МАТУРЛЫКНЫ ЯКЛАП
Длллос Ильясолның туь'**м М гл угыштан соңгы еллар Бетен ил сугыш җимергән хәрабәләрне торгызу белән мәшгуль Сугыш кеше күрә, тоя алган бетен нәрсәгә «агылган җир ге-иүкиә, тенге-җенга, үткәй кениарге киләчәккә. Республикабыз театрлары да шуа халәттә бик куп талантлы артистлар фронтта һәлак булган, керт буын артистларның кайберләре тормыштай нитеп барганнар Сугыш афәте тимесе, алар да яшәрләр, иҗат итәрләр иде әле Нәкъ менә шул кеннәрде — 1944 елда Меснеүдеи А В Луначарский исемендәге Дәү лет театр сәнгате институтының (ГИТИС) драма студиясен тәмамлап республике- быв театрларына бер теркем талантлы яшьләр кайта Сәнгать деиьесы иркен сулап кук, яңа алмашка смет белән карый С Бу яшь иҗатчылар арасында киләчәктә татар соает театрының данлы сихәфәлә- рен язышачак талант иясе Дэллюс Ильясов та бар иде 24 яшьлек бу егет иптәшле- реннән әллә ни аерылып тормый диярлек. Тик... ул инде рухи яктан корычтай чыныккан, сугыш кырларында утны-суны кичкән, күрсәткән батырлыклары ечен Ватан . аның күкрәгенә Кызыл Йолдыз ордены һәм берничә медаль таккан. Сугыш һәм сәнгать. Беренчесе — коточкыч дәһшәт, икенчесе — мәңгелек матурлык. Дэллюс, әнә шул матурлыкны яклап сугышкан кеше буларак, сәхнәдә дә үз идеалларына тугрылыклы булып кала. Балачактагы хыялы тормышка аша: ул — театрда. Ә алда — иҗат дип аталган иксез-чиксез зәңгәр офык1 Иҗат юлына аяк баскан яшь актерга таяну ноктасы кирәк. Аны төрле кеше төрлечә эзли. Күпләр ялгыша да. Дэллюс бу мәсьәләне дә солдатча хәл итә. Режиссер Гали Ильясоа һәм РСФСРның атказанган артисткасы Гөлсем Камскаяларның улы булуын онытмый. Ләкин алардан яклауда көтми. Әти-әнисенә тиң иҗатчы булырга тырыша ул. Рус һәм татар телләрен камил белгән егет Бөгелмә рус драма театрына ки- тә. Берникадәр эшләгәч, Казан Яшь тамашачылар театрына кайтып, күзгә күренерлек берничә образ тудыра. Тик аның күңеленә күптәнге олы хыялы тынгылык бирми. Аның татар сәхнәсендә — Касыйм Шамил, Хәлил Әбҗәлилов, Камал II!, Габдулла Ша- муков кебек атаклы сәхнә осталары арасында иҗат итәсе килә. Һәм ул моңа да ирешә. Гомеренең соңгы 30 елын Г. Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры сәхнәсенә багышлый. Бу сәхнә аның йолдызлы күге дә, бәхет тапкан җире дә булып кала. Д. Ильясовның иҗатын барлаганда, аның тормыш юлын күэ алдына китермичә булмый. Якты таланты булу өстенә, яшьтән үк зур тормыш юлы узган, яшәү тәҗрибәсе туплаган шәхес иде ул. Шуның өстенә олы сәхнә осталары иҗатының иң яхшы сыйфатларын өйрәнә килде. Ә болар, үз чиратында, аңа классикада һәм бүгенге көн драматургиясе әсәрләрендә бик күп якты образлар тудырырга булышты. Шулар аша актер театр сәнгатенең югары үрләрен яулады. Ул тудырган бик күп образларга лирик нечкәлек, драматизм хас. Аның геройлары кеше күңелен ниндидер бер йомшаклык, изгелек, сөйкемлелек белән яуладылар. Еллар узу белән, аның иҗат диапазоны киңәйде Ул бер үк осталык белән кешеләр арасында имгәк булып яшәүчеләрне фаш итүче үзенчәлекле образлар да тудырды. П. Бомаршеның «Фигароның өйләнүепндә — Базиль, X. Вахитның «Ике киленкилендәш»ендәге Камәретдин, Т. Миңнуллинның «Диләфрүзгә дүрт кияүоендә Галим һәм башка образлар күңелдә әнә шул яклары белән саклана. В. Шекспирның «Отеллоьсында Родриго, М Фәйзинең «Галиябану»ында Хәлил, Г Боровикның «Канлы күләгәләр» әсәрендә Эрнесто Рохас, Н. Фәттахның «Кол Гали»- ендә Актай, Н. Думбадзеның «Борчылма, әнием» әсәрендә Гурген һәм башка бик күп үзенчәлекле образлар тудырган артистны халык үз күрде, үзенең олы рәхмәтен әйтте. Аңа Татарстанның халык артисты дигән иң хөрмәтле исем бирелде. Солдат, коммунист, халык артисты Д. Ильясовның олы үрнәге бүген аның шәкертләре иҗатында дәвам итә.