АВЫЛ БЕЛӘН ШӘҺӘР АРАСЫ СОЦИОЛОГ ЯЗМАЛАРЫ
Авылга. аның социаль-экономик һәм культура мәсьәләләренә карата бездә элек-электән зур кызыксыну яшәп килә Хәер бу мөнәсәбәтнең башкача булуы мөмкин дә түгел, чөнки, мәгълүм ки, авыл экономикасы халыкның материаль хәле ниндилеген хәл итүдә төп рольләрнең берсен уйный. Авыл хуҗалыгы азык-төлек җитештерүнең һәм җиңел промышленность өчен чимал әзерләүнең төп чыганагы булып тора Шунлыктан авылга кагылышлы проблемалар да катлаулы. Партиянең XXVI съездында Л И Брежнев: « .бу мәсьәләләрне радикаль хәл итү максатыннан чыгып, махсус программа, азык-төлек программасы төзү кирәк табылды,— диде — Ул авыл хуҗалыгы продукциясен әзерләүнең сизелерлек алга китешен тәэмин итәргә тиеш». Ел саен 238—243 млн. тонна ашлык җитештерү унберенче бишьеллыкның иң мөһим бурычларыннан санала. Бу максатка ирешү өчен авыл хуҗалыгы ихтыяҗларына 190 млрд. сумга якын чыгым тоту планлаштырылды. Колхоз-совхозларда тракторлар, комбайннар, автомобильләр һәм минераль ашламалар бирү арттырылачак. Болар һәммәсе авылның экономикасын үстерү өчен эшләнә. Әмма хикмәт экономикада гына да түгел. Хәзер безнең 100 млн. чамасы кеше авылларда яши. Димәк, илнең социаль куәте дә. өлешчә, авылыбызның ниндилеге- нә, аның һәм экономик, һәм социаль үсеш дәрәҗәсенә бәйле. Уфа авиация институтының социологик лабораториясе кайбер шәһәрләрдә алып барган тикшеренүләре нәтиҗәсендә шушындый мәгълүматлар алды: Уфадә яшәүчеләрнең — 44. Стәрлетамакта—50. Чаллы кешеләренең 40 процентка якыны авылдан килгәннәр икән. Соңгы ун ел эчендә авыл хеэмәтчәниәренең техник яктан көчле коралланды- рылуы һәм хезмәт җитештерүчәнлегенең югары үсеше аркасында колхоз-совхозларда шөгыльләнүче кешеләр саны нык кимеде 1959 елгы исәпкә алу вакытында авыл кешеләренең саны барлык халыкның 52 процентын тәшкил иткән булса. 1970 елда аның — 44. ә 1981 елда 37 процентка калуы беленде. Соңгы тапкыр уздырылган исәпкә алулар арасында гына да Советлар Союзы халкы 20.7 миллионга, ягъни 8.6 процентка үскән Шәһәрдә яшәүчеләр саны исә 27,6 миллионга артты. Бу хәл шәһәр халкының табигый үсеше, авыл кешеләренең калага күчеп тора башлавы һәм кайбер авыл пунктларының шәһәрләргә әйләндерелүеннән (15,6 млн) килеп чыкты. Монда китерелгән бик күп саннар һәммәсе катлаулы социаль процесслар хакында сөйли. Элегрәк без халыкның шәһәрдә яшәргә тырышуын авылларда мәктәпләр, клублар, кибетләр җитешмәве белән аңлата идек. Хикмәт аларда гына да булмаган икән Кешеләр ул учреждениеләрнең бардыгын гына түгел, шәһәрдәгечә үк төгәллек белән эшләвен, мәктәбенең төпле белем бирүен, клубының нечкә зәвыкларны канәгатьләндерерлек чаралар үткәреп торуын да телиләр. Кибетләрдә яхшы товарлар булсын, кешеләргә, шулай ук яхшы сыйфатлы көнкүреш хезмәте күрсәтелсен! Бу кадәресе. әлбәттә, авылдагы җитәкчеләр алдына зур бурычлар куя. алар кешеләр ихтыяҗын күңелләренә якын кабул итәләрме авыл >.элкының һәр теләген тормышка ашырырга тырышалармы, әллә салкын битарафлык саклыйлармы! Хәзер шәһәрдә генә түгел, авыл җирләрендә дә кешеләрнең буш вакыты артканнан- арта. Димәк, ял итү урыннары — культура сарайлары, китапханәләр, стадионнар, кинотеатрлар да күбрәк кирәк була бара Шунсыз бүгенге заман кешесенең һәрьяклап үсүе, камилләшүе мөмкин түгел. Безнең авыллар күзгә күренеп һөм тиз үзгәрәләр. Аларның шулай алга китүе тарих өчеи дә яңалык Шунысы аеруча мөһим экономиканың һәм социаль якның үсү процесслары берберсе белән тыгыз элемтәдә тора. Әйтик, әгәр хәзерлекле белгечләр белән тәэмин ителмәгән булса, колхоз яки совхоз паркын күпсанлы машиналар белән тутырудан гына бер тиенлек файда да алып булмаячак Авылның алга барышы идаоә итүе ифрат кыен булган, катлаулы социаль процессларга өзлексез игътибарлылык таләп итә. Монда гаять күп төрле якларны истә тотып эшләргә туры килә Авыл кайдз урнашкан: тиз генә күченеп нитәргә уңайлы булган, зур калаларга якын җирдәме яки эчкәре, тып-тын аулак почмактамы ул! Я Совет алеете елларында безнең илдә меңләгән яңа шәһәрләр барлыкка килде Ерак Запорожьены яки Себердәге кайбер пунктларны санамаганда, аларның нң зур күпчелеге моң- очы тын гына яшәп яткан авыллар яки кечкен» шәһәрләр янында үсеп чыга да яшәешкә ер-яңа сулыш ерә. Күп очракта яңа тезелешләр тәэсире ес- тенлек ала һәм хәлиткеч булып кала Мисалга Чаллыны алыйк. 1959 елда анда 16,2 мең кеше яшәгән. 1970 елда— 39.9 мең, хәзер исә 350 мең дип исәпләнә Үсешнең теп терәге — елына 150 мең ф зур йәк машинасы эшләп чыгара торган Кама автомобиль комплексы. Бу тезелеш Татарстанның теньяк-көнчыгыш элешендә Чаллы. Түбән Кама. Зәй. Яңа Зәй, Алабуга - Минэәлә кебек шәһәрләрне эченә алган зур бер территориаль-производстао ком- < плексын барлыкка китерде Хәзер Чаллының үзендә хезмәт итүче һәр дүрт кешенең < әчесе урта, махсус урта яки югары белемлеләр Бәтен намазчыларның белем дәрәҗә- д. се. уртача чыгарганда —11,3 еллык. Программалы идарә итүгә кәйләнгән меңнәрчә ? станоклары, роботлары һем 250 автомат линиясе булган предприятиегә шундый эш- О челәр кирәк тә иде. Каян җыелганнар соң алар? Беренче булып монда авыллардан Э һем шәһәрләрдән кулында комсомол путевкасы булган яшьләр килде X Чаллыга ераклардан да. калага якын гына авыллардан да килделәр. Чаллы рай- JS онында (хәзерге Тукай районы) шәһәргә китүчеләр саны аеруча артты Йомылып, тын jg гына яшәп яткан авыл тормышы белән чагыштырганда яңа шәһәрдәге шартлар күп мәртәбә естенрәк иде. Чаллыда исә эш кәчләренә мохтаҗлык үскәннән-үсә барды. 3 Райондагы бу процесс әле дә. ил күләмендә исәпләнгән тизлек белән чагыштырганда a күл мәртәбәләр кызурак бара Тагын бер мәсьәләне ачыклыйк: авылдан кемнәр китә? 9 3 проценты — механи- ф заторлар (алар, ил күләмендә алганда, авыл кешеләренең 3,3 процентын тәшкил _ ите); 3,6 проценты — терлекчеләр (ил күләмендә — 4,6 процент); 2,5 проценты— ® авыл хуҗалыгы белгечләре (ил күләмендә — 0.6 процент). Бу саннардан күренгәнче. - Чаллы яны авылларыннан иң кирәкле кадрлар — механизаторлар һәм белгечләр . ките. КамАЗ тезелеше башлангач. Чаллы тирәсендәге авыллардан иң яшь. укымышлы ж кешеләр шәһәрге күчте. ь Миңа Тукай районының авыл хуҗалыгы идарәсе начальнигы Фаяз Мәҗәһитоя 5 белән сейләшергә туры килде — Авыллардагы кадрларны ничак сакларга уйлыйсыз? — Шәһәрнекеннән һич тә ким булмаган культура-кәнкүреш шартлары тудыра- а. чакбыз, әйбәт ейләр салачакбыз,— диде ул.— Яшьләрне КамАЗдагы техника кызыктыра. Димәк, колхозсовхозлардагы хезмәтне дә механикалаштырырга, автоматлаштырырга кирәк булачак... Сер түгел: КамАЗ янындагы авылларның ихтыяҗына да зур игьтибар бирелде Аларны уңайландыруда бетен ил катнашты Тугызынчы бишьеллыкта гына да бу эшләргә Чаллы районының авыл хуҗалыгына моңарчы булган барлык бишьеллыкларда тотылган кадәр чыгым бүленә Чаллы янындагы колхоз-совхозлар үзләренең эшләрен КамАЗ таләлләрена җайлаштыралар: алар хәзер ерактан китереп йертүе кыен булган, зур күләмле яки тиз боэылучан продуктлар әзерләүгә йез тоталар. Халык депутатларының Тукай районы Советы Башкарма Комитетының план комиссиясе председателе Әнисә Зиннатуллина бу хакта безгә ачыктан-ачык әйтте — КамАЗ хәзер безнең алга үз таләпләрен куеп кына тора,— диде — Хәзәр бәтен район КамАЗ теләкләрен үти. шуңа җайлаша Башкача мемкин дә түгел иде. чәнки тиз арада үсеп чыккан зур шәһәргә авыл хуҗалыгы продукциясе бик күп кулемдә кирәк була башлады Шуңа бәйлә рәвештә авылның экономикасы тамырдан үзгәрергә мәҗбүр Чаллыдагы тезелешлер Тукай районы авыл хуҗалыгына китергән яңалыклар менә нинди: басулар мәйданы 82327 гектардан 70757 гектарга калды Шул исәптән бер- геклеләр чәчүгә, бәрәңге һәм яшелчәләргә кирәклесе до кимеде КамАЗ тезелеше киң колач белән барган тугызынчы бишьеллыкта районда бертоклепэрдан уңыш алу киметелә тештә Чәнки монда яшелчә, сет. ит кебек якын-тирәдән китерелүе отышлырак, тиз арада бозылу ихтималы булган продуктларны күлләп җитештерү таләп ителде. Районның авыл хуҗалыгы структурасы үзгәртелде, хуҗалыклар арасында специальләшү башланды. Хәзер райондагы хуҗалыкларда хезмәт бүлешү түбәндәге юнелештәрәк «Челнинская» совхозы мәге эле эре терлекләр симертә. ■Татарстан» совхозы дуңгызчылык һем бертеилелерден уңыш җыю белен шегыль- ләнә. «Ворошиловский» совхозы яшелчә үстере һәм нәселле бозаулар үрчетә. «Иль- бухтинский» совхозы яшелчә, бәрәңге һем сет җитештерә Хуҗалыкларның кайбер тармаклар буенча эре берләшмәләргә туплануы да торган саен киңрәк колач ала Мәсәлән, терлекләрнең нәселен яхшырту эчен Калинин исемендәге. Чкалов исемендәге. М Җәлил исемендәге һәм «Коммунизм» колхозлары «Ворошиловский». «Гигант», «Ильбухтинский», «Татарстан», «Чулпан» совхозлары бергә берләште Неселпе бозаулар үрчетү, мегеэле эре терлекләр үстерү һәм электр энергиясеннән файдалану буенча да шундый ук эре берләшмәләр барлыкка килде Районда елына 56 мең центнер ит җитештерә торган дуңгызчылык комплексы. 100 млн йомырка бирүче кошчылык фабрикасы. 30 гектарлы теплица һәм елына 10 млн. бройлер үстерүче фабрика салынды Шәһәр таләпләренә җавап бирергә тырышу йәзеннән Тукай районының чачу мәйданнары структурасына да. терлекчелеккә дә мөһим үзгәрешләр кертелә. 1975 елда 22596 тонна сет җитештерелсә, 1980 елдагы сет 30090 тонна булды ит 4819 тоннадан (1975 ел) 14030 тоннага җиткерелде. Мондый алга китешкә нигездә терлекләрнең баш санын арттыру һәм аларның продуктлылыгын яхшырту аркасында ирешелде. Бу юнәлештә тагын да зуррак күрсәткечләр булсын дигәндә, терлекләрнең һәм кош-кортның нәселен яхшыртырга, чәчүлекләрне киңәйтергә, ашлама кертергә сугарулы басуларны арттырырга, зш процессын механикалаштырырга, хезмәт җитештерүчәнлеген күтәрергә кирәк. Тугызынчы һәм унынчы бишьеллыклар дәвамында колхоз-совхозларның мате- риаль-техник җегәре шактый ныгыды. Аларның энергия куәтләре ун ел эчендә ике тапкырдан күбрәккә артты. Бу хәл һәм кырчылыктагы, һәм терлекчелектәге күп кенә эшләрне механикалаштырырга, хезмәт җитештерүчәнлеген күтәрергә мөмкинлек бирде Авыл кешеләренең шәһәргә китүе өзлексез ешаеп торганда, хуҗалыкны шунсыз җайга салып та булмый. Тукай районында бу чара шактый уңышлы хәл ителә килде. Колхоз-совхоз хеэмәтчәннәренең саны кимү белән бергә, аларның сыйфат ягы да үзгәрә: укымышлылары китеп бара, һөнәрсезләр, аз белемлеләр кала бирә Андый кешеләргә катлаулы техниканы ышанып тапшырып булмый, нәтиҗәдә хезмәт җитештерүчәнлеге түбәнәя. Каршылыклар, шул рәвешчә, үэеннән-үзе туып кына тора. Аны тормыш ихтыяҗлары яңа шәһәр шартлары үзләре үк китереп чыгаралар. КамАЗга авыл кешеләренең эшкә килүе дә кирәк, шәһәр зурайган саен, колхозлар җитештергән продукциянең күләмен арттыру да сорала. Шәһәр яны авылларындагы хуҗалыкларның экономика структурасы үзгәрү һәм техника белән баетылуы монда яшәүчеләрнең һөнәрләренә, башкарган эшләренең эшчәнлегенә дә яңалык кертә. Тугызынчы һәм унынчы бишьеллыклар дәвамында Тукай районы авылларындагы хезмәтчәннәр арасында эше тулысынча яки өлешчә механикалаштырылган кешеләр саны ике мәртәбә артты. Химик-лаборант, сөт җитештерү блогы мастеры сугару механизаторы, электромеханик, су сиптерүче кебек өр-яңа һөнәр ияләре барлыкка килде. Авылларның үзәк фигурасыннан саналучы механизаторлар кулына К-700 кебек яңа төр машиналар тапшырылгач, аларның белем дәрәҗәсен күтәрү зарурлыгы туды. Шушы еллар эчендә Тукай районында 752 кеше— сыерларны машина белән савучы, 208 кеше — җылылык системасында эшләүче оператор. 9 кеше төрле механик җайланмаларны көйләүче мастер-оператор. 31 кеше — герлек фермаларындагы механизмнарны төзәтүче слесарь. 30 кеше электромонтер һөнәренә өйрәтелгән. Шуңа карамастан, бу мәсьәлә әле ахырынача хәл ителмәгән Кешеләрнең авыллардан шәһәргә китүе бер караганда, хуҗалыкларны кыен хәлгә куйса, икенче яктан, бу процесс колхоэ-совхозларның техникага йөз белән борылуына, алга китүенә сәбәп була. Тукай районындагы колхоз-совхоэлар Чаллыдагы промышленность предприятиеләре белән тыгыз элемтәгә керделәр 1970—1980 елларда Чаллыдагы шеф-предприятиеләр район хуҗалыкларына 16 млн сумлык хезмәт күрсәткән: терлек абзарлары, орлык, яшелчә, бәрәңге саклау биналары, автотрактор парклары һәм гаражлар, культура һәм көнкүреш объектлары салынган, кайбер хуҗалыкларның электрлаштыруга булган мохтаҗлыгы канәгатьләндерелгән «Камгэсэнергострой» берләшмәсендә авылдагы төзелеш эшләре өчен җавап бирүче махсус «Сельстрой» идарәсе булдырыла. Чаллыдагы биниһая зур тезелешләр Тукай районы авылларында Советлар Союзының һәр авылында өзлексез дәвам итүче гадәти процессны бик нык тизләтте һәм күрсәткечләрне гомумсоюз дәрәҗәсеннән югарыракка күтәрде Монда шулай ук безнең авылларга хас булмаган кайбер каршылыклар да кискенләште Чаллы шәһәре һәм Тукай районындагы авыллар мөнәсәбәтен өйрәнүдән чыгып, түбәндәге конкрет нәтиҗәләрне әйтергә була: күршесендә зур промышленность комплексы һәм яңа шәһәр салыну авылларның тиз һәм ышанычлы үсешенә китерә Авыл белән шәһәр аерымлыклары сизелерлек кими — алар бер-берсенә якынаялар. Әмма бу мәсьәләнең кайбер кимчелекле яклары да бар Андый хәлләр булмасын өчен, КамАЗны һәм Чаллы шәһәрен төзү проектында ук якын тирәдәге авылларны үзгәртеп кору шартлары да каралырга тиеш булган КамАЗ тәҗрибәсе безгә киң колач белән үсүче районнарда социаль проектлау булдырылырга кирәклеген ачык раслады. Бу очракта район үзәгенең яңа бурычларын да онытырга ярамый. Кибетләр. культура, сәламәтлек саклау учреждениеләре тирә-юньдәге авылларның ихтыяҗын да канәгатьләндерерлек булсын. Шәһәргә якын авылларны комплекслы рәвештә социаль проектлау, беренчедән, хезмәтнең тамырдан үзгәрүен; колхоз-совхоз фермаларының комплекслар белән алмаштырылуын, хуҗалыкара кооперацияләр, специальләшүләр җирлегендә кайбер эшләрнең уртаклануын күздә тбтарга тиеш. Икенчедән, шәһәр тирәсендә яшәү шартлары нәкъ яңа калалардагы кебек үк булган зур поселокларның барлыкка килүен дә искә алырга кирәк. Өченчедән, шәһәргә китүне өнәмичә, авылда калган өлкән яшьтәгеләрне үзләренә муафынкъ эш белән тәэмин итүне кайгыртырга кирәк булачак. Дүртенчедәй, яңа зур шәһәр салганда, якындагы авылларның мәнфәгатен да иска алырга. Билгеле булганча, яңа шәһәрләр янындагы авылларны үзгәртеп кору бик зур чыгымнарга бәйләнгән. Андый акчаны кайдан алырга? Безнең карашыбызча, бу чыгымнар яңа шәһәр сала башлаган министрлыклардан алынырга тиеш, чөнки авылларның үзгәреше төзелешкә бәйле рәвештә килеп чыга бит. Шунлыктан яңа шәһәрләргә проект төзегәндә үк авылларның тамырдан үзгәрешенә кирәкле чыгым сметага кертелергә тиеш. Тагын шунысы да бар авылларны теп тезелешкә тотынганчы ук үзгәртә башлау хәерле, чөнки авыл кешеләре шәһәргә китә башлагач, кечкенә фермаларны зур комплексларга әйләндерү кыенга килә Яңа шәһәрләр үз тирәләрендәге колхоз-совхозлариың продуктларны мөмкин кадәр күбрәк җитештерүен тели, алар моңа мохтаҗ. Шулай икән, димәк авыллар 'урында кайгыртучанлык тә тулысы белән шәһәр салучылар җаааплылыгына тапшырылырга тиеш. Үз янында хәзерге заманча корылган авыллары булган шәһәр генә бүгенге тормышка тиң рәвештә яши һәм хезмәт итә ала.