Логотип Казан Утлары
Публицистика

«ШАГЫЙРЬ КОМПОЗИТОР БУЛЫРГА ТИЕШ...»

Бу III агыйрь композитор булырга тиеш,— ди Һади Такташ үзенең «Иҗадияле I II тем турында» (1923) исемле шигъри манифестында.— Ул яза башлаудан ' ЖиЛвЛ эүяал үзенең халәте рухиясенең музыкасын табыл, шигыренә шул музыканы кушып язарга һәм аның шигыренең нинДи халәте рухия вакытында язылганлыгы аңкып торырга тиеш» '. Бу сүзләрне ничек аңларга’ Бары шигъри сөйләмнең музыкальлегенә өндәү дип кенәме? Алай уйласаң, бераз гына алдарак шагыйрь үзе үк традицион силлабик шигырьнең «көйлелегеннән» баш тартырга чакырган бит: «Иске өслүбтә иң алда тотылган такмаклап язу юлы бетәргә, аның урынына «тон» белән «сөйләп» язу юлы кертелергә тиеш» Шулай ител, автор, бер яктан, сөйләм теленең гадилегенә һәм табигыйлегенә чакыра, икенче яктан, шагыйрь бер үк вакытта композитор да булсын, үз иҗатында музыка законнарына да таянсын, ди. Капмакаршы характердагы мондый фикерләрне ничек бергә бәйләргә? һ. Такташның шигырь төзелеше өлкәсендә мәшһүр реформатор булуы — мәгълүм нәрсә Безнең шигърияттә «гарәп аруэы»на нигезләнгән көйле шигырьдән халыкчан шигырьгә, «тон» белән «сөйләп» язуы юлына, җанлы сөйләм интонацияләренә корылган шигырьгә кискен борылыш ясау аның исеме белән бәйләнгән. Шагыйрь композитор да булырга тиеш дигәндә. Такташ «җан. күңел музыкасын», башкача әйткәндә, шагыйрьнең үэ-үзен, үз рухи халәтен, үз эмоциональ хәлен тулырак чагылдыруны күз уңында тоткан, дигән фикер яши. Чыннан да. Такташ шигыре эмоциональ яктан искиткеч бай эчтәлекле булып, ул автор күңелендәге рухи халәтнең иң нечкә төсмерләрен (шатлык, кайгы, моңсулык, мәхәббәт, нәфрәт һ. б. ш.) белдерә. Әмма шулай да Такташның тезисы бер «күңел муэыкасы»н гына күздә тотмый. Шигърият өлкәсендә Такташ — чын композитор, чын реформатор була. Ул шигырьләрендә. һәм бигрәк тә поэмаларында, контропункт. рефреннардан, төп «мелодия» белән үрелеп барган «музыкаль темалариның үзара чиратлашып килүеннән киң файдалана, башкача әйткәндә, үз иҗатында симфонизм принципларына нык таяна. Заманында моңа «Музалар туганлыгы» исемле мәкаләсендә әдәбият белгече Н. Юзиев та игътибар иткән иде (дөрес, ул бу фикерен ачып, конкретлаштырып тормады). Симфонизм принцибы дигәндә нәрсә күз алдында тотылганын ачыграк аңлау өчен, Такташның аеруча нык танылган һәм сәнгатьчә камил әсәрләренең берсе булган «Мәхәббәт тәүбәсе» (1927) поэмасына мөрәҗәгать итик. «Мәхәббәт тәүбәсе» — мәхәббәт турындагы поэма Асылы белән буржуаз характерда булган «яңача мәхәббәт», Һ Такташ Пьесалар, хикәяләр. мәкаләләр. Казан. 1953. 227 бит 1 Шунда ук. «ирекле сею» кебек «теорияләр» яшьләр арасында киң таралу сәбәпле. егерменче елларның урталарында һәм икенче яртысында әлеге мәңгелек тема ифрат дәрәҗәдә - актуаль бер тес ала. Чоики «яңама мәхәббәт», «ирекле сею» дигәннәре еш кына гаилә каршындагы җаааплылыктан. ата һәм ана остсиә тошкән вазифалардан аэат ирекле булу тосеидә аңлатыла. Үз вакытында һ. Такташ поэмасы — яшьләрдә коммунистик g әхлак нормалары тәрбияләүдә булсын, модага кереп барган әлеге "теорияләрне» jz фаш итудә булсын — искиткеч эур роль уйный Аннан бирле ярты гасырдан артык ааиыт узды Ә -Мәхәббәт тәүбәсе» укучы- Г иың күңеленә бүген дә бик якын. Ул масштаблыгы ягыннан rap мәгънәдәге актуаль- f яектан күп «стен тора — популярлыкның сере аиа шунда булса кирәк Зобеидә белән ' Мәхмүтнең мәхәббәт тарихы мисалында шагыйрь зур фәлсәфи мәсьәләләр кузгата, әхлакның гасырлар буена килгән мәңгелек нормалары хакында уйлана Иң меһиме С тагын шунда, моны ул искиткеч тәэсир коченә ия булган югары сәнгать чаралары - ярдәмендә хәл итә, нәтиҗәдә поэма геройларының хисләре Шекспирча тирәнрәк һәм £ кул мәгънәлелек тесмерен ала. Бүгенге шагыйрьләргә Такташтаи күл нәрсәгә ейрә- ? кергә мемкин х Поэманың композициясенә генә мерәҗәгать итеп карыйк «Мәхәббәт тәүбәсе» яераштән һем җыйиаиҗыйиак җиде бүлекчедән тора Финернең колачы «гыинаи им» £ хәтле генә масштаблы булып тоелмасын, поэма бик тә җайлы, нибары 375 юлдан гый- £ блрәт. бу — бүгенге татар поэмаларының уртача күләменнән берничә тапкырга кыс- g «ерак диген сүз Поэманың керешен үэене күрә музыкаль әсәрнең увертюрасы дип * ■арарта мәмкин Монда поэманың тәп темасы — гомернаң фанилыгы »шьле»нең кә- ♦ багланмас гүзәллеге билгеләп узыла, кыска һәм кабатланмас булганы ечеи дә әшь- - паниең кадерен белергә кирәк, ди шагыйрь, е Яшьлек, эГомерең иыска синең. Шундый кыска булып гоела. Кичен чәчәк аткан була, Ә таңында инде коела... Буйдан-буйга сузылып килгән әлеге сурәтле фикер есәрнең лирик линиясе — а шагыйрьнең үз яшьлеген, үз мәхәббәтен искә тешерүпвре белен («Янган яшьлек, үткен мәхәббәтләр алар мәңге миндә терелмәс») тыгыз үрелеп бара Автор лиризмны, 01 асардаге киеренкелекне киметеп, укучы хыялындагы куркынычны - йомшарта» торган тңылы юмор белән чиратлаштырып бара («Гакыл башлык булган'кеннон алып, менгән елый мескән йерэгем; һәр кеи ызгыш, һәр кен йорәгемә ганыл-башлык бирә кирәген ») Шул рәвешчә, иерешувертюрада әсәрнең тәп яңгырашы поэмадагы мелодик сурәтнең тел үзенчәлекләре билгеләнгән Шунысы кызык, авторның үз сүзләренә караганда, кереш иң ахырдан, поэманың тел кисәкләре язылып беткәннән соң язылган Димәк, ул әсәргә нидер җитмәвен сизенгән, поэмада сурәтләнгән вакыйгаларга карата шәхси мәнесәбәтен) белдерү кирәклеген аңлаган. Поэманың беренче строфасы, музыкаль камертон кебек, әсәргә тон бирә һәм, лейтмотив буларак, оч тапкыр кабатланып, ботей поэма буйлап сузыла. Беренче тапкыр кабатланганда, бераз моңсулык тесмере булса да. ул тыныч хикәяләү тонында яңгырый Икенче тапкырында эмоциональ киеренкелек иым кече», чеи- "н ул сүзләр инде авторның үзенә дә кагылаИх СМИ, яшьлек. Их сми, тиле яшьлек! Шундый кысма булып тоелдың, Кичен чәчем аткай булдың. 9 таңында... 9 таңында мидә коелдың . Эмоциональ киеренкелек кабатлаулар һәм эндәш сүзләр ардемеидә да, шагыйрь- “•ч үэ-үзане мереҗәгать итүләре белән дә («тоела», «була». »коола» «әбәк битараф HI сүзләр урынына «тоелдың» «булдың», «коелдың» шикелле сүзләр куллану) кәчәйтела. Өченче тапкырында әлеге строфа «үзе сәйгән, үзе көчләнгән» Зөбәйдәгә мөнәсәбәттә кулланыла, шуңа күрә ул юлларда бәгырьне телгәли торган ачы әрнү яңгырый. Һ. Такташ рефреннары, кабатланган саен, яңа яңгыраш ала баралар, аның әсәрләренә хас үзенчәлекләрнең берсе әнә шунда Шагыйрь иҗатын тикшерүче X. Госман дәрес билгеләп үткәнчә. Такташ рефреннары градация тәртибендә, ягъни лирик хиснең үсә-көчәя бару (яки сирәк кенә кими баруы) рәвешендә урнашалар (X. Госман. Егерменче елларда татар поэзиясе Казан, КДУ нәшрияты, 1964 ел). Поэманың төп өлеше драматик жанр законнарына нигезләнеп язылган. Әсәрдә төенләнеш тә («Ул бер наборщикны ярата»), вакыйганың үстерелеше дә. героиняның хисләр киеренкелеге иң югары ноктасына җиткән бер мизгелдә кульминациядә һәм, ниһаять, чишелеш тә бар («Алар килештеләр, ә биш көннән загс белән тормыш башланды»). Поэманың үзенчәлеге шунда: әсәрнең төп сюжет сызыгы күп төрле чигенүләр, беренче карашка төп сюжет сызыгы белән бәйләнмәгән кебек күренгән^ әмма ләкин авторның төп фикерен ачыклауга хезмәт итүче ярдәмчел темалар белән чиратлашып- урелеп бара. Әйтик, беренче бүлекчә үк лирик характердагы чигенү белән башлана: Кайчак шулай бер-бер иптәшеңдә Утырып сөйләшер суз тапмыйсың. Өстәленнән альбом кебеген алып, Рәсемнәрен мактый башлыйсың. Чит кеше альбомындагы рәсем турында бу чигенү керештәге лирик сызыктан Зөбәйдә белән Мәхмүтнең мәхәббәте хакындагы хикәягә «күпер салу» өчен кирәк. Беренче бүлекчә параллелизм принцибына корылган: башта билгесез бер матурньҗ рәсеме хакындагы хикәя китерелә, аннары хикәяләүченең альбомындагы Зөбәйдә рәсеменә күчәбез Шул чак кызыклы бер хәл барлыкка килә. Автор Зөбәйдәнең портреты хакында берни әйтмәсә дә. билгесез матурга караган детальне — «Кара болыт кебек тузган чәчләр хыялыңа кереп чормала» — укучы, үзе дә сизмәстән, Зөбәйдә портретына күчереп куя- Шул рәвешчә, әлеге рәсем «күпер» хезмәтен генә үтәл калмый, төп героиняның портретын тудырырга да булыша Башта хикәяләү тыныч, җиңелчә ирония (барыннан да элек авторның үз-үзенә булган мөнәсәбәтендә) һәм хәзергә әле артык көчле булмаган моңсулык белән эретелгән салмак тонда ага Керештә үк башланган фәлсәфи тема дәвам итә. үстерелә. Логик төстә автор фикеренең яңадан-яңа кырларың' ачу төсендә генә түгел, ә бәлки образлы, интонацион, музыкаль төстә дә үстерелә: «Мәхәббәт тә — нәфис матур чәчәк. ләкин үзе гаҗәп гомерсез, Кайчак загс белән соңы бетә, Ә кайчакта яхшук күңелсез. .» Күрәсез монда шул ук тиз сулучан традицион чәчәк образы кулланылган. Образның халык иҗатындагы мәгънәсенә таянып («Тиңләр идем сине гөлгә, гөлнең гомере аз гына» дигән җыр. мәсәлән), симфоник әсәрдәге музыкаль тема кебек, автор аны үзгәртә һәм үстерә бара Китерелгән строфаның синтаксик төзелеше, аның интонацион сурәте мелодикасы үзе яшьлек турындагы төп рефрен белән турыдан-туры аваздаш --..«рыи Ә.м.ма «соңы кайчак загс беләң бетә, ә кайчакта яхшук күңелсез» дигән сүзләрдә инде алда булачак драматик хәлләргә ишарә бар. Беренче бүлекчәдә барлыгы 46 юл шигырь булып, шуларның бсы гына турыдан-туры поэма геройларына карый I - - авторның уйланулары темага фәлсәфи яктан яктылык нуры сибә, ул нурлар әсәрдә, с- тяп геройларның образларын да яктыртмый калмый; билгеле. Үзенә кадәр язылган эпик әсәрләрдән аермалы буларак, Такташ, вакыйгаларны эзмә-эз тасвирлап барудан катгый баш тартып, гүя күзгә ташланып торган «буяулар» белән генә эш итә Детальләштерүдән качып, шагыйрь укучы хыялына киң мәйдан калдыра Берничә юл шигырь белән чикләнә: Сандугачлы таңнар. Зур урманнар Аның гыйшкын бизм алмады, Язгы зәңгәр күкнең йолдызлары Матурланып күктә яимады... Аның гыйшкы козен чәчәк атты Эштә. Собраниедә, Урамда. Күңел язы шаулап үтте аның Тәңкә карлар яуган буранда. Күрәсез, автор хәтта тел геройның һөнәрен, эш урынын да әйтми (ул. күрәсең. Мәхмүт белән бергә типография тирәсендә эшлидер) Әмма сойләм югарыда китерелгән юлларда күлмәгънәле. Аңардагы берничә катламиы аерыл күрсәтергә була: хозер генә карал узган мәгънә иогеннәи тыш. мәхәббәтне матур табигать кочагында гына сурәтләргә яраткан язучылар белән яшерен бәхәс тосмере дә бар Автор ар- .*анлы шигърият белән дә. укучының кабул итү рәвешендәге шаблонлык белән дә һәм. ниһаять, үэ-үзе белән дә бәхәсләшә Тагын да тегәлрәк игеп әйткәндә, реалист Такташ монда «Урман кыэыон язган дәвердәге романтик Такташтан яшертен генә келә. Шуның белән бергә, тышкы яктан күпме генә иелмәсен, сандугачлы таңнар, язгы заңгәр күк, якты йолдызлар кебек сурәтләр, образлы параллелизм законнары нигезендә, Зобәйдә образына һәм аның мәхәббәт тарихына да үзенең поэтик яктысын сирли Мәсәлән. «Аклы ситсы күлмәгемнең табалмадым ишләрен ■ дип җырлаганда, аклы ситсы күлмәк образы безнең күңелдә Рәйхан' образын да шнгъриләштерә Тыштан Такташ үз героеның эштә, җыелышта чәчәк аткан мәхәббәтен «проэәлаштыра. Ләкин шунда ук әлеге саф һәм фидакарь мәхәббәт хакында теласә нинди матур сүзләргә караганда нүл тапкыр кечлорәк яңгырый торган яңа, кочло шигъри сурәт тудыра. «Күңел язы шаулап үтте анр(ң гәңкә карлар яуген буранда...» Героиняны читләтеп характерлаучы деталь буларак, тәңкә карлар темасы бетен лоэма буена сузыла Ул — хисләрнең сафлыгы, пакьлеге символы Әлеге образ (югарыда китерелгән мисалдагы кебек), әле ассоциация, әле контраст рәвешендә килеп керә Мәсәлән; «Бүлмә уты сүнгән, алар икәү тенге караңгыда калганнар Том караңгы булган... тон буенча аппак карлар җиргә яуганнар * Автор караңгылык турында хәбәр итү белен гене чикләнеп калмый, ахырдан кискен һәм ачык «буяулар», читләтелгән юл белән Зебойдә образын характерлый торган тәңкә карлар күренешен бирү очен, ул турыдан туры укучыда караңгылыни»! тою хисен арттыра бара (юл башында «тон» сүзен рәттән оч тапкыр кабатлау да шуның очен кирәк). Әле «тәңкә карлар», әле «аппак карлар» дип, я булмаса буран яки кар дип кенә алып, автор образны гел терләндерә тора, ахырга җнткәндо, героиня күңелендә сүнәрсүнмәс омст уты кабынгач, образ да үзгәрә «Тышта соңгы карлар ява, алар инде кышкы карлар кебек туңмыйлар». Шул кадәрессн дә әйтергә кирәк, «тәңкә карлар. — матур бер чагыштыру гына түгел, о бәлки поэманың үзенә күр» музыкаль лейтмотивы да Башта Такташ поэмасын «Кышкы карлар» дип атарга уйлаган, аның бу образга нинди зур әһәмият бирүен шуннан да чамаларга була. Бу исем безнең алда образның тагын бор ягына як- тылык нуры сирли Сүз кышкы салкын турында бара Зобәнденең мәхәббәте берьяклы. җавапсыз мәхәббәт — аның фаҗигасе беренче чиратта әнә шунда Мәхмүт йо- рәго баштан ук мәхәббәткә салкын кала, бары тин соңрак кына салкынлык бераз «эри» башлый. Зобәйдә һәм Мәхмүт линиясе белән янәшо бетен поэма буена кызыл җол булып, лирик линия суэылып бара. Без даими тосте янәшәдә генә авторның булуын тоеп барабыз, ул читтән торып гади хикәяләүче генә түгел, ә бәлки Зөбәйдәнең язмышын үэнүңело аша кичерә торган, актив һәм кызыксынучан шохес Поэмадагы ихлас лиризмны оно шул тудыра да инде Хииеяләүчеаәтор апе ү» яшьлеге. үв мохобботе белән мавыгып китә («Җырланган җыр кебек, яшьлек таңым шаулап үтте, шаулап үтте инде гомергә. .»), әле турыдан-туры вакыйгалар агышыңа катнашып китә .Зебом- Дә. бар бүген собранного. ., «Зебәйде. бар бүген театрга ., «Зәбәндә, син борма ’Оатрга. норме, бәгърем, аның артыннан...» (Киңәшләрнең капма-каршы характерда булуында герой күңелендә барган каршылыкларның катлаулы бәрелеше дә чагылыш таба). Икенче бер очракта автор үз уй-фикерләрен истә калырлык образлар, күпсый- дырышлы формалар ярдәмендә турыдан-туры да белдерә: «Ана — беек исем, нәрсә җитә ана булуга; хатыннарның бетен матурлыгы, бөтен күрке ана булуда...» Сүз җаеннан шул кадәресен дә әйтеп китәргә кирәк, әлеге юллар шагыйрь үзе исән вакытта ук башланып, ул үлгәннән соң да дәвам иткән төрле һөҗүмнәр, тәнкыйть фикерләре өчен нигез булып кала. Хәтта Такташның иҗат мирасына карата хәер-хак кешеләр дә (әйтик, үзенең «Һади Такташ поэзиясе» исемле хезмәтендә Ш. Маннур) шагыйрь совет хатын-кызларының иҗтимагый тормыштагы рольләрен бәяләп җиткерми. Такташ ялгыша дип санадылар. Әмма бу аңлашылмаучылык авторның әлеге сүзләрен контексттан аерып карау нәтиҗәсендә килеп чыга. Ул сүзләр бит «кан эчендә яткан» Зөбәйдәне юату, аның күңелен күтәрү өчен әйтелә. Аның хәлен автор шактый ачык итеп сурәтли: «Нигә авыр болай?. Күз аллары шундый караңгы».. Ана булу барлык газаплардан, бөтен авырлыклардан өстен булуын исенә төшереп, автор Зөбәйдәне юата, аның авыр хәлен, кайгысын уртаклаша. Ә хатынкызның иҗтимагый роле хакында исә Такташ публицистик чыгышларында да. күл кенә шигъри әсәрләрендә дә (мәсәлән, «Алсу» поэмасында) бик ачык итеп әйтә. «Мәхәббәт тәүбәсенндәге чигенешләр хакында күп сөйләнгән, күп язылган. Билгеле, Такташның кыю новатор булуы һәркем тарафыннан да җиңел генә кабул ителми. Күпләргә шагыйрь төп максатыннан, төп бурычларыннан читләшә кебек тоела. Поэмадагы ай. җил. хуҗасыз песи балалары турындагы өлешләрне алар шундый читләшү дип аңлата. Хәлбуки, әлеге чигенүләр төп теманы ачарга хезмәт итә — алар әсәрнең драматизмын киметмиләр генә түгел, киресенчә, арттыралар, көчәйтәләр Әйтик, Зөбәйдәнең алдану күренешеннән соң автор укучы каршына менә мондый чигенү күренеше китереп бастыра: Ул төнне ай күктә эш тапмыйча. Эче пошып сүгенеп йерегән. Ул теине Әүхәди юлга чыгыл. Кире кайткан куркып бүредән. Шушы тәнне Гыймади, эт ерсә дә. Тәмле йокысыннан тормаган, Шәкүр карак вның вбзарыииан Күк айгырын кереп урлаган... Бер уйласаң, поэмада башка бер тапкыр да күренми торган Әүхәди белән Гый- мадиның монда ни катнашы бар? Яки күк айгырны урлаган Шәкүр каракның?.. Хикмәт шунда, бу ишарәләр аша шагыйрь әлеге шомлы һәм куркыныч тәндә героиня күңелендә купкан хисләр давылын аңлатырга телм Бу музыкаль чигенеш, хәвефле, шомлы образларның (төн. буран, тынычсызланып өргән этләр һ. 6.) какофониясе аша шагыйрь монда төп нәрсәне — хәвефне, бу төнне эшләгән эшне сиздерергә тели. Укучы игътибарын тагын бер төгәлсезлеккә юнәлтәсе килә. Алда шагыйрь тәне буе җиргә «ап-ак карлар яуганнар» дип, ягъни төн караңгы, кук болытлы булган, дил язган иде Шунда ук «күктә эш тапмыйча, эче пошып сүгенеп йөргән» ай турында яза. Боларның берсе икенчесен инкарь итә кебек. Әмма поэмада ай коры бер пейзаж детале генә түгел. Ул — ялгызлык символы Зөбәйдәнең күңелен киләчәктә ялгыз калу кебек куркыныч уйлар телгәли башлау белән, поэмага ялгыз ай образы килеп керә. Дөресрәге, символ гына да түгел, ә үзендә ялгызлыкны гәүдәләндергән, юри кечерәйтелгән, беркадәр дәрәҗәдә комик образ. Аны Такташ шулай ук халыкның образлы фикерләү үзенчәлегенә таянып иҗат итә («Сагынганда айга карыйм, ай да ялгыз минем күк»), тик аны үзгәртә, яңа эчтәлек белән баета. Аның ае — эч пошудан, эшсезлектән һәм ялгызлыктан күктә сүгенеп йөри торган тол ир. Автор үзе кайчандыр хатынсыз ай образы миңа комик фон өчен кирәк, дип язган. Ләкин бу образның роле һич кенә дә фон булу, вакыйганың киеренкелеген йомшартып, укучы хыялына күпмедер ял бирү белән генә чикләнми. Хатынсыз ай башыннан узган газап- михнәтләрне күзәтә торгач, без, ирексеэдән, Зөбәйдәне көткән шыксыз ялгызлык ту- рыид« уйлый башлыйбыз Шулай итеп, автор безнең хыялга уйланыр «азык» бир» «иш тиешле юнәлешкә кертеп җибәрә Поэманың иң ахырында ялгыз ай образы татын килеп керә, бу юлы инде > контрастлык законы буенча килеп керә. Гашыйклар кавышып бәхетле була, ай гына элек- качә ук хәсрәт зчеидә ялгызы кала Мәгълүм булганча. Такташ башта поэмасын алда = китерелгән юллар белән тәмамларга уйлаган, язгы табигать гөр килә, геройлар бәхет - кочагында йезә. Күрәсең, андый тәмамлаимьш артык тәне, сентименталь булып то- н елгамдыр, һәм поэманы ул шаян тонда бетереп куя Моның зур гомумиләштерү кә- кенә ия булган үз мәгънәсе бар-. Зебәйдә Аәхеткә иреште ирешүен, тик мәхәббот = драмалары һәрчак болай бәхетле тәмамланмый, күкләр гел аяз тормый Поэмадагы чигенүләрнең һәркайсы урынлы һәм нигезле генә түгел, ә бәлки сю- - җот сызыгы һәм тол фикер ечен зарури да Әйтик, поэмада 30 юл урынны алган т ачулы җил образының мәгънәсе нидә/ Ул образ әсәргә Мәхмүт хакында сүэ барган- Е да, анын эшләрен ничек тә булса аңлатырга ихтыяҗ туганда килеп керә Уз бәяләрен £ иечпвп таимастан, автор безгә бәген эш Мәхмүтнең җилбәзәк характерлы кеше бу- = луында дип ишарәли. Мәхмүт купшы сүзләр, матур җемләләр (яңа тормыш, ирекле С сото һ б.) артына яшеренеп йөри, асылда ул җилбәзәк характерлы җилкуар бер зат булып чыга. Очраклы бер күренештән этелеп китеп, ачулы җил образы зур гомумиләштерүләр ясарга мөмкинлек бирә Бу бүлекчәнең ахырында автор сүзне бер дә - токка гына Мәхмүткә күчерми («Кайда син, әй. ата булыр кеше» ). моның белен ул сүзнең баштан ук нәкъ менә аның хакында баруына ишарә ясый ' Хуҗасыз, ташландык песи малае хакындагы чигенүнең мәгънәсе тагын да ачыг- ф рак. бу образ әсәргә Зөбәйдә ятим бала тапкач килеп керә Бу юлы автор әлеге _ мвсьеле турында ачыктан-ачык яза: «Шулай, дустым! Сезнең песи халкы балаларын . ташлап китәләр; Песи халкы гына түгел, этләр, аюлар да, кешеләр до шулай ителер. ■ & Чигенүләр поэманың офыкларын киңәйтә, әсәрне фәлсәфи сулыш белен баета . аңа полифоник яңгыраш бирә Тиз уэучан яшьлек, кыска, әмма гүзәл һәм газаплы мехеббәт, җилбәзәклек, шуның нәтиҗәсе булган ялгызлык һем ятимлек темалары j үзара үрелеп килеп, поэманың катлаулы, табигате белән симфоник характерда булган структурасын билгелиләр. Чигенүләр белән генә чикләнмичә, шагыйрь контрапункт алымнарына мөрәҗәгать итә. шул чагында ике капма-каршы, еш кына кон- • траст «мелодияләр» яңгырый башлый: караңгы тон һәм ак кар Зебәйдә һөм ай, җил ... һям ай һ б ш. Мин'емчэ, Такташның осталыгы шунда чагыла да Шул кадәресен басым ясап әйтергә кирәк, поэмадагы әлеге катлаулы полифо- " ниэм тулысы белән төп нәрсәгә — әхлакый идеалны эзләүгә, игелекнең бизмонен ачыклауга буйсындырылган Әсәрнең бүгенге укучы ечен булган әһәмияте шуның белән билгеләнә Симфонизм принциплары дигәндә, биредә гомуми фикер бердем максат нигезендә берләшкән темаларның, мотивларның күл кенә музыкаль әсәрләргә, бигрәк тә симфонияләргә хас булган катлаулы үрелеше күздә тотылды Әйтергә кирәк, мондый төр композициянең музыка сәнгате тәэсирендә тууы һич мәҗбүри түгел Иҗади бурыч һәм максатларның уртаклыгы шуңа китерә, һәркайсы үэ юлы белен үсеп, сәнгатьнең терпе төрләре гомуми нәтиҗәләргә, материалны оештыруның, композиция төзүнең гомуми алымнарына киләләр Хәер, бу хәл музыкаль гармония алымнарын аңлы рәвештә үзләштерүне дә кире какмый Такташның әһәмиятле башка эпик әсәрләренә күз салсак, без атарда кайчак нык лы рефреннар булып яңгыраган, кайчак беленер-беленмәс кенә сизелгән музыкаль темаларның шундый ук байлыгын һем катлаулы төстә үрелеп баруын күрербез Әйтик, «Урман кызы» поэмасында ук бетен әсәр буена сузылып барган берничә тема бар: куе кара урман, чәчәкләр, героиняның тузгыган толымнары белән уйнаучы ирекле җил темалары Поэмада толымнар темасы һейне Матильдасының таралган чәчләр темасы белән керешеп китә һәм телсез күзләр темасы белән тулыландырыла Торләнә һәм кабатлана барып. ахырда бу тема аерым бүлеккә үк бүленеп чыга («Нигә! Нигә синең шаян күзләр» ) Асылда, әлеге ике детальдән тыш. Такташ безгә үэ героинясы хакында берни до хәбәр итми Әмма шул меһнм детальләр Әминенең тышкы портретын гына тудырып калмый ирек сеюче жер табигатьле кызның эчке романтик кыяфәтен до күз алдына китереп бастыра Буйдан-буйга сузылган шундый ук мотивлар Такташның башка әсәрләрендә д« бар Шагыйрь талантының музыкаль ягы беренче чиратта шуларның оста үрслүенда, бер-берләренә керешүләрендә һәм симфоник яңгырашларында чагыла да Музыкаль керешүнең шундый ук принцибын Ә. Фәйзинең «Флейталар» (1934) поэмасында очратырга мөмкин. Такташтан соң татар поэмасында симфонизм принцибы озак елларга онытылып торды. Поэманың сюжетлы төре алгы планга чыкты (Ш. Маннур, Г. Хуҗиев һ. б. поэмалары). М. Җәлилнең «Хат ташучы» поэмасы күп поэмалар арасында искәрмә булып тора, анда төп сюжет линиясе ачык беленеп торса да, әсәр халык җырлары рухындагы күп төрле чигенүләр белән үрелеп бара. Шул чигенүләрне алып ташлап, сюжет өслеген генә калдырсаң, әсәр берничә мәртәбә кыскарачак. Тик ул чагында, кабатланмас колориты, юморы һәм лиризмы, халыкчанлыгы һәм тормышчанлыгы белән бергә. поэма үзе дә юкка чыгачак. Соңгы елларда язылган күп кенә поэмаларда симфонизм принцибы үзен тагын сиздерә башлады: мәсәлән, С. Хәкимнең «Дәверләр капкасы», «Васыятьләр», «Кырыгынчы бүлмә» кебек поэмалары, Р. Мингалимов белән И. Юзеевның аерым әсәрләре шуңдый Бу һич тә сюжетлы поэма начар, симфонизм принцибына корылганнары гына яшәргә хаклы дигән сүз түгел. Сүз композиция төзүнең, материалны оештыруның бер алымы хакында гына барды.