Логотип Казан Утлары
Публицистика

ҖИЛӘК ӨЛГЕРЕП КИЛӘ

Ул гади, табигый, үзе турында аз сүзле, әмма эшкә кагылган кадәресен җентекләп җиткерә торган тыйнак бер ханым булып күңелгә сеңеп кала. Аның турында кем белән сүз башласам да, кешеләрнең йөзләре яктырып китүен күрдем. Ямьле бу яклар... Васулар аралаш урманнар шаулап утыра, үзенең бик күп кушылдыклары белән иркенләп Ык елгасы ага. Ә мәһабәт таулары?! Каядыр шунда гына Урал таулары ятадыр кеб^к. Шунда гына түгел-түгелен дә, әмма барыбер монда аның якынлыгы сизелә. «Урал итәге бу» диләр кешеләре һәм горурлык белән әйтәләр. Кешеләр күңеленең биеклеккә, мәһабәтлеккә, гомумән дә аерылып торуга омтылуыннанмы бу?! Асия Гайнаншииа кечкенә, җыйнак, кызларча җиңел гәүдәле ханым булып чыкты. Чәче чалара башлаган. Коңгырт күзле, туры карашлы. Кысылган иреннәре менә менә елмаеп җибәрер шикелле. Геологны коиш, җил, дала дусты итебрәк күрергә күнегелгән, ул исә тәрәзәләре бакчага караган өченче каттагы бүлмәсендә, шома өстәл, шкафлар арасында йомшак урындыкта утыра, үзе күбәләктәй киенгән. Таулар сыман тыныч, чишмәләр кебек ачык йөзле. Сөйләшә торгач, мин аның төгәл сүзле булуын да тойдым. Мин аңардан үзенең яшен түгел,— ә ул 1928 елның башында туган,— бәлки туган җиренең ничә яшьләрдә булуын сорадым. Ул каршындагы савыттан кәгазь, карандаш алды һәм дулкын-дулкын итеп катламнар сыза башлады. Үзе әйтә барды: — Карбонат нефте, турней ярусы, бобрнков горизонты, девон, кристалл катламы... Монда киде нефть юк, тагын да астарак булырга мөмкин дибез... Әйе. каршымда нефтьче утыра иде. —Миллиард еллар...— диде аннары, үзе сүзен озайтмады, туган табигатенең тарихы хакында туктаусыз сөйләрлек сүзе барлыгын аның күзләре генә әйтеп тора иде. Асия ике телдә дә бик матур сөйли. Алтынчы класстай башлап русча укыган. •Укый алмассың» дип алырга теләмәгәннәр, ләкин ул үзенекен иткән, җидееллыкны бик яхшы тәмамлаган. Сугыш вакыты булган бу. Ул шулай үзенә максат куярга һәм җиңәргә өйрәнгән. Язмышын үз кулында тотарга өйрәнү булган бу. Аннан соң кырык ел үткән. Асиянең төрле юллар алдында калган чаклары аз булмаган, ул гадәттә алариың авырын еайлаган... Һәм җиңә килгән. Ул үр артыннан ҮР яулаган. Урал таулары итәгендә үскән кызның тауга күтәрелүе бу... Вел аның белән мондый купшы сүзләр кулланып сөйләшмәдек. Дөресрәге, ул мине һавалардан бик тиз җиргә төшерде... Ул бит унынчыны 1946 елда бетергән. Техника йортында нефтьчеләрнең Хезмәт даны музеенда булганда мин шуны белдем: 1946 елың 17 сентябрендә 1 нче скважинадан куәтле нефть фонтаны бәреп чыга, 19 сентябрьдә «Баулынефть» тресты, оеша. Баулы нефтьчеләре аны үзләренең туган көннәре итеп саныйлар һәм былтыр 35 еллык бәйрәмнәрен үткәрделәр. Татарстан җирендә девон нефтенең елъязмасы шул көннән башлана. — Нефть шау-шуы сезнең өйләргә, классларыгызга килеп кергән,— дип, Асия Мотыйгулловнаның тормышын үзем әзерләгән тәртәгә кертә башлаган идем, уя елмаеп башын чайкады. — Сез сугыш вакыты икәнлеген оныттыгыз,— диде ул.— Җиденчене бетергәч, 43 нче елны, медсестра булып сугышка китү теләге белән, апамнан күреп, мин дә язуларымны медицина училищесына җибәрдем. Чакыру кәгазе дә килгән иде._ Әнинең күз яшьләре алып калды кебек...— истәлекләргә бирелгәндә аның тавышына җылы җилләр йомшаклыгы иңә.— Унны бетергәч тә әле я авиация, я текстиль институтына ашкынган идем. Нигә текстиль? Кызык, унынчы класс өчен имтиханнарны Бөгелмәгә барып бирдек, шунда Уфадагы нефть институтының игъ- •анын күрдек. Чүкечләрен тоттырып, бик матур кыз рәсеме ясалган иде. Хәзер дә „ле күз алдымда тора. Мәктәпне дүрт малай, биш кыз бетердек, өч кыз Уфага геологлыкка укырга киттек. Икебез бер елдан технология факультетына күчкәч, мин үзем генә калдым. Аннары безнең факультетны Мәскәүгә күчерделәр, ике курстан соң мин академик Губкин исемендәге нефть институтында укыдым. Әйе, шулай булырга тиеш тә иде. Нефть үзе аяк астында. Бар халык нефть дип тора. Авиация белән текстиль институтлары ерак, ә бусы күршедә генә. Гомереңне багышларлык эш бар монда, ил куптарган олы эш. Кушыл гына... Институтны тәмамлаганда Асия Зиннатуллина: — Мине Татарстанга. Баулы нефть идарәсенә җибәрүегезне үтенәм.— ди. Студентлык елларында ул Башкортстан. Грозный, Урта Азия якларында геофизик экспедицияләрдә йөри: көндәлекләр алып бара, шул эзләнүләр нигезендә өр-яңа җирләрнең геологик карталарын төзи, диплом эше яза. Татарстанга кайт канда ул Девон картның холкын аңларга кодрәтле геолог булып өлгерә. Институтта ук җәмәгать эшләрендә катнашкан, хезмәткә атлыгып торган Асияне яшьләр үзләренең җитәкчесе итеп сайлаганнар. Ул — комсомол оешмасы секретаре, тиздән ВЛКСМның район, өлкә комитетлары члены. Ул елларда Татарстан яшь нефтьчеләренең беренче слеты җыела. Яшь белгечләр советлары оеша. Фәнни-техник җәмгыятьләрнең конференцияләре уза. Барысы да Асия кебекләрнең инициативасы белән башлана, барысы да беренче тапкыр була. Бораулаучы яшьләр бер бер артлы рекордлар куялар. Ул Газим Гайфуллин, Мөгаллим Гыймазов. Мотаһар Нургалиев кебек илне шаулаткан бораулаучы осталар белән бер сафта эшли. Һәм 1952 елның башында, кайткан яшь белгеч 1954 елның мартында комсомолның ХП съездына делегат игеп җибәрелә. Съездда ВЛКСМ Үзәк Комитеты члены итеп сайлана. Ул еллардагы газеталардан Асиянең рәсемен каравы кызыклы. Ачык маңгай, дулкынланып иңбашына төшкән кара чәч, кыю караш, елмаеп җибәрергә торган кысык иреннәр. Кечкенә генә бизәк төшерелгән якалы гап-гади күлмәктән. Ул каядыр кузгалып китәргә әзер сыман... Бер елдан соң аны Татарстан Верховный Советына депутат итеп сайлыйлар. Башка кандидатлар белән бергә аның да кечкенә генә рәсеме газеталарда урнаштырылган. 25 яшьлек Асия республика белән ил күләмендә дәүләт һәм комсомол эшлек- лесе булып китә. Аны нефтьчеләр үз вәкиле итеп күтәрәләр. Кыз әнә шулай, туган җиреннән дәрман алып, алга бара. Бу хакта мин кешеләрдән ишеттем. Үзеннән сораган идем, ул гадәтенчә елмаеп: — Үзәк Комитет члены буларак, комсомолның ХШ съездында да катнашыр га туры килде әле.— дип өстәде.— Яшь белгечләр идек, без эшләми, кем эшләсен?.. Шул вакытта ул партиягә керә. •Баулынефть» идарәсенә Асия өлкән геолог итеп җибәрелә. Бүлмәдә эшләүне ьызыклы дип тапмаган кыз үзен промыселга күчерүләрен үтенә. Шуннан ун ел буена геолог булып эшли: җир, скважиналар, кешеләр белән эш итә. Гади генә әйткәндә, үзен эштә сыный, тәҗрибә туплый, белгеч булып өлгерә. Аның ике улы да Губкин исемендәге Мәскәү нефть институтында укын. Шамиле «Елховнефть»тә башта оператор булып эшли, хәзер промыселда технолог. Наиле «Башнефть»кә, Уфага кайткан була. Әнисе аңа теп эшенә якынрак күчәргә куша. — Ул бит белгеч булудан туктаячак, — ди Асия Мотыйгулловна, хәтта әле хәзер дә ризасызлыгын белдереп.— Башта нефть всен иснәсен, тәненә, канына сеңдерсен, кеше әй рәте pro хокук яуласын... Хезмәте белән, тәҗрибәсе белән. п Баулыга килгәч, идарәнең парткомына кергән идем. Йомышымны әйткәч. ~ секретарь урынбасары Октябрят Вәлиәхмәтович Насыйбуллин, кулындагы кәгазь- л ләрен миңа сузды да: 5 — Менә, буласы тантаналар уңаеннан иң хормәтле кешеләребезнең яңа ясем- ~ лекләреи булдырдык,— диде.— Асия Гайнаншина берничә урында искә алына, ф Менә «Татарстанның атказанган нефтьчесе» исеме алган иптәшләребез Бишәү _ алар бездә. Бер хатын-кыз бар — Асия Мотыйгулловна. Ә менә болары — һөнәр- о ләре белән иң яхшы эшчеләребез. Араларында тагын Гайнаншнпа. «Хезмәт да- = ны» музеена рәсеме куелган. Ул — «Почет билгесе» ордены кавалеры... Мәскәү институтындагы остазлары Асияне үзләрендә аспирант итеп калды- < рырга теләгәннәр. Яхшы укыган өченме? Анысы билгеле инде: ул начар укый. "" начар эшли алмый. Кешесе андый түгел. Аспирантура бит ул гыйльми эшкә әзер- ™ ли. Монысы ечен остәмо бер сәләт кирәк. Студент вакытта ук башкарган эзләнү- % лорен шулай зур бәяләгәннәрме? Бу хакта мин аның үзеннән сорадым: — Беренче гыйльми тикшеренүләр институтта чакта ук ясалдымы? — дидем. — Алар минем курс эшләрен, соңыннан диплом эшен тәшкил иттеләр, бары шул гына.— Шулай дип аңлатты, аспирантура, гыйльми эшкә тәкъдим ясауларын исенә төшермәде. Шундый җайлы урыннан ул баш тарткан, әмма аның күңеле фәндә булган Аның Баулыга кайтып, гади геолог булып промыселга китүен дә шул омтылышы белән аңлатырга мөмкин. Бу вакытта Баулы бораулау һәм нефтьне җир куенын нан чыгару ягыннан берсеннән-берсе кыюрак яңалыкларны сынап карау, фән-тех иика тәкъдимнәрен кертү өлкәсенә әверелә. Монда гыйльми, техник фикер кайнап тора. Нефтьчеләр Мәскәү, Казан галимнәре җитәкчелегендә эшлиләр. Асия кебек эзләнүчен, институтта ук фәнни эшкә сәләте, зәвыгы ачылган яшь белгечләр очен үзе бер зур бәхет була бу. һәм алар көндәлек эшләренең зур фән ихтыяҗлары белән кушылуын күреп, җиң сызганып эшкә чумалар. Асия Мотыйгулловна очен ул еллар ннде еракта калды. Ул вакытта әле Татарстанда нефть проблемаларын өйрәнүче махсус фәнни институт юк иде. 1963 елда Баулыда Бөтенсоюз нефть фәнни һәм инженер-техник җәмгыятенең — ВНИТОның — республика бүлеге үзенең беренче конференциясен уздыра. Баулыда һәм беренче тапкыр! Көн тәртибендә: «Баулы ятмасына тирәли су кудыру тәҗрибәсен өйрәнү». Идарә җитәкчесе Мннгәрәев, идарәнең баш инженеры Горюнов. Баулы һәм Туймазаның тәҗрибәле белгечләре белән бер рәттән, япь яшь геолог комсомолка Асия до чыгыш ясый. Бөтен нечкәлекләре белән белмәгән кеше өчен нефть, җнр куенында мәңге кысылып яшәүдән котылу мөмкинлеге алгач, скважинадан өскә, яктыга ыргы лырга, димәк, бяры тик фоктан булып кына атылырга тиеш кебек тоела. Бөтенләй үк алай түгел икән бит. — Нефть чыганакларының фонтан булып атылырлык куәтлеләре була. Аңа беа дә булышабыз.— дип аңлатты Асия Гайнаншина.— Шул фонтаннарга көчлерәк тибәргә ничек итеп булышырга да сүнгән фонтаннарга җан өрү өчен ниләр эшләргә? Әле фонтаннар чорында ук нефтьчеләр алдына шундый мәсьәләләр ки леп басты. Аларны. һичшиксез, хәл итәргә кирәк иде... Яшь белгеч Асия дә, тәҗрибәле остазлары белән бергә, шул эш белән шө гылыләнә. Конференциядә ул үзенең кыска гына эш дәверендә ясаган күзәтүләре белән уртаклаша. — Катламнардагы басымны көчәйтү- өчен бездә 1950 елдан ук нефтьле ятма тирәсенә су кудыру скважиналары бораулый башладылар,— дип сөйли ул.— Ләкин бу эшкә чынлап торып 1952 елның июль ае азагында, 509 нчы, 11 нче су куучы скважиналар сафка баскач тотындык... Әгәр дә ел башында катламдагы басым кызу темплар белән кимегән булса (Асия аны катастрофа чигендәге темплар дип атый, фикерен саннар белән нигезли), дүртенче кварталда исә, катламга берничә ай дәвамында су кудырылгач, басым кимү бер атмосферагй кадәр төште. Су куыла башлап, ике-өч атна үтте дигәндә, катламда басым күтәрелде һәм аның нефть бирүе артты. — Моңарчы безнең алда су белән нефть чыгаруны арттырып буламы?— дигән сорау тора иде. Бүген без шушы мөһим сорауга уңай җавап бирә алабыз. Без Баулы девон ятмасын шушы юллар белән үзләштерүне киңәйтә барабыз. Әгәр елның беренче яртысында нефть чыгаруны арттыру яңа скважиналарны гамәлгә кертү исәбенә генә ирешелсә, 1952 елның август аеннан бирле хәрәкәттәге скважиналар саны ишәймәгән хәлдә дә нефтьне көннән-көн күбрәк чыгарабыз. Хәзер безнең алда бу эшне бик белеп җайга салу һәм ятмаларны нәтиҗәле итеп файдалану бурычы тора... Шулай сөйли Асия. Мин аның чыгышын бик кыскартып кына китердем. Фәнни-техник конференция исә «Баулы нефтьчеләренең тәҗрибәсен «Татнефть* берләшмәсенең барлык идарәләрендә киң рәвештә кертергә» дигән карар чыгара. Академик Губкинның талантлы шәкертләре, Идел-Урал нефть ятмаларының зур белгечләре Шмарев, Еронин, Мальцев. Горюнов, Мингәрәев кебек остазлар янәшәсендә һәм Татарстан нефтьчеләре коллективында шулар тудырган иҗади атмосферада Асия шикелле шунда туып үскән яшьләрнең тикшеренү, эзләнү һәм гомумиләштерү сәләте үткенләнә. 1958 елда яңа тәҗрибә башлана. Бу вакытта инде «Икенче Баку» регионы илебезнең төп нефть чыганагына әверелеп җитә. Нефть көннән-көн күбрәк кирәк. Җидееллык план белән нефтьчеләр алдына тагын да зуррак бурычлар куела. Баулы ятмасы инде ун елдан артык халык хуҗалыгына эшли. Инде Кама буенда нефть табылган. Капкан саен майлы калҗа булмый дигәндәй, җирне тишкән саен яңа ятма табылмый. Яңа ятмалар эзләү юлы белән генә нефть чыгару күләмев тиз арада арттырырга мөмкин булмавы мәгълүм. Ил алдында торган бурычны тиешенчә үтәү өчен табылган кадәресеннән нәтиҗәле файдаланырга, ягъни булган ятмалардан нефть алуны арттыра һәм тизләтә барырга кирәк. Моның өчен аны ала белергә кирәк. Нефть аста хәрәкәтсез ятмый: урынын, холкын, сыйфатын үзгәртә тора. Әйтик, нефтьне кысып чыгаручы басымны арттыру өчен катламга су кудыру яхшы эш булды. Ләкин, таяк ике башлы дигәндәй, бу нефтьнең сулануына китерә башлады. Нефть катламында барган үзгәрешләрне даими белеп торырга һәм аны күбрәк алу ысулларын эзләргә кирәк иде. Ә скважиналарның ешлыгы нефть чыгаруга ничек тәэсир итә? Шулай ук мөһим сорау. Болай гына чамалаганда исә нефть диңгезе өстенә никадәр күп скважина утыртсаң, шулкадәр шәп кебек тә бит, тик тәгаен шулай микән соң? һәр скважина фәлән сумга төшә, күпме кыйммәтле металл, энергия, хезмәт тотыла, ә шул миллионнар барысы да гел файдага китәме? Шушы катламга ничә скважина борауларга кирәк? Аларны кая бастырсаң иң зур отыш була? һәм скважиналар нинди ешлыкта булырга тиеш? — Моңарчы нәрсә уйлаганнар?— дисезме.— Моңарчы да шул хакта уйланганнар, ләкин тәҗрибә туплана барган саен нәтиҗәлерәк эшләргә яңа мөмкинлекләр туа. нефтьчеләр шул яңалыкларны эшкә җигә киләләр дә. Асия Зиннатуллина бу вакытта әле промыселда геолог. Бер промыселга ике йөз иллеләп скважина карый. Ул шуларны эшләтүдә барлык геологик мәсьәләләрне хәл итә. Бер баксаң, нефтьтә службалар аз түгел, берсеннән-берсе югарырак урында утырган белгечдер дә байтак. Шулар күләгәсендә тыныч кына эшләргә дә мөмкин. Ике йөз илле скважина икән — булсын, нигә эч пошырырга?— тырышлык белән, пөхтә итеп шуларны карыйсың, тагын нигә дип аларның сафын сирәгәйтү яки ешайту турында баш ватарга? Шул чакта ул үзе кебек үк тынгысыз яшь инженер Илгизәр Гайнаншин бе- ф лпн гаилә корып җибәрә. 1955 һәм 1957 елларда ике уллары дөньяга килә. Бу чакта Асия — яшь белгеч, яшь коммунист, яшь ана. Җиңел булмагандыр, анысын үзләре генә беләдер, әмма шунысы күренеп тора: дөрес, матур бара аның тормышы. бәхетле корыла аның язмышы. Иң мәшәкатьле шушы елларда Асиянең дә, Илгизәрнең дә калын-калын журналларда мәкаләләре басыла башлый. — Бер төркем яшьләр аспирантурага кердек,— дип искә алды Асия Мотый I улловна ул елларны.— Ниндидер бер рухлану, хыялланып йөрүләр, эзләнүләр чоры иде. Имтиханнарны, читтән торып әзерләнеп, Губкин институтында бирдем. Тиздән ул Бөтенсоюз нефть һәм газ фәнни-тикшеренү институтына үзлегеннән I ыйльми эш алып баручы итеп билгеләнә. Ул геология-минералогия фәннәре докторы М. И. Максимов җитәкчелегендә фәнни тикшеренүләр ясый башлый, гыйль ми хезмәт язарга утыра. Әлбәттә ирен, ике яшь баласын, үзен карый, төп эшен о слып бара. Шул кыенлыкларны исәпләмәгәндә, аның бөтен мөмкинлекләре бар. с ВНИИ галимнәре җитәкчелегендә эксперимент үткәрүчеләрнең берсе — ул үзе. = Аяк астында Баулы девоны, хуҗалыгында теләсә Нинди холыклы йөзләгән сква < жина, кулында — техника, кораллар, аппаратлар. Тагын әле еллар дәвамында п туплана килгән материаллар һәм тәҗрибә. 1962 елда Асия Гайнаншинаиы, ун елдан соң, яңадан идарәнең үзенә күче- j рәләр. Ул «Баулынефть»нең геология бүлеге начальнигы булып эшли башлый. л Бу вакытка Асия Баулы нефтьчеләре алдында торган һәм киләчәктә дә күтәре лосе зур эшләрнең бер өлешен үз иңнәренә салырлык әзерлекле, тәҗрибәле, ару талусыз хезмәткә сәләтле коммунист җитәкче булып өлгерә. Асия еллар дәвамын та йөзләгән скважинаның үз-үзен тотышы, катламда барган үзгәрешләрне язып, анализлап килә. Ул җирнең йөрәк тибешен, сулышын тыңлый, вакыт-вакыт чыгымчылап алуын тоеп тора, диагноз куя һәм төзәтү буенча тәкъдимнәрен бирә. Мәсәлән, катламга су кудыруны дөрес оештыру нәтиҗәсендә, сзак еллар дәвамында нефть чыгару һаман арта килә. Баулы ятмасында 1969 елга барлыгы 54 миллион 487 мең тонна нефть чыгарылган булса, шуның 48 миллион 900 мең тоннасы фонтан ысулы белән алынган. Нефтьнең 90 проценты фонтан булып бәреп торган. Моңа ирешә белергә кирәктер... Фәнни институт программасы буенча үткәрелгән тәҗрибәнең тагын бер мак- «аты— сафтагы скважиналарның чама белән яртысын япканнан соң да нефть алу ны киметмәү мөмкинлеген тикшерү була. Асия Гайнашпина: «Мөмкин!» дигән җавап бирә. Ә төп максат — югары нәтиҗәләргә ирешү өчен скважиналарны кайда, ничек һәм нинди ешлыкта урнаштырырга кирәклеген белү. Ул бу бнлгесезлекне дә чишә һәм скважиналарны урнаштыруның нң нәтиҗәле вариантын тәкъдим итә. Яшь галим байтак проблемаларга ачыклык кертә, практик файдалы нәтиҗә лоргә ирешә. Диссертациясен ул Мәскәүдә, Бөтенсоюз нефть һәм газ фөнни-тнкше генү институтында яклый. 1969 елда аңа геология минералогия фәннәре кандн даты исеме бирелә. Нефть ятмаларын рациональ үзләштерү мәсьәләләре елдан-ел актуальләшә бара. Татарстан нефтьчеләре өчен ятмалардан нефть алуның нәтиҗәлелеген арт тыру, коэффициентын күтәрү — төп бурычларның берсе. «Баулынефть»тә ятма ларны үзләштерү буенча махсус бүлек оештырыла, бераздан аның начальнигы итеп Асия Гайнашпина куела. Мин аның бүгенге хуҗалыгы белән кызыксындым. ЯНМАМ мәшәкатьләр белән яшәвен аңларга тырыштым. — Безнең карамакта хәзер җиде эреле-ааклы ятма бар. Атаклы Ромашкино ятмасының көньяк плацдармы безгә керә. ҖИЛӘК ӨЛГЕРЕП килр Татар Кандызында шулай ук девон ятмасы. Сабанчы, Урустамак ятмалары өстә, әлеге бобриков горизонтында. Әйе, җир астының үзенең офыклары, таулары, диңгезләре бар... Баулы районының картйсын мин җир төзүче инженер Наил Шәрәпов кулында да күрдем. Аида Җирнең өсте: таулары, инеш-сулары, болын-үзәннәре. күпер- юллары, басу-кырлары, сазлык-далалары ясалган. Асия Гайнаншина кулында шул ук карта, анда шул ук җирнең ике чакрымга кадәр тирәнлектәге байлыклары төрле төсләр белән төшерелгән. Бу хәл турында уйланып, мин ирексездән күтәрелеп күккә карадым. Анда да бит һава юллары, һава агымнары, кош юллары, радио һәм телевидение дулкыннары — тагын әллә нәрсәләр барлыгы искә төште. Аның да картасы бар. Хәтта нигәдер уңайсыз булып китте: барысы да исәпләнгән, сызылган, билгеләнгән... — Бүгенге көндә безнең хуҗалыкта меңнән артык скважина эшләп тора: кайсы нефть суыра, кайсы катламга су кудыра. Ел саен унбиш-егермесе сүнә, аның каравы илле-алтмыш яңа скважина сафка баса. — Каян килеп, нәрсә исәбенә? — Әле һаман яңа ятмалар ача торабыз, без бит озак еллар буена гигант ятмаларны гына санга сугып килдек. Чыганаклар саегая башлагач, кечкенәрәкләрне дә бик куанып эшкәртәбез. Хәзер менә Алексеевск, Фомин ятмаларын әйләнешкә кертә башлыйбыз. Перспективада тагын да бәләкәй ятмалар күренә... — Сезнең бүлек бу эшкә ничек катнаша? —Разведчиклар бораулап карыйлар да, нефть бар, запасы шул хәтле дип тапшыралар да китәләр. Алар бит берничә урында гына бораулыйлар. Без кайда ничә скважина урнаштырырга кирәклеген төгәл күрсәтеп, бораулаучыларга эш бирәбез. Алар инде һәр скважинага махсус технологик схема төзиләр, ятманың чын байлыгын билгелиләр. Без эшкә керешкәч, девон дигәннәре бөтенләй расланмады, аның каравы бобриков горизонтын һаман әле ача барабыз. Нефть ятмаларының, скважиналарның һәр сулышын белеп торыр өчен, үзебездә махсус лабораторияләрне берләштергән тикшеренү эшләре цехы бар. Анда әйбәт белгечләр эшли. — Җир астында хәзер сездән яшерен бернәрсә дә юктыр кебек. Нефтькә кагылышлы һәр проблеманы өйрәнеп-белеп торасыз... — Эшкә кагылышлы күп нәрсәне фәнни нигездә белергә, җайга салырга мөмкинлекләр зур. Без эшне башлап җибәрәбез һәм ахырына җиткерәбез. — Яңа ятмаларны әйләнешкә кертәсез һәм һәр чыганакны соңгы тонна нефть кә кадәр бушатырга омтыласыз, шулаймы? — Әйе, максат шундый, тик аңа ирешүе бик җиңел түгел. 1946—1957 елларда, мәсәлән, без әкренләп үсә килдек, елына 3,9 миллион тонна нефть бирүгә ирештек. Безнең кечкенә коллектив өчен бу рекорд иде. Быел исә 4 миллион 200 мең тоннага җиткерәчәкбез. Әйткәнемчә, һаман үсәбез. Без моны идарәбезнең икенче яшьлеге дип атыйбыз. Без аның белән Баулы жирендәге 1 нче скважина янына да бардык. Машинадан төшүгә, ул урман аланында баһадирдай басып торган скважинага таба ашыкты, аның тимерләрен сыйпап үтте, аннары бер мәлгә тып-тын калды. — Соңгы арада киләлми йөргән идем,— диде ул.— Миллион тоннага якын нефть бирде ул безгә. Хәлсезләнсә дә, рәте бетмәгән иде әле. Үзебез туктаттык, һәйкәл бул, дидек. Ул моңа лаек... Моннан киткәннән бирле нинди үзгәрешләр булды икән диепмедер, Асия ханым карашын скважинадан безне тирәләп алган агачларга, аланга күчерде. — Карале, җиләк өлгереп килә икән бит, нәкъ элеккечә. Килергә кирәк әле...— дип, ул бетон сукмактан келәм булып яткан аланга атлады. Бераздан скважина янына әйләнеп килде, аңа сөялеп, хискә бирелде: — Моңсу... Күпме хатирә шушы алан белән бәйләнгән. Шаулап тора иде бит... Киләсең, скважина әкрен генә чайкалып тора, менә болай... — Асия апа бу хәрә кәтне кулы белән сурәтләп күрсәтә. — Әйе. скважиналар карга ялар... Алар белән үзебез дә... Кояшлы көн яктысында чәчәкле урман аланында көмештәй ялтыраган скважина фонында бу ханым бирегә яшьлеге белән очрашуга килгән кызны. Асия Зин нәтуллкнаны хәтерләтә иде. Әллә аның уйлары Девон бабасына барып тоташкан идеме? Сүнмәс дәртенә яшьлегендәге шикелле аннан дәрман ала идеме ул? Баулы — Казан, июнь. 1981 ел