Логотип Казан Утлары
Публицистика

ЯҢА ӘДӘБИЯТ БИШЕГЕ ЯНЫНДА

Беек Октябрь социалистик революциясе яңа мәдәниятнең үсүенә киң юл ачу белән беррәттәи, совет әдәбият белеме һәм сәнгать фәне алдана күп кенә принципиаль яңа мәсьәләләрне дә куйды. Марксистик-ленинчыл тәгълиматтан чыгып бу фәннәрнең теоретик һәм тарихи проблемаларын өйрәиү- ие гагын да тирәнәйтү, аларны яңа позицияләрдән торып куэаллау һәм социалистик революциядән соң туган башка бик күп мәсьәләләрне чишәргә кирәк иде Иң беренче планда әдәбият белеме һәм сәнгать фәнен социалистик тезелеш белән бәйләүче эчке закончалыкларны билгеләү, социалистик сәнгатькә генә хас үзенчәлекләрне ачыклау кебек проблемалар торды Совет властеның беренче елларында иҗат итүче әдәбият галимнәрен, тәнкыйтьчеләрне, философларны, шул исәптән Г Ибраһимовны да, социалистик революция тудырган бу мәсьәләләрне 20 нче еллар башында ук. тиз арада чишә алмауда гаеп ләү дәрес булмас иде Чөнки бу проблемалар зур тарихи әһәмияткә ия булу белән борга гаять катлаулы да иделәр Шуңа күрә дә революциядән соңгы беренче ел ларда фәннең бу өлкәләре формалашу, аякка басу чорын кичерделәр Галимнәр әдәбият белеме һәм сәнгать фәненең аерым мәсьәләләренә җавап эзләп кенә калмадылар. ә аларнЫң методологик һәм теоретик нигезләрем ачыклауга да зур игътибар бирделәр Иң беренче чиратта XIX ,гасыр ахыры һәм XX йөз башында буржуаз эстетикада хвкем сөргән методологик кризис калдыкларыннан котылырга кирәк иде Ибраһи- мовның, башка бик күп совет галимнәре кебек, сәнгатьне һәм иң беренче чирвтта әдәбиятны марксистик методология нигезендә социологик принциплар аша тикшерергә омтылуын шуның белән аңлатырга мөмкин Дөрес. 20 нчә елларда киң кулланылган «социологик методиның сәнгатькә марксизм нигезләрен ныгыту белән бергә, аның үсүенә кайбер тискәре йогынтысы да булмый калмады Чәнки бу методны теоретик нигез итеп алган галимнәр, сәнгатьнең иҗтимагый ролен ачыклауга зур игътибар биреп, мәсьәләнең икенче ягыннан — сәнгать әсәрләрен конкрет-тарихи анализлаудан — читкәрәк киттеләр, ягъни алар кайчагында сәнгатьнең иҗтимәгыи аң формасы буларак үзенчәлекләрен игътибарсыз калдырдылар Марксистик методологияне дөрес куллану Ибраһимовны 20 нче еллар уртасында яңа социологик нәтиҗәләргә китерде һәм болар, үз чиратында, әдәби иҗат процессының игъгисад белән турыдан туры түгел, ә берничә төрле мөнәсәбәтләр армы лы бәйләнешен ачыкларга, конкретлаштырырга мөмкинлек бирде Марксизм-ленинизм классикларының әдәбият һәм сәнгать турындагы хезмәтләренең һәм фикерләренең әһәмияте беренче чиратта, фәнни эстетиканы һәм әдәбият тарихын. Г. 0 Плеханов сүзләре белән әйткәндә. "Дөрес метод» белән коралландыруында Ибраһимов "тикшерүдә төп ысул тарихи материализм» 1 дип язып кына калмады, » үзе дә һәрвакыт бу методка таянып эш итте Аның марксистик эстетик карашларын өйрәнгәндә, бу методны аңлау һәм куллануның үзгәрүен күзәтергә Мамкин. Сәнгатьнең иң мәһим фәлсәфи проблемаларыннан бере» — аның социаль җирлеген ачыклау - эстетика тарихында төрлечә хәл ителгән Бу мәсьәләнең принципиаль чишелешен К. Маркс һәм Ф Энгельс хезмәтләрендә табарга мөмкин Әлеге проблемага Г В Плехановның да шактый хезмәтләре багышлангаи Әмма 20 нче алларда бу принципларның күбесе артык тадиләштөрелде "Чтобы поиять историю Г. )|П|Тл||||Ы|>|| Әс;>р.< >р Б искусства в одной стране, недостаточно знать ее экономию»,— дип кисәткән иде Г В. Плеханов Аның бу сүзләре К. Маркс һәм Ф. Энгельсның: җәмгыять тарихында икътисади мөнәсәбәтләр хәлиткеч роль уйныйлар, ләкин бөтен иҗтимагый тормышка механик рәвештә тәэсир итмиләр дигән фикереннән чыгып әйтелгән иде Г В Плеханов иҗтимагый психологиянең сәнгать белән җәмгыятьнең икътисади мөнәсәбәтләрен бәйләүче арадаш буын икәнлеген ассызыклап күрсәтте: «...новое состояние производительных сил ведет за собой новую экономическую структуру, равно как и новую психологию» 2 . 20 нче елларда кайбер марксист галимнәр иҗтимагый психологиянең җәмгыять белән сәнгать арасындагы мөнәсәбәтләрне билгеләүдәге ролен инкарь итмәсәлор дә, күп очракта аның урынын дөрес аңлый алмадылар, ә кайберәүләр сәнгатьнең эчтәлеген ачыклаганда бу төшенчәне бөтенләй үк истән чыгардылар. Бу очракта Г. Ибраһимов та Г. В Плеханов позициясен бераз гадиләштерүдән котыла алмады. Ул тарихи материализмны бердәнбер дөрес фәнни теория дип югары бәяләсә дә, Плеханов хезмәтләреннән өзекләр китерсә дә, аны күбрәк сәнгатьнең икътисад белән «турыдан-туры» бәйләнеше кызыксындыра: «Марксистлар ечен тарихның бөтен материалы, идеологиянең, әдәбиятның бөтен тармаклары — һәммәсе дә тик үткән тормыштагы техниканың, иҗтимагый-икътисади хәлләрнең өскә чыгарган җимешләре генә» Ибраһимов сәнгать үсешен җәмгыять үсешенең чагылышы итеп карады. Сәнгать тарихын аның үзеннән генә чыгып аңлатырга мөмкин түгел: «Тикшерүдә төп ысул тарихи материализм, ягъни идеологияне, әдәбиятны матди туфракта үсеп чыккан җимешләр дип карау, әдәбияттагы үзгәрешләрне, хасиятләрне мөндәриҗә, төп фикерләрне аларның шул дәвернең техникасы, икътисади иҗтимагыяте белән ни дәрәҗәдә баглануларын ачып бару ысулы кулланырга тиешле» 4 . Шушы принциптан чыгып, Ибраһимов, иң беренче чиратта, иҗтимагый тормыш үсешенең схемасын төзергә омтылды һәм бары тик шул схемадан гына чыгып сәнгать үсешенең юнәлешен билгеләргә тырышты. Әгәр бу схеманы гыйльми яктан тикшерсәк, анда күп бәхәсле моментлар табарга мөмкин. Ләкин Ибраһимовның марксистик принципны — җәмгыять үсешенең төрле этапларына сәнгать тарихының төрле этаплары туры килү принцибын куллануы аның концепциясенең бик мөһим якларын тагын да аныклый төшә. Дөрес. Ибраһимов өдәбият-сәнгать үсү этапларының нигезе итеп аерым иҗтнма- гый-иктисади формацияләрне алмаган. Аның этаплары я берничә формацияне үз эченә ала. яки бер формация берничә этапка бүленеп карала. Мәсәлән, татар әдәбияты үсешен тикшереп, Ибраһимов аны өч дәвергә бүлә 5 . Г Ибраһимов бу елларда әле сәнгать үсешенең эчке закончалыкларына кагылган һәм аның үзенчәлекләрен ачыклаучы мәсьәләләргә зур игътибар бирмәде. 20 нче елларда сәнгатьнең социологик проблемаларын өйрәнүчеләр өчен хас күренеш иде бу Шулай да инде аның хезмәтләрендә әлеге өлкәгә кагылышлы кызыклы күзәтүләр табарга мөмкин Бу бигрәк тә аның методологик фикерләрдән конкрет мәсьәләләр тикшерүгә күчкән хезмәтләрендә күзгә ташлана Мәсәлән. Ш. Бабич иҗатына багышланган мәкаләсендә ул үзенең методологик системасы чикләренә сыймаган әдипнең шәхес проблемасына киң туктала, шагыйрьнең әсәрләрен өйрәнеп, иҗатының үзенчәлекле моментларын ачыклый һәм шагыйрь белән җәмгыять арасындагы катлаулы мөнәсәбәтләрне күрсәтә. Ш. Бабичның үзенә генә хас иҗади үзенчәлекләрен күрсәтү, шагыйрьнең дөньяга карашындагы кайбер каршылыклы якларны ачыклау, аның иҗатында рациональ һәм эмоциональ яссылыкларның һәрвакытта да кисешмәгәнлекләрен билгеләү Ибраһимовиың гомуми концепциясенә хас кайбер каршылыкларның нигезен ачыклады: алар, беренче чиратта, идеология беләи сәнгатьне аерып карамау белән бәйләнгәннәр иде Г В I | ЛГ'ЭК11Я Итбр филле гоч » 5 томах Шунла у’Ь. т I. 645 бит ' Г Пбрапимпн Эсзрлэр. 5 т, 363 бит ■ Г Ибраһимоп Шунда ук. 390 бит 1 Шунда уа 288 293 бит М 1956, 217 бит Сәнгатьнең социологик мәсьәләләрен тикшерү процессымда сыйныфчылык проб- вәмасына ачыклык кертү мөһим роль уйный иде, Чемки бу мәсьәләне хәл итү сәнгать тарихына методологик күзлектән чыгып бәя бирү һәм киләчәкнең әдәби мәдәниятен -өзү белән бәйләнгән. Үзенең методологик карашларыннан чыгып, Ибраһимов бу катлаулы мәсьәләне кайбер гадиләштерүләрсез генә чишә алмады Сәнгатьнең эчтәлеге, мәгънәсе тулы- ♦ сынча икътисади һәм иҗтимагый менәсәбәтләрдән генә чыгып аңлатыла икән, анда < сыйныфчылык элементы, һичшиксез, урын алырга тиеш «әдипләр, шагыйрьләр күктә — ш«ми, талантлар күктән рухланмый — болар мәгълүм дәвернең, мәгълүм иҗтимагый- = икътисади Зәминнәрнең җимешләре булганга, шуңа карап, аларның безгә ача торган ® дөньялары. тормышлары, җанлы картиналары терлечә була. Тормышның үземдәге £ тарле күренешләр безгә төрле фикер, төрле тәрбия биргән кебек, шагыйрьнең, әдип- = иең «битараф» җанлы тасвирлары, җанлы күренешләре дә укучының рухымда үзенең ~ меидәрижәсе. әдәби пәрдә астына яшерелгән мәгънәсе буенча төрле зэ калдыра _ Менә шушы ноктадан инде шагыйрьнең, әдипнең кемгә, нинди әмәлгә, кайсы Z сыйныфка хезмәте мәсьәләсе килеп чыга» *. Матур әдәбиятта сыйныфчылык принциплары ничек чагыла соң? Ибраһимов әдип 5 иҗатының социаль характерда булуы турында бик күп яза •' Иҗат процессының каи- бер гомуми якларын тикшергәндә бу категориядән чыгып эш йөртү дөрес, чөнки ул 5 иҗатның тарихи рамкаларын билгели. Ләкин, икенче яктан, шунда ук икенче адымны атлау кирәклеге килеп баса: сәнгать әсәрләренең шәхси үзенчәлекләрен аңлату һәм аларның башка идеология формалары белән тәңгәл килмәвен ачыклау Монда шуны “ да искәртеп узарга кирәк, Ибраһимов әдәбч әсәрләрнең «әдәби кыйммәт», «әдәби ~ дерәҗә», «әдәбилек», «тел-әслуб» кебек якларын өйрәнергә кирәклеген әйтел үтә ‘ _ Ләкин Ибраһимов өчен әдәби әсәрне тикшерүдә теп моментларның турыдаи-туры иҗ- ™ тимагый-икътисади мөнәсәбәтләргә бәйле булуында 4 1924 елда Ибраһимов «Пролетарие: әдәбияты турында» дигән хезмәтен язып п тәмамлый Бу хезмәт зур проблемалар куюы белән генә түгел, ә бәлки методологик * ■аталардан арыну процессында зур адым буларак та бик әһәмиятле Марксиэм-ленинизмга нигез салучыларның әсәрләре белән тагын да тирәнрәк танышу, Плеханов, Луначарский. Воровский хезмәтләрен өйрәнү, эстетик проблема- t- ларны өйрәнгәндә марксистик методологиянең тирәнтен мәгънәсен аңлап куллану 3 Ибраһимовны яңа теоретик нәтиҗәләргә китерә Сөнгать һәм әдәбият үсеше туры- * дан-туры матди шартлар үзгәрүгә бәйләнгән дигән схема гына аны инде канәгать- д. иәндерми Ул бу хакта «...болар төп нигезләр генә Ачык аңлау ечен (әдәбият һәм сәнгать үсешен — М Р.) берәмләп эчкәрәк керү кирәк була»,— дип язды Әдәбият һәм сәнгатькә тирәнрәк үтеп керүгә әдип Плехановның мәшһүр схемасын анализлаудан башлый «1 — әйбер эшләп чыгару көчләренең дәрәҗәсе, 2—шулар аркасында туган икътисади мөнәсәбәтләр 3 —менә бу икътисади нигезгә үскән сеяси-иҗтимагый тезелеш 4 —шул җәмгыять кешесенең психикасы (психологиясе), 5 — шул психиканың төрле хасиятләрен үзендә күрсәткән төрле идеологияләр Номерлап төзелгән бу формуланы нечкәлек белән өйрәнергә кирәк Бигрәк тә бөтен җәмгыятьләрнең тарихларында теп факт булган беренче нигездән (әйбер >ш- яәп чыгару көчләренең мәртәбәсеннән) идеологиягә, димәк, әдәбиятларга да ясала торган тәэсирнең нинди баскычлар, нинди трубалар ашасыннан үткенлеген аеруча уйларга кирәк» ’ Бу схеманың төрле буыннарын тикшерү, аларның үзара бәйләнешен ачыклау Ибраһимовка әдәби иҗатның икътисад белән бәйләнешенең берьяклы гына булма- •ын тирәнрәк аңларга ярдәм итте Ибраһимовның җәмгыятьтә социаль психологиянең ролен ачыклауга игътибар 'Шунда ун. 311 .312 ... 4 Мәсәлән. «Иҗтима! 1л1, ,>.1 .Ли •И' КИ бит * Шунда ук. ЫЛ би 4 Шунда ун. ИМ 4 Шунда ук. ТЛ ШУПЛЛ УК. 4» 4.40 6п хәр«кәт.1»р тарихын тикшерүдә марксизм ысулы- итүенә аерым тукталырга кирәк», «...әдәбият тарихының кайбер баскычларында «талантлар»ны ң күп чыгулары, күп кыйммәтле нәрсәләр бирүе, кайбер дәверләрда «илһам» тукталуы кебек хәлләрнең дә шул иҗтимагый-икътисади эшләрнең тудырган психологиясендә күрербез» 1 Иҗтимагый аңның эчтәлеге иҗтимагый яшәештән чыгып билгеләнә дигән караш нигезендә. Ибраһимрв марксистик тәнкыйть һәм эстетиканың мөһим социологик принципларын үзләштерде: «тәнкыйтьне әдәби әсәрнең нигезенә салынган идеясен сәнгать теленнән социология теленә күчерү — тагы башкача әйткәндә, әсәрнең иҗтимагый эквивалентын табып чыгару, тәнкыйтькә төп момент’. Әгәр 20 нче еллар башында Ибраһимов бу принципны бердәнбер дип санап ялгышкан булса, хәзер имде ул икенче адым итеп әдәби әсәрнең эчтәлеген тикшерүне ала. «...әдәби иҗатларда беренче нигез идеология һәм иҗтимагый кыйммәт ягы булса, шуның белән бергә форма, эстетика яклары да диалектик материалист язучыларның карамагыннан читтә калырга тиеш түгел»1 яки «. идеология ягыннан югары куелышы нигезендә форманың камиллеге табылырга тиешле»4 . Дөрес, мәсьәләнең бу ягына Ибраһимов әсәрләрендә Плеханов хеэмәтләрендәгечә үк киң урын бирелмәгән. Г. Ибраһимовның марксистик эстетик карашларының формалашуында Плеханов хезмәтләренең роле зур Ләкин Ибраһимов һәрбер мәсьәләдә тулысынча Плехановның карашын кабул итте дию дөрес булмас иде. Аның «бишбуын», «социологик эквивалент». «сәнгатьне социология күзлегеннән чыгып тикшерү» кебек теоретик билгеләмәләрен кабул итсә дә Ибраһимов мәсьәләгә болай якын килүнең кайбер җитешмәгән якларын да күрде Эш аның Плеханов хезмәтләренә субъектив карашында түгел. билгеле Замана үзе фән һәм галимнәр алдына проблемалар куйды. Әгәр Плеханов субъектив социологлар белән бәхәс вакытында сәнгатьнең гносеологик моментларына басым ясаган булса, Ибраһимов алдына заман икенчерәк таләпләп куйды: аңа сәнгатьнең социалистик җәмгыятьтәге ролен, урынын ачыкларга кирәк иде Ибраһимов үзенең хезмәтләрендә аеруча игътибар иткән проблемаларның берсе — сәнгатьтә сыйныфчылык мәсьәләсе Аны хәл итмичә, сәнгатьнең социалистик җәмгыятьтәге урынын һәм функцияләрен билгеләү мөмкин түгел иде. «Тарихи материализм каршында бу мәсьәләнең нигез ташларыннан берсе — идеология тамырлары җәмгыятьтәге төрле психология, сәяси-иҗтимагый төзелеш, икътисади мөнәсәбәтләр аркылы эшләп чыгару көчләренә барып, шуңа тукталуда булса, икенчесе — шул күл катлаулы, күп тармаклы вакыйгалар эченнән сыйныфчылык моментларын билгеләү, шуның тышка чыгу рәвешләрен ачып бирүдер» “ Бу мәсьәләгә әдип киң туктала Иң беренче чиратта ул пролетар әдәбиятының асылын билгеләргә омтыла. Ибраһимов фикеренчә. бу төр сәнгатьнең асылын, сыйнфый нигезен ачыклау идеологик аспектта гына кайтарылса, әсәрнең әдәби эчтәлеге игътибар үзәгеннән төшеп калачак иде Шуңа күрә дә ул пролетариат әдәбиятының асылын эчтәлек һәм форма бердәмлегендә эзли. Үзенең бу өлкәдәге фикерләрен йомгаклап. Ибраһимов, «пролетариат әдәбиятында төп нигез булган, аны башка әдәбиятлардан аерган моментларның башлычалары: динамика, көрәш, сыйныфчылык, коллективизм, хезмәт вә интернационализм кебек берничә мәгълүм нәрсәгә кайтып каладыр ки. боларның һичбере әдәбият өчен генә ясалган хасиятләр-түгел, бәлки пролетариатның сәясәтендә, хәрәкәтендә фәлсәфәсендә бөтен идеологиясендә уртак булган нигез ташларыдыр»s . дигән нәтиҗә ясый. Гомумән, Ибраһимов яңа әдәбиятның асылын ачыклауга киң урын биргән. Ә форма мәсьәләсе өстәнрәк кенә яктыртылган. Эш, билгеле Ибраһимовның «чын пролетариат әдәбиятында форма мәсьәләсе һичбер вакыт иң беренче урынга куелачак түгел Марксистның күзе фикергә, мөндәриҗәгә төшәчәк Әдәбиятта гына түгел, тормышның башка якларында да- марксизм алдан әзерләнгән формалар бирми»’.— дип фикер йөртүендә генә дә түгел Әгәр пролетариат әдәбиятын киң мәгънвд» Шунда ук. 429 бит ' Шунда ук * Шунда ук • Шунда ук ‘ Шунда ук. 436 бит ' Шунда ух. 452 бнт Ш>нда ук. 453 454 6HI «лып, аны буржуаз сәнгатьтән аермалы яңа форма сәнгать дип карасак, 20 нче елларда. бу яңа әдәбият формалашып кына килгәндә, ниндидер конкрет формалар билгеләү җирлексез тоелыр иде. Шуңа күрә дә Г Ибраһимов. заманы ечеи иң дөрес юлны сайлап, әдәбиятның төп үсеш юнәлешләренә генә тукталган: «...бу яңа калыпларның тенденциясе иң югарыда төп нигез аермаларны санаганда әйтелгән мәгънәләрне пролетариатка җиңел һәм көчле аңлату ягын эзләүдә, шуны табарга тырышуда булачак. Шулай ук бу калыплар кемнеңдер кабинетында уйлану юлы белән түг». т. бәлки революция мәйданнарында, урам митингларында, кызыл казарма эчендәге едәби түгәрәкләрдә, татар пролетариатының кайнаган урыннарында боларның направ- лениесе биреләчәк, шуннан кузгалып, профессиональ әдәбиятчылар каләмендә үзенең ахыр матурлыгын табачак. Ягъни: яшь көчләребез форманы китаптан яки үзләренең миләреннән эзләмәсеннәр, буның өчен массаның үзәгендә булсыннар, нинди калыпка салганда яхшы булачагын шунда өйрәнсеннәр!» 1 Чыннан да, 20 нче елларда социалистик җәмгыять сәнгатенең конструктив формаларын билгеләргә иртәрәк иде әле. Бу елларда иске реакцион традицияләрдән котылу, иҗади мирасның файдалы якларын үзләштерү һәм аны социализм тезү коралына әверелдерү кебек мәсьәләләр мөһимрәк иде. Алда торган шушы проблемалардан чыгып, Г Ибраһимов үзенең төп позициясен ачыклады- мирастан тулысынча баш тарту түгел, ә барыннан да бигрәк тарихи кыйммәте булган өлешен үзләштерү һәм файдалану дөрес Яңа әдәбият туу процессын күрсәтеп ул «яңа иҗтимагый хәрәкәт яңа сыйныф, яңа идеология, яңа әдәбият тудырды, күктән төшмәде, диалектика буенча, элеккеләрнең эчендә акрынлап эзләнә-эзләнә өлгерде»’ — диде Г. Ибраһимоеның бу фикере ул чорда киң таралган һәм иске мирасны бөтенләе белән инкарь итүче нигилистик агымнарга капма-каршы иде. Ибраһимов сәнгать әсәрләренең әдәби кыйммәте турында онытмаска кирәклеген дә ассыэыклао күрсәтте. Йомгаклап, шуны әйтергә мөмкин. Ибраһимов 20—30 елларда бу чор эстетикасы эчен иң актуаль мәсьәләләрне күтәреп кенә калмады, ә бәлки, марксистик методологиягә таянып, аларның теоретик нигезләрен, асылын ачыклауга да зур өлеш кертте