ТАТАРЛАРДА КЕРАМИКА СӘНГАТЕ
Безнең халык сәнгатенең теп үзенчәлеге нидән гыйбарәт?» — дип сорау- в чылар булса, мин еш кына даны еракларга таралган нәкышле чүәкләр һәм уникаль бизәкле ювелир әйберләре турында, борынгы архитектура формаларын оста кулланып салынган матур-матур йортлар һәм укалап чигелгән нәфис сөлгеләр турында тәфсилләп сейлим. Исемнәре билгесез йөзләрчә осталарның бик күл санлы әсәрләре электән үк халыкның материаль культурасы, көндәлек тормышы белән аерылгысыз бәйләнгән булган. Алар бүгенге көндә дә халык тормышының этник, эстетик үзенчәлекләрен гәүдәләндерүен дәвам итә. Әмма хәзер инде бу әсәрләр материаль культура сферасыннан рухи сферага күчә баралар Сәнгать әсәренең утилитар функцияләре сакланып калган хәлдә исә аларның художество сыйфатлары аерым бер кыйммәткә һәм со- циаль-идеологик әһәмияткә ия. Безнең ерак бабаларыбызның үзенчәлекле тарихи тормышы борынгы чорда авылларда һәм шәһәрләрдә үзенә бер ,төр һөнәрләрнең һәм декоратив сәнгатьнең үсешенә сәбәп булган Ләкин ул сәнгатьнең барлык төрләре дә безнең конгә хәтле килеп җитмәгән. Монументаль архитектура юкка чыгу белән, уналтынчы йөзнең икенче яртысыннан башлап (кабер өстенә куела торган ташларны искә алмаганда) ташка уеп рәсем ясау сәнгате дә. бизәкләп төрле савыт-сабалар, кораллар, көнкүреш әйберләре ясауга нигезләнгән сәнгать тә үзләренең көчләрен югалталар. Унтугызынчы йөзнең беренче яртысында хатын-кыз осталарның иҗатында тукымага төрле төстәге кәгазь, күн. материя кисәкләре ябыштыру яки тегеп кую юлы белән ясалган сурәтле, рәсемле, орнаментлы әйберләр күренми башлый. Шул ук гасырның икенче яртысында йон келәмнәр туку, ә аннан да алданрак киез басу производствосы туктый. Унтугызынчы гасыр азакларында — егерменче гасыр башларында халык сәнгатенең яңа туып килгән эстетик ихтыяҗларны канәгатьләндерә алмаган башка төрләре дә юкка чыга Шуның белән беррәттән халык сәнгатенең яңа төрләре барлыкка килә. Аның сакланып калган үрнәкләре исә совет чынбарлыгы шартларында йорт һөнәрләре формасында тагын да зуррак үсеш ала. Бүгенге көндә халык сәнгате социалистик чорның эчтәлеген чагылдыра торган өр-яңа күренешкә әверелде Ул яңа эчтәлек белән генә түгел, сәнгатьнең яңа формалары һәм чаралары белән дә баеды. Совет чынбарлыгының төп үзенчәлеген, иң характерлы ягын саклап калган хәлдә, татар халкы үзенең сәнгать эшчәнлегендә яңа- дан-яңа формалар да таба. Аерым алганда, үзешчән рәссамнар, кул эше осталары елдан-ел арта бара. Аларның барысының да диярлек иҗатлары халык сәнгатенә таяна. Профессиональ рәссамнарыбызның иҗатлары да халык сәнгатенең бетмәс-төкәнмәс хәзинәсе исәбенә байый Болгар заманнарыннан ук килә торган сәнгать әсәрләрен комплекслы өйрәнү һәм тирәнтен белү генә халыкның этнографик һәм эстетик үзенчәлекләрен тулырак ачарга, аның ижатының милли йөзен ачыграк билгеләргә мөмкинлек бирә. Кызганычка каршы. безнең халкыбыз иҗатының ифрат кызыклы һәм тирән үзенчәлекле бер төре — керамика сәнгате — халкыбыз культурасын, сәнгатен өйрәнүче галимнәребезнең игь- тибар үзәгеннән шушы көнгә кадәр читтә капа кип» Дәрес берникадәр археологик материал тупланган. Ләкин аларның да күбесе фрагментлар хәлендә генә Шуның ӘСтехә ул материаллар турындагы мәгълүматлар да гомуми сүзләрдән торган берничә җөмләдән артмый. Ә шулай да. теп билгеләренә һәм төзелешләренә карап, бу материалларның сәнгатьчә эшләнгәнлекләрен абайларга мөмкин Болгар-татар керамика сәнгатенең әһәмияте — аның камиллегендә һәм оригиналь * булуында, декоративлыгында, осталарның җиңел пластиканы табигать образларын £ чагылдырган сурәтләр рәвешендә файдалана алуларында Узган чорларда яшәгән 2 керамистлариың сәнгать телен, аның эмоциональлеген озак вакытлар буена нәкъ S м«иә шушы чаралар билгеләгән дияргә нигез бар Ул алымнар бүгенге профессио и наль һәм үзешчән рәссамнарыбызның практикасын баета алачак һәм баетырга тиеш * та. Керамик савытларның камил үрнәкләре халык сәнгатен яратучыларга, һичшиксез. ? зур шатлык китерәчәк, хәзерге заман интерьерына оригинальлек, матурлык, кабат- £ ланмаучанлык кебек сыйфатлар өстәячәк. ж Казан татарларының керамика сәнгате чыганаклары Идел буе болгарлары куль- < турасына барып тоташа Аларда исә художестволы иҗатның бу тере бик нык ускәм була. Моны бигрәк тә унынчы-уиоченче гасырларга, ягъни чүлмәк ясау эшләре чәчәк аткан чорга карата әйтергә кирәк Болгар осталары искиткеч күп төрле савытлар, шул < ■Комләдән бик нәфис итеп эшләнгән савытлар — төрле зурлыктагы кувшиннар, хум- * нар, зур чүлмәкләр, комганнар кружкалар, мискиләр, тәлинкәләр кара савытлары, Сфероконуслар, лампадалар ясыйлар. Моннан тыш алар балалар уенчыклары — шалтыравыклар. ат, эт һәм башке хайваннарның фигураларын, әтәчләр, кошлар всау белен дә шөгыльләнәләр. Сүс һәм йон эрләү өчен керамик кабалар, балык ятьмәләре - эчен батыргычлар җитештерәләр һәм аларны еш кына чокып эшләнгән матур-матур • орнаментлар белән бизиләр Болгар чүлмәкчеләренең остаханәләреннән шулай ук Q тезелеш очен зәңгәр һәм яшел тестәге архитектура керамикасы, су торбалары һем ч декоратив элемент булып хезмәт иткән зәңгәрсу тестәге кирпечләр алып китә тор- * ган булганнар. Боларның барысы да болгарларда хуҗалык итү культурасының югары £ булуы турында сейли. Бапчыктан эшләнгән бу әйберләрнең барысы да терпе тарихи чорларда һәм терпе ысуллар белән җитештерелгән, алар ярдәмендә бизәү эшләре терле алымнар ярдәмендә башкарылган Бик борынгы савытлар куп белән әвәләп, соңгыраклары — кул һем аяк белән әйләндерешле махсус җайланмаларда ясалган. Мәгәр соңыннан да әйбергә оттиск тешерү. штамплау яки кою юлы белән орнамент куеп, элеккечә әвәләп ясау ысулы да бөтенләй үк юкка чыкмаган Савытларның тышларында булсын, вак пластик фигураларда булсын, геометрик орнаментларны киң куллану болгар чүлмәкчеләре иҗатының югары баскычта торганлыгын ачык раслый Болгарлар һом Казан татарлары тормышында художестволы керамика көндәлек тормыш максатлары өчен генә хезмәт итми Өй җиһазлары һәм бизәкле савыт-сабалар аз булган көнчыгыш ипләрендәге шикелле, биредә дә матур нәкышлы тукымалардан тегелгән кием-салым һәм художество керамика торак йортларның иитерьер- лары очен мөһим роль уйный. Бу мәкаләдә җиденче йөз ахыры — сигезенче йәэ башыннан алып Идел болгарларының тарихи тормышындагы һәр чорга аерым тукталырга һәм ул чорлардагы керамиканың барлык төрләре һәм үзәнчелекләре турында озаклап сөйләргә мөмкинлек юк. Шунлыктан без биредә художоство-декоратив әһәмияте ягыннан аеруча игътибарга лаек булган кувшиннарга, аларның да кайбер герләренә генә тукталып утү белән чикләнәбез Зурлыкларында, формаларында, тоткаларында, орнаментларында, төсләрендә измә составларында аерымлыклар булса дә. балчык кувшиннар, нигездә бер-берләрен» охшаш Шул ук вакытта алар бер берләреннән еслеклерәнең художестволы эшләнешләренә карап та аерылалар Бер очракта осталар кувшиннарны ялтырату белән чикләнсәләр, икенче очракта аларны ангоб дип аталган юка гына тышча (ак кызып, соры тестәге кызыл бапчыктай ясалган сыекча) белән каплыйлар Өченчеләре исә. ангоб кипкәч, савытның тышы җем-җем килеп торырлык итеп ялтыратканчы шомарталар Шомартып ялтырату болгар савытларын орнаментлауда төп чараларның боргс булып саналган Ялтыратылган аспекте барлыкка килгән бизәкләр терле-терле комбинацияләргә кертеп үзгәртелгән. Савыт өстендәге ялтыравыклы штрихлар хасил иткән челтәрсыман ромбик бизәкләр аеруча киң кулланыш тапкан. Кувшин тышчасында ялтыратылмыйча калган урыннардагы тар гына буй-буй сызыклар белән ритмик аралашып килгән вертикаль сызыклар ярдәмендә ясалган бизәкләр дә начардан саналмаган. Ә инде шомартылган һәм киң вертикаль буй-буй эзләр белән шомартылмаган җирләрдәге шундый ук киң буй-буй эзләрнең үзара чиратлашуыннан барлыкка килгән бизәкнең абруе түбәнрәк булган һәм аннан азрак файдаланганнар Төрле үзенчәлектәге шушы бизәкләр кувшиннарның билен буып алган калын каймага төрле нисбәттә урнаштырылганнар. Каймалар, гадәттә, ике-өч сызыктан артмаган һәм алар бер-берләреннән нечкә генә шома сызыкчалар белән аерылганнар. Ялтыравыклы нәкышлардан тыш кувшиннар горизонталь юнәлештәге параллель линияләр яки савытның өске, урта һәм сирәк кенә очракларда аскы өлешен әйләндереп алган берничә текә һәм сөзәк дулкыннар белән бизәлгәннәр. Линияләр кайчагында «авыш» дулкыннардан, интеграль спиральләрдән, каймалардан торган. Кувшиннарның өске өлеше еш кына яфраклар һәм үрентеләр рәвешендә ясалган орнамент белән дә бизәлгән. Болгар чүлмәкчеләре шулай ук кара һәм кызгылт көрән төстәге геометрик бизәкләр төшерелгән кувшиннар ясый торган булганнар. Бу очракларда савытларның тышы үтә күренмәле, яшел һәм, сирәк кенә булса да, зәңгәр ялтыравык белән капланган. Шул ук вакытта бизәкләре әзер өлге буенча төшерелгән кувшиннар да эшләнгән. Болгар кувшиннары арасында тәбәнәк һәм артык зур булмаган, ялтыравык бизәкле. тоткаларына хайван, җәнлек, кош сурәтләре төшерелгән кувшиннар аерылып тора. Кайбер кувшиннарның тоткаларында, мәсәлән, реалистик рухта эшләнгән тәкә, аю һәм ат сурәтләрен дә күрәбез. Күп кенә кувшиннарның борыннары җәнлекләр һәм кошлар формасында ясалган. Кайбер очракларда осталар теге яки бу җәнлекне. кошны шартлы аңлату белән чикләнәләр Әйтик, ул җәнлек-кошларның башлары еш кына символик мәгънәдә аңлатыла, һәм чүлмәк ясаучы савыт тоткасына ярымшар формасындагы чыгынты әвәләп кую белән чикләнә. Хайваннар һәм кошлар формасындагы тоткаларны нинди дә булса бер фикергә китереп бәйләү болгар чүлмәкчеләре сәнгатендә, гомумән, традициягә кергән. Ләкин мондый савытлар безнең эрага кадәр икенче гасырда ук инде Төньяк Кавказда яшәгән сармат-алан, ә аларга чаклы Фирганә һәм Чача (Ташкент) халыкларында да киң таралган булган Бу система борынгы кытайлар (безнең эрага кадәр уникенче-унөченче гасырларда) сәнгатендә дә кулланылган. Кувшиннарны декоратив яктан хәл итүдә сәнгать теленең байлыгы, болгар кера- мистларының техник ооалыкгагы камиллекләре, халыкның рухи тормышындагы, культурасындагы үзенчәлекләр ачык чагыла. Дөрес, болгар осталарының барлык савытлары да орнамент белән бизәлмәгән. Ләкин шулай булмаган очракларда да савытлар эстетик зәвык белән ясалганнар. Моңа исә гадилек һәм формаларының аңлаешлылыгы, аерым кисәкләренең бер-берләренә үзара тыгыз бәйләнгән булулары аркасында ирешелгән. Кувшиннарда, бигрәк тә бик борынгы болгарларның кувшиннарында, кләймәләрнең рельефлы рәсемнәре сокландыра. Аларның күбесе ыруг тамгаларыннан үзгәртелгән булса кирәк. Кләймәләр гадәттә савытларның тгпләренә урнаштырылганнар Арада «Н» хәрефе рәвешендәге кләймә аеруча кызыклы. Ул ике атның алгы саннары бергә кушылудан гыйбарәт. Мондый композицияләр («ике башлы ат»), гомумән, болгар сәнгате өчен характерлы. Мәгәр аның килеп чыгуы Идел буе болгарлары сәнгатенә шактый йогынты ясаган сармат-алан сәнгате белән бәйләп аңлатыла, Икенче бер савытның төбендә исә биленә зур кәрзин асылган ат һәм аның янында ятучы эт рәсемен дә күрергә мөмкин. • Саналып узылган сынлы сәнгать тамгалары — символлар башка савытларда да. аерым алганда, төрле сыеклыклар саклау өчен хезмәт итә торган сфероконусларда да очрый Аларның күбесендә орнаменталь бизәкләр, мәсәлән, болан, ана поши белән ата поши, атка атланган кеше, ай яктысында очып баручы кош рәсемнәре белән аралашып килә. Керамика сәнгатенең үсеш процессында болгарлар үзләренең традицияләренә — бик борынгы заманнарда Көнчыгыш Казагыстан һәм Көнбатыш Себер җирләрендә күчм» тормыш белән яшәгән бабаларыннан калган традицияләргә — таянганнар. Дүртенче гасыр ахырыннан алып сигезенче гасыр башларына кадәр алар Азоа һәм Дон буйларында, Теньяк Кавказда яшәгәндә ул традицияләр тагын да байый тешә Cap- 4 мат-алан кабиләләре, Азов һәм Кара диң- ц. гез буендагы шәһәрләр халкы белән ты- < гыэ элемтәдә булу, алар белән бергәбер- ~ гә тереклек итү, Иран, Византия сәнгатенә и якын тору нәтиҗәсендә болгарлар культу- J расы шактый гына үзгәрешләр кичерә. Бу j чор — игенчелекнең зур тизлек белән үсү, болгарларның утрак тормышка күчү чоры. Яңа социаль-экономик шартлар болгарлар < яшәгән урыннарда аларның феодаллары- £ ның кирпечтән һәм ак таштан салынган күп — санлы замоклары барлыкка килүгә сәбәп- < че була. Сигезенче гасырда Урта Иделдә < болгарларның тезелеш елкәсеидәге эшчән- легенә Алабуга шәһәре янындагы «Шәй- *’ тан шәһәрчегеан һәм тагын кирпечтән, 3 саманнан, штукатурланган камыштан җиткерелгән торак йортларны мисал итеп ки- — терергә мемкин булыр иде Шулай итеп, бу якларга болгарлар игенчелек культурасын, тезелеш эшләрен ин- до шактый үзләштереп, уз архитектураларына, тәрле һенәрләргә. шул нисбәттән, сәнгать һәнәрләренә ия булган хәлдә килеп утыралар Дәрес, аларның архитектурасындагы, тезелеш эшләрендәге һәм сәнгатендәге л күл кенә күренешләрдә Кавказ, Иран, Византия халыклары ирешкән казанышларның & йогынтысы үзен ярыйсы ук сиздерә. Ләкин ул казанышлар кул астындагы материалдан, җирле шартлардан чыгып, алар тарафыннан иҗади кабул ителгән, эшкәртелгән соңыннан Салтов 1 культурасы дип аталган үзенчәлекле бербетен культурага оверел- геи, Нәкь менә шушы культураның нигезе Идел буендагы Болгар иленең культурасы, сәнгате һәм архитектурасы тизлек белән үсүгә, алай гына да түгел, фин-угор теркеменнән булган халыкларга шифалы йогынты ясауга ярдәм иткән дә инде Болгарларның керамика сәнгате унынчы гасырда — уноченче гасыр башында чәчәк атуының иң югары ноктасына ирешә. Унынчы гасырда ислам дине кабул ителгән булуга карамастан, бу чорда болгарларның барлык тәр художество һәиәрләрендә тормыш белән тирәнтен бәйләнгән мотивлар, форма һәм сюжетлар сәнгатьчә киң чагылыш таба, Шул ук вакытта боларның һәркайсы үзенең элеккеге семантикасын, символикасын һәм халыкның борынгы гореф-гадәтләре, авыз иҗаты, эпосы белән гурыдантуры багланышын саклап кала. Художестволы һонорлорнең, шул җәһәттән керамиканың бик күп күренешләрендә Салтов культурасы традицияләре дәвам итә. Аннан соңгы чорда, ягьни Алтын Урда чорында (унәченче гасырның икенче яртысы— унбишенче гасыр башлары) болгар осталарының, аерым алганда керамист- ларның, художество телендә байтак кына үзгәрешләр барлыкка килә. Моңа кадер яшәп килгән тематика, үз урынын орнамент һәм эпиграфикага бирә барып, акрынлап үзенең мәгьнәаи һәм художество әһәмиятен югалта Моның сәбәбен, безнеңчә, ислам дине кабул ителү белән генә түгел, ә бәлки баеганнан-байый барган болгар сәнгате үсешенең эчке һәм тышкы процесслары белән аңлатырга кирәктер. Мондый процесс бер болгар сәнгате өчен генә түгел, башка бик күп канчыгыш илләре халыклары сәнгате әчән дә хас күренеш. Ул үзенең якты чагылышын, аеруча, декоратив сәнгатьтә шуя җемладен соңыннан Казан татарлары дип аталып йортелә башлаган аңа болгарларның керамика сәнгатендә да таба Кызганычка каршы, археологик табылдыклар аз булганлыктан, Казан ханлыгы чорындагы керамика сәнгате турында безнең мәгълүматларыбыз шактый ярлы. Татар чүлмәкчеләре бу чорда да кызыл һәм кызгылт көрән төстәге кирпечтән төрле формадагы һәм орнаменттагы савытлар ясаганнар. Савытлардагы кләймәләр чүлмәк ясау эшләрен башкару өчен җирле остаханәләр булганлыгын исбатлыйлар. Татар осталары да зур чүлмәкләр, куа- шиннар, су савытлары, комганнар, гади чүлмәкләр, чынаяклар, тәлинкәләр, кара савытлары һәм башка шуның ише әйберләр ясау белән шөгыльләнгәннәр. Ул әйберләрнең күбесе тасма-каймалар, бер- берсенә параллель булган горизонталь сызыклар, зигзаглар, меандрлар, түгәрәк уемнар белән орнаментланган. Саналып узылган савытлар арасында игътибарны бигрәк тә җәлеп иткәне — егерме сантиметрдан алып утыз сантиметргача биеклектәге комганнар. Килеп чыгуы буенча Көнчыгыш илләр савыты булган комган татар чүлмәкчеләре иҗатында Көнчыгыш үрнәкләреннән үзгәрәк чишелеш таба. Күп кенә комганнарның игътибарга лаеклы үзенчәлеге шунда: аларның борыннары ат, тәкә, әтәч сыннары формасында эшләнгән Идел буе болгарларында гына түгел, ә бәлки Иран һәм славяннар сәнгауналтыунҗиденче гасырларда рус чүлмәкчеләре татарлар үрнәгендә үзләре дә шундый ук комганнар ясаганнар. Җәнлек һәм кош сурәтләре формасындагы борынгы комган фрагментлары берничә тапкыр Мәскәүдә дә табылган. Археолог Н. Ф. Калинин сүзләре белән әйткәндә, «Казан татарлары чүлмәкчеләренең русларга культура йогынтысы ясавы бик табигый». Бу төбәкнең Россиягә кушылуы белән Казан татарларының тарихи тормышында чүлмәк ясау эше белән шөгыльләнү күзгә күренеп кими. Моның сәбәбе — нигездә аларны — чүлмәкчеләрне—савытлар ясау өчен яраклы булган сутлы балчык алына торган карьерлар урнашкан җирләрдән күчерү белән аңлатыла. Андый карьерларның хәзерге Питрәч авылы һәм Алабуга районы территорияләрендә урнашкан булулары билгеле. Кукмара районы тирәләрендә дә балчык савытлар ясау эшләре алып барылганлыгы турында кайбер мәгълүматлар бар. Чүлмәк ясауның кимүенә акчалата оброк түләү системасы кертелү аркасында бу төбәктә товар-акча мөнәсәбәтләренең тизлек белән үсеше дә, һичшиксез, сәбәпче була. Татарлар күрше халыкларның савытларын сатып алырга һәм үзләре ясаган агач савытлардан файдаланырга мәҗбүр булалар. Бүгенге көндә татар халкының керамика сәнгате аерым рәссамнарның иҗатында үзенең чагылышын таба. Казан татарлары керамика сәнгатенең кыскача тарихы әнә шуннан гыйбарәт. Культурабызның бу өлкәсе алда әле үзенең яңа тикшерүчеләрен көтә. тендә дә киң таралган әтәч башының сыны һәркемдә зур кызыксыну уята. Археолог Н. Ф Калинин билгеләп үткәнчә, савыт борыннарын бизәүче әтәч башы — борынгы форма, һәм ул, нигездә, Казан формасы Татарлар арасында бу форма унбн- шенче-уналтынчы гасырларда ук очрый. Ялтыравыклы керамиканың табылдык кисәкчекләре татар чүлмәкчеләренең, болгарлар шикелле үк, ялтыратылган савыт-сабалар һәм төсле рәсемнәр ясалган савытлар җитештергөнлекләрен дәлилли. Болгар чорындагы шикелле үк, биредә дә савытларны бизәгәндә аларны орнаментлауга һәм шомартуга, аерым кисәкләренең төзеклегенә һәм гармониялелегенә, матур савытлар ясауга зур игътибар бирелгән. Татар керамистларының кызыл балчыктан ясалган савытларын бигрәк тә җәнлек һәм кош сурәте формасындагы комганнарны күршедәш халыклар, шул җөмләдән руслар да бик теләп ала торган булганнар. Казылма материаллардан күренгәнче,