Логотип Казан Утлары
Шигърият

Абыйлар үткән юл

Күзем белән ялкын йотып, Урамга карап торам: Җилфердәгән байрак тотып Абыйлар үткән урам... Зәһәрле, ачы буранда Кем көлеп яулык болгар? Сыкылы, салкын томанда Абыйлар үткән юллар. Үләннәрнең чугын тарап, Исәдер назлы җилләр... Әҗәлнең күзенә карап Абыйлар менгән үрләр. Хозурланып барасың да. Карыйсың бераз туктап: Таулар-ташлар арасында Абыйлар үткән сукмак. Яз җиленә җанын ачып, Кәккүкле урман шаулар. Җәһәннәм читенә басып Абыйлар кичкән таулар.. Тимердәй торган йөрәккә Тимер көпшәләр төбәп, Тевтоннар килгән төбәк бу, Абыйлар җиңгән төбәк. Гарасат йөргән үрләрдә Ташкә әйләнгән йөзләр.. Үлемне җиңгән үзәндә Абыйлар үткән эзләр. Сугышчан бурыч үтәлде, Офыклар зәңгәр хәзер. Тере чәчәкләр түтәле — Абыйлар яткан кабер.