Логотип Казан Утлары
ЭПИСТОЛЯР ПОВЕСТЬ

ГӨЛБАКЧАДА

Яшәгән ди дөньяда бер бакчачы. Кемнәрдер эшче, җырчы яки язучы була, ә ул бары тик гади бакчачы гына булган. Ул төрле- төрле гөлләр үстергән, аларга күңелен салган, бар вакытын, гомерен аларга багышлаган Иртән торып, гөлләренең төпләрен йомшарткан, су сипкән. Гөлләре гаҗәп күп булса да, ул аларны, бер иртәдә дә, кисеп, кәрзингә тутырмаган, базарга алып чыгып, үткән-сүткәнгә тәкъдим итеп, кыйммәтрәк бәягә сату турында уйламаган Мондый уйлар аның башына да килмәгән Түтәлләрдән чүп үләннәрен утаганда ул, гөлләренә сокланып, җанына ял, шифа тапкан, үткән гомерен искә алган Ә үткәннәрне хәтерләү үзе бер шатлык бит ул, чөнки яман хәлләр онытыла тора, бары тнк яхшы, изге мизгелләр генә күңелдә якты утраулар булып озак саклана Әмма бакчачы шулай да әле тулысынча бәхетле була алмаган, чөнки анын бер хыялы бар икән. Ул төннәр буе йокламыйча шул турыда уйлана торган булган Аның җаны ниндидер бер гүзәл чәчәкне эзләгән, көткән. Ниндирәк кыяфәттә ул гөл, ничек ул аны эзләп табар - бакчачы моны үзе дә әле төгәл белмәгән, әмма аның йөрәгендә олы бер өмет хисе яшәгән Бер көнне сукмак буйлап атлаганда ул аулак почмактагы ташлар арасында шытып чыккан бер үсентене күрә Исеме билгесез үлән булса да, өзмәгән ул аны, калдырган һәм, ниһаять, берничә көннән соң шул урынга яңадан юлыгып, анда гүзәл чәчәк күргән Ул - Гөлчәчәк бул ган. Бу чәчәк дөньяда булган бар хисләрне үзенә җыйган Ул, тирә- юньгә нур сибеп, балкып торган. Хуш исе бөтен бакчага таралган Гөлләрнең дә үз тормышлары бар икән Гөлчәчәккә Кычыткан га шыйк булган Бакчачы моны сизмәгән, билгеле Кычытканны, бияләй киеп, өзеп ташламакчы булган, ләкин Гөлчәчәк шунда дустына бөтен гәүдәсе белән сарылган Өзсәләр икесен бергә харап итсеннәр Бакчачы Гөлчәчәкне җәлләгән, өзми калдырган Белмим, Гөлчәчәк ничек шулай үзенең тормышын Кычытканга ба гышлап, аның белән кавышырга булгандыр Бәлки язның нртәләре бигрәк тә гүзәл, күк йөзе зәп зәңгәр, болытлар ан ак, яфраклар ямь яшел, ә үзе яшь һәм чибәр булгангадыр, бәлки инде акыллы, нык та мырлы Кычыткаш а ышыкланмакчы булгандыр Кем белә Гөлчәчәк көннән көн үрчи бара икән Хәзер инде ярты бакчаны ди ярлек биләп алган аның балалары Бакчачь1га күршеләре «файдалы> киңәшләр дә бирә башлаган Сез, беләсезме, череп байый аласыз бит хәзер, авызыгызны гына ачып калмагыз Гөлчәчәк мае гаять кыйммәт тора, аңардан затлы хуш буй ясыйлар. Сез аларны сатыгыз! Бик сирәк нәрсә бит ул — гөлчәчәк яфрагы. Ләкин бакчачы бу сүзләргә колак салмаган, үзенчә яшәвен дәвам иткән. Җир өстендә җәй бәйрәм иткән чак икән. Бакча шау чәчәккә күмелгән. Кычыткан Гөлчәчәкнең нәфислегенә сокланган, җәйгә ямь өстәргә омтылып булса кирәк, үзе дә чәчәк атып караган. Ләкин аның чәчәкләре бик вак, төссез һәм иссез булып чыккан. Кычытканның күңеле кимсенгән, әрнегән. Шау чәчәккә күмелгән бакчада ул югалып калган Моны күреп, Гөлчәчәк аңардан йөз чөергән, хурланган. — Син миңа тиң түгел. Бар, кычытканнарың янына күчеп кит, —дип, ул кайчандыр кадерле булган дустын куа башлаган. Әмма күләгәдә, караңгы почмакларда яки чокырларда үсеп утырган кычыткан туганнарының хәзер аны үз араларына аласылары килмәгән «Сиңа Гөлчәчәк кирәк булган иде бит»,—диеп, усал карашлар ташлап, аңардан көлгәннәр генә. Шулай итеп, Кычыткан япа-ялгызы калган. Тирә-юньдә һәрнәрсә хозур, шат, күңелле булган чакта аңа тагы да ямансурак икән. Шул чакны Кычытканны Ромашка мәхәббәте коткарган. Бакчага кайдан килеп эләккән булгандыр инде ул. Аны утыртучы, хәстәрләүче дә булмаган. Ә шулай да ул ярыйсы гына матур булып үскән, чәчәк аткан. Баштарак ул, ялгызлыктан арынырга теләп, Кычытканга тартылган һәм аның турында һаман саен ешрак уйлавын абайлап: «Чыннан да яратам түгелме соң?» — дип, бер үк вакытта бәхетле һәм көенечле уйларга чумган. Беренче хисләр ташкыны басылгач, Ромашка айнып киткәндәй була, аңына килә — Дустым, әллә аерылышыйкмы соң? Нинди генә үзсүзле, горур булмасын, синең Гөлчәчәгең бар бит Көннән-көн саргая, шиңә дип ишеттем мин аны. Ләкин Кычыткан Гөлчәчәккә шулкадәр рәнҗегән ки, үпкәсе, әрнүе аңа карата булган бөтен хисләрен оныттырган. - Юк, юк, мин бары тик сине генә яратам, синсез яши алмыйм. Ташлама мине,— дип Ромашкадан үтенгән ул. Җәйләр узып, көннәр инде көзгә авыша башлаган. Җир өстенә сары төс иңгән. Бар гөлләр дә шиңеп беткән. Иң элек, билгеле, Гөлчәчәк сулган. Кычытканга бу хәбәр килеп җитсә дә, ул аңа битараф калган. Аның күптән инде Гөлчәчәктән күңеле кайткан, йөрәгендә Ромашка гына булган Шул чакны чибәрлеген бер дә җуярга җыенмаган Ромашка янына бер Бал корты көн саен иртән, әле Кычыткан уянмаган чакта ук, очып килеп, үзенең Ромашкага гашыйк булуы турында сөйли икән Яшь Ромашка озак уйлап тормыйча: «Бу Кычыткан барыбер тиздән корыячак. Мин үзем дә тиздән шиңәрмен, яшәп калырга кирәк»,— дигән. Бал корты нечкә борыны белән көн саен чәчәктән бал ала икән, һәм шулай бик озак дәвам иткән. Бер иртәне ямьсезләнеп, каралып, җыерчыкланып калган Кычыткан күзләрен ачып җибәрә һәм чак кына һуштан язмый кала: аның сөекле Ромашкасы яныннан Бал корты очып китеп бара. Кычыткан бу хыянәткә түзә алмый, үзен-үзе чагып үтерә. Бушап калган бакча өстенә ак кар ява. Сукмак буйлап бакчачы атлый Монда булып алган фаҗигане ул сизми дә калды Тик Гөлчәчәкнең генә орлыкларын саклап калырга тырышты ул. Яз килгәч, орлыклар кабат шытып чыгар һәм барысы да яңадан кабатланыр Бәлки...