ҖӘЙНЕҢ КЫЛ УРТАСЫНДА
Алар Айсылу белә» көтмәгәндә күргәзмә залында очраштылар Аны күргәч, Рөстәм хәтта югалып та калды, күпмедер вакыт читтән генә карап торды ла, бераз тынычлангач, янына килде. Айсылу иптәш кызы белән иде. Рөстәм белән Айсылу кайчандыр курсташ иделәр. Өченче курска күчкәч, кызны унлап, ел ярым инде эчтән янып йөргән егет, ниһаять, аның кылларын чиртеп карарга булды Әмма берни дә барып чыкмады. Егет сүз кузгаткан саен, тегесе гел шаяр- ды-көлде, уенга борды, тирәнгә кереп сөйләшергә теләмәде. Шулап итеп ике-өч очрашу белән, арала ры өзелде. Әллә аңламады кыз. әллә юри аңламамышка салышты — анысын ходай белсен Кыскасы — бу талпынудан егет күңелендә ниндидер салкын юшкын утырып калды, һәм ул, дөньясына кул селтәп, үзенә бикләнеп, үҗәтләнеп, бар көчен, игътибарын укуга бирде. Аны тиз күреп алдылар, аспирантурага калырга тәкъдим иттеләр Ул риза булды. Ә Айсылу дүртенче курста ук кияүгә чыкты, кулына диплом алгач та ире белән каядыр еракка. Себер якларына китеп барды. Вакыты җиткәч, Рөстәм дә өйләнде. Әмма барыбер Айсылуны искә төшергәли иде Шулай яшәп ятканда, инде тынычлана төшкән, күп нәрсә белән килешкән күңелен кузгатып, менә кабат Айсылу пәй- да булды. Күргәзмә залыннан алар бергәләп чыктылар. Ничә ел инде күздән югалып торган Айсылу белән бер сөйләшеп утырмыйча аерылышасы килмәде Рөстәмнең, һәм ул аларны кафега чакырды. Рөстәм шампанскины пышылдатып кына ачты да бокалларга тутырды. — Әйдәгез, кызлар, очрашу хөрмәтенә.— дип. күбекләнеп торган бокалын күтәрде, чәкештерер өчен башта янәшәсендәге Айсылуга, аннан каршыда утырган Луизага сузылды. Бокаллар чыңлады, беренче йотым телләрне куыргандай итте, салкынча рәхәтлек тамакны иркәләде. Луиза дигәне урта буйлы, озынчарак йөзле, дулкынланып иңенә төшкән саргылт чәчле егерме сигез тирәләрендәге кыз нде. Кайвакыт ул сөрмәләнгән озын керфекләрен күтәреп сиңа күз сирпеп ала, шунда И зәңгәрсу томанда өртелгән моңсу күзләре күренеп китә Хәрәкәтләрендә, үзен тотышында назлылык, йомшаклык сизелә. Ул нигәдер уйчан иде Залның гөмбәзләнеп күтәрелгән түшәменнән тын гына музыка агыла. Поль Мориа оркестры уйный. Яшерелгән динамиклардан ише- телгән көй сине бишеккә салып тирбәтә, тынычландыра, иңеңә баса * башлаган еллардан арындыра, сине үзеңә кайтара. Һәм тыңлаган 2 саен яшәрә, яшәрә генә барасың... Менә син элекке кебек жииел-жи- = тез, бәхетле һәм әле берни дә югалтырга өлгермәгәнсең... Рөстәм терсәгенә таянып утырган .Айсылуга ара-тирә күз салгалап ? ала, эчемлекнең тәнгә тарала барган тәэсире гөмбәздән агылган му- > - ■ зыка белән кушыла, зәңгәрсу пәрдәләр аша кафе эченә кояш нурлары 5 сирпелә, онытыла барган хисләрне уята Айсылу хәзер ялгыз икән — * иреннән аерылып, менә ярты ел инде биредә, әнисе янында яши I ’...Менә галәм чиксезлегендә куллар табыша «Ул хисләр миндә lia- ман яши микәнни?— дип уйлый Рөстәм, үз-үзенә гаҗәпләнеп һәм Айсылуның кулын кыса Ничә ел үтте югыйсә...» Айсылу аңа борыла, ул үзгәргән дә, үзгәрмәгән дә кебек Тик күз әйләнәсенә берничә ♦ җыерчык кына кунган, күзләрендә упкын карасы Упкын сине тарта. - башларны әйләндерә. Шул вакыт баядан бирле ниндидер уйларга бирелеп утырган * Луиза кинәт сулкылдый башлый Алар икесе дә кызга борылалар Лун- 3 за, башын ия төшеп, кулъяулыгын эзли, сөрмәле керфекләреннән бе- - рэМ'берэм күз яшьләрен ала Ә үзе аларга карамыйча гына — Зинһар, игътибар итмәгез, хәзер үтәр, дип, гафу үтенә, көлем ч серәргә тырыша Көлемсерәү зәгыйфь чыга Ә күз яшьләре аны тын - ламыйлар - Тагын Равилне исенә гөшерде, дип пышылдый Айсылу — Кайсы Равилне? Айсылу аңа дустының фамилиясен атый — Ни булды? Пигә жылый ул? - Яратканга, - ди Айсылу, Луизадан күзләрен алмыйча. е: — Ә Равил? — Ә ул, минемчә, болай гына йөри, кызганып кына. Бу Рөстәм өчен яңалык иде.— Луиза аның аспиранты, дип өсти Хнсылу һәм үзен кулга алырга өлгергән Луизага өстәл аша елмая бирешмә, молодец, янәсе. Рөстәм аны кызганып куя, ә эченнән «Ничек яхшы аңлыйм мин сине, кызый»,—дип уйлый Аның кызга ярдәм итәсе килә Тагын күпмедер утыргач, алар урамга чыгалар, акрын гына трам най тукталышына таба китәләр Көн әле кичкә авыша гына башлаган, шәһәрнең бу өлешеннән күренеп торган Идел өстендә су тәңкәләре җемелди, ара-тирә көймәләр күзгә чалына Чатка җитеп сөйләшеп торганда. Луиза аларны, ире белән көнь якка ял итәргә китеп барган иптәш кызының квартирына кереп, чәй ләп утырырга чакыра Рөстәм бу тәкъдимне шундук кабул да итә һәм Айсылуга карый. Ул да риза була. — Алайса, киттек, - ди Луиза, ялгыз калмавына сөенеп. — Мин хәзер киләм, ди’Рөстәм һәм Йорт почмагына сыенган телефон автоматка таба атлый. II Равил лә килде. Алар бер сәгатькә якын инде бүген үзләре карап чыккай Пелам Каратаев күргәзмәсе турында гәпләшә гәпләшә чәй эчәләр иде. Бәхеткә каршы. Равил дә күргәзмәдә булган һәм. рәссам ны якыннан белгән кеше буларак, ара-тирә фикерләр «ыргыткалапэ хтыра Айсылу үзе катнашмый гына бәхәсне тыңлый, дикъкать белән рәссамның күргәзмәдә кулга төшергән каталогын актара — Шул шул менә, егет еллан-ел үзенә бикләнә, камерныйлана бара,—диде Ранил Суз рәссамның соигы елларда пейзаж һәм натюрморт белән мавыгуы хакында иде Әлбәттә, сәнгать тирәсендә чуалган хатын-кызлар моны, тырыша тырыша, лиризм, тирәнәю, рәссамның эзләнүләре, дип исбатларга тырышалар Ә минемчә, бу барыбер офыкларның тараюы, камерность Ул суынган чәен эчеп куйды да кул аркасы белән кара сакалына тоташып үскән мь)егын сөртеп алды. — Бәлки кеше чыннан да эзләнәдер.— дип каршы төште Рөстәм,- Хәтерендәме, ул ничек башлады? — Әлбәттә. —диде Равил, башын кагып.—Ул чакта егеттә көч, масштаб һәм шул ук вакытта заманны, кешене тою бар иде — Ул. үрелеп. Айсылуның кулыннан кат.алогны алды да рәссамның эшчеләр тормышына багышланган баштагы эшләрен ачып-ачып күрсәтте. Аннан каталогны Айсылуга кире бирде,— Нинди ихлас иде ул Кайберәүләр борын җыерып йөргән хезмәт темасында да әйтер сүзен тапты, ихлас булып кала белде. һәм шуның белән алдырды да. дин куйды Луиза һәм тантаналы карашын Равилгә төбәде. Равил бер мизгелгә апа тукталды, беленер-беленмәс кенә елмайды да: — Әйе. шуның белән алдырды. - дин. кызыйның сүзен җөпләде,— әмма беренче чиратта, әлбәттә, үзенең кабатланмас стиле, җитлеккән фикере, кыюлыгы, осталыгы белән алдырды. — Ул чакта рәссам боларны үзе дә аклап бетерми иде шикелле,— диде Рөстәм уйчан тавыш белән. Ул бал кашыгы белән чәен болгатып алды — Рәссамның әйтәсе килгән сүзе белән заман таләпләренең туры килүе иде ахрысы бу Бик мөмкин. Миңем бу хакта уйлаган юк иде әле. диде Равил — Минем колакка кайдадыр эләгеп калды теге картинасын Ленинград сатып алгач, ай буе ышанмыйча йөргән, имеш,- диде Луиза. — Күрәсеңме, минеке дөрескә чыга шикелле,— дип куйды Рөстәм. — Күргәзмәне караганнан соң миңа, мәсәлән, әйберләрне сайлаганда Исламга таләпчәнлек җитеп бетмәгән кебек тоелды Әйберләр чынлап та күп. ләкин арада ашык-пошык эшләнгәннәре дә очрый Син моны ничек аңлатыр идең?—дип сорады Айсылу Равилдән. — Төп сәбәп, минемчә, картиналарның остаханәдә җыелып ятуында. Рәссамның бит алариы сатасы килә Ә кешегә күрсәтмичә ничек сатасың Менә шуңа күрә дә яхшысын да. начарын да дигәндәй, күргәзмәгә куйган Кемнең күңеленә ниидие хуш килә бит.- диде ул. сүзен тәмамлагандай итеп Тынлык Урнашты Краннан тамган су тавышы ишетелде. — Сез монда аның баштагы эшләрен мактан утырдыгыз. Айсылу ачык килеш алдында яткан каталогка җиңел генә чиртеп алды —Ә хәзер, регез әйтмешли, ул таррак, камерныйрак планда эшли икән. Сәбәбе нәрсәдә соп> Сорау, атап бирелм ic > дә. моңарчы күбрәк башкаларны тыңлап утырган Рөстәмнең үз фикерен әйтәсе килде Күргәзмә залында ул инде бу хакта уйлашан иде. — Нәрсәдә дип аның сәбәпләре күптер инде. Шулай да хикмәт, минемчә, рәссамның бик тиз күтәрелүендә Чыннан да. ул бик тиз калкын чыкты, актив эшләде, күр'им.» саен яңадап-яңа эшләре күренеп торды, һәм алар гел нинди д.» бу ң а яңалык алын киләләр иде. Әмма бу ашкыну ниндидер бер этапта әиы туйдырды шикелле, аның туктап уйланасы. \ » асылына Кайтасы, к^целенең нечкәрәк кылларын тартып карыйсы килгәндер, күрәсең. Иҗатында күбәеп киткән туган як табигате, авыллар, лирика нәкъ менә шул хакта сөйли кебек — Ә минемчә, ул үзенә хас сыйфатларны елдан-ел югалта бара.— диде Равил, урыныннан калкынып — Киресенчә, елдан-ел ачыла гына бара.— Рөстәм кулы оелән һа наны ярып төшерде Синеңчә, ул гомере буе бер юнәлештә эшләргә ♦ тиеш, шулаймы?. һәм кечкенә генә паузадан сон дәвам итте — < Дустым!.. Ул бит эзләнүчэн кеше, төрле алымда, төрле техникада үзен 5 сынап карый һәм дөрес эшли дә. Менә күрерсең, бу эзләнүләре белән - ул киләчәктә башка яктан ачылып китәчәк Шуны онытма сәләтле Z кеше гел үзгәреп т »ра бервакызта ла ү з-үзеи кабат замын Кабат зый 7 башлады исә — художникны бетте дип исәплә (киң мәгънәдә әйтәм) - Ислам Каратаев — сәләтле егет. Ә сәләтле кеше, нәрсәгә генә тотынса i да. сәләтле инде ул - — Белмим, белмим, диде Равил. Рөстәмнең һөҗүмгә күчүеннән = бераз аптырап калып,- Киләчәк күрсәтер тагын — Вот именно! — дип кычкырды Луиза һәм урыныннан сикереп * торды Җитәр бәхәсләшергә, әйдәгез, танцевать итәбез * III 1 Равил белән Луиза Глория Гейиорпың күкрәктән чыккан назлы = тавышына бер ике әйләнделәр дә, Рөст >м белән Айсылуны ялгыз кал Z дырып, күрше бүлмәгә чыктылар, аннан балкон ншегг шапылдады. < Луизапын онытылып көлүе ишетелде Көйләрнең кайберсе танец өчен £ артык җитез, кызу ритмда булганлыктан, аяк өсте генә тынлап, бүл- £ мәне күзәттеләр Мондагы җиһазларның бер як стенаны каплаган стенкадан башкасы барысы да борынгы, затлыдан иде Идәнне зур кызыл келәм каплаган. Жяз тоткалы, кара агачтан уеп-сырлап эшләнгән биек ишекләр, шүр лейләрдә Майсен фарфоры, ялтыратылган кызгылт Беттер керамикасы, патын рамнар эчендә ике-өч картина, үткән гасырдан калган затлы урындыклар, күпертмә бизәкле түшәм уртасында матурлыгы белән бү тән әйберләрдән калышмаслык зур люстра эленеп тора Луизаның аң .татуына караганда, бу квартирада карт юрист яшәгән Ул моннан өч ел элек үлеп киткән, квартирада аның бердәнбер кызы Луизаның НПтәш кызы - утырып талган Ә бай кызларга. Луиза әйтмешли, кияү 1113 табыла. Рөстәм кабаг Айсылуның кулын учына алды, икенчесен аның биленә салды да кара күзләренә караган килеш музыка азышына бирелде Икесен дә җиңе 1чә дулкынлану биләп алды Рөстәм аны сак кына үзенә кысты, ул каршылык күрсәтмәде, читкә дә борылмады 11р баш та анып кашларына кагылып узды, аннан иреннәреннән үпте һәм күк рәгендә дөрләгән ялкынга буйсынды Рөстәмнең карашы аны иркәләде - Алай карама, зинһар, диде Айсылу Җавап урынына Рөстәм елмайды гына - Нишлим сон. карамыйча булдыра алмыйм - Ә син ихтыярыңны жик 1 ' — Әйтүе җиңел Ул кабат елмайды, хатынның биленнән ныграк кысты Син миңа һәрвакыт ошый идең - Ошый идем? днде Айсылу, белмәгәнгә салышын Без күн очрашмадык ич. - Очрашмадык шул - Яшь чаклар. җүләр чаклар, диде хатын, шаяруга борырга теләп, Бераз Дәшми торгач, шулай да әйтте Ул чакта бөтенләй башкача иде Хәзер мин дә нәрсәнедер аңладым шикелле - Әйе. тормыш аңлата Мин т» күн нәрсәне акладым. »мма — Нәрсә «әмма»?— диде хатын, шул «әмма* артында ниндидер мөһим нәрсә ятканын сизеп. — ...үзгәрә генә алмадым ахрысы Айсылуның, кара күзләре аңа төбәлделәр, алар торган саен җылына. дымлана баралар иде. Шулай күпмедер күзләрен тутырып карап торгач, ул кинәт Рөстәмнең күкрәгенә капланды. Шул вакыт хатынның ялгызлыкта зарыккан йөрәге уянып китте, канатларын җәеп очарга талпынды. — Белсәң иде. белсәң иде кешегә бәхет ничек аз бирелгәнен.- Аның иңнәре тетрәнеп алды. — Мин арыдым, шулкадәр арыдым... Рәхмәт сиңа. Бу минутта Айсылу үзенең бик тә кадерле, бик тә кыйммәтле нәрсәгә юлыгуын аңлады. Ул нәрсә — Рөстәмнең еллар буе сакланган тугры хисләре иде. Әлеге хисләрне бер генә дә югалтасы, ялгыш кына чайпалдырып, түгеп җибәрәсе килми иде аның. Әмма беренче дулкын үтеп, исенә килгәч, сорады: — Синең кеМ, малаймы? — Малай,— диде Рөстәм. — Ә минеке — кыз. Рөстәмнең аңы кабат чәчләреннән сыйпап иркЪлисе, йомшак иреннәрен татыйсы килде. Әмма Айсылу үзен тиз кулга алды, акын иреннәрен кулы белән каплады. — Кирәкми. Әйдә, тегеләр янына.— диде Айсылу. Бер кулына суыткычта торган сыра шешәләре, икенчесенә юка стаканнар тотып. Рөстәм балконга чыкканда анда ип турындадыр кы- зып-кызып сөйләшәләр иде. - Бер акыл иясе әйткән: бәхетле буласың килсә, була күр. дигән Тагын ни кирәк?— диде Равил. Бу бит җавап түгел, җаваптан качу гына.— диде Луиза — Дөрес. - дип сүзгә кушылды Рөстәм һәм Равилгә стаканнарны сузды. Тегесе аларны балкон култыксасына тезде дә сыра агыза башлады. - Барысын да анализлаучы кеше гомумән бәхетле була ала микән ул? Декарт әйткән бит: мин уйлыйм, ди.мәк. мин көн итәм, дигән. Игътибар ит: яшим түгел, көн итәм. Икенче төрле итеп әйтсәк: анализым белән үз бәхетемне җимерим.— диде Равил. Күп вакыт кеше үзенең бәхетле икәнен аңламый. Барысы да соңыннан, вакыт үткәч ачыклана,— диде Рөстәм. — Юк һәм тагып бер тапкыр юк.—дип каршы төште Луиза, ул сыралы стаканын култыксага куйды — Кеше, минемчә, һәрвакыт мин бу минутта бәхетле яки бәхетсез дип әйтә ала. — Бөтен нәрсә чагыштырганда беленә,—диде Равил, фәлсәфи урталыкны сайлап. — Ә кемдер әйткән: бәхет кешенең үз кулында. Ә кемнеңдер түгел. Ул вакытта соңгысына нишләргә? Язмышка үпкәләп яшәргәме? Рөстәм: Үзең булып калырга. Бердәнбер юл. Луиза: Ягъни эчке гармониягә оМтылырга. Шулаймы? Равил: Эчке гармония ул әле бәхет түгел. Кайбер очракларда бәхетне алыштыра алса да... Айсылу: .Ә минемчә, бәхет ул стихия кебек, булса була, булмаса булмый гына. Аны берни,'Дә алыштыра алмый. Рөстәм: Ә син фаталистка икәнсең? Айсылу аңа карап елмаеп куйды. — .) кем миңа әйтә ала нәрсә ул бәхет? диде Чуиза һәм бал- кондагыларга күз йөртеп чыкты. Тынлык урнашты, һәркем үзенекен уйлый иде. Рөстәм исә бәхетне» менә кул сузымында гына басып торуын, ара тирә ана күз снрпеп алгалавын күрә, хәтта башкаларга сизелмәгән җылысын да тоя иде Ә Луиза, итәккә ябышкан тигәнәк кебек, үзенекен итте — Ник дәшмисез?—диде ул, бер селтәнүдә барысын да әйләндереп салгандай.— Ә бәхәсләшкән буласыз. Әйдәгез, лучше чәй эчик. Алар кире урамга чыкканда, кояш инде Иделнен каршы ягындагы тау встендә иде: менә-менә төшеп югалырга тора Җәяүләп кенә Коль цога төштеләр, аннан, юллар чатында тукталып, бераз сөйләшеп тордылар, гүя бүтән кануннар һәм хисләр хөкем сөргән дөньяга әйләнеп кайтасылары килми иде Беренче булып Айсылу кузгалды. Трамвайга утырыр алдыннан ул шәфәкъ алсулыгы йөгергән күккә күз салды да. ннндндер уйларына елмайгандай — Беләсезме, бүген бит җәйнен кыл уртасы,— дип куйды «Гомернең гомернең » дип уйлады Рөстәм һәм ул утырып киткән трамвайны карашы белән озатып калды. Аның күнегелгән, җайга салынган тормышында бүген нәрсәдер үзгәрде кебек Тик бу минутта ул үзен ниләр көткәнен дә. ниләр була сын да. күңелендә кузгалган хисләр йомгагын киләчәктә ничек аралап чыгасын да — берсен дә, берсен дә ачык кына белми иде Күз бәйләнә башлаган иде инде — урамнарда бер-бер артлы утлар кабынды