Логотип Казан Утлары
Шигърият

Поэзия

 

Шагыйрь Үз-үзеңне ничек хәйләләмә, Үз-үзеңнән ничек яшермә — Язмыш сиңа үзе кушкан, шагыйрь, Әрнүләргә түзеп яшәргә. Әрнү сиңа тугры юлдаш булыр Соңгы көнең килеп җиткәнче Бар табышың кешенеке булыр, Башкаларга булыр, беткәнче. Шуны таны, шагыйрь; ниләр генә Бүлешмәсен синең малыңны — Бармакларың кояш нурын тота, Гөлләр сыйпый синең җаныңны! Челтер-челтер көлеп сулар ага һәм җылыга чыга бөҗәкләр. Күз алдыңда синең бар табигать, Беркем күралмаган бизәкләр. Бер көн килеп, әйтик, болар бар да Йөрәгеңнән синең җуелса? Син — бер шәүлә. Димәк, моннан ары Яшәвеңә нокта куела. Көтүче Ибраһим карт догасы чБисмиллаһи рахман и рәхим...» Үлсәм иде, раббем, иярдә. Сулышым калсын иде җилләрдә Бик картайды колың Ибраһим, «Бисмиллаһи рахман и рәхим...» Алма мине күккә, раббем, Дошманнарым куанмасыннар. Балаларым кеше булсыннар, Мин — бер колың синең— Ибраһим, «Бисмиллаһи рахман и рәхим...» Сукырайсын әнә ябалак. Күз нурларым минем китмәсен. Улларымны ятим итмә син, Йоклап йөрмәс тере Ибраһим. «Бисмиллаһи рахман и рәхим...» Чукраклансын әнә, бүреләр, Зирәк калсын минем колаклар. Тупырдашса юлда тояклар, Йөз чакрымнан сизсен Ибраһим, «Бисмиллаһи рахман и рәхим...» Башкалардан артык җирем юк, Аксак аттан кимрәк мин хәтта. Шуны гына ал син җәннәткә, Җирдә торсын колың Ибраһим, «Бисмиллаһи рахман и рәхим...» Кич. Эңгер-меңгер эчендә Яфраклар көйри кебек. Ә курай җиһан турында Хикәят сөйли кебек. Күзләрен ачып куя карт, Ә алар шундый тирән. Бу төпсезлекне, күрәсең. Сабыйлык таңы биргән. Ишетәм, бу курай түгел. Бу — чишмәләр тавышы, Күк гөмбәзен чайпалдырып Мәңгелекнең агышы. Чыгышым Кайда булдым, кайда йөрдем икән, Бу дөньяга килердән элек. Минем бабам нинди далаларда Ат уйнаткан икән җилкенеп? Учак ялкынына кушылгандыр Күзләренең соңгы нурлары... Миңа хәтле булган, Миңа хәтле булган болары. Тугангача, белмим, йолдыз яки Бөркет булып гомер иткәнмен, Яу-дауларның барын кире кагып, Ханга хәнҗәр кайрый-кайрый һаман Килүемне җиргә көткәнмен. Атлар куып йөргән төрки кызын Зәңгәрсу ай куктән күзәткән. Ялларына ябышып атка менгәч. Төрки кызы айга күз аткан. Күзләремдә яшен уйнаганда Җаным кушкан чакта: «Ияргә!» Кирәк түгел мине үгетләргә. Кирәк түгел «Китмә!»— дияргә Көл астында күмер кала бит ул, Бабам кебек мин дә усалдыр, Бу йөрәгем аның мирасыдыр — Чакма итеп чак та, ут алдыр Өр генә син көлгә— тирә-якка Эссе бәрер, очкын сибелер. Авызлыгын чәйнәп, иярләнгән Ярсу атым янда тибенер. Барын ташлап, барына күз йомып. Омтылырмын офык читенә. Җанымдагы кутырларны юып, Яңгыр бәрсен әйдә битемә Күзләремдә яшен яшьнәгәндә Сабыр ит син, көт син азрак... Кулы белән тезген капшый-капшый. Үлеп бара миндә «азиат». Зиннур НА’СЫЙБУЛЛИН т.цнвдмалэре