Логотип Казан Утлары
Публицистика

КЕЧКЕНӘ РЕЦЕНЗИЯЛӘР

Н ДӘҮЛИ МИН ҖИРДӘ КАЛАМ Шигырьләр, поэмалар Кааан. Татарстан китап нәшрия ты. 1вео. Нәби Дәүли сугыш ал ды елларында әдәбиятка килсә дә, яшь каләмдәшләреннән һич тә калышмыйча, яшьләрчә өлгерлек белән иҗат итуче шагыйрьләрнең берсе Күптән түгел автормын «Мин җирдә калам» исемле сайланма әсәрләре Китап киштәләренә менде Анда нке поэма, өч баллада, 200 гә якын шн гырь һәм парча туплап би релгән Шагыйрь бу сайланманы үзенең иҗатына бер йом гак рәвешендә, укучылар тарафыннан яратып кабул ителгән нн яхшы шигъри әсәрләреннән туплаган Әсәрләр шагыйрьнен поэтик үзенчәлеген, анык иҗади Һәм иҗтимагый позициясен тулы итеп күзалларга, кайбер гомумиләштерүләр ясарга мөмкинлек бирәләр Китапның беленешеннән үк күренгәнчә, аның төп лейтмотивын хезмәт, таби гать, кеше Һәм анын тормыштагы урыны. яшәү мәгънәсе, гражданлык бу рычлары, дуслык, иптәш лек, туганлык, яшьлек һәм' мәхәббәт, гаилә һәм анын ныклыгы, киләчәк буын, җир һәм дөнья язмышы турында уйланулар билгели Китап шагыйрьнең нҗа ди кредосын билгеләүче шигъри кереш сүз белән ачылып китә Анда автор үзенең туган җире белән мәңгегә бәйле булуын, аның язмышы, бүгенгесе һәм ки ләчәге өчен җаваплылык тоюын үтемле итеп күрсәтә, ачык итеп сурәтли Бу фи кер шагыйрьнен һәр ГАБИД И X. МӘХМҮТОВ. КЕЧКЕНӘ ДӘ ГӨШ КЕНӘ. Казан Татарстан китап нәшрияты 1980 Сонгы унбиш-егерме ел эчендә халкыбызның поэтик нжатын өйрәнүдә зур җанлылык сизелә Н Исәнбәт. X. Ярми. И Надиров, Ф Урманчеев һәм башка тикшеренүчеләрнең төрле жанрларны өйрәнүгә ба тышланган фәнни хезмәтләре аерым җыентыклар булып басылды Шулар ара сына филология фәннәре кандидаты Хуҗиәхмәт Мәх мүтовның «Кечкенә дә төш кенә» исемле хезмәте өстәлде Бу китап халык арасында иң киң таралган жанрларның берсе—табышмакларны өйрәнүгә багышланган. Табыш)макларыбызның кайбер ү'рнәкләре борынгы язма чыганакларда ук сакланып калган. Мәсәлән. XIV гасырда төзелгән «Кодекус куманикуота («Коман мәжмугасы»нда) иллегә якын табышмак китерелә X. Мәхмүтов гомумтөркн хәзинәгә кергән әлеге табышмакларга жентекле күзәтү ясап, аларның эчтәлекләрен, художество-тел үзенчәлеген хәзерге заман табышмаклары белән чагыштыра һәм кызыклы нәтиҗәләр чыгара. Җентекләбрәк караганда, моннан җиде гасыр элек теркәлеп калган табышмаклар хәзер халык телендә йөрүчеләреннән эчтәлеге белән дә. образлары һәм композициясе белән дә әллә ни аерылмый икән Мәсәлән, сүзлектә китерелгән «Пазда йаңн кнлен йугунадыр» дигән табышмак бүген. «Су буенда яшь килен сырлана (камыш)» формасында йөри. X. Мәхмүтов шундый параллельләр аша. бу жанрның озын гомерле булуын, күп гасырлар буена традицион формасын һәм эчтәлеген саклап килүен исбат итә. Китапта XIX гасырда һәм XX йөз башында табышмакларны җыю. бастырып чыгару һәм өйрәнү тарихы тәфсилле яктыртыла. М. Иванов. М Салихов. Т Яхин. К Насыйри, Г Арсланов. X Бәдигый. Н Исәнбәт, X. Ярмн һ б ларның бу өлкәдәге эшчән- леге бәяләнә. Хезмәтнең бер бүлеген автор «Табышмак үткән юл» дип атаган. Ул бүлек табышмакларның барлыкка килүе, аларның тормышкөнкүрештәге роле һәм жанрның хәзерге көндәге язмышын ачыклауга багышлана Фольклор жанрларыный барлыкка килү һәм үсеш баскычларын билгеләү — катлаулы фәнни проблемаларның берсе X. Мәхмүтов бу өлкәдә Д К. Зеленин. И. М. Колесницкая. В П Аникин кебек күренекле совет фольклорчыларының фикерләренә, тарих һәм халык иҗаты материалларына таянып, табышмак жанрының генетик чыганакларын билгели. Галимнәр табышмакларның килеп чыгуын борынгы «яшерен тел». «тыелган сүзләр» белән бәйлиләр Билгеле ки. борынгы кеше әйләнә-тирәсендәге нәрсәләрне җанлы итеп күз алдына китергән, кнек-җән- лекләрдә кеше сөйләшен ан- лау. ерактан ишетү сәләте бар дип ыщанган. Шуның өчен кәсеп итү. ау .урында сүз барганда кешеләр «алар аңламый торган», «яшерен» сүзләр кулланганнар. Шул җирлектә борынгылар телендә аерым «яшерен сүзләр» репертуары барлыкка килгән. Табышмак жанрының генетик тамырлары шул борынгы яшерен телгә барып тоташуын фольклорчы күп мисаллар белән дәлилли. Халык репертуарында акыл сынашу,. күңел ачу функциясен үтәүче аерым бер эстетик жанр булып формалашканчы табышмак озын юл үткән Борыйгы чорларда ул яшьләрне әлеге яшерен телгә өйрәтү чарасы булып та хезмәт иткән. ягъни башлыча педагогик максатларны да күз алдында тоткан. Табышмак әйтешү аерым йолаларга да кергән Табышмакны борынгы кешеләр аерым бер тылсым көченә ия днц белгәннәр X. Мәхмүтов бу фикерне дәлилләү өчен халкыбызның этнографиясенә мөрәҗәгать итә. Иҗтима- гый-тарихи үсеш нәтиҗәсендә. табышмакларны тылсым көче итеп карау югаЛган Нәтиҗәдә, алар күңел ачу, зиһен сынашу чарасы булып йөри башлаганнар. Массалар тарафыннан гасырлар буе ижат ителгән әсәрләр буларак, табышмаклар халыкның тормыш көнкүрешен, аның тормышка карашын ачык чагылдыралар Аларда халкыбызның үткән замандагы тормышкөнкүреше, материаль һәм социаль хәле, кәсеп итү кораллары, әйләнә тирәлеккә, җәмгыятькә, табигатькә карашлары ачык чагылыш таба. Хезмәтнең аерым бүлекләре әнә шул мәсьәләләрне яктыртуга һәм табышмакларның поэтик төзелешен өйрәнүгә багышланган Гомумән. X. Мәхмүтов- ның бу китабы, татар ха лык иҗаты турындагы мәгълүматларыбызны тагын да киңәйтүче, бай эчтәлекле, аңлаешлы тел белән язылган фәнни хезмәт буларак, киң катлау укучыларның игътибарын җәлеп итәр дип ышанырга кнрәк. я. РӘШИТОВ ♦. ГЫЯЗЗӘТУЛЛ ННА. СӘЛАМ ХАТЫ. Шигырьләр Казан Татарстан китап нәшрияты. 1981 Бүгенге укучынын әдәбият якалыклары белән танышу. әдәби продукцияне таләпчәнлек белән сайлап алу мөмкинлекләре зур Ул үзе өчен яна исемнәр ача. аларны Күзәтеп бара, саф чиста авазларын ишетеп, свенеп куя Флера Гыйззә туллинанын да яна шигырь ләр җыентыгы укучыларга әнә шундый куанычлы миз гелләр бүләк итә Гадн тел белән, тормышнын гадәти генә хәлләре турында языл ган. тыйнак, җыйнак шигь ри юллар Гомер буе кул лары хезмәттән бушамаган, ин авыр эштән дә күңеленә ямь табып яши белгән ша гыйрә генә яза аладыр бу юлларны Жир астыннан безнен кү| нурлары Ж.ир өстенә күчте күмердә! Ник төштем дә. иик көч түктем диеп. Юк, үкенмәм гомер гомергә! Шагыйрәнсн ил алдында халкы алдында намусы ак Шигъри кыйбласына ул үзе күмер чыгарган Донбасс шахталары. Себердә твзегән тимер юллары, кешеләргә эшләгән яхшылыклары аша килә Шуна күрә дә анын тавышы ышанычлы, әйтер сүзе тормышнын үзеннән Бу шигырьләр хезмәт ке шесенә, замандашларыбыз га дан җырлый һәм шул ук вакытта аларда җир яз кышы. илләр язмышы вчен «ур борчылу да бар Сабый булып туган кешелегем Жиргә басып буын ныгыткач. Жнрдә мәхшәр барын. Яшәү барын. Күктә кояш барын онытмас Әйе. онытмаска тиеш Ләкин җир йвзендә әле аналар дан һәм шагыйрьләрдән тыш. туп коючылар бомба өчен әлеге шигырьләрнең әһәмияте, кыйммәте аңлашылмый башлый «Куркы- ныч үлемгә бирелү, күмелү. кушылу чиркангыч агымга Кан коелып бетсә дә. җан тынмый икән лә якынын янында булганда»,— кебек юллар җыентыкмы бизи дип әйтеп булмый Артык шәхси. авторның үзенә генә аңлашыла торган сузтезмәләр һәм хисләр Бәлки бу — тормыштан поэзия табып бетерә алмау ның бер үрнәгедер? Шигырь-багышлауларнын күбәеп китүе дә һаман шул бер тирәдә әйләнү бәласе Моңа мисал итеп «Ландыш карлар». «Толымынны нигә бердән үрдең». «Дәү кызым, дәү гөлем». «Балам баласы». «Йолдызлы юл». «Ник дәшмисең, судья?!» кебек шигырьләрне китерергә була Шул рәвешле, бер шигырьдән икенчесенә артык шәхси мотивлар, кичереш ләр күчә башлый Жыен- тыкнын ахырына урнаштырылган «Кайттым бала чагыма» поэмасы да әлеге төр шнгырьләрнен киңәй телгән варианты кебегрәк тәэсир калдыра Кысмасы, бу хәл гел бер урында, узганнарда гына таптануга әверелә күрмәсен иде Шагыйрәиен икенче җы ентыгы дөнья күрде Алда әле күпме языласы шигырь ләр. әйтеләсе фикерләр һәм иҗат газаплары Кайчандыр. курыкмыйча Донбасс шахталарына төшкәй кебек, йөрәк җимеше шигырьләрен дә әнә шул тирәнлектән эзләп табып, кешеләр күңелен җылыта алырлык дәрәҗәгә күтәрү Иҗат дөньясында да «Инк көч түктем!?» дип үкенмәслек итеп яшисе ич! Фәүзия ЬӘЯРӘМОВА