Логотип Казан Утлары
Публицистика

КҮҢЕЛ ҖӘҮҺӘРЛӘРЕ

Бакый Урманченың иҗат портретына эскизлар әнгать күгендә күп исемнәр балкып кабына, ләкин аларның бик азы гына җәмгыять тормышы белән, заман белән аваздаш әсәрләр иҗат итеп, күңел җәүһәрләрен тулысынча ачып салу бәхетенә ирешә. Мәдәниятебез үсешенә зур иҗади өлеш керткән, аны рухи тәҗрибәсе белән баеткан, матур ачышлардан торган образлар дөньясы тудырган Бакый ага Урманче әнә шундый бәхетле язмышка ия булган шәхесләрнең берсе. Сәнгать бишеге янында торучыларга хас универсальлек, зур мәгълүматлылык һәм карашлар киңлеге Б. Урманчега үзен тулы һәм тирән хосусият белән чагылдырырга мөмкинлек биргән. Аның иҗаты милли сәнгатьнең йөрәк түрендә туу, уртак казанышларга таянып үсү өстенә, күңел сизгерлеге, талант куәте белән дә күп милләтле совет культурасының аерылгысыз бер өлешенә әверелде. Бакый Урманче иҗаты революцион үзгәрешләр белән кайнап торган 20 нче елларда башлана. Заман художникка гаять зур йогынты ясый, аңа гомере буе иҗат итәргә җитәрлек куәт бирә. 20 нче еллар... Сәнгатьтә яңа эчтәлек, яңа сурәтләү алымнары эзләү нәтиҗәсендә, бер-берләренә охшамаган төрле юнәлешләр, агымнар янәшә яшәгән, аралашкан һәм тарткалашкан вакыт. Иҗади шәхесләрнең яңа дулкыннарын, баш әйләнгеч уңышларны һәм түбән тәгәрәүләрне күргән, бәһа биргесез ачышларга юлыктырган заман. Шушы гаҗәеп күп төрле агымнар, чәрексез «измпнар һәм формалистик катламнар аша, кайчагында кискен һәм күзгә ташланырлык итеп, ә кайчагында ашыкмыйча гына, әмма җиңелмәс көч белән, барлык каршылыкларны туздырып, Октябрьның бөек идеяләре белән рухланган реалистик сәнгать үзенә юл яра. Урманче әнә шул кайнап торган тормышка чума, яңа заманның яшәрткеч һавасын йотлыгыгГ сулый. Революция әйтерсең лә аның күзен ача, рухи богауларын салдыра. Яңа заманны шулай стихияле рәвештә, күңел белән тою ул еллар рәсем сәнгатенең үзенә бер төрле эмоциональ-рухи күтәренкелегендә, фикер һәм хис хөрлегендә чагыла. Буяулар юмарт түгелә. Полотноларга саф җил бөркелә. Үтә күренмәле нәфис акварель төсләр яңача балкып китә. Картиналар якты нур белән өртелә («Җилкәнле көймәләр», «Сары күлмәкле хатын»). Ләкин заман һәм уңга-сулга карамыйча иҗат итү өчен ачылган мөмкинлекләр белән хозурлану гасырлар буена килгән дини тыюлардан котылган татар халкы һәм республика интеллигенциясе алдында торган гаять мөһим бурычларны—профессиональ сынлы сәнгать, милли социалистик культура булдыруга бәйле бурычларны оныттыра алмый. Күп кенә рәссамнар революциядән соң ачылган яңа иҗат мөмкинлекләрен тоеп, милли тематиканы гәүдәләндерү, кабатланмас үзенчәлекле сәнгать тудыру эшенә зур фидакарьлек белән керешәләр. «Милли хасиятпне эзләү төрле юнәлешләр буенча бара. Еллар узу белән борынгылык һәм этнографизмны кертү, көнкүреш һәм милли психология үзенчәлекләренә күмелү аша гына ясалган күпчелек ачышларның, абстракт-геометрик сәнгатькә йөз тоту тенденциясе кебек үк, вакытлы табышлар булып чыгуы ачыкланды. Беренче эшләре үк чорның кыйммәтле документлары сыйфатында гына түгел, ө бәлки әле дә тәэсир көчен җуймаган сәнгать әсәрләре буларак безгә килеп ирешкән икән, бу Урманче эзләнүләренең дөрес юлда торганлыгы турында сөйли. ■ С Ул еллардагы шанлы вакыйгалар үзәгендә кайнаган, иҗатын яңа культура тезү белән табигый рәвештә кушкан рәссам өчен «милли сәнгать» төшенчәсе хөр азат, һәртөрле (дини һәм башка) чикләүләрдән һәм кимсетүләрдән арынган иҗат ирекле яңа кеше турында сөйләүче иҗат синонимы була. Миллилекне чагылдыру бурычын ул ниндидер архаик шәкелләргә һәм борынгы символларга күмелүдә дә, монументаль - куфи», арабеска һәм мозаикаларда да түгел, ә бәлки азат кешенең рухи яңарышын чагылдыруда күрә, аны бөтен совет сәнгате алдында тора торган гомуми идея-эстетик бурычлар белән бәйләнештә карый Алсу-зәңгәр нурлар уйнаган, кояшлы төсләргә манылган, нәфис бизәкле киндерләреннән дә өрфиядәй җиңел яктылык бөркелгән «Кичүдә». ^Сепаратор янында» картиналары Урманчега хас иркенлек, тыелгысыз илһам белән, пумалага тулы ирек биреп язылган. Картиналарның сафлыгы һәм инандыргыч чынлыгы, алардагы төс күчешләренең гаҗәеп җиңеллеге, тылсымлы нәфислеге шулкадәр табигый, аларда яңа- ча милли колорит тудыруга, яңа социалистик эчтәлеккә лаеклы компоэицияритмика. пластик һәм тирән мәгънәле сурәтләү чараларына омтылышлы, гаять катлаулы иҗади мәсьәләләр чишү эзләре сизелми дә диярлек Урманче татар фигуратив сәнгатенең юл башында тора. Гомумән, пумала яисә кискеч белән иҗат итәме ул — күп кенә әсәрләре ачыш дип кабул ителергә хаклы Әзер рецептлар, формалар алыр җире булмаган рәссамның. Аннан, кемнедер кабатлау аның табигатенә дә туры килми. Сөнгатьтә бердәнбер намуслы юл дип ул эзләнү һәм новаторлык юлын гына таный. Яңалыкларны тормыш үзе әзерли, алвриы бары искәрә, төсмерли белергә генә кирәк Әмма моның эчен биниһая сизгерлек һәм зур рухи әзерлек булу таләп ителә шул. Тормышны бөтен киңлегендә һәм тирәнлегендә аңларга омтылу Урманчеиы күпкырлы, киң колачлы рәссам итә. Халык тормышын яхшы белү, милли әдәбиятка һәм культурага, язма һәм авыз иҗаты аша буыннан-буынгв күчеп килгән традицияләргә якын тору, белемгә һәм яңалыкка омтылу, үзүзеңне аямыйча эшли белү һәм табигый сәләтен шомарткан әйбәт профессиональ мектеп—Бакый Урманче иҗатының нигез ташлары менә шулар. Аның сәнгать дөньясындагы беренче адымнары А. Шевченко, С Герасимов һ. б кебек сәнгать осталарының иҗади эзләнүләре белән бергә үрелә Беренче адымнарын ясаганда ук Б. Урманче традицияләрнең эстетик-охлакый кыйммәтен аңлый һәм аларны профессиональ сәнгатьтә иҗадн куллану мөмкинлеген эзли. Әйтик, ул ачыш итеп кабул иткән импрессионистик язу алымы белән халыкның бизәк тешерү формалары арасында охшашлыклар бар икән Шулай булгач, әлеге алым халыкның авыз иҗатында, җырларында, биэөк-нәкыш формаларында чагылган хикмәтле үзгәрүчән төсмерләргә бай, бөтенлекле һәм шул ук вакытта гаҗәеп хәрәкәтчән милли уй сөрешен тапшыру өчен бик уңай булырга тиеш бит). Чыннан да, бу манера, татар декоратиа-гамәли сәнгатенең кабатланмас колоритын һәм ритм үзенчәлекләрен тапшырып, милли характерны сурәтләүдә иң кулай, иң ятышлы форма буларак үзен аклый. Урманче иҗатында эчке тоемлауга өстенлек бирелүе ачык сизелә. Монда, күрәсең, күңел дөньясы гаять нык үскен шәхес турында сүз алып барырга буладыр Урманчеиың иҗат алымына тормыштан күчермә ясал, гадиләштереп сурәтләү ят нәрсә. Тормышны ул эчке параметрлар аша, кешеләр аша күрсәтә. Революциягә кадер. меселән. татар конкүрешендә хатын-кыз — табигатьнең иң гүзәл1 , иң нәфис эа- ты — «җанлы курчак» хәленә төшерелгән, җәберләнгән, рухи тормыштан мәхрүм ителгән җан иясе була. Яңа денья таңында татар тормышында барган гаять зур үзгәрешләрне гәүдәләндерүгә Урманче шушы контрастлар аша кило Әнә ул, күбәләктәй, җиңел, тыйнак, горур, үз дәрәҗәсен тоючы, инде яңа үзгәрешләр рухын татып өлгергән татар кызы безгә «Сет аертканда» картинасыннан карап тора. Тирәсендәге кенкүреш әйберләрендә—халык талантының хисапсыз иҗат җимешләрендә — аның җаны яктырып тора сыман, киндернең «үз явын алырлык матурлыгы да аның рухи күтерелүенә ишарә булып аңлашыла. «Кичүдә» картинасындагы хатын-кызның инде яңа тормыш иркенлегенә чыкканлыгы сиземе, аның йезенә саф җил борелә. Рәссамга хас дулкынлану, күрү сизгерлеге шунда дә чагыла ул мөрәҗәгать ит кән образлар хәрәкәттә, үсеште, ачылу мизгелен көткән хәлендә алынганнар. Чынбарлык җирлегендә торып ул. әйтерсең лә, киләчәкнең асылын аңлауга ирешкән һәм бу чагылган нур аның образларын яңача балкыткан, аларны хәрәкәтчән, җитез иткән, анарның бәхетле үзгәреш кичерү мөмкинлегенә ышаныч уяткан. Урманченың мониач берничә ел элек иҗат иткән образларына әнә шундый күп мәгънәлелек, тормыш талпынуы һәм кичерешләр байлыгы характерлы. Аларда мәңгелек хәят сулышы, тормыш ялкыны сизелә. Урманченың соңгырак чор иҗаты башка яктан үзенчәлекле: ул художник күзаллавын тирәнәйтү, осталыкны арттыру һәм чынбарлык белән, андагы реаль процесслар белән күбрәк кушылу юлыннан бара. Рәссамның музей залларында торган әсәрләрен карагач, аның иҗатында берникадәр тынычлану, үз дөньясында бикләнү өстенлек алган кебек тәэсир туарга мөмкин. Чыннан да, ул язган полотноларда, сынлы портретларда, рәсемнәрдә һәм акварельләрдә. кагыйдә буларак, динамикалы сызыклар, кискен каршылыклар гармония бозылулар, тышкы экспрессия һәм «яктылык белән караңгылык көрәше* дигән нәрсәләрне күрмибез. Сәнгать мул сулы, салмак агышлы елга кебек, иң әйбәт, иң матур нәрсәләрне кочагына алып, очраклы, узгынчы нәрсәләрне юдырып ага да ага бирә. Тышкы салмаклык исә фани дөнья шау-шуыннан азат булу, социаль проблемалардан читләшкәнлек иллюзиясе тудырырга мөмкин. Ләкин бу алдавыч тәэсир генә Тирәндә яткан эчке агымнарны, кайнап чыккан чишмәләрне күрми мөмкин түгел. Урманче әсәрләре бөтен ил буйлап чәчелгән. Алар, истәлекле тамгалар кебек, найда яңа тормыш төзелә, икмәк, чуен, кеше өчен көрәш бара, шунда бөтенләйгә калалар. Без аларны Урта Азия һәм Казагыстанның яңа шәһәрләрендә, Караганда шахтерларында һәм Балхаш металлургларында, Үзбәкстан мамык үстерүчеләрендә очратабыз. Ул иҗат иткән һәр нәрсәдә — портретмы ул, пейзажмы, керамика яки монументаль сынмы — тормышны яратучы зур останың кайнар кичерешләре гәүдәләнә. Чынбарлыкта героик, җиңүчән башлангычлар өстенлек алу белән, аның осталыгы арта. кыюлана, иҗат алымы камилләшә. 40 нчы — 50 нче елларда рәссам иҗатында яңа сыйфатлар чалымлана. Төп басым зәвык белән язылган мохиттан кешегә күчә. Мәсәлән, иҗатының башлангыч чорындагы типлар конкрет кешеләр түгел, хәзер исә геройлар — таныш йөзләр: артистлар, язучылар, композиторлар, галимнәр, ягъни шул образлар аша ачыла торган тормыш- •ың иҗади башлангычлары. Бу еллардагы композицияләр тотрыклырак, саллырак була бара Яңалык сафлыгына, нәфислеккә, бер мизгелдән илһам алып язуга алмашка саллы, төпле, төгәл башкарылган тыгыз рәсем килә. Рәссам яшәгән Урта Азиянең бай сурәтләре, кызган күк гөмбәзе, мең яшәр культура һәйкәлләре аның иҗатына сизелерлек эз сала. Портрет жанры өстенлек ала. Аны рәссам буларак кешедәге иҗат башлангычы, хәтергә уелырдай бай, динамикалы характерлар гүзәллеге характерлый. Казакъ җырчысы һәм биючесе Шара портреты 40 нчы — 50 нче елларда иҗат ителгән портретларның иң шәпләреннән санала, монда төс чишелеше буяулар контрасты (сары, куе зәңгәр), колоритның сызыклы композиция белән нисбәте аша хәл ителә. Язучы Сабит Моканов, композитор Брусиловский, җырчы Мөнирә Булатова портретларында характерлар төрлелеге, индивидуаль чалымнар аркылы «сәнгать тормышы»н күрсәтергә омь лыш сизелә. Урманченың портрет язудагы осталыгы кирәкле детальләрне кабарынкы итеп бирә белүдә, игътибарны иң мөһим нәрсәгә юнәлтә алуда чагыла («Җам- булда кунакта*. «Бану» һ. б.). Бу эшләрдә тормыш белән хозурлану тулылыгы, сокландыргыч самимилек, хаклыкны тою хисе, җиргә, кешегә мәхәббәт әсир итә. Бакый Урманченың бу еллардагы рәсем сәнгате тормыш сулышы, нечкә бизәклелек белән сугарыла. Элеккедән бары нур һәм төсләр җемелдәве, буяулар балкышы гына кала. Шулай итеп, чор үзе, аның ихтыяҗлары Урманчега талантын бөтен тулылыгы белән ачарга мөмкинлек бирә, аны күп кырлы художник итеп формалаштыра. Эшчөн- легенең киңлеге һәм төрлелеге, үз чиратында, әсәрләренә дә уңай йогынты ясый, иҗат юнәлешләрен ачыклауда ярдәм итә. Урманченың графикага мөрәҗәгать итүе үзеннөн-үэе килеп чыга. Белем сандыгы һәм рухны баету чыганагы буларак китапка хөрмәт белән карау традицияләрендә тәрбияләнгәнгә күрә, китап сәнгате өлкәсендә ул аеруча яратып һәм теләп эшли. 20 нче еллардагы графикасында («Шүрәле» поэмасына, журналларга иллюстрацияләрдә) рәссам татар китапларын бизәү осталары нигез салып калдырган традицияләрне дәвам итә. Карандашны кәгазьгә тидерер-тидермәс ясалган җиңел, нәфис рәсемнәр, каләмче карага манып кыю сызыклар белән, нык басып, тесләрне йегертеп, яктылык күләгәләрен уйнатып язылган, сызыклары бер калынаеп, бер нәзегәеп киткән рәсемнәр (Габдулла Тукайның «Пар ат» шигыренә соклангыч иллюстрация әнә шул алым белән башкарылган)... — Урманче рәсемнәре шулай күп терле. Китапны күчерел язучы һәм бизәүче останың кул җылысын саклаучы, китап белән бер тарихны кичергән, бер җан, бер тән хасил итүче рәсем — аның иң яраткан жанры. Тукай шигърияте мотивларына язылган соңгы еллардагы акварельләрендә без инде тесләр купшылыгын очратмыйбыз. ул палитрасындагы кабатланмас төсләрне кара тушь белән чиратлаштырып. әйтерсең лә китап культурасына тагын да якыная тешә. Әкренләп Урманче энциклопедик белемле кеше булып җитлегә. Бу процесста педагоглык һәм җәмәгать эшчәнлеге дә, ил гизеп йөрү, илебездә яшәүче төрле халыклар тормышы һәм культурасы белән танышу да. күп уку, фәнни белемнәр туплау да гаять зур роль уйный. Болар аның иҗатында яңача яңгыраш таба. Рухи культурасының байлыгы, зәвыгының нечкәлеге, фәнни дәлилләренең тирәнлеге һәм эрудициясе кеше күңеленә тирән үтеп керүне, европача аналитизмны. психологизмны Көнчыгыш сәнгатенең илаһилыгы белән кушарга мөмкинлек бирә Бу эштә татар әдәбияты зур роль уйный. Аның йогынтысы Урманче иҗатының тематикасын киңәйтүдә генә •үгел (Тукай поэзиясе генә дә рәссамга бер кочак тема һәм образлар бире). Скульп- •ор Урманче татар язучылары, шагыйрьләре һәм фикер ияләре образларын затлы Урал мәрмәрендә мәңгеләштерә. Сүз сәнгате «сүз белән бизәк төшерү» алымы аның иҗат поэтикасына үтеп кереп, әсәрләрен күпкырлырак, образлырак, үзенчәлеклерәк итә. 50 нче еллар азагына Урманчаның рухи тәҗрибәсе һәм профессиональ осталыг»! -иундый дәрәҗәгә ирешә.— ул инде пластикага, кешене сыннарда гәүдәләндерүгә м«- эәҗәгать итә башлый. Урманче иҗатының шушы чорында Казанга кайта. Туган туфрак аның иҗатына яңа көч бирә. Конкрет кешеләрнең, күбесенчә сәнгать әһелләренең портретларын иҗзт итеп, ул тулы камиллеккә ирешә Урманче скульптуралары Казанда 50 нче елларда күренде һәм шунда ук сынлы сәнгатьнең бу жанрында көтелмәгән алга китеш буларак бәяләнде Бу соклангыч күренешне халык күңелендә гасырлар дәвамында оеткы хәлендә яткан иҗади кечлер- иең бер талант йөрәгеннән ургылып чыгуы дип кенә аңлатырга була. Ул үэ сәнгатендә татар халкының. Урта Азиянең культура мирасында, рус һәм Көнбатыш классик сәнгать традицияләрендә булган асылташларны бер хаситәге тезә. (Чагыштыру рәвешендә. даһи сынчы Эрьзя иҗаты хакында да шуны ук әйтергә була). Кешене өзлексез, армый-талмый өйрәнүләре нәтиҗәсендә Урманче скульптурага мөрәҗәгать итә. һәм ул бу жанрда әйтерсең лә яңадан туа, психолог талантын—кешене таный, аның хасиятен төшенә бөлү сәләтен сыннарда гәүдәләндерүгә ирешә Моның да үэ логикасы бар. Ул сәнгатькә китаптан килгән кеше Шуңа күрә башлангыч адымнар бик хаклы рәвештә графика, китап бизәү елкөсендә ясала. Тормышны һәр тарафтан күрә белү, күргәнен буяулар ярдәмендә түкми-чечми сурәтләргә омтылу башта рәсем сәнгатенә алып кило. Рәссам алдында кеше яши торган мохитны сурәтләү бурычы килеп баса. Аннары кеше үзе өстенлек ала башлый. Урманче иҗатында портрет жанры тантана итүе дә шуннан. Аннан килеп, кеше белән, аның нечкә табигате белән кызыксыну, аны тагын да тирәнрәк аңларга күбрәк күрергә омтылу Урманчены скульптура юлына этерә Хәзер инде иң меһиме—кешенең иез үзгәрешләре. пластикасы. Урманчаның 50 нче — 60 нчы еллардагы күп кенә пластик образлары һәркайсы ачыш дип бәяләнә ала Бу чорда татар профессиональ скульптура сәнгате тәүге адымнарын атлый. Дөрес, аның нигезе 30 нчы елларда ук салына. Беренче татар сынчысы, монументаль һәм скульптура әсәрләре авторы Садри Ахун ул заман пластика тарихында сизелерлек >з калдыра Хәзерге татар скульптурасында яңа проблематика, яңа стиль урнашу Урманче исеме белән бәйле. Аның сурәтле фикерләү киңлеге, талантын үзе теләгән якка юнәлтә белүе татар халкының тарихи язмышына һәм рухи дөньясына тирән үтеп керү рәвешендә ачылды. Татар әдәбияты, сәнгате әһелләре һәм галимнәр портретларында ул халыкның рухи көчләре баш калкыту, үсү процессының өзлексез дәвам итү идеясен үткәрә, һәм аларның һәркайсы — халыкның мәдәни үсеш юлындагы мөһим маяк. Шигъри көче, рухи ныклыгы белән язмыш фаҗигасен җиңгән хөр күңелле, баш имәс Җәлил безнең алда халыктагы патриотик хисләрнең югары чагылышы буларак гәүдәләнә. Антик скульптура үрнәкләре белән аваздашлык художник тудырган образның җуелмас кыйммәтен раслый. С. Ахун язган портретта герой шагыйрь документаль, публицистик рухта сурәтләнсә, Урманчеда инде ул — илаһи һәм шигъри образ, эчке омтылышлы һәм хәрәкәткә омтылучы Җәлил. Эчке асылы белән сынландыру чараларының табигый бөтенлеге Г. Ибраһимов образына ышандыргыч дөреслек бирә. Нигезнең кытыршы формалары йөз шомалыгындагы төсмерләр өчен отышлы фон булган. Сын образның хисси байлыгын ачуга булышучы сәнгать әсәре буларак кабул ителә. Үз дөньясына бикләнгән, уйчан Мәрҗани гаҗәп иркен, колачлы итеп, эпик киңлектә аңлатыла, һәм янәшәдә үк — поэтик биеклекләргә омтылган, фани дөньядан ваз кичкән Дәрдмәнд. Ә шулай да Урманче талантының иң югары очышы — Тукай сыны. Шагыйрь образы борынгы Римдагы скульптура портреты традицияләрендәгечә, охшашлыкны төгәл саклап сурәтләнә, аның эчке дөньясының бөтен тирәнлеге тыенкы гына сурәтләү чаралары ярдәмендә чагылдырыла. Тукайның халыкка кадерле чалымнары уелган ак мәрмәр аның күңел серләрен, газапларын һәм өзелгән өметләрен саклый сыман. Портретның композициясе дә үзенчәлекле: шагыйрь халкы өчен сызланып, аның язмышы хакындагы уйлар авырлыгыннан сыгылып төшкәндәй сурәтләнгән, әмма без шагыйрь йөзендә халыкның якты язмышына ышану нурын да күрәбез. Кол Гали, Насыйри, Әмирхан, Бабич портретлары... Төрле заманнарда яшәгән бу шәхесләрнең образларын художник гаделлек өчен көрәш, хакыйкать эзләү идеясе җирлегендә берләштерә алган. Бөек скульптор Роден узган гасырда «Кале шәһәре гражданнары» дигән композициясен иҗат итә. Анда холыклары, байлык дәрәҗәләре, зәвыклары үзгә булган, әмма Ватан хакына үз-үзеңне корбан итү кебек уртак идея белән бәйләнгән кешеләр тезмәсен күрәбез. Бу скульптура ничек бербөтен булса, Урманченың гражданлык, патриотизм хисләре белән сугарылган пластик образлары да Ватанга мәхәббәт, халыкка хезмәт итү идеясен гәүдәләндергән бердәм композиция буларак кабул ителә. Урманче скульптуралары зур рухи көчкә ия. Аның кайбер әсәрләрен караганда ирексездән Леонардоның: «Рәсем сәнгате турында трактат»ындагы: «Әгәр сиңа тән төзелеше гаҗәеп сәнгать әсәре булып тоелса, шул хакта уйлан: бу тәндә яшәгән җан белән чагыштырганда ул бер ни дә түгел»,— дигән сүзләре хәтергә килә. Урманченың төрле материалда — Урал мәрмәрендә, груша, чинар, зирек агачында иҗат итүе дә образларның мөкаммәллеге тәэсирен арттыра төшә. Кешелек бәхете өчен көрәш идеаллары белән рухланган художник, ниһаять, В. И. Ленин образын гәүдәләндерә. Аның хезмәте әле дә бу бетмәс-төкйнмәс бай образны ачуда, аңларга тырышуда кыйммәтле тәҗрибә булып кала бирә. Юлбашчы портретын иҗат итү — яшәвенең бөтен мәгънәсе кешеләр бәхете һәм тормышны үзгәртеп кору өчен көрәш булган шәхеснең рухи дөньясын эчке сиземләү юлы булды. Зур монументаль яңгыраш алган бу эшендә Урманче монументалист буларак ачылды. Ленинның ак мәрмәрдә уелган йөзендә гаять зур рухи активлык һәм илһамлану чагыла, юлбашчы рухи дөньясының иң катлаулы, үтә нечкә төсмерләре ачыла. Урманченың соңрак яшь Ульянов образына мөрәҗәгать итүе очраклы түгел, ул Ленин шәхесенең тылсымлы йогынтысын туктаусыз тоеп тора. Ленин образында эчке хасият белән пластик гәүдәләндерү алымнарының табигый бөтенлеге иң югары ноктага җитә. Скульптураның күрекле, ашкынулы иркен формасы әйтерсең модельнең эчке кичерешләреннән үк туа. «В. И. Ульянов сөргендә» композициясендә гәүдә сызыклары, кием ритмнары, яшь егетнең иркен хәрәкәтләре аның чыраендагы самимилек, сафлык белән бик оста үрелә. Болар бар да яшь революционерның уй-хыяллары бөеклеген тоярга ярдәм итә. Урманче — образлы, тасвирлы детальләр остасы. Яшь Ульянов иңенә салган студент курткасы канатлар булып та кабул ител» ала. ул символ качена ия Соңгы елларда Урманче меһим һем кыйммәтле күренешләрне чагылдыручы әсәрләр иҗат итәргә, синтезга омтылды, бер әсәр эчендә үк гомуми, глобаль, универсаль мәсьәләләрне чишәргә тырышты. Гомумиләштерүләр юлы аны фәлсәфи-метафорик образлар иҗат итүгә алып килде. Мәсәлән, кеше кичерешләренең тирәнлеге, гомер елгасының тиз агышлы булуы һәм гел яңарып торуы, һич тә саекмавы турындагы уйланулар җимеше булып безнең алга «Сагыш* дип аталган скульптурадагы Картның дулкынландыргыч драматик образы калка. Тегәлләнгәи образ тудыру эчен ул агачның сырлы, уентыклы урыннарыннан бик оста файдалана. Композициянең нигезе киңәеп җир катламына кереп китә, шушы символ аша кешенең туган туфрагы белән гомерлек багланышы раслана. Мәңге гүзәл, гел үзгәреп торучан, берничек тә юкка чыкмый торган, үзен бары яңадан-яңа рәвешләрдә раслый торган хәят турындагы уйлануларын Урманче безгә курай тоткан ялангач кыз рәвешендә иҗат ителгән «Яз кейләре»нең сихри музыкасы аша җиткерә. Скульптура агач кәүсәсеннән эшләнгән. Ул шундый бер хыялый күңел очышы, самими яшьлек сафлыгы белән тулы ки. әйтерсең лә. аны язгы җилнең бео йомшак, сак кагылышы тудырган. Үзенең салмак «агышы», мәлаем-йомшаи борылышлары белән скульптура курай моңын хәтерләтә Шулай да останың соңгы еллардагы иң гүзәл иҗат җимеше «Сеембикә» бугай Гомумән, Урманче кайчан да булса җан әргән образларның иң шигъри, иң илһамлы- ларыинан ул. Бу — халкыбызның хатын-кыз матурлыгы турындагы хыялының сынга әверелүе Сеәмбикеиең түбән караган күзләрендә оялчанлык. сафлык, гыйффәтлелек һәм мәңгелек тылсым-иаз, ә кыз үзе — әйтелмәгән сер Бу әллә хатын-кыз. әллә агачның җаны, әллә мәңгелек Табигать үзе. Агач бәтенләй эшкәртелмәгән диярлек. Кай урыннарда гына оста кулы калдырган поэтик чигешләр күзгә ташлана Агач кәүсәсеннән сирпелгән серле нур җиһанның, кеше матурлыгының акыл ирешмәслек табышмагы булып хәтердә кала. Ул елларда Урманченың тагын да үсә барган осталыгы күп герле юнәлешләрдә ачыла. Бизәү скульптурасы әнкәсендәге эзләнүләре кызыклы гына. 20 иче елларда ук ул Казан художество училищесында керамика осгаханәсе булдыра, анда халык традицияләренә таянып, чүлмәктән скульптуралар һәм бизәкле савыт-саба ясау белән шәгыльләнә. Эче куыш агачлардан ясалган һем Тукайның «Шүрәле-се темасына композицияләр белән бизәлгән 70 иче еллар вазаларын әнә шул иҗат сызыгын дәвам итү дип санарга була. Әмма хәзер материал бүтән (агач) булу эшкәртү техникасының да, форманың да үзгәрүенә китере. Вазаларның тыштан уеп бизәлгән үтә күренмәле рельефы һәм дулкынлы фоны «Шүрәле*не дә бүтәнне күз алдына кигерә Тукай мотивлары оста күңелен еллар буена биләп, илһамландырыл тора. Урманче шагыйрьнең герле шигырьләренә, поэмаларына, әкиятләренә дистәләрчә иллюстрация ясый «Шүрәле»гә герле композицион вариантлардагы акварельләр сериясенең язылу тарихы гаять кызыклы. Егерме ел буена ике процесс берге бара рәссам, бердән, акварель техникасын камилләштерсә, аны йомшаграк, табигыйрек. йеэмерәк итә барса, шул ук вакытта артьт тәфсилле тасвирлаудан качарга, җыйнаклыкка кыскалыкка ирешергә омтыла Кытай карасы белән язылып, кайбер җирдә генә тос естәлгән бу җиңел, үтә күренмәле акварельләр, әйтерсең ле тере һәрбер сызыгында—мәгънә тулы Ак җирлек ара-тирә кызгылт-сары, шәмәхә һәм яшел теслер белен балкып китә — бусы да композициянең актив элеше Урманче үзенең образларын киңләктә күрергә ейрәч- гән. Шуңа күрә кәгазь бите коэгесеннен вкияти карурман кемеш ай урагы балкыган күк. Былтыр. Шүрәле һәм башка «урман халкы« карал торган тесле Тукайның әлеге поэмасына ясалган иллюстрацияләрнең исәбе-хисабы юк «Шагыйрәне ялган» Шүрәле образын рәссамнар тәрләче күз алдына китерәләр Кайбер иллюстрацияләрдә Шүреле авыз зат ител тасвирланса, икенче берләрендә табигатьнең хыял ярдәмендә генә җанландырыла торган бор кисәге итеп күрсәтелә Урманче бу образны табигать белән дә. кәшә белән дә бәйләп, әлеге дисгармонияне бетерә Кешега охшамаган урман парие аныңча җанлы табигатьнең бер елеше. Ул кешенең үз-үзе белән эчке көрәше башлангычын, табигать белән бердәмлек идеясен гәүдәләндерә Аны аңл1эса, кеше үзен дә аңлый. Урманчеиың Шүрәле турындагы әсәрләрендәге бөтен шигърият әнә шуңа буйсындырылган. 70 нче еллар — совет сәнгатендә зур гомумиләштерүләр һәм аллегорияләр чоры. Дөньяның катлаулылыгы һәм каршылыклары, аны танып-белүнең читенлекләре сын- пандыру чараларының синтезына, сәнгать төрләренең бер-берсенең казанышлары исәбенә байый баруына китерә. Графика һәм рәсем сәнгатенең үзара йогынтысы күзө- телг: рәсем сәнгате графикага хас шартлылык, күп мәгънәлелек исәбенә катлаулылана, ә графика төсләр байлыгы, штрих һәм сызык төсмерләре арту исәбенә символик эчтәлекне бирү мөмкинлеге ала. Бу мөһим үзгәрешләр совет сынлы сәнгатенең гомумиләштерү көче артуына китерә. Синтезга омтылу, терле вакытта, төрле җирдә булган вакыйгаларны бер композициядә тасвирлау Урманче иҗатында да чагылыш тапты. Дүрт полотнолы «Истә калганнар" циклы үзенчәлекле аллегорияләрдән, гыйбрәтле хикәяләр үткән һәм бүгенге көн турында уйланулардан гыйбарәт Художник тормышка яңадан яшь күзләр белән карый кебек. Төрле заманнарга хас күзаллаулар бер мәгънә төененә — тормыш тәгәрмәченең мәңгелек хәрәкәтен раслауга кайтып кала. Чабылмаган болыннар, милли кием кигән, көянтә-чиләк аскан яшь хатыннар — болар хәзерге көнне шигърилөштереп күрсәтү дә, балачак хатирәләре дә булырга мөмкин. Турга үк алып кереп китә һәм яңадан алгы планга кайтара торган бормалы-сыгылма- лы пластика ук үткәннең һәм бүгенгенең бердәмлеге турында сөйли кебек Урман- ченың «Истә калганнарлы — Татарстан рәсем сәнгатендәге беренче аллегорик әсәрләрдән. Яшьләр — И. Зарипов, А. Абзгельдин һәм башкалар белән бергә ул республикабыз сәнгате тарихында яңа сәхифәне ача. Бу хәл аның иҗатын гаҗәеп яшь, заманча итә Бу полотноларда күктә йөзгән ак болытлар, яшел иңкүлекләр, бәйрәмчә киенгәч хатын-кызлар акрынайтылган кадрдагыча күренә сыман. Рәссам тамашачының карашын һәрбер детальдә, сында, сызыкта туктата, тормышның һәрбер мизгеле тиңсез кадерле булуын һәм аны күреп, тоеп һәм хәтерләп калырга кирәклеген кисәтә. «Истә калганнар» циклы техник алымнарга бай. Көнчыгыш китап миниатюрасының йогынтысы да беркадәр сизелә Төс, колорит — бар да бергә тупланган Композициянең бөтенлеге дә, киеренкелеге дә әнә шунда инде. Хәрәкәтнең, вакыт агышының салмакланган булуы авторның уйлану халәтен чагылдыра. Бу — үзенә күрә поэтик йомгак, нәтиҗә. Үткән белән саубуллашу һәм киләчәккә үрелеп карау. Аларда рәссамның бөтен иҗатын сугарып торган төп сыйфат — оптимизм яңа төсмерләре белән чагыла. Урманче иҗаты икеләнүләр, уңышсызлыклар, материал каршылыгы, тормыш кыенлыклары белән көрәштән башка гына барган дип әйтү дөрес булмас Әмма ул, сәнгатькә һәм тормышка мәхәббәте көчле булганга бөтен киртәләрне дә җиңеп үтте. Ул гомере буе өйрәнде, инде җитлеккән оста килеш тө, армыйталмый яңалыкка омтылды. Зирәк һәм саекмас талант иясенең бөтен гомере, бөтен иҗаты — сәнгатькә һәм халыкка хезмәт итүнең матур үрнәге. Даһи япон рәссамы Хокусайның (XVIII гасыр) түбәндәге сүзләре аның иҗади омтылышларына да туры килә сыман; «Җитмеш яшькә кадәр кылган эшләремне хисапка алып тормаска да була,— ди ул. — 73 яшемдә генә мин табигатьнең чын асылын якынча аңлый башладым Сиксән яшькә җиткәндә, тагын да зуррак уңышка ирешәчәкмен. Туксанда җисемнәрнең серен аңлаячакмын. Йөзгә җиткәндә могҗизага әверелермен, ә йөз дә ун яшь тулгач, минем һәр сызыгым, һәр ноктам — барысы да мөкәммәл булачак».