Логотип Казан Утлары
Роман

ЯМАШЕВ

Өченче китап

30

Менә мин Шам шәриф белән саубуллашып. Мәдинәгә киттем Поезд сәгать иртәнге сигездә кузгалды Бу юл бик җәфалы булырга охшый. Вагоныбызга зур-зур төенчекләре белән гарәп хатыннары кереп тулды Үкереп җылаша-лар Мин нишләргә белмичә, тәрәзәгә капландым Ичмаса вагонның алгы ягына да чыгып булмый, үтәрлек түгел. Поезд җәнүпкә таба тау-таш араларыннан бара. Тәрәзәдән күренгән манзара искиткеч, ләкин вагон эче түзәрлек түгел, сасы, тынчу, күнел болгана Бары бер юаныч бар, ул да булса, поезд яңа стан циягә тукталган саен вагонда халык кИми бара көндезләрен бик эссе булса да. төнлә шактый салкын икән биредә. Сентябрь җилләре бездәгедән ким түгел. Ә көндезләрен эссегә чыдарлык түгел, ашыйсы килми, бары эчү-эчү. Ярый әле, якташларның киңәше буенча. Шамда бер чүлмәк сатып алган идем Шуңа станциядә су тутырып керәм дә, эчеп сусынымны басам Чүлмәктәге су көн нинди эссе булса да җылынмый икән Миңа бераз җан керде, сулышлар иркенәя башлагач, үземә кирәкле юлдашлар турында да уйлана башладым Хәер, бу төен, һич уйламаганда, ансат кына чишелде. Мин утырга н купега сап-сары бер малай килеп керде Башында фәс. өстендә җөббә Ул туптуры минем янга килде дә: «Сез татар түгелме, әфәндем»,—дни сорады Мин үземнең кем икәнлегемне әйткәч, ул үзенең Бәдретдин ишан малае Габделми икәнлеген аңлатты Күрше вагонда аның энесе һәм әнисе Салиха абыстай утыралар икән. Әле әнисе олы улын берәр үз кешебез юкмы икән дип. состав буенча җибәргән Габделми миннән үзләренең вагонына күчүемне үтенде, юлдаш булыр идек, диде Аларнын бу юллардан беренче тапкыр узуы икән Мин алар янына күчтем Шулай итеп, юлдаш табылды. Аларның бәләкәй җиз самаварлары да бар Вагон алдына чыгып аны гөжләтеп кайнатып җибәрәбез дә кайнар сәйлүп чәен эчеп барабыз. Салиха абыстай алтмыштан узса да нык әле. үзен баш итеп тота Егетләр исә икесе дә егермеләр тирәсен:^, шактый тере, чаялар, тик хәзер, күрәсең, бу яңа урында алар каушый төшкәннәр, йөзләрендә, күзләрендә һәрвакыт аптырау сизелә. Ахыры Башы журналыбызның беренче санында Сәфәребезнең өченче тәүлегендә без Мәдинә вокзалына килеп туктадык Бу шәһәрнең өйләре бер-берсенә ябышып торгандай, урам дигән нәрсә бөтенләй юк Портлар таштан, балчыктан өелгән. Үзләре бик биек, өйнең һәр каты саен тәрәзә урынына рәшәткәле тишекләр генә уеЛган. Мәдинәнең читендә андасанда хөрмә бакчалары күренә, ләкин шәһәр үзе бушлыктагы төш өемедәй Мин Шампан ук, якташларның киңәше буенча, Мәдинәгә телеграмм суккан идем Ялгышмаганмын икән Мәдинәдә яшәүче Исмәгыйль әфәнде телеграмманы алган, улын ияртеп мине каршыларга төшкән. Без, Салиха абыстайлар белән бергә ике катыр яллап, әйберләрне арбаларга төядек тә Исмәгыйль әфәнделәргә юнәлдек. Бу җиһанда татарның булмаган ягы юктыр дигән фикер миндә кө- чәйгәннәнкөчәя бара Баксаң-күрсәң, ерак Гарәбстаннын кырыендагы изге шәһәрләрнең берсе булган Мәдинәдә дә татар кварталы бар икән. Кайчандыр туган жирләрен ташлан киткән, бәхет эзләп-эзләп тә таба алмаган якташларым, үзләренә бер мәхәллә ясап, биредә яшиләр имеш Алар үзләренең телләрен саклыйлар, гореф-гадәтләрен югалтмаска тырышалар Ләкин озаккамы соң? Менә Исмәгыйль әфәнденең дә сүзләре мәзәгрәк чыга, аның өчен гарәпчә сөйләшү ансатрак икәнлеген чит телне нпи-тозлык кына белгән кеше мин дә тоям Әйе, без шулай Минаха дигән кип мәйданны үткәч, Баб-Мәжиттән кереп, Tain коймага уелган капка янына тукталдык Безне озатып баручы Исмәгыйль әфәнденең улы, без килдек, дип кычкыруга, кемдер, югарыдан жепне тартып кына, ишекне ачты Исмәгыйль әфәнделәрнең өе өч катлы икән Өченче катка мендек Ишектән каршыбызга ябык чырайлы, айыру йөзле бер татар хатыны килеп чыкты Алай да апа йөзен каплаганчы ңүреп өлгердем, күрәсең, чырайсызлыгын яшерү өчендер инде, битенә иннек яккан Бу Исмәгыйльнең хатыны Нәфисә апа икән. Ул, ят ир-атны күрү белән, тиз генә ишектән кереп югалды Без шәрыкча җыештырылган иркен генә бер бүлмәгә урнаштык Салиха абыстайны хатыннар бүлмәсенә чакырып алдылар Без ирләр генә калдык .Утырышып дога кылдык Самавар кайнатылган, кабартма пешкән иде. Эсселектән котылу өчен, жилпәзәләр селки-селки, озаклап чәйләргә керештек Кичкырын чиратлашып ишегалдындагы бәләкәй таш мунчада юынып чыктык Безгә йокы урынын тирәсе ихаталанган түбәгә җәйделәр Көндезге аштан соң дәлил Исмәгыйль әфәнде безне Хәрәм шәрифкә алып барды Ул ифрат зур таш койма белән ихаталап алынган корыл ма Биш манарасы да бар Дүртесе дүрт почмакта, берсенә баш манара диләр Анысы пәйгамбәребезнең кәгъбәсе янындарак. Хәрәм шәрифнең дүрт капкасы бар икән. Без Бабылисламнан кердек Пәйгамбәребезнең яшел атласка укалап чиккән, кашагалар тоткан каберен күрдек. Чар дуган коймасы сары җиз белән әйләндереп алынган Аңа салаватлар язылган Дәлил кычкырып салават кылды Аның артыннан без дә әкрен генә зиярәт кылып йөрдек Зиярәт Әбүбәкер, Гомәр, хәзрәте Фатыйма ризалыгына да кылынды Мәдинәдән шактый еракта хөрмә бакчалары урнашкан Шунда пәйгамбәребезнең апа ягыннан абзасы, хәзрәте Хәмзәнең кабере бар. Шуңа зиярәт кылдык Якында гына Әхәд таны күренә Аның итәгендә бер мәчет Әүвәл шул мәчеткә кергәч бер ташны күрсәттеләр Ул ташта пәйгамбәребезнең Әхәд сугышында төшкән ике теш эзе бар икән Шуны карадык Артыбыздан калмый ияреп йөрүче хәерчеләргә сәдака өләштек Я. хода, Мәдйнәдә дә, кая барма хәерче Өйгә кайтышлый бер хөрмә бакчасына тукталып ял иттек Гарәбстан чүлләрендә мондый хөрмә агачлыкларын күрү үзе генә дә жанга рәхәтлек бирә Җәйге көннең кеше түзмәслек эссе айларында Мәдинәнең хәлле кешеләре, шул бакчаларга чыгып, айлап, атналап яталар икән. Агачлык арасында чишмәдән китерелгән судан хауз ясалган. Мәдинәдәге русиялеләр бергәрәк яшиләр. Алай гына да түгел, гарәпләр, төрекләр белән артык аралашмыйча үзара гына йөрешәләр. Безне Исрафил әфәнде дигән казанлы татар кунакка чакырды. Кичен шулар- да булдык. Анда хаж юлы турында сөйләштек, Мәдинә татарлары туган-үскән яклары белән бик кызыксыналар Әйе, ни әйтсәң дә алар кызганыч, читкә ыргытылган кешеләр иде. Бу минем күңелемә вәсвәсә сала. Элекке теләкләрем, уйларым жимерелә башлады. Якшәмбе көн иртәнге алтыдан ук торып Мәккәгә сәфәр чыгарга жыендык Мәдинәдән Мәккәгә юл чүлләр, таулар аша сузылган. Монда тимер юлы юк Дөягә утырып, дөя кәрваны белән генә бару мөмкин. Иртәнге чәйне эчкәч, озаклап дога кылып, ходага тапшырып, кафилә 1 туплана торган урынга юнәлдек. Исмәгыйль әфәнденең бөтен гаиләсе безне озата төште. Без кузгалып китәсе мәйдан дөяләр, кәрванчы бәдәвиләр, хажилар һәм озатучылар белән тулы иде. Тирә-юньдә шау-шу. Барыбыздан да катырак бәдәвиләр кычкырына Без, хажга баручылар, хәзер биле буылган озын ак күлмәкләрдән, башларыбызда бәдәви шәле. Менә, ниһаять, бер генә өркәчле сузан муенлы дөяләрне чүктереп, алар- га утыра торган жайланмалар аса башладылар. Без озатырга килүчеләр белән саубуллашырга жыендык. Хатынкыз жылаша, барсы да хәер- дога кыла. Безгә Салиха абыстайның олы улы Габделми мәхдүм белән утырырга куштылар. Бераздан әкрен генә кәрван кузгалды. Бик озын, борылып карасаң ахыры күренми торган кафилә, салмак кына Мәккә- и-мөкәррәмәгә таба юл алды Безнең янда гына Исмәгыйль агайның дөясе. Анда безнең әйберләр дә асылган. Исмәгыйль ага шулар уртасында өркәч өстендә зонт тотып бара. Ирләр утырган шүрдуф дип аталган жайланманың алды ачык, хатын-кызларныкы исә бөтен тирә-ягыннан ябылган һәр кешенең баш очында чүлмәк, анда тешеңне сындырырлык салкын су. • Мәдинә күздән югалу белән мин сузылып яттым. Тирбәлеп барам, көн эссе булса да, минем бишектә рәхәт, жиләс. Башымда нинди генә уйлар кузгалмый Мин менә бер казакъ баен саваплы итү өчен хажга барам Юк, мин аны саваплы, жәннәтле булсын дип бармыйм Мин бит инде күптән дингә шикләнеп карый башлаган кеше Гарәбстанга килен изге урыннарда булганнан соң минем шөбһәләрем арта гына төште. Ә нигә барам соң мин шулай булгач, ни өчен мин үземнең 'намусыма хыянәт кылып, үз-үземне алдап, диңгез кичеп, сахралар, таулар аша узып, инде дөя юллары буенча чүлләр, таулар узып хажга барам? Мин шул соравыма жавап табарга тырышам. Сәер кеше булып чыктым мин. Берәүләр үзләренең кыйблаларын бик ансат кына табалар һәм, һич тайпылмастан, шул юл буйлап баралар. Ә икенчеләр исә, гомумән, ниндидер кыйбла, ниндидер мәслек эзләү белән газап та чикмиләр. Ашыйлар, эчәләр, үрчиләр, дөнья рәхәтеннән авыз итсәләр шөкерана кылалар, үзләрен бәхетле саныйлар Нәрсә эзләп хаж юлларында йөрим икән мин? Әйе, күңелем каршылыклы, кургашындай авыр шик-шөбһә- ләр белән тулы. Минем тормыштан берни дә барып чыкмады. Мәсләгемне тапмадым. Кешеләрчә маТур гаилә кора алмадым. Өзелеп яраткан кемем бар соң минем? ӨйЛӘАеп карадым Чибәрлегенә кызыгып, байлыгына, кайнарлыгына кызыйып, Гөлжиһан белән тордым. Ләкин безнең арада мәхәббәт дигән тойгының эзе дә булмады. Тупас, оятсыз, тәрбиясез хатын иде Гөлжиһан. Безнең арада бары хайвани мөнәсәбәтләр генә хөкем сөрде. Әйе, шулай да мин үз гомеремдә бер чибәрне өзелеп яраттым. Ул Рабига атлы иде. Рабига Габитова. Мин беренче тапкыр аны трамвайда Кафилә атлы-дөяле юлчылар тәркеме очраттым һәм үсмер балаларча тилереп гашыйк булдым, аңнарымны югалттым. Ул туташ әле дә минем күз алдымда елмаеп, үзенең ягымлы йөзе, кыйгач кашлары белән тулган айдай балкып тора Ләкин мәхәббәттә дә егетлек, эзлеклелек, хәтта көрәшә белү кирәк икән Ә миндә андый сыйфатлар булмады Хәзер инде менә Гарәбстан чүлләрендә гиз, туган илне сагына-сагына дөядә тирбәлеп бар.. ’ * Ниһаять, без Мәдинәдән чыкканга унбер көн дигәндә, Мәккә-и-мө- S кәррәмәгә якынлаштык. Анда пәйгамбәребезнең сөекле хатыны хәзрәте Э Мәймүнә кабере Шул жиргә житкәч, безне мөһажирләр, хәерче бала- g лар кара болыт кебек сарып алды. Бөтен тирә-юньне тавыш күмде Мөһажирләр кычкырып үзләренә төшәргә чакыралар, хәерче балалары, * жылый-жылый хәер сорашалар. Хәзрәте Мәймүнә кабере яныннан * коръән укып үттек, сәдака өләштек. * Икенде вакыты узганда Мәккә-и-мөкәррәмәгә життек Безне тагы * каршы алучылар чолгап алды. Араларында кечерәк кенә бер татар малае. Күрәсең, безнең татар икәнлегебезне бик тиз танып, безгә тө t? шегез дип, арттан ияреп бара башлады Өйдә минем әтн-әнием һәм апамнан башка берәү дә юк. төшегез, өчебез дә Хәрәм шәрифкә якын дигәч, без Салиха абыстайлар белән киңәштек тә шунда төшәргә < булдык. Менә без Мәккәнең киң урамнарыннан узабыз Бөтен жирдә халык кайнаша Кайсы жәяү, кайсы бер өркәчле дөядә, яки шөлдерләр тагылган бизәкле сбруйлы ишәкләргә атланган Ирләр барысы да актан киенгән, башларында ак кәләпүш Байтак барганнан соң, күп урамнар, тыкрыклар узып, без бер мәйданга килеп чыгабыз, кафилә туктала Оцган аякларыбызны язу өчен дөяләр янында йөренәбез, аннан теге татар малае артыннан (аның исеме Салих икән) фатирга керәбез » Шушы урында Җәгъфәрнең көндәлеге өзелә. 31 Әдәбият түгәрәге исеме астында үткәрелгән татар ижат интеллигенциясенең даими утырышлары бәләкәй генә булса да бер тарихка ия иде. Хәзер татар шагыйрьләре, әдипләре, артистлары арасында бик нык лап идеология эшен көйләргә кирәк иде. Бу эшкә большевиклар да, меньшевиклар да, максималистлар да һәм тагы дөнья кадәр «изм» әһелләре бергәләп кереште. Табигый ки, бердәмлек була алмады Түгәрәк утырышларында шактый кызу бәхәсләр булгалады, эш хәтәр әрләшүләргә, хәтта ораторлар бер-берсен хәкарәтләүгә кадәр барып жнт- те. Кыскасы, һәрбер фирка вәкиле, тыңлаучыларны үз ягына аударырга тырышып, булган барлык белем мөмкинлеген бушата башлады. Ахыр чиктә Хөсәеннәр, Галимжаннар тарафы жинеп чыкты • Аларның оппонентлары дулап, әдип һәм артистларны наданлыкта, аңгыралыкта гаепләп чыгып киттеләр — түгәрәкнең утырышына йөрмәс булдылар Хәзер инде бу түгәрәккә йөрүчеләр саны кими төшсә дә, анда. Хөсәен фикеренчә, акны карадан аера торган белемле һәм талантлы кешеләр калган иде Түгәрәкне конспирация шартларында уздыра башладылар Инде марксизмны системалы рәвештә пропагандаларга була иде. Хөсәеннең теләкләре зур нде. Ул бу көннәрдә Ленинның философик әсәре «Материализм һәм эмпериокритицизм» китабы йогынтысы белән илһамланып шин. Бу катлаулы философик әсәрне ул озаклап, төпченеп, белемле рус революционерлары ярдәмендә укып чыкты Гажәп бөек, вакыт таләпләренә тулы жавап бирә торган катлаулы бер әсәр нде бу. Хөсәеннең бу әсәрдә язылганнарны ничектер аңлаешлы рәвештә татар иҗат интеллигенциясенә дә җиткерәсе килде Алар өчәүләшеп, Хөсәен. Гафур, Галимҗан, моның турында озак баш ваттылар. Ниһаять, анык бер фикергә килен, эшкә керешергә булдылар. Бүгенге түгәрәк утырышы гадәттәгечә төнге унбергә билгеләнгән иде. Хөсәен, лекциядән кайту белән, күчереп һәм өстәмәләр кертеп яңадан конспектларын тәртипкә китерде Кәефе шәптән түһел түгелен: күкрәк кыса, тән кызыша, тамак төбен кытыклап ютәллисе килеп тора. Лһкин шулай да, Хөсәен эшен әйбәт башкарды. Ул иртәнге якта Балык базарына азык-төлек алырга бер барып кайткан иде инде, һава җылыта төшкәнлеген шунда чамалады. Әтисеннән калган мех эчле тунны кигәч, эчтән артык җылы киенмәде, кара сатин күлмәк тә, таушала төшкән көндәлек пинжәген генә киеп барырга булды. Бераздан дәресләрен әзерләп утырган Хәдичә дә үз бүлмәсеннән Хөсәен янына чыкты. Ул хәзер теш дәвалау кабинетында практика үтә. Ире бедән янәшә утыргач та бүген үзе күргән кызык хәлләр турында сүз башлады. Бер карасаң, нинди күңелле бу ачык йөзле чибәр хатын белән яшәү, дип уйлап алды Хөсәен, шуның әллә нинди сөйкемле сөякләре бар Ә бер карасаң, бөтенләй миннән читләшкән, уй-фнкерләремә каршы килеп, минем ашкынуларымны тибәреп кенә торучы авыр табигатьле бай кызы Хөсәен араларында көзен булып узган бозылышу көннәрен хәтерләде Ихтимал, эш аерылышуга кадәр үк барып җитәр иде. Әгәр дә аларның икесенең дә укулары булмаса. Тәгаен Хәдичә Чиста- ена кайтачак иде, әгәр уку башланырга тормаса, әгәр аның теш табип- леге мәктәбен озакламый тәмамлап чыгасы булмаса. Хөсәен, Хәдичәне тынлый-тыңлый һәм шулай уйлана-уйлана чәй эчкәч, тәмләп тәмәке тартырга кереште. Ташлар идең инде шул тәмәкеңне,— диде кинәт Хәдичә, йөзен чытып, — сәламәтлеген болай да ташкүлчим, Хөсәен Бераз врачлар сүзенә дә колак салырга кирәк бит! Ташлыйм, ташлыйм, Хәдичәкәй, менә күр дә тор, ташлыйм, диде Хөсәен, сүзне уенга борып елмайган хәлдә. Бөтен бүлмәне төтен белән тутырдың. Мине дә, валлаһи, авыруга сабыштырасың инде. Хәдичә ландрин тартмасыннан ясалган форточканы барып ачты, Хөсәен исә папиросын көл савытына төртте. . Юк кына нәрсәләрдән дә соңгы вакытта зур күңелсезлейләр чыгып куя Бик ихтимал, бу тәмәкедән башланган сүз дә күнелсезлекләр алып килер Ләкин Хөсәеннең бүген бик-бик җитди эше бар, ул үзенең болай да шактый какшаган нервларын сакларга тиеш. Сәгать унынчы иде инде, Хөсәен җыенып өйдән чыгып китте. Мин бүген соң кайтырмын, диде ул Хәдичәгә, борчылып торма. Балык базарында трамвайга утыргач ул, нәкъ Суфияга охшаган бер рус кызын күрде Бу кыз да зифа буйлы, кара кашлы, кара күзле иде. Хөсәен, трамвайдан төшеп калганга кадәр, Суфия турындагы уйларыннан аерыла алмады Гафурның борчылуыннан көлеп, тыштан батырланып, гамьсез кылану ансат иде. Ләкин акыл никадәр генә логикасын саклап үз юлыннан бара бирмәсен, хисләр читкә тарта, күңелне алгысыта, җилкендерә һәм талгын бер рәхәтлек бирә торган халәт туДыра иде. «Тукта, Хөсәен, .диде ул, ниһаять үзүзенә, синең мөһимрәк эшләрең бар. үзеңне кулса ал. Син бит бүген халкыңның кай- м'агын тәшкил иткән кешеләр белән җитди темага сүз башлаячаксың, тукша, төп эшең турында уйлан». 'Хөсәен бүгенге чыгышын ничек башлау, катлаулы философик әсәрне ничегрәк гади итеп төшендерәчәге турында бер генә тапкыр уйлан- мады| Усч сүз|*е, әлбәттә, объектив чынбарлык, материя һәм аның кеше тарафыннан ггоелуы турында башлап җибәрер. Менә шуннан соң инде Хөсәен идеализм вәкилләренең мәсьәләгә карашын ачып бирәчәк Я Субъективизмның нәрсә икәнен аңлатыр. Махизм турында, рус идея листлары Богданов һәм башкалар турында Ленин карашын бәян итәр һәр ниһаять, революцион үзгәрешнең объектив закон нигезендә була торган бер *әл икәнен нигезләп исбат итәргә кирәк. Хөсәен, булачак әңгәмәне кичереп бара торгач, керәсе капкасын чак узып китмәде Гафур анда иде инде Утырышлар ике катлы агач өйнен иске катында уздырыла иде соңгы вакытта Тәрәзәләре ныклап тома ланган иркен бүлмәдә Гафур ялгызы гына иде. Ленин әсәрен караштырып утыра. Ул Хөсәен кергәч китаптан башын күтәрде Сиңа тагы яңалык әйтә алам мөфти хәзрәтләренең егерме биш еллык юбилеенда үзенең гүзәл баритон тавышы белән Камил Мотый гый әфәнде коръән укыган Булыр, булыр аңардан Гафур җилкәсен җыерып куйды Кемгә ничек бит. Берәүләр акны карадан бик тиз аера, икенчеләр гомер буена эзләнеп тә, төп юлын таба алмыйча теге дөньяга китә Между прочим, Петербургта Бохара әмире акчасына салына торган мәчет төгәлләнгән. Ул ифрат дәрәҗәдә биек, матур икән. Манарасы бөтен шәһәргЬ Күренеп тора, ди Хөсәен тагы көлемсерәп — Булыр, булыр,— диде Мулла итеп Муса Бигиевны чакырганнар, ди. Шулаймы? Әйе, мин дә шулай дип ишеттем Хөсәен, тынычсызлана төшеп, стенадагы сәгатькә карап алды. Сәгать угы унбергә якынлаша иде инде. — Борчылма, барысына да хәбәр ителгән, диде Гафур, хәтта бер яна иптәш тә булачак Яна иптәш? Кем соң ул, мәгълүм кешеме? — Тукай протекциясе буенча. Исхак Бикчурнн дигән бер яшь иптәш Габдулла әфәнде аңа бик җылы карашта Чын мәгънәсендә социалист, пешкән, җитешкән, ди. Үзе талантлы гына икән, шигырьләр язарга һәвәс, ди. Хөсәен, тәшвишләнә төшеп, йөзен чытты. Син рөхсәт бирдең инде аны алып килергә? — Беләсең бит Габдулланың холкын Аның ачы теленә беркем дә түзә алмас. Алай икән, дип куйды Хөсәен бармакларын өстәлдә тыпырда Исхак шуны, беренче мәртәбә күргәндәй, озаклап карый башлады. Авылын, кечкенә инеш буена урнашкан агач мәчетле, тузган күперле авылын, салам түбәле, мүкләнгән бүрәнәләре ярылып киткән өйләрдән торган, үзе кайчандыр уйнап үскән авыл урамын хәтерләде. Исхакның әтисе мәзин иде. Бичара, гомере буена авыл мулласының тормышына, дәрәҗәсенә кызыгып яшәде Фәкыйрь булды, чөнки гомерендә тугыз кызга бер ир бала гына дөньяга килгән иде Ә ике имана җир белән әллә кая китеп булмый. Әйе, Исхакның әтисе бердәнбер кадерләп үстергән улын бик тә инде мулла итәсе килде, аның бай, мөлкәтле, бәхетле булуын теләде. Казанга Касыйм хәзрәт мәдрәсәсенә укырга җибәрде, үз авызыннан өзеп булса да аңа ярдәм итте. Хәзер ул юк инде. Биек агач башларында күңелне шомландырып каргалары кычкырынган зиратта дүрт елдан бирле ята... Исхак, кинәт ни эшләргә кирәклеген хәтерләп, мич артында яткан бау кисәген кулына алды Бермәл аңа чирканып карап торды,' аннан бауны караватка ташлады да өстәл янына килеп, дәфтәр битен ерта башлады Аңа ачык итеп. «Төкерәм мин сезнең дөньягызга!» дип язып куйды. Аннан уйга калды. Тагы язды... 36 — Сөйлә, Карый, нинди яңалыклар алып кайттың миңа,— диде Тукай.— Алып кайткан хәбәрләрең бәгыремне телгәләячәкме, яки син мине бәхет ширбәтеннән авыз иттерәчәксеңме? Ике дус Тукай бүлмәсендә утыралар иде. Чистай шәһәрендә «Сәйяр» гастрольләреннән соң, Габдулла Кариевның әле генә Казанга кайтып төшүе иде. Артистның Тукайга биргән вәгъдәсе бар. Ул, Чистайга бару белән, шагыйрь гашыйк булган кызны күреп сөйләшергә, Тукай тапшырырга кушкан карточканы (әгәр җае туры килсә) Зәйтүнәгә бүләк итәргә тиеш иде Гастрольләр шактый озакка сузылды, һәрхәлдә, Тукайга шулай тоелды Чөнки ул түземсезлек белән һәр көн Карыйны көтте, ул алып кайтачак хәбәрләрне нинди генә рәвешләргә кертеп күз алдына китермәгәндер. Менә, ниһаять. Карый кайтып төште Тукайның зур өмет белән көтүен аңлаган Кариев сүзен тыныч кына башлады. — Апуш,— диде,— бәхет ширбәтләрен сиңа эчерерлек хәбәрләр алып кайтмасам да, син тынычланырлык, дөресрәге, өметләрен өзелмәслек әйбәт хәбәр алып кайттым. Тукайныц күзләре яктырып китте — Я, я, сөйлә, мин тыңлыйм, — диде ул түземсезләнеп — Ашыктырма, - диде Карый тыныч кына,— мин хәзер барсын да чәчми-түкми тапшырачакмын. Чистайга барып төшкән көннең иртәге- * сен үк мин синең Зәйтүнәңне эзләп киттем Бәхеткә каршы, аның туган g нан туган абыйсы. Ибраһим Камалетдинов дигән кеше очрады, шул ми- Э не озата барды. ' у — Я. ничек каршы алды соң ул сине? ’— Сабыр ит. Дөресен әйтергә кирәк.’ул синең мәгъшукаң бик фә- ♦ кыйрь гаиләдән икән үзе. Биш бала арасында, өч яшеннән үк әтисез * үскән ятимә кыз икән Бу кадәресен теге Ибраһим атлы егет сөйләде * Өйләре дә тавык кетәге кебек кенә шәһәр читендәге бер алачык < Карый Зәйтүнәнең өен тасвирлавын тыңлаганда Т>кай ирексездән °-«Мин аны өзелеп сөям, ә нинди гаиләдән, нинди тәрбия алып үскән кыз * икәнлеген дә анык белмим ләбаса», дип уйланды. Бары шуны гына бе- ч лә иде Тукай Зәйтүнәнең ике абыйсы да Казанда Бәхтиевләр магази- = нында приказчик булып хезмәт итәләр Ләкин Тукайның аларны күр < гәне дә, алар белән сөйләшкәне дә юк Нинди кешеләр длар. алла белсен. Тукайның Зәйтүнә белән беренче кабат очрашуы моннан өч ел «Эль- ислах» идарәсендә булды. Соңыңнан Фатих Әмирхан бу очрашуны Зәйтүнә үтенече белән оештырганлыгын сөйләде. Ә Зәйтүнә исә Фатихка кодача туры килә икән Ул вакытта газета идарәсе Екатерининский урамында Аппаковлар өендә иде. Зәйтүнә белән беренче очрашуын һич онытасы юк аның Ул көнне идарәдә Тукай, Фатих. Вафа Бәхтняров, Фатихның энесе Ибраһим утыралар иде Көтмәгәндә, уйламаганда нда рәгә ике кыз килеп керде. Тукай, чәчәк авыруыннан калган чагырлыгы аркасында, хатын-кыз белән аралашырга яратмый иде. Ул үзенең тыш кы кыяфәте белән шагыйрьлеге арасындагы тигезлекне таба алмыйча гомер буе газапланды. Ә кызлар исә бик кыю булып чыктылар аерата яшьрәге. Фатих, юри үч иткәндәй, җитмәсә: «Туташлар. Тукай әфәнде белән таныш булыгыз. - дип, кызларны тәкъдим итте Олы сын — Бәдриҗиһан, кечесен — Зәйтүнә дип атады Кызлар бик бай киенмәсәләр дә, килешле генә аксыл күлмәкләрдән, бәләкәй генә хәтфә калфактан, яшь, зифа, чибәрләр иде Түкай теләмичә генә, кырын күз белән генә, кызларга күз ташлап алды Олысы буйчанрак, зәңгәр күзле, чибәр, ләкин йөзендә беленер беленмәс шадралары бар Ә кечесе исә коңгырт-кара күзле, каләм кашлы, бөтен жире килгән, сөяктән ясалгандай төз борынлы, килешле авызлы кыз икән. Тукайның шундук күңеленә сеңеп калганы Зәйтүнәнең ягымлылыгы, йөзенә, күзләре нә чыккан мөлаемлы) ы булды Мондый да ягымлылык белән матурлык бергә килер икән! Габдулла тагы да югала төште, кызга яңадан күтәрелеп карарга батырчылык итмәде, кызның үзенә таба сузылган җый нак матур кулын ашыгып кына кысты да. бик җитдиләнеп, өстәлгә текәлде. Зәйтүнә исә. һаман аңардан күзләрен аера алмыйча, карап тора иде әле Ниһаять. Тукай бер сүВ дә дәшмәгәнгә булса кирәк, кызлар чнткәрәк китеп, стена буендагы урындыкларга урнаштылар, Фатих белән сүз башладылар Тукай өстәлгә текәлсә дә, күңелендә Һаман Зәйтүнә сурәте тора иде әле Аның шундук борылып күзләре талганчы кызга карап торасы килә иде Мәгәр акыл моңа рөхсәт бнрмн һәм шагыйрь ике ут арасын да калган иде Кызлар идарәдә шактый озак утырдылар Зәйтүнә сүзчән булып чыкты Ул Чнстайлыларга хас җнңелчә мишәр акңенты белән ни турындадыр сөйли, сирәкмирәк аңа апасы кушыла Зәйтүнәнең сүзләре хәтердә калмаса да, Тукайның колагында тавышы һаман яңгырап торды. Кызларның идарәдә булуы рәхәт тә, газаплы да иде Ул үз гомерендә беренче кат мондый әкәмәт бер хәлгә тарыды. Байтак утырып, кызлар чыгып киткәннән соң да, үз номерына кайтып караватына яткач та, Тукай, үзе дә сизмәстән, Зәйтүнә турында уйлаудан аерыла алмады. Бу ифрат татлы иде. Бу татлы һәм куркыныч та иде. Ул көнне, моңарчы бер дә булмаганча, Тукай бәхетле төшләр күреп бик тыныч йоклады. Беренче күрешүдән соң Зәйтүнә белән яңадан өчме-дүртме тапкыр очраштылар алар. Берсе «Әльислах» редакциясе янында урамда, икенчесе «Шәрык клубы»нда, өченчесе пристаньдә. Әйе, тагы бер тапкыр ул Зәйтүнәнең апасы белән барганын күреп, трамвай тәрәзәсеннән генә исәнләшеп үтте. Габдулла бу минутларны энәсеннән җебенә кадәр хәтерендә саклый, әгәр кирәк булса, бу минутларның һәр мизгелен төп-төгәл, бәйнә-бәйнә сөйләп чыга ала. «Шәрык клубы»нда Тукай шигырь укып сәхнәдән төшкәндә, Зәйтүнә аның өстенә конфетти сипте, аның очкынлы күзләре мәхәббәт, соклану белән Габдуллага текәлгән иде. Алар ул көнне залда стена буенда бик озак сөйләшеп тордылар Вәгъдә бирештеләр. Габдулла да. Зәйтүнә дә танцыга өйрәнергә һәм һәрвакыт бергә танцевать итәргә булдылар. Алай гына да түгел, Габдулла кичә беткәч Зәйтүнәләрне озатып куярга сүз бирде. Ләкин кыюсызлыгы, оялуы аркасындамы Тукай кызга биргән вәгъдәсен үти алмады. Ул көнне Тукай үзенең булдыксызлыгын, сүзендә тормавын төне буе каһәрләп чыкты Шул төнне аның башына кызыклы бер шигырь темасы да килде. Берәү эссе көндә бик теләп су коенырга уйлый, ләкин ул судан чиркана, суны җилкә аша, тәненә тидермичә читкә коя Коя да шатлана, ярый әле тәнгә тимәде, ди. Минем мәхәббәтем дә шундый бит, дип ут йотып уйлады Тукай. Ләкин бу чын, олы мәхәббәт иде, сүнми дә, бетми дә торган бер илаһи нур иде Инде Зәйтүнәне трамвайдан күргәннән соң да. аның матур, җыйнак, йөрәккә яшәү җылысы бирә торган кулын кысканнан соң да ул шигырьләр язды, теге су коенучы мәзәк кеше турында да шигырь язды Мәгәр һаман, бер кем дә сизмәсен дип, үз исемен яшереп бастыра иде. Кызык гыйшык иде бу! Кыз әниләре белән Чистайга кайтып китәргә җыенгач, Тукай аны озатырга булды. Устьега да төште, Зәйтүнәләр китәсе пароходны да эзләп тапты, ләкин кызның ниндидер ят егетләр белән пароход палубасында торганын күргәч, кинәт каушап калды, аның янына барырга җөрьәт итмәде. Әйе, кызык гыйшык иде бу! Тукай тагы төн ката үзен табалап чыкты, йөрәген кисеп бирерлек дәрәҗәдә яраткан кешеңә шундый вәгъдәсезлек күрсәт инде! Дөньяда булмаслык хәл Хәлбуки кызның сурәте күңелендә үскәннән-үсә барды. Ул гел Габдулла белән янәшә булды, бер генә минутка да онытылмады. Тукайның Зәйтүнәне өзелеп яратканлыгы инде якын дус-ишләренә дә билгеле иде. Фатих Әмирхан аның исеменнән язган хатка шундый авыр җавап килгәч тә әле ул өметен өзмәде. «Зәйтүнә үзе язмаган бит, бәлки аның исеменнән кемдер араны болгатып йөридер», дип уйлады. Инде шул билгесезлекне Чистайдан кайткан Карцев бүген бетерергә тиеш иде. — Без Ибраһим Камалетдинов белән аларның өенә барып кергәндә, Зәйтүнә япа-ялгызы гына чигү чигеп утыра иде,— дип сүзен дәвам итте Карцев. Тукай аны бүлдерде. — Ниндидер сылтау белән баргансыздыр бит, әллә шулай тиктомалдан барып кердегезме? Кариев күз кысып баш чөйде. — Син нәрсә, әллә мине чапансыз дивана дип белдекме? Сәбәп бик муафыйк иде Безгә бер артистка җитмәде. Уйнамас микән дип, Зәйт> нә туташка үтенеч белән бардык — Ничек соң, ризалык бирдеме? — Мин баргач булмыймы соң инде? • — Мактанма әле, төп мәсьәләгә якынлаш. ♦ — Дөресен әйтим, валлаһи, Зәйтүнә Фатих хаты турында берни дә F белми Хат аның кулына бөтенләй эләкмәгән дә. Күрәсең, хатны әнисе Э алган да, кемнәргәдер укытып, үзенең карашын Зәйтүнә фикере итеп х яздырган. Син берни уйламыйча хатны хәзер туп-туры кызның үзенә “ яза аласың. Ул сине ярата. ♦ Тукайның йөзенә ниндидер рәхәт бер тынычлану' йөгергәндәй бул- * ды. Күренеп тора, ул җннеләен калган, авыр көтү газапларыннан ко- 3 тылган к^?бек иде. •< — Юк, дустым,— диде ул, мин аңа бернинди хат та язмаячакмын, < бернинди тәкъдим ясамаячакмын Минем өчен иң кадерлесе синең ч соңгы сүзләрең. Рәхмәт, мина башка берни дә кирәкми Менә шулай, мелла кем. ~ < 37 Чакырылмаган кунаклар китеп, бүлмәсендә тынычлык урнаһкач та Тукай эшкә кереште. Бу көннәрдә аның илһам чишмәсе чеЛтерәп кенә түгел, гөрләп, ургылып ага иде. Башка бер бер артлы кыю фикерләр килә, күңел яна гүзәл күренешләр, сурәтләр белән тула Өзлексез яза сы, барысын да актарып кәгазьгә ташлыйсы килә Язу да ансатлаша, сүзләр, җөмләләр, строфалар да каләм очыннан язып өлгермәслек тизлектә сибеләләр Шагыйрь өчен иң бәхетле минутлар бу' Дөнья мәшәкатьләре, рәнҗүләр, авырулар барысы да онытыла, күңел түрендә шигырь бөреләнә, чәчәк ата Андый минутларда Тукай бер утыруда шигырен башыннан ахыры на кадәр язып чыга Күп очракта, иртәгесен, шигырьне әллә ни төзә тәсе, үзгәртәсе дә калмый Габдулла мондый чакларда «кай җиребез белән без Галиәсгар әфәндедән ким!» дип үзалдына кәефләнеп тә ал 1алый, чөнки драма остасының турыдан туры акка язуын белә Ул гомумән тирләп иешеп, гүр азаплары кичереп, чәчләрен йолкын-йолкый язучыларны аңламый да, яратмый да . Ләкин ялгызлыктан файдаланып, дәртләнеп эшкә керешкән Габдуллага бу юлы да ирек бирмәделәр, һәрвакыт ачык торган ишектән каударланып Солтан Рахманко^ый килеп керде. Элек ул кәефләнеп, салмак кына атлап, Тукай бусагасын уза иде Уза һәм үзендә барлыгын игълан итен. Тукайны күңел ачарга чакыра иде. Бүген Солтанның чырае качкан, күзләре түгәрәкләнгән, кашлары маңгаена мен гән иде Солтан, сулышына буылып, бераз карап торганнан соң 1 Тукай, эшләр харап бит, диде, ишеттеңме, безнең Исхак асы ланЫп үлгән Габдулла утырган урыныннан корт>1чаккандай сикереп торды . Теге минем яшь дусмы? вЛ i Шул инде Кичә кич үзенең »Л1рлагына соң гына кайткан дд кер ләр элә торган бауга асылынып үлгән u . Бернинди язу да калдырмаганмы? Солтан анык белмәвен аңлатырга теләп, җилкдо^феи җыерып КуЙДЫ. t.H-> Ниндидер язу калдырган, имеш. Әйтүләренә карв^әнпи «Гөкерәм мин сезнең дөньягызга», дни язган булса кирәк Икесе дә ни әйтергә белмичә, байтак вакыт тын тордылар. Тукай әле моннан ике көн генә элек Исхакның үзенә кереп чыгуын, аларның шигырь төзелеше, Сәгыйть Сөнчәләй, Нәҗип Думави турында сөйләшеп утыруларын әйтте. — Әйе, аннан ул тагы минем Истамбул хәбәрләре белән ни дәрәҗәдә кызыксынуымны сорады,—диде Тукай,—мин аңа шул үзебезнең гәзитләрдә басылган хәбәрләрдән артыгын белмим, дип җавап бирдем. Ул мина Истамбулда коточкыч пожар булуы, утның Галата бистәсеннән чыгып, бөтен шәһәрне каплавы һәм ун мең йортның күз ачып йомганчы янып бетүе турында әйтте. Беләм, дидем мин, газеталарда бу турыда басылган. Бик кызганыч, йорт-җирләре янып бөлгенлеккә төшкән төрек кардәшләрне чын күңелдән кызганам, дидем. Тукай, серле рәвештә уйланып, түшәмгә текәлеп торды. — Хөсәен әфәнде миңа ул егеттән сак булырга кушкан иде,— диде,— соңгы очрашуымда мин аның кисәтүен дә хәтерләдем һәм ни өчен бу Исхак тиктомалга кирәкмәс нәрсәләр белән кызыксына башлады әле дигән сорау башымнан узды. Аннан, мин әйтәм, җүләрләнмә, бу егет бит беркатлы, фәрештә кебек пакь кеше, аның турында әллә ниләр уйлап гөнаһлы булма, дим. Яратмыйм мин, Солтан, андый тормышны. Политиканың шул инде: үзара шик тудыра, адәм балалары арасына шөбһә киртәсе сала. Әмма шулай да сәер, нинди сәбәпләр аркасында япь-яшь кеше үзенә кул салган икән? —Бәлки Хөсәен әфәнде хаклы булгандыр? Бәлки пычрак эшкә тыгылып, аннан чыгу юлын табалмыйча, яшәүгә нәфрәт тугандыр күңелендә. —Теләсә ни генә булсын, ул — иң элек кеше,— диде.— Шуңа күрә мин аны чын күңелемнән кызганам Син аның фатирын беләсеңме? —Мәхмүт белә. Узган ел син аларда яшәгән идең бит, шул Мәхмүт Полиция Исхакның гәүдәсен анатомический' театрга, университетка алып киткән инде кичә үк. —Жәл,— дип куйды Тукай, кесәсеннән бәләкәй генә портманит чыгарды, акчаларын өстәлгә бушатты, кесәләрен актарып андагы бакырларын өстәлгә салды да күңелсезләнеп Солтанга карады. — Бар булган байлыгым шул, җанкисәгем — Нигә ул? — һич югында берәр венок сатып алырга иде. Җитмәгәнен зинһар үзеңнән куш, ә мин сиңа түләрмен. • Солтан елмайды да Тукайның иңбашына орынды. —Җүләр син, Тукай. Кем инде мордар киткән кешегә веноклар куя Күр дә тор, полиция яшерен генә күмдерәчәк, чөнки аның Казанда беркеме дә юк. Тукай сыкранып йөзен чытты, бүлмә буенча әрле-бирле йөреңергә тотынды. — һич югында Исхак истәлегенә берәрне күтәрик. Бар, алып кер, пожалысты. Солтан чыгып киткәч тә әле‘Тукай йөренүен дәвам итте. Ул Исхакның үлеменә хәйран калган иде. Ничек инде кеше ирекле рәвештә, үзе теләп үлә ала. Тукай моны башына сыйдыра алмый иде. Ул күп кай- гы-хәсрәтләр кичерде, ятимлектә күп рәнҗү-кыерсытулар уздырды, инде шагыйрь булып дан-шөһрәткә ирешкәч тә аны рәнҗетүчеләр саны кимемәде, дошманнары һаман күбәя торды. Өстәвенә сәламәтлеге начарланды, ул шагыйрьгә әйтеп бетергесез газаплар китерде. Ләкин Тукай беркайчан да бу газаплардан һәм хәкарәтләрдән үлеп котылу турында уена да китерә алмый иде. Солтан кайтып кергәч, алар половойдан чәй, пәрәмәч китертеп, та- вышсызтынсыз гына ашау-эчү белән мәшгуль булдылар. Беравык тынлыктан сои Тукай сүз башлады. Әйтерсең лә беркем дә үлмәг ■ иде, баягы авыр уйлардан котылып Тукай бөтенләй башка нәрсәләр турында сөйли башлады — Мин бик озак баш ватканнан соң Романовлар нәселенең 300 еллыгына карата бер ода язарга булдым. Шуның турында һаман баш * ватып йөрим Солтан кызыксынып Тукайга текәлде. — Моны ничек аңларга, төп мәсләгеңнән чигенү дипме? Тукай кыза төште. — Син мине бсләм дип уйлыйсың инде! Үзең дус дип йөргән була сын Шулкадәр дус итәсең, хәтта минем бүлмәмдәге әйберләрне үзен неке белән буташтырасың кайчак Солтан шаркылдап көлеп җибәрде. Ул бервакыт Тукайның көзге сен алып чыгып киткән иде. шуны хәтерләде. — Ничегрәк язарга уйлыйсың инде? « — Син минем саф шагыйрь генә булмавымны беләсең. Мин бу уңайдан дипломат буларак уйланам Патшага җылы хисләремне бел дергән булып татар халкының из.елүен, җәберләнүен ничегрәк әйтергә икән дңп уйланам Бәлки Николайга да сүзләрем барып җитәр Бел мэссең, бәлки татардан азган берәр патша якыны менә татар шагыйрь нәрсә язган, дип аңа тәрҗемә итеп күрсәтер дә... — Патша синең фикереңне сизмәс дип уйлыйсыңмы? — Шигырь югарырак менгән саен күбрәк кешегә ишетелә, ниһаят.. ул тарихка кала Ә форсаттан файдалана белергә кирәк безгә һәрдаим — Анысы шулай Тик укучы аңлармы сине? Халык бәхете өчен кө рәшүчебез изүче патшаны мактый башлаган димәсме? — Менә мин шуның турында баш ватам да. Син әйткәнне Хөсәен әфәнде дә әйткән иде бервакыт — Ихтыярың, эшләп кара — Зирәк укучы аңлаячак мине, тарих та кабул итәчәк Мин ул шн гыремне шундый итеп корачакмын, чөнки ул минем башнын. менә шу шы почмагында өзлексез тулганып тора « Солтан көлеп куйды. — Башың ничә почмаклы соң синең. Тукай, ничә теманы берьюлы сыйдыра ала? Тукайның да күзләре ялтырый башлаган нде. — Минем баш Кисекбашныкыннан күбрәк нәрсә сыйдыра анысы Аерма шунда Кисекбашныкы ахмак нәрсәләр белән тулган булса, ми «еке даһи уйлар белән тулы — О, мактана да башлады берәү Нишлисең инде Бәшнри мине мактамый. Сәгыйть мине мактамый Габди мине мактамый, һич югында үземне-үзем мактап, бер юаныйм дим — Аның караны сине Галиәсгар Камал мактый. Фатих Әмирхан мактый. Сәгыйть Сүнчәләй мактый Ә барыннан да битәр, барлык уку чын сине мактый. Бу инде аз түгел! Тукай кәефләнеп көлеп җибәрде — Беләсеңме тагы кем мактый мине,—диде Дәрдмәнд мактый Син хәтерлисеңдер, ул мине үзенең газетасында эшләргә Оренбурга i чакырды һәм нәрсә дигән. Шигырьләреңнең һәр юлына илле тиеннән түләрмен, дигән Илле тиен! Гадәттә биш тнен түлиләр бит. Ничек, мн нем базар югарыракмы? Тукай шаркылдап көләргә тотынды Ләкин аның көлүе ютәлгә әй ләнде Солтан урыныннан кубып, буылып йөткергән дустына ярдәм). ашыкты Ана су салып бирде, ябык кечкенә аркасыннан кочты 38 Кыш керү белән Тукай бик каты авырый башлады. Дус-ишләре шагыйрь янына кергәндә, аның хәзер күбрәк караватында ятып торгаи, чагы була иде. Үпкә чире аны тәмам алҗытты, аяктан екгы. Ул гына җитмәгән, көн аралаш бизгәге килеп интектерә. Шагыйрь тәмам кипте, су сипмәгәндә гөл ничек сула, ул да шулай сулды. Мәгәр иптәшләре белән сөйләшкәндә сер бирмәгән булып маташа иде ул. Суык тигән булса кирәк, янәсе, мунчадан тирләп кайткач, салкын сыра эчкән иде Шул гына. Ләкин аның янында еш булучылар — шагыйрьләр, нәширләр һәм юмумән әдәбиятны яраткан кешеләр—егетнең авыр бер хәлдә икәнлеген ачык күрәләр иде. Авылга китәргә кирәк, авылга, дип киңәш бирделәр аңа Анда тыныч булачак, ни әйтсәң дә авыл һавасы Казан һавасы түгел — шифалы, чиста Авылның сөте, катыгы да була. Ләкин быел да авылларда халык ачлык кичерә иде. Декабрь керер- кермәс, игенченең келәтләрендә икмәк заты калмый, агайлар эш эзләп шәһәрләргә, шахталарга китәләр. Шуңа күрә Тукай башта икеләнде, ләкин көннән-көн начарланган кәефе аны соңгы саламга тотынырга мәҗбүр итте. Ул әледән-әле авылдан үзенә килеп чыгучы туган-тума часын күздән кичереп сайлана башлады Бәлки Хәлилрахман белән сөйләшеп караргадыр, дип уйлады Тукай. Хәлилрахман — Кырлай мулласының улы, балачактан ук таныш, Казанга килгән чагында Тукайның хәлен белергә керми калмый. Юк, ни өчендер күңеле тартмады Тукайның. Дөресрәге берәүгә дә ялынасы килми иде аның. Горур табигате түбәнсенеп үтенергә рөхсәт бирми иде. Ул бит авыруын хәтта иң якын иптәшләреннән дә яшерә. Чөнки авыру итеп, кызганып карауларын теләми. Шулай да көннәрдән бер көнне ул кайтып хәл җыярлык авылын да, кешесен дә эзләп тапты. Бу — Өчиле авылыннан Кәшфел кәбир абззсы иде Кәшфелкәбир Габдулланың әнисенең ата бер. ана башка туган энесе Туганлык артык якын булмаса да Кәшфелкәбир атлы чандыр агай бик ачык күңелле, ягымлы һәм туган җанлы иде Ул да Казанда булган саен керми калмый. Менә Рабига апаңнан, дин күчтәнәчен дә кыстырып килергә онытмый, һәм барыннан да битәр, ул Гукайнын шигырьләрен ярата иде. Тукайның шигырь укуын тыңлап ул сәгатьләр буе утырырга риза. Бөтеренке мыек чалгыйлары бит очларына кадәр күтәрелгән булыр, иреннәрендә елмаю, күзләрендә ләззәт очкыннары җемелдәр. Валлаһи, шул Кәшфелкәбир абыйдан да муафыйграгы юк, дип уйланды Тукай, үзе әйтүенә караганда алар хәлле торалар, сыерлары, тавык, үрдәкләре бар. Ул түземсезлек белән Кәшфелкәбнрнең килеп чыгуын көтте Хәлбуки хәлләр начарланганнан-начарлана гына барды Ниһаять, ул бөтенләй урыныннан торалмас булды. Номерга кереп йөрүче половойдан чәй соратып ала, я кергән-килгәи аша аны.сын-моны- сын алдырта, ләкин бер каба да, һич теләмәгәнлеген тоеп, кашыкны өстәлгә куя иде. Бу хәлне күреп торган Солтан Рахманколый, Кәшфслкәбирне чакырып Тукай исеменнән үзе хат язды. Үзе чыгарып почта ящигына салды Инде туган итсә Кәшфелкәбир абза.сы килми калмас. Кәшфелкәбир килде һәм Тукайның ни хәлдә икәнлеген белеп борчуга калды. Хатка яздыралар аны, багалмам, диде, әгәренки мин белгән булсам, сиңа ястык-мендәрләр, толып та алып килгән булыр идем. Урамда бит чатлама суык, төкерек җиргә җитми ката. Кышкы челлә бит, челлә! - Алайса, болай сөйләшәбез инде, энем, — диде Кәшфелкәбир — мин Өчилсгә кайтыйм да, әйбәтләп хәстәрен күреп, хас синс алырга килим. — Ул шулай диде дә, китеп тә барды. Әлбәттә, ул изге теләк белән, энесенә яхшылык эшләү өчен шулай итте. Мәгәр Тукайнын чире Кәшфелкәбирдән дә җитезрәк иде Иптәшләренең фикеренчә, шагыйрьне хәзер үк авылга озатырга кирәк иде, ниндидер мәрхәмәтле ха тын-кыз аны карарга тиеш иде, бары шул чагында гына Туканга җан өреләчәк, ул кеше булачак иде Эшне озакка сузмас өчен, Тукайның ©чилегә китәргә ризалыгын алгач та Рахманколый, Габдуллаҗан Харис, тагы берничә егет юлау ♦ чы эзләп печән базарына йөгерделәр. Анда Сәрдә авылыннан килгән ® толыплы бер абзый да табылды. Кушылып тиешен агайга түләделәр 3 һәм иртәгесен, көн яктыру белән, Тукайны авылга озаттылар ©чилегә җиткәндә шагыйрьнең чанадан төшә алырлык та хәле к калмаган иде инде. Аны каршы алырга дип урамга хуҗалар йөгереп ♦ чыкты. Кәшфелкәбир белән аның хатыны Рабига Тукайны кадерләп х өйгә алып керделәр, чишендереп йомшак түшәккә яткырдылар Тиз s арада Рабига кечкенә өйне дә җылытты, аны тәртипкә китерде Бу Ту- < кай өчен махсус әзерләнде. Тынычлык кирәк иде аңа. Алай гына да °- түгел, шагыйрьнең ялгызлыкта каласы килә иде. . * Габдулла ©чилегә барып урнашкач, бер атна буе аткан урыныннан тора алмады. Бик аз сөйләште, аз ашады. Ләкин мәрхәмәтле Рабига s апасының тәрбиясе, әйбәт авыл һавасы аны әкренләп аякка бастырды— < ул кулларына, иңбашларына көч-куәт куна башлавын тойды. Көннәрдән бер көнне ул тәрәзә каршысындагы бәләюәй өстәл янына килеп утырды Яткан көенчә генә сызгалаган шигырьләрен акка күчерә башлады Аның аппетиты да ачыла төште, инде җиңгәсе керткән иртәнге җылы сөтне дә чокырында калдырмый эчеп куя иде. Савыгу куанычы Йөзенә чыкты, шагыйрьнең теле ачылды Ул шаян сүзләр дә әйткәли хәзер, моңлы тавышы белән җырлап та куйгалый Аллага шөкер, диештеләр хуҗалар, кунагыбыз тернәкләнеп килә. Я хода, битенә алсулык куна башлады, йөзен ягымлы елмаю бизи, ходага шөкер, тырышлыкла- рыбыз бушка китмәде Рәхәт иде Тукайга бу тыныч ©чиле авылында Тәрәзәдән урам күренә. Аны кар көртләре басып киткән, тәрәзәгә арыш башаклары рәвешендә бозлар каткан, пәрдәне бер яккарак җибәрә дә Габдулла урамны карап утыра. Тормышы турында уйлана — Зәйтүнәсен хәтерли, иптәшләрен искә төшерә, күңелендә шигъри образлар туа Урам юлыннан сирәк-мирәк олаулар үтә. Тагы бөтен дөньяны тынлык баса Нарат агачыннан салган өйдә күмәчкә ягып ашарлык саф һава Монда Болак исләрен, сабын заводы исләрен аңкыткан Казан һавасы юк. Янә берәр атнадан соң Габдулла ишегалдына да чыга башлады һәм бер көнне, бик нык киенеп, авыл мәктәбенә дә барып кайтты Габдулла язның беренче аен авылда каршылады. Бик күп эшләде Үзен аерата яхшы сизгән көннәрдә аны өстәлдән аеру читен иде. Инде март аеның кояшлы бәләкәй тәрәзәдән елмаеп карар көннәр килгәч, ул Казанга кайту турында уйлана башлады Инсаф кирәк, диде үз-үзе- нә, хуҗалар һич авырыксынмаган кебек тә, алай да инсаф кирәк. Нигә. МИН Казанда да тыныч квартирга урнаша алам ич Печән базары тирәсендә генә яшәргә димәгән. Казанның бик күркәм, гүзәл почмаклары да бар бит Кайтырга кирәк. Кайтам да аулак кына кнартира табам Хуҗалар ашында, суында әзерләсеннәр, керләрне усыннар, урын-җнр- *нч алыштырсыннар, андыйга гына җитәрлек акчам бар Монда артык калып булмый, мин савыктым, аякка бастым, рәхмәт хуҗаларга Ул Кәшфелкәбир белән Рабиганың кыставына карамастан. Казанга кайтырга җыенды Аны Кәшфелкәбир үзенең җирән байталында, әй бәтләп толыпка төреп, астына ястыклар салып, кадерләп. Казанга алып китте. Март яз ае булса да. буранлы көннәрг’ә бик юмарт Ярый әле Тукай бәхетеннәндер буран артык котырынмады, ачы җил иссә дә. буран 1 «к. у» м a 33 җәяүледән узмады. Чыпчык авылына җитеп, бер марҗада кундылар, чәй эчтеләр, атны ял иттереп, иртәгесен тагы Казанга юл тоттылар. 39 Теге көнне^Мөхлис исемле Истамбул сәүдәгәре төрек социалисты Мостафа Сөбхыйны искә алса да, аның адресын да, ниндирәк кеше икәнен дә белми икән. Ул бары «Ифһам» исемле сул газетада еш-еш аның мәкаләләре басылуын гына хәбәр итте. Хәер, Җәгъфәр аның исемен ишетеп башта бик дәртләнгән иде дә, соңыннан суынды. Мин ан- дыйларны күрмәгәнмени, Казанда шул ук Хөсәеннәр, Гассаннар, Гафурлар һәм тагы бик күп башкалар юк идемени. Алар бит үз халыклары турында кайгыртмыйлар. Бу да шуларның ерактагы бер кардәшедер, дип уйлады. Ә Йосыф Акчура белән очрашу болай булды Истамбулда русия татар талабалары (шәкертләре, студентлары) өчен махсус клуб ачылган икән. Шул клуб Йосыф әфәнденең рухи җитәкчелегендә яши икән. Акчуринның шул клубта еш булуын, алай гына да түгел, аның шунда татар студентларына дәрес тә бирүен әйткәннәр иде Җәгъфәргә. Шундый зур кеше ярдәме белән ач үлемнән һәм сырхаулардан котылып булмасмы дип, көннәрдән бер көнне ул шунда китте Клуб дигәннәре шәһәрнең Европа өлешендә таштан салынган шактый зур бер бина икән. Ул яшеллеккә күмелгән бакча эчендә. Беренче килүендә сакчы аны ишегалдына да кертмәде. «Саилчеләргә, бродягаларга монда урын юк, күздән югал!» — диде Мыекларын бөтереп, колакларына чаклы җиткергән төреккә ни кадәр генә үзенең русияле икәнен, кайчандыр шәкерт булуын, бөек зат Йосыф Акчураны күреп белүен аңлатмасын, теге аның саен күзләрен тасрайтып, селтәиә-селтәнә, Җәгъфәрне эт урынына күреп кууын гына белде. Икенче талкыр Җәгъфәр акыллырак булды. Үзе белән пристань тирәсендә көн итүче һәм, җае чыкса, хаммаллык (әйбер ташучылык) белән акча табучы танышларыннан вакытлыча киемнәр алып, адәм рәтлерәк киенде һәм шул адәм рәтле кыяфәттә янәдән татар талабалары клубына китте. Бу юлы бәхеткә каршы аңа клубка килүче татар .егетләре очрады. Алар Россиянең төрле почмакларыннан килгән егетләр һәм барсы да хәлле кешеләр гаиләсеннән иде. Җәгъфәр аларга үзенең хәлләрен сөйләгәч, кызгандылар булса кирәк, якташ кеше, ярдәм итәргә кирәк, дип үзләре белән эчкә алып керделәр. Йосыф Акчура әле дәрес бирә иде. Җәгъфәр аны класс ишеге ярыгыннан гына күзәтте. Ияк очын гына каплаган очлы сакал, янга тарап салган җитү, чәч, өр-яңа соры костюм, галстук, пенсне. Европа зыялысының менә дигәне, фырт киенгәне «Әз генә дә үзгәрмәгән икән», дип уйлады Җәгъфәр Ул аны нәкъ шушылай затлы киемнән һәм шундый ук к^ыяфәттә моннан биш ел элек Ука елгасында «Густав Струве» пароходында күргән иде. Әйе, чак кына тазара төшкән ахры, йөзе түгәрәкләнгән, соргылт күз кабаклары йомыла төшкән, баскан килеш, өстәлгә бармак очларына таянган хәлдә нидер сөйли. Класста исә утызлап кеше тавышсыз- тынсыз гына аны тыңлыйлар. Җәгъфәр игътибарын җигеп, лекторның ни сөйләгәнен ишетергә тырышты. Йосыф Чыңгыз хан заманнары турында, төрки халыкларын берләштереп, чыңгыз бабаларыбыз дәрәҗәсендә шәүкәтле булу мөмкинлекләрен эзләргә кирәклеген аңлата иле Җәгъфәр бераз ишек янында торганнан соң, ишек ярыгыннан күзәтүенә уңайсызланып, киң коридор буйлап китте. Зур тәрәзәләрдән кышын да, җәен дә үзенең яшеллеген җуймый торган клуб бакчасына карап торды. • Ул әрле-бирле йөренгән арада дәрес тәмамланды, киң ачылган класс бүлмәсеннән Йосыф Акчура килеп чыкты. Ул Җәгъфәргә игътибар да итмәде һәм Җәгъфәр үзе аның алдына килеп басмаса, бәлки узып та киткән булыр иде. — Йосыф әфәнде, — диде Җәгъфәр аның алдына чыгып, — мине ки черегез, мин сезне эзләп килгән идем. Акчура Җәгъфәрне башыннан аягына кадәр карап чыкты, һәм йөзенә бернинди аптырау яки шатлану билгеләре чыгармастан. ♦ — Сез кем буласыз, кайдан?—диде. ® — Минем сүзем берничә минутка тартылыр, мөмкин булса аулакка 3 рак барып сөйләшер идек. ? Алар аерым бер бүлмәгә кереп утырыштылар. Җәгъфәр шундук к үзенең ничек Истамбулга килеп эләгүен сөйләп бирде ♦ — Минем үтенечем шул,— диде ахырдан, — мин сезнең ярдәмегез- * гә мохтаж. — Нинди ярдәмгә? < — Икътисади ярдәмгә, Йосыф әфәнде. Акчурин ничектер иренеп кенә елмайды да кулларын жәеп куйды * — Гафу итегез, минем хакимиятемдә банклар юк. Аннан мин бит әле сезне якыннан белмим дә, сез кем, нинди мәсләк кешесе? х — Сез соң минем ниндиерәк мәсләк кешесе булуымны теләр идегез? < — Үзен төрек кавеменнән дип исәпләгән һәрбер кеше иң элек без нең төп йортыбыз булган төрек йортына хезмәт итәргә тиеш. Сез минем биредә, Истамбулда, «Төрек йорты» исемле журнал нәшер иткәнлегем не беләсездер ич? Ул журнал барлык кыйтгаларда тарала. Ул барлык төрки халыкларны госманлы төрекләр байрагы астында жыярга тиеш Менә мнн дә, әгәр сез шималь төреге икәнсез, сезнең шул миссиягә хезмәт итүегезне теләр идем — Мин сез әйткән идеалга ышансам, бәлки бик теләп хезмәт итәр идем. Ләкин мин ул юлны дөрес дип тапмыйм. Хәер, монда килер алдыннан миндә шундыйрак караш юк түгел иде —• Нинди юл дөрес соң сезнеңчә? — Минемчә, төрекнең үзен әжнәбиVI баскан Ә безнең халыкның чишелергә тиешле үз мәсьәләләре бар — Хуш? — Ул Русия патшасы табаны астыннан котылырга тиеш — Бу эшне ничегрәк башкарырга уйлыйсыз соң сез? Бәлки Русия патшасына каршы татар корал тотып күтәрелергә тиеш диптер? — Бәлки шулай! итептер! — Буш хыял Рус патшасы бер көн эчендә татарның башын кисеп ыргытачак. — Арнаутлар төреккә каршы ничә елдан бирле көрәш алып бара лар. Төрек бит бер дә аларның башын кисеп бетерә алмый Белмәссең, бәлки беркөн алар үз максатларына ирешерләр дә әле, мөстәкыйль Албания дәүләте төзерләр. Инде Болгарны алыйк. Алар Төрек коллы гыннан көрәш аркасында котылмадыларменн? — Сезнең чагыштыруларыгыз ялгыш Татар ялгызы гына берничек тә күкрәген киереп аягына баса алмый Аның ирекле булуын телибез икән, бу — барлык төрки халыкларын берләштерү, бер йодрыкка туплау, көч жыю юлы белән генә мөмкин Башка юл юк. әфәндем Акчура бераз тынып торды да күгелжем күз кабакларын кыса тө шеп сорады. — Большевиклар социаль революция ярдәмендә миллн азатлыкка ирешеп була дигән карашта торалар. Сез шул карашны дөрес дип тапмый торгансыздыр бит? — Юк, мин андый карашта тормыйм. Хәлбуки, татар большевигы Хөсәен Ямашен заманында минем бик якын кешем иде VI Әҗнабн чит ил кешесе Йосыфның йөзенә кинәт дәһшәт билгесе чыкты. Якын кешегез иде?! - диде ул, тиешеннән артык кычкырып. — Әйе, якын кешем иде. — Алайса булмады инде, мәгьзур. Йосыф урыныннан торды. — Йосыф әфәнде, сез минем идеалларым, мәслегем белән исәпләшмәстән, миңа якташ кеше буларак кына ярдәм кулыгызны сузыгыз,— дип ялынды Җәгъфәр, - Миңа күп кирәкми, бурычларымны түләрлек һәм туган илгә кайтып егылырлык берничә лира акча. Инде, һич югында, җитәрлек акча табарлык берәр эшкә урнаштырыгыз Бик үтенәм — Гафу итегез, минем вакытым чикле. Мин сезнең белән артык була алмыйм,— диде Йосыф Акчура. Ул ашыгып ишеккә таба юнәлде. Әле Мөхлис белән сөйләшкәндә Җәгъфәр шуларны һәм тагы да Рәшит казый белән очрашуын да хәтерләде. Бу шөһрәтле дин әһеленең Петербургта «Өлфәт» исемле журнал чыгарганлыгын, китаплар язуын, өзлексез үзенең идеалларын таратып, бөтен дөнья буенча гизеп йөрүен Җәгъфәр күптән белә иде. Ул аны шулай ук беренче мөселман съездыннан күреп белә иде. Рәшит казыйның Япониягә барып, япон халкын ислам диненә күндерергә тырышып йөрүләре, ниһаять, бер Ямаука атлы япон кешесенең мөселман динен кабул итеп, Габдрәшит әфәнде белән Россиядә. Төркиядә лекцияләр сөйләп йөрүе турында да татар газеталарында укымады түгел. Акчура белән эш барып чыкмагач, Җәгъфәр, сорашып, Рәшит Ибраһимовның кайда яшәгәнлеген белде дә шуны эзләп китте Казый Мулла Курани мәхәлләсендә үз өендә яши икән. Җәгъфәр шул адрес буенча аны эзләп тапканда, хәлдән тайган, сөйләшерлек рәте дә калмаган иде. Коймага сөялгән ярым тере Җәгъфәрне Рәшит казый үзе чыгып алды, култыклап өенә алып керде. Бу җитү сакал-мыеклы, яңак калкымнары артык чыгынкы, башына яшел фәс кигән кеше беренче очрашуда Җәгъфәрдә жылы өметләр кузгатты Җәгъфәрнең татар икәнлеген белгәч, Рәшит аның белән аерата якын итеп сөйләште. Чәй эчертте, сыр, йөзем белән сыйлады Ләкин эш шуннан узмады. Чөнки Җәгъфәр адәм рәтле сүз башлау белән Рәшит казыйның әле һаман ислам флагы ярдәмендә барлык мөселманнарны оештыру дәрте белән янып йөргән кеше икәнлеген аңлады Җәгъфәрнең дингә булган мөнәсәбәте хәзер бөтенләй башка иде Ул хаҗ кылып кайтканга кадәр, бик нечкә җепләр белән генә булса да, дингә бәйләнешле бер кеше иде. Әмма хаҗга бару, юлда искиткеч шарлатанлыкларны күрү аңардагы бу соңгы җепләрне дә өзеп ташлады Рәшит казый белән дин флагы һәм шул җирлектә оешу, күпчелеге европа капиталы кул астында изелгән мөселман халкын азат итү турында сүз башлагач, ул үзенең дингә мөнәсәбәтен сиздерми кала алмады. Бу исә кинәт Рәшит казыйның Җәгъфәргә булган карашын үзгәртеп җибәрде. Әйе, бу карт чын мәгънәсендә Казандагы клирикаль муллалар кебек, дингә ихлас күңелдән бирелгән һәм башка бернинди дә юл юк дип яшәүчеләрнең берсе иде. Рәшит казый аңа матди ярдәм күрсәтмәде. Акчура кебек үк тупас кыланмаса да, үзенең Җәгъфәрдәй дәһриләр белән сөйләшергә теләмәвен шактый ачык аңлатып озатып калды. Җәгъфәр тагы урамда, өйсез, гаиләсез әтрәк-әләмнәр арасында калды. Хәленнән килгән вак йомышлар башкарып, бер-ике телем икмәклек, бер ике уч йөземлек, бер дә булмаса, бераз тут җимеше алырлык акча табып яшәде. Йортсыз-җирсез сукбайлар белән берничә тапкыр полиция подвалларында да утырып чыкты Берзаман Италия белән сугыш башланды. Бу Триполитания өчен башлаган сугыш Истам- булдагы көнкүрешне тагын да авырлаштырды. Инде Италия белән сугыш Төркиянең гарәп җирләреннән ваз кичәргә мәҗбүр ителүе белән төгәлләнергә өлгермәде, Балкан ярым атавында болытлар куера баш- лады. Греция белән Крит өчен бәхәс җитмәгән. Болгария белән конфликт өскә калкып чыкты. Кешене өмет яшәтә. Әгәр ул өзелсә, кеше тормышка кул селти, үлә. яки рухи һәлакәткә дучар ителә Җәгъфәр моны аңлый иде. Ул хәтта физик үлемне рухи үлемнән өстенрәк күрә. Шулай көннәр, айлар узып, соңгы терәкләрен дә югалткан бер көнне ул порт эшчеләре арасында Мостафа Сөбхине очратты Озын буйлы, кара кыска мыеклы, җнтү « чәчле, күзлекле бу профессор нәкъ кайчандыр Җәгъфәр Казанда оч- Э раткан революционерлар кебек, порт эшчеләрен үз хокуклары өчен кө- җ рәшергә чакыра иде Җәгъфәр төркемнең эченәрәк узып, ораторга * якынрак килде. Мостафа Русия пролетариатыннан үрнәк алырга, алар « кебек үк төрек буржуазиясе белән көрәшергә чакыра иде * Бу төрек революционеры белән очрашу Җәгъфәрдә яшәүгә дәрт уятх кан кебек булды. Ул үзенең дә кайчандыр Казанда дәртләнеп йөргән < чакларын хәтерләде. Ул бу күзлекле сузан кешенең алдына барып, үзе- °- гезгә алыгыз мине, ни кушсагыз шуны эшләргә риза, минем Россиядән * алып килгән тәҗрибәм бар, димәкче булды Ләкин кыймады Чөнки аңа эчке бер тавыш, син бит барыбер моны булдыра алмыйсың, синең х моңа көчең җитми, син хәтта, үз халкыңның хезмәт ияләре өчен дә £ көрәшкә ташлана алмадың, ә инде сиңа ят төрекләр өчен көрәшү бөтенләй акылга сыймаслык эш, дия иде. Җәгъфәрнең дәртләре кабыну белән шунда ук сүнде. Ул эчке тавышы белән килеште Көннәр тагы ярым йокымсырап, ачлы-туклы хайвани вак омтылышлар белән узды Ул үзенең кешелек сыйфатларын бөтенләй югалта башлаганлыгын әкренләп тоя бара иде. Үлем, җисми үлем аның өчен рухи үлемнән әйбәтрәк иде. Котылгысыз рәвештә бозлы таудан шуып төшкәндәй, әнә шул үзе теләмәгән үлемгә бик кызу шуып баруын тойды Җәгьфәр Ниһаять, ул бер катгый карарга килде. Төн уртасында үзе кебекләр белән бсрберсенә сыенып яткан тынчу, ташландык куыш эченнән чыкты да Мәрмәр диңгезе буена китте Ул яр буенда бик озак әрле-бирле йөренд^. Тирә-юньдә тынлык хөкем сөрә иде. Әле күптән түгел генә янып, бары кисәүләре, җимерек хәрабәләре генә калган Ермәк таш дигән урын иде бу. Менә ай да <ур булып, тулы булып Солтан Әхмәт жа- мигы артыннан күтәрелде Зур мәчетнең манарасы яктырып китте, ти рә-юньдәге җимерек, кара хәрабәләре ап-ачык күренә хәзер Ә алда Мәрмәр диңгезе. Ай яктысы диңгез аркылы зур якты юл ясаган. Бос фор ачык булып калыкты. Бу тирәләр барысы да хәзер Җәгъфәр өчен, никадәр ят булсалар да. күңелгә сеңгән урыннар Җәгъфәр гасабиланып һаман йөрүендә булды Катгый карар күптән кабул ителгән иде инде Ләкин ул моңарчы һаман сузды, һаман нидер көтте Ниһаять, киеренкелек соңгы ноктасына җитте Ул. муенына таш тагып. Мәрмәр дулкыннарына чумды 40 Чәршәмбе иртәсе Хөсәенне төксе бер кыяфәт белән каршы алды Урамда март бураны котыра Өйдә бу беленерлек салкын Хөсәен, уя нып, юрган астыннан чыгу белән, иңенә пннжәген салды да кухня якка кереп мич ягып жибәрде. чәйнекне Керосинкага утыртты Юынып, кие иеп тәрәзә яңагындагы календарьга үрелгәндә, кинәт күңелне болгатып, баш әйләнүен тойды Бермәл күзләрен йомып торды, баш әйләнүе узгач, календарь битен ертып алды Бүген унөченче март нде Хәдичә үз бүлмәсендә йоклый Ул төне буе имтиханга хәзерләнеп утырды Хөсәенга, мине үзең университетка китәр алдыннан гына уятырсың. дигән нде Әйдә, йокласын бу араларда ана йокы бик тәтемә де, дип уйлады Хөсәен. Баш әйләнүе узды, ләкин колаклары әле һаман шаулап тора, Хөсәеннең кәефе бик начар иде бүген Ләкин эшләнәсе эш башкарылмый кала алмый, ул бүген үзе яраткан лекторның лекциясен, әлбәттә, тыңларга тиеш, аннан Михаил Жаковны күреп сөйләшергә кирәк. Кичәге вакыйга уйланырлык — Тукай тирәсендә сырпаланып, дусларча кыланып йөргән Исхак исемле егет үзүзен үтергән. Бу тикмәгә генә була торган хәл түгел. Димәк, димәк... Хөсәен чәен эчеп чыгып китәргә әзерләнде, төймәләрен каптыра- каптыра башта хатыны янына керде. Аптыравына каршы Хәдичә уяу, күзләрен зур итеп ачкан хәлдә түшәмгә карап ята иде. — Син уяндыңдамы, хәерле иртә. Мин киттем. Бүген эшем күп. Тиз генә кайта алмам Борчылма, — диде Хөсәен. — Туктале, — диде Хәдичә һаман түшәмгә караган килеш Аның тавышы коры, салкын яңгырый иде. — Син минем укуның соңгы көннәре икәнен беләсең бит? — Беләм, мин бик шат. Хәдичә. — Шатланырга ашыкма, канатым. Хөсәен сүзнең нинди юнәлеш аласын сизенеп, мыек астыннан гына әрнеп елмайды. — Нигә алай дисең? — Без синең белән киләчәк тормышыбыз турында бер генә кат сөйләшмәдек. Мин барысына да түзеп яшәдем. Шәһәрдән шәһәргә куылып, сөрелеп аз йөрмәдек, адәм мәсхәрәсе булып фәкыйрь тормышларны аз кичермәдек, торган урыннарыбызны, яткан түшәкләребезне полиция бер генә тапкыр эт абзарына әйләндереп туздырмады. Алай да түзим, дидем, никах укытып чыккан ирем хакына түзим, дидем. Инде чыдамым калмады. Хәер, күптән калмаган иде инде, ләкин барысына да нокта куярга вакыт җитмәгән иде әле. Менә хәзер ул вакытка са- наулы көннәр генә калды. Мин имтиханны бирәм, диплом алам һәм сина катгый рәвештә ультиматум белдерәм әгәр син минем белән ирле- хатынлы булып яшәүне дәвам иттерергә телисең икән, революцион эшеңне ташлыйсың. Менә минем әйтәсе сүзем. Хөсәен, сүзнең тиз генә бетмәячәген сизенеп, карават янына урындыкны тартып китерде, аннан утыргач: — Хәдичә, — диде тыныч кына, — син бу сүзләрне миңа беренче тапкыр гына әйтмисең. Минем өчен бу яңалык түгел. Мин дә бер үк сүзләрне кабатларга тиеш булам. Син бик түземле һәм батыр хатын Әгәр син минем идеалларымны үз иткән булсаң, бу кичерешләр сине әз генә дә куркытмас иде. — Мин сиңа башта ышандым, онытмагансыңдыр, сиңа ярдәм дә иткәләдем. Ләкин соңыннан күзләрем ачылды, синең идеалларыңның комнан ишелгән нәрсә икәнен ачык күрә башладым. Хыял алар барысы да. Аларның адәм баласын кайгы-хәсрәткә, утка салудан башка берни дә бирә алмаганлыгын аңладым мин. — Синең күзләрең ачылмады, киресенчә, йомылды алар, Хәдичә, син беренче дәһшәттән соң ук акылыңны җуйдың, идеалларыңны саттың, аларны тук тормыш, обыватель хыялындагы җәннәткә алыштырдың. — Юк, мин синең һәм барлык 'большевикларның идеаллары нигезсез бернәрсә икәнлегенә төшендем, Хөсәен. — Ләкин син моны бер генә аргумент белән дә исбат итә алмыйсын бит. — Алам, диде Хәдичә, гасабиланып, яткан урыныннан күтәрелде. Аның йомры күкрәкләре ярым ялангач, чәчләре тузган, йөзе ачудан агарынган иде. — Әйт, кешечә яшәргә имканият барында ничек итеп акны карадан аера белми торган надан, вәхши эшчеләр, сасы мужик лар бәхете өчен газаплы тормыш кичерергә була? Пролетариат, пролетариат имеш! Әйтер идем инде., калсын. — Син безнен дошманнар җырын җырлый башлагансың, Хәдичә. Онытма искиткеч гүзәл шәһәрләр, искиткеч машиналар, күперләр, па роходлар син вәхши дип атаган эшчеләр кулы белән эшләнгән, син һәркөнне иртә торгач та ашый башлаган икмәкне син сасы дип атаган ♦ мужиклар үстергән Син минем дусларыма тел тидермә Әгәр инде ® аларның культуралары түбән икән, монда инде гаеп патша строенда 3 — Инде синең, мин — интернационалист дип, татар халкын ук оны- j туыңны мин беркайчан да гафу итә алмаячакмын Ничек итеп руслар * кубызына шул дәрәҗәдә биергә мөмкин? ♦ — Менә монысы инде акны карадан аерырга теләмәгән милләтче- х ләрҗыры. Нигә, син рус кешеләренең яхшылыгын бердә күрмәдеңме5 ни моңарчы? Оренбурда авырып ятканда сине Анфиса Петровна үз кы- < зыдай якын күреп карамадымсни? Бәлки сиңа минем 'рус дусларым “■ төрлечә яхшылык күрсәтергә әзер тормаганнардыр? Син акны карадан 4 аерырга өйрән. Юк, валлаһи, мин синең гади генә нәрсәләрне дә аңламавыңа хәйран калам Ышанмыйм, ышанмыйм Мин барган юлның иң = дөрес икәнлеген күрмәвеңә ышанмыйм, шуңа күрә өметемне дә өзмнм £ синнән, Хәдичә Имтиханнарыңны бир, ял ит. тынычлан, аннан без синең белән бу турыда әйбәтләп сөйләшербез. Ә минем барыр юлым үзгәрмәячәк, аны син. акыллым, белеп тор! Хөсәен урыныннан торды, бүреген киеп чыгарга җыенды. Хәдичә һаман шулай түшәмгә текәлеп ята иде. — Мин сүземне әйттем,— диде ул ншетелер-ишетелмәс кенә тавыш белән. — Суфиян янына китә аласың — Мин дә әйттем, —диде Хөсәен, күрше бүлмәдәге дәфтәрләрен алып ишеккә таба юнәлде Тагы Хәдичә янына керде. — Ә Суфия турында тыныч була аласың. Ул Фәхрелислам Агеевка кияүгә чыга Хөсәен үзен никадәр тыныч тотарга тырышмасын, дулкынлануын баса алмады. Баскычтан төшкәндә ул егылмас өчен, гомерендә бәлки беренче тапкырдыр, таянсага тотынгалады. Аска төшеп җиткәч кенә аң£ почтальон очрады Хат тоттырды Хөсәен соңыннан укырга дип хатны кесәсенә салды һәм әле генә булып узган бәхәсне күңеленнән кабат кичерә-кнчерә китеп барды Карт профессорның Рим хокукы турындагы лекциясе артык озак тоелды аңа. Ул, әледән-әлб лекциядән аерылып, уйларына бата, әле Хәдичә турында, әле үзен-үзе үтергән җасус Исхак турында уйлана иде. Күңелсез уйларын аралап, бер сәбәпсез диярлек аның күз алдына зифа буйлы Суфия килеп баса иде. Озакламый туйлары була аларның Кызның ризалык бирер алдыннан нинди тетрәнүләр, икеләнүләр узды руын Хөсәен аңлый. Бәхетле булсын Явка квартиры Суконный бистәсендә йозаклар төзәтүче карт өендә иде. Хөсәен «барабыз» яллап, үрәчәле чанага кырын яткан хәлдә. Балык базарыннан шунда таба китте. Хөсәен нәкъ вакытында килеп керсә дә, группа башлыгы монда күренми иде әле Бу Хөсәенне тәшвишкә салды Бәлки мин соңга кал ганмындыр, дип борчылды Хөсәен Бәлки теге Исхак үләр алдыннан язган хатындагы провокатор өлгеррәк булып чыккандыр Алай дисәң. Хөсәенгә ул-бу булмады ич. Исхак ачык итеп бер провокатор хатынның группа җитәкчеләре исемлеген, аларның адресын охранкага тапшырган булуын үзенең үлем алдыннан язган хатында хәбәр иткән бит. ә ул исемлектә Хөсәеннең дә барлыгы язылган. Хөсәен Исхакка шиге төшкән көнне үк Мәхмүт Алиевны күрде Дус лаш, бел, диде, ниндирәк кеше ул Мәхмүт моңа бик кулай кеше иде Мәзин малае, үзе дә муллалык итәргә җыена, мөнбәрдән революцион идеяләр тарату турында хыяллана, җитмәсә үзе җитез, зирәк, сөйкемле егет Ә барысыннан да битәр, Хөсәеннең иң ышанычлы яшь ярдәмчесе. Очраклы рәвештә шулай килеп чыга ки, Мәхмүт беркөнне Исхак «дусты» янына керсә, аның үле гәүдәсен һәм өстәлдә язып калдырган хатын таба Мәхмүт ашыгып хат юллары аша күз йөртә һәм аны шундук яшереп куя, күршеләрен чакырып кертә, полициягә хәбәр итә. һәм шул ук көнне" хатны Хөсәенгә китереп бирә. Хөсәен тетрәнгән кеше кулы белән «Төкерәм мин сезнең дөньягызга» дип язылган хат юлларын укып тирән уйга калды. Аскарак болай дип өстәлгән иде: «һич югында бер ярдәмем тисен, сак булыгыз, Хөсәен әфәнде, сезнең большевиклар арасында Минна Сафир атлы бер провокатор хатын бар, озакламый сезнең барыгызны да кулга алачаклар. Ул тулы исемлек һәм адреслар кМтерергә сүз биргән. Исхак». Хөсәеннең Жаковка тапшырасы хәбәре шул хат турында иде. һичшиксез бу хатта чын дөреслек язылган булырга тиеш. Кеше үзен үлемгә хөкем иткәч, бары дөреслекне генә сөйли, бу какшамас кагыйдә. Тик, кызганычка каршы, Хөсәен Жаковны күрә алмады. Бер сәгатькә якын иске йозаклар, ачкычлар белән тулы верстак янында Михаилны көтеп утырганнан соң, хатның ни турыда икәнлеген язып картка бирергә мәҗбүр булды, һәм мөмкин кадәр тизрәк Жаковның өенә барып хатны тапшырырга кушты. Урамга чыкканда Хөсәен үзен бөтенләй хәлсез итеп тойды. Чатта торган «барабыз» манасына көч-хәл белән барып ауды. Юк, болай шаярма әле син минем белән, диде ул үз-үзенә, хәлсезлегенә мөрәҗәгать итеп, — мин андыйлардан түгел, бик тиз генә якалый алмассың. Ул «барабыз*чы белән сөйләшеп барды, шаярткан булды. Агай Шәле авылыннан икән Ул һәр елны кыр эшләре беткәч Казанга шулай акча эшләргә килә икән ' — Юкса яшәр амал юк,— диде агай,— болай ичмаса чимьяне ач үлемнән саклап калып була. Кабан күле аша чыгып, Екатерининская урамына керделәр. Почмакта Хөсәеннең яшьлеге үткән мансардлы өй күренеп калды. Бу өйдә инде хәзер бөтенләй ят кешеләр яшидер. Якын, туган өй ничектер ятлар кулына эләккән кадерле бала кебек кызганыч иде. Юл артык озак һәм җайсыз тоелды Хөсәенгә. Әмма барабызчы агай белән гәпләшә торгач кәефе бераз яхшыргандай булды. Фәрхетдин белән алар өйрәнелгән урын — Яна бистәдәге Мәхмүтләр өендә очрашырга тиешләр иде. Мәхмүт аны күңелсез бер кыяфәттә каршы алды. Фәрхетдиннең кереп чыкканлыгын, әмма тоткарлана алмавын, чөнки Әлмәттән баласы турында бик күңелсез хәбәр алуын, хәзер үк шунда китәчәген хәбәр итте. Имеш-мимешләргә караганда, Гыйззәтулла чәчәктән үлгән, ди. — Я, хода, —дип куйды Хөсәен, — нинди бәхетсез көн булды бүген. Иртәдән үк башланган күңелсезлек һаман дәвам итә. — Ул ачынып көлемсерәде,— әллә, мин әйтәм, унөченче числоның бәхетсез көн булуы турында дөрес әйтәләрме?. — Ул Мәхмүтнең кызларныкы кебек чибәр, яшь йөзенә карап торды — ӘллЬ нинди көн булды бүген, Мәхмүт энем Аулак бүлмәгә кергәч, Мәхмүт: — Теге кәгазьне дә тиешле кешегә тапшыра алмадыңмы? — дип сорады. — Миндә ул, мә, яшереп куй син аны. Хөсәен Жаковка элемтәче карт аша бу турыда хәбәр итәргә мәҗбүр булганлыгын әйтте. Ничектер әле һаман колаклар шаулый иде. Әйтерсең лә колак янына телеграмм баганасы утыртканнар, әйтерсең лә шуның чыбыклары зыңлап тора. Хөсәен сәгатенә карап алды. — һо,— диде урыныннан кубып,— минем бит әле Гафурга кереп чыгасым бар. Без анда Гафур. Мөхетдин белән очрашырга тиеш Мәхмүт тә урыныннан торды — Тыныч кына утыр, Хөсәен абый, хәзер ат Җйгәм Безнең ат белән генә элдертербез — Әйбәт булыр иде, — диде Хөсәен тынычлана төшеп. Берничә ми * нуттан соң инде алар Пләтән урамы буенча Екатерининскаяга таба ба- ® ралар иде. з — Синең бер дә кәеф юк ахры. Хөсәен абый, — диде дилбегә тот- х кан Мәхмүт — Үзен турында да кайгыртырга кирәк әзерәк — Кәеф минем менә дигән, ни сөйлисең син. Тиктомалдан авыруга ♦ сабышып өйдә ятыйммыни? х Мәхмүт Хөсәеннең бөтенләй суырылып калган ап-ак йөзенә мәгънә- = ле бер караш ташлау белән генә чикләнде Калган юлны алар сөйләш- < ми уздылар. Көтепханә һәм нәшрият вазифаларын үтәүче <Гасыр»да °- Хөсәен бик күптән инде Галимҗан Сәйфетдинев белән бергә китап чы4 гарырга хыялланып йөри иде. Бүген шул турыда сөйләшергә сүз куешканнар иде. х Бер катлы китапханә бинасы Захарьевский белән Евангелистлар < урамы почмагында иде Шуның янына җитүгә. Мәхмүт юара юрганы чаптырып килгән шәпкә ишек янында ук туктатты Хөсәен чанадан төшкәч, Мәхмүтнең көтеп торыйммы дип соравына җавап бирмәде Аның сак, хәлсез атлавын күреп, егет уйга калды «Гасыр»га түгел, ә бәлки докторга илтергә кирәк булгандыр аны дигән уй башыннан үтте, һәм ул китмәскә булды Атны ишегалдына кертеп бәйләде дә. Хөсәен артыннан ашыкты Ул кергәндә Хөсәен социал-демократларга аерата якын мөнәсәбәттә булган нашир Борһан Шәрәф белән өстәл янына баскан килеш сөйләшеп тора иде. Күрше бүлмәдән ашыгып Галиәсгар Камал. Гафур Ко- ләхметов һәм тагы берничә кеше чыкты. Хөсәеннең тавышын ишетеп, аның белән күрешергә ашыгулары иде ахры Өстәл артында юан гәүдәле кыска мыеклы Борһан гына утыра. Башкалар, баскан килеш, соңгы вакыйгалар турында сүзгә керештеләр. — Туктагыз, дуслар, без Борһан әфәнде белән эш турындагы сүзне бетерик әле,— диде Хөсәен көлемсерәп. — яңалыклар соңыннан Кайда соң әле минем язган проспект кәгазем? дип ул кесәләрен актара баш лады Иртә белән өйдән чыгып барышлый үзенә тапшырылган хат пальто кесәсеннән бүтән кәгазьләргә ияреп килеп чыкты Бөтенләй онытып җибәргән иде ул аны Хөсәен конвертны ертмый булдыра алмады Хат Хөсәенгә таныш булмаган кул белән язылган иде «Хөсйсн әфәнде, гафу үтенэм, әмма сезне кисәтүемне үземнең инсаният бурычым дип саныйм, диелгән иде хатта — Сезнең хатыныгыз Хәдичә ханым, сезгә карата хыянәтче генә түгел, ул сезне үтерүчедә. Миңа аның сезне агулап үтерергә җыенуы мәгълүм. Сак булыгыз». Хөсәеннең күз аллары караңгыланып кит те, йөзе тагы да ныграк агарды. «Кемнең провокациясе бу? Тагы шул Җәгъфәрме?» дигән уй аның башыннан яшен тизлегендә узды Аның йөзендәге үзгәрешне бүтәннәр дә искәреп алдылар. Мәхмүт тиз генә стена буеннан Хөсәенгә урындык китерде. Хөсәеннең йөзе качкан, ләкин ул һаман әле елмаерга тырыша иде Әкрен генә — Утырырга кушмыйлар бит. — диде Ул шул сүзләрне әйтүгә, ти рә-юньдәге һич моңарчы булмаган гүләүгә хәйран калын иптәшләре нә карап чыкты. Ләкин аларның йөзендә аптырау аша ниндидер ашта шылмаган дәһшәттән башка берни р юк и : 'Р™ барып, бөтен өйне тутырып тоташ үкерү «ә әйләнде \өс« ■ ♦ буынна рының кинәт мамыктай йомшарып китүен тойды Шул ук мизгелдә бүл мә эчен үлем тынлыгы басты. Хөсәен янәшәдә торган Мәхмүт белән Гафурның кулына киселгән агачтай авып төште Барысы да дәррәү кубып аны әйләндереп алдылар Кемдер «Докторга, докторга!» — дип кычкырды, тавышка күрше бүлмәдәгеләр дә йөгерешеп керделәр. Ләкин Хөсәен хәзер ярдәмгә мохтаҗ түгел иде инде... 41 Казан үзенең шалтыравык трамвайлары, «барабыз»лары. шау-шулы Балык, Печән базарлары, мәчет-чиркәүләре белән Тукайны сагынып каршы алгандай $улса да, шагыйрь көткәннәрне әзерләп куймаган идс Тукай, нәкъ Өчиледә ниятләнгәнчә, тыныч кына бер бүлмәгә урнашты, хужабикә бик сөйкемле күренгән иде башта Мәгәр ул ата ялкау, ашны тәмсез, артык тозлы я тбзсыз итеп әзерли торган, житмәсә явыз бер хатын булып чыкты. Карават алып куярга вәгъдә иткән булса да, вәгъдәсен үтәмәде, Тукайга, үзе әйтмешли, буш бутылкадай, идәндә аунарга туры киле. Башка түзәрлек чама юк иде. Ул алдан түләп куйган задаткасын да алмыйча бу квартирдан качты, зур урамнарның берсендәге «Свет» кунакханәсенә урнашты. Бүлмә искиткеч җиһазлы, затлы күренә иде. Ул ялтырап торган паркет идәннәр, өстенә яшел постау ябылган язу өстәле, комод, кием шкафлары, бармак калынлыгы пыяладан коелган түгәрәк көзге дисеңме Тукай бик куанган иде. Тик шатлыгы озакка бармады Беренче төнне үк Тукай тагын бәхетсезлеккә юлыгуын аңлады. Бүлмәдә күселәр патшалыгы хөкем сөрә иде. Алар төнлә идән астыннан чыгалар да, дөнья бетереп бүлмә буйлап йөгерешеп йөриләр. Тукайның йокысы качты, тагы кәефсезлек башланды Кергән шәпкә артык игътибар итмәгән иде, бөтенләй салкын икән бу номер, хәтта сулыш беленә, җылыткычлары боз кебек. . Бизгәк тә озак көттермәде, күптәнге таныш буларак, тагы шагыйрьне калтырата башлады Ютәл көчәйде, үпкә үз алдына гыжлап тора иде хәзер. Габдулланы озак вакытлардан бирле югалтып торган дус-ишләре аңа тиз арада моннан күчеп китәргә киңәш бирделәр Ләкин кая барасың тагы? Кая барсаң да кара сакалың үзеңнән калмый сөйрәлә. Тукай түзде. Озакламый җылы яз да үзенең купшы фаэтонында килеп житәр, тәрәзәләрдән кояш нурлары сибелер, стеналарда ап-ак йөгерек шәүләләр биешә башлар. Зарар юк, түзәрмен, Печән базарына күчеп тә әллә ни бәхет-сәгадәткә ирешә алмам, дип уйлады шагыйрь. Ул хәзер иртә торып юыну белән, муенына шарф чорнап, аягына киез итекләр киеп, иңнәренә пальтосын сала да шул кыяфәттә бүлмәсендә көнен уздыра. Әз генә кәефе булса да язарга утыра, шигырен, чәчмәсен яза. Әйтерсең лә аның вакыты бик чикле, әйтерсең лә әзерләнгән темаларын язмый калу куркынычы бар Ул шигырь артыннан шигырь язды «Уклар» журналына үзенең Казанга кайту маҗаралары турында көлкеле итеп озын бер фельетон бир де Ләкин сәламәтлеге көннән-көн начарлана барды Ул ундүртенче март көнне үзен аерата начар хис итеп уянды. Тәне уттай яна, үзе туңдыра, сулыш алуы ифрат авыр иде. Тукай юрган ас тыннан чыгарга батырчылык итә алмыйча, номер хаднмәсе кергәнче кузгалмыйча ятты. Бераздан чәй китертте. Көтмәгәндә-уйламаганда Габдулла Кариев күренде. Бу иске дусның хәзер килеп чыгуы шатлыклы да шул ук вакыт сәер дә иде Чөнки Тукай Карыйның авыру йокмагае дип шикләнүен сизенә, моның өчен аңа чын күңеленнән рәнжи иде. Әле Кариев күренгәч, ул жинел сулап куйды, шигем дөрескә чыкмады, дип куанды Карыйның йөзе артык борчулы иде. Күзләренең кызарган булуы да Тукайнын игътибарыннан читтә калмады. — Ни булды? — диде Тукай башын калкытып Кариен аның янына ук килеп иелде, тотлыга төшеп: — Бик күңелсез хәбәр алып килдем бит әле мин сиңа. Апуш,- диде. — Безнең Хөсәен вафат булган ♦ — Хөсәен?! — Тукай берни дә аңламаган хәлдә юрганын читкә атып « бәрде. — кайсы Хөсәен? — Ямашен,— диде Кариен. Ул хәлсезләнеп утыргычка чүкте Хө- з? сәеннең ничек һәм кайда үлүе турында сөйли башлады — Я рабби, — диде Тукай Ул үз-үзен белештермәстән. салкын идән- ♦ гә яланаяк баскан килеш, ашык-пошык киенә башлады Аның өчен хә- * зер Габдулла Кариен алып килгән кайгылы хәбәрдән башка берни дә = юк иде дөньяда. Кинәт ул бөтен гәүдәсенең тәкатьсез итеп калтырану- < ын тойды. Таш чәйнектән стаканга су агызып эчте, ләкин ул да суынып “• өлгергән иде инде Тукай кием элгеченнән алып пальтосын иңенә салды * да Кариевның каршысына килеп утырды Кариев күз яшьләрен мул ч агызып тавышсыз гына җылый иде «һич булмаса җыларга иде, — дип уйлады Тукай, —бәлки җиңел- £ рәк булыр иде». Ләкин ул җылый алмый иде. Ул инде күптән җылауны оныткан иде. котчыккыч газаплы тормыш яшьтән үк аның бәгырен таш ка әверелдергән Ул эчтән генә тирән хәсрәт кичереп дустына карап утырды. Үзенең дә бер елдан соң үләчәген. Хөсәен белән янәшә күмеләчәген. җеназасында халык бөтен бистәне басып китәчәген башына да китерә алмый иде әле. — Җеназасы кайчан? — Иртәгә, ахры. Әле ул анатомическида — Мотлакрн барам Кариев әрнеп елмаеп куйды. — Кайда инде сиңа, бу хәлеңдә Ичмаса ана багышлап берәр сүз •»йт, каләм тибрәт. Кариев хаклы иде. Тукай олы дустын күмүдә катнаша алмады Ул сыкранып үзенең салкын номерында ятты һәм Хөсәен Ямашевка багыш лап бер шигырь иҗат итте Бер ай да узмагандыр, «Йолдыз» һәм «Ялт йолт»та аның кадерле дустына багышланган шигыре басылып чыкты Кеч белән бергә гүзәллекне кыйган диңгез кебн. Ул нде өстен вә кул җитмәс, кеше, йолды! кебн Әүлняларның барын бер бер китерсәм каршыма. Күрмәмен дип уйлыймын бер якты йөз ул йвз кебн. Көчле, көчсез, ярлы, бай булды һаман да бер анар, һәр карашта ул иде чын «кернегеннэн гөл тамар» Үтте тормыш пычрагын гәүһәр кебн вөҗдан белән. Аз гына кер кунганын да кан җиреннән кем табар? Ул көрәште һәм явы! эшкә җәза бирде көлеп. Үткен акылы шул көлешкә пакь көмештән юл булып Ул көрәште, ялда елмайган кояш төсле бәләнд Карны, бозны ул ничек эртә көлеп һәм нур коен. Күрмәде гами’, табигый, буш куыклар атмагач, һәм кәмиттә бер батыр да җирдә еглып ятмагач Бармыни бездә гомумән чын кеше кадрен белү’! Без аны кайдан белик, мескен үлеп аңлатмагач?! 42 Мулланур Вахитов Хөсәеннең вафат булу хәбәрен алгач бермәл өн сез калып торды Юк, һич ышанасы килми иде шундый якын, шат к\ 1 Бәләнд — бөек булып 1 Гами надан кешеләр, толпа ңелле, көләч, олы мәйдаидашының үлеменә. Ләкин акка кара белән язылган телеграмма бу фажиганы раслаган. Суфияның, кирәгендә ифрат житди, кирәгендә көләч Суфияның мондый нәрсәләр белән шаяртмавын ул ачык аңлый иде. Мулланур тиз генә дусты Шәриф Манатовка китте. Алар бу авыр хәбәрне бергәләп кичерделәр. Шәриф исә шундук Петербургтагы барлык татар яшьләренә бу хәбәрне җиткерик, диде һәм, чыннан да, алар бу көнне үзләре укый торган психоневрологический институтның бер кабинетына башкалада укып ятучы татар-башкорт яшьләрен җыеп киңәш иттеләр Нишләргә? Бүген үк кичектермәстән берәребезне Казанга җибәрергә кирәк, бәлки ул әле Хөсәенне соңгы тапкыр күреп кала алыр, бәлки әле ул аны соңгы юлга озатырга өлгерер, дигән карарга килделәр. Жирәбә Мулланурга төште. Студент халкы, барлыюклы акчасын салышып, билетлык җыйдылар һәм институтның президенты рөхсәте белән Мулланурны ашыгыч рәвештә Казанга озаттылар Кызганычка каршы, Мәскәүдән кузгалып киткән Себер поезды шул кадәр әкрен кыймылдады, һәрбер станциядә, һәрбер разъезд һәм полу- станкада шул кадәр озак тукталып барды, Мулланур Хөсәеннең җеназасына өлгермәү куркынычын бик тиз аңлады. Ул угаланды, үзен кая куярга белмичә тамбурга чыгып, ачык ишектән язгы күкселлек кергән карлы басуларга карап, гасабиланып барды Ул Казанга җиткәндә Хөсәеннең җеназасына бер тәүлек вакыт узган иде инде. Мулланур Московский урамында яшәүче әнисе Өммегөлсем белән күрешеп, аның битеннән үпте дә, чәй дә эчеп тормыйча, кичке караңгы төшүенә карамастан, өйдән чыгып китте. Ул үзенә телеграмма җибәргән Суфияны күрергә дип Пороховой бистәсенә китте. Юл буенча тагы Хөсәен турында, аның һич көтмәгәндә серле рәвештә үлеме турында уйланды. Ниһаять, менә ул бер катлы, агачтан салынган тимер түбәле мәктәп бинасы. Мулланур, извозчик чанасыннан төшеп, акчаны тиз генә бабайның кытыршы учына төртте дә ашыгып капкадан керде. Аны Гафур каршы алды һәм кулыннан тотып диярлек олы бүлмәгә алып керде Ак эскәтер ябылган өстәл тирәсендә Суфия, аның булачак ире —куе бөдрә чәчле, күперенке мыеклы Фәхрелислам Агеев һәм Мулланур танымаган, йөзендә тирән яра эзе булган тагы бер егет утыра иде. • Мулланур Фәхрелисламны «Әльислах», «Әхбар», «Кояш» газеталарында һәм «Мәктәп», «Аң* журналларында басылган мәкаләләре, хикәяләре буенча җиденче елдан ук белә иде. Ул туй булачагын ишетеп, котлау телеграммасы да җибәргән иде инде. Ләкин яңагында җөй эзе булган егетне ул танымады Фәрхетдин, дип Гафур таныштыргач кына ничектер исенә төшкәндәй булды Очрашу бик күптән булган иде ахры. Мулланур бу егетне бишенче елны беренче маевкада күргәнлеген бераздан соң гына хәтеренә төшерде. — Мин, кызганычка каршы, соңга калдым... — дип ул ак эскәтерле өстәл янына утырды — Шулай шул, — диде Гафур күңелсез генә. — Алай да рәхмәт, һич югында Хөсәеннең әле иңмәгән кабере белән хушлашып китәрсең. — Ничек алай килеп чыкты соң? — дип сорады Мулланур. Гафур зур моңлы күзләрен Суфияга төбәде. — Ничек булуын сиңа менә безнең доктор әйтеп бирер инде. Суфия күңелсез генә сүз башлады. Ул Хөсәеннең унөченче мартта «Гасыр» -китапханәсендә булуын, шунда сөйләшеп торганда кинәт авып вафат булуын үзе ишеткән кадәренчә сөйләп бирде — Хикмәт шунда тагы, — дип өстәде Гафур, — аның кулында бер хат табылган, ниндидер нәмәгълүм кеше «Сине хатының агулап үтерәчәк», дип язган аңа. Суфня абыйсын бүлдерде — Барысы да провокация. Дошманнары аны чыгырыннан чыгарыр өчен шулай эшләгәннәр Мин үзем, үз теләгем белән патолого-анато- мик тикшерүдә катнаштым. Хөсәен абыйның гәүдәсен профессор Ива нов үзе ярып карадьь Мин ассистент булдым Бернинди агулану юк Әлбәттә, бу дошман провокациясе. ♦ — Шул хат аркасында үлгәндер дисезме Хөсәен абыйны? Мин мо- g на ышанмыйм, — диде Мулланур. — Моңа беркемдә ышанмый Белсәгез иде, аның организмы шулка- $ дәр тузган. Искиткеч! Ничек йөргән ул шул йөрәк, шул үпкә белән? “ Шаккаттым мин вскрытие вакытында Үзе бит һич сынатмас иде Ачык ♦ йөз, көр күңел белән каршы ала иде кешене. х Хөсәенне бик зурлап Яңа бистә зиратына күмгәннәр. Озата баручы- = ларның ифрат күп булуын, каберстанда митинг үткәрүләрен, андый < мондый тәртнпсезлекләр килеп чыкмасын өчен, полициянең ябырылып =- килүен Гафур да, Фәхрелислам да, Фәрхетдин дә бер-берсен бүлдерә- * бүлдерә сөйләделәр. * — Алар саклык чараларын күрсәләр, без дә йоклап ятмадык. - х диде Фәрхетдин, — Алафузов заводларыннан да, Крестовниковтан да £ безнең агайэне, баштан ук сүз куешып, гел митинг оештыручылар тирәсендә булды, фиргәвеннәрне бик якын җибәрмәдек. Мулланурның Фәрхетдин белән болай якыннан торып сөйләшкәне юк иде әле. «Ярый торган егет икән бу». дип уйлады Вахитов — Сез Алафузов заводыннанмы’ Фәрхетдин өчен Гафур әйтте — Безнең Фәрхетдин Идел аша күпер сала. — Анысы ярый, Мәскәүдән Казанга туры поезд булмавы бик җай сыз. Ә ничегрәк соң андагы эшчеләр? — Пэркайдагыча, Мулланур иптәш — Нинди дә булса. . эш алып барыламы соң? Бу юлы да аның өчен Гафур әйтте. — Безнең Фәрхетдин андагы татар эшчеләренең башында тора ин де Ул сөргеннән тәмам чыныгып кайтты Әйе, Мулланур «Урал» газетасы хәлләрен, андагы вакыйгаларны ишеткән иде. Аңа Хөсәен үзе Фәрхетдиннең җавапюа тартылу вакытларында нык торуын да сөйләгән иде — Кессонда эшләүчеләрнең хезмәтләре бик авыр. — дип куйды Фәрхетдин Кешеләр унике сәгать су астында, юештә интегәләр Алган акчалары чыпчык томшыгы кадәр Фәхрелислам да сүзгә кушылды — Үзегезнең хәлләр ничек соң, Фәрхетдин дус Сезнең улыгыз белам эш ничек булып бетте? Фәрхетдиннең йөзенә кызыллык йөгерде Әйтерсең лә аның иң авырткан җиренә кагылдылар — Улым савыккан, — дип куйды ул авыр сулап. — тик берни ба рып чыкмады. Тегеләр начальствоны гына түгел, мулланы да сатып алганнар Мәчет кенәгәсен урлаганнар Мулланур берни дә аңламыйча хуҗаларга карады Гафур хәлне аңлатып биргәч, Мулланур, тыела алмыйча, сукранып алды — Мин аптырадым инде, егетләр. - диде Фәрхетдин — Барысын нан да көчле нәрсә — акча, байлык Ул теләсә ни эшли ала торган, алла кодрәтен дә әйләндереп сала торган нәрсә икән Бүлмәдәгеләр Фәрхетдиннең артык ярсып китүен тоеп, сүзне имен чегә бордылар. Суфня Мулланурдан Петербург хәлләрен сораша баш лады Мулланур исә Суфня укуын тәмамлап киткәннән соң булган яңалыкларны сөйләргә кереште — Габдулла Тукаев бик каты авырый, җеназада да катнаша алма ды Ишетүемчә, мәрхүм Хөсәенне бик зурлап, мәңге истә калырлык бер шигырь язган, — диде Гафур, сүз Казан хәлләренә күчкәч. — Галимжан Ибраһимов үзенең «Яшь йөрәкләр» исемле романын төгәлләгән, — диде Фәхрелислам. — Ул бирешми, гыйльми эшне дә, әдәби хезмәтне дә бик нык алып бара. — Ә сез, Гафур абый, хәзер нинди әсәр язасыз? — Мин нәрсә,—дип куйды күңелсез генә елмаеп Гафур.— Минем хәзер кул-аяк богауда. Укытучылыкны да ташларга туры килер ахры. Соңгы елымны укытам. Күңелсез тынлык булып торды Мулланур Гафурның сүзләрен дөрес аңлады. Аның һәр адымын тикшереп, һәр барган җирен, очрашкан бер кешесен охранкага җиткереп торалар иде. — Шулай да бирешмик әле, Гафур абый, — диде Мулланур, — без Хөсәен Ямашев эшен нинди генә шартларда да дәвам иттерергә тиешле кешеләр. Хәзер илдә революцион күтәренкелек башланды Мин, мәсәлән, хәзер берничек тә бирешмәскә тиешбез, дип уйлыйм. Бу— Хөсәен Ямашев өчен иң бөек һәйкәл булыр. — Анысы шулай, бирешергә безнең хакыбыз юк. Хәтта кул-аяк богауда булса да. — Карагыз әле, Галимҗан Сәйфетдинев Казандамы соң хәзер? — Безнең Гассанмы? О, ул, — диде Гафур, — ул митингта бик ялкынлы речь сөйләде. Өзлексез мәкаләләр яза, большевистик вакытлы матбугат белән даими бәйләнештә тора. Хөсәеннең үлемен ул да ифрат авыр кичерде. Син аны, Мулланур, күрми китмә Аның әле сиңа пору- чениелары да булыр дип уйлыйм Алар мәрхүм Хөсәенне әледән-әле искә алып, бик озак сөйләшеп утырдылар Мулланур иртәгә иртүк зиратта булырга, аннан инде шәһәрдә күрәсе кешеләрен күреп, туган-тумачалары белән күрешеп чыкканнан соң, Петербургка юл тотарга булды. Ул хуҗалар белән саубуллашып урамга чыкты Аңа Фәрхетдин дә иярде. Пороховой урамнарында сыбызгы март бураны хуҗалык итә иде. Мулланурлар «барабыз» эзләп тә, таба алмагач, әкренләп кенә Устьега таба киттеләр. Тәгаен анда трамвай булырга тиеш иде. Башта сүзсез генә атладылар. — Җил сызгыра,—диде Мулланур тынлыкны бозып. — Ул Хөсәен абый өчен җылый, — диде Фәрхетдин. Алар бу минутта икесе дә бер уйда, күңелләрендә якты эз калдырган Хөсәен Ямашев турында уйлыйлар иде.