Логотип Казан Утлары
Шигърият

Поэзия

 

Роберт Миңнуллин

ЙОЛДЫЗЛАР АРАСЫНДА Йөрәк Йөрәгемне учым белән Кысып тоткан чакларда Киңәш Бирәсең — йөрәкне Киләчәккә сакларга. Сүзләрең хактыр, кадерлем, Саклану кирәктер ул. Сакланган йөрәк, әлбәттә, Иң әйбәт йөрәктер ул. 1980 Төреп кенә йөртер идем — Саклап кына булмый ла! Саклаган да булыр идем, Бүген кирәк ул миңа! Янсын йөрәк! Янсын дөрләп! Тамсын, әйдә, каннары! Миңа йөрәк &үген кирәк! Киләчәккә — аннарь!.. Яз. Чәчу алды Җиңел сулый дөнья. Бөртек үзен Башак итеп күрә төшләрендә. Ә язгы кыр яп-ялангач калган — Дәрт ургыла калку түшләрендә. • Кыр ялангач әле. Ояла ул. Ябынасы килә яшел җәймә. Бу хәлдә ул басу түгел әле — Җаны тарта аны яшел җәйгә. Иң зур бәхет аңа — тыңлап яту Тамырларның пышылдашуларын. Иген бит ул ишетелеп үсә, Җырга күмеп шушы басуларын. Ә орлыклар — дәртле! Яз исеннән Кытыклары киләдер аларның. Сабаннарга вакыт ялтырарга. Теше чыккан инде тырмаларның. Җилләр әзер кояш нурларында «Яшәү» дигән көйне башкарырга. Яңгыр! Кояш! Ташламагыз җирне — Иң изге >ш тора башланырга! 1981 Монда кара ташлар гына Ята әнә таралып. Ята алар йокымсырап. Ята алар каралып. Ята алар хәтерләтеп Кемнеңдер бахырларын — Ташка әверелдерелгән Әкият батырларын. Илеш сабантуе Кыза гына, кыза сабантуе! Алыш, ярыш, көрәш — биредә! Ак сөлгеләр ята тыпырчынып Илеш ирләренең билендә. Атлар килә! Матур атлар килә, Оныттырып бөтен уенны. Ә атлары шундый зифа буйлы, Ә.атлары — аккош, муенлы. Атлар килә уйнап! Шул чагыйда (Сизмичә дә хәтта калынды) Ук шикелле очкан Җирән кашка Борылмада кинәт абынды. Өстендәге малай очып төште. Торып басты. Елап җибәрде. Авыртканнан түгел, гарьлегеннән, Кызганганга күрә Җирәнне. Кочаклашып елаштылар. Аннан Икесе дә читкә атлады.. Чабыш дәвам итте. Очты гына Сабантуйның калган атлары. Онытылды шундук абынган ат. Бер хакыйкать узды уемнан: Шул ат кебек бик тиз онытыласың, Төшеп калсаң әгәр уеннан. Җиңәргә дә мөмкин иде бит ул. Ай, кызганып куйдым мин атны. Җиңүчеләр бизи сабантуйны, Җиңүләре бизи ир-атны! Абынса да кемдер, егылса да, Җиңүчеләр һәрчак табыла. Тик нишләмәк кирәк, бу дөньяда Дүрт аяклы ат та абына. 1980 Кара ташлар арасында... 1981 Булмас аны ватып... Бабайлар да күккә ашып торган Манаралар корган. Сары айлы кәрвансарайлары Горур басып торган! Тик җир белән тигезләгән барсын Мәрхәмәтсез Вакыт. Безгә балчык чүлмәк кенә калган — Анысы да ватык. Ул чүлмәкне кыйпылчыкларыннан Җыйганнардыр көчкә. Гап-гади буш чүлмәк. Гыйфрите дә, Чурты да юк эчтә... Бездән соң да чүлмәк калыр микән? Ниләр эшләр Вакыт?! Тик ул балчык булмас! Болай гына Булмас аны ватып! 1981 Аның МОҢЫ Мин әткәйнең гармун уйнаганын Еш ишетәм соңгы араларда. Аның моңы тула — күптән инде Төзәлгән дип йвргән яраларга. Искә алам бик еш мин әткәйнең Җырлый-җырлый гармун уйнаганын — Бик беләсем килә шул гармунын Уйнаганда ниләр уйлаганын... Шадралары тулы моң булгандыр — Үлә иде әткәй гармун диеп. Гармунын да атап йөртә иде Гармун диеп түгел, зар-моң диеп. Я булмаса, кайчандыр бер Йолдыз булгандыр алар... Ташлар шомландыра мине, Ташлар — уйландыралар. Кара ташлар кара кошлар Тесле ята тирәмдә. Тик очмыйлар. Тамырлары, Ахры, бик тә тирәндә. Ташлар — кара! Ул ташлардан Чәчелә кара нурлар. Сүндермәсәң, ул нурлардан Күңелләр каралырлар Сүндермәсәң, кара нурлар Каралтырлар таң нурын... Эзлим, эзлим, таба алмыйм Кара ташлар тамырын Ул Актаныш базарыннан аны Алып кайткан иде сыер сатып, һәм уйнаган иде — күрекләре Өзелерлек итеп — чыелдатып! Әткәй дә юк инде, гармун да юк — Тик моңнары калды сагынырга. Ничә еллар инде сүрелмичә Шул моң яши миндә сабыр гына. Оныталмыйм һаман мин әткәйнең Соңгы тапкыр уйнап җырлаганын. Тик сүзләрен искә төшералмыйм — Ни хакында иде җыры аның? Моңы гына истә! Аның моңы Күзләремнән тора түгелергә. Ә сүзләре ул җырлаган җырның Туып кына килә күңелемдә. 1981 «ТУФАННЫ ОЗАТУ» ЦИКЛЫННАН Бөтенләйгә кайтырга... «Кайсыгызның кулы җылы?» Шагыйрьләр тын калган бүген, Алар бүген барсы ятим. Башын аска иеп баскан — Бөек ятим Сибгат Хәким. Каләмдәшләр, хәлегезне Ничек кенә җиңеләйтим? Соң ничекләр юатыйм да, Юатырга ниләр әйтим? Бик юатыр идем сезне — Мин үзем дә бүген ятим. Тын да алмый ята Туфан. Уйлыйдырмы: кителә... Китте Туфан. Соңгы тапкыр Кагылгачтын битенә, Әллә чын, әллә могҗиза — Чымырдады кинәт тән: Елмаеп җибәрде Туфан Көтмәгәндә, кинәттән! Җанланып китте күңелләр, Йөрәкләр типте: Ту-фан... Елмайды! Җәлилләр төсле Елмаеп китте Туфан. Китте... ләкин белеп китте Кайтасын ул тагын да — Тиз генә ничек сүнәсең, Сүнмәс өчен кабын да! Карагыз — Туфан йолдызы Чыкты икән кай турга?! Бөтенләйгә китте Туфан — Бөтенләйгә кайтырга! Кайсыгызның кулы җылы? Кем кодрәтле? Я, кем?1 Я, кем?! Юатырга җитәр иде Тик бер җылы сүзе генә.. ...Юк шул, хәзер юатала Фәкать Туфан үзе генә! Башкорт шагыйре Наҗар ага Нәҗмигә Туфан васыяте Илгә шагыйрь кирәк, шигырь кирәк! Бу заманда язып була ансын. һәрбер батыр шагыйрь булмаса да, һәрбер шагыйрь батыр була алсын! Мин ышанам сезгә! Ил туфрагын Күз яшьләре белән чылатмассыз. Татар шагыйрьләре сынатмады. Энеләрем, сез дә сынатмассыз. Күтәрерсез күккә Шигъриятне! Канәгатьлек белән тынышмассыз. Шигърияттән өстен булыр өчен Беркайчан да, беләм, тырышмассыз. Шигърияттән өстен булмый шагыйрь, Шигырьдәшләрем лә, телдәшләрем. Ватан, Халык, Шигырь өчен янып Яшәсәгез, мин дә мең яшәрмен! Мин яшимен әле — сезнең өчен. Кем өчендер, бәлки, мин үләрмен... Без — бертуган татар шагыйрьләре! Мин ышанам сезгә, энеләрем! I9SI Калдырып шигырьләреңне, Агыйделне, Уфаңны, . Ишетүгә килеп җиттең, Күрергә дип Туфанны. Әйткән иде ул. соңгы кат: «Тагын кил — озак торма!» Озакламадың, килдең син. Бу юлы... озатырга. Әнә ул — якты бер балкыш — Бәхетле, якты Туфан! Матурлык, сафлык, гаделлек. Шигърият яклы Туфан! Ул җанын шигърият белән Алыштырды бүгеннән. Ул шигърият исә мең кат Гомерлерәк үлемнән. Туфансыз калдык дисеңме? Ник әле тынып калдык? Хәят — Туфансыз, әмма без Туфанлы булып калдык!.. Килдең генә, китәсең дә — Гомер турында уйлап, Туфанның мәңге суынмас Шигырь юллары буйлап! Көз. Диңгез. Гөл Эзәрлекли кар диңгезне, Ялкынлана ак ялкын. Табигатьтә бер генә төс — Ак кар. ак ком, ак дулкын. Кар эчендә ята елап Диңгезнең көзге гөле — Диңгезнең нечкә күңелле Фирүзә күзле гөле. Нәкъ безнең як гөле төсле! Ул — Идел гөле бугай. Бездә туып монда үскән Гөл инде үле бугай?! Юк, юк, җанлы! Ләкин ул гөл Сулып бара, күр инде. Ничек ярдәм итим аңа? Өзеп алып керимме? Өзәргә артык гүзәл шул — Кулым бармас өзәргә. Ә гөл сула... Ул мөлдерәп Карый минем күзләргә. Коткарыйк, диңгез, без аны. Үги кызны-гөлеңне. Әллә ул гөл сиңа бер дә Жәл, кызганыч түгелме? Бу хәлгә ничек түзәсең? Күкрәгеңдә җан бармы? Бик гайрәтле булсаң да, син Әллә көчсез җанвармы? Ничек ярдәм итим гөлгә?.. Тыя алмый үземне. Учларыма алдым гөлне. Өздем, өздем... өзелде. Елмайды гөл сөенечтән. Белсә дә ул үләсен. Сулды учта... Гөл бәхете Шулдыр инде, күрәсең. 1980 Тенге диңгез. Маяк. Йолдызлар Төнге диңгез! Ул чигенә Безнең күз карашыннан. Атлыйбыз, өч дәрвиш кебек , Йолдызлар арасыннан. Йолдызлар оча кочакка — Ала өтеп учларны. Без Казанны сагынабыз, Хәтерлибез дусларны. Искә алабыз Тукайны, * Ян Райнис «Нарат»ларын. һәм тынабыз. Исәп — күрү Диңгездә таң атканын. Сискәндереп куя кинәт Йолдызлар өне безне. Балкыпбалкып куя маяк Яктыртып төнебезне. Яна маяк. Тибә маяк. Тибә диңгез йөрәге. Маякка тарта күңелләр, Төн булганга күрәме? Кешеләрнең йөрәге дә Нәкъ шулай яна ласа. Туктый ул йөрәк булудан, Яктыртып яналмаса. Йөрәкләргә дәшә күңел — Кешеләр йөрәгенә. Ә тозлы җил, сүндерәм дип, Маякка өрә генә!.. Борчуларны читкә куеп, Хисләрне көчкә тыеп, Җирдә яшәүнең олы бер Бәхет икәнен тоеп, Атлыйбыз Җир шары буйлап Йолдызлар яктысында... Галәм аяк астыбызга Йолдызлар атты шунда! 1980 Ри/a. Дубулты 1 Ая» ГыА.ыжся. Рәдиф Гатауллин һәм шушы юлларнын авторы * «к у • м з Мәҗит Рәфиков Тол ана Сугышта ул ирен югалтты. Биш бала... Яшь түкми юатты. Сыерын җигеп җир сөрде ул Биш туйга биш юрган сырды ул. Янында оныклар һәр заман. Тормышның җаныдыр ул һаман. Кичергән, күтәргән. Зары юк. Тезлән дә алдына, кулын үп! Шифаханәдә Шифаларның шифасы да — Кешегә Кеше икән, Җәфаларның җәфасы да — Кешегә Кеше икән. Казан тальяны «Әпипәгә» Рейхстаг диварларын биетеп кайткан Казан тальяны! Бөтен музыкалар арасыннан әллә кайдан таныйм мин аны. Калды толлар, назсыз һәм үксезләр. Азмы каза, кайгы күрелгән, Ә ул һаман сүнмәс яшьлек дәрте Булып яңгырый минем күңелдә. Тиңсездер бу дөнья Тиңсездер бу якты дөнья, тиңсез... Беркем дә сине белмәгән, үзең берни дә күрмәгән, сөешү могҗизасы белән бу дөньяга килгәнче, бу тормышка тәпиләп бер кергәнче Бу шау-шулы дөнья еллар вә гасырлар кичә килгән синсеэ, синсеэ... Бер төш кенә хәтле гомереңдә күренгәнеңчә күрерләр, беленгәнеңчә белерләр... Килер бер көн, бу шау-шулы дөнья синсеэ, синсеэ кичә бирер айлар вә елларны, гасырларны... Уйнап яшә, уйлап яшә, синнән биредә кемнәр калыр, ниләр калыр: Кемнәр сине өзелепме искә алыр? Каһәрләпме утка салыр... Тиңсездер бу якты дөнья, тиңсез! Яз Очыш Зәңгәрләнеп ята җирләр-сулар, Болыт кАлды аста агарып. Чал бөркетләр җитмәс биеклектән Алып китте безне самолет. Өстән карап, «Азаматины көйләп, Алла кебек барам утырып. Бу минутта гүя син — Гулливер, Җирдәгеләр — барсы лилипут. Бу илаһи очыш тантанасын Безгә бүләк иткән зирәк ир Сине белми... Ә син билет кына Аласың да, әйдә, оча бир! Гүзәллеген таты бу дөньяның. Биеклек һәм тизлек ләззәтен — Иҗатчылар рухы бөеклеген Бераз гына аңлар сәгатең... Трап килә. Әйдә тәпи-тәпи Менә син дә гади лилипут... Шушы лилипутлар арасында Гулливерлар барын истә тот. Исерттеме болын чәчәкләре, Тилерттеме кошлар моң түгеп... Яшь яфраклы ак каеннар белән Кочаклашып йөрим мин бүген. И кояшлы яшел бу день яны Иң матур бер җырга саласы! Мин үзем дә шушы кояш, кырлар, Шушы су буйлары баласы Дифгат Сирай СОЛДАТ УЛЫМА ХАТЛАР Рәсемеңне кулга алган саен, Бер вакыйга төшә исемә: Май булгандыр, ахры, бар тирә-як Чумган иде шомырт исенә. Без базардан кайтып килә идек, Күршедәге авыл аркылы. Тәрәзәдән күреп, әниемне Дәшеп алды таныш хатыны. Кара тасма белән каймаланган Рәсем сузды аңа моңаеп. Синекедәй ыспай мыеклы, яшь Солдат тора иде елмаеп... Кырык биштә булган бу очрашу Әле һаман чыкмый исемнән. Бүген дә май. Бүген дә бит, әнә, Шомыртлардан дөнья исергән. Тәрәзәне киереп ачкан килеш, Рәсемеңә карап утырам: Көләч кузләр, керфек арасына Әйтерсең лә балкып нур тулган. Кулга алып шушы рәсемеңне Күрсәтмәгән кешем бардырмы? «Чибәр икән, күз тимәсен,— диләр, — Карашлары бигрәк ягымлы...» Шулай димен эчтән мин үзем дә, Күз тиюнең беләм бәясен; Иң соңгысы булсын иде җирдә Кырык биштә күргән ул рәсем. Ал син, улым, минем автоматны, Тәртип санын караптикшереп. Күпме мишень ауды каршысында, Дошман башы кебек тишелеп?! Окоп комы, поход тузаннары Шомарттылар ложа түтәсен. Шул ложага терәп җилкәңне син, Кирәк булса, сип ут көлтәсен... Ал син, улым, минем автоматны, Үзгәргәндер, беләм, яңадыр. Күңелеңне ләкин төшермә син, Тәртип саны барыбер калгандыр. Шул санлысын сора командирдан, «Әти кушты!» — диген, тартынма. Каршы килмәс, антын үтәп киткән Элеккеге солдат хакына. Декабрьда мин ант биргән идем, Байрак үбеп — полк байрагын. Ә декабрь туган аем да ул, Иң гүзәле, димәк, айларның. Ә син — январь улы! Кайсы айда Үбәсеңне белмим байракны. Кайчан гына ләкин үпсәң дә син, Исеңдә тот, улым, һәрчакны: Ирләр туа ике тапкыр, башта Кеше булып туа, төпләнә. Икенче кат солдат булып туа Ант биргәндә — байрак үпкәндә Шул байракка тугрылыгы белән Көчле итә илен у/Г, үзен. ...Ант биргәнгә инде чирек гасыр, Яттан беләм ләкин һәр сүзен. Дусларым сорыйлар: «Улыңнан хат бармы? Кай якта — бик җылы, Бик салкын яктамы?» Танышлар сорыйлар: «Улыңнан хат бармы? * Повармы, писарьмы. Әллә соң сактамы?» Күршеләр сорыйлар: «Улыңнан хат бармМ? Сержантка укыймы, Я гади солдатмы?» Кызлар да сорыйлар: «Улыңнан хат бармы? Кайчанрак кайта ул, Кайтамы, каламы?..» Барысы да сорыйлар, Сорыйлар тик сине. Сорыйлар гүяки: «Дөньялар иминме?» Тәгәрмәч өстендә үтте Солдаттагы бар гомер. Уйларымны шул көннәргә Тәгәрәтим әле бер: Иң беренче аяк бастым Украина җиренә. Изге җир ул кан дәрьясы Шаулап акты биредә. Адымымның икенчесе Калды Кавказ тавында. Изге җир ул: ябрылмаган Аңа күпме яу гына?! Аннан юллар Казагыстан Якларына ташлады. Изге җир ул: ирек өчен Меңнәр салган башларын. Каберләрен күргән саен Хәл белеп китә идем; Чәчәк салып, солдатларча Сәламләп үтә идем. Тик Байкалга җиталмадым, Ул якларны күрмәдем. Синең белән китте ләкин Шул якларга йөрәгем. — Син минем солдат юлымны Дәвам итәсең анда. Изге җир ул: күпме ирләр Йоклыйдыр сопкаларда?! Каберләрен күргән саен Хәлен белеп китә күр: Чәчәк салып, солдатларча Сәлам биреп үтә күр. «Хәрби һөнәрең нинди?» — дип кЬк әле сүз катканым. Мин дә ничә еллар буе Сер иттереп сакладым. — Топограф идем. Хәзер дә Сөйләп булмас барчасын. Әйтәм бары йөргәнемне Сөйрәп үлчәү тасмасын. Сазга батып, суга чумып, Ерып карын, ком-ташын, Тупчыларга координатлар — Ут ноктасы юллаштым. Сиңа гына әйтәм моны. Сер иттереп сиңа да. Теләсәм дә, һөнәреңне Сорамыймын шуңа да. Әйтмәсеңне яхшы беләм, Үзе чыгар бер «төртеп». Улыңа гына әйтерсең. Аңа да тик сер итеп. «Без, дигәнсең, бер взводта Егерме берләп милләт». Егерме берләп милләтнең Берсе син инде, димәк. Үзе бәхет шундый взвод Сафында булу, беләм: Очрашасың гүя кабат Син үз гаиләң белән, һәрберсе дус, якын сиңа. Чиге юк татулыкның. ...Үз взводымда курдем мин Ныклыгын чын дуслыкның. «Ватанны уяу сакларга!» — Антка кылып тугрылык, Чыга идек походларга Бердәм гаилә булып. Мин сусасам, флягасын Суза иде кабардин. Ул арыса, юл капчыгын Ала идем аннан мин... «Без, дигәнсең, бер взводта Егерме берләп милләт». Егерме берләп милләтнең Берсе — син, татар, димәк Ә татарлар беркайда да Сынмады-сынатмады. Балта астына ятса да, Иле данын сатмады. Кызыллык китерә күрмә Син дә илнең йезенә. Истә тот әманәтемне, Онытма бер сүзен дә Күңелеңнең сафлыгына Ышанып калам, улым Пакь булса күңелең, ак булыр Өеңә кайтыр юлың