БУРАНЛЫ ТӨНДӘ
Текә Яр бүлекчәсе бригадиры Зәкәрия әчет. »ллә ничегрәк көтелмәгәпчәрәк ки тде әле бу • ■■ i Юл эшснен бигрәк тә шушы айларда авыр б'.-лзсын ул әзме күпме белә дә и ie UIHKC т ң оя ымны жнлкәнл ла. чыгын качасың инде биредән Дүрт-бнш иске барак казармадан, бер уч йорт >•.■ ган Текә Яр рә п.етдында тормыш, шау шулы Дә торган кебек булса да. Зәкәрия).» у i жир беткән аерым бер утрауны хәтерләт.» башлат » » X бетенләА үк юк нде шул Урал тауны буйга ia ■:■■ • • > үткәй, урыны урыны белән үрмәкүч ти тагын • болгана чолгана чуарланып беткән ул кызыл » шәһәр, күпме станция исеме язылган б\ па г» *ы кереп, тарлавык тибенә тншеп утырган Тек.» Яр • ' Днрес. андый бнлгесезлскнс бик үк ннәп бетг; ' > эшли башлаган көннәрендә ук. картадагы кын-, i » > м б.-р төшенә — исемнәре таныш ике станция аралыгына шәмәхә кара белән төртке төртеп кунган иде Чама белән Текә Яр әнә шунда, тырнак буе араның кыл уртасындагы шушы ноктада булырга тиеш иде. Әмма аңа карап кына ялгызлык, ташланганлык хисе үзгәрмәде, тора- бара чиргә әверелә башлады шикелле. Ә бит кайчан гына әле билгесез бу ноктага ул олы эшләр башкарырга ниятләп, канатланып килгән иде һәм ул вакытта шушы шыксыз разъезд аны үзенә бер сөенеч белән, табак-табак сары кояшлары — көнбагыш башлары белән көлепелмаеп каршы алды. Хәтта Текә Ярны камап алган әлеге кара-кучкыл текә таулар да ул чакта алай ук шыксыз, яман күренмәделәр Киресенчә, күңелкәйне җилкетеп, иртә-кичен үзләренә әйдәп, дустанә сокланып тордылар шикелле. Зәкәрия аларга шундук балаларча гашыйк булды. Килеп урнашуының икенче көнендә үк, олы туганы белән күрешергә ашыккандай җилкенеп, шул тауларга менеп китте. Ул вакытта иң текә кыяга үрмәләү дә җиңел тоелган иде. Күккә ашып, тау-таш иңнәренә баскан килеш еракларга төбәлеп басып тору үзенә бер могҗиза, ләззәт бирә торган иде. Ә хәзер әнә шул таулар, шул кырыс кыялар никтер аның җанын кысрыклыйлар, иркенләп хәрәкәт итәргә дә ирек бирмиләр сыман. Шулар тотмаса, күптән инде ул бу кар базыннан чыгып киткән булыр иде, күптән инде тормыш кайнап торган зур станциягә барып җитәр иде. Аның күз алдына шау-гөр килгән, купшы киенгән кешеләр тулы шәһәр урамы килеп басты. Тик ни хикмәт, бу — нәкъ урам уртасында рельс, шпаллары белән калкып торган тимер юл икән ич. Станция урамымы соң бу? һәм нишләп әле бу ачулы йөзле адәм заты аңа, Зәкәриягә, алга үтәргә ирек бирми, төрле яклап кыса, этенә соң? һәм нишләп аның булышчысы, уң кулы булып исәпләнгән Карәмәт тә аңа шундый кырыс итеп карый да йөзен яшерә, карый да йөзен чыта. Поезд килә түгелме, Зәкәрия өстенә килә, тизрәк тайпылырга, читкә чыгып калырга иде бит! Әнә инде урам да калтырана башлады, зур гына тепловоз, иләмсез гәүдәсе белән бөтен нәрсәне томалап, аның колак төбендә үк «пуф-пуф» килеп пошкырырга кереште. Килеп җитә, өскә менә бит инде, ә Зәкәрия һаман баскан урыныннан кузгала алмый азаплана... 11 Тышта җил улавын тыңлап, ни гомерләр шушындый уй-саташулар кичерешендә яткан Зәкәрия берөзлексез челтерәп торган телефон тавышына уянып китте. Ашыгып, бүлмәнең каршы ягындагы эш өстәле янына, телефон аппаратына ташланды. Тәрәзәне калтыратып, казарма стенасы яныннан гына, авыр йөк төягән составның текердәп үтеп баруы ишетелеп тора иде. Менә вагон тәгәрмәчләре рельслар тоташкан җөйгә ешрак бәрелә башлады, димәк, составының башы инде разъезд стрелкаларын үтеп, туры юлга ук барып чыккан. Машинист халкы гел шулай бит: хәтәр урыннан тепловоз ераклаштымы, койрык турында уйлап тормый, тизрәк рычагка үрелә, тизлекне арттырырга тотына. Шуннан инде койрыктагы вагоннар да, атасыннан калышкан малай шикелле, кая барып бәрелергә белми айкала-чайкала чабыша башлыйлар Шул вагонның берәрсе юлдан мәтәлеп төшсә, юлчыларны гаепләячәкләр. Гадәт буенча: «Әһә, туктап тормады, димәк, каршыда әле поезд юк», дип уйлап алды Зәкәрия. Берәр ел элек аңа, син шулай һәр поездны күңелеңнән уздырачаксың, дип әйтсәләр, ул һич тә ышанмаган булыр иде Кайберәүләрнең «Төштә дә поезд күрә башладым инде» дигәненә дә ул ышанмый иде. Хак әйткәннәр икән ләбаса. Зәкәриянең соңгы берничә көндә кәефе начар шул әле. Ж.ил-суык- ка чыкты исә тәне өшеп чымырдарга, калтыранырга керешә, бөтен тәнен салкын тир каплап ала «Жан тирләрең чыга башлар әле бер- заман»,—дигәннәр иде аны, әллә дөрес инде?! Булмас ла! Юк сүздер... Тик әллә шул чир, әллә шул тир дигәндәй, ни зәхмәттер, шундук хәле бетә, үз гәүдәсен үзе чак күтәреп йөрер хәлгә кала башлады. Әлерәк кенә, разъездның ике башындагы стрелкаларны кардан арындырып, поездлар йөрешенә иминлек биреп торучыларның эшен күзәтеп кер- ♦ гәннән соң, шул хәлсезлектән интеккәнгә күрә урын өстенә ауган кеше g ул. Чак кына ташкүмер исе аңкытып, такта бүлмә аша урын-жиргә х жылы бәреп торган мич янәшәсендә төрле юк-бар куңелсезлекләрне * уйлан ята-ята Зәкәрия бастырылып ук киткән. Юкса бит өстәлендә з аны бер атналык кәгазь эше дә көтә. Бүген, ял көнендә, тартмый- х сузмый гына туларны эшләп ташлармын дип күңеленә беркетеп £ куйган иде. л Дулап-дулап телефон шылтыравын ишетүгә, ул бая жепшек карда ф йөрен иңбашлары дымлана төшкән тунын өстеннән алып ташлады да s ялгызак бүлмәнең түр башына таба атлый-йөгерә китте. Ни булган х тагын? Ял көне дә бераз гына хәл алырга бирмиләр бит Маруськасы 4 белән әрепләшүдән туйган мастеры шулай тансыклагандыр инде. Ниш- * ләп атналык сводканы һаман хәбәр итмисең, дип бәйләнергә ниятлидер =5 * Туйдым, гарык бу эштән Бер ял күргән юк! — дип зарлана зар- = лана ул өстәл янына килде, телефон трубкасын алды ! — Әлү! Бригадир тыңлый! диде ул телефон трубкасына х Станциядән шалтыраталар икән Тик бу юлы мастерлары түгел, баш х диспетчер үзе булып чыкты ' ° • — Хәлил кичүе янында рельсагыз сынган. Обходчик Хисмәт шун- = да, поездны туктатып әйткән Чарасын күр, бригадир1 Ашык!—дип бо- ч ерды бу ‘ Диспетчер әйткәнчә, рельс «сынган» булса, поездлар йөрмәскә тиеш иде. Ә. бит ул яктан әле генә состав үтте Димәк, бөтенләй үк шартлап сынмаган, чатнаган гына булырга тиеш. Зәкәрия өчен аның һич юҺл1Д,< чатнаган гына булуы хәерлерәк Сынса, эш хәтәррәк, хәрәкәт туктала, бригадир өстенә шелтәләр, комиссияләр ява башлаячак Кичә генә борынны өзеп алырдай суыклар иде, бүген әнә жепшек кар яна бер төндә жил көньякка авышып өлгерде Моның нәтиҗәсе корыч рельс, гадәтенчә, бу хәлгә сизгеррәк булып чыккан Хәер, кеше дә шулай бит, нәкъ корыч шикелле, алын-ялын белми эшли-эшли дә, көтмәгәндә генә кылт итеп сынып та куя Күңелендә шундыйрак уйлар, ә үзе ашыга-ашыга киенә Зәкәрия Бригададан кемнәр өйдә соң бүген? Ирле-хатынлы Карәмәтләр Маһинур булыр Тагын Жәл, Вәлиәхмәтләр юк. Үзе дә, олы улы да туйга дип сорадылар. Зәкәрияне дә бик кыстаганнар иде. Вәлиәхмәт бабайга үпкә юк, барсын, йөрсен, рәхәтләнеп туй итсең. Өч-дүрт көн элек алар, нкәүдән-икәү генә, шушындый ук хәтәр хәлгә тарыкканнар иде. Ул чакта диспетчер аны, Зәкәрияне, шулай ук гөп Уртасын ia йокыдан торгызды Хәвефле итеп — Харап булдык, Зәбнров, жиде йөз алтынчы километрда полува гон сүтелгән, юлга бүрәнәләр коелган! Поездларны жнбәрмн торам! Бригадаң белән тизрәк шунда ашык! дип хәбәр салды Шунда ук Зәкәрия каударрак холыклы Серафима Петровнага шалтыратты «Четный» әкренләп каршыга чыга торсын, ул-бу булса, шунда көтәр Без киттек, диде Андый вакытта икеләнеп торып эшне сузарга ярамын шул. Юлдагы хәлне белгәч тә ниндирәк корал, ничә кеше аласы хәл ителде Ул ва кыгтп Зәкәрия, иптәшкә бер кеше житәр дигән фикердән чыгып, шул казармада яшәүче Вәлиәхмәт картны гына уяткан иде. Алай-болай та гын берәрсе кирәксә, чиратлашып юл карап йөрүчеләрдән кем дә бул сп очрар әле дин тә өметләнде ул. Әйе, ялгышмаган икән, караңгыда атлый-йөгерә, абына-сөртенә өч километр яры.м юл үтеп, ак кар өстенә сузылып яткан нарат баганалары янына килеп җитсәләр-, Апанасова инде анда иде. Көче дә юк инде бичара карчыкның, ә бит үз постында, чара күрергә тотынган Аңа рәхмәт дими, ни дисең Юл караучы Настя Апанасова белән Вәлиәхмәт картка булган рәхмәтен иртән Зәкәрия бөтен бригада алдында да кабатлады Кешенең яхшы эше бервакытта да онытылмаска тиеш. Ихлас күңелле, күндәм холыклы Вәлиәхмәт бабайны бригадир аеруча хөрмәт итә иде Тик әле пенсия яшенә дә җитмәгән кешегә барысының да шулай «карт» дип, «бабай» дип эндәшүенә генә баштарак бик аптырады Бу хәлгә әллә тегенең сүрәнрәк йөз кыяфәте, әллә бала- чагасының күплеге сәбәпче иде инде, белмәссең. Шунысы хак. «бабай да бабай» дип. аяк астында чуалган оныклары таш казарманың ике бүлмәсен тутырырлык Анда-монда җиңел эш эзләп йөреп гомерен әрәм-шәрәм итмичә, юл карауга багышлаган, ни кушсаң, шуны җиренә җиткереп, кабат тикшереп тормаслык итеп эшли торган намуслы кеше. Димәк, аның «актив»ы да — иң якын торганы — Шәмселбану апакай. Кар көртләрен ера-ера, ул рәттән торган ике озын казарманы үтеп беренче «частный» өй ишегенә барып төртелде. Чоланның аргы башын- дарак Шәмселбануның нәселле кәҗәләре, вак энҗе тешләре белән печәнне кемерт-кемерт иттереп күшәүдән тукталдылар. Хуҗабикәләрен затлы шәллек йон һәм куе каймаклы сөт белән тәэмин итеп торучы шушы нәзберек җаннарны өркетмәс өчен кояш баеганнан соң бу йортка аяк басмам дип ант иткән Зәкәрия менә бүген тагы керергә мәҗбүр булды. Атнага алты көнен эштә уздырган кешене ял көнендә дә эшкә чакыруы. билгеле, ансат түгел Текә Ярда исә бу хәл тагын да четерекле- рәк һәркемнең үз малы, үз хуҗалыгы бар Димәк, аларның ашыгыч эштән баш тартыр сәбәпләре дә җитәрлек Сыерым бозаулап тора, кәҗәм сырхау, дияргә була... Зәкәрия атылып-бәрелеп ишектән килеп керүгә. — Әйдә. Шәмселбану апа, эшкә! Киен тизрәк!—дип әйтте дә салды Вакыт тар. озаклап аңлашып торыр чак түгел иде Шәмселбану апакаен андый ашыгуларны гына күргән кеше шул Ин әүвәл ул, фәләндә-фәләндә булдыңмы дип, һәркемнең кайдалыгын барлап чыкты,аннары гына: — Әһ. хәерсез дә эш булды инде... Әүвәлрәк хатын-кызны төннә йөртмәс иеләр Кадалгыры. бак тутырып кер куйган нем, ул нишли инде хәзер,— дип зарланырга кереште, һәм керен дә. дөньясын да «сыйфатлап» алды, ә Зәкәрия тизрәк чыгып ычкынды. Эшләр кеше булса. бригадир аңа кагылыр идеме, ни дип пыр тузына инде? Билгеле инде. Маһинуры да аны көтеп тормаган Ул да аңа: — Хәзер колхозда да болай куаламыйлар Көн эш, төн эш...— дип сөнләнәсөйләнә киенер-киенмәс кенә ишекле-түрле йөренде. Зәкәрия дә үз чиратында: «Алайса колхозыңа әйләнеп кайт», дип чак ычкындырмады Кендекләре колхоздан күптән өзелгәннәрне рәнҗетү булып кына яңгырар иде шул. Башкаларга әйтәсе тиргәү, битәрләү сүзен үзенә таба борды Зәкәрия Бу кадәрле дә мәшәкатьләрне үз өстенә алырга кем кушты соң? Үз мокытлыгы аркасында гына килеште түгелме соң бирегә бригадир булып килергә. Зәбнров иптәш, сине шундый-шундый җаваплы бүлекчәгә башлык итеп җибәрмәкчебез, янәсе. Чөнки син андагы җирле халыкның телен дә беләсең, җитәкчелек тәҗрибәң дә бар. Как-никак, хәрби хезмәттә дә отделение командиры, ефрейтор булгансың. Белемең дә җитәрлек, янәсе. Ә тәҗрибәне эшли-эшли туплыйлар аны... Алын, эшлә, баш бул Шулай мактап башын әйләндерделәр Зәкәриянең. Me- из булдың инде «баш», үз башына! Партадаш малае Вася, әнә конторада гап-гади техник вазифасын үтәп йөрсә дә, менә дигән зур станциядә, кеше арз ында яши Сигез сәгатен тутырып кайта да рәхәтләнеп ял итә, ичмасам Эштән буш вакытын һәрчак үз иркендә Танцыларга. киноларга йөрим, дигән әнә. Мен рәхәттә яши малаен Зәкәрия кебек көн-төн мондый жәһәннәм базында иза чикми, чиләнми, ♦ талашмый л Талашу дигәннән, эштә уң кулы, ярдәмчесе саналган Карәмәт белән ү соңгы көннәрдә аралары салкынаеп китте әле аларнын Ә бүген анар- * дан башка адым да атларлык түгел Бар өмете — Карәмәттә. Кирелән- з изсә, аяк өсте булса унарлар Бәхете булмаса — Зәкәриягә әлеге - нке-өч пенсионер апакай белән төн ката жәфа чигәргә генә кала Кыш £ уртасында рельс алыштыру уен эш түгел — көч тә, куәт тә кирәк аңа Җитмәсә, ул ярты тонналы тимерне биш чакрымга сөйрәп барасылары ф да бар бит әле. Зәкәрия тиз генә кул сәгатенә күз төшереп алды — чыгып чапка- ~ нына нибары сигез минут үткән Димәк, Хисмәт янында ул-бу булмас- ч ка тиеш Менә-менә берәр поезд гөрелтесенең кайтавазын Кыя тау £ ишеттерер Кыя тау ул авыл мәйданына куелган репродуктор кебек ч уңда тепловоз сызгыртса — сулдан кычкыртып киләдер сыман. Ир уртасы Карәмәт — бригадирның тоткасы Эшкә бар яктан да * уңган кеше. Дуамалланып тотына да, башкалар алай болан иткәлә- ж гәнче, ялт иттереп үз эшен очлап та куя Күршесе Хисмәт, үртәлү һәм х соклану катыш бер хис белән: «Җен бит ул Өендә ни кыланганын күр- ° мисез әле сез аның»,— дип тикмәгә әйтми, ахры Дөрестән дә жен менә. £ бер тотынса, көч-кодрәт соралган берни аңа түзми Әмма яман чнре— ч киреләнү гадәте бар. Бер кирегә китсә, аңа ялынмавың хәерлерәк — ул чакта игелек көтмә инде аңардан Балта көрәген күтәрер дә өенә кайтып китәр Үз бәһасын белә кеше! Менә шул Карәмәт белән алар беркөнне бик каты сүзгә килештеләр. Бер сәбәпсез диярлек. Ул көнне Зәкәрия үзен болай да жил уңаена бөтерелеп очкан кар бөртегедәй хис итә иде Иртәнге якта мастер белән дә шактый гына усал сүзләр әйтештеләр Бер карасаң—икесе дә хаклы сыман разъездның юл араларына өелгән кар-бозны кая да булса алып ташлыйсы бар Бик тә комачаулап ята ул анда Мастер әйтә; күптән инде әзәзләп берәр яры көрәп ташлый алган булыр идегез, көчегезне кызганасыз, ди. Ә берничә көн генә элек ташыр урын да калмаган, казарма араларына тутырып булмый ич инде, бөтенләй читкә чыгарып ташлау өчен берничә вагон кирәк булыр, дип киңәштеләр үзләре Зәкәрия, вагон-платформалар турында сүз кузгатса да, теге эндәшмәде. Алай итсәң, мастерның үзенә дә мәшәкать туа. начальниклардан ялынып-ялварып платформа сорыйсы, тепловозын табасы, аның юлда булу сәгатьләрен көнлек диспетчерлык графигына «кысты расы» — кимендә бер-ике көн фәкать шуның белән шөгыльләнәсе, телефон төбендә утырасы була Алай эшләүгә караганда, билгеле инде, «бригаданы симертү өчен тотасыңмы әллә, бераз селкенсеннәр» дип, бригадирга җикеренүе ансатрак Нәкъ менә мастер белән тарткалашкан көнне Кәрамәт тә киреләнде. Ул көнне Зәкәрия дежур торучылардан калган бригада белән сул як семафор каршындагы стрелканы сүтеп жыярга тиеш иде Аның бер ягы иңә төшкән — поездлар авырлыгы белән шпалларны кисеп кергән иде Шул урында берәр машинист, егетлек күрсәтеп, тизлекне арттыра төшсә баш китәрлек эш булырга мөмкин Карны көрәп, себереп чыккач шул шпалларны аркылы йөзле, кулга җайсыз «француз балталары» белән юнырга керештеләр Кызу эш ва кытында өч балтадан икесенең сабы сынып чыкты Бригадада коралларны карап, көйләп тоту Карәмәткә йөкләнгән, аның өчен ул укучы малае исеменә өстәмә эш хакы да алып тора иде. Бу хәл инде күптән килә, Зәкәрия дә, бригадада да аның хезмәтеннән әлегә бик канәгатьләр — эш кораллары тәртиптә, бу эштә атасына малае да һәрчак булыша торган иде. Башкалар, эш сәгатен тутырып, өйләренә таралганда, алар һәр көн диярлек корал сарае янында калалар, сынган, тупасланган һәр нәрсәне әзерләп куярга тырышалар иде. Кызып эшкә керешкәч кенә әлеге кәкре балталарның саплары сынып китүгә ачуы килеп, Карәмәткә Зәкәрия кычкырыбрак сүз әйтте, «тизрәк бул» дип ашыктырды. Менә шуннан соң ярсып китте дә инде Карәмәт. Ачуының яман шеш кебек тулышкан чагы булды, күрәсең. Ташладым да киттем эшеңне, ди. Эш коралы алачыгында бүгеннән эзем булмаячак, ди. Хисмәт ише татлы теллеләр белән генә дус та әшнә син, ди. Бригадада хәзер шулар гына мактаулы, шулар гына эшчән санала, имеш. Зәкәрияне шулай байтак битәрләде Карәмәт. Дөрестән дә, юл караучы Хисмәткә ул узган атнада гына рәхмәт боерыгы язып элгән иде. Дөрес, аның сүзләрендә дә хаклык бар ара-тирә Хисмәт белән бергә-бергә кич уздыралар алар. Укыган-күргәнне сөйләшеп, Маһинур апакай кыздырып биргән «симәнкәләрне чирткәләп» утыргалыйлар III Зәкәрия килгәндә, Карәмәт мунчада иде. Ишек аркылы гына сөйләштеләр. — Хәлил кичүендә рельс сынган, алыштырасы бар... Синең кәефен инчек? — Җыенып чыга торыгыз, куып җитәрбез,— диде Карәмәт. Карәмәт мунчасыннан Зәкәрия турылап кына үз казармасына килеп чыкты. Ерактан тыныч кына ишетелгән гүләү тавышына сөенеп куйды. Каршы яктан поезд килә. Шул мизгелдә үк күңелен тырнап: килүен килә, үтәрме? дигән уй узды. Хисмәт бик иренеп китмәсә, эш рәтен белә, әлбәттә. Поездларны хәвеф-хәтәрсез генә үткәреп җибәрә торса ярар иде. Чөнки бригада бик ашыкса да, әле берәр сәгатьсез аның янына барып җитә алмаячак. Кирәк-яраклар куелган алачык ишеге ачык, фонарь яктысында Маһинур белән Шәмселбану озын әрҗәгә төрле инструментлар тутырып яталар иде. Рельс кисү станогы бер читтәрәк — ул барыбер әрҗәгә сыймый, үзенә аерым йөк авыр, җайсыз нәрсә, гадәттә аны алып йөрисе килми. Зәкәрия иң беренче эш итеп келәт почмагыннан «шайтан арбасы»н сөйрәп чыгарды, юлга бастырып куйды. Сыңар сап-тәртәле, сыңар рельстан йөрергә көйләнгән бу арба модерон өстенә теге әрҗә белән станокны салдылар да рельс алырга киттеләр. Өйләр, казармалар ышыгыннан ераклашкан саен, җил тагын да көчәйгән кебек тоелды. Зәкәрия инде авар хәлгә җиткән рельслы арбаны көч-хәл белән генә туктатып, тиз-тиз генә плащының башлыгын башына урап, бәйләп куйды. Болай ярыйсы ук җылы, тик поезд якынлашуын ишетми калуың бар, башны уңга-сулга ешрак каерга- лап, күзәткәләп барырга туры киләчәк. Хисмәт бу җилгә ничекләр түзеп тора икән? Ул бит инде кимендә утыз-кырык минутлар бер урында таптанадыр. Кәефе кырылса, башкалар кебек тозлап-борыч- лап сүгенүдән битәр, кычкырып җырларга керешә торган гадәте бар аның. Менә семафор турысыннан да узып баралар Шәмселбану утыз-кырык адымнар алда, Маһинур артта, кулларына кызыл утлы фонарь тотып киләләр. Ә җепшек кар киемгә сырыша, барасы юлны каплый, күзләрне томалый. Төн караңгысы да инде тирә-юньгә күптән ябыры лып. бар дөньяны басып киткән. Сакта торган текә-текә таулар да. юл белән тау арасындагы сыек урманчык та күзгә чалынырлык түгел Зәкәрия бары тик Шәмселбануиың ирләрчә эре-эре атлап узган эзен генә шәйләп бара. Мен.» Текә Ярнын ике өч юлы. бергә кушылган урыннан әллә ни ерак та китеп өлгермәделәр, баядан бирле анда-монда шуышкалап барган рельс Зәкәрия кулыннан капылт кына арба сабын суырып * алды да «лап» итеп йомшак карга чумды Аныц артыннан иләмсез кисү станогы белән корал әрҗәсе икесе ике җиргә очып барып төште- | лар. Тегеләр куып җитмиме дип. Зәкәриянең артка каерылып кара- *" ган чагы туры килде ахрысы, рельсның читкә үк авышканын сизми дә калды = Бу хәлне күреп торган Маһинур — И-и. чукынган, әллә бөгелгән рельс туры килгәнме? — дигән “ булды ♦ Кышка бөгелгән рельс калдырырга ул хәтле фәкыйрь заманнар - түгел Зәкәрия белеп тора, аны юатыр өчен генә әйтте инде Маһинур - бу сүзләрне Болай чакрым саен авып яисә поезд үткәрел торсалар, £ төп уртасына да барын җитә алмаслар Менәмен.» кичке скорыйныц > үтәр вакыты да җитеп киләдер инде. Соңламаса. әйе. сонламаса, та гын дүрт минут чамасы калып бара икән Димәк, арбаны күтәреп 5 азапланасы да юк Ул арада Текә Яр каралтылары ягыннан ике шәүлә күренде Төпх тәй нык. түгәрәк гәүдәле Карәмәт белән Кәримә апакай шулай «тәгә- “ рәшеп» киләләр ахры. Ни хикмәттер, бу тирәнең халкы нык бәдән 1 ле. уртачадан түбәнрәк буйлы, таза, табак битлеләр Арада керәшен = Настя карчык кына нәни орчык ише юка сөякле дә. Хисмәт солдат. 4 врәнге арасындагы ак тирәктәй, ерактан ук калкып, күренеп тора Буйга-сынга ул Зәкәрия белән бер тиң диярлек Хра тирә Хисмәт ша яртка.тап «Сахалин селедкасы үстерде мине Җиде ел хезмәт итеп солы боткасы белән беләк буе селедканы әз ашадыммыни мин», ди яргә ярага. v Шаулап, каударланып скорый поезд үтеп китте Туң тәрәзә аша сирпелгән елтыр ут яктысы белән җылы төтен исе генә күңелләрне кытыклап, кайдадыр якты дөньялар барын, җылы тыныч тормыш һәм әллә ниткән сихри мәхәббәт-снюләр барын искәртеп, күңелне әрнетеп алган кебек тоелды. Яннарыннан әле генә өермәдәй үтеп киткән ул җылы һәм якты вагоннарда тирбәлеп баручы халыкның берсе д» юл читендә җилгә арка куеп хәл җыеп торган Зәкәрия белән Маһинур лар. Хисмәт белән Карәмәтләр турында уйлап карамагандыр Авыр рельс не азаплана азаплана арбага салып бетергәндә генә Карәмәт килеп җитте Артыннан фонарь тотын килүче аның кызы бу лып чыкты Арба сабын тегендә-монда әткәләп, тигезлек сакларга тырышып, кө- чәпә-көчәнә Зәкәрия тагын күпмедер ара үтте Хәерсез «күсәк»нен чайкалуын алай гына баса алмагач, тагын тукталды Карәмәт шунда аныц авырткан бизенә баскандай бер турылык белән — Бир әле үземә, бригадир, никтер ул бүген симе тыңламый, лип арбаны аныц кулыннан алды һәм үзе. гадәтенчә, бер якка янтая төшеп, арбаны шактый ипле генә келтерәтеп алып га китте IV Карәмәтнең үзе кебек үк юантык, йомры таза кызы каяндыр ялга ДИП кайткан икән. Зәкәриянең аны бирегә эшкә килгәннән бирле күр гәнс булмады шикелле Хәер, күреп тә игътибар итмәгәндер Карә тләргә тиктомалдан килеп керү гадәте юк Зәкәриядә. Ииктер күнегелмәгән Кыз. сигнал фонарен тотып, алдан бара Ник бер артка әйләнеп карасын Бик алга да үтми, артка да калмый. Дилүсә исә үзе яшь бригадирны күз алдына китереп бара иде Абау, бигрәк каударлы, бигрәк сөмсере коелган инде егетнең. Әллә ни булган диярсең. Юл булгач, анда ул-бу булмый тормас. Текә Ярда беренче рельс алыштырулары түгел. Ә бәлки бригадирның атасы Карәмәткә булган ачуы әле дә бетмәгәндер. Әнисе әйтә бит. сүзгә килешкән көнне бик ачуы чыкты бригадирыбызның, ди. рәтле-башлы исәнләшми дә, ди. Әле дә әнә йөзе чытык, маңгай астыннан гына карап алды бая Дилүсәгә. Бүген бригада белән чыгарга атасыннан ул үзе сорады. «Мунчадан соң әнкәйгә килешмәс», дигән булды. Дилүсә никтер юл эшен үз итә Бигрәк тә поезд каршыларга, аны ерак, билгесез тарафларга озатып калырга бик ярата. Текә Ярда ике көнгә бер туктала торган пассажир поездын ул аеруча бер өмет, түземсезлек белән көтеп ала. Нинди генә эше булмасын, аны каршыларга юл буена йөгереп чыга, кул изәп озатып кала иде. Поездның төрле сәбәпләр аркасында Текә Ярда тоткарланып торуы исә аның өчен зур шатлык була Андый чакта. бигрәк тә җәй көннәрендә, яшел, затлы вагоннарда баручы яшьләр җиргә сикерешәләр, биек Кыя тауларга күтәрелеп карый-карый сокланалар, кызыксыналар, йөренгәләп алалар иде — Аһ, бу текә тау! Аһ. бу кыялар!..— диешәләр. Кайберсе. Дилүсә янына килеп, аны-моны сораштырган, кызык сынган була «Әй. чибәркәй, әйдә алып китәм үзеңне еракка!» дип үртәшеп тә куйгалыйлар. Яшертен бер соклану белән бер читтән төбәлеп карап торучыларны да кыз күңеле сиземли башлаган чак иде Дилүсәнең сихри поездлар артыннан карап калулары бала чакның кызыклы уенын искә төшергән татлы төш кебек тоелдылар хәзер. Ераклаша барган поезд артыннан чайкалучы утлар аны, хыялын балачактан аерып, әллә кая, читкә алып киттеләр Оҗмах кебек Текә Ярыннан аердылар Ә бит рәхәт чаклар монда да булган икән ич. Әйе, дүрт биш ай үтү белән, Дилүсә бу кечкенә разъездны шулкадәр сагыныр дип кем уйлаган! Зур шәһәргә, олы дөньяга барып эләксә, ул аны бөтенләй дә исенә төшермәс кебек тоелган иде ич Баксаң, шушы монсу гына разъезд да үзен шулай сагындыра икән! Зур калада, бер ялгызың булгач, шулай ук моңсу да, ямансу да була икән ләбаса. Аннан да туя икән кеше баласы. Дилүсә туларны уйлый-уйлый бригада алдыннан атлый. Беленер беленмәс кенә җепләр булып сузылган юл аның саен озыная, алга йөгерә, ашыктыра V Җил өрә дә өрә Кар һаман ява Дөнья тәмам караңгыланды. Инде юл буендагы гүләп торган баганалар күренмәс үк булдылар Хисмәт тыны кысыла-кысыла Текә Яр ягына озаклап карап тора Төн һәм буран aiua хәтта Кыя тау да күренми башлады Хисмәт сәгатьтән артык инде бер урында таптана Ул әле бияләен бияләйгә суккалап ала. әле әрле-бирле йөренгәләп килә. Шулай да үзе тапкан ватык рельс яныннан ераклашмый. Поезд уты күренү белән, фонарен болгарга, аларны туктатырга керешә. Аннары, вагоннар астына ук иелеп, сынып төшкән рельс кыйпылчыгып көрәге белән бастырып тота да бу хәтәр җирдән поездларны җай гына үткәреп тора Яхшырак ишетелсен өчен бүрегенең бер колакчынын күтәребрәк куя, тәгәрмәчләр «тый-таптый ямьшәеп беткән көрәгенең сабын ычкынмаслык итеп ике куллап тота, аннан машинистка — Әйдә!—дип кычкыра. Хәвефле урынга әкрен генә килеп кергән тәгәрмәчләр, тора-бара ашыга башлыйлар, көрәк астындагы кыйпылчык менә-менә сикереп чыгар сыман тоела. Хисмәт исә һаман тешләрен шыгырдатып, бнл ♦ сызлавын онытып, озын составның үтеп беткәнен көтеп, кырыкка бө- g гелгән килеш басып торуын белә. Соңгы вагон үтеп киткәндә, ул = инде, башы әйләнеп, егылыр дәрәҗәгә җитә ® Дөрес, поездларны болан җибәреп тору катгый тыела. Инструкция 2 буенча мондый очракта юл бөтенләй ябылырга, поездлар йөрмәскә = тиеш тә бит, алай гына эшләп булмый шул Аңа күп вакыт китәчәк. a Аннары юлны ябык тоткан өчен берәүне дә мактамаячаклар, зур та- 3 выш чыгачак. Билгеле, ул тавышның юл караучы Хисмәткә кагыл < маны да ихтимал. Киресенчә, аны әле, вакытында чара күргән дип. _ мактап та куюлары бар. Ә бригадирга ни әйтерләр? = Шулай да ул бригадир һәм мастерлар ничек кенә укымышлы бул- £ масын. юл эшен Хисмәт бер дә алардан кич белми, анысы факт Хә- > зер генә ул җиңел эштә - юл караучы исәпләнә. Әнә. кайнише Карә- “ мәг тә аның белән йөри-йөри генә остарган малай, үзен бнк белдек- 3 ле санап, бригадир ярдәмчесе булып йөрсә дә. барыбер Хисмәт кадәр п белми әле. х Шуларны күңеленнән кичереп, нши-туна ялан кырда таптанып - гора Хисмәт, килгәнкиткән поездлар гына аның уйларын бүлгәлиләр Z VI Килү белән бригада дәррәү эшкә тотынды Хисмәт, бригада килгәнче үк, карларны көрәп, алыштырасы рельсның баш башындагы болт гайкаларны, чөйләрне әзерләп куйган Маһинур, Шәмселбану лар хәзер \JCTOH яфрак-яфрак төшкән юеш карга да, җил улавына да әһәмият итмиләр. Бүген, шушы сәгатьтә, менә шушы эшне тиз һәм төгәл генә башкарып чыксалар, иртәгәдән үзләрен оҗмах рәхәтлекләре көтеп тора диярсең Шундый янып көеп тотындылар эшкә, тын да алмыйлар, ник бер сүз ишетелсен! Көчле җил белән өермәләнеп өермәләнеп очкан кар бураны туктаусыз алар өстенә ябырыла, итәкләрдән тарткалый, тун чабуларын каера Фонарь яктысында Зәкәрия рельсларны үлчәде — Киселәсе өлеш зур, пычкы белән азапланмыйбызмы әллә,— диде Карәмәт • — Әйе шул, ул станокны җанлаганчы, кисеп азапланганчы, тагын кимендә яр>ы сәгать үтәчәк Бәлки сындырып кына караргадыр Акбур эзеннән зур кискеч белән туң тимергә сан буразна ясан чыктылар Баштарак Зәкәрия шул чаклы калын рельсны гадәтн кискеч ярдә мендә кисеп булырына ышанмый иде. практика үткәндә моңа бнк гаҗәпләнгән иде. Соңрак апа бу ысул белән дә очрашкаларга туры КНЛДе Карәмәт зур чүкеч белән сугып торды. Зәкәрия, озын саплы кис кочне рельсның «муен астыннан» йөртеп, тирән эз салып чыкты Шун нан соң Карәмәт — Бирегә килегез! — дип, башкаларга эндәште Әлегә кадәр шпал өсләрен чистартып, чөйләрне кузгаткалан йөр гом Хисмәт, .Маһинур, Шәмселбанулар тезелешен рельс янына бас тылар Карәмәт кисәк-кисәк кенә әмер бирә башлады — Иеләбез!.. Бергә күтәрдек!.. Аякларыгызны саклагыз! Ташладык!!! Шпал өстенә аркылы салынган лом сыртына ике-өч мәртәбә шулай күтәреп ташлаганнан сон рельстан, ниһаять, «зыңк» итеп бер сөямлек кисәк җиргә өзелеп төште. Билгеле, Зәкәрия укып-өйрәнгән инструкцияләр рельсны бу ысул белән кисүгә каршы иде. Әмма дә ләкин болай эшләү эшне бермә-бер тизләтә, һәм шуның өчен кайвакыт андый юк-бар «кушмауларны» онытып торырга туры килгәли. Эшли-эшлн тирләгән, кызган Зәкәрия башта калын брезент накнд- касын салып ташлады, аннары тун төймәләрен бөтенләйгә чишеп җибәрде. Дилүсәнең юеш бияләйләре дә, карасу-көрән тап булып, аяк астында ауныйлар иде. Ул, алсуланган бармакларын чеметтерә-чемет- терә, туң болтларны, ганкаларны алып, җайлапкөйләп урыннарына беркетә тора. Зәкәрия аларны ярты аршинлы, озын саплы ачкыч белән ныгытып борып бара иде. Рельсның аргы башында Карәмәт белән Шәмселбану шундый ук эш башкаралар. Ә Хисмәт белән Маһинур, бер-берсенә булыша-булыша, уртада кайнашалар Хисмәт исә туңып каткан бармаклары белән шпал кабыргаларына очлы чөйләрне авызландыра тора. Маһинуры авыр чүкече белән киерелеп-кнере- леп ирләрчә кизәнә дә чөйләрне кагып куя. Зәкәрия бая ук Хисмәтне кайтарып җибәрмәкче иде. — Туңгансыз, күшеккәнсең, Хисмәт абый, кайт син, җылына тор,— дип тә карады. Китмәде Хисмәт. Бергә-бергә кайтырбыз, диде. VII Зәкәрия белән Дилүсә озын рельсның бер башына туры килделәр. Кызның кайнар сулышы хәзер Зәкәриянең болай да янып, ял-, кынланып торган битенә кагылып-кагылып киткәли. Кызның фонарь яктысында тиз һәм җитез кыймылдаган тылсымлы бармакларына кагыласы, бер генә мизгел булса да учта тотып торасы килә. — Сез, балтасын бәкегә төшергән кеше кебек башыгызны аска иеп кенә йөрисез икән. Дилүсәнең кинәт сүз башлавыннан Зәкәрия бер ара айный алмыйча, аптырабрак торды. — Күтәрелеп карасам, өстемә Кыя тау ишелмәгәе дип куркасыз ахрысы — Дилүсә шулай диде Дә үзе уйлап тапкан шаян сүздән беренче булып сөйкемле генә көлеп тә кунды. — И-и, сеңелем, һаман шул рельс белән шпалларга карап йөргәнгәдер инде ул,— дип куйды Зәкәрия ярым шаяртып. Аннары кыз җитдиләнә төште: — Сез әткәйгә теге көн өчен үпкәли күрмәгез инде, бик уз күрә ул Сезне,— диде. Зәкәрия аңа сүз әйтергә өлгермәде, шул вакыт ерактан ук кычкыртып, поезд килгәне ишетелде. Прожектор уты Хәлил кичүе ягыннан шуышып аларга якынлаша башлады һәм менә ул кар диңгезе уртасында каралып торган бер төркем кешеләрне караңгылык эченнән йолкып алды Хисмәт, солдатча төз басып, юл кырыенда ук тора. Кулындагы фонареның яшел уты, «юл ачык, узып кит» дигәнне белдереп, поезд килгән якка таба каратылып куелган иде. Бу минутта Зәкәриянең дә күңелендә гүя яшерен бер өмет булып яшел ут кабынган иде.