ҖИРНЕҢ ХУҖАСЫ ТУРЫНДА ТИРӘН КАЙГЫРТЫП
Авыл хуҗалыгын үстерү проблемалары бүгенге кендә язучыларны да нык борчый. 1990 елга кадәрге чорга СССРның азык-төлек Программасы расланган май Пленумында Л. И. Брежнев болай диде: «...КПСС Үзәк Комитеты Политбюросы 1990 елга кадәрге чорга махсус Азык-төлек программасы эшләүне кирәк дип тапты. Мондый программаны әзерләү һәм тормышка ашыру — безнең планлаштыру системасында, социалистик экономиканы идарә итүдә принципиаль яңа адым. Программа азык-төлек проблемасын хәл итүгә максатчан, комплекслы якын килүне гәүдәләндерә». Совет язучысының иҗаты — гомумхалык хезмәтенең аерылгысыз бер өлеше, һәр каләм остасы үзен партиянең турылыклы ярдәмчесе буларак танытты һәм таныта. Моның ачык мисалы: соңгы елларда гына да авыл хуҗалыгын үстерү проблемаларына кагылышлы матур-матур әсәрләр иҗат ителде. Бүгенге татар әдәбияты да — социалистик авыл хуҗалыгының үсеше дәверендә килеп туа торган шактый үткен проблемаларны кузгаткан әдәбият. Бу бигрәк тә безнең прозага хас. Авыл тормышы күзгә күренеп үзгәрә — үсешкә таба бара. Язучы өнә шул үзгәрешләрне вакытында күрергә, өйрәнергә, җыеп кына әйткәндә, үз әсәрләрендә тормышчан итеп чагылдырырга тиеш. Билгеле булганча, тарихи процессларны өйрәнү эшен галимнәр башкара, мәсьәләнең психологик ягын өйрәнү һәм аны тасвирлап бирү исә тулысы белән әдәбият бурычы. Әйтик, бүгенге көндә авылдан чыккан кешеләрнең кайсы эшче, кайсы инженер, кайсы галим булып китте дә җирне бөтенләй онытты, дип уйларга урын бар. Әмма тормышта моның гел киресе дә булгалый. Шәһәргә күчеп килгән хәлдә дә кешедә крестьян психологиясе яши икән ләбаса! Биредә ул бәләкәй генә участок ала да шунда яшелчәсен, җиләк-җимешен үстерә — кабат җир эшенә әйләнеп кайта. Димәк, шәһәр пропискасына карап кына, паспорттагы язуга карап кына кешенең психологиясе үзгәрми икән әле Крестьян психологиясе аның күңел төпкеллегендә ята, алай гына да түгел, крестьян психологиясе аның балалары, оныкларына күчә, хәтта алар күңелендә дәвам итә. Әдәбиятның бурычы — авыл кешесенең социаль һәм рухи йөзен өйрәнү, мәгәр пассив рәвештә түгел, бәлки яратып, үз итеп өйрәнү. Максат — әсәрләрдә авыл кешесенең рухи дөньясын дөрес тасвирлау, бүгенге геройларны, җирнең яңа хуҗаларын тулы канлы художестволы образлар аша гәүдәләндерү Җирнең бүгенге хуҗасы — колхозчы. Җир аңа мәңгегә бирелгән Әмма бүген авыл буыннар алышыну чоры кичерә. авыл кешесенең психологиясе үзгәрә дибез, шуңа карамастан, аның күңелендә һаман ике теләк: берсе — «үземнеке», икенчесе—уртак эш. Җиргә булган мөнәсәбәтләр дә диалектик үзгәрешләр кичерә. Туфракны күңел биреп эшкәртүче кеше — кыр батыры, нәкъ менә шуңа ышанып тапшыра ил җирне. Язучы алдында торган бурычны мин иң әүвәл әнә шунда күрем. Колхозчының психологиясендәге үзгәрешләрне өйрәнергә һәм шуны әдәби чаралар ярдәмендә әсәрләрдә гәүдәләндереп, җиргә булган мөнәсәбәтен үзгәртүдә аңа ярдәм күрсәтергә кирәк. Бүгенге авыл буыннар алышыну чоры кичерә, авыл кешесенең психологиясе күзгә күренеп үзгәрә, дидек, нәкъ менә шул сәбәпле аның җиргә карата булган мөнәсәбәте дә тамырдан үзгәрүгә дучар Хәзер колхозчы да бит инде эшче диярлек — хезмәт хакына эшли, айга ике тапкыр акча ала. Шуңа да карамастан, күңелендә әле һаман ике теләк, ике фикер тартыша: беренчесе — минеке, икенчесе — җәмгыА Береичесеинәи мәхрүм итсәң — ул инде синең эчен иген игүче түгел, икенчесе булмаса — ул сине ашатучы. безмен тамагыбызны туйдыручы булып калаламы! Бир аңа кирәгеннән артык җир — ул бик тиз арада хосусый милек чиренә сабышачак. Ничек итеп шулерның барысын бергә әдәби әсәрдәге бер кешегә берләштерергә, бер-бер- сеие комачауламаслык итәргә! Ничек итеп крестьян псижологиясен» хилафлык китермичә. аның күңелендәге җир-анага, мал-туарга булган мәжәббәтне саклап калырга! ♦ Минемчә, барыннан да элек җиргә карата суына башлаган менәсәбәтне үзгәртергә с тиешбез Мәгълүм ки, законны экономика китереп чыгара. Дәүләтнең югары органы закон- 3 нарны) рәсмиләштерә һәм игълан итә. Нинди чаралар үткәрелергә тиешле мәсьәләләр g аныклангач, шул чараларга нигезләнгән терле положениеләр, инструкцияләр, уставлар * эшләнә. Шулай ител, закон мвтериальләшеп тормышка ашырыла s Колхозчыларга акчалата жезмәт хакы түләүне кертү законы бик вакытлы һәм ки- z рәкле чара булды. Бу закон үз-узен аклады һәм тормыш аның бик вакытлы, урынлы - чара булуын исбатлады. Кичәге жезмәт кәнәне эшләгән колжоэчы яртылаш, ә кайбер < очракта исә бетеиләе белән эшче сыйфатына керде Әмма жәзергә әле колжозчы күл - очракта дәүләт исәбенә алган жезмәт жакы күләмендә продукция бирә алганы юк. ? Эшче белен бер чамада жезмәт жакы ала. е менә җитештергән продукциясе — аңа £ тотылган раежодларны капламый. Басуда икмәк уңамы, уңмыймы, сыерлар сете күпме. 3 азмы — бу аны артык борчымый кебек Авыл кешесенә жезмәт жакы белән бергә < гамьсезлек килде. Әнә шул гамьсезлек авылда жезмәт дисциплинасын тәшерүгә ки- * терде. Авыл кешеләре колхоз исәбенә яшәгән подряд оешмаларына — сельхоэтәхх ника, сельжоэжимия. ПМК. мелиораторлар, езерләү пунктларына эшке урнаша башла- □ дылар Ә бит ул оешмаларга бары тик файдалы подряд булсын, эше күп күренсен £ дә табышы мул килсен, югары уңыш алу, күбрәк продукция җитештерү алар вазифасына гүя керми иде... Бу оешмалар игенчә лсижологиясенә ееп каза китерде, аның җирге булган ышанычын, ипекәйгә хермәтен киметте. Май Пленумы андый хәлләргә чик куйды Хәзер инде районнарда АПКлвр — агропромышленность комплекслары тезелә башлады. Югарыда телгә алынган күп терле оешмаларның эше колхозның нинди уңыш алуына карап бәяләнәчәк Ә бу инде үз чирагында подрядчикны да, әзерләү пункты кешесен дә, наряд белән эшләүчене дә җиргә игътибар белән карарга мәҗбүр итәчәк, авыл кешесе психологиясендә хезмәткә хермет белен карауны, һичшиксез, ныгытачак. Кыскасы, баркам да җиргә битараф кала алмас! Бүген инде районда эшләүче һер кешегә — романтикмы ул. әллә вгрохимикмы, асфальтлы урамда яшиме ул әллә тузанлый торганындамы, икмәк үсә торган басуга якынрак меносәбеттә булырга, бүген кен аяз булырмы, яңгыр ява калса, эонтик алыргамы, юкмы икен дип кенә калмыйча, боз явып, давыл килеп, иген әрем булмагае дип, җир ечен, безне яшәтүче мекатдәс җир эчен янып-кеел яшәргә туры киләчәк. Май Пленумында Л. И Брежнев болей диде: «Бу оешмалар эшене бәя бирү, аләрның җитенчеләренә һем белгечләренә премия бирү нигезенә, хезмәт күрсәтүләрнең үтәлеше белән беррәттан, авыл хуҗалыгы производствосы нәтиҗәләре дә продукция чыгышы да салыначак. Ашлык, ит. сет җитештерү арткан иквн, әэык-телек сату күбәйгән икән, премия һәм зур түләү ал Әгәр бу күрсәткечләр кими икән, колхозларга Һем совхозларга хезмәт күрсәтүче оешма җитәкчеләре һем белгечләре премиядән мәхрүм ителәчәк Бу гадел булачак. Хәзерләү оешмалары эшченлегене килгәндә. аңа авыл хуҗалыгы продукциясен хәзерләүнең дәүләт планнарын үтәүгә туры- дан-туры бәйле рәвештә бәя биреләчәк». Кайбер мәсьәләләр әле килечектә тагын да конкретрак ачыклана ташар Әмма әйбәт эшке нигез салынды, калганын инде тәҗрибә үзе күрсәтер. Язучыларга район звеносы җитәкчеләренең әнә шул «психологик барьерны» ничек итеп үтүләрен күздән ычкындырмаска кирәк булырдыр Кичәге җитәкчеләр бүген гурыдви-туры җиргә бәйләнгән булып чыга: әйтик, район күләмендә барлык колхоз председательләрен дә ■биеткән» сельхозтехнике җитенчесе, телесә-теләмесә де. хуҗа булу сыйфатыннан киңешче сыйфатына кучерга мәҗбүр булачак Моңарчы райондагы һәрбер оешманың (е алар район саен дистәләрчә) колхоз председателенә җәза бирергә хакы бәр иде Хеэәр инде алар үзләре җиргә якынрак килергә, буразнага басарга мәҗбүрләр МончесЭГЫПТ ХӘБНЬУЛЛИН да алардан, районның кичәге җитәкчеләреннән, бөтенләй икенче төрле хезмәт, эш стиле теләп ителәчәк. Язучыга моннан да кулай материалның булуы мөмкинмс?! Кичәге начальник — бүген колхоз председателенең киңәшчесе дидек. Димәк, беренче чиратта ул җирнең ниндирәк нәрсә икәнлеген, аны ничегрәк эшкәртергә кирәклеген бик яхшы белергә тиеш була. Чөнки шунсыз ул юньле киңәшче түгел. Ә кайбер җитәкчеләр, ихтимал, бу яңалыкны үзләштереп тә җиткерә алмаслардыр, һәм андыйлар. эштән азат ителеп, җирне яхшы белгән һәм югары уңыш өчен җаны әрнегән кешеләргә юл бирергә тиеш булырлар. Авыл нәрсәгә, нигә аеруча мохтаҗ бүген? Ни җитми яңа? Язучыларның, авылдагы хәлне тирәнтен аңлап, теләктәшлек күрсәтү йөзеннән чын күңелдән әйткән җылы сүзе җитми бүген авыл кешесенә. Хәзергә әле без авылдагы, колхоз тормышындагы кимчелекләрне күрсәтүдән ары китә алганыбыз юк. Аларны без хәтсез күп күрәбез, хәйран калабыз, гарьләнәбез Ә менә авылда яшәүнең, авыл эшчәннәренең хезмәте гүзәл икәнлеген үз әсәрләрендә матур ител, сокланырлык итеп кайсыбыз күрсәтә алганы бар? Без әлегә кимчелекләрне мөмкин кадәр күпертебрәк ачып бирергә тырышып. теләсәк-теләмәсәк тә. авыл тормышына карата укучыларыбызда тискәре фикер уята килдек Ә бит авылның шәһәргә бөтенләй хас булмаган искиткеч матур, гүзәл яклары бар һәм без үзебез дә моңа сокланып бетә алмыйбыз. Әйтегез, ишеткәнегез бармы, авыл җирендә яшәгән кешеләрнең, силикоз яки рак авыруы белән авырып, вакытыннан элек дөнья куйганнарын? Безнең кайсыбыз шәһәр җирендә һәр көн иртән яңа сауган сөт эчә һәм кичен культура йортында хозурланып тынлы оркестр тыңлый?! Язучының җылы һәм ихтирамлы сүзе колхозчыга әнә шул психологик күчеш чорын җиңелрәк уздырырга ярдәм итәр иде Мин бернәрсәне бик нык ышанып әйтәм калада тормыш итүе ансатрак, яшәү ямьлерәк, ягъни шәһәр кешесе ипекәйне җиңелрәк таба, дип уйлаучылар нык хаталаналар. Әнә шуны дәлилләп бирү, укучыны ышандырырлык итеп тасвирлау, психологиянең экономикага бәйле икәнен күрсәтү һәм шуның белән бүгенге колхозчыга җылы сүз белән ярдәм күрсәтү, аның күңелендәге шикшөбһәне алып ташлау—бүгенге язучы алдына куелган социаль заказ әнә шуннан гыйбарәт. Язучыга, һичшиксез, социологлар һәм статистлар китапларыннан тупланган материалга таянып та проблематик очерклар язарга була, Ләкин алай эшләү генә безнең өчен җитеп бетми. Безгә үз әсәрләребез белән укучыларда җиргә мәхәббәт уяту, җир эшеннән киткән кешеләрне, хәтта әле аларның улларын һәм кызларын, балаларының балаларын кире җир эшенә кайтару теләге уятырга кирәк Очерк өчен генә дә (повесть яки роман жанрын әйткән дә юк!) һәркем өчен үрнәк булырдай колхозчыны табарга, шундый образлар гәүдәләндерергә кирәк ки май Пленумында Л. И. Брежнев күздә тоткан геройлардан һич тә ким булмасын: «Эш башында аны белүче, аның өчен бөтен күңеле белән борчылучы, кешеләр белән эшли белүче кеше торган участок өчен тыныч булырга мөмкин. Андый җитәкчеләр турында, ул кеше үз урынында, диләр». Пленум үткәч тә. оешкан төстә Азнакай районына барып. «Коммунизмга» колхозы идарәсе утырышында мин дә катнаштым. Алар май Пленумы карарлары нигезендә күмәк хуҗалыкны алып бару эшендәге актуаль мәсьәләләр тикшерелде Колхозчылар һәм белгечләр эчтәлекле чыгышлар ясады. Сөйләшү безнең өчен дә, колхозчыларның үзләре өчен дә гаять файдалы булды Без анда шактый күп яңалык, күркәм башлангыч күрдек. Колхоз — Дүрт авылны берләштергән зур хуҗалык. Аның үзәктәге авылында гына да 500 дән артык кеше эшли. Элегрәк кечерәк авылларны әнә шул үэәк булган Чалпы авылына күчереп утырту эшен планлаштырган булалар. Яңа җитәкче, үзен колхоз председателе итеп сайлаган көннән башлап, ул күченү «мәшәкатенә» чик куя. Моңарчы перспективасыз дип саналган ваграк авылларның һәр- кайсЫнда йортларны генпроект буенча төзи, клублар да сала башлыйлар. Яңа председательне өркетеп тә. шелтә бирәбез, дип тә карыйлар, тик ул үзенекен итә — йортларны бөтен шартларын китереп салдыра, каралты-курасын да кайгырта. . КПСС Үзәк Комитетының май Пленумы Азнакай районы «Коммунизмга» колхозы председателе Илдус Гыйлаҗевның тоткан юлы дөрес икәнлеген раслады. Җирнең чын хуҗасын күрдек без анда. Шундый зур эшләр майтаруы ансат кына X Ә Ь И Б У Л Л И Н ф ЖИРНЕН X УЖАСЫ ТУРЫНДА ТИРӘН КАЙГЫРТЫП ф аның бар кайгысы — иген уңышын елдан-ел арттыру, терлекчелектә тотрыклы үсеш ■сауга ирешү. Планетабызның бөек һйнәр иясе — иген игүченең тормышын, уй-хислөрен, максатын, омтылышын, мәхәббәтен, күңел тибрәнүләрен чагылдырган әсәрләр иҗат итү безнең изге бурычыбыз, һәм без, Татарстан язучылары, бу юнәлештә өзлексез эшләп киләбез. Икмәк өчен җан атып яшәүче язучыларыбызның исемнәрен әйтми генә үтәрмен дигән идем дә, хәер, әйтмичә дә булмас, ахры. Гомәр Бәширов— гомере буе авыл өчен эшләде, аксакалыбызның бөтен иҗат иткән әсәрләре — авыл кешесенә багышлана. Аңа хәзер дә бу юнәлештә яңа иҗади уңышлар телибез. Гариф Ахунов—райком секретаре хакындагы очерк өстәл артында утырып кына язылмады — авторыбыз Арча районына кабат-кабат барды. Авыл эшчәннәренә багышланган ул китабы Мәскәүдә рус телендә басылды. Мөхәммәт Мәһдиев — оста публицист, авыл тормышын тасвирлаган документаль һәм художестволы әсәрләр авторы. Проза секциябезнең җитәкчесе. Язучыларның Азнакай районына барып кайтуын да ул оештырды. Безнең колхоз председательләре белән Казанда уздырылган очрашуны да секция оештырды. Аның авыл турында, авыл эшчәннәре турында, яңадан-яңа әсәрләр иҗат итүен көтәбез. Вакыйф Нуруллин — әгәр төн уртасында уятып сорасалар да — мин хәтта әле төшемдә дә авыл эшчәннәрен күрәм, алар турында язудан һич туктаганым юк, дияр иде. Нәшриятта җаваплы эше белән бергә ул һаман актив язучы. Фәкать авыл кешеләре турында яза һәм язачак. Шуңа күрә аны авыл прозасы авторы дип атарга мөмкин. Аяз Гыйләҗев — ел саен туган якларыннан урап килә, проблематик очерклар Гариф Галиев — авыл турындагы иң күп хикәя иҗат иткән, авылга мәдхия җырлаган өлкәннәребездән берсе. Укучыларны әледән-әле яңа гүзәл әсәрләре белән сөендерә Хәзер дә үзенең игенчегә адресланган үтемле сүзен әйтер дип ышанасы Барлас Камалов — туктаусыз эзләнүчән, разведчик язучы, җаны-тәне белән, оста- матур сүзе белән ул, һичшиксез, авыл язучысы. Минемчә, Барлас йөзгә чаклы яшәсә дә — ипекәйгә, аны үстерүчеләргә сокланудан, шул хакта язудан туктамас иде. Бу изге эшендә аңа уңышлар телик. Габдрахман Минский — авылны ярата, үзе гомер буе шәһәрдә яшәсә дә, күңеле һаман авылда. Өлкән яшьтә булуга карамастан, әле һаман яшь тавышлы прозаигыбызның илһамланып язган публицистик мәкаләләрен без әледән-әле зур кызыксыну белән укыйбыз. Әхсән Баянов — авыл кешесе. Бу язучыга, вакытлыча гына булса да интрига белән яшәүче геройларыннан арынып, икмәккә, буразнага, олы байлыкны яулап алучы алтын куллы кешеләргә якынрак килүне телисе иде. Ул анда да үзенең әсәрләре өчен яңа сюжетлар табачак. Аңардан шулай ук проблематик мәкаләләр һәм тирән фикерле очерклар, гомумән, матур яңа әсәрләр көтәбез. Хәниф Хәйруллин — ел саен документаль повесть яисә очерк иҗат итәрдәй язучы. Сарманда яшәп, колхоз тормышының эчендә кайнаган бу иптәш иҗатында чак кына активрак булса да зыян итмәс иде. Габдулла Шәрәфетдинов — әгәр чабуыннан иАэат хатын» чытырдатып тотмаса — бер көн тормастан авылга китәр иде дә гомерлеккә шунда яшәп калыр иде кебек... Бөтен фикер йөртүләре нәкъ авылча. Күл язмаса да. инде язган кадәресен дә крестьян психологиясен үтәдән-үтә күреп, тирәнтен аңлап сәнгатьчә яза. Яңа Программа, һичшиксез, бу прозаикка да иҗади азык бирер дип ышанасы килә. Марсель Галиев — бик акрынлык белән генә җиргә әйләнеп кайта. Ә бит авыл темасыннан читләшеп чак кына ялгышты да Тиздән аның авылга багышланган повестен күрәчәкбез, һәм бу авыл эшчәннәре турында соңгы әсәре булмас, әлбәттә. Атилла Расих — галим, авылга кагылышлы фән иясе, инде өлкән әдип. Галим сыйфатында ул мал-туар асрауны, аларны тукландыру юнәлешен өйрәнсә, әдип бу- ларак галимнәр тормышын гәүдәләндерә Бу алкада безнең бердәнбер хезмәтчәне- беэ диярлек каләм остасына да уңышлар телибез. Әмирхан Еники — хикәя һәм повесть басуларын гаҗәеп тирән сөрә торган остаз •дип. Инде хәзер кечкенә-вак авылларны урыннарыннан күчермәячәкләр, киресенчә, алар төэекләндерелергә тиеш Димәк, аның героинясы Ак әбигә тыныч кына яшисе дә яшисе, оныклары кайтканны көтәсе дә көтәсе Борын-борыниан милекне саклый белү ипекәйгә хөрмәт белән караудан башланган Әмма бүгенге к«ндә шул ризыкны капчыклап, кәрзин-кәрзин, җиңел автомобильләрнең багажнигына төяп мал-туарга ашату өчен шәһәрдән авылга ташуны ничек итеп аңлатырга! Йорт малларына бәһасе булмаган, яңа пешкән булка, батоннар ашатуны ничек итеп аңларга һәм аңлатырга! Ә чуп савытлары янына каткан ипи кирпечләре өелүенә ничек битараф калырга! Боларның барысына да җавап бер генә: ул кешө ипи өчен акча түләгән. Бии арзан бездә ипекәй, бик очсыз. Казанда һәм Республикабызның бүтән шәһәрләрендә икмәк пешерү белән кемнәр шөгыльләнә! Кайда күпме, нинди күләмдәге булкалар пешерелә! Бу эшкә дә исәп- хисап дигән нәрсәне кертергә күптән вакыт иде Ә менә бездән кайсыбызның шушы актуаль мәсьәләне күтәреп чыкканы бар! Футбол урынына ипи тибеп йергән малайлар турында, хәер. Нәби Дәүли бер вакыт язып чыккан иде Бүтән берәүнең дә моны кузгатканы булмады шикелле.. Ә бит статистика безнең өчен шактый күңелсез санны китерә бөтен ил күләмендә һәр елны җиде миллион тоннадан артыграк икмәк — чүп чиләгенә ыргытыла... Икмәк һәрвакыт кешенең намусы урынына йертелген ризык булган, һәм ул бүген дә шулай Ә соң намусны шулай аяк астына ташлыйлар димени! Димәк, ипекәйгә кадер хөрмәт барыбызда да бер дәрәҗәдә түгел икән әле Икмәкнең чын бәһасен белмәүче, симерүе чамадан ашып җиткән кешенең намусын уяту һәм ипекәигә хөрмәт тәрбияләү — бу инде язучы алдына куела торган олуг бурычларның да олугыдыр Хәтта әйбер бәяләре дә һәр заманда икмәк бәясенә чамалап йергән Икмәк исе.. Икмәк тәме Язучы үз әсәрендә һәммә нәрсәне дә икмәк белән бергә бәйлеп күрсәткәндә нинди генә чагыштырулар китерми! Бүген кибетләр икмәк белән шыгрым тулы — карасы кирәкме, агымы, арышымы, бодаемы дигәндәй. Исе ни тора бит шуларның! Уңдырышлы елны—җил, яшен, алтын басулар исе. корылык елында — тузан, давыл исе... Әйе, кешегә икмәк ансат кына бирелми, табынга җиңел генә килми икмәк Хәзер барча басу-кырларда, 1983 елны уңдырышлы итү өчен хәзерлек эшләре •лып барыла. Азык-төлек программасы яңа елдан ук җимеш бирсен өчен бик күп тырышасы, авыл эшчәннәренең фидакарь вә изге хезмәте турында ялкынлы әсәрләр язасыбыз бар безнең. Моның өчен май Пленумы куйган мәсьәләнең ни дәрәҗәдә әһәмиятле һәм тирән мәгънәле икәнен янә бер мәртәбә чын йөрәктән тоярга гына кирәк. Җир хуҗасы турында тирән кайгыртып эшлик.