Логотип Казан Утлары
Публицистика

ЗИРАТТА БУЛГАН ВАКЫЙГА

прель. Табигать кышкы йокысыннан уяна башлаган, агачларда борелэр бүрткән чак Крестьянның йөрәге, үзен туйдыручы җир-ана белән тиздән кавышачагын сизенеп, ашкынып тибә башлаган көннәр, кешеләрнең беренче сыерчыклар сайравын ишетел күңелләре нечкәргән әй. Ләкин *861 елның апрелендә табигатьнең гомер-гомердәи килгән бу гармониясе, күңелне җилкендерүчән шатлыгы җан тетрәткеч хәбәрдән төкселәнгәндәй, бозылгандай булды Казак губернасы Спас еязе Бездна авылында патша галиҗәиапләренең флигель-адъютанты граф Апраксин солдатлары бөтен төбәктән шушында җыелган крестьяннарга ут ачканнар. Йөзләрчә кеше корбан булган. Аларның бөтен «гаепләре» — патшаның бу тикле гаделсезлеккә баруына ышанмауда. Алар, биредәге властьлар патша әмерен үтәргә, крестьяннарга җирне бушлай бирергә теләмиләрдер, дип уйлыйлар, шуңа күрә җир турындагы патша манифестының чынын, патша үзе кул куйганын күрсәтмиләрдер Ниһаять, крестьяннар ата-бабаларыиың тире түгелгән җирне үзләренеке итеп күрергә телиләр. . Бездна яакыйгаларының бөтеи Россиядә, бөтен җир шарында нинди куәтле кайтаваз булып яңгыравын. «ларгаГерцениың Лондонда чыга торган «Колокол»ының ннндк зур бәя бирүен без инде урта мәктәп дәреслекләреннән укып ук беләбез. Ләкин болар барысы да бераз соңгарак була. Казан губернасының, Казан шәһәренең үзендә. төрле катлам кешеләре бу вакыйгага ничегрәк караганнар! Төрлечә. Казан аристократиясе, губернаның торле өязләрендә җир биләмәләре булган һәм «кара халыкның» аяк терәп җир даулавыннан куркып яшәгән дворян-алпавытпар өчен бу кен үзенә бер төрле бәйрәмгә әйләнгән Бу вакыйгаларны үз күзләре белән күргән кешеләрнең сүзләренә караганда. Воскресенская (хәзерге Ленин) урамы бөтенләй танымаслык төскә кергән Аннан губернатор сараена таба атлы коляскалар, сиртмвле арбалар, бизәнгән-ясанган байбикәләрен һәм байбәтчәләрен иярткән җәяүле чиноя- никлар бертуктаусыз үтеп торган. Алар үз шатлыкларын губернатор белән уртаклашырга. патша галиҗәнапләренә карата тугрылыкларын белдерергә ашыкканнар. Казанның демократик карашлы кешеләре, аерым алганда студентлар исә. бу вакыйгаларга бетенләи башка бәя бирәләр Беэднвдвн килгән кайгылы хәбәр апарда тыелгысыз ачу Һәм нәфрәт уяткан. Үзенең революцион зшчәнлеген Казанда башлаган. соңрак РСДРПның икенче съездын оештыручылардан берсе булгви А. М. Стопаниның истәлекләрендә мондый юллар бар: .» у.»>ч»„ПЫ һ.« р,.аяяаар •««.««„. оки. «* ,.-,» в.и,„.г.« С,«.»,„₽»„» аш.ая 6, ю,„ „„„„.р,, «««».« канн. „ б.» .йби оештырыл,.» һ._ „„„„« «Куртина җеназасы, дип кереп калган политик тестэге демонстрация булып тышка бәреп чыккан. ф Мене хәзер инде безге бу вакыйгаларның теп герое һәм рухландыручысы Афө- j иасий Прокопьевич Щапов белән танышырга кирок «Кайгысыз-гамьсез яшәешнең, дошманы булган бу кеше Казанга 1852 елда 5 «герме ике әшьлеи егет чагында Иркутск губернасының Айга авылыннан руханилар г академиясендә укыр өчен килә. Россиядәге дини уку йортларының шактый зурла- _ рыниан саналган бу академия Арча кырында, безнең кендо алтынчы шәһәр больни- = цасы карамагына бирелгән бинага урнашкан була. 1856 елда академияне уңышлы j тәмамлаганнан соң А. П. Щапов шунда ук укытучылык зшено калдырыла. Ә I860 ел- 2 иың көзендә Афанасий Прокольевичны Казан университетының Россия тарихы ка- г федрасына җитәкчелек итәргә чакыралар һәртөрле дини догмаларның дошманы - булган студент яшьләр «поплар арасыннан килгән» бу яңа профессорны бик сагаеп каршылый. Афанасий Прокольевичның беренче лекциясен: «Мин Россия тарихы 5 кафедрасына дәүләт турындагы фикерем белән, узоклештерелгәи власть идеясе балан түгел, белки халыкчанлык һәм өлкәләргә мөстәкыйльлек бирү идеясе белән менәм»— дип башлый. Мондый урыннарда елегә кадәр әйтелмәгән нәрсә түгелме ♦ соң бу? Император университетының рәсми кафедрасыннан торып, студентларны патшалар һәм императорлар тарихын түгел, халык тарихын ейромерге чакыру түгелме? Бәлки ялгыш ишетелгәндер? Юк. һич ялгыш түгел Ике сәгатькә сузылган лекция = ахырынача нокь шул рухта дәвам ителә Щапов халыкның үзидарә хокукы турында, - конституции турында сейли, Г. М. Плеханов сүзләре белән әйткәндә, «университетларыбыз тарихында беренче тапкыр буларак», рәсми уку йортларында катгый рәвештә тыелган темага кагыла, декабристлар турында, аләрның азатлык керешөиде тоткан - урыны турында сөйләп китә Лекция тәмам. Актлар залында бер мәлгә тынлык урнаша һәм кинет зал шарт пагандай була — бина көчле алкышларга күмелә Щаповның авторитеты, популярлыгы лекциядән лекциягә үсә бара, ул студентларның иң яраткан профессорларына, легеидар шәхескә әйләнә. Аның лекцияләрен шыгрым тулы зал тыңлый. Фикерләренең кыюлыгы, эчкерсезлеге, һәр нәрсәне үз исеме белән атарга омтылуы аңа зур уңыш казанырга ярдәм итә. Демократ галим үзенең бу кыю фикерләрен рәсми лекцияләрендә әйтү белен генә чикләнмәгәндер дип уйларга кирәк Аның тирәсенә демократик карашлы күп яенә студентлар тупланган булырга тиеш һерхәлдә, Щапов оларның уй-омтыпышла- тормыш чишмә булып үзенчә ага... Кем беле, бәлки нәкь менә шул кинаяле сүзләр студентларны кыюландырып җи- бәргәндер! «Куртина җеиазасыян оештыруның төп сәбәпләреннән берсе булгандыр' Ничек кенә булмасын. 1861 елның 19 апрелендә Арча кырындагы Куртина зираты епрәееәндя иреккә омтылганнары һәм ватанны сөйгәннәре өчен үтерелгәинәр.нен җеназасы (панихидаеы) була Женаза уку патша хөкүмәтенә каршы юнелдәрелә һөм политик .арактердагы чыгышка әйләнә Анда демократик җәмәгатьчелекнең нигездә Студентлардан .орган дүрт йезден артык аекиле катнаша Вакыйганың үзегеиде үте- релгакнерге багышлап дини дога уку түгел. Афанасий Прокольевичның ялкын»», политик речә тора Аның бернинди генаһсызгә атып үтерелгән Бездна крестьянин рыча мөрәҗәгать итеп әйтелгән түбәндәге сүзләр, патша строен, буйсынмаска, аң. рынкам самодержавиегә карата ризасыэлыкларыннан. яшерен эшләреннән. планнарыннан хәбәрдар булган. Ул хәтта аларның артык сак >ш итүләре һәм хәрәкәт лә- рендә оешканлыкның җитенкерәмәве белән килешеп бетмәгәнлеген. сүздән хи«» күчәргә вакыт иконлеген җае туры килгән саен әйтә килгән. Юкса, Бездна вакыйгалары турында ишеткәч, аның яшь дусларына әйткән түбәндәге сүзләрен без ничек аңлар идек — Менә бу эш ичмасам! Сез әле авылларда үз агентларыгызны булдырырга җыенып кына йорисеэ. шрифтлар, литография станоклары булдырып маташасыз, ә каршы көрәшергә өндәү кебек яңгырый: «Сез беренчеләрдән булып безне йокыдан уяттыгыз... халкыбыз политик хәрәкәттә инициативага сәләтсез, дигән ялгыш шиклә- нүләребезне җимереп ташладыгыз... Сез гомерегез буе эшкәрткән, җимешләре белән безне туендырып килгән, хәзер... үз кочагына алган җир халыкны баш күтәрергә һәм азатлыкка чакырыр... Авыр туфрагыгыз җиңел булсын. Яшәсен демократик конституция!» Бу сүзләрне әйтүнең ул заман өчен гадәттән тыш кыюлык икәнлегенә басым ясауның кирәге бар микән? /Йондый «коточкыч куркынычлы чыгышның» властьлар игътибарыннан читтә калмаганлыгын әйтеп тору да урынсыз булыр. Казан губернаторы икенче көнне үк барысы турында да патшаның үзенә хәбәр итә һәм ул җибәргән телеграмма кәгазенә Александр II нең «Щаповны кулга алырга кирәк...» дигән резолюциясе салына. Вакыйганың нечкәлекләрен ачыклау һәм урында чаралар күрү өчен Казанга генерал-адъютант Бибиков кебек зур түрә җибәрелә. Ләкин ул, тиешле вәкаләтләре булуга карамастан, Щаповны Казанда ук кулга алу турында әмер бирергә җөрьәт итми, эшнең зурга китүеннән, студентларның тагын хәрәкәткә килүеннән курка. Университетта исә, Бибиков кушуы буенча, хәйлә коралар: Афанасий Прокопьевичка пайтәхеткә барып, хәлне аңлатырга, «мөнәсәбәтләрне ачыкларга» киңәш бирәләр. Бу тәкъдимдә нинди мәкер яшеренгәнен сизенмәгән Щапов 29 апрельдә чыннан да Казаннан чыгып китә. Казанка елгасы буйлап пароходка кадәр аны йөзләрчә студентлар озата бара. Алар профессор белән иң кадерле кешеләре, остазлары, киңәшчеләре белән саубуллашкандай хушлашалар. Жандармнар Афанасий Прокопьевичны тик Нижний Новгородка җиткәч кенә, 1 майда кулга алалар. Ул берничә ай жандармериянең өченче бүлекчәсе төрмәсендә утыра. Август аенда җәмәгатьчелек таләбе белән аны азат итәргә мәҗбүр булсалар да, аны эзәрлекләүдән, һәр эшенә тыкшынудан, һәр адымын күзәтеп торудан туктамыйлар, демократ-профессордан үч алу фикереннән кайтмыйлар, уңай форсат киләп чыкканны гына көтеп торырга карар кылалар. Тиздән патша аны монастырьга сөрү турында карар кабул итә. Щаповны яклап, җәмәгатьчелек яңадан күтәрелә. Бу хәрәкәтне В. Г. Чернышевский җитәкли. Щаповны сөргенгә җибәрү турындагы карарга каршы протест кәгазенә Россиянең йөзләрчә алдынгы эшлеклесе кул куя. Тик шуннан соң гына Александр патша күпмедер вакытка Афанасий Прокопьевичны «гафу итәргә» була. Н. А. Добролюбов һәм Н. Г. Чернышевский кебек революцион-демократик хәрәкәтнең күренекле эшлеклеләре, шулай ук Николай Гаврилович тарафыннан чыгарылып килгән «Современник» журналының идея йогынтысы белән Щапов әкренләп үзенең патшага ышану иллюзияләреннән котыла бара, халыкның мул тормышы «яхшы дәүләт учреждениеләренә һәм дәүләт тарафыннан үткәрелә торган реформаларга бәйле» дигән уйларының ялгыш икәнлеген икърар итә. Соңрак ул үзенә карата искиткеч таләпчәнлек, хәтта кырыслык белән болай дип яза: «Тормышының соңгы өлешендә газаплы һәм тәшвишле уй-шикләнүләр керәшен, гакыл төзелешенең җимерелүен кичерү сирәк кешедә була. 20—25 яшендә туплаган бар белемен, дөньяга карашын һәм фикерләү рәвешен 30—33 яшьтә шик астына алу сирәк кешедә генә була Бөтен гомере буе һәр нәрсәне шик астына алуга, үзенең хаталарын һәм ялгыш фикерләрен төзәтүгә... сирәк кеше генә сәләтле». 1861 елның көзендә Щапов эмиграциядәге рус демократиясенең иң күренекле вәкиле Александр Иванович Герцен белән элемтәгә керә. «Колокол» журналының нәшире Герцен Лондоннан аңа: «Сезнең саф, куәтле һәм чиста тавышыгыз — хәзерга бүгенге рус азучыларының хәлсезләнгән һәм карлыккан тавышлары арасында күңелләргә куаныч өстәл яңгыраучы бердәнбер тавыш» дип яза. Аталарча кайгырту белән сугарылган бу җылы хат Щаповны канатландырып җибәрә. Афанасий Прокопьевич бу елларда, патша властьларының төрлечә чикләүләремә карамастан, бик күп эшли. Җир реформасыннан соң күп тә үтми, каты реакция башлана. Россиянең иң алдынгы акыл ияләре, шул исәптән Н. Г Чернышевский һәм Д И. Писарев Петропавловск крепостена ябылалар. Алар чыгарып килгән прогрессив журналлар тыела, университетлар, кичке мәктәпләр ябыла Шул вакытта Щапо» үзенең «Гражданлык сагышы» дигән атаклы публицистик әсәрен яза. Анда ул Россиядәге социаль-экономик мөнәсәбәтләрнең ялганга корылган булуын, крестьяннарның гель авыр *апдэ яшәүләрен, «наданлыкка батып калган» канчыгыш халыкларының «окуксызлыгын фаш итә. Казанның Куртина зиратындагы вакыйгалардан соң еч ел үткәч, 1864 елда властьлар барыбер үз дигәннәрен эшлиләр. Щалоаны Себергә сорте ит ә җибәрергә карар кылына. Шундый бер деталь: Себер тракты безнең Казан аша үтсә дә. жандармнар Щаповны шәһәр буйлап көндезен алып барырга җөрьәт итмиләр Ул Себер да башта үзенең туган авылында яши. тик бераздан гына аңа хатыны белән Иркут- сиига күчәргә рөхсәт итәләр. Афанасий Прокопьевич Щапов кырык биш яше тулар- тулмас. коточкыч бөлгенлектә . э авыруыннан үлә Патша властьлары аның үлеме турында хәтта газеталарда язуны да тыялар. Ә соң Казан, биредәге демократик хәрәкәт, студентлар хәрәкәте нишли! А. П Щапоа кулга алынгач, студентлар иң якын киңәшчеләрен, рухи остазларым югалталар. Куртина зиратындагы политик демонстрацияне оештыруда актив катнашкан студентлар кулга алына. Ләкин хәрәкәт тукталмый. Щаповның тырышлыгы, ялкынлы речьләре, аталарча биргән киңәшләре бушка китми. Аның яшь дуслары күңеленә салып калдырган чаткылары бераздан кечле ялкын булып тагын кәбыиыг икте. Властьлар Куртина вакыйгаларыннан соң аңнарына килергә дә елгерми кала Казан император университеты тарихына «Октябрь бунты» исеме белен кереп калган чуалышлар башлана. Бу юлы студент яшьләр Щаповның куылуында актив роль уйнаган жандармерия агенты инспектор Вяземскийның университеттан китүен таләп итәләр Полиция университетны ябарга мәҗбүр була Кырык алты кеше, студентлар исемлегеннән сызылып, соргенгә җибәрелә Алар арасында соңрак патшага каршы һеҗүм оештыруда гаепләнеп җәзалап үтерелгән Дмитрий Каракозов та була Ватаныбызның ялкынлы патриоты, демократ-галим”Александр Прокопьевич Ща- ловның якты истәлеге 1863 елда университет студентлары катнашында башланган һем «Казан заговоры» дигән исеме белән мәгълүм булган хәрәкәттә катнашучыларның күңелендә дә яшәгән. А П. Щапов истәлеге 1887 елда Казан университетында беренче революцион сходкага күтәрелгән студент яшьләрне дә кыюлыкка рухландырган Александр Прокопьевичның якты истәлеге казанлылар йөрәгендә бүгем дә яши Алар, бу кешогә тирән ихтирам йозеииән. шәһәр урамнарының берсенә Щапоа исеме бирделәр