ИЛ БАТЫРЫ
Генерал-лейтенант Я куб Чанышевка—90 яшь лдай сейләшкәнчә. Мәскәүгә килеп төшү белән башкалабыз үзәгенә, «Росси»» кунак йортыннан ерак булмаган Серов урамына юл тоттым. Мин Якуб ага Чаиышевка Казанда чыккан берничә китап кертеп чыгарга тиеш идем Ул һәрвакыттагы кебек туры, каһарман гәүдәле, горур кыяфәтле һәм ачык йезле. Аның Татарстан китап нәшрияты бастырган «Казанда 1917 ел» (Казан, 1968), «Үткен походларны искә алып» (Казан, 1973) дигән китаплары күлләргә таныш. Алар турында искә тешереп, өстәлендәге кулъязмасы турында сорагач, ул берникадәр уйланып: «Хәзер мин, тугаи. Беек Ватан сугышы турындагы хезмәтемне тәмамладым Менә ул,— дип миңа ике йөз биттән артык кулъязмасын сузды,— «Кызыл байраклы укчы Брест корпусының хәрби юлы». Генерал бу легендар корпусны үзе төзегән, аның командиры булып, дәһшәтле юллар аша Берлинга кадәр барып җиткән — Менә бу хезмәтемне нәшриятка тапшыргач, хәрби тормышым, беек Ленин партиясендә тәрбияләнүем турында яшьләр эчен зур мемуар язасым килә әле тагы Якуб ага Чанышеаның язарлык хатирәләре деиья кадәр. Аңа 90 яшь! Әйтергв генә җиңел. Ул 65 ел буена бөек Ленин партиясенең алгы сафында, үз гомерен хәрби эшкә багышлаган, солдат хезмәтеннән генерал дәрәҗәсенә кадәр күтәрелгән Яшьтән ятим калып, тормышның әчесен-течесен татыган авыл малае, элекке батрак 1892 елның февраль аенда элекке Уфа губернасындагы Стәрлетамак өязенең Тукай авылында туган Якубка яшьтән үк Габов, Сладкое. Реҗөпов, Алкин кебек алпавытлар утарларында бил бегергә туры килгән. Тормыш бигрәк тә атасы донья куйгач авырая. Олы абыйлары эре сәүдәгәр Яушевларга яллангач, хәлләр тагын да начарая Якубны сеңелосо белән Уфадагы ятимнәр йортына озаталар. Әнисе кечкенә энеләре белән авылда кала. Гаиле ечкә бүленеп, әни тәрбиясеннән мәхрүм кала, ятимлек башлана Якубның укуга сәләте игътибарсыз калмый. Аны татар укытучылар мәктәбенә мөгаллим булып кайту шарты белән әяз хисабына Казанга укырга җибәрәләр Биредә ул Г. Тукай, М Гафури, Ф Әмирхан, Г Ибраһимоялар белән таныша, аралашып яши — Әдәбият, сәнгатьне союем шуннан калды.— ди Якуб ага.— Минем иллегә якын дәфтәремдә язучылар, композиторлар, рәссамнарның әсәрләре турындагы фикерләрем язып куелган. Хәрби кеше үзендә кешелек хисләрен уяу саклыйсы килсе, әдәбият, сәнгать, музыкадан аерылырга тиеш түгел Аның сүзендә безнең Совет кораллы кечләребезнең йөзе. Совет солдатының эчке деньясы турында гади, тик шул ук вакытта философик мәгънә ята. Үз гомерен укытучылыкка багышларга, татар крестьян балаларына аң-балам бирергә теләген Якубны тормыш дулкыннары бутен юнәлешкә алып ките. 1913 елда аңа солдат шинеле киертәләр Ул Варшавада артиллериягә ойрәнү командасын тәмамлап, фейерверкер диген кече командир чины ала Аннан оч ел буена беренче Бәтонденья империалистик сугышында катнаша, батырлыгы ечен Георгий кресты белен бүләкләнә 1917 ел башында унтер офицер Чанышеены Казан юнкерлар училищесына укырга юллыйлар А Элек Казанда укыганда һәм фронтта ул Маркс, Ленин турында ишетә, аларның кайбер әсәрләре белән таныша. Сугыш кырында В. И. Ленинның «Империалистик сугышны гражданнар сугышына әверелдерергә!» дигән лозунгысы белән танышып, аны хуп күрә, большевиклар белән аралаша. Юнкерлар училищесында революцион карашлы Казан университеты студентлары, фронттан кайткан кешеләр белән якыная, фәкать Ленин җитәкчелегендәге большевиклар партиясе генә чын халык бәхете өчен көрәшүче икән дигән нәтиҗәгә килә. Шуның өчен дә 1917 елның 15 мартында Я. Җ Чанышев икеләнмичә большевиклар партиясе сафына баса, Февраль буржуаз- демократик революциясеннән соң Казан большевикларының 26 мартта университетта уздырылган беренче оештыру җыелышында катнаша РСДРП(б)ның Казан комитеты һәм Мулланур Вахитов җитәкчегендәге Мөселман социалистлар комитеты кушуы буенча ул Камил Якуп, Һади Маликов белән татар солдатлары, эшчеләре арасында зур агитация-пропаганда эше җәелдерә, митингларда, җыелышларда чыгыш ясый, татар милләтчеләрен, Вакытлы хөкүмәтне, меньшевикларны һәм уң эсерларны фаш итә. Казанда, иң зур хәрби округ үзәкләренең берсе буларак, зур гаскәр тупланган. Шуның өчен большевиклар солдатларны Советлар ягына тартуга аеруча зур игътибар итәләр. 1917 елның сентябрендә Үзәк Комитет кушуы буенча Казан партия комитеты каршында большевикларның хәрби оешмасы тезелә. Оешма җитәкчеләре итеп Н. Ершов, Н. Ежов, К. Грасис, Я Чанышев, П. Шумилов, Л. Милх сайлана. Татар солдатлары большевикларны яклап чыга, Хәрби шура яклы Мөселман хәрби комитетын яңадан сайлауны таләп итә. Гарнизон мөселман хәрби комитет председателе итеп ефрейтор Әбдрәшитов, урынбасары — Чанышев һәм членнары итеп Биккинин, Сөйфельмөлеков, Шмаков һ б. сайлана. Якуб Чанышев солдатларны һәм эшчеләрне Вакытлы хөкүмәткә каршы кораллы восстаниегә хәзерләүдә иң актив катнашучыларның берсе була. Ул восстание белән җитәкчелек итү өчен Революцион штаб составына кертелә. Восстание башлангач, аның җитәкчелегендәге отряд юнкерларны Казанка елгасы яныннан Кремльгә чигенергә мәҗбүр итә. Восстание җитәкчеләренең берсе Н. Ежов: «Прапорщик Чанышев Якуб һәм башкалар җитәкчелегендәге милли роталар гаять кыю хәрәкәт иттеләр»,— дип язды. — Владимир Ильич восстаниегә сәнгатькә караган кебек карарга өйрәткән иде. Казанда Совет власте Петроград белән бер көндә урнашты,— дип искә ала ул көннәрне Якуб ага Кораллы восстание революциянең иң югары ноктасы булса, җиңгәннән соң властьны кулда тоту аның төп максаты. 26 Октябрьда тантаналы рәвештә Казанда Совет власте игълан ителә. Революцион тәртип урнаштыру һәм революцияне саклау өчен беренче пролетар диктатура органы — Революцион комитет төзелә Аңа татар милләте вәкилләре дә, аерым алганда, Мулланур Вахитов, Камил Якуп, Якуб Чанышев, Вәли Шәфигуллин сайлануын басым ясап әйтергә кирәк В. И. Ленинның һәр революция үэен-үэе саклый белгәндә генә берәр төрле әһәмияткә ия була, дигән күрсәтмәләреннән чыгып, Казан большевиклары хәрби округка, аның эшенә аеруча зур игътибар иттеләр. Округтагы миллионга якын солдатның кем ягында булуы революциянең язмышына турыдантуры бәйле. Кичекмәстән Солдат советы депутатларының II округ съезды чакыртыла, аңа 98 гаэнизоннан 200 гә якын вәкил җыела Делегатлар арасында легендар В. И Чапаев та була. Съезд Казан хәрби округы белән идарә итү. Совет властеның кораллы көчләрен оештыру, округта революцион тәртип урнаштыру өчен биш кешедән торган Комиссарлар Советы сайлый. Советка Якуб ага Чанышев та сайлана. Аңа татар хәрби частьлары төзү, хәрби училищеларны яптыру, фронттан кайткан офицерларны Совет хәрби частьларында файдалану мөмкинлекләрен карау кебек җаваплы вазифа йөкләтелә, ул татар буржуазиясенең контрреволюцион үзәге булган Хәрби шура һәм «Болак арты республикасыин тар-мар итүдә дә катнаша Гражданнар сугышы елларында Я. Чанышевның хәрби сәләте тагын да ачылып китә. Атаман Дутовны һәм ак чехословакларны җиңгәннән соң бөтен көч адмирал Колчакны тар-мар итүгә юнәлдерелә. Казан һәм Идел буе шәһәрләрендә Беренче Идел буе татар укчы бригадасы төзелә. Шунда Я Чанышев батарея командиры итеп билгеләнә, соңыннан бригада комиссары була. Бригада Оренбург, казакъ далалары аркылы Фиргаиа, Бохара, Тянь-Шань тауларына кадер барып җитә. Урта Азиядә басмачыларны тар-мар итүдә, урыннарда Совет власте урнаштыруда бригаданың роле аеруча зур Теркестан фронты командующие М. В Фрунзе басмачыларга каршы батырларча керешкән һәм Бохара әмирен тар-мар итүдә катнашкан татар кызылармеецларына күп тапкырлар рәхмәт белдерә. ф Якуб Чанышев бригада комиссары буларак та, үзенең шәхси батырлыгы белән 3 дә кызылармеецлар һәм җирлә халык арасында зур абруй казана. Басмачыларның ~ иң явыз җитәкчеләреннән берсе булган Хол-Хуҗаның өненә курыкмыйча үзе юнәлә һәм аның белән сөйләшүләр алып бара, ленинчыл милли, эчке һәм тышкы лолити- “ каның фәкать эшче һәм ярлы крестьяннар яклы икәнлеген бәйнә-бәйнә аңлата, со- 5 •етлариың декретлары белән таныштыра. Нәтиҗәдә басмачыларның бу отряды Советлар ягына күчә. Якуб ага Андижанның почетлы гражданины 1926 елда Андижан хезмәт ияләре ® Я. Чанышеаны Бакуда III Коммунистик Интернационалның II конгрессы инициативасы белән чакырылган Кеичыгыш халыклары съездына делегат итеп җибәрәләр Биредә м ул инглиз интервентлары һәм эсерлар тарафыннан ерткычларча үтерелгән 26 Баку $ комиссарын күмүдә катнаша. Комиссарлар арасында безнең якташыбыз, Лаеш егете, S элеккеге Крестоаниковлар заводы (хәзерге Вахитов исемендәге химкомбинат) эш- »_ чесе И. Я Габишев та була. < — Без комиссарлар белән бик тирән кайгы кичереп саубуллаштык,— ди Я- Чаны- < шев.— Ләкин төшенкелеккә бирелмәдек. Аларның изге эшен дәвам итвргӘ ант S иттек. Әле дә күз алдымда: зур мәйдан халык белән шыгрым тулы Без инглиз һәм башка империалистларга революцион нәфрәт белән Черчелль, Чемберлиннарның карачкыларын да җиргә күмдек. 1921 ел — Якуб ага өчен иң истәлекле елларның берсе Теркестан коммунистлары аны партиянең X съездына делегат итеп сайлап, зур хөрмәт һем ышаныч белдерәләр. Ул бөек юлбашчыны тагын күрәчәк, аны тыңлаячак! Ә беренче мертебә В И. Ленинны 1919 елның 19 январенда Мәскәүдә Карл Либкнехт һәм Роза Люксембургның ерткычларча үтерелүенә багышланган кайгылы митингта күргән һәм ялкынлы речен тыңлаган иде Ерак, ләкин күңел өчен якын булган Мәскеүгә юл тотканда Якуб агага һәм аның юлдашларына тормыш ничектер икенчерәк тесте күренеп алды. Йомшак купе, тыныч, борчу юк кебек.. Әйтерсең лә поход тормышы, басмачылар белән үлем сугышы, ат өстендә үткен йокысыз, арыткыч тенге походлар бөтенләй булмаган, юк. Ниһаять, Мескәү X съезд. Делегатлар, шулар арасында Я. Җ Чанышев та Ильичны зур дикъкать белән тыңлый, аны тулысынча яклый — Бер үкенечем бар,— ди Якуб ага X съезд турында сүэ барганда — Бунлы- буйлы халатлардагы безнең делегацияне күргәч, Владимир Ильич яныбызга килде де ничек урнашуыбызны, хәлләребезне сорашты. Шунда мин бер фотографны күрел алдым да Ленинга делегациябез белән рәсемгә төшәргә тәкъдим иттем. Ул берсүзсез риза булган иде. Менә шул фотокарточка миндә юк. Эзләтеп тә карадым, бер кайда да табылмады Өметемне еэмим, бәрәр архивта, я кемде дә булса сакланадыр әле. Гражданнар сугышында күрсәткән шәхси батырлыгы һем ленинчыл милли политиканы тормышка ашыруда күрсәткән хезметпәре ечен Якуб ага Чанышев Хәрби Кызыл Байрак ордены белән бүләкләнә Ул шулай ук Теркестан республикасының Кызыл Байрак орденына да лвек була. Урта Азияне контрреволюция кәйләреннән, басмачылардан азат итүдә бригада комиссары Я. Җ Чанышев, шулай ук Ю. Ибраһимов, X. Меүлетоа, 6 Белоусов, Г Касыймов. А. Маматкаэнн, Н Енекеев, Ш. Усманов һем башкалар җитәкчелегендәге Беренче Идел буе татар укчы бригадасы данлыклы юл үтте, искиткеч батырлыклар күрсәтте. Кызганычка каршы, бу бригада турында әле күлләр, шул исәптән Урта Азиядә дә белеп җиткермиләр Бригада турында нәфис фильм булдырырга иде дигән фикерне Якуб ага бик хуп күрде Бригада членнарының күпләре Совет һәм Теркестан хөкүмәтенең югары орденнары белән бүләкләнгән Шулар арасында әпвльа сеңелле Мәрьям һәм Гайшә Саиновалар да бар Алар — хатынкызлар ара сында беренчеләрдән булып Хәрби Кызыл Байрак орденына лаек булган шәфкать туташлары Якуб аганың тормыш иптәше Мәрьям ханым гражданнар сугышында алган югары бүләкне изге истәлек итеп саклый Генерал белән бергә тормышның ачысын-течесен татыган чын-чынлап шәфкатьле Мәрьям ханым — татар халкының мактауга лаеклы горур кызы ул Туплар шартлавы тынып, тыныч тормышка күчкәч, Я. Чанышев Мәскәүдәге Хәр- Он академиягә укырга җибәрелә Аны уңышлы тәмамлаганнан соң ул хәрби берләшмәләр белән командалык итә. 1925— 1932 елларда укчы дивизиянең командиры һәм комиссарь булып хезмәт итә Атаклы композитор Салих Сәйдәшев бу дивизия өчен махсус марш яза. ул хәзер «Совет Армиясе маршы» дип йөртелә Якуб ага Чанышев ул елларда СССР һәм ТАССР башкарма комитетлары, Татарстан өлкә комитеты бюросы члены буларак, республика тормышында актив катнаша, яшьләргә патриотик тәрбия бирүгә. Кызыл Армия сафларын идея һәм политик яктан ныгытуга зур игътибар бирә Ул Татарстан делегациясе белән партиянең XIV һәм XVI съездларында катнаша Бөек Ватан сугышын Я Чанышев Фрунзе исемендәге академия курслары начальнигы буларак каршы ала. беренче туплар шартлаганда курсантлар белән чик буенда Гродно шәһәре янында хәрби өйрәнүләрдә була, чигенү авырлыкларын татый. Аннары Мәскәү өчен барган сугышларда, Харьков операциясендә катнаша Сталинградтагы көчле бәрелешләрдә дивизия командиры Я Чанышев каты яралана, сәламәтләнгәннән соң 68 нче армия командующие Толбухинның урынбасары итеп билгеләнә, төньяк-көнбатыш фронтны ныгытуда үзенең хәрби талантын, белемен киң куллана. Дошманның Демянск группировкасын юк итүдә, Новгород, Великие Луки, Ст. Русса операцияләрендә катнаша 1943 елда Я Чанышевка корпус төзү бурычы тапшырыла. Икенче Белоруссия фронты составында корпус данлы юл үтә, бигрәк тә Брестны дошманнан азат итүдә дан казана. Герой Брест крепосте барлык кешеләргә билгеле, аны саклауда күрсәткән батырлыгы өчен татар егете Михаил Гаврилов исеме тарих битләренә алтын хәрефләр белән язылды Якуб Чанышев Брестны дошманнан азат итү операциясен искиткеч осталык белән башкарып чыкты Мәскәү бу җиңүне котлап салют бирде, корпус Брест дигән данлыклы исем ала Ә корпусның командиры Беренче дәрәҗә Кутузов орденына лаек була Генерал Чанышев корпусы Польшаны азат итүдә (ул Польшаның өч ордены белән бүләкләнгән). Одер елгасын кичеп, беренчеләрдән плацдарм алуда, Берлин операциясендә катнаша, Данлыклы корпус Эльбаны кичә һәм Шверензееда АКШ һәм Англия гаскәрләре белән очраша Америка хөкүмәте легендар генералны АКШның иң югары ордены белән бүләкли. Сугыштан соң Якуб ага ун елдан артык Хәрби академиядә курслар начальнигы булып эшли һәм алмашка хәрби кадрлар хәзерли Ул хәзер яшь солдатлар, үсмерләр арасында чыгышлар ясый, аларны патриотизм рухында тәрбияләүдә зур эш башкара