Логотип Казан Утлары
ЛИРИК ДРАМАТИК ХРОНИКА

СОЛДАТ ИРТӘ ИР БУЛА

Барыр юлың еракмы?

Барысы да. җәй уртасында яуган кар сыман, көтел мәгәндә килеп чыкты Әлс кайчан гына рядовой Гамил Салихов бу яклардан еракта, гранит кыяларга сыенып утырган хәрби гарнизонда — укыту подраздслениесендә иде. Беркөн ашханәдә, төшке аш вакытында, курсант лар арасында «чыгарылыш була икән техниканы яхшы билгегә тапшырып, өченче класслы белгеч дигән исем алучыларны частьларга озаталар, кече командирларны алырга килүчеләр дә бар икән нн де» дигән хәбәр яшен тизлеге, белән таралды Бер ишеләре моңа, сөйләмәгез юкны дигәндәй, бөтен де кырыс тәртипкә буйсынырга мәҗбүр булып, башта яшь солдат кур сын үткәндә, аннары биредә, күптөрле хәрби белемнәр өйрәнүдән ялы га башлаганнары — Китәбез, егетләр! Китәбез бит. диешеп, бер-берсе белән киңәш табыш итә башладылар Әйе, халык бик белеп әйткән утсы.з төтен булмый Төшке аштан соң казармаларга кайтып ярты сәгать чамасы ял ит кәч тә, кичен нарядка баручылардан калганнарга, казарма алһына чы гып тезелергә куштылар. Алар техника янына китеп барды Биек такта койма артында урнашкан аларныи «хуҗалыгы» Анда курсантлардан бүтән беркем дә керә алмый Бөтен тирә-юнь чип-чиста итеп җыештырылган Ник бер җирдә хәтта ялгыш кына килеп төшкәч чүп чар яки кәгазь кисәге күренсен Мәйдан үзе артык зур түгел Ур та бер төштә солдат шинеле сыман соргылт яшел төстәге олы олы җи Назлар тезелешеп тора Курсантлар, капка төбендәге махсус җиһазлан дырылган урында перекур ясап, офицерлар килгәнен көтә башладылар Озакламый алар да килеп җитте Курсантлар, тт тиз таралышып, һәр кайсы үзенең системасы янына кереп утырды Ул арада дөп-дөп итеп ләй үк игътибар бирмәде — ишеттеләр дә оныттылар Икенчеләре, ин дизельләр эшли башлады Салихов инде бу хезмәтне яратып өлгергән иде. Аның системасы арада иң мөһимнәрдән санала. Бөтен подразделение нормативларны ник әллә күпмегә арттырып үтәмәсен, әгәр Гамилгә тапшырылган система төгәл эшләмәсә... Ул үзенең тартма-блокларын яхшы үзләштерде. Андагы һәр үткәргечнең ничек эшләгәнен һәм нинди хәлдә икәнлеген бик җентекләп өйрәнде ул. Менә хәзер дә ул. шунда килеп керүгә беренче эш итеп тартмаларны сөртеп чыкты, тузанфәлән кунган булмасын! Офицерлар арасында иң кечкенә буйлы, әле җәен генә килгән лейтенант кергәндә Салихов инде «шкафларга» беркетелгән җыелма өстәлне күтәреп, кирәкле схемаларны җәеп куйган иде. Теге яки бу команда үтә торган «юл»ны тагын бер кат тикшереп, имитацияли Лейтенант, янәшәдәге әйләнмәле урындыкка килеп утырды да — Я, иптәш курсант, күрсәтегез әле сәләтегезне. Безнең тырышлыкның җимешләрен. Бер шарт: мине монда юк, сугышчан эш бара дип санагыз. Вакытны үзем күзәтермен,— диде. Курсант, схемалар китабын ябып, портфельгә салып куйды да, борылып ишеккә таба юнәлде. Хәзер лейтенант аңа башваткыч бирәчәк Курсант әнә шуны «чишеп» системаны сугышчан эшкә җайларга тиеш Билгеле, лейтенант кулындагы секундомер бу арада инде текелди башлаган иде. һәр мизгел санаулы... Аз гына ял итеп алган арада егет үзенең каенлы-наратлы туган як ларын, күптән түгел әле биредә күргән-белгәннәрен искә төшереп утырды. Кич якынлашып килә. Май аеның соңгы көннәре булуга карамастан, төннәрен һәм иртәләрен әле шактый суык. Гарнизоннан чыгып, әнә теге йөзьяшәр нарат агачлары арасына керсәң... анда әле эреп бетмәгән кар өемнәре еш очрый. Үткән шимбә көнне старшина берничә- курсантны әнә теге киртләчкиртләч таш кыя итәгендәге каенлыкка себерке кисәргә алып барды. Шул мәһабәт наратлар арасындагы аланлыкта, солдатлар сафына көтмәгәндә килеп кергән кызлар шикелле булып, вак каеннар үсә. Ә каен лык уртасыннан бормаланып-бормаланып тау елгасы агып чыга да каядыр еракка-еракка китеп югала. Анда кечкенә генә чишмә тибә икән. Тешләрне сындырырдай салкын, үтә күренмәле саф су гранит ташлар арасыннан иреккә омтыла, вак ташларны шомарта-шомарта үз эзен сала—озын юлга чыга, зур елга белән кушылырга ашыга. Аннары алар бергәләшеп диңгез дулкыннары кочагына ташлана... Гамил, яңа гына яфракка бөреләнгән каен ботакларын кисәргә ба тырчылык итмичә, бер ары барып, бер бире килеп йөргәләде. Берсен- пәнбсрсе сылу, берсеннән-берсе зифа ап-ак шәмдәй кәүсәле каеннар кын кайсысын йолыккалый башларга кыймыйча, аптырап калган егетне старшина: Курсант Салихов! Әллә урман күргәнегез юкмы? Бүтән чакта тагын килерсез. Увольнительный язып бирермен. Ә хәзер кушканны үтәгез. Лирикага бирелеп торырга вакыт юк,— дип кисәтте. Курсант шуннан соң гына читтәрәк үсеп утырган бер бөкре, ак кабыгына караганда кара тузы күбрәк булган бер каенны ботарлый башлады. Старшина кайтырга дип чакырганда ул инде дүрт-биш себерке бәйләп юлга чыгып килә иде. Бүтәннәр исә кочак-кочак сындырганнар, көч-хәл белән җыештырып азапланалар. Старшина, Салихов ягына кырын-кырын карап куйса да, башка вакытларда һәр нәрсәне үрнәк башкарганы өчен булса кирәк, бу юлы дәшмичә калды. . ...Ишектә тагын лейтенант күренде. Ул курсантны чакыра иде. Тагын берничә минуттан, Салихов үзенә тапшырылган системадагы шкафлар ны тикшереп чыкты, барлык тумблерларны да таләп ителгәнчә куйды да тагын эшкә кереште. Секундомер угы ничек кенә ашыгып йөгерсә дә курсантка бирелгән вакытны санап чыгарга өлгерә алмады Икенче көнне, иртәнге развод вакытында Гамилләр взводы алдына ♦ подразделение командиры килеп басты. Шактый тулы гәүдәле, чигәләре чалара башлаган, ләкин әле шактый җитез хәрәкәтле подполковник биш курсантның фамилиясен әйтеп, аларга саф алдына чыгарга кушты Аннары укыту поДразделениесе командирының әлеге биш курсантка ефрейтор званиесе бирелү турында приказын укыды Шуннан соң бата рея командирына калган курсантларны көндәлек эш урыннарына таратырга рөхсәт итте, һәм каршысында басып торучыларга — Бөркетләр, без бүген подразделениенвң ин яхшы курсантларын сугышчан частьларга озатырга тиешбез. Сез барасы җирдә махсус хәзерлекле белгечләр җитешми. Без, үзара киңәшкәннән соң, сезнең бишегезгә путевка бирергә булдык. Сынатмассыз дип ышанабыз Хәзер үк штабка барыгыз. Анда сезне көтәләр,— дип сүзен бетерде. Курсантлар, мондый кискен үзгәрешкә исләре китеп, кузгалыргамы, кузгалмаскамы диебрәк торганда подполковник, нәрсәнедер исенә тө шергән сыман: — Бу карарга каршы килүчеләр юктыр бит, әллә бармы, егетләр? — дип сорау өстәде. Бөркетләр дип мактаганнан соң, белемнәрен сугышчан эштә кулла14 нырга, илебезнең һава чикләре сагына баедрга атлыгучы егетләр, ничек * каршы килсеннәр ди инде?!. < Подполковник ел саен көз җитү белән, чираттагы чакырылыш баш лангач та, үзе әйткәнчә, яшь бөркетләрне шулай сайлап алып кайта иде. Ул аларны хәрби тормышның иң беренче, ләкин ин кирәкле сер ләренә төшендерә, өйрәтә, әле мыеклары да чыгарга өлгермәгән егет ләрдән менә дигән белгечләр, кече командирлар әзерли һәм. бер көн не, менә бүгенгедәй итеп, үзе үстергән «бөркетләргә» путевка бирә, сугышчан эшкә озата, һәр чыгарылыштан соң карт солдатның йөрәге ямансылап йөри. Нәрсәдер җитешмәгән кебек була Подполковникны инде урап ук алган курсантлар, үзләренең яшьлеге аркасында, әлбәттә, боларны тирәнтен үк аңламыйлардыр да әле. Шулай да алар карт солдатны калдырып китәргә ашыкмадылар Аңа рәхмәт сүзләре әйттеләр Бераздан исә подполковник аларга текәлеп ка pan, бөтенләй гади, йомшак тавыш белән. — Сезгә, бөркетләр, барыгызга да хәерле юл,— диде.— Старшина янына кереп погоннарыгызны алыштырып чыгарсыз. Тагын ун-унбиш минуттан киемнәре ятышлы, өр-яна погонлы ефрей торлар бәләкәй сафка тезелеп штаб бинасына таба атладылар Кече командирларны алырга килгән вәкил - капитан Сергеев исем лек белән танышып чыккан икән. Ул укыту подразделениесеннән китәчәк барлык курсантларны туплап сөйләшеп алды да аларны юлга җыенырга таратты Кич белән бу төркем китәргә тиеш иде. Капитан Сер геев үзе политработник икән. Ул кече командирлар арасындагы партия членлыгына кандидатлар белән аерым да сөйләште Андыйлар өчәү иде. Шулардай партгруппа оештырды Бурыч төрле подразделение ләрдән яңа гына җыелган кешеләрне оештыру һәм хезмәт урынына «ЧП»сыз барып җитү Ефрейтор Салихов капитанның вакытлы ярдәм чесе итеп билгеләнде. Кече командирлар төркеме шул ук төнне, инде ияләшкән казарма ’ары, үзләштергән кораллары, бу якларның кырыс табигате, дуслары КАШАПОВ ф СОЛДАТ ИРТӘ ИР БУЛА һәм командирлары белән хушлашып, пассажир поездына утырып озын юлга кузгалды. Солдат хезмәте үз законнары белән дәвам итә. Иртәме, кичме, көндезме яки төнләме, «кирәк» дигән бер сүз аны жылы урыныннан, ияләшкән торагыннан аерып ала да, тиеш һәм кирәк булган яңа жиргә җибәрә. «Без нәкъ менә шуның өчен, туып-үскән авылларыбыз һәм шә- һәрләребездән килеп, өстебезгә соры шинель кидек тә» дип уйлап куйды ефрейтор Гамил, әле соңгы утлар күздән югалгач та, поезд тәрәзәсенә маңгаен куеп, гранит кыяларга караган килеш. Кайтарылып тө- шәм-төшәм дип торган гранит ташлар өстендәге тонык яктылык каядыр еракка, әлегәчә күрелмәгән якларга таба ашыга сыман иде. Станциягә төнлә килеп җиттеләр. Тар перрон чуар халатлы, аллы- гөлле рәсемнәр төшерелгән кәшимир шәл бәйләгән хатын-кызлар, җәйге төннең бөркүлегенә дә карамастан, башларына сарык тиресеннән тегелгән дәү-дәү тәлпәкләр кигән ир-атлар белән тулы иде. Иң гаҗәбе шул: араларында хәтта тунлылары да бар... Кече командирлар төркемен, сафка тезеп, капитан Сергеев ниндидер киң мәйданга алып чыкты. Анда тимер рәшәткәләр белән уратылган бакчада тирә-якка су тамчы лары чәчрәтеп фонтан сиптереп тора, теге баштарак каршылаучы ма шиналар тора иде. Биредә һава бераз салкынчарак, шуңа сулыш алуы җиңел, иркенрәк. Шоферлар машиналары янына чыгып басты. Алар киң читле эшләпә, ачык якалы, алдан каптырылмалы гимнастерка, балаклары манжетлы чалбар һәм аякларына ботинка кигәннәр. Мондый форма яңа килүчеләрне гаҗәпләндерде. Вокзал тирәсендәге эскәмияләрдә поезд көтеп утыручылар исә пилоткаларын кырын салган, торгызма якаларын барлык сәдәфләренә дә эләктергән, җилкәләренә түгәрәкләп төрелгән шинель аскан солдатларга сәерсенеп карыйлар иде. Вокзал алдындагы эңгер-меңгерне көчле нурлары белән яктыртып, скверга «газик» килеп керде. Аннан солдатлар шикелле үк ачык якалы гимнастерка кигән, кара кырпулы фуражкасын кулына тоткан мәһабәт гәүдәле полковник чыкты. Капитан Сергеев сафтагыларга: — Смирно! Равнение на — средину! — дип кычкырды да. уң кулын чигәсенә куеп, тигез, нык адымнар белән полковникка таба китте. Тегесе кулындагы фуражкасын ашыгып киде һәм, капитанга таба өч-дүрт адым атларга өлгерде. Вокзал алды мәйданында хәзерге минутта басып торган барлык солдатларга да әлеге команданың катнашы булуга да карамастан, машина тирәсендәгеләр ягыннан «кәттә командир» дигән тавыш ишетелде. Ефрейтор Салихов «монда дисциплина бик үк катыдан түгел, ахрысы, «смирно» командасыннан соң да сөйләшәләр» дип уйлап куйды. Укыту подразделениесендә болай булмый торган иде. Җитмәсә тагы «кәттә» Партизаннар диярсең. Рапортны кабул итеп, полковник сафтагыларга якынрак килде, мәйдандагыларны сискәндерерлек калын тавыш белән: — Исәнмесез, иптәш сугышчылар,— диде. Сафтагылар дәррәү: — ...дрравие жел... тов... ниик! — дип исәнләштеләр. Аларның тавышы бер-ике секундтан вокзал тирәләреннән әйләнеп кайтты да —...һник,— дип өстәп куйды. Аннан соң полковник кече командирларны хәрби округка килүләре белән тәбрикләде һәм, сүзне озын-озакка сузып тормыйча. Сергеевка: — Иптәш капитан! Егетләрне Алтухов хуҗалыгына илтеп урнаш тырыгыз. Үзегез иртәгә иртүк штабка килерсез,—дип, машиналарга урнаша башларга рөхсәт бирде. Юлга кузгалып ике-өч йөз метр җир китәргә өлгермәде, яңа килгәннәрнең исен китәреп каядыр, бөтен тирә-юньне көндезгедәй итеп яктырт кан куәтле прожектор кабынды. Аның Киез каз юлы кебек киң сибелгән нурлары салмак кына килеп машиналарны капшап алды да көтмәгәндә сүнде Дөнья, әйтерсең, баягыдан да караңгырак булып калды, егетләр беравык берни күрмичә бардылар Ил чигенең якынлыгы солдатлар күңеленә аңлашылмый торган серлелек өстәде. Калган юлны сөйләшмичә үттеләр. Көньякның иртәнге кояш нурлары казарма алдындагы асфальт мәйданда рәт-рәт тезеп куелган койкаларда йоклап ятучы солдатларның йөзенә төште. Егетләр одеалларын аяк очына тибәреп, я булмаса бөтенләй асфальтка ташлап йоклыйлар Плац өсте инде шактый гына кызарга да өлгергән. Ефрейтор Салихов торып утырды, тирә-як белән таныша башлады Полковник әйткән Алтухов хужалыгы тулысымча күз алдында иде. Киртләчкиртләч тау сыртлары ап-ачык булып күренә Хуҗалыкны җирдән өелгән вал, мондагыча әйтсәк, дувал уратып алган. Урта бео җирдә казарма Аның теге башында, аз гына читтәрәк — тагын бер таш бина. Ефрейтор таш бинадан бире таба килүче капитанны күреп койка аркасына элеп куйган чалбарына үрелде. Сергеев ефрейторны чакырып кул изәде. Салихов чалбардан гына килеш капитан янына йөгерде Кул биреп исәнләштеләр. — Хәерле иртә, иптәш Салихов Яңа җирдә ничек йокладыгыз? Сезнең монда полный камфорт Болай кайчан ял итәр идегез әле? — диде ул аннары ярым шаяртып — Бик әйбәт йокладык, иптәш капитан Бер нәрсә дә борчымады Оҗмах монда. Җылы. Кояш — Шулаен шулай... ләкин ул оҗмах үзен танытыр әле, ефрейтор — Күнегербез, иптәш капитан! — Иптәш ефрейтор, мин штабка китәм. Сез минем урынга каласыз. Биредәге старшина белән танышыгыз Егетләрне ашатыгыз-эчертегез— сез биредә азык-төлек тәэминатына куелган. Аннары өс-башларыгызны тәртипкә китерегез. Яна климатка күнегү-җайлашу өчен сезгә бер көн вакыт бирелә,— диде капитан китәргә борыла башлап. — Без монда озак булабызмы соң. иптәш капитан? — Күп түгел. Сезне бүген үк таратырга тиешләр — Аңлашылды, иптәш капитан. — Әйе, ефрейтор, әгәр кайбер иптәшләрне алырга мин кайтканчы килсәләр, - диде ул мәйданда йоклап ятучыларга күрсәтеп,— озатып җибәрерсез — Есть, иптәш капитан... — Үтәгез, ефрейтор Капитан штаб бинасы янындагы күләгәдә торган «газнкжа таба китте Мондый бирегә кичә килүчеләрнең төшенә дә кермәгән иде. Күрегез инде Кояш төшлеккә җитеп килә, түзә алмаслык кызды ра, ә егетләргә торыгыз дип команда биргән кеше юк. Дөрес, ефрейтор, ашка чакырып команда бирде бирүен, егетләр әле ашыйсы килми диеш кач, артык кыстап тормады. Ни әйтсәң дә үзебезнең иш, артык бимаза ламый.. Бу «анархня»нең командирлар тарафыннан бирелгән климатлашу көне икәнен белмиләр иде алар Бераздан йокы туйды. Кояшның шәфкатьсез кыздыруы егетләрне әлсерәтте Алар койка өсләренә җәймәләрдән чыбылдык корырга мәҗбүр булдылар,- димәк, көньяк «оҗмах>ын сизә башладылар Кояш һаман кыздырганнан-кыздыра бара Асфальтка кул тидереп булмый А 3 И 3 КАШАПОВ ф СОЛДАТ ИРТӘ ИР БУЛА Монда ничек яшиләр икән соң? Ләкин яшиләр ич. Әнә солдатлар, берни булмагандай, физик хәзерлек белән шөгыльләнә. Төшке ашка биш-алты кеше генә барды. Калганнары салкынча душ астыннан чыгарга теләмәде. Ләкин барганнары да рәтләп ашамады.— Аннан-моннан гына капкаладылар да тизрәк душка, күләгәгә ашыктылар Әлсерәү соңгы чиккә җитеп килә иде инде. Ниһаять, баш өстенә мәңге төшмәскә менеп кунаклагандай торган утлы шар түбәнәйгәннән түбәнәя барып ерактагы тау сырты артына төшеп югалды. Егетләр, иркен сулап, өс-башларын тәртипкә китерергә тотындылар. Чүл тынлыгын ярып, шлагбаум янына килеп туктаган машина гудогы ишетелде. Мәйдан сизелерлек җанланды. Димәк, аларны алырга килделәр. Плац янындагы ике УАЗдан офицерлар төшеп өс-башларыннан юл тузанын кага башладылар. • Группаның өлкәне буларак, ефрейтор Салихов алга чыкты. Ул башына пилотка кигән, гимнастерка якаларын каптырган, чалбарын менә дигән итеп үтүкләп өлгергән иде. Офицерлар белән устав кушканча исәнләште. Тегеләре; — Я, егетләр, Россия бөркетләре, безнең «Ташкент» сезгә ошыймы? Куырылмадыгызмы әле? — дип көлешә-көлешә хәл-әхвәл сораштылаи. Арада берсе үзе дә укыту подразделениесендә булган икән — тегесен- монысын сораштыра башлады. Икенче офицер күкрәк кесәсеннән блок нот чыгарды да, кирәкле битне тапты. — Наговицын, Савельев, Владимиров, Саенко,— дип укыды. Аннары, җыелганнарын күзәтеп чыккач: —Менә, иптәш ефрейтор, шуларны сезнең хәерфатихагыз белән без үзебезгә алып китәр идек,— дип өстәде ул шаяртып. Ә ефрейторның янына ук килеп ул; — Капитан Сергеев сезгә сәлам әйтте. Менә шушы исемлекне сезнең галиҗәнапләргә тапшырырга кушты,— диде. Фамилияләре әйтелгәннәр, «анархия» бетте, егетләр, хезмәт башлана диешеп, «мөлкәт»ләрен җыйдылар да, иптәшләре белән саубуллашып, УАЗларга барып утырдылар. Тагын бераздан мәйданда ефрейтор Салихов белән Воронеж егете Аксенов икәү генә калды. Алар да урыннарын тиз генә җыеп старшн нага тапшырдылар. Плац уртасындагы өстәл янында аларга диңгез флоты формасы кигән майор: — Сез безнең дивизионга билгеләндегез. Мин — командир, менә бу капитан — штаб начальнигы була. Җыены гыз Озакламый китәбез,— диде. «Климатлашу» өчен бирелгән бер көн шулай узды. Иртәгә егетләрне яңа хезмәт, яңа урын, яңа иптәшләр көтә. Ефрейтор Салихов белән Аксенов яңа подразделение казармасына кергәндә төн уртасы инде узган иде. Солдатларның йокыга иң зирәклә ре дә онытылып оеган чак. Казарма эчендә карангы. Дневальный тумбочкасы өстендә генә тонык, зәңгәрсу яктылык күренә. Штаб начальнигын күрүгә, тумбочка өстенә башын салып йокымсыраган дневальный сикереп торды. «Миңа нинди җәза бирәсез инде?» дигән сыман, күзләрен мелт-мелт иттереп алды да гаҗәеп бер акцент белән: — Урток капитан,— дип тагын нәрсәдер әйтергә җыенды. Ләкин капитан аны үзе бүлдерде: — Алиҗанов, кадерлем. Яланбаш хәрби кулын чигәсенә куеп честь бирергә тиеш түгел дип күпме әйтергә мөмкин? — диде ул. Алиҗанов уртачадаң озынрак буйлы, чандыр, ләкин чыныккан сө якле, кысынкы күзле үзбәк егете булып чыкты Аның гимнастеркасы, күренеп тора, кимендә бер-ике размерга кечкенә. Җиңнәре терсәгенә җитә язган, бил каешы астыннан гимнастерка итәге нибары ике-өч бармак киңлегендә генә күренеп тора. Панамасы белән — яңа егетләр ин де киң кырлы эшләпәнең шулай аталганын беләләр иде — телефон аппаратын каплап куйган. — Виновный, катта виновный, урток капитан,— диде Алижанов, ниһаять, үзбәк һәм рус телләрен бергә буташтырып — Что, что вы говорите, Алижанов? — Дневальный үзенең гаебен таный, гафу итүегезне үтенә, иптәш ♦ капитан, — дип сүзгә кушылды ефрейтор. < — Ә сез үзбәкчә беләсезмени, ефрейтор? * — Мин татар, иптәш капитан Безнең телләребез охшаш. — Бик шәп бит әле бу, ефрейтор,— дип шатланды капитан — Безгә 3 быел пополнение Үзбәкстаннан килде, барысы да кышлак егетләре 2 Баштарак эшләр бөтенләй труба иде. Хәзер инде ярыйсы гына сөйлә- х шәләр. Аңлашабыз Русча сөйләшергә ярыйсы тиз өйрәнәләр Шулай 5 бит, Алижанов? — Хак сүз, урток капитан. — Ну вот... Ярый, ярый, менә яшь командирлар үзегезне тәртипкә өйрәтерләр әле...—диде капитан һәм бераз дәшми торгач:—Хезмәткә * яна гына чакырылганнар күп. Дисциплина ягы да аксый. Анысына әле ® түзәргә дә була, тик менә техниканы белмәү аптырата Дежурный кай- с да, Алимжан? — дип сорады. * — Спит лежал, урток капитан Капитан ишек өстендәге сәгатькә, аннан кулындагысына күз төше- к реп алды да: « — Ярый, Алимжан Менә бу ике егетне каравылдагылар койкасы5 на яткырыгыз. Иртән старшинага житкерегез: — Сезгә үлчәве ярардай < киемнәр табып бирсен. Төшендегезме? Ә дежурный иртүк минем янга u килсен Хәзер барып аны уятыгыз,—дип казармадан чыгып китте — П о д ъ — Е О Ml Бу команда кайда гына яңгырамасын йоклап яткан солдатны мизгел арасында уята. Әгәр шуннан сон да юрган астында уянмаганга салы шып ятучы бар икән — ялган. Ике сәгать ярым элек кенә яткан ефрей тор Салихов белән рядовой Аксенов «подъемны» ишетүгә сикерешеп тордылар да кабаланмыйча, ләкин житез, өлгер хәрәкәтләр белән кие нә башладылар. Ә старшина тавышы әле һаман колак төбендә яңгырап торды. Чөнки тавыш дисәң дә тавыш! Башларын одеал астыннан чы гарырга ашыкмаучылар бар әле. Монда сугышчыларны урыныннан тиз торырга, яшен тизлеге белән киенергә бер «тревога» командасы гына мәжбүр итә ала микән әллә? Ишектә тәбәнәгрәк буйлы, аршин жнлкәле, цирк көрәшчесен хәтер ләткэн бер кеше күренде Ул чалбардан гына әле. Аягында - йомшак тапочкалар Әкәмәт Ул йокы бүлмәсенең ачык ишегенә барып тагы бер кат «Подъ — ЕОМ!» дип үкерде дә, егетләр каршына килеп — Таныш булыйк, братцы, дивизион старшинасы — ефрейтор Щербак, диде. Аннары: — Сез ник йокламыйсыз5 Юлдан килгәннәр ял итә алалар иде дип өстәде Дневальный яныннан ишеккә таба берничә кеше чыкты Отделение командирлары иде Йокыдан аннары торып чыгучыларның барысы берьюлы яңа килүчеләрне күреп алдылар, алар янына килеп сораша- таныша башладылар Шул вакыт казарма болдырында дежур офицер күренде. Ул — Щербак, тезелергә команда бирегез. 6.30 да — кросска хәзерләнергә! — диде. ■ Иртәнге алты. Кояш инде ярыйсы ук кыздыра башлаган Ләкин төнлә жир өсте бераз суынып өлгергән, сулыш алуы рәхәт әле Еракта ерактагы ком чүленә урнашкан бу гарнизонда үзенә генә хас тәртип. аерым кагыйдәләр яши иде булса кирәк. Моны ике яңа егет тә сизә башлады Старшина — ефрейтор Щербак тезелергә команда бирде. Кайсы якка басарга белмичә аптырап торган егетләргә сул флангка таба кулын изәп күрсәтте. Колонна дувал аша чыккач акрынлап тдра- ла башлады. Әле анда, әле монда үсеп утырган чәнечкеле үлән тирәләренә нкешәр-өчәр сугышчы җыелды. Кайсылары арырак китте. Бер- икесе әнә инде папирос төтәтә. Командирның мәһабәт гәүдәсен ефрейтор Салихов ерактан ук күреп алды. Ул җиңел трикодан иде. Майор килеп җиткәндә барысы да олы юлга чыга торган сукмак тирәсенә тупланганнар иде. Салихов, «яңа урында хезмәт итә башлауның беренче көнендә сынатмаска кирәк» дигән сыман, Александрга күз кысып алды. Элек бер подразделениедә хезмәт итмәгәч Сашаның ничек йөгергәнлеген белми иде ул. — Шагом — марш! Тагын бераздан: — Бегом — марш! — дигән команда ишетелде. Сафтагылар урыннан дәррәү ыргылды. Мондагыларга җиңелрәк — алар ботинкадан Саша белән Гамил моны тиз төшенделәр. Ләкин бит «туктагыз әле, егетләр, чур, итекләрне салыйк» дип тора алмыйсың... Урыннан тыгыз бер төркем булып кузгалган сугышчылар ике-өч йөз метр узу белән сузыла башладылар. Өч километр ара озын дистанция түгел түгелен, әмма аны йөгереп узуның хикмәтен белергә кирәк: башта җиңел адымнар белән кузгаласың, аннары акрынлап күкрәк астына нәрсәдер тыгыла башлый. Сулыш алуы кыенлаша, һава җитми, чигәләр кыса башлый Тәмәке тартучыларга бу икеләтә кыен. Билгеле, монда спортчылар темпы таләп ителми, ләкин вакыт чикләре барыбер бар. Аксенов башта Гамил белән янәшә барды да ярты юлга җитәр-жит- мәс әкренләп артка калды. Ул иптәшенә «Син йөгер. Мин өчледән уза алмыйм», дип кычкыргач, Гамил авыр сулый-сулый йөгергән сугышчыларны берәм-берәм куып җитеп уза башлады. Озакламый ефрейтор алдында ике-өч кеше генә калды. Әнә, инде шлагбаумның аклы-каралы киртәсе дә күренә — димәк, финиш, якынлаша. Алдагыларны куып җитәргә кирәк. Ефрейтор бер-ике тапкыр тирән сулыш алды да алга ыргылды. Бу аның ярышларда куллана торган хәлиткеч алымы иде. Алдан җиңел адымнар белән командир йөгерә иде. Адымлабрак баруына карасаң, болай йөгерергә тиеш тә түгел кебек. Салихов та командир барышына ярашып бераз ял итеп алды да, финишка егерме бншутыз метр калгач, баягы ыргылышын кабатлады. Яна килгән ефрейтордан мондый елдамлыкны көтмәгән майор бирешмәскә ничек кенә тырышса да өлгерә алмады, Салихов финиш сызыгын ике адымга алдан узды. Кроссны секундомер белән күзәткән капитан Гаврилов кайтканда ефрейторга: — Булдырдың, якташ. Командирның мин-минлегенә шәп суктың. Хәзер атна саен кросс булачагын көт тә тор,—дип күз кысты. Аннары чувашча: — Молодец, якташ, шулай кирәк,—дип өстәде. — Сез, иптәш капитан, минем чувашча аңлаганны каян беләсез? — дип гаҗәпләнде Салихов. — Безнең райондагы татарлар барысы да чувашча, ә чувашлар татарча белә, иптәш ефрейтор. — Сез Татарстаннанмы? — Әйе. Сезнеке авыл пелән пезнеке ара нибары биш километр. — Биредә якташны очратырмын дип һич уйламаган идем... — Пер татар егете дә бар әле. Биектау районыннан. Полный интернационал пиредә. Аларны командир куып җитте. — Ә син, ефрейтор, командирны узарга да курыкмадың? — Шуңа да спорт бит инде ул, ип+әш майор. Ярыш. — Молодец, ефрейтор. Кичә сезнең документларыгызны караган идек. Укыту подразделен несен дә дә яхшы укуыгыз, җәмәгать эшләрендә актив катнашуыгыз өчен ун көнлек ял биргән булганнар икән. Там вот. Мин сезнең ял итеп килүегезгә каршы түгелмен Сез инде монда да ана лаек икәнлегезне күрсәтә башладыгыз, ефрейтор Бүген үк документларын тутырып бирегез, капитан! Ефрейтор казармага чаклы сөйләшә алмас булып, хыял канатларында очып кайтты. Зур түгел солдат йөрәге g Авыл өендә кара толымнарын мендәр өстеннән идәнгә салындырып и төшергән бер яшь хатын үксеп-үксеп елый Бер килә башласа, килә дә ♦ килә икән ул — өсте-өстенә, актарылып-актарылып килә кеше башына а төрле кайгысагышлар. Бәлки шатлыклар да шулай килә торгандыр, ° тик алар күңелдә тирән эз калдырмыйча, җәйге матур көн шикелле < көлемсерәп үтә китә. Кайгылары, нинди булса карарга килә алмыйча з азапланган көннәре күңеленнән китми аның. Күңелнең әллә кайсы җи- * реидә ничәмә-ничә төрле газаплы сорау туа. Аның җаваплары ник си- п рәк табыла икән соң? Аннары, ул җавапларның дөреслеген, еллар үт- х кач үкенмәслек икәнен каян белергә дә, ничек итеп ялгышмаска кирәк? Әгәр сиңа нибары унтугыз яшь, җилкәңдә исә нибары унъеллык мәк- u тәптә күргән-белгән, татыган йөк кенә булса, иң дөрес карарны ничек итеп табарга соң? Өстәвенә унтугыз яшьлек кеше киң дөньяны бөтен ләй күрмәгән, әти-әнисснең җылы кочагында иркәләнеп үскән кыз булса? Әгәр моннан бер ел чамасы элек ул кыз җаны сөйгән егеткә ата анасының рөхсәтеннән башка кияүгә чыккан булса? Армия хезмәтен тутырып кайткан икенче берәү исә көн саен гармунын моңландырып аның капка төбеннән узып торса? Әгәр?.. Әгәр?!. Мендәр түзә. Күз яшьләре таммаган урын калмаса да түзә. Ичмаса бу толымнары да җан көйдереп бормаланып яталар.. Ул ярата иде бит аларны Юләр димәсәң дә юләр инде - шушы толымнарны я муенына урап, я битенә салып ята иде бит. Кеше ишетмәгән һәм күрмәгән әллә нинди үлән исләре килә дип әйтә иде Шушы толымнар хуш исен трак тор мае арасыннан да тоям ди иде. Ярата иде Иде. Нигә иде?! Ул аны һаман да ярата бит Киткәненә елга якын вакыт узды, ә хатлары көн саен килә дә килә Азга гына да онытмый күрәсең. Үзем дә яхшы инде, соңгы вакытта бөтенләй язмый башладым Атнага бер хат килсә, алмадым, теге-бу дип акланып булыр иде ичмасам Юк, көн саен язып тора. Берсен аямасаң, икенчесен аласың Почтага тиктомалдан, күрәләтә яла ягып булмый лабаса Җитмәсә почтасы кем бит әле? Аның әнисенең сердәше — ахирәте Югалтамы соң аның хатларын. Кар яуса да, яңгыр яуса да йөгерә-атлый килеп җитә Таш яуса да килер иде кебек Ник кенә соң, ннк кенә чыкты ул аңа? Армиягә китеп барасын белә иде бит Китмиме соң? Әле ничек кенә китә? Әти военком белән бер ике елга калдырып торыгыз әле, менә дигән тракторчы бит ул дип, сөйләшеп караган иде әнә... Шуны ишетү белән оборона министрына хат язып салды. Армия дигәндә . Минем толымнарымны чынлап сагынмый күрәсең?). Менә хәзер йөре айт двага басып.. Мин монда аны көтеп урамга да чыкмыйча ятарга тиешмени инде? Кадалгыры толымнар, нишләп һаман күз алдында бөтереләсез соң әле? Ачуымны бик китерсәгез, иртәгә үк кисеп-кисеп алырмын Юк, ул армиягә киткәндә «толымнарыңны кисә күрмә, кистерәсе булма!» — дип, ничәмә-ничә кабатлады. Яратам бит мин аны. Авылда аңардан да матур һәм җитезрәк егет юк иде биҮ... Ник бу хәтле телгәләмәм соң әле мин?!. Вазыйхның гармун тавышын ишетмәгәндә күңелем тыныч. Гармунын уйнатып урамнан шул кәкре аяк уза башласа, йөрәккәем күкрәгемнән сикереп чыгып качардай була. Буе да аныкын- нан тәбәнәк бит юкса, чәчләре дә сап-сары. И ходаем, ни генә кылыйм соң? Кичә кич тагын озата килде. Аз гына боргалап та тормый ичмаса ташла Гамилне, миңа чык, ди. Чыкмачаң, барыбер урлап китәм, ди. Әйтерсең, минем ир хатыны икәнемне бөтенләй белми... Гармунын култык астына кыстырып яныма килеп басса, үзем дә әллә нишләп китәм шул... Кичә кич салкынча иде. Гармунын миңа тоттырды да, пинжәген җилкәмә салды, куллары... Ходаем, ник соң әле мин гел Вазыйхны уйлыйм, ә аны — үз иремне кайчакта көннәр буе исемә дә кертеп чыгармыйм? Ниткән эш бу? Әти, аңардан битәр әни Вазыйх яклы шул. «Чыкма шул коммун Гариф кызы Сәгадәтбану малаена, көт Вазыйх кайтканны» дип, юкка гына сөйләмәде әни былтыр. Нигә соң алар Гамилне хупламадылар? Әти белән дә еш кына бәрелешә иде шул. Колхоз җитәкчесе белән югарыдан торыбрак сөйләшә иде. Әллә ниткән хаталар, гаепләр табып район газетасына язып торды. Авыл кешеләре дә «кияүең..., юк, ирең кайтсын да әтиеңне алыштырабыз» дигән була кайбер юньсезләре. Техникум бетергән дигәч тә... Әти, күрәсең, бу сүзләрне ишеткәндер? Ишетмичә! Куштаннар юк мени? Кайсыларын күрсәм, күңел болгана башлый... Урамның теге башындагы инеш буенда көмеш телләренең моңына яшь йөрәкнең әллә кайсы почмагында яшеренеп яткан юксыну сагышларын кушып гармун уйный башладылар. Тәнзилә үз-үзен кая куярга белмичә, бүген булмаса иртәгә хәл ителергә тиешле нәрсәләргә һаман җавап таба алмыйча аптырады. Гармун моңының иң беренче авазлары ишетелүгә башын мендәре астына яшерде, юрганы белән томаланып ятты. Гармун тавышы ишетелмәс булды. Хәзерге көйләр дә никтер йөрәк-бәгырьләрне телем-телем кис- кәли торган була башлады. Бу композиторларын әйтер идем... Шундый уй-кичерешләр белән бимазаланган Тәнзилә бераз тынычлап йокыга талгандай булды. Ләкин тәнгә сихәт биреп, йөрәккә ял өсти, күңелне юата торган тирән йокы түгел иде бу. Аны төшендә дә шул ук уйлар эзәрлекләде. . Имеш, Гамил әле аңа өйләнмәгән. Ләкин алар күптән инде сөйләшеп, яратышып йөриләр. Гамил ярәшергә кыстый. Тәнзилә бөтенләй үк каршы да түгел кебек, ләкин нигәдер аз-маз икеләнә сыман. Гамилне, кирәк булгач, колхоз автомобиленә шофер итеп күчергәннәр иде. Тәнзилә, имеш, Гамилнең туганнан туган апасы белән инеш буендагы тугайда йөри. Тугай чишмәсе янында Гамил машинасы тора, имеш тә, кызлар йөгерә-атлый шул машина янына килделәр. Шоферы каядыр киткән. Кая китсен, су коена торгандыр, диде Гамилнең апасы. Кызлар аны-моны уйлап тормастан кабинага күтәрелделәр. Шофер урынына Тәнзилә менеп утырды, Гамилнең апасы теге якка, янәшә урнашты. Алай иттеләр: машина урыныннан кузгалмый гына бит. Аста күренеп торган ике педальгә ике аягы белән берьюлы басып, чукмзр башлы күчергечне ачуланып тарткан иде, машина үкереп артка таба кузгалып китте. Анда, Тәнзилә белгәннән бирле, җиде бала колачы белән генә иңнәрлек карт һәм юан тал үсеп утыра. Машина нәкъ шул талга таба бара. Кай җиренә басып туктатырга соң моны, ходаем? Ләкин соң инде. Машина үкерә-үкерә барып әрҗәсе белән талның калын кәүсәсенә барып төртелде. Тәнзилә исә, азаплана торгач, аның нәрсәсенәдер басты, кай җирендер төртте: машина тагы бер үкерүдә алга ыргылды. Ин- де хәзер Тәнзилә машинаны иллә дә шәп йөртә, имеш Ул аны искиткеч бер осталык белән ярнын читеннән үк ббрып алды да тыкрык буйлап авыл эченә таба элдертте. Машина яр читеннән мәтәлә язып борылганны дөньясын онытып су коенган Гамил дә күреп калды, колач салып бу як ярга йөзә башлады... Ул арада Тәнзилә авыл урамнары буйлап, бөтен кешенең исен китәреп, йөрепме йөри иде. Правление тәрәзәсеннән карап торучы атасы ана кеше башы хәтле зур йодрыгын изәп калды. Шукардан шүрләде дә Тәнзилә, машинаны күршедәге чуваш авылына таба борды. Олы юл шул якта иде. Озакламый тегермән буасы .күренде. Буа озынозын, ләкин тар иде Көзгедән әтисенең машинасына утырган Гамилнең куа килүен күреп алган Тәнзилә читкә борылырга, туктарга уйлап та карамады. Аннан ничек туктатырга соң бу аждаһа кебек жикеренеп барган нәмәрсәне? Тәнзилә шулай уйларга өлгермәде, машина буа өстеннән суга сикерде. Күпмедер мизгел бушлыкта асылынып торганнан соң, ул суга чумып ук китте. Тәнзилә инде күптән рульне җибәрде, аякларын педальләрдән алды. Ул инде хуҗасы кебек үк үзсүзле машинаның бер генә нәрсәсенә дә кагылмый. Ләкин ул һаман кая бара соң? Ачык тәрәзәдән кергән су янында утырган кызны — Гамилнең апасын каядыр өскә алып менеп китте, Тәнзилә бер үзе калды. Агым авы да кыса. Менә инде ул авыз-борынны томалый Тын алып булмый. Кыз әллә кая, су асты патшалыгына чума. Әкияттәге шикелле Патша малае шулай чумган бит... Ләкин Тәнзилә патша малае чумган тирәнлеккә үк төшеп житәлми. Аның толымнарыннан ниндидер көч тарта. Тәнзилә баштан сизелер-сизелмәс кенә, аннары тнзрәк-тизрәк өскә таба йөзә. Кемнеңдер көчле, ышанычлы кулы аны өскә әйди Кыз өскә чыгып җиткәч, күк йөзе зәңгәрлеген күргәч тә акын югалта. Әмма үзе барысын да белеп, ишетеп ята, имеш. Әнә әтисенең тавышы Кеше алдында ук бәргәләп ташламаса ярар иде, дип уйлап куя Тәнзилә. Әтисен аның янына җибәрмиләр Болай булгач, аңа эләкмәс, ахры. Ул арада кемдер аның кулларын бер күтәрә, бер төшерә башлый Ясалма сулыш алдыралар инде, ди. кыз. Ниһаять, кыз тирән сулыш ала Күкрәгенә салынып төшкән толымнарын кемдер рәтләбрәк куя Тәнзилә куркып кына бер күзен ача Керфекләр арасыннан гына карый «Булды, егетләр, булды Үтте.» диләр Тәнзилә тавыш иясен таный Гамил бу, аның тавышы Тәнзиләгә рәхәт, бик рәхәт. Аның авыр уйлары берьюлы онытылды. Бөтенесе ап ачык, имеш Вазыйхка да җавап бирергә кирәкми. Гамил янәшәдә. Гармун тавышы ишетелми Тәнзилә аңына килә алмыйча әле тагын байтак вакыт азапланды Нинди саташу соң бу? Аның күкрәгендә ниндидер авыр нәрсә бар? Аның чәч толымнарын кемдер сыйпый түгелме соң? Әллә һаман төш күрәме? Нишләп төш булсын ди? Әнә ич кызыл әтәч ишегалдында гайрәт чәчеп йөри. Әнисе тавыкларны чакыра Тәнзилә тәмам исенә килде кебек. Күкрәгендә кемнеңдер башын күрде. Куркуыннан ни әйтергә белми телсез калды. Аннары яткан җирендә әкрен генә өскә таба шу ышты. Баш уянып китте, күтәрелеп Тәнзиләгә карады Аның күзләре шундый таныш, шундый ягымлы, шундый шатлыклы күзләр иде Тән зилә, үз-үзен белештермичә, Гамилен каты кочаклап алды, үксеп үксеп, сулкылдап-сулкылдап еларга кереште Алар шулай кочаклашкан хәлдә йоклап киттеләр, өсләренә ябучы да булмады Иртәнге унберенче сәгатьтә кызын уятырга дип керсә. Тәнзилә әни сснең исе китте, акылы бетте. Ул беравык тын алгач кына — Бәрәч, Гамил кияү, син түгелме соң бу? Ходаем, акылымнан гы на яздырма, акылымнан гына яздыра күрмә,— дип кабатлый кабатлый ишектән арты белән чыгып барганда бусагага абынып чүт кенә имгән мәде ГАЗИЗ КАШАПОВ ф СОЛДАТ ИРТӘ ИР БУЛА 2 Мирбат абзый бу көннәрдә уракка төшү хәстәрен күреп мен дә бер шөгыль белән йөри иде. Бер китсә, китә бит ул. Моңарчы шаулап-гөр- ләп барган эшләр быел нишләптер тыгыла башлады. Язгы ташу вакытында Габделҗан тракторы белән суга төшеп үлде. Тикшерүчеләргә тракторчы елганың аръягында калган тр-акторын бу яктагы паркка үз белдеге белән алып чыкмакчы булган дип әйттеләр. Моның белән берьюлы ике куян аттылар. Беренчедән, тракторчының үлемендә колхоз председателенең гаебе юк, икенчедән, тракторчы үзе дә гаепле түгел, чөнки яхшы ният белән эшләгән: кар эреп, җир кипшенә башлагач та кыр эшләрен башларга трактор кирәк булыр, дип фикерләгән. Әгәр дә трактор хәтле трактор теге якта утырып калса, күпер салынып беткәнче тик торган булыр иде, янәсе. Ләкин Мирбат абзый үзенең вөҗданы алдында болай килештереп алдаша алмый, чөнки белә: ул гаепле. Тракторчы Габделҗан иртән иртүк правлениегә килеп керде дә елгада су күтәрелгәнен әйтте. Су бозны да күтәргән иде. Ә боз белән күпер субайларының да күтәрелү ихтималы бар. «Субайлар тирәсендәге бозны ватарга, бәкеләр ясарга кирәк, Мирбат абзыйэ дип тракторчы моңарчы да председательне берничә мәртәбә кисәткән иде. «Йомырка тавыкны өйрәтми» дип мыгырдады ул чагында председатель. Ә боз чабарга нәрәт бирмәде, исеннән чыкты. Шуңа карамастан, тракторны «хет күтәреп» чыгарга кушты. Кем белгән бит бер буй субайлары күтәрелгәнне — «ДТ» килеп кергәч, күпер янтаеп трактор суга чумган... Габделҗанның баласына, ата-анасына пенсия билгеләделәр. Шуның белән бетте. Инде урак өсте борын төбендә, ә трактор әле дә булса ремонтланмаган, паркта тора, тракторчылар җитми. Өч кешене укырга җибәргәннәр иде җибәрүен, алар кайчан бетереп кай тыр әле? Кичә райком бюросында шелтә чәпәп җибәрделәр. Гомердә булмаганны. Мирбат абзыйның колаклары гына түгел, үзе әйтмешли, бөерләренә хәтле кызаргандыр. Кызармыйни, борын аслары әле генә кипкән «малайлар» алдында шулай х\ф итеп җибәрсеннәр әле. Аның бит әле беренче секретаре да шулар яклы. Институт, техникум бетерәләр дә үзләрен әллә кемгә санап йөри башлыйлар. Ата-баба күрмәгән-ишет- мәгән ысуллар белән иген игәргә исәплиләр. Эх, Александр Васильевич беренче чакта шәп иде. Мине ике сүздән аңлый торган иде ул. Аның урынына рәтләп мыек та чыкмаган берәүне китерделәр. Обкомда инструктор иде бугай. Яшь булса да эшне коры тота. Алай-болайга урын калдыра торганнардан түгел. Әнә районга килер-килмәс борын ничә председательне алмаштырды. Яшьләрне куя. Әйдә куй, куй. Ни эш кырганыгызны күрербез. Яз көне тракторчы Габделҗан үлгән чакта ул булса, баш беткән дә беткән иде. Болай да сораштыргалады әле. Хәзер онытты, ахрысы. Черт дери, шул «ДТ»га кемне генә куярга, тагын бер тракторчыны каян гына табарга соң? Бригадир белән механик эш арасында ремонтлаган булалар да бит. Алардан башка бүтән эш бармый... Мирбат абзый тамак ялгап алырга шундый уйлар белән кайтты. Капкадан керүгә каршысына хатыны Фәндәрия атылып килеп чыкты. Картая гына да белми, ичмасам. Күр син аны, ничек җил-җил йөри, яшь килен диярсең. Авыл кешеләре, «безнең председатель Мирбат абый түгел, аның хатыны Фәндәрия баш безгә» дип, юкка гына сөйләмиләрдер күрәсең. Кайда, нинди эш килеп чыкса да тыгылып-тыкшынып, колак итеп чәйни башлый. Дөрес, Мирбат абзый аның сүзләренә колак салмый салуын, тик барыбер көне-төне тугылап-тукып торсалар — кермичә булмый... Күр син аны, күр әле, черт дери, болдырдан ничек төште, ике генә атлады. Тагын нәрсә булган моңа? Ул арада Фәндәрия йөгереп барып зур капканы япты да Мирбат абзый янына ашыкты. Ул килеп җиткәндә генә Мирбат абзый, ат муены астыннан икенче якка чыгып, нәрсәдер эшләгән булып кайнаша башлады. Фәндәрия дә эчендәге серен кычкырып әйтергә базмыйча — күршеләрнең ишетүе бар! —ире ягына чыкты. Ниһаять, аның янына ук килеп, авызына керердәй булып, баядан бирле телен кычыттырып торган серен әйтеп салды. ♦ — Кияү кайткан! < • Мирбат абзый бераз аптырап калды Хәбәрнең мәгънәсе аңа тиз ге > нә барып җитмәде бугай — Нинди кияү? Нишләп... кайткан? — дип, үзе бөтенләй мәгънәсез = сорау биреп куйды. £ — И-и-и. Моның кадәр дә булыр икән. Сон. алланың факыры, сннен х унбиш киявең бармыни? Гамил кайткан н — Сон әллә кайчан шулай диләр аны Соң? Кайтса ни булган Бе- ч тереп кайтканмы* Мирбат абзыйның йөзе кинәт яктырып китте Ул нрексездән ел- ° маеп: ♦ — Вәт молодец, черт дери, вот молодец,— дип куйды. Аннары тагын в бер мәртәбә. - Вәт молодец, малай актыгы, теле усал булса да кирәк ° чакта кайтып күренде. Ул бит менә дигән икенче класслы шофер да, < тракторчы да. Теге тракторны ремонтларга кеше булды, черт дери,— 3 дип эчтән генә үзе өчем дә өстәде Аннары хатынын сискәндереп җилкә- * сенә сугып алды. m Мондый акыл сатудан миңгерәп калган Фәндариянең күз аллары s караңгыланып китте, ул төкрекләрен чәчрәтеп, иренең авызына керер- £ дәй булып очына ук башлады u — Шул тракторларың белән кадалып беткәндә дә хатының, балан турында уйламассың ахры син. алланың факыры Шул апара мичкәсе белән чәчәктәй гомеремне заяга уздырдым, ходаем? «Апара мичкәсе» — Мирбат абзыйга әтисеннән калган кушамат Ул хатынын тынычландырудан бигрәк, күрше-күлән ишетмәсен дип. Фәндариясен барып кочаклаган булды. Аннары тагын үз тугызын тугызлап сорап куйды — Озакка кайтканмы? — Белмим. Мин аның белән сөйләшмәдем әле. Ул төнлә кайткан да кызыңның кочагына кереп чумган. Шул урам як тәрәзәне кадакла дип ничә әйттем тыңламадың алланың факыры Фәндариянең кирәкле-кирәкмәс урында әйтә торган «алланың факыры» авылдашларының җиңел теленнән аның үзенә кушамат булып ябышкан иде Үзе юкта авыл кешеләре аны нәкъ шулай дип атыйлар да. Хәтта Мирбат абзый да колхозчылар арасында «теге алланың фа кыры» дип ычкындыргалый идс. Хәзер дә ул авызын ерып — Соң, алланың факыры, нәрсә булган дим. Керсә бит ярәшмәгән кызың янына кермәгән, үзенең закунный хатыны белән ята дисең әнә. - диде Фәндәрия мондый ваемсызлыкка түзалмыйча әйтеп салды — Соң, кичәгенәк югары оч Вазыйхы килгән нде бит Ул бит безнең Тәнзиләне сорап йөри. Мин сиңа ничә әйттем, ходаем Булса да булыр икән «алланың фа...» — шу;! урында Фәндәрия сүзен кырт кисте — Теләсәң нишләт, үзең риза булып кызыңны шул үксез бозауга бирдеңме, хәзер инде үзең аерып ал Мирбат абзый да бу хәтлесенә түзә алмый иде — Соң, «алланың факыры», акылыңдамы син, юкмы? Бер биргән кызны нишләп аерырга, ди Ире аерса, бер хәл иде Алар бит әнә ал да гөл тордылар Кияү армиягә киткәч, кызың маена чыдый алмыйча иләсләнә башлаган икән, анда синең гаеп. Аның колагына җыен юк барны көне төне син тукыйсың Җиттеме сиңа, наконец, юкмы,— дип «к у» М 1 65 дулап китте Мирбат абзый, - син минем җилекне аз киптермәдең бит инде... черт дери. Аерылышу белән уйнарга яратсам, менә үзеңне... Биек болдырда Гамил белән Тәнзилә күренде. Алар элеккечә үк кулга кул тотынышып, җилкәләренә озын сөлгеләр салып су буена юынырга төшеп баралар иде. Ире ныклап дулый башлауга болай да «шып» булган Фәндәрия кияве белән кызы күренгәч, бөтенләй «мескен» булып калды. Кулын алъяпкыч астында гына уйнатып, ул иренә «тукта инде, тукта» дип ишарәләде. Аннары кырын-кырын гына баскалап келәткә кереп китте. Гамил исә бабасының соңгы «монолог»ын ишетсә дә, берни булмагандай: — Нихәл, бабай, исән генә йөреп, колхозны җиңеп буламы? —дип ике куллап күреште, бабасының атын туарышырга тотынды. Тәнзилә әнисе артыннан келәткә кереп китте Мирбат абзый, киявенең күзләренә карамаскарак тырышып, тарантас тирәсендә эшен бетерде. — Ничего, кияү. бара. Сынатырга исәп юк әлегә. Аннары Гамилнең таза-нык тәненә карап: — Син соң ничек болай, кияү, кайтып килергә уйладың? Отпуск бирделәрме дисәм... — дип сорады. Үзе күз кырыйлары белән, каш астыннан гына карап киявенең йөзен күзәтте, ишеткәнме, юкмы? Бераздан киявен өйгә чакырды. Ләкин утыз елга якын колхоз председателе булып йөргән бу кеше сүздә дә үз эшеннән озын-озак аерылып тора алмады: — Син, Гамил кияү, иллә-мәгәр бик вакытлы кайттың әле. Ишеткән булсаң, Габделҗан бйел күпердән елгага төшеп һәлак булды бит... Тракторны ремонтлап бетерә алмадык. Үзең беләсең,— урак өсте җитә,— дип зарын сөйли башлады. Гамил аның тел төбен аңлап: — Ярый, бабай, булышырмын, ләкин мин нибары ун көнгә кайттым, аннары тракторда кем эшләр? — диде. Председатель шатланып: — Аннары күз күрер, кияү, һич булмаса вакытлыча бригадирыбыз Зиннәтулла утырыр. Кияү белән Тәнзилә су буена төшеп киттеләр. 3 Сәгать ярымнан Мирбат абзый белән Гамил келәт артындагы гаражда кайнаша башладылар. Анда Мирбат абзыйның былтыр алып куйган «Урал» мотоциклы тора иде. Ул үзе гомер буе диярлек трактор, машина йөртүчеләргә кызыгып яшәде. Тик колхозның менә дигән «Мос- квич»ы булса да авыл арасында ат җигеп йөрүен ташламады. Районга чыксалар, станциягә эш төшсә генә, анда да ерак юлга вакыт күп китә дип, шоферын чакырта торган иде. Былтыр бер мәл җенләнеп алган иде бу «Урал»ны. Тик Фәндариясе буран туздырып матайга «запрет» салды. Җае чыккан саен «апара мичкәсе» дип ычкындыргаласа да, үз иренең бәясен бик яхшы белә иде ул. «Гомергә ат дилбегәсеннән башка нәрсә белән идарә иткәнең юк, матасилка хәтле матасилкага утырып мине тол калдырырга уйлыйсың бугай», дип Мирбат абзыйның авызын тиз томалады Фәндәрия. Усал хатынның әлеге сүзләре Мирбат абзыйның мин-минлегенә каты сукты. Шул көнне үк председатель машина йөртергә өйрәнә башлады һәм, дөрестән дә, һәлакәт ясый язды. Былтыргы тайгак бер көнне Коры елга чокырына чак кына төшми калды. Бәхеткә каршы, телеграмм баганасы бу очракта «олы юлга маяк» кына түгел, председатель белән шоферының гомерен, колхоз машинасын саклап калучы терәк тә булды. «Москвич»ны төзәткәч, бик ялынып сорагач, өр-яңа «УАЗ» бирделәр. Баягынак, Мирбат абзый сорагач, ире тапмасын дип яшергән гараж ачкычын эзли-эзли тирләп-пешкән Фәндария, кинәт исенә төшеп булса кирәк, иренә арты белән борылды да әллә кай төшеннән алып бирде Иренен, бер үлемнән калгач, уңны-сулны, чокыр-чакырны карап йөри сен белә нде. Җитмәсә, быел яз, Фәндариянең хурлыклы сүзләрен аяк астына таптап Чистайга барып имтихан тотты, машина йөртергә хокук ♦ алып кайтты Мирбат Тегесе ык-мык килә башласа, сүзсез-нисез генә < кесәсенә тыгыла да шуны алып күз алдында уйнаткалый нде ул. Әмма «үксез бозау»нын матасилкага утырганын күргәч, фәндәрня а кара көеп, ни кылырга, кая барып бәрелергә белмичә озак йөрде Тик х Мирбат абзый аның ни кыланганын күрмәде, ишетмәде Кияү бу «неч- ь кәлскләрнең» берсен дә шулай ук белми иде, әлбәттә. Менә хәзер ул матайны гараждан чыгарды, анысын-монысын кара 5 ды, маеибензинын салды да бабасын бишеккә утыртып машина-трак- р тор паркына китте. о Гамил белән мотрциклда барганда Мирбат абзыйның түбәсе күккә тия иде кебек. Ни әйтсәң дә үз кияве, авылда ярыйсы гына абруйлы ♦ кеше бит. ® — Яшь кеше син,—диде ул,— җитмәсә нибары ун көнгә ялга кайт- ° кан ефрейтор. Әйдә, трактор төзәтеп арыгач, билеңне яздырган арада « шул матайга утыр да теләсәң кай тарафка чап—күрәсе кешенме күр, 3 барасы ж иреңә бар! £ Хәйләкәр Мирбат абзый, киявенә ядшылык эшләгән булып, тагын m ике куянны берьюлы ата, үзенең сөекле кызын да онытмый нде ат- х ланганы мотоцикл булгач, Тәнзиләсе янына кайтмыйча кая барсын ди " ул?! - Гамилне күрү белән механизаторлар аның тирәсенә җыелдылар — Солдат кайткан! Күрегез әле^егетләр, китеп өлгермәде, инде от пускы да биргәннәр. Званиесы бар ефрейтор! — диештеләр Мирбат абзый, мотоцикл бишегеннән төшә-төшә — Зиннәтулла күренсә, әйтерсез. Гамил «ДТ»ны ремонтлый башласын,— диде. Аннары Гамилгә: — Син, кияү, өс-башыңны да алыштырып кил, бу киемнәреңне пычрату ярамас, складтан комбинезон алыр сың. Ремонтны тизрәк тотарга тырыш,— дип өстәде. Председательнең «уазик» торган гараж янына таба китеп барга нын карап калган механизаторлар «чәнечкеләрен» сибәргә дә күп сорамады — Күр, Гамил кайткач ничек сайрый Телендә кияү дә кияү генә. Алла факырың ишетсә., телеңне тиз тешләтер... . — Ну, малай, Гамил, эшнең нәкъ өстенә кайтып төштең — Отпускын ы нәрсә өчен бирделәр? Әллә шпиун тоттыңмы? Арада берсе — Фәндариянең чыбык очы, күңелле очрашу озаккарак сузылды дигәндәй: — Берәрсе телеграмм суккандыр әле... — днп куйды Барлык механизаторлар авыл хәбәрләрен бөтен нечкәлекләре белән беләләр иде, нишләптер, берьюлы тынып калдылар Гамил телеграмм турында әйтүче Мәннәфкә якын ук килеп, гимнастеркасын төзәтә-тө ЗЭТӘ: — Я, Мәннаф, сүзеңне әйтеп, очлап бетер. Ник туктадың’ — диде .Мәннаф, башкаларга кырын-кырын карап, бер-ике адым артка чигенде- — Нәрсә, «әйтеп бетер?» Мин генәме әллә? Әнә барысы да беләләр Тәнзиләңнең югары оч Вазыйх белән чуалганын. Машинасына утыртып киткәнен күрүчеләр бар... Ул сүзен әйтеп бетерергә өлгермәде, механизаторларның берсе артыннан килеп аяк куйды, икенчесе Гамил белән Мәннаф арасыннан узган булып Мәннафне этеп җибәрде. Теге мәтәлчек атып тәгәрәп китте * 67 Ана торырга булышкан булып икенче бер егет теш арасыннан гына — Телеңне тый, Мәннәф,— дип пышылдады. Ләкин соң иде инде. Эшләнәсе эш эшләнде, әйтеләсе пычрак сүз әйтелде. Әмма Гамилнең армиягә киткәнче бергә эшләгән механизатор дуслары Мәннәф сүзләрен көлкегә борырга җай таптылар. Гадәттә яшь- җилкенчәкне еларга җиткәнче үртәргә яратучы Гәрәйсәет абзый: — Гамил бит ул синең андый сүзеңә карап акылын югалта торган кеше түгел. Мәннәфетднн туган,— диде. Аннары: — Уен сүзнең дә, егетләр, чамасы була. Уеннан уймак чыкмасын диебрәк шаяртырга кирәк. Әйдәгез, баламутлар, лафетлар янына! — дип өстәде дә чалбар балакларын кыштырдатып китеп барды. Мәннәф сүзләре, бая бабасыннан ишеткәннәр белән бергә кушылып, Гамилнең күңел кылларын чеметеп-чеметеп алды. Ләкин ул сер бир мәскә тырышты. Складтан комбинезон алып килде дә завсклад һәм механик Насыйбулла белән «ДТ»га кирәкле нәрсәләрне барлый, исемлеген төзи башлады. Запчастьлар складта икән. Шулай булгач, «ДТ» дүрт-биш көннән сафка басарга тиеш, дип карар иттеләр. Ефрейтор Салихов җиң сызганып эшкә кереште. 4 Кияве Гамилне Фәндәрия яратмады. Моның җитди сәбәпләре бар иде. Сугыш вакытында булды бу хәл. Ул чагында яңа гына унсигез яшь тулып узган Фәндәрия белән Гамилнең әнисе Сәгадәтбануны урман кисәргә җибәрделәр. Авылдан унбишләп хатын-кыз һәм аларга баш булып Фәхразый карт китте. Фәндәрия авылда үскән кыз булса да шуклыгы, торма теллеге, яшьлегенә хас булмаган хәйләкәрлеге белән аерылып тора иде. Сугышның икенче елы, фронттан көн саен берсеннән-берсе авыррак хәбәрләр килеп тора. Урман кисәргә китүчеләрнең күбесе ирләрен сугышка озатып, икесе инде «публик» 1 алганнар иде. Ул хатыннар авыл Советына чакыртып урман кисәргә җибәрәбез дигәч тә каршы сүз әйтмәделәр. Нәрсә әйтәсең? Ирләребез китеп сугышта башларын куйдылар, без егерме биш яшьтән гомерлек тол калдык дисеннәрме? Алар өстенә генә төшмәгән бит кара кайгы. Башкаларны да әллә кайда калдырып читләтеп йөрми лә ул Әнә Сәгадәтбану авыл Советында «унбер айлык балам җитмеш яшьлек карчык кулында кала», дип авызын ачмакчы булган иде. Кая ул? Персндәтел Чәпәк Нәсыйх шундый итеп акырды, Сәгадәтбану авызын ник ачканына үкенде һәм бик тиз күнде. Фәхразый карт үзе алтмыштан узган булса да таза сөякле ир-ат иде әле. Аның яшендәгеләр мобилизациягә эләкмәсәләр дә, алай-болай сугышка алып куймасыннар дип, хәстәрен күрде ул. Сугыш башланганның икенче көнендә колхозның типсә тимер өзәрдәй егетләрен һәм ирләрен сугышка озаткан чакта, үзчире тотып егылды Фәхразый карт Авыз-борыныннан күбекләр атылып чыкты, селәгәйләре чәчрәде... Сугышка китүчеләр атларына менеп утырган җирдән Фәхразыйны кызга нып кире төштеләр . «Нервлары кара кайгыга чыдамаган» диештеләр Фәхразыйның узганын белеп җиткермәгән кайберәүләр. Көз көне военкоматтан язу килде. Оборона корылмалары эшенә кешеләр чакырыла иде. Фәхразый карт районга сугышка китүчеләрдән дә болайрак һаваланып барды. Күрегез, янәсе... илне сакларга үз теләгебез белән китәбез. Военкомат янына халык җыелып беткәч, теге мес Үлем хәбәре. кеннең үзчире тота башлады. Сырхавы барлыкка язу китерергә кушканнар Илтмиме сок Фәхразый, илтә. Ж.ир астыннан табып илтә Әмма жир астыннан түгел, ир-атлар сугышка китеп беткәч персидәтел итеп куелган Чәпәк Нәсыйхтан пичәт суктырып алды. Кайчандыр юллары кисешкән аларның дип сөйләделәр. Шул дөрес булды бугай. Фәхразый картнык узган юлында кара таплар шактый булган. * Ул авылда кара эчлелек, кинәлелек белән даны чыккан мәзин гаи- < ләсендә дүртенче бала булып туа Дүрт биШ ел мәдрәсәдә сабак өйрә- * неп йөргәч тә, андагы тәртипсезлекләренә түзәр әмәле калмагач, атасы а аны авылдагы кибетенә, приказчик ярдәмчесе итеп кайтара Фәхразый х анда да озак туктамый, кассадан акча урлаганда тотылып, атасы алды- 2 на баса. Оренбургтагы апасы янына җибәрәләр, алар да ике елдан ар- х тык түзми Шул арада Фәхразый егет булып өлгерә Беренче бөтендөнья 5 сугышы башланыр алдыннан өйләнеп башка чыга. Дөрес, аны да сугышка алалар Ләкин, Казандагы бер бай туганнарының тырышлыгы о белән, рота мулласы итеп урнаштыралар Анда да озак туктамый, сугышка алып китәчәкләр дигән хәбәр тарала башлау белән, Фәхразый * җаен китереп, әлеге үзчирен күрсәтә. Тикшергәндәй итәләр дә «кәжә « билеты» тоттырып кайталар. ° Атасы Моксыйн егерме беренче елны — ләкин ачлыктан түгел — < гүр иясе була. Фәхразыйның ярыйсы гына таза хуҗалыгы була, атасы 3 үлгәнгә артык кайгырмый. Дөрес, гражданнар сугышы чорында Фәхра- * зый кайдадыр югалып йөри. Ләкин, балыкта ит юк, кошта сөт юк, ди- m тәндәй, анда да кинәндермәгәндер күрәсең. Кайта да, үз өенә биклә- х неп яши башлый. Аннары . утыз беренче елның язында, һич көтмәгән- " дә, Фәхразыйның,йорт-жнреннән көл-күмер генә кала «Үзе ут төрткән» *- дип сөйлиләр сөйлзвен. Ләкин район милициясенә алып китеп икеөч көн тотканнан соң аны өенә кайтырга кушып чыгаралар икән. Авыл кулакларыннан арыну башланганда Фәхразый күрше авылдан иске каралты кура юнәтеп кайнаша Озакламый ул карт биясе белән кырыкмыш таен җитәкләп колхоз йортына китерә, гариза яза Кешедән узып бернәрсә дә эшләми Фәхразый, ләкин арттагыларга да иш булмый Шулай итеп еллар уза, элек кылган кыңгыр эшләр онытыла бара Фәхразыйның өч улы үсеп житә дә читкә китеп урнашалар. Ниһаять, с>гыш башлана... һәм урман кисәргә бармау исәбе дә була аның. Тик районнан хатын-кызларга башлык итеп ир җенесеннән кемне дә булса табыгыз, тапмасагыз үзегез барыгыз дигәч, персидәтел бу сүзләрне Фәхразыйга да житкергәч, язмышын артык сынатмаска була Башлык булып бару үзе үк начар түгел ләбаса Алма кебек кызлар, хатыннар бара, утызга да җитмәгәннәр... Фәхразый картның сәламәтлеге һәм дәрманы турында тулы мәгълүматлы карчыгы аның мутлыгына юл ачыласын белә белүен, ләкин дәшми Хәзерге заманда телеңне тыебрак яшәү яхшы, дип уйлый күрәсең һәм ялгышмый Ире сау-сәламәт килеш кайтып төшә Урман кисәргә жыелган халык аз булмый Ләкин бер колхоздан кил.- гәи кешеләр үзләре бер бригада булып эшлиләр Асылда хатын-кызлар эшли, әлбәттә Фәхразый карт әллә ниткән нәрәтләр, кәгазьләр белән йөри. Отчетлар язган була, карточкага биргән азык-төлекне кайтара Бер җирдә кисәсе урман бетеп, егерме биш чакрым чамасы ары күчкәч тә урман кисүчеләрне авыл мәктәбенә урнаштыралар Фәхразый карт сынатмый — үз бригадасына җылы бүлмә эләктерә Бер класс бүлмә сенсң артында икенче, тагы да кечерәк, чолан кебегрәк бүлмә бар икән Шунда кереп оя кора ул. Нәчәлнек кеше бит! Шуннан соң ул үз азгын лыгына азык эзли башлый да инде Элегрәк тә хатыннарның кылларын чиерткәләп йөргән бабаң, инде бөтенләй йөгәнсезләнә Беренче корбаны итеп Сәгадәтбануны сайлый ул Бу хатын аның күңелен күптән кытыклап йөргән икән Авылда чакта да ул узып китсә чекерәеп карап кала, таныш-белеш ирләр алдында булса, бер-ике чәнечкеле сүз әйтә, һе-һе-һе дип. көлгәндәй кыланган була Урман кисүчеләр иртәнге ашны таң белән ашагандай булып чыгалар да шуның белән кичкә хәтле эшлиләр Дөрес, көндезге өчләр тирәсендә үзләре белән алып килгән икмәкне иске чиләктә кайнаган су өстендә «яңартып» учак көлендә пешкән бәрәңге белән тамак ялгап алалар Кичен исә бөтен бригадага аш пешерелә — аны көн саен берәү иртәрәк кайтып өлгертеп куя торган була. Дежур көнне бүлмәләренә кайтып керү белән күңеле шомлана башлый Сәгадәтбануның. Авылдан хәбәр әсәре дә юк. ичмасам. Аның бит почтасы да «йөриме — йөри» генә ул чакта. Хатлар айга якын килә. Улы Гамил ни хәлләрдә икән? Сәгадәтбану, бәрәңге алырга дип, шундый уйлар белән Фәхразый карт «кантурына» керә. һәм. кечкенә бүлмә ишеген ачып җибәрүгә, аның борынын ярып аракы исе килеп бәрелә. Аннары шактый кызмача карт үзе күренә. Сәгадәтбану күңеле нигә шомланганны шул секундта ук сизеп ала да артка чигенә. Ләкин Фәхразый карт аның юлына аркылы төшеп: — Сәгадәтбану наныем, кешеләр туңып урман кискәндә син менә монда кайттың. Әле тагы ике сәгать эшлисе бар. Телисеңме мин сине пастаянный дежур итеп куям, ә? - ди дә, кулын Сәгадәтбануның җилкәсенә куя. — Ал кулыңны, кагылма, Фәхразый абзый. —Хатын чыгарга җай эзли иде. Ләкин тар бүлмә ишегендә Фәхразыйның кызарган күзләре ялтырый. . — Нигә, Сәгадәтбану? Ирләрегез барыбер сугыштан кайтмас. Күрәсең әнә, мимеч ничек килә. Без кискән утын белән т^нкыларга каршы торып булмый, наный. Әйдә. кил. икәү генә сөйләшик тә... беркем белмәс... Бу кабәхәтлеккә башта аптырап кала Сәгадәтбану. Аннары, Фәхразый картның тырпайган куллары күкрәгенә үрелә башлагач, кулындагы каегрюле белән бар көченә кизәнеп тегенең битенә суга да, карт битен тотып иелгән арада, «кантур»дан чыгып та китә. Авылдашлары кайтканда Сәгадәтбануның ашы пешмәгән була, ә үзе болдырда туңып, елап утыра икән. Хатыннар, бер нәрсә сорамыйча да, эшнең нәрсәдә икәнлеген төшенәләр. Алар, бөтенесе бергә кереп картның якасына ябышалар. Хатыннарга кул сузмаска ант иттереп, аны «кантурына» кертеп биклиләр. Иртәгә үк нәчәльствога әйтергә булалар Моны ишетеп торган Фәхразый хәвефкә төшә, ялыиа-ялвара башлый Киң күңелле авылдашлары аны бу бәладән дә коткара. Тагын бер ай чамасы тыныч кына эшлиләр. Ниһаять, кичке ашны пешерергә Фәндәрия йөри башлый. Хатыннар баштарак моңа игътибар ит- мәсәләр дә, тора-бара хәл кискенләшә. Фәндәрия эшкә килгәч ашаган ашын, эчкән суын — барысын бергә коса башлый. Бите-башы үзгәрә. Хатыннар моның нәрсәдәй икәнен бик төгәл чамалыйлар. Ә бит Фәхразый карт аңа чыбык очы тиешле кеше. Шуңа күрә дә хатыннар Фәндарияне шикләнмичә җибәрә иделәр. Ә көннәрдән бер көнне Фән дэрия эшкә чыкмый: авырыйм дип, урында ятып калды. Була торган хәл Ләкин кичен кайткач хатыннар хушсыз калалар: Фәндәрия кыймылдый да алмыйча кан эчендә ята... Шул ук көнне Фәхразый карт югарыдан килгән кешеләр алдында үзчире тотып егыла. Аңа авылга кайтып китәргә рөхсәт, кәгазе бирәләр Бригадир булып Сәгадәтбану кала. Игезәк балалар кебек бер-берсенә охшаш салкын көннәр үтә тора Урманда да яз сулышы аңкый башлый. Көннәр җылына. Фәндәрия ак рынлап булса да терелеп аякка баса. Аның өчен иң күп кайгырткан кеше Сәгадәтбану булса да, ни хикмәттер, Фәндәриянең үз «җан сакчысына» яман нәфрәт белән каравы ачыктан-ачык сизелә. Ләкин авыл га кайтканда ул элеккеге кебек үк шук-шаян, шундый ук торма телле кыз була. Шул араларда ук яраланган Мирбат та сугыштан бөтенләйгә кайтып төшә. Тагын ике-өч атнадан Мирбат белән Фәндариянең туйлары була. ...Еллар үтә бирә. Сәгадәтбану егерме биш яшендә ничек тол калса, шулай гомер уздырды. Аннары, МТСлар бетерелгәннең өченче елында, ♦ атна-ун көн генә чирләп ятты да, дөнья белән хушлашты. < Кызы Тәнзиләнең Сәгадәтбану малаена ябышып чыгуы турында хә- •* бәр Фәндәрияне җеннәрен чыгарып кабарындырды. Үзен-үзе кая куярга белмичә күтәрелеп бәрелде ул. Килешү аңа үлем кәгазенә кул кую s сыманрак бер нәрсә булып тоелды «Ыи звирлегем бар, шуны, үз кы- 2 зымның кемгә чыгасын белмичә калдым», дип көне-төне тиргәде үзен, х Беркөнне чишмәгә барганда нәкъ шулай чәпчи башлагач та. теге ва- ь кытта бергә урман кисәргә баручы, Сәгадәтбану кебек үк сугыштан соң £ тол яшәп гомер уздырган Гөлгенә аңа: о — Ни чуртыма болай гайрәт чәчәсең әле, Фәндәрия? Кызың үзеңнән уздырды, тик аның эше чистарак, сөйгәненә ябышып чыкты,— дн- * гәч, мәрткә үк китеп кайтты сыман ул, чишмә янында бүтән кеше бул- ® маганга мең шөкер кылып өенә ашыкты Ләкин ант итеп сүз бирде £ — Шул коммун Гариф кызы Сә1адәтбану малае белән үз багалмам- < ны яшәтсәмме, яшәтсәмме — исемем Фәндәрия булмасын,— диде. 3 м m 5 х Гамил трактор янында караңгы төшеп болтлар, шөрепләр күренми u башлаганчы кайнашты. Аннары ачкычларын жыеп тартмага тутырды, юындычистарынды да бүрәнә өстенә утырып тәмәке кабызды. Ни әйтсәң дә, күңеле тыныч түгел иде аның Беркөнге ике кешедән ишеткән бер-берсе белән бәйләнешле агулы сүзләр тынгылык бирмиләр иде. Тәнзилә белән өйләнешергә сөйләшкән чакта алар гайбәт сүзләреңә ышанмаска, булганнарны яшермәскә! дин сүз куешканнар иде Тәнзилә белән ачыктан-ачык сөйләшергә кирәк. Ул яшермәс. Менә ул тагын мотоцикл кабызды Аның әллә ничә ат көчле моторыннан чыккан тонык тырылдавы ерак-еракларга ишетелеп таралды Фаралары да көчле якты сибә. Трактор яныннан әйләнеп узды да, кунак-ефрейтор авыл ягына борылды Ферма яныннан үтеп Озын күпер буена килеп төште, бераздан Тәнзиләләр урамына барып керде. Фара уты егерме йортлы урамны буеннан буена диярлек яктыртты Бүрәнәләр өстенә утырган яшьләр туры бәргән бу яктылыктан кинәт чагылган күзләрен бер мәл томалап торды Гамил алар янына ки леп мотоциклының руль терсәген сул яккарак авыштырып куйды, ләкин утым бөтенләй сүндермәде якынга төшә торганын калдырды Кунакка кайткан авылдашлары белән бөтенесе берьюлы исәнләштеләр Гамил исә барысына да кул биреп чыкты — Менә ичмасам, Гамил! — Танымассың да. — Генерал... — Син, малай, бик тиз кайттың әле, әллә куып жибәрделәрме? — Кусалар, лычка бирәләр дн ’ — Артеллнрис. Эмблемаларын күр аркылы-?оркылы ике көпшә — Белдең дә, нишләп «артеллнрис» булсын - артиллерист диген — Әйдә, малай, сөйлә әле, ничек ефрейтор ясыйлар икән, ә? Кызыктыр анда — Армиядә Гамилнең карашы бүрәнәләр өстендә ике рәтле гармунын кысып утырган Вазыйхка төште Армиягә киткәнче дус иделәр Дөрес, Вакә тагын да җаваплырак, игътибарлырак карарга мәҗбүр итте. Чөнки гомерен меңләгән яшь солдатларны тәрбияләүгә багышлаган'командир фикере белән исәпләшмәскә мөмкин түгел иде. Ә ул ефрейтор Салиховның гадел, эчкерсез кеше булуына аз гына да « шикләнмәде. Эшнең асылын аңышкач та: «Мөмкин кадәр игътибарлы булыгыз, пожалуйста, кирәкле кәгазьләрне бүген үк җибәрербез», диде. ...Лейтенант Шәйдуллин хәрби прокуратурадан чыкканда көн инде кичкә авышкан ид₽. Шулай да ул юлны кичектермәскә, самолет булма- са, Чистай автобусына утырып юлга чыгарга, ә аннан районга чаклы берәр машина тотарга ниятләде. . Менә ул зур тизлек белән алга ыргылган «Икарус»ның йомшак креслосында, битен ачык тәрәзәләрдән кергән йомшак җилгә куеп, басуларда өлгереп килгән арыш, бакчаларда җитешеп килгән кура җиләге һәм карлыганнарның борынны кытыклаган хуш исен иснәп бара. Күп тә үтми сөзәк үрләр арасыннан ялтырапялтырап борынгы Кама суы кү- ренгәләп китә башлады, аннары мәгърур елганың бөтен киңлеге ачылып китте: Саескан тавы янындагы кичүгә җиттеләр. Паром палубасы кырыендагы култыксаларга тотынып елга өстендә кыелып-кыелып очкан акчарлакларны күзәтеп баручы лейтенант кинәт үз җилкәсенә кемнеңдер авыр кулы кагылганын тойды да борылып басты: алдында авызын колакларына җитәрдәй итеп елмайган кара кучкыл йөзле кешеләрне күрде. — О, генацевале, дарагуй Камо, саулык-иминлекме? — Савсем заммечательный егет бу. — Танырлык та түгел... Камил аларнын барысын берьюлы таныды Институт комсомол дружинасындагы дусты, зур җинаятьчегә каршы берүзе чыгып, тигезсез көрәштә һәлак булган Артем Айдиновның якташлары иде болар. Ике яр арасын сөйләшеп, хәл-әхвал сорашып уздылар Асфальт юлга чыккач автобус тизлекне тагын арттыра төште. Тагын арыш басуларының дулкыннары күренде, юл чатларында автобус көтеп торучылар күзгә чалынып-чалынып китте. Әйе, тормыш, бернинди чикләү-киртәләүләрне белмичә, үзенең әллә кай заманнардан килгән тәртибе белән дәвам итә иде. Камилнең йөгерек күңеле дә кинәт нигәдер үзенең шул тормышта үтелгән сукмагы буйлап узды Мәктәптә укыганда ул үзенең зиһене, төгәл фәннәрне үзләштерүгә сәләте белән бүтәннәрдән сизелерлек аерылып тора иде. Унынчы класста инде таза, нык сөякле, киң җилкәле, зур башлы — аның баш кисме үлчәме алтмышлы иде — зәңгәр күзле бу егетнең фән кешесе, яисә берәр төрле конструктор-фәлән булачагын һәркем диярлек ачык белде сыман. Шуңа аның авиация институтына юл тотуы берәүне дә гаҗәпләндермәде. Алтын медальле егетне анда икс куллап каршы алдылар. Бәлки ул, чынлап та, космик заман очкычлары иҗат итүчс*бер галим булып җитлегер иде. Ләкин юлында аңа үзе кебек үк зирәк акыллы һәм сәләтле грузин егете Артем очрады. Беренче очрашудан ук аерылмас дус булып киттеләр. Укулары да бер группада, торулары да бер бүлмәдә. Шул ук Артем тырышлыгы белән Камил — дусты аны грузинчалап Камо дип йөртә иде— сугышчан комсомол дружинасына язылды, аннары аның иң активларының берсенә әйләнде Шулай да аның үзе сайлаган юлдан тайпылырга исәбе юк иде әле. Юк иде... Әмма бер кич, анын да беренче сәгате барысы берьюлы хәл итте. Камил Шәйдуллипның тормыш сукмагын бөтенләй икенче тарафка борды да җибәрде. Ул кичне шәһәр урамнарында гадәттәгедән тынычрак иде. Тәртип бозулар, ярдәмгә чакырып шалтыратучылар бөтенләй булмады. Дружина штабы начальнигы Камил үз урынына Артемны калдырып тиз генә * тулай торакка, онытылган китабын алырга кереп китте. Күп булса, ун- < унике минут торгандыр. Ләкин нәкъ шушы минутларның берсендә те- * лсфон шалтырый. Ярдәмгә чакыралар. Артем трубканы куя да. иптәш- о. ләре —беренче курс студентларына борчылмаска кушып, тәртип бозух чының ялгыз икәнлеген әйтеп чыгып югала. Камил кергәндә ул юк иде. ь Тагын алты-жиде минут үттеме-юкмы, Камил, күңеле шөбһәләнә баш- х лавын тоеп, өч-дүрт егет белән вакыйга булган урынга йөгерде. Җыел- £ ган халыкны аралап керсәләр Артем кан эчендә ята. җинаятьчене £ узып баручы ир-атлар тоткан иде. g Курку белмәс батыр егетне соңгы юлга шәһәрдәге уналты институт һәм университет студентлары озатты. Ике-өч көннән сугышчан комсо- * мол дружиналары икеләтә артты. Совет законнарын бозучыларга кар- “ шы көрәш аеруча кискенләште. Дустының үлемен Камил аеруча тирән әрнү белән кичерде Чөнки < бу вакыйга булып узган урынга барырга Камил чираты иде бит Әзгә- ләнде. Лекцияләрнең, яшь галимнәр башкара торган эшләрнең мәгънә- * се кинәт югалгандай булды. Үзе берничә көн буе бүлмәсеннән чыкмый- „ ча ятты да бер көнне иртүк каядыр китеп барды Ә кичен ул үз иптәш- х ләренә институттан китәчәген әйтте. Башта аңа Цшанырга да. ышанмаска да белмәделәр, иптәшләре күз алдында декан исеменә гариза u язылгач кына Камилнең шаярмавы аңлашылды. Деканатта да иң яхшы студентларның берсен тиз генә җибәрергә теләмәсләр иде, әлбәттә Ләкин гариза янында республиканың эчке эшләр министрлыгыннан җибәрелгән документ та булгач карышмадылар. Шулай итеп. Камил Шайдуллин университетның юридик факультетына күчте Районда лейтенант Шәйдуллин башта милиция бүлегендәге кыска гына, ләкин шактый кискен киңәшмәдә булды, аннары комсомолның район комитетында Салихов турында сөйләшеп чыкты Аннары район газетасы редакциясенә кереп, армиягә киткәнче иң актив хәбәрчеләрнең берсе «Г. Салихов» язган мәкаләхәбәрләр белән танышты. Туплан ган мәгълүматларның барысы да ефрейтор файдасына иде Дөресен әйткәндә, тикшерүче үзе дә актив егетләрне, кимчелекләрне күзгә карап. курыкмыйча әйтә белүчеләрне аеруча ярата. Андыйлар теләсә нинди катлаулы эшне дә намус белән башкара торган була Шуңа күрә андыйлэрны бик үк өнәп бетермәүчеләр, җае килгәндә алардан үч алырга яратучылар барлыгына да шикләнми иде. Кем белә, бәлки бу очракта да шундыйрак хәлдер?! Әмма тикшерүче шәхси хисләр. элек-элеКтән килгән исбатлаулар белән генә, гәрчә, алар нихәтле көчле булсалар да, эш йөрт ә алмый, ул асылдагы фактларның үзәген ‘аңларга, күрергә, теге яки бу «эш»нең гаеплесен генә түгел, аның сәбәпләрен дә ачып бирә торган дәлилләр табарга тиеш. Эше тикшерү астында торган кеше гаепле булса да. бул- маса да ахырынача анык дәлилләр табу шарт. Милиция бүлегендәге киңәшмәдә вакыйга урынына баручы иптәшләрнең кайбер хаталары да ачыкланды. Бәхеткә каршы, ул хаталар — тракторның техник төзеклеген тиешле белгечләр катнашында тулысыңча тикшермәү — «эш»нсң барышына йогынты ясый алмый иде Чөнки тракторны авария булгандагы хәлендә сакларга кушылган, махсус кеше билгеләнгән булып чыкты. Хәрби прокуратура тикшерүчесен, эчке эшләр бүлеге белән «Сельхозтехника» берләшмәсе вәкилләрен участок инспекторы Волков каршы алды. Кирәкле кешеләрнең барысы да чакырылган, тиешле чаралар күрелгән иде. Гамил Салихов төзәткән тракторны кабат карау бөтенләй көтелмәгән нәтиҗә бирде. Аның тоташтыру муфтасындагы терсәк белән тартучы рычагны берберсенә беркетүче бармак юк иде. Соңрак аны трактор торган урыннан таптылар. Бу хәл тикшерүчеләрне генә түгел, шундагы барлык механизаторларны да аптырашта калдырды. Чөнки бригадир Зиннәтулла белән механик Насыйб абзый беравыздан: — Моның булуы һич мөмкин түгел. Салихов кирәкле детальләрне үз урыннарына безнең күз алдыбызда куйды,— диделәр. Алар икесе дә ышанычлы кеше. Өстәвенә механик тоташтыру муфтасын үз куллары белән көйләшкән дә иде. Шулвакыт тикшерүчеләрдән бер читтәрәк торган каравылчы Букай агай кешеләрне этеп-төртеп төркем арасына керә башлады. Ул: — Теләсәгез нишләгез, җәмәгать, гүр иясе булыр чагым җиткәндә генә җаныма гөнаһ алалмыйм, әйтәм, әйтәм булгач әйтәм,— диде. ' Милиция вәкиле каравылчыга кырыс караш ташлады да, бүлдереп йөргәне өчен канәгатьсезлек белдергән шикеллерәк итеп: — Ни булды? — дип Букай абзыйга төбәлде. Гомере буена милиция кешеләре белән алыш-биреше булмаган агай мондый кырыслыктан кинәт таш стенага бәрелгәндәй тукталып калды. — Ни булды дип, алай сүз кузгатып әйтерлек әллә ни булмады булуын да... — Алайса ник тавыш куптарасыз? Букай абзый, төркемдәгеләргә куе сары кашлары астыннан сөзеп карап чыкты да, катгый карарга килеп — Сүзем хак минем, шулай булгач нигә куркыйм ди. Иптәш следователь, менә шулай, беләсегез килсә, мин биредәге машиналар янында туже җаваплы кеше. Значится, нигә мине тыңламаска. — Бик дөрес, агай, сөйләгез сүзегезне,— диде Шәйдуллин икеләнергә урын калдырмыйча. — Теге көнне, закунный хатыны яныннан әбисе Фәндәрия куып чыгаргач та, Гамил төне буе кайдадыр йөреп, таң атыр-атмас килеп эшкә ябышты. Сон, син соң, солдат, дим, әллә калхуз эше эшләргә дип кайттыңмы, дим Теләр-теләмәс кенә елмая бу. Калхуз кем соң ул, ул бит без үзебез, Букай абзый, ди бу. Үз сүзендә торды бит тәки. Өч-дүрт көндә җыйды тракторны. Маладис егет ул, кулыннан эш кйлә. Участок инспекторы Волков каравылчыны шул төштә бүлдереп: — Соң Букай абзый, монда синең сүзләрнең дә ни катнашы бар? Авариягә кагылышлы сүзең булса әйт, булмаса... — һе, булмаса... Бар шул, энем, кем, Рәхимҗан, бап. Вәйт шулай, энем, һе, беләсегез килсә шуфыр Вазыйх та, Гамил дә шушы уҗым бозавы Мәннәф аркылы харап булдылар. — Ничек алай? Төркемдәге механизаторлар барсы да аптырап-тынып калды. — Ул төнне минем күңел тыныч булмады Карап керәм дә яткан буЛам. Кеше дә юк, эт тә юк, дигәндәй. Таң беленгәч тә бер чыгуымда ә-ә-әнә теге баштагы комбайннар янында тимер чыңлаган тавыш килгән кебек булды да — шунда киттем. Җан иясе күренмәде. Җил-фәләндер дип уйладым. Әйләнеп килсәм, Гамил төзәткән трактор алдында Мәннәф тураеп маташа. Букай агай янындагы бөтен кешеләргә тагын бер кат күтәрелеп, гаепле кеше сыман карап алды да тынып калды — Дәвам ит, абый. — Дәвам ит дип, шул инде, бетте. — Ничек бетте? Мәннәф нишли иде соң? Анысын белмим, мужыт нужасы булгандыр... Тан тишеге белән анын эшкә килгәне юк иде. Мәннаф... Соңгы көннәрдә эшкә чыкмаган иде ул. Аны күпме эзләсәләр дә таба алмадылар. Сораштыра башлагач та теге көннән сон аны күрүче кеше юклыгы беленде. Өйләренә баручы участковойга «Урал ягындагы тугантумачаларны күреп кайтам әле уракка төшкәнче дип * китте», диделәр. Гомердә читкә чыкмаган, хәтта армия хезмәтен дә Казанда гына үт- 2 кәргән Мәннафнең көтмәгәндә кунакка китеп баруы, тикмәгә генә тү- а. гел иде, билгеле Авыл кешеләре, бигрәк тә яшьләр белцн сөйләшү Гамил Салиховның £ гаепсез икәнлегенә ышандыра барды Фәндәрия тикшерүче алдында да * үзенең киявенә карата нәфрәтен яшерә алмады, аны тегеләй-болай дип 5 битәрләде, каралтырга тырышты Асылда Гамилгә карата иң начар £ сүзләр әйтүче кешенең бер ул гына икәнлеге ачыкланды. Тәнзилә исә. ° елавыннан арына алмыйча, беркем белән дә юньләп сөйләшмәде Тикшерүчегә дә «белмим, кешеләр өстенә, төгәл белмәгән килеш яла ягар- * га хакым юк, болай да жанымны этләр талый. Зинһар, бимазаламагыз ® мине»,‘дип бетеренде. Е Тагын бер көннән лейтенант Шайдуллин хәрби прокурор өстәленә < тиешле кәгазьләрне кертеп салды, тикшерү нәтиҗәләре белән таныштырды. ы — Димәк, ефрейтор Салиховның эш-хәрәкәтләрендә жинаять соста- п ны юк,—дип нәтижә чыгарды лейтенантның күзләренә караган подпол- * ковник, талкыган житен сыман ак чәчләрен артка сыйпап ' — Юк. Әлбәттә, юк, ипт*әш подполковник,—диде лейтенант тирән *- һәм катгый ышаныч белән. — Шулай да теге тракторчыны табып, аның күрсәтмәләрен «эш»кә теркәмичә, тикшерүне төгәлләнде дип әйтергә хакыбыз юк бит, лейте пант. - Дөрес, иптәш подполковник. Ләкин бит әле аны табасы бар Ә гаепсез кеше безнең гауптвахтада утырсынмы? Ә ник анда тотарга аны? Частена кайтарып жнбәрергә кирәк. Солдатның хезмәттә булуы яхшы, минемчә. Лейтенант Шәйдуллин исә шуны гына көтә иде . Подполковник яшь тикшерүчегә карап елмаеп куйды Лейтенантның кеше жанлы икәнлеген белү аңа карата ышанычны тагын да арттыра, көчәйтә иде. Билләрендә сары каеш 1 Ефрейтор канал аша салынган күпер төбендә машинадан сикереп төште дә, алдан әйләнеп шофер янына килде. Тегесе тәрәзәдән башын чыгарып аны көтә иде. — Рәхмәт сиңа, дус кеше. Бик жилле йөртәсең машинаңны, хәвеф- хәтәргә очрый күрмә,—дип, күкрәк кесәсендәге кечкенә блокноты эчен нан өчлек чыгарып шоферга сузды — Син што, ефрейтор Нинди акча ди ул. Мин бит сине әйтер сүзем булганга гына көтәм жирнең бигрәк «тишек» төшенә тап булгансың, хезмәтеңне исән-имин генә бетер дә өеңә юл ал Юлаучы жавап биреп өлгергәнче машина китеп тә барды. Ефрейтор Салихов аңа, «хәерле юл» дигәндәй, кул болгап калды Ефрейтор, портфелен бер кулыннан икенчесенә күчереп селти-селти, юл аша чыкты да сукмак-фәлән эзләп тормыйча гына канал кырыена төТнте. Башта кара кырпулы фуражкасын җирдән чыгып торган ниндидер тимер кисәгенә элеп куйды, аннары чишенде дә суга керде. Су чәч- рәтә-чәчрәтә, пошкырына-пошкырына рәхәтләнеп коенды. Бераздан чыгып кайнар ком өстенә сузылып ятты, кулларын баш астына куеп югарыга, бер генә болыт әсәре дә күренмәгән күк йөзенә карады. һава эссе, бөркү. Сулыш алуы торган саен кыенлаша бара. Сирәк- мирәк кенә кайнар җил исеп киткәндәй була. Ул өзек-өзек килә дә бетләрне сынпапсыйпап ала. Гамилнең туган яктагы кырлар күкрәгендә ничәмә-ничә мәртәбә менә шулай, чалкан ятып зәңгәр күкләргә караганы, тургайлар җырын тыңлаганы бар. Анда да шундый күк йөзе, шул ук бер кояш. Ләкин мондагысының нурлары өтеп-өтеп ала торган аяусыз. Егет елмаеп куйды Чөнки ул чынбарлыкта шуның нәкъ киресен кичерә әле. Туган яктагы кояш ныграк өтә. тәнен генә түгел, йөрәген яндыра иде. Ул кояш та. туган кырлар да еракта хәзер, җырдагыча әйтсәң, «зәңгәр томаннар артында». Аннан киткәнгә дә ике айдан артыграк вакыт узды. Менә бүген беренче увольнительный алып шәһәргә барды. Әмма, ничек кенә булмасын, барыбер сагындыра туган як. Гәрчә соңгы айлардагы вакыйгалар катлаулы, йөрәкне яралардай булсалар да җәрәхәтләр җөйләнеп тә бетмәгән бит әле. Ләкин балачагың, үсмер елларың узган, әниең җирләнгән төбәкне, беренче мәхәббәтең чәчәк аткан гөлбакчаны сагынмый һич мөмкин түгел иде. И. хатын-кыз, дөньяның иң кадерле заты! Кешелек яралганнан бирле нинди генә шатлык-кайгылар, назлану-назлаулар, тирән хисләр, олы мәхәббәтләр тудырмадың син. Хәтәр алышларга ташлап, кемнәрне генә батыр итмәдең?! Ир-егетләр синең өчен күпме утларга керде дә суларга ташланды. Сине яклап һәм даулап нихәтле сугышлар-яулар купты, илләр, шәһәрләр, авыллар кырылды?! Ләкин син җирдә иң асыл зат булып һаман яшәдең, тагын күпме буын ир-егетләргә җан бирдең, тудырдың, иркәләп үстердең дә тагын яңа ялкыннарга ташладың. Иң бөек эшләргә рухландырган кебек, иң түбән җинаятьләргә дә этәрдең ир- егетләрне. Сине моңарчы кем дә булса тулысынча. ахырынача аңлый алдымы икән?! Гамил баш астына салып яткан кулына ниндйдер салкын, чиркандыргыч нәрсәнең тиеп китүеннән сискәнеп торып басты да әле генә үЗе яткан урынга карады. Аның авырлыгыннан сизелер-сизелмәс уйсулык булып калган ком өстендә, борма-борма бөгәрләнеп, тимгелле, зур елан ята иде. Ефрейтор аңа исе китеп карап торды һәм бераздан аңлады: еланның чагар нияте булмаган, ул әнә теге куак төбендә, эссе комд гән, үзенә тиешле барлык операцияләрне төгәл башкарган һәм ачык аң- * лаешлы тавыш белән командирга җиткерә барган ефрейторның киерен- < ислектән тирләп юешләнгән аркасына сугып — Молодец, ефрейтор, сынатмадың. - диде. Аннары, янәшәсендәге замполит белән батарея командирына мөрәҗәгать итеп — Минемчә, иптәшләр, ефрейтор үзенең өченче класслы белгеч икәнлеген раслап кына калмыйча, үз системасы белән бик яхшы идарә итә. безнең барлык таләпләрне үти ала Бөтенесенә билгеләнгән вакыттан берничә минут алдарак өлгерә. Бу әйтергә кирәк, беренче класслы белгеч нормативлары. Шулай булгач хәстәрлән, ефрейтор, озакламый имтихан бирергә Каршысындагы индикатор пыяласына төшерелгән масштаб сызыкларына карап утыручы ефрейтор мондый сүзләрдән әйләнмәле урын дыгына сеңә төште, маңгаена бөрчек-бөрчек тир бөртекләре бәреп чыкты. Ә майор Ховренко баягыча ук дәвам итте. — Сезнең, иптәш комбат, ефрейторны отделение командиры итеп билгеләү турындагы тәкъдимегез бик урынлы. Салиховка, белгеч буларак. безнең бер генә дәгъвабыз да юк Сез моңа каршы түгелме, еф рейтор, дип тагын бер кат үзенең көчле кулы белән Гамилнең арка сын шапылдатып какты. Икенче көнне иртәнге развод вакытында, ефрейтор Салиховны саф алдына чыгарып приказ укыдылар Күптән түгел генә хезмәтен туты рын кайтып киткән сержант Лушников урынына билгеләүне Салихов үзе ирешкән уңышлары өчен түгел, ә бәлки киләчәк хезмәтләренә өмет баглау дип. бик дөрес аңлады Каршысындагы солдатларга каш астыннан гына карап торды. Аларның яртысы әле күптән түгел генә хезмәткә чакырылган егетләр иде. Шулай да ялга кайткач Салиховка ниләр булганын беләләр Алар нн әйтер? Күңелләре ефрейторны үзләре нең командиры итен танырмы? Ә Гамил үзе җаваплы вазифаларны үти алырмы? Хәзер нагрузка икеләтә артачак — аңа үзе өчен генә түгел, отделениедәге һәр солдат өчен дә җавап тотарга туры киләчәк иде Егет уйлана һәм бу аны куандыра да нде Гамил көтте Көн саен Тәнзиләдән хат-хәбәр көтте Ләкин көннәр бер бер артлы үтә торды, ә хат-хәбәр күренм »де. Ярый әле хезмәттәге мә- шәкатьләр, командирларының ышанычы, яңа дуслар табылды Гамилгә Аларның берсе — эчкерсез, хыялый романтик егет, Воронеж өлкәсеннән чакырылган Саша Аксенов иде. Ул хезмәтен тутыргач та комсомол путевкасы белән берәр гигант төзелешкә китәргә җыена, Гамилне дә шунда үзе белән китәргә чакыра иде. Үзбәк егете Олимҗан Али- җановта әйбәт дус булып чыкты. Ничектер алар беренче көннән үк гел бергә булдылар Янәшә койкада йокладылар Станциядә янәшә утырдылар. Русчаны белмәве үзәгенә үткән Олимҗан белгән нәрсәләрен дә авыр аңлата, көләрләр дип занятиеләрдә җавап бирүдән дә баш тарткалый иде. Гамил килгәч тә аның эшләре алга китте. — Син. Гамилбой әкә,— яшьтәше Гамилгә ул олылап шулай дәшә торган булды,— алай бик бетеренмә әле. Ир бол, бөркет бол, түзем бол. Гозаллар табылар,— ди иде. 3 «Туры юл» колхозы председателе Мирбат Хәйретдинов райком бюросыннан чыкты да «уазжына кереп утырды, сәгатенә күз төшереп алды. Кәефе шәптән түгел иде^ Булмаслык та шул: эшләр ^дәттәгечә җайлы бармый. Әле анда, әле монда тәгәрмәчкә гел таяк тыгылып кына тора. Ә җитәкчелек аңардан яхшы эш таләп итә. Менә хәзер дә ул райком бюросы утырышыннан иртә белән генә киеп киткән күлмәге ар касына ябышканны тоеп чыкты. «Бер кыздырырга тотынсалар. . элекке хезмәтләреңне исләренә дә кертеп чыгармыйлар». Кайту ягына чыгып, үзәк урам очындагы ресторан яныннан узганда Мирбат абый түзмәде, машинасын юлдан читкә төшереп бастырды да, күңелне тынычландырып чыгыйм әле дип кереп китте. Залга борылма ды. Буфетчы колхоз председательләре, баш бухгалтерларның барысын да яхшы белә иде. Хәтта кайсының нинди эчемлек капканын да хәтерли. Мирбат абзый ишектә күренеп юк сакалын сыпырган булып ике бармагын күрсәтүгә, суыткычтан коньякның молдавскиен алды да чәй чәшкәсенә салды Зур тартмадан дүрт-биш «кара-ком» конфетын үрелеп алды һәм шуларның бөтенесен бергә прилавкага куйды. Мирбат абзый исә аларны тиз-тиз генә «үзләштереп» куйды Ресторан болдырында алар автомобиль инспекциясе инспекторы Мясников белән очраштылар. Тегесе татар һәм чуваш телен бергә катыштырып, гадәтенчә: — Мирпат апзый, «мунчага» килгәндә шоперыңны калдырмаска дип сөйләшкән идек, пугай,— диде болай да кысынкы күзләрен хәйләкәр кыскалап. — Син, энекәш, беләсең бит, хәзер колхозда шоферлар алтын бәясенә йөри Минекеләр тем более. Менә дигән комбайнчы да ул Син, теге ни, энем, без бит синең әтиең белән бик дуслар идек. Беләсең. Ә син тагы бер шоферның правосын алгансың. Ашлык ташырга комачаулыйсың бит .. — Ансы вакытлыча, Мирпат апзый, тульке син, теге ни, үзең карый төшеп йөр инте Тагын алай-полай пула күрмә... Машина йөртергә өйрәнгәндәге теге хәлне тәки ишеткән бит, шай тан алгыры, дип уйлады Мирбат абзый. — Я, ярый, энекәш, Гергури, бик шаулама инде. Кирәк нәрсәң булса, килеп чыгарсың, буш итмәм — Шулай да, Мирпат апзый, акрын гына кайт... Бер килмәсә килми инде ул. Райүзәкнең кырый урамыннан чыккач та елга аша зур күпер бар. Шуның уртасында Мирбат абзый, машинасы алдында нидер шәйләп, кинәт тормоз салды да машинасы күпергә аркылы басты Күпер өстендә егыла-тора берәү каядыр барырга, күтәрелергә маташа иде Машина астына кермәсәң, сиңа соң юл беткәнме әллә, анаңны корт чаккыры, дип Мирбат абзый гудокны туктаусыз кычкыртты. Ләкин теге бәндә борылып та карамады, көч-хәл белән күтәрелеп аякларына басты да ава-түнә юл уртасыннан атлавын белде. Мирбат абзыйның бая тирләп юешләнгән күлмәге суыткычтан алган сыман бозлы кебек тоелды. Ул белгәнемчә сүгенә-сүгенә машинасыннан төште дә әлеге кешенең якасыннан барып тотты. * — Сиңа нәрсә... нитиим, якты дөнья караңгымы әллә? Башыңа, ата- < бабаларың бүредән туган нәмәрсә, тай типтеме әллә? Тегесе якасыннан £ эләктергән кулдан ычкынырга омтылыш ясаган иде, кинәт, сөрлегеп а. китте. Мирбат абзыйны да үзе белән күпергә ега язды Ачылыр ачыл- = мае күзләрен кыерсытучысына акайтып карады һәм... Мирбат абзыйны н таныды Бу — уракка төшәсе көннәр җиткәч тә комбаййын ташлап s авылдан чыгып качкан Мәннәф иде. Ул Мирбат абзыйга кушаматын 5 әйтеп эндәшмәкче иде дә, телен тыеп кала алды — Ә-ә-ә-әһәә, Мирбат абзый. Апппар... Әй лә, ни, жизни икән, во с шәп. Син инде жизззни мине авылга апкайт инде. . Шәһәрдә анда нн бит, жизни, лашпырт кирәк. Эшшшшкә дә алмадылар., кая уууулл... ♦ Шуны алырга кайтышшшш. Уффффу. Мирбат абзый исерек Мәннәфнең сүзләрен ишетсә дә, ни әйтергә ° теләгәнен аңласа да ачуланмады. Бердән, авылдашы, икенчедән, хаты- < ны Фәндариянең энеое тиешле кеше бит. Мәннәфне якасыннан тоткан 3 килеш китерде дә арт ишекне ачып кабинага тыкты. Әйтергә теләгәне- х нең калганын ул юлда бераз сулыш алырга туктагач сөйләп бетерде. л Менә нәрсәләр ишетте Мирбат абзые аңардан — Син, җизни,— диде ул тотлыга-тотлыга,— мине качкынга саныйсың инде. Әйеме? Ярый, ярый, сана. Тик бит, җизни, ни бит,беләсеңме »- Мәннәфетдин авылдан ник качты? Белмисеңме? һес. Белмәячәксең дә. Потамышты белсәң дә белмәскә тиешсең. Минем шәһәрдә, вокзалларда өстерәлүем бик тә җиткән инде, бүтән алай йөрисем килми. Син нит инде, җизни, миңа пашпырт юнәтеп бир. Әйе, әйе. Бирерсең дә!.. Син предколхоз Күпләр ужым бозавына санап, санга сукмый йөргән Мән- нәфетдинеңне яхшы тың^а. Ишетмичә калдым димә аннары Бел, Мирбат җизни, мин таптаттым. Гамилгә үч итеп таптаттым. Фәндәрня апаның кушуы буенча.. Моторда теге бармакларны аз гына ләктереп калдырдым. Мин ул җинаятьче, ә сез, җизни, бер тиенлек гаебе булмаган Гамилне отермәгә утырттыгыз Мине гел шул, синең хатының — алла факыры Фәндария апа котыртты Тәнзиләне, диде, миңа Мирбат абзый шунда кинәт Мәннәфнең бугазыннан буып тотты да аны бераз күтәрә төшеп — Син, син. ни сөйләгәнеңне беләсеңме, сабакы? Мәннәфнең болай да сулышы кысыла иде Бугазыннан буып тоткач ул бөтенләй диярлек тончыкты, йөзе күгәрә башлады Моны күреп Мирбат абзый тегенең инде пинжәк якасыннан тотып тагы бер селекте: Кем котыртты дидең? — Фәндәрня апа - дип әйттем бит инде ..Соңгы өч-дүрТ айда Тәнзилә тәмам ябыкты Элекке җор күңелле, шаян Тәнзилә юк инде. Күз төпләре тимгелле, карашы уйчан., салмак хәрәкәтле, ләкин кыз чагындагы гүзәллеген, зифалыгын саклап калган бер тол хатын бар авылда Урак өстендә ул эшкә чыккалады, ә соңга таба урамда да чыгып күренмәс булды Чыкса, очраган һәр кеше аңа төртеп күрсәтер дә: — Менә ул күрегез! Шуның аркасында лачын кебек ике егетебез хур булды, дип битәрләрләр шикелле тоелды Авылдн сүз әллә нинди әйләнеч юллар белән йөрми Бер очтан чы гуга, икенче очка көне-сәгате белән диярлек барып җитә Аларны Тән зиләгә әнисе - Фәндәрня апа ташыды һәм ул аларны, үзеннән өстәп. усал, кара эчле, тагын әллә нәрсәләр дип, гел Гамилне гаепләүгә әйләндерә иде. Лннары бөтен нәрсә буталып, һич аңламаслык булып бетте. Менә әтисе дә бүген районнан әллә нишләп, гомердә булмаганча шашып кайтты. Керде дә мич арасында, стенада эленеп торган, уникешәрләп үргән каеш камчысын алып, башта €ер сүз әйтмичә генә, Фән- дәриясен сыдыргаларга тотынды. Тегесе, карышмакчы булып, бер-ике мәртәбә камчыны эләктереп караган иде дә... кая ул? Иренең ачудан чалышайган йөзен, котырынган күзләрен күргәч, карышуның файдасыз- лыгын аңлаДы һәм хәтта кычкырмады. Крепдешин күлмәк аша тәнне чәнчеп, чеметеп-чеметеп камчы төшкән саен ниндидер аңлашылмас авазлар чыгарып шыңшыды гына... Инде күпме гомер итеп бер тапкыр да кул күтәреп сукмаган хатынының кыланыш-капризларына дәшмичә түзгәннәрен чыгарды Мирбат. Хатыны ишетелер-ишетелмәс кенә сулкылдый башлагач, ул Тәнзиләгә таба борылды. Кызы аның күзләрендә мөлдерәгән бөртекләрне абайлады... Әтисе исә аңа бер генә сүз әйтте; «Чыыык!» Тәнзилә, боерык көченә буйсынып, олы якка атлады. Әнисе янына килеп басты, күзләрен тутырып әтисенә карады, һәм шул караш Мирбат абзыйның күңелен тетрәндерде, сугарга дип кизәнгән камчысы һавада асылынып калды, сукмады. Тагын ярты сәгать чамасы узуга, Мирбат абзый Фәндарияне җилтерәтеп машинасына утыртты да районга алып китте. — Гомер буе түзүемне, Фәхразый карт белән булган эшләреңне-кыланышларыңны белмәмешкә-күрмәмешкә салынуымны санга сукмыйча, маеңа чыдаша алмыйча кеше башын ашамакчы булгансың икән инде, әйдә, үзең түкми-чәчми генә кирәк җирдә сөйләп тә бир,— диде ул хатынына карышырлык урын калдырмыйча. Фәндәрия кинәт коелып тәш- те, кыйнавыннан битәр булды бу сүзләр. Мирбат абзый, Фәндариясенең гадәтләрен яхшы белгәнгә, районга баргач та сүзеннән кайтмасын дип, әлеге камчысын да калдырмады. Бу аның егерме ел бергә гомер иткән хатынына каршы беренче тапкыр күтәрелүе иде. Фәндәрия бит Мирбатны бернәрсә дә белми, муенына гомерлеккә камыт кигездем, үземә буйсындырдым, дип йөри иде. Белмәгән, белмәгән Фәндәрия Мир- батның тымызыклыгын. Тып-тын яткан «апара мичкәсе» әнә ничек күпереп чыкты! Күр, нинди давыл уйнатты. 4 Урып-җыю эшләре төгәлләнде. Силос салу, чөгендер алу кебек, соң башкарыла торган эшләр дә төгәлләнеп килә. Туңга сөрелгән мәйданнар күп инде. Быел уңыш шактый мул булды. Арыш, борчак һәм бодай җыйган чакларда көннәр искиткеч аяз һәм җылы торды. Әмма сентябрьнең актык көннәрендә, һич көтмәгәндә, һава чын-чынлап бозылып китте. Башта кара болытлар атна буена авыл тирәсендәге урман өсләрендә йөрде: килде дә яуды, килде дә коепмы койды. Аннары бер-ике көн аяз булып алды Инде котылдык, калган эшләрне дә тиз арада бетерербез дип шөкер итеп торганда гына авылның төньягындагы тау, аның өстендәге урман артыннан әллә ниткән кургашыңдай авыр болытлар, берсен-берсе таптап узарга ашыккандай, авыл аркылы уздылар да икенче яктагы урманга кереп югала бардылар. Көннәр бөтенләй сүрәнләнде. Болытлар, теге гасыр ахырында төзелгән, инде күпме еллар буена карт-корыдан башка аяк басмаган мәчетнең биек манарасындагы айга тия язып агыла сыман иде. Кукуруз силослауны туктатып торырга туры килде. Аннары, Мирбат абзыйның гомердә беркем дә булдыра алмагандай сүгенеп йөрүенә түзә алмыйча, механиза торлар башта берәм-сәрән, ахырында бөтенесе кузгалып силослауга керештеләр. Машиналар басу буйлап түгел, әллә ничә ел тапталган юллардан да йөри алмыйлар иде, шуңа күрә «Беларусь»ны гына түгел, тар чылбырлы Т40 лар да, колхозның үз осталары ашыгыч әмәлләгән арбаларны тагып ваклатылган массаны силос базларына ташый башладылар. Әкрен булса да эш бара торды. Күрше колхозлар яхшы һава « көтеп яткан арада «Туры юл»ныкылар кукурузның эшен бетерделәр дә < терлек азыгына дигән көнбагышның соңгы гектарларына төштеләр. * Шул көннәрнең берсендә райкомның беренче секретаре Василий с. Александрович Гнедой кайбер хуҗалыкларны йөреп чыгарга булды. s Мирбат абзый хатыны Фәндәрияне райкомга алып килгән көннән бир- 2 ле, аның «Туры юл» җитәкчеләрен күргәне дә, чакыртканы да юк иде. S Тимер юл станциясенә үтеп барышлый булса да районның иң ерак поч- 5 магындагы ике урман арасында утырган бу колхозга кереп чыгарга Н теләде Василий Александрович. Юл өстендәге башка хуҗалыкларның о эше белән ул яхшы таныш иде. һәммәсе дә диярлек һава аязганны көтеп, колхоз малларын ашату-савудан бүтән эшләрне туктатканнар. Ә ♦ бит әле силос саласы, чөгендерне алып бетерәсе бар. Секретарьның «Ту- « ры юл»да да шул ук хәл булса, Мирбат абзыйны быелдан соң калды- ° рырга ярамас дип, ачуы кубыбрак килә иде. Бу сәфәрендә карурманны < чыгуга аркылы-торкылы ергаланып беткән буп-буш кукуруз басуын кү- 3 pen ышанырга да, ышанмаска да белмичәрәк торды ул. Аннары кол- * хозның фермалары кырында өсләре кышлыкка днп яхшылап ябылып „ куелган дүрт озын-озын базны күргәч район җитәкчесе түзмәде, горур- х ланып үзалдына сөйләнеп куйды: менә бит ул безнең карт гвардия... " Ну и ну, Мирбат абзый, җәй буена әрләгән өчен минем дә, һава көтеп - яткан башка предларның да борыннарына чиерттең, карт төлке, дип сөйләнде. Ашыгып килеп вездеходына утыргач ул, шоферы авылга таба бора башлаганны күреп. — Райүзәккә борыл, Шәйхетдин дус,— дип шоферның исен китәрде,— Күрәсең бит... Ну бу Мирбат абзыйны, кара син аны, карт төлкене, ә? Менә, энем Шәйхетдин, шулай* эшли белгән кешене, яше алтмыштан узды дип кенә ничек итеп урыныннан төшерәсең ди. ә? - днп шофердан бигрәк үзенә кат-кат тукыды Тагын берничә сәгатьтән «сугышчан тревога» белән күтәрелгән колхоз председательләре һәм совхоз директорлары ашыгыч рәвештә райкомның утырышлар залына җыелдылар Беришләре — Безнең Мирбат абзый, егетләр, тәмам чыгырыннан чыкты, исе дә китми утырыш-мутырышларга,— днп төрттергәндәй булды. Алар әле «урман шүрәлесе» Мирбат абзый турында алда ишетәселәрен белми иде. Гадәттә тыныч, теләсә нинди тәртипсезлек-кимчелекне ахырына кадәр тыңлап бетерә, аннары салмак кына чыгыш ясап, сүзен барысының да җилегенә үткәрә белгән Василий Александрович Гнедой бу юлы үз- үзен тыеп тора алмады. Беренче сүзләреннән үк әрләргә, «сафура бураннарын» туздырырга тотынды Мирбат абзый исә бу вакытта җылы өендә, хатыны һәм кызы, алар һәм үзе арасындагы мөнәсәбәтләрнең салкынлыгыннан җаны өшегәнгә өстәл артында, башын кулларына салып, хәмер капкалап утыра иде. Бүген көнбагышны силоска урып бетерделәр. Механизаторларга «ба- хатой» оештырылды Председатель шунда ук әз-мәз «җылынып» алды Кайтуынча правлениегә кереп, бригадирларының баш аяк каршы торуларына да карамастан, иртәгә бөтен халык — яше-карты, баласы-чага- сы, мәктәп укучылары һәм укытучылар — эшкә яраклы һәммә кеше, чөгендер басуында булырга тиеш дип әмер биреп чыкты Бу көнгәчә «Туры юл»да Мирбат абзый кушканны үтәми калган беркем дә булмады һәм булмас та Шуңа күрә, соңгы айларда председательнең «җенләнү ләрен» яхшы күреп торган партбюро секретаре да юлда кайтканда да егетләр. Гамилнең эше уңмас иде дә бит, ул өч тел- а. дә берьюлы сөйләште,—дип көлештеләр Танцылардан сон яшьләр шәһәр урамнары буйлап шактый йөрде- 2 ләр. Әллә нинди темалар табып әңгәмә-бәхәсләр куптардылар Әдәбият = һәм сәнгатькә кагылышлы сүз чыккан саен Гамил үзенең «наданэлы- н тыннан оялды, искиткеч күп нәрсәләрдән хәбәрдар булмавын тоеп, ч Сона алдында хур булмагаем дип коты алынып атлады Ләкин кыз, ул с уйлаганча, үзен Гамилдән өстен куярга уйлап га карамады Озын кер- " фехләрен сирпеп торган саен сихрилеге арта барган күзләре елмайды, ♦ аннары ягымлы, йомшак күкрәк тавышы белән я русча, я төрекмәнчә ® жавап бирде. Ә инде паркта аллеялар буйлап йөргәндә Гамилне үзе ° култыклап алды Бөтен дөнья, тормыш тоташтан искиткеч матур, күк- < ләр гел аяз торадыр төсле тоелды ул минутларда Гамилгә. Яшәве, ме- Э иә шундый аңлы-белемле гүзәл кызлар белән зур шәһәр урамнарында * йөрүе, бернинди борчуларсыз атлавы рәхәт тә иде соң! m Яшьлек, гашыйклар күңеле шикелле, әйтеп тә, аңлатып та бирә ал- х маслык гүзәл чак бит син Син ул, Яшьлек, син булмасаң. кеше кичергән авырлыклар, житди сынаулар, күңеленнән бер дә китмичә, аны по- >- мер буе интектерер, газапланырга дучар итәр иде Син ул. Яшьлек, яшәвебезне күркәм, кызыклы һәм тирән эчтәлекле итәсең. Син ул. Яшьлек — тормыш дәвамчысы. Син ул. Яшьлек, бөтен хыяллар, бөтен эшчәнлек- • ләр һәм батырлыклар чыганагы. Син ул, Яшьлек мәңгелек Менә шу ның өчен дә син, Яшьлек, жир йөзендә атом һәм нейтрон бомбалары шартлавын күрмичә яшәргә хаклысың! 6 Тәнзиләдән хат-хәбәр юк. Почта килгән минутларны Гамил аеруча кыен кичерде, аеруча бор чылды Аннары читкә китеп баса яки бер-бер эш таба торган булды Ләкин әле бер генә кешенең дә үз-үзеннән качып котыла алганы юк Кая гына бармасын — күккә менсә дә, жир астына төшсә дә — кеше күңеле һәм йөрәгендәге яра эзләре юкка чыкмый Солдатларның хат ташучы янына ашыгып-ашкыиып баруларына, кайберәүләрнең шат лыклр хәбәрдән кинәт яктырып киткән йөзләрен, икенче берәүләрнең хат эчендәге хәбәрне бүтәннәр белән уртаклашканын күргәч тә тетрә иеп куя Гамил. Юк юкта үз фамилиясен дә кычкырганны көтә иде ул Соңрак көтмәс булды, өметен өзде, күңелен җилкендермәскә тырышты Ә университет кичәсендә булып, Сона белән танышып кайткан көн нән соң егетнең дөньясы кинәт яктырып китте кебек Күңел түрендә сүнәр-сүнмәс кенә үрмәләгән хисләр уяна башлады Нәрсә генә эшләсә дә яхшырак, тизрәк башкарасы килде Егетләр белән сөйләшер сүзләре дә күбәйде Станциядәге эшләрне ниндидер шат авазлы жырлар көн- ли-кнйлн, элекке белән чагыштыргысыз жииеллек белән үти башлады Шул хатирәләр белән рухланып йөргәнгәмедер, хәтта вакыт агышы да тизләнде кебек. Атышта беренче тапкыр катнашу Гамил өчен аеруча жаваплы. күп көч куюны, барлык эшләрнең тәртибен ялгышуларсыз белүне таләп ит кән имтихан әле. Ул моны яхшы төшенә. Вакыт белән һич исәпләшмичә, станциядә, сызым китаплары белән «җенләнеп» утырды Көндезләрен башка операторлар белән шөгыльләнде, шкафларны, системаларны кабат-кабат тикшерде Күнегү арты күнегүләр узды Кайбер төннәрне хәтта төшендә дә кайсы тоташтыргычның кайсы төштә, командаларны нинди тәртиптә башкарачагын апачык, кинодагы сыман күреп ята башлады. Болытлы күңелне кояш булып яктырткан Сона хатирәләре балкышы да көчәйгәннән-көчәя барды. Тагын шәһәргә барасы, Сонаны күрәсе, аның белән сөйләшәсе, шәһәр урамнарыннан үтәсе гел килеп торды. Инде киләсе якшәмбе көнне увольнительный сорыйм дип тагын дз канатланыбрак йөргәндә, озакламый полигонга китәчәкләре билгеле булды Киеренкелек тагын да артты, шәһәргә китү түгел, ял вакытын да кыскартырга туры килде Көннәрне төнгә ялгап яши башладылар. Әйләнә-тирәдә сихри бер күренеш иде. Очлы борыннарын югарыга калкытып торучы ракеталар ирексездән куандыра, күңелләрдә горурлык хисе уята Шушы мәгърур көч-куәт янында басып тору, алар белән идарә итәргә өйрәнү — бу бит илең күрсәткән зур ышаныч Ефрейтор һавага чыккач та җир өстендә көнме, төнме икәнлеген аера алмыйча торды кебек. Чынлап та, моны төшенү бик үк җиңелдән түгел иде. Кояшны әллә кургаш болытлар, әллә тау тезмәләренә таба өерелеп килгән тузан баганалары томалаган иде. Аның сизелер-сиэел- мәс күренеп, зураеп тәгәрәвен чамаларга гына мөмкин. Ә бер мәлне тирә-юньдә бер нәрсә дә күренмәс булды, җир өстенә искиткеч бер тизлек белән караңгылык иңде, күк күкри, яшен яшьни башлады. Га мил бу күренештән хәйран калып. — Безнең якларда, иптәш капйтан, мондый чакта яңгыр ява, чиләкләп коя,— диде. — Хәзер бит, ефрейтор, биредә дә менә чынлап та көчле яңгыр ява,— диде капитан Гамилнең моңа ышанмыйча, яңгыр таммыймы дип, кулын тузан өермәсендә тотуын күргәч ул көлеп җибәрде. Аннары җитди итеп өстәде: - Әйе, гаҗәп тоеладыр сиңа, ефрейтор, ләкин чын лап та яңгыр коеп ява! Әмма дымы аның атмосфераның иң өске катлауларында калып, кояш нурларының чамасыз кызулыгыннан парга әверелә, җиргә кадәр төшеп җитә алмый. Ягъни үзенә күрә бер төрле «һава мендәре* хасил булып, дымны үзенә сеңдерә дияргә мөмкин Монда, чүлләр илендә, бу яңгырны — «коры яңгыр» диләр. Без аны күр мибез, тоймыйбыз • Гамил моңа бик гаҗәпсенде. Яңгыр таммый да, ә «коеп ява» имеш... Эченнән генә: Сопадан берәр төрле әдәбият сорарга булыр, университет китапханәсендә бардыр әле,- дип уйлап куйды Бу уй аны шат- ландырдыканатландырды да. Чөнки шәһәргә бару өчен сәбәп кирәк Сонага да шулай әйтергә мөмкин булачак Ефрейторны кабинага чакырдылар. Гамил ашыгып менде дә үз урынына барып утырды. Динамикларда операторлар һәм расчетлар биргән докладлар ишетелә. — Дальность... Гамил дә бер билгеле тәртип белән, ләкин хәлнең киеренкелегеннән бераз дулкынланып микрофонын алды. Эш арасында гына сәгатенә күз төшерде. Хәзер минутлар түгел, секундның һәр мизгеле исәптә. . Станциягә беренче тапкыр кергән кешегә хәтта тәртипсез ишетел; гән шикелле тоелачак докладлар бертоташ булып яңгырый иде. — Перрвый готов... Ефрейтор да әзерлекне төгәлләве турында рапорт бирде. — Дивизион әзер! Майор бөтен составка ишеттереп — Молодцы, бөркетләр! — диде Аңа берәү дә җавап кайтармады Хәтта ана әйтеп бетерергә дә ирек бирмичә, яңадан-яңа тавышлар ишетелде — Высота... Бөтен бер дивизион, бер кешедәй булып, көтелмәгән «цель»не зур төгәллек белән каршыларга әзерләнә иде * Ефрейтор индикатордагы сизелер-сизелмәс аксыл нокта-сызыкларга * күз алмалары авырта башлаганчы текәлеп карады Менә, менә Бо- ?2 лар «дошман» самолетларымы, яисә алар җибәргән «помех»лармы? Хә- а. зер үк, инде әйтелгәнчә, секундның бер мизгеле эчендә Гамил әнә шу- ~ ны, төп-төгәл, ялгышмыйча билгеләргә тиеш Тиеш, тик.., нишләптер, г ефрейторның тавышы ишетелми. Әллә ул «дошман» самолетларын «по- х мех»лардан аералмыймы? Әлбәттә, тәҗрибәсезлек нәтиҗәсендә мон- 5 дый чакта ялгышулар бик мөмкин. Тик бит әле хәзер «цель»нең кемне- Z: ке икәнлеге мәгълүм түгел Импульслар бер төрле бит, сызыклардан о гыйбарәт дип утырасыңмы? Майор Ховренконын бөтен гәүдәсе урындыгы белән бергә ефрейтор- _ га таба әйләнде. Ул ашыктырмады. Ләкин аның йөзендә түземсезлек ® чаткылары сизелә иде. с Олимҗан Гамилгә ин якын утырган кеше Дусты аның аркасына 3 орынып диярлек эшли. Ул да дустының зур сынау тотканын, киләчәк < атышларга барубармавы. аның отделение командиры буларак язмы- * шы хәл ителгәнне аңлый. Тик берничек тә ярдәм итәлми иде шул « Олимҗан. киеренкелекнең сон чиккә җитүен, ик соңгы мизгелләр узып * барганны бөтен җаны-тәне белән сизеп кечерәеп калгандай булды. Ку- * лындагы кечкенә штурвалын бар көченә кысты Көчле тавыш аны ки ~ нәт чынбарлыкка кайтарды — Иптәш майор, «дошман» помехаларсыз килә Олимҗан аңлады Бу Гамил доклады иде. Операторлар, сөйләшеп куйгандай бердәм кубып, тагын докладлар яудыра башладылар — Дальность... — Первый готов! Бу командалар һәм докладлар һич икеләнмәслек төгәл, ышанычлы иде «Цель»ләр якынлашканнан якынлаша инде. Ракета җибәрү мнз геле җитеп килә. Солдатларның гына түгел, офицерларның да маңгай ларына салкын тир тамчылары бәреп чыкты Бөтен позицияләр өстен дә майор Ховренко тавышы ишетелә башлады Тагы берничә секунд тан иң соңгысы - «пуск» командасы яңгыраячак Әмма... Майор Ховренко киеренкелектән кырысланган тавыш белән «отбой» командасын бирде. Ефрейтор, кирәкле тоташтыргычларны күчерә күчерә, маңгаендагы тир бөртекләрен җиңе белән сөртеп алды Бурыч уңышлы башкарылды «Дошман» үтмәде, «юк ителде» Әмма сугышчан обстаиовкада. әгәр дә син идарә пультында утырасың икән, тәҗрибәң бармы, син каушадың мы-юкмы дип сорамаячаклар, әлбәттә 7 Йомгаклау утырышына кадәр кичке ашны ашап, душка кереп кое нып чыгарга өлгергән Гамил инде үз хәрәкәтләрен, ким дигәндә, йөз мәртәбә генә күз алдыннан кичергән иде Душтан соң киенгәндә аның янына Алимҗанов килде — Син, Омнлбой, беләсеңме нишләп ялгыштың, - диде Әйт, Олимҗан . — Син, Омнлбой, тойгы вә кичерешләрне тоймадың. Мөмкин кадәр яхшырак кирәк дип ойладың. Төп гаебең ул түгел Син, Омилбой, төрекмән кызы Сонаны сагынып утырдың мәллә... Гамилнең бу сүзләрне ишеткәч исе китте. Гаҗәпләнүдән барлык арыганнары, ишетергә тиешле үгет-нәсихәт юкка чыкты «Менә сиңа, мә! Олимҗан, минем халәтне үземнән яхшырак белә түгелме соң>,— дип үчекләде ул үз-үзен. ‘ Димәк, Гамил оператор буларак, техниканы яхшы өйрәнсә, үзләштерсә дә, тәҗрибә тупларга, осталыкны тагын да арттырырга тиеш икән әле Үзең белү, бөтен операторларны ишетү генә аз, обстановканы анализлый белергә дә кирәк. Операторларның бердәм, бер уй, бер хәрәкәт белән эшләвенә, ялгышларны үз вакытында ачыклый белүләренә дә ирешергә кирәк. Моның өчен укырга, хәрби училищега керергә кирәктер, әлбәттә.. Капитан Сергеев бит, без сине, Гамил, озакламый партиягә алачакбыз дигән иде.. И'х, сынаттың, дус кеше, сынаттың. — Хак сүзләрме, Олимбой? — Хак сүзләр, әлбәттә, хак сүзләр, Олимҗан кадерлем. йомгаклау утырышында майор Ховренкр ефрейторны аягүрә бастырды да — Салихов, бүгенге ялгышыгызга ничек карыйсыз? Кем гаепле? Аңлатма бирегез.— диде — Иптәш майор, гаеп миндә. Бары тик үзем гаеплемен. — Нәрсәдә соң гаебегез? — Беренчедән, иптәш майор, мин хәлнең кискенлеген аңлап бетерә алмадым — Дөрес.. Ә икенчедән? Гамилнең икеләнеп торуын күреп капитан Сергеев: — Әйтеп бетерегез. Салихов. Сугышчан эшкә анализ ясаганда вак төяк булмаска тиеш,— диде. — Икенчедән, хәлиткеч вакытта минем уйларым таркауланган, өлешчә читкә киткән иде. Гафу итегез, иптәш майор. Командир бу юлы да Салихов биргән җаваплардан канәгать калды. Ул йомгаклау сүзендә барлык кимчелекләрне ачты, ефрейторга болай диде: _ — Салихов үзен класслы специалист, сәләтле кече командир итеп танытты. Тиешле хәзерлек узса, менә дигән офицер булачак. Аның бүгенге ялгышына килсәк... Контроль атышлар вакытында ул аларны кабатламас дип ышанырга кирәк. Ул сүзен очлап бетерә алмады. Бөтен тирә-юньне, ничәмә-ничә гасырлар буена тыныч яткан даланы, янәшәдәге тау тезмәләрен яңгыратып сирена уйнап җибәрде. Салихов штабтан атылып чыкты да, офицерларны узып, олы адымнар белән кургаш болытлардан арынган күк йөзен айкап утырган станциягә таба ыргылды. Бөтен дивизион, аның бер сугышчысы ефрейтор Салихов һәм аның дуслары өчен иң җитди, иң катлаулы сынау башлана гына иде әле 8 Позицияләр ягына таба бар көченә йөгерүчеләр футбол мәйданы өс- тенә төшәргә җыенучы вертолетны баштагы мәлдә күрмәделәр. Ләкин ят тавыш аларның игътибарын җәлеп итте. Сугышчыларның кайберләре тукталып калгандай булды Салихов аларга: — Алга, алга, иптәшләр, кичекмәстән алга! — диде дә үзе, үрнәк күрсәтеп, тагын да катырак йөгерә башлады. Аның артыннан башкалар да дәррәү кузгалып киттеләр. Салихов отделениесе генә түгел, бүтәннәр дә тиешле вакытта үз урыннарына килеп, хәзерлек эшләрен башкардылар, системаларны сугышчан хәлгә китерделәр Гамил дулкынлана, ләкин каушамый иде. Ул хәлиткеч имтихан сәгатьләре җиткәнне бетен күңеле белән тойды. Янәшәдәге солдатлар, бигрәк тә Олимҗан, аеруча бер җитдилек, җаваплылык сизеп үз вазифаларын тавыш-тынсыз гына башкара, һәммәсе ефрейторның һәр сүзен « кичекмәстән үтиләр. Әле кайчан гына, үзен отделение командиры итеп < билгеләгән көнне, ефрейтор Салихов «минем белән бер кашыктан ашап, * бергә йоклап, бергә нарядка йөргән иптәшләр сүземне тыңлармы» дип ь икеләнебрәк уйлаган иде. Хәзер инде ул янәшәдәгеләрнен җитди кыя- = фәтләренә карап үзенең ялгышканлыгын ачык аңлады. Соңгы айларда- ь гы тырышлык, сугышчан бурычлррны үтәүгә хәстәрләнүен, дисципли- х наны ныгыту өчен барган социалистик ярышның нәтиҗәләре шәптән 5 күренә. в р Тирә-якта төгәл көйләнгән, инде ничәмә-ничә мәртәбә тикшерелгән g аппаратураның салмак гөжләве ишетелеп тора, дизельләр дөп-дөп ки " лә. Мәңгелек дала да инде боларның бөтенесенә күнегеп килә Ачык ишектә командир, аның артыннан әле таныш булмаган бер полковник күренде. Бу яңалык иде. Димәк . Полковникның керә-ке- решкә үк командирларга биргән боерыгы ишетелде. Шул ук мизгелдә ул сүзләрнең мәгънәсе бөтен сугышчыларны кинәт җитдиләндерде, оператор Филимонов хәтта, каядыр җыенгандай, урыныннан торгандай итте, әмма тиз арада әйләнмәле урындыгына сеңде. Әлеге боерык^буенча дивизион һич кичекмәстән өйрәнүләр барган районга китәргә тиеш иде. Олимҗан шунда ук ефрейторга карап куйды Бу карашның зур мәгънәсе бар иде Моннан берничә көн элек кенә уздырылган бер күнегү вакытында ул; — Безгә станцияне урыныннан күчерү нәрсәгә кирәк инде, юкка бимазалыйлар,— дип сукыранып алды Бер дә генә «юкка» булмаган икән Салихов исә бу берничә минут эчендә үзләре башкарырга тиешле эшләрне, барлык вактөякләре белән күз алдыннан кичерергә өлгерде Бераздан моның файдасы тиде Күк йөзен караңгы болытлар томалап алды, күзгә төртсәң күренмәслек төн җир өстенә ябырылып ятты Каршы атлаган кешене аяктан егарга тырышып искәндәй көчле кайнар җил тынмады Шулай да сугышчылар билгеләнгән вакытка станцияне юл хәленә китереп, күченү чорындагы барлык мәшәкатьләрне җиңеп походка әзерләнделәр Ял итәргә туры килмәде, шлагбаум алдында тезелгән колонна алдындагы «газик» кузгалып китте. Аның артыннан куәтле двигательләре белән үкерешә-үкерешә автомобильләр һәм тягачлар да билгесез караңгылык эченә кереп чумды. Көндезге күнегүләр киеренкелегеннән, соңгы сәгатьләрдәге мәшәкатьләрдән арынган солдатлар бераз тын алырга мөмкин дип уйлаган нар иде. Ләкин алар урыннарында җайлап утырырга өлгерер-өлгермәс борын, баягы полковник арадашчы ихтыяры һәм әмере беләндер, кү рәсен, дала уртасында каршы як — «яшелләр» разведкасы белән бәрелештеләр. Башта тиз генә котылырга уйласалар да. «яшел»ләр калыш мадылар, ниндидер максат белән колонна артыннан баруларын дәвам иттеләр. Майор Ховренко, билгеле, «яшел»ләр разведкасын V3 артын нан ияртеп бара алмый иде. Колонна бермәл туктап калды Ул да түгел, алдагы автомобиль ягыннан — Ефрейтор Салиховны «Сокол-1» чакыра,—дигән боерык ишетел де. Гамил «бу ни бу?» дип уйлап алды да. үз урынына рядовой Алим җановны калдырып, колонна буйлап алга таба йөгерде. — Иптәш майор, ефрейтор Салихов сезнең боерык буенча килде Майорның йөз килбәте моңарчы күргәндәгедән күп җитди, кьГрыс ГАЗИЗ КАШДПОВ иде Шул ук мизгелдә командир машинасы артыннан килеп чыккан полковник күренде. Салихов кичекмәстән: — Иптәш полковник, майорга мөрәҗәгать итәргә рөхсәтме? — дип әйтеп салды. Ефрейторның җитезлеге, хатасын бик тиз аңлап, төзәтергә җөрьәт итүе полковникка1 ошады булса кирәк, ул ана сынаулы караш төшереп алды да: • — Рәхим итегез, рәхим итегез, ефрейтор,— дип, ризалык бирде Майор Ховренко исә кулындагы «командирскиена» карап алды һәм ефрейторны кабинага чакырды Анда тойык кына «тычкан уты» яна иде. Командир, итәгендәге планшетка кулындагы карандаш белән суккалап: — Салихов, сезгә гаять җитди задание йөкләнә. Сезнең отделение «яшел»ләр разведкасын кимендә бер сәгатькә тоткарларга, ә аннары төп колоннаны куып тотарга тиеш. Очрашу урыны — менә монда., исемендәге колхозның ындыр табагы янында Аңлашылдымы? — Так точно, иптәш майор. — Ашыкмагыз, ефрейтор. Ә безнең колоннаны ничек итеп куып тотарга уйлыйсыз?.. Ефрейтор бу сораудан аптырап калды. Чынлап та, колоннаны җәяү куып тоту, җитмәсә дошман разведкасын тоткарлап шактый вакыт үткәргәннән соң, бик четерекле мәсьәлә булачак иде. Үзсннән-үзе аңлашылса кирәк, «яшел»ләр дә бу далада җәяү йөрми торганнардыр. Ховренко ефрейторның уйларын адлады бугай, ул: — Менә монда, иптәш ефрейтор,—дип карандашы белән планшеттагы картага төртеп күрсәтте,— сезне тягач көтәчәк. Нәкъ бер сәгать утыз биш минуттан сез аның янында булырга тиешсез. — Үтәргә рөхсәт итегез, иптәш майор? Командирның йөзендә сизелер-сизелмәс елмаю чагылып алды, ул Салиховка ышана иде. — Үтәгез! Салихов машинадан чыкты да артка, үз отделениесе калган якка йөгерде. Ул арада, командирның тавышсыз командасына буйсынып, колонна тагын кузгалып алга юл алы. Аның соңгы кызгылт утлары озакламый күздән югалды Тирә-якта бары тик усал җил генә бөтерелә, кайдадыр гүләгән двигательләр тавышын ерагайганнан-ерагайта иде Отделение ефрейторның бер түгәрәккә җыеп, пышылдап биргән бое рыгын җиренә җиткереп үтәргә әзер иде. Шуңа күрә әле генә дивизион колоннасы узып киткән канал аша салынган күперне арканлау озакка сузылмады, егетләр кыр кәҗәләре сыман җитезлек белән үз урыннарына таралыштылар. «Яшел»ләр разведкасын каршыларга әзерләнделәр. Хәзер исә ефрейторны бер генә нәрсә борчый, ул да булса, колонна артыннан эзәрлекләп килүче «яшел»ләрнең мондагы юлны гына тү гел, тирә-юньне гомумән бслү-белмәве ничек икән? Әгәр алар озакламый үзләренең каналга килеп төртеләселәрен белсәләр, аны нәкъ монда чык маулары бик ихтимал. Димәк, ул очракта аларны көтеп биредә уздырган вакыт әрәмгә үтәчәк. Сул яктан, Олимҗан көткән борылыштан, һич көтмәгәндә әллә нинди ят тавыш ишетелде. Чүл бүресенең улавы иде бу. Ефрейтор, үз янын дагы Филимоновның өстенә иелә төшеп: — Василь, тизрәк Алимҗанов янына шуыш, икәүләшеп-каршы тору җиңелрәк булыр,— диде. Филимонов карагай-карагай күренеп торган чәнечкеле үлән куакла ры арасыннан Алимҗанов янына ашыкты. Кинәт ул яктан атыш тавы шы да ишетелде. Ефрейтор моңа бик шатланды, чөнки «яшел»ләр разведкасы аларны читләтеп узмаган, димәк, алар монда бушка калмаган нар булып чыкты. Санаулы минутлар тиз үтә «Яшел»ләрнең әле бер, әле икенче як тан әйләнеп узарга тырышып та, заслон аша үтәлмәячәкләрен төшенеп, тынычланып калган минутлары иде бу отделениенең. Гамил командирның вакыт турындагы кисәтүен исенә төшерде. Кулындагы сәгатен күзләренә якынайтып, җентекләбрәк караса — бер сәгать вакыт үтеп тә бара Кичекмәстән кузгалырга, билгеләнгән урынга, үзләрен көтеп торган таягач янына ашыгырга кирәк иде. Шулай да, ефрейтор ашык- * пошык китеп баруның файдасызлыгын төшенде. Берәм-берәм чигенер- < гә, ара-тирә берәр тапкыр атып та калырга кирәк, дип уйлап алды ул. > Аннары, бая сөйләшкәндәгечә, чүл бүресе тавышы белән Олнмҗанны а чакырды. Башта Филнмоновның сугыш уенына мавыгып шуышып кнл5 гәне күренде, аннары Олимҗан да килеп җитте. Салихов аларга план- 2 ны аңлатты, каналның теге ягына берәм-берәм чыгарга, анда башка- = ларны көтәргә кушты. Үзе уң флангтагыларны чакырырга шуышты. 5 Алар күпернең теге ягында очрашып юл читендәге канауның ике 5 ягыннан бардылар-бардылар да, бергә кушылып, сул яктагы юлга чык- g тылар һәм тагын кинәт борылып төньякка таба киттеләр. Күпер ягыннан мотор тавышы ишетелә башлаганда алар инде еракта каралып тор- * ган каралтыларга таба бар көчкә йөгерәләр иде Ярый әле, безнең тя- ® гачка утырып киткән тавыш «яшелләргә» ишетелмәячәк, дип уйлап с алды Салихов, егетләр артыннан йөгерә-йөгерә, чөнки жил безгә кар- < шы яктан исә, дямәк, ул да безнең яклы иде Майор Ховренко гына түгел, арадашчы полковник та, заслонга җи- * бәрелгән отделениедән канәгать иделәр Тагын бераздан кичә башланган көчле кайнар җил тынып калды * Артта, көнбатышта, төн куелыгы карала барып, көнчыгыш офык чит- < ләре с»релерсизелмәс кенә болытлардан арына башлаганда, дивизион “ колоннасы зур тизлек белән билгеләнгән районга якынлашып килә нде инде Юлның соңгы ун-унбиш километрын Салихов белән Филимонов җил кәләре белән бер-берсенә терәлеп утырган килеш йоклап уздылар Алар тягачның билгесез диварга төртелгәндәй кинәт туктап калуыннан түгел, ә бәлки моңарчы үзләре ишетмәгән, кыска, ләкин искиткеч аң лаенмы — Комплексны әйләндереп куярга! — дигән боерыктан уянып кит теләр Таң аткан, ерактагы офыктан яңа туган ай сыман булып кояш чы гып килә иде. Салкынча. Тирә-юнь тыныч, әйтерсең, төннең-төн буена көчле җилләр исмәгән дә, озын юллар үтелмәгән. Әлеге боерыктан бөтен колонна берьюлы умарта күче шикелле хәрәкәткә килде: куәтле тягачлар үкерешә-үкерешә техниканы төрле як ка тарата башлады, солдатлар юан-юан кабельләр сузалар, аннары ашыга-ашыга аларның озынча җәйпәк башларын бер-берсенә тоташ тыралар, шундд ук күрер күздән яшерү чарасын да күрәләр иде. Әле анда, әле монда командирларның кыска, ләкин кискен, икеләнергә урын калдырмый торган өзек-өзек командалары ишетелеп торды һәммә нәрсә үз тәртибе белән, андый-мондый буталышфәләнсез ба ра — кыскасы, зур коллективның моңа көннәрне төнгә ялгап хәзерләнүе сизелеп, күренеп тора нде Салиховлар отделениссенә икеләтә киеренкелек белән эшләргә ту ры килде, чөнки алар командирның гына түгел, арадашчының да күз алдында, янәшәсендә кайнашалар Күрәсең, яшьлегенә карамастан, чигәләренә чал суккан ефрейторның төнлә тапшырылган бурычны төгәл үтәве, хәзер дә аның каушавы һнч сизелмәгән тавыш белән идарә итүе, аңа карата ышанычны тагын арттыргандыр Полковникның әлегә бу отделение эше белән генә түгел, барлык дивизионның хәрәкәтеннән канәгать булуы сизелеп тора Шуңадырмы, ул, әледән-әле сәгатенә караштыргалап: — Булдырасыз, булдырасыз, Василий Степанович Дөресен әйтим, миңа болай ук булыр димәгәннәр иде Иркенләп эшләгез, вакыты җиткәч тә мин үземне сиздерермен әле,— дип елмаеп куйды. Ансы, әлбәттә, билгеле инде. Ләкин нинди генә командир үзенең җилкәсендә арадашчының сулышын тоеп йөргәндә тыныч, битараф күңел белән йөри алыр икән? Майор Ховренко исә андыйлардан түгел дә түгел инде. Тагын күпмедер вакыт үтте. Ике тапкыр «һава» тревогасы бирелгәнне санамаганда, дивизионһың хәзерләнүенә башка комачау булмады. Василий Степанович Ховренко озакламый үзенә тиешле урынга кереп утырды да станцияне әйләндерүчеләрнең доклад-рапортларына колак сала-сала иң соңгы, иң җаваплы имтиханга хәстәрләнә башлады Станцияне хәзерләү, аның барлык системаларын сугышчан атышка хәстәрләү төгәлләнде, тикшереләсе урыннары тикшерелде, кешеләр үз урыннарына урнашып, хәлиткеч минутлар алдыннан тынып, ничектер басынкыланып калдылар Капитан Сергеев һәм аның егетләре өчен бик тә кирәкле минутлар иде бу Агитаторлар, кай арададыр, «сугышчан листок»лар чыгарып элделәр. Анда ефрейтор Салихов отделениесе- нең төнге заданиене ничек үтәве турында язылган кыска мәкалә дә бар иде. «Кай арада өлгергәннәр дә кемнән сорашып белгәннәр соң болар» дип уйлады Гамил «сугышчан листокжны күргәч. Бары тик үзенә генә мәгълүм уйлар кичереп утыручы арадашчы сискәнеп китте, кулындагы сәгатенә карап-карап алды, аннары урыныннан торып арлы-бирле йөрештергәләп алды да майор Ховренко артында туктап операторларның эшен күзәтеп торды «Моның болай дулкынлануы юкка гына түгелдер», дип уйлап алды Салихов. Икенче мизгелдә динамнкта көчле, бераз калтыранган тавыш ишетелде: — Вижу цель! Цель в воздухе! Гамил алдындагы индикатор пыяласын күз карашы белән тишеп, бораулап чыгардай булып бер ноктага төбәлде. Радио белән идарә ителә торган «цель»-мишснь иртәнге һава агымын ярып, сәгатенә мең километрга якын тизлек белән якынлаша иде. Аны «тотарга», кулдан ычкындырмаска кирәк. Ләкин экранда ни бу. ни? Анда ишеп-актары- лып ябалак кар ява. Мондый экраннан бердәнбер дөрес «цельне» ничек табарга да ничек кенә ялгышмаска соң? Ә ялгышырга, беркөнгедәй хаталанырга ярамый иде. Моңа бүген беркемнең дә хакы юк, чөнки зур коллективның эше, намус эше. илне сакларга хәзерлеге тикшерелә. Гамил алдындагы кечкенә штурвалны салмак кына, сизелер-сизел- мәс кенә боргалый башлады, ниһаять, ул күренер-күренмәс бердәнбер дөрес «цель»не күреп алды. Ул чамасыз тиз якынлаша иде. — Есть «цель»! — Гамилнең күзләренә әллә нинди яшь тулгандай булды Бу горурлык та, кичергәннәре өчен әрнү дә, киләчәгенең яктылыгы өчен шатлану да иде. Ләкин ул иртәрәк куанган икән әле. Байтактан бирле үзенең барлыгын «оныткан» кешеләрнең исенә төшерим әле дипме, арадашчы полковник: — Төбәүче офицер сафтан чыкты Сезнең карар, иптәш майор!— диде. Ефрейтор алдындагы «цель» бер читкә тайпылды, ул урынына сеңәрдәй булып китте. — Ефрейтор Салихов! Төбәүче офицер вазифаларын үтәү сезгә тапшырыла. Үтәгез! Арадашчы моннан да катлаулы, моннан да куркынычрак нәрсә уй лап таба алмый иде, билгеле. Ләкин бу хакта уйлап бер генә секундны да әрәм итәргә ярамый Ефрейтор үзе «есть» дип әйтеп өлгергәнче уры ныннан торды да, һич көтмәгәндә «һәлак булган» тере офицерның са- 104 тышлы күзләренә карады Аннары үзенекеннән зуррак, киңрәк индика тор каршына утырды. Монда аның өчен бер генә сер дә юк иде сыман Тик күнегүләр вакытында эшләү бер нәрсә, ә бөтен бер подразделе- ниенен язмышы кыл өстендә торганда Мизгелләр... Нинди күп мәгънәгә ия сез! Кеше дигәнең күз ачып йомган арада ниләр кыла ала? Бик күпне Моңа төнге йокыларын, * ару-талуларын онытып, дөньяда бары тик бер максат белән яшәүчеләр, ул да булса — туган илнең иминлеген сакларга баскан гап-га- •£ ди ләкин, ай-һай, гади түгел! — солдатлар сәләтле. Моның өчен илен с. яраткан, аның идеалларына чиксез бирелгән кешеләр батырлыгы = кирәк. ? Күпме мизгел үткәндер, ә ефрейтор Салиховнын башлангыч мәгъ s лүматлары әзер иде инде Ә өйрәнүләр барган районга кара гәүдәсенең 5 эче үлем белән тулы «цель» якынлашканнан-якынлаша бара Әнә ул ип- £ де атып төшерү зонасында. Салихов тирән итеп, озакка җитсен дип су- g лыш алды да. барлык кыюлыгын җыеп ракетаны җибәрергә рөхсәт co- рады. Тагын берничә мизгел... Ләкин нинди мизгелләр алар’ Кешеләр, илләрнең язмышын хәл итә торган мизгелләр түгелме соң?! Тынлык, шомлы, җан тетрәткеч тынлык... Җилкәләренә искиткеч авыр йөк күтәргән командир - майор Васи- * лий Степанович Ховренконың бер сүзе, бары тик бер генә сүзе кирәк. < Менә ул:* — Пуск! м Тирә-як, мәңгелек дала, гөрселдәүләргә күмелә Ефрейтор Салихбв алдындагы экранда, әле кайчан гына үз урынын * да тып-тыныч яткан ракета күренде Ул инде иртәнге һава тыгызлыгын ярып язмышы хәл ителгән «цель»-мишеньгә таба ашкына һәм аны туктатырдай көч юк иде. Электр белән эретеп ябыштыручы кулындагы электродның икенче тимергә тиеп киткән чагындагыдай ялтырап чык кан чаткылар, ниһаять, төрле якка сибелде. - «Цель» бәреп төшерелде! Барча сугышчылар да, майор Ховренко үзе дә берьюлы урыннарын нан сикереп тордылар. Көчле «Ур-ррра!» тавышы ишетелде «Тагын бер сынау үтте. Ә алда тагын күпмесе көтә торгандыр әле»,—дип уйлап алды ефрейтор Салихов Аның битендә ике бөртек көмеш тамчы тәгәри иде Эпилог Кояшлы көннәргә, шифалы яңгырларга туенган сусыл үләннәр үсеп җитеп бүген иртәгә печәнгә төшәр чак иде. Урман читенә урнашкан авыл кыркапкасына, тузан туздыра-туздыра, зәгъфран төсендәге «Жигули» килеп керде. Ул, йомшак тирбәлә-тирбәлә. анда-санда тибенгеләп йөргән тавыкларны куркытып, авыл урамы буйлап үтте, инеш аша са лынган күпер бүрәнәләрен дөбердәтеп «санап» чыкты Яшеллеккә күмелеп утырган мәктәп бинасы алдындагы бәйрәмчә киенгән кешеләр янына җитеп кинәт туктады Машинадан җилкәләренә икешәр сызык лы һәм берәр зур йолдызлы погоннар таккан хәрби чыкты Аннары, машинасының алдыннан әйләнеп узып, теге як ишекне ачты Күкрәк ләренә чигүле бизәкләр төшерелгән озын кызыл күлмәк кигән, чем-ка ра чәчләрен толымнарга үреп җилкәсенә салган, тулган ай шикелле йөз ле ханым ямь-яшел чирәмгә төшеп басты Арт ишектән ике кыз. алар артыннан кызыл Йолдызлы .пилоткасын кыңгыр салган, чем кара чәчле малай төште Хәрби кеше үзенә таба килүчеләр ягына борылды. Алар арасында тагын ике хәрбн-капнтан бар иде. Алар майорга честь бирделәр, зина ры тулы гәүдәле бер ханымны алга уздырдылар. Майор -ул Гамил Салихов иде — укытучы апаларын кочаклап күреште. исәнлек-саулык сорашты Аның читкәрәк борылганын сагалап торучы капитаннар, шул ук мизгелдә, майорны кочып алдылар, өчесе бергә арткарак чигенеп, чирәм өстенә аудылар. Күкрәгенә чигүле бизәкләр төшерелгән озын кызыл күлмәкле ханым — Сона бераз иелә төшеп укытучының битеннән үпте. Ниһаять, җирдә тәгәрәгән «олы нәниләр» сикерешеп тордылар. Майор бер кулына таяк тоткан, аксабрак атлаган берәүгә төбәлде. Бу — Вазыйх иде. Ул — укытучы икән. Читтәрәк тагын бер ханым тора: Тәнзилә. Аның буй-сыны әллә ни үзгәрмәгән — һаман электәгечә үк ыспай, зифа. Тик калын кара толым нар юк иде. — Исәнлектәме, Тәнзилә? — Ару гына әле, Гамил. Алар башкаларның игътибар итүләрен сизмәделәр. — Мирбат абзый ни хәлдә? — Әтинең үлгәненә биш ел тула инде, Гамид. — Гафу ит, Тәнзилә, ә Фәндәрия апа? — Сау-сәламәт әле. — Үзең кайда яшисең соң, Тәнзилә? Гаиләң исән-иминме? — Юк. Гамил, мин ялгыз яшим Еракта, Кыргыз якларында, ә син каян болай? — Германиядән кайтыш. Гамил төркемдәгеләргә борылып кемнедер эзләде. Аңнары барып хатыны Сонаның кулыннан тотып бирерәк китерде дә: — Таныш булыгыз, Сона! —диде. Тәнзилә белән Сона кул биреп күрештеләр. Шау чәчәктә утырган сиреньнәр җылы, йомшак җилдә салмак кына тирбәләләр, кайчандыр су сибеп үстерүчеләрне сәламлиләр, гүя берберләренә сыенып күрешергә омтылалар иде.