АВЫЛ КЕШЕСЕНЕҢ МАТУРЛЫГЫ
Юк, авыл кешесе белен шәһәр кешесен каршы куярга теләү түгел бу. Бездә — бигрәк тә авыл һәм шәһәр темаларына язылган әдәбият турында сөйләшкәндә — аларны бер-берсенә каршы куеп, ялгыш җибәрү очраклары инде шактый җитәрлек булды. Кайвакыт, шәһәр тормышы турында уңышлы иҗат ителгән әсәрләр күбәеп киткәч, без гел шул тема хакында гына сүз куерта башладык һәм әдәби үсешне бары тик шулай гына күрергә ияләнә яздык. Ә авыл кешеләренә багышланган талантлы әсәрләр күп туган чорда киресенчәрәк булды шикелле — бөтен сөйләшүләрнең үзәгендә авыл кешеләре, җир кешеләре генә торды. Ә бит чынлыкта әдәбият бу кешеләрнең берсен дә үгисетмәскә тиеш. Чөнки аның өйрәнү объекты — авыл да түгел, шәһәр дә түгел — ә кеше. Драматург Юныс Әминовның Татарстан китап нәшриятында басылган «Драмалар һәм комедияләр» ’ен укыгач та үзәктә кеше торганын күрәсең. Язучы өчен вакыйганың кайда баруы артык мөһим түгел, аны кешеләрнең нинди булуы, ничек яшәүләре, нинди максат белән гомер итүләре нык уйландыра. Әдипне шулай ук аерым алынган бүгенге көн генә дә кызыксындырмый. Чөнки бүгенгенең башы — кичәгедә, үткәндә. Ә аларны бергә, бербөтен итеп күрә алмасаң — тормыш дигән зур һәм дәвамлы күренешне дөрес, тирән аңлау булмаяКитап «Умырзая чәчәкләре» исемле эпик драма белән ачылып китә. Бу — бүгенге матур тормышның беренче умырзаялары, авылда социалистик яшәеш урнаштыру өчен гомерләрен дә кызганмаган фидакарьләр турындагы әсәр. Юк, драматург аны революция темасына өлеш кертү өчен генә язмаган. Безнеңчә, ул — китаптагы иң уңышлы әсәрләрнең берсе. Үзеннән күп еллар алданрак яшәгән һәм иске тормыш 1 Әчмпов Юныс «Драмалар һлм комедияләр». Казан, 1981 белән кискен көрәшкә ташланган каһарманнарны әдип ничек итеп безнең күңелдә терелтә алган соң? «Бу әсәрне Татарстан республикасы Әгерҗе районы Салагыш авылында 1919 елның 14 марты көнне ак фетнәчеләр тарафыннан вәхшиләрчә үтерелгән Сәхәбиев Вәҗи, Күкрәков Хәбибрахман һәм башка коммунистларның батырлыгына чиксез соклану һәм тирән ихтирам белән багышлыйм»,— дип яза аңа кереш сүздә автор. Әйе, менә кайда ята сер. Әдип, гап-гади кешеләрнең ничек итеп батыр, каһарман булуларын аңларга һәм шуны безгә дә күрсәтергә теләп, элик драма иҗат иткән. Әсәрне укыганда шунысы игътибарны тарта: күп кенә китапларда очрап инде туйдыра башлаган купшы сүзләр, ышандыру көченә ия булмаган гыйбарәләр биредә юк дияргә мөмкин: безнең алда гади авыл кешеләре, гади авыл сөйләшүе. Әмма алар арасында инде социализм өчен көрәш килеп кергән, шушы хәл бер авылның кешеләрен икегә бүлгән. Геройларның сүзләре гадилектән, гадәтилектән күтәрелеп, кайсыбер очракта героик һәм хәтта романтик төсмер алсалар да, үзүзләрен тотышлары буенча алар — югары идеяне аңлаган чын җир кешеләре. Мисалга бер генә өзек китерик. Драма алдыннан бирелгән прологта инде һәйкәлгә әверелгән каһарманнар сүз ала. Әсәрнең төп герое Максут, бүгенге чор кешеләренә дәшеп, мондый сүзләр әйтә: «..Әллә арагызда кешегә бары тик бергенә тапкыр бирелә торган гомернең кадерен белмичә, башкалар утырткан агачларның әзер җимешләрен генә ашап, тормышны бизәү өчен үзләре берни эшләргә теләмәүчеләр дә бармы? Бар икән — димәк, алар безне аңламаганнар Без алай түгел, ә менә болай яшәдек...» Нинди гади, шул ук вакытта нинди җитди сүзләр. Чын сүзләр! Ир-ат әйтә торган сүзләр—«Без алай түгел, ә менә болай яшәдек...» Максутлар авылы менә-менә аклар куЮ лына күчәргә тиеш, кызыллар вакытлыча чигенеп баралар Ләкин шул аз гына вакыт эчеид» авыл байларыннан икмәк җыярга һем аны якындагы пристаньга килеп туктаган баржага озатып өлгерергә кирәк Максут элегрәк Петроградта Ленинны тыңлау бәхетенә ирешкән Аның колагында Ильич сүзләре минут саен яңгырап тора ■„.Сез җыйган икмәк революциянең гомерен бер минутка озайтыр, ә шул бер минут безгә чиксез гомер китерер. Игътибар итик — язучы бөек юлбашчы сүзләренең кырыс хакыйкать иң ярылып ятканнарын гына ала. Бу сүзләр килеп керү гади бер татар авылындагы сыйнфый көрәшкә кечле масштаблылык, киңлек һәм тирән лек бирә. Шул ук вакытта Максут ише бик куп фидакарьләрнең көрәшләре бер олы идея белән берләштерелә, бүгенге тормыш керешләренә килеп ялгана Максутлар зше. аларның көрәше Ленин көрәше белән ялгана, тоташа. Максут һәм аның көрәштәшләре барыбер үз дигәннәрен эшлиләр икмәк җыйнала, баржага озатыла, һәм баржа социалистик илнең ачыгучы шәһәрләренә таба юл ала. Ләкин революция эчен зур эш эшләгән кыю егетләр үзләре аклар кулына эләккән. Алар һәлак булалар Соңыннан, драманың иң ахыргы күренешрндә яңадан һәйкәлгә әверелгән каһарманнар телгә килә: «...Ирекнең, гомерегезнең, тормышның һәм кешенең кадерен белегез!» Бу әсәр Юныс Әминов иҗаты өчен бик характерлы дияргә кирәк. Аның бүтән драма һәм комедияләрендә де кешеләрнең чын матурлыгы, эчке матурлыклары шундый игътибар белән, җек текләп өйрәнелә Бары тик чорлар гына алышына, урыннар гына үзгәрә Ә кеше шул ук: яхшы белән яман арасында талпынып яшәүче кеше — күңеле белән яхшылыкка омтылса да, чынлыкта бик еш кына чабуы нәрсәгәдер ябышкан һәм шуннан тиз генә ычкынып китә алмаучы кеше һәм тагын арада якты ут кебек балкучылар Таза, нык иманлылар Үз юлын тапкан һәм шуннан ышанып атлаучы кешеләр «Язылмаган законнар» Ю Әминов исеме телгә алыну белән, һәрвакыт диярлек әнә шул әсәр китерелә. Чыннан да, илленче елларның уртасында ук язылуга карамас тан, һаман да житди мәгънәгә ия булып иелгән пьеса уп. Театрларыбыз сәхнәле рендә күп мәртәбәләр уйналды, һәм тә машачы аны яратып кабул итте Ни эчен бүген дә кызыксынып укыла соң бу драма! Мөгаен, шуңадыр: анда кешеләр яшәешенең шактый четрекпе мәсьәләләре куела. Эчтәлегенә килгәндә, әдәбият эчен инде бик үк яңа булмаган гадәти мәхәббәт ■өчпочмагы, да күренергә мөмкин: Шәйхенур, Фәридә. Назлыбикә. Әмма бүгенге тормыш куйган әхлак проблемалары яктылыгында әсәр яңа балкыш ала. яңа яссылыкларда ачыла Мәсәлән. Шәйхенур белән Фәридәнең арасы бозылуга бер Шәйхенур гына гаеплеме! Көн буе фермада эштә булган, ә кич идарә утырышларында катнашырга мәҗбүр Фәридә бетен яктан да акланамы! Драманы бүген яңадан укыганда язучының катлаулы чынбарлыкны чагылдыруын, тормыш хәлләрен тирен ачуын күрәсең Биредә дә персонажларның һәр сүзе, һәр хәрәкәте ныклап мотивлаштырылгаи булу сокландыра. Бер караганда гади генә кебек тоелган сүзләр кечле психологик тирәнлеккә ия Алар күңел түренә үк үтеп керә, кайнар теләктәшлек аисә кискен нәфрәт уята. Менә драманың бер героинясы Фәридә сейли: ■— Онытыргамы! Үткәннәрнеме! Юк. юк Яхшы хәтерлим Сез Назлыбикә белән калдыгыз. Кайгыдан башымны түбән иеп, кайнар күз яшьләремә буыла-буыла чыгып ниттем мим сездән. Бәлки, ул ялгышкандыр, уйларыннан кире кайтыр, мине яңадан уэ янына чакырыр дип, соңгы еметем белен салкын капка баганасына соялап, сезне озак, бик озак көттем Иң якын, иң яраткан кешемнең шулкадәр мәсхәрә итүенә күңелем ышанмады Йолдызләр калыктылар, ай да чыкты, сез чыкмадыгыз Мин, гарьләнүдән ут кебек кызышкан йеэемне бәяетсезлеи- тен калтыранган кулларым белән каплап, тын. караңгы урамнар буйлап ялгызым киттем. Әткәйнең таныш капкасын ачып кердем Баскычка мендем, ленин ишек шакырга кечем җитмәде Кире төштем Шул вакыт кинәт күз алдыма кара дулкыннарын ярга бәреп аккан Иж елгасы килде Аның тепсеэ упкыннары миңа яшьтән таныш бит Капка тавышына гаҗәпләнгән әткәй үзе килеп чыкмаса. белмим . Йокысыз үткән тәннәремнең санын белмисез шул сез Бер тон зчендо күз еще белен чылатып ташлам- гән кулъяулыкларның санын белмисез шул сез Барсына да түздем, барсына да чыдадым Ә сез тыныч йокладыгыз ул тоннарда Минем хәсрәтем сезне борчымады* Шактый озын монолог тын да алмыйча укыла Чәмки безнең алда героиканың ftp- рак хисләре ташый, ургыла Драматург безне әнә шул кечле стихиягә оста алып керә Без иешенең күңел дулкыннары, «ү- цел давыллары уртасында калабыз Онытылып, шул тормыш белан яши башлыйбыз. "Тамашачы өчен дә укучы өчен дә әле озак еллар буена искермәячәк бу драманы бүген яңадан күздән кичергәндә, Назлыбикә Ьәм Майлыбикә линияләренең, шулай да, әдәбияттагы илленче елларны искә төшерүен • әйтмичә китеп булмый Чөнки аларда — барысы да начар, алар һәммә яктан да тискәре. Анасы да, баласы да. Шунлыктан Шәйхенурның күпмедер вакыт Назлыбикә белән торуы да курә торып ялгышу төслерәк аңлашыла. Бу героиняның Шәйхенурны кызыктырырдай башка яклары игътибардан читтәрәк кала. Әмма без аларның ниндидер күләмдә булырга тиешлеген чамалыйбыз. Чөнки төп героебыз Шәйхенур авылның бик акыллы, уңган егете иде. Ул юкка-барга гына алданырга тиеш түгел! Ә тулаем алганда. «Язылмаган законнар» бүгенге көн тормышы өчен бик актуаль яңгырый. Аның исеме үк әхлак кануннарын алга куя, кешеләрне аларга карата игътибарлы булырга чакыра. Драматургның икенче бер әсәрендә авыл яшьләре алма бакчасы утырту эшенә тотыналар. Бу — яңа, матур һәм иң кешелекле яшәү символы булып аңлашыла. Ләкин аның өчен яшьләргә җирне карт, черегән тамырлардан чистартырга, җимеш бирүче яңа тамырлар утыртырга кирәк. «Тамырлар» комедиясендә шул олы идея җанлы гәүдәләнеш таба. Гапсаттар, Хәерниса — замандашларыбыз холкында бүген дә чагыла торган шәхси милекчеләр, бары тик үз ихтыяҗларын гына алга куеп яшәүчеләр. Ә яшьләр бергә-бергә эшләргә. <>ергә-бергә яшәргә омтылалар. Драматургның ике төрле бу омтылышларны образлы итеп бирүе дә бик уңышлы: яшьләр- «Бакча яз саен ак чәчәккә төренер. Без синең белән актан киенеп шушы бакчада йөрербез. Агачлар да ак Киемебез дә ак, чәчебез дә ак, бигрәк тә халык алдында йөзебез ак«.— дип хыялланалар, халык алдында йөз аклыгын иң зур максат итеп куялар. Ә картларны (аерым алганда — Хәернисаны) мүкле саз үзенә тарта, аңа яңа мунча өчен мүк кирәк.. Юк, драматург биредә мәсьәләне беркатлыландырмый. Ул «кешенең үз хуҗалыгы өчен тыры- *иуы — начар» дигән фикер әйтми. Ул: кешеләрнең ялгыз-ялгыз гына эшләргә, ялгыэ-ялгыз гына матур тормыш корырга теләүләре дөрес түгел, ди. Драматург Хәернисаларның, Гапсаттарларның үз мунчаларын өмә белән күтәрергә каршы булуларыннан келә Автор халкыбызның гомер- гомергә бергәлеккә омтылып яшәгәнлеген расларга тели. Күмәкләп эшләүнең кешегә күңел яктысы, йөз аклыгы китерүен матур итеп, сәнгатьчә итеп әйтә. «Тамырлар» комедиясенең ахырында Гапсаттар картның, үзен уратып алган яшьләргә карап: «Күбәйдегез сез, безне тәмам чолгап, бөтереп алдыгыз. Болай булгач, эшләр хәзер сезнеңчә барыр инде».— диюе дә, туры мәгънәсеннән бигрәк «бөтен тормыш» мәгънәсендә аңлашыла. Китаптагы тагын ике драма әсәре авыл тормышы, авыл кешеләре хакында. Аларда да — шул ук гади хезмәт кешеләре, бүгенге көн сулышы. Китапка тупланган күп кенә әсәрләр алдына «вакыйга Иж буе авылларының берсендә бара»,— дигән сүзләр язылган. Ә ахырда, аларның язылу урыны буларак, «Барҗы» дип куелган. Димәк, драматург бу әсәрләренә материалны әнә шул авылда яшәп һәм эшләп тапкан. Аның бик күп геройларының прототиплары шул җирдә — Иж буенда яшәгән. Соңгы елларда, якында гына ГЭС төзелү нәтиҗәсендә. Иж суы бик киңәйде, диңгез булып диярлек җәелде. Барҗы да үз урынын су иркенә биреп килә хәзер. «Андый авыл юк шул инде» диләр хәзер бу як кешеләре. Әмма әдәбиятның көче нәкъ менә шундый чакларда күренә дә икән. Авыл үзе юк. җирләрен су басып килә — ләкин аның әдәби әсәрдәге гомере дәвам итә. Алай гына да түгел: бу кешеләр, бу геройлар татар укучысының һәркайсына да якташ, авылдаш кебек — чөнки алар бөтенесе бер чор, бер тормыш, бер көрәш кешеләре. Бу әсәрләрнең прототиплары йөргән сукмаклар КамГЭС төзелү уңае белән су астында калса да, геройларны халык йөрәгенә илтүче юллар беркайчан да өзелмәячәк. Чөнки ул юл — кешеләрнең күңелләре эченнән салынган юл