Логотип Казан Утлары
Хикәя

ӨЧ КАЕН ЫШЫГЫ

Урманнын кырт борылышыннан төпсез сазлыкка хәтле төшен Бүре буйлыгы дип йөртәләр Нәкъ борылышта карт имән бар. Шул учарлы имән төбендә Тнмгелкүк ялгызы төн чыкты Хуҗасы Гайнулла кичке эңгер-меңгердә калдырып киткән иде аны Шуннан бирле баскан урыныннан кузгалганы юк Тимгелкүкнең Кояш чык бөртекләрен елтыраткач, үлән чемченгән иде Шуннан бирле авызына,’ тәгам кергәне юк бичаракайның Тнмгелкүк тәмам хәлдән тайды, ә хужасы чыкмый да чыкмый.' Авылдан урманга менүчеләр булса, Тимгелкүккә ярдәм итәрләр иде, берәү дә күренми шул.. Кичкырын Хөсния кер чайкарга инешкә төшкән иде. шуннан яна хәбәр ишетеп менде: Посадскнда ат өләшәләр икән.. — Җыен юк сүз чишмә-инеш буенда булыр инде,--диде Гайнулла, хатыны бу хәбәрне әйткәч — Әллә син, сәвнт керде дигәч тә, бушлай ат бирерләр дисеңме, зиһенсез — Өләшәләр икән шул, инеш буенда түгел, сәвнтнең үз өе янында ишеттем бу яңалыкны, дип исбатларга кереште Хөсния - Атсыз хуҗалыкларга гына бирәләр, ди Бөтенләй дә бушка, ди — Нинди атлар икән соң алар? дип ышана язды Гайнулла. Атсызлар бихисап, барысына да җитәрлекме икәннн шулай ук? — Сугышта булган атлар, ди Поездга төяп кайтарганнар Посад- скига, тизрәк алырга кушалар икән. Бик хәлсезләнгәннәр, ди, шулай булмыйни соң, ничә тәүлек ашамый-эчми кайтсыннар да сиңа. — Хәзер нәнүк менә чынга тарта кебек хәбәрең, Хөснияттәй Гайнулла аумакай кеше түгел, ишеткәнен кат кат төпченә, кылганын да зарурлыгына инанмыйча эшләми, аягын атлаганчы, басар төшенең ныклыгын капшап карый Егет килеш Хөсниягә йортка керган- че, күрше авылдагы берәүдән кердешнең хәлен тәфсилләп белешкән дә бу турыда Хөсниянең үзенә дә әйткән ул — Тик атлар яралы бугай. — Шулай диләр аны элгәре үк, хәбәреңнең башы-ахыры моннан По- садскнга хәтле, югыйсә. Менә хәзер сүзең дөрескә охшый. Яралы атларны. мантымас хәлгә төшкәнче, өләшү дөрес, әлбәттә. — Нинди булса да ярар иде әле, абзарыбызга ат керер иде Барын карыйсынмы әллә, Гайнулла? Асрар илек ничек тә. ярасын да төзәтер идек Мин дә барыйммы соц синең белән? Алын кайтышырга булы шырмын үзенә — Куыра беләсең дә инде борчакны Хатынына бүтән сүз эндәшмәде Гайнулла, өйалды баскычына барын утырды да уйга бирелде ф ...Нигә болай ук ашыктыра соң әле Хөсния, чыннан да атлы булу теләгеннәнме икән? Әллә йортка кергәндә синен, Гайнуллам, мыскал 2 хәзинәң дә юк иде, бушлай ат өләшкәндә авызыңны ачып калма, ча | ватанны киен дә чыгып йөгер, кеше арасында, Гайнулланың үч аты. я дигән сүзе ни тора, дни уйлавымы аның? Гайнулла аты, ә’ Хакмы = икән соң Хөсния хәбәре? Хөсния ялган сөйләми, гөнаһысынэ керен J булмый Ул ялган сөйл тын үзенә ялган алкасы ) теп җибәргән булсалар? Тиз ышанучан Хөсниягә карап мина да ялган 1 га сөрлегергәме? Әгәр чыннан да ат өләшә калсалар, һәм шул чакта ♦ мин һавадагы ваемсыз чыпчыкка мөкиббән китеп утырсам? Өләш үл ә- - ре бик ихтимал, сәвитнең игелекле яклары шушы өч елда күп булды = Туктале. Гайнулла, ышанмавың аркасында мәсхәрә базына мәтәлмә '< гаеп. Ә мәсхәрәнең авызы зур аның, йотарга гына тора синең кебек * мәлжерекләрне. Әйдә, чабата киндерәләреңне кысып бәйлә д.> Хөсния у хәбәренең дөреслеген-чынлыгын сәвит өенә барып белеш. Хөсния иренең үз эченә бикләнеп утыруларына күнеккән инде Шу- £ ца күрә ул Гайнулланың бу юлы да телен йотуына нее китмәде, кер - дарен киртәгә элеп бетереп баскычтан менгәндә, дымлы кулы (>• I I U .ПНШ ПН I нле Әмма моның өчен көч кирәк ә хәзер, башны түбән и , р күтәреп булырмы? Ай-Һай Күкрәктән, бөтен гәүдәдән көч ташы г«р тан чагы кайчан гына иде сон Гнмгелкүкнең? -Кылычлар бәрелешүдән беренче тапкыр колагы чынлады тун ! «рселдәвен беренче тапкыр ишеткәч, бөтен гәүдәсе калтыранды һәм дүрт аягына берьюлы чүкте. Аннары Ана атланучылар алышынып торды. Алар утларга керде- т ip, сулардан чыктылар Кайсы җирләр булды икән болар? Аннары Бөтен көчкә чабып барганда янәшәдә генә снаряд шартла .и?., аңа атланган яшь егет, гәүдәсен тота алмыйча, иярдән шуып төште дә җиргә йөзе белән капланды Тимгелкүк тә шунда яраланды Кайсы җир иде икән монысы? Их. дөньяны беренче күргән чирәмлектән башлап узылган юллардан дуамалланып кабат чапсаң икән! Хөсния ат җитәкләгән Гайнулланы олы капканы ачып каршылады. Тимгелкүк, ят ишегалдына кергәч, инде нишләтергә уйлыйсыз мине, дигәндәй кешнәмәкче булган иде дә, тик күкрәк тутырып кешнәргә көче җитмәде. - Әбәү, җаным ла, кайтып та җиттеңме үзебезгә!— дип, Хөсния атның кара ялыннан, каты маңгаеннан ике куллап сөяргә тотынды — Тимгелкүк аның исеме. Тимгелкүк, дип эндәш,—Гайнулланың озынча йөзендә масаюлы шатлык балкый иде Хәзер масайсаң да урынлы лабаса — Кердеш Гайнулла атлы ир булды лабаса! Тимгелкүк, карының ачтыр инде синең, ни генә салыйм икән соң алдыңа? Гайнулла, нигә ипи алып китмәдең ашатырга? Хөсния, җавап та көтмичә, өйгә йөгереп китте һәм, иренә калдырган кичәге ашны күтәреп, атылып та чыкты Ат. үзенә азык китерүне сизеп, өйалды баскычына таба атлады. Хөсния коштабакны астыннан ике куллап тотты. Гайнулла ашка икмәк турады Тимгелкүкнең иреннәре, ашка .тигәч, дерелдәп алды Ашны тиз ашап бетерде дә Гайнулла кулындагы икмәккә үрелде. Хөсния, икмәкне сындыргалап, ашатып бетерергә теләгән иде дә, ире каршы төште Әнисе,— диде ул, хатынының җилкәсенә кагылып,— ач карынга берьюлы күп ризык килешмәс. Азрактан тагын ашатырбыз Бая Тим- гелкүккә чирәм чемчендереп кайттым, хәзер дә ашады, су эчертик үзенә Чишмә суы җылынып җитмәгәндер, яңарак кына алып менгән идем Казанда җылымса суым бар иде. Суны да чама белән генә эчерделәр. Май аеның соңгы көне кичкә авышты. Гайнулла белән Хөсния өйалды баскычының түбәнге басмасына янәшә утырдылар. Тимгелкүк, башын сырты биеклегендә генә сузып, яңа хуҗалары каршында ба сып тора Беравык онытылып йоклап ала да Гайнулла белән Хөсния- |а күзләрен тагын мөлдерәтеп карый. Ир белән хатын, хуҗалыкка сөенеч китерюн Тимгелкүккә сокланып, әңгәмә коралар. — Бирмәскә маташтылар бит башта миңа атны.— Гайнулла төргән тәмәкесен кабызмыйча артына кунды Тартмыйча түзим әле моны, дип. сүзне кинәт кенә икенчегә борды ул.— Тимгелкүкнең борынына төтене керүе бар. Сугыш төтене дә туйдыргандыр инде аны һе,—дип елмайды аннары, әле бит бер чүллине кыстырмакчы идем, атны юам, янәсе. — А Шенн калган соң,- диде моңа каршы Хөсния. Юк. кирәкми Моңарчы авызга бер тамчы хәмер капмаганны 11 1ы булгач кына аракы эчә башлау ярамый да ярамый инде, - Гай- н)лла, бераз уйланып торгач, ат алу вакыйгасына кабат күчте,— Әп не. бирмибез, атың юклыкка сильсәвит кәгазен китер, диләр. . — Ай-н аллам.. Инде кире борылудан бүтән чара калмады, дип торганда, б.»хе- le i > волость хуҗасы очрады Гайнулланың аты юклыгын беләм, бире- гез егеткә ат. диде. Тыңладылар волость хуҗасының сүзен, көтү булып җыелган атларның нң алдагысын җитәкләп китереп, нуктасыннан мулыма тоттырдылар — Тнмгелкүкне инде, имс — Әйе. Ә исемен үзем куштым — Дярес кушкансың исемен, Гайнулла Күрче, үзе кук. үзе там ♦ гелле. 2 — Ә мин ак яллы җирән кашка эләгер, дин уйлаган идем Юк. безгә Тимгелкүк төс — Мин дә төс түгел димим ич. Анда, бәлки, ак яллы җирән каш 2 калар булмагандыр да әле. Булса да Тнмгелкүкне алыштырмас идем 5 мин—Гайнулла хатынына елышыбрак утырды — Тимгелкүккә кулым 5 тиюгә үк, беләсеңме син, бөтен тәнемә җылы йөгерде, күңелемә бәхет г тулды — Ул хатынының иңенә кагылды — Атлы булу бәхетеннән ти1 лергән икән бу, димәсәң, тагын бер сүз әйтәм ♦ — Әйт, Гайнулла, әйт. х — Йөрәкләр кушылгандай булды безнең. Тимгелкүк белән минем = — Шулай булмыйча соң! Без хәзер өчебез бер җан булдык Синең * белән мин - хуҗалар гына, ә нур — Тимгел күкнеке. Ир белән хатын, бер-берсенә елышып, сүзсез генә утыралар Алар j каршында, иркәләүгә-назлауга тансыклаган сабыйдай. Тимгелкүк ба- * сып тора — Арт санындагы ярасы зур инде зурын да,—дип башлады Гайнул >- ла. атлы булу шатлыгыннан сөйләшмичә утыруны гөнаһка тиңләп — у Ите умырылган, әмма төзәлер дим мин аны Шундыен да дәү идрәләр белән атышалар инде сугышта Монысын ул. сугышны күрмәсә дә. атлы ир чын ир булуына мактанып һәм сөенеп әйтте - Безнең бәхеттәндер инде, сөягенә тимәгән. — И-н, ярасын төзәтербез, алла боерса Озакка китсә, дәвага сучә- кәй үләнен ничек тә эзләп табарбыз Аннары, чабышка барасы юк, ак саклап йөрүе генә зыян итмәс — Анысы шулай Менә мин лә кирәгендә аксаклап булса да Йө рим бит әле, шөкерана. — Яралы булса да, ат ат инде ул, Гайнулла, ат — Әнисе, Тнмгелкүкне әйтәм, чабышкы булмагае, торыклары чабышкыныкына охшаган. Хәер, сугыш атларының барысы да диярлек чабышкы инде. Әмма Тимгелкүккә җитәр ләе булмагандыр кебек Алар атка тагып икмәк ашаттылар, су эчерттеләр Кич булды. — Гайнулла каем, бая нигә син мина, әнисе, дидең’ Безнен бала быз юк ич — Син дә бит миңа, Гайнуллакаем, дип эндәштең Беренче тапкыр Хөсния иренең куенына сыенды — Гайнуллакаем...- дип кабатлады ул - Әнисе, мин йортка кергәнгә Өйләнешкәнебезгә, диген — Өйләнешкәнебез! .> инде дүрт ел булды, әмма балабыз юк шул Булмас та, бәлки Тнмгелкүкне балабыз кебек тәрбия кылырга туры килмәгәе безгә Хөсниянең әтн-әнисе кинәттән дөнья куйдылар Шуннан соң буйга ҖНТК.Щ кыз кияүгә чыкты гөрегрән1 . сөйгән егетгн йортка керпе Ченкн. йорт җирне ташлап, кияүнең ишле гаиләсенә, болан да кысан бортка килен булып күчүнең хасияте юк иде Матур гына яшиләр иле тик балалары булмады да атка тиенә алмадылар Ире герман суты шыннан кайтмады Революция кубасы ел керер алдыннан, итлә виде үзенең аксаклыгыннан хурланып кыз сорарга тартынганга, әллә чын нан да яратканга, утыз яшен узып та сазау йөрүче Гайнулла тол Хнс ниягә сүз кушты. Инде дүрт ел әйбәт кенә гомер сөрәләр Иккән ик мәкләре, асраган терлектуарлары икесенә җитә, тик хуҗалыкны бө тәйтергә ат кына кирәк иде Менә көтмәгәндә Тимгелкүкләре дә булдь үзләренең. Яратышалар идеме, әллә хөрмәт итешеп кенә яшәү дә икесене» тыныч холык-фигыльләренә туры килә идеме, тол хатын белән кер дештән оешкан гаиләдә бу турыда моңарчы уйламадылар һәм сөйләш мәделәр. Гайнулла белән Хөсния Тимгелкүкне тагын ашаттылар, эчерттеләр Төн таңга авышты. Тимгелкүк Бүре буйлыгында икенче төнен чыкты Ялгызы. Хуҗасы һаман юк. Тимгелкүк, чыклы үлән чемченеп капкач, авырлык белән генә башын күтәрде. Их, күккә чөйсәң икән башны! Ә ул төннән соң нәрсәләр булган иде әле? Тиз ияләште Тимгелкүк Гайнулла белән Хөсниягә, яңа хуҗалар да яратып карадылар атны Тимгелкүк бераз тернәкләнгәч, Гайнулла аны, тезгененнән җитәкләп, урам әйләндереп йөртте, кырга алып чыкты, тора-бара урманга — Бүре буйлыгына хәтле менеп төшәргә гадәтләнделәр алар Ярасын яңа тире каплый башлады. Беркөнне Тимгелкүк, Хөсния чиләк-көянтәсен күтәреп капкага юнәлгәч, аның артыннан иярде дә, ябылырга өлгермәгән капканы этеп, урамга чыкты — Кечкенә баладай ияреп йөрисең килдемени, әйдә алайса, киттек. Апаеңа су алып менәргә булышырсың,— диде Хөсния, атны иркәләп.— Гаҗәп тоеладыр инде сиңа авылда, туп тавышы ишетеп, үлем күреп гадәтләнгән җанга. Тимгелкүк тау башында басып калды, Хөсния су күтәреп менгәч, авызын чиләккә тыкты. — И-и, балакай, чистага тота торган чиләгем иде ләбаса.— Тимгелкүк судан авызын алды, артка чүгә төшеп, ал аякларын тышаулы аттай күчереп, кайту ягына борылды.— Ачуланмыйм ич, әйдә, эч Әлла үпкәләдең инде. Инеш буйларына һәм чишмәнең сөзәк тавына ияләнгәч, Тимгелкүк, алгы аякларын терәп, аска да төшә башлады, ә менгәндә — солдат гадәтен итә - юырта иде. Бер көнне Гайнулла аңа камыт киертте, Тимгелкүк беренче мәртә бә тәртә арасына керде. Камыт кытыклавына озак күнегә алмады ул. Бер кыш узгач, Тимгелкүкнең ярасы төзәлде, ат көрәйде, тимгелләре елтырын башлады. Аны савыктырыр өчен сучәкән үләне эзләүне» кирәге булмады. Сабан туе алдыннан Гайнулла Хөсниягә: — Әллә, әнисе, Тимгелкүкне чабышка җибәреп карыйбызмы?— ДИ» әйтә куйды. — Кирәкмәс, Гайнуллакаем, ат азапламыйк — Чабышкы бит ул безнең Тимгелкүк! Артта калса тагын... — Беренче килә, дим. Чын әгәр! Тәртә арасына кергәч тә чабасы дип кенә белә Тимгелкүк. Арттан килсә дә хурлык түгел, яралы ат тан көлмәсләр. Көлүче булмас та анысы.. Артта калган атка карчыклар сөлге бәйләгәндә, минем болай да күңелем тула Карчыкларның Тимгелкү- гебеэне хурлыктан йолырга тырышуларын курсам, бетен сабан туена кычкырып елармынмы? 7 i — Еласаң да, Тимгелкүкнең баш килүе шатлыгыннан еларсың ...Сабан туенда атларны Бүре буйлыгындагы учарлы имән янын е нан авыл кергәндәге үзәнгә тикле чабыштыралар, юл монда тигез я һэи киң. £ Тимгелкүккә Гаян атланды. 3 — Тезген белән дә суга күрмә атка,— дип өйрәтте аны Гайнул3 ла — Яратмый сукканны-ачуланганны, иркәләүне ярата, сугышта кы- 5 ен күреп тә гарыктыр инде ул. Калдыр камчыңны. — Гайнулла абый, дим — Камчы кирәкми аңа. Калдыр, югалтмыйм — Гайнулла абый, чабышта ат өстендәге малай камчысыз буламы ннде? Мәйдан әйләнгәндә, үзем үргән камчы белән мактанасым да х бар бит әле минем! Менә күрерсең, Гайнулла абый, Тимгелкүккә кам- = чинын очын да тидермәм.— Гаян камчы бөлдермәсен беләзегенә киде * Ризалашмыйча булдыра алмады Гайнулла бу дәлил белән, әйе, х чабыш атларының мәйдан әйләнәселәрен һәм малайга шунысы күбрәк s горурлык китерүен онытып җибәргән иде ул Баш килде Тимгелкүк, йорттумаларны әл-л-лә кайларда калды- £ рып килде. Тирә-юнь авылларда аңа тиң чабышкы бүтән елларда да булма- ” ды Чабыш атын махсус тотучылар Гайнулладан Тимгелкүкне сатып алырга теләделәр, НЭП тудырган бер бай, ике атымны бирә.м, дип кызыктырып та карады Сатмадылар да, алыштырмадылар да Тимгелкүкне Нигә аерылсыннар ди алар аңардан Гайнулла белән Хөснияга дан китергән, юк, дан гына түгел, бәхет китергән Тимгелкүк ләбаса ул! Алай гына да түгел, Гайнулла белән Хөсниягә Солдатлар дигән кушамат тактырган Тимгелкүк ич ул! Монысы аксак Гайнулла •чей аеруча шатлык иде Тимгелкүкне хуҗасы калдырып киткән төштә көтәргә өйрәттеләр Учарлы имән төбендә хәзер дә Гайнулланы көтә ул. Көтеп торумы соң бу? Кузгалырлык та хәлең булмагач, хуҗаң килсә дә ярдәм итә алыр микән?.. Тимгелкүк быел печән өстендә ашаудан язды. Гайнулла белән Хөсния күпме тырышып тәрбияләсәләр дә, күзгә күренеп ябыга кибә баш лады Учарлы имән янында Тимгелкүкнең нигә ялгызын калдырды соң ул? Чабышкысының үлемен күрәсе килмәдеме? Әллә бүре буйлыгында бүреләрдән ашату өченме? Юк, хуҗасы турында алай уйлау гөнаһ булыр Кая югалды соң? Килергә тиеш бит инде ул, Тимгелкүкнең хәлен аңлый бит. Урманда Тимгелкүкне савыктыра торган үлән эзләп йөри- Дср ул, әлегә таба гына алмыйдыр, табуга, аксаклап килен тә җитәр Әллә адаштымы икән? Әллә Тимгелкүкне савыктыра ала торган үлән ис эзли-эзли арып, урыныннан кузгалырлык хәле юкмы? Әйләнеп килергә тиеш Гайнулла, куелыкка кереп киткәндә, көтәргә кушты кебек ул Тимгелкүккә. Теге үсемлекне ашагач. Тимгелкүк савыга да савыга ИНДс Тимгелкүк. соңгы көчләрен җыеп, алгы аякларын алмаш-тилмәш күчерә күчерә авылга таба борыла башлады Ниһаять, аның аяклары сабан туйларында үзе ничә тапкырлар чабып узган юл катысын тойды, һлм Тимгелкүкнең тәненә көч тулгандай булды Көчле ат алга омтыл мыйча түзә диме инде — Тимгелкүк авылга таба ыргылып чабарга теләде. Тукта, хуҗасы кала, аның ялгызын ташлап китәргә ярамый, солдатча булмый бу Хөсния көтәдер көтүен, тик бит ул Гайнулланың һәм Тнмгелкүкнең бергәләп кайтуларын көтә. Көтәдер. Аларның таң беленгәнче үк чыгып китүләрен сизми дә калды бугай ул. Тимгелкүк кирегә борылды — соңгы көч тә көч икән ул!—һәм Гайнулла эзеннән ешкынлыкка кереп китте. Үзе табачак ул хуҗасын, үзе! Хөсния сөйләгән иде сучәкән турында. Бүре буйлыгындагы шушы учарлы имән яныннан туп-туры керәсең дә, барасың да барасың.. Кая барасың? Менә анысын белмиләр Хөсния белән Гайнулла. Сучәкәннен кайда икәнлеген белүчеләр бар. әмма моны бүтәннәргә әйтергә ярамый, үләнне кирәге төшкән кеше үзе эзләп табарга тиеш Тагын бер шарт һичшиксез үтәлергә тиеш сучәкәнгә баручы бу турыда берәүгә дә әйтмәскә, үзе белән бер генә җан иясен дә ияртмәскә тиеш. Шушы шартларны үтәмәсәң, үләннең шифасы тими, ди. Лчау урманында гына үсә торган сучәкәнне борын заманнардан ук авыру атны савыктыру өчен эзләгәннәр. Бу үләннән авыз иткән ат яңадан туган кебек була, аның төнәтмәсен сөртсәң, ярасы кул белән сыпырып алгандай төзәлә икән. Борынгы бабаларыбыз яуда кылыч яралаган атларны шулай дәвалаганнар. Ни хикмәттер, атларга гына шифасы тия икән сучәкәннен. Өстәл кадәр генә төштә үсә икән ул. Тагын шунысы да бар ана бүре саклый икән аны, ул азык эзләргә киткәндә генә алырга мөмкин икән сучәкәнне. Сугыштан алган ярасын төзәтергә кирәге булмаган иде үләннең. Гайнулла белән Хөсния булышкач, яраны төзәтергә Тнмгелкүкнең үз көче дә җиткән иде. Бу юлы да савыгыр, дип өметләнгәннәр иде Гайнулла белән Хөсния Хәзер исә бик кирәк Тимгелкүккә сучәкән. Шуны авыз итсә, чабышкы көче, ярышу дәрте, яшәү бәхете тагын кайнар иде аңарда һәм Гайнулланы атландырыр иде дә бәхет кошыдай очар гына иде ул Хөсния янына! Гайнулланың сучәкәнне эзләп киткәненә ике тәүлектән артты. Хәзер Тимгелкүк аның артыннан бара. Соңгы көчләрен җыеп... Сазламык беткәч, калкулык башлана. Шул төштә, ябалдашларын кыйблага янтайтып, өч каен үсә. Гайнулла, уртадагы каенга терәлеп, кыска аягын янга сузып, хәрәкәтсез утыра, сул кулы салынып төшкән, уңын, сучәкән тотып, күкрәгенә кыскан, йөзендәге төкләр өстеннән кырмыскалар чабыша, алар керфекләргә бәреләләр дә, тонык күзләрне күреп читкә тайпылалар. Әйе, сучәкәнне тапкан ул. тик озак эзләп бик йончыган, тәмам хәлдән тайган, шушы әрсез кырмыскаларны куарлык та көче калмаган. Ашык, ашык син, Тимгелкүк! Сучәкәнне тәмләп ашагач, яратып билеңә Гайнулланы атландыр да Хөсния янына алып кайт. Хуҗаң сине үлемнән коткара, син дә аңа изгелек кыл,— бөтен өмете синдә аның. Тимгелкүк хуҗасы янына җитеп килә, өч каен ышыгы менә генә инде. һәм Гайнулла сәерсенеп беравык чабышкыга карап торды да, кинәт аңына килеп, күзләре аера башлагач, шифалы сучәкәнне хәлсез кулы белән Тимгелкүккә