Поэзия
Кеше булып... Кеше булып туу нинди бәхет! Карагыз сез сабый балага: Биләвендә тибенгәләп ята, Биләүләрдә дөнья тар аңа. Нечкә муен чак күтәреп тора Иләмсез зур башын, Башында Чәче дә юк әле,— мамык кына — Аң чаткысы инде бар шунда! Алсу йодрыкларын төйнәгән ул, Күз йомылган, йөзе чытылган, Телсез авыз сөрән салып сорый. Ими сорап елый, чукынган! Нәни тәннең һәрбер күзәнәге, Көчәнүдән бүрткән кендеге Сөткә сусый... Нинди бөек, Зур эш — Авыз белән ими берлеге! Кеше булып үсү нинди бәхет! Төннәрендә, тәмле төшендә Атына-атына көлә үсмер бала. Келәкөлә туплый көчен дә. Тыгыз тәне тулыша, дәрт кузгала. Ул дөньяга карый сөенеп. Егет булып җитә, я кыз була — Яшәү өчен сөеп-сөелеп! Яшьлегендә аңа бар да гади. Үтәлер күк һәрбер хыялы. Диңгезләрне кичәр, океаннарны. Буйсындырыр тауны-кыяны. Галәмнәргә менәр — батыр булыр: Ил-җир таныр аның эшләрен! .Үссен кеше шулай, ышанып үссен, Күрә-күрә матур төшләрен... Кеше булып яшәү җиңел түгел! Чәчләр сиздермичә агара... Гомер үткәч кенә тотынмагыз Хакыйкатьне эзләп карарга. Көчең барда — җир җимертеп яшә! Җир җимертеп эшлә ичмасам! Ай-йолдызлы галәм күлмәгенә Җир тузаны кунмас һичкайчан. Кыска төннәреңә алмаш булып Йокысызлар килер, озыннар... Язмышыңны куркып көтеп ятма, Язмышыңа каршы үзең бар! Бер йокысыз төндә кинәт кенә Яшен телеп үткән шикелле, Хикмәтле уй килер синең башка... һәм син менә шул уйфикерне Байрак итеп күтәр: — Кеше!— диген,— Якты дөнья — синең тәхетең. Мин телимен һәрбер адәм-затка Кеше булып яшәү бәхетен! Кеше булып яшәү җиңел түгел... «Кыйссаи Йосыф»ның бер нөсхәсен укыганда Ул бер сәях. Илдән илгә күчкән, Телдән телгә... Киез тирмәләрдә йоклаган. Зинданнарга кергән, сарайларга... Аны кемнәр кулда тотмаган! Дәрвишләргә иптәш-сердәш булган Учак яктысында, эңгердә. Ул ханнарның асыл кызларына Сөю хисе салып өлгергән. Ул үзенә җыйган бик күпләрнең Күз карашын, аһынзарларын. Гасыр аша кичә-кичә килеп. Җанны өтәрлеге бар аның. Еллар аккан... саргылт кәгазь битен Вакыт корты әзләп кимергән. Гарәп хәрефләре төрки-татар Фикерләрен безгә китергән, Күп гасырлар үтеп, менә хәзер Минем алда ята бу кыйсса. Ул үзгәрәк кебек борынгыдан — Эчтәлеге шул ук, югыйсә. Ул үзгәрәк... Саргылт кәгазенә Көлләр кунган, корым утырган... Чит-читләре көйгән, күмерләнгән... Гасырларның афәт-утыннан Ул барыбер исән котылган. Бер битендә — алтын тузан эзе, Үткен күзгә күренер-күренмәс. Нәрсә яшергәннәр? Кем хәйләсе? Уйлагандыр: «Бу эш беленмәс...» Бер битендә — майлы бармак эзе — Берәр бәкме шунда актарган?.. Бер битендә — шыксыз тутык табы: Калды икән нинди ал каннан? Кеше каны белән сугарылган Китап сыкрый, Китап яралы... Тарих, Тарих, синең битләреңдә Фаҗигале серләр бар әле! Бу нөсхәне кемнәр күчергәндер? Күчереп язу — оста кулга ни1 Тарих, әйтче: кабере кайда? Кем ул — Кыйсса иҗатчысы Кол Гали? Минем җанда... Минем җанда һәр ни җавап таба: Әйтелгән сүз, ымлы бер караш. Тукай моңы, Сәйдәш аһәңнәре. Чал чәчле карт, кыйгач кара каш. Табигатьнең давыл-зилзиләсе Кубарыла минем җанымда! Яшеннәре яшьни, күкләр күкри .. Жаным аша еллар агыла. Мин — Кайтаваз. Миндә бу дөньяның һәр төсмере, һәрбер сулышы Кабатлана... Төклетура гөжли, Ә җанымда — дөнья сугышы. Язларында килми калса бар кош, Жаным түрләрендә оясы... Шатлыкларга урын табылыр ул. Кайгыларын кая крясы?! м II 4» Давылларда Идел үрсәләнә — Акчарлаклар елый, күрсәнә! Җаным ачык. Мин аларны дәшәм, Ышана белеп әгәр керсәләр. Тыңлап кара: зеңләп, чыңлап тора, Җырлап тора тормыш көнозын... Җаным аша дөнья үзе ага... Юкса мин дөньяның кеме соң?! Минем җанда һәр ни җавап таба... Кеше кайчан үлә? Авырганда уйлап яттым: Кеше кайчан үлә? Сез әйтерсез: мәгънәсезлек! Моны һәркем белә... Ә мин әйтәм: беләләрдер... Ләкин күпләр белми. Каберләргә кереп кенә Кеше әле үлми. Кеше үлми — шахталарда Ташлар басып кына, Җәллад аның башын кисеп Яки асып кына. Кеше үлми йөрәккәе Өзелеп төшеп кенә, Туфрак булып, үлән булып, Шытып үсеп кенә. Кеше үлми — иле өчен Утялкынга кереп, Кеше үлми онытканнан — Ялгышмагыз берүк! Кеше үлә — мәхәббәтен Изептаптап үтсә, Хакыйкатьтән йөз чөерсә. Аны атлап үтсә. Кеше үлә — җиңел генә Антын бозып куйса, Бу дөньяда рәхим-шәфкать, Миһербанын җуйса. Кеше үлә — кешеләргә Ышанычы бетсә, Өенә, туган иленә Бер хыянәт итсә. Менә шунда кеше үлә! Моны һәркем белә.. Корыган имән монологы Мин корыган... Мине киссәгез дә: «Беткән...»— диеп рисвай итмәгез. Башка сыйфат, башка рәвешләрдә Яши алам әле — типмәгез! Минем тамырларым җир-туфракта> Яшәү көче алган, Мәхәббәт... Яшел туганнарым арасында Мин мәһабәт идем, мәһабәт! Берәр йортның нигезенә ять!йм, Я матчасы булыйм — сыгылмам... Гасыр буе җыйган ныклыгымны Сез сынарсыз йөз ел соңыннан Миндә әле җегәр, миндә запас — Дистә гомерләргә җитәрлек. Ясагыз сез миннән имән өстәл — Өсләрендә туйлар итәрлек Теләсәгез, тимер кыршау билле Таза кисмәк миннән ясагыз: Имән яфраклары тутырырсыз. Кышкылыкка кыяр япсагыз. Кирәк икән — капка баганасы Чабып куйсын балта остасы Гашыйк парлар сөялергә булыр — Тормышның бит юктыр туктасы Я булмаса,— әйтергә дә кыен. .— Сез кемгәдер табут коярсыз... «Имән кебек таза иде...»— диеп, Бер мәрхүмне җирләп куярсыз. Соңгы чиктә, турап өегез дә Утын булыйм — исраф итмәгез. Салкын бәгырегезне җылытырмын. Зинһар, тибеп кенә китмәгез!