Логотип Казан Утлары
Публицистика

УНБЕРЕНЧЕ КАРАШ

Тагын да Казан шәһәре исеменең килеп чыгышы хакында азан шәһәре исеменең килеп чыгышын, ягъни «Казан» полисонимының этимологиясен ачыклау зур тарихи-культура һем тарихи-лингвистик әһәмияткә ия. «Казан» атамасына мөнәсәбәтле рәвештә татарларда, илебездәге башка халыкларда һәм чит илләрдә байтак кына ономастик берәмлекләр (мәсәлән, фамилияләр, вокзал һәм чиркәү исемнәре, урам атамалары, поселок һәм совхоз, газета һәм журнал исемнәре һ. б.) ясалган. Казан шәһәре исеменең килеп чыгышына берничә караш бар. «Казан» сүзенең күп мәгънәлелеге яки аның омоним (әйтелешләре ягыннан охшаш) сүзләр тәшкил итүе шәһәр атамасының килеп чыгышына карата төрлечә фикер йөртүгә китергән. Хәзерге фәнни әдәбиятта бу мәсьәләне унбер төрле аңлату билгеле. 1. 'Шәһәр нигә Казан дип аталган?» дигән борынгы топонимик легендада Болгарның соңгы идарәчесе Габдулла ханның улы Алтынбәкнең хезмәтчесе су алганда алтын казанын исеме билгесез елгага төшереп җибәрүе, шуннан соң бу елгага Казан исеме бирелүе һәм аның янына салынган шәһәргә дә «Казан» дип исем кушылуы риваять ителә Казан елгасы һәм шәһәре исеме алтын казанга бәйле рәвештә барлыкка килгән дип аңлатуның фәнни нигезе юк. Менә шуңа күрә Н. Баженов: «Казанка елгасы исемен аңа төшеп киткән казан белән бәйләп аңлату тулысынча уйдырма»1 ,— дип саный. Чувашларның аш пешерү савытын (казанны), «хуран» дип атап та. Казан шәһәрен Хо- зан яки Хузан дип йөртүләре бу атаманың «казан» сүзеннән алынмавын раслый. 2. Казан шәһәренең исеме башта салынган урынының казан сыман тирән чокырлы. казанлыклы булуыннан чыгып алынган дигән караш та бар Мәсәлән, В В. Рад- лов §§ ***, М. Худяков 3 һәм А. Н. Сергеев * шушы фикердә торганнар. Казан шәһәре атамасының килеп чыгышына карата бөек рус революцион-демократы А. И. Герцен да шушы карашта була 5 . Ләкин Казан (шулай ук Иске Казан) урнашкан урыннарда күзгә ташланырдай казанлыклар юк. Казанлыклар, башлыча, биек тау араларында булалар Казанлык сүзенә нисбәтле рәвештә барлыкка килгән ойконимнар, башлыча, шундый төбәкләрдә урын алалар Мәсәлән Казанлык — Болгариядәге, Казанджик — Төркмән- стандагы шәһәр, Югары Казанлык, Түбән Казанлык— Дагстан АССРдагы кумык авыллары. Казан-Кутган — Кыргызстандагы кыргыз авылы, КазанЧункур — Казагыстандагы казакъ авылы һ. б. 3. Казан шәһәренең исеме Казан елгасы исеменнән алынган, ә елгага бу атама аның төбендә казан сыман чокырлар, чоңгыллар булуыннан чыгып бирелгән дигән карашны беренче башлап 1767 елда ук П. Н. Рычков әйтә®. Бу карашны XIX йөздә М. Н Пенигин, М С. Шпилевский һ. б галимнәр яклый. Безнең көннәрдә профессор Е. Г Бушканец ’, башкорт топонимисты А. А. Камалов" Казан топонимы шушы юл белән барлыкка килгән булырга тиеш дип карый. 1 Баженов Н Казанская история. Казань. 1847. 4 б 1 Карагыз Протоколы Общества естествоиспытателей при императорской Казанском универ ситсте с приложениями Казань, 1875. 14 б 1 Худяков М Очерки по истории Казанского ханства Казань,- 1923. 244 б • Сергеев А Н Опыт объяснения названий русских городов — Сборник в память стэтистичс ского съезда 1870 года, аып II Нижний Новгород, 1875, 626 б • I ерцон А И Затерянная статья о Казани (публикация И Яковлева) «Литературное наследство» т 61. М . 1953. 20 б. *** Рычков П Н Опыт Казанской истории СПб. 1767. 102 б. ' Бушканец Е Г Казань (путеводитель) Казань. 1964. 14 б ■ Камалов А А Некоторые вопросы изучения топонимии Башкирии Ономастика Поволжья, л. Уфа. 1973. 180 б К 641 ■аз киче1 . Н. П. Загоскин Иске Казанга нигез салынган вакыт дип санаган 1288 елны инде Алтын Урдада башка хан патшалык ите. Дәүлат эшләре белен бөтенләй диярлек шөгыльләнми башлаган, бөтен вакытын аллага табынып үткәргән Тода-Мөңгү Казанга нигез салган дип карау чынбарлыктан ерак. Дөрес, 1295—1304 елларда Иран — Әзербәйҗан дәүләтендә Чыгтай нәселеннән булган Аргун ханның улы Газан (Казан) исемле икенче бер шәхес ханлык иткән Кайбер тарихчылар, шул җөмләдән XVIII йөз шагыйре һәм галиме Габдерәхим Утыз Имәни, Казан шәһәрен әлеге Газан хан төзеткән дигән карашта торган. Ш. Мәрҗаии бу карашның хата булуын, чөнки Газан ханның беркайчан да Идел буе Болгарстанына килмәве һәм аны биләмәвен күрсәтә3 . Тарихи чыганакларда да Газанның Болгар җиренә килүе турында сүз юк. Туктамыш белән Аксак Тимер арасындагы сугышта (1390 еллар) Казан баһадир һәм Казанчы баһадир исемле гаскәр башлыкларының катнашуы билгеле ††† ‡‡‡. Мәгълүм булганча, алар шәһәр салу белән шөгыльләнмәгәннәр, бәлки, киресенчә, тыныч, төзек шәһәрләрне вату, җимерү белән дан казанганнар. Р. Фәхретдинов; «Гомумән, Казан шәһәре ниндидер Казан хан тарафыннан салынган дигән фикер бу исемнәрнең (дөресрәге, исем белән атаманың — Г. С.) тышкы лингвистик охшашлыгына гына нигезләнгән һәм фәндә кабул ителә алмый»,— дип язуы белән бик хаклы («Ташлар моңы». Казан, 1978. 173 бит). 5. Башкорт теле галиме, мәрхүм профессор Җ. Г. Киекбаев архивында «Казаи» атамасының килеп чыгышын «каен» сүзе белән бәйләп аңлаткан язма бар (Бу турыда безгә профессор М. 3. Зөкиев хәбәр итте). Җ. Г. Киекбаев моны дәлилләү өчен Башкортстандагы Казанлы авылының исемен нигез итеп ала һәм бу атама «каенлы», «каеннар күп үскән урын» дигән мәгънә белдерә дип ңарый Шор телендә һәм хакас теленең койбал, сагай диалектларында «каен» сүзе «казың» рәвешле әйтелә Без биредә «казың» сүзенең «Казан»га якын, охшаш булуын күрәбез. Ләкин бу факт кына әле «Казан» атамасының «казың» («каен»)нан алынган дип нәтиҗә ясарга мөмкинлек бирми. Беренчедән, безнең региондагы борынгы һәм хәзерге төрки телләрдә каен агачы төшенчәсен белдерү өчен каен һәм хуран (чувашча) сүзләре кулланыла. Икенчедән, «каен күп үскән җир» төшенчәсен белдерә торган борынгы топо- нимнар безнең якларда иран телләреннән алынган «-сар» кушымчасы ярдәмендә ясалганнар Мәсәлән, Татарстандагы берничә татар авылы Каенсар дип атала Безнең карашыбызча, Каенсар топонимы Каенлы (Түбен Кама районындагы татар авылы) һем Каенлык (Кукмара һәм Актаныш районнарындагы татар авыллары) исемнәреннән борынгырак. Моны түбәндәге фактлар раслап тора: а) и-лы», «-лык» кушымчалы географик атамалар саф төрки (татар) топоним- нары, ягъни алар бер телдә сөйләшүче кабилә яки халык формалашкач барлыкка килгәннәр; б) гомумтөрки «-лы», «-лык» кушымчасы хәзерге татар топонимиясендә дә киң кулланыла. Алар үсемлек, агач, кош, хайван, балык, бөҗәк, минерал, корылма һ. б. белдерә торган исемнәргә ялганып килү юлы белән күп кенә топонимнар ясыйлар; Кыяклы, Камышлы, Зирекле, Баланлы, Каенлы, Керәнле, Каргалы, Чуртанлы, Чебенле, Кигәвенле, Балчыклы, Ташлы, Буралы, Тукмаклы, Тигәнәле, Бакалы, Чүпрәле, Баулы, Шомыртлык, Усаклык, Ташлык, Алмалык, Чиялек һ. 6.; в) «-сар» кушымчасы, киресенчә, хәзерге татар топонимиясендә продуктив түгел. Ул агач исемнәренә кушылу юлы белән ясалган субстрат топонимнарда гына диярлек сакланып калган борынгы форма. Мәсәлән, Карамасар — Апае районындагы татар авылы Юкәсәр — Зеленодольск районы Мулла иле авылының бик борынгы урамы. Имәнсәр кыры — Арча районы Түбән Көек авылының басу, Усаксар — Биектау районы Ташсу авылы янындагы урман, Колмаксар — Лениногорск районы Аланлык (Аналык) авылының колмак күп үсә торган урыны, Зирексәр — Арча районы Кызыл Утар авылының зирек агачлары күп үсә торган су буе исеме һ. б. Татарстанның Апае районында яшәүче подберезье керәшеннәре сөйләшендә комнаксар сүзе «колмаклык», түмгәксәр сүзе «түмгәклек» мәгънәсендә кулланыла. Каюм Насыйри Чабаксар шәһәре исеменең килеп чыгышы хакында болай дип яза: «Вә янә ул вакытта авылларыннан (Тутаркасы һәм Юртакасы дигән Казан ханлыгы чорында татар, аннан соң чуваш авылларыннан — Г С) берничә чакрым җирдә Идел яры өстендә бер кечкенә урманлык яки чыбыклык (кустарник дигән шикелле) җирләре бар икән. Үзләре чы- быксар дип әйтәләр икән, ягъни чыбыксар — күп чыбык үскән җир дигән мәгънәдә; хәзер дә әйтәләр куаксар, каенсар дип. Бу һәм шул мәгънәдәдер. Анда Иван Грозный Чабаксар каласын салгач та исеме һаман шул чыбыксар дигән сүздән ерак китмәгәндер» *. Өченчедән, Казанлы яки Казанлык атамаларының Казан елгасы бассейнында һем Казан шәһәре тирәсендә урын алмавы игътибарга лаеклы факт. Башкортстандагы Ка- 1 Стэнлн-Лэн-пуль Күрсәтелгән хезмәт 201 б. * Марджанн Ш Очерк истории Болгарского и Казанского царств — Труды IV Археологам» ского съезда в России, т I Казань. 1884, 41 б. ’ Тиэенгаузен В Г. Сборник материалов, относящихся к истории Золотой Орды, т II М Л . 1941, 131-135 битлә𠇇‡ Насыйри К Сайланма әсәрләр. II том. Казан. 1975. 42—43 бнтлэр j Ц I и I ’ү өчен тиешле тарихи-лингвистик нигез юк. А. X. Халиков каш > каз (ш>з) күчешен тел аспектында бөтенләй дәлилләп тормый. «Борынгы төрки сүзлеквтә исә «каш» сүзеннән тыш «кыдыг» сүзенең дә «кырый, чик, яр» мәгънәләрен белдерүе теркәлгән (440 бит). Билгеле булганча, казан татарлары әлеге төшенчәне белдерү өчен чик сүзен кулланалар. Бу — бик борынгыдан килә торган болгар-татар сүзе. Тарихи-лингвистик фактлар шул турыда сөйлиләр. Борынгы болгар телендә чикъ~чига сүзе «чик, әйләндереп алынган урын, рубеж, окоп»14 төшенчәсен белдергән. Чагыштырыгыз: чувашча — чике, нугайча, хакасча, шорча — чик; уйгурча— чек. чәгара; үзбәкчә — чек, шегара; казакъча, каракалпакча — шек, шегара; төркмөнчә — чәк, карачайбалкарча, кыргызча — чек. Чегем — Кабарда-Балкариядәге елга исеме. Чегем гидронимы, беренче компонентын балкар телендәге чек «чик», ә икенче компонентын тува телендәге хем ~ гем «елга» сүзләренә бәйләп, «чик буе елгасы» мәгънәсен белдерә дип аңлаталар 15 Идел-Кама болгарлары телендә «кабан» сүзе эчке як чик башы, «казан» сүзе исә тышкы як чик башы мәгънәсен белдерсә, башка болгар шәһәрләренең берәр- сендә генә булса да әлегедәй географик атамалар сакланып калган булыр иде. 9. В. Л. Егоров «О времени возникновения Казани» дигән мәкаләсендә «Казан шәһәренә 1370 елда болгар князе Хәсән нигез салган һәм ул үзенең нигезләүчесенең исемен алган»16 17 дип карый. Бу карашның тарихи яктан да, лингвистик яктан да нигезләнмәгән булуын тарихчылар да (С. X. Алишев, Ә. Г. Мөхөммәдиев һ. б.), телчеләр дә (Р. Г. Әхмөтҗанов) күрсәтеп, тәнкыйтьләп чыктылар һәм кире кактылар °. Тюрколог И. Г. Добродомов һәм тарихчы В. А. Кучкин исә болгар-уатар теленең тарихилингвистик фактларын, закончалыкларын бозып күрсәтү исәбенә булса да В. Л. Егоров карашларын якларга һәм акларга тырышалар. Казан атамасы «гарәби чыгышлы иң гади мөселман кеше Хасанпнан алынган дип таныган хәлдә, алар: «Казан формасы шактый борынгы болгар-чуваш формасы Хазанг>Хазанга кайтып кала, борын тартыгының башта тел арты тартыгы булуы югалгач, «нг» тартыгы «н» гә әверелгән. Татар телендә чуваш теленнән Хасан топонимын үзләштергән вакытта, әле күпчелек төрки телләрендәге кебек, «х» тартыгы булмаган, шуңа ул аны «к (къ)» тартыгы белән алмаштырган... Казан топонимы XIV гасырның икенче яртысында барлыкка килгән» 18 ,— дип язалар. 12Халиков А. X. О времени, месте возникновения и названия города Казани.- Из истории культуры и быта татарского народа и его предков. Казан. 1976, 14 б. 13Иванов В В . Ионенко И М.. Халиков А. X О времени возникновения и названия г. Казани. Казань. 1974. 15—16 битләр. 1 Фехер Г Ролята и культурата на прабългарнте. София, 1968. 153 б • Коков Дж. Несколько поволжских и других параллелей в адыгской ономастике «Ономасти ка Поволжья. 3>. Уфа. 1973. 418 б 16 «Советская археология». № 4, 1975. 86 б • Алишев С. X , Мухамаднев А. Г Об одной ошибочной версии возникновения Казани Вопросы историографии и источниковедения. Казань. 1975. 124—127 б.; Ахметзянов Р Г О топо ниме Казань — Вопросы историографии и источниковедения Казань. 1975, 133—136 битләр ' «Вопросы географии», сб ПО Топонимика на службе географии М . Изд Мысль». 1979. 161—162 битләр. ГО МЭР САТТАРОВ ф УНБЕРЕНЧЕ КАРАШ ф торган бербөтен система тәшкил итүләренә һәм төрки тел закончалыкларының җирле топонимиядә чагылышын анализлауга таянып, Казан елгасының атамасы (җирне) казыган > казган > казан терминына нигезләнеп ясалуы һәм әлеге елга буенда барлыкка килгән шәһәргә дә Казан дигән исем бирелүе турында инде матбугатта язып чыккан идек' Биредә шушы фикерне тарихи-лингвистикономестик аспектта тагын да ныграк дәлилләргә алыныйк. Иң элек шәһәр исеменең икенчел, ә елга атамасының беренчел булуы мәсьәләсе. бәхәсле тоелырга мөмкин. Топонимика фәне мәгълүматларына караганда, башлыча зур һәм урта зурлыктагы елга исемнәре бик күл очракта тарихи-администра- тив объект булган торак пунктлар исеменнән борынгырак. Менә шуңа күбесенчә елга исемнәреннән шәһәр исемнәре барлыкка килгән: мәсәлән, Мәскәү елгасы исеменнән Мәскәү шәһәре исеме, Воронеж елгасы исеменнән Воронеж шәһәре исеме, Самара елгасы исеменнән Самара (хәзерге Куйбышев) шәһәре исеме һ. 6. ясалган. Тарихи язмалар Казан шәһәре исеменең дә Казан елгасы исеменнән алынуын хәбәр итәләр Терки телләрдә тау, чокыр, су атамалары бербөтен семантик кыр тәшкил итә дигән идек Мәсәлән, уй — җирне ую, шуннан: уйсу җир, уйсулык (Тобол елгасына коючы Уй дигән елга бар), уба — җирне убу, шуннан Уфа елгасы, упкын сүзләре ясалган; ермак, ерганак — җирне еру, ерту; чокыр — җирне чуку (чоку), казу, ягъни чукылган, казылган җир, урын; ор — җирне ыру, ермау; сыза — җирне сызу, уентыклы итү; инеш — җиргә иңеп керү, шуннан иңкү җир, иңкүлек; казан — җирне казу, җирне казып керү һ. 6. «Казан» гидронимы ике өлештән тора: каз — сүзнең тамыры һәм -ан үткән заман сыйфат фигыль формасы. Шушы тамырдан татар телендәге казык, казылма (шуннан Татарстанның Буа районындагы Казма < Казылма авылының атамасы), казылдык, диалектларда казыма (лом), казан (су төбендә барлыкка килгән чокыр, чоңгыл) сүзләре ясалган Борынгы заманнарда Монголиядәге ЧааХоль елгасы буендагы уйсулыклы урын Казан исемен йөрткән3 . Кыргызстанда Джерказар исемле елга һәм авыл бар. Тюркологлар «-ан» кушымчасы үткән заман сыйфат фигыль ясаучы «-тан -кан» кушымчасыннан килеп чыккан дип саныйла𠇇‡‡‡ §§§§§, Бу кушымча белән ясалган борынгы төрки топонимна)) һәм кеше исемнәре шактый күп һәм алар билгеле бер ономастик система тәшкил итә. Мәсәлән, Сасаган, Джуган (Жуган), Кучурган, Кабан, Ташан — Урта һәм Түбәи Днепр бассейннарындагы елгалар; Кабан — Казан шәһәрендәге зур күл; Шуган, Баскан һ. б.— Татарстандагы татар авыллары; Боерган, Сатылган, Караган, Ишәйгән, Табылган, Теләгән һ. б.— борынгы төрки-татар кеше исемнәре һ. б. Профессор Н. А. Баскаков та Казан шәһәре исеменең асылында төрки-татар казан (котловина, котел) сказ (копать)-|-ан (аффикс) сүзе ята дип карый5 . Соңгы вакытта М. 3 Зәкиеа тә Казан, Каэар, Каспий, Казбек, Кавказ атамалары составында урын алган каз компонентының килеп чыгышын казу («копать») сүзенә кайтып калса кирәк дигән карашны алга сөрә *. , Димәк, Казан елгасының исеме, «(җирне) казыган елга» мәгънәсен белдергән хәлдә, мәгълүм фонетик үзгәрешләр кичереп, «Казан» әйтелешен алган, дигән нәтиҗәгә киләбез Болгар бабаларыбыз тарафыннан аның буена салынган кала да елга исеменә нисбәтле рәвештә Казан каласы дип аталган.