Логотип Казан Утлары
Шигърият

Поэзия

Анатолий Чепуров, рус шагыйре Кеше һәм сүз ...Кеше турында ниндидер Сүз әйтү кирәк — Сүз әйтми калмаслык итеп Күзәтү кирәк. Я үгетлә, я чәчәк бир, Ә дәшмәү — җәза. Ул бит сиңа я ей сала, Я китап яза. Ә бәлки тирләп эшлидер Ул салкын якта... Телгә ал аны, ул сине Ишеткән чакта. ЗӘКИ НУРИ тәрҗемәсе. Саидали Мамур, таҗни шагыйре Мәңгелек ут •Без. кырык мең совет һем поляк сугышчылары, Ватаныбызның азатлыгы вчен кнрзшкгн вчен шушы урында яндырылдык Беэдзн берни дз калмады Фашист ерткычлары безнең коллзребезне дз үзлзре белен алып киттелзр Без сезнең хзтерегездз генз яшибез, шзфкатьле кешелзр* («Радагаш» концлагеремдагы мәрмәр тактага ааылгаа сүлләрдән) Ничек зурлыйк сезнең батырлыкмы? — Мәңгелек бит бездән кәчлерәк. Кабер ташындагы дүрт юл шигырь Язмышларга кереш теслерәк! Безнең хәтер, ачы кайтаәаздай. Яңгырасын яңа чорларда. Мәңгелеккә эпиграфтыр — мәрмәр! Сез яшисез мәрмәр җырларда. Ill Таш астында сез бит йокламыйсыз. Оран саласыз сез кирәктә! Ә таштагы һәрбер хәреф оча, Пуля кебек, безнең йөрәккә. Бер минутлык тынлык! Авыр тынлык. Бу — мәңгелек тынлык, чынлыкта. Әйтерсең лә, сезнең гомерләр дә Әйләнгәннәр шушы тынлыкка. Моңсу тынлык куп тавышлы иде. Төрле телдә җил дә елады.— Мәрмәр таш янында. Зиратта ул Сезнең каберләрне юллады... Мәңгелек ут — солдат кулындагы Байрак кебек яна, ярсына. Сезнең йөрәкләр дә тибә анда, Ялкынланып тибә каршыда! Сабир Рөстәмханлы, азербөйҗан шагыйре Ватандарлар үлми Җиткәннән соң билгеле бер чиккә, Төшеп калсам гомер атыннан, Үлчәп куй син миңа, туган җирем, Өч аршын җир — авыл артыннан. Аерылмас өчен туган җирдән! — Бу өметем көлке кебек тә, Ышанычның көче калмас иде, Сунсә әгер шушы өмет тә. Аз да, күп тә түгел — өч аршын җир. Якты, җылы булыр түбәндә. Туган авыл, нәкъ элекке кебек, Гөрләп торса минем түбәмдә. Иркәләсә мине әнкәм теле, Чишмәм суы торса табында, Болыннарда инеш дулкынланса, Кайтачакмын, димәк, тагын да. Елармын мин бишек җырларыннан, Еллар узар, ә җыр йокламас. Нәселемдә мин әллә кем түгел — Мин үлгәннән нәсел туктамас! Туйлар гөрләр тауда — авылларда, Дәвам итәр нәсел минем дә. Чөнки Ватан тарихлардан зуррак, Ватандарлар үлми илемдә. Миңа дигән гомер, йолдыз кебек, Сүнсә әгәр, мин ул чагында Терелермен бодай бөртегедәй, Туган җирем, синдә тагын да! Григоре Виеру, молдааан шагымр* Көтү Сугышлар тынды... Кайтырга тиеш Улым — сугыштан Исән-сау килеш. Менә күрерсез — Ул кайтмый калмас. Мине күрмичә Булдыра алмас! Сугышта сукыр Калгандыр улым — Шуңа ул өйгә Тапмыйдыр юлын. Саңгырауланды Микән ул әллә? — Ишетмидер шул Мине ул хәлдә. Улым аягын Югалтса, өйгә Ничек кайтсын ул Аяксыз көйгә?! Югалтты микән Сугышта кулын? — Шуңа хат яза Алмыйдыр улым. Калгандыр телсез, Җуйгандыр аңын — Әйтә алмыйдыр Кайда туганын.- Улың сугышта Үлде, дип берчем Әйтмәде миңа — Кайтыр ул беркөн! BOMFT ММҢНУЛЛИМ тәрцвмымрө. Гыйлемдар Рамазанов башкорт шагыйре, Салават премиясе лауреаты. Яшел бишек Гомар ага Бәшировка Кулларымда — өлкән дустан бүләк: Бер тылсымлы кыйммәт сәлам-хат, «Туган ягым— яшел бишек» үзе — Килер буыннарга әманәт. Эче тулы аның могҗизалар: Кара урман, Җидегән чишмәләр, Гаҗәп түгел, шул суларны эчеп Дуслар туксан, йөзгә җитсәләр. Кыйсса сөйли кебек колагыма Ык буйлары, Арча яклары. Чик тә белми, һич тә үтми икән Зур әдипнең егет чаклары. Яшел сукмак буйлап барып кактым Каладагы ачык ишеген... Ул өйдә юк, чыгып киткән сагынып Туган ягын — яшел бишеген. Яуда җиңеп, Карпат үрләренә. Альп тауларына менсәм дә, Хыяллана идем: «Илгә кайтсам, Үкенмәс тә идем үлсәм дә...» Исән кайттым, туган җиргә бастым, Үлем белән янәш йөрсәм дә, Әйттем тагын: «Киң дөньяны гизсәм, Мин үкенмәс идем үлсәм дә...» Илләр, кыйтгаларны айкап узып, Үз күзләрем белән күрсәм дә, «Мәхәббәттән әгәр уңсам,— дидем,— һич үкенмәс идем үлсәм дә...» Оныкларым үсеп, инде үзем Гомерем үрләренә җилсәм дә, һаман әйтәм: «Алтын туйны күрсәм, Үкенмәс тә идем үлсәм дә...» Еллар ярсып уза. Миңа һаман Күңел күген бизәр нур кирәк. Яңа офык, яңа үрләр кирәк, Үлемнәрне җиңәр җыр кирәк. Адам Шогенцу ков, кабардин шагыйре Таңнар күзе Таңнар, таңнар... Җирдә алар эше Гел бер төсле була, күрәсең: Я томалый юеш томан белән, Я балкыта таулар түбәсен Ничек тели, шулай күренә ул: Бер караңгы була, бер якты. Тарлавыкны сары төскә буйый. Зәңгәр итә яшел куакны. Көн дә яңа канат кагып килә, Иң кирәген сайлап үзенә... Без дә, әйдә, таңнар күзе белән Карый белик заман йөзенә. Таң шикелле эшли, яши белик, Җырлыйк җырның таңдай нурлысын — Барча җырлар нык канатлы булсын. Дәртле, зирәк, гадел, җор булсын! ЗӘКИ НУРИ терҗамес*. Фәния Чонышева, башкорт шАгыйрьса Икмәк исе Җил очыра чаган яфракларын. Эңгер мәле шаулы калада Җанны куандырып тирә-юньгә ( Җылы икмәк исе тарала. Әнкәсенә нидер сөйләп килә Тере чәчкә кебек кыз бала. Көзге бакча, җылы икмәк исе... Ерак бала чагым сынлана. ...Тәрәзәдән бөтен кояш кергән, Кеше саен кояш! Төшемне Шушы җиргә җиткәч бүлдерделәр: * — Уян, әнкәй әпәй пешерде! һәркем сабыр көтә үз нәүбәтен, Дәү әтием боза тынлыкны, — Сиңа,— ди ул,— нинди телем юңрәк — Бер куллыкмы, ике куллыкмы? — Ике куллык,— дибез,— и, садәлек, Кайсыбызның авыз пешмәде! Нәфселегә телем шундый юка — Сыңар кулда сынып төшмәле. Мин мәктәптән кайтам. Бездә кунак! Печән салып атын тугарган. Әнкәемнең йөзе кояш кебек — Мич алдында шулай кызарган. Яңа гына алган, кайнар килеш, Күкрәгенә терәп кискәндә, Уйлап шатлангандыр: «Ярый әле, Әпәйнең бар чагы өстәлдә». Икмәк безгә һәрчак тансык булды Өйрәттеләр сабак биреп тә. Ашъяулыкка төреп сакланды ул Үрелеп буй җитмәс биектә. Көзге бакча. Җылы икмәк исе... Ерак бала чагым сынлана. Өстәлләрдә икмәк өзелмәсен, Имин була кү)рсен дөньялар! Равил Ш ом мае, башкорт шагыйре Минем йолдыз Катлы-затлы башваткычлар эзләп, Үткәрмәмен гомерем әрәмгә. Күңелемдәге моңны мин сөйләрмен Адәм теле белән адәмгә. Алтын-көмеш вәгъдә иткәнем юк, Мин өләшәм бары яхшылык. Күңеленә күчсә кешеләрнең Күңел шәмемдәге яктылык. Утлар-сулар кичеп үткән чакта, Җиңеләйтсәм алар адымын, Җитә миңа. Төпсез күккә түгел, Яшел җиргә минем бар моңым. Күктән йолдыз чүпләп бирәм диеп Шапырыну миңа нигә ул?! Якты йолдызы да, тир тозы да — Барысы да җирдә, Җирдә ул. Күңел моңым бульр Җирем моңы — Кешеләргә әйтер бер сүзем Галәм киң ул, йолдызлары күбәү— Минем йолдыз — Җирем, Җир үзе. Йосыф Хаппалаев, лак шагыйре Көн дә бәйрәмнәрдә биеп, Көн дә туй иткән чагың,— Тауларда бар да типтерә Дип уйлый күрмә тагын. Утларның салкын көленә Торганда башың иеп,— Ялгышма, бу таулардагы Бар учак сүнгән диеп. Гариплек турында Аяк зәгыйфь, ә йөзең җыерчыклы, Аркаң да бөкре синең... я бу чаклы Нигә сине табигать мыскыл иткән? — Үз-үзеннән көлгәнен белә микән? Син үзеңне күрмисең, миннән сора — Саф җаның күзеңдә балкып тора. Ә бүтән бер имән кебек егеткә — Гарип, дидем, чибәр сынын күреп тә. Очраса — һәркем белер, таныр аны — Елан булып ысылдый кара җаны. РӘШИТ ӘХМӘТҖАНОВ тврҗемвпвр*. Макс Майн, мари шагыйро Лыгырдык Бер бездә шундый мокыт: Су буе кәгазь тотып, Авыз суын корытып Сөйли ул һаман нотык. Әйткәне нәрсә дисәң, Тора тоташ цитаттая — Чүпләп бетерде икән Кайсын нинди китаптан?!. Шуңа күрә без аны Кире яктан мактадык: «Лектор» димәскә булып, «Лыгырдык» дип атадык. Риза Хапит, кырым шагыйре Кояшка карап Күнектем бик иртә, бик яшьли Эш өчен гел янып яшәргә. Атларга тауташлы сукмактан, Болытсыз төндә дә яшьнәргә. Мин ачы җилләргә сүз куштым. Давылда сүнмәде күзләрем. Ут-ялкын йоттым мин сугышта, Утлардан туды бу сүзләрем. Менәргә ашкынам биеккә — Галәм дип аталган үрләргә һәм шунда йолдызлар чүпләргә, Ай кызын кочаклап үбәргә. Бар минем иң олуг теләгем: Кояшлы юл ярып атларга. Ил әйтә: тик шундый көч кирәк Хәятне хафадан сакларга! ЗӘКИ НУРИ тәрҗемәләре