Логотип Казан Утлары
Шигърият

Поэзия

 

Йөрәк Таныш ярда — җанга якын сөйләш. Тик мин аны күптән кЬгалткан Басулары — гөрләп, ә шәһәре Каршы ала гүләп ерактан. Малайчакта бергә уйнап үскән һәр ихата, һәр җыр, һәр каен, Поездларның һәр балкыган уты Искә төшә икән һәр даим. Туган җирең белән туганлык ул Туганлыкның иң зур үрнәге. Берәм-берәм шигыремә керә Туган якның таныш үрләре. Ватанымны ничә урап чыктым, Күпме күрдем җәенкышын да.. Ә йөрәге булса Туган илнең, Йөрәге дә, ахры, шушында. УТ Утта дәрт тә, утта дәрман да бар — Бир син аңа бары хут кына! Тик ул явыз, яхшы була алмый — Кеше түгел бит ул, ут кына. Кабызганда яна ялкынланып, Сүндергәндә сүнә шунда ук. Ут кешенең турылыклы дусты! Кайда тереклек бар — шунда ут! Мичтәге ут, беләсегез килсә, Кеше җаны белән бер заттан Бабайларның яккан учаклары Оныкларны дәшкән ерактан. Мужик сөргән, мужик иген иккән. Ул икмәккә, җиргә табынган. Нәфрәтләре исә бай йортында Кызыл әтәч булып кабынган Мин санитар вагоннарын беләм. Күз алдымда тора ут биеп! Еш ишетәм тупчы-командирның Саташканын: «Огонь! Ут!»— диеп. Туңганда да, чыланганда да гел Ялкын тулы безнең йөрәктә. Ут алыгыз безнең йөрәкләрдән, Кабызырга шырпы кирәктә. Яктыра уч шырпы сызылганда. Ут — яктылык бит ул, ут — күңел... Кирәк түгел нәрсә янса әгәр. Без гаепле аңа, ут түгел! Үз язмышым мине кыерсытмый. Ләкин һәрчак берәр бәндәнең Кирәктә дә, кирәкмәгәндә дә Тоям, сизәм берәр ярдәмен. Күрсәтеп тә, хәтта астыртын да (Каян гына алар табыла?!) Көпә-көндез ярдәм тәкъдим итеп Опекуннар миңа агыла. Күреп торам — алар тиргә бата Мин башкалар белән узганда, Читләр өчен тостлар күтәргәндә, Башкаларга кулны сузганда. Я аларның дустын хуп күрмәсәм, Алар белән бергә азмасам, Алар укыганны укымасам. Алар теләгәнчә язмасам! Алар тиргә бата, әгәр дә мин Шигырь бирсәм башка журналга. Күп сорамый алар ут күршеңне, Хатыныңны хәтта хурларга. Синең өчен алар әзер тота Агуын да, татлы балын да Сиңа алар барсын оештыра. Синең өчен эшли барын да Ә элегрәк алар күренмәде. Мин аларга хәзер ни диим? Кайда булган алар мин ач чакта. Ачыкканда апам, әнием?! Менә шундый туган-тумачалар! Мин аларны аңлар идем дә, Тик берсе дә күренмәде күзгә Тилмергәндә мин бер тиенгә... Егылсам да мин еламам хәзер. Дөресрәге, юкка егылмам. Ышанам мин тик үз йолдызыма һәм атлыйм мин тик үз юлымнан! Татьянага Ул бит миңа беркем түгел. Ә шулай да... кем белә?! Карашыннан җан — томанга, Я яктыга күмелә. Сокланып карый тормышка Аның якты күзләре. Чәчәкләрнең телен ача Аның якты сүзләре Үзенә сокланганнарын Күрә ул, күрми түгел. Яктылыкка әйләнү дә Аңарга берни түгел. Язмышым ул! Юкса мине Бәхетле итмәс иде. Ул булмаса, миңа мәңге Мәхәббәт җитмәс иде! • * Бөтенесе килә синең кулдан, Үз дигәнеңне син итәсең. Киткән чакта якты күңелемне Сагыш белән юып китәсең. Кагылганда кабат иңнәремә, Җырлый башлый бәхет — җанымда: Мин бөтенләй башка кеше кебек Син булганда минем янымда. Әйләндер син мине йөзгә, меңгә, Бик теләсәң, акка, карага... Тик кералмый беркем — хәтта син дә — Шигырь белән минем арага! Роберт МИҢ.НУЛЛИН тәрҗемәләре