда бер взводың кичә азат ителгән авылга киткән, учак ягып, аш пешереп, кәеф-сафа корып утыра, ди. Нишләр идең? — Хафизов тагын аның күзләренә төбәп карады. Ә тегесе, түзә алмыйча, карашын читкә алды. Җавапсыз кала торган очрак түгел. Нишләргә? — Ул вакыттагы законны үзең беләсең. — Ә синең кыланышың? Халык ачлы-туклы күпме эшләде. Беләсеңме? Беләсең. Башта сугыш өчен, Җиңү өчен, Ватан хакына дип түзде. Ә аннан? Сугыш җимергәннәрне торгызабыз, шартлаган заводлар, ишелгән шәһәрләр, көлгә әйләнгән авыллар күпме дә, күпме кеше землянкаларда яши, дидек. Түздек. Ә хәзер? Халык ипигә сусаган. Ансыз акча да юк, завод та эшләми, техника да ясап булмый. Көчне җыеп тагын бер селтәнергә кирәк. Кешесе дә җитми. Шундый вакытта син. бригада оештырып, читтә эшләп йөрисең. Атна буе шулай дәвам итә. Менә бу кыланышны шул качкын солдатлар белән тиңләми ни дисең? — Арттырасың. — Үгез сыртын сындырырлык таза кешеләр колхоз эшеннән читтә йөрүгә авыл урынлы гаҗәпләнә. Сөйләшү шул: мин моңа чик куям. Ә председатель итеп сине сайламауларының сәбәбен үзеңнән эзлә. Кайту белән җиң сызганып тыныч хезмәткә алынган булсаң, бәлки минем бу колхозга кирәгем дә чыкмас иде. Майор тикле майорның шундый хәлдә калуы кызганыч, әлбәттә. Эшлә, вакытыңңы юкка әрәм итмә, үзеңне хезмәт белән генә аклый аласың син. Хафизов бүлмәсеннән чыккач, Здкир беркем белән сөйләшми генә махорка төрде. Чүмәшкән хәлдә стенага терәлеп, аны озак кына тартты. Кайвакытта, озын гына суырып алгач та, төтенен чыгармый бер читкә карап торды. Утка төкереп, төпчеген чатка атты да китеп барды... Эче кайный, әйтерсең, аның күкрәгендә ике фронт сугыша иде. «Булмады, Закир, оттырдың, үзең баш була алмасаң, инде читтән килгәнгә башыңны иярсең»... Шул көнне үк балтасын алып, Закир Ганиев ферманы төзәтүчеләргә килеп кушылды. Ф Эшли башлаганнан бирле Казанга кайтканы һәм гаиләсен күр- < гәне юк иде. Вакыт табарлык түгел. Хафизовның үзен, суктыргыч ма- = шина көлтәне суырып алгандай, баш аягы белән «чорнап батырды», * Кешеләр күңеленә юл төрле сукмаклар буенча эзләнде. Күрше * авылда чувашлар яши. Алар янында да еш булды председатель. Алар g телен дә өйрәнә башлады. Колхозның исеме «Дружба» икән, җисеме- 5 нә туры килсен, дуслык нык булсын», — диде ул. Терлекчеләре, игенчеләре, механизаторлары белән дә аерым-аерым иркенләп сөйләшеп ♦ утырды. Хафизов бу әңгәмәләрне, кайсы авылда гына булмасын, эч- а керсез итәргә омтылды: кеше ышансын, күңел түрендә үзен борчы- ° ганын, нидән шулай икәнен һәм аннан чыгу мәсьәләсендә нәрсә уй- Е лаганын да әйтсен иде. Алар шушы җиргә берегеп, ата-бабаларын з тыңлап үскәннәр бит. һәр басуның «холкын» беләләр. — Җирләр әйбәт, кем әйтмешли, тәртә утыртып куйсаң, тарантас u үсеп чыгарлык ич, уңыш түбән... Нидән бу? Карау җитмиме, начар эшкәртеләме ул? Шәриф Хафизов бу турыда партия җыелышларында коммунист- ё лар арасында да киңәште. Уңыш өчен көрәштә хуҗасызлыкка чик £ куярга кирәк. Әйтик, чөгендер игү. Бик кирәкле культура, юкка гы- н на «татлы тамыр» димиләр ич. Заводы да рәттән. Нигә шуңа йөз тотмаска? Мәйданны арттырырга кирәк. Звенолар оештырмаска микән? Алар үзләре хәзерләсен, чәчсен, карап үстерсен, җыеп уңышын да тапшырсын. Менә шуннан кешенең хезмәтенә күрә хөрмәте дә үсәр. Үзләрен кыш көннәрендә укытырбыз, агрономнар дәрес бирер. Терлекчелек, игенчелек, чөгендер игү тармакларындагы хезмәтне тәртипкә салу кешеләрнең эшкә булган мөнәсәбәтләрен бөтенләй үзгәртте. Мәсәлән, чөгендер тишелеп чыккач, аны сирәкләп, рәттә утырган тазарак үсентене генә сайлап калдырырга, чүп үләннәре утарга кирәк. Бу вакытта звено членнары бөтен гаиләләре белән басуга чыга. Аннан механизаторлар эшкә керешә. Көзен, чүлмәк кадәр үскән татлы тамырны алганда да авыл халкы кабат үзләре эшләгән рәтләргә юнәлә. Хәзер инде бердәм чыгалар дип әйтүе генә җиңел. Ул вакытта бу чара түземлелек, сөйләшү, ышандыруны таләп итте. Ә ул кечкенә генә унышны да күреп ала. билгеләп үтә иде. Чөгендер игүче Хәсән Яһудин әйтмешли, үзенең мәрхәмәтле зәңгәр күзләре белән бер карап мактарга тотынса, эреп китәрсең, ник тагы да тырышмадым икән, булдыра идем бит дип куясың. «Шәриф Сәгыйрович, борчылмагыз, моннан да ким итмәбез!» дип вәгъдә бирәсең. Аннан ничек үтә мисең инде? Халык ихтирамы еллар буе яуланды. Ә бу ихтирам, фермаларның яңаруына, терлекләрнең баш саны артуына, озатыла торган сөтләр нең центнерларына, кырдагы чөгендер, арпа, бодайларның уңышына тәэсир итте. «Дружба» колхозын районда, аннан республика күләмен дә мактап телгә ала башладылар. Ә чөгендер аларны тагы да ераг рак алып китте. Берничә мәртәбә СССР Халык Хуҗалыгы Казаныш лары күргәзмәсендә алар тәҗрибә турында сөйләделәр, аны бөтен илгә тараттылар. Еллар буе югары уңыш алган звено җитәкчеләре күргәзмәнең медальләренә лаек булды, ә Хәсән Яһудин мотоцикл белән бүләкләнде. Ярышларда Республика, Россия Федерациясе һәм СССР күләмендәге күчмә байракларны яулап алдылар. Район, республика чөгендер игүчеләрнең семинарлары берничә мәртәбә биредә узды. Алар һәр гектардан өчәр йөз центнерга кадәр уңыш серләренә өйрәнделәр. — Рәхим итегез, безнең исемебез дә дуслык ич, — дип, күршеләрне бик теләп өйрәттеләр. Үзләре беренчелекне ычкындырмас өчен җиңне югарырак сызгандылар, елның елында тотрыклы уңыш алуга ирештеләр. Аларның тырыш хезмәтләре орденнар һәм медальләр белән бәяләнде. Ә председатель Шәриф Сәгыйрович Хафизовка Социалистик Хезмәт Герое исеме бирелде. Утызмеңченең бирегә килеп ун ел эшләү дәверендә ирешкән уңышына ил күләмендә бирелгән иң югары бәя иде бу. Кешеләр өчен кайгыртуны элеккечә беренче бурыч итеп куйды... Звено җитәкчесе Хәсән Яһудинның йорт-курасы янды. Бер төркем бала-чагасы белән өйләреннән калган көлгә карап тордылар. Хафизов бирегә ут дөрләгәндә үк барып җиткән иде. Кабат килде. — Борчылмагыз. Тырыш хезмәт, уңган агач кебек, җимешен гел биреп тора ул. Җир улын үги итмәс. Өйнең яңасын салдырырбыз. Әйдәгез әле, әнә тегендә күчеп торыгыз, — диде Хафизов, аларга бер йортны күрсәтеп. Шул вакыт машинадан аш кашыгы, теш щеткалары, паста, сөлге, сабын, чыгардылар. — Менә монда барысы да алтышар данә, һәрберегезгә берәр диюем. Хәзер алты урын-җир дә китерерләр. Кайгырмагыз, — дип тынычландырды ул тора-тора. Йортны тиз өлгерттеләр. Миче чыгарылды. - — Башта ипи пешереп карагыз, — диде Хафизов. Аннан, исе борынны кытыклап торган кайнар күмәчне үзе авыз итеп карагач кына: — Күченегез, яшәп була монда,—дип китте. Бу колхозда кешеләрнең һәм эшнең кадере арта бару, яшьләрнең китәргә омтылмавы, бердәмлекнең сәбәпләре менә кайда икән! Белгечләр дә алышынмый. Хафизов кул астында эшләп, аның «мәктәбен» узган агроном, экономист, инженерлар район күләмендәге идарә эшләренә күтәрелделәр, кайсы совхоз директоры, кайсы колхоз председателе булды инде. Кирам Әхмәтсәгыйров, Хәниф Хәмитов, Виталий Игнатьев... Саный китсәң, исемлек шактый зурга сузылыр иде. Аларның һәрберсе Шәриф Хафизов янында өйрәнүе белән үзен бәхетле саный. Ә Хәлил Морадыймов бигрәк тә... Әнә бит, колхозчыларның Хафизовны котларга дип Культура сараендагы җыелышына ул да килгән. — Иптәшләр, Шәриф Сәгыйрович безнең остаз ул,— дип сүз алды Хәлил. Аннары аның үзенә төбәлеп: — Сездән күчеп киткән иптәшләр исеменнән шуны әйтәм: сезнең киңәшләрне тотып эшли башладык. Әле хәзер дә бу мәсьәләдә Шәриф абый ни дияр икән дип эчтән үлчәп йөрибез. Ышанычыгызны акларга тырышырбыз. Рәхмәт... Шәриф Хафизовка бу сүзләр дә бик кадерле. Хәлил аның күз алдында үсте. Колхоз аны институтта укытты, ул агроном дипломы алып кайтты. Хезмәтне сөючән булып чыкты. Соңгы елларда Хафизов аны председательнең төзелеш буенча урынбасары итеп билгеләгән иде. Югалып калмады. Бервакыт КПСС райкомының беренче секретаре Габбас Гыйматдинов сүз ара болай дигән иде: — Шәриф Сәгыйрович, «Рассвет» совхозы шактый бер урында таптанды, ә хәзер артка тәгәри. Җитәкчесенә булышып та карадык, ’ булмады. Алыштырырга дигән карарга килдек әле. Безнең уйда берничә кандидатура бар, син дә киңәш ит әле... — Бездә бер егет бар. Эшли алыр иде. Карап, ярдәм итеп торырбыз. Хәлил Морадыймов. Яшь, куәте бар. Шулай итеп, Морадыймовны «Рассвет» совхозына директор итеп билгеләделәр. Хафизов белән көн аралаш диярлек шалтыратышып торырга сүз куештылар. Бергә киңәшләшеп, мәсьәләне хәл итү юлларын таба башладылар. ... Аны тәбрик итүчеләр арасында Хафизовны сайлаганда чәнечкеле сүзләр атып утырган Закир Ганиев кенә юк. Биредә яшәми инде ул. Балалары янына киткәндә кергән иде. — Хушлашыйк, бәхилләшик дип сугылдым, туган. Картлыкны малайлар янында — Урта Азиядә каршыларга булдым, — диде ул тирән сулап.— Күңелне тырнап йөри торган бер нәрсә бар, аны үзем белән алып китәсем килми. Теге вакытта бәйләнеп йөрүем өчен гафу ит инде! Мин сине башта дөрес аңлый алмаганмын. Әйе, гафу ит инде, туган... Тормыш диңгез бит ул, дулкыны да булгандыр дип, эчкерсез генә сөйләшеп аерылдылар. Сүз алып котлаучылар, яхшы теләкләр белдерүчеләр шактый булды. Күбесе колхозчылар үзләре. Хафизов алар хакында үзе менә мондыйрак фикер әйтте: — Миналарны җир шарын күтәреп торучы баһадирларга тиңлим. Колхоз алар хезмәте, алар тырышлыгына таяна. Фәйзана Шайдуллина республика күләмендә иң яхшы чабаныбыз. Чуваш хатыны Антонина Андреевнаның тырышлыгына кем сокланмый?! Хәзер ул колхозның персональ пенсионеры. Ә теге елларны, Хафизов килгәч, ундүрт бозауны үз өенә алып кайтып караган иде. Ферма, салкын, ашатырга азык юк чакта... Утыз биш ел буе сыер савучы булып эшләде. «Өең искергән, әйдә, колхоз салган өйгә күч!» дигән сүзгә каршы да: — Кадерне белеп әйтүегезгә рәхмәт, акчам бар, үзем салдырам, яшьләргә тәкъдим итегез. Алар — колхозның киләчәге, — дигән иде... ... Мин Шәриф ага Хафизовны Казанда да очраттым. Төзүчеләрнең Культура Сараенда авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәре көненә багышланган тантанада. КПСС өлкә комитеты секретаре Ф. Садыйков үзенең докладында Октябрь районының «Дружба» колхозын һәр гектардан утызар центнер арпа, бодай, өчәр йөз центнерга якын шикәр чөгендере үстерүчеләр дип мактап телгә алды. Аннан соң беренче сүз шушы колхозның председателе Шәриф Ха- физовка бирелде. Ул президиумнан трибуна янына килеп басты. Озын буйлы, киң җилкәле. Моннан ун ел элек, Татарстанның илле еллыгы тантанасында да сүзне колхоз председательләренең берсенә— аңа биргәннәр иде. Күкрәгендә СССР Верховный Советы депутаты билгесе, «Урак һәм чүкеч» алтын йолдыз медале, орденнар... Туган ил азатлыгы өчен арысландай батыр сугышкан өчен, тыныч тормыштагы тырыш хезмәтләре өчен бүләкләр... Бүген ул орден, медальләрен такмаган. Күкрәгендә Алтын йолдызы гына. — Иптәшләр, безнең колхоз унынчы бишьеллыкта уңыш алуны 38 процентка арттыруга иреште. Шул ук Хафизов. Бөркет кебек батыр йөрәкле, командир кебек таләпчән, судья кебек гадел, врач кебек кешелекле... Кыскасы, авыл картлары әйтмешли: «Кирәк икәненә ышанса, кара урман аша туры юл салып барыр, һич туктата алмассың». Үзе артыннан башкаларны да ияртер. Гадел кеше ул.