ШЛИССЕЛЬБУРГ ТОТКЫНЫ
1904 елның томанлы сентябрь иртәсе Салкын Балтик диңгезе ягыннан соякләрг» үтәрдәй булып жил исә Нева елгасының агымына каршы баручы кечнеиа ген» паро юа палубасында басып торучы ханым исә бопариың берсенә дә игътибар итми. Уп — кинәт кенә бөтен барлыгын биләп алган тойгылар әсирлегендә Бу мизгелдә «На һәр нәрсә тансык кебек; менә бу пароход та аның көпчәкләре астында дулкын нар чупылдавы да. еракта тесмерпәнә башлаган томанга ертелгәи шәһәр силу»! лары да, палубадагы кешеләрнең салмак кына сей - ишүләре дә Янда басып торучы жандармнар — күнегелгән нәрсә Чәче-башы чаларган, тәмам ллжыган-ошәнгән, бокресе чыккан, арестант кисме ки гән бу карчыкны һәр эшне башлап иорүче. жор сүзле чая шук, кызу канлы, берка- дор үтсүзле Верочка дип элекке танышларыннан берсе дә әйтмәс «де Шактый чи- 64р. юлымнарын баш тирәли ураган утыз ике яшьлек ханымны, моннан нәкь егерме ел элек Россия империясе тәхетендә утыручы Александр икенчегә һажүм итүдә Трепланеп. суд алдына баскан Вера Николаевна Фигнер дип ълум Шлиссельбург крепосте турында бара һем менә ул. кичәге тоткыи, 1905 елгы рево лютняда патша самодержавиесе белән якәга-яка килергә жыенучы демократик «эчләрнең бәс ымы астында атат ителеп, материкка юл тота Егерме елдан гоң’ Әйтергә генә ансат! Исемеңне бер генә тапкыр да ишетә алмыйча, әньн* урынына -унберенче «откын- ди 'ак кушамат белән мережәга*ь итүләренә түзеп материк белән, дуслар-гугаинар белән бернинди элемтәсез, надзирательләрдән гайре бериинди жан нясе күрмичә фикер уртаклашырга, ютта кешечә сеипәшүие ишетергә интизар бупып үткән егерме ел1 Нәкъ аныкыдай бер кешелек, юеш, тынчу камераларда таныш һәм таныш булматдн көрәштәшләрнең бу коточкыч шартларга начар ашауга ә барыниаи де би- рак, ялгызлыкка түзә алмыйча бер бер артлы үлүен, акылдан язуын бепел-ишетеп уткәргән егерме эл! Жандармнар, сине дә шундый ук үлем көтә, Дип Вера Никопаеәнага кәй саен ту- яыл килгәннәр, «биредән иеше үз аягы белән чыкмын биредән кешене күтәреп явке алып чыгалар»,— дип әйтә торган булганнар -Ә естәвене. - дип <и Вера Фи/ нер үзенең «Запечатленный труд» дигән атаклы китабында,— палыкның, җәмгыятьнең безне, народоволецларны аңламавын, безне якламавын тою авыр иде» Шулай да бу олы рухлы революционерка барлык сынауларны-киртәләрне җиңел исән кала. Татарстан хезмәт ияләре һәм казанлылар өчен бу гаҗәеп кешенең истәлеге аеруча кадерле Вера Николаевна — безнең якташыбыз Ул Казан губернасында. Тәтештән ерак түгел Никифоровка авылында туа Соңрак аның әтисе Мамадыш өязендә урманчы булып эшли Вераның балачагы шунда үтә Әтисе. Вера Николаевне сүзләре белән әйткәндә. балаларын «крестьян хезмәтен хөрмәт иту рухында» тәрбияли «ашауда да. кием-салымда дә артыклыкка» юл куймый. 1863 елдан 1869 елга кадәр Вера Фигнер Казандагы Родионов институтында (аның тулы исеме; «Затлы нәселдән булган кызлар өчен Родионов институты- — Р С.) укый. Пугачев гаскәрләренә каршы сугышта үтерелгән полковник Родионовның тол хатыны биргән акчага 1841 елда дворян кызлары өчен махсус оештырылган бу уку йортында (бүгенге Суворов училищесы бинасы) шактый ук кырыс тәртип урнаштырылган була Югарыда әйтелгәннәрнең барысы да булачак революционерның характеры формалашуда зур роль уйнаган Родионов институтын тәмамлаганнан соң Вера шул ук институтны бер елга соңрак тәмамлаган сеңелесе Лидия белән берлектә Казан университеты каршында оештырылган акушерлык классы дәресләренә йөри Һәм ул студент яшьләр арасында бик популяр демократ профессор Петр Францевич Лесгафтның кызыклы лекцияләрен тыңлый Азатлык сөю идеяләре белән сугарылган бу лекцияләр апалы-сеңелпе Фигнерларга уңай йогынты ясамый калмаганнар, әлбәттә Вера Николаевнада врач булу һәм бөтен тормышын халыкка хезмәт итү теләгенең уянуы да нәкъ менә шул вакытларга туры килә Әмма бу теләкне Россия шартларында тормышка ашырырга мемкин булмаганлыктан (ул чакта хатын-кызларга университетта уку тыела), Вера Фигнер Швейцариягә китә. Цюрихтагы университетка керә Биредә язмыш аны рус революционерлары белән очраштыра, һәм алар йогынтысында ул революцион көрәш юлына баса 1876 елда ул. үзенең яңа дуслары үтенече белән. Цюрихта укуын ташлый һәм турыдан-туры халык арасында эш алып бару өчен Россиягә кайта Шул ук елның җәендә, фельдшер булып эшләү өчен Ярославльда, ә бераз соңрак акушерлык хокукы өчен, Петербургта имтихан тапшыра «1876 елның көзенә — дип яза ул инде телгә алынган китабында — мин тормыш мәшәкатьләре белән исәп-хисапны тәмам өздем 24 яшемнән бирле минем бөтен тормышым бары тик Россия революцион партиясе язмышы белән генә бәйле» Кулында акушерка һәм фельдшер дипломы булган Вера Николаевна народникларның төп көрәш формасы булган «халык арасына керү» хәрәкәтенә кушылып Китә? Самара. Саратов губерналары авылларында эшли Ләкин тиздән бу эштән тәмам күңеле кайта, чөнки әлеге хәрәкәтнең җиңелүгә дучарлыгыи кысыр хәрәкәт икәнлеген үз күзе белән күреп тора Народниклык хәрәкәте таркалып, мөстәкыйль ике агым хасил булгач — халык арасында эшләүне дәвам иттерү ягында торучылар -Кара бүлешү» жәмгыятенә. террорны, беренче чиратта патша үтерүне алга куючылар -Халык иреге» партиясенә берләшкәч.— Вера Фигнер соңгыларына кушыла Тиздән ул партиянең күренекле эшлеклесе булып китә. Башкарма комитет члены итеп сайлана Халык ирекчеләренең югары органнары составына кергәндә бернинди дә хосусый милеккә ия булмаска барлык физик һәм рухи көчен, кирәк икән тормышын дг революция эшенә бирергә, революция хакына барлык туганлык элемтәләрен, шәхси симпатияләрен, ярату-яратмауларны. мәхәббәтне, дуслыкны онытырга ант итә һәм шул антына ахырга кадәр турылыклы булып кала 1870 елны яратып кияүгә чыккан һәм Казанда ярәшкән суд тикшерүчесе Алексей Викторович Филиппов белән аерылыша. Шул революция хакына кыз туганнары һәм энесе белән арасын өзә. Вераның сеңлесе Лидия Николаевне апасы белән бергә Швейцариягә дә китә андагы университетта укый башлый, анда шулай ук народниклар белән элемтәгә керә, Россиягә кайтып, революцион хәрәкәткә катнаша, народникларның «Москвичлар» группасы җитәкчеләре белән бергә кулга алына һәм 1887 елда «50-ләр процессы- дип аталган суд процессында 5 ел каторга эшенә хөкем ителә Вере Николаевианың энесе Николай Фигнер да — Россиядә шактый танылган кеше Ул озак еллар хәрби диңгез флотында хезмәт итә аннары отставкага чыга һәм җыр сәнгате белән мавыгып китә Неапольгә барып Италия осталарыннан музыкага, кырга еирәиә. аннары туган илгә кайта һәм 1887 елдан башлап утыз ел буена Мариинский опера театрында эшли. Россиядә драматик тенор тавышлы иң яхшы опера җырчылврыннан санала, П и Чайковскийиың «Пики дамасы» операсында Герман * партиясен беренче башкаручы буларак та таныла - вера Николаевна исә «Халык иреге» партиясе башкарма комитетында атаклы ре- Z волюциоисрлардан Софья Перовская. Степан Халтурин, Андрей Желябов Вера За- 2 сулич. Николай Кибальчичлар белән кулга кул тотынып эшли Вера Фигнер Александр патшага һәҗүм оештыруда иң актив катнашучылардай - булв 1881 елның 1 мартында халык ирекчесе Гриновицкии ташлаган бомбадан им- = лератор каты яралана. Заманының иң яхшы габипларыннан саналган леибмедик и Сергей Петрович Боткинның зур осталыгы да бу очракта ярдәм итә алмын Жан- 3 дармнар патшаны үтерүдә катнашучыларның күбесем шунда ук кулга алалар -Халык £ иреге' партиясе Башкарма комитеты членнарыннан Вера Фигнер гына шактый вакыт Г иректә кала Ләкин име елдан соң. 1883 елның 10 февралендә хыянәтче Сергей Де- _ чаевның әләге буенча ул да кулга алына, ә 1884 елның 14 сентябрендә Петербург * хәрби округы суды каршына баса һәм үлем җәзасына хоием ителә Бераздан соң ж (Вера Николаевианың әнисенең үтенече буенча) император галиҗәнапларының »мәр- _ хәмәте» белән бу җәза сроксыз каторга эше белән алыштырыла Күпмедер вакыт Петербургның Петропавел термәсендә тотканнан соң Вера Фигнериы Ладога кулендә ' Нева елгасы үзенең агышын башлаган урыннан ерак түгел җирдә кечкенә генә Оре- а. ■оя утравындагы Шлиссельбург крепостена күчерәләр Егерме ел буена бер кешелек 26 нчы камерада яшәү артта калган Ә алда — «• тулы билгесезлек Вера Николаевна бетен кечем, тормышын багышлаган народник- - лыи идеяләре инде күптән тарих карамагында Ә 1905 ел революциясенә «әзерлә- ' куче рус пролетариаты үзенең байрагы теп кулланмасы иткән марксизмны кабул - иторгә әле ул әзер түгел Шулай да Вера Николаевна менә шундый шартларда бик х тә табигый булган каушауны, тешенкелекне җиңеп, тормышта яңадан уэ урынын таба. байчамнан үткәннәрне яза башлый Жмде томлык истәлекләрендә ул үзенең тормышы, пролетариат дәверенә кадәр булган революцион хәрәкәттә катнашуы турында сойләп кенә калмый, халыкны азат итү очен кәрәшнең бетен бер этабын сурәтләп Вера Николаевна Фитиерны язмыш шактый озын гомерле итә Ул оч рус революциясен кичеро Октябрь җиңгәннән соң Татарстан АССРның Тәтеш шәһәренә килеп урмаше, мәгърифәтчелек белән шегыльләнә. истәлекләрен яза Гаҗәеп язмышлы батыр рухлы хатын 1942 елда 92 яшендә вафат була.
ПУШКИН КАЗАНДА Александр Сергеевич Пушкин Казанда ике тәүпе» «ә җиде сәгать була Бу — шагыйрьнең "Пугачев тарихы» дигән китап (бу исем соңрак патша кушуы буенча "Пугачев бунтының тарихы» итеп үзгәртелә) эчен материал туплап иергән чагы була Уа Петербург белән Казан арасын 19 конда үтә. безгә Чебаксар Түрламә Саиамск Васильево аша киле. Аның Васильевода кичне сәгать тугызда булганы билгеле Ва- Сильеводан Казанга хәтле ат белән ике сәгать врымлык юл дип исәпләсәк ул Казанның үзәне тенге уникеләрдән дә соңга калмыйча килеп җиткән булырга тиеш Шәһәргә ул элекке Ягодный бистәсе аша килеп керә Проломный (хатерте Бауман урамы) буйлап үте дә хәзерге Ирек мәйданындагы (ул чакта Театр мәйданы дип аталган) авиация институты урынындагы гел почтамт бииасы артына урнашкан почта станциясенә күтәрелә. Шагыйрь тенгә Петропавловск урамындагы (хәзерге Рәхмәтуп- лин урамы, 6) дворяннар җыелышы кунак йортында туктала 1826 елда шул ук кунак йортында, декабрист ире Сергей Волконский янына сер- генгә барышлый, Александр Сергеевичның бик яхшы танышы, эчкерсез бер хис белән яратып йөргән кешесе Мария Николаевна Волконская да туктаган икән. А. С Пушкин аның белән 1820 елда әле ул кыз чакта Төньяк Кавказда кызның әтисе генерал Раевский өендә танышкан була Шагыйрьнең: Җан газабым — тик син... Аны бүтән һичбер сагыш борчый, изә алмый, һәм йөрәгем гагын янып сөя. Сөймичә ул чөнки түзә алмый дигән юллары нәкь менә шул Мария Николаевнага багышланганнар. Шулай итеп. Александр Сергеевич Казанга 1833 елның 5 сентябреннән 6 сентябренә каршы төндә килеп төшә һәм кунарга Менә бу урында инде Пушкинның тормышын, аерым алганда аның Идел буена. Уралга сәяхәтен тикшерүчеләр арасында аерымлыклар башлана Казан тарихын яхшы белүче һәм шәһәр турында бии яхшы күрсәтмә язып калдырган Николай Загоскин, шагыйрь Казанга килеп төшкәч ук Кече Проломный урамында (хәзерге Профсоюз урамы) үзенең яхшы танышы. Казанның ул чактагы танылган әдибе. Пушкинны Петербург буенча белүче Эраст Петрович Перцов өенә тукталган, дип саный Ә менә безнең замандашларыбыз Н Ф Калинин. Е Г Бушканец, В А. Климетовский һәм башка кайбер авторлар. Казанда А С Пушкин дворяннар җыелышының кунак йортында тукталуны кулаирак күргән һәм өч төннең өчесен дә шунда үткәргән, дигән фикердә торалар 1980 елда Татарстан китап нәшрияты чыгарган «А. С. Пушкинның Идел буена һәм Уралга сәяхәте» дигән китап авторы Ю Л. Славянский исә өченче бер фикерне алга сөрә Ул болаи ди. әйе, ул Казанга килеп җиткәндә вакыт соң булу сәбәпле, шагыйрь чыннан да дворяннар җыелышының кунак йортында тукталырга мәҗбүр булган Ләкин икенче көнне. ягьни 6 сентябрьдә, иртән үк үзенең якын дусты, атаклы шагыйрь Евгений Абрамович Баратынский каенатасы генерал-майор Энгельгардтлар өенә күчкән Шул ук Ю Л Славянский раславынча, бу өй Грузинский (хәзерге Карл Маркс урамы) урамындагы ул чактагы Грузинский чиркәвеннән (хәзер 15 нче элемтә бүлеге бинасы) якында гына урнашкан. Александр Сергеевич Евгений Абрамович Баратынскийны киң күңелле кеше итег. тә. талантлы шагыйрь буларак та югары бәяләгән. Чын алтындай чыңлый һәм ялтырый Пушкинның күренекле замандашы һәм каләмдәше иҗатына карашы әнә шундый. 1831 елда «Современник» журналының редакторы һәм нәшире. тәнкыйтьче П. А. Плетневкә уртак дуслары әдәбият сөючеләргә таныш әдип А. А Дельвигның вакытсыз үлүе уңае белән җибәргән хатында А Пушкин менә ничек яза «Аңардан башка без ятим калгандай булдык Бармак белән сат ап кара әле. без ничәү калдык: син. мин Баратынский — вәссәлам!» Евгений Абрамович Казанда килә-китә күп тапкырлар булган, ә 1831—1833 елларда озаклап яшәгән Ничек кенә булмасын. Александр Сергеевич Пушкин белән Евгений Абрамович Баратынский безнең шәһәрдә очрашканнар Бу очрашу һич көтмәгәндә һәм. әлбәттә, бер-берсен озак күрми торган, берберсенә карата рухи якынлык хисе саклаган чын дуслар кавышкандагыча шатлыклы булган, һәм Евгений Баратынский дустының Казанга килүе файдалы һәм нәтиҗәле, күңелгә ятышлы, истә калырдай булсын өчен кулдан килгәннең барысын да эшләргә тырышкан Ул Пушкинны Казан интеллигентлары арасында бик ихтирамлы кешеләр — нрле-хатынлы Карл Федорович һәм Александра Андреевна Фукслар белән таныштыра Милләте белән немец 6’улган һәрбер шигырь синең повестьта! — .профессор Карл Фукс үзенең бетен аңль. гомерен диярлек Казан университетында ммяеуга бирә. Үзе медик булса да. тарих, этнография, крайны өйрәнү белен кызык- ГАЛИМ, РЕКТОР, КИТАПХАНӘЧЕ Лобачевский турында ватаныбыз фәненең горурлыгы булып танылган. аның данын бөтен дөньяга тараткан бөек галим турында Казанда күп нәрсә сөйли Николай Иванович җитәкчелегендә. яның турыдам-гуры катиашы белей тезелгән мәһабәт университет бииасы. Ань ң үлемсез исемен йертә торган урам. Гаиләсе белен ул яшәгән элекке ректор йортының һәм химия корпусының стеналарындагы истәлек такталары. Аларның берсе бу кешенең 1827 елдан 1846 елга кадер 19 ел буене бу университетта ректор булып торганлыгын хәбәр итә. һәм, ниһаять, рус скульпторы Мария Диллониың таланты һәм иҗади фикере җимеше — Н. И. Лобачевскийның ▼ бронзадан коелган бюсты, шәһәр халкының бу беек шәхескә мәхәббәте һәм ихти- Q рамы билгесе, инде 80 елдан артык бүгенге Ленин һәм Лобачевский исемендәге 7 урамнар чатын, республика китапханәсе һәм Фәннәр академиясе филиалы биналары 3 янәшәсендәге кечкенә бакчаны бизәп торучы һәйкәл һәйкәлне Николай Иванович- о иың тууына 100 ел тулу уңае белән шәһәр кешеләреннән һәм денья галимнәреннән w җыелган акчага салганнар. Акча җыю комитетының почетлы членнары Италия мата- — магигы Эудженио Белырами, немец физигы Гермаи Гельмгольц, француз математигы 7 һәм философы Жюль Пуанкаре, инглиз математигы Джеймс Сильвестр кебек донья- 3 га билгеле галимнәр булган. Үз бәясен бөлеп горур иелгән баш, киң маңгай, таксе, кырыс йез. җыерылган < каш. Үлемсезлеккә атлаган, көчле рухлы бу кеше, нигә шундый тирән сагышлы соң! X Бер уйлаганда, бу фани дөньяда ирешергә мемкин булганнарның барысына да иреш- квн бит инде ул. Нижний Новгородның вак чиновник улы Николай әиисенең тырышж лыгы аркасында энеләре Александр Һәм Алексей белән берлектә Ррссиядәге иң ф өлкән урта уку йортларының берсе һәм император гимназиясе дип аталырга хаклы я булганнарының бердәнберенә — Казан гимназиясенә керү бәхетенә ирешә. Иида зур С авырлыклар белән (ул чакларда гимназияләрдә казарма тәртипләре яшәген) үтне- Z релгон уку еллары артта калган Инде университет курсы да уңышлы үтелгән (хәер. - бу уку йортына керү аның өчен бик ансат булмаган, ченки ул кабул итү имтмхаи- у карын беренче тапкырында бирә алмый). Дерес. горур мөстәкыйльлеге, ачы теле, яңадан-яңа шуклыклар уйлап табудагы тапкырлыгы белән ул укытучыларның һем ин- — спокторларның тәңкәсенә тиеп бетә Чыннан да, кирәк бит шул хәтлегә барыл җи- ® төргә: акчага һәрвакыт мохтаҗ булган студент Николай Лобачевский үзе белән бер группада укыган сабакташы — бай малае Дмитрий Перевозчиков белән бәхәсләшә дә, күпмедер вакыт университетның ректоры да булып торган математика укытучысы Г Никольский баскычтан төшеп барганда, аның башы өстеннән сикереп үте. Математикага сәләте бик кочле булганга, Николай Лобачевский унсигез яше- дә инде зур галим булып җитлегә Ул елларда шактый танылган профессор Бартелье- иың аны укуын бетерер бетермәс приватассисгент сыйфатында педагогия эшенә тартуы тикмәгә генә түгел. Бик әшәке кеше, гимназия директоры һәм инспекторы И. Ф Яиовкиниың (шунысы кызык: ачылган көненнән алып 1814 елга кадер ун ел буена Казан университеты «гимназия каршында* була), ә соңрак Казан уку-укыту округының попечителе карагруһ карашлы, һәр җирдә полиция тәртипләре урнаштырырга омтылучы коше М. Л. Магницкийның терпече киртә коруларына карамастан кандидат дәрәҗәсен узмыйча гына, егерме ике яшендә адьюнкт (профессор ярдәм чесе) була, ө 1816 елны, егерме дүрт яшендә экстраординарный профессор итеп сайлана 1827 елда ул инде — университет ректоры Бу уку йортының төп корпусын, астрономия обсерваториясе, фәнни китапханә, физика һәм химия лабораторияләре биналарын. анатомия театрын, кыскасы, үзенең камиллеге белән бүген дә һәркемне ’•Ң калдыра торган университет ансамблен тезүгә күпме көч салынган! Университеттагы китап саклау урынын тәртипкә китерү, аны Россиядәге университет китапханәләренең иң яхшыларыннан берсенә әверелдерү буенча күпме эш башкарылган! Ул ректор булып эшли башлагач та үзенең 1825 елдан бирле яратып Һем намус белән үтәп килгән китапханәчелек вазифасыннан баш тартмый гына түгел, әле тагын ун ел буена шушында тырышып эшләаен дәвам иттерә Демократ-галим һәм халык мәгарифенең зур белгече буларак ул югары уку йортының бурычын студентларны укытуда гына түгел, елардай җәмгыятькә файдалы гражданнар тәрбия- "•ҮДӘ дә күрә һем бу эштә китапханәгә зур урын бирә Китапханә өчен рус әдәбиятының күренекле исәрләрен. Пушкин. Гоголь. Грибоедов китапларын ул үзе сайлап 129 ала торган була, ул заманнарда прогрессив матбугат органнарыннан саналган «Современник» журналын алдыра. Аның теләге буенча университетта китапларның беренче каталогы төзелә һәм болар барысц, дә югары уку йортындагы төп вазифасыннан — лекцияләр укудан, берьюлы берничә фәнне, аерым алганда, аналитик механика, гидромеханика, эксперименталь физик математика Ь'Эм хәтта астрономияне алып барудан тыш башкарыла. Күп вакыт, көч һәм тырышлык таләп итүче тәрбия эшен дә истә тотарга кирәк әле Белгечләр хәзерләү эшен уйсыз ятлаудан, схоластикадан арындыру турында 1828 елда ул сөйләгән .Тәрбиянең иң мөһим мәсьәләләре турында речь» безнең көннәрдә дә үзенең әһәмиятен югалтмый. Ул университет биналарын төзү комитетының җитәкчесе постында үзе кебек үк талантлы, үзе кебек үк эшенә җаны-тәне белән бирелгән архитектор П. Г Пятницкий, ә соңрак, шундый ук талант иясе М. П. Коринфский белән иңгә-иң торып, зур эшләр башкара. Шул ук вакытта ул авыл хуҗалыгы мәсьәләләре белән шөгыльләнә торган ирекле экономик җәмгыятьнең IV бүлекчәсе җитәкчесе дә була. һәм шул ук галим ватаныбыз фәненең горурлыгы булырдай бөек ачыш ясый: Эвклид геометриясеннән үзгә геометрия иҗат ителә. Бөтен дөньядагы математиклар ике мең ел буена баш ваткан нәрсәгә, ниһаять, тулы ачыклык кертелгән. Эш менә нәрсәдә: Борынгы Греция галиме Эвклидның унбиш китаптан торган. «Башлангычлар» дип аталган хезмәтендә аңлатылган постулатларның, ягъни аксиомаларның абсолют күпчелеге бик тә аңлаешлы һәм алар берәүдә дә шикфәлән уятмыйлар. Чыннан да "бер бөтен әйбер өлештән зуррак» яисә «аерым-аерым өченче бер нәрсәгә тигез булган зурлыклар үзара да тигезләр» кебек аксиомаларга кем генә шикләнер икән? Әмма параллель туры сызыклар турындагы тәгълиматның нигезендә ята торган бишенче постулат бәхәсле. Бу постулатны дөрес дип санасаң, туры сызыктан читтә яткан нокта аша бу сызыкка параллель булган бер генә, фәкать бер генә сызык үткәреп була. Чыннан да кара акыл белән уйлаганда, болай әйтүдә искитәрлек бернәрсә дә юк Геометрияне аз-маз гына белүче һәр кеше кәгазьгә сызып карау белән моңа ышаначак. Яәкин геометрия фәне беренче караштан соң ук туган тәэсирләргә нигезләнми, сиземләүләргә һәм тойгыларга ышанмый. Николай Иванович Лобачевский да, Эвклидның турыдантуры алынган тәэсирләр буенча һичшиксез дөрес дип саналган әле-е бишенче постулатының абсолютлыгын шик астына алганда, үзе тапкан яңа геометоияне хәзергә әле турыдан-туры тәҗрибә белән түгел, бары тик фараз кылу, күз алдына китерү юлы белән генә аңларга мөмкин икәнлегеннән чыгып эш итә. Шуңа күрә ул аны «фараз кылына торган», «гөман ителә торган» геометрия Дип тә атый Эвклид геометриясенең тел-теш тидергесез бүтән положениеләренә кагылмыйча, ул борынгы математикның бишенче постулатын үзенең яңа аксиомасы белән алыштыра, һәм ул яңа аксиома менә нинди: бер нокта аша бирелгән туры сызык белән кисешми торган бик күп туры сызыклар үткәрергә мөмкин. Шунысы әһәмиятле. Лобачевскийча. бер-берсе белән кисешми торган сызыклар һәм параллель сызыклар — бер үк нәрсәләр түгел. Лобачевский тәгълиматының белгечләргә генә аңлашыла торган бүтән нечкәлекләренә кагылмыйча, тик шуны гына басым ясап әйтеп үтик Аның геометриясе, пространство — ул материянең яшәү формасы дигән материалистик хакыйкатьне тануга нигезләнгән. Әйе, Лобачевский гигант эшләр башкарган. Тик бронза бюст булып урам мәйданына чыгып баскан бу титанның йөзе нигә шулай борчулы, нигә шулай ваемлы соң әле? Бу сорауга бер генә сүз белән җавап биреп булмый. Иң төп сәбәп шунда — безнең даһи озак вакыт танылмаган. Математика өлкәсендәге Колумб дип, Коперник дип ихтирам белән аны әле шактый соңрак, үзе үлгәч кенә, атыйлар. Үзе исән чакта, Н И. Лобачевский юк-бар белән маташучы сәер кешедән санап йөртелә. 1826 елның 11 февралендә университетның физика факультеты утырышында сөйләгән. Эвклид геометриясеннән үзгә геометриянең нигезләрен аңлаткан докладын аның үз хезмәттәшләре үк кимсетүле елмаю белән каршы алалар, 1829 елда «Казанский вестник» журналында басылып чыккан «Геометриянең башлангычлары турындапгы мемуарлары Россиядә һәм чит илдә игътибарсыз калдырыла. Хәер, игътибарсыз ук түгел икән. Яман атлары чыккан карагруһчылар, фәндә. әдәбиятта, сәнгатьтә буяган һәр алдынгы фикергә агулы ук җибәрергә әзер торган журналистлар, еллар буе матбугат битләрендә даһи Пушкинның «нанына тоз салып* килгән кешеләр — Булгарии белән Греча — Николай Ивановичны да «игътибарсыз калдырмыйлар». Үзләре иәшер иткән «Сын отечества» журналының 41 санында (1834 ел) Казан галимен хурлый, кимсетә торган, аның әле генә без телгә алган мемуарына пычрак аткан чәнечкеле пасквиль басып чыгаралар «һәр укытучы кеше галим ук булмаса да, һич югында сәламәт акылга ия булырга тиеш.— дип язалар алар — Ә менә яңа геометриядә бу соңгысы да җитенкерәмик Юк, шәхси данга омтылмый Николаи Иванович Лобачевский Файда, дәрәҗә, шөһрәт турында уйлау — аның ечен ят бер нәрсә. Аңа башкасы тынгылык бирми. Куп еллар баш ватуның нәтиҗәләре, киеренке иҗат җимеше — яңа геометриясе шулай ук озак еллар буе фәнгә, җәмгыятькә файдасыз булып калыр микәнни? Бәлки аның йөзенә чыккан борчуларның сәбәбе — ялгызлыктыр? Ихтимал Дөрес. Казан уку-укыту округының попечителе, зур алпавыт. Спас өязендәге Бездна авылының— крестьяннары күп ел соңрак Антон Петров җитәкчелегендә патшаның җир реформасына каршы көрәшкә күтәреләчәк авылның хуҗасы М Н Мусин-Пушкнн, злекке попечитель Магницкийдан үзгә буларак, аны яклый, аңа ярдәм итәргә тырыша. Дөрес, аның яраткан кешесе, хатыны Варвара Алексеевна, балалары, туганнары бар Хәер, соңгы вакытларда бу терәк чатный ярыла башлый һич көтмәгәндә яраткан улы Алексей үлеп китә. Кечесе Николай да, әтисенең сүзен тыңламыйча, университетны ташлый. Энесе Алексейның тормышы уңышлы ук булып чыкмый. Студент чакуан ук дус кешесе Иван Симонов та шунда — Казанда университетта. Бу —аның белән бергә университет тәмамлаган, аның белән бер үк кемне магистр булган. адъюнкт булган, бер үк көнне экстраординар профессор дәрәҗәсе алган, аннары Ф Ф. Белингсгаузен һәм М. П Лазарев җитәкчелегендә донья әйләнә сәяхәттә катнашып, бөтен дөньяга танылган астроном Симонов Тик аның якынлыгы да җиңеллек китерми хәзер Лобачеаскийга. Әллә нәрсә булды әле аның дустына, әлеге сәяхәттән соң Иван Михайлович кинәт үзгәреп китте Үзенең даны-шеһрәте белой тәмам исереп йөри, ректор креслосы турында хыяллана шуңа күрә бу урымга Лоба- чевскиймың куелуын гарьләнеп каршы ала, хәтере кала. Николай Ивановичны әллә аңламый, әллә аңларга теләми. Аңласа, үз итсә. Лобачевскийның боек ачышын тизрәк фән хәзинәсе итү өчен көрәшмәс, авыр чаклерда аның таянычы булырга омтылмас идемени?! Кыскасы, безнең бөек галимебез ялгыз Чын фикердәше, мәсләктәше юк аның, эчен бушатыр кешесе юк Бәлки Николай Ивановичның йеэендә сагыш тә. кайгы да түгелдер? Бәлки бөек галим-геометрның титан гакылы әле һаман үзе ачкан фәннең киләчәге турында уйлыйдыр? Бик ихтимал Ничек кенә булмасын Россиядәге беренче хатын-кыз скульптор Мария Диллонның иҗат җимеше — геройның үзенә тиң Алай булмаса. без университет каршындагы бакчадан Николай Иванович һәйкәле яныннан үтеп киткәндә Яисә сүзсез генә аның янында басып торганда, үз ватанына үз халкына, алдынгы фәнгә хезмәт итүгә багышланган кешеләрнең үлемсезлеге турында тирән уйланмас идек.