Логотип Казан Утлары
Публицистика

СОВЕТ ЧОРЫНДА ӘДӘБИ ТЕЛЕБЕЗНЕҢ ҮСЕШЕ

 

Беек Октябрь социалистик революциясе милли телләрнең үсешендә яңа этап булып тора. Хаким сыйныфларның бетерелүе, яңа экономик һәм иҗтимагый мөнәсәбәтләрнең тууы кешеләр психологиясендә дә эур үзгәрешләр китереп чыгарды. Миллионлаган хезмәт ияләре илдәге вакыйгаларга, социаль тормыш мәсьәләләренә катнашып китте. Яңа чор, яңа иҗтимагый төзелеш татар әдәби теленең үсешенә дә йогынты ясады. Телнең иҗтимагый функциясе киңәйде, аның структур яктан үсеше өчен зур мөмкинлекләр ачылды. Әдәби тел җанлы сөйләм нигезендә тагы да баеды, үсте һәм камилләште, гасырлар буе халыкның зирәк акылы һәм бай тәҗрибәсе җирлегендә туган тел-стиль чаралары актив кулланылышка керде. Әдәби тел, культуралы сөйләм үрнәге буларак, терле өлкәләр, төбәкләрдә яшәгән татар халкы арасында киң таралып, халык теленең югары казанышына әверелде Советлар Союзындагы 130 дан артык тел арасында татар теленең тоткан урыны кечкенә түгел. 1979 елгы халык санын исәпкә алу мәгълүматлары буенча, илебездәге халыклар арасында татарлар (руслар, украиннар, үзбәкләр, белоруслар, казакълардан кала) алтынчы, ә РСФСРда (руслардан кала) икенче урында тора. Ә төрки халыклар арасында үзбәкләр, казакълардан соң, өченче урынны шулай ук татарлар тәшкил итә. Тел мәсьәләсе һәрвакыт зур иҗтимагый проблемаларның берсе булып килде. Революциядән соң бу мәсьәлә аеруча игътибар үзәгенә куелды. Телнең җәмгыятьтә тоткан роле, аның нормалары һәм үсеш юнәлеше турында съездлар, конференцияләр, киңәшмәләр үткәрелде. Бу мәсьәлә вакытлы матбугат битләрендә, фәнни хезмәтләрдә киң чагылыш тапты. Әдәби тел тирәсендә кызу көрәш барды, дискуссияләр кабынып китте, бәхәсләр, фикер каршылыклары ,туды, һәм төрле агымнар барлыкка Татар әдәби теленең революциядән соңгы үсеше, әлбәттә, элекке традицияләрдән, телнең гомуми эволюциясеннән аерып каралмый. Мәгълүм булганча, татар теле — язма традицияләргә ия булган элгәреге иске яэулы телләрнең берсе Шуңа күрә аның әдәби тел нормалары революциягә кадәр үк ныклы калыпка салынган, XIX гасырда һәм XX йөз башында ук халык сөйләү теленә якынайган була. Бик күптәннән башланган бу процесс совет чорында яңа шартларда дәвам итә. Революциядән соңгы әдәби тел — элеккенең дәвамы һәм яңа үсеш баскычы ул. Тел белеменә багышланган фәнни-теоретик әдәбиятта татар теленең шул тарихи урыны дөрес күрсәтелә '. «Татар теле әдәби язма традицияләрнең күптәнге булуы ягыннан,— дип яза В. А. Аврорин,— СССР халыкларының телләре арасында алгы урыннарның берсен алып тора. XIII—XIV йөзләрдә үк инде татар телендә зур поэтик әсәрләр языла» 2 «СССР халыклары әдәби телләренең үсеш закончалыклары» дигән китапта: «Совет чорында иске язулы телләр үзәренең эчке ресурсларын төрле дәрәҗәдә файдаланалар. Мәсәлән, рус теленең сүзлек составы үзенең эчке ресурсларын максималь эшкә җигү юлы бе1 Советское языкознание за 50 лет Изд во «Наука». М. 1«67, 250 275 бнтлар ’Аврорин В А Проблемы изучения функциональпоП стороны языка Изд-во «Наука». Л. 1975. 104 бит Б леи ус». Украин. белорус, узбек, азербэйжаи, әрмән, грузин, латыш, лнтва, молдаван, тажик. татар, зстон һем башка кайбер телләрнең лексик-семантик системасы, нигездә, алариың зчке момкинлекләре жирлегеидә үсә».1 — диелә Әдәби телләрнең үсешендә тел ике чорны билгеләп үтү әһәмиятле Алариың берсе — теге вкн бу халыкта азма әдәби телнең барлыкка килү һәм башлангыч үсеш чоры. Икенчесе — әдәби телнең тулысы белән талык сәйләү теленә нигезләнүе, икенче терле әйткәндә, халык теленең әдәби тел функциясендә норм башлаган чоры. Бо- ларның һәр икесе жалыклар тарихында зарури ижтимагый шартлар туганда гына ел- гереп житә. Тел мәсьәләләрен тикшергәндә шулай ук ике юнәлешкә игътибар итү зарури Аның берсе — телнең үсеше һәм нормалары белән бәйләнешле теоретик проблемалар. Икенчесе — гел нормаларын эшкәртү һәм телнең гамәли кулланылышы белән бәйле мәсьәләләр. Шушы нигездә татар тел белемен һәм телнең үсешен тыгыз меиәсәбәттә ойрәнү бурычы килеп баса. Бер яктан, теге яки бу тарихи чорда тел белеменең торышын ачыклау, аңа хәзерге күзлектән чыгып бәя бирү, икенче яктан, тел нормаларының үсешен, андагы үзгәрешләрне билгеле бер эзлеклелектә күрсәтү һәм динамикада ачу теп максат булып тора Боек Октябрь социалистик революциясе булу белән кон тәртибенә твтар телен гамәлгә кую мәсьәләләре килеп баса. Бу — зур әһәмияткә ия ижтимагый проблемаларның берсенә әйләнә. Телне гамәлгә кую мәсьәләсе ул вакытта социалистик тезелешкә бәйле күп кенә тешенчәләр белән янәшә йорде Моның эчен әдәби тол нормаларын бетон халык очеи аңлаешлы итеп эшкәртү, аны халыкка якынайту, язу системасын, алфавитны жиңеләйтү, бетен халыкның укый-яза белүенә ирешү учреждениеләрдә. росми-жомогвть урыннарында татар теленде эш итү, аны мәктәпләрдә, урта һәм югары уку йортларында укыту, тиз арада милли кадрлар әзерләү кебек кат лаулы мосьәлолорне хәл иторге һәм алар буенча ашыгыч чаралар күрергә кмрек ♦ иде в Социалистик жәмгыять тезүдә бетен ил күләмендә катнашу халык властен ныгыту, илдоге узгәрешләрне-яңалыкларны белеп тору, яңа тормышның теп эчтәлеген аң- .- лау максатларыннан чыгып, Коммунистлар партиясе һәм Совет хекүмәте үзенең бе- * ренче декретларында ук телнең жәмгыятьтә тоткан урынына һәм туган телиоң га- молгә куелышына зур игътибар бирделәр 1918 елның май аенда Казанда Бетонроссия меселмаи укытучыларының әченчо съезды үткәрелә Бу съезд Татарстанда бе- ' ренче гыйльми оешма — Гыйльми һойәт (фәнни коллегия) сайлый, аның каршында терле бүлекләр оештыра Съездның кон тортибенә татар теле орфографиясен яхшырту мәсьәләләре дә куела Аларны хәл итүдә Мәскәүдон Үзәк Меселмаи Комиссариатыннан килгән Г Ибраһимое актив катнаша Шулай ук съездда татар филологлары һем укытучылары Ш Әхмодиеа. М. Корбвнгалиее. Г. Алпароа. X Бәдигый, Г. Сәгъдиләр до куелган мосьәлолорне тикшерүгә ярдәм итәләр һәм зур булышлык курсетә- ләр. Татарча язу системасы һәм аны камилләштерү буенча Фатих Сәйфи доклады тыңлана. Тел месьоләлореи тикшерү берникадәр тукталып торса да. Казан ак чехлардай азат ителү белен, Гыйльми һәйет үзенең эшен яңарта Аның председателе итеп Москоүдә Үзәк Меселмаи Комиссариатында Г Ибраһимое белен бергә эшләүче, элек Истамбул университеты профессоры булган Мостафа Собхи билгеләнә 1919 елның январенда Казанда тел мәсьәләләренә багышланган Бетонроссия күлемендәге конференция ачыла. Аида татар теленең язу һем орфографиясенә карагай күп мосьело- ләр тикшерелә Конференцияне М. Собхи алып бара Татар филологларыннан һем язучы ларыннан тыш бу конференциядә күренекле тел белгечләре — тюркологлар дә (А. Н. Самойлович, Н Ф Катанов. С. Е Малое 8 А. Богородицкий, Н. И Ашмарин) катнаша. Соңга таба Гыйльми һойәт Татарстандә телне гамәлгә кую эшләре белен ирттек- челек итә. һәм ул Гыйльми үзәк дип йортелә башлый 1923 елдан аның башында »> ронекле одил һем галим Г Ибраһимое тора 20 иче елларда татар телен гамәлгә ашыруда, едәби телнең лексик, фонетик, грамматик нормаларын эшкәртүде һем яхшыртуда Гыйльми үзәк гаять зур эш башкара. СОВЕТ ЧОРЫНДА ӘДӘБИ ТЕЛЕБЕЗНЕҢ ҮСЕШЕ ф 1920 елның 27 маенда Автономияле Татарстан Соает Социалистик Республикасы тезү турындагы декретка кул куела. Бу татар халкы тарихында иң зур вакыйгаларның берсе була 1921 елның 25 июнендә Татарстан Узок Башкарма Комитеты председателе 6. Мансуров һәм Татарстан Халык Комиссарлары Советы председателе С. Сәетгалиев имзасы белой Татарстанда татар телен гамәлгә кую турында декрет кабул ителә. Декретта бетен хекүмәт оешмаларында татар телендә эш итү мәҗбүри куела, татар телен гамәлгә ашыру буенча махсус комиссия тезелә һәм татар халкының милли кадрларын хәзерләү буенча курслар ачу мәсьәләләре күтәрелә. Шулай ук язуда яңа имланы нигез итеп алу, беренче баскыч рус мәктәпләрендә теләгән кешеләр өчен татар теле һәм татар мәктәпләрендә рус теле укытуны кертү, татар телендә эш алып бара торган халык мәхкәмәләре ачу һәм эш кәгазьләрен нинди телде язу мәсьәләләренә дә зур урын бирелә. 1920 елның 19 декабрендә Гыйльми үзәк эшләгән проект нигезендә Татарстан республикасы Халык Комиссарлары Советы «Хәреф һәм имла турында декрет» кабул итә. Бу декрет буенча татар язуына реформа кертелә, авазлар очен алынган билгеләрнең — хәрефләрнең 4 формада (шәкелдә) йөртелүе бетерелә, нигез итеп баш шәкел гамәлгә куела. Шул рәвешчә, сузык авазларга билге алу һәм аны камилләштерү мәсьәләсе хәл ителә. 1921 елда республиканың Үзәк Башкарма Комитеты һәм Халык Комиссарлары Советы татар телен Татарстан территориясендә рус теле белән беррәттән, бертигез хокукта йөртү турында декрет кабул итә. Шулай итеп, бу мәсьәлә зур политик кампаниягә әверелде. Татар телен гамәлгә ашыру һәм аны җитәкләү эше 1922 елда Татарстан Үзәк Башкарма Комитеты каршында төзелгән Үзәк һәм кантон комиссияләренә йөкләтелә. Үзәк һәм кантон комиссияләре директива бирү һәм контроль ясау белән генә чикләнмичә, закон проектларын хәзерләүдә, статистик материаллар туплауда катнашалар, төрле оештыру эшләре белән шөгыльләнәләр, рус һәм татар телләрен яхшы белгән кадрлар туплауга да игътибар итәләр. Мәктәпләрдә һәм башка уку йортларында татар телен укыту мәсьәләләре дә — телне рәсми яктан гамәлгә куюның аерылгысыз бер өлеше. 1922 елның 8 маенда республика Үзәк Башкарма Комитеты Татарстанның барлык урта, югары һәм профессиональ-тех ник уку йортларында, совет властеның беренче елларында ук уку йортларында татар телен махсус укыту предметы буларак кертү төп максат итеп куелганча, татар теле укыту турында махсус карар кабул итә. Мәктәпләр өчен дәреслекләр төзүне тизләтү, аларның эчтәлеген яхшырту мәсьәләсе көн тәртибенә килеп баса Шул ук егерменче елларда татар тел белемен үстерү һәм әдәби телне эшкәртү юнәлешендә киң күләмдә конкрет эш алып барыла: тел белеменең төрле тармаклары интенсив рәвештә өйрәнелә, күп кенә фәнни һәм практик хезмәтләр дөнья күрә, әдәби телнең лексик, фонетик, грамматик һәм стилистик нормаларын эшкәртү буенча зур эш башкарыла. Татар теле белеме иҗтимагый тормыш белән, аның теоретик һәм практик мәсьәләләре белән тыгыз бәйләнештә үсә башлый. Үз хезмәтләре белән тел фәнен үстерүчеләрнең берсе Г. Ибраһимов булды. Шулай ук Җамал Вәлиди, Галимҗан Шәрәф. Хуҗа Бәдигый, Гыйбад Алпаров, Мөхетдин Корбангалиев, Гыймад Нугайбәк, Нигъмәт Хәким кебек күренекле телчеләрнең хезмәтләрен дә искә алып үтмичә мөмкин түгел. Нигездә, әдәбият галимнәре, язучылар булсалар да. Г. Сәгъди, Г. Рәхим. Ф. Сәйфи. Г. Толымбайларның да тел белеменә караган хезмәтләре бар. Аннан соңрак шушы ук юнәлештә Л. Җәләй, М. Фазлуллин, 8. Хангильдин һ. б. зур фәнни эш башкардылар. Алар барысы да фәндә тирән ээ калдырды. Татар филологиясен үстерүдә зур энтузиазм белән иҗат иткән бу «кодрәтле тер- кемпнең эшчәнлеге бөтен совет тюркологиясенең гомуми үсешенә дә зур йогынты ясый. Киң масштабтагы мондый дәвамлы фәнни эш башка төрки халыкларда ул елларда әле мондый киң колач алмаган була. Шунлыктан егерменче елларда безнең татар тел гыйлемендә куелган һәм билгеле бер дәрәҗәдә тикшерелгән проблемаларның гомуми тюркологик әһәмияте бар. Бу. һичшиксез, Казан тюркология мәктәбенең бай традицияләре белән бәйләнгән. Октябрь революциясеннән соң, бигрәк тә 20—30 нчы елларда әдәби телнең үсеш закончалыклары турында төрле карашлар барлыкка килде. Бу — тел белемен марксистикленинчыл тәгълимат нигезенә кору, аны яңа баскычка күтәрү юнәлешендәге эзләнүләр белен да һәм кайбер тикшерүчеләрнең субъектив карашлары белән дә бәйләнгән. Нәкъ шушы чорда совет тел белеменең усеш юнәлеше турында бәхәсләр туды. Үзеинәи-үзе аңлашыла, терки телләргә хас күренешләрне ойрәнү белән бер- реттән, рус һәм Европа тел белемендәге яңалыкларга һәм ойрәтмәләргә дә мара- җәгать ителде. Шуңа күрә татар лингвистлары күп мәсьәләләрдә рус тел белгечләренең фикерләренә кушылалар, еш кына тулы бер юнәлеш яки агымнар татар тел беле- ♦ менә дә үтеп керә Шулар арасында иң киң таралганы Н. Я Маррның «Яфетик тео- ы рия»се белән бәйләнешле хезмәтләре булды. Бу «яңа тәгълимат» иҗтимагый тормышта телнең оскорма булуын һәм аның сыйнфый күренеш икәнлеген, шулай ук телнең эволюцион юл белән генә түгел, ә peso- - люциои юл белән дә үсү мемкинлеген расларга омтылды Шунлыктан, әлегә ■караш- — лар» йогынтысында куп хезмәтләр язылды, алар еш кына һәр телнең үсешендә нигез 2 итеп алынды Ул чорда «яңа тәгълиматкиы илдәге барлык милли телләрнең үсеш тарихына туры китерергә тырышу, һәр телнең зволюциясен бер юнәлештә генә ачарга омтылу чын- — барлыкка туры килми. Мондый юнәлеш тел белгечләрен тол проблемалардан читкә х зтәрә, күренекле телчеләребеэне шактый тирән ялгышларга китера иде Октябрь ре- ф еолюциясеннән соң, татар тел белемендә тамыр җәя башлаган вульгар социологизм < күренешләре нәкъ шуның белән аңлатыла. X ■Яңа тәгълимат» таралган чорда күпчелек татар лингвистлары дәрес позициядә ? тордылар. Җәмгыять белән тел орасындагы мәсьәләләрне, теге ми бу сыйныфның J телгә йогынтысын тикшергәндә, алар торле факторларны да иске алдылар. Г Ибра- — һимов, мәсәлән, болай язды: «Телләр үзләренең тезелүе, җиңеләюе хәрәкәтендә ки- a нет революция ясый алмыйлар. Татар буржуазия мәдәнияте эчендә туган яңа татар J теле, гәрчә борынгы терки телдән халыкка якынаю юлында зур бер адым атласа дә, ф эшче-крестьяииың бетенләй үзенеке булып җитә алмады. Бу хәл тарихи-меҗбүрилек г иде»1 . Татар телен фәнни тикшеренү әлкәсенде һем тол белемен марксистиклении- о чыл методологиягә коруда зур олеш керткән Г. Ал паров хазмотлере до зур әһәмият- * ко ия булды. х Татар сойләмен элекке язма традицияләр һәм халыкның сойләү теле нигезонде « тагы да үстерү, аны башка телләрдән кергән сүзләр, аерым чаралар хисабына баету х һем телнең эчке момкинлекләреннан киңрәк файдалану совет чоры едәби теленең топ үсеш юнәлешен билгеләделәр Әмма тел нормаларын бу юнәлеште үстерү һәм камилләштерү кискен корәш шартларында барды Торлечә фикер йортүчолор булды, торле агымнар яшәп килде. Караш аерымлыклары еш кына алынма сүзләрне кайсы телдән алу мәсьәләсендә килеп чыкты Бу елларда бер-берсеинон аерылып торган оч агым яшоп килгәнлеге ачык күренде 1) Язма тел белой җайлы сойлемнең тыгыв үрелеп баруына иигеэлоиген агым (элек-электән кабул ителгән алынма сүзләрне телдә калдыру, яңа тешончәләрне белдергәндә халыкара һәм рус сүзләренә морәҗо- гать итү); 2) Татар телендә халыкка аңлашылып җитмәсен гарәп, фарсы сүзләрен сакларга әйдәүчеләр һәм ул телләрне чыганак тел итеп санаучылар агымы. 3) Татар телендәге рус сүзләрен, андагы тел чараларын киң куллануны аклаучылар агымы Болар эчендә башка юнәлешләрне алга соргән теркемнор дә булды Мәсәлән татар тәпәнең үз момкинлекләреннан гене файдаланырга талоүч. пуристик юн.лешне һәм элек булган, ләкин соңыннан телдән тешкәй сүзләрне, тол чараларын кулланырга әйдәүче- лорие, шулай ук алынма сүзләр эчен топ чыганак итеп Конботыш Европа телләрен ген. файдаланырга кирәк дип чыгучы аерым т.рк.мн.ри. санап утере..................................................................................................................................................н Бу елларда татар теленең сүз ясау һәм башка эчке меми-нлоклореинон файдалану. халыкара сүзл.рг. м.р.җог.ть итү нәтиҗәсендә меңнәрне уңышлы яңа сутлар, атамалар тезелә Борлык фәннәр һәм идарә эшләре буенча би« күп лексик берәмлекләр гамәлгә керә Мәсәлән, 1927 елда эшкәртелеп кабул ителгән атамалар саны гына да 15 меңнән артып китә’ ' И1рвһииов 1 Татар телен җинмвйтү буеккх теэкс. ,Л2һ||мГТеМәгарнф» журимы. 1№. 10 " Совет чорында ә даб и телнең үсүе һәм камилләшүе белән бәйле үзенчәлекләрнең күбесе лексик-семантик үзгәрешләргә карый. Бу елкәдәге төп тенденцияләр түбәндәгеләрдән гыйбарәт иде. Халыкның сейләү телен нигез чыганак ител алу. Яңа төшенчәләрне белдерү һәм әдәби телне халыкчан юнәлештә үстерү өчен телнең үз сүзлек хәзинәсе төп чыганак булып хезмәт итте Совет чорында бу юнәлеш моңа кадәр күрелмәгән дәрәҗәдә киң үсеш ала. Элек язма әдәбиятта зур урын алган бер төркем сүзләр сөйләү теле формалары белән алыштырыла. Мәсәлән, мәркәз урынына үзәк, хәят — тормыш, мәмләкәт — ил, мәшрыйк, мәгъргп, мөндәриҗә, метәхәссис сүзләре урынына көнчыгыш, көнбатыш, эчтәлек, белгеч дип алу норма булып китә. Бу сүзләрдә яңа мәгънә төсмерләре дә чагыла. Мәсәлән, тормыш сүзе, иҗтимагый-публицистик мәгънәгә ия булып, дөньядагы ике политик система төшенчәсен дә белдерә: Пәрдә әкрен генә күтәрелә. Зур пәрдәнең ике ягында Ике тормыш күренә. (һ. Такташ. Давылдан соң) Шулай итеп, элекке телдәге кайбер алынма сүзләрнең һәм халыкта киң таралмаган лексик берәмлекләрнең сөйләү теле үзенчәлекләре хисабына үзгәрүен күп мисаллар белән расларга була. Революциядән соң барлыкка килгән иҗтимагый үзгәрешләр сүзлек хәзинәсенең төрле катламнарын хәрәкәткә китерә, киң байлыкны кузгата. Моңа кадәр тар кулланылышта булган сүзләр күп жанрларга күчә. Әдәби телне халык сөйләменә якынайту максатында телнең эчке резервларыннан файдалану мәсьәләсе беренче планга калкып чыга. Аерым лексик категория буларак, гади сөйләм сүзләренә дә игътибар көчәя Аларның үзләренә хас лексик-семантик үзенчәлекләре барлыкка килә. Гади сөйләм сүзләренең барысы да әдәби телдә тотрыклы урын алмаса да, алар халык телендә киң таралган лексик чаралар рәтендә каралалар — бигрәк тә матур әдәбиятта һәм публицистикада эмоцисгналь-стилистик төсмерләр бирүдә катнашалар. Мәсәлән, чурылдау, сыктау, каударлану, черәшмәү, инәлүсез, базымлы, шымып кебек гади сөйләм сүзләренең төгәл мәгънәләре контекстта гына ачыла, башка сүзләр белән бәйләнешкә кереп, алар үзләренә хас мәгънә төсмерләренә ия булалар. Мондый сүзләрнең кайберләре әдәби телгә дә үтеп керә, кайберләре исә билгеле бер әсәрдә генә саклана, озак вакытлар телдә үзләренең кулланылышын саклыйлар. Сүзнең күп мәгънәлелеге белән бәйләнешле үзгәрешләр. Яңа төшенчәләрнең барлыкка килүе һәм телнең үсеше нәтиҗәсендә сүзләрдә яңа мәгънә төсмерләре һәм семантик үзгәрешләр туа. Теге яки бу мәгънәгә беркетелгән мәгънәләр тагы да аныклана һәм конкретлаша төшә. Халыкның культура һәм белем дәрәҗәсе үсү җанлы сөйләмдә киң таралган мәгънә үзенчәлекләренең дә киң күләмдә нормалашуына китерә. Сүзләрдә элек-электән килгән төрле мәгънә төсмерләре бер килеш кенә тормый, вакытлар үтү белән төрле үзгәрешләргә тартыла. Бу — җәмгыятьтәге вакыйгалар һәм тормышкөнкүреш хәлләре белән тыгыз мөнәсәбәттә бара. Кайбер мисалларга мөрәҗәгать итик. Сүздәге күпмәгънәлелекне бәйге сүзе мисалында ачык күрергә була. Әлбәттә, бу сүздә күптәннән килгән ат чабышы мәгънәсе үзен нык саклый: Җирән кашка, башың чайка, Бәйгеләрдә сынатма! (М. Җәлил. «Җирән кашка».) Ярыш төшенчәсе бирелгәндә, бу сүз сөйләмдәге төрле эчтәлеккә якынайтыла. Кешеләр арасындагы монәсәбәтләрне, эчке кичерешләрне сурәтләгәндә дә бәйге сүзе контексттагы эчтәлеккә яраклаша. Мәсәлән: «Әллә нинди буш хыялларга батып, Ник мәхәббәт белән чыктым бәйгегә!..» (К. Нәҗми. «Ант».) Югары пафослы публицистик әсәрләрдәге күчерелмә мәгънәдә килгән бәйге сүзе көрәш төшенчәсен аеруча калку бирә: Кайда сез, әй илне саклаучы Баһадирлар! — Нигә Чыкмыйсыз алтын сарайга Каршы канлы бәйгегә! (һ. Такташ. «Күләгәләр») Сыйныф суза белән бергә килгәндә, ул мәгънә ягыннан тагы да югарырак яңгыраш ала: «Сукыр кануннарга каршы түгел. Сыйныф бәйгесендә «айга буялган* (Д Фәтхи 3 «Металл тавышлары») һәр автор бәйге сүзенә эчтәлекне ачуга ярдәм итәрдәй яңа тесмерләр астарга х тырыша. Ә. Фәйзи аны авылда уңыш эчен, муллык эчен карәш мәгънәсендә куллана: х Сәлам сиңа! Уңыш бәйгесендә Алдан килә алдың! Сәлам сиңа! Данлы җиңүләрнең *" Серен белә алдың! («Сәлам Советлар Татарстанына») § куллана: - Фашистларның башын кисү Бәйгесе бу яз. (»Идел егете») Бу очракта ул иҗтимагый функциядә туй сүзенә синоним булып киле: «Шул туй- ° де. шул боек бәйрәмдә пролетариатның кадерле түрендә сии булырсың» (Ш Әжме- •< диев) Туй сүзенең халык бәйрәме, зур тантана тешенчесенде кулланылуы күптәннән " килә. Аның фольклор стилендә матур үрнәкләре бар Бәйге сүзендә андый мәгънәләр - бирелсә де, ул күброк үзенең беренчел мәгънәсенә омтыла Шунлыктан аның сабан- х туй, ярыш тешенчәләрен белдергән очраклары кнң таралган Мәсәлен Омтыла җан бәйге аты сыман Мәйданнарга һаман, яшәүгә— (X. Туфан) Ten мәгънә белен менәсәбәттә, бәйге сүзенең сажра, кыр, ярыш урыны мәгънәсендә кулланылган очраклары да күзәтелә: Тора ул тау. ачып таш күкрәген Бәйгедәге Җилләр каршында (Ә. Маликов) Ниһаять, бәйге сүзе кешенең эчке кичерешләрен, психик халәтен тирәнрәк сурәтләү эчен абстракт тәшенчәдә де килә лпл «Бәхет бәйгесе эчен кереште алышыр кеше җитми аңа» (X. Хайруллин «Картлык кемгә шатлык») Рәсми әдәбиятта һәм публицистикада бу сүз аша конкурс тешенчәсе де бирелүе мемкин Мәсәлән «Ак халатлы повар кызлар зур бәйгегә — башкалабызның ашханәләр тресты күләмендә уздырылачак конкурска еэерленелер» («Социалистик Татарстан» газетасы) Телнең үз мемкинлекләреннән иркен файдалану һәм халык сейләмендеге сүзләрне киңрәк куллану нетиҗәсендә әдәби телдә яңа мәгънә тосмерләре арту, бер мәгънә иигеэендә терле тесмерләр белдерү юнәлеше совет чорында аеруча киңәеп китә Моны барлык стильләрдә һәм сәйләм герләрендә ачык күрергә мамкин Функциональ стильләрнең үсеше. Революциядән соң һәр терле сәйләм «үп еклап байый, терминологик һәм профессиональ лексика киң үсеш ала матур әдәбиятның, иҗтимагый-публицистик һәм феини әдәбиятның пексмк-самамтин мемкинлеклере ерта Художестволы сейлем телнең киң эчке мәми нилек перечней файдаланыл, күп герле сурәтләү алымнарын эшкә җигә, алардагы мәгъне үзенчәлекләре киңәя һәм катлаулана. Сүзләрнең күчерелмә мәгънә белдерә башлаулары да сәнгатьле сейлемиең эчтәлеген баета Телде,е синонимии байлыктан файдалануга зур игътибар ителә Мә- тур әдәбият әсәрләрендә сүзләрнең җегере арта Апард. чорның кайнар сулышы, публицистик пафосы ч.гь.л. Месепен, халык с.йлеү теле берәмлеге булган әләм сүзе Бер сүз аша тарла мәгънә белдерүнең шулай үсеше үз нәүбәтендә, бер үк тешәкчәне терле сүзләр белән белдерү мемкннлеген дә бермә-бер арттырып җибәрә Сүв полисемик берәмлекләрнең телнең синонимии байлыгын үстерүдәге роле турында бара. Сүзләрдә яңа мәгънә тәсмерләренең артуы жалык сәйләнендә аерым мәгънәгә беркетелгән сүзләрнең иҗтимагый функциясе киңәюгә де кигерә Беек Ватан сугышы чорында язган әсәрләрендә Ф Кәрим бәйге сүзен зур тантана, бәйрәм мәгънәсендә революциянең җиңүле адымын белдергән гомуми төшенчәне аңлатуга күчә: «Көн килер кодрәт әләмем Җир күгендә ялтырар..» (һ. Такташ). Җыйма исем рәвешендәге әләм сүзе бетен дөнья эшчеләрен берләштерүче символ булып та яңгырый: «Кузгал, бөтен галәм, ярлы халык. Бәйнәлмиләл — әләм астына». (М. Җәлил). Бу сүзнең нейтраль кулланылышы күбрәк чәчмә сөйләмдә — публицистикада зуррак урын ала. Әләм сүзенең нәкъ шушы мәгънәне чагылдыра торган байрак, флаг кебек синонимнары да бар Гражданнар сугышы чорында әләм сүзе шул заманның романтик рухына туры килә иде Шунлыктан ул халык сөйләменә тартымрак булды, ә байрак сүзе исә рәсми телдә, язма сөйләмдә күбрәк кулланылды. Хәзерге телдә дә. бигрәк тә публицистикада әләм сүзе үзенең нейтральлеген саклый. Мәсәлән: «Шагыйрь шигъри >ңанын вәхшилек сарае өстенә кызыл әләм итеп күтәргән Мусаларны күздә тота». («Социалистик Татарстан» газетасы.) Иҗтимагый-лублицистик әдәбиятның да лексик-стилистик ягы һәм сөйләм төзелеше киң үсеш ала. Бу — стильнең төп асылын билгели торган иҗтимагый-политик төшенчәдәге сүзләрнең халык сөйләү теле хисабына баюы характерлы үзенчәлекләрнең берсе Публицистик стильдә революциягә кадәр үк башланган юнәлеш тагы да үсә, халыкара кулланылышта йөргән күп сүзләр татар теленең сүзлек хәзинәсендә ныгып кала. Мәсәлән, манифестация, партия, пионер һ. б. Шулай ук яңа сүзләр һәм тәгъбирләр зур урын ала (җәмәгатьчелек, оешма, хуҗалык, коммунар, колхоз, совхоз, совет, комсомол, район, райком, комитет, комиссар, радио һ. б.). Сөйләмдә мондый лексик берәмлекләрнең үзләренә хас мәгънә үзенчәлекләре барлыкка килә. Алар башка стильләргә дә үтеп керәләр. Фәнни стильне үстерү, әдәби телнең фәнни терминологиясен булдыру буенча да гаять зур эш башкарыла. Халыкның сөйләү телендә йөргән күп кенә сүзләр фәнни атамалар булып китә (почмак, кыр. яссылык, юнәлеш, чыгыш, тигезләгеч, үзлек, сыеклык, эремә, күзәнәк, күзүлчәм һ. б.). Сөйләү теле нигезендә яңа тезмә сүзләр барлыкка килә: туры почмак, озынлык үлчәве, яктылык дулкыны, таҗ яфракчыгы, халык утырышчысы, сайлау хокукы, чәнечкеле чыбык һ. б. Алынма сүзләрнең кулланылышы. Элек-электән урнашып киткән һәм совет чорында активлашкан алынма сүзләр турында да әйтеп үтик. Егерменче елларда ук Г. Ибраһимов болай билгеләп үткән иде: «Хәзер әдәби телнең, әдәби әсәрләрнең тенденцияләрен, барышларын караганда, без гарәпчәдән дә, урысчадан да мөмкин кадәрле котылуга таба юнәлгәнлеген күрәбез. Матур әдәбият бу юлда беренче булып тора. Тарихи-иҗтимагый әсәрләрдә дә шул ук юнәлеш хөкем сөрә» ' Ул үз фикеренең дөреслеген раслау өчен, кайбер тикшерүләр үткәрә, әдәби әсәрләрдә татар сүзләренең уртача 92—98 процент күләмендә булуын билгели. Кави Нәҗми дә бу якка игътибар итә «Матур әдәбиятыбыз үсә,— ди ул,— тел осталарыбыз көннән-көн көчәя баралар. Тел үзе дә чит сүзләрдән тазара бара Беэнең хәзерге хикәяләребездә, шигырьләребездә чит сүзләр (гарәпчәсен, русчасын, көнбатышчасын бергә җыеп санаганда) 4 яки 6 проценттан артмый» *. Татар халкының борын-борыннан Көнчыгыш илләре белән аралашып яшәве, шул нигездә политик-экономик һәм культура мөнәсәбәтләренең үсеше татар телендә гарәп, фарсы сүзләренең кулланылышына киң юл ачкан. Татар теленең тарихи үсешендә гарәп сүзләре шактый зур урын алып тора. Алар башта яэу-китап теле өчен хас булса, вакытлар үтү белән сөйләшү теленә дә үтел кергәннәр, әдәби телнең язма яки сөйләме төрендә тәмам урнашып җиткәч исә сүзлек хәзинәсенең тулы хокуклы берәмлегенә әйләнгәннәр. Әдәби телдә җанлы сөйләмнең киң мөмкинлекләреннән файдалану, язма сөйләм һәм сөйләшү теле арасында аерманың кимүе нәтиҗәсендә, гарәп һәм фарсы сүзләренең дә таралу һәм кулланылу сферасы үзгәрә Аларны берничә төркемгә бүлеп карарга була: 1) Гарәп сүзләренең куп өлеше әдәби телнең һәр ике формасында да тигез дәрәҗәдә үзләшеп китә (асыл, җәүһәр, файда, гадәт, кәеф, мәктәп, мәрҗән, нәсел, кадер, кыяфәт, рәсем, сабый, сәгать, сәхнә, тәртип, вакыт һ. б.). Моңа фарсы сүзләре дә өстәлә: базар, былбыл, бәхет, гәүһәр, гөл, келәм, мәйдан, наз. намус, хуҗа, дару, чишмә, азат, шәһәр, һөнәр һ. б. 1 Ибраһим»» Г Татар и.тдонняте нинди юл белән барачак» Катан, 1927 35 бит > II..жми К Масьаләне кую урынында «Кызыл Татарстан» газетасы, IS феираль. 1927 ел 2) Гарәп сүзләренең бер өлеше, билгеле күләмдә сөйләү теленә үтеп керсә дә. күбрәк язма сөйләмдә кулланылу*. билән аерылып тора Мәсәлән, даирә, әгъза, әмер, әтраф форсат, һиҗрәт, иашир. нәтыш. нәсыйхәт, канун, рәссам, сәхифә, варис, хакыйкать. хиссият һ б Фарсы сүзләре бөстан, гәрчә, гүя. данә, дәрвиш, дастан, дәһшәт. падишаһ, пайтәхет, хаҗ. фәрман ядкар» җиһан һ б 3) Сөйләү теленә хас булмаган гарәп һәм фарсы сүзләре дә бар Мәсәлән; фасыл. нотык, кадим, кыйсса, садә, шивә, тәкрар, хосусән, мәгърифәт, мәҗмуга, мөкәммәл, мөбарәк һ б. Алар тар кулланылышка күчәләр, кайберләре телдән тәшел та калалар Моннан тыш. халыкка ят булган бер төркем гарәп, фарсы сүзләре хәзерге әдәби телдә бетенләй кулланылмый җаһил (надан), гаэи (сугышчы), игътикад (ышану), истисна (чыгарма), ләихә (проект), мәгъдән (металл), мәхбүс (тоткын), мизан (үлчәү), баб (бүлек), җәнүб (көньяк), бәйнәлмиләл (халыкара), җөмһүрият (республика), мәсьүл (җаваплы), тимсах (крокодил) Һ. 6 Гомумән, совет чоры әдәби теле хәзинәсендә гарәп, фарсы сүзләре шактый урын били. Фәнни терминологияне баетуда һәм камилләштерүдә дә алар киң күләмдә катнаша. Татар халкының күпчелек кеше исемнәре дә гарәп, фарсы сүзләреннән тора Революциядән соң иҗтимагый аралашуда һәм халыкның көндәлек тормышында рус һәм Көнбатыш Европа телләре сүзләре дә киң кулланыла башлый Мондый алынма сүзләрнең күбесе — Көнбатыш Европа телләренеке Алар барысы да диярлек татар теленә рус теле аша керә. Үзләренең чыганаклары ягыннан Көнбатыш Европа сүзләренең төп өлеше латин һәм грек телләренә барып тоташа, төрле лексик катламнарга карый (лаборатория, вентилятор, меридиан, вакаиция. темперамент, талант, функция һ. б.). Совет чорында алынма сүзләрнең характеры үзгәрү татар халкының рус һәм Европа культурасына омтылышы белән тыгыз мөнәсәбәттә карала Яңа төшенчәләрне белдерү шул җирлектә бара Телнең үз эчке тезелеше белән бәйле үзгәрешләр. Телнең эчке мөмкинлекләреннән киң файдаланыла, гасырлар буенча формалашып килгән структура тагы да үсә һем камилләшә Әдәби тел нормаларының үсеше искергән кайбер язма тел үзенчәлекләренең кулланылыштан төшүе, җанлы сенләмнең өстенлек алуы нигезендә бара Ләкин бу әдәби телнең берьяклы гына үсеше түгел элекке хәзинәгә яңа үзенчәлек лер өстәле тора, язма сөйләм халык теле белән бик тыгыз үрелеп киле Монда яңа җәмгыять белән бәйләнешле иҗтимогый-тарихи вакыйгаларның йогынтысы һем социолингвистик факторларның да роле зур Безнең телдә сүзләргә кушымчаларның влгану мөмкинлекләре бик киң Шул нигездә гел байый, кушымчаларда аңа мәгънә тесмерлере барлыкка килә Терпе сүз теркемнәренә ялгана торган ясагыч һем тер кушымчаларының кулланылу ешлыгы арта. Кайбер кушымчалар совет чорында нормалашалар. Сыйфат ясаучы -чыл кушымчасы. мәсәлән, шундыйлардан (халыкчыл хыянәтчел, кунакчыл, сакчыл, вакчыл). Ул алынма сүзләргә дә ялгана (советчыл, партиячел, ленинчыл). Чан кушымчасы ялган- гаи сыйфатлар җанлы предметларга хас үзенчәлекләрне эченә алалар (халыкчан, мечен, сүзчән). Бу аффикс процессны белдергән сүзләргә ялганып та сыйфатлар ясый (каигыртучан, сынучан). Телнең грамматик һәм стилистик структурасы да кайбер үзгәрешләр кичерә Моны морфологик категорияләрнең, синтаисик һем стилистик системаның тагын да ныгуында һем халык сөйләменә якынаюында ачык күрергә мөмкин Совет чорында татар теленең грамматик структурасы халык сөйләменең эчке мөмкинлекләреннән һем элекке язма формалардан киң файдалану җирлегендә үсә Әдәби телнең морфологик тезелешендә сүз төркемнәре аерым категорияләргә тагын да байыйк, тулылана бара, әлаоның кулланылу сферасы киңәя, халык сейпәү телендәге күп формалар әдәби иор- ма-арга әверелә Шулай итеп халык сөйләменең гәп байлыгын үэ.нда туппегвн хәлдә, әдәби тел сет ләм культурасының иң югары казанышы булып китә Бай һәм камил әдәби тел •>Сч — халыкның үз тарихында яңа үсеш баскычына ирешү нәтиҗәсе ул.