БЕРЕНЧЕ ШАХМАТЧЫБЫЗ
Рәшит Нәҗметдиновның тууына 70 ел әшит Нәҗметдиновның исеме илебездә дә, дөнья шахматчыларына да яхшы таныш. Тормыш сеючән, ташып торган энергияле, искиткеч кешелекле якташыбыз чын мәгънәсендә тылсымчы булып танылды. Шахмат комбинацияләрен ул соклан'дыргыч итеп кора, аларны зур осталык белән ахырына җиткерә белә иде. һәр спортчының бәхетле саны була. Рәшит Гыйбатоаич бишле санын ярата иде. Ул биш тапкыр РСФСР чемпионы, биш мәртәбә — призер булды, биш тапкыр — Р СССР беренчелеге финалында, биш мәртәбә халыкара турнирда катнашты һәм югары урыннармы яулады. Коллекциясендәге призларны Бухарест һәм Сочидан, Монголия һәм Ирактан, Ростов һем Харьковтан, гомумән, үзе катнашкан барлык турнирлардан деярлеи алып кайтты. Әмма ул турнирларда яулангаи беренче урыннар белән түгел, ә шахмат партияләренең иҗади эчтәлекле, комбинацияләренең искиткеч оригиналь булуы белән шөһрәт казанды. Аның бии күп партияләре шахмат шедеврларының алтым фондыма кереп калды. Талантлы якташыбызның шахмат белән кызыксынуы ничек башланган соң/ Рәшит ярлы крестьян гаиләсендә туа, биш яшьтә ятим кала. Аңа кәҗәләр һәм казлар кәтәр- гә, гомумән, авылдагы төрле зшләрне башкарырга туры килә 1921 елда малай балалар йортына эләгә. Тик ул анда озак яшәми, үз теләге белән китеп Кызыл Армия сафларында хезмәт итүче Кави абыйсы (булачак әдип Кави Нәҗми) 1922 елда Казан хәрби мәктәбе комиссары итеп билгеләнә һәм энесе Рәшитне дә шәһәргә алдыра. Малай мәктәптә укый башлый. „.1923 елның сентябрендә абыйсы яшәгән йорт баскычыннан менеп барганда Рәшит очраклы рәвештә «Смена» журналының ертылган битен таба. Аида аңлаешсыэ рәсемнәр, диаграммалар һәм ниндидер билгеләр басылган Алар шахмат уены кагыйдәләре аңлатмасы булып чыга. Рәшит берничә көннән әлеге «теорня»гә бераз тешемә башлый... Аннары, кеннәриең берендә, пионер сборына алданрак килгәч, ул Коммунистик клубның (хәзер анда авиация техникумы) уку залына күз сала. Аида бер төркем егетләр утыра. Өстәлләрдә — Рәшит журнал битендә күргән рәсемнәр кебек фигуралар. Баксаң, алар шахмат уйныйлар икән. Арадан берәү малайны үзе белән уйнарга чакыра. Фигураларның йөрешен әлеге журнал битеннән генә өйрәнгән пионер, ике ялгыш эшләсә дә. көндәшен җиңе. Шахматчылар түгәрәге җитәкчесе Н. А. Самсоновна укучы малайның уены аеруча ошый Ул. шәһәр шахмат клубы җитәкчесенә атап, Рәшиткә бер кәгазь бирә. Анда: «Өметле, кабул итүегезне үтемем!»— дип язылган була. 1927 елның кышында Рәшит беренче тапкыр призга лаек була. Казан укучыларының беренче шахмат чемпионатында ул барлык иптәшләрен ота — унбиш мөмкинлектән унбиш очко җыя. Шәһәрнең пионер отряды вожатые комсомол Володя Дьяконов аңа чаңгы бүләк итә. Рәшит Казанның кече чемпионатында да беренче урынны ала. Аннары шашка белен дә мавыга башлап, биш-алты ай эчендә беренче категория ала һем 1928 елның февралендә Казан шәһәре чемпионы исемен яулый. Бу хәл күпләрме гаҗәпләндерә Үзләрен очраклы җиңелгәнгә санаучылар аңа — Бәхетең бар икән, киләчәктә бу хәл кабатланмас!— диләр Рәшит кызып китеп: — Бетенегез белән берьюлы сеанс уйныйммы/!—дип. бәхәс куерта Чәмпионатта катнашучыларның унбересе дә. өстәл янына тезелеп утыра һем. Нәҗметдиноа тагын барысын да ота. Шуннан соң «Шахматы и шашки ә рабочем клубе» журналында «Казан вундеркинды» дигәм мәкале басыла-. 1929 елда Нәҗметдиноа автономияле республикалар һәм елиелермең чемпионы була Сугышка кадәрге елларда Казан бәрәнчелегендә җиңелүне белми, РСФСРмың иң оста шашкачыларының берсе булып таныла Шулай да Рәшит Гыйбатоаич әкренләп шашкадан аерыла, ченки шахматта үзенең иксез-чиксез фантазиясе ечен зуррак мөмкинлекләр барлыгын күрә Турнирлар, турнирлар, турнирлар.. Шахматчының гомере гүя еллар белен түгел, турнирлар белен исәпләнә Шәһәрнең Михаил Еремин. Петр Колчурин. Алексей Хрусталев. Николам Косолапов, Петр Ермолин. Николай Нейков кебек көчле шахматчыларын җиңеп. Рәшит, чын керешче һем оста уенчы, позицияләрне тирен аңлаучы буларак, унсигез яшендә үк Казан чемпионы исемен яулый Ләкин аның таланты бетен тулылыгы белән комбинацион уенда ачыла. Ул һереакыт кискен керешкә омтыла, уенны кыю рәвештә катлауландыра, яшерен комбинацияләр таба. Турнирлардагы кендәшләре аның йөрешенә каршы бердәнбер дөрес йөреш таба алмый интегәләр, чөнки Нәҗметдиноа тактик фикер йертерге дә гаҗәп оста була. Казан педагогия институтының физика-математика факультетында укыганда (аны 1940 елда тәмамлый) шахмат корифейларының, барыннан да элек Чигорин, Алехин һәм Ласкерның иҗатын тирәннән ейрәнә. күп төрле стратегик һәм тактик алымнарны үзләштерә. Бу исә аңа тиздән Россия шахматчыларының спорт мастерлыгына кандидатлары сафына басарга булышлык итә. Нәҗметдинов оста һеҗүм итәргә ярата, инициативаны үз кулына алу өчен, югалтулар алдында да тукталып калмыйча гаҗәеп сизгер уйный. Бөек Ватан сугышы елларында Рәшит — политрук. Сугышны Германиядә тәмамлый. Сугыштан соң. ул яңадан шахматчылар сафы солдаты. 1950 елны Горькийда, РСФСР шахматчыларының XI чемпионаты финалында берьюлы өч сикереш ясый: беренче призны яулый, Россия чемпионының алтын медален һәм шахмат буенча спорт мастеры исемен ала. Филармониянең концерт залындагы алты өстәл янында унике шахматчы утыра. Аларның һәркайсы РСФСР чемпионы булырга өметләнә Гроссмейстер Болеславский, танылган мастерлар Кан, Новотельное, Дубинин, Камышев, Аронин... Нәҗметдинов кына — мастерлыкка кандидат. Ләкин ул үз көченә, үзенең мөмкинлекләренә ышана, һәм кыю көрәшә: тугызынчы турда Михаил Камышевны отып, мастер исемен яулый. Шуннан соң Нәҗметдинов, гроссмейстерларны һәм мастерларны артта калдырып, тагын дүрт тапкыр РСФСР чемпионы була. 1954 ел. Бухарест. Халыкара турнирда беренче чыгыш. Чит илләрнең күренекле гроссмейстерлары һәм мастерлары белән ярышу. Нәтиҗә: Рәшит Италия чемпионы Энрико Паолины ота (бу уен турнирның иң кызыклы партиясе дип табыла, үткен комбинацион партиянең язмасы дөньяның барлык шахмат китапларында чыга). Яңа Зеландия чемпионы Роберт Вейд, Румыниянең халыкара мастерлары Теодор Сабо һәм Виктор Чокылтя, Польша чемпионы Богдан Слива да аның «тозагына» эләгә Ә швед гроссмейстеры Гидеон Штальбергны җиңеп, бу турнирда мактаулы икенче урынны ала һәм шушы беренче чыгышында ук аңа шахмат буенча халыкара мастер дигән исем бирелә. Шахматтагы җиңүләр өчен алган өч дистә алтын, көмеш, бронза медальләр һәм жетоннар арасында илебезнең командалар ярышында беренчелекне яулаган өчен бирелгән ике алтын медаль дә бар Ул ике тапкыр — 1954 елда «Спартак» ирекле җәмгыяте һәм 1955 елда Россия федерациясе командасы составында — Советлар Союзы чемпионы була. 1958 ел. Сочи. Шахмат буенча РСФСРның XVIII беренчелеге. Рәшит Россия чемпионы исеменә төп дәгъвачы гроссмейстер Лев Полугаевский белән очраша һәм шаккаткыч оста җиңә. Үзенең «Сайланма партияләр» китабында Нәҗметдинов моны: «Уйналган партияләр арасында бу иң кызыклысы» дип билгеләп үтә. 1961 ел. Баку. СССРның XXIX чемпионаты. Рәшит каршында — шахмат корольләре арасында сенсация ясаган дөнья экс-чемпионы Михаил Таль. Романтик рухта, кискен, кыю, тәвәккәл уйнаучы ике оста очраша һәм... Таль бирелергә мәҗбүр була. Нәҗметдинов шахмат тарихында иҗади эзләнүләре белән генә түгел, ә шахмат тактасындагы көрәшнең асылын үзенчә аңлавы белән дә кереп калды. Ул турнирларда үзенең көндәшләрен дошмани як итеп санамый, аларга иҗади ярышта шахмат сәнгате әсәре тудыручы иптәше итеп карый. Йомшак характерлы, шәфкатьле кеше буларак, шәхси конфликтларны яратмый, үзенең партнерларын чын күңелдән хөрмәт итә белә Шуңа күрә күренекле шахматчылар арасында аның якын кешеләре күп, ә гроссмейстерлар Смыслов, Таль, Спасский. Гелер, Полугаевский, Холмов, Крогиус аның чын дуслары иде. 1971 елда Ирак шахмат федерациясе укытучы җибәрүне үтенеп мөрәҗәгать иткәч, Рәшит Гыйбатович кандидатурасына тукталалар. Багдад университеты студентлары өчен беренче лекциясен Рәшит Гыйбатович немец телендә сөйли. «Совет шахмат мәктәбе» темасына укылган бу лекция студентларда һәм укытучыларда зур кызыксыну уята. Ул утыз тактада берьюлы сеанс биргәндә дә уңышлы чыгыш ясый: ике партия генә ничьяга тәмамлана, калганнарын ота. Иракның көчле шахматчылары белән оештырылган осталыкны үстерү күнегүләре, галим-медиклар алдында ясалган лекцияләр, күп тактада уйнау сеанслары барысы дусларча уза. Ирак шахмат федерациясе җитәкчеләре Совет иле вәкиле чыгышларыннаи бик канәгать булып калалар, күренекле мастер белән очрашулар бу илнең шахмат тормышын шактый җанландырып җибәрә. Нәҗметдинов Рәшит Ирак шахмат федерациясенең Почетлы члены итеп сайлана. Гомеренең соңгы елларында Нәҗметдинов турнирларда сирәгрәк чыгыш ясаса да. элеккечә үк шахматчылар сафында кала бирде. Аның тренерлык эшчәилеге активлашты. Ул РСФСР җыелма командасы, «Спартак* спорт җәмгыяте үзәк советы җыелма командасы тренеры вазифаларын башкара Дөнья беренчелегенә Ботвинник— Таль матчы алдыннан ул Рига гроссмейстерының консультанты була һәм аңа дөнья чемпионы Михаил Ботвииникиы җиңәргә ярдәм итә. Шушы 1962 елда Нәҗметдиновка СССРның атказанган тренеры дигән мактаулы исем бирелә Казанның яшь шахматчылары аның мәктәбен үтте, аның байтак шәкертләре мастерлыкка кандидат, дүртесе — В Волошин. А. Смирнов, Я. Дамский һәм Н. Мөхәммәтҗанов — мастер исемен алуга иреште. Нәҗметдинов китаплар да язды. Аның татар телендә язылган «Шахмат уены». рус телендә «Сайланма партияләр» исемле китаплары киң популярлык казанды. Шахмат уенын пропагандалау буенча озак еллар нәтиҗәле эшләве һәм югары класслы спортчылар әзерләве өчен Рәшит Гыйбатовичка Татарстан АССРның атказанган культура работнигы дигән мактаулы исем бирелде Аның сугышчан бүләкләре янына «Аеруча хезмәт күрсәткәне өчен» медале әстәлде. ...1962 елның декабрь кичендә Казанда Р. Г Нәҗметдиновка 50 ел тулу юбилеен билгеләп үткәндә день я экс-чемпионы Василий Смыслов чыгыш ясады Бөтенсоюз шахмат федерациясе вицепреэидеиты Яков Рохлин исә халыкара мастер турында сөйләгәндә болай диде — Татар халкы тапкырлар һәм зирәкләр уеныннан саналган шахмат белән бо- рын-борыннан таныш, ләкин Рәшит Нәҗметдинов кебек талантлы шахматчыны дөньяга ул беренче мәртәбә бирде