Логотип Казан Утлары
Публицистика

БЕРДӘМ, ТАТУ ГАИЛӘДӘ

Беек Октябрь социалистик революциясе җиңгәннән соң ук Владимир Ильич Ленин: «Без Башкорт республикасына автономия бирдек. Без автономияле Татарстан республикасын төзергә тиешбез һәм барлык Көнчыгыш халыкларына керата шул ук политиканы дәвам иттерәбез...»— дигән иде. (В И. Ленин. Әсәрләр. 4 басмадан тәрҗемә, 30 том, 321 бит.) Юлбашчының сүзе эзлекле рәвештә тормышка ашырыла килде. 1922 елның ахырына Россия Федерациясе составындагы егермеләп республика һәм өлкә автономияле булды. Җиңүгә ирешкән Октябрь, социаль һәм милли богауларны өзеп ташлап, илдәге барлык халыкларны тарихи мөстәкыйль иҗат юлына бастырды. Совет автономиясен төзүдә, аның формалашуында, максатларын һәм бурычларын билгеләүд-' РКП(б)ның X съезды карарлары принципиаль әһәмияткә ия. Бу тарихи документларда, совет дәүләте булып оешканда, төрле халыкларның милли үзенчәлеге шартларына туры килерлек формаларын үстерү һәм ныгытуның зарури якларына аерым басым ясала: власть һәм хуҗалык органнарында, суд һәм администрациядә җирле халыкның гореф-гадәтләрен, психологиясен белүче, туган телдә эш итүче җитәкчеләр булдырырга; матбугат, мәктәпләр, театр һәм клублар, гомумән культура-агарту учреждениеләре үз эшләрен туган телдә алып барырга кирәклеге әйтелә. Төп максат, туган телгә зур хөрмәт күрсәтеп, милли үзенчәлекләрне тирәннән өйрәнеп һәм аңлап, Совет автономиясе биргән хокуклардан файдаланып, халыкларның киң массасын караңгылыктан чыгару, экономиканы һәм культураны үстерү, Россиянең үзәгендәге һәм ерак чикләрендәге районнарын социализм төзелешенә тарту иде. Федерация эчендә автономияле совет милли дәүләтләрен оештыруның мәгънәсе, татар буржуаз милләтчеләре хыялланганча, милләтләрнең махсус аерылуында да, үз эченә йомылып яшәүче аерым хуҗалыклар булдьфуда да, хәтта экономик һәм культура ягыннан артта калганлыкны гади рәвештә генә бетерүдә дә түгел иде Без халыкларның Коммунистлар партиясе тарафыннан ныгытылган. Совет власте һәм пролетар интернационализм нигезендә туган бөек дуслыгына, экономик, политик һәм культура ягыннан үсешкә илтүче бердәмлегенә юл ярдык. Совет автономиясенең социалистик сыйфаты әнә шулар белән билгеләнә. Татарстан Автономияле Совет Социалистик Республикасы төзелү һәм аның үсү юлы Коммунистлар партиясенең һәм Совет властеның милли политикасындагы иң якты сәхифәләрне тәшкил итә, Ленин теләкләренең тормышка ашуын раслаучы матур үрнәк булып тора. Б 1920 елның 27 маенда БҮБКы 1 һәм РСФСРның ХКСы 1 2 Татарстан Автономияле Совет Социалистик Республикасын төзү турында тарихи декрет чыгарды. Бер ай узгач. 25 июньдә, Казан Губерна башкарма комитеты үз вәкаләтләрен тантаналы рәвештә Татарстан АССРның вакытлы революцион комитетына тапшьрды. Шул көн Татарстанның рәсми туган көне итеп белдерелде. Ул чактан башлап Совет Татарстаны СССР халыкларының бердәм, тату гаиләсендә данлы көрәш һәм җиңү юлын үтте. Ленинчыл милли политиканы, ягъни тигез хокуклылык, туганнарча дуслык һәм ярдәмләшү политикасын, эзлекле рәвештә тормышка ашыра барып, Татарстан нык үскән индустриягә, авыл хуҗалыгына, фән һәм культурага ия булган республикага әйләнде. СССРның алга китешендә 1977 елда СССР Конституциясен, союздаш һәм автономияле республикаларның конституцияләрен кабул итү тарихи әһәмиятле вакыйга булып тора. Өлгереп җиткән социализм чорының Төп законнары Совет гомумхалык дәүләтендәге тирән демократизмны, тормышыбызның барлык милләтләр һәм халыклар өчен уртак булган социалистик сыйфатларын тагын да ныгытты, республикаларның хокукларын тагын да ышанычлырак итеп герантияләде, ил алдындаЛи бурычларны хәл итүдә аларның ролен арттырды. РСФСРның һәм Татарстан АССРның 1978 елда кабул ителгән Конституцияләре республикаларыбызның дәүләти-хокук статусын да ныгытты, аларның вәкаләт даирәсен киңәйтте. Безнең Конституция Татарстанның РСФСР эчендәге социалистик гомумхалык дәүләте булуыннан чыгып эш итә. Республиканың территориясе аның үз рөхсәтеннән башка үзгәртелә алмый. Ул үзенең эчке эшләрен мөстәкыйль рәвештә башкара. Татарстанның үз Конституциясен булдыру, РСФСР Верховный Советында закон чыгару тәкъдиме белән файдалану, шулай ук РСФСР һәм СССРга кагылышлы мәсьәләләрне хәл итүдә катнашу хокукы бар. Безнең автономияле республикабыз уз территориясендә экономик һәм социаль алга китешне һәрьяклап тәэмин итә, үзендәге СССР һәм РСФСР карамагында булган предприятие һәм учреждениеләрнең дә эшчәнлегенә юнәлеш бирә, тикшереп, тиешле контрольне тәэмин итеп тора. Татарстан милли телдә эш итүче үз дәүләт аппаратын һәм иҗтимагый-политик учреждениеләрен тотарга хокуклы. Ул үз законнарының бозылмый саклануын тәэмин итә, үзенең гражданлык һәм дәүләт символларын булдыра ала. Әмма шунысын да әйтергә кирәк: автономияле республика үз-үзенә бикләнеп яшәүче аерым дәүләт түгел, ул союздаш республиканың һәм Советлар Союзының составына керә. Бу сыйфат исә аның автономияле совет дәүләтенә хас төп үзенчәлеген билгели. Совет автономиясе — милли мәнфәгатьләрне катгый төстә истә тоткан хәлдә кечкенә халыкларның зур милләтләр белән якынаюын тәэмин итүче милли дәүләт булып оешу формасы ул. Владимир Ильич Ленин С. Г. Шаумянга 1913 елның 6 декабренда язган хатында һәм милли мәсьәләләргә кагылышлы башка хезмәтләрендә автономияләрнең чын асылын бик тирәннән ачып, аңлатып бирә. Милләтләрнең үз билгеләнү хокукын аерым дәүләт булып аерылып чыгу дәрәҗәсендә таныган хәлдә В. И. Ленин автономияләрнең төрле формаларын сыйдырган зур, бердәм дәүләтне яклый. «Без,— дип яза ул,— барлык өлешләр өчен автономия ягында, без — аерылып чыгу хокукы ягында (барысының да аерылып чыгуы ягында түгел!). Автономия—безнең демократик дәүләт төзү планы». (В. И. Ленин. Әсәрләр, 4 басмадан тәрҗемә. 19 том, 494 бит.) 1 Бвтенсоюз Үзәк Башкарма Комитеты 2 Халык Комиссарлары Советы В И. Ленин, интернационалист булу өчен уз милләтең хакында уй лау гына җитми, дип өйрәтә, барлык милләтләрнең мәнфәгатен өстен күрергә, гомуми азатлык һәм тигез хокуклылыкны алга сөрергә кирәк. Кечкенә милләт вәкилләре милләтчелек ваклыкларының һәртөрле күренешләренә каршы кискен рәвештә өзлексез көрәшергә тиешләр. В. И. Ленин: «Мәсьәләне төптән уйлап җиткермәүче кешеләр изүче милләтләр социал-демократларының «аерылып чыгу иреген» куәтләргә, ә § изелгән милләтләр социал-демократларының «кушылу ирегепн куәт- 2 ләргә тиеш булуын «каршылыклы» дип табалар,— дип язды — Ләкин аз = гына уйлану да күрсәтә ки, интернационализмга һәм милләтләрнең куu шылуына башка юл юк, ул максатка бара торган башка юл юк һәм £ булырга да мөмкин түгел» (В. И. Ленин. Әсәрләр. 4 басмадан тәрҗемә, »- 22 том, 367 бит). S Л. И. Брежнев, милли мәсьәләнең марксистик-ленинчыл диалектик ч асылын, социаль һәм милли изелүләрдән тәмам котылып, алга китү 2 өчен барлык шартларны тудырып, милләтләрнең һәрьяклап бер-берсенә ~ якынаюына, берләшүенә ирешергә кирәк, дип аңлата. Коммунистлар ♦ партиясе җитәкчелегендә Совет илендә яшәүче барлык милләтләр зур = уңышларга ирештеләр. Бу фикерне РСФСРдагы уналты автономияле 3 республиканың берсе булган Татарстан АССР мисалында дәлилләп тә н күрсәтергә мөмкин. Казан губернасы Октябрь революциясенә кадәр патша Россиясенең х иң артта калган бер почмагы була. Аның халкы Казан, Уфа, Самара, х Вятка, Сембер губерналарына таркатылган. Аның промышленносте, җан башына бүлеп исәпләгәндә, Россия промышленностеның уртача күлә- о меннән дүрт тапкыр кимрәк продукция җитештергән. Предприятиеләр нигездә авыл һәм урман хуҗалыгы продуктларын эшкәрткәннәр, шәм, сабын, кәрзин кебек әйберләр ясаганнар. Казан эшчесенең хезмәт хакы Үзәк Россия эшчеләренекеннән 25 процентка кимрәк исәпләнгән. Ярым ач яшәүче крестьяннарның хәле бигрәк тә авыр булган. Кайберәүләр, хәерчелектән котылырга тырышып, шәһәргә күчеп килгәннәр. Монда исә аларны авыл җирендәгегә караганда да рәхимсезрәк изү, кимсетүләр каршы алган. Халыкның күпчелеге караңгылык, наданлыкта яши биргән. Казан губернасы Россиянең Европа өлешендәге илле губернасы арасында уку-язуга өйрәнү буенча нибары 44 нче урында торган. Халыкның өчтәй ике өлеше хәреф танымаган. Бу кара көннәр мәңге кңре кайтмаска бик еракта калды инде. Коммунистлар партиясе һәм Совет власте, ленинчыл милли политиканы эзлекле рәвештә гамәлгә кертә барып, илдәге барлык халыкларның тулы тигезхокуклылыгын, милләтләрнең үзбилгеләнү принцибын булдырдылар, барлык милләтләрнең һәм халыкларның моңарчы күрелмәгән экономик һәм культура үсешен тәэмин иттеләр. Бүгенге Совет Татарстаны — нык үскән күп тармаклы индустриягә, заманча механикалаштырылган авыл хуҗалыгына, фән һәм культура үзәкләренә ия булган республика. Ул туган Ватанның, СССРның үсүе, ныгуы, алга баруына торган саен зуррак өлеш кертә. Бүгенге Татарстан индустриясе промышленностьның йөздән артык тармагын берләштерә. Аларның күбесе, техника прогрессының иң соңгы ачышларына таянып, өряңа баштан булдырылды. Нефть индустриясе һәм нефть химиясе, машина һәм приборлар төзелеше, энергетика, электроника, автомобиль төзелеше... Быелгы ел башына Татарстанда промышленность предприятиеләренең һәм берләшмәләренең саны 460 ка җитте. Шулерның 131 е — союз, 329 ы РСФСР карамагында, 107 предприятие исә берьюлы Татарстан һәм РСФСРга буйсына. Республика промышленность производствосының гомуми күләме, Казан губернасының 1913 елдагы җитештерүчәнлеге белән чагыштырганда, 800 тапкырга арткан. Хәзер без ярты эш көнендә генә дә Казан губернасы ел буе җитештергән продукцияне эшләп чыгарабыз. Татарстан промышленносте продукциясе дөньяның 80 иленә озатыла. Республика үзенең нефте белән бик урынлы горурлана ала. Безнең нефть промыселлары илгә ике миллиард тоннадан артык нефть бирделәр. Бер төбәктән шулкадәр мул байлык табу СССРда беренче тапкыр күзәтелә. Нефть промышленностена нигез салу, аны куәтле итү максатыннан чыгып, Татарстанга кирәкле техник һәм материаль ресурслар бирелде, фәнни көчләр, СССРның моңа кадәр нефть чыгарыла торган якларыннан белгечләр, эшчеләр җибәрелде. Татарстан нефтен чыгара башлауга бөтен ил бер булып катнашты: Урал бораулау җайланмалары ясады, Куйбышев, Волгоград, Пермь заводлсры бораулар җибәреп торды, Азербәйҗан ССРдан торбалар килде, Мәскәү, Ленинград, Уфа, Грозный безне промысел җиһазлары белән тәэмин итте. Илнең бердәм тырышлыгы, карусыз ярдәме Татарстанны илленче еллар уртасына нефть чыгару буенча СССРда беренче урынга бастырды. 1970 елда безнең нефтьчеләр елына йөз миллион тонна сыек ягулык җитештерә башладылар. Республика нефть промышленностеның үзәге булган Әлмәт җиреннән дөньяның иң зур магистраленнән саналган «Дуслык» нефть үткәргече юл алды Татарстан бу уңышлары белән илдәге ягулык балансы структурасын яхшыртуга, аның чит илләрдәге сәүдә элемтәләрен киңәйтүгә, Советлар Союзының экономик җеггрен көчәйтүгә зур этәргеч ясады. Ватаныбыз Татарстан нефтьчеләренең фидакарьлегенә зур бәя биреп килә. «Татнефть» берләшмәсе, «Әлмәтнефть» идарәсе — Ленин орденнары белән, «Татнефтестрой» берләшмәсе — Хезмәт Кызыл Байрагы ордены белән бүләкләнде, мең ярымлап нефтьче күкрәген дәүләт орденнары һәм медальләре бизи, унҗиде нефтьче Социалистик Хезмәт Герое исеменә лаек булды. Хәзер республикабыз нефтьчеләренең, интернациональ дуслыкка тугрылык саклап, Себер, Мангышлак, Белоруссия, Ухта, Удмуртия нефтьчеләренә туганнарча булышуын белеп тору исә безнең күңелләрдә иң куанычлы тойгыларны уята. Нефть һәм газ җитештерелә башлау белән республикада нефть химиясе үсәргә мөмкинлек туды. Түбән Кама һәм Казан «Органик синтез» берләшмәләре химия промышленностебыз продукциясенең 28 процентка артуына китерде. Татарстан химиклары СССРда җитештерелә торган полиэтиленның—31 процентын, дивинил һәм башка күп төрле химик продукциянең 28 гроцентын бирәләр. Түбән Камадагы нефть химиясе берләшмәсе аеруча куәтле, ул Татарстан химиясе һәм нефть химиясе башкара торган барлык эшнең 40 процентын үз җилкәсендә тота. Түбән Кама химиклары КПСС ҮК Генеральный секретаре, СССР Верховный Советы Президиумы Председателе Леонид Ильич Брежневның ихлас күңелдән котлавына өч талкыр лаек булдылар. Ә Октябрь Революциясе орденлы «Органик синтез» берләшмәсе фенол, ацетон, этилен, полиэтилен һәм башка төр продукция җитештерүдә ил күләмендә иң зур предприятиеләрнең берсеннән санала. Аның продукциясе илнең 1400 предприятиесенә һәм 14 чит илгә озатыла. Бу бишьеллык азагына Татарстан химия предприятиеләре эшләп чыгару күләмен 1,7 мәртәбә арттырачаклар. Татарстан илнең җылылык-энергетика базасын үстерүгә дә зур өлеш кертә. Без үткән бишьеллыкта гына да ГОЭЛРО планында каралган барлык электр станцияләре куәтенә тиң электр көчен сафка керттек. Бу урында гыйбрәтле бер чагыштыру китерергә мөмкин. Беренче бишьеллыкның беренче елында Татарстанда 20 млн. квт-сәгать электр энергиясе эшләнә иде, ә хәзер республика аны һәркөнне уртача 80 млн. квтсәгать күләмендә бирә. Техник яктан иң мөкәммәл корылмалардан са налырга хаклы булган Түбән Кама ГЭСы — халык хуҗалыгы өчен аеруча әһәмиятле тезелеш. Проектта каралган бөтен куәтенә эшләргә тотынса, бу станция ел саен 2450 млн. квт-сәгать арзанлы энергия бирәчәк. Унберенче бишьеллыкта Татарстан җирендә атом электр станциясе дә салына башлады. Машина төзелеше елдан-елга Татарстан индустриясенең әйдәүче тармагына әйләнә бара. Ватаныбыз автомобиль төзелешенең гигантын- 2 нан саналучы КамАЗ сафка басканнан соң, республиканың машина тө- 2 зелеше бирә торган продукция икеләтә артты. КамАЗ елга 150 мең р авыр йөк машинасы һәм 250 мең дизель двигателе җитештерә. Төзе- *“ лешиең мондый темплеры һәм бу дәрәҗә киң колачлылыгы ил өчен - зур яңалык булды. Хәтта көнбатыш белгечләре дә Кама буенда соңгы *• ун ел эчендә башкарылган эшне «дөньяның яңа могҗизасы» дип таны- s дылар. Могҗизаның сере исә — совет кешеләренең үз авангарды, ягъни ч коммунистик ленинчыл партия тирәсенә нык тупланган булуында, Совет- ш лар Союзы халыкларының интернациональ дуслыгында һәм коммунизм ” төзү кебек якты максатның уртаклыгында иде. Капитал дөньясында ♦ моңа тиң могҗизаның булганы да, булачагы да юк, әлбәттә. Л. И. Бреж- я нев КамАЗны төзүдә катнашкан каһарманнарга җибәргән котлау хатында: «Еллар үтәр, әмма совет кешеләре Кама буенда күрсәтелгән хез- ь мәт батырлыгын горурлык хисе белән искә алырлар»,— дип язды. Та- * тарстанның машина төзүчеләре СССР халык хуҗалыгына кирәкле төр- х ледән-төрле продукция җитештерәләр. Арадан химия һәм тау промыш- х ленносте өчен ясалган җиһазларны, авиация двигательләрен, һава лайнерларын, вертолетларны, электрон исәпләү техникасын һәм медицина инструментларын аерым санап үтәргә мөмкин. Бу кыйммәтле машиналар барлык союздаш республикаларга җибәрелә. Шуның белән бергә Татарстанның СССРдан, РСФСРдан эур күләмдә капитал һәм материаль-техник ресурслар алуын да әйтергә кирәк. Соңгы ике бишьеллыкта гына да оеспублика халык хуҗалыгын үстерү ихтыяҗларына 22 млрд. сум акча бирелде. Бу аннан алдагы илле ел буе тотылган чыгымнар күләменә тигез. Совет власте елларында республикада 2000 гә якын предприятие, 31 шәһәр һәм эшче поселоклары, 30 млн. кв. метр торак, меңнәрчә мәктәпләр, больницалар һәм культура учреждениеләре салынды. 60 еллык яшәү дәверенең иң мөһим нәтиҗәсе итеп шуны билгеләргә кирәк, Татарстанның экономикасы — илдәге барлык халыкларның, милләтләрнең уртак мәнфәгатьләреннән, максатларыннан, экономик закончалыкларыннан барлыкка килгән тулы организмның бер кисәге ул. Гомумсоюз һәм РСФСРдагы олы эшләрдә үзеннән эур-зур өлешләр кертә килеп, Татарстан Ватан-ананың үсешенә, алга барышына өзлексез ярдәм итә. КПССның фәнни нигезгә корылган аграр политикасы нәтиҗәсендә безнең Татарстан да күптармаклы авыл хуҗалыгын югары дәрәҗәдә механикалаштыруга иреште. 1934 елда ук авыл хуҗалыгындагы уңышлары өчен Татарстан АССР Ленин ордены белән бүләкләнде Хуҗалы- гыбызның бу өлкәсе кызу темплар белән үсүен дәвам иттерә. Унынчы бишьеллыкта авыл хуҗалыгы производствосы 14 процентка артты. Татарстан бөртекле ашлыклар һәм терлекчелек продуктлары җитештерүдә күренекле урыннарның бөрсен тота. Хуҗалыкларны специальләштерү, производствоны концентрацияләү бу юлда иң ышанычлы алым булып тора. Бездә хәзер ике йезләп хуҗалыкара предприятиеләр һәм берләшмәләр бар Мондый хуҗалыклардан республикада җитештерелә торган дуңгыз итенең—25 проценты, йомырканың дүрттән өч элеше алына, мөгезле эре терлекләрнең яртысыннан артыгын шулерда асрыйлар. Совет власте елларында авыл хуҗалыгы хезмәте тамырдан үзгәрде. Татар крестьяны, сука, урак, чалгы кебек эш коралларыннан арынып, көчле механизмнарга күчте. Хәзер татар авылының һәр кешесе техниканың нинди дә булса бер төреннән файдаланмый калмый. Республика колхоз-совхозларында 60 меңнән артык механизатор исәпләнә. Мәгълүм ки, Татарстан җирләрен элек-электән корылык интектереп килгән. Табигатьнең кырыслыгын искә алып, без басуларны сугару системасын үзләштерәбез. Бу мәсьәләнең хәл ителүе республиканы табигать холык- сызлыгыннан коткарачак һәм югары уңыш алуда нык ярдәм итәчәк. Экономия өлкәсендәге күркәм үзгәрешләр Татарстандагы социаль үсешкә һәм культураның алга китүенә сәбәп булды. Хезмәт ияләренең тормыш шартлары яхшыра бара, шәһәр һәм авыллар матурлана, халыкның көнкүреше күзгә күренеп әйбәтләнә. Бу җәһәттән егерменче гасыр башында иҗат иткән күренекле татар язучысы Фатих Әмирханның «Гарәфә кич төшемдә» исемле фантастик хикәясен искә төшерик. Хикәянең төп герое гаҗәеп бер төш күрә. Төшендә ул моңарчы хыялында гына йөрткән искиткеч урында — татар клубында, имеш. Клубка хокук, медицина, математика, философия, экономика кебек фәннәрнең галимнәре, инженер-архитекторлар, композиторлар, рәссамнар, язучылар — татар галимнәре, татарның культура һәм сәнгать әһелләре җыелган. Аларның әсәрләре хәтта чит илләрдә дә мәгълүм, имеш. Җитмеш ел элек мондый күренеш, чыннан да, бары тик хыялда гына булырга мөмкин иде. «Вестник воспитания» журналының 1906 елда чыккан бер санында, Россиянең вак милләт вәкилләрен аң-белемле итү өчен, 4-5 мең ел вакыт кирәк дип язылган. 1905— 1907 елгы революциягә кадәр татарларда вакытлы матбугат та, профессиональ театр да булмаган, ислам дине исә музыка, рәсем сәнгате белән шөгыльләнүне катгый рәвештә тыйган. Казандагы бөтен губернага бер саналган китапханәгә дә татарларны кертмәгәннәр. Патша власте вак милләт вәкилләрен югары уку йортларында укудан да тыя. Казан университетының Октябрь революциясенә кадәрге 113 еллык эшчәнлеге чорында анда татарлардан нибары 6 кеше укып чыккан. Үткәндәге ул көннәр, Татарстанның бүгенге тормышы белән чагыштырып караганда, шомлы риваять кебек. Хәзер безнең республикада унике югары уку йорты, дүрт институтның филиалы, 57 махсус урта уку йорты. 2570 клуб һәм культура сарайлары, 1754 китапханә, 10 музей, 9 профессиональ театр, филармония, цирк бар. Алар барысы да хезмәт ияләре карамагына тапшырылган. Югары уку йортларыбызда һәм махсус урта уку йортларында 134 мең кеше белем ала. Аларның 45 проценттан артыгы — татарлар. Илнең халык хуҗалыгына ел саен Татарстанда белем алган 25 мең яшь һөнәр иясе озатыла. Мең кешегә туры килгән укымышлы белгечләр әзерләү буенча чагыштырып караганда Татарстан Франция, ГФР, Италия кебек алга киткән буржуаз илләрне дә артта калдырды. Татарстандагы иҗади көчләр алты союзга берләшкән. Язучылар Союзында гына да 160 тан артык әдип исәпләнә. Татар әдәбияты СССР халыклары әдәбиятлары арасында үзенең лаеклы урынын тота. Язучыла- рыбызның замана әдәбияты таләпләренә тулысынча җавап бирүчән, югары осталык белән иҗат ителгән әсәрләрен СССР халыкларының 55 телендә һәм күп кенә чит илләрдә укыйлар. Югарыда китерелгән мисаллар КПССның XXVI съездында алга сөрелгән «...һәр республиканың материаль һәм рухи потенциалын үстерә барырга, аңардан бөтен илнең гармоник рәвештә алга баруында файдаланырга» дигән төп курсын ачык төстә сурәтләп бирә. Безнең республиканың матурланганнан-матурлана баруы тар кысалы милли хуҗалык булдырырга омтылган, партия һәм халык тарафыннан кире кагылган солтангалиевчелекнең никадәрле реакцион идея булуын да фаш итте. Тормышыбызның күркәмлеге чит илләрдә әле бүген дә татар халкының үзәк властьлар тарафыннан «изелүе»нә, «тормыш дәрәҗәсе нең ифрат түбәнлегемне, «милләтнең бетүгә йөз тотуы»на офтанып яшәүче А. Беннигсен, К. Лакмон, А. Акыш, Т. Дәүләтшин кебек буржуаз милләтчеләрнең, ак эмигрантларның офтануына да туры җавап була ала. Без төп көчебезнең Советлар Союзы халыкларының какшамас дуслыгында икәнен көн саен ныграк тоябыз. Ә илнең куәтен арттыру өчен исә Татарстан уллары һәм кызлары сәләтләрен кызганмыйлар. Алар, интернационализмның иң матур үрнәкләрен күрсәтеп, Магнитка, Березняки химкомбинаты, Сталинград трактор заводы төзелешләренә катнаштылар. Днепрогэс төзүчеләренең өчтән бер өлеше — Татарстан кешеләре иде. Безнең дуслык Бөек Ватан сугышы елларында тагын да ныгый төште. Коммунизм төзү өчен барган бүгенге көрәштә бу гаҗәеп дуслык тагын да сафлана, яңа баскычка күтәрелә бара. Ил Казахстандагы 25 млн. гектар чирәм җирләрне үзләштергәндә дә, Татарстандагы һәм Себердәге нефть катламнарын айкаганда да, җир тетрәүдән хәрабә хәленә килгән Ташкентны аякка бастырганда да, БАМ, КамАЗ кебек гигант төзелешләрдә дә, РСФСРның кара туфраксыз җирләрен эшкәртүдә дә һәм башка бик күл очракларда безнең дуслык сынатмады. Бу эшләр СССР халыкларының тату, бердәм гаилә кебек яшәвенә һәйкәл булып тора. Совет федерацияләренең һәм автономияләренең тормышчанлыгын тарих үзе дәлилләп күрсәтте. Даһи Ленинның «Бу федерация бөтенләй ирекле рәвештә, ялгансыз һәм богаусыз үсәр, һәм ул какшамаслык булыр»,— дигән сүзләре рас килде. (В. И. Ленин. Әсәрләр, 4 басмадан тәрҗемә, 26 том, 473 бит). Тәҗрибә СССРда федератив төзелешнең төп сыйфатлары үзен аклавын күрсәтә. Совет федерациясе һәм автономиясенең тарихи миссиясе милли мәсьәләне хәл итүдә генә түгел. Нык алга киткән социализм шартларында дәүләт булып оешуның милли формвлеры СССР халыкларын коммунизм төзүдәге бурычларны хәл итүгә туплауда зур роль уйный. КПСС ҮКның «СССР төзелүнең 60 еллыгы турындв»гы карарлары гаять зур теоретик һәм практик әһәмияткә ия. Анда, әле беренче талкыр, федератив форманың «социалистик дәүләтнең акрынлап коммунистик үзидарәгә үстерелә баруына йөз тоткан тарихи дәвердә» дә сакланачагы турында әйтелә. Ленинчыл Коммунистлар партиясе бөтен совет халкын, шул җөмләдән Татарстан хезмәт ияләрен дә, интернационализм рухында тәрбияләде һәм тәрбияли КПССның XXVI съездында әйтелгән партия «социализмның бөтен табигатенә кдршы кияүчән шовинизмга яки мәлләтче- леккә, милләтчелекнең һәр төрле күренешләренә каршы көрәште һәм һәрчак кискен рәвештә көрәшәчәк,— дигән сүзләр безнең эшчәилектә күрсәткеч булып тора.— Без милли үзенчәлекләрне ясалма төстә бетерүгә юнәлдерелгән тенденциягә каршы. Әмма аларны ясалма рәвештә сакларга тырышуның да һич нигә кирәге юк, дип саныйбыз».