Логотип Казан Утлары
Публицистика

БАКЧА

Тыныч җирдә алма үсәр л бу язны айлап көнләп түгел, сәгатьләп көтеп аалды. Күңелләрне әллә кайларга чакырып, берсен-берсе ашыктыра ашыктыра Кама өстеннән зәңгәрсу бозлар ташкыны ага. бөтен җанны төбе-тамыры белән кузгатып кыр казлары талгын гына очып уза. акчарлаклар көне буе үзәкләрне өзә. былтыргы куе камышлыкларда кыр үрдәкләре туе бара, күкнең ак болытлар белән кабарып торган йомшак күкрәгендә кыңгырау кебек чыңлаучы тургайлар арткан нанарта. агач бөреләренең ирен очлары бер-берсенә үрелә. Язларны ул ялгызы гына каршылый да язмышының җәйге сәхрәләренә ялгызы гына сәфәр чыгып китә. Ялгызы дип... аның да кайбер парлашып яшәүчеләргә биргесез карын оныттыра торган ак чәчәкле куанычы — үзләренең чираттагы язларын та мырларыннан башлап ябалдашларындагы һәммә бөреләренә кадәр корып каршыладылар. Җир яшәрде, алар корыды. Бишәү генә түгел, дпстә генә дә түгел, ә җиде йөз гектар җирдә корыды. Җиткән кызларга тиң хозур 315 мең төп алма гач. Җәннәт иледәй бакча май аена кап-кара шәл ябынып килеп керде дә ыңгы рашмый-сыкранмый гына мәңгегә күзен йомды. Югыйсә: Алмагачлар чәчәк ата Майның унбишләрендә, - иде ләбаса! Табигатьнең, бигрәк тә кеше кулы белән гөлбакча ителгән таби гатьнең. кинәт кара кисәүгә әйләнеп калуы кеше үлеме белән бертигез фаҗига икон. дерлеге бар иде. Ул инде аңа үзенең гомерлек юлдашы дип бөтен иманы белән табынган, яшәвенең барлык мәгънәсен шуңа багышлаган иде. Табигать!.. Таби гать— ул мәхәббәт кебек: кырыкмаса кырык холыклы. Алмагачлар — аның яшәү мәгънәсе, кешеләргә калдырачак бүләге, иң моңлы җыры, бөтен сагышла Бакча корыгач. Галина Павловна Васильева бетен тене, рухы белән авырып китте, йөзенә көзге яфрак төсендәге хәсрәт сарылды. Аны больницага илтеп салдылар. Сырхауга дару табыла икән. Ә җанга? Башка елларны диңгез шикелле шау чәчәктә утырган алма бакчасыннан кояш баеганда Кама суына кара күләгә сузылып ята торган булып китте. Совхоз кешеләре күңеленә кара корымдай килеп ягылган хәсрәт ул күләгәдән дә хәтәррәк иде. Киләчәктә табигать һәм кешеләрне ни көтә? Бу тирә елларда табигать бер- сеннән-берсе афәтлерәк фаҗигалар кичереп алды. Ул фаҗигаләрнең тәэсире кешеләр күңеленә дә, юшкын төсендәрәк. онытылмаска утырып калды. Табигатьнең кайсыбер афәтләре, баскычтан баскычка тәгәрәп төшкән алма сыман, кешеләрнең һәр буыны күз алдыннан сикереп үтә. Корылыклар, яңгырлар, янгыннар, салкыннар... Ябалдаштан ябалдашка сикерешкән тиеннәр көтүе булып, буыннардан буыннарга шулерның авыр хатирәсе күчә, аларның берсен икенчесе белән чагыштырып карыйлар, аларны хәлдән килгәнчә, көч җиткәнчә хәвефсезрәк үтү әмәлләрен, чараларын эзлиләр, юрыйлар, табалар. Бу гасырның соңгы дистә елга туры килгән 72, 76. 81 иче елларның корылыгы. 80 нче елның яңгыры, 79 нчы елның кышкы суыгы — һәркайсы үзенә генә хас, кабатланмас, үзенчәлекле. Хәер, кешеләр хәзер табигатьтәге бәла-казаларны матди яктан сизмнчәрәк, уңышлырак үтә, ә психологик яктан... анысы һәрвакыттагыча, әйтик, мең ел әүвөл ничек булса, хәзер дә шул дәрәҗә авыр кичерелә. Матди як дигәне машина һәм техниканың күплегенә, тормышның хәзерге муллыгына бәйле, болар — кешеләрнең көче, ышанычы, терәге. Директорлары Галина Павловна Васильева больницага яткач, «Масловка* совхозы кешеләре дә баштарак, аналарын югалткан үрдәк бәпкәләре сыман, нишләргә белмәстөн аптырап калды. Җиде йөз гектар алмагачы, бер йөз гектар чия, аннары бихисап кара миләш, карлыган, кура җиләге, җир җиләге... Карлыган белән кура җиләге исән калды әле, ә илле гектар җир җиләген шул язда су басты. Май беткәнче, ике күзләрен дүрт итеп, бар өметләрен җыеп көттеләр — алмагачлар яңарып китмәде. Бакча нибарысы өч-дүрт ел уңыш биреп өлгерде. Елга дүрт миллион данә банка консерва әзерләү исәбе белән корылган өр-яңа завод эштән туктап калды. Анысы дүрт кенә ел эшләгән иде әле. Вер мең ярым тонна җиләкҗимеш саклагыч шыр буш. Заводның Венгриядән кайтарылган җиһазы гына да 4 миллион сумлык. Зәп-зәңгәр диңгез уртасында гөрләп, яктырып барган дәү бер кораб комга килеп утырдымыни! Мәскәү һәм Краснодар белгечләреннән торган абруйлы зур комиссия «Вакча яңармаячак» дигән хөкем чыгарып китеп барды. Галина Павловнаның шунда бөтен тәне эсселе-суыклы булып китте... Больница. Көтелмәгән хәлдән халык борчуга, хафага төште. Күп кеше: «Безгә монда эш бетте, без китәрбез инде»,— диде. Ә Идел белән Чулманны маяк итеп, очар кошлар туган-үскән илләренә кайта иде. Язгы су китүгә. Урта Идел кешеләре кышкы суыкларда туңып корыган алмагачларны, чияләрне кисәргә кереште. Сызылып аткан таңнарда сайраган сандугачларның шат җырларын, шәүлегәннәрнең кичке челләләрдәге моңаюларын алмагачларны кискән һәм утынга тураган пычкы белән балта тавышлары бүлә иде. Бакчаларга тукраннар ияләште. Агачлар патшасы имәннәр төннәрен котсыз шыгырдый — аларның да кайсылары тәмам корыды, кайсылары җәй уртасына хәтле бары тик кәүсә һәм юан ботакларындагы яфрак бөреләрен генә җәеп җибәрә алдылар. Көзге туй мәҗлесе табыннарына алмалар саран гына куелды, аның каравы кияү егетләренең тешләре ул елны һич нинди зыян күрмәде — әбиләрнең кияү чикләвекләре җыя торган чикләвек куаклары да шәрә көйгә җилдә сызгырып кына утырды. Галина Павловна өч айдан соң гына савыгып кайтып төште. Савыгып дип... җан сызлаулы килеш калды, бакчага күзе төшүгә үк, күңел яраларына учлап са гыш тозы сипкән шикелле итте. Вакча төннәрен аның төшенә керә иде. Элек, май һәм июнь айларында, кичләрен бакчага килеп керсәк, сандугачлар сайравына коенган шикелле була идең. Җанның нечкә кылларына моң куна. ...Бакча үлеме игеннәрне тоташлый боз суУудан да куркынычрак афәт. Игенне көзен чәчеп була. Ә алмагачлар җиденче яшьтә генә чәчәк ата, сигезенче яшьтә генә чынлап торып алма бирә башлый. Бакчаны кайдадыр дистә елның теге ягында гына терелтеп - булачак иде инде. Бүтәнчә юрау мәгънәсез юану гына. Галина Павловна үз күңелендә язгы бөре кебек әкрен генә бүртеп, хыянәт — хисе уянуын тоеп йөри башлады. Күңел кабалана кабалана хуҗалык Пәм кеше- < Ю ләрнең тормышын ун елга кире чигереп ташлаган бакча мәшәкатьләреннән котылу юллары эзли иде. Аларның 2 мең ярым гектар җирләре бар, игенчелектә җәе- ♦ леп китәрлек түгел, терлекчелеккә күчү иң кулае. Совхозда мең баш мөгезле эре а. терлек исәпләнә, бу җәһәттән тәҗрибә дә юк түгел. Терлекчелеккә күчәргә була. * Тик аның намусы бакчага хыянәт кылуны кире какты. О — Бакча, бары тик бакча,— диде Галина Павловна.— Әнә. күрше «Корноухо- •* во» совхозының 12 мең гектар җире бар, ике ярым миллион сум доход алалар. Ә без киресенчә: ике мең ярым гектар җирдән 3 миллион сум! Соңгы елларда совхозда 160 квартир, килеш-килбәте, эчке йөзе, тышкы кыя- х фәте белән үк чын сәнгать әсәре дип атардай культура йорты, унъеллык белем бирүгә исәпләнгән мәктәп бинасы, ашханә төзелде.- Ашханә. Дизайн дигән чибәр, ләкин нурсыз һәм салкын бизәлештән ул акыллы татар хатыннарына хас тыйнак эчке җылылыгы, кунакчыллыгы белән аерылып тора Галина Павловна — үзе дә татар хатыны һәм йорт-җирдо кунакчыллыкның культура көзгесе, тәрбия мәктәбе икәнен бик яәешы белә. Шул ашханә генә дә Масловка авылы кешеләрен төрле якка сибелмичә, чикләвекләрне бергә тоткан кәшәнкә кебек, бергә туплауда аз ошләмәде. Өч катлы административ үзәк бинасы, аның каршысыядагы икешәр катлы торак йортларның күз алдындагы җыйнак күренеше, завод — боларның һәммәсе гүзәл Кама белән, аның буеннан буена алты чакрымга сузылган алма бакчасы белән бик камил ярашып тора, индустрия нигезендә корылган дизайнның бер үрнәге дияргә ярый, кешеләрне «Мин шушында яшим бит әле!» ддп горурлан дырырлык күренеш иде. Инде менә шуларның берсе — бакча юк. Кешеләрне җир белән бәйләп тоткан кендек бавы өзелде һәм алар кимсенеп, ятимнәр сыман сагышланып һәм үзәкләре өзелеп: — Вез моннан китәрбез инде,— диделәр. Аларның күңелләре бакча белән йортларының гармониясенә күнеккән. Зама нындп Масловка авылы картаюга, таралуга юл алган иде инде. Дүрт йөз Йорт арасында тәрәзәләре кадакланганнары, бакчаларының әрем һәм тигәнәк белән капланганнары елдан-ел арта, яшьләр калмый Хәзер әүвәлгесе белән янәшә ике йөз йортлы шәһәрчек калкып чыкты. Яшьләр кайта, әллә кайлардан гомерлеккә тебокләнү исәбен белдергән теләкләр килә. Галина Павловна бирегә әшкә килгәндә балалар бакчпсын ябарга ниятләп яталар иде инде. Хәзер берьюлы 80 бала йөри торган бакча эшли, яңасы, зуррагы салына. Шушы мәлдә яңгыраган: — Вез моннан китәрбез инде,— дигән сүзләр кешеләрнең бакчамы яңартырга өметләре сүнүе турында сөйли иде. Галина Павловна кешеләргә табигать тартып алган ышанычларын кире кай тзрып бирергә булды. Үзенең биредә үткәргән гомерен тагын бер мәртәбә кабатлау бәрабәренә булса да, ул моны эшләргә карар кылды. Үз гомереңнең табигать сызып ташлаган авырлыкларын да, татлы җиңүләрен до тагын бер тапкыр кабат ларга мөмкин булган очрак сирәк эләгәдер әле ул. һәм ул сирәк күренештән читкә тайпылмыйча, фаҗигане яшәү тантанасы беләи алыштырыр өчен көчтән килгәннең барысын да эшләргә кирәк иде... Дистә ярым-нке дистә еллар әүвол Татарстандагы һәммә колхозсовхозда диярлек алма бакчалары гөрләп уңыш биреп утыра иде. Алар азмы-күпме керем китереп кенә калмыйча, хуҗалык кешеләренең күңеленә дә хуш килеп, тормыш ларының бизәге генә түгел, яшәүләренең ачык һәм аңлаешлы бер шөгыле дә иде. Алмалы авыл нур чәчеп тора кебек бит ул. Әүвәлге авылларның җәйләре яшелрәк, таңнары алсурак иде бугай. Тәрәзә каршысына алмагач утыртып кую элек берни тормаган. Хәзер күп кызлы гаиләдәге бирнә белән шыплап тулган сандыкларга охшаган өйләр тезелешеп утыра, тәрәзәләрендә икешәр катлы кыйммәтле пәрдәләр. Бар да җитеш. Агачлар юк. Шәрә. Буш. Ямансу. Борынгыдан килгән бер йола бар иде — бала тугач, агач утырту. Онытылды. Татар халкының тырам. Нәфеснең кесәсе тирән аның, җайлы ич, якын, ниндидер чыбык-чабык өчен рәхмәт тә әйтеп торасы түгел. Ә без үзебезгә себеркегә гел кытлык кичерер идек. Кемгә тән һәм мал кайгы гы, кемгә — җан... Кешеләр язмышы гына түгел, агачлар язмышы да охшаш һәм кабатланучан икән. Мин корыганнарына алмашка днп алып кайткан алмагач үсентеләре дә, әүвәлгеләре кебек үк, тумышлары белән әлеге дә баягы Масловка авылыннан. Аида республикабызда иң беренчелордән булып яңарган бакча туган иде инде. Галина Павловне һәм совхоз эшчеләренең табынырдай фидакарьлеге белән, ике ел тулар-тулмас дигәндә, тиздән табигатьнең ак калфагы, ә кешеләрнең горурлыгы төсендә җырларда җырланырга хаклы бакчаның яңа нигезе салынып бетеп килә. •Масловка» совхозы үз бакчасын гына яңартып калмыйча, гомер-гомердән килгән традициясен дәвам итеп, тирә-күрше авыл кешеләре^ әлегә бик аз булса да үсентеләр тарата башлады. Бу — гаять игелекле традиция. Совхоз — 1932 нче елдан бирле җиләк-җимеш питомнигы буларак дан алган хуҗалык. Революциягә кадәр авыл мәктәбенә Казан гимназиясен тәмамлаган бер укытучы егет кайта һәм мәктәп укучылары белән алмагач утырта башлый. Ул вакыт үтү белей академик дәрәҗәсенә ирешкән, ә 1953 нче елда бирегә кунак сыйфатында кайтып киткән күренекле совет галиме Василий Петрович Мосолов була. Шуннан бирле ничәмә-ничә буын үа оныкларына шушы авыл алмагачларын утыртып калдыра килә. 0 колхозларның ташландык бакчаларында әле дә булса алмагачларның корыган, сынган, сөяктәй агарып калган шәрә, килбәтсез ботаклары, һәм искән җил саен шыксыз авазлар белән сыкрап, сайрар кошларны куркыта. Аларкы ала кар Бакчабызның бер ягында инде күптән кыргыйланган, вак, әче, әмма варенье өчен бик тәмле җимеш китерә торган чиялек бар. Язын ул ун меңнәрчә тапкыр зурайтылган ак бәрхет роза чәчәгенә охшап кала, аның ел да килеп оя кора, сай- 5 рый-сайрый балалар үстерә торган пар сандугачы бар. Бу башында безнең иске * кара мунчабыз тора, аны ягып керү һични белән тиңләштергесез тән рәхәте һәм и рухи канәгатьлек бирә. Мунча ак чәчәкле чия эченә күмелеп утыра, аңа кергәндә ♦ юынучы туганнарын, сөеклесен кара мунчада якынрак, кадерлерәк, гомерлерәк итеп күрә. галар, козгыннар һәм саесканнар үз итте. Хәтта тилгәннәр дә әйләнми, чөнки тычканнар белән кыр куяннары ул бакчаларны ташлап китте. Көтү йери, бозау арканлыйлар, сөреп чәчмиләр, алар яхшы чәчүлек җирләрен биләмиләр иде, ә үр, сырт итәкләренә, ерганаклар белән кискәләнгән кыентыкларга утыртылган булганнар. Алмагачлар корыганга ике ел. Җиде йөз гектар корыган алмагачларны көнгә бер гектар төпләгән шәттә ике елдан бер генә ай ким вакыт кирәк булыр иде. Бер гектарда 450 төп алмагач, җыенысы 315 мең төп. Ә биредә корыган алмагачларны бер ел эчендә төпләп бетерделәр! Хәзер 350 гектары утыртылып та бетте инде. Калган ике йөз гектар җиргә гаҗәеп сихәтле май бирә торган облепиха утыртырга ниятлиләр. Бүгенге көнгә, карап торсаң, сокланырлык 50 гектар чия, 50 гектар карлыган, тагын йөз гектар кара миләш, кура җиләге, җир җиләге. Халык бүген дисә калган җирләрне дә утыртып бетерергә риза, тик үсентеләр җитешми. Алмагачларны чистарту ягъни төпләү гадәттән тыш авыр шөгыль булып чыкты. Галина Павловна миңа бу хакта елмаеп сөйләде. Әмма бу аның һәлакәткә битараф елмаюы түгел. Бу җиңүдән соңгы елмаю иде. Һәлакәттән соң бары тик җиңгән кешеләр генә елмая ала. Әнисә Ситдыйкова, 30 ел хезмәт стажлы, Почет билгесе орденлы Александр Клементьев, Михаил Никифоров, Екатерина Зайчикова, Геннадий Курочкин, Анна Вотякова һәм алар кебек дистәләрчә механизатор тыныч мәшәкать эчендә кайнадылар. Тыныч дип... Ияләшкәч кенә тыныч шикелле ул. Кайчандыр үзең утырткан алмагачларны җир куеныннан төбе-тамыры белән тракторларга сөйрәтеп чыгару сызлаган тешне суырттыру ише генә идеме икән соң? Уйласаң, бәгырьләр өзелердәй күренеш. Әмма дөнья йөзендә яшәүчеләрнең, рухка көч китерә торган, «Үлгән артыннан үлеп булмый» дигән тирән мәгънәле гыйбарәләре бар. Яшәүнең төп мәгънәсе шуңа, бары тик шуңа гына корылган. Хәвефне сылтау итү көчсезләр эше. Авырлык килмәсә, яшәүгә сусауның тәме китә. Сусамаган килеш су эчкәндәге’ шикелле. Агачларны төпләү җиңел булмый. Иң элек 500 метр озынлыктагы корыч трос апкайтып, тракторчыларга өләшәләр. Ул озакка җитми, агачларны бәйләп тарттыра торгач, юкәдән ишкән бау кебек тетелеп бетә. Ә корыган алмагачларны төпләү өчен махсус машиналар юк. Мастерскойда хикмәтле сызымнарсыз гына бик җайлы механизмнар ясыйлар. Төпләвен төплиләр, тик корыган агачларны кая куярга? Галина Павловна Казандагы художество мастерскоена шалтырата. — Сезнең өчен чималыбыз бар. — Кыйммәт сорыйсызмы? — Алмагач арзан түгел. — Күпмегә сатасыз соң? — Бушлай бирәбез. Төпләгез генә. Килеп тә җитәләр. Төпләгәннәрен бер машинага төяп китәләр дә эзләре суына. Кешеләр җиңел юлны артыграк күрә шул. Мин уйлап куям: берәүләр булса, меңнәрчә кубометр затлы агачны соң мыскалына хәтле файдаланырлар иде. Алмагач көнкүреш кирәк-яраклары, мебель ясауга китә ала югыйсә. • — Ягарга,— ди чарасы калмаган Галина Павловна.— Бердәнбер юл. Гаҗәп: коп-коры алмагачы янмый икән ләбаса! Солярка сиптереп карыйлар — юк. — Иске протекторлар белән аралаштырып карыйк. Алай иткәч яна икән. Кама ярларында сөремле учаклар кабына. Яшәү өчен көрәш һәрвакыт ут аркылы. Ә ул учакларның иң ялкынлыларыннан да кайнаррак булып Галина Павловнаның йөрәге яна иде. Бакчачы эше бер караганда тыныч та кебек. Агачны аны утыртып куясың да тора ич инде. Әмма бакчачы йөрәге иң тынгысызлардан ул. Бу җәһәттән ул кайсы һөнәр кешесенә якынрак тора икән. Минем үземә бакчачыны язучы белән якын- янәшә кую хаклырак шикелле. Язучы да үз әсәрләрен бүгенге һәм киләчәк кешеләр өчен яза. Җимеш үстерү белән агач утырту да бүгенге һәм киләчәк кешеләре рафлык. Язучының чаңы — сүз. Анын фикере кешеләр алмагачлар утыртсын өчен кирәк. Бакчачы да, язучы да киләчәк Ньютоннарының башына атом бомбалары түгел, ә кызарып-алсуланып пешкән тап-таза алма гына өзелеп төшсен өчен ты- °- рыша. ө Алмагачы. Ньютон һәм бөтендөнья тартылышы законы. Кемдер Ньютон ятып Ө ял итсен өчеи алмагач утыртмаган булса?.. Дөньяда бөтен нәрсә үзара бәйле шул. u Бәләкәй алмалар белән зур планеталар да. Кешеләр алма үстерүдән йөз чөереп, ясаган бомбаларын берьюлы шартлатса. Җир шары үз орбитасыннан ыч л> кынып, планеталарның үзара тигез тартылышы бозылачак. Менә шундый бәйләнеш. Скептиклар, елмаймагыз! Ә сез еламагыз, оптимистлар! Әйе. мин шартлы, якынча бәйләнеш хакында сүз йортәм. Ләкин Эйнштейнның һәммә нәрсәнең дә якынча чагыштырма бәйләнеше турындагы теориясен онытмыйк. Җир шарында хәзер һәр кеше башына 10 тонна шартлаткыч матдә эшләнеп куелган. Ә гүзәл планетабызда һәр кешегә йөзәр яки берәр килограмм алма һәм башка җилөк-җи меш туры килә микән? Килсен, килсен иде. Ходайдан ялвармыйк, үзебезнең кулда. Кемнең кулында, шуның авызында. Ишетәсезме: томан ураган Җиребезгә тамчылар сыман тып-тып итеп алмалар коелыша. Коелышсын, шулай тиеш. Аларга алмашка пешәрлек тере бөреләр генә калсын. 1979 елгы кышкы суык, 1980 елгы өзлексез яңгыр, 1981 елгы корылык — иманыңның туры кыйбласы булмаса. буталышып, әллә иишләпләр бетәрсең. Кама буендагы кара сөремле учаклар сүнеп, әле кайчан гына алсуланып утырган сусыл «Әнис», балдай татлы «Башкорт чибәре», зәһәр «Антон»., алмалары биргән агачларның кайнар көлләре җилг» очты... Инде менә бүтән бәла: утыртылган яшь үсентеләрнең корылыктан һәлак булу ихтималы. Шәһәрдән ярдәмгә 4 су сиптергеч машина җибәргән булганнар, әйтерсең лә аларда оч сутый дача җире. Совхозның су сиптереп йөргән 40 тракторы янында нәрсә генә инде? Төпләү, төплә тәннәрен яндыру кебек үк. тоташ су сиптерү до корылыклы елда гая*ь четерекле. Иртәнге тугызга кадәр, ә кичен дүрттән соң гына мөмкин. Вакыт аа, о агачлар ечея бит. Әнә ич, халкыбыз үз күңелендә бу хакта бер бәләкәй риваять тә йертә. Бер абзыйның алмагач утыртканын күргән узгынчы: «Агай, бу агачны ник утыртып торган буласың инде, җимеше сиңа өлгереп җитми ләбаса?» —дип эндәшкән. Абзыйның җавабы гап-гади, әмма якты идеал белән тулы: «Мин аны оныкларым ашасын өчен утыртам». Мин сүз каткан бүгенге заман авыл агаеның нәкъ капма-каршысы! Авылларда алмагачлар утырту кимегәнен, хәтта бетүен дә сизәсезме? Алмагачы утыртмау, янгын чыккач кыңгырау какмау белән бер үк сыйфаттагы бита БАКЧА ф күп. Су сибүгә, төпләренә йомшак туфрак яки торф чәчү шарт. Югыйсә, җир ярыла. тамырлар өзелә, ялангачлана, кибә. 260 гектар җирдәге 112-мең 600 төп алмагачның һәркайсы җәй буена — апрельдән августка кадәр шулай күз уңында торды. Зур хезмәт! Ә Татарстандагы барча питомникларда үсентеләргә ясалган ялгаулар борынлый алмый калды. Корылык бу яктан да китереп сукты. Уйланыр өчен факт: Татарстанда җәмгысе 24 мең гектар алма бакчасы корыды. 14 мең гектары җәмәгать секторында, 10 мең гектар чамасы шәхси хуҗалыкларда. Якынча 10 миллион ярым төп! Моны кабат булдыру өчен Татарстандагы һәрбер кеше 3 төп алмагач утыртырга тиеш. Әлегә исә һәлак булган бакчаларның нибарысы яртысы гына аякка бастырылды». Ә тотрыклы, доход бирә торган уңыш җыеп алыр көннәр җитәргә әле яңадан бнш-алты ел вакыт кирәк. Алмага кибетләрдә чират. Ба- зарлардагысы кыйммәт. Җәннәт җимеше диярлеге бар шул. Ә чыклы иртәләрдә үзең сайлап алып тешләгән алмага ни җитә? Алмаларның иң тәмлесе маңгай тирендә сугарылып, йөрәк утында пешкәне ул. Галина Павловна моны бик яхшы белә. Ул ышана: җирдә кеше яшәгәндә алма бетмәс. Туп-туп нтеп алма коелганда Дөп-дөп итеп йөрәк... сикерә... Безнең авылыбызда багь алмасы дигән сүз бар. Егетләр бездә кызларны «багалмам» дип иркәләгән. Җаннарыңны елата-елата эретерлек татлы сүз ул. Иркәңне табигатьнең иң күркәм җимешенә тиңләүдә халыкның алмагачка нинди зур хөрмәт белән багуы ачык күренә. Ул багь алмалары шул ук Кама буйларында. шул Масловка җирләрендә, урманнарның иң асыл аланнарында гына үсә иде- Кыргый алма ул — багь алмасы. Багь. Мәгәр исеме кызларга яратып дәшәр өчен кулланырлык булгач, авыз суларын китерерлек тәмле икәнлекләре аңлашылса кирәк. Багь алмалары көзнең иң соңгы мәлләрендә генә, җиләк-җимешкә тансыклый башлаган чакларда гына өЯгереп җитәр, һәм, чыннан да, егетләр көндезләрен аларны атларга атланып барып апкайтыр да кичләрен күзләре төшкән, күңелләре яткан кызларына чыгарып бирер иде. ...Ул кышны багь алмаларының урманнарда үсеп утырганнары да корып бетте... Урманнарның ал күлмәкле, кәүсәләренә сарылып елардай тыйнак кызлары... Галина Павловна бакчада бик еш була. Иртәләрен дә, кичләрен дә. Бигрәк тә— кичләрен, авылда утлар кабынгач, баш очында Җидегән йолдызның учак күмере дәй җемелдәве көйри башлагач^ Татлы ис таратып, аяк астында коелган яфраклар, кипкән үлән сабаклары кыштырдый, кыйгаклашып, ерак көзлекләргә кыр казлары төшеп куна, Кама ягыннан су исе килә, ак күгәрчен шикелле гөрелдәп кенә соңгы су трамвае узып китә. Ямансу әле аңа, бик ямансу. Яшь бакчада аның җанына иң кадерле булган ис — чыклы алма исе юк. Алма исе, салам куышларның коры һавасы, әрҗәләрдәге алмаларны төяүче йөкчеләрнең яңгыравыклы тавышлары, өйләренә таралышыр алдыннан машина көтеп утырган кызларның һәм хатыннарның тыенкы көлешүләре, ялкау этләрнең юри генә өреп куюлары, күңелне әллә кая дәшеп кабынып киткән учак ялкыны — боларның бөтенесе аның хәтерендә генә әле. Хәтерендә генә түгел, бәлки хыялында да. Болар инде артта калган үткән хатирәләр генә түгел, болар инде, торналарның язгы авазлары кебек, яңарачак, киләчәктән дә күренеп, ишетелеп, сизелеп җилкендереп торыр.