Логотип Казан Утлары
Повесть

СОҢГЫ КИТАП

ДӘҮЛӘКӘН

Дим буйлары азаннан Дәүләкәнгә Бәләбәй аша да, Уфа аша да кайтып була. Бәләбәй аша шактый урау һәм мәшәкатьле. башта самолет белән Бөгелмәгә. Бөгелмәдән автобуста Бәләбәйгә, Бәләбәйдән инде поезд белән Дәүләкәнгә. Шулай да, мәшәкатенә карамастан, Бәләбәйне күрер өчен генә бу юл белән дә кайтып йөргәнем бар Ләкин күбрәк, билгеле, Уфа аша йөрим. Дәүләкәниән мин беренче мәртәбә ерактагы таш калага — бала чактан ук әлифба китабы белән бергә күңелгә кереп урнашкан мәшһүр Казанга 1925 ел соң да. иншалла, өзелмәс дигән өметем бар әле. Бер уйласаң, бу сәер дә тоелырга мөмкин. Җитмеш елдан артык гомеремнең бары унбиш елы гына Дәүләкән өлешенә тия бит, калганы исә гел читтә, еракта узды. Әмма ул унбиш ел минем гомерем башы — иң саф, иң самими, иң гөнаһсыз чагым. Нәкъ шушы чакта адәм баласында хыял канатлана, мәхәббәт кабына түгелме соң?!. Югыйсә, жит- мештән узгач та кайтып йөрү нигә кирәк икән?.. Ярты гасыр эчендә Дәүләкән халкы алышынып бетте диярлек. 1926 елны анда сигез меңнән артыграк кеше яшәгән булса. 1975 елда инде егерме меңнән дә артып киткән. Димәк, яртысыннан күбесе — «Соңгы кнтап»ның беренче өлеше журналның 1981 ел 10, 11 саннарында басылды ның августында чыгып киттем Бу чакта миңа уналты яшь иде. Утыз икенче елга кадәр һәр жәйне атам йортына кайта идем. Соңгы кайтуым утыз дүртенче елның кышында булды. Бу вакытта инде атам анам да Казанга күчеп килгәннәр иде Шуннан соң мин егерме ел Дәүләкәнемә кайтмыйча тордым. Нәкъ егерме елдан соң, ягъни илле дүртенче елдан башлап, минем өзелгән юлым яңадан ялганып китте, һәм шушы вакыттан алып, мин ике-өч ел саен диярлек, берничә көнгә генә булса да. Дәүләкәнгә кайткалый торам 1969 елны кайтып, шундагы иске дус-ишләр белән алтмыш яшем тулу бәйрәмен дә үткәреп киттем. Аннан соң да кайтып йөрүем өзелмәде һәм моннан мин киткәч үрчегән яки читтән килгән халык. Минем замандагы кеше ләр юк. беткән яки берәм-сәрәм генә калган Бик күп йортлар искерсә дә, үзгәрсә дә мина таныш, кемнәр торганын да яхшы беләм. әмма ләкин күптән инде ул йортларда хуҗалары гына түгел, аларнын токымнары да яшәмиләр 1969 елны туган көнемне үткәрергә кайткач, бер табынлык иске дус ишләрне җыя алган идем, ә хәзер анда мин белгән ♦ һәм мине белгән бары дүрт-бнш кеше генә калды. Кыскасы, чын дөре- Е сен генә әйткәндә, Дәүләкән хәзер миңа үзе дә ят, халкы да ят Кайт- - кан чакларымда урамнары буйлап йөрим, әлеге нке-өч танышымда 2 булам, районның берәр җитәкчесенә «визит вежливости» ясыйм, әлбәт- 2 тә инде. Дим буена төшәм, үзем ишеп, ялгызым гына көймәдә йөрим. ; шул рәвешчә бер-ике көн әйләнәм-тулганам да. электричкага утырып, и китеп тә барам Минем бер кимчелегем бар төрле җирләргә кереп, ф күренеп йөрергә, кыскасы, үземне афишировать итәргә бер дә = яратмыйм Дәүләкән яши, кайный, зур-зур эшләр башкара Бу инде х асылда нык үзгәргән, зурайган яңа шәһәр, әмма шушы яңа шәһәр аша s мин әле үземә бик таныш иске Дәүләкәнне дә күрәм Әйе. тарта мине w Дәүләкәнем, тарта, туган авылым Каргалыга караганда да ныграк х тарта! Ни өчен? — үзем дә аңламыйм Бәлки бишектән алып үскән җи- < рем, эчкән суым, йөргән сукмакларым шушында калганга күрәдер £ ..Хәтерлим егерме елдан соң беренче мәртәбә кайтуымны Июль s ахыры, әллә август башы иде — Уфадан Дәүләкән станциясенә мнн г тәмам караңгы капкач килеп төштем. Якын туганнардан монда берке мебез дә юк, иске танышлардан кемнәр барын да ачык кына белмим — бу вакыт эчендә зур сугыш та үтеп китте, кешеләр язмышында нинди генә үзгәрешләр булмагандыр Шуңа күрә мин тоттым да электән үк гостиница хезмәтен үтәүче, тимер юл каршындагы бер генә катлы таш йортка юнәлдем Барып, хаднмә хатынны уятып. \земә урынкойка аллым Ләкин ятып йокларга һич тә теләгем юк иде. кечкенә чемода нымны калдырдым да кире чыгып киттем Инде төн уртасы якынлаша дыр, Дәүләкән өстендә тулган ай Тулган айның томанлырак яктысы миңа бнк таныш ул! Мондый төннәрдә нигәдер бнк ямансу була торган иде Әйтергә оныта язганмын, әле поездан төшеп, вокзал урамына чык кач та мнн бнк тәмле бер хуш ис сизгән ндем Менә яңадан шул урам га килеп кергәч, бу гаҗәеп таныш һәм тансык ис бөтенләй аикып тора башлады Хәйран калдым айлы төндә. Дәүләкән урамында алма исе' Әнис белән антоновка исе’ Кайдан бу?. Нигә шул хәтле көчле аңкый ул?. Бервакытта да алма исе болай таралганын мнн һнч тә хәтерләмим, чөнки бу тирәдә алма бакчалары юк - элек тә юк иде. хәзер дә күренми алар Дәүләкән җнләк-җнмеш бакчаларына гомумән бик ярлы нде Бигрәк тә татар, башкорт өлеше Дөрес, ике бнк зур алма бакчасы бар нде. шуларның берсе моннан ерак та түгел татар бае Кәрнмовларныкы, ләкин аның да гүләнья бакчасына әйләндерелгәнен ншеткән идем инде Гүләнья бакчасында әнис алмагачлары хәзергә кадәр, ай-һай. сакланып торыр микән?!. Шулай гаҗәпләнеп иснәдем мнн бу хуш исне, иснәдем, ләкин кайдан таралуын артык тикшереп тормадым, чөнки алма исеннән дә кадерлерәк икенче бер нәрсәне тизрәк барып күрәсем килә иде Вокзал урамыннан Дәүләкәннең төп урамына чыктым да югары очка таба карап киттем Урам тып-тын. бер кеше заты юк, өйләрдә утлар к, тән сүнгән, тик аларнын кара күләгәләре генә җиргә ан ачык булып яткан Барысы да бнк таныш өйләр, үткәннәрне күргәндәй һәркайсына карап узам Менә кирәк урынга ки леп җиттем, менә каршысына туктадым мин үскән безнең йортның дим Егерме елдан сон менә каршысында басып торам Нихәл, таныйсыңмы мине, дип дәшәсем килә Төн уртасында килеп йөрүем өчен гаеп итмә, диясем килә.. Түзмәдем шул, ялгыз, аулакта гына күрәсем килде сине! Ышан, сагынуым ашыктырып китерде! . .Тордым шулай, тордым шикле кеше сыман аның каршысында басып, аннары теләр-теләмәс әкрен генә кузгалып киттем Ьу йортыбыз турында сүз алда күп булыр әле. тик хәзергә шуны гына әйтеп үтик: утыз икенче елның көзендә, Казанга күчәр алдыннан атакай аны ниндидер бер оешмага сатып киткән иде. Күрше тирәдә аерылыбрак торган йорт иде, чөнки ике катлы иде ул — аскысы җиргә кертебрәк — таштан, ә өске каты таза бүрәнәдән салынган иде һәммә жире бөтен, таза иде әле ул чакта Ә хәзер күреп исем китте, йорт тәмам искергән, тузган, ничектер картаеп, боекланып киткән. Аскы катның штукатуры кубып беткән, өске катның бүрәнәләре арасыннан мүкләре иске бау кисәгедәй асылынып тора; урамга караган өч тәрәзәнең дә капкачлары каерылган, парадный ишеге бөтенләй юк, аны иске такталар белән каплап куйганнар; урам яктагы бакча рәшәткәсе дә юкка чыккан, үсеп утырган топольләрнең берсе дә калмаган, шунлыктандыр инде, йорт үзе дә өстен салдыргандай бик ялангач күренә. Билгеле, мин икенче көнне дә йортыбызны күрергә килеп җиттем. Бу юлы ишегалдына да кереп, бөтен җирен ашыкмыйча гына карап чыктым. Үзгәрешләр зур иде. Ишегалды яклап та матур гына бакчабыз бар иде—ул юк, бакча кырында гына җәйге алачыгыбыз бар иде — ул юк. эчтәрәк зур тәгәрмәч чыгырлы коебыз бар иде — ул да юк. Бусы гаҗәбрәк, кое югалмаска тиеш иде. күрәсең, ишелеп төшкәндер дә, күмеп куйганнардыр. Мин инде өйнең эченә дә керергә яхшысынмадым. Өске катында ике, аскысында бер квартирант тора икән Шулардан ике хатынны күрдем. Ишегалдында бөтенләй ят бер кешенең каранып йөрүе аларны бик гаҗәпләндерде булса кирәк, миңа үземнең кем булуымны, пи өчен килүемне аңлатырга туры килде. Шунда ук хәлемә кереп, хәтта кызганган төсле дә булып, квартирларын да күреп чыгарга чакырдылар. Нигәдер мин аларның бу яхшылыклары белән файдаланырга кыймадым (Тышындагы үзгәрешләрне күрү дә җитәр, эчендәгесе... хыялымда сакланган килеш калсын дидем ахрысы.) Әзрәк сөйләшеп тә тордык, алар Дәүләкәнгә бездән соң килгән кешеләр икән, шуңа күрә безне белмиләр, аннары саубуллашып, капка сыман бер ачык урыннан чыгып киттем. .Ләкин, шул ук көнне фотограф ияртеп килеп, йортыбызны урам яктан гына булса да төшертеп алдым һәм шуннан соң гына Дәүләкәндә мин белгән кешеләрдән кемнәр барын-югын урам буенча йөреп дигәндәй ачыкларга керештем. Хәер, тагын бер нәрсә шул ук көннең нртәсендә үк ачыкланды: бу — әлеге мине хәйранга калдырган «алма» исе... Кәримовлар бакчасы дигән идем бит әле, менә шул Кәримовлар ихатасы белән янәшә заманында ак кирпечтән салынган зур бер магазин бар иде. һәм шушы магазинны, тагын ниндидер каралты-биналарны әйләндереп алган койма эчендә, хикмәте хода, балалар аяк киеме тегә торган фабрика корып җибәргәннәр икән. Инде әйтсәм әйтим, әлеге борынны ярып кергән «әнис исләре» шул фабрикадан таралган ниндидер җилемме, лакмы исе булып чыкты! Белгәч, ирексездән көлеп җибәрдем. Юк7"Чынлап та. хуш исле фабриканың Дәүләкәндә эшләп ятуы күңелле бер сюрприз булды бит әле минем өчен... Хуш. кай тарафтарак соң ул минем Дәүләкәнем? Башкортстанда икәнен беләсез инде, Уфа белән Бәләбәй арасында. Дим елгасының урта агымында утыра ул. Уфадан кузгалып. Агыйдел күперен чыккач та поезд Дим буйлап китә. (Нәкъ шул күпердән чак кына өстәрәк Дим Агыйделгә килеп тә кушыла.) Тик поезд көнбатышка таба бара, ә Дим көнчыгышка карап ага. Бик матур, бик хозур урыннар. Димчең түбән агымы буе белән диярлек тоташ агачлык. Елга җәелеп үскән биек, юан тирәкләр арасыннан бормаланып ага. кайбер төшләрдә тимер юлына якын ук килә, янәшә бара, аннары тагын карт тирәкләр ышыгына китеп югала. Тик ара-тирә генә аның куе күләгәләрдән зәңгәрләнгән өсте күренеп кала Әнә шулай, Алкино станциясен узганчы, елга белән тимер юл. һәркайсы үз юнәлешендә, янәшә баралар, ә Чишмәгә җи- тәрәк инде Дим каршы яктагы ерак сыртларга таба аерылып китә Алда исә аның чакрымнарга җәелгән киң, тип-тнгез тугае ачыла Минем атакай Дим елгасын Башкортстандагы ни якты елга дип әйтә торган иде Чөнки кояш чыгышына карап ага ул Чынлап та Дим ф нең өстендә, буеннанбуена, сыек рәшә сыманрак үзенә бер яктылык балкып тора Моны бигрәк тә ерак сыртлар өстеннән караганда ачык < күреп була. Әле дә хәтерлим, бала чакта Ташлыкүлдән кайтканда. = Балкан тау итәкләрен узуга,'бик ерактан ук юка гына аксыл ефәктәй з нурлы томанга төренгән Дим буйлары ачылып күренә башлый иде 5 Ходаем, нинди киңлек, нинди җылы, якты иркенлек!—бу күренештән о күзләр генә түгел, күңелләр дә ничектер кытыкланып, җилкенеп китә торган иде Уфа белән Дәүләкән арасын — туксан чакрым, ә Чишмәне нәкъ шуның уртасында диләр (Хәер, минем чамалавыма караганда Чишмә Уфага якынрак булыр! а тиеш ) Менә шул Чишмәдән чыгып киткәч тә поездның сулъяк тәрәзәсеннән Дим үрендә күгелҗем томан эченнән бер тау күренә'башлый Бу — Ярыштау Дәүләкән әнә шул тау каршы сында инде Брактагы ялгыз тау ачылу белән, мин үземне Дәүләкәнгэ кайтып җиткәндәй тоя башлыйм һәм вагон тәрәзәсеннән китмичә тик шуңа кардн барам (Хәлбуки, сәгатьтән артыграк барасы бар әле ) Бу — гадәтемә әйләнде дияргә ярый, чөнки Ярышның күренә башлавы минем өчен кавышу, ә күздән югалуы аерылышу билгесе ул Чөнки Дәуләкәнгә җиткәнче Дим буенда Ярыштан башка дөнья өстснә ялгызы карап торган бүтән бер тау да юк Бала чактан ук кайсы яктан гына кайтырга туры килсә дә. иң элек Ярыш ачыла. Ярыш озын юлдан V ялыккан күңелләрне күтәреп җибәрә торган иде. Ләкин шунысын да әйтергә кирәк Дәүләкән нәкъ Ярыш каршында торса да, алар арасы шактый ук ерак әле берсе Днмнең сул ягында, ә икенчесе уң ягында, арада ике-өч чакрымга җәелгән тугай, тугай бетүгә — Көрмәнкәй тавы, һәм шушы озын тәбәнәк тауны менеп, дүрт биш Чакрым киткәч кенә Ярыштауның итәге башлана Зур тау үзе дә ике катлы иң элек. Димгә карап, озын сәкедәй бер тау сузыла, аннары шул «сәкенең» нәкъ уртасына каплап салган казан шикелле Ярыш үзе басып тора. Мәһабәт, горур тау ул Ярыш! Теләсәң кай җиреннән аңа менеп тә булмый Шулай да малай чагымда Дүрюйлегә караган ягыннан тыры у ша тырыша түбәсенә менгәнем бар“ Ул заманда аның турында төрле хикмәтләр дә сөйлиләр иде Имештер, «ак патшага» каршы баш күтәр гән башкортлар. Ярыш түбәсенә тупланып, шуннан карательләр отря дына каршы иман сугышканнар. Соңгы елларга чаклы анда уклар, ук башлары табыла торган булган имеш Аннары тауның нәкъ түбәсендә ялгыз кабер дә бар. аны ниндидер бер батыр кабере диләр - димәк. Ярыш турындагы сүзләр бөтенләй үк нигезсез булмаска тиеш Мин үзем бер нәрсәне яхшы хәтерлим Ярыш түбәсеннән Ачлы күл тара фындагы Балкан таны ерактан күгәреп кенә күренеп т--рз • ie Аралары кимендә Йсл утыз утыз онш чакрым булыр Балкан да ялгыз тау. аның да үз легендасы бар (Зыятүләк белән Сусылу әкияте) менә шул ике тау ике баһадир сыман бер берсенә карап торалар да инд.- Әйе, гаҗәеп киңлек, иркенлек монда, таулар, елгалар, тугайлар, кырлар яланнар барысы да атлар чабып җнтмәстәй булып күренә Бер кайтуымда райкомның икенче секретаре иптәш Халиков мине үле белән авылларга алып чыгып киткән иде Яна гына урып җыю башланган чак Башта бер совхозга бардык Анда игенне шундый зур мәйданнарда үс тергәннәр кн, җирнең бер башыннан төшкән комбайн икенче башына җиткәндә ннде күздән югала Исем китте шуңа Иң әшәке юлдан да ӘМИРХАН ЕНИКИ курыкмый торган «газикжта без күп җирләрне әйләндек Иптәш Халиков белән сүзләр килешкән иде, коры, һавалы рәсмилек аңарда юк, гади» ачык күңелле, теләсә нәрсә турында рәхәтләнеп сөйләшеп була. Бер кулын сугышта өздергән, йөрәк тә таза түгел икән, ләкин яшь иде әле, дәртле кеше иде. Каргалыга да ул мине райком машинасында илтеп куйган иде. Әмма, ни кызганыч, икенче кайтуымда бу тынгысыз, авыр эштә янучы яшь кеше дөньяда юк иде инде. Чишмә районына, әнисе янына кайтып үлгән диделәр. Халиков минем өчен яңа кеше иде, һәм, гомумән, район оешмаларында эшләүчеләрнең бик күбесе якын-тирә авыллардан яки бөтенләй читтән килгән шундый ук яңа кешеләр. Дәүләкәннең уз кешеләре, һәрхәлдә миңа танышлары бик аз иде. Бигрәк тә җитәкчеләр арасында... Хәер, Дәүләкәннең үзеннән чыккан Зубарев фамилияле кеше дә райкомның беренче секретаре булып шактыивакыт торган иде. Алтмыш яшем тулу көнен үткәрергә кайткач, ул мине бик әйбәт каршы алып, кабинетында безнең белән (Казаннан Илдар Юзеев, Уфадан Вәзих Исхаков «юбилярны» озата килгәннәр иде) әңгәмә уздырып, кирәк кешеләргә тиешле боерыкларны биреп һәм ахырдан минем мәҗлескә килеп, бераз гына утырып та киткән иде. (Борис Михайловичның бу кешелекле игътибарын әле дә онытканым юк.) Тик шунысы бар: без икебез дә дәүләкәнле булсак та, кызганычка каршы, ул — мине, мин аны белмим, чөнки ул мин авылдан чыгып киткәч кенә туып үскән кеше. Аталары да бездән еракта, Дәүләкән очында торган икән, хәер, без бер-беребез турында артык сорашмадык та — мин яхшысынмадым, ә ул үзенә кирәген болай да белгәндер дип уйлыйм Билгеле инде, мин беренче нәүбәттә үземә якыннарны, үз тиңнәремне күрергә дип кайта идем. Ләкин алар да күп түгел, кемне сорама — ул юк, кайсы киткән, кайсы үлгән, кайберләре сугыштан кайтмаган .. Әйе, аз табылды малай чак дуслары!.. Хәзер исә шулардан бары ике генә кеше калды — Гомәр дә Әхтәм... Өченчесе Хәмит иде... Иң элек сүзем дә аның турында Хәмитне мин икенче кайтуымда ук эзләп таптым Ул күптән инде Дим аръягындагы Иске Көрмәнкәйдә тора икән. Сугыштан кайткач өйләнгән, дүртме-бишме баласы бар. хатыны — түгәрәк йөзле, сөйкемле, тулы гына башкорт бичәсе, Сәгыйдә исемле. Өе авыл урамының иң очында, тау итәгендә үк, аңардан соң башка өй дә юк Шактый искергән. чалышая да төшкән, түбәсенең бер башы такта, эчкәре башы салам. Бүрәнә араларын сылап, известь белән буяган. Ишегалдында балчык белән сылаган читән ала4ыГьГһәм салам япкан читән абзары бар Башка каралтысы юк Кыскасы, ярлырак авыл кешесенең өе-ихатасы Хәмит белән без бер елгы — яшьтәшләр. Ул Дәүләкән мәзине Нәбиулла абзый улы иде Без бер урамда үстек, аларның өйләре дә бездән өстәрәк, дүрт йорт аша гына иде. Атасы Нәбиулла абзый кара-көрән кеше, кечкенә кара сакаллы, тышкы кыяфәте белән бер дә дин әһеленә охшамаган иде. һәм ул тормышта гаци бер крестьян да иде, җәйге кызу эш өстендә чабатасын киеп, атын җигеп печәнгә дә, уракка да йөри иде. Үзенә күрә аты-туны, хуҗалыгы бар иде. Әмма төп’эше, әлбәттә, мәзинлек итү, һәм халык өчен дә ул шулай — мәхәллә мәзине иде Ураза аенда без, малайлар, мәчет коймасы буена җыелып, аның кичке азан әйткәнен көтә идек. Ахшам тыңларга җыелу (кичке азанны шулай дип атый идек) үзе бер күңелле эш, ләкин мәзин абзыйның манарада күренгәнен көтеп алалмыйча зарыгып бетә идек. Ниһаять, башына ак чалма ураган мәзин абзый таш манара ишегеннән килеп чыга. Ләкин ул нигәдер ашыкмый әле, бераз кояш баешына карап тора, түш кесәсеннән сәгатен чыгарып, аңа да карап ала, бары шуннан соң гына, ике кулын колагына тидереп, манараны әкрен генә әйләнә-әйләнә. матур көр тавыш белән азан әйтә башлый. Без аның тамак төбен каймак белән майлагандай көчле-йомшак яңгыраган тавышын ишетүгә, дәррәү урыныбыздан кубып, «Азан әйтелде, азан әйтелде!» дип кычкыра- кычкыра өйләребезгә чабабыз, ә өйдә инде авыз ачар өчен табынга бөтенесе әзерләнеп куелган була торган иде Мәзин абзый малайларын да бик нртә эшкә ж икте (Хәмиттән баш- ка тагын Фәрид исемле улы бар иде ) Шуңадыр ахрысы. Хәмит эшсез * йөргән урам малайлары арасында сирәк күренә иде Безнең уеннарга = да һәм төрле ямьлеямьсез шуклыкларга да ул бер дә диярлек катнаш- с мый иде. Аның каравы, Хәмит бик зәһәр балыкчы иде. бәрәңге бакча2 лары су буена төшә, тагарак шикелле генә көймәләре дә бар. һәм менә 5 иртә таңнан басмага кем төшеп утырган, аръякта кармакларын күтәрел § кем йөри дисәң, шул Хәмит була торган иде Озын җепкә тезгән ак J таран, чабак, кызыл канатларны да күп алып кайта — малайлар көн- ф ~челектән- геп, төрле вак-төяк эшләрдә йөри иде. Бахыр, сугыштан бик нык яраланып кайткан. Җиң эчендә кулы булса да, ул бары тире белән сеңергә енә эләгеп тора икән. Госпитальдә врачлар кисик дисәләр дә, Хәмнт кистермәгән, менә хәзер үзе үк, ат җиккәндә уң кулыма әзрәк ярдәме тия, дип куана. Сыкранмый, куана! Колхозда эшләүче фронтовикның бу куанычын аңларга була, минемчә. Дәүләкәндә минем тагын бер якын дусым — Гомәр Зайнуллин, Сафиулла абзый улы, безгә тагы да якынрак күршеләр - йортлары да урам аша гына иде Кайткан саен мин иң элек Гомәргә барам, аны алып чыгып китәм, бөтен вакытымны диярлек аның белән бергә уздырам Ул — Дәүләкәндә утырып калган иске танышларның иң якыны, коммунист, район һәм өлкә газеталарына язгалап торучы, кыскасы, миңа иң кирәк кеше. Аның белән сөйләшеп йөри йөри мин күп нәрсәләрне искә төшереп, хәтеремдә яңартам Көрмәккәйдәге Хәмит дус янына да без гел Гомәр белән бергә бара идек Күбрәк аргы якка чыгып, тугай сукмагыннан туры гына атлыйбыз, ләкнн элегрәк, бер-нке тапкыр көймә белән дә бардык Бормаланып аккан елга буйлап юл озынрак һәм агымга каршы ишүе дә авыррак, әмма аның каравы Днмнең гаҗәеп матур җирләрен — текә кара яр буйлап сузылган әрәмәлекләрне, бөтен өсте ак, сары төнбоеклар белән түшәлгән тыныч култыкларны, куе таллыклар күләгәсе каплаган тар ерымнарны күреп узасың Бөтен әйләнәдә тынлык, яктылык, болыннан чапкан печәннең хуш исе килә Атластай тыгыэ-якты елга бетерелеп-уймакланып тын гына ага, ә бераз алдарак тнп-тигез су өстендә кинәт сикергән балыкның сырты ялтырап кала Көймә белән барганда, Көрмәнкәй юлы әнә шундый ул Малай чакта әллә ни күп аралашмаган Хәмнт кордашымны менә хәзер килеп белдем һәм бик тиз ияләштем үзенә. Ул гомере буе җирдән аерылмаган ran-гади авыл кешесе булып чыкты Атасы кебек төскә- биткә көйгән сөт касмагыдай кара көрән, тик гәүдәгә кайтыш, үтә ябык, чандыр Елмаеп кына сөйләшә, алгы тешләре юк. көлгәндә авызын кызлар шикелле кулы белән каплый Хәер, тартынучан димәс идем мин аны, күргән-кичергәннәрен бер дә иренмичә сөйли, кәефе килсә, берәр озын көйгә карлыга төшкән тавышы белән сузып та җибәрә. Тормышы да аның үтә гади, натуральный дип тә әйтергә мөмкин. Икмәк кенә колхоздан, калганы барысы да үзенеке. Балыкка йөрүне дә ташламаган икән. Хатыны Сәгыйдә дә үзенә бик тиң килгән, чын авыл җиңгәсе: ачык, сүзгә юмарт, кунакчыл Гәүдәгә ул Хәмиттән күп тазарак, әмма чебеш кебек ирен чын ихластан санлап, яратып тора булса кирәк — шулай сизелә. Бер вакытны шулай ашап-эчеп утырганда Сәгыйдә Хәмитнең үз алдында ничек итеп аңа кияүгә чыгуын да сөйләп алды. Хәмит, хатынының сүзләрен җөпләгәндәй, ара-тирә көлгәләп, тыңлап кына утырды. Башта шуны әйтергә кирәк, Сәгыйдәнең беренче ире сугышта һәлак булган, аннары инәсе дә үлеп киткән, шулай итеп атасы белән икәү генә торып калганнар. Күпмедер вакыттан соң Хәмит кайта, боларга килеп йөри башлый, Сәгыйдәнең атасы белән дуслашып китә, еш кына сөйләшеп утыралар, эчкәләп тә алалар икән. Күрәсең, ялгыз солдат атай кешегә ошап киткән — көннәрдән бер көнне ул Сәгыйдәгә әйткән: «Кызым, һин, булмаһа, Хәмиткә сык!» — дигән... Сәгыйдә бераз уйлап торганда: «Юк, сыкмаем».— дигән. «Ник?» — дип сораган атасы. Моңа каршы Сәгыйдә: «һин дә эсәһең, ул да эсә, кәрәкмәй, сыкмаем»,— дип җавап биргән. Атай кеше шактый уйга калган Аннары күпмедер вакыттан соң тагын ипләп кенә әйткән: «Хәмиткә сыкһаң, эсүемде таш- лайым»,— дигән. Моны ишеткәч, Сәгыйдә дә: «Ярай. уйлап карармын»— дип әйткән... Билгеле, аның үз күңелендә дә нидер булгандыр инде, чөнки озак та үтмичә, Хәмит бер килүендә боларда торып та калган. — Шулай итеп, атайым димләве аркаһында ошр Акбирдин иптәшкә сыгып куйдым шул,—ди Сәгыйдә, сүзен очлап һәм Хәмитенә хәйләкәр генә күз атып:—Шөкер, ахырдан үкенергә туры килмәне, әйбәт кенә тороп киттек, бына биш бала үстерәбез инде,— ди. — Ә барлыгы унны тапты,— ди Хәмит, Сәгыйдәнең аркасыннан кагып,— молотчина мцнем бичә ул тарафтан, тик сабыйларыбыз гына барысы да тормады. Ату, мать-герой буласы иде минем Сәгыйдәкәй! Сәгыйдә оялуыннан бары кызарып кына куя һәм, ашыгып, тастымал белән битен сөртергә тотына. Әнә шулай сөйләгән иде Хәмит бичәсе ничек итеп өйләнешүләрен Гади авыл кешесе «ярату» сүзен гадәттә кулланырга яратмый, әмма ләкин ничегрәк итеп сөйләүләреннән алар арасындагы мәхәббәт хисен һәрхәлдә сизеп була. Аннары Хәмитнең сүз ахырында гына бичәсе белән мактанып куюы да яратышып торуының ачык бер дәлиле түгелмени?! Моның кебек иркен, табигый сөйләшүләр алар өендә гадәткә кереп киткән иде инде. Дөрес, беренче мәртәбә барып чыккач, Хәмит бик гаҗәпләнеп, аптырап калды, хәтта азрак ятсынды да шикелле... Үзенең авыл очындагы иске генә өйдә ran гади «мужик» булып яшәве өчен Казаннан кайткан язучы алдында, бәлки, беркадәр уңайсызлану да кичергәндер. Ләкин бу нәрсәләр барысы да бик тиз таралды, бетте, чөнки без бер урамда үскән күрше малайлары, һәм шушы нәрсә менә егерме биш елдан соң безне тагын якынайтты да куйды. Килгән саен, безне бу өйдә бик теләп, куанып каршы алалар, хәзинәдә бары белән чын ихластан сыйлыйлар (билгеле, без үзебездә буш кул белән килмибез). Хәмит шунда ук берәр тавыкны чалып Сәгыйдә- сенә тоттыра. Сәгыйдә ашка чаклы чәй өлгертә, Хәмитнең тотып кайткан балыгы булса, шуны таба тутырып кыздырып китерә... Әмма әйтсәм әйтим сезгә, Казан балыкчылары: Дим балыгы кебек тәмле балыкны сез хәзер төшегездә дә күрә алмыйсыз. Бернинди хлор, нефть исе- тәме кермәгән чын, саф балыкны мин дә күптән оныткан идем инде. Гаҗәеп икән ул, ашап кына туйгысыз икән! Димлә генә сакланса кирәк мондый борынгы чын балык, чөнки Днмне хәзерге көндә Башкортстан нын ип чиста елгасы диләр, (һәрхәлдә югары һәм урта агымы ) Хәмит көлеп сөйли, безнең бу тирәгә дә килеп, нефть эзләп йөрделәр, бөтен балыкчылар эчләреннән «таба алмасалар гына ярар иде», дип теләп торды, ди Нишлисен, балык белән балыкчымын хәлен аяларга була! ■ Тик менә кымыз белән генә эшләр шәптәй түгел икән, ә мин аны бик : сагынып кайткан идем Дөрес, Уфада әзрәк эчкәләргә туры килде, лә- , кин ДәүләкәнД2_кымыз юк — базарында да, ресторанында да юк... һәм ; бу гаҗәп иде. чөнки Дим буе элек һәрвакытта үзенең кымызы белән ; дан тотып килде, һәрбер башкорт авылында, һәр йортта диярлек бия : бәйлиләр, кымыз ясый торганнар иде Көрмәнкәйне инде әйткән дә юк, i аның бичәләре. Арча хатыннары Казанга катык ташыган шикелле, Дәүләкәнгә кымызны китереп кенә торалар иде Шулай ук ул авылда һәр җәен Уфа-Казаннардан килгән кымызчылар да күл була иде : (Гомумән, бу тирәдәге авылларга Шәрнпкә, Казанголга. Яларга җәй саен кымызчылар килмичә калмыЙидё") /Гәүләкәинёц үзендә дә бия бәйләүче, кымыз ясаучы башкортлар бар иде. шулармын берсе безгә йорт аша гына күрше Арслангәрәй агай i да бия бәйләп, кымызчы да кертә торган иде Кымызны ул заманда,сайлап эчә идек Нинди авылдан, кайсы агайның яки җингәйнең кымызы бу — тәҗрибәле кешеләр шуны ип элек белергә тырышалар Үзенә күрә, хикмәте булгандыр инде Уфадан киг- кәндә Сәгыйт мәрхүм миңа, гадәтенчә шаяртып, син. Әмирхан дус, Дәүләкәнгә кайткач, кымызнын председательгә днп калдырганын сорап эч, аларга һәрвакытта бары яхшысын гына калдыралар дигән иде Яхшы ҺЫМ1Л, МӘС...1ӘН кылганд» йнргән бияддц була дмләр Савып алгач, бия сөтен гөбедә күпме пешгкл »үнен дә Ji ыияте бар ик -н Яхшы кымыз артык кырку да, бик төче дә булмый пкәч тамак тибендә кай магы утырып кала, кикергәндә борыннан әчесе т >мле генә ярып чыга Күп еллар узса да. әнә шулай сакланган хәтердә яхшы кымы» Безнең үзебезгә аны бер агай Акколайдан китерә торган иде. Әйе, кайчандыр элек күп иде кымыз, ләкин ничаклы күп булса дә. ул иң тансык эчемлек һәм кадерле сый булып санала иде Ә хәзер юк, беткән . Бер яктан бу хәлне анларга да була Билгеле ки, үткән сугышның коточкыч авырлыгы атларга да килде ( Ниләр генә күрмәй ир-егеткәй менән ат башы, днп җырлый башкорт үзе дә ) Авылларда ат көче җитмәгәч, үгезләрне, хәтта сыерларны эшкә җик теләр Ә саным бияне авыр эшкә җигәргә ярамый бит, шулай булгач, кымызның бетеп, онытылып тор^ы гаҗәпмени?' Ләкин мин кайтып йөри башлаган чакларда кымыз булырга тиеш иде инде (сугыш бетүгә дә ун еллап вакыт узды), кайбер авылларда бар, ясыйлар икән дип тә ишеткән идем, әмма стаканны яртылаш ак күбек белән тутырып, эчеп кенә җибәрергә туры килгәне юн .ин Шулай да мин нәфесне котыртып юрган бу салкын кымызга бер баттым батуын Икенче кайтуымда булса кирәк, без Гомлр белән нкәү көймәдә генә тагын Көрмәнкәйгә Хәмитне күрергә бардык Гадәттәгечә Хамит үзе дә, хатыны Сәгыйдә дә безне бик җылы, якты каршы алды лар Исәнлек-саулык, хәл-әхвәл сорашканнан соң тиз генә самавыр ла куелды, учак та ягылды, ә Хәмит, «сезгә кымыз алын килим әле» дип, ашыга-ашыга ферма өенә китеп барды Шактый ук югалып торды ху җабыз. әмма бик борчылып, буш кул белән кайтып керде Кемдер инде, ферма мөдиреме, завхоз тиешле кешеме, Хәмиткә кырт кисеп «Ирендә гель рөхсәтеннән башка бер шншә дә бирмим’» дигән Шуннан Хәмит председательне эзләп киткән таба алмаган, мнадан әлеге кешегә ки леп, төрлечә әйтеп, ялварып караган, әмма юк. һич кенә дә күндерә алмаган тегене «Ерактан кайткан кунагым өчен днп ялвардым үзе нә,—ди Хәмит үрсәләнеп. — Тыңламады бит мөртәт, тотып ватасынмыни ул сабакыны!» Ярый, хәерле булсын, дидек без, Хәмитне юатып, эчмәгән кымыз түгел, монда болай да сыең җитәрлек! Шуннан соң юмарт күңелле хуҗаларыбызның чәен эчтек, мәен дә эчтек, изү чишеп, тирләп, ашларын ашадык. Аннары кырга чыгып йөрдек, Көрмәнкәй тавына менеп. Дим буйларына карап утырдык. Көрмәнкәй тавының исеме бар икән—элек мин моны белми идем: Ивансәй тавы, имеш! Ни өчен мондый сәер исем дип сорагач, Хәмит болай аңлатты: кайчандыр борынгы башкортлар шушы тау башында килешеп, күпмедер җирләрен русларга чәйгә алмашып биргәннәр; янәсе. Чынмы, ялганмы—хода белсен, әмма Иван-сәй тавының икенче ягында, Димнең бик матур борылып килгән җирендә кечкенә генә рус авылы әле дә бар, күренеп үк тора. Суз уңаеннан шуны д^ әйтәсе килә: башкортлар элек читтән килгән халыкларга зур су буйларындагы җирләрен сатмаганнар һәм бирмәгәннәр. Мәсәлән, Димнең урта агымында бер татар авылы да юк, барысы да читтә, ләкин рус авыллары сирәк кенә булса да очрый. Ихтимал, алар Столыпин вакытында килеп, утырып калганнардыр... Кояш шактый авышкач, без, көймәбезгә утырып, агым түбәненә җиңел генә ишә-ишә, әйләнә-юньдәге хозурлыкка сокланып карый-ка- рый, Дәүләкәнебезгә кайтып киттек. Икенче көнне якшәмбе иде — базар көн икән. (Элек база^сишәмбе көнне була торган иде.) Онытмас борын шуны әйтим, бу кайтуымда инде мин яңа гостиницага төшкән идем. Шул базар мәйданы янында ук (дөресрәге, элекке^Марҗа базары каршысында гына) ак кирпечтән салынган ике катлы озынча йорт, ике катында да тезелеп киткән номерлар, арада _ мөһимрәк кунаклар өчен бер урынлысы да бар — менә миңа да шундыен биргәннәр иде. Иртән торып, якындагы ашханәгә кереп, тамак ялгап чыккач, мин базарны да бер әйләнергә булдым. Хәзерге базар — ул элекке зур мәйданның урта бер җирен койма белән әйләндереп алган иркен генә урын - шунда кибетләр, лареклар, ике озын гына такта лапас, берсендә ит-май, икенчесендә катык-сөт саталар Базар шактый сүлпән иде, тирә-як авыллардан килгән халыкта аз. һәм, әлбәттә, кымызның да исе дә юк иде.. (Көрмәнкәй бичәләре дә хәзер кымыз урынына, көянтә башына элеп, бирегә катык-сөт кенә китерәләр икән.) Кыскасы, базарны мин бик тиз әйләнеп чыктым. Шуннан нишләргә?. Кайткан саен бер эшем — ул да булса —Дәүләкән урамнарында таныш йортларны карап, үткәннәрне искә төшереп йөрү иде Бүген дә менә шул гадәтемә буйсынып, тимецюл аръягына чыгып йөрергә булдым. Тимер юл Дәүләкәнне урталай кисеп уза. Дим агымына карап әйткәндә, юлның уң ягында кайчандыр башкорт, татар, рус торса, сул ягында күбрәк немецлар тора иде. (Башкорт юк, татар бик аз, руслар да күп түгел.) Шуңа күрә ул якны без үскән чакларда «нимич ягы» дип йөртәләр иде. Ул якта таза, матур йортлар, матур бакчалар күп иде, урамнары да киң, туры һәм яшел чирәмле иде. Мин тимер юллары аша атлый-атлый шул якка — «нимич» ягына чыгып киттем . Чыккач та анда, юлларга каршы, немецлардан калган беркатлы таш йортта райком бинасы. Кинәт уема килде: туктале, мин әйтәм, кереп чыгыйм, секретарьлардан берәрсен очратып булмасмы?.. Урам ишектән кердем, эчкәре уздым, тынлык, берәү дә юк кебек, ләкин бар икән — беренче секретарьның приемный бүлмәсендә бер кыз бала машинкасын әкрен ген.» тыкылдатып утыра. «Керергә рөхсәтме?..»—дип сорадым. Кыз мине белә иде инде. Шулай да ул башта үзе кабинетка кереп чыкты, аннары миңа рөхсәт итте. Ул елларда, ягъни илленче елларның ахырында, алтмышынчы елларның башында Дәүләкәннең беренче секретаре таза, .киң җилкәле, ир уртасы кеше — иптәш Тартыков иде. (Соңыннан аны Уфага авыл хуҗалыгы министры итеп күчергәннәр дип ишеттем.) Иптәш Тартыков безнең Татарстанда да күпмедер торып, эшләп киткән икән Ул мине әйбәт каршы алган иде Бу юлы да ачык йөз күрсәтте, өстәл артыннан торып кул бирде Утырдык, сөйләшеп киттек Сүз башы итеп дигәндәй, мин иптәш Тартыковның якшәмбе көнне дә райкомга килеп утыруына бераз гаҗәпләнү белдердем — Нишлисен, өйрәнелгән, гадәткә кергән,— диде ул. ике кулын җәеп — Срочный эш булмаганда, бөтен аппаратка ял бирәм. ә үзем менә өйдә утыра алмыйм, киләм шушында — аулакка' Шулай башланып китте безнең әңгәмә. Суз нәрсә турында? — билгеле инде, беренче секретарь белән перспектива — киләчәк турында Иптәш Тартыков менә шул хакта бик мавыктыргыч итеп сөйләгән иде. Күп еллар узганнан соң аның сөйләгәннәрен хәзер инде искә тмшсрә алмыйм шулай да ике моменты ничектер хәтердә сакланып калган Берсе — ту- гайлариы сөреп, кукуруз чәчү мәсьәләсе иде. Мин бераз кнлешмнчәрәк тугайлар печән бирә бит, элек Дим буйлары печән чүмәләләре белән чып чуар була торган иде, дигәч, ул көлемсерәп, балага аңлаткандай, тугайда печән уңышы бик түбән булуын, кукурузның нке-өч мәртәбә күбрәк уңыш бирүен төшендерде. Билгеле, мин ана ышандым, чөнки бу кукуруз үзләштерү «һөҗүме*^ башланган еллар иде Икенчесе — Дәүләкәннең үзе турында сөйләгәндә иптәш Тартыков якын киләчәктә тугызар катлы йортлар салыначагын әйтте. Моңа да мин шактый гаҗәпләндем, Дәүләкән кебек кечкенә шәһәргә андый биек йортлар нигә кирәк икән дип уйладым (Уфаның үзендә дә тугызар катлылар ул чакта яна гына салына башлаган иде ) Ләкин күңелем дәге шигемне әйтеп тормадым Хикмәте бардыр, җитәкчеләр белмичә эшләмидер, дидем эчемнән генә, хәтта әле Дим өстенә карап тезелгән биек йортлар Дәүләкәнне бик матурлар дип сөенеп тә куйдым Минем — яхшымы, начармы -- бер гадәтем бар җитәкче кеше янына барсам, вакытын күп алмыйм днп борчыла башлыйм Менә хәзер дә мин. сүземне чикләп, рәхмәтемне әйтеп, кузгалырга булдым Иптәш Тартыков та артык кыстамады, ләкин кайчанрак китүем белән кызыксынды, тагын шулай кергәләргә кушты Шул чакта, инде урыннарыбыз дан торгач, минем ничектер тәвәккәлләп беренче секретарьга әйтәсем торам. — Әйтегез, нәрсә икән ул? — Әллә ни зур нәрсә түгел, ләкин шулай да —дидем мин, әз генә икеләнеп —Эш шунда Казанга кайткач, якын дуслар миннән Дим кы мызын эчтеңме днп сораячаклар Эчтем дисәм, ялганлау була — эчмәдем дисәм, ышанмаячаклар — Әлбәттә, ышанмаслар! — Ләкин юк бит Дәүләкәндә кымыз юк Хәтта Көрмәнкәйдә дә булмады — Инк булмасын, бар, табабыз аны! - диде иптәш Тартыков кат гый рәвештә һәм шунда ук телефон трубкасын алды - Кем бу? Синме? Давай, тиз генә монда кил әле Бер эш бар ... Озак та үтмәде — озын буйлы бер егет кабинетка килеп тә керде Бу райкомның өченче секретаре икән — Гараждан машинаны алып чык, диде Тартыков апа Менә ип тәш Еникеевны утырт та Көрмәнкәйгә сыздыр Безобразие. безгә ку накка кайтып, кымыз да эчмәД китсә. ояты кемгә?! Абдуллиннаи кәр зинё белән алып бир! — Була ул! — диде озын егет өлгер генә Шулай итеп, мәсьәлә бик оператив хәл ителде, һәм миңа кабатлап рәхмәт әйтүдән башка эш тә калмады Ә W биш ун минуттан без кнн дер түбәле газик машинасында Көрмәнкәйгә китеп тә барлык Элек, э. «к. У> м 11. килде: — Сез гаеп итмәгез инде,— дидем,— мин әле бер нәрсәгә аптырап 33 мин малай чакта, Дим күпере Якорь буасыннан аз гына түбәндәрәк иде, ә хәзер шактыйГеракка күчкән икән. Шул сәбәпле күп кенә җир v әйләнеп, урап барырга туры килде. Көрмәнкәйгә җиткәч, машина туп- туры выжлатып, авыл читендәге ялгыз кымыз өенә барып туктады. Егет машинадан төшүгә, өйдән эшләпәле бер агай килеп чыкты. — Әзер кымызың бармы?—дип сорады егет аңардан бернинди кереш сүзсез. Агай каушабрак калды: — Ни бит, кем, иптәш, прсидәтелдән башка... — Әйдәле! — диде егет, аның сүзен бүлеп һәм беләгеннән тотып, өйгә алып кереп тә китте. Мин мыштым гына үз урынымда утырып калдым. Өч минут та үтмәгәндер, агай бер кәрзин кымызны көчәнә-көчәнә күтәреп чыкты да машинаның йомшак урындыгына әйбәтләп кенә куйды. — Булды бу,— диде егет, рульгә утырып һәм, борыла төшеп, миннән сорады — Инде кая, Дәүләкәнгәме? — Юк,—дидем мин,— монда минем бер дустым бар, шуңа илтегез. — Кем ул? — Хәмит Акбирдин. — Өен беләсезме? — Беләм. — Киттек, алайса! һәм күз ачып йомганчы Көрмәнкәйнең тип-тигез урамыннан Хәмит өенә барып та җиттек. Әйтәсе дә түгел, егет машинасын авыллар арасында виртуозларча йөртергә тәмам өйрәнеп беткән икән. Иң мөһиме — шома йөртә, бәла-казасыз, һәм мине дә туп урынына чөеп азапламады. Кымызны да кәрзине белән егет үзе өйгә кертте. Хәмит ишегалдында йөри иде. бу хәлне күреп, ул да шактый аптырап калды. — Ничек булды әле бу? — Булды инде,— мин әйтәм, — синең белән миңа райком күчтәнәче, беләсең килсә! Егет шунда ук кире китмәкче иде, ләкин без аны җибәрмәдек. Кәр- зиндә егерме шешә кымыз, ничек эчеп бетермәк кирәк?! Җыйнаулашып өйнең түр ягына кердек, утырыштык, Хәмит стаканнар китереп куйды, һәм без сагындырган тансык кымызны (һәрхәлдә минем өчен) тәмләп кенә эчә дә башладык. Кымыз әле яшь иде, шуңа күрә сүс бау белән бәйләнгән бөкесен чишеп ачканда, кинәт котырып китеп, атып маташмады, бары тик җәһәт кенә күтәрелеп, күбекләнеп, күпереп кенә стаканнарга тулды. Әмма, яшь булса да, эчәр, өчен өлгергән иде инде. Әч- келтемрәк куәте борынны да ярып чыкты, ә каймагы тамак төбенә дә ягылып калды Агиш мәрхүм әйтмешли, председательнең үзенә диебрәк хәзерләнгән булса кирәк. Беренче стаканнардан ук һәйбәт кымыз кузгаткан, инде онытыла да язган үткәннәрне искә төшерә башладык. Кайчандыр бу авылның һәр йортында диярлек бия бәйлиләр иде. Көрмәнкәй бит ул. тимер юлга якын булганга күрә, һәр җәй кымызчылар килеп тула торган шактый ук мәшһүр бер авыл иде Килгән бер кымызчы, хәллерәк башкортның өен яки келәтен алып, ак киез җәйгән сәке өстендә мендәргә кырын таянып, көн саен хуҗаның кымызын эчә, алачыкта җиңгә пешергән яшь тәкә итен ашый, көн дә сөтен, маен, йомыркасын алып тора — кыскасы, пансионаттагы шикелле, бөтенесе бар, бөтенесе бер генә хуҗадан. (Тик чәй-шикәрдән башкасы.) Шул рәвешчә берәр ай хушланып, тазарып ятканнан соң кымызчы әфәнде-хуҗага барысы өчен дә тиешле акчасын түләп, китеп бара, һәм еш кына алдагы җәйдә дә шул ук йортка яңадан килә торган иде... Минем истә әле: монда бер җәйне Нәгыймә Таҗдарова белән Нури Сакаев, Маһирә Мирвалиева бела, Шакир Шачильсвий паи» эчев яттылар Шулай ук матур жайларяен берсендә Ка.энная Галим *,» Нягьмати һәм_Гомәр Гали да хатыннары белән бнреп халгәинәр иде... V Тагын онытылмас встали 1924 елны., җәендә б.Кер- мәккәйдә -МйЖИТ Гафури. ә Иске Шэрите минем җи>ни Ш-иф Сун- чэлэй белән анын анесе Сагыйт Сун . .лар һәр ат- ♦ нэда диярлек алар Дәүләкән базары көнне кирәк яракларын алыр өчен с £езгә киләләр иде. Көрмәнкәйдән Мәжит агай да. билгеле, килеп жнтә 5 идс.. Әле дә ачык хәтеремдә: таяк тоткан, юка гына гәүдәле, ак чырай х лы, кара мыеклы Мәжит агай аксый биребрәк, безнен капкадан ук- «Сә- а гыйт!» дип тавыш салып, килеп керә торган иде. Тавышын ишетүгә, г өйдән я жизни, я Сәгыйт абый чыгып, аны каршы алалар иде. Минем 8 әдәбият белән «җенләнә» башла!ан чагым, шукадыр инде Мәжит Га- A фури, Сәгыйт Сүнчәләй кебек танылган шагыйрьләрнең безнен өйдә булуы яки кереп кенә чыгулары да минем өчен, билгеле, зур бер куа “ нычлы вакыйга булып кала иде х ниндидер хәйләсен белеп, чибәр-чнбәр генә кызыл канатларны тартып чыгаргалады Гажәп, утырган жиреннән кузгалып та тормыйча, эләккән балыгын ике тез арасына ашыкмыйча чыгарып кына сала! Ба лык та канәгать кебек, артык тыпырчынмый да Әмма минем осталык та. сабырлык та житмәлс баштарак калка вычтан күземне алмыйча утырсам да һәм берничә тапкыр кармакны кинәт күтәреп җибәрсәм дә. балык, җимне ашап, су төбендә кала бир де Көлә д.т белә микәләллә ул минем ише балыкчыдан?! Аннары ми и. онытылып китеп, кармактан бигрәк, күл әйләнәсен ешрак күзәтеп утыр дым. Кырык ел аз вакыт түгел, бу вакыт эчендә Япраклы да күпмедер үзгәрергә тиеш иде кебек Без. Дәүләкән малайлары мәсәлән, балык тотарга күлнең әнә каршы ягына килә торган идек Ул якның кара яр буйлары ачык, таллыклар куе камышлыклар юк диярлек, йөреп сайлап утырыр урыннар күп иде. Хәзер без утырган бу ягында әрәм ә һлАык. с? чите?, ләм һәм төнбоек баскан була иде. кармак салыр өчен ипле урын табуы да бик читен иде Ләкин Япраклы хәзер дә шул ук < Вым Уф.г. баргач. Иосиф Гэрэ«д» ". Г', MIICB ГӘ КорМӘПКӘЙДӘ ҺЫМЫ! »ЧгЯ ЯТНӘВ ПӘМ UO- ■ мәшһүр ШИТЫрСН «ЗГ1Н икән Ә L Әнә шулай күңелле истәлекләргә бирелеп, тәмләп кенә дүртбнш шешәне бушатканнан соң, райком егетенә рәхмәтебезне әйтеп, аны озатып жибәрдек. Мин исә кымызны эчеп бетерер өчен Хәмиттә калдым Бу дуамал эчемлек юлда селкетеп йөрткәнне бер дә яратмый, аннары җән кызуында аны озак сакларга да ярамый. Сәгыйдә килен бер унлап оп шәне шунда ук кар базына да төшереп куйды. Ә калган өч-дүрт шешәне алып, без Хәмит белән, Сәгыйдәнең ашы өлгергәнче. Дим аръягына чыгып килергә булдык Аръяктагы тугайда, нәкъ Көрмәнкәй каршысын да «Япраклы» дигән зур гына күл бар, канчандыр без - Дәүләкән малайлары еш кына шул күлгә балыкка кнлә торган идек Минем инде Япраклыда булмавыма, юләр әйтмешли, бер кырык ел бардыр — менә шуның ярында, малай чактагы шикелле кармак салып утырасым килеп китте. Моның өчен бөтен кирәк нәрсә Хәмиттә бар, абзар артындагы черегән тиреслектән калай савытка бераз суалчан казып алдык та аның буялмаган иске генә көймәсендә аръякка чыгып та киттек Тугайның әле чабылмаган куе үләнен ерып, күл буена бардык, таллар ышыгын нан әйбәт кенә тыныч урын табып, кармакларны сүтеп, бисмилламы әйтеп дигәндәй, безне зарыгып көткән балыкларны ялыктырмас өчен тизрәк эшкә дә керештек Ләкин ни хикмәттер, балыклар безнең кар макларга ташланырга ашыкмадылар Моның сәбәбен Хәмит шунда ук әйтеп тә бирде, хәзер көн үзәге, балыкларның көн кызуыннан ялкаула нып, тнк кенә «ята» торган чаклары, диде Шулай да ул үзе ничектер Япраклы икән, бернинди үзгәреш курмми^диярлек Хәер, кичәмә йөз еллар яшәгән күл өчен кырык ел нәрсә ул, кеше кулы тимәгәч, торган сакланып Кырык ел гомер безне генә танымаслык дәрәҗәдә үзгәртеп бетерде Бер уйласаң, кызганыч та инде без, кайчан гына әле яланаяк, күлмәк-ыштаннан гьОТаШушы күл әйләнәсендә кармак күтәреп йөрүче малайлар идек, ә хәзер? Юк, кыска, бик кыска адәми затның гомере! Әмма шушы кыска гына гомерле адәмнең, кодрәте чамадан ашты — мең ел гына түгел, миллион еллар сакланып килгән табигатьне соңгы егер- ме-утыз ел эчендә генә дә ничаклы үзгәртеп бетерде, һәм бу үзгәрешләр Япраклы күлнең тирә-ягында да бар Әнә, каршы яктагы киң туганны аркылы бүлеп, дамба сузганнар. Ни өчен, нинди максат белән? Ишетүемә караганда, кайчандыр_Дәүләкәннән Стәрлетамакка юл салырга уйлаганнар һәм бу дамбаны шуның өчен күтәргән булганнар Ләкин соңыннан юл үткәрүне бу төштә кирәксез табып, эшне туктатканнар. Ә дамба калган, хәзер ул оборона ныгытмасы шикелле бөтен тугайны ямьсезләп, күпме печән бирә торган болынны алып тора. Яки әнә Көрмәнкәй яклап Дәүләкән каршысындагы тугайда урман үстергәннәр Бәлки кирәктер, файдагадыр бу урман? — белмим, әйтә алмыйм Әмма болынлык мәйданы бик нык кимеп калган. Кыскасы, үзгәреш бар, бөтен җирдә бар ул. Тик, кызганычка каршы, кеше дигәнең, гомере кыска булганга күрәме, табигатьне үз кулы белән үзгәртүнең бөтен нәтиҗәсен генә яхшылап күрергә өлгерми—ул кадәресен инде шулай ук кыска гомерле балаларына уйларга һәм аңларга калдыра. кирәк булганмы бу, әллә юкмы?. Гафу итегез, балык чиртмәгәч, ниләр генә килми күңелгә?! ...Ә шулай да эссе бөркү, кояш каршыбызга борылды, кыздыра, мин яңадан таллар ышыгына күчебрәк утырдым. Юеш комга утырткан шешәне алын, әледәнәле кымызны эчәм, Хәмиткә дә салып бирәм, ләкин ул һаман «үзең эч!» ди— күбрәк миңа тисен, ди торгандыр инде. Шулай кысташып, әкрен генә сөйләшкәләп, бер-ике сәгать чамасы утыргач, балыкчым да урыныннан торды: — Бер табалык булды, кузгалсак та ярый,— диде ул, кармагын урый башлап — Сәгыйдәнең дә ашы .өлгергәндер. Мин дә, торып, кармагымны урадым. Хәмит, нечкә талчыбыктан шеш ясап, балыкларын шуңа тезде. Ахырда кузгалдык. «Хуш, Япраклым, хуш! Тагын килеп, ярларында утырырга язсын!» — дидем мин эчемнән генә һәм кулымдагы ипи кисәген угалап, өстә генә йөзгән вак балыкларга ташладым ...Без кайтканда, Сәгыйдәнең ашң,өлгергән, өстәлгә табын әзерләнгән иде. Ничә сынаганым бар: аның кулы аш-суга һәрвакытта юмарт, барысында бик мул әзерли, үзе пешергән бодай икмәген дә ул зур телемнәр итеп ашъяулык уртасына өеп куя. . Хәмит бер яртысын да чыгарды, аш хөрмәтенә анысын да берәр генә стопка күтәрдек. Шулай матур гына сыйланып һәм кунып, икенче көнне мин, һаман әле эчелеп бетмәгән 3-4 шешә кымызны алып, Дәүләкәнгә^_кайтып киттем Бер тәүлек эчендә бер кәрзин кымызны бетереп карале — әйтергә генә ансат бу! Шуңа күрә дә онытылмас бер вакыйга булып калды ул минем өчен. Чөнки, соңыннан күпме кайтып йөрсәм дә, миңа инде андый муллыкны яңадан күрергә туры килмәде. Аннары Көрмәнкәйдә кымыз ясау бетерелгән, бу эшне тагы да арырак — Дүртөйлегә күчергәннәр дип ишеттем Кыскасы, Дим буеның мәшһүр кымызын сагынып сөйләргә генә калды. . Әйе, мин кайткан саен Хәмит белән очрашмыйча китми идем. Хәмит үзе дә, хатыны Сәгыйдә дә —бик гади, бик садә кешеләр. Бернинди ясалмалык, кыланчыклык, хәйләкәрлек юк аларда. Көн итүләре дә саф авылча — икесе дә колхоз эшенә йөриләр, шуннан килгән белән генә яшиләр Күзгә күренерлек байлыклары юк, әмма тамаклары тук — бәрәңгесе, сөте-мае, кош-корты үзләренеке, барына канәгать булып, балачага үстереп, тыныч-тату гына тора бирәләр Ничә кайтсам да. тормышлары паман искечә, тик үзләре әкрен генә олыгая балалары үсә бара канберә .ре инде читкә укырга китә| рГӘКИӘр иде 1969 елның март башында Дәүләкәнгә туган көнемне ,-кәрергә кайткач, мин бил ■ ф лескә чакырткан идем Ресторан залында оештырылган мен.» шул мәҗ- - лескә алар мина күчтәнәч итеп, бер бетен каз күтәреп килг-жиэр иде g Казанга чаклы ук алып кайттым мин ул кадерле күчтәнәчне* » Соңгы очрашуыбыз, ялгышмасам. 1975 елны булды шикелле Бу з явымсыз бик коры җәй иде Үләннәр кибеп бетте малга азык юк. са- х рыклар җир кимерә дип снйлэгәннәре хәтердә Башта мин мә аша 3 1уймазыдан якын тугаңым Дәлән'.. «Жигули» ма- ф шинасы мине Бүздәк аша Дәүләкәнгә илтте Бу юлны , м тилаган булдым, чөнки Бүздәкне дә күреп, Лчылыкүл яныннан да узасым кил * гән иде Туймазы S фа юлы бик шәп. KI фальт, йөзеп кенә = барасың Әмма Бүздәкгән Дәүләкәнгә борылгач, алтмыш километр ча г масы юл бик алама булып чыкты Шул хәтле ватык һәм тузанлы иде, ‘ ■ әгәр каршыдан берәр машина үтеп китсә, соры калын болыт эченә чум- < гандай була идек. Барып җиткәч, чишенеп өскә утырган тузанны бәрә- * суга кагарга туры килде. i Бер-ике көннән без Гомәр дустым белән, күчтәнәчкә гастрономнан s анысын монысын алып, Хәмитне күрер өчен җәяүләп кенә Көрмәккәйп гә киттек. Шулай ук эссе көн иде, җирдән дә кипкән үлән һәм кызган туфрак исе аңкып тора Җәйнең болай коры килүенә борчылып сөйлә- шә-сөнләшә бара торгач, Көрмәккәй очына килен тә җиткәнбез. ...Сәгыйдә безне күптәнге дуслар итеп ачык йөз белән каршы аллы, ләкин Хәмит үзе өйдә юк иде күршедәге Дүртөйл» i » киткән булган (Колхоз идарәсен шунда күчергәннәр икән.) Хатыны өйгә м рергә кыс таса да, без тышта, койма буендагы биек, куе агач күләгә,утырып, Хәмитне көтәргә булдык. Сәгыйдә шунда ук самавырын да кунмакчы иде дә, тик без аңа бераз сабыр итәргә куштык Шулай да Сәгыйдә борчыла һәм борчылуын яшереп тә тормый «Эсеп кенә йөремәһә ярар v ине»,— дн. — Ә нишләп ул эчеп йөрергә тиеш әле’ -дип сорыйбыз — Бында бөтәһе лә эсәләр,— дн Сәгыйдә -Үткән байрам көнөндә эсә башлаганнар ине, әле дә туктат андары юк Ләкин без Сәгыйләне тынычландырырга тырышабыз. Хәмит алай йөрмәс, ул инде яшь кеше түгел, дибез Хатын үзе дә килешкәндәй була, кеше котыртмаса, үзе генә эчеп йөрми иде, дн. тик шулай да Көрмәккәй кешеләренең бер эчә башласалар туктый белмәуләреннән зар лана Сүз уңаеннан без малайлары турында сорыйбыз Аның өч малае үсеп җиткән, олысы белән кечесе өйләнгәннәр дә нндс. башка чыгып, аерым торалар икән. Яннарында хәзер ике кызы да бер малае — Малайзарым, шөкер, тәүфыйклы булып үстеләр, дн < әгыйдә.— Эсү менән дә шаярманылар Бигрәк тә уртанчы малаен мактый Аның турында шундый кытык кын.1 и..;,. . алды ул, ягъни уртанчы манат Кремль сагында хезмәт иткән, безнең җитәкче.тәрж \ . кур гән 1лет яхшы хезмәт итүе беләнм ләиме, шундагы бер татар полковнигына бик iл лн "«• Шх.т тик лом ошаган дн, егетне армиядән бушагач та *‘•әүда калырга кыстый башлаган полковник, хәтта кызымны сина бир м горз бара квартир да алып бнрермсм, теләсәң әти әниемне дә кн • рер«« •< дж •" |СТ шуларның барысын да хәбәр итеп, кинәш сорап атасы н ннахнә хат язган Әмма Сәгыйдә моңа һич тә рнза булырга теләмәгән «Улым, балакаем, Мәскәүдә өйләнеп кала күрмә, үзебезгә Кврмәнкәйгә кайт» дип язып җибәргән һәм егет, Мәскәүне калдырып, үзенең Көрмәнкәенә кайткан, хәзер колхозда эшли икән, тик нигәдер өйләнергә теләми, ди Сәгыйдә. Әнә шундый хикмәтле бер кыйсса!.. Без моңа ышандык, чөнки бу Сәгыйдә үзе генә уйлап чыгарырлык нәрсә түгел иде... Озак та үтми, Хәмит тә кайтып җитте Куанышып күрештек, аннары өйгә кердек. Дустыбыз бер дә үзгәрмәгән, элеккечә ябык-какча, кара-көрән, каты-кара чәчендә бер чал бөртеге дә күренми диярлек, үзе исә бик шат, дәртле күренә. Ләкин эчкәнен сизмәдек (хәер, әзрәк кенә бар иде шикелле). Без сөйләшкән арада хатыны чәй дә өлгертте. Өстәлдә сөт, каймак, май, бер-нке дистә күкәй һәм өйдә пешкән бик тәмле бодай икмәге Без китергән гастроном күчтәнәчләре дә шунда куелды, әмма ләкин Сәгыйдәнең куе, салкын каймагы белән хуш исле икмәгенә ни җитә, ходаем?! Өйләрендә зур яңалык—кечкенә өстәлдә кызыл тастымал яп- каң_телевизор! Шактый ук кыйммәтле бу замана әйберсенә без игътибар итеп өлгергән идек инде. — Көйләнде безнең эшләр, парин!.. Бичә белән икәү сәкедән генә карап ятабыз Уфа белән Мәскәүне,—ди Хәмит көлеп. — Байлык керә башлаган өеңә, Хәмит! —дибез без дә шаяртып. - Байлык ул түгел, байлык менә бу! — ди ул, икмәк сыныгын күрсәтеп. — Шушы булса, калганы табыла. — Шөкер генә итәһе.— ди Сәгыйдә дә, иренә кушылып.— Авыр сак- тар үтте инде, малайдар үсеп етте, йәрдәмләшәләр, пинсиябез дә килеп тора, шөкөр генә итәһе!.. Чәйдән соң Дим аръягына чыгып килергә булдык. Киткәнче, Хәмит, бер тавыкны абзар ышыгында гына суеп, хатынына бирде. Аннары өчәүләп бәрәңге бакчасы буйлап кына Димгә таба атладык. Хәмитнең өе авылның иң читендә дип әйткән идем. Моннан инде сөзәк кенә тау итәге башлана. Кайчандыр кымызчыларның шунда чыгып, хуш исле җылы чирәмдә кызынып ята торган җирләре Быел яңгырлар булмагач, тау итәге тәмам көеп беткән, атлаганда, көлгә баскандай, кайнар тузан бөркелеп кала Хәмитнең көймәсенә утырып, аръякка чыктык. Тугай буйлап киттек. Бу якта күлләр күп: теге бер килүдә кармак салып, кымыз эчеп утырган Япраклы күлнең аргы очына якынрак тагын бер кечкенә түп-түгә- рәк күл бар — Алабога күле ди идек без аны Кечкенә булса да бик тирән дип әйтәләр иде Япраклының бирге очыннан ерак түгел зур гына күлне ни өчендер Сасык күл диләр иде. Ә моңардан ары, өскә табарак Үле Дим — бусы инде, елга агымын үзгәрткәч, күлгә әйләнеп калган борынгы Дим калдыгы. Ул шактый озын һәм тирән дә булса кирәк Малай чакта без боларның барысына да еш кына килеп йөри идек, ә хәзер менә өч «бабай»,.кулларны артка куеп, салмак кына атлап барабыз. Хәмит безне туры Сасык^күлгә китерде. Монда аның салып куйган нәрәтәсе бар, шулай ук куе камышлык эчендә кечкенә генә каегы да тора икән. Менд шул каегына басып, ул, озын колга белән генә этә-этә күлгә кереп китте дә, нәрәтәсен күтәреп, балыкларын бушатканнан соң, нәрәтә казыкларын кире утыртып, камыш арасыннан шуып кына ярга чыкты. Безнең күреп исебез китте: каек төбендә бәләктәй калын-тыгыз кара балыклар тыпырдашып ята!.. Әз дә түгел, кимендә бер унбишләп булыр Миңа, күптән инде тере балык күрмәгән кешегә, бу гүя бер могҗиза булып тоелды. Юк, чынлап та Хәмит дусның һаман да әле балыктан бәхете бар икән. Шуннан соң инде без тугайд^_озак юанмадык. Балыкларны юеш капчыкка салып, кайтыр якка борылдык. Әйтергә кирәк, кара балык ул бик затлы балык, бик тәмле, бик симез, кылчыгы да бик әз, су төбендә генә ята ул, кармакка бөтенләй эләкми диярлек. Шуңа күрә аны элек тә, Дим буйлары балыкка бик бай чакта да сирәк күрергә, сирәк ашарга туры килә иде. Әлбәттә, без кайту белән, Сәгыйдә килен кара балыкны тиз генә чистартып, кыздырырга да тотынды (бу балыкны чистарту ансат — эчен ярып юасы гына) Ә Хәмит шул арада салкын катыкны кәе суы белән туглап, безгә бик тәмле тхан исеме белән бәйләнгән булуын үземнең дә ишеткәнем бар иде Якты Дим буйларында башкортлар, терлек күп асраганга күрә, мул печән бирә торган болыннарын үз кулларында саклаганнар Хннары судагы балык, тугайдагы җәнлек кебек байлык iapi а да үзләре генә хуҗа булганнар Электән үк бу якларга килеп утырган татар авыллары булса да, алар Димнән шактый еракта, тирән чокырлы кечкенә инеш буйларына урнашканнар (Мәсәлән \юхан. Чуенчы. Карамалы һәм башкалар.) Әйе, кайчандыр чиксез иркен булган бу яклардагы башкорт җир ләре сөзәк кенә үрләр күтәрелгән, үрләр төшкән бөтен әтрафта тн рәи тынлык хөкем сөргән, тик төпсез күктә ялгыз тургай танышы 1ына чыңлап торган. .Минем атакай мәрхүм дә «Мнн малай чакта Каргалы белән Дәүләкән арасында бер генә авыл да юк иде, гомер бакый сука кермәгән ак кылганлы тоташ ялан гына иде» — дип сөйли торган иде... Әнә шулай булган ул малай чакта, ә мин малай чакта инде бу кырык чакрымлык арада өч-дүрт рус авылы һәм күпмедер немец хуторлары бар иде Кайчан башлана, кайчан шулай бик тиз үзгәреп өлгерә сон бу күпме заман тын гына яткан иркен-буш җирләр? 1880 елны нәкъ Эткол кырыннан гына Самар — Уфа тимер юлы уздырыла. Бу Россия үзәгеннән башланган мәшһүр Себер тимер юлының дәвамы Торабара ул Уралны, Себер далаларын, Тайга урманнарын, Саян тауларын да үтеп, Ерак Көнчыгышка хәтле барып җитә. Россия өчен бик кирәкле һәм бик әһәмиятле бу гаять озын юлны заманасына күрә шактый кызу салганнар Халыкны эшкә авылы-авылы белән китергәннәр — хәтта кырык чакрымдагы Каргалы кешеләре дә атлары белән килеп җир казыганнар, балчык ташыганнар. Атакайның әйтүенә караганда, ул да яшь кенә малай көе, балчык ташучыларга ияреп, ат башында йөргән. Шуның өчен әле әзрәк кенә акча да төшергән. Эткол кырында гына таштан яңа станция дә салына. Ләкин аңа Дәү- ләкән исемен бирәләр, күрәсең, бу исемне уцайрак һәм матуррак табалар Русча ул «Давлеканово» дип атала Билгеле инде, Россия үзәгеннән килеп, Себергә чаклы узып киткән бу тимер юл моңарчы тын гына йокымсырап яткан Эткол-Дәүләкән җирләрен кинәт бик нык җанландырып һәм үзгәртеп җибәрә. Озак та үтми, яңа юл белән мондагы бәрәкәтле җирләргә төрле халык агылып килә башлый; руслар, хохоллар *, немецлар һәм татарлар, әлбәттә... Күпмедер вакыттан соң. бары бер ел эчендә генә, Дәүләкән әтрафында егермеләп рус-хохол авыллары һәм немец хуторлары барлыкка килә. Әгәр Эткол белән Дәүләкәннең үз халкы тимер юл ачылганчы биш йөз чамасы булса, 1897 елда инде халык саны мең ярымнан артып китә. Бу урында шуны әйтергә кирәк, татарлар күбрәк Этколның үзенә аерым семьялар булып киләләр Тимер юл ачылгач кына бу якларга килеп утырган татар авылын мин белмим, ишеткәнем дә юк Мондагы татар авыллары барысы да диярлек бик күптән килеп калган иске авыллар иде. Шулай итеп, кыска гына вакыт эчендә тирә-якта иген игү бик нык арта, ә Эткол үзе бик җанлы бер сәүдә итү һәм ашлык чыгару урыны на әверелә. Бигрәк тә хутор булып утырган немецлар игенне зур мәй даннарда чәчә һәм үстерә башлыйлар Шулай ук яңарак кнлгән руслар белән хохоллар да иген эшенә җиң сызганып керешәләр Татарлар исә монда күптән игенчелек белән шөгыльләнгәннәр. Борын-борыннан мал асрап яшәгән башкортлар үзләре дә «бидайны» ашар өчен генә түгел, сатар өчен дә үстерергә тотынганнар Кыскасы, икмәк төп байлыкка әверелә, икмәк барысына да җан өрә, бөтенесен хәрәкәткә китерә, һәм бу якның моңарчы төрән кермәгән кара уылдыктай чирәм җирләре уңышны да ишеп биргән булырга тиеш Бер генә мисал: 1908 елны Дәүләкән станциясеннән 2 миллион поттан артыграк ашлык озатыла, ә шул ук вакытта бөтен Уфа губернасыннан ул барлыгы 6 миллион пот чыгарыла. Димәк, зур губерна җитештергән игеннең кимендә 30-35 процентын бер Дәүләкән үзе генә биргән була III IV Менә шушы бөтен әтрафтан агылып керә башлаган игеннән нинди табышлар алып булачагын бигрәк тә немецлар алданрак күрәләр һәм бу табышны үз кулларына эләктерер өчен зур өлгергәнлек тә күрсәтәләр Берничә ел эчендә алар Дәүләкәндә зур зур тегермәннәр салдыра: Гардер, Гауфлер, Войтер тегермәннәре, шулай ук Димне буып салган мәшһүр Якорь тегермәне әнә шундыйлардан. Боларның һәркайсы таш- III Шул заманда украинлылар шулай аталган. Ә. Е IV Бу мәгълүмат хәзер Дәүләкәндә чыга торган «Знамя» газетасыннан алынды тан, бишәр-алтышар катлы, биек кирпеч трубалары белән чын заводларны хәтерләтә. Дәүләкәнгә кайсы яктан гына килсәң дә, чиркәү, мәчетләрдән дә биегрәк булып, иң элек әнә шул мәһабәт тегермәннәр күренә һәм болар инде авыл агаеның берничә капчык бөртеген түгел, ә өзлексез кереп торган гәрәбәдәй бодайны тартып чыгара Тартканы да биткә кершән итеп сөртерлек ап ак он — крупчатка' Шул онны зәңгәр ♦ пичәтле махсус капчыкларга тутырып, вагон вагон Мәскәүгә, Пстер- = бургка, башка зур шәһәрләргә һәм чит илләргә озаталар Күрәсез, Дәү- ләкән оны үзенең югары сыйфаты белән дөнья базарына да чыга Шу- ж ны да әйтеп үтик: 1910 елны Ростов шәһәрендә оештырылган күргәз- з мәдә Якорь тегермәне шул оны өчен зур көмеш медаль белән дә бүләк- g ләнә. о Немецлардан кала Этколда руслар да зур тегермәннәр салдыра, ф шулай ук татар бае Үтәмишевлар да немецларныкыдай биш катлы те- _ гермән салдырып җибәрә. Ялгышмасам. революциягә чаклы тегермән- * нәр саны бер унга җиткән иде шикелле Ә моның нәтиҗәсе шул була = беренчедән, бу хәтле күп һәм машина көче белән эшләүче тегермәннәр “ игенне Дәүләкән әтрафыннан гына түгел, читтән ерактан ла үзләренә х «суырып» дигәндәй китерә башлый, икенчедән, Дәүләкән инде бөртек < җыеп озатучы гына булып калмыйча, асылда яхшы сортлы әзер он җн- * бәреп торучыга әйләнә. Менә бу соңгысы Эткол-Дәүләкән тормышына = зур үзгәрешләр кертә. Иң элек тегермәннәр үз тирәсенә күп кешеләрне х эшкә тарта, ягъни монда яңа хезмәт иясе эшчеләр катлавы барлык- ** ка килә. Мин дә әле әзрәк хәтерлим, күпме грузчик-ломовойлар шул тегермәннәрнең оннарын көне-төне станциягә ташын торганнар иде һәм боларның күбесе башкорт агайлары иде Билгеле, грузчиклардан баш ка монда, он тузанына батып, төрле эштә эшләүчеләр тә аз булмаган Шулай ук төрле профессия кешеләре — мастерлар, механиклар, элек триклар. конторщнклар да эшли бу тегермәннәр эчендә Игенне зур мәйданнарда чәчеп үстерә башлагач, авыл хуҗалыгы машиналарына һәм эш коралларына ихтыяҗ да бик нык арта Тиз арада Этколда машина һәм кораллар белән сату итә торган фирмаларның бүлекләре бер бер артлы ачыла башлый Төрле урыннарда таштан зур зур складлар салына Боларның да хуҗалары бөтенесе диярлек немецлар: Эльворт, Бюлер, Ремпель, Зудерман. Кап; Гсльфрнх һәм баш калар Бу складларга машиналар төрле зурлыктагы молотнлкалар, үзе ура. үзе көлтәсен дә бәйләп ташлый торган ургычлар, чәчкечләр, җилгәргечләр, чапкычлар, берничә төрәнле сабаннар, йөзле (днскалы) тырмалар, хәтта «Интернационал» дигән тракторлар да (шул заманда') турыдан-туры Германиядән һәм Америкадан килеп тора Шуңа күрәдер инде, революциягә чаклы ук Дәүләкән тирәләре аныл хуҗалыгы маши налары белән иң нык коралланган җирләрдән саналган Бу материал да «Знамя» газетасыннан алынды ...Әнә шундый үзгәреш! Әйтәләр. Эткол-Дәүләкәндә иллеләп иген Җыю салу амбарлары булган, дип Гаҗәп түгел, чөнки бөтен әтрафтан көзен кышын ашлык өзлексез агылып кереп торган Бу ашлыкны җыеп озатучылар арасында (тегермән хуҗаларыннан кала) зур рус байларын күрәбез болар Лашков. Тимофеев. Костюриннар Мин әле бер-нке яһүдие дә беләм (дөрес. НЭП вакытында) «ларның берсе Тяуш, икенчесе Свердлов иде Ниһаять, революциягә чаклы ук Дәүләкәндә Уфа губернасындагы иң зур элеватор да салына Билгеле инде, мондый җирдә һәртөрле сәүдә коммерция эшләре ае руча кызу үсә һәм җәелә башлый Мәсәлән. 1914 елны Дәүләкән халкы ның утыз проценты тегеләй яки болай сәүдә эше белән бәйләнгән була Зур шәһәрләрдәге шикелле, монда акча салу, акча алу өчен банк та ачыла Монда «Зингер» дигән тегү машиналары белән сату итүче атаклы фирманың филиалы да урнаша Немецлар сыра заводы та салдырып җибәрәләр, шәп булган диләр аларның сырасы, губернаның тврле якларына кит.» торган булган Польдяев дигән бер мордва бае монда таштан ике катлы итеп, ике зур йорт салдырган. Бу йортларны без Бәлдэй йорты дип атый идек. (Хуҗасының чын фамилиясен мин күптән түгел генә белдем ) Берсендә, тимер юлга карап торганында, гостиница белә? ресторан булган икән. Икенчесе, базар мәйданына якыны, махсус клуб итеп салынган Менә шуның сәхнәсендә унҗиде — унсигезенче елларда татарча спектакльләр куела торган иде Аннары Марҗа базарына V каршы гына агачтан шулай ук махсус салынган кинотеатр да бар иде. Элек аның исеме Модерн булган, имеш Этколда — Модерн!.. Ләкин без, татар малайлары, аны — «туманный» дип кенә йөртә идек. Тик шуны онытмагыз, болар барысы да Эткол дигән башкорт авылында — ул заман га әле ул волость үзәге дә булмаган шикелле. Чөнки безнең волость Казангол волосте дип аталган — бу инде Дим буендагы икенче бер башкорт авылы. «Куличлар» Инде сәүдәнең үзенә килгәндә,-бу тармакта күбрәк татарлар өлгерлек күрсәтәләр Эткол базарының мәйданы зур иде, ул чиркәү яныннан башланып, Дәүләкән чокырына чаклы сузыла иде. Менә шул мәйданның. уртарак бер җирендә ике-өч рәт тезелеп киткән таш кибетләр — барысы да диярлек татарларныкы . Араларында өч-дүрт яки биш-ал- ты приказчик тоткан зур кибет хуҗалары да бар — болар Сафа купец, Басыйр купең (кибете таштан, ике катлы), Борһан купец, Шәймәрдән купең... Алар кулында кызыл мал, галантерея, бакалея сәүдәсе. (Шәймәрдән купең үзенең йорты белән янәшә махсус китап кибете дә ачкан иде.) Кечерәк сәүдәгәрләрдән Зариф, Гатаулла, Сафиулла, Габидулла (Гыйбаш) купецларны күрсәтергә мөмкин. Боларның сәүдәсе — галантерея яки бакалея, ләкин араларында җиләк-җимеш белән генә сату итүчеләр дә бар иде. (Мәсәлән, Гыйбаш махсус подвал да ачкан иде.) Шулай ук итчеләр һәм тире-яры җыючылар да, традиция буенча, торганы диярлек татарлар иде. Ләкин татарларның иң зур байлары — тегермән хуҗасы Үтәмишевләр белән җир-урман биләүче Нәбиулла Кәри- мов иде... Дөрес, сәүдә эшендә руслардан да зур купецлар булган, әйтик, Самсонов, Антимонов, Чигадаев, Решетников һәм тагын кемнәрдер — мин аларның барсын да белеп тә бетермим, һәм гомумән читтән килгән халыкның күпчелеге руслар булганга күрә, монда алардан байлар гына түгел, төрле һөнәр ияләре дә, эшче-хезмәткәр дә башкаларга караганда күбрәк иде. Инде яңадан татар «куличларына» килсәк, монда шундый бер кызык хәл күзгә ташлана Иң элек — алар барсы да диярлек Казан ягыннан чыккан, тик башкорт җиренә килгәч кенә баеп киткән кешеләр. Мисалларын китерик һәм безнең күршебез Борһан абыйдан башлыйк. Ул Әлмәт ягы Өчмунча авылыннан, яшүсмер чагында ук атасы аны Са- марга илтеп, шунда очраган бер дагстан баена малайлыкка биреп җибәргән. Күпмедер еллар ул ерак илдәге шул байда хезмәт иткән. Башта самавырчы малай гына булып йөргән, аннары әкренләп үскән, күтәрелгән. гадел хезмәт иткән, байга яраган, тиенләп акча туплаган, ахырда хуҗасының фатихасын алып, азмы-күпме җыйган «капиталлый учлап, башкорт якларына юл тоткан. Этколга килеп, яңарак кына уяна, җанлана башлаган бәрәкәтле җирдә үзенә бик әйбәт зәмин дә тапкан. Беренче герман сугышы алдыннан Борһанетдин Мөхәммәтҗанов Дәү- V Төрле яшелчәләр белән сату итә торган урынны шулай атыйлар иде Ә Е. ләкәя «куличларының» иң билгелесе, биш-алты приказчик тотып, иң затлы товарлар белән генә сату итә торган зур таш магазин хуҗасы иде Товарны да — кызыл мал белән галантереяне — ул Мәскәүдән, Петербургтан, Варшавадан гына китерткән, сатып алучылары да «затлы», дөресрәге, акчалы халык — чабаталы мужик аның магазинына керергә дә кыймаган, диләр Әлбәттә, тиз арада бу рәвешчә күтәрелеп, баеп ки- ф тәр өчен Борһан абзац сәүдә эшенең нечкә серләрен бик яхшы белүче _ уңган, зирәк, тырыш кеше дә булырга тиештер инде Шунсыз Өчмунча < авылыннан малайлыкка чыгып киткән хәерче татар иң бәрәкәтле җир- х дә дә мантый алмас иде... 3 1918 елның җәе башында без Борһан абзыйларга күрше булып күч- £ тек. Аларның ишегаллары бик иркен иде, яшел чирәм иде, һәм шул чи- g рәмдә төрле төстәге чәчәкләр шикелле бик пөхтә киенгән балалар йө- ' герешеп уйнап йөриләр иде. Бу балалар бер дә урамга чыкмыйлар иде, * мин дә аларга керергә һич тә кыймый идем (капкалары да һәрвакытта = бикле була торган нде), исемнәрен дә белмим, бары койма ярыгыннан s гына аларны бик кызыксынып күзәтә идем Шул чакта ук инде арала- х рыннан берсе — озын кара толымлы, нечкә кара кашлы, алсу-ак чы- “ райлы өлкәнрәк кызлары минем игътибарымны үзенә бик нык җәлеп тә s иткән иде. Соңыннан мин бу Һаҗәр исемле кызга үлә язып гашыйк та х булдым. ...Борһан абзый үзе кечерәк буйлы, җыйнак кына бер кеше нде Бнк J пөхтә һәм чиста киенеп йөри иде. Аз сүзле, тыныч, горур — шулайрак күренә иде ул миңа. Унсигезенче елның җәендә таш магазины эшләгән булса кирәк, чөнки минем күз алдында шундый бер күренеш бнк ачык саклана: кичкырын урам уртасыннан Борһан абзый зур улы Галиулла белән, матурлап бәйләгән төргәкләр күтәреп, ашыкмыйча гына кайтып киләләр Икесе дә бик шәптән киенгәннәр: Борһан абзыйның өстендә утыртма якалы озын кәзәки, башында каракүлдән кырпу бүрек, ә Галиулла өстендә бик килешле утырган тужурка белән чалбар, башында киң читле йомшак фетр эшләпә. Әйтергә кирәк, Галиулла төскә дә бик чи- бар һәм аяк атлаулары да аның бнк көяз иде Ишегалдындагы вак ба лалар, аталарының кайтыр вакытын белеп, барысы да урамга йөгерешеп чыгалар, шаулап каршы алалар, әтиләре белән абыйларына тотынып, шунда ук кереп тә китәләр Капка ябыла, аркылы агачын яңадан шылдырып куялар, шуннан бер мәлгә ишегалды да тынып кала Бер уңайдан Борһан абзыйның үзе турында өстәп шуны да әйтәсем килә: бу аз сүзле кеше Дәүләкән купецлары арасында бердәнбер балыкчы иде (Купең балыкка вакыт әрәм итәме соң?’) Жомга көннәрендә кибетләр ябык чакта ул, озын кармакларын алып, берәр малаен ияртеп, көймәсе белән Дим үренә китә торган иде Билгеле, аның бу һәвәслеге балыкны үзе тотып ашарга яратканнан гына булмагандыр инде. Төрлесен күргән кеше, бигрәк тә соңгы елларда күпне кичерергә туры килде аңа, бәлки тын гына бөтерелеп аккан Днм ярында утырып, ул үзенә җан тынычлыгы тапкандыр Ә җан тынычлыгы кемгә генә кирәкми ул?1. Хәзер икенче күршебез, бездән өстәрәк урам аша гына торган Гатаулла картка күчик Ул хәзерге Арча районы Чиканас авылында туып, яшьли ятим калып үскән кеше. Үз авылында өйләнгәннән соң. яшь хатынын ияртеп, башкорт якларына бәхет эзләп чыгып киткән Чуенчы исемле зур татар авылыннан ерак түгел. Посыф исемле бер байның утарында унбиш ел үзе дә, хатыны да ялчы булып хезмәт иткән Димәк, бу очракта да бер үк язмыш: нужадан котылу өчен иленнән чыгып китү, кайдадыр еракта кемгәдер ялланып эшләү, искиткеч тырышлык, чыдамлык күрсәтә белү һәм шул рәвешчә байга ярап, үзенә юл ачу Утарда унбиш ел тир түккәннән соң, Гатаулла карт (хәер, ул чакта әле ир ур тасы) гасыр башында Этколга күчеп кнлә һәм шул ук Посыф бай яр дәме белән сату итәргә тотына Ләкин крестьян эшен дә ташлап бетерми башкортлардан арендага җир алып иген дә игә, берничә баш ат, сыер, сарыклар да асрый. Бу вакытта инде аның бер-бер артлы үсеп килгән өч малае да була. Тырышкан табар, ташка кадак кагар дигәннәр бит. Бу акыллы мәкаль, әйтергә кирәк, картның үзенә дә, малайларына да бик тә туры килә. Күп тә үтми, Гатаулла абзый Эткол урамында чибәр генә йорт та торгыза, ишегалды буйлап таза каралтылар да эшләтә һәм базар мәйданында таштан кечерәк кенә кибет тә салдыра. Хәзер инде аны да «Гатаулла купнч» дип кенә йөртәләр, хәлбуки, ишетүемә караганда, төп капитал Йосыф байныкы булган диләр иде Ләкин ничек кенә булмасын, ярлы бер татарның «купичка» әйләнүе, әлбәттә, Дәүләкәндә сәүдә эшләренең нәкъ кыза башлаган чагына туры килүе белән аңлашылса кирәк. Билгеле, кеше үзе дә шуңа һичшиксез сәләтле булырга тиештер инде. Яки менә Шәймәрдән Гайнетдиновны алыйк. Бу да башкорт жнренә Балык бистәсеннән кечкенә кабык арба тартып килгән кеше Башта кургаштан ясалган алка, йөзек, беләзек кебек нәрсәләр сатып йөргән. Баегач, Этколның нәкъ уртасында асты таш, өсте бүрәнәдән таза йорт салдырган, йорты белән янәшә, шулай ук таштан, махсус китап кибете дә ачкан Кибетнең ишеге сырлы тимер калайдан — шылдырып кына югары күтәрелә торган иде. Бу йорт белән кибет фоторәсеме Казанның «Заман» календаренда реклама рәвешендә басылып та чыккан булган. Календарь битендәге бу рекламаны күптән түгел мин үзем дә күрдем; чибәрләп эшләнгән рус капканың бер ягында ике катлы яшел йорт, икенче ягында тимер ишекле таш кибет. Ә йорт белән кибет арасында тройка костюм, кара кәләпүш кигән, кулларын чалбар кесәсенә тыккан Шәймәрдән абзац үзе басып тора. Казан каласының атаклы бер бае диярсең! Ләкин Шәймәрдән агайның төп сәүдәсе базар мәйданындагы икенче таш магазинында иде — анда өч-дүрт приказчик кызыл мал һәм галантерея белән сату иттеләр. Әнә шулай баеп киткән Шәймәрдән Гай- нетдинов та. ягъни ул да — шактый «түбәннән күтәрелгән» купич!.. Әмма гомере кыскарак булды бу купичның, 1918 елны Уфада гифтан үлеп киткән, бичара. Шуңа күрә мин аны юньләп хәтерләмим дә диярлек. Ә менә кайчандыр аның приказчигы булган Минһаҗ абзыйны мин инде бик яхшы беләм. Ул атакайның якын дусты иде, озак еллар башта Дәүләкәндә, соңра Казанда бергә аралашып гомер иттеләр. Минем кулыма Минһаҗ абзыйның үзе турында язып калдырган истәлеге кергән иде. Шактый кызыклы язма. Тик мин ул язмадан үземә кирәк кадәресен генә чүпләп алырга мәҗбүрмен. Болай башлана Минһаҗетдин Шәрәфетдин улы Әминов элекке Мамадыш өязе Бучырма авылында дөньяга килгән Атасы авылның ат- сызтунсыз бер фәкыйре, бары ике имана җир биләгән, көзен-кышын шахтага китеп эшләгән. 1891 елны каты ачлык килгәч, Шәрәфетдин агай, җиде яшьлек Минһаҗетдинне җитәкләп, башкорт ягына чыгып китә. Ниятләре — Стәрлетамакка барып җитү, чөнки анда Ильяс исемле күз күргән авылдашлары яши икән. Уфага хәтле бара торган пароходның дүртенче классына да утырырлык акчалары булмагач, болар алты йөз чакрым араны җәяүләп кенә үтәләр. Әмма кечкенә Минһаҗетдин еш кына арый, атасы аны җилкәсенә атландырып та баргалый, берәр атлы куып җитсә, шуңа да утыртып җибәргәли Ат хуҗасы, берничә чакрым киткәч, малайны төшереп калдыра — Минһаҗетдин юл буенда елый-елый атасын көтеп ала . Әнә шулай салкын кара көздә бик җәфа чигеп, арып-ачыгып, кайбер авылларны узганда хәер дә со- рашкалап, ахырда болар Стәрлетамакка барып җитәләр. Ул елларда бу кечкенә өяз шәһәренең иң зур байлары Үтәмншев- ләр булган — Шәрәфетдин агай, бераз хәл алганнан сон. әнә шул байларга дворник булып эшкә керә. Үтәмишевләрнен ятим балалар өчен ачкан мәктәпләре дә бар икән—атасына ияреп кнлгәя кечкенә Минһаҗетдинне менә шунда урнаштыралар. Икенче елны Шәрәфетдин агай Бучырмадан хатыны белән дүрт баласын да Стәрлетамакка китертә. Котыйчык шикелле кечкенә фатирда укмашып, өелешеп дигәндәй. ♦ тора башлыйлар. Минһаҗетдиннең әнисе Бибифатыйма җинги дә шул с ук Үтәмишевлардә көнозын эшләп йөри, бер апасы да байның кияүлә- к реиә асрау булып керә—шулай итеп, болар, ниһаять, авыр нужадан 2 чыгалар, һәрхәлдә тамаклары тук. з Еллар уза Кечкенә Минһаҗетдин ятимнәр мәктәбеннән сон берничә г ел русча да укып йөри. Ул заманда Стәрледә татар балаларын русча 8 укыта торган башлангыч мәктәп тә булган икән. Ләкин инде малайны ф унике яше тулартулмас эшкә дә җигәләр. Ул да Үтәмишевләрдә чәй _ төрүче булып эшли, ана әле аена бер сум хезмәт хакы да түлиләр Z Үтәмишевләрнен сәүдә эшләре бик кнң җәелгән була ашлык таҗых еп озаталар, чәй-шикәр сәүдәсе дә алар кулында, керосин, тоз. ташкү- Z мер белән дә сату итәләр, шунын өстенә Уралнын төрле завод рудник- х ларында һәм Әлшәй, Ыслак. Дәүләкән кебек базарлы авылларда < кибетләр дә тоталар . Бөтен жирдә махсус куелган кешеләр эшлн. ә £ Үтәмеш бай үзе шуларны карап, тикшереп кенә йөри s Шәрәфетдин агайның бик тырыш, гадел кеше икәнен күреп, бай хуҗа * аны үзенә даими кучер итеп куя. Яна кучер аллы-артлы итеп яхшы атлар җигелгән ябык чанада (повозкада) байны әлеге «точкаларга» йөртеп кенә тора. Әмма кышнын бик яман суыгында Шәрәфетдин агай кулларын өшетә, озак төзәлә алмыйча җәфалана, ахырда ике кулының да урта бармакларын кисәләр Бәхетсезлек җитәкләшеп йөри диләр Шул чагында асраудагы кызы да. өстенә самавыр аударып, бик каты пешә һәм бик озак авырый Шулай да бай аларны ташламый Шәрәфетдин агайны читтәге «точкаларның» әле берсенә, әле икенчесенә төрле эшкә җибәргәләп тора Әмма сәламәтлеген бер сындырган кеше, күрәсең, ман- тый алмый инде. Шәрәфетдин агай да чынлап авырый башлагач. 1901 елны семьясын алып, үзенең Бучырмасына кайтып китә һәм шул ук елны туган-үскән җирендә вафат та була. Ә Минһаҗетдин Стәрледә кала Ана инде унҗиде яшь. үз көнен үзе күрергә тиеш Үтәмншевлар аны Дэүләкәндәге тоз, керосин, ташкүмер складына «баш» итеп җибәрәләр Хезмәт хакы аена ун сум - Минһаҗетдин шунын алты сумын авылга әнисенә җибәреп тора Атасы кебек тырыш, гадел булганга күрә, байлар ел саен аның хезмәт хакын бер-нке сумга арттыралар, ул да ел саен әнисенә акчаны арттырып җибәрә, чөнки дүрт ятим анда, әнисе кулында, кош балалары шикелле көтеп кенә торалар Тагын берничә ел үтеп китә. Минһаҗетдиннең каралыр вакыты да җитә Моның өчен ул туган авылына кайта, ләкин ишле гаиләнең бер дәнбер тәрбиячесе булганга күрә аңа льгота («күк бнлет») чыга Солдаттан котылгач, бер уңайдан егет. Чокырча авылының Гамилә исемле кызына өйләнеп, яшь кәләше белән яңадан Дәүлэклнгә китә. Минһаҗетдин инде үзен сәүдә эшендә таныткан кеше, аны Дәүләкән купецлары үзләренә чакырып кына торалар Үтәмишевләрнен һаман да бер урыннан икенче урынга күчереп йөртүләре бик туйдыргандыр ахрысы, ул тота да әлеге югарыда телгә алынган Шәймәрдән купенка приказчик булып күчә Фатир - байдан, хезмәт хакы да агна егерме биш сум Шик юк, Мннһаж абзый кайчан да булса үзе .11 «куличлыкка» чы гарга хыялланган булырга тиеш Ул заманда бу һәрбер өлгер, енган приказчикның хыялы иде. Әмма ләкин Минһаҗ абзыйның «сәүдәгәрлек мәктәбе» артык озакка сузыла, нужадан чыгып, мая туплап, узенә «эш башлаганчы» ул арада 1917 нче елның революциясе дә килеп җитә Билгеле инде, язмышның бу борылышы өчен аңа соңыннан бары сөенергә генә туры килгәндер. Бигрәк тә балаларына! Шулай да нэп вакытында Минһаҗ, абзый һәм аның үзе кебек элеккеге приказчиклардан алты кеше «Алга» исеме белән ширкәт төзеп, Ба- сыйр купец магазинында бер биш-алты ел гөрләтеп сату итеп калдылар. Шуннан соң инде хосусый сәүдә эшләре сүнде, бетте, һәм Минһаҗ, абзый да үзенең асылына кайтты Ягъни яңадан хезмәт кешесенә әйләнеп, калган гомерен төрле урыннарда эшләп уздырды Минһаҗ абзыйның үзе язып калдырган бу тарихы Казан якларыннан «бәхет» эзләп чыгып киткән ярлы татар өчен бик характерлы дип әйтәсем килә. Дәүләкән купецларыннан кемне генә алма, аның тарихы әнә шулай башлана. Дөрес, кайберләре иртәрәк уңышка ирешә, баеп та өлгерә, ә кайберләре өлгерә дә алмыйча кала. Билгеле, уңыш дигән нәрсә күп сәбәпләргә, мәсәлән, кайчан килүенә, ниндирәк җиргә килеп эләгүенә һәм кешенең үз сыйфатларына да бәйләнгән булырга тиеш. Шул ук Үтәмишевләр дә бит хәзерге Балтач районы Мәчкәрә авылыннан, ә Уфа миллионерлары Нәзировлар исә — Казан арты Битаман авылыннан чыккан кешеләр. Әмма болар башка, болар инде җәеннең бик эреләре! Дәүләкән «купецлары» турында шушы китерелгән мисаллар да бәлки җитәр иде. Ләкин мин тагын ике кеше язмышы турында язмыйча үтә алмыйм— калдыруы кызганыч! Аларның берсе Сафиулла Зайнуллин Бу инде Башкортстанның үзендә (хәзерге Туймазы районы, Арысланбәк авылында) туган кеше. Сигез яшендә ятим калгач, аны Уфага китереп, Хәкимов дигән байга тәрбиягә бирәләр. Хәкимов — Уфаның иң зур байларыннан, заманында шәһәр үзәгендәге куш манаралы мәчетне дә шушы бай салдыра. Бу кеше турында шундый кызыклы бер риваять тә ишеткәнем бар имеш, ул үзе дә кайчандыр яшь чагында көтүче булган диләр. Ахырда ничектер баеп киткәч, үзенең шул иске чабаталары белән озын чыбыркысын намаз бүлмәсендә чөйдә генә элеп тоткан; карт намаз укыганда, шулар «Масайма, безне киеп һәм сөйрәп йөргән чакларыңны онытма!» дигән төсле гел аның күз алдында торган, имеш! Булыр да! Сафиулла шушы байда үсеп, егет булгач солдатка алына һәм сигез ел Польша җирләрендә хезмәт итеп кайта Кайткач, бай аны Нәфисә исемле Малмыж кызына өйләндереп, кулына күпмедер акча биреп, Дәүләкәнгә җибәрә Башта Сафиулла Уфа баеның малы белән сату итә, аннары торабара кибет тә, товар да аның үзенә күчә. (Сәүдәсе — бакалея ) Озак та үтми, Эткол уртасында башкорттан җир алып, зур гына йорт та, таза каралтылар да салдырып җибәрә. Шулай итеп, Дәүләкән- дә Сафиулла дигән тагын бер «купич» пәйда була. Кыскасы, бер үк язмыш кичергән, бер үк юл үткән татар сәүдәгәре, әмма кеше буларак ул бөтенесеннән дә бик нык аерылып тора иде. Тышкы кыяфәте белән үк — биленә зинар буып, яланбаш йөри торган иде. (Татар сәүдәгәрендә моны күрмәссең.) «Кызыл купич» дисәм арттырып җибәрү булыр, һәрхәлдә прогрессив карашлы, заманга иярүче бер кеше иде ул Динне танымады, мәчеткә йөрмәде, күршесе Искәндәр ахунны да гел тәнкыйтьләп кенә торды, диләр белгән кешеләр. Корьән укыту мәҗлесләренә дә бер вакытта да йөрмәгән һәм үзе дә андый мәҗлесләр үткәрмәгән. Ике улы — Барый һәм Гомәрне дә — ул дин сабагына йөртмәде, ә иң зур кызы Рәкыя апаны гимназиягә биреп укытты (Татар кызларыннан бары икәү генә — Басыйр купецның Газизәсе белән шушы Рәкыя апа гына бездә гимназисткалар иде.) Калган балалары инде совет мәктәбендә укыдылар. Ике революция (февраль белән Октябрь) арасында Сафиулла аб- ЗЫЙ cm кына митингларда ялкынлы нотыклар да сейләглн Билгеле, патша төшерүне хуплап, хөрриятне яклап! Әйткәнемчә, заман барышын тиз сизә торган кеше булган ул. Моны аның сонгы бер кыю гамәле дә ачык күрсәтте НЭП дигән нәрсә бетеп, «бөек борылыш» чоры башлангач, ягыш 1929 елны Сафиулла абзый Дәүләкәннең элекке приказчикларыннан ♦ «Урал» исемендә колхоз сыман кечкенә бер артель оештыра Волость = оешмалары бу артельгә унике чакрымдагы Конягин хуторы ягыннан t күпмедер җир дә кисеп бирәләр Утызынчы елны Сафиулла абзый. Дәү I ләкәндәге йортын сатып, яңа җиргә күчә, үзенә кечерәк бер өй салып з керә, калган акчасына артель өчен өч ат һәм кайбер машиналар да са 5 тып ала Шунда ул, колхозның җитәкчесе дә һәм көтүчесе дә булып дн- о гәндәй, бик тырышып эшләп маташа Әмма колхоз бик бәләкәй, бик ф зәгыйфь була, бер дә мантый алмый, чөнки элекке приказчикларның _ җир эшенә дәртләре һәм сәләтләре юк диярлек, «колхозга» язылган 12 * кешенең дә бары алтысы гына яна урынга күчеп үтыра Калганнары = Дәүләкәннән килепкитеп кенә йөриләр Шул рәвешчә бер-икс ел эшләп ~ азапланганнан сон бу «Урал» ахырда якындагы «Урта тау» колхозына _ кушыла Сафиулла абзый менә шул колхозда гади колхозчы булып. * 1938 елга хәтле эшли һәм, авырын башлагач, Уфага - зүр кызы Рәкыя * янына күчеп килә Ә 1940 елны инде ул рактан үлеп тә китә Шулай = итеп, бу тынгысыз «кулич» та ахыргы гомерендә, үзенең чын асылына у кайтып, дөньядан үтә Дәүләкәнләге әлеге бердәнбер диярлек дустым Гомәр шушы Сафиулла абзыйның улы инде — һәм атасының бу гыйбрәтле тарихын да миңа ул сөйләгән нде Дәүләкән байларыннан икенче бер «хикмәтле» кеше — Нәбиулла Кә римон Билгеле, читтән килгән татар, ләкин кайсы яктан үл кал. ре сон белә алмадым. Сорашыр кеше дә калмаган Мин үскәндә, Нәбнул ла Кәримов үзе юк иде инде, ләкин йорт җирләре саклана нде әле. Дәүләкәнләге ике зур алма бакчасының берсе менә шул Кәримовныкы нде. Мәйданы бер ике дисәтинә чамасы булыр Бакча эчендә үзе яшәгән матур гына агач өе бар нде. Соңыннан бу өйдә үлгән байның җитеп килгән нке улы (Гали белән Гомәр) һәм алар каклар астыбызга су керә днп хәтта урыннарыннан сикереп торалар, имеш Инде Нәбиулланың баеп китүе дә әнә шул сәләтләре (бигрәк тә картада отуы) аркасында булган диләр һәрхәлдә, буш кеше булмаган бу абзый’ Җиләкҗимеш үстерүнең нәрсә икәнен белмәгән бер җирдә шундый зур бакча үстерүе үзе генә дә ул кешенең һәр т - VI Селәүсен (рысь) ле сәләткә ия булуын күрсәтсә кирәк Тик менә әҗәлдән котылу чарасын гына таба алмаган. Шулай итеп, күргәнебезчә, Дәүләкән купецларының барысы да диярлек Казан ягыннан килгән һәм бик түбәннән чыккан кешеләр. Ягъни аларның берсе дә потомственный сәүдәгәр түгел иде. Тагы да ачыграк әйтсәк, яңа урында яңа гына туган купеңлар! Моның сәбәбен дә күрдек: Эткол дигән башкорт авылы кырыннан Себер тимер юлы уза, кечкенә авыл бик тиз арада жанлы бер сәүдә урынына әверелә, һәм соң- га калмыйча килеп җиткән өлгер, булдыклы абзыйлар конъюнктурадан оста гына файдаланып, кыска гына вакыт эчендә күтәрелеп-баеп та китәләр. Әлбәттә, һәрбер читтән килүче монда «алтын тапкан икән», днп уйлау хата булыр иде. Юк, алтын җирдә аунап ятмый ул, бик сирәк кешегә генә очрый, шул сәбәпле читтән килүчеләрнең күбесе яңа байларда я приказчик, я хезмәтче булып эшләргә мәжбүр иде. Аннары төрле һөнәр иясе—тимерче, тегүче, итекче, мич чыгаручы, пима басучы, извозчикларны алсак, болар инде асылда туграк җир, күбрәк эш эзләп килгән үзенә аерым бер «кәсепчеләр» иде. Алар турында да сүз булыр әле. ә хәзергә купеңлар турындагысын бетерәсем килә. Хикмәт шунда ки, бу төркемнең «эшчәнлек» дәвере шактый кыска булып чыкты, чөнки Дәүләкәндәге сәүдә-коммерция эшләре үзе дә бик кыска гомерле булды Бары егерме-егерме биш ел гына ... Октябрь революциясе килеп җиткәндә, татар купецларының күбесе кырык биш-илле яшьләр тирәсендә генә булгандыр (арада иң «карты» Гатаулла бабай — ул гына илледән узган) Билгеле, революция аларның эшен өзде, тамырларын кисте, ләкин бөтенләй үк аяктан екмады. Кибет-малларыннан аерылсалар да, йортларыннан аерылмадылар— искечә тора бирделәр Ә менә балаларының язмышы бөтенләй икенче эздән китте, һәм без монда да шактый гыйбрәтле хәлләр күрәбез. ...Яңадан Борһан абзыйдан башлыйк, булмаса Аның балалары күп — ялгышмасам, өч улы. биш кызы бар иде Күрше-тирә белән дә артык аралашмыйча, ничектер бикләнебрәк тыныч кына яшәгән шушы гаилә кинәт кенә таркала башлый Иң элек әле революция алдыннан гына Борһан абзыйның җәмәгате Фатыйма абыстай үлеп китә. Бу инде таркалуның башы дигән сүз. Сигез бала, иң кечесенә нке-өч яшь кенә булгандыр, караучысыз һәм саклаучысыз кала Шуннан соң озак та үтми, гражданнар сугышы башлангач, әлеге атасына ияреп магазинга йөри торган бик чибәр, бик көяз уллары Галиулла тота да, кызылларга язылып, фронтка китә. Моны миңа соңгы очрашуда энеләре әйтте, хәлбуки мин үзем күптән инде Галиулланы кызыллар мобилизовать иткән дип ишеткән идем. Ләкин кайсылай гына булса да. моны егетнең бәхетеннән санарга кирәк, чөнки кызыллардан соң Дәүләкән- нең күп кенә яшьләрен аклар җыеп ала. Боларның барысы да диярлек Колчак армиясендә югалып бетә, ә менә Галиулла үзе дә югалмый, киләчәген дә югалтмый. Аннары шул ук җәйне Борһан абзыйның зур кызы Заһидә апа үзләренә фатирга куелган бер кызыл кавалеристка — янып торган җирән чәчле мишәр егетенә ияреп китеп бара. Бу инде «мисле» булмаган, гадәттән тыш вакыйга! Шушы вакыйгадан соң Борһан абзый үзе дә, вак балаларын алып, Уфага китеп тора. Сугышлар бераз тынгач, ул балаларын кире Дәүләкәнгә кайтарып куя. ләкин үзе ни өчендер яңадан Уфага китә (Бәлки хәтәр-хәвефтән сакланыр өчендер ) Шулай итеп бер заман бу гаиләдә зурлардан берәү дә калмый, җыен ыбыр-чыбыр бала-чага, иң олысы Гайшә апага унбиш-уналты яшьләр булыр, менә шул кыз инде атасы кайтканчы гаилә башы булып тора да Бу авыр елларны алар ничек үткәргәннәрдер дә, ничек көн иткәннәрдер — хәзергә кадәр төшенә алганым юк Тик бер нәрсәне беләм, Борһан абзыйның элек һәрвакытта ябык капкасы хәзер һәркемгә ачык, без. күрше малайлары, теләсәк кайчан кереп йөрибез. хәтта әле еш кына хуҗасыз ♦ йортта «аулак ой» дә ясый торган идек. Аларда бүлмәләр күн. без шуның с берсенә җыелып, тирле уеннар уйнап, кич үткәрә идек. Әйтергә кирәк, $ моиарчы сирәк аралашкан «купич» кызлары Әминә белән Хава да. ул- £ лары Зәкәрия белән Яхъя да бик ачык күңелле, уйнаргашаярырга яра- з та торган тиңләшләр булып чыктылар Тик минем күңелне гел үзенә ~ тартып торган Һаҗәр турында гына алай әйтүе дөрес булмас, ул шакә тый горур кыз иде, ә бәлки мина карата гына шулай булгандыр ф Берме-икеме ел үткәч, Борһан абзый Уфадан Хәдичә исемле чибәр, _ сөйкемле генә абыстайны балалары янына алып кайтты, үзенә никахлы * хатын, балаларына, үги булса да. ана (Әмма бик әйбәт ана булды дип = сөйлиләр Борһан абзый балалары ) Иш янына куш дигәндәй, абыс- “ тайга ияреп, Хәким исемле минем чамадагы улы да килгән иде. Гаилә _ яңадан бер кыек астына җыела, бергә оеша, нскечә үк булмаса да ма- < тур, тыныч кына тора да башлый Тагын күпмедер вакыттан соң Гай- * шә апаны гомерен Сафа байда ялчылыкта уздырган Кәфи карт малае s Хәйретдин абзыйга кияүгә бирәләр Бик ярлы кешенең баласы булса ' да. Хәйретдин абзый элекке «купичжа кайсыдыр яклары белән оша- * ган булса кирәк, чөнки озак та үтми алар бергәләп кибет ачып, шәп кенә сату итәргә дә керешәләр Ләкин, әйткәнебезчә, нэп дигән «иркенлек» бик кыска булып кала, тиздән «бөек борылыш» игълан ителә, һәм Борһан абзыйның сәүдәсе ябыла, семьясы да инде бөтенләйгә тарала. Аңарчы әле. 1927 нче елның җәендә, мине саргайткан Һаҗәр Дәүләкәнгә ни өчендер килеп чыккан Низам исемле Ыслак егетенә тагылып китә дә бара Ни булган бу Борһан кызларына?!.. Кешесе, хәерсез, кайдан табылып тора?! Әйткәннәр иде, ул егет бнк «зәһәр комсомол» дип, күп еллар узгач, миңа аның белән очрашырга да туры килде. ләкин бусы инде башка бабтан Читкә тайпылмас өчен Борһан абзый балаларыннан ерак китмик әле Хуш, кайсыннан башлап дәвам итәргә? Булмаса, иң элек зурларын - Галиулла белән Заһндә әпаны искә төшерик. Галиулланың Кызыл армия сафына алынуын егет өчен бәхет дип юраган идек. Чыңлап та ул шулай булып чыга да Галиулла армия сафында партиягә керә, хәрби хезмәттән бушагач совет органнарында эшли, республиканың Учалы районында РИК председатс ле д.| булып тора Яхшы ук грамоталы, зиһенле егет үсә-үсә ахырда Башкортстан үзәк башкарма комитеты секретариатының мөдире, аннары Совнарком каршындагы дини эшләр идарәсенең җитәкчесе булу ■ а чаклы барын җитә. Ватан сугышы башлангач, ирекле рәвештә фронттка китә һәм 1943 елны каты сугышларның берсендә хәбәрсез югала Күпме алар, хәбәрсез югалучылар?! Ә менә аның улы Ирек көнчыгыш Сахалинда нефгь берләшмәсенең начальнигы булып эшли икән. Моны мина Галиулланың энеләре әйтте Шулай ук энеләренең әйтүенә караганда, Галиулла сәхнә әсәрләре дә язгалаган, кайберләре ис.» вакытында уйналган да икән. (Бу кадәресе миңа билгеле түгел иде) Шулай ук граҗданнар сугышы вакытында кызыл кавалерист мишәр егетенә ияреп киткән Заһндә апа дүртме-бишме елдан соң көтмә гәндә генә атасы йортына кайтып керә Нык үзгәргән Теге вакыттагы сылу туташ хәзер сулган гөлгә охшабрак калган иде Бу юлы аны икенче бер мишәр абзые ерактан, каяндыр Пенза Рузаевка якларыннан үз аты белән, арбасына утыртып. Дәүләкәнгә алып кайта Бнлал исемле бу абзый теге кавалерист кебек шәмдәй төз, таза егет түгел иде инде Яшькә дә шактый олы. өс-башы да иске, йөз чырае да чытык (няген- битен каты сары төк баскан), әмма ул яхшы күңелле, намуслы кеше булган булырга тиеш. Каядыр еракта адашып калган Заһидә апаны бәхетсезлектән йолып, ннчәмә йөз чакрым жирдән атасы йортына китерүе шуны расласа кирәк Бала газиз, Борһан абзый күпме хәсрәт чиктергән кызын да, мужик кыяфәтле бу килбәтсез киявен дә кабул итә, йортыннан аларга урын да бирә Әмма кияве аның сәүдә эшләренә бөтенләй катышмый, һәрбер мишәр шикелле ул да ат ярата һәм бөтен көнен шул аты белән нидер эшләп йөри (Станция тирәсендә йөк ташын иде шикелле.) Утызынчы елларның башында бабасы йортыннан чыгып китәргә туры килгәч, Билал кияү Дәүләкән очында үзенә кечерәк бер өй корып керә. Шул өйдә Заһид » апа белән икәвесе бергәләп картайганчы тыныч кына яшиләр. Балалар үстерәләр. Шул ук утызынчы елларның башында Борһан абзый үлгәч, аның салкын гәүдәсен ләхеткә куючы да шушы кияве була Балаларыннан берсе дә бу вакытта юк, таралышып беткән булганнар Кайда алар? Кайсы якларга очтылар икән бу оясы туздырылган «чәүкә» балалары? Мине бигрәк тә күршедә бергә уйнап-үскән, инде егет булып өлгергән Зәкәрия белән Яхъя язмышы кызыксындыра иде. Ләкин аралар ерак, Дәүләкән белән элемтә күптән өзелгән, кайтып йөрү түгел, һичкем белән хат та алышканым юк. Аннары ил эчендә төрле хәлләр булып узды, тормышта бик зур үзгәрешләр булды, ул арада Бөек Ватан сугышы да башланды Бу вакытта бертуганнар да еш кына бер-берсен югалтып тордылар... Бары тик сугыштан соң илленче елларның урталарында гына мин баш га Яхъяны, аннары Зәкәрияне, ниһаять, Уфада очраттым Бу вакытта Яхъя шәһәр үзәгендәге бер ашханәдә мөдир иде. Әле сугышка чаклы ук бик чибәр Уфа кызына өйләнгән булган, хәзер инде бншмеалтымы баласы да бар икән. Билгеле, Ватан сугышында да булган, яраланган, күп кенә орден һәм медальләр белән бүләкләнгән, званиесе — гвардия майоры!.. Зәкәрия «тарихы» минем өчен тагы да көтелмәгәнчәрәк булып чыкты: атасы кебек бәләкәйрәк буйлы, юка гына гәүдәле бу егет хәрби самолетта очучыштурман булган икән ләбаса! Дөрес, ул фронтта булуын булмаган, ләкин ике төрле авиация мәктәбен бик уңышлы тәмамлаганнан соң, бөтен сугыш дәвамында үзе, инструктор буларак, авиация өчен штурманнар хәзерләгән 1957 елны гына отставкага чыга, Уфага кайта, өйләнә, квартир ала. хәзерге көндә әйбәт пенсия белән матур гына торып ята... Зәкәрия дә. Яхъя да - коммунистлар, (һәм хатыннары да аларның бертуганнар икән.) Менә шулай. Алма агачыннан ерак төшми диләрме? Хәер, бу очракта «алмалар» агачтан шактый ерак тәгәрәгәннәр. Әмма сорты шул ук бит! Кайчандыр Өчмунча авылыннан малайлыкка биреп җибәрелгән, соңыннан Этколга килеп баеп киткән Борһан «купич» улларының язмышы әнә шундый. Яки менә каршыдагы күршебез Гатаулла бабай улларын алыйк. Мин аларның иң олысы Габдрахман абзый белән иң кечесе Хәбибрахманны яхшы беләм Калган ике улын һәм ике кызын белмим диярлек, чөнки мин үсеп, кешеләрне ныграк таный башлаганда, алар юк иде инде. Ике улының берсе гражданнар сугышы вакытында, икенчесе берничә ел соңрак тәмам егет булып житкәч кенә тифтан үлгәннәр. Шулай ук кызлары да иртә киткән бу дөньядан Хәбибрахманның әйтүенә караганда алар барысы да укырга бик сәләтле булганнар Иң өлкәне Габдрахман абзый, ничек дим, идеалист бер кеше иде. Ул иң яхшы мәгънәдәге мөгаллим, һәм аның өчен мөгаллим булудан да изгерәк, кирәклерәк бүтән эш дөньяда гүя юк та иде. Шуңадыр инде ул атасының сәүдә эшләренә бер вакытта да катнашмады. Бөтен хыялы һәм максаты аның татар, башкорт халкын агарту — шушы эшкә бөтен тәне-җаны белән бирелгән гажәп бер кеше иде «Укыгыз, туганнар, укыгыз’» — еш кына кабатлый торган сүзе дә әнә шул иде Мин дә аңарда бер-ике кыш укыган идем. Ул зур борынлы, тирән утырган зур соры күзле, нык, таза бәдәнле, урта буйлы җыйнак кына кеше иде Дүрт сәгать укыта икән — дүрт сәгать гел аяк өстендә, бер генә минут та утырып тору юк Әмма ничек укыта диген?! Тәмам оны ♦ тылын, ялкынланып, чын артистларча! . Бигрәк тә әдәбият дәресен Иң = яраткан шагыйре, әлбәттә, Тукай иде Тукайның «Пар ат»ын яки «Те- g ләнчосен яттан шундый сөйләп җибәрә ки, без хәтта тынлап бетергәч 5 тә, авызларыбызны ябарга оныта идек һәм бездән дә шулай көчле-ма- з тур итеп, ноктасын ноктага туры китереп, яттан сөйләтергә тырыша g Аннары табигать дәресләрен дә ул бик яратып үкыта иде Шәкертләрне « көзен якн җәй башында кырга алып чыгып, үләннәр һәм чәчәкләр белән > таныштырып йөри - безнең өчен иң күңелле дәрес тә шушы була тор- _ ган иде. ж Бу урында тагын бер яңалыкны искә төшерү артык булмас: Дәүлә- | кән башкортлары, шулай ук татарлары да яшелчә үстерүнең нәрсә м икәнен белмиләр иде. Яшел суганны да алар Марҗа базарыннан барып х алалар иде һәм менә шул мөселманнарга Дәүләкән туфрагында яшел- < чәне беренче үстереп күрсәтүче дә Габдрахман абзый булды Аның кат- а. кат өндәве аркасында күрше тирә татарлар, шулай ук кайбер башкорт = агайлары да, ишек алларын киртәләп, суган, кишер, кыяр, кабак кебек * нәрсәләр утырта башладылар Ә 1921 елгы ачлыктан соң инде бу эш үзеннән-үзе көчәеп китте. Дәүләкән җире шәп, ни чәчсәң дә, котырып үсә - бездәге көнбагыш та кабак төше хәтле була торган иде Беренче хатыны тифтән вафат булгач, Габдрахман абзый безнең Каргалы кызы Мәрзия апага өйләнде. Мәрзия апа үзе дә мөгаллимә — Мөхәммәтша тегүче өенең кечкенә бер бүлмәсендә фатирда тора Туйлары да шушы йортта булырга тиеш иде Без, бер төркем малайлар, туй килгәнен күрергә дип Мөхәммәтша абзыйның капкасы төбенә җыелдык Кышкы шактый салкын айлы төн иде, өйнең урамга караган өч тәрәзәсендә дә утлар яна, ак пәрдәләр тартылган, ләкин өйнең эчендә дә, тышында да мондый чакта була торган хәрәкәт, ыгы-зыгы бер дә сизелми Без күпме көтсәк тә, кыңгыраулы пар атларда туй килгәнен күрмәдек. Тик шактый вакыт үткәч, бер генә ат җиккән эчле чанада Габдрахман абзый ялгыз үзе генә килеп җнгте Кемдер капканы ачып аны ншелгалдына уздырды Шуның белән барсы да бетте, тынды Без дә салкын тын урамда бераз биешеп тордык та әкренләп өйләребезгә таралыштык Туйларны күргән бар нде — андагы кызык, шау- шу, җыр-музыка! Әмма боларның берсен дә безнең үтә тыйнак мөгаллимебез әллә белмәгән, әллә инде кирәк дип тапмаган Туйдан соң «яшьләр» Гатаулла бабайның ишек алды түрендәге иске өендә бергә тора һәм бергәләп укытып та йөри башладылар Алар- ның бәхете әнә шул эшләрендә нде, башкасын алар гүя телн дә, көтә дә белмиләр иде Хәер, бер бик көчле теләкләре булган аларның • уку. уку, һәм уку! Менә шушы теләк белән алар, шактый олы яшьтә булуларына карамастан, нкәүләп утызынчы елны Уфага. Учительләр институтына укырга китәләр Авыр еллар, нке балалары бар, ничек укыганнардыр да ипчек яшәгәннәрдер, хода белсен?! Ә укуны бетергәч, яңадан шул ук иске, изге эшкә- Габдрахман абзый Уфаның бербашлангыч мәктәбендә мөдир. Мәрзия апа исә шунда ук рус теленнән гади укы тучы Бу эштә инде аларның гомерлеккә «чәчләре чәчкә бәйләнгән!» Илленче елларның уртасында беренче мәртәбә Уфага кайткач, мин Габдрахман абзыйны электән үк таныш урамнарның берсендә, баракка охшаган озын агач йорттан эзләп таптым Бераз ia> п- -мма бик сөенеп каршы алды ул мнне Мина ла гаҗәпләнергә туры килде авыр еллар Габдрахман абзыйга да тирән эзен салып узган икән Аннары үсеп җиткән ике улының Шамил исемле зуррагы фаҗигале рәвештә үлгән дип тә ишеткән идем. Әйе, хөрмәтле укытучым шактый ук картайган да, суырылган да, йөзе дә саргайган, күзләре дә эчкәрәк бата төшкән, ләкин үзе әүвәлгечә дәртле сөйләшә, елмая, сораша, әмма үз хәсрәте турында ник бер сүз әйтсен!.. Минем әдәбиятта яңадан күренә башлаган чагым иде, шуны белгәч, чын ихластан куанды ул. Без сөйләшеп утырган бүлмә бик тыгыз иде. Унике квадрат метрда дүрт кеше—үзе, Мәрзия апа, өйләнгән улы белән яшь киленнәре торалар. Ике карават (берсенә чаршау корылган), уртада өстәл, урындыклар, ишекнең бер ягында савыт-сабалар өстәле, икенче ягында киемнәр элгече, кыскасы, борылыр урын да юк. Мондый шартларда тору өчен нинди сабырлык кирәк! . Уллары Искәндәр урман хуҗалыгы институтын уңышлы тәмамлаган яшь белгеч. Ул, билгеле, квартир алу хәстәре артыннан йөри башлый Шул арада Габдрахман абзый да авырып китә Аны күбрәк килене карый — килен үзе врач булу өстенә, бик кече җанлы, бикитә- гатьле кыз булып чыга Шактый көч һәм вакыт сарыф итеп йөргәннән соң аларга, ниһаять, өч бүлмәле квартир бирергә булалар. Шул чагында Габдрахман абзый улына әйткән: — Искәндәр улым, әллә сабыр итеп торабызмы? Подвалларда торучылар да бар бит әле, алардан элек яңаны алу безгә килешмәс!—дигән. Соңыннан моны ишеткәч, минем дә ачынып әйтәсем килде: Их, мөгаллим, мөгаллим, шул хәтле дә изге җан булырга ярыймы соң?!. Куй, я кешеләрнең ачуын китерерсең.. Яна квартирга күчкәч, Габдрахман абзый бер генә ел торып калган. Белмим, бу кыска гына вакыт эчендә ул иркенрәк квартирда торуның рәхәтен әзрәк татый алды микән, әллә булмаса һаман да шул «подвалларда яшәүчеләр»дән тартынып-оялып дөньядан китеп барды микән?!. Ә менә Мәрзия апа Габдрахман абзыйга караганда озын гомерле булды Улы белән килене тәрбиясендә кадер-хөрмәттә яшәп, ул сиксән биш яшенә җиткәч дөнья куйды . Әйе, яхшылар да, начарлар да иртәме-соңмы бу дөньядан китәләр. Начары, кеше буларак, шунда ук онытыла, ә яхшысы гомер буена диярлек онытылмый. Ә аның кайбер сыйфатларын балаларында да күрсәң, кешеләргә ничектер ышаныч арта, тормыш үзе дә яктырак, рәхимлерәк булып күренә башлый. Быел Уфага кайтып, Искәндәр белән очрашкач, мин әнә шундый бик әйбәт, тансык, кадерле бер хис кичердем. Гатаулла бабайның иң кече улы Хәбибрахман — миннән өч яшькә олырак. Габдрахман абзый белән Хәбибрахман арасында туган балаларның үсеп, тәмам егет һәм туташ булып җиткәч кенә үлеп китүләрен әйткән идем инде Ул заманда ике төрле чир — чахотка белән тиф яшьләрне аеруча кырды Картның да ике улын тиф, ике кызын чахотка алып китте Бер сабыйны югалту да хәзер ата-ана өчен зур фаҗига, ә тап-таза егетләр белән буй җиткән кызларны югалтуның хәсрәтен ничек кенә күтәрергә мөмкин икән?! Әйе, искиткеч чыдам булган ул чакта картларның йөрәге!.. Хәбибрахман үзе дә бала чактан ук тазалыкка туймады Аның бер аягында сөяк туберкулезы иде, шуның белән ул берничә ел азапланды, берничә мәртәбә озак-озак кына больницада да ятып чыкты Малай чагында аңа чабып, уйнап йөрергә күп туры килмәде. Хәлбуки, әйтүенә караганда, чабарга бик яраткан Безнең уйнаганны да ул капка төбенә чыгып, култык таякларына таянып, баганага сөялеп, читтән генә бик кызыксынып карап тора иде. Менә шул авыруы аркасында, гәрчә урам аша гына торсак та, мин Хәбибрахманның малай чагын юньләп белми дә, күрми дә калдым. Тик бер тапкыр Дәүләкән читендәге больницага кемнәргәдер ияреп аның хәлен белергә баруымны гына әзрәк хәтерлим. Әмма аның каравы, без икебез дә 1925 елны Казанга барып, шунда очрашкач, бик якынаеп, дуслашып киттек, һәм бу дуслык гомеребез буена һич сүрелмичә, өзелмичә дәвам итте, һәм хәзер дә шулай дәвам итә! Больницада яткан чагында аның аягын кисмәкче дә булганнар, ләкин ул кисәргә бирмәгән аягын. «Үләсең!» — дигәннәр аңа. «Үз аягым белән үләм»— дигән ул... Торып-торып шуңа исе китә һәм куана Хәбиб- * рахмаи хәзер дә: «Миңа бит унике генә яшь иде, ничек акылларым с җиткән!»— ди. Аяк әкренләп булса да төзәлә, тик Хәбибрахман әзрәк t аксый торган булып кына кала Җитмеш биш яшьлек картым рәхәтлә- * иеп йөрү генә түгел, дәрте килсә, яшь ханымнарның биленнән алып, з танцевать та итеп җибәрә. g Хәбибрахман бала чактан ук укырга гаять сәләтле булган икән. ° Еллап авыруына карамастан, ул үзлегеннән укуын дәвам иттерә, ә ая- ♦ гына баскач, Бәләбәйгә барып, ике ел эчендә урта мәктәпне бетереп = кайта Егерме бишенче елны Казанга барып, университетның медицина * факультетына укырга да керә Имтиханнарында җиңел генә бирә. Шулай итеп, моңарчы рәсемнәрдә генә күрергә туры килгән мәһабәт колон- « налы ак бинаның озын коридорында сары кайры тун, төпле пималар х кигән, азрак кына шадра бер Эткол егете аксый туксын укып йөри баш- < лый Әмма бу уку аңа, әйтергә кирәк, чын куаныч белән бергә зур газап £ та китерә Ятимнең авызы ашка тисә, борыны бозга тия диләрме, шу5 ның шикелле, тырышып кына укып йөргәндә, аның сәламәтлеге яна- * дан начарлана, әлеге чахотка дигән әшәке хәтәр авыру үпкәләренә күчә — менә шул авыруы белән көрәшә-көрәшә укый ул Соңгы курска җиткәндә инде ул кан төкерә, хәле бик мөшкел иде Бу чакта без аның белән Кирпично-заводской урамында, чокыр төбендәге бер йортта икәү бергә тордык «Кем кемне алдан бетерә инде, мин медфакнымы, әллә чахотка минеме?» — ди иде Хәбибрахман еш кына, көләргә тырышып Менә шушы хәлендә дә ул дәүләт имтиханнарын уңышлы тапшырып, мед- факны бетереп чыкты һәм чыгу белән артык беркөн дә тормыйча Кырымга китеп тә барды Бу утызынчы ел җәенең кояшлы бер иртәсе иде, иске чемоданын һәм каеш белән буган медицина китапларын күтәрешеп, мин аны Казан вокзалында озатып калдым Хәерле юл, хәерле сәгатьтә!. Аның бар өмете Кырымда иде Шунда эшләргә дә, шунда сәламәтләнергә дә тиеш иде ул. Ләкин китүенә берничә ай үтте микән, Кырым нан кайткан бер таныш миңа очрап, Хәбибрахманның авыр хәлдә больницага кереп ятуын сөйләп торды Дөрес, ул үзе аны күрмәгән, ләкин кемнәндер шулай дип ишеткән Мин моңа, билгеле, ышана калдым һәм Хәбибрахман белән бергә укыган, шул сәбәпле анын хәлен яхшы белгән кайбер иптәшләренә тизрәк хәбәр дә иттем Уйлаштыккиңәштек тә, үзара акча җыеп. Хәбибрахманга җибәрергә булдык. Башка ярдәм итәрлек чарабыз юк иде. Хәбибрахман исә Кырымнан мина нинди санаторийда эшли башлавын язган иде инде Шул сәбәпле акчаны җыючы да, җибәрүче дә мин булдым Ләкин, нишләптер, озак кына хәбәр булмый ча торды, күңелгә төрле шикләр килә башлады — акчабыз барып җитмәдеме, әллә инде соңга калдымы? Шулай ни уйларга белмичә хәвефләнеп торган чакта, ниһаять, егетебездән хат килеп төште Бик күп рәхмәт әйткән, сезнең кебек дуслар булуына бик сөендем дигән, ләкин юкка борчылгансыз, минем больницага кергәнем юк. әйбәт кенә эшләп ятам, сәламәтлегем дә ул хәтле үк начар түгел. Кырым һавасының шифасын да әкренләп сизә башладым инде дип язган Җыеп җибәргән акчабыз күпме генә булгандыр инде, әмма Хәбиб рахмаи аны гомере буена диярлек онытмады Ә Кырымга китеп, ул бик дөрес эшләгән икән. Кырым аны чынлап та аякка бастырды. Авыруын да җиңде, бәхетен дә шунда тапты. 1937 нче елны инде Хәбибрахман үзе миңа ярдәм кулын сузды. Әзер- | бәйҗанның бер районында ярты ел эшләгәннән соң, минем Бакуга килеп, кая барырга, нишләргә белмичә аптырап йөргән чагым иде. Хәбибрахманга кыскача гына хат яздым. Озак та үтми аңардан чакырып жа- вап та һәм юллык акча да килде. Безнең җиде ел инде күрешкәнебез юк иде. Хатын белән баланы Казанга озаттым да үзем Кырымга китеп бардым. Башта поезд белән Севастопольгә, аннан кечкенә пароходта Ялтага, Ялтадан жәяүләп кенә Кориез дигән жиргә... Уналты чакрымлык бу араны һич тә таныш булмаган бик әйләнчек юлдан бер дә адашмыйча мин жиңел генә барып та життем. (Яшь чак шул!) Хәбибрахманның исе китте, ник хәбәр итмәдең дип тиргәп тә алды «Эмка» машинасында гына каршы алмакчы булган икән ул мине... Яшь чаклар өчен жиде ел аз вакыт түгел Бу вакыт эчендә Хәбибрахман сәламәтлеген ныгыткан, таза ирләр төсе кергән үзенә, азрак шадра йөзе дә тулыланып, шомарып киткән һәм — иң мөһиме — бик матур яшь кенә кырым кызына өйләнгән, инде ике баласы да бар икән. Әмма мине тагын да гаҗәпләндергәне һәм сөендергәне — ул, баксаң, фиркасыз көенә Үзәк Комитет карамагындагы иң шәп санаторийның баш врачы да булып өлгергән!. (Кырымга барып йөрүчеләр бу санаторийны белергә тиешләр — ул Кориез дигән җирдә, «Тау кояшы» дип атала иде.) Хикмәт нәрсәдә? Хикмәт шунда ки, Хәбибрахман, Гатаулла карт малае, шактый тиз арада үзен яхшы, төпле врач итеп кенә түгел, санаторий эшен бик оста оештыручы тырыш, чын җитәкче итеп тә таныта. Шуңа күрә дә ул җитмеш яшенә чаклы бөтен гомерен төрле җирдәге зур санаторийларда гел баш врач булып уздырды. (Билгеле, Кырымда чакта ук партиягә дә керде.) Бары сугыш вакытында гына семьясы белән Татарстанга кайтып, Арчадагы немец әсирләре госпиталенең начальнигы булып торды Врач эше кешене, аның кем генә булуына карамастан, дәвалау, үлемнән коткару — шуңа ул врачлык дипломын алган чакта ук ант иткән. Терелеп, аякка басып, сугыш беткәч иленә җибәрелгән немец солдатлары хәрби гимнастерка өстеннән ак халат кигән, көне-төне алар өчен аксый туксый чапкан, тырышкан бу татар начальнигын һәм аның кул астында эшләүче врачларны, шәфкать туташларын бәлки хәзер дә рәхмәт укый-укый исләренә төшерә торганнардыр. Әгәр кеше булсалар, әлбәттә! Әзрәк читкә тайпылдым шикелле Хуш, мин бит әле Кырымда, Хәбибрахманның кунагы Санаториесенең ремонтка ябылган чагы икән, ял итүчеләр юк, миңа ул бик чибәр бинадан бик шәп җиһазлы иркен бер бүлмә бирде, шушында рәхәтләнеп тор, ял ит. диде. Үзе ул ремонт эшләре белән төрл^ якка гел йөреп тора иде. Ләкин күрә: миңа аңардан башка бер дә күңелле түгел, шуннан соң кая гына барса да, ул мине үзеннән калдырмас булды. Ул елларда машиналар күп түгел иде әле, шулай да Хәбибрахманның персональ машинасы бар иде. Утырабыз да китәбез. Монда юллар әйләнмәле дә борылмалы. Бер якта киерелеп яткан зәңгәр диңгез, икенче якта текә-текә кыя-таулар... Күп йө- ретте Хәбибрахман мине, Кырымның бөтен матур җирләрен күрсәтеп чыкты. Әмма бу йөрүләрнең минем өчен иң әһәмиятлесе — Галимҗан Ибраһимовны күреп китү булды Авыру әдипне Хәбибрахман бер-ике тапкыр үз санаториесына алып, дәвалаган-караган, шуның аркасында алар арасында бик әйбәт якын мөнәсәбәт тә урнашып калган. Ялтага барган саен Хәбибрахман, әдип янына кереп, хәлен белеп чыга торган иде. Минем китәр вакыт якынлашкач, ул мине дә кыстыйкыстый Галимҗан ага янына алып керде Бу турыда мин «Әдипнең терелеп кайтуы» дигән мәкаләмдә язган идем инде, шул сәбәпле яңадан кабатланасым килми, тик шуны гына әйтергә тиешмен ки. олы әдип белән күрешү-сөйләшү һәм аның шул чактагы кыяфәте минем хәтердә гомерлеккә диярлек сакланып калды. Күңел түрендәге бер хәзинә дияр идем мин моны Хәбибрахман мине ике айга якын җибәрмичә үзендә тотты, төрле очрашулар да (мәсәлән. Такташнын беренче хатыны Гөл чирә Хәмзина белән) аз булмады, ләкин боларны искә төшерә башласам, бик читкә кереп китәрмен дип куркам Сүз Дәүләкәннән ерак китмәскә тиеш. Әйткәнемчә, Хәбибрахман бөтен гомерен санаторийларда эшләп уз- ♦ дырды. Соңгы бер егерме елын Мәскәү партия комитеты санаторнясе- с нең баш врачы булып Звенигородта эшләде бары җитмеш яшенә жнт- ~ кәйдә генә пенсиягә чыга алды Бу санаторийның бинасы да иске за- 2 манның бер бай аристократыннан калган, зур парк эчендәге ак колон- з налы бик шәп сарай Бирегә килеп ял итүчеләр дә карт большевиклар g белән югары урындагы работниклар — үзенә аерым бер контингент ди- о яргә була Егерме ел буена шушы жконтингентжа ярар өчен баш врач- ф ның ниндирәк кеше булырга тиешлеген сөйләп тору артык, минемчә. Әмма шунысы гыйбрәтле, бу зур санаторийда ул — бердәнбер татар, ләкин бөтенесе аңа түбәнчелек белән «Хәбиб Гатауллович» дип кенә торалар Шушы үзе генә дә кешенең эштәге авторитетын гына түгел, аның кайбер башка якларын да аңлатса кирәк. Хәзерге вакытта Хәбибрахман Гатаулла улы Ибраһимов РСФСРнын атказанган врачы, шул ук санаторийдан ерак түгел, яшел калкулык өстендәге үзенең агач йортында тыныч кына картлык көннәрен уздыра Сәбрия ханым белән алар икәү дүрт бала (өчесе кыз, берсе ул) үстереп, укытып, һәркансына югары белем бнреп кеше иттеләр Дәүләкән егете белән Кырым кызыннан туган бу балалар таза-нык һәм үткен-кыю булып чыктылар Хәбибрахман белән минем дуслык, күргәнегезчә, бик борыннан килә. Бу дуслык һәрвакытта бик саф. бик жылы булды, ана бервакытта да әз генә дә кер тап төшмәде Мәскәүгә яки Малеевкага барсам, без очрашмыйча калмыйбыз: я мин аның янына барып чыгам, я ул үзе минем янга килә. Серләребез килешә, сөйләшеп туймыйбыз өч көн тоташ тан сөйләшсәк тә, сүзебез бетмәс кебек. Ул миңа бик әйбәт киңәшләр бирә, аеруча сәламәтлекне ничек итеп саклау турында, тик мин, юньсез, аның әйткәннәрен үти генә белмим Хәбибрахман ул гомумән бнк ярдәмчел, агасы Габдрахман абзый кебек, шулай ук атасы кебек тә дип өстисем килә. Гадәттә без бит купецта кешелек сыйфаты күрергә өйрәнмәгәнбез, әмма шушы Гатаулла «купнч» егерме беренче елның коточкыч ачлыгында менә нинди изгелек эшли инде тәмам үлем чигенә килеп җиткән тол хатын Лотфия җиңгине ике малае белән үзенең йортына кертеп җылы урын бирә, рнтык бирә Ике малайның олысы. Фәтхелислам, кечесе Мнңнеислам. аталары грузчик Мансур агай 1918 нче елны тифтән үлгән. Лотфия җнңгн бик юаш. бик тыйнак бер хатын иде бичара! Хәерчелек баштан ашкан, жөйләре сүтек ике мендәрдән һәм сәләмә юрганнан башка һич ннләре юк менә шуларны Гатаулла карт ач үлемнән коткарып кала Фәтхелислам да, Мнңнеислам да минем бергә үскән дусларым нде һәм. билгеле инде, алар соңыннан кем булып, нинди дәрәҗәгә ирешсәләр дә Гатаулла бабайларын бер вакытта да онытмадылар Чөнки кемгә бурычлы булуларын бнк яхшы аңлыйлар нде Купецларның Гатаулла карт кебек ярлылыктан байлыкка ирешкәннәре рәхим шәфкатьтән бер дә мәхрүм түгелләр нде мнн моның мисалларын ишетеп тә, күреп тә беләм Аннары кеше нинди сынаулар аша үтә һәм ничек үтә- шуны да онытмаска кирәк Ә Гатаулла карт сынауларның бнк авырлары аша \ тә Башта ятимлек, хәерчелек, унбиш ел ялчылыкта тору, инде хәлләнеп, ныгып, баеп алгач кына зур югалтулар кичерү, бөтенесен бергә татыган, күтәрешкән җәмәгате Фатыйма абыстай 1919 елны тнфтән вафат була, җитеп беткән улы һәм кызлары бер ӘМИРХАН ЕНИКИ бер артлы үлеп китә. Бүтән берәү булса, мондый югалтулардан соң, бәлки үзе дә сынар, егылыр иде. Әмма карт сынмый, егылмый. Якадан әйбәт кенә бер тол хатынга өйләнә, аңардан тагын ике кыз туа, һәм шуларны да ул кеше иткәнче тәрбияләп үстерә... Утызынчы елларның башында аны йортыннан чыгаралар, ләкин карт бүтәннәр шикелле Дәү- ләкәнне ташлап китми. Хәбибрахман ярдәме белән үзенә кечкенә бер өй алып, шунда тора башлый. Төнге каравылчы булып эшкә керә, көн дезләрен «Заиәтконторажың атларын карый. Эш-хезмәт — аның стихиясе, күргән, татыган ул аны, шул сәбәпле «куличлыктан» кире кара эшкә күчү аның өчен зур бәхетсезлектән саналмаган Хатыны Рокыя апай да тегү артелендә эшли, «ударница» дип аны газетага да мактап язалар Шулай яшиләр алар Карт сиксән биш яшенә хәтле эшли, аннан пенсия ала башлый. Туксаннан да узып китә ул! 1937 елны мин аны Кырымда күргәндә (Хәбибрахман янына кунакка килгән чагы), аңа җитмеш җиде яшь иде. Кечерәк буйлы жыйнак кына карт, иңбашлары әзрәк салынкы, кара-көрән муенында аркылы-торкылы сызыклар, шуңадыр ахрысы, ул бөтен торыш-килбәте белән каты агач тамырын хәтерләтә иде. Хәбибрахманның әйтүенә караганда, бабай бәлки йөзгә дә җиткән булыр иде, ләкин бәхетсезлегенә каршы, кышкы томанлы көннәрнең берсендә ул тимер юлы аша чыкканда поездга тапталып һәлак була Чиканастан бәхет эзләп чыгып киткән ярлы татарның язмышы әнә шулай төгәлләнә. Әйтергә кирәк, Дәүләкәннең нәкъ уртасыннан узган тимер юлда моның ише фаҗигале үлемнәр ара-тирә һаман булгалап тора икән, чөнки бу юлда хәрәкәт гаять көчле, озын авыр составлар бнш-ун минут саен диярлек зур тизлек белән бер-бер артлы үтеп кенә торалар Кайткан чакларда мин моны үзем дә күреп, бик курыкканым бар. Дөрес, сугыштан соң шактый вакыт узгач, юллар аша биек тимер күпер салдылар, ләкин адәм дигәнең, күпергә менептөшеп йөрисе килмичә, хәтәр җирдән туры гына үтеп китәргә ярата. . һәм кайчагында авыр составның ажгырып килеп чыкканын сизми дә кала... Сүз моңарчы татар «куличларының» балалары турында барды. Алар күп һәм барысы турында язып торуның, минемчә, кирәге дә юк. Шуңа күрә мин мисал өчен үземә бик яхшы таныш булган ике күршебезнең уллары белән генә чикләндем. Җепнең очын югалтмас өчен бераз артка чигенергә кирәктер, ахрысы Сүз нәрсә турында иде?.. Эткол — Дәүләкәннең тарихы, аның ничек итеп үсепкүтәрелеп китүе, анда яшәүчеләрнең кайдан килгән нинди халык булуы турында иде. Шушы уңай белән мин менә Дәүләкән купецлары турында шактый озын итеп сөйләдем. Чөнки болар миңа яхшы таныш, күбесе күршеләр, бергә аралашып яшәгән кешеләр. Аннары килеп, татар халкының кая гына барсаң да очрый торган бу төркем кешеләренең язмышы шактый гыйбрәтле, моңарчы безнең мемуар әдәбиятында юньләп чагылганы да юк, шул сәбәпле алар турында белгәннәремне язып калдыру бер дә язык булмас дип санадым Ләкин укучыларга минем бу язганнарым бер генә яклы булып тоелмасын өчен әйтәсем килә: һәр җирдәге шикелле үк Дәүләкәндә дә сәүдәгәрләргә караганда хезмәт ияләре, әлбәттә, берничә тапкыр күбрәк иде. һәм ярлылар да байларга караганда һичшиксез күбрәк иде. Бер урамда яшәдек, күршеләр булып тордык, уллары һәм кызлары белән бергә укыдык, бергә уйнап үстек. Алар турында хәзергә сүз бармый икән, моның сәбәбе бер генә: мин үскәндә яшәгән хезмәт иясенең язмышында зигзаглар булмады. Революциядән соң аның язмышы бары яхшыга таба үзгәрде. Балаларына укырга, үсәргә, күтәрелергә—рәхим ит! — юллар ачык иде. Бу инде күп тапкырлар кабатланган хакыйкать. Ә китап, үзегез беләсез, күп кабатлауны яратмый, шуңа күрә гаепләштән булмасын!.. Олы юл өсте Дәүләкәннең янә бер кызыклы ягы шушы авылга да охшамаган, кала да булып танылмаган, әмма бик җанлы сәүдә үзәгенә әверелгән җирдә ' зрны ф бирегә әлеге ( ебер тимер юлы төрле яктан тартып китергән Төп хал- с кы башкорт, аннары татар, рус, немец, яһүд, чуваш, тагын берәм-сәрәм * һәртөрле милләт кешесе хәтта монда үз йорты белән торучы чегән 2 дә һәм Кавказ якларыннан килеп чыккан самавырлар ямаучы чиркәе а тә бар иде Чегәннең эшекәсебе нәрсә булгандыр, белмим, ләкин бездән Ь артык ерак та түгел, урамга буй салынган шактый чибәр яшел йортын 8 яхшы хәтерлим һәр елны бу чегән кар китеп, кырлар яшәргәч тә, нке . атын киндер көймәле зур арбасына җнгеп, шуңа әллә нн хәтле төен- * нәрен һәм бер оя бала чагасын төяп, каядыр читтә йөрүче үз чегәннәре ~ янына чыгып китә, бөтен җәен шулар белән бергә бер таборда уздыра, s тик салкын көз җиткәч кенә яңадан үз йортына кайтып керә торган х иде. “ Сан ягыннан халыкның күпчелеге мин үскәндә руслар нде Ал ардан “ кала башкорт белән татарлар, аннары немецлар һәм башкалар китә к Башта, әлбәттә, төп халык күпчелек тәшкил иткән Ләкин читтән килү- t челәр арта барган саен милли состав бик тиз үзгәрә Кызонычка кар- х шы, бу хактагы иске мәгълүматларны мин таба алмадым Дәүләкән (дөресрәге, Эткол) арта зурая башлаганда, бу халыклар берберсеннән аерылыбрак утырганнар Мәсәлән. Этколның буеннан буена сузылган иң төп, иң озын урамында тоташтай диярлек башкортлар белән татарлар яши иде Шул ук урамның бары югары очында гына күбрәк руслар тора Янә тимер юлына караган чиркәү урамы — тоташы белән русныкы Вокзал тирәсендә, Дәүләкән чокыры буендагы урамнарда да руслар күпчелек, ә менә «выгон» дигән җирдә инде рус лар гына иде Немецларга килсәк, болар инде тимер юлның аръягында үзләренә аерым бер төбәк булып утыралар нде Шуңа күрә бу төбәкне «ннмеч ягы» дип кенә йөртә идек Алар ягына барып чыксан, бөтенләй икенче бер бистәгә килеп кергәндәй буласың Монда урамнар кнн, яшел чирәм, йортлары да, каралтылары да ак кирпечтән таза матур, һәркайсында җиләк җимеш бакчасы, ишегалларында оя оя төрле эре чәчәкләр үсеп утыра Бөтен җирдә тәртип, чисталык Мин хәтта малай башым белән аларның бер йортына тәмам гашыйк та булган идем Порт без Чагыл тавына үтеп Йөри торган урам өстендә нде Аның бик матур чардагы да һәм вак кына пыяла өлгеләрдән торган верандасы да бар Үзе ул ап-ак йорт, әмма нечкә бизәкләр белән сырлап эшләнгән кәрнизләре, тәрәзә башлары, веранда рамнары барысы да ачык сарыга буялган, шунлыктан бәген йорт ничектер бик җиңел дә, бик нәфис тә булып күренә нде Җитмәсә әле веранда каршындагы бакча уртасында су атып тора торган түгәрәк фонтаны да бар Мнн бу йорт яныннан узып кына китә алмый идем, мнн туктап аңа карап торырга ярата идем, һәм үскәч, хәлемнән килсә, мин дә шушындый йорт салдырырмын әле дип хыяллана да торган идем Билгеле, кысыр хыял нде бу, әмма матур йортларга соклану миндә шул чактан ук сакланып калмады микән?! Чөнки кай илгә, кайсы шәһәргә генә барып чыксам да. ни элек аның йортларын карап йөрү минем гомерлек гадәтем.» керде дияргә ярый Матур йорт, матур йортта матур тормыш һәм матур кешеләрне күрәсе килү бу бит чынлап та бнк мавыктыргыч! Илленче елларның урталарында Дәүзәкәнгә кайтып йөри башлагач, кайчандыр мнне шул хәтле сокландырган бу йортны күреп исем китте Аны май заводына әйләндергәннәр Янәшәсенә таштан аран шикелле нәрсә салып. Шуның белән тоташтырганнар Стенасын ватып, ишек уйганнар Челтәр өлгеле верандасы юк, элекке бизәкләре1 ' < л берни дә калмаган Кыскасы, нәфис кыз шикелле йорт тәмам өтелi ->ер карчык кыяфәтенә кергән. Әйләнәсендә бидон төяп килгән арбалар, машиналар — койма буйлары, ишегалды тапталып, чүпләнеп беткән... Акылым җитмәде минем бу күренешкә... Май заводы, әлбәттә, бик кирәкле нәрсә, ләкин аның өчен Дәүләкәндә бу йорттан башка да тазарак, гадирәк берәр бина табылмас идемени? Күрәсең, гүзәллек белән нәфәсатне саклау турында уйлап караучы да булмагандыр Материаль ихтыяҗга матурлык киртә була аламыни?! Билгеле, юк. Немец малайларын бик усал дип әйтә торганнар иде. Урамнарына барып чыккан чит малайларны гел тукмап җибәрәләр, имеш. Ләкин без үскәндә алар ягыннан күпме үтеп йөрсәк тә, «нимеч» малайлары белән бер вакытта да очрашырга да, бәрелешергә дә туры килмәде. Гомумән, очрамыйлар иде, кайда алар, нишлиләр — хода белсен! Тик ике катлы ак кирпеч мәктәпләре яныннан узганда, шуның иркен ихатасында бик пөхтә киенгән нимеч балаларының артык шауламыйча гына таган атынуларын яки куышып уйнауларын күреп китә идек Зурлары, күрәсең, тегермәндә яки хуторда эштә булганнардыр инде. Алар безнең кебек бушка урам таптамыйлар иде. Әйе, немецлар башка халык иде. Иң зур тегермәннәрнең хуҗалары — алар, төрле сәүдә фирмаларының хуҗалары — алар, хутор биләп, зур мәйданнарда иген игүчеләр дә алар иде. Революциягә кадәр ул шулай булган, революциядән соң байлары кая киткәндер — ул кадәресен белмим Әмма калганнары һаман әле үзләренә аерым бер төбәк булып яшиләр, гыйбадәтханәләре дә, мәктәпләре дә аерым — бары үзләре өчен генә. Башка халык белән аралашу, йөрешү юк нде бугай (Билгеле, эш, алыш биреш мөнәсәбәтеннән башка.) һәм гаҗәп хәл. шушы «өстен» милләтнең бер чибәре белән миңа шулай да бераз гына «гулять» итеп алырга туры килде. Читкә чыгыбрак булса да, мин бу вакыйганы сөйлим әле — бер төрләндереп алу зарар итмәс, югыйсә сизәм: «хикәятнамәм» бик коры бара кебек Бу «роман» дип әйтик инде, мин егет булып, Казаннан Дәүләкәнгә кайтып йөргән чакларда, ягъни 1927—28 елларда булып алды. Кыз Лида исемле иде. Әгәр ул «нимеч ягында» торса, билгеле, бернинди очрашу да, танышу да булмаган булыр нде. Ләкин аның әтиләре татар- башкорт ягында, тагын да төгәлрәк әйткәндә «Якорь» тегермәне янында торалар иде. Ә «Якорь» тегермәне — ул немецлар Димне буып салдырган иң зур, иң мәшһүр тегермәннәрнең берсе. Ихтимал, Лиданың әтисе заманында тегермән хуҗаларының берсе булгандыр, әмма совет вакытында инде ул шунда белгеч — мастер буларак эшли иде. Торган йортлары да аларныц бик шәп таш йорт. Янә килеп, шул ук тегермән территориясендә безнең Гөлсем исемле бер «артисткабыз» — назлы гына кызыбыз да тора иде. һәм шунда ук «кызыл почмак» дип аталган зур гына бүрәнә йорт та бар — без татар яшьләре менә шул йортка җыелыш-мазарга баргалыйбыз. Билгеле, ул чакта әле безнең арада бернинди немец кызы да, рус кызы да булмый торган иде. Ләкин шулай да теге Лида дигән «нимеч» чибәре безнең килеп-китеп йөргәнне һаман күргәли икән һәм, ни сәбәптер, шул чакта аның күзе миңа төшкән. Гөлсемнән, кызыксынып, бу егетегез кем дип сораган, аннары бер дә кыенсынып тормыйча үзе белән таныштырырга да кушкан. Шулай итеп, Гөлсем безне таныштырды. Хуш, шуннан соң пи булды? Бик яхшы хәтерлим: иң беренче эш итеп без, Лида теләге белән, Димдә өчәүләп көймәдә йөрдек. Мин ашыкмыйча ипләп кенә ишәм, Лида каршымда утыра, ә Гөлсем көймәнең иң түрендә, гүя безгә игътибар итмәгән булып, авыз эченнән әкрен генә нидер көйләп бара Ул безнең җыр яратучан бер моңлы кызыбыз иде. Лиданың өстендә ак ефәктән юка гына кофта, кара юбка, аягында нәрсә иде — хәтерләмим Күзләрем — гел аның йөзендә Әйтергә кирәк, ул бер дә немец кызларына охшамаган иде. Немец кызлары бит гадәттә я аксыл, я җирән чәчле булалар, ә бу нәкъ чегән кызыдай чем кара чәчле, нечкә кара кашлы, кара энҗедәй кечерәк кенә күзле, әмма ♦ йөзе сөттәй ап-ак һәм бик чиста да иде Әлбәттә, ул бик матур, бик с нәфис кыз иде — биле дә чегәннәрнекедәй нечкә, күкрәкләре дә тулы t гына. Хәтта колагындагы алкалары да чегән кызларыныкы шикелле зур м түгәрәк алкалар иде Мондый сылу белән минем әле беренче танышу- з ым, шуна күрә мина аның алдында үземне «тота белү» бер дә җиңел 5 түгел. Бигрәк тә русча тел зәгыйфьлеге мине бик «изә» иде Лида, шуны S сизгәндәй, күбрәк үзе җанланып нидер сөйләнә, ә мин тырышып-тыры > шып ишүемне генә беләм Биргән сорауларына да баш кагып, «да». _ «нет» белән генә чикләнәм. * ...Кызларымны мин «Кара яр» ерымы аша Димнең үренә алып s чыктым Бераз бара төшкәч, анда елганың киңәеп киткән бик матур * урыны бар иде Күпме генә килеп йөргән урын булмасын, әмма ма- х турлык ул күргән саен барыбер сокландыра Кызларым да бик куан- < дылар, мин ишүдән туктадым, көймәне агым ихтыярына куйдым Тирә- * ягыбызга каранып, сокланып, рәхәт татып утырабыз Көймә әкрен генә - яр читенә якынлашкач, Лнда яңа гына ачылган апак эре төнбоек чә- « чәкләрен озын саплары белән бергә судан суырып суырып алды Төнл боек чәчәкләре суда чакта бик матурлар, әмма өзгәч, алар бик тиз шиңәләр Кыскасы, без көймәдә бик күңелле йөреп кайттык Шуннан соң? Шуннан соң без тагын берннчә тапкыр очрашып, кичен читтәге буш урамнарда йөрдек, айлы төндә берәрсенең калка төбендәге күләгә караңгылаган эскәмиясендә ипне-нигә терәбрәк утыр дык. Минем бәхеттән кызым шат күңелле иде Сөйләнә, көлә, шаярта, кыскасы, бер дә «скучать» итми нде һәм миңа да инде анык көенә җайлашып, үземне беркадәр хөр тотарга, көләргә, хәтта, сүзен табып, көлдереп тә алырга туры килә Дөрес, башта ук бер нәрсә минем өчен бик ачык иде бу очрашып йөрүләрнең җитди төс алуы, бик тирәнгә кереп китүе һич тә мөмкин түгел. Аерма бик зур Асылда Лида өчен бер татар егете белән «йөреп карау» ул кызыклы мавыгу гына булырга тиеш нде. Мин моны ничектер сизә идем һәм үземне ана һич тә тиң кеше итеп санамый идем Шуның өстенә әле мин үзебезнең егетләр һәм кызлардан да шактый уңайсызланам Белә калсалар, берәүләре «Әмир әнә кем белән чиерттерә икән, малай!» — дни көләчәкләр, ә икенчеләре, ихтимал, каты гына хөкем дә итәрләр иде Ул елларда үтә актив комсомоллар берәр егет белән кызнын, коллективтан аерылып, ялгыз йөрүләрен бер дә яратмыйлар нде. Әмма кыз әйбәт, кыз матур, кыз яратырлык нде. ләкин инде минем тиздән китәр вакытым да килеп җитте һәм шул чагында немец кызы тагын бер көтелмәгән кыюлык күрсәтте бик киенеп, көязләнеп, җитмәсә сеңелссен дә ияртеп, ул мине озатыр өчен вокзалга килде Берәүдән дә -озата төшкән атам анамнан да, якын дусларымнан да һич тартынып тормыйча, аларны шактый хәйранга калдырып, минем белән кнлсп күреште, бик мөлаем итеп хәерле юл теләде, кулындагы бердәнбер куе кызыл чәчәген дә миңа сузды «Казанга барып җиткәнче ташламагыз!» ■ диде. Поезд кузгалып киткәндә дә ул минем якыннарым арасында, булачак кәләшем шикелле, кечкенә ак кулъяулыгын селки селки озатып калды. Мин белә алмаган, мине бик гаҗәпләндергән әнә шундый кыз нде ул Лида! Икенче елны кайтсам, туташым княүгә чыккан икән ләбаса! Шулай диделәр дусларым мина Кайчан, кемгә? Кемгә булсын, вер немец егетенә билгеле Бу хабәр күңелемне бик тырнады тырнавын, әмма артык гаҗәпләндермәде. Ләкин болай ук тиз булыр дип һич тә көтмәгән идем. Әле чибәр-сылу кыз белән тагын матур гына йөреп калырмын дигән өметем бар иде Мин бит инде бер яшькә булса да олаеп, үсә төшеп, шәһәрчә әйбәтләнеп (сүзгә дә бераз остарып) кайткан идем. Кызлар белән бик йөрисе килгән чак, алай гына түгел, үземә «яр табу» турында уйлана, эзләнә дә башлаган чак, ләкин ни хикмәттер, мина унышсызлык артыннан укышсызлык килә дә тора. Кече яшьтән үк мине күпме саргайткан Һаҗәр дә былтыр ук бер Ыслак егетенә иярде дә китте, инде менә үзе башлап мина күз аткан кызым да тоткан да үзенең «нимеченә» чыгып куйган. Их, ышан син бу кызларга! Шулай да без очраштык Бик тын, җылы бер төн иде. Танырдай кеше күзенә күренмәс өчен без башкорт Дәүләкәненең иң читтәге аулак урамында озак кына йөрдек. Кемнеңдер коймасы буендагы косар- кыга (печән чапкычка) туры килеп, шуның калай идәненә утырып та тордык Лида кияүгә чыгуын бик җиңел аңлатты «Вакыт җитте, шуңа күрә чыктым»,— диде. Мин. «Нигә мине көтмәдең?» дигән булдым. «Ә син көтәргә куштыңмы соң?» диде ул, шелтә белдергәндәй итеп. Әйе, хак сүзгә җавап юк!. Ләкин кузгалыр алыннан Лида үзе миңа сарылып кайнар сулап: «Әйдә, һич югы бер үп мине!» диде. Бу безнең иң беренче һәм иң соңгы бик дәртле, әмма гөнаһсыз үбешүебез булды. Шуннан соң мин тиле бәрән орлыгы ашаган малай кебек кыек-мыек атлап, бәхет дигән нәрсәне нинди җиңел табып та һәм югалтып та була икән дигән уйдан хәйран калып үзебезнең очка кайтып киттем. Икенче көнпе без, татар яшьләре, Бәлдәй йортына репитициягә җыелган идек Шул чакта кемдер кереп миңа: «Әмир, сине тышта көтәVII ләр».— дип әйтте. Кемнәр дип сорагач, серле генә итеп, чыккач күрерсең, диде. Мин бераз аптырап, ләкин аны молы уйламыйча чыксам, клуб ишеге төбендә өч егет басып тора. Бик яхшы киенгән таза егетләр. Берсе — ак чырайлы, саргылт чәчлесе — буйга да озынрак, күкрәк- җилкәгә дә киңрәк Мин шунда ук аларның немец егетләре икәнен сизеп алдым Әлбәттә, яхшы ният белән килмәгән болар дип уйладым, эчемә салкын курку да йөгерде, ләкин кире борылып кереп китмәдем. Озын буйлысы мина беравык туп-туры карап торганнан соң. кырыс кына сорады. «Ты Амир?»—«Да, я Амир!» 1—дидем мин Шуннан соң ни булды? Шуннан соң берни дә булмады. Егетләр тагын бераз миңа карап тордылар да, артык бер хәрәкәт тә ясамыйча, борылып киттеләр дә бардылар Мин бу эшкә бик гаҗәпләнеп, баскан урынымда торып калдым Өч егетнең озын буйлысы һичшиксез Лида кияве булырга тиеш иде бит.. Бернинди янау юк, кул күтәрү юк, ни өчен генә ике иптәшен ияртеп килде икән ул?! Хәер, мин мөның серен тиз аңладым: аңа мине күреп, танып китү кирәк булган — менә ни өчен килгән ул!., һәм мин дә моны хәтәр бер кисәтү дип аңларга тиеш идем. Әйе. хәзергә алар миңа тимәделәр — чөнки көпә-көндез клуб алдында кеше кыйнап китү — үзе куркыныч эш, әмма бер күреп, танып киткәч, моның өчен башка уңай җае чыкмасмыни?! Кыскасы, шушы вакыйгадан соң Лида белән очрашу бетте, өзелде. Икебез өчен дә ул кирәкми һәм ярамый иде. Лида өчен бигрәк тә... Дөрес, бу «өзелешү» минем күңелдә үкенү хисе катыш ниндидер бер ямьсез юшкын да калдырды, әмма нишләмәк кирәк?! «Романның» ахыры башыннан ук билгеле иде инде Ләкин Лида белән очрашулар бетсә дә, соңыннан миңа аның хакында кайбер нәрсәләр ишетергә туры килде. Иң элек мондый бер хәл: шул ук 1928— 29 елларда булса кирәк, хутор биләүче һәм Дәүләкәннең үзендә торучы күп кенә немец семьялары дәүләт органнарының рөхсәте белән Германиягә яки Америкага күчеп китә башладылар Шул чак- VII Дәуләкәндә бөтен яшьләр мине «Әмир» дип кенә йөртәләр иде ул чакта та Лиданың кияве лә ага анасы белән бергә океан аръягына китеп бара Ә Лида йөкле булганга күрә әти әниләрендә (алар беркая да китмиләр) калып тора Кияве нсә аны сонрак кайтып алырга тиеш була. Ләкин инде ул яңадан безнең якларга кайта алмаган, чөнки бер киткәч, кире кайтулары мөмкин булмаган, күрәсек Шул рәвешчә Лида Дәүләкәндә бөтенләйгә торып кала Кем белә, бәлки үзенен дә ки- ♦ тәсе килмәгәндер Дим буйлары анык да туып-үскән җире, әтн-әнисе с янында, баласы да бар, әллә кайдагы билгесез илгә чыгып китү нигә 2 кирәк аңа? . Хәер, белеп әйтүем түгел, мина бит боларнын берсен дә 5 аның үзеннән ишетергә туры килмәде. з Еллар узды, күп нәрсәләр еракта калды — онытылды, кемнен генә х тормышында нинди генә үзгәрешләр булмады. Әмма шулай да язмыш 3 дигәнен тагын бер мәртәбә Лнданы минем исемә төшерде Ф ...Хәтерлисездер, бу язманың башында мин үземнең алма исе аңкып _ торган айлы төндә Дәүләкәнгә кайтып төшүемне язган идем. Күпме Z еллар узгач, беренче кайтуым Мин төн уртасында таныш урамнар = буйлап йөрдем, үзебезнең йортны барып каралым, ә икенче көнне ир- * тән базар янындагы ашханәгә ашарга кердем Ашханәнең мөдире мина бик якын кеше—тимерче Миңлегалим бабай кызы Маһирә булып < чыкты Без кече яшьтән үк бер-беребезне беләбез, күршеләр булып торх дык, озак еллар бергә аралашып, бергә йөреп үстек Ләкин ашханәдә s беренче мәртәбә очрашкач Маһирә мине танымады Пөземә карап то г рып та таный алмады Тик исемемне әйткәч кенә исе акылы китте Дил мәк. чирек гасыр эчендә без никадәр үзгәргәнбез икән (хәер, мин үзем Маһирәне күрү белән үк таныдым) Әмма хикмәт шунда ки, без йен бер өстәлдә бик җанланып, шатланып сөйләшүебезне ашлар бирә торган тәрәзәдән янә бер хатын карап торган Ул хатын Лида булган* Шушы ашханәнең повары икән ул Ләкин мин аны күрмәдем, беренче керүемдә дә, соңыннан атна буена кереп, ашап чыккан чакларымда да күрмәдем Билгеле инде, аның шушында, әнә кухня эчендә генә булу ихтималы минем башыма да килмәде Килүе мөмкин дә түгел иде Ә ул мине күргән,— күргән һәм таныган! Ләкин мин чыгып киткәч. Маһи рәгә бик нык кисәтеп әйткән, зинһар өчен, минем монда икәнемне аңа әйтә күрмәгез, дигән һәм Маһирә мина әйтмәде, һәм мин берни белмичә китеп тә бардым Гүя урман эчендә янәшә генә узган кешене күр мичә үткән шикелле —ни үкенеч! Бары тик икенче тапкыр кайтуымда гына Маһирә миңа бу хәлне көлен сөйләде Әмма бу вакытта Лида Дәүләкәндә юк иде инде, каядыр Украинага, кияүдәге кызы янына киткән булып чыкты Әйе. язмаса язмый икән ул! Маһирә сөйләгәннәрдән миңа бик ямансу булып китте, теге вакытта Лнданы миннән яшер гәие өчен үзенә хәтерем дә калды Шул чакта әйткән булса, чнн Лида ның үзенә сиздермнчә генә ана карын алган булыр идем Ләкин соңыннан инде, тынычлана төшкәч миндә «Ә бәлки Лида күренмичә дөрес тә эшләгәндерэ дигән уй туды һичшиксез, ул да үзгәргәндер, нык үзгәргәндер. ә хатын-кыз үзенен никадәр үзгәргәнен бик яхшы белеп тора ул. Инде менә күрмәгәч, ерак яшьлектәге гүзәл сылу немец кызы. Дим читендәге нәфис ак төнбоек чәчәгедәй, минем хыялымда һаман да әле саклана Ярый, мина бер юаныч, ә укучыга аз| тәлектән инде кире төп мәсьәләгә кайтыйк Сүт бит .1 »ү л.р ■ г. .. дигән сүз. Әмма ни өчен «онытылган» сон ул? Бәлки моңа аның фаҗ>- ♦ гале үлеме сәбәптер? . Елын ачык кына хәтерләмим, һәрхәлдә җәй көне с булган эш. Кәрим абзый Дим буендагы Казангол авылына барып чы х га Төшкән кешесендә (аны Исхак мулла днп сөйләгәннәр иде) ашал 2 эчкәннән сон. хуҗаның атын җигеп, болынга китәләр Куе үлән ат кор- з сагына җиткән болын юлында күпмедер вакыт хозурланып йөргәч, бер ~ җирдә туктап, түгәрәк «табын» итеп кенә печән чабалар, шуны кочак 8 кочак җыеп, арбаларына тнйиләр дә кире борылалар. Кайтканда Кәрим > абзый дилбегәне үзе тота Ләкин күрәчәгенәдер инде, башкортны§§' шак _ тый чыгымчы аты ишегалдына килеп кергәндә генә нәрсәдәндер өркеп I китеп, арба күчәрен капка баганасына эләктерә д.» боларны йөгение = белән аударып та җибәрә Хуҗа читкә сикереп өлгерә. ә дилбегә тоткан и Кәрим абзый үткен чалгы өстенә зче белән килеп төшә Аны шунда ук ж арбага салып Дәүләкән больницасына китерәләр, ләкин кызганычка < каршы, врачлар берни дә эшли алмыйлар, чөнки Кәрим абзыйның яра- * СЫ бик тирән булып чыга, һәм озак та тормыйча ул шунда җан да бирә = Яшь иде әле Кәрим абзый, күп булса, утыз бишләр тир булгандыр. Мицнекамал исемле бик сөйкемле хатыны һәм миннән күп * мегәдер яшьрәк Суфия исемле чибәр генә кызы торып калды Соңрак мин аларга барып та йөрдем Аларда бер вакытны Хәлил Нанлскнй дигән артист торды - менә шуның янына баргалый идем мнн Бу хакта чираты җиткәч сүз булачак әле. Дәуләкәндәге революция вакыйгаларына күпмедер катнашы булган татар кешеләреннән мин монда мисал өчен үзем белгән нке генә исемне телгә алдым. Әгәр казына-тикшерә башласаң, аларны шактый табып булачак. Ләкин бу инде күп вакыт сорый торган үзенә аерым бер эш Мнн исә бары үзем күргәнбелгәннәр белән чикләнергә мәҗбүрмен Шулай да әйтәсем килә Дәүләкәшә җыелган гнрле чнл тэт халкы, дин паре. телләре төрле булуга карамастан, бер үк җирдә берг 1 эра (ашып яшәгәннәр. Хезмәт, сәүдә, алыш биреш, кыскасы, тормыш ү врикт.ж д» кешедән дә таптатмыйча саклаган у-, аны Печән чабу башкортларны., уракка караганда да иң зур. иң киеренке эш өсте «тен авы. ы. » бер сәхифәсе Аннары килеп, Этколның үзендә үк зур базар ачыла Гора бара ярминкәсе дә була башлый. Тирә яктагы башкортлар еракка китмичә, шушы базарга аяклы малын да. тире-ярысын да. итен маен да чыгара Базар стихиясе бик гаҗәп бит ул бөтенесен дә үзенә тартып китер.» Тагын иң мөһиме Дәүләкән ашлык җыеп озату урынына әверелгәч һәм зур-зур тегермәннәр дә эшли башлагач, башкортлар да нген игүне арттыралар, «бидайны» инде алар да товар итеп, йөге-йню бел.ш ки тереп саталар. Башкорт кулында тагын бер байлык ул да бу ь а печән Дим буе болыннарына алар үзләре генә хуҗа иде Болынны башкорт бик саклый, үлән әзрәк күтәрелгәч тә чабынга терлек кертми һәм кешедән дә таптатмый иде Чабар вакыт якынлашкач, алар атналар буенча ат менеп яки җәяүләп әллә ничә чакырымнарга җәеп.ш болынны күзәтеп карап кына йөриләр Шушы уңай белән көлеп мондый бор кызык та сөйлиләр иде Имеш, башкорт агае болында бер русны тотып алган да. яман ачуланып, ана әйткән, янәсе: ' Дим буе башкортларының теле хаэерге башкорт әдәби •ерыла .) I' хатын-кызы һәм бала-чагасы болынга чыга иде. Ирләр, торналардай тезелешеп, куе, тыгыз үләнне чаш та чош чабалар, хатын-кызлар берике көн җилләгән покосларны чүмәләгә өяләр, егетләр, үсмер таза малайлар тагы да кибә төшкән чүмәләне ат белән кибәнгә тарттыралар. һәм менә бер заман Дим тугае оста агайлар куйган очлы башлы- түгәрәк кибәннәр белән чуп-чуар була иде. Ә көзен-кышын Дәүләкән базарында шул хуш исле «бесәнне» бары тик башкортлар гына сата да иде. Хәер, башкортның тагын кымыз дигән бик әйбәт бер байлыгы бар бит әле. Ихтимал, элек үзләре генә эчкәндә кымыз әллә ни зур байлыктан да саналмагандыр, әмма ләкин Дим буйлап тимер юл узгач, бия сөте чын бер табыш чыганагына әйләнә Чөнки мәшһүр елганың көмештәй саф суы, чәчәкле-хуш исле болыны-яланы, каймактай йомшак һавасы, көннәр буе тигез генә кыздырган кояшы, шуның өстенә һәр төрле азыкның муллыгы һәм арзанлыгы үпкәсенә сихәт эзләүчеләрне бу тирәләргә күпләп тарта башлый. Кымызчылар диләр аларны. Ансат туры юл булгач, алар Уфадан гына түгел, Казаннан, Самарадан, Мәс- кәүдән, хәтта Петербургтан да Дим буйлап тезелгән башкорт авылларына киләләр Иптәш Тартыковның язуына караганда, кымызчылар керткән һәрбер йорт хуҗасы җәенә 100 сумлап акча алып кала торган булган. Ә ул заман өчен бу — шактый ук зур табыш. Димәк, яңа юл белән вагоннарга төялеп башкортларга да байлык килгән?.. Юк, ашыкмыйк әле... Әлбәттә, тимер юл — прогресс, алга китеш, үзгәрткән, җанландырып җибәргән ул җирле халыкның да тормышын, ләкин барысына да бер тигез байлык белән бәхет китергән дип уйлау зур хата булыр иде. Гомумән, байлык беркайчан да кешеләргә тигез бирелмәгән, башкортларда да борынборыннан ук бае да, ярлысы да булган, ә тимер юлы аркасында җанланып киткән алыш-биреш эшләре (икенче төрле әйтсәк, капиталистик мөнәсәбәтләр) ул аерманы отыры тирәнәйткән генә. Дөрес, күп җир-су биләүче, күп мал асраучы башкортлар булган. Ләкин мин үскәндә алар да бик сирәк калганнар иде инде. Дәүләкәннең иң бай башкорты Дәүләткилде агай иде, диләр. Эткол урамының урта бер җиренә салынган иң шәп, иң матур чардаклы йорт та аныкы иде. 1919— 1920 елны булса кирәк, бу йортның зур як башында бер кыш сабак та укыган идек. Яландай ишегалды, зур-зур абзарлар, тимер ишекле таш амбар — бер суз белән генә әйткәндә, аныкы кебек йорт-җир татар «купич»ларында да бик сирәк иде. Кем булган, ничек баеган ул. Дәүләткилде агай? Таш магазин да ачмаган, сату да итмәгән, әмма, күрәсең, элек-электән үк җиргә-суга бай булгандыр инде. Ләкин иң мөһиме — ул волостной старшина булып торган кеше, ихтимал, шушы урыны аңа дәүләт китергәндер дә. Хәер, моны тәгаен белеп әйтүче юк, хәзер инде сорашыр кеше дә калмаган, хәтта балалары да белми торгандыр, чөнки күп сулар акты ул заманнардан соң. Дәүләткилде агай үзе дә һәм бичәсе дә революциягә чаклы ук, барысын да калдырып, бу фани дөньядан киткәннәр (әйтергә кирәк, бик яшәрдәй чакларында). Алардан калган Рокыя исемле кыз белән Локманхәким исемле малайны атайларының инәсе Фәрхи карчык карап, тәрбияләп үстерде. Локманхәкимне мин яхшы беләм, бер урамда үстек, ятимлеге ничектер йөзенә чыккан тыйнак-юаш кына бер малай кебек иде. Егерменче елларның ахырында ул Дәүләкәннән китә, кая китә, нишләп йөри — белүче юк. Тик күпмедер вакыттан соң бер хәбәр шулай да безнең колакларга килеп ишетелә: Локманхәким паровозда кочегар булып йөри икән, Дәүләкән станциясендә аны күреп калучылар булган, имеш. Булыр, иик булмасын?! Дәүләткилде малаена да кайдадыр эшләргә, дөньяда яшәргә кирәк ләбаса!., һәм соңыннан аның кочегар булып йөрүе дөрес тә булып чыкты. Күп еллар узгач, без —олы яшьтәге ике агай, ниһаять, Уфада очраштык Очрашуыбыз Дәүләкән «егетләренең» берсендә, күнелле генә бер мәҗлестә булды Каршымда кечерәк буйлы, кап кара чәчле, арык кына бер кеше утыра һәм мин ана бик гаҗәпләнеп карыйм — шушымы кайчандыр минем белән бергә уйнап үскән Локманхәким? Ул бит тулы-түгәрәк кенә битле малай иде, гәүдәгә дә таза булмакчы нде - ♦ еллар, еллар әнә ничек үзгәртә икән кешене! Әмма ин гаҗәбе бу түгел с әле. Минем хәтердә сакланган малай чагындагы ятимлек, нәүмизлек, мескенлекнең анарда эзе дә калмаган Хәзер ул үзен бик иркен, бәйсез 2 тотучы, гаять җор, тапкыр сүзле, мәзәкчән бер кеше иде Бөтен мәҗлес з дәвамында кунакларны үз авызына каратып, өзлексез көлдереп утыр 5 ды Кем син, Локманхәким? — дип сорау кирәкми дә нде. дәүләт-бай- 8 лык белән бәйләнгән үкенечле ачы язмыш күптән онытылган, ә хәзер- ф гесеннән исә ул мотлака канәгать! Мин башкача уйлый алмадым х Дәүләкәндә икенче таза тормышлы башкорт безнең якын күршебез ж Арыслангәрәй агай иде. НЭП елларында аның өч-дүрт аты, бер кола х айгыры, тагын күпмедер колын тайлары бар иде Ялгышмасам. ике бия * бәйли иде, икемеөчме сыер саналар иде Тагын сарыклары, бәрәннә- х ре... Хәер, кем санаган аларын?! Порты урамга буй. кара-каршы салын < гаи такта түбәле гадәти генә бер йорт (Хәзерге механизаторларның* йортларына җитми, һәрхәлдә) Кара каршы өйнең уртасында иркен = генә өйалды, ишегеннән керүгә сул кулда зур гөбе тора, бияне саугач г та сөтен шул гөбегә кертеп салалар (Чын булса, бияне көненә биш * тапкыр савалар икән) һәм кергән-чыккан һәрбер кеше, бала чагага хәтле, гөбедәге кымызны пешкәк белән бер ике тапкыр гына булса да болгатып ала. Хәтта чит кеше керсә дә, юл уңаеннан болгатмыйча узмый. Моны пешекләү диләр Әнә шулай өзлексез пешекләп торсан гына кымыз тизрәк тә һәм шәбрәк тә булып өлгерә икән Шуңа күрәдер инде, хәзерге башкорт өйләреннән аермалы буларак, Арыслангәрәй агай өеннән җәйнең эссе көннәрендә әчкелтем тәмле кымыз нее килеп тора торган нде. Арыслангәрәй агай үзе дә эре, таза, нык кеше нде һәм табигате бе лән дә ул ачык, көр күңелле, шаян-шат бер кеше дә нде дип өстисем килә. Шуңа күрәдерме, без малай-шалай, хөртн генә кешедән курыксак та, бу пәһлевандай дәү кешедән бер дә курыкмый идек Чөнки >л — бөркет, без — чебен, ә бөркет себен тотмый, диләр башкортлар Ул бер вакытта да капка койма буендагы сукмактан йөрмәс, бары урам уртасындагы ат юлыннан гына йөрер нде Әгәр кызмачарак та булса, җилән чабуларын җилбәгәй җибәреп, бүреген күз өстенә төшереп, урамга сыймагандай шаулап, гайрәт орып, өенә кайта торган нде Юлында очраган яшь бичәләргә шаяртып сүз катмыйча узмый ул, ә уйнап йөрүче малайларга туктап карап тора да ни өчендер бармак янап китә иде. Шунык өстенә, Арыслангәрәй агай бнк маһир аучы да нде Беренче кар төшү белән ул кнң күкрәкле, нечкә билле кола айгырын иярләп, озын саплы чукмарын биленә кыстырып, эчләре эчкә кереп беткән ип- бурзаен ияртеп, бүре сугарга чыгып китә торган нде Мин аның бүрене ничек итеп сугып алуын күптән инде «Бвреледә ниләр бар» исемле очеркымда язган да идем, шуна күрә биредә янадан кабатлап тормыйм Кыскасы, агаебыз чыккан саен берәр бүрене ат койрыгына тагып алып кайта, тиресен тунап, озын колгага элеп, капкасына беркетеп куя бу дан билгесе! ҮТКӘН сүткәннәр авызларын ачып «һи. Хрыглангәр • тагын бүре суккан ләбаса'» дип исләре китеп узалар, ә безнең ише малайлар күшегеп, ачыгып бетсәләр дә. капка төбен ташлап китә ал мыйлар тере бүренең үзен күргәндәй алар тәмам дөньяларын ..нытл лар. Монда ниләр генә сөйләнми дә, нинди генә бәхәсләр купмый иде шул чакта! Арыслангәрәй агай улы Таһирны да ундүрт-унбиш яшеннән үк үзе белән бергә ауга йөртә башлады Таһир, әйткәнемчә, бүре сугарлык көчле, гайрәтле малай иде. һәртөрле уенда, көрәштә, йөгерешүдә ул иң беренче — аны җиңгән яки узган бүтән малай безнең арада юк иде. Шуның өстенә ул бит Арыслангәрәй агайның җыен кызлары арасында бердәнбер төпчек улы, атасының куанычы һәм мактанычы, шуңа күрәдер инде бәлки, Таһир шактый гарьчел малай да иде. Дөрес, үзе башлап тиктомалга берәүгә дә тими иде. әмма инде берәрсе аз гына аның ачуын китерсә, кинәт кызарып, шунда ук салып та җибәрә иде. Без йорт аша гына күрше идек, бөтен малайлык чорыбыз Димдә, тугайда, урамда, мәктәптә бергә үтте. Егерме бишенче елны мин Казанга китеп бардым, ләкин һәр җәйне Дәүләкәнгә кайта торган идем. Бу инде безнең малайлыктан чыгып, егет булып килгән чагыбыз. Сагынышып очрашкач, тагын бергә йөрүләр, сөйләшүләр, күңел ачулар — хәзер инде, билгеле, мыек төрткән егетләрчә! Таһир кечкенә гармунда чибәр генә уйнарга да өйрәнгән, өстендә әйбәт тужурка, аягында күн итек, кызлар белән дә шаяргалый башлаган икән инде. Кыскасы. Дәү- ләкәннең бер шәп егете булмакчы иде. әмма ләкин кырыс заман аның язмышын тота да үзенчә хәл итә Шуннан соң инде без очраша алмадык. Әйтергә кирәк, Дәүләкән башкортларыннан Себергә бүтән җибәрелүче булмады да шикелле, һәрхәлдә ишетергә туры килмәде. Миңа калса, Дәүләкәндә баеп киткән башкортларга караганда бөлгәннәре күбрәк иде кебек.. (Монда сүз башлыча Этколның үзендә торучы башкортлар турында бара, ә төп Дәүләкән ул гади бер авыл — андагы башкортларны мин бик аз беләм.) Әмма бөлгенлек аларга революциягә чаклы ук килгән, чөнки кинәт башланган яңа шартларга күбесе тиз генә яраклаша алмаган Җирен саткан, малын саткан, ә менә акчасын саклый белмәгән ахрысы. Эткол кырыннан гына үткән тимер юл белән бит һәртөрле күз кызыктырырлык товар гына түгел, «ак патшаның» аракысы да килгән, сыраны да Дәүләкәннең үзендә үк ясый башлаганнар. Шулай итеп, күрәсең, акчасын оборотка кертә белмәгән. Мәсәлән. Дәүләкәндә кибет ачып, сату иткән бер генә башкортны да мин белмим, юк иде бугай. Хуш. ә бөлгенлеккә төшкәннәрен кайдан, нәрсәдән күреп була?.. Әйтик, менә яландай ишегалды, чыбык-чабык белән генә япкан читән абзарлар, абзар артында киртәләгән иркен утар — димәк, кайчандыр монда ишле мал кышлаган. Ә хәзер терлек юк. абзарлар буш. утар да буш. анда ята-ята череп, туфракка әйләнә язган тирес кенә. Шушының ише «хуҗалыклар» безнең урам па ук бар иде. Ерак китмичә, мисал өчен, бездән урам аша гына торган Солтанай агай йортын алыйк. Янәшә ике йорт, берсе калай, икенчесе такта белән япкан — димәк, бу хуҗа кайчандыр таза тормышлы булган 1918 елны без аларга күрше булып күчкәндә. Солтанай агай үзе юк иде инде, Тимергали исемле энесен аклар алып киткәннәр, ул шуннан кайтмады Кызыл түбәле йортта Солтанайның бичәсе ике улы белән тора (такта түбәлесен. бәләкәй генә ишек алды белән бергә, ачлык елы алдыннан Хәсән исемле бер вак сәүдәгәргә сатканнар иде). Тол хатын һәм ике үсеп килгән малай чибәр генә йортта калсалар да, шактый фәкыйрьлектә яшәделәр. Алар- ның инде бер сыердан башка бүтән терлекләре юк иде (бәлки, берничә сарыклары булгандыр). Ә бит ихаталарының зурлыгына караганда, атлар, сыерлар, сарыклар кайчандыр монда аз тормагандыр . Күрәсең, Солтанай агай бу фани дөньядан аерылганда, барлык малын «очлап» бетерергә өлгергән инде. Эчкән кешенең, кем әйтмешли, малы да бетә, үзе дә бетә. Ике малайның берсе — Мөхәммәтгали, икенчесе Муллагали исемле иде. Мөхәммәтгалинең бер аягы гарип, чатанлап йөри иде. (Исереп кайткан атасы моның бик кечкенә сабый чагында ялгыш аягына утыр ган дип сөйлиләр иде.) Шуна күрәме инде, ул бик нечкә күңелле, юаш кына бер малай иде. Безнең урам уеннарына юньләп катнашмый да, күбрәк ялгызы гына кармак күтәреп, Дим буенда йөрергә ярата иде Балыктан бәхете бар иде аның Күрше тирә малайлары әле яңа торып кына чыккан булалар, ә Мөхәммәтгали инде тал чыбыкка тезгән ча- ♦ бакларын, тараннарын күтәреп, яр буеннан чатанлыйчатанлый менеп - тә килә. Тагын бер яшерен хикмәте — ул да булса, безнең бу тыйнак- £ сүзсез иптәшебез күптән инде шигырь язу белән дә мавыккан икән. 2 Әйтергә кирәк, уеннан башканы белмәгән малайлар арасында утырып а шигырь язу бик сирәк очрый торган хәл иде, булса да болай кызык - өчен юри шаярып кына, чөнки чынлап шигырь язу ул гадәти кеше эше 3 түгел, аның өчен син я Тукай, я Гафури булырга тиешсең (Мәктәптә ф безнең иң күп укыган һәм ятлаган шагыйрьләребез ) Ә Мөхәммәтгали _ менә юри түгел, чынлап язган, күңелендә аның шигърият чишмәсе ачыл- ~ ган, шуңардан моңсу боек җанына үзенчә юаныч та тапкан. Хәлбуки, = минем дә, ниндидер бер яшерен кодрәткә буйсынып, кыяр кыймас кына х «каләм тибрәтә» башлаган чагым иде. һәм шушы уртак «серебез» арка " сында без аның белән шактый якынаеп, дуслашып та киткән идек ~ Минем күңелдә якты бер хатирә саклана 1926 елның җәендә Фәт- * хелислам белән икәү Казаннан ялга кайткач, Мөхәммәтгалине дә t ияртеп без, Дәүләкәндә элек бергә укыган иптәшебез Гобәйдулла чакы- ? руы буенча, «Мәрвәр утары»на кунакка барырга булдык (Мәрвәр » Гобәйдулланың атасы, утар хуҗасы ) Ләкин безнең уналты-унсигез чакрымдагы утарга җигеп барырга атыбыз да һәм арбабыз да юк иде Шулай да Мөхәммәтгали, йөри торгач, кемнәндер ат тапты, ә мин ерак түгел күршебез Рәхимҗан «купнч»тан. ялынып ялварып дигәндәй, аның рессорлы тарантасын алып тордым Шулай итеп, без өч шәкерт биек тарантаска бәләкәй генә атны җигеп, җәйнең матур бер иртәсендә юлга да чыгып киттек Башта егетләрчә бик кызу гына бармакчы идек, ләкин тискәре-ялкау атыбыз безне тыңламыйча күбрәк атлап кына бар ды. Яратмады ахрысы «купич»ның биек тарантасын?! Без инде, кеше аты булгач, аны артык чыбыркыларга да кыймадык Әмма барыбер озын юлыбызны күңелле-хозур гына үтеп, көн төшлектән авышканда. «Мәрвәр» утары»на барып та җиттек Утар хәйран калырлык матур җирдә иде Бөтен тирә ягы ерактан ук сөзәк кенә түбәнәеп килгән шау чәчәкле тигез ялан Утарның озын киртәләр белән генә әйләндереп алган ихатасындагы калай түбәле зур гына йортны да, иркен салынган каралтыларны да гүя шушы бер дә тапталмаган чирәм өстенә китереп кенә утыртканнар — бөтен җирендә чәчәк тә үлән генә Ә түбәндә куе әрәмәлек арасыннан кечкенә инеш бормаланып агып ята Инешне кичеп чыгуга, шактый биек, текә тау күтәрелә. Бу ялгыз тау, аның тирәсендә инеш ярыннан башка бер генә калкулык та юк Тауларга мин һәрвакытта соклана торган идем, әмма ялгыз тауларның бик борыннан саклап килгән, бары үзләре генә белгән тирән серләре бар кебек, шуңадыр ахрысы, алар куңелдә нрексездән үзенә бер кызыксыну - соклану уята Әнә тауның нәкъ түбәсендә таза юан бер агач та (имән булса кирәк) сакта торгандай үсеп утыра Юк, чынлап та хәйран матур, күңелле, сөйкемле бу утарның бөтен әтрафы! (Шушы утар күренешен мин бик күп еллардан соң «Гөләндәм туташ хатирәсе>ндә дә чагылдырырга тырышкан идем ) Гобәйдулла дус безне үзенчә бик куанып каршы алды, бәләкәй атыбызны да көлң көлә тугарышты. Ул һәрвакыт шулай муенын сузыб рак, башын аз гына калтыратып көләргә ярата торган иде. мәрхүм' Атны тугарып, абзар ышыгына бәйләгәч, без әле рессорлы тарантасы быз янында юл хәлләрен бераз сейләнгәләп тордык Аннары Гобәйдулла үзе генә өенә кереп китте. Беренче мәртәбә татар утарына кунакка килгәнгә күрәдерме, без ниндидер бер ятсыну тоеп, кыенсыныбрак калган идек Ни булыр, ниләр күрербез, хуҗалар безгә ничек карарлар дигән шөбһәле уйлар иде безнең һәркайсыбызда Озак та үтми, Гобәйдулла чыгып «Әйдәгез, егетләр, өйгә керик!» дип, безне чакырды. Яшел чирәмдә генә комганнан кулларны югалап, рәшәткә башына элгән озын сөлге белән сөртенеп, өс-башның да тузанын бераз сыпыргалаштырып, Гобәйдулла артыннан өйнең түрьягына уздык. Шәһәрчә диярлек бай гына җиһазлы иркен зал, урта бер жирдәрәк ак эскәтер япкан зур өстәл, апа каршы стена буенда яшел бәрхет тышлы озын диван, ә калган өч ягында биек артлы венский урындыклар. Дустыбыз йомшак диванга утырырга тәкъдим итеп караса да, без инде каты урындыкларны үзебез өчен «унайрак» күрдек. Утырыштык Залда берәү дә юк. Өстәлгә инде чәй әсбаплары куелган. Төрле ризык-сыйларны Гобәйдулла чаршау корылган бүлмә ишегеннән үзе барып ала. Аңа шул ишектән ике туташ бөтен нәрсәне биреп тора Чаршау ачылганда гына күренеп киткән бу туташлар бик матурлар кебек иде. Ләкин ни кызганыч, аларның күренгәләве безнең өчен бик тансык, бик кадерле, әмма вакытсыз өзелгән үкенечле бер төш шикелле генә булып калды Кемнәр алар, ни өчен Гобәйдулла аларны залга чакырмады, безгә күрсәтмәде— без моны һич тә аңлый алмадык. Күрәсең, бу йортта әле борынгы тәртипләр нык саклана. Ниһаять, өстәлгә ялт иткән сырлы ак самавыр да килеп утырды. Шулай дүртәү генә утырып һәм күңелле генә итеп чәй эчәргә керештек. Хуш исле кытай чәен чынаякларга Гобәйдулла үзе ясап, куе сөт өстен дә агач кашык белән үзе салып, безгә бирә торды Дөрес, мондый матур кызлары булган бай йортта әдәп белән, чаманы белеп кенә сыйланырга кирәклеген онытмасак та, без юл килеп ачыкканга күрә өстәлдәге һәртөрле тәмле камыр ашларын ирексездән шактый ук урдык бугай Тик Мөхәммәтгали генә гадәтенчә тыйнакланып утырды — сизгәнегез бардыр бәлки, нечкә күңелле гарибрәк кешеләрнең бер сыйфаты инде бу Чәйдән соң без инеш буена төшеп киттек. Ике янәшә бүрәнә генә салынган тар басмадан сай инешне үтеп, әрәмәлек арасында карагат, бөрлегән өзеп капкалагач, әлеге биек тауга юри иң текә җиреннән үрмәли-үрмәли менә башладык. Еш кына аяк таеп китә, түбән шуып та киткәлибез, шулай да берберебезгә кул бирә-бирә ахырда менеп җиттек. Тау башындагы ялгыз агач чынлап та бик мәһабәт таза имән иде, ләкин без аның куе үләнле, күләгәле төбенә утырмадык (Гобәйдулла монда кара елан булгалый, диде ) Без күгелҗем сыек томан эченә китеп, әкрен генә эреп югалган ялан-кырларга карап, тауның сирәк кенә үләнле нәкъ текә кашына утырдык. Моннан ачылган манзара гаҗәеп иде, серле һәм тылсымлы иде. Без ул вакытта барыбыз да шигырь яза идек, хәтта мин дә Ә табигать бит ул шигърият сарае, шигъриятне табигатьтән һич тә аерып булмый торгандыр инде. Билгеле инде, тау кашына утырып, каршыбыздагы манзарадан сихерләнгәндәй аз гына тын калып торганнан сон, безнең күңел һәм сүзләребез үзеннән-үзе шигырьгә күчте. Гобәйдулла шактый шомарган «шагыйрь» иде инде, күбрәк «һөҗү» (сатирик шигырьләр) яза торган иде Яттан укуны да ул башлады Тыңладык, көлдек тә, үзебеэчә фикерләребезне дә әйткән булдык. Аннары Мөхәммәтгалидән үтендек Ул, аз гына уйланып торганнан сон аягүрә басып, шунда ук җитдиләнеп, безне дә оныткандай, каядыр еракларга төбәлеп, ашыкмыйча гына үзенең берничә шигырен укыды Без, башларыбызны каера төшеп, бик кызыксынып, хәтта беркадәр көнләшеп тә аны тыңладык Әйбәт иде аның шигырьләре, гади генә язылган кебек, әмма бик үтемле иде.. Инде миңа чират, ләкин Мөхәммәтгали артыннан минем нигәдер укып торасым килмәде, тик дуслар бәйләнеп кыстаганга күрә генә тар кәгазьгә язган ниндидер бер әйберемне шунда укыган булдым Билгеле, тау башында укылган шигырьләрнең бер юлы да хәтердә сакланып калмаган —һәм бу гаҗәп тә түгел. Күпме еллар узып китте ул чаклардан соң?1 Яшьлек белән картлык арасы кошлар да очып җитә алмаслык ара ул! Әмма шулай да менә хәзер әйтәсем килә- әгәр ♦ Мөхәммәтгали, үкенечкә каршы, бу дөньяны вакытсыз ташлап китмәсә, с тора бара аңардан бәлки чын бер башкорт шагыйре дә чыккан булыр £ иде. Инде шагыйрь чыкмаса, берәр төрле белем иясе булып китәр иде, £ чөнки ул, әйткәнемчә, укырга сәләтле, акыллы егет иде. Тик бичараны z гариплеге һәм артык йомшак табигате харап итте булса кирәк ...Кояш та җир читенә әкрен генә, тыныч кына якынлашып бара икән 8 инде . Түбәндә күз җитмәс киңлекләр, ялан басу түрләренә китеп югал- ф ган тар гына юллар, соры тузан бөтерелми бу юлларда, бөтен әтраф _ тын, саф, пакь—юк. белмәгәнбез ул чакта без моның чын кадерен. " чын бәясен! Табигатькә без бик күнеккән идек, бик сирәк ана соклана = торган идек, хәзер генә ул сыкранып ахвах иткән булабыз Ахырда = кузгалдык, шуа-шуа таудан төштек, инешнең салкын суында битләре безне чылатып алдык Кайткач тагын дүртәү генә кичке ашка утырдык * Бая хыялларыбызны котыртып өлгергән туташлар бу юлы да безгә * күренмәделәр (Гобәйдулланың әтисен дә күрмәдек, өйдә юк икән t Чуенчы базарына киткән.) Шулай итеп, монда Гобәйдулла үзе генә ху ? җа иде, үзе генә каршы алды, үзе генә әйбәтләп сыйлады һәм озатып та ф җибәрде. Әнә шулай узды безнең татар утарында бердәнбер кичебез Икенче көнне иртәнге чәйдән соң без инде рессорлы зур тарантаска җиккән бәләкәй атыбызда Дәүләкәнгә таба тырт-тырт кайтып бара идек Солтанай агайның икенче улы Муллагали исә бөтенләй башка «тип» иде Яшькә минем чамада булыр, ләкин миңа аның белән бик аз ара лашырга туры килде. Мәктәпкә йөрүен дә ачык кына хәтерләмим йөрсә дә бер ике кыш кына йөргәндер Урам аша гына торуларына карамастан. Муллагалине юньләп күреп тә булмый Безнең уеннарга да бөтенләй диярлек катнашмый Кыскасы, аның укуда да, уенда да кайгысы булмады шикелле. Сәбәп нәрсәдә? Ә сәбәп — башкорт малае өчен бик табигый да бик гади аңа бик каты «ат җене» кагылган иде, бар белгәне тик ат, ат, ат кына' Атлар кайда Муллагали шунда, башка җирдән аны эзләмә дә! Хәлбуки, аларның уз атлары юк иде Шуңа күрә Муллагали көн саен диярлек Арыслангәрәй агай ишегалдында, көн буе шуларның атлары тирәсендә чуала иде Билгеле, аны куучы юк, атлар бар җирдә малай кешенең чуалуы бик табигый нәрсә, аңа юньләп игътибар да итмиләр Шуның өстен.» ул әле кул арасына керергә, үзенчә нидер эшләргә дә тырыша Әйтик, хуҗаның үз улы Таһир, урамнан керәсе килмәгәндә (уеннан аерылуы жәл). Муллагали еш кына кола айгырга атланып бияләрне, тайларны Комачка сугарыр га төшереп менгезә Бусы инде аның өчен үзе бер бәйрәм! һәм иң мөһиме, атлар аны тапыйлар, аны үз итәләр - бу инде куаныч кына түгел, чын горурлык та! Әнә шулай үтә кеше ишегалдында, кеше маллары тирәсендә малайның көннәре 192) елның рәхимсез каты ачлыгы үтеп киткәч, ничектер шактый тиз арада илгә муллык килде Моны Ленин керткән нэп нәтиҗәсе ди- дсләр Нәкъ шул елларда безнең Муллагали дә, ниһаять, атлы булу бәхетенә иреште Бу аакытта ул ныгып өлгергән уналты унҗиде яшь лек таза егет иде инде һәм шушы яшеннән йөк ташучы булып эшли дә башлады Егет максатына иреште дияргә ярый — ат бар. атай эа маныннан калган кабык арба бар, капчык күтәрергә таза арка да бар 1 Г>)й киселгән тар кәгазьгә баскычлап шигырь атумы мин Казанда курен кайт кан идем инде Ә 1 тагын ни кирәк?! Иң мөһиме — ул хәзер үз атын җигеп йөри, үзе «хуҗа». Атка гына түгел, агасына да, инәсенә дә, чөнки акчаны да хәзер ул таба! һәм без. «урам таптаучылар», аңа инде көнләшеп тә карый идек. Менә бу безгә күрше бөлгән башкорт Солтанай агай малайларының язмышы. Әмма андыйлар Дәүләкәндә аз түгел иде Алар инде онытылып та беткән. Тик шуны әйтергә кирәк: тегермәннәрдән тимер юлга йөк ташучыларның бик күбесе, Муллагали шикелле, бер атлы башкорт агайлары иде. Язгы-көзге пычракларда казылмалы юллардан бичара атларның көянтәдәй бөгелеп, өзелердәй булып йөк тартканнарын миңа күп күрергә туры килде. Алар сыртына төшкән чыбыркыны ходай үзе башка җан иясечә күрсәтмәсен Ни хикмәттер, токымы шундыйга күрәме, башкорт аты, әйтик, немец яки хохол атларына караганда, бәдәнгә кечерәк тә, арыграк та, әмма инде чыдамлыгына исең-акылың китәр! Чамасыз авыр эш өстенә ул бахырга, минемчә, ашату-карау да җитми иде. Мәсәлән, хуҗасы базар каршындагы чәйнигә «җылынып» чыгар өчен кереп китә, ә аты аның җиргә ташлаган бүрек хәтле генә печәнгә башын иеп, күзен йомып, тора да тора. Көн буе да тора ала ул шул хәлендә! Ниләр күрмәй ир-егеткәй башы меиән ат башы—дип җырлый башкорт үзе дә. Сүз монда йөк ташучы грузчик агай һәм аның үзенә караганда да ныграк интеккән аты турында барды. Әмма сез беләсез инде, кеше язмышы да, ат язмышы да бер төсле генә була алмый. Миңа, мәсәлән, шул ук башкортларның җыеннардан-жыеннарга йөреп даны таралган сөлектәй чабышкы атларын да, киң тугайларда бияләр көтүен куалап, саклап йөртүче, һичкемне үзенә якын җибәрми торган бик зәһәр өер айгырларын да күрергә туры килде. Әйе, алар гәүдәгә зур түгел. Ләкин инде гаять җиңел сөякле, бик чая-тынгысыз атлар иде, мәхлуклар! Ләкин шулай да, җепнең очын югалтмыйк әле. Мин Дәүләкәндә бай башкортларга караганда бөлгәннәре күбрәк иде дидем. Моны элек, революциягә чаклы ук булган хәл дип аңларга кирәк. Тимер юлы салынгач, Эткол-Дәүләкәндә кинәт «котырып» киткән капитализм шартларында берәүләр баеган, берәүләр бөлгән, ягъни кайчандыр биләгән байлыгын югалткан. Бу ул заман өчен табигый күренеш, тик аны бер яклы гына аңламаска кирәк Этколда таза тормышлы башкортлар да аз түгел иде. Менә миндә борынгы бер фото-открытка саклана. Дәүләкәндә чыгарылган, өске читенә «бия саву» дип тә язылган. Фоторәсемдә җәйге башкорт ишегалдының бер почмагы күрсәтелгән. Артта терлекләр утарына чыга торган җил капка, аңа тоташып киткән биек кенә читән койма. Менә шул җил капкадан бирерәк ике агай басып тора. Шуның берсе — озын куллы, озын буйлысы, кыяфәтенә караганда, һичшиксез хуҗа булырга тиеш: башында яңа кара түбәтәй, өстендә ак күлмәк, кара камзул, кара чалбар, аягында —кәвешләр. Аңардан чак кына уң- дарак башына ак яулык ураган, өстенә әдрәс камзул кигән бичә чүгәләп, муенына озын корык салган ап-ак бияне савып тора. Икенче ак бияне кемдер ялыннан тотып (рәсемдә аның куллары гына күренә), саудырырга чиратын көтә. Менә шушы ике ак бия арасында хуҗаның малае — яше, чама белән, унике-унөчтә булыр. Башында тасмалы яңа эшләпә, өстендә бер очтан ябык якалы кара пинжәк белән кара чалбар, аягында күн итекләр. Күренә ки, бу фотога һичшиксез бай тормышлы чын башкорт гаиләсе һәм өлешчән аның хуҗалыгы да төшерелгән. Әйтәсе дә түгел, бик колоритный фото!.. Тагын шунысы кызык, рәсемдәге озын таза башкортны минем атакай мәрхүм таныды: «Бу яңа Көрмәнкәйдән Мостафа агай!» диде. (Яна Көрмәнкәй Эткол очындагы кечкенә генә авыл. Арада бер сай чокыр гына иде. Хәзер бу авыл юк Ә Дим аръягындагысы Иске Көрмәнкәй дип йөртелә.) Мостафа агай шикелле бай башкортлар якын-тирә авылларның һәркайсында диярлек булган ул заманда, кайберләрең мин дә әле к\реп белә идем Әйтик, Иске Көрмәккәйдән Локман агайны. Акколайдан Гани агайны бу соңгысы Дәүләкән базарына тәпән-тәпән бал төяп китерә торган иде Нәкъ теге фотодагы шикелле, аның да шәптән киенгән малае базар саен атасына ияреп килә иде Атасы бал сатканда, ♦ малай арба башында ак калач ашап яки көнбагыш ярып, аякларын с селкеп утыра иде Тик күпмегә сузылгандыр малайның бу бәхетле чак £ лары?! 2 Кыскасы, матди тигезсезлек — бик борыннан килгән нәрсә ул. бөтен 3 халыклар өчен дә уртак күренеш, шуңа күрә дә алар сыйныфларга = бүленгән, сыйныфлар исә гомер бакый үзара көрәшеп яшәгән — болар ° күптән мәгълүм хакыйкатьләр Ләкин укучыда, табигый рәвештә, икен * че бер сорау туарга мөмкин хуш. ә бу күп милләтле Дәүләкәндә татар- _ башкорт мөнәсәбәтләре ничек иде? “ Әйе. ул мөнәсәбәтләр турында мин үзем дә еш кына уйланам, һәм s билгеле, ачык сорауга туры җавап бирергә дә кирәктер инде Хәзер = менә Дәүләкәндәге тормышыбызны искә төшереп әйтәсем килә: мөнә- _ сәбәтләр һичшиксез якын, тату, әйбәт иде. Безнең, мәсәлән, башкорт- ~ лардан дуслашып йөрешкән һәм туганлашкан кешеләребез дә бар иде. х Минем инәйнсң бертуган сеңелесе Кәримә тутакайның Өммегөлсем t исемле дәү кызын Шәрип авылының Котлыяр мулла улы Мнңне.мнхәм- s мәткә туйлап кияүгә бирделәр Башкорт йоласы буенча, Миңнемөхәм п мәт жизни бер ел чамасы кияүләп йөрде, бары шуннан соң гына Өммегөлсем апабызны Ташлы күлдән Шәрипкә килен итеп төшерде (Буйке авыл арасы бер 50 чакрым булыр) Инде Дәүләкәннең үзендә татарга өйләнү яки башкортка чыгу гадәти бер күренеш иде Әлбәттә, бу икесе ике халык Татары татар, башкорты баш корт, моны яшерү дә. моңардан качу да юк нде һәркайсының үз халкы үзенә туган анасы кебек, һәркайсы шул халыкның исемен үз исемедәй гомере буена саклап йөрткән Ихтимал, бик снрәк очракларда гына аерым кеше ниндидер фани исәпләрдән чыгып, «исемен* үзгәрткәндер, ләкин мина андый хәлне Дәүләкәннең үзендә ишетергә туры килмәде. Бердәнбер фәүкылгадә вакыйга — ул да булса Миһран вакыйгасы булды Бу хакта югарыда язган идек инде Билгеле ки, татар белән башкортны якын иткән сәбәпләр күп иде. дин - бер, тел бер диярлек, тарихи язмышларда да уртаклык зур һәр ике халык бөек Октябрь революциясенә чаклы хокуксыз булган, патша самодержавиесе тарафыннан каты изелгән Бөек Тукай патшаның үзенә турыдай туры мөрәҗәгать итеп Уртак Наганда халкыбыз шактый ук. Шушы халыкмынмы хокукка хаккы юк?1 дигән, һич тә икеләнмичә! Халык шагыйре әнә шундый була ул! Ә башкортларның ике йөз ел дәвамында (X\'II XVIII гасырда) «ак патшага* каршы өзлексез баш күтәрүләре әнә шул хокук, тигезлек, гаделлек өчен кан кою түгел идемени?' Бу баш күтәрүләрнең бик күбесенә татарлар да катнашкан Днмәк, уртак язмыш ике халыкка да бер берсенә якын торырга, терәк таяныч булырга кушкан. Кечкенә Дәүләкәндә дә без әнә шул борыннан килгән язмышлар бәйләнешен тоеп яшәдек дияр идем мин Хәтта кайбер очракларда чит ләшүгә охшаш нәрсә булуга да карамастан Пн дисәң дә, татар Дәү ләкән җиренә читтән килгән, днмәк, ана «килмешәк» дип карарга да була, ул моны үзе дә сизә һәм вакыт вакыт башкорттан да ншеткәлн нде Әмма татар колонизатор түгел, аны башкорт җиренә патша хөкүмәте күчереп утыртмаган Күрдегез инде, ул бу якларга бәләкәй арба тартып, җәяүләп килгән авыр нужадан һәм золымнан котылу өчен аның башка юлы да булмаган Тарих үзе аны шулай югалмаска, бетмәскә өйрәткән. Аннары килүчеләр барысы да сәүдәгәр булып киткән икән, дип уйлау да хата булыр иде. Юк, килүчеләрнең күпчелеге хезмәт иясе — тимерче, кием тегүче, пима басучы, приказчик, извозчик, укытучы һәм тегермәннәрдә эшләүчеләр иде Кыскасы, татар-башкорт арасы тормышның үзендә бик күп җепләр белән бәйләнгән таза, нык мөнәсәбәтләрдән гыйбарәт иде Мин үскәндә, Дәүләкән имамы Искәндәр ахун — башкорт, ә мәзине Нәбиулла абзый татар иде Мәчет каршында урам аша гына иркен ихата эчендә ике йорт — берсе гади бүрәнәдән, икенчесе — зуррагы, такта белән тышлап, сарыга буялган Болар мәдрәсә—Искәндәр ахун мәдрәсәсе дияләр иде. Кечерәгендә иптидаи (башлангыч), ә зуррагында рөшти (урта) сыйныфлар укый Рөштидә укучыларның күбесе Дим буе башкорт авылларыннан килгән яшьләр — укулары да, торулары да шул сары мәдрәсәдә иде. (Бу мәдрәсә хәлләре турында мин кайчандыр «Коръән Хафиз» исемле хикәядә язган да идем.) Менә без дә, ягъни минем яшьтәге татар һәм башкорт малайлары, башта бер-ике кыш ахун мәдрәсәсендә, аннары инде гел совет мәктәбендә бергә укыдык Укулар, билгеле, татар телендә иде. Чөнки ул заманда бөтен дәреслекләр һәм әдәбият китаплары бары татар телендә генә чыга иде Шулай ук укытучыларның барысы да татарлар иде. Гомумән, уку-укыту эшләре Дәүләкәндә күптән —сәүдә эшләре җанланып киткәч тә — башланган булырга тиеш Революциягә чаклы ук анда кызлар мәктәбе дә булган Махсус салынган йорты Этколнын иске зираты кырында иде (Бу зират, Эткол зурайгач, авыл уртасында торып калды.) Кызлар мәктәбе өчен дә укытучыларны читтән чакырганнар. Шулай ук анда Искәндәр ахунның үз кызы Гайшә апа да укыткан. Гайшә апа бик сылу чибәр кыз иде. соңыннан, егерменче елларның башында. Таһиров дигән бер башкорт юристы килеп, өйләнеп, аны Уфага алып китте. Кияүне баш мәхкәмәдә (судта) эшләүче зур кеше дип сөйләделәр белгән кешеләр Дәүләкәндә шулай ук үзенә аерым татар китапханәсе дә бар иде. Заманына күрә шактый бай китапханә булгандыр, ахрысы, чөнки мин, мәсәлән, ул чактагы бик күп татар китапларын шуннан ташып укыдым. Укырга яратучы өлкәннәр дә, малайлар һәм кызлар да шул китапханәгә йөриләр иде Аннары сәүдәгәр өйләрендә, бигрәк тә приказчикларда. элегрәк чыккан газета-журиаллар да саклана иде әле. «Ялт- йолт», «Ак юл», «Сөембикә», «Аң» һәм «Шура» журналларын мин башлап Дәүләкәннең үзендә күрдем, кайберләрен сорап алып укыш- тыргаладым да Янә тагын әби, бабай булган өйләрдә шулай ук «Тутинамә», «Бакырган», «Бәдәвам», «Бүз егет», «Каһарман катыйль» кебек укыла укыла тузып беткән борынгы китаплар да табыла иде. Бик ялварып кына шуларны да миңа кулга төшерергә һәм аңлый алганнарын укып карарга да туры килде Инде ачлык елы үтеп, тормышлар бераз рәткә кергәч, Уфадан, Казаннан һәм Мәскәүдән татар телендәге совет газета-журналлары да килә башлады Болары безнең өчен, әйтәсе дә түгел, бик яңа, бик кызыклы иде, без аларны кулдан-кулга йөртеп укый торган идек. Минем үземә Уфада чыккан «Белем» журналы һәм Мәскәүдән килгән «Кечкенә иптәшләр» бик ошаган иде. Әйе, безнең өчен ана телендә уку—күңел ихтыяҗына әйләнгән, гадәткә кергән бер эш. Телне безгә нык өйрәткәннәр, уку, язу. сөйләү—саф үзебезчә. һәм бу тел башкорт яшьләре өчен дә бердәнбер укый-яза торган тел иде. Сары мәдрәсәдә ятып укыган башкорт шәкертләре (егетләре) шушы телдә китапча югары слуп 1 белән, сүзләрнең C.tyn СТИЛЬ дә иң матурларын гына сайлап, кәгазь читенә буяулы каләм белән чәчәкләр ясап, хәтта каләм тоткан бармакларын да төшереп, танышасы килгән кызларына хатлар язалар иде Аннары ул чакта укучы малайлар һәм кызлар арасында «Ядкарь дәфтәре» тоту дигән нәрсә дә бар иде Шул дәфтәрне бер берсенә биреп, ядкарь яздыралар иде Минем дә булган андый дәфтәрем Иске- ♦ pen бетсә дә. ул дәфтәр 1921 елдан бирле һаман әле миндә сакланып е яткан Бергә укыган күп кенә малайлар һәм кызлар шуның битләренә 2 үзләренен ядкарьләрен язганнар күбесе миңа «иптәшем» дигән, «шә- 2 рнгем» дигән, ләкин арада «Әмирхан әфәндегә» дип куйганнары да 2 бар (Унике яшьлек малайга!) Димәк, иске гадәтләр онытылып бетмә- s гәк әле ул чакта. 8 Шул дәфтәрдәге ядкарьләр арасыннан берсен генә монда китерәсем ф килә Кыска гына ул һәм бик матур кул белән язылган: _ Таэкирзм' * Игре» ягыйм синең альбумыңа. Матур язарга белмимен. Сезнең бәхетле булуыңызны “ Ихлас күңел илә телимен z Сезмек кыйммәтле альбумыңызны былчыратканым өчен гафу үтенәм х 27 “■ апаңыз Г Ишаева 19 --------------------------- 21 = / « Ф Моны язучы әлеге үзе дә кызлар мәктәбендә укыткан Гайшә апа Билгеле, мин дәфтәремне аңа бирмәгән идем, ә үзем белән бергә укучы энесе Исмәгыйльгә биреп торган идем (Исмәгыйль миңа ядкарь итеп. Тукайның «Танса» шигырен күчереп язган ) Күрәсең, шул чакта күзенә чалынган дәфтәргә Гайшә апа да үзенең «Гәлкнрә»сен язып куйган. Чын башкорт кызының саф татарча язуы берәүне дә гаҗәпләндермәсен. Чөнки бу - ул заман өчен табигый күренеш, чөнки элек электән үк башкортның муллалары, мәзиннәре дә. соңрак мөгаллим мөгаллимәләре дә төрле өяз һәм шәһәрләрдәге татар мәдрәсәләрен яки мәктәпләрен бетереп чыккан кешеләр Хакыйкатьне яшерүдән мәгънә юк. тик моны дөрес акларга кирәк Мәсәлән, борын авылда күршедән ут алып чыгу гадәте булган Утны соскы белән алып чыккан, учагына яккан, өен җылыткан күршесенә рәхмәтен әйтергә дә онытмаган Аң-белем бирүне дә мин шул ут биреп торуга охшатыр идем Татар халкының учагында мәгърифәт уты иң авыр заманнарда да сүнеп бет мәгән, калын көл астында да әкрен генә көйрәп яткан ул. ә тора-бара. Россиядә азатлык хәрәкәте көчәйгәч, яңадан кабынып, ялкынланып киткән Менә шул утны ул ихтыяҗы төшеп килгән кардәш халыкларга да биргән Ә башкорт халкына аеруча, чөнки ул терәлеп торган күрше, анардан инде кызганып тору булмаган Хәзер менә башкорт халкы нын үзендә ак-белем, культура, сәнгать утлары дөрләп яна Бу Ленин мнллн сәясәтенең иң гүзәл, иң куанычлы бер нәтиҗәсе Moua татар халкы да ихлас күңелдән куана ничек кенә булмасын, аның да бит башкорг культурасына һәм сәнгатенә керткән зур өлеше бар Әйдә, татулык-бердәмлек ватанында шулай аралашып яшәгән бу ике к ip.inin халыкның дуслыгы моннан сон да отыры ныгый барсын. ' u-м. i . \ ра учаклары якты, тигез янсын чөнки дуслыкның төп нигезләреннән берсе һәм иң мөһиме тигезлек! һәр эштә, һәр җәһәттән' Әйе. Дәүләкән күп кенә милләтләрне үзенә җыйган шәһәр сыманрач зур бер авыл иде Ләкин минем үземә бу милләтләр арасында ннл -i дә булса зур, җитди каршылыклар яшәп килүен күрергә туры К » «« У-Ml.1 81 де Чөнки мин үскәндә инде революция булган, совет власте урнашкан, милли тигезсезлекләр бетерелгән иде. Дәүләкәндә дә яна заман, яңа тормыш башланды. Әмма бу яна заманның нэп дигән кыска гына бер чоры булып алды. Сугышлар бетеп, ачлык елы да үтеп киткәч, кыска гына вакыт эчендә Дәүләкәнгә төрле яктан әүвәлгечә иген күпләп керә башлады, тегермәннәр эшләргә тотынды, базарлар җанланып китте, кибетләрмагазиннар ачылды, элекке сәүдәгәрләр генә түгел, һич уйламаган кешеләр дә җиң сызганып сату итәргә кереште, кыскасы, үткән тормышның күп кенә якларын шушы чорда тагын бер тапкыр күреп калырга туры килде. Минем әле үсмер чагым, яна җитлегеп килгән чагым иде, шуңа да карамастан, бу хикмәтле вакыт минем хәтердә шактый нык утырып калды. Әмма шундый кинәт җанланып киткән «иске» тормыш озакка бармас, тиз бетәр кебек иде,— нигә, ни өчен - белмим, әйтә алмыйм, һәрхәлдә дөньяның тиздән башка якка үзгәрәчәген мин акылым белән түгел, ничектер йөрәгем белән сизә идем кебек... Шуның нәтиҗәсендә булса кирәк, миндә бик иртә уйлану, борчылу, эзләнү туа башлады Шул ук вакытта күңелнең бу борчылу-ашкы- нулары, ә кайчагында газаплы кичерешләре, яшь өстәлә барган саен, отыры көчәя, тирәнәя дә бара иде. Кемгә генә таныш түгел яшьлекнең андый кичерешләре?! Минем өлешемә исә алар күбрәк тә төште. Менә ни өчен мин нэпның иң кызган чагында, уналты яшемнән үк Дәүләкән- не калдырып чыгып та киттем Ләкин боларның барысын да миңа бу китапның соңгы өлешендә язарга туры киләчәк. 1981 нче елның җәендә мин, бәлки соңгы тапкыр. Иске Көрмәнкәй авылында булдым. Хәтерләсәгез, Көрмәнкәйдә торучы Хәмит дустымның һәм аның бичәсе Сәгыйдәнец кыска гына вакыт эчендә үлеп китүләрен, ләкин кызганычка каршы, аларныц каберләренә бара алмавымны башта ук язган идем инде Бу юлы Дәүләкәнгә кайтуым да бары бер теләк — шул дусларымның каберләрен зыярәт кылу өчен генә иде. Безне, ягъни мине һәм Уфадан бер-ике көнгә генә кайткан минем бик борынгы якын кешем Маһраны, «Салават» колхозының машинасы Көрмәккәйдән килеп алды Машинаны Райбашкарма комитеты председателе Равилов иптәш чакырткан булган Алырга килүчеләр колхозның баш агрономы белән партоешма секретаре иде Озак юанмыйча утырдык та киттек. Башта туп-туры Хәмит өенә барып туктадык. Менә ул, кайткан саен күпме сыйланып, күпме сөйләшеп утырган иске генә өй... Әмма хәзер анда торучы юк икән инде, ул ташландык — буш, аны тиздән сүтәргә тиешләр Шулай ук Сәгыйдәнец безгә ашлар пешергән, балыклар кыздырган читән алачыгын да бөтенләй сүтеп ташлаганнар. Шулай итеп, хуҗалары белән бергә аларның гомер иткән җылы почмаклары да киткән яки китергә тора бу фани дөньядан!. Аның каравы, Хәмитнең кече улы шушында ук, капканың уң ягында гына зур таза йорт салдырып ята Урам башын өлгерткән дә инде, тик эчке башы гына салынып бетмәгән әле... Егетне атасы кебек бик тырыш, уңган диделәр безгә, ләкин үзен күрә алмадык, эштә булып калды Ә хатынын күрдек, һәм миңа бераз гаҗәп тә тоелды: ул әле түгәрәк йөзеннән балалык чырае да китеп бетмәгән бик яшь кенә, бик сөйкемле башкорт кызы иде, ләкин инде ике бала анасы, берсе кулында — Алсу исемле икән. Аталарыннан калган нигездә әнә шулай яңа, яшь тормыш таза үсентедәй күтәрелеп килә. Әйе, бу да бик табигый хәл, бик табигый күренеш! Аннары каберлеккә киттек Яшь кенә килен дә, баласын күтәреп, безгә иярде. Хәмит өе авылның ин читендә иде, аны узгач та 61.. ■ кенә Көрмәнкәй тавы башлана Кечкенә каберлек менә шу. та,чиң итәгеннән бераз өстәрәк, калку урында, авыл очыннан бер ике йөз метрда гына булыр Барып жигу белән, каберләрен күрдек нкегс т янәшә генә, Хәмитнеке аз гына өстәрәк. икесенә дә гади :. ■■ т куелган, тар гына рәшәткә тотылган Ташларына уелган t , дым? Хәмит 1976 елның ноябрендә, э Сәгыйдә 1977 ел• үлгәннәр Аралары бик якын шул. бары өч кенә ай Ашыи.ан С.- дә Хәмите янына . Әмма уңайлы урында яталар - югарыда емн .. . Ике кабер янында һәркайсыбыз эчт ж генә , и ■ аз басып торганнан к>н без әкрен ген» кузгалдык Кал* шеп, . ш алдым, егетләргә кулымны да биреп тормадым Н i тек Йөрәккә колак салам юк. кысуы да, авыртуы гаҗәп иде бу минем өчен Хикмәт нәрсәдә? Хәер ■ • - ның серен һава. һава, һавада бөтен хикмәт! . Шуи ш: и • коры, шундый җиңел мондагы тау. дала, кылганлы . • р > t .. Киерелеп, бавырларга үтәрлек итеп сулыйм, юк. туеп булыр • . .,. - мондый һава имгәнмәгән йөрәкне йөз ел яшәтер' Тау башыннан ачылган ерак, күксел, чиксез кии.и> .............................. iu бер карарга өлгермәдек, тагы да гаҗәбрәк икенче б-. һиты булдык Тау түбәсенә, аның да текәрәк ягын:!.- • « бер карчыкның, тар чалбар кигән унике-унөч яши i . нып. менеп җиткәнен күреп алдык Кайдан, инн.ти г . янына барып, сорашмакчы булдым, әмма ул дөм .укыр һ м .украм булып чыкты Кыз баладан әбиең ничә яшьтә дип сорадым, кыз — сиксән жиде яшендә диде. Бик аптырап, шушы яшендә ничек итеп һәм ни өчен менә ул дип сорагач, кыз әбисенең шушындагы кабергә коръән укыр өчен менүен аңлатты Әйе. минем малай чактан ук исемдә калган ялгыз кабер монда тора икән, тик ул инде җир белән тигезләнеп беткән, урта бер җире уелган да, ләкин кемдер аны, кыска гына казыклар кагып, тимерчыбык белән генә булса да уратып куйган... Карчыкның бу кабергә беренче генә менүе түгел, күрәсең, ул кыз ярдәменнән башка туп-туры кабер янына барды да, иң элек аның өстенә вак тәңкәләр ташлады, аннары чирәмгә аякларын сузып утырып, кулларын тезләренә куеп, авыз эченнән генә коръәнен укый башлады. Без барыбыз да бер мәлгә тынып калдык, ләкин, кеше изге гамәлен үтәгән җирдә болай казык шикелле басып торуны килештермичә, берәм-берәм кузгалып, шыпырт кына түбән төшеп киттек. Тик менә карчыкның кем булуын ачык кына белмичә китүе кызганыч иде. Үзе чукрак, үзе сукыр карчык миңа ничектер бер хикмәт иясе булып тоелды Янымдагы егетләрдән сорап карадым, ләкин алар да бик аз белә икән Дүртиледә, картаеп пенсиягә чыккан улында тора, җитәкләп менгән кыз — оныгының баласы, ә карчык, чын булса, китап укый-укый сукырайган имеш, диләр Шуннан артыгын мин белә алмадым Кызганыч! Уйламаганда гына хикмәтле кешеләр очрап куя, ләкин без һәрвакыт, әлеге каһәр суккан ашыгу аркасында, аларны күрмичә узабыз да китәбез Шулай да егетләремә әйтүне кирәк таптым, сез ул карчыкны яхшырак белергә тырышыгыз әле. Кем каберенә йөри ул, кемне зиярәт кыла? Бер батыр кабере дип, минем дә малай чакта ук ишеткәнем бар иде Билгесез гади бер кешене генә Ярыш түбәсенә мендереп күммәсләр Бәлки картлардан тагы да белүче бардыр... Ә ул каберне рәтләп, баш очына таш та куйдырсагыз, бик күркәм бер эш булыр иде бу, дидем Егетләрем минем белән килешңән кебек булдылар Әмма мин бүгенге сәфәремнән ифрат та канәгатьмен Иң элек күптән күңелемдә йөргән теләгемне үти алдым — Хәмит белән Сәгыйдәне үземчә зиярәт кылдым Аннары менә алтмыш елдан соң икенче мәртәбә Ярыштау башына мендем, дөньяны күрдем, дөньяның бик борыннан килә торган, тик без генә оныткан серләрен сизгәндәй булдым Әйе. үзең өчен чын канәгатьләнү кичергән мондый онытылмас көннәр безнең гомердә бик сирәк була ул Кайтышлый Дүртиле очында, Димнән якында гына нефть чыгаручы ике качалканың ашыкмыйча гына бер җайга селкенеп торуларын күрдем «Димкәем, сиңа да чират җиттемени», дип уздым мин бу качал- калар яныннан Ә алар, гүя түбәнчелек белән баш ия-ия, «Хәерле юл сезгә, онытып бетермәгез безнең бәрәкәтле Дим буйларын!» дигәндәй, мине озатып калдылар. Икенче өлеш тәмам