Логотип Казан Утлары
Шигърият

Поэзия

Фәннур Сафин Туган җир Юкка гына әйтмиләрдер: — Үзеңнеке — үзәктә. Туган җир һәр мизгел безнең Яшәешне күзәтә. — Танып-үлчәп кара,— ди ул,— Табигатьтә юк хата. һәр яфракта, һәр үләндә Синең киләчәк ята. һәр тамчы чишмә суында Киләчәгең-килерең. Беркайчан да язмышның тик Сайлый күрмә җиңелен... һәм каушама дөрләп янган Утларга кергәндә дә, Йөз яшьлек имәнне егып Давыл тилергәндә дә. Тез чүкмә, килсә дә афәт Җирең-Ватаның өчен.— Гасырлар буе яулаган Исмеңне акла, Кешем! Сабыр итсәң дә... Тыныч кына сабыр итсәң дә Я очсаң да елгыр аргамакта, Бу дөньяның шушы өлеше Тулысынча синең карамакта. Синеке ул бүген, синеке: Урмандагы якты аланмы ул, Нәни генә кызыл баланмы, «Мәммәм!» дип кул сузган балаңмы,— Синеке ул, бары синеке! һәм син аны бәлки дөньяга Нур сирпегән алсу гөл итәрсең. Яки көек исе ерактан Күзгә кергән күмер-көл итәрсең.. Күпме хикмәт, нинди язмышлар Безнең кулда, безнең карамакта!— Юл тотар ул безнең дәвамнар Кай тарафка, нинди аргамакта?.. Күңел нишләр? Язлардан соң язлар килеп Гомерләре ялганса,- Таңнардан соң таңнар туып Киң офыклар алланса? Нишләр күңел, алкышлармы Гомернең балкышларын; Иңнәргә үк кунып кына Сайраган таң кошларын? Теләр мәллә көзләрне ул. Кышкы чал бураннарны; Өши-өши әйләнергә Буранлы урамнарны? Ни булса да, сагындырыр Борчулы наз йөрәкне. ...Җан табынган давыллардан Ничек качыйм икән соң дип Өзгәләнү кирәкме? Кылганнарың, кылмаганың Уйланып йөргән чакта. Нинди моңсу, нинди рәхәт Җырлыйсы килә хәтта! Ниндидер моңлы ышаныч Торадыр җанда сакта: Кемдер сүгеп, кемдер сөеп Сөйли күк безнең хакта. Гомер бакый без булмаган. Без күрмәгән бер якта Безне сагынып сөйлиләр күк Төреп сафлыкка-акка. Кылганнарың, кылмаганың Уйланып барган чакта. Нинди моңсу, нинди рәхәт, Елыйсы килә хәтта! Кырлар кебек давыллана Ыгым Безнең яшьлек калган тугайда. Ник ярсыйсың шулай, тымытыгым, Йөрәк тыныч түгел болай да. Ул бөрлегән җыеп йөргән болын Су астында инде күптәннән. ...Юатам күк һаман назлап кулын: — Берни булмас,— дип,— бер үпкәннән. Ә дулкыннар сикерә күкрәгемә: — Үкенмә,— дип,— егет, үпкәнеңә, Ул иреннәр,— дип,— ал бөрлегән. Дулкын үзе яшь кыз кебек кача... Ә мин судай аккан еллар аша Хәтер елгасына үреләм... Учак яктык Яктык учак, кордык куыш Идел буе-үзәндә. Балкыр иде дөньям тагын, Сине тик бер күрсәм дә. Төштә генә түгел иде Ул балкулар, янулар. Бер-береңне якыным дип, Алтыным, дип танулар. Кайда ул көн? Табылмастыр Еласаң да, көлсәң дә. ...Яктык учак, кордык куыш Идел буе-үзәндә... Яки шул ук... Чиксез бөекләр без Җир шарында! Яки гади татар малае... Без карыйбыз күккә горур, җитди Я карыйбыз җиргә елмаеп... Син дә, мин дә үстек. Онытылды Йөргән чаклар чабата киеп. Үткәннәрне ләкин еш уйлыйбыз, Я атлыйбыз башларны иеп. Җирдә һаман шул ук яңгыр, я кар, Татлы төтен, шул ук— иртәнге. Кулын болгап шул ук ак каеннар Карап калыр безнең киткәнне!.. Лена Шакирҗанова Сәмәрканд базары Җир белән күк арасында түгел мин Җир белән күк арасында түгел мин. Кичә җирдә икән — күктә бүген мин. Я иң аста, иң түбәндә, иң-иң төптә Я түбәдән карап торам, бик биектән Бер мәл язмыш сөйри мине гел тирәнгә, һәм мәтәлеп тәгәрим мин чокырларга. Әмма кабат таулар дәшеп, чакырып ала.. Кайчак менеп җитәм генә дигән чакта Ычкынам да упкыннарга барып тешәм Шәрык! Шәрык! Көмеш арык! Юмарт кояш, көләч халык. Кавынкарбыз, хөрмә-җимеш: карап торма, әйдә, җитеш! ...Бармый калма, диләр иде Сәмәркандның базарына. Онытылмаслык җырлар төяп кайтырсың дип Казаныңа... Шаулый базар, гөрли базар, көләч йөзләр, шомырт күзләр. Җанга рәхәт булып китә, ишетелгәч таныш сүзләр... Агыла җыр бертуктаусыз — дөньябызны онытабыз: Язып алып сүзләрен үк бер әкәдән җыр отабыз . «Михманларга — хөрмәт», диләр, карамыйлар ятлар итеп. Үзбәк егете түбәтәен салып бирде ядкарь ител. — Авыз итми китмәгез,— ди Сәмәркандның кабартмасын... Бигрәк кунакчыл як икән — ничек итеп яратмассың! Ашап туя торган түгел мантыйлары, лагманнары Аяк бөкләп күк чәй эчсәң. бетә бөтен арганнарың. Өемөем киштәләрдә парча-парча кызыл маллар: «Менә бусы җөдә затлы — Казан кызы, алмый калма!..» Бер сылуның чәчләренә һәммәбез дә хәйран калдык. Үзе сизмәгәндә генә, толымнарын санап алдык... Артык озак булмый йөреп, вакыт бик тар, вакыт тыгыз. Кунак ашы кара-каршы — кичен сезгә концертыбыз Сәлам алып килдек сезгә Татарстан, киң Иделдән. Җырларыбыз — дулкын шавы, чакырабыз чын күңелдән! Шәрык, Шәрык! Көмеш арык! Кояшыдай юмарт халык. Ап-ак мамык кырларыгыз, ап-ак кайтыр юлларыбыз. Йөрәкләргә сеңеп калды аллы-гөлле моңнарыгыз... ...Бармый калма, диләр иде Сәмәркандның базарына — Якын дуслар таптым анда һәм җырларын отып калып алып кайттым Казаныма Тик яңадан үрмәлим мин бөтен көчкә; Барыбер, дим, күтәрелеп чыгам өскә! Үрмәле гөл кеби, кояш нурларына Үрелә-үрелә, үрлим үргә, югарыга. Әкияттәге сәмруг коштай күккә ашам, Үзем менгән яңа биеклекне ачам... Җир белән күк арасында түгел мин! Уйлану Үзе чакырып алыр... Дускай, нишлик, әллә дим монда калабызмы? Әллә инде яшьлеккә кире кайтабызмы — дәшеп торган чагында кайнар кайтавазы?.. Әйт, синеңчә кайда без кирәгерәк икән? Кайда безнең кебекләр сирәгерәк икән?.. Әллә йөгереп үтикме калган чакрымнарны — бик теләсә яшь гомер үзе чакырып алыр... Әйдә, очыйк еракка икәү, канатланып, Сагынсак та үткәнне, бүтән кабатламыйк... Сүндермәсәк йөрәктә дәртле чаткыларын, Яшьлек безне кирәктә үзе чакырып алыр... Бәхет безнең арадан күптән югалган иде. Бүген килеп кулын бирде — кичә елмайган иде... Тәпи йөрер чагы җиткән — идәнгә төшкән бала, тирбәтеп, назлап үстергән бишеге кемгә кала?.. Газиз әнкәмнең әнкәсе толымын үргән тарап, учымда — талир тәңкәсе — бу төсе кемгә кала?.. Көрәген куеп бер читкә, ил карты уйга кала: чишмәсен казыды, суын эчәргә кемгә кала?.. Бер-бер артлы оланнарны үзенә тартты кала. Ата-баба гомер иткән төп нигез кемгә кала?.. Тергезеп торганда гына учаклар дөрли, яна. Тукайлы, Такташлы иткән бу телем кемгә кала?.. Җайга искән җил көенә уйга талган киң дала: Бу тынлык кемнәр кулына, бу киңлек кемгә кала?.. Офыклар манчылган нурга, төн ишеген таң кага. Без китәрбез шәфәкъ байгач, ә Кояш кемгә кала?.. һәр мизгел көтә күк җавап, замана сорау ала: бу тормыш кемнәр иңенә, бу дөнья кемгә кала?1. Кайгы мине, күрәмсең, озак эзләгән инде. Бүген сугып ега язды — кичә кизәнгән иде... Мөдәррис Вәлиев ДӨНЬЯ ДИГӘН ЙОРТЫБЫЗ Сөйләде тош... Бер ялгызым япан кырда торам,— Зур мәйданда биниһая мәгърур Александр колоннасы сым«- Миңа нигә аксөяклек саны, Миңа нигә тәкәбберләр даны! Газиз бары маңгайдагы сырлар һәр сыр — ядкарь,— орышлардан калган. (Булганмындыр бәлки соңгы калкан! .) Туфрагымда череде ханнар даны, Күз яшемдә эреде яулар даны Кайнар җанда — күккә кадәр оран,— Александр колоннасы сыман,— Әверелеп камертонга, яңгыра: Охшасам да оешып каткан канга. Охшасам да кисәү төсле җанга Нахак белән рәнҗетмәгез мине: Халкым куенындагы таш түгелмен! ...Чорлар — урам Мин бер чатта торам Утлар-сулар кичкән солдат сыман Гасырлардан күчкән өмет сыман! Йолдызларын кабыза да, Йоклый безнең ярымшар, Үз сәгатен көтеп кала Хак эшләр һәм ялгышлар Мин генә уяу; сөнгедәй Керфекләр сафта тора.— һөҗүм итәргә дип түгел. Мин бары сакта торам Безнекеләр ял иткәндә, Төн һәм көн авышканда Йоклап кала күрмәсеннәр Дим, теге ярымшарда! Ленинград. Пискарев каберлеге. Кулларымны чират, Күкрәгемне зират итеп күз алдына китердем... Мин Блокаданы кичердем. Хәсрәт күз яшеннән, Нәфрәт кургашыннан әверелеп Язгы Тамчыга, Күзләреңне юар идем, Дөнья!— Хәтер уты җанда: ян, чыда! Мин Блокаданы кичердем... Катламнарны ярып. Шул нигезгә барып чыга, берегә тамырым. Мин бәхетле: бүген үзебезнең Баррикадаларны таныдым. — Җәйге төн шикелле җылы толымыма Чит-ят күздән сине генә качырыр идем... Бер тамчы сер калган булса күңелеңдә, Мин төнбоек булып шунда ачылыр идем. Җәйге төн шикелле җылы күзләреңә Керфек итеп мине генә алсаң иде... Бер яфрак хис калган чакта күңелеңдә. Мине кәккүк сурәтендә танысаң иде. Авызын яба алмый урам,— Мине кемгә саный! Адым саен кызыл күзе Шелтә белән карый. Заманнан артта калган дип, Каш җыерма, кала: Утка табынып кына мин Кеше була алмам. — Әти. J атлар ни турында сөйләшз? — Үтелгән юл турында, улым.. (Шәһәр урамында свйләшү) ...Трамвайлар эре генә Узып киткән була; Ерак китеп буламыни Кемдер салган юлдан?! Яшел уттан — яшел утка Дөнья күрә, имеш... Кайвакыт атка карап та Гыйбрәт алу тиеш... ...Җәйге төндә сине шулай иркәләрмен. Горурлыгым яшерермен дә толымыма Мәхәббәтнең синең кебек гадилеген Йолдызлы күк гел искәртеп торыр миңа Q Җиләкле алан. Соңгы чык Эри чалгы йөзендә «Таңда килермен, көт! Таңда-а!..— Сагынуга син түз генә...» Ак томан шаһит,— ак чатыр Борылдым ярты юлдан!— «Ул мәлдән китмәс идең шул. Курыксаң югалтудан». Чал нарат шаһит,— кар’ буйдак, Ылысын коя аска: «Көткән — сабыр, көтү — авыр. Юлыңны үлән басса ...» «Таңда килермен»,— дип киттем Өнсез җыр — моңсу алан. ...Өзелгән чыклар дисбесе Таралган да югалган.. белән Хава Көнләшмә, эземне күреп офыкта... И аппагым. Әйтмәдеммени Җир мине иртәрәк яратканын?.. Кил әле учак куенына, үкенмә узганына! Ачкыч эзлик Дөнья дигән йортыбыз йозагына Олы фикер җиргә иңде Кечкенә бер кеше сурәтендә. Үзен кая куярга белмәде кеше Үзен кемгә тиңләргә белмәде кеше! Адәм Син мине сәерсенеп, бер туйганчы көләсеңдер. Көл, сиңа көлү килешә,— үзең дә беләсеңдер Канатлан, оч та кул изә офыклар арасыннан, Ә минем әле кояштан бераз ут аласым бар. Ә мин куркам: җил уңаена китмәсме? Караңгы почмакта үзен усал зат харап итмәсме? Олы фикергә кечкенә бер кеше сурәтендә җиргә иңү бик хәтәр бит! Сак бул1 Сары яфрак аска тарта. Хайнал ГАБОР, венгр шагыйре Сагынуымнан сары яфрак булдым,— күмеп китте ак кар. Өзелгән яфраклар еламый да, Яңадан кайтуны уйламый да өзелгән яфраклар. ...Күтәрелдем кайнар бозлар булып, салкын суга актым. Дулкын кире какты сагышларым, Әрнүләрем, хата-ялгышларым дулкын кире какты. ...Әверелдем туган яктан килгән ялгыз бер болытка: Сары төнбоеклар яуды кичен, Тар бүлмәмнән киң дөньяга күчте сары төнбоеклар. Язмыш Мин — диңгездән киткән тамчы идем, Диңгеземә кабат кайтыр идем, Диңгеземә бер кайтасым килә! «Кайтар...»— диеп мин ялвардым җилгә, «Кайтар!»— диеп мин инәлдем Җиргә. Дулкын канатында бер өн килде: «Тамчы булсаң, кире кайтыр идең.. Үзең диңгез булгач — кайту юк...» 1978- 1980 Ркаил Зәйдуллин Ташларгамы җанны чиксезлеккә. Йолдыз белән кыскарсын дип арам? ...Юк шул, юк шул. сәгать саен менә Туган туфрагыма иңә барам Бик гадәги шул мин — Җир малае. Бик гадәги нәни, соры осм Йоклыйм, шунда или ашыйм — бусы Туган җирем белән убешүем. Буразнадан бәреп чыккан нәсел. Җан асрыйм бик гадәги якта Тарту кочсн җиңүчеләрне дә Күз алдыма китералмыим хәтта Мин үземә шундый охшаганмын. Талпынырга юк куәтем, чарам Береккәнмен җиргә шулкадәр дә — Туфракка әверелә барам! ...Үзең — үзең инде, ә бит җаның? Ул бит күккә аша, дисездер дә... Җан дигән сүз матдә түгел әмма Белам: ул да иңә бара җиргә Исемсез кеше Аның исемен хәзер бер кеше дә белми Кулны тыгып актарсаң да. Юк беркемнең хәтерендә. Шулай яши ул карт, дәгъвасы юк. Ә иртәгә менә ул исемсез килеш Тыйнак кына иңәр каберенә. Карт-корыдан сорыйм: — «Ул ни атлы?» димеи Чордашлары аның— алар инде белә — Ник белмәскә, соң. әлбәттә, знекәш! Хәерниса түти малае ул.— диләр Егетләрдән сорыйм Кем ул. ни атлы?»—дим. Карт турында миңа бәлки алар сөйләр? — Нишләп сөйләмәскә? Соң. әлбәттә, инде... Чибәр Хәдичәнең әтисе ул.— диләр. Тере кешенең исемен онытканбыз. Архивлардан эзләп буладыр да, беләм. Кем эзләсен ләкин? Беркем кызыксынмый, Кем йөресен, юләр, буш мәшәкать белән... Әби Нидер көйли бер почмакта, намазлык өстендә. Шул безелдәү генә болай тып-тын йортта... Кайчан гына Ике өйне бер итеп йөгереп йөргән хатын — Дәү әнием — шулмы соң бу кортка? Мине искәрми дә, утырган да бер почмакта Ирененә кысып Коръәннең бер аятен. Ике өйне бер итеп хәзер яшь килен йөгерә, Моның Бер намазлык — бөтен вилаяте. • Кырмыска оясына кулны суздым. Кырмыскалар учым буйлап йөгереп узды Гөжләп куйды бөтен бер ил| «Кем ул анда тынычлыкны бозып йөри?» Жанны асраганда, мәгънә күреп Кыса эчендәге яшәештән! (Бөтен бер ил карап тормый булыр Ярдәм көтеп табигатьтән, өстән.) һәрбер нәрсә канунлашкан монда, һәркемнең үз эше үз йортында. Мөмкин кадәр тизрәк. Мөмкин кадәр күбрәк күтәрәсе. Юк монда моң төшенчәсе! Яшәү өчен яшерен көрәш бара. Куәтсезләр бөлә, куәтсезләр үлә... Никтер шушы кырмыска оясын Таяк тыгып болгатасы килә Алмагач Яфрак ярып мин озатып калдым Язгы ташу шаулап йөгерде. Сулар тынып, җилләр кибүгә үк Чәчәкләрем атыл өлгерде Язлардан соң килде җәй аеның Сөю кебек кызу җиллесе җыры Коелдылар җиргә ак чәчәкләр — Яз шатлыгы, яшьлек билгесе Җәй җылысын имгән бөреләрдә Көз бәйрәмен көтү тынлыгы Җимеш биреп, исбатларга иде Койган чәчәкләрнең чынлыгы