Логотип Казан Утлары
Публицистика

ИҖАДИ ХЕЗМӘТТӘШЛЕК ТАМЫРЛАРЫ

Борынгы Болгар дәүләтенең якын һәм ерак күршеләре белән тыгыз экономика, сәүдә мөнәсәбәтләре болгар культурасы һәм әдәбияты белән әлеге халыклар культура-әдәбиятлары арасында турыдан-туры багланышлар урнашуга нигез булган. Гомумән, Идел буендагы терки халыкларның гарәпләр белән элемтәсе ерак гасырларга барып тоташа. Рәсми рәвештә ислам кабул ителгәнгә кадәр үк инде болгар кешеләрен Гарәбстан белән сәүдә һәм культура мөнәсәбәтләре бәйләгән. Билгеле булганча, 922 елда рәсми төстә ислам дине кабул ителүе, бер яктан, Идел буенда үзәкләшкән Болгар дәүләте төзелүен тизләтсә, икенче яктан, Болгар дәүләте белән Багдад хәлифәлеге арасындагы һәртөрле мөнәсәбәтләрнең нык көчәюенә китерә. Ике дәүләт арасында илчеләр йөри башлый, болгар укымышлыларының Гарәбстанга белем алырга, хаҗ кылырга йөрүләре ешая. IX—X гасырларда Идел буе төркиләре арасында уйгур, гарәп, еврей һ. б язудагы әсәрләр таралган була. Тора-бара исә гарәп язуы өстенлек ала һәм башча язуларны бөтенләй кысрыклап чыгара. Болгар мәктәпләрендә гарәп теле укыта башлыйлар Гарәп әлифбасы мәгърифәтнең үсүенә этәргеч ясый, болгарларны Көнчыгышның дөньякүләм әһәмияткә ия булган фән, культура казанышлары белән таныштыра Болгарлар арасында, беренче чиратта, әлбәттә, дини әдәбият— коръән, хәдис җыентыклары килеп керә Әмма шуның белән беррәттән бу чорда ук Идел буенда атаклы гарәп шагыйрьләре һәм әдипләренең әсәрләре дә таралгандыр дип уйларга мөмкин. XI— XIII гасырларда гарәп теле богарлар арасында фән һәм әдәбият теленә әае- релә Идел буена мәшһүр гарәп галим һәм шагыйрьләре әл-Җаһиз (767—878). әл-Мө- тәнәбби (965 елда вафат), әл-Хәмадани (969—1007), Әбүл Галә әл-Мәгарри (973— 1057, әл-Назили (1111 елда вафат була), әлХарири (1054—1122) һәм башкаларның әсәрләре дә килеп җиткән булырга кирәк Шушы чорда ук болгарлар арасында гарәп әдәбиятының мәшһүр әсәре — «Мең дә бер кичә» әкиятләре киң таралыш ала. Ул чорда гарәп культурасы Көнчыгыш илләрендә иң югары үсешкә ирешкән культура булып санала. Болгар дәүләте һәм анда яшәгән төрки халыклар да, әлбәттә, аның йогынтысыннан читтә кала алмаган. Болгар галим-укымышлылары гарәп телен шул дәрәҗәдә өйрәнгән һәм белгәннәр ки. алар бу телдә иркенләп сөйләшү генә түгел, бәлки әдәби һәм фәнни хезмәтләр дә иҗат иткәннәр Мәсәлән, XIII гасыр башында Гыйрактагы Мосул шәһәрендә Болгардан килгән ике галим — Таҗетдин ибне Юныс әлБолгари һәм аның энесе Хәсән ибне Юныс әл-Болгари яшәгән. Шулар^дан Таҗетдин ибне Юныс әлБолгари гарәп телендә фармакология фәне буенча «Әттйръ- як әл-Кәбир» («Агуга каршы дарулар») исемле китап язган. Ул китапны энесе Хәсән 1220—1221 елда заманның зур врачы Бәдретдин Мәхмүд ибне Госман өчен күчерел биргән 1 Шушы чорда яшәгән болгар шагыйре Кол Гали үзенең мәшһүр «Кыйссал Йосыф» поэмасын иҗат иткәндә гарәп әдәби-язма чыганакларыннан да файдаланган: Таһиржакои Г Тарихтан - алобнятка Казан. 1979 38— 39 бнтлар 1 Хисамов Н Ш Поэма «Кысса и Иусуф> Кул алн. М . 1979. 32 бит Б Шундый ух тыгыз багланыш Урта Азия халыклары һәм беренме чиратта фарсы .дәбият-кулыурасы белән дә күзәтелә. Ул морда МАСӘЛӘИ, болгар укь.мышлылары- иын Ьохара, Самарканд, Резне, Нишапур, Бәлх, Мәрвә кебек шәһәрләргә барып, белем алып кайтулары киң таралган булган. Ә ул укымышлылар белән Идел буема Урта Азия халыкларының язма әсәрләре дә кайткан Фарсы әдәбияты X XV гасырларда, билгеле булганча үзенең классик чорын ♦ кичерә Ул гасырлардагы фарсы филология фәне һәм поэзиясенең торышын соңыи- 3 иаи бетен деньяга танылган мәшһүр галим һәм шагыйрьләр билгели. Урта Азия һәм 5 Иран халыклары белән тыгыз экономик-сәүдә мөнәсәбәтләрендә яшәгән болгарлар ? һем аларның язма әдәбияты да фарсы әдәбияты йогынтысыннан читтә калмагандыр, ? күренекле фарсы әдипләренең әсәрләре Болгар иленә дә килеп җиткәндер Мәсәлән. < ■Кәлилә вә Димнә» әсәренең инде шул ук чорда Болгар җирендә укылып йөргәнлеге турында мәгълүматлар бар XII— XIII гасырларда фарсы поэзиясендә мәшһүр шигъри әсәргә җавап язу күре- S наше барлыкка килә һәм соңга таба ул билгеле бер традициягә әверелә Мәсәлән, ~ Низаминың мәшһүр «Хәмсә»се (биш поэмасы) иҗат ителгәннән соң (1173—1203 j еллар), аңа җавап ител, Әмир Хесрәү Дәһләяи исемле икенче бер фарсы шагыйре £ үз «Хәмсәясен яза (1299—1302 еллар) һәм менә, соңгырак чорларда булса кирөх, х болгар-татар әдәбиятына да шуңа охшаш күренешләр килеп керә •XIII— XIV гасырлардагы терки әдәбиятта,—дип яза А Краубаеяә,—үзенең үткә- J кенә карага кечле кызыксыну туу хас Гали, Котб, С Сарай кебек әдип һәм шагыйрь- - лвр үзләрен уратып алтай чынбарлыктан борынгы әдәби есәрләрде сурәтләнгән ф вакыйга һәм күренешләргә охшаш вакыйгалар табарга тырыштылар Бу исе аларның үзләренчә «үткәннәренә кире кайтулары* иде Әлеге әдипләр үзләреннән алда язылган әсәрләрне1 аңларга һәм уз телләрендә «сеиләтергея. алариы уз телләренә кү с черудә камиллеккә һәм зур осталыкка ирешергә омтылдылар. Үзләренә өлге ител елар гуманистик фарсы әдәбиятын барыннан да элек үлемсез Фирдәүси, гуманистик Ңөмҗемә солтан» дастанын (1370) бер үк сюжетны файдаланып, уртак легендага таянып иҗат ителгән әсәрләр дип карарга мөмкин «Кисекбаш китабы» турында әдәбият белемендә төрле фикерләр әйтелгән. Мәсәлән. Ш Мәрҗани аны урта гасырлар болгар-татар әдәбияты ядкаре итеп саный. Бохара һәм Самарканд китапханәләрендәге кулъязмаларны өйрәнеп, ул «Кисекбаш китабы»ның болгар-татарлардан тыш башка төрки халыкларда очрамавы, әсәрнең теле болгар-татар каберташ язмалары теленә охшаш булуы турында яза4 . «Кисекбаш китабь1»ның тел үзенчәлекләрен өйрәнгән Я Әхмәтгалиева әсәрнең 19 кулъязмасыннан 17 сенең Казан белән бәйле булуын күрсәтә '' Әсәрнең үзе турында да фикерләр төрле «Кисекбаш турындагы легендаларның бер тармагы көньяктагы госманлы төрекләренең борынгы халык риваятьләрендәге мифологик образларга, икенче тармагы — Казан татарлары фольклорына барып тоташа,— дип яза, мәсәлән, Ш Абилов — Әмма шулай булуга да карамастан, безнеңчә. «Кисекбаш китабы» шул ук исемдәге фарсы әсәренең иске .атар теленә иҗади тәрҗемәсе булып тора. Бу китапның тәрҗемә булуына үз чиратында әсәр кулъязмаларының берсе күрсәтеп тә тора аңарда фарсы телендәге төп нөсхәнең исеме дә сакланып калган — «Сэр Бурда» — «Киселгән баш» Я Әхмәтгалиева исә бу әсәрнең башка чыганаклар белән бәйләнешен күрсәтә: «Кисекбаш китабы» дастанының эчтәлеге белән танышканда аның әлеге популяр сюжетка язылган урта гасырдагы башка әсәрләр (Хисам Кятибның «Җөмҗөмә солтанны. Фәридетдин Гаттарның «Җөмҗөмә-намәсе» һ. б.) белән охшаш булуы ачыклана» '. Шушындый ук фикерне Г Таһирҗанов та куәтли. Ул «Кисекбаш китабы»ның X Кятиб әсәреннән рухланып иҗат ителүен күрсәтә ’ ' Таһирҗаион Г Иска алынган хезмәт. 48 49 битләр Госманок М Тарихтагы тиран эзләрдән «Калаң ттлары*. 1471). 5 сан. 164 бит ’ Таһирҗанан I Әдәбият тарихында иҗтимасыП млдәнн мчн к-.б пларис-и поте «Казан VT лары*. 1975 Н сан 118 бит • Бу мәгълүматлар «Габдулла ТукаЛ. җыентыгындагы 1)1 Абилов мәкаләсеннән алынды Казан. 19Ь8. 166 бит ’ A.XMCTI плеева Я С Исследование языка памятника тюркп нзычноП письменности «Кисекбаш китабы. Аитореферат канлилатскоЛ диссертации Алма Ата 1978. 4 бит • Абилов Ш Искә алынган хезмәт, 166 бит Ахметгалсева Я С Искә алынган хезмәт 5 бит • Таһирҗаиои Г Күрсәтелгән хезмәт. 51 бит X. Кятибның «Жөмҗөмә солтан» дастаны ис* (1370) күпмедер дәрәҗәдә шушы ук «учма сюжетка нигезләнеп язылган Е. Э Бертельс мәсәлән әсәрнең сюжеты борынгы легендадан Ьвм шуңа нигезланеп язылган Ф Гаттарның ■■Җөмҗөмә-иамәясем- иэи алынганлыгын күрсәтеп үтә ’. Дастан нигезенә салынган легенда турында профессор X Госман. «Ул бик борынгы еврейлар телендә йергән. аннан гарәпләргә кергән, гарәпләрдән Иранга үткән, ♦ (инан Хисам Кятиб Идел буена алган һәм мондагы иҗтимагый тормыш материалы 2 белән баетыл җибәргән Әсәрдә шулай ук философик фикер, шигъри идея ягыннан < караганда да, башка халыклардан үзләштерелгән, алардан орлык алып үстереп җи- £ берелгән юллар очрамый калмый. Хисам Кятиб, әгәр аны төбендә суфичылын юлын- S дагы шагыйрь дип танысак, хәтта идея позициясе белән бөтенләй бүтән якта торган. £ материалистик карашка тартымлы шагыйрьләрдән дә үзенә өлеш ала» — дип яза - х Әсәрдә Жөмҗө/лә үлеп «теге дөньяда» тәмугка эләккәч анда ниләр күрүен ч сейли. X. Госман, мәсәлән, мондый хикәяләүнең төрле халык әдәбиятларында еш оч- ? рмын билгәләл үтә: «Борынгы рус әдәбиятымда, мәсәлән. ■Хождения богородицы Z по мукам» (XII гасыр) әсәре шундыйлардан. — дип яза ул.— Хисам Кятиб поэмасы 5у у «апокрифока билгеле дәрәҗәдә охшаш Бу охшашлык еларга сюжет чыганагы булган 2 борынгы легендаларның уртаклыгыннан килә Шушы ук сәбәп аркасында ул хәтта * Алигьери Дантеның (1265—1321) «Илаһи комедиясе» белән охшаш. Югыйсә, бу әч 5 аыор бер-берсенең әсәрләрен укып, бер-берсеннән күчергеч алмаганнар. Аларн»! идея-зстетик яктан да, әлбәттә, бер дәрәҗәгә куеп булмый» * X. Госман бу әсәрдә ияреп язуның бер төре булган контаминация алымы иулла- ф кылуын исбатлый. ■■Контаминация нинди дә булса шагыйрьнең берәр әсәреннән э теге яки бу юлларны, хәтта строфаларны икенче берәүнең үз әсәренә органик үрел- о дероп җибәрүеннән гыйбарәт,— дип искәртә ул.— Борынгы Идел буе герки ша- 2 гыйрьлорендә контаминация бөек фарсы шагыйрьләреннән үз иҗатларына орлык алу 2 тесендә барган. Хисам Кятибка килгәндә ai рда Рудакидән (X гасыр шагыйре) һәм Гомор Хәйямнан (XI гасыр шагыйре) контаминация юлы белән алынган дип әйтерлек - юллар очрый» «Җәмҗәме солтан» кулъязмаларының күлчәлеге Идел буе татарлары кулында а булган*. Әсәр 1881 елда Казанда басылып та чыккан 1977 елда Татарстанның Әгерҗе ~ районында дастанның тагын бер кулъязмасы (бүгенге көндә билгеле булган күчермәләрнең иң борынгысы) табылды, Шуның белән бергә «Жөмҗөмә солтан»ның казакъ һәм кыргызлар арасында сакланган вариантлары булуын да искәртеп кйтәргө кирәк. (Мәсәлән, XIX гасырда Мөүлекәй Юмачикоа ■■Җомҗомо солтан» поэмасын казакъ телоиә тәрҗемә иткән. (Кара. Г. Таһирҗанов Әдәби багланышлар һәм аларның нәти- җвләре—«Казан утлары», 1975, 10 сан, 132 бит ) Шушы ук чорда әдәби әсәрләр тудыру «чен чнмал-чыганак ролен халык легендалары гына түгел, ә язма әдәби әсәрләр дә үти башлаган Шундый күренешнең типик бер үрнәге — Котбның «Хөсрәү вә Ширин» поэмасы (134?) Бу поэма — уртак сюжетка нигезләнгән әсәр. Хосрәү-Ширин сюжетына Котб горки әдипләрдән беренче булып мөрәҗәгать итә һәм нигез итеп фарсы-әзарбайҗои шагыйре Низаминың (1141 —1209) «Хөсрәү яә Ширин» поэмасын (1181) ала Күп санлы тикшеренүчеләрнең күрсәтүенчә, автор Низами әсәрен иҗади тәрҗемә итү белән генә чикләнмичә, аңа җавап-нәэирә язган X Миннегулов Низами поэмасы болан Котб әсәрен үзара чагыштырып, мондый нәтиҗә ясый «Низами поэмасы Котб дәверендәге чор һәм Җирлек ихтыяҗларына яраклаштырылган, терки шагый- ренең көчле иҗади эшкәртүенә дучар булган Нәтиҗәдә югары художестволы мөстәкыйль яңгырашлы өченчел бер чынбарлык туган Анда Котбның үз тавышы ишетелә, үз поэтик фикерләве, индивидуаль стиле ярылып ята Ул тәржемә. нәэыйрэ, кипами нация, оригиналь һәм башка иҗат принциплары белән тудырылган катлаулы ку»- • теш Шуңа күрә Котб поэмасын ярымтәрҗемә, ярыморигмналь асар дип бәяләү хата булмастыр» . Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, кайбер галимнәр күрсәтүенчә, Котб Идел-Урал буйларында яшәп иҗат иткән шагыйрь X. Миннегулов, мәсәлән. «..без хаклы рәвештә Хөсрәү вә Ширин» авторы (биредә сүз Котб турында бара—Ә Ш.) төрки-татар вәкиле дип әйтә алабыз»,— ди2 XIII—XIV гасырларда башка әдәбиятлардан турыдан-туры тәрҗемә итү юлы белән дә әсәрләр язылган 'Әлбәттә, алар сүэне-сүзгә тәрҗемә итү алымы белән генә барлыкка килмәгән; төрки авторлар тәрҗемә эшенә иҗади караганнар XIV гасыр болгар-тагар әдәбиятындагы шундый әсәрләрнең берсе — Сәеф Сарайның «Гөлестан биг-төрки» поэмасы (1391)—шәрыкънең мәшһүр шагыйре Сәгъдинең фарсыча «Гө- лестан» әсәренә ияреп язылган. С Сарайның бу поэмасы, тәрҗемә әсәре буларак, галимнәр тарафыннан шактый өйрәнелгән Ф Көпрүлүзадә. Ә Нәҗип, X. Госман. Н Дәүранов, В Рахманов, X. Миннегулов кебек галимнәрнең тикшеренүләрендә күрсәтелгәнчә. -Гөлестан бит-терки» — Сәгъди «Гөлестаняының юлдан-юл тәрҗемәсе генә түгел С Сарай биредә тәрҗемә итүнең төрле формаларыннан файдаланган. XIII—XIV гасырларда нәэирә язу практикасы төрки телләрендәге прозага да үтеп керә Ул әсәрләрнең күбесе гарәп әдәбиятыннан үрнәк алып иҗат ителгәннәр Алар арасында дини эчтәлектәге кыйсса җыентыклары да (коръән тәфсирләре, дини хикәяләр), дөньяви темага язылган әдәби-дидактик хикәяләрдән төзелгән китаплар да бар. Ә еш кына андый кыйсса җыентыкларында дини һәм дөньяви характердагы парчалар бер-берсе белән үрелеп биреләләр. Шундый китапларның берсе — Рабгузиның '■Кыйсса-с-эл-әнбия» (1310) әсәре Ул гарәп теленнән угыз-кыпчак теленә тәрҗемә ителгән Әсәрнең сюжеты борынгыдан ук гарәп-фарсы халыклары арасында сөйләнел йөргән, ә аннан башка халыкларга да күчкән хикәя һәм легендалардан төзелгән. Аңарда темалары, идеяләре һәм эчтәлекләре төрле төрле булган 60 ка якын аерым кыйссалар (әсәрнең кулъязмасында — 42. басма нөсхәсендә — 64 кыйсса) теркәлгән Аларны нигездә ике төркемгә бүләргә мөмкин I) табигать, аның аерым күренешләре һәм законнары кешенең барлыкка килүе турындагы фантастик-мифик һәм философик хикәяләр, 2) елъязма характерындагы легенда-хикәяләр, телдән сөйләнеп йөри торган әдәби әсәрләр, шигъри парчалар Шунысы игътибарга лаек: Рабгузи әсәренең тематикасын идея эчтәлеген билгелй торган төп иҗат чыганагы булып халыкның телдән сөйләнеп йөртелә торган, тормыш, чынбарлык белән бәйләнгән тарихи һәм реалистик кыйссалары санала Ә аларның күбесе күчмә сюжетлы кыйссаларның ■ өрки телләрдәге эшкәртмәсе булып тора Мәсәлән, җыентыктагы Локман ата. Зеп- гарнай. Давыт. Сөләйман. Аһил Хәйруан хакындагы, карлыгач, җир һәм утның үзара бәхәсе турындагы хикәяләр күп халыкларда сөйләнеп йөртелә торган кыйссалардан алынганнар Ә андагы - Йосыф кыйссасынн исә Рабгузи үзе ук шул чордагы язма чыганакларга, аерым алганда. -Тәфсир» китабына, Әбү Исхак Нишапуриның яКыйсса- с-эл-әнбия-сенә. Шәех Хөсәен Басарига. Габдулла бине Габбаска һәм башкаларга таянып язганлыгын искәртә ' XIV гасыр болгар-татар әдәбиятының икенче бер проза әсәре—Махмуд Бопга- риның «Нәһҗ-элфәрадис»ы (1358) ияреп язуның нәзирә алымына гына түгел, бәлки башка төрләренә дә нигезләнеп иҗат ителгән. Шунысы кызыклы, автор үзен бу әсәрдә -мосанниф» (үз башыннан уйлап язучы) дип түгел, ә бәлки «җәмгъ кыйлучы» (җыйнаучы, бер урынга туплаучы) дип күрсәтә. Бу үзе генә дә инде «Нәһҗ-элфәра- дисотагы күп хикәятләрнең башка авторлардан алынганлыгын аңлатып тора. Ул чыганаклар китапның һәр бүлегендә күрсәтеп барылган, китап ахырында да бирелгән. Аларның күбесе — борынгы Хәрәзм, Таҗикстан. Әзербайҗан һәм башка төбәк авторларының китаплары. Бу хезмәтләрдән Мәхмүд Болгари төрле формаларда файдаланган Мәсәлән, ӘбүМц|||Торкичә-гарәпчә сүзлек» игътибарга паек Ул Мисырда мемлүилер идарәсе башланыр алдыннан тезелгән 1303 елда «Кодекус куманикус» («Коман мәҗмугасы.) исемле сүзлек язылган Күп тикшеренүчеләрнең күрсәтүенчә, ул—Венеция иулецларының кыпчаклар белен свүд» менвсобетлерснә керергә омтылышының бер чагылышы. Ул ике д»фтерд»н руышвеь «Каялм >ль •Нвжш» ыи» ♦«₽.*«• һәм ля»в.ятм валгаяя тора, беренче дәфтәр латинча-фарсыча-команча сүзлек (барлыгы 1600 чамасы сүз), а икенче дәфтәрдә кыпчакча-немецча сүзлек урнаштырылган. XIII йоз ахырында яки XIV йөз башларында Ибне Мөһанна гарәп телендә «Китабе тәрҗемәне фарси вә төрки вә магулый» исемле сүзлек төзегән Анда бу телләр- . нең грамматикасы да бирелә. Сүзлекең кереш өлешендә Ибне Мөһанна төрки тел грамматикасына шактый киң туктала, аның фонетикасы һәм морфологиясе турында әһәмиятле белешмәләр бирә. 1313 елда Әбүхәйян Гарнати Каһирә шәһәрендә «Китаб-эл-идраке ли-лисан-эл- әтрак- («Төрки телләргә аңлатмалар бирү китабы») исемле хезмәтен язган Галимнәр күрсәтүенчә, бу сүзлектәге сүз хәзинәсе кыпчак, төрекмән телләренә якын тора. Моннан тыш тагын шушы чорларда билгесез авторларның «Булгату-л-моштак фи- лөгати-т-төрек вә-л-кыпчак» һәм Әттөхфәтү-з-зәкия фи-л-лөгати-ттөркия» исемле сүзлекләре дә төзелгән булган. Мондый сүзлекләр Идел буена да килеп җиткәннәр һәм Идел буе төрки халкының белемен арттыруда, аларны гарәп-фарсы культурасы һәм әдәбияты белән таныштыруда зур роль уйнаганнар Нәтиҗә ясап шуны әйтергә мөмкин: XIII—XIV гасырлар болгар-татар әдәбияты һәрдаим башка халык әдәбиятлары белән тыгыз бәйләнештә булып, башка әдәбиятлар белән үзара фикер-хис, сюжет, сәнгать чаралары алмашып яшәгән. Бу багланыш болгар-татар әдәбиятының иң борынгы чорында ук башлана һәм соңыннан, һәр чорның үзенчәлекләренә бәйле рәвештә, төрле юнәлештә, төрле дәрәҗәдә яшәп килә. Бу бәйләнеш барыннан да элек болгар-татар әдәбияты белән башка халыкларның үзара оригиналь әсәрләр алмашуларында һәм бер-берсеннән тәрҗемә итешүләрендә чагылыш таба. Шушы юл белән әлеге халыклар бер-берләренең әдәбиятларын үзара баетышалар, үстерешәләр. Болгар-татар әдәбиятының башка әдәбиятлар белән бәйләнеше аның халыкара әһәмиятен, фәнниметодологик дәрәҗәсен күтәрүгә хезмәт итә. дөньякүләм әһәмиятле, күренекле әсәрләр белән таныштыра. Шуның белән беррәттән болгар-татар әдәбияты үз чиратында бөтен дөнья әдәби процессына үз өлешен кертә Әдәбиятлар арасындагы мондый бәйләнешләр — халыкларның үзара дустуган булып яшәргә омтылышларының да бер чагылышы.