ЗАМАН ҺӘМ ПОВЕСТЬ
Соңгы елларда илебез тормышында булып узган үзгәрешләр һәм яңарышлар язучыларга бай материал бирде. Яңа проблемалар һәм темалар, өр-яңа мәсьәләләр күбәйде. Күл булулары өстенә, аларның байтагына кичекмәстән җавап та бирергә кирәк иде. Шулай итеп, тормышның ашыгыч һәм актуаль мәсьәләләрен хәл итәргә кулай жанрларның берсе — повесть бермә-бер активлашты. 1980 елда дөнья күргән ундүрт повестька нигезләнеп прозабызның бүгенге хәле хакында нинди фикер әйтергә, нинди нәтиҗә ясарга мөмкин? Иң элек, прозабыз таза, нык жирлектә. дөрес юнәлештә үсә, дип әйтә алабыз. Аннары, әдәбиятның тематик колачы киңәя, идея һәм сәнгатьчә камиллеге үсә бара, аның бүгенге чынбарлык, халыкның бүгенге тормышы белән бәйләнеше тирәнәйде, дияргә була. Бер ел эчендә дөнья күргән повестьларны игътибар белән күздән кичерсәк, алар арасында без производство һәм авыл хуҗалыгы мәсьәләләренә багышланганнарын, хәрби-пат- риотик һәм тарихи-революцион жанрга караганнарын, археологлар һәм милиция хезмәткәрләре хакындагыларын, Ватан сугышы турындагыларын да очратырбыз. Шулай да бүгенге повестьларның зур күпчелеген КПСС Үзәк Комитетының «Идеология, политик-тәрбия эшен тагын да яхшырту турында»гы мәгълүм карары белән аваздаш әсәрләр, башкача әйткәндә, әхлак мәсьәләләренә багышланган әсәрләр тәшкил ите. Хәер, бу узган ел гына башланган нәрсә түгел икән. Әлеге карар белән ныклап танышкач, мин бер нәрсәгә сөенеп һәм гаҗәпләнеп калдым! Баксаң, соңгы еллар татар прозасының иң матур үрнәкләре нәкъ менә әхлак мәсьәләләренә багышланганнар, нәкъ менә партия карары белән аваздаш икәннәр бит: Ә. Еникинең «Тынычлану» хикәясен, А. Гыйләҗев Ә. Баянов, М. Юныс, X. Сарьян, Г. Рәхим повестьларын, я булмаса Г Бәшировның «Җидегән чишмә» һәм А. Расихның «Сынау» романнарын алып карагыз, һәммәсе әхлак мәсьәләләренә багышланган әсәрләр. Әйтерсең, безнең прозаиклар шундый карар чыгасын алдан белеп, көтеп торганнар. Бик күңелле хәл бу! Язучыларыбызның ил, халык мәнфәгатьләрен кайгыртып яшәүләре, партия, халык белән бергә яшәүләре хакында сөйли торган факт бу! Ләкин икенче бер нәрсә борчый: без әдәбиятта эшче темасы көчәеп килә дип мактанып йөри идек — узган ел эшче темасына, производство мәсьәләләренә багышланган повестьлар аз язылган Кулга тотарлык бердәнбер әсәр — Фәрит Гыйль- метдиновның «Елганың борылган төшендә» исемле повесте («Казан утлары», 9 сан). Яңа гына техникум бетергән Фәнис исемле бер егетне нефть скважиналарына капиталь ремонт ясау белән шөгыльләнә торган бригадага эшкә җибәрәләр. Төрле холыклы, төрле язмышлы кешеләр, сәер һәм төксе табигатьле, авыр холыклы бригадир... Яшь егет беренче тапкыр кырыс чынбарлык, реаль тормыш белән очраша... Әмма җебеп һәм югалып калмый. Тормышның беренче сынауларын уңышлы үтә, беренче адымнарын дөрес атлый. Әсәр әнә шул егет турында, аның характеры формалашуы, ир-егет һәм чын нефтьче булып өлгерә баруы турында. Автор яза торган материалын белә, кешеләрне белә, Фәниснең тормыштагы беренче мөстәкыйль адымС £> I -evdexxewcai i«n»u»w ttfxnwBHV AxA lanaxaeeoij edeg eVniadAx Agex waq Aeutt нненхе wexuexot — exxe» uAm ене сАэ ettdeag ednxaeg OXXBP Hodoudoxxowcox edAxed -Axodu weq «иһииик Mendaqom ахи ехннхее lamAm mtax неххейех 'Hexdox euAg xedtQ deuuHudA еьхе них» exwAa Maw aui/и 'инэед Hiaaeaaex MiaHiasedoxnox ойАаэ dag иимаэ exxex uAm ой ахэәеои еМв аижаэн «xeHexdg» Miaudoi - ay edeg >еМеи ннеиох ийемси 'енеиден aweuex Мине ие-нейид әиия иенебиа wadau -dos хииехао идейо неиед хаихеЖА weq xtaumiadiax нициАдинэең w asdag Мннспд -radei/iibAca axAeumc әиеЖихен weq uAx Ми ейехио lamAm айном аэахнахАд ОХҺАХ eiAc« deuaxaoeou яиехнажАмой weq еиххахәй edeg-edox uA 'ueumeg Hetfdeuxdaho ейжасМх dauomax axAewmc etfHndoHHejdo AdamxHi weq йАэ жаио< хеЪмц euAg иннеииАх ей ei -edex ехниииАдинзен «Аэахоуу audaucAa Ад ‘xexxdexcA dettexdag cagaidaw имй laxsex -неф deguattdag Miandexex uiaxedx tag laHHHuexdewHj doutty ейнеитеинаэ edvc^ вехи» dag Hiato ийех-иех lauxegex ахи имие9 a ‘auo uaxAx ex axaeeou— uA "Мезиим жахв uiaxiax ненжаэеххон deuueuex iadexo< 'иеииА utadox иоихиц не их eg uiaueHdob-uiauexAg ‘Aen -dex ииххет әэмиһисоииои-хәжоо М>анахэәеои ladonHy нйеиехиАд douxdox инйнои еххвидейе мансэд УахАх cedgo еМв-do 'нехе»неихедех ей dag '3ado|/ cedgo xexdoi euex ettdaiex idex auxecA хин 'wexdAx uAx Hoaa^ex-Hiaaiahe MiaHmiawdox 'ай нанның нйето ей eMnw xdex dexxesuej wemauHX ейеиеаэе» Ад неиэд енчхи1чхнех ниуу «—игл» наиад хаинентс жахежнхМси аиххе ей neweq aug ехих оном хА 'uiaxox uedox енииАх 'кехиАд xeueq iauA ‘ните нано хн«“ wauA — axueej e xo< agaex HtaHdoxae ейнож eww@ xiaumeg exeudexex HHedAxewde нехемжчиеэ ниохед 41 ‘lanuew xiage нехетнАх хи uA 'xtaumeg ниих «иаиои» "«laxiawew» Мине еэи egex exdiaxy 0 -ediwVuex dxxex ходив хид adaumaua ихехтед Минахээаои 'aadetf ейжахи Aeuxag uxtf > deae unwex неххк deq "нехинх adnM< нәход 1ан«еса}к» HwuuAwwwej ф ена1уияне| -HMXwaw exdexag uiaueiAg иеииаюд еэх^ -тәих exdiauAg med ex xae 'uiaxe жафнинэ 'емек-хин вйеиечэеж Ад 3 них wxiadex иәеих нехик иАт ана ни» eniadeucedgo Aeqeg неиэд HOwndAn пхейнах = -aoeou Hxadoj x euXg ейиеи ladeuxeuew нисе» HexuiamAx exdei/хиеөтаиод 'deuouuAw анАхи xaumexxeuax exxiauex nude 'deuiavde ахожд енисидАх deuueg 'ladeueiax euuAw ia хжатех еххиаатчиод иоиАрп dOueHtaxox exdeucc ннсЗеннох wtade 'deuntaumeg ijiai/Me = Hiauexewdox енәх нейдеюах edex наиад хе Miaue 'ннАиАд ииАеихех ниххет М|анканей deuiaxAca не»ес dag hexdox енейно uAx 'nuxedAa иА» |гпаих exdiauAg иеиАт ‘yevAm ♦ |ахииих Ми 'иеиАт aaadett Мц ейжахи MHYioiuoeaddxHox — хэииехииех 'ейжахк киһошое и -ad — ак mg et« имй edex lanedex 'xe tanxe exmeg 'edaxmeucA ueuHiadxe инетах daq S ххндейе xedegniax неннАт ид Ад әхаиеннасА dag MaHAdaxmeutA ехэех auxaucc weq X lauфedxe lanmiawdox нeннlaфedex deuuHttg ехн xeweax exdeuneg 'Hiauxe taHdeuHeg » Aeqeg ahdaex *ейн1ахк deuutaeiax аеие» мед :хнд xiaeiax МеэеииЛ dag 'ей ненжаь S нехнеигтахед ewiadeu □ -ехжахее medex и|афни|аэ йейех exdiaxe нехтед deae 'ииәхиид ххиифнох laxerfHtaaede ш Aeqeg неиэд HewHdAn нәхееА М|анахэәеоц енеиие exahAdaxA этэх 'uiauiaxea exdetzxeu £• -Ах exdeuMeg 'еэи Aeqeg нехетв uiaxiaciax ениие» amax aAg dawox 'Hexxiax ненжаееи -хех nude Мн MiaHuiaay deuexeuHe ехне»той aewmauHX 'deueaeg ежахи ахи Manmadex ф иифнииэ uA неиэд exe ehmaeed uAm edMg енахэеие нвахаадх-анте 'emeue exdeu -laude Hiauew нехинж ueuex amax Мәнәэихе ехиех uiauAg ahmedex ЖЯҺ 'хиеетчиод lau -medex мхнмйие нонжагтахАэ wewdax HewndA^ aeuew нисеү/ adeae ийхиМ< MiaHHBade} неэех "мА xagax «iauA тид Мннене dag» '(неэ £ '«HdeuxA несем») aoasou «еее)к» ахэаеои хедие uexuiadexAa неиэд dowo« tauiaW ахэаоои хенинж weq exaiax нехиисв ehneweg нехие edng иәхи xiaudiadiaVHemia Hiadex ренең, суд һем тикшерү органнарында эшләүче кешеләрнең авыр һем тынгысыз хезмәте белән танышабыз, җинаятьчеләр даирәсе, теге яки бу рәвешле җинаятькә катнашкан кешеләр белән очрашабыз. Билгеле, караклар тотыла... Авторның теп игътибары милиция һәм прокуратура кешеләренең осталыгын күрсәтүгә — аларның ничек итеп каракларның эзенә тешүләрен, ничек итеп аларны фаш итүләрен тасвирлауга бирелгән. Бу хакта ул белеп, җентекләп һәм тәфсилләп яза. «Ярканат» повестен укыган һәр кеше: «Безнең җәмгыятьтә ачылмый торган җинаятьләр, тотылмый торган караклар юк икән», дигән нәтиҗәгә киләчәк. Әсәрнең теп кыйммәте шунда дип уйлыйм Аннары, закон сагында торучылар кырыс, гадел хәкемдар булып кына түгел, тәрбиячеләр буларак та ачылалар М. Насыйбуллин тормышта очраган җинаять күренешләренең сәбәпләре һем социаль тамырлары гурыида уйлана. Бу кадәресе — күркәм сыйфат. Бу кадәресе — аның гади детектив жанрдан психологик прозага күчәргә омтылуы турында сейли торган факт. Әмма җинаятьчелекнең социаль тамырларын ачыклау мәсьәләсендә кайчак ашыга төшә кебек Әйтик, укучы төп җинаятьчеләрне һәм каракларны — кияүгә чыга алмаган карт кыз Нина Игнатюк белән еллар буе фатирсыз тилмергән Зайцевны әакыт-вакыт кызганып куя икән, бу — авторның ашыга төшүе, акцентлар хакында тиешенчә уйлап бетермәве хакында сөйли. Узган ел Кояш Тимбикова безне «Тәңкәле тау» исемле яңа повесте белән шатландырды Шатландырды дим, чөнки ул — авторның моңарчы язган әсәрләре арасында иң уңышлысы. Аннары. «Тәңкәле тау»— безнең әдәбиятның тематик чикләрен киңәйтә торган әсәр, хәтерем ялгышмаса, археологлар хакында язылган тәүге әсәрләрнең берсе. Атаклы профессор Хәй Фәләхи яшь археолог Харрас җитәкләгән экспедициянең эшен перспективасыз дип таба, казыну-эзләнү эшләрен туктатырга куша. Харрас бик яхшы аңлый: хикмәт перспектива булмауда түгел. Ул тапкан, ул туплаган археологик материаллар Идел буе болгарлары белән Азов буе болгарлары арасында бәйләнеш булуын раслый Бу исә — профессор Хәй Фәләхинең еллар буе алга сөреп килгән тезисларын юкка ныгару дигән сүз. Хикмәт әнә шунда. Профессор шуннан курка... Яшь археолог Харрас та бирешергә теләми. Шулай шәкерт белән остаз арасында конфликт башлана Повестьның үзәгендә шул конфликт ята. Ул конфликтка берөзлексез яңа кешеләр килеп кушыла тора. Повесть кызыклы һем үзенчәлекле кешеләре, гыйбрәтле һәм мавыктыргыч эпизодлары белән истә кала. Археологлар турында әсәр язу өчен автор күп материал туплаган Ләкин шул материалны ныклап кулга ала. эзлекле тәртипкә сала алмаган. Сәгъдия карчык һәм журналист Карачурина язмышы, Акъяр шәһәре һем Тәңкәле тау хакындагы легенда- риваятьләрне алыгыз... Ахыр чиктә боларның һәркайсы аерым-аерым повесть була алыр иде Мәхәббәт темасына караган әсәрләрне Ибраһим Салаховның «Мәхәббәт картаямы?» исемле повестеннан башлау җайлырак булыр төсле. Ярым истәлек характерындагы, шактый сентименталь һәм традицион стильдәге бер повесть бу. Кырыс тормыш бер-берләрен үлеп яраткан ике яшь йөрәкне аера: Ильясны көтмәгәндә авылга эшкә җибәрәләр. Газизә Казанда кала Күпме генә эзләсәләр дә, соңыннан бер-берләрен очрата алмыйлар Арага сугыш килеп керә, тормышның башка катлаулы хәлләре комачаулый. Шулай гомер уэа. Газизә иргә чыга, Ильяс өйләнә... һәм картаеп, олыгаеп беткәч, кабат очрашалар Баксаң, әле һаман бер-берләрен яратышалар икән, хисләр сүрелмәгән, мәхәббәт картаймаган икән Повестьта сүз әнә шул хакта бара. «Мәхәббәт картаямы?»— соңарып килә торган, беркайчан да сүнми-сүрелми торган мәхәббәт турындагы повесть И Салахов тагын бер кат мәхәббәт хисенең мәңгелек булуын раслый. Мәдинә Маликованың «Кояш күпере» исемле повесте да мәхәббәт турында. Әсәр композиЦнон төзеклеге, әдәби бөтенлеге белән аерылып тора. Әсәр беренче җөмләләре белән үк геройлар язмышына тирән кызыксыну уята Кем ул Тәбрия? Аның үлеме райбашкарма председателен нигә шундый кара кайгыга сала?. Эсер геройлары безнең игътибарны биләп ала, без аларның кем булуларын, тормышларын, язмышларын белергә ашыгабыз Әнә шундый кызыксыну уятканнан соң гына автор серле йомгакны акрынлап сүтәргә керешә Күз алдына Тәбрия һәм Гадил, аларның тормышы, аяныч мәхәббәтләре. повестьтагы башка геройларның тормышлары ачыла бара Әйткәнемчә, асар зур кызыксыну балан укыла Вакыйгалар сейләнеп беткәндә, образлар нигезда ачыла, мәсьәләләр чишелеп бетә дияргә була Шул ук вакытта, мавыктыргыч вакыйга артыннан куып, автор геройларның эш- жарөкәтләрен дәлилләүгә тиешле игътибар биреп җиткерми Әсәрнең материалы авторга тормыш, кешеләр арасындагы менәсәбәтләр, мәхәббәт хисенең кече турында ф зуррак, киңрәк гомумиләштерүләр ясарга да мөмкинлек бирә Миңа калса. М Мә- х ликова ул мөмкинлекләрдән тиешенчә файдаланмаган о Узган ел денъя күргән янә бер мәхәббәт повесте — Әхсән Баяиояиың «Аргы яр» с исемле әсәре. Кызыклы һәм үзенчәлекле асар, алда телгә алган ике повестьның с бөрсенә дә-охшамаган әсәр... g Билгеле булганча, Ә. Баянов прозага шигырьдән килде Шуңа күрә аның роман- 2 повестьларында шигърият белән проза, прозаның кырыс реализмы белән поэзиянең X шартлы алымнары чиратлашып килә Ә Баянов прозасы фикергә, фәлсәфи уйланулар- ? га бай Шуның естенә ул — эзләнүчән һәм тынгысыз прозаик Ул яңа темалар һем «п яңа проблемалар эзли, яңа формалар һәм яңа алымнар эзли Ул ихлас тон белән ж •пикантный» хәлләр турында сөйләргә ярата, еш кына четреклс мәсьәләләр күтәрә Шулерның һәммәсе өстене, геройларның прототиплары тиз танырлык була Ә Бая- s коя — күпертергә һәм арттырырга маһир кеше Ул урталыкны яратмый Аның герой- Ч лары кырт икегә бүленгән булыр Начарлары — беткәнче начар, уңае — һәммә кеше- дәи югары, өстен булыр Реаль тормышта андый геройларны очратуы кыен. Аның ка- х равы, тормышта сирәк очрый торган шундый геройлар ярдәмендә язучы реаль мәсь- X әлеләр күтәрә. Аны даими төстә дөньяның һәм җирнең иминлеге борчый, ул кеше “ һәм табигать, аларның мөнәсәбәте турында уйлана Ә Баянов үз әсәрләре өчен отышлы ситуацияләр таба, роман-повестьларының сюҗет-чомпсэнциясен оста ител < кора белә Аның проза әсәрләре тиз агучан, киеренке вакыйгаларга корылган була “ Шулерның һәммәсе күлмедер дәрәҗәдә авторның «Аргы яр» исемле повестенда дв rj сизелә е •Аргы яр»—мәхәббәтнең үзеннән дә бигрәк, аның фәлсәфәсе турындагы повесть Ул ике геройның — Наҗар белән Гөлчәчәкнең—күңел дуэтлары формасында язылган Әсәрне укыганда, без аларның үзләре һәм дуслары белән, алар арасындагы интим мөнәсәбәтләр, аларның уй-фикерләре, дөньяга карашлары белен танышабыз Наҗар — шактый тәкәббер һәм һавалы кеше День я мине эштә, хыялда һәм мәхәббәттә алдады дип, каш-күз җимереп йодрык тейнеп йөри торган кеше Хөр һем ирекле булырга, җаны ни тели шуһы эшләргә ярата торган кеше Наҗар тормыш- яшеәш, сею-сеюшү турында фәлсәфә сатарга ярата Арада мондые да бар; ■Рөхсәт ителгәннең аръягында, тыелган белән ике арада иң ләззәтле сөенечләр җанны иркәли ул» Мин философ түгел Бу мәсьәләдә автор белән дә, герой белән до аяк терәп бәхәсләшүе кыен Шулай да фикеремне белдереп үтми уза алмыйм: сәеррәк фәлсәфә Әсәрдә Гөлчәчәк тормышы аоруча тупы һәм эзлекле сурәтләнгән Катлаулы язмышлы, аяныч язмышлы кыз Күбәләк кебек чәчектән-чәчәкке куныл йери торгач, темам саташып һем буталып беткән кыз бала Үэе Наҗарны яратам, ди Шул ук вакытта Шамилне дь оныта алмый, Радик һәм Ришат белен дә араны өзми Аяныч язмышлы кыз. Гөлчечек белен Наҗар ике сәер кеше — очрашалар, күңел ачалар сөешәләр, каргашалар, гаепләшәләр һем. аерылышалар Нәкъ халык җырындагычә: »Бор болганмый су да тонмый, болганмый булмый ело • Су бэр тонар, ә күңел нишлорП Ә Баянов мавыгып укыла торган әсәр язган Үзенчәлекле һәм кызыклы образлар иҗат иткән Шулай да мәхәббәт кебек мәңгелек томаның социаль аспектын, иҗтимагый ягын күлегәдәрок калдырган шикелле Бүген. интим хисләр җитди һәм актуаль бер мәсьәләгә өйләнеп барганда, язучының бу мәсьәләләргә карашы теллерәк, тирәнрәк булганы яхшы Ук/чьтар арасында «Без — 41 иче ел балалары» «Фронтовиклар». «Кеше китә— *Кыры кала» кебек роман-лоеестьлары белен танылган язучы М. Мәһдиее иҗатында •Ут чәчәге» үзенчәлекле урын алып тора Үзенең hop есорендә диярлек ул сугыш алып килгән авырлыклар һәм корбаннар турында сөйли, халыкның психикасында һәм рухи деньясында сугыш тудырган үзгәрешләр турында уйлана. Язучының күлчелек әсәрләрендә колхоз һәм хәрби тема, фронт һәм тыл тормышы үзара керешеп һәм бәйләнеп баралар, чиратлашып киләләр Бу — аның әсәрләренең бер үзенчәлеге. Ләкин өстә яткан, һәркемгә күренеп торган үзенчәлеге. Ул сугышка хәтле һәм сугыш елларындагы авыл, сугыштан соңгы авыл турында яза. Игътибар иткәнегез бармы икән, сугышка хәтле авыл белән сугыштан соңгы авыл арасында җир белән күк аермасы Сугыш авылны гүя ике чорга, ике дәвергә бүлеп куя. Сугыш авыл кешеләренең самимилеген һәм ихласлыгын, авылның авыллыгын киметә тесле. М. Мәһдиев әсәрләрен укыганда, еш кына авылның элеккесен, сугышка хәтлесен ныграк сагынасың Ул әдәбиятка татар авылының кабатланмас үзенчәлеген һәм гореф-гадәтләрен алып килде М Мәһдиев сугышка хәтле һәм сугыш чорындагы авыл турында, сугышның авылга булган йогынтысы турында кабатланмаган яңа сүз, үз сүзен әйтә алды. Күпмедер дәрәҗәдә бу нәрсә «Ут чәчәге* повестена да хас... «Ут чәчәге»—төбендә сугыш темасына багышланган, хәрби кешеләр турындагы повесть. Башка әсәрләреннән аермалы буларак. «Ут чәчәге»— бер герой, баштан ахырга кадәр үзәк герой тормышын сурәтләүгә багышланган әсәр Бу яктан ул авторның барлык әсәрләреннән нык аерылып тора. Әмма ни генә булмасын. «Ут чәчәге» барыбер Мөхәммәт Мәһдиев әсәре. Бу—һәр адымда сизелә, барыннан да бигрәк әсәрнең темасында, материалында, авторның үзе сайлаган материалга булган мөнәсәбәтендә сизелә. Фронтовик, солдат — аның өчен кадерле, хөрмәтле кеше Кешенең бәясен уп аның фронтта, хәрби хезмәттә булу-булмавыннан чыгып билгели. Аның әсәрләрендәге фронтовиклар — ифрат гадел һәм принципиаль кешеләр, халык, ил мәнфәгатьләрен кайгыртып яшәүче олы җанлы кешеләр. «Фронтовиклар» романындагы Гата һәм Рушадлар, «Кеше китә — җыры кала» повестендагы Тимерханнар, без сүз алып бара торган «Ут чәчәге» әсәрендәге Асаф Рәимов — әнә шундыйлар Асафның яшьлеге зур вакыйгалар барган чорга туры килә. Ул башыннан ахырына кадәр Бөек Ватан сугышында катнаша, фронтның алгы сызыгында йөреп һәм гомерен куркыныч астына куеп, күп батырлыклар күрсәтә, кешелек җәмгыятен фашизм афәтеннән саклап калырга булыша. Бүлектән бүлеккә образ үсә эреләнә — моиумен- тальләшә бара Сугыштан соңгы авыр елларда без аның белән өйрәнү отрядларында, хәрби училище һәм хәрби академияләрдә очрашабыз. Ул бик тырышып белемен күтәрә, вакытын һәм көчен кызганмыйча, яшь буынга хөрби-патриотик тәрбия бирә. Олыгаеп, отставкага чыккач та шул эшенә турылыклы булып кала. Дөрес, повестьта Асаф Рәимовтан тыш та байтак образлар бар. Язучы аларның да үз йөзен, үзләренә генә хас сыйфатларын таба алган. Сылу белән Гаделия, Габ- делнур белән Гафур һәм Минҗан карт образлары — әнә шундыйлар. Аннан соң, әсәрдә гаҗәеп матур ител сурәтләнгән табигать күренешләре күп, сугышка хәтле булган тыныч һәм имин заманнар, сугыш чоры авылының кырыс күренешләре оста итеп бирелгән Шулай да әсәрнең Оарлык бүлекләре дә бер югарылыкта язылган дип булмый. Минем үземә аның беренче өлеше, Сылулар, Габделнурлар катнашкан өлеше ныграк ошады. Ахырга таба повесть сүлпәнәя һәм сүрелә төшә. Ничектер сузыла, ялкыта башлый. Асафның өйрәнү отрядларындагы тормышы, военкоматтагы эшчәнлеге игътибарны әллә ни җәлеп итми. Баштагы җылылык, романтика кими. Гафур белән бәйле маҗаралар, хәтта күп санлы үлем-китемнәр дә әсәрдәге киеренкелекне кире кайтара алмый Шуңа да карамастан, повесть укучылар тарафыннан да, тәнкыйть тарафыннан да югары бәя алды. Сәбәбен сорарсыз Сәбәбе — әсәрнең беркайчан да онытылмый торган кызыклы һәм көлкеле эпизодларга, матур күренешләргә, истә кала торган, үзенчәлекле һәм колоритлы образларга бай булуында Аннары, баштан ахырга кадәр үзәк герой тормышын сурәтләгән, традицион стильдә язылган повесть булуында Мондый характердагы әсәрне М. Мәһдиевнең беренче тапкыр язуы. Разил Вәлиевнең «Яшисе килә!» исемле повесте реаль кеШе турындагы документаль әсәр Ул хәрби хезмәт вазифаларын башкарганда батырлык күрсәткәне эчен үлгәннән соң медаль белән бүләкләнгән якташыбыз Рәфкат Миргазиэоа турында. лере белен уртаклаша, язучы һәм халык, язучының халык алдындагы җаваплылыгы турында уйлана. Әсәр белән танышканда, безнең күз алдына Г. Ахуновның 50 еллык тормыш юлы килеп баса, без аның бик күп әсәрләренең язылу һәм басылу тарихы белән, иҗат шатлыклары һәм иҗат газаплары белән танышабыз. Ул безгә әдәби иҗат эшенең үзенчәлекле якларын, күл кенә хасиятләрен ачып бирә. Бу повестенда Г. Ахунов прозаик буларак кына түгел, сәнгать әсәрләрен нечкә сиземли торган тәнкыйтьче буларак та ачыла. Бу — әсәрне бермә-бер кызыклы итә. «Йолдызлар калка» повестен укыганда, без 50—70 елларда республикада барган әдәби хәрәк?* шул хәрәкәтнең уртасында кайнаган мәдәният кешеләре: язучылар, журналистлар, ’^нкыйтьчеләр, режиссерлар белән танышабыз. Алар кырыклап кеше Автор һәр кешенең үзенә генә хас сөйләү рәвешен, гадәтләрен бирә алган. Шуңа күрә аларның һәммәсе диярлек җанлы булып күз алдына килә, истә кала. Бусы — әйбәт. Шуның белән бергә. Г.» Ахунов, кеше һәм художник буларак, аларның һәркай- сына үз мөнәсәбәтен белдерә Аларның берсүзсез кабул итәрдәйләре күп. килешмәстәйләре дә бар... Г Ахунов яшьләрне усаллыкка, әсәрләрен дөньяга чыгару өчен көрәшергә, талашырга өйрәтә. Әмма, талашу һәм көрәшү өчен, яшь авторның таланты, ныклы әдәби-эстетик карашлары, иҗат принциплары булырга тиеш, дип тә өстәсә, нур өстенә нур булыр иде... Сәнгать әсәренә дөрес бәя бирү — кыен эш. һәр сәнгать әсәре тере бер организм, яңа бер дөнья, һәр әсәргә бер генә ачкыч, үз ачкычын табарга кирәк. Әгәр кемдер синең әсәреңне, аңламаган, аңа бердәнбер ачкычны таба алмаган икән — моның өчен ул кешегә үпкәләргә, аңардан дошман ясарга ярамый. Аннары, тар мәҗлесләрдә генә сөйләнә торган сүзләрнең һәммәсен киң массаларга җиткерә бару да мәҗбүри түгелдер шикелле. Саный башлагач, тагын бер кимчелеген әйтим: повесть озынгарак сузылган. «Намус» романының сурәтләү чаралары, Муса Җәлил һәм аның архивы, Мәскәү тормышы турындагы өлешләрне кыса төшәргә мөмкин. Тулаем алганда, «Йолдызлар калка» повестен мин авторның уңышы һәм кыюлыгы дип саныйм. Повесть гади һәм аңлаешлы тел белән, истә калырлык итеп язылган. Чын әдәби әсәр кебек, мавыгып һәм яратып укыла. Узган ел дөнья күргән барлык повестьларны күздән кичердек. Ул повестьлардагы геройларга бәя бирергә күчкәнче, башта әдәби герой төшенчәсе белән бәйле ике мәсьәләгә ачыклык кертеп узасы килә. «Заман» дибез, «заман герое» дибез, тагын әле «заманның уңай герое» дибез. Бу хакта күп сөйләнә, күп языла. Ачыктан-ачык әйтелмәсе дә, «заман герое» дигәндә без күбрәк «уңай геройны» күздә тотабык Бу аңлашыла торган нәрсә. Әмма төгәл үк түгел Әйтик, Ә. Баяновның «Ут һәм Су» романында бер-берсенә капма-каршы ике герой бар Берсе — Фәез Ул — уңай герой. Икенчесе — Борис. Бусы — уңай герой түгел Әмма икесе дә — заман геройлары. Я булмаса, А. Расихның «Сынау» рома- нында*ы Сафура белән Әлфияне алыйк. Берсе — әшәке, икенчесе бик әйбәт кеше Әмма икесе дә — заман геройлары. Мондый мисалларны күп китерергә була. Моннан шундый нәтиҗә чыга: повестьлардагы образлар системасы турында сүз алып барганда, безгә «заман герое» һәм «уңай герой» дигән төшенчәләрне тәңгәлләште- рергә ярамый икән. Инде икенче мәсьәлә. Гадәттә без язучыны уңай герой иҗат иткән өчен мактарга күнеккәнбез. Бу — шулай ук бик аңлашыла торган һәм табигый хәл. Ләкин без мәсьәләнең икенче ягын истән чыгарабыз. Начар, тискәре образ иҗат итү дә язучыдан күп көч, зур талант сорый ич. Әйтик. «Ике буйдак» романы басылып чыккач, А. Расихны нигездә Рәхим образы өчен мактадык. Миңа калса, романның иң нык истә калган образларыннан Заһид Сафичны иҗат итү дә җиңел эш булмагандыр. Без хәзер генә А. Гыйләҗевны Бибинур карчык өчен мактадык һөм дөрес эшләдек. Шул ук вакытта Зөһрәбану өчен дә мактарга ярар иде. Ник дигәндә, укучыны геройларның уңае да. тискәресе дә тәрбияли. Уңайларыннан без үрнәк алабыз, тискәреләреннән гыйбрәт алабыз. Әмма ни генә булмасын, мәсьәләнең төбе, асылы барыбер чорга, заманга барып бәйләнә һәр чорның әдәбият-сәнгать кешеләре алдына куя торган үз таләпләре, үз бурычлары була. Язучылар әнә шул таләпләрне күздә тотып иҗат итәләр, шул бу рычлар ЯКТЫЛЫГЫННАН чыгыл иҗат ителер. Заманга карап, геройлар, әдәби-зстетик карашлар һем аларга менәсәбәт те үзгәрә бара Инде конкрет зшкә күчсен, узган ел прозаикларыбыз куп кене кызыклы образлар иҗат иткәннәр. Арада үриек алырдайлары күп, гыйбрет алырдайлары да бар. Үриек алырдайлары: Бибинур карчык. Рәфхат Миргазизое. Асаф һем Сылу. Сегодня карчык. Фание, Карачурина. Галия һем Заһир. Булат һәм Галимҗан. Нуриман һ. б., һ. б. Гыйбрәт алырдайлары Баһау. Гелчәчәк һем Тәбрия, Габделиур һәм Минҗаи карт. Зеһребану Шушы истә калган образлар мисалында гына да бүгенге геройларыбыз хакында кызыклы күзәтүләр ясарга, телле бер фикер йертергә мемкин. Иң куанычлысы шул, ул геройлар арасында тормышта актив позициясе булган, сүзе эштән аерылмаган геройлар, тулы канлы коммунист образлары, чын мәгънәсендә үрнәк алырлык кешеләр күп. Күрәсез, җитди һәм актуаль мәсьәләләр күтәрү белен бергә, язучыларыбыз кызыклы гына образлар дә иҗат иткәннәр икән. Шуның белән бергә, безне борчый, уйландыра торган мәсьәләләр дә байтак Әдәби әсәрләребезнең иҗтимагый яңгырашы һәм колачы борчый, бүгенгә поаестьларыбызның фәлсәфи тирәнлеге борчый Поеестьларыбызның сәнгатьче камиллеге борчый Димәк, алда—яңа бурычлар, без яулыйсы, без яуларга тиешле яңа биеклекләр!